Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИОГЕН ФОНАРЕ


ешенең явызлык яки, киресенчә, яхшылык хакына кылган һәр гамәле, эше күп төрле сәбәпләр һәм
шартлар җыелмасыннан гыйбарәт. Ләкин шулай да эшнең үзәгендә шәхес мәсьәләсе торадыр, мөгаен.
Кем син, кеше? Нәрсәгә сәләтле син? Яшәвеңнең мәгънәсе нәрсәдә? Вакыйгалар агышын үз гәртергә.
көтелмәгән кыен хәлләрне аралап — җиңеп чыгарга көчең җитәрлекме, әллә боларның берсе дә синнән
бәйле түгелме? һәм иң мөһиме: җиңүчеме син, әллә җирдән шуышучы суалчан гынамы? Тормыш ул —
туктаусыз үсеш, ә бу үсешнең һәр мизгеле — көрәш. Шул ук көрәштә сынатмаслык чамаң, рухи ныклыгың
бармы?
Кешегә, кешенең асылына карата булган теге яки бу концепция — бер үк вакытта тормышка,
киләчәккә карата булган караш та ул. Әнә шул күзлектән карап фикер йөрткәндә, кешенең теләсә нинди
хәрәкәте, эш-гамәле, шул җөмләдән әдипнең язган һәрбер юлы ахыр чиктә барыбер киләчәк көн өчен
эшләүче сәяси хәрәкәт булып санала. Егерменче гасырның соңгы чирегендә тормыш һәм үлем белән
«уйнау» өчен кешегә куелган шартлар әнә шундый. Җир шарындагы хәрәкәт бер яктан тынычлыкны,
тормышны, гуманизмны яклаучы, икенче яктан аны буарга омтылучы көчләр арасындагы чик сызыгы теге
яки бу дәүләт чиге буйлап кына түгел, иң әүвәл кеше йөрәге аша уза Шуңа күрә, табигый ки. бүгенге кеше
политикадан бер генә карыш та читтә тора алмый Безнең заманда битараф вакыйгалар, нейтраль эшләр
юк. Талантсыз язылган әсәрләрне, мәсәлән, битараф дип әйтел буламыни?! һич юк! Алар искиткеч зур
зыян китерәләр, кешелекне артка сөйриләр. Телибезме без моны, теләмибезме, үзебезгә хисап
бирәбезме, юкмы — әмма гомеребезнең һәр мизгелендә без дөньяны чолгап алган бөек көрәштә
катнашучылар булып исәпләнәбез. Шулай дип уйлыйбыз икән, димәк, газета битләрендә басыла торган
йөзләрчә эре һәм вак хәбәрләр дөнья тормышындагы күп санлы сәяси күренешләрнең аерым өземтәләре
генә түгел, ә бәлки андагы искиткеч куәтле процессларның якты чагылышы да. һәм бу хәрәкәт мәйданы
бөтен җир шары, икенче төрле итеп әйткәндә, кешене чолгап алган мохит белән генә чикләнми, аның эчке
дөньясын — рухын да биләп ала Алай гына да түгел, кеше рухы хәлиткеч көрәш кырына әверелә
Кеше рухы...
Дөнья сәнгатендә мин аның өч төрле сурәт-портретын күрәм. Китап битләреннән, рәссамнар иҗат
иткән сурәтләрдән кешеләрнең үзләре һәм аларның рухлары өч төрле типта булып күз алдына килеп
баса. Бу өч төрле тип гүя тормышның үзен гәүдәләндерә.
Атеистик әдәбиятта кайчагында «мәхәлләдәшләр» («примыкающие прихожане») дигән сүз очрый.
