ЧИТЛЕК
л ике катлы итеп эшләнгән. Ишегенең берсе — тышка, икенчесе эчкә таба ачыла, һәркайсының үз йозагы бар. Тиз генә ачармын димә. Читлекнең башка өлешләре дә корыч челтәрле. Тышкы якка караган агач өлешләре сырлап, бизәкләп ясалган. Хуҗа кешенең күңел биреп, тәфсилләп эшләгәне әллә каян күренеп тора Хәер, читлек кеше күзенә чалынырлык урында түгел. Таш сарай ышыгына — күләгәле җиргә яшерелгән ул. Янәшәдәге сарайның да ишеге ышанычлы тимердән, йозаклары да байтак бугай. Күпме икәнлеге читлек эченнән күренми генә. Бикләрнең күплеген читлектәге Вега үз хуҗасының тимер ишекне бик озаклап ачып ябуыннан гына сизенә Әлеге таш пулатта хуҗаның машинасы саклана Арырак — аның өе. Анысының да ишеге күренми. Урам капканың кай якка ачылуы да әлегә кадәр Вегага сер булып кала бирә Корыч ятьмә аркылы бары тик таш җәелгән киң ишегалды, сикереп тә чыга алмаслык биек койма гына күренә. Веганың аларга караганы да юк диярлек. Әллә бар. әллә юк алар аның өчен. Чөнки читлектән чыккан очракта да ишегалдыннан ары китә алмасын ул яхшы белә. Ишегалды да шундый ук читлек кебек тоела.
Тоткындагы эт, йомры башын алгы аяклары арасына салган килеш, тын гына ята бирә. Хуҗа кеше читлек янына килеп, ашарына салып киткәндә дә кымшаный ул.
Дөрес, хуҗа күренүгә Вега элегрәк өзгәләнеп өрергә, ишекне тырнарга, корыч ятьмәне чәйнәргә керешә, иреккә чыгарга омтыла иде. Мондый чакларда хуҗа кесәсеннән тәмәке ала, аны авыз кырыена эләктерә дә озаклап суыра; аксыл төтенен пыф-пуф итеп өрә-өрә, чит- лек^ каршында басып тора, Веганың тынычлануын көтә Дәшми. Сук мый да, какмый да үзе..
Хуҗа, тәмәкесен тартып бетергәч, беравык аны ташларгамы-юкмы дигәндәй, уйланып тора һәм тәмам тартылып беткәненә, сүнгәненә ышангач кына төпчекне бармак очларына куя да чиертеп җибәрә.
Әнә, ул бүген дә күренде. Аның таш пулат янына таба килүен Вега сыңар күзе белән күреп алды Чалтыр-чолтыр ачкыч тавышы ишетелде Бераздан ишек ачылды, кызыл төстәге җиңел машина ишегалдына чыгып туктады Башына киез эшләпә кигән хуҗа, тагын бер кат өй ишегенең, читлекнең биген тарткалап караганнан соң, машинасына утырып, каядыр китеп барды
Вега, читлек почмагына җәелгән палас өстендә яткан килеш, аны озатып калды Әчкелтем төтен исе. корыч ятьмәдән кереп, аның дымлы борынын кытыклады. Ул күзен йомды
Күпме вакыт үткәндер — Вега абайламый да калды Капканың кабат ачылып ябылганына уянып китте Өй почмагыннан хуҗаның . гәүдәсе күренде. Ялгызы гына түгел иде ул бу юлы, ниндидер ят этне җитәкләгән иде Бу эт Вегага караганда киңрәк күкрәкле, озын то- S рыклы, койрыгы да кыскарак. н
Вега үзе дә сизмәстән сикереп торды, бәргәләнә-бәргәләнә читлек 5 буйлап йөренергә кереште. Әмма кай якка гына барса да, борыны * белән корыч ятьмәгә килеп төртелде Ачуыннан үзе яткан паласны _ чәйнәргә кереште. s
