ӨР-ЯҢА МӘСЬӘЛӘЛӘРНЕ ЧИШКӘНДӘ
әүдәг Хакимович Маннапоа кырларны, фермаларны урап, колхоз идарәсенә кайтып кергәндә, таш якынлашып киле иде инде. Кабинетында ул куен дәфтәренә бүген теркәлгәннәрне тагын бер кат күздән кичерә башлады Ишектә күренгән секретарь кыз. председательне уйларыннан аермыйм дигәндәй, әкрен генә түргә узып, естәлгә калын гына папка куйды да кире борылды Җәүдәт Хәкимович күзләрен куен дәфтәреннән аерды
— Нәрсә бу?
Секретарь кыз, гаепле кеше сыман:
— Бу, ни инде... теге., нефтьчеләрнең хатыннарыннан гаризалар,— диде папканы ачты, күзе иң әстәге гаризага тоште Бозау караучы икән. «Нефтьче ирем Абдуллага «Селейнофть» идарәсе ше- себәпле, колхоздан китәргә рехсәт итүегезне сорыйм*, дип авыр сулап куйды Тәслияне яхшы белә ул Башта сарыклар карады, аннары сыерлар сауды, хәзер бозаулар үстерә. Тәслиягә тапшырылган терлекләр эчен күңеле тыныч иде председательнең Кем алыштырыр икән үзен? Икенче гариза сарык караучы Дәрига Җәләлоаадан иде Калганнарын сыер сасучы Нәкыя Кәримоса, медсестра Рәйхана Хайруллина язган... Председательнең маңгаена бор- чак-борчак тир бәреп чыкты, күзлек пыялалары парланды. Авылда яшәүче нефтьчеләргә Әлмәттә квартира биреләчәген белә иде ул. тик бопай ук куп булыр дип башына да китермәгән иде: егерме бер гариза! Димәк, иртәгәдән авылдагы егерме бер йортның тәрәзәләре кадаклана, егерме бер йортта мал-туар бетерелә, колхозда зшләүче дистәләгән кеше чыгып китә. Алай гына да түгел, тңнрдә тәгәрәп үскән авылның киләчәге, емете булган балалар да кими
Җәүдәт Хәкимович телефон трубкасына үрелде «Селәйнефть* идарәсе начальнигына шалтыратты Трубканы секретарь кыз алды
— Виталий Александрович үзендәме?
— Хәзер генә кайтып керде. Тоташтырыйммы?
— Юк, рәхмәт Аңа Фрунзе исемендәге колхоз председателе Маннапоа киләчәк дип әйтегез әле. Чыгып китмәсен иде!
Шофер, теш вакытында Әлмәттә тагын ни калган инде, дигәндәй күтәрелеп карады да, председательнең болытлы йезен күргәч, сүзсез генә машинасын кабызды
Җәүдәт Хәкимович каршылыклы уйларга чумды ■Селейнефт** идарәсенә барыл кына нәрсә үзгәртеп була соң?1 Авылда яшәүче нефтьчеләргә шәһәр квартиралары бирелгән, алар барыбер күчәчәкләр Моңа кадәр дә китә тордылар, ләкин берьюлы.АВЫЛО+ЫКЛАРЬГ КОНКУРСЫ
Мөнир Әһлиуллин
Җәүдәт Хәкимович Теслия Саратхутңинадан һердә квартира бирүе язылган. Председатель
егерме бер гаиләнең авылдан чыгып киткәне юк иде әле. Председательне бу хәл чыгырыннан чыгарды...
«Сөләйнефть» идарәсе начальнигы Виталий Александрович Тагеев Җәүдәт Хәки- мовичны ачык йөз белән каршылады.
— Рәхим ит, Җәүдәт Хакимович! Күптән күренмисең. Шефларыңны оныттың...
— Аның каравы сез онытмыйсыз, тагын егерме бер терлекчебезне суырыл аласыз.
— Ничек? Миңа терлекчеләр кирәкми. Аңлатыбрак сөйләгез әле. Җәүдәт Хәкимович?