Болар гадәттә дин белән кызыксынмаучы, алай гына да түгел, аңа карата кире мөнәсәбәттә торучы
кешеләр. Ләкин шуңа да карамастан. бу аларга табыну, никах уку һәм, гомумән, башка шундый төрле
дини йолаларны башкаруда катнашырга комачауламый. Андый тип дөньяны, көндәлек «литургия»ләрне
дә шундый ук осталык белән башкарырга сәләтле, һәм ул аларны алдан күнегеп куйган ниндидер җитез
хәрәкәтләр ярдәмендә башкара да. Әйе. бу — мәхәлләдәшләрчә янәшә
К
атлап барырга өйрәнгән кеше тибы Аның арты өлеше һәрвакыт юл чатында. Әйтерсең ул берникадәр уйга
чумып калган һәм тышкы яктан этәреп җибәрүне генә көтә Андый кеше теге яки бу микрошартлар калыбының
тонык бер күчермәсен хәтерләтә Аның өчен тормышта үзенең матдилегеннән. физик яктан исән булуыннан тыш
башка бер генә кадерле нәрсә дә юк. Шуңа күрә ул — барлык диннәрнең һәм барлык модаларның тырышып-
тырышып табынучысы. Ул бөтен нәрсәгә хезмәт итә, яхшы- ф лыкка кушылган кебек яманлыкка да шул ук
дәрәҗәдә кушыла ала һәм. шартлар үзгәрүгә карал, тегесенә дә, монысына да бик җиңел хыянәт итә
Төшенчәләр берберләренә соңгы чиккәчә капма-каршы булганда да, бу тип өчен моның бернинди - аермасы
юк. Аның янында яхшы эшлиләр икән, ул да яхшы эшләргә тырыша. Әгәр & аракы эчсәләр, ул да эчә Кемнең
дә булса кул-аякларын тәрегә кадаклыйлар икән. 3- ул да кадаклаша х
Бертольд Брехтның «Теге солдат ни до, бу солдат ни» дигән пьесасында менә Н мондый диалог бер:
— Әгәр без аны солдат Джерайа Джинга әверелдерсәк, ул моңа ничек карар икән?
— Андыйлар теләсә нәрсәгә әверелә алалар Буага ыргытсаң, ике көннән соң = оның бармаклары
арасында йеэү ярылары үсеп чыкканлыгын күрерсең.
һәм үсеп чыгачак та. Чөнки ул — «янәшә атлаучы бөтендөнья гражданины», аның 2 бернинди катлавы,
бернинди сыйныфы юк Аның уенда бары тик нинди дә булса u файда алу һәм башкалардан өстен булу Анда
шәхес дигән нәрсәнең эзе дә калма- < ген, бөтенләйгә эреп юкка чыккан, аны үз-үэен саклап калу инстинкты
алыштырган. — «Миңа сезнең бернинди шәхесегез дә кирәкми, миңа бары тик яшәяем кирәк, шәхес булып
яшимме, юкмы — минем очен барыбер. Әйе. мин — теләсә нинди сүзне, теләсә нинди фикерне җиңел язып
була торган кара такта»,— ул әнә шулай дип фикер йөртә. Ә ул такта үзенә барлык сыйфатларны — яхшылыкны
һәм яманлыкны, инануны һәм ометсеэлекне аңлата торган тамгаларны сыйдыра Тормыштагы хәлләрнең үзгә-
рүенә карап ул тамгаларның берсен икенчесе белән бик җиңел алыштырып була.
