Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИКЕР ДӘЛИЛЛЕ БУЛСЫН!


оңгы елларда без әдәбиятыбызның, аерым алганда, әдәби тәнкыйтьнең уңышлары турында басым
ясал сөйлибез. Бик хаклы рәвештә, әлбәттә. «Казан утлары» журналында әдәби тәнкыйтьнең чын
мәгънәсендә үз урынын табуы, мәкаләләрдә әдәби процессны иңләү колачы киңәя төшүе, фәнни
тирәнлекнең арта баруы да шуңа дәлил. Мөһим иҗат проблемалары, бүгенге әдә бият фәненең
үзәгендә торучы мәсьәләләр күтәргән хезмәтләр шактый еш басыла. Флүн Мусинның, мәсәлән, хәзерге з аман
уңай герое үзенчәлекләрен билгеләгән. Тәлгат Галиуплинның поззиябеэ хәзинәсен күптөрле күренеш итеп
тикшергән, Фатих Урманчеевиың бүгенге татар әдәбияты һәм аның фольклор әсәрләре белән бәйләнеше
мәсьәләсен шактый тирән ача алган мәкаләләре истә калган, Равил Кукушкин әдәбият тарихына мөрәҗәгать
итә һәм поэзиябезнең бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән ягын — балалар өчен язылган әсәрләрне тарихи
планда анализлый. Ринат Мехәммә- диев белән Фәрваз Миңнуллин мәкаләләрендә җитди мәсьәләләр
күтәрелә.
Яшь тәнкыйтьчеләр дә әдәби осталык серләрен әсәрләрнең тукымасына кереп ачарга омтылалар
Кайнарлык, күтәренке пафос еларга конкрет анализдан чыгып, фикерләрен өзеп әйтергә комачауламый. Яшь
тәнкыйтьчеләр арасында яңача фикерли белүче, шаблонга ябышып ятмыйча, чирканчык алмый-нитми әсәр
эченә чумарга торучылар бар Киләчәктә дә шундый өметле яшьләргә игътибар итәргә кирәк диясе килә.
Әдәби тәнкыйтьнең соңгы елларда күбрәк мактауга йөз тотуына үзенең борчылуын «Литературная
газета» гына да берничә мәртәбә белдерде Мондый кимчелектән без дә мәхрүм түгел, әлбәттә Шулай да.
әйтеп үтәргә кирәк, гомуми чиргә әйләнгән макташу гадәтен безнең «Казан утлары» журналы, әдәби
җәмәгатьчелек һәрвакыт дәвалый белде Безнең тәнкыйтьтә турысын әйтеп сөйләшү принцибы нигездә
сакланып килә Фәрваз Миңнуллин, мәсәлән, хәтта Рафаэль Мостафинның юбилее уңаеннан язган
мәкаләсендә дә тәнкыйтьченең уңай якларын күрсәтү белән чикләнми Шул ук вакытта чеметкәләп, усалланып
та вакланмый, иптәшләрчә бик җитди итеп, шактый уйланырлык кимчелеген турыдан-туры әйтеп бирә: бүгенге
татар әдәбиятын тарихыннан аерып каравын искәртә. Тәлгат Галиуллин да «Бизәкләр төрлелеге» дигән
мәкаләсендә («Казан утлары», 1981 ел, 6 нчы сан) Равил Файзуллин шигырьләрендә рационалистик фикернең
еш кына тойгы, хисне тарайтуга китерүен кисәтә. М. Әгъләмовның кайчак «үзәге табылмвган, мәгънәсе
ачылмаган» шигырьләр язуын әйтә.
Кызганычка каршы, әдәби тәнкыйть үзе дә хатадан хали түгел Сүз барыбыз өчен дә диярлек уртак
кимчелекләр турында бара.
Без, тәнкыйтьчеләр, язучылардан әсәрләрендә дәлил, мотив чынлыгын таләп итеп бик дөрес эшлибез.
Ләкин дәлилнең мәҗбүриятлеге һәм ышандыручанлыгы (ә безнең өлкәдә — фәннилеге) тәнкыйтьчеләргә дә
куелырга тиешлә таләп бит Газе- та-журналларда басыла торган әдәби тәнкыйть хезмәтләренең иң типик
кимчелеге итеп мин дәлилсезлекне санар идем Дәлилсезлекнең иң таралган формасы — теләсе нинди тезисны
әйтү белән чикләнү
«Бүгенге заманның югары интеллектлы укучысы сүз художнигының акыл һәм хис кәчен чагылдырган
кыска шигырьләрне юксына башлады»,— дип яза, мәсәлем, ■Сүзне олылау» мәкаләсендә Зиннур Мансуров
Бу юлларны уку белән сорау бирәсе килә Каян белә соң автор югары интеллектлы укучының ни теләгәнен!
Кемнәр соң алар — «югары интеллектлы» укучылар! Ә бит шундый һавалы сүзләр Равил Фей- зуллин
миниатюраларын мактау өчен генә кирәк. Р Файзуллин әсәрләренә бәв бирү безнең максатка керми Сүз бу
әсәрләргә багышланган тәнкыйть әсәрләренең пафостан уза алмаулары турында гына бара
С
■■Бу шигырь — бөтен дөньяның катлаулы тарихы һәм катлаулы бүгенгесе турында».— дип яза Бикә
Рахимова Бөтен дөньяны берүзе иңләгән һәм башкаларга тема да калдырмаган шигырь Фәннур
Сафинныкы.
■■Чорның эстетик фәлсәфи тәҗрибәсе нигезендә ул проблемаларга яңадан-яңа төсмерләр өсти. Бу
исә аның иҗатында бербөтен үсеш процессы тудыра, шигырьләрнең логик эзлеклелеген көчәйтә»,— дип
яза яшь тәнкыйтьче Хәкимҗан Янов. «Чорның эстетик фәлсәфи тәҗрибәсе»н туплауга мисал итеп мондый
юллар китерелә:
Юләр икәнсең, Ниса,
Аңлар идең ичмаса.
Мәктәбебез чын булмый ич
Күчерүче булмаса.
Шигырь авторы Резеда Вәлиева үзе дә мондый мактауга шат булмагандыр
Тезиска дәлил рәвешендә мисал китереп котылу шулай ук шактый киң таралган. Яшерен-батырын
түгел — анализсыз, аңлатусыз китерелгән мисалларны адым саен очратабыз. Хәтта кайбер фәнни
мәкаләләребез дә эчтәлеге сөйләп чыгылган мисаллар җыелмасын хәтерләтә башлый.
Әдәби әсәрләрне хис һәм фикер нисбәте ягыннан анализлау — бик кирәкле эш. Хис белән
фикерләүне янәшә кую белән үк шул күренешләрне өйрәнүче фәннәрне әдәбият белеме белән янәшә
күрәсе килә башлый.
Без шагыйрьләребезнең капма-каршы ике төркемгә бүленүләрен күптәннән язабыз. Аларның
бертөрләре чынбарлыкка фикер «стихиясе» белән килә, икенчеләре чынбарлыкны хис белән кабул итәләр.
Беренчеләре «интеллектуаль» дип аталалар, икенчеләре я «лириклар», я традицион юлны яклаучылар,
дип йөртеләләр. Мондый бүленешнең дөрес булуы да мөмкин... Ләкин эш бүлеп кую белән генә бетми Бу
юнәлештәге тикшерүнең дәвамы да сорала. Хәзергә исә бу өлкәдә тирәнрәк керүгә омтылу шул ук фикерне
төрлечә кабатлаудан узмый: берәүләр тормышка фәлсәфи караш белән киләләр дә хис стихиясенә
чумалар, икенчеләре, киресенчә, хис белән тормышны кабул итеп, фикер белән аннан соң эш итә
башлыйлар. Фикер белән хис шундый бәйләнешләргә кертелә ки, кайсы алдан, кайсы арттан килә
икәнлеген аермый да башлыйсың.
Тәлгат Галиуллин язуынча, Роберт Миңнуллин «табигать хозурлыгы белән кеше характеры, холкы,
аның кичерешләре арасында якынлык эзли». Рәшит Әхмәтҗанов, аңардан аермалы буларак, табигый
матурлык белән сәнгать арасында эчке якынлыкка» омтыла.
Ә Муса Җәлил? Т Галиуллин үзенең «Дыхание времени» китабында язганча, ул да «ищет в природе
родной страны качества, отражающие стремления человека к красоте и гармонии...» (210 б.)
Чыннан да, бездә шагыйрьләр шулкадәр күбәеп китте ки, хәзер алар өчен әз ер тәкъбирләр дә җитми
башлады...
Фәннур Сафин, Б. Рахимова язуынча, «фәлсәфи тирәнлеккә чакыра». Роза Хәли- уллина да
«фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый» (Л. Хәйдәрова рецензиясендә). Шулай ител, фәлсәфилек барлык
шагыйрьләргә дә хас сыйфатка әйләнә.
Фикер һәм эмоция ягыннан әсәргә анализ ясау, кабатлап әйтик, иҗат принципларын билгеләүче үзәк
мәсьәләләрнең берсе. Шуңа күрә ул моннан соң да тикшерү объекты булуыннан туктамасын иде Ләкин бу
теманы үстерү өчен «интеллектуальлек» фәлсәфи фикер» кебек бергә кушып йөртелә торган
төшенчәләрнең эчтәлеген аныграк белү шарт
«Интеллектуальлек»не гадәттә шагыйрьнең әсәренә салган рационалистик фикердән эзлибез Язучы
гадәти хәлләрне югары сфералар белән бәйләп карый икән, әитәсен әйтеп бетерә икән, ул бик нечкәләп,
тирәннән, катлаулы итеп уйлый белүче дип исәпләнә. Ләкин бу юл белән барыл, без язучыга бәя бирү
ысулын артык гадиләштермибез микән?
Гомәр ага Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә бик чирле һәм бик тә яшәргә теләгән
гармунчы егет бар. Менә алар күк капусы ачылганда Гомәр белән бергәләп сәламәтлек ялварырга
ашыгалар. Чирле егетнең теләге кабул булсын өчен, аның саулыгын теләп, Гомәр дә ялварырга сүз бирә
Гармунчы тиз бара алмый,
артта кала. Шул чакны ул Гомернең ыштаны ертык икәнлеген күрел ала. һәм күк каяусы ачылганда үзенә
яңа ыштан да сорап өлгерүен үтенә. Шулай итеп, әсәрдә кыршылган ыштан белән үз гомере авыру егетнең
намус бизмәненә салына Кешелеклелек үлемнән өстен булып чыга
Гомәр ага бу вакыйганы үзенчә гади һәм тыйнак итеп сөйли Өстәл тырнак очы кадәр генә дә фәлсәфә
кормый. Ул аны кирәк дип тә санамый. Чын сәнгать ▼ остасы өчен фәлсәфи фикер сурәтләнгән вакыйгалардан
үзе һичшиксез чыгарга j тиешле нәтиҗә икәнлеген яхшы белә Фикерне, фәлсәфиме ул, башка төрлеме, укучы
3 үзе, әсәр эчендәге сурәтләр логикасыннан чыгыл таба Гомәр ага башкаларның да Ч фикерләү дәрәҗәсе
югарылыгына ягъни интеллектуальлегенә ышана шуңа күрә й яшәеш һәм үлем, яхшылык һәм начарлык, табыш
һәм югалтулар бәйләнешен, зур фәлсәфи фикерләрне ике малай мөнәсәбәтеннән табуны укучының үзенә
тапшыра 5
Илдар Юзеевның «Онытылмас бәет» исемле пьесасында авылдашларын, хатынын алдап качкан шаян
егет күп еллардан соң баеп, ләкин картаеп кайта. Баласына ата Ч кеше булуын раслатыр өчен, халыктан үзен
тануларын үтенә. Ләкин авылдашлары — өчен ул хәзер юк кеше. Качкын карт яшь чагындагы кебек биеп,
җырлап күрсәтә '£ Шаян җырын ул элеккегечә елмаеп, көлеп, шаярып җырларга мәҗбүр Карт елмая * да, елый
да. Ләкин авылдашлары аның ышанычын акламыйлар Танымыйлар. Алдый- ф лар. Бу алдауның әхлакый яктан
акланган фәлсәфи нигезен Илдар Юзеев шулай ук _ үзе сөйләп бирми. Ул да тамашачысының интеллектуаль
яктан югары дәрәҗәдә — булуына ышана
Мисаллардан күренгәнчә, интеллектуальлек әсәрдә турыдан-туры әйтелгән зур фикер рәвешендә генә
ятмый. Аның тагын да нечкәрәк, куәтлерәк формасы фәлсәфи -, фикерне нәтиҗә рәвешендә, эзлекле логик
агыш рәвешендә табуны әзерләп куюда “ икән Әсәрләрдә ярылып яткан рационализмга гына игътибар итеп,
татар әдәбияты- д ның тарихи традициясен генә түгел, бүгенге зур уңышларыбызны да күрми үтүебез бар
Әдәбиятны фольклор һәм милли традицияләр белән бәйләү проблемасы дә тәнкыйть мәкаләләрендә
хаклы рәвештә күп мәртәбәләр күтәрелә Халык иҗаты белән бүгенге әдәбият бәйләнешен без әле һаман һәр
икесе арасында дөресрәге әдәби әсәрдә фольклорга тышкы охшашлык эзләү белән чикләнәбез Җырларда,
мәсәлән, психологик параллелизм дип аталган поэтик алым бар. Ул үзенең төрле күренешләре белән, барлык
шагыйрьләргә дә хас, универсаль алым. Шулай булгач, аны аерым язучыларда табу, бу чәчәкнең яфрагы бар.
дип исбат иткән кебек, билгеле нәрсәне кабатлау булыр иде
Фатих Урманчеевның «Дастаннарга лаек замана» исемле хезмәте тиешле фәнни югарылыкта язылган.