— Аңлатасы юк. Безнең авылда яшәүче егерме бер нефтьчегә Әлмәттә квартира бирдеңме? Бирдең. Шул ук квартираларны авылда да төзеп булыр иде бит. Үзләре дә әйтеп торалар: бөтен уңайлыклары булган квартираны монда төзесәләр, авылдан һич китәсебез юк, диләр.
— Әһә, син менә нәрсә турында? Бусы инде, дускай, икенче мәсьәлә, өр-яңа мәсьәлә!
— Синең нефтьчеләрнең эше дә безнең колхоз җирендә үк бит. Син иртәгә үк аларны автобуска утыртып, безнең басуга китерәчәксең. Көн саен ипле чакрымга автобус куачаксың. Ә аның хатынына нинди эш бирерсең? Җыештыручымы, вахтермы? Алар бит менә дигән терлекчеләр. Андыйларны уннарча еп буе хәзерләргә кирәк. Их!..
—■ Туктале, Җәүдәт Хәкимович, кызма. Беренчедән, йортларны кайда салу мәсьәләсен берләшмә планлаштыра. Мин аңлыйм, нефтьле җирдә иген игү бик мәшәкатьле. Ләкин без сезгә шактый ярдәм дә итәбез бит!
Җәүдәт Хәкимович дәшмәде. Шушы якларда туып-үскән, институт тәмамлап, туган колхозында — агроном, аннары председатель булып эшләгән кеше буларак, нефтьчеләрнең авылларга ярдәмен яхшы, бик яхшы белә ул. Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Азнакай районнарының данын еракларга җибәрүчеләр нефтьчеләр булды Чал Бөгелмә белән Алабуганы яңартучы да — нефть. Нефтьчеләр көче белән авылларга суүткәргечләр сузылды, өйләргә газ килеп керде. Авыллардагы бүгенге киң һәм якты мәктәпләрне, мәһабәт культура сарайларын салырга да нефтьчеләр булышты. Уннарча мең гектарда сугарулы көтүлекләрне, һәрберсендә унар мең терлек асрала торган комплексларны да нефтьчеләрдән башка төзү бик авыр булачак иде. Бу як-лардагы кебек көзгедәй юлларны кем сузар иде? Нефтьчеләр ике мең ярым километр юл суздылар. Бу — колхоз-совхоэлар экономикасы өчен дә файдалы: машиналар озакка түзә, транспорт чыгымнары арзанга төшә. Республиканың Буа. Чүпрәле, Тәтеш, Әгерҗе кебек районнары шоферлары нефть чыккан якларда яшәүче хезмәттәшләренә бик урынлы кызыгалар.
Сүз дә юк: нефть авылга күп нәрсә бирде. Ләкин авылдан шактый ала да ул. Колхоэ-совхозларның уннарча мең гектар җире нефтьчеләр карамагына күчте. Йөзләгән, меңләгән егетләр колхозлардан нефтькә китте. Бу да авыл хуҗалыгы хезмәтен оештыруда яңа проблемалар тудырды Буа һәм Чүпрәле, Балтач я Кукмара кебек авыл хуҗалыгы өстенлек иткән районнарда өстәлдәй тигез кырлар җәелеп ята. Игенче — биредәге җирләрнең тулы хуҗасы. Нефть чыга торган районнарда җир өсте электр линияләре белән чолгап алынган, асты — торбалар челтәре
Басулардагы баганалар тирәсен чүп үләннәре каплап, игенченең үзәгенә үтә Мондагы тиз азучан чүп үләнен бетерү өчен, багана тирәләрен кечкечә сабаннар белән дә сөрәләр, хәтта көрәк белән дә казыйлар. Шул урынга күпьеллык үлән дә чәчеп карыйлар. Ләкин багана төпләрендә кара солыча дигән иң зәһәр чүп үләне барыбер үсә, шуннан кырларга үрмәли бирә. Аңардан котылу өчен төрле хәйләләр коралар. Язгы чәчү барышын күзәткән сводкаларга күз салсаң, һәр елны диярлек бу яктагы районнар артта кала. Районның хуҗалык җитәкчеләре каты-каты шелтәләр ишетәләр. Игенче монысына да түзә, чөнки ул белә бөртекләрне җир куенына иргә салсаң, басуны кара солыча басып китәчәк. Аннары уңышны көтмә инде син. Шуңа күрә игенче кара солычаның баш калкытуын көтә, аннары җирне культивацияли, шуннан соң гына чәчә башлый.