Кызыклы тип, әмма куркыныч тип Егерменче гасырда кешелек кавеменең өлешчә шактый зур тизлек белән
түбәнлеккә төшә баруы — утызынчы елларда герман рухының фашистлашуы, җитмешенче елларда Чили
феномены, бүгенге көндә америка аңының милитаризацияләнүе җирдә менә шушы типның яшәве белән
бәйләнмәгәнме икән? Чыннан да, бу тип кешесе әлеге трагедияләрнең төп башкаручысы түгелмени? Ләкин,
кабатлап әйтәм, шартлар үзгәргәндә, ул шундый ук осталык белән характеры ягыннан нәкъ капма-каршы булган
рольне, ягъни уңай рольне дә уйнарга сәләтле. Шундый типны Горький үзенең «Клим Самгииның тормышы»нда
искиткеч зур осталык белән сурәтләде. Социаль тормыштан бөтенләй читтә торган, әмма теләсә нинди
партиягә сыланып, бик ансат «социальләшә» алган йөзе Бөек язучы сакланырга кушып калдырган
васыятьләрнең берсе, минемчә, әнә шуннан гыйбарәт
Беллетристика һәм драматургия бу кеше хакында күп яза, әйе. аның турында күл язарга яраталар Ләкин
ул кигән битлек астыннан, ул ихласланып уйнаган роль артыннан художник аның чын йөзен һәр очракта да
күреп бетерәме? Монда мимикриягә сәләтлелек коточкыч) Бу кеше икейөзле Янус түгел. Ул Янусны да алд ар,
чөнки кулйөэле ул. хәтта санап чигенә чыга алмаслык күпйеэле һәм менә шуңа кү рә дә художникның аннан
алданмавы искиткеч зур әһәмияткә ия Ә художник үзе иеше буларак, шушы ук типка охшаса . ул чагында нәрсә?
Ул чагында художникның һәм аның героеның уку чыны яки тамашачыны алдый алмавы кыйммәт Микродөнья
кешеләре рәтендәге мондый художник талантлы, хәтта бик-бик талантлы булырга мемкин. Бу очракта инде ул
үзенең микродөньясын бөтен Галәм моделе итеп күрсәтергә тырышачак. Чын сәнгать беркайчан да социаль
һәм әхлакый ориентирлар турында онытмаган. Башкарылуы ягыннан бик үк начар булмаган әсәрләрдән аер-
масы да бәлки шундадыр аның. Хакыйкатьне һәм ру х матурлыгын эзләүчеләр алдында ул ачкан капка һәрвакыт
зур дөньяга алып чыккан
Хәер, бу хакта соңыннан Менә кешенең икенче портреты Монда инде башка буяулар, рухның башка
сурәте. Биредә инде шәхси максатлар, шәхси эгоизм социаль мәнфәгатькә, араларында ул кеше үзе яши торган
даирәләр мәнфәгатенә тапкырланган. Әгәр беренче тип кешесе һәрвакыт микрошартларның, ни ндидер
микродөнья
ларның колы булса һәм үзенең йөзен, карашларын үзгәртсә, икенче тип кешесе, юк. микродөньяларда таянмый.
Аның таянычы булып чынбарлыкның эрерәк өлешләре хезмәт итә бөтен эшчәнлеге. бөтен ру хи тормышы
киңрәк колачтагы шартлар һәм вакыйгалар белән билгеләнә Ул инде микродөнья түгел, ә макродөнья кешесе.
Максатлары нәрсәдән гыйбарәт соң аның? Максатларны аңа вакыт үзе билгели. Ә эшләгән эше? Анысын да
чор бирә. Әгәр галим икән, бу очракта ул фәннең бүгенге көндә нинди югарылыкта торуыннан чыгып эш итә Ул
дәвам итүче, әмма башлап җибәрүче түгел. Аның фәнни фикерләве, дөньяга карашы тарихи үсешнең шушы
чорына характерлы булган билгеле бер гыйлемнәр җыелмасына нигезләнә. Әмма ул промышленность кешесе
булса, аның да максатлары бөтен эшчәнлеге экономиканың шулай ук хәзерге вакыттагы торышы, халык
хуҗалыгы үсешендә промышленностьның тоткан урыны һәм аның алдында торган бурычлар белән билгеләнә
