Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЛКЫНЛАНУ БӘХЕТЕ

Равил Фәйзуллинның китабын беренче мертебе кайчан һем кайда кулга алганымны инде хәтерләмим Тик шунысы исте: моңа Мостай Кәримнең мәкаләсе этәргеч булган иде- Ул бик үзенчәлекле башланып китә: «Аның шигырьләре турында болай гына сейләшү кыен. Аларны ейрәнергә. тикшерергә кирәк. Югыйсә, җилдә җилфердәүче керләр җырын ничек ишетәсең, йеэел- неи сарай кәрнизенә пәрәвез җебе сузылган тутыккан иске балтаның моңсу уйларын каян беләсең, иреннәрдән ялгыш тәгәрәгән оят сүзләрнең идән ярыгына яшәре нү мизгелен ничек күрәсең, язгы суларның зәңгәр шавын үз тамырларыңда ничек тоясың? Ничек?» Олы шагыйрьнең бу сүзләрен укыганда инде минем үземнең де Татарстанда берничә талкыр булганым бар иде, татарларның сузынкы моңлы җырларын тыңлаганым булды. Равилнең үзен дә яхшырак белергә елгердем, аңа игътибар беленрәк карый башладым, һем аның шигырьләре минем аңымда яңгыраш тапты: Чачмим. тапмыйм. Чапмыйм, коймыйм Шулай да минда да соңармый чачүлар. шытымнар сау имин чыгалар, өлгергач башаклар, минем дз бэгырьга тертела. йнрагем тобенда шау тынмый чабалар күмерен, коялар корычын. Ә үзәк матбугатта Р. Фәйзуллинның исеме беренче тапкыр, ихтимал, тәнкыйтьче һәм публицист Әнвәр Бикчәнтеев тарафыннан телгә алынгандыр («Литературная Россия», 18 декабрь, 1964 ел). «Яшь шагыйрьнең шигырьләрен укып бик тәэсирләнеп йердем», дип язган иде ул. Әлбәтте, елегә сүз татар телендә день я күргән шигырьләр турында бара иде. Шул ук елны «Московский комсомолец» газетасында аның русчага беренче тәрҗемәләре басылды. «Ул чагында шигърияткә Рәдиф Гатауллин. Ренат Харис. Гәрәй Рәхим, Зелфәт, Медәррис Әгъләмов килеп керде,— дип яза Мостай Кәрим,— Алардан чак кына алдарак Равил Фәйэуллии килде. Бу шагыйрьләр иң элек талантлы булулары белән бер-берсенә охшаш. Ә поэтик индивидуальлекләре ягыннан җир белән кук арасы. Шул ук вакытта алар ниндидер кыйммәтле һем зарур яклары белән берберсен тулыландыралар. Шунлыктан шагыйрь Равил Фәйзуллинның үзенчәлекле фигурасын мин ялгыз итеп тоймыйм. Әмма ул, бу фигура, ерактан ук күренеп һәм аерылып тора». Р Фәйзуллинның Мәскәүдә «Молодая гвардия» нәшриятында чыккан беренче китабы (1974) «Минем телем» дигән шигырь белән ачылуыи укучылар бәлки искәрми дә калгандыр. Ә бу очраклы хәл түгел иде. Татарстанда Габдулла Тукайның «Туган тел» дигән атаклы шигырен белмәгән кеше юктыр. Аның тәрҗемәләре күп. Әмма Тукайның васыять-шигыренең чын моңын тәҗрибәле тәрҗемәчеләрнең де әле башка халык укучыларына илтеп җиткерә алганы юк. Шагыйрьнең «әнкәсе бишектә кәйлеген. ебкесе хикәя сейләген, кечкенәдән шатлыгы-кайгысы аңлашылган» тугай телне сакларга дип. килечек буыннарга калдырган васыять бит ул. Р Фәйзуллин шигыренең Тукай тексты белен туры аваздашлыгы бар Әмма иң әһәмиятлесе башкада — варислыкта, шигърият эчен җаааллылыкта. Тукан Фейзуллнига китап аша килеп ирешкен. Гасыр башы белән 60 нчы елларны чагыштыра торган да түгел. Ләкин кайдадыр бер җирдә традициянең «тапшырылу» пункты бар. булырга тиеш. Мин аны яшь Фәнзуллинны иң беренче адымнарыннан ух яклап чыккан Сибгат Р Хәким шигъриятендә күрәм. Равилнең олы шагыйрьгә багышланган шундый юллары исемдә. Аларда символика сизелеп тора: Бу йөзләрнең күбесе онытылыр. гел хәтердә тормас бу табын. Әмма онытмам Сибгат Хәкимнең еТуган тел*не җырлаган чагын. Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлекчәсенә җитәкчелек итә башлагач Р. Фәйзуллин язучылар съездларына, фикер алышуларга һәм конференцияләргә ешрак йөри. Бу аңа тугандаш халыкларның язучылары белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Шушы урында аның удмурт шагыйре Флор Васильев белән дуслыгын искә төшерми мөмкин түгел. «Дружба народов» журналының күптәнге бер санында мйн Ф Васильевның Р. Фәйзуллин китабына язган рецензиясен таптым. Ул игелекле кул белән, нәкъ менә шагыйрь турында шагыйрь язарга тиеш булганча язылган... Шул уңайдан удмурт халкының олы лиригы турында Равил Фәйзуллин фикерен китерү дә артык булмас: «Ул 1965—1975 елларда безнең Урал һәм Идел буйларында үсеп чыккан әйбәт шагыйрьләрнең берсе иде. Н. Рубцов кебек, В. Колумб кебек шулай иртә китүе бик үкенеч...» Миңа исә Флор Васильевның үзенең татар шигърияте һәм, аерым алганда, Р Фәйзуллин иҗаты б₽лән кызыксынуы турында әллә ничә тапкыр әйткәне'бар иде. Аларның иҗатында якын торган тамырлар, охшаш сурәтләр табуы да кыен түгел. Әйтик, Флор Васильевның «Судан кайтучы кыз» шигыре. Женщина воду несет. Словно петь затевая. Встречных не задевая, Сердце мое разрывая. Женщина воду несет-. (Е. Храмов тәрҗемәсе). Хәзер менә Р. Фәйзуллинның шигъри юлларын карыйк: Кер чайкыйлар кызлар. Тезләрендә — кояш! Күзләрендә — яз! Ярым ачык күкрәкләре Оялган күк бераз... ...Яшь талантлар үсеп чыгуга татар әдәбиятындагы атмосфера, әйбәт шартлар булышлык иткәндер дию генә җитми. Шартлар нинди генә булмасын, талантлар кирәк, исемнәр кирәк. Татар әдәбияты үсешендәге мөһим факторларның берсе — аның дәвамлы һәм үзенчәлекле традициясе. Безнең көннәргә хәтле килеп җиткән «Кыйссаи Йосыф» поэмасының җиде йөз илле еллык тарихы бар. Габдулла Тукай да бу әсәрнең халык арасында искиткеч популяр булганлыгы турында язып калдырган. Туган телеңә, аны барлыкка китерүчеләргә мәхәббәт — хәзерге тормышның да характерлы үзенчәлеге. Мәсәлән, Казанда татар әдәбияты классиклары хөрмәтенә, китаплары чын мәгънәсендә бөтенхалык байлыгы булып әверелгән кешеләр хөрмәтенә куелган мемориаль такталарны бик күп күрәсең. Моннан тыш, республиканың экономик яктан моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә күтәрелеп китүе дә яшьләрнең рухи үсешенә сәбәп булды. Брежневтагы завод-гигант, Түбән Кама нефтехимия комбинаты, Европада иң зурлардан булган Казан елга порты, авыллардагы заманча төзелгән терлекчелек комплекслары... Татарстанның «нефть башкаласы» дип аталган Әлмәт тә шулар арасында (Р. Фәйзуллинның берничә ел гомере шушы шәһәр белән бәйле). Культура традицияләре зур булган як (мәшһүр Казан университетын гына искә төшерик), экономик бәйләнешләр, юллар чаты, Идел буеның бәрәкәтле туфрагы — татар әдәбиятының күтәрелүе, чәчәк атуы соңгы исәптә менә шулерның һәммәсе белән дә билгеләнә бит. Әнә шуларның барысын да әйтмәү Р. Фәйзуллин шигъриятенең нәрсәсендер төшенеп җитмәү кебек булыр иде. Чөнки бу иҗатта чор хәрәкәтен тоемлау бар. Гомумән, шагыйрьнең иҗаты заман турында, дәвернең конкрет бер тарихи өлеше турында сөйләшүгә сәбәп була ала. Укучы инде искерми калмагандыр, Р. Фәйзуллииның шигырьләрен күп кеме рус шагыйрьләре тәрҗемә итә. Русча чыккан китапларының берсен шагыйрь шулай бик үзенчәлекле итеп төзегән дә шигырьләрен тәрҗемәчеләр