Киң күкрәкле ят эт кара нәфис сыртын кояшта елкылдатып уты- * ра бирде. Бары үрә торган колаклары, кан баскан күзләре генә аның > сәерсенүе, эчке ярсуы турында сөйли иде £
Ниһаять, хуҗа тәмәкесен тартып бетерде. Ул арада Вега да тыныч « лантандай булды, инде өзгәләнеп өрми, йөренми иде Тукталды да ” тыштагыларны күзәтергә кереште
Иң башлап хуҗа хәрәкәткә килде. Ул бизәкле читлек’янына якы- «найды Кулындагы бер бәйләм ачкычлар бер-берсенә бәрелеп зыңлаш- о ты Ишекләр ачылды Баядан бирле тыныч кына утырган киң күкрәк = ле эт ачык ишектән ояга керүгә, ишекләр кабат ябылды <
Читлеккә аяк басуга, кыска койрык ырылдап алды һәм башын иеп °- басып торучы Вега янына атлады
Иртәгәсеп Вега тагын ялгызы калды. Таң атуга, читлек каршына хуҗа килде. Читлектән ч:ыкмаска тартышкан киң күкрәми өстерәп диярлек чыгарды да урам якка атлады
Веганың корыч ятьмә аша моңсу гына карап калуын ул күрмәмешкә салышты шикелле Хуҗасы әлеге этне тагын ияртеп кайтыр дип өметләнгән иде Вега, әмма ялгышты Ә берничә көннән Вега киң күкрәкне онытырга да өлгерде. Хуҗа да үзгәрде. Эт алдын.) ашамлыкларны күбрәк куя башлады Вега үзе дә үзгәрде Үзгәреш ана акрынлап, сиздерми генә килде. Йөреше салмакланды, гәүдәсе авырайды Күзен авыр йокы басты, һәм ул читлек почмагындагы ерткаланган паласта йокларга әвәсләнеп китте. Хуҗа кеше дә этнең холкы үзгәрә баруын сизде бугай Читлек янына ешрак килә башлады, үрел ә-үрел ә читлек эчен күзәтә торган булды Мондый чакларда Вега иренеп кенә күзен ачып карый да янә татлы йокыга тала Соңгы вакытта еш кына төш күрә башлады ул Гел бер үк төш керә.
..Күз күреме җир ямь-яшел, имеш Әллә урман аланы шунда, әллә бакчаның тын бер почмагы — белмәссең Тирә-юньдәге аллы-гөлле чәчәкләрне исни-исни, бихисап күбәләкләр оча Кеп-кечкенә көчекләр эүмәкләшә-әүмәкләшә күбәләк куалар. Әнкәләре исә сузылып яткан да кояшта сыртын кыздыра Рәхәт, тыныч
Чү1 Әнкәләре сикереп торды түгелме соң?! Әнә, һау-һаулап өрә дә башлады Нәниләрен үз янына чакыруы иде б> аның.
Төрлесе төрле якка сибелгән көчекләр, туп кебек тәгәрәшеп, әнкәләре янына ашыктылар Вегага әллә ни булды шулчак Абынып егылды, ниндидер җепкә уралды Күз алдында ярсый-ярсый өрүче әнкәсе, куркышын берсе өстенә берсе өелгән көчек туганнары гына торып калды
Мондый чакларда Вега сискәнеп уяна Күзләре зур булып ачыла, йөрәге, күкрәк читлегеннән чыгарга теләгәндәй, дөп-дөп тибә, сулыш алуы кыенлаша
Әлеге төш аңа бик еракта, томан эчендә калган әнкәсен, көчек туганнарын искә төшерә Мондый чакларда анын д\рт стенага җаны сыймый, тыгызлана иде
Ишегалдында авызына затлы сигарет капкан хуҗаның арлы-бирле йөренүен күргәч кенә ул гадәти хәленә кайта.
Бүген кич Веганың көчекләре туды Моны күргәч, хуҗаның йөзе яктырып китте. Менә ул читлек ишеген ачты да яртылаш гәүдәсен тыкты, көчекләрне санарга кереште.