— Шулай да басуларыгызда ничәләп багана бар соң?—дип кызыксынам Җәүдәт Хәкимович Маннаповтан.
— Ун ел элек бер санаган идем. Ун мең чамасы иде Аннан соң тагын арттылар инде
Берничә ел элек Азнакай районының «Актүбә» совхозына Ростов өлкәсеннән ярдәмгә комбайнчылар килде Шул чакта хәйран калган идек, ярдәмгә килгән кочле «Колос» комбайннары, авылдагы «СК-4» комбайннары белән чагыштырганда шактый аз суктырдылар Сәбәпләре белән кызыксындык. ф
— Монда ничек эшләмәк кирәк'— Диде ростовлылар бригадиры — Кая карама — багана да торба Борыла алмый интегәбез. Ике комбайныбыз, ургычларына тимер 3 чыбык эләгеп, бөтенләй эштән чыкты. Менә бездә ул кырлар: тип-тигез, иге-чиге J күренми! Хәер, биредәге егетләр әйбәт эшли, канлашканнар
Суз дә юк, нефть игенчеләргә зур мәшәкатьләр тудырды Авыл хуҗалыгы җир- т ләре кими, уңдырышлы басуларда нефть манаралары, төрле биналар калка, торба- и лар өчен тирән чокырлар казыла. Әлмәт районында, мәсәлән, бер ел эчендә генә ? дә нефтьчеләргә 3282 гектар җир бүленгән Кечерәк бер колхоз кадәр. Шуның п 623 гектары нефть ихтыяҗы өчен бөтенләйгә бирелгән Калганы берничә елдан, иген ® игәрлек хәлгә китерелеп, хуҗалыкларга кире кайтарылырга тиеш- Кайтарыл бирелер- 2 гә тиешле җир аркасында да игенче белән нефтьче арасында еш кына бәхәсләр j туа әле
Кайчак файдалану срогы үтә. ә нефтьчеләрнең эшләре төгәлләнмәгән була. Ба- б суны кабул итәргә баргач та, еш кына игенче аптырап кала: юргандай күпереп тор- “ ган уңдырышлы җир бала башы чаклы сары балчык кантарлары белән чуарланган Ф була. Монда ничек иген икмәк кирәк?! Нефтьчеләр, эшкә тотынганчы, җирнең уңды- ф рышлы катламын аерым урынга өеп куярга тиешләр. Әмма бу кагыйдә еш кына бозыла Кара туфрак балчык белән катнаша Җирнең иген үстерү сәләте нык кими = Шуңа күрә нефтьчеләрдә до, төзүчеләрдә дә җиргә, игенчелеккә ихтирам тәрбияләү Ч аеруча мөһим. Бу әлеге районнарда һаман да җитди проблема булып кала. КПСС Үзәк Комитетының 1982 елгы май Пленумында кабул ителгән Азык-төлек программа- х сы үзәгендә җир турында кайгырту аңардан рациональ файдалану яга. Бу мөһим Ч эштән нефтьчеләр дә читтә тормыйлар билгеле. Беренчедән, алар шул ук колхоз- п совхоз басуларында нефть чыгаралар. Ә кирәк чакта алар җир сөрергә, ашлык җыярга да ярдәмгә киләләр. X
>>Ярдәм» сүзен телгә алганбыз икән, аны оештырудагы бер яңалыкка тукталырга X кирәктер. Чөнки нефть районнарында үстерелә торган игеннең уңышы шактый даре- ® җәдә әлеге ярдәмгә дә бәйле Менә уннарча ел рәттән инде урак өсте җиттеме, колхоз-совхозларга нефтьчеләр килеп тешә. Аларның күбесе комбайннарда мили. Моңа кадәр предприятиеләр колхоз-соахозларга механизаторлар җибәрәләр до тынычланалар иде Аларга комбайннар биреләме? Нефтьченең колхоз-совхозларда хезмәте, ялы ничек оештырылган? Нефтьче-механизаторлар иичек эшли? Мәсьәләнең бу ягы белән кызыксынып тормыйлар иде
