Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Олы шагыйребез Хәсән Туфан әдәбиятыбызга бай шигъри мирас калдырды Шагыйрьнең архивында да матбугатка чыкмаган байтак әсәрләре саклана
Без бу санда шагыйрьнең әле дөнья күрмәгән шигырьләреннән берничәсен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез Аларны журналыбыз өчен филология фәннәре кандидаты. Хәсән Туфан иҗатын өйрәнүче галим Мәсгут Гайнетди- нов әзерләде
Тимер юллар буйлап күпме үтсәң, Ул юлларның ташын, комнарын һаман актара бит шушы кызлар, Кулларына тотып ломнарын...
Безгә чәчәк чөеп калды бер кыз — Сөйгәне дә юктыр, күрәсең...— Чуен изеп үтте бүләген.
Бәлки, шулай, газиз сөюен дә Туп изгәндер. . сугыш кырында. Кулын болгый-болгый көлеп калды, Үксеп-үксеп елар урында.
...Карлар астыннан
Сугыш елларында ил эшендә —
Ир эшендә үскән балалар
Кар астыннан чыгып килә торган Язгы чәчәк сыман чаялар.
Язың кебек, Себер, көләч алар!
Ашкыналар — эшкә ярарга!
Үтерелгән, үлгән ир-атларның Киеме инде таман аларга.—
Яшәү, шулай, берни булмагандай, Дәвам итә яңа яшьләрдә.
Туктый алмый тормыш, сүнә
алмый,—
Яшәргә лә дәшә, яшәргә...
1951
Китмик әле...
Азмы сине сагынып яшәдем мин *, Яшьлек дустым, яшьлек юлдашым! Нинди генә хәлдә булсам да мин, Ачык миңа дуслык кочагың.—
Юлдаш, кулдаш, уйдаш хәлдә, Кудаш, Синең белән бергә юл барам.
Бик күңелсез булыр беребез китсә, Китмик әле, китмик дөньядан!
Иртәләрнең берсе
Бәйрәмдәге өстәл тирәсендә, Искә алып күргән-белгәнне, Бәхәсләшеп утыра замандашлар, Тема итеп күптән үткәнне.
Әйбәт киңәш биреп, Мәрхүмнәргә Юл күрсәтә бүген һәммәсе;
— Тегеләй итсә, болай булыр иде,— Үзе гаепле ул!— янәсе.
Уйга калып карап тора Тарих, Колак салып кызу бәхәскә, (Бу бәхәсне хәл итәрлек серне Ул беләдер белүен, әлбәттә).
' Башкортчаңның халык шагыйре Сәйфи Кудашка багышлап агылган
Әйләнә Җир, тавыш-тынсыз гына, Иртәнге көн янына табан: Айлы төн үтәли узып бара Кояш чыгыш ягына Казан
Янып, балкып Җиргә төшеп китте Метеор үзенең орбитасыннан, Бөек һөҗүм вакыты җиткәнлекне Хәбәр иткән ракета сыман.
Горизонтта яңа таң калыкты. Триумфаль калка шикелле.— Киләчәккә табан аккан Ыкны, Зәйне, Ижны, Сөнне, Иделне
Таң капкасы аша яңа көнгә Алып килеп керде Җир шары.— Сабантуйга барган кебек итеп Эшкә чыга безнең ил тагы.
Табигатьне гүя атакалап һөҗүм башлап, кырый төбәктә Районнарны кыю җитәкчеләр Алып кереп китте көрәшкә:
Алып керде алар — Минзәләне, Бөгелмәне. Әлмәт, Шөгерне,— Генераллар дивизияләрне Җиңүләргә илткән шикелле.
1940
Замандашлар минем
Каударлана,—
Килә, димәк, белеп китәсе.— Ә Тарихка нәрсә? Тарих кала,— Ул бит мәңге дәвам итәсе...
18/VII 1948
Җил килә дә сыйпалана:
Мине ярата имеш,— Серләремне сөйләтә дә Илгә тарата имеш...—
Сыйпанма, җил, сыланма, җил, Йөрмә тәрәз төбемдә!— Исемнәрен, билләһидер, Әйтәсем юк һичкемгә!
«Минем исем аның өчен Кадерсездер,— дисеңме,— Серләремне саклый алмый Хәерсезем» — дисеңме?! —
Кит әле, кит, сыйпанма, җил, Йөрмә тәрәз төбемдә,— Исемнәрен, билләһи дим, Әйтәсем юк һичкемгә.
1957
Сезнең җизни җизнимени?— Безнең җизни — вәт җизни!— Апаның биш йөргәне бар. Шуның берсен дә сизми;—
Безнең җизни илдә бер: Сакалына — егерме яшь, Йөрәгенә — йөз дә бер.
10IIV-1948
Берәү — бите тәтине,
Берәү — нәни тәпине,—
Берәү исә сөя ярның
Кайсы — иң дә әпиле.
Берәү — малга өйләнә, Берәү — данга өйләнә.—
Я, илаһи, безләрне дә Шундый бәндә әйләмә!