— Берәү, икәү, өчәү, дүртәү...
Ул, ялгышмадыммы икән дигәндәй, аларны тагын бер кат санап чыкты Юк, ялгышмаган икән.
— Шул гынамы?!—диде хуҗа Аның кәефе кырылды, йөзе каралды Вега хуҗасының сүзләрен аңламады, көчекләрен имезергә дип җанлап ятты. Көчекләр зәгыйфьләр иде Көчсез борыннарын төртә- төртә, имәргә эзләнделәр.
Хуҗа көчекләрне берәм-берәм әниләренең күкрәгенә тезеп чыкты.
— Кара аны, сак кылан Имгәтәсе булма. Болай да аз...— дип, Вегага бармак янады.
Көчекләр тернәкләнделәр. Әнкәләре тирәсендә уйный-шаяра торган булдылар. Күзләре ачылды — елтыр-елтыр килеп яналар.
Хуҗа абыйлары көчекләрнең һәркайсын аерым-аерым тотып карый Аякларын, гәүдәләрен капшый. .
Бер көнне көчекләрнең берсе юкка чыкты. Хуҗа алар белән уйнап торган иде. Читлек ишегенә тыштан йозак эленгәч кенә сизде моны Вега. Өреп караган иде дә, әмма бушка Хуҗа борылып та карамады, капка ягына таба китеп, юкка чыкты...
Икенче көнне дә. өченче көнне дә шулай булды Хуҗа ашамлык салынган савытны алга куя да көчекләрнең әле берсен, әле икенчесен тотып карый, әйтерсең, кибеттә товар сайлый. Күңеленә ошаганын куенына кыстыра да Веганың борын төбендә үк ишекне ябып куя. Әнкә этнең капка ягына атлаучы гәүдәгә, киң җилкәгә текәлеп караудан башка чарасы калмый.
Хуҗаның көчекләрне ала торган гадәтен белгәч, Вега, ул күренүгә үк, ярсып өрә башлады. Хуҗа кешенең генә аңа исе китми, хәтта күтәрелеп тә карамый, машинасы тирәсендә кайнаша бирә.
Бер-ике көн тыныч үтте. Ә өченче көнне, кичке якта хуҗа янына таныш булмаган хатын килде. Озак кына ни турындадыр сөйләшеп тордылар Хуҗа тәмәке төтәтте. Хатынның карашы гел читлек ягында нде. Ниһаять, алар Вега каршысына ук килеп бастылар.
— Ай! Бигрәк матур,— диде хатын, озын тырнаклы бармак очлары белән генә читлеккә кагылып-кагылып алды
— Шушы инде,— диде хуҗа, Веганың аяк арасына сыенган көчеккә күрсәтеп.— Соңгысы Сирәк очрый торган нәселдән...
Ул берөзлексез өргән Веганы читлек почмагына этеп-төртеп җибәрде һәм шул арада соңгы маэмайны читлектән тартып та чыгарды.
Хатын, әллә инде Веганың карашыннан курыкты, читкә борылды, кабаланып сумкасын ачты. Аннан бер төргәк чыгарды
— Менә, сөйләшкәнчә...
Төргәк хуҗа кулына күчте. Ул аны ашыкмый гына санады да көчекләрне яшереп алып китәргә гадәтләнгән куенына салып куйды, аннан соң көчекне хатынга сузды. .
Вега ни эшләргә дә белмәде Арт аякларына утырган килеш өнсез торды һәм башын югарыга күтәрде дә акрын гына уларга-шыңшырга тотынды Төнозын көчекләрен чакырды ул. Ә күз алдыннан төшләренә кереп йөдәткән яшел мәйдан, андагы бихисап чәчәкләр, йомгак кебек тәгәрәүче көчекләр китмәде..
Иртәгесен хуҗа тагын аның янына килде Бу юлы да ялгыз түгел нде ул Вегага таныш булган киң күкрәкле, озын торыклы көяз этне җитәкләгән