Соңгы вакытта районда урып-җыюда катнашучы комбайнчылар хезмәтен алдан ун оештыру юлларын эзли башладылар Ел дәвамында райондагы һәр хуҗалыкка өстәмә рәвештә ничә механизатор кирәклеге ачыклана. Предприятиеләр исе авыл хуҗалыгында эшләрдәй кешеләрне сайлап куялар Алар районның «Сельхозтехника» берләшмәсендә иген игү, комбайннарны эшләтү серләрен өйрәнелер Үткән елгы уңышны җыю емен әзерлек барган чорда нефть районнарында 312 нефтьче һәм тезүче комбайнчы таныклыгы алып чыккан, техник ремонт үткерү өчен 29 мастер-кей- леүче дә әзерләнгән
Колхоз-соехоэлар үзләрендәге берничә комбайнны шеф предприятие карамагына тапшырып торалар. Шефлар аларны ремонтлыйлар, комбайнчылар белән тәэмин итәләр һем уңыш җыюда катнашалар. Ел башында ук колхоз-соахозлардагы 460 комбайнның 240ы предприятиеләргә бирелгән. Урак өстендә 400 ләп нефтьче комбайнга утырган, кырыклап көйләүче, 100 дан артыгы шофер булып эшләгән
Хәзер инде предприятиеләр үз комбайнчыларының авыллардагы хезмәтен, алын, кәнкүрешен оештыру турында да кайгырталар Нефтьче механнзаторляр барысы бер звенога оешып эшлиләр, нәтиҗәдә аларның җавеплылыгы арта, хезмәт дисциплинасы ныгый Нәтиҗәне исәпләп карасалар — райондагы 65 мең гектардагы бертеилеләрнең 40 меңләп гектарын нефтьчеләр җыел биргәннәр Беренче карашка болар — шатла
нырлык күренешләр кебек. Табигый хәлме бу? Юк. әлбәчә. Уйлабрак карасаң, бу якларда игенче һонәре эшче кулына күчеп бара. Тик алар игенчеие тулысынча алыштыра аламы соң? Моңа уңай җавап бирү авыр
Игенчелек, терлекчелек — бик нечкә һөнәр... Язгы чәчү, урак өсте, сугым вакыты, каз өмәләре җитсә, авыл кешесенең җаны чабышка әзерләнгән тулпар кебек ашкына башлый Аңа бу эшләрнең һәммәсе кадерле, изге сыман. Ул, тук башаклар турында уйлап, көзен җир сөргән, кырга ашлама чыгарган, язын, йокы-ял белән исәпләшмичә, җир куенына бөртекләр салган. Чистай районының «Татарстан» колхозы комбайнчысы Хәбибулла Салахов, бу турыда сүз чыккач, болай дигән иде:
— Утыз өченче тапкыр уракка чыгуым. Тик алар бер-берсенә охшамаган һәр елны, игеннәрнең хәленә карап, өстәмә җайланмалар кулланасың. Уракка утыз өч тапкыр төшсәм дә. ел саен туйга әзерләнгән кебек дулкынланам...
Бу — игенченең табигатенә бәйле психологик хакыйкать. Аны да исәпкә алмый булмый. Вакытлыча ярдәмгә килүчеләр бу хисне кичермиләр. Алар күңеленә үз һөнәре тамыр җибәргән. Нефтьче әле кичә генә девон тирәнлегенә омтыла иде. Бүген аның кулында — комбайн штурвалы. Аның авылдагы эшен тиз-тиз тәмамлап, кабат нефтькә юл ярасы килә, максаты башка аның. «Кичү» совхозының бодай кырында бер комбайн туктап калган иде. Шунда совхоз директоры Зөфәр Шайдуллин белән нефтьче-комбайнчы арасында булып узган кыска гына әңгәмә әле дә онытылмый.