Хәтта фәнни тикшерү ысулларын бик яхшы белгән Ф Урман- чеев та күбебезгә хас чирдән котыла алмаган
Фольклорга якын дигән нәтиҗә чыгару өчен, аңарга нибары бер шигырьдә «дастан» дигән сүзне очрату җиткән
Газета-журнал битләрендә актуаль мәсьәләләр күтәргән, җитди тема рәвешендә куелган, берьюлы
берничә язучы әсәренә караган мәкаләләр дә шактый күл басыла Аларны яхшырту мөмкинлекләре бармы әле'
Бар дип уйлыйм Потенциаль үсеш мөмкинлеген мин. мәсәлән, бер типик кимчелектән котылуда күрәм Ул
проблеманың, яки тезисның куелышына карый Без аны еш кына материалның үзеннән чыгарасы урында
укучыга әзер кое, мәҗбүри гагабыз «ФТР заманында фәлән-фалән алга сөрелә», «хәзер үзәк матбугатта фәлән
тема беренче планга куела», «таләп ителә», «тиеш», «мәҗбүри» кебек сөземтәләр һичнинди бәхәскә дә
дәлилгә дә урын калдырмыйлар Шул рәвешле тезис бирелә, ә татар әдәбияты күренешләре шул тезис
калыбына сыйдырыла
Дворецкийның «Человек со стороны» пьесасын Татар дәүләт академия театры сехнәгә куйгач, андагы
тел герой Чешковка безнең матбугатта бик тә кире бәя бирелде Ул антигерой дәрәҗәсенә җиткерелеп юкка
чыгарылды Әле дә онытмыйм, без аны бер дә юкка, йомырка карагын сүккән карчыклардай пыр туздырдык Ни
еченГ Булдыксыз кешеләргә карата йомшак булмаганы ечен Әлбәттә, аны уратып алган кешеләрнең шундый
сыйфатларын телгә алмадым Ә ни ечен шулай иттек! Чении кайбер үзәк газеталарда кайбер авторлар
Чешкоены шул ук «җитешсеэлеге» өчен туздырганнар иде
Хәзер шул ук авторлар Чешковны. урланган йомырканы табып кергән күршедәй, күкләргә күтәреп
мактыйлар. Ни өчен? Үзәк матбугатта «эшлекле кеше»не ныклап мактый башладылар. Без бу тезисны
да хакыйкать итеп кабул иттек. Кайбер тәнкыйтьчеләрнең кайбер тезисларын фәннең соңгы сүзе итеп
башкаларга да тәкъдим итә башласак, шундый көлке хәлләргә төшүеңне көт тә тор.
Без, тәнкыйтьчеләр, язучыларны тормыш эченә керергә чакырабыз. Тормыш байлыгы язучы өчен,
беренче чиратта, кеше мөнәсәбәтләренең бик катлаулы яклары һәм төрлелеге ул. Анда кешеләрнең
социаль яклары да. социаль-психологик мөнәсәбәтләре дә, фикер-бәхәсләре дә, кичерешләре дә керә.
Әгәр дә тәнкыйтьче язучы иҗатын гомумиләштереп күзалларга, анализларга тиеш, дисәк, тормышның
бу якларын өйрәнүче фәннәрне һичшиксез белергә тиешбез. Философияне дә. социология, логика,
психология һ. б фәннәрне чынлап торып үзләштерми, әсәрдә чагылдырган шул күренешләр турында
нәрсә сөйләргә мөмкин? Аерым әсәрләргә карата шактый урынсыз кулланыла торган «интеллектуаль»
сүзен мин әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләргә кирәкле мәҗбүри сыйфат дияр идем Уңай үрнәк
эзләп ерак барасы түгел. Хатип Госман, Гали Халит, Йолдыз Нигъмәтуллина, Нил Юзиевларның иҗатын
белгән кеше, аларның татар, рус, чит ил әдәбияты тарихы белән бергә күл фәннәрнең соңгы
казанышларын да үзләштерүләрен сизеп сокланмый калмый.
Сүз ахырында Рафаэль Мостафинның «ЭВМ ни әйтер» исемле мәкаләсенә тукталасым килә
Мәгълүмат бирү рәвешендә язылган бу хезмәт, укыгач, кызыклы нәтиҗәләргә китерә. ЭВМ Муса Җәлил
иҗатына карата хәтта Рафаэль Мостафин кебек танылган тәнкыйтьче тәкъдим иткән үзенчәлекләрнең
дә шактыен кирәксезгә чыгара. Ул субъектив нәтиҗәләрне һәм һәркемгә хас гомуми сыйфатларны
гомумән кыйммәтле информация дип исәпләми. Шигырьләрдән объектив чыгарылган сыйфат күр-
сәткечләрен таләп итә. Миңа калса, бу эшкә хәтта тәнкыйтьче үзе дә хәйран калган кебек күренә.
Машина як-якка каранып тормый, турыдан ярып, фәннилек таләп итә. Мәкаләдә шул фикер,
әйтелмәсә дә, ярылып ята Аңа кушылмый мөмкин түгел.