һәм. ниһаять, әгәр ул политик, яки, әйтик, шагыйрь икән, аның эшчәнлегенең киң колачлылыгын һәм эчтәлеге н
чор таләп иткән теге яки бу парламентлар билгели Җыеп кына әйткәндә. бу типтагы кеше — вакытның ниндидер
бер өлешендә Тарих кушкан йомышларны үтәүче Ул тормыш-көнкүреш кешесе түгел, тарих кешесе. Аның
адымының көче, ныклыгы, яшәвенең кирәклеге нәкъ менә шунда. Ләкин һәр нәрсәнең чиге була. Бу тип
кешеләре рәтенә кергән галим, табигать аңа нинди генә зур талант биргән булмасын, фәндә ул барыбер
һичбернинди яңа революция дә. яңа ачыш та ясамаячак. Аның фикерләре бәйдә. Икенче төрле ител әйткәндә,
ул фикерләрнең үсеше аерым бер фәнни масштабта гына бара. Ул бары тик шул масштаб чикләрендә генә
ачыш ясый Промышленность җитәкчесенең дә. әлеге типларның бер вәкиле булган шагыйрьнең дә
эшчәнлекләре бер үк дәрәҗәдә чикләнгән. Аларның көче — үзләре яши торган тирәлекнең көчендә. Бу
тирәлекнең милли, социаль, сыйнфый төшенчәләрне кулланып эш итәрлек шактый киң колачлы булуы да бик
ихтимал. Ләкин ул төшенчәләр никадәр генә киң булмасын, алар барыбер чиксез түгел. Алар чикле, шуңа күрә
үзләренең үсешләрен билгеле бер вакытка кадәр генә дәвам итәләр. Тарих кешесенең ру хы, шулай ител, чиста
такта түгел, ә вакыт тарафыннан көчле символлар уелган такта булып чыга. Бу символларның, бу тамга-
билгеләрнең төрлечә булулары мөмкин Әмма алар һәрвакыт бар һәм икенче типтагы кешенең рухында
һәрвакыт яши Шуны да әйтергә кирәк, бу тамгалар аерым бер вакытныкы, аерым бер социаль -тарихи милли
мохитныкы. Сыйнфый-милли кеше тибы катлаулы, аның модель-үрнәкләре күп төрле, рухы чорга береккән, я
консерватив, я прогрессив тенденцияләре белән бербөтен булып аңа аерылгысыз бәйләнгән. Классик
әдәбиятта без моның менә дигән үрнәкләрен күпме кирәк, шул кадәр таба алабыз. Ләкин монда да художникның
социаль карашы үзенең әһәмиятен югалтмый. Монда да кешелекнең тарихи тормышын, сыйнфыйлыкны,
тормыш сәхнәсендә уйнаучыларның билгеле бер социумга табынган булуларын чагылдырган көчләрнең капма-
каршылыгын күрү өчен талант кирәк.
һәм менә, ниһаять, өченче портрет. Мин тагын Горькийның исемен телгә алам. Бу кеше аның теоретик
хезмәтләре битләреннән калкып чыга. Күрәсең, бу образ бөек язучының күңелендә уйлану, аңларга, төшенергә
тырышу чорында тугандыр. Ул аны туктаусыз борчый, мәсьәләне чишүне таләп итә. Горькийның яңа рух масш -
табларына туры килерлек гомумиләштерелгән яңа формалар өлкәсендәге эзләнүләре. киләчәк социалистик
сәнгатьнең үз алымнарын булдыру буенча эшләве, безнеңчә, нәкъ әнә шуның белән бәйләнгән. Кем ул өченче
төргә кергән кеше? Үз-үзен чыннан да дөньяны үзгәртә алырлык көч дип танучы кеше үзе үк түгелме?
Әйе. ул — Җир планетасы кешесе. Галәм кешесе. Горький аны язып өлгермәде Андый кешене язу —
катлаулыдаи-катлаулырак, чамадан тыш авыр эш. Дөнья әдәбияты гасырлар буена үткән юлга күз ташласаң,
аның, гомумән, әнә шул биеклекне яуларга омтылганын күрәсең. Совет әдәбияты турында да шуны ук әйтергә
кирәк. Бу өченче кешенең, күпкырлы кешенең, микродөньяда да, макродөньяда да түгел, ә мегодөньяда яшәүче
кешенең гомуми кыяфәтен бик сирәк әсәрләрдә генә очратасың.