Совхоз директоры саламнан түшәк ясап сузылып яткан егеттән:
— Кайчан туктадыгыз?— дип сорады.
— Ике сәгатьләп бар инде, «полотно» өзелде...
— Әнә бит — машина! Полотно складта бар. ярты сәгать дигәндә, әйләнеп килгән булыр идең.
— Механик китерер әле...
Директорның ачыргалануы йөзенә чыкты.
— Их! Игенне игенче үстерсен дә. нефтьче үз нефтен үзе чыгарсын икән ул...
— Барысы да андый ваемсызлар түгел бит,— дидем мин.— Әнә «Елховнефть» ида-рәсеннән килгән Николай Кузнецов 10 мең центнердан артык ашлык суктырган!
— Николай башка,— диде директор.— Ул нефтькә киткәнче үк комбайнда эшләгән шул. аңарда — игенче каны...— Директор күңелендәген әйтеп салды.— Авылның бөтен хаҗәтен үз механизаторлары үтәргә тиеш. Моның өчен, минемчә, иң беренче чиратта, аларны шәһәрнекенә алыштыргысыз әйбәт йортлар, яхшы шартлар белән тәэмин итәргә кирәк!
Директор шулай уйлый. Совхоз үзәгендәге Кәләй авылы аның теләген тормышка ашырырга ашыккандай, берсеннән-берсе матур ап-ак ташпулатлар белән байый бара. Аларның һәрберсе икешәр гаиләгә исәпләнгән. Бөтен уңайлыклары булган бу өйләрдә иркен зал, йокы бүлмәләре, аш-су ягы бар. Газ, су кертелгән. Бәрәңге-яшелчә утыртыйм дисәң — бакчасы, терлек асрыйм дисәң, абзар — янәшәдә генә. Дирекция шундый йортлар тәкъдим итеп торганда яшьләр дә туган авылларында кала икән. Хәтта кайчандыр совхоздан чыгып китүчеләр дә әйләнеп кайта башлаган.
Фрунзе исемендәге колхозның да. «Нефтяник», «Чишмә» совхозларының да җитәкчеләре йортлар салдыра башлаган. Ләкин торак төзелешен киң колачлап алып барырга колхоз-совхозларның әлегә көчләре җитеп бетми.
Шуңа күрә бүген авылда яшәүче нефтьчеләр өчен дә торак йортларны авылда салдыру мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән көн алдына килеп баса. Табигый ки, нефтьче һөнәре завод-фабрика эшчесеннән шактый аерыла: нефтьченең эше игенченеке кебек үк, ачык һавада, кырларда бара. Авыл басуларында берәүләр җир бораулыйлар нефть суыра, икенчеләр икмәк үстерә.
Әлмәт районының Фрунзе исемендәге колхоз үзәген генә карыйк Иртән авыл уртасындагы мәйдан автовокзалга охшап кала. Маңгайларына «Сөләйнефть». УБР. СМУ кебек сүзләр язылган автобуслар тезелеп киткән. Капкалар ачыла да ябыла: әле бер йорттан, әле икенчесеннән ир-егетләр чыгалар да үзләрен көтеп торган автобусларга юнәләләр. Фрунзе исемендәге колхозга караган Соләй. Урсалыбаш. Михайловка авылларында гына да йозгә якын кеше нефть эшенә бәйле. Әлмәт районы
предприятиеләрендәге эшчеләрнең 17 проценттан артыгы авылларда »ши. Гадәт-ә гаилә башлыгы нефтьче булса, аның хатыны, балалары колхоз-совхоз хуҗалыкларын- да эшлиләр. Мондый хәл гаилә хуҗалыгын алып бару эчен шактый уңайлы, нефтьче ир сменасын тутырып кайта, аның атнасына ике »л кәне бар, димәк, йорт ихтыяҗлары турында кайгыртырга шактый вакыты кала. Гаилә членнары арасында колхоэ-соа- хозда эшләүче дә булганлыктан, терлек азыгы хәзерләү җиңеләя. Шуңа дв мондый ф гаиләләрдә мал-туарны күпләп асрыйлар, бәрәңге һәм яшелчә үстерәләр. Бу якларда _ дистәләгән еллар буе туган авылында торып нефть промыселында эшләгән, пенсиягә чыккач та шунда ук яшәүчеләр шактый.