буенча цикллап бүлеп чыккан. Әмма, рецензияләрнең берсендә билгеләп үтелгәнчә, китапта автор үзе югалып калган. Бәлки җыентыкны бу принцип белән төзегәндә Фәйэуллин шигъриятенең «йөзе» төрлечә булу күзгә бәреләдер! Югыйсә, тулаем алганда, рус тәрҗемәчеләре ф шагыйрь сөйләменең төсмерләрен, үлчәмен, сурәтләр системасын дөрес бирәләр бит. а Фәйзуллии шигырьләрен күгтән тәрҗемә итүче Мария Аввакумова турында ае- *3 рым әйтәсе килә. Ул, авторның интонациясен дә. сулышын да саклаган хәлдә, шч- о гырьнең тукымасына үтеп керә белә Тәрҗемә итүе дә үзенчәлекле эшкә керешкәнй че, шигырьнең җанлы укылышын тыңлап карый яисә оригиналны җентекләп өйрәнә — Шунлыктан аның тәрҗемәләрендә үзенчәлекле музыкальлек сакланып кала, ул баш- Ч ка тәрҗемәләрдән әнә шуның белән аерылып тора да. М. Аввакумова бик әйбәт з тәрҗемәче һәм Р. Файзуллин өчен шундый иптәш-теләктәш табылу зур бәхет. Чөнки * бердәнбер дөрес сүзне аларга бергәләп эзлисе. Заман факторы, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бик үткен итеп тою Р Фәйзул- ♦ линның «Мой звездный час» һәм «Миг возвращения» кебек китапларының исемендә а үк чагылыш таба. Шагыйрьнең әле үткән заманнарга, әле бүгенге кенге шулай җиңеп - мөрәҗәгать итүе аның гасырлар арасындагы тарихи бәйләнешне тирентен аңлавы н хакында сөйли, Шагыйрь үзе яулап алган, үзф тапкан хакыйкатьләрме яза: Кеше ирекле.. Яланаяк £ салкын, юеш ташта торамы ул. үлән-чәчәк өстендәме. £ һавадамы. = судамы, җир куенындамы — ул ирекле Фәйзуллинның күп кенә шигырьләрен әнә шундый канатландыра, җилкендерә торган тойгыдан башка күз алдына китерү кыен. Ә иреклелек тойгысы үзе иешенең эчке азатлыгы, бәйсезлеге белән бәйләнгән К. Марксча әйткәндә, «аңланган зарурлык» шагыйрьне яңа офыклар ачу юлыннан алып бара Минем уемча, Фәйэуллин шигырьләрендә яңгырый торган горур «мин» эне шуннан кило. Ул һич тә үзенә генә гашыйк кешенең мин-минлеге түгел. «Кеше ирекле» ди шагыйрь һәм шунда ук болай дип ести: Хәятыма тигән шул зур бәхет өчен көрәшергә бөек хакым бар. Үзенчәлекле һем киң мәгънәле метафораларда чагылыш тапкан гражданлык пафосы да өнә шуннан, донья язмышы өчен шәхси җаеаплылыктан килә. Ярылган карбыз кисеге шагыйрьгә җирнең юк ителү куркынычын искәртә, е күпер эш кешесенең кытыршы кулын хәтерләтә. Мене шушында инде безгә Р Фәйзуллинның үзенә бер терле язу манерасы, шигъриятнең яңалыгы турында сүз кузгатырга була. Иң дөресе, шулай язу ечен шулай күрерге, шулай фикер йөртергә кирәктер (Мостай Кәрим хаклы) Ләкин бит шигырь үзең өчен генә язылмый, ул укучы аңласын ечен, авторга ышансын, аның хаклыгын тойсын ечен языла. Биредә һәртөрле ышанмау драмага әверелә. Ләкин менә шунысы кызык, новаторларча шигырьләр белән беррәттен бу шагыйрьдә бетенлой традицион булганнары да очрый. Р. Мостафин язганча: «Р Фәиэуллннның новаторлыгы формаль эзләнүләргә генә кайтып калмый, өстәвенә ул үзе дә соңгы елларда традицион рифмалы шигырьгә һаман ешрак мөрәҗәгать итә, шул ук вакытта үзе булып та кала бирә». Әлего фикер бик әһәмиятле, ченки дөньяны гармонияле күрә белгән чын художникта, минем уемча, башта «яңача», аннары «искече» яза торган төрле-терле «чорлар» була алмый. Андый «эзләнүләр» эчке стилизация, икенчеллек шаукымы гына ул. Р Фәйэуллин үзенең шигырьләрендә (алар ничек кенә язылган булса да) үзе булып кала. Аның сыйфатлары шул: ачыклык, намуслылык, югары шигърилек һәм ниндидер... әйтик, тыңлау өчен гадәти, күнегелгән булмау Р. Файзуллин күңел, тойгы, фикер хәрәкәтен мәгънәле, кыска итеп тасвирлый белә! Аның күп кенә шигырьләре иң элек менә шулай кысынкы язылуы, берничә генә сүзгә тирән мәгънә сыйдыруы белән кызыксындыра да. Менә бер генә мисал: Җирдә — аклык, җанда — шатлык, Беренче кар, беренче кар! Баш — бүректә, бүрек — күктә! Беренче кар. беренче кар!.. Мондый кыскалык, лаконизм ике генә очракта булырга мемкин: яки шагыйрь газапланып сүз сайлый, яисә ул һәрвакыт ниндидер бер рухи киеренкелектә яши. Миңа калса, Фәйзуллинга соңгысы ныграк туры килә. Шундый киеренкелекне тою Фәйзул- линга шигърияттә ирониягә бирелергә, тикмәгә шаярырга, юк-бар нәрсәләр язарга мөмкинлек бирми. Бөтенесе дә җитди, төптән уйланган, күңелдән кичерелгән. Игътибарның таралуы һәм кинәт бер Нәрсәгә туплана алуы, фотоаппарат «күзе* кебек бер фокус сайлый алу — Р. Файзуллин шигъриятенең шулай ук үзенчәлеге. Ул япон һәм гомумән шәрык миниатюрасын хәтерләтә: анда да бит кайчакта бер штрих бөтен бер полотноның дидактик идеясенә караганда күбрәк мәгънә бирә. Шагыйрьнең баштарак чорда язылган кайбер шигырьләрендә гомуми дидактйка «чире» сизелә иде. Соңга таба ул моны җиңә алды. Әйбәт шигырьләрендәге метафораларның күп мәгънәлелеге гүя кыска юлларга иркенлек, киңлек ачты, анда сулыш иркенәеп китте һәм тойгылар да сизгерләшә төште кебек. «...Равил Фәйзуллин шигырьләре күл сүзле түгел. Ул сурәт ясаганда аның фикере кайвакыт шигырь юлларын да узып китә. Әйтерсең лә автор күргән-белгән нәрсәсен әйтеп бирергә, бүлешергә тәкатьсезләнә. Киеренке пульс кебек «өзек-өзек» стильде язу, бераз гасаби эмоциональлек әнә шуннан килә»,— Флор Васильевның бу фикерендә югарыда телгә алынганнарның күбесе әйтелә. Шагыйрь иҗатында еш кына чагыла торган бер «гөнаһ» турында «Дружба неродовита чыккан рецензиянең авторы шулай ук төгәл әйтеп бирә: «Вакыты белән шигырьләрнең алдан исәпләп, программалаштырып куелганлыгы сизелә. Кайчакта салкын фикерләүне тоясың». Чыннан да, Р. Фәйэуллинның кайбер шигырьләрендә хисләр лирикасы белән акыл бер-берсенә органик рәвештә кушылып бетми. Моның ышандырырлык мисалы — «Көрәшчеләр» поэмасы. Бу әсәрдә шагыйрьнең уңышсызлыкка очрау сәбәбе — поэманың алдан схематик рәвештә уйлап куелуында. Биредә очсыэкырыйсыз пафослы өндәмәләр тезелеп китә: «Ә хәвеф бар! Ә хәвеф бар!! Ә хәвеф бар!!! Гуманизм, әйдә саф алдына, чакыру уйна! Көрәшчеләр, тезелегез!» Бу сүзләр ялыктыргыч тәэсир калдыра, сюжет бәйләнешен йомшарта, поэма озынга сузылган дигән тәэсир кала. Ә һәммәсе бергә укучыны поэманың гомуми уй-нияте абстракт, җансыз дигән фикергә китерә. Биредә Р. Фәйэуллинны «Көрәшчеләр» поэмасының яшьли язылган булуы гына «аклый». Анда яшүсмерләрчә максимализм да, беркатлылык та, дөньяны үзенчә үзгәртеп кору теләгенең үтә көчле булуы да сизелеп тора. Шагыйрь җитлегә төшү белән бу сыйфатлар, әлбәттә, үзгәрде, әмма яшьлек дәрте, хәзер дә шагыйрьнең язганнарын аерып тора торган сыйфатлардан берсе. Әйе, Р. Фәйэуллинның бик күп шигырьләрендә әле һаман да яшьлек тавышы ишетелә. «Мич тулып шигырьләр яна» дип башланган шигырьдә ул бигрәк тә көчле: Мич тулып шигырьләр яна. Күгем яна. Йолдызларым. аем яна... Яну-ягу — шагыйрьләр эше. Вак җаннарга кая! Теләсә кемгә тәтемәгән яну бәхете! Мәскәү