Сәнгать, кешенең фикерләү акты, тойгы, хәрәкәте кебек үк художникның субъ ектив дөньясы һәм
объектив дөнья очрашкан ноктадыр ул, мөгаен Шул күзлектән караганда, бүгенге дөнья сәнгате турындагы
дәгъваларның нәтиҗәсен түбәндәгечә
билгеләргә мөмкиидер шикелле: каймакта әле художникның субъектив дөньясы. туктаусыз катлаулана барган
объектив чынбарлык белән чагыштырганда, чиктән тыш ярлы. Бу формула сәнгатьнең усеш юлын да күрсәтә.
Дөньяны эстетик үзләштерү — аны эмоциональ, турыдан-туры күзәтүләр, теркәп барулар ярдәмендә үзләштерү
генә түгел, социаль, әхлакый һәм сәяси үзләштерү дә дигән сүз Ә бу исә үзеңнең сәнгатьтә чагылыш тапкан
«минжеңне киңәйтүне, аны чынбарлык белән бертигез масш- ф твблм! итүне сорый.
К Марксның «1844 елгы экономик-философик кулъязмалар»ында менә мондый ~ юллар бар «Хосусый1
милекчелек безне шул кадәр берьяклы итте ки нинди дә - булса әйбер, үзебез аңа ия булганда гына, ул безнеке
булып исәпләнә. ■ Хосусый * милекчелек бетерелгәннән соң гына кешенең барлык хисләре һәм тойгылары
тулы азат- - лыкка ирешә, дип нәтиҗә ясый Маркс Дәрестән дә, кеше үсешенең хәзерге чорын- X да безнең
субъектив «мии»ебеэгә үзебез хуҗа булган нәрсәләр генә тән-гәүдебез § кулларыбыз, киемнәребез, йорт-
җиребез. хәрәкәтләребез, уй-тойгыларыбыз. сыйнфый һәм милли горурлыгыбыз гына керә. Аннары безнең
эчен ят булган объектив донья башлана Әмма ул чагыштырмача гына ят, безнең рухыбыз ярлы булганлыктан,
шарт- “ лы субъектлылык әсирлегеннән арынып җитә алмаганлыктан гына шулай чит булып х тоела. Күпкырлы
кешенең концепциясе тышкы денья белән аерылгысыз элемтәдә. Без — бер-беребездән аерылгысыз Бу кеше
башкаларда да, табигатьтә дә — бетен я нәрсәдә үзен күрә Аның зурайтылган «мине» әйтерсең лә бетен
нәрсәне үз коча- . гына ала. теләсә нинди шәхси мәнфәгать чиген атлап чыга Бу уңайдан тагын Горь- < кийның;
«Чын сәнгатьнең арттырып күрсәтергә хокукы бар» дигән сүзләрен искә = төшереп үтәсе килә Өченче тип
кешенең «мин»е биләгән чикләр гади «мин» чикләреннән киңрәк. Ул — шәхси эгоизм рамкаларыннан чыккан,
үзеннән сыйнфый милли, раса һәм башка комсызлыклар тиресен салып аткан кеше.
Шундый коммунистик кеше концепциясе турында сойләгәндә без бетенденья тормышы һәм денья сәнгате
алдында торган иң-иң катлаулы, хәтта кеше ышанмаслык авыр бурыч турында сөйләмибезмени! Шундый бурыч
алга килеп баскан икән димәк, ул кешелек алдына килеп баскан һәм үзен хәл итүне таләп итә
Марксның афоризм дип әйтерлек шундый сүзләре билгеле «Кешене кеше итеп җәмгыять үзе ничек
тудырса, кеше үзе дә җәмгыятьне шулай тудыра» Беренче типтагы кешене сурәтләүче сәнгать социаль
ансамбльне тулаем, ягъни шәхес типологиясен теге яки бу социаль калып (икенче кеше) белән турыдан-туры
бәйләнештә гәүдәләндерә һәм җәмгыятьнең кешене ничек тудыруын тасвирлый Бу очракта идеал турында сүз
булуы мемкинме! Ай-Һай. бик шикле. Җәмгыятьнең кешене тудыруын күрсәтү белән беррәттән, үзе җәмгыятьне
тудыручы кеше образын иҗат итүне тол максаты итеп куйган сәнгать кенә идеалга якынаерга мөмкин Кеше
җәмгыять продукты түгел, ә аның иҗатчысы, тудыручысы, денья тарихының объекты түгел ә субъекты, аның
ялган герое түгел, ә чын герое. Кемнең субъектив «мин»е бетен донья белән кушыла, ул инде үзе — бөтен
дөнья Әлбетто, яңа донья иҗат итөрге коченной килә торган шундый куәтле кеше образын тудыру — сәнгатьнең
топ идеалы. Вакытның реаль хәрәкәте чынбарлык, тормыш тукымасында аның тосен, кыяфәтен торган саен
ачыграк күрсәтә, денья тарихы аренасына килүенең муафыйклыгы, закончалыгы турында сойлй. Бу идеалга
сәнгать гасырлар буе омтыла, алай гына до түгел, үзенең боек әсәрләрендә — Микельанджело, Сервантес,
Бетховен Шекспир. Пушкин. Достоевский тудырган образларда аңа максималь якын килә. Бүгенге сәнгать
алдында да шушындый ук якынаю бурычы тормыймы икән! Әмма моңа ирешү эчен бик күл уйланырга, бик күл
нәрсәнең асылына төшенергә кирәк
Сизиф турындагы бик-бик борынгы мифны иске төшереп узыйк
Бөтен Грециядә үзенең акылы һем хәйләкәрлеге белән дан тоткан Сизиф патша соңгы сәгате сугар
алдыннан да үлем белен бәхәскә керә һем үлем алласы Танат- ны богаулап куя. Танат аның тәненнән җанын
суырыл алып, мәетләр патшалыгына илтеп ташлый. Сиэиф анда да исән килеш җиргә әйләнеп кайту хәйләсен
таба Котылгысыз нәрсәдән качарга һәм шуның белән вакыт агышын бозарга ниятләгән эчен аллалар аны, авыр
таш күтәреп, гомер буе биек тауга менәргә хөкем итәләр Бу мифның тол мәгънәсе кешелекнең тырышлыгы, коч
түгүе файдасыз диген нотиҗо чыгаруга кайтып кала Кешелеккә азатлык бирелмәгән ди миф ленин ул моны
борын-
гы кол авызыннан әйттерә. Чыннан да, бу борынгы мифны яңадан күчереп язып, аның асылына төшенергә
вакыт түгелме икән? Сизиф чиктән тыш күп көч түгеп тау түбәсенә менеп җитәм дигәндә генә кулындагы таш
ычкынып аска тәгәри. Ничәмә- ничә тапкырлар һаман шул ук хәл кабатлана. Ләкин Сизиф уңышка ирешәчәгенә
ышана һәм яңадан тауга үрмәли. Әйе. эш шунда — аллалар турында үзенә бирелгән җәза турында ул инде
күптән онытты! Ул бөтен гомере буена котылгысыз хәлне җиңеп чыгарга, эшләп булмаганны эшләргә омтыла.
Нәрсә, тегендә соңыннан ул башка кешегә әвереләчәкмени? Юк! Сизиф гомер буена үлем белән йөзгә-йөэ
басып тора Ул аллалардан көчлерәк! Таштан көчлерәк! Таудан көчлерәк!
Сизифның соңгы тапкыр текә тауга ничек күтәрелүен күз алдына китерергә мөмкин, Мин аның
ыржайган тешләрен, катып калган, шул ук вакытта чамасыз киеренкелектән көзән җыергандай тартышкан
йөзен, кулларын һәм аякларын күрәм. Менә ул иңендәге йөген тау түбәсенә куя, аңа куллары белән таяна.
Аннары бөтен буена торып баса һәм., көчле көлү авазы яңгырый. Юлындагы барлык киртәләрне җиңгән
азат кешенең шатлыклы көлү авазы!
Бөек сәнгать мәңгелеккә мәгънәсез эшкә хөкем ителгән кызганыч колны түгел, нәкъ менә шундый
кешене — аллаларны, Ташны, Тауны җиңгән, үзенә караганда да көчлерәк булып чыккан Сизифны
гәүдәләндерергә омтылган һәм омтыла. Бу — кешелекнең әлегә тормышка ашмаган хыялы һәм
эзләнүләренең күптәнге яшерен газабы...
«Бу дөньяга мине кем җибәргәнлеген белмим мин. Дөньяның нәрсә икәнлеген, үземнең кем
икәнлегемне дә белмим. Мин тулысынча коточкыч билгесезлек эчендә Нәрсә ул минем тәнем, хисләрем,
җаным нәрсә мин боларның берсен дә белмим...»
Болар Блеэ Паскаль сүзләре. Әйе, кем мин, кеше? һәм ни өчен килдем мин бу дөньяга? Фикерләүнең
дөнья тарихында моңа охшашлы сораулары аз түгел. Хәтта, сораулар дип әйтү дә дөрес үк булмас. Ялвару,
инәлү, ыңгырашу һәм кычкыру болар Ә тормыш агымы куган каек кешене һаман каядыр агыза да агыза. Ул
гомере буе ишкәк ишә, үзе барырга ашкынган җирнең ярларына җитү теләге белән яна. Бу ту рыда хәзер,
җирнең язмышы кыл өстендә торган вакытта, сөйләргә ярыймы? Ә ни өчен ярамасын? Кешенең кулы руль-
ишкәген тагын да ныграк кысып тотмас дип кем әйтер? Тарихның кыен моментларында сәнгатьнең
әһәмияте тыныч вакыттагыдан һич тә ким түгел. Киресенчә, артыграктыр да, мөгаен. Ышанычлы, боеручан,
оптимистик аваз бик зур көчкә ия Азат кеше — социаль тормыш хәрәкәте ул Өченче кешенең иң зур газап
белән тууы-тарихның трагик сәгатьләрендә бара. Егерменче йөзнең беренче чирегендә яңа заман җиле
аңа кадәр яшәп килгән бөтендөнья структурасын пыран-заран китерде, Шәхес һәм дөнья бүген
аерылгысыз, кеше фикерләве субъектив һәм объектив бербөтен булып әверелергә омтылу. Бу хәтта
фикерләү дә түгел, камиллеккә ирешеп җитмәгән дөньяны үзгәртеп корырга тырышу гына. Монда инде сүз
кешелекнең бөтенләй башка ру хтагы офыкларга чыгуы турында бара
Диоген үзе яшәгән шәһәрчек урамына яна торган фонарь тотып чыккач, беренче очраган кеше
гаҗәпләнеп:
— Көндез нигә кирәк булды сиңа ут? — дип сораган.
— Кеше эзлим,— дип җавап кайтарган Диоген һәм фонарен узып баручының йөзенә үк китергән.
— Аны эзлим мин.
Кеше үзен эзли, үзенең асылын...
һәм әдәбиятның, гомумән, сәнгатьнең мәңгелек сюжеты шуннан — кеше эзләүдән гыйбарәт
Инде үземнең бу эссема нокта куяр алдыннан мин дә Диогенның сакланып калган фонарен йөземә
якын кигердем Көзгедән миңа өч кеше йөзе карап тора Өчесе дә ачулы йөзләр.
Ә алар һәр кешедә бар.
— Кем җиңәр? — дип сорадым мин кабатлап үз-үземнән
һәм үзем үк җавап бирдем:
— Соңгысы...