Ләкин бу тормышның да үз кыенлыклары бар. Әйтик, нефтьченең йорты искерә. 3 Яңасын салу зур мәшәкатьләргә бәйле. Нефтьче үзе эшли торган оешмасыннан ? квартира сорап гариза язарга мәҗбүр. Нефтьчеләрнең яңа йортлары исә Әлмәт, Ле- u ниногорск, Бегелмә кебек шәһәрләрдә салына. Көннәрдән бер көнне нефтьчегә бер £ диген квартира бирәләр. Шулай итеп үз хуҗалыгы белән авылда яшәгән гаилә шә- п һәргә күчеп китә. Бер ел элек «Селәйнефть» идарәсе Әлмәттә 80 квартиралы йорт - салган, һәм ул квартираларның барысына да диярлек авылларда яшәгән нефтьче 2 гаиләләре кереп урнашкан. Әйткәнебезчә, шулерның егерме бере — Селәй авы- Ф лыинвн.
Хәзер, колхоз-соахоэларга кирәк чакта, нефтьчеләр җир сөрергә, игенне урып- х җыярга булышалар Эшләр шушындый юнәлеш белән барса, бу якларда киләчәктә сыер савучыларны да шәһәрдән чакырырга туры килүе ихтимал.
Нефтьчеләр күп кенә авылларда менә дигән мәктәпләр, клублар салганнар иде ▼ Тулы гаиләләр шәһәргә күчә башлагач, авыл мәктәпләрендә укырга — балалар, клуб- х ларда күңел ачарга яшьләр кими башлады.
Шәһәргә күчеп килгән нефтьчеләр исә хәзер көн саен автобусларга утырып ун- с; нарча километр ераклыктагы элек үзләре яшәгән авыл башындагы скважиналарга * киләләр Әйтик, «Ямашнефть» идарәсе — Әлмәттә, ә скважиналарының иң якын дигәне дә 50 километр ераклыкта. Бу идарә нефтьчеләре Әлмәт, Зәй, Чистам, Чирмешен, х Түбән Кама районнарында эшлиләр Идарәнең 130 нефгьче-операторы, скважиналары җир асты ремонтлау буенча 120 мастеры — барысы да диярлек, авылларда яши Инде “• аларның кайберләре торак шартларын яхшыртуларын сорап гариза бирганнәр. _ «Ямашнефть» идарәсе начальнигы А В Мордвинцев, бу мәсьәләне ничек хәл игәргә ф җыенуларын сорагач;
— Безгә ел саен Әлмәттә ун квартира бирелә Шулай ук Зәйдә дә яңа йорт өлгереп килә,— Диде.— Нефтьчеләребез шунда яшәячәк Дөрес, алар бездән яңа йортларны авылда салып бирүне сорыйлар Ләкин безнең идарә тезү эшләре белән шөгыльләнми,— ди ул.— Квартираларны «Татнефть» берләшмәсе бүлә, ул әлеге шәһәрдә генә төзи
Бу мәсьәләне кузгаткач, «Татнефть» берләшмәсенең җитәкчеләре;
— Киләчәктә дә төзелешне нигездә шәһәрдә алып барачакбыз Авылларда йортлар салу безнең өчен файдалы түгел,— дип кырт кисте,— Анда газ үткәрү, канализация һәм су кертү өстәмә чыгымнар таләп итә...— диләр
Мәсьәләгә икенче яктан караганда, чыгымның кайда күбрәк икәнен ачыклау шактый катлаулана. Авылларда яшәүче нефтьче гаиләләре шәһәргә күчкәндә мал-туарларын бетерергә мәҗбүр булалар. Шуңа күрә хәзер нефтьле райондагы шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны елдан-ел кими Соңгы ун елда Әлмәт районы шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр — 6800, сарыклар — 25 мең. дуңгызлар 7 мең башка кимегән. Азык-төлек программасын хәл итүдә барлык резервлардан, шул исәптен шәхси хуҗалыклар мөмкинлекләреннән дә файдалануны яхшырту чараларын алга куя. Республикабызның нефть районнарында килеп туган әлеге җитди мәсьәләне ничек чишеп була соңТ Иң элек авылда яшәүче нефтьче гаиләләрен туган җирләрендә калдыру ягын карарга иде!
ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Татнефть» берләшмәсе бу мәсьәләне өйрәнерләр, мөгаен. Бу районнар авылларында торак төзүдә колхоз-соехозлар һәм нефть оешмаларының көчләрен берләштерү әлеге проблеманы хәл итүдә мөһим адым булыр иде
Тагын да алгарак чыгып карасак, нефть районнарында шәһәр яны авыл хуҗалыгы зонасы булдыру мәсьәләсе туачак. Безнең республикада моның матур үрнәге бар. Кыска гына вакыт эчендә КамАЗның авыл зонасы — Тукай районы булдырылды. Бу район Брежнев шәһәрен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча диярлек тәэмин итә. Дөрес, нефтьчеләр үзләре дә бу юнәлештә кайбер эшләр башкаралар. Хәзер «Татнефть» берләшмәсенең биш совхозы һәм терлек симертү пунктлары бар. Бу совхозларда зур гына тезелешләр башлап җибәргәннәр. Ярдәмче хуҗалыклар шактый күп продукция дә бирә инде Әлмәт районындагы «Нефтяник» совхозы бер ел эчендә 14 мең центнер сөт, 2360 центнер ит. 14 мең центнер яшелчә җитештергән.
Шулай да болар — мөһим эшнең башы гына әле. КПСС Үзәк Комитетының 1982 елгы май Пленумында куелган бурычлар мөмкинлекләре булган нефтьчеләрнең авылларда социаль үзгәрешләрне тормышка ашыруда тагын да активрак катнашуларын таләп итә. Шуңа да күптән түгел партиянең Әлмәт шәһәр комитеты пленумында бу турыда җитди сөйләшү булды. Нефтьчеләр адресына җитди тәнкыйть сүзләре әйтелде, авылда яшәүче нефтьче гаиләләре өчен йортлар, социаль культура объектлары төзергә кирәклеге бөтен кискенлеге белән куелды.
Күрәсең, бу сөйләшү нефтьчеләрне дә җитди уйландыргандыр. Пленумнан соң атна-ун көн үткәч тә, Фрунзе исемендәге юлхозга «Сөләйнефть» идарәсе начальнигы В А. Тагеев килеп төште.
— Нәрсә, тагын авылда яшәүче нефтьчеләр гаиләсен шәһәргә күчәргә кодаларга килдеңме әллә?—дип каршылады аны колхоз председателе Җ. X. Маннапов.
— Чәпчемә әле, председатель. Теге чактагы бәхәс безне дә уйга салды. Менә бөтен уңайлыклары булган һәрберсе икешәр квартиралы ике йортны сезнең авылда салырга җыенабыз...
— Егерме бер йортны алдыгыз, икесен саласыз. Аерма килеп чыга түгелме _ соң?..
— Быел икене, киләсе елга — дүртне... Төзелеш өчен урын карарга килүем. Әйдә, күрсәт әле1 Эшне кайсы урында башларга икән..
Җәүдәт Хәкимовичның йөзенә елмаю йөгерде.
— Була ул! Безнең әллә кайчан билгеләп куйган урыныбыз бар. Үзебез дә шунда ике йорт сала башладык инде...
Игенче белән нефтьче сөйләшә-сөйләшә авыл кырыендагы буш мәйданга атладылар