КӨЧЛЕ АГЫМ
Яңа вазифа
втомобиль җыю заводының диспетчерлык бүлеге нячяль пигы Анатолий Першко бел-.н баш конвейер буйлап бара быз. Ул. монда килгәнче, Казан заводларының бсрсекд» .нилагән. КамАЗдд шундый җаионлы бүлекне җит >клм башлаганчы, берничә ел олкән диспетчер булган. Шуңа күрә автомобиль рамына җитмеш позицияд,. Оеры тело торган детальләрнең һорквйсын биш бармагыдай яхшы Ул китте санап Першко. ул китте санап һврторле шой- бе-шореиләрие—очына һич чыгарлык түгел! Агач тамырлары кебек боргаланып веткой нечкә квпшоләр ген-. дә. ачуым килмәгәе. йоздән артын китә икон бит! Боларның барысын да ничек исто тотып бетермәк кирок?! Бигрәк тә конвейерда ике бозау га кибәк аерып бирә белми торган минем ише яңа кешегә?
Минем шулай иләс-мнлос хәлдә торып калуымны сизенме. Першко әйтә куйды
— Кү<1 курки - кул :>шли, ДИГӘН борынгылар. KoHueiiepia кергән һ..р кеше бездә оно шулай нульдон башлап җибәрә. Берәм-берәм тига күтәр., торгач, х «гергә тиз соцо алар...
• Монысы фолән позиция, Тегесе фәләненче пост.-» дип. баш конвейер белән таныштырып барганда. Першко кинәт
— Снңп кайсы футбол командасының уены күбрәк ошый? дин сорады
— Футболның конвейер белой нинди уртаклыгы булсын дн инде. Анатолий Тихонович?
— Шулай да...
— Әлбәттә. Кнен «Динамомы!
- Димәк. Владимир Вессоновның уены сиңа ихшы таныш'
Таныш булмыйча!. дидем мин. ниһаять. Першконың тел тибен тяшш- башлап Киев «Динамо.сы һәм СССР җыелма команда, ы уемнарында еш кына диспетчерлык вазифасын башкара
— Мени. менә...— Першко ыспвй гәүдәсенә бик тә килешеп торган куе оң г.»р костюмының тоймәларси чишен җнбарде -- Мин билариы ни пчен УЙТӘМ?. Без паң ашта до шулай: игәр диспетчерлык хезмате кхшы куелган булса, баш ком осйер тоткарлыксыз хорокот итәчәк. Ләкин, моңа карап кына кемнән да булса мактау сүзләре которго ашыкма! Алар. нигг>д->. җывтчы слесарьларга адчгә Әг-.р до инде кайсыдыр позициндв нинди д.» булса деталь «итешмичә, кпиаейгр туктап калса - баш очында күк күкрәп, ишен ялтырый башлавын кпт т« тор!
Егерме икенче позиция турысына килеп җиткәч, кулларын картлар кебек артка куеп барган җиреннән, Першко кинәт тынды.
— Ярый, хәзергә җитеп торсын! — диде.— Эшли башлагач, якыннанрак танышырбыз. Ә хәзер завод директоры янына керик. Ул эшкә яңа урнашучы инженер- днспетчерларны үзе кабул итә. Тик кара аны: сүзеңне үлчәп сөйләш! Безнең Николай Митрофанович — кемнең кемлеген бер сүздән белә — кире борып чыгара күрмәсен!
Автомобиль җыю заводы директоры Мещеряковның эш кабинеты икәү икән: берсе — идарә аппараты урнашкан административ бинада, икенчесе — баш конвейерның үзендә. Каядыр ашыккан чагыни туры килдек ахрысы ул сүзне озынга сузып тормады. Калку маңгайлы башын ия төшеп, алтынсу кысалы күзлеге астыннан сөзеп бер карап алды да:
— Аяклары ярыйсы озын күренә болай...— дип. гаризага имзасын салды.
Мин уйга калдым: диспетчер диюгә, гадәттә, ниндидер пульт каршындагы сигнал төймәләренә басып, телефоннан сөйләшеп утыручы кеше күз алдына килә. Биредә аяклар кирәк икән, гел чабалар, күрәсең!
Директор бүлмәсеннән чыккач. Першко шырпы кабы яткан учын ачып җи бәрде:
— Әйтик, менә бу кап — фәлән деталь булсын ди. Ул фәлән секундта, фәлән кадәрле күләмдә, фәлән төштә торырга тиеш! Кыскача гына аңлатканда, синең вазифаң — шул! — диде.
Мнн, хәтердә калдырырга теләп, аның артыннан кабатлап куйдым:
— Фәлән деталь фәлән вакытта...
— Фәлән вакытта түгел! — диде Першко, шунда ук мине бүлдереп.— Фәлән минутта да түгел — ә нәкъ менә фәлән секундта!.. Бер минутта конвейер өч-дүрт метр китеп өлгерә. Детальләрне кирәгеннән элек илтеп куюның да файдасы юк, алар тыгынлык кына китереп чыгарачак. Шуңа күрә запас детальләрне махсус складларда тотабыз.
Першко, бераз сүзсез торды да уфтангандай әйтеп куйды:
— Әлегә баш конвейердагы эш тиешле таләпләрдән күп якларга тайпыла. Хәер, барысы да җитешсә, биредә диспетчерларның кирәге дә калмас иде. ЗИЛ булып ЗИЛ да «өч Иван.нан тора диләр бит...
— Өч Иван?
— Әйе... Диспетчер, машина җыючы, контролер... Ягъни мәсәлән, озын аяк. өлгер кул, үткен күз!
— Ярый, өлгер кул белән үткен күз аңлашылсын да ди, Анатолий Тихонович! Тик ни өчен соң сизгер колак түгел — ә һаман озын аяк та озын аяк?
— Чөнки бездәге диспетчерлар әлегә йөгерәләр... Транспортка утырып, әлбәттә... Юкса, никадәрле генә кызу чапсаң да. безнең конвейерның бер башыннан икенчесенә тиз генә барып җитәрлек түгел!
Бертуган Хөснетдиновлар
Икесе ике сменада эшләсәләр дә. алар баш конвейерда көн саен очрашмыйча калмыйлар үзләре. Чөнки, ни әйтсәң дә. бер участок кешеләре!
Бригадир Шәүкәт Хөснетдннов, сменасын төгәлләп, өенә кайтып китәргә торганда, энесе Җәүдәтнең баш конвейерга яңа килгән чагы була. Участок начальнигы Җәүдәт Хөснетдннов кайтырга җыена башласа, эшкә абыйсы Шәүкәт килеп җитә.
Сменалар алышынган берничә минутлык вакыт арасында алар гапьләшеп ала лар- Чнстайда калган әти-эниләрдәи хатлар киләме, гаиләдә хәлләр ничек, ба лалар авырышмыйлармы... Үз сменаларында эшнең ничек баруы, автомобиль рамнарына куела торган детальләрнең җитү-җитмәве хакында да сүзләр чыккалый.
Мин аларның сөйләшүләрендә ике туганның бер берсенә хезмәт эстафетасын тапшыру һәм кабул итеп алуларын да күреп-ишетеп торгандай булам. Алар
үзара: «Конвейердан төшкән һәр автомобиль безнең куллар аша да үтә. Сынат мыйк. туган!» —дияләрдер төсле.
Тышкы кыяфәтләре әллә ни охшашмаган атарның. Шәүкәтнең гәүдәсе, буйдан бигрәк, аркылыга күбрәк алдырган. Җәүдәтнеке — киресенчә. Аерымлык бертуган Хөснетдиновлариың холык чалымнарында да бар. Ачуы чыккан чакларда, бигрәк тә бу ачу кемнеңдер ваемсызлыгы белән бәйле очракларда. Шәүкәт тозлы- ♦ борычлы сүз артыннан кесәгә керүчеләрдән түгел! Җәүдәте- әүлия дә әүлия— г ул да әүлия! Ник бер кешегә авыр сүз әйтә алсын! Кирәк чакта Җәүдәт үзен ~ тыңлаттыра белә. Югыйсә, эшләрсең баш конвейерда участок начальнигы булыи! * Ләкин Җәүдәтнең һәр сүзеннән аның гаять ипле һәм итагатьле, кешеләргә кара та тирән ихтирамлы һәм игътибарлы егет икәне күренеп тора.
Бу аерымлыкның сәбәпләре түбәндәгеләр белән аңлатылса кирәк: абый кеше х буларак. Шәүкәт тормышның вчысын-төчесен күбрәк татыган. Җитмешенче еллар ♦ башында КамАЗга килеп төшкәч тә кыенлыкларны ул энесенә караганда күбрәк а авыз иткән. Җәүдәт Казан химия-технология институтын тәмамлап чыкканда. “ КамАЗның беренче чираты сафка тапшырылган була инде. Башта аны Казандагы бер предприятиегә инженер итеп билгелиләр. Ләкин КамАЗдагы абыйсыннан көн ’ аралаш диярлек үзләренә чакырып язылган хатлар ала башлагач, түзми: чемоданнарын тутыра да юлга чыга. Баш конвейерда берничә аһ эшләүгә — «мало- 2 семейка»! Ванна кухнясы кешеләр белән уртак булса да. бүлмо — аерым! Үз түбәң, е үз куышың дигәндәй...
Әйе. Хөсиетдиновлар тышкы кыяфәтләре белән дә. холыкларының кайнар яки тынычрак булуы ягыннан да бер-берләренә әллә ни охшамаганнар. Әмма эшкә мөнәсәбәтләре. КамАЗның баш конвейерында үзләренә йөкләнгән гаять җаваплы вазифаны башкару мәсьәләсенә килгәндә, алар — суйган да каплаган! - «берту ганнар»!
Шәүкәт Хөснетднновның баш конвейердагы бүтән бригадирлардан аерылып торган бер гадәте бар. Кон саен смена азагында диспетчерлык пунктына керә до, телефоннан шалтыратып, ул һава торышын билгеләүчеләрдән иртәгә көннең нинди булачагы турында белешә Без инде Шәүкәтнең бу гадәтенә күптән ияләшеп беткәнбез — шуңа күрә еш кына аңа игътибар итеп тә тормыйбыз.
Әмма баш конвейер пульты каршында. Курбацкий кебек, теленә шайтан тө кергән кеше бар чакка туры килсә — тиз генә котылырмын димә!
— Нишләптер, гел һаиа торышын сораша башладың әле—— дип куя ул. бер ни аңламаганга салышып.— Әллә кунак киләсе бармы. Шәүкәт?
Аны икенчесе куәтли:
— Кунак кына дигәнмени. Борис Иванович! Үзе юлга чыгарга җыенадыр, ме гаен. Верховный Совет депутаты булгач соң! Әле Казаны, әле Мәскәве чакырта дигәндәй...
Иртәгә булачак һава хәленең үзенә ни өчен кирәклеген алдай ук белеп торуыбыз, әлбәттә, Шәүкәткә яхшы мәгълүм. Шунлыктан ул. шаяртуга шаярту белән җавап кайтара да. җылы гына саубуллашып, өенә кайтып китә.
Бер карасаң, эш ыгы-зыгысына күмелеп калмыйча, кешеләр өчен хафалануы белән Шәүкәт Хөснетдинов никадәр хаклы! Кеше кәефенең еш кына һава хәленә бәйле рәвештә үзгәреп торуы күптән исбат ителгән бит! Үзе җитәкләгән комсомол яшьләр коллективындагы һәр егет һәм кызның ни сулаганын яхшы белгән брига дир, көн ничек булугп карап, иртәгә кемнең ниндирәк кәеф белән киләчәген алдан ук чамалый алачак. Шунлыктан кешеләр йөрәгенә юлны ул. башкалар белән чагыштырганда, тизрәк табачак,
Әлегә проекттагы куәтенә ашлап китә алмаган КамАЗның бүгенге таләпләрем нән чыгып караганда, билгеле, бу бик кечкенә нәрсәдәй тоелырга да мемкхн Ләкин тогол ритмны яраткан баш конвейерда һәр мөмкинлек, барыннан да биг рәк. кешенең ШЯ МЫЖ ЯМ |>-»т- Х« нет ВОҺОНМҢ мңг» ирендә МММ» гаря
Тольятти автомобиль заводында конвейер эшчесенең күңелен өйрәнә торгам махсус лаборатория до оештырылды Аның игътибарыннан кеше тормышының бер
генә мизгеле дә читтә калмый. Бүгенге фәнни-техник революция заманы шуны таләп итә. Хәер, бу турыда соңыннанрак...
Шәүкәт Хоснетдннов бригадасы баш конвейерның диспетчерлык үзәге урнашкан егерме икенче позициясендә эшлн. Шуңа күрә аның һәр адымын, һәр хәрәкәтен без уч төбендәгедәй яхшы күреп торабыз.
Кайсы бригада ниндирәк коллектив икәнен беләсең килсә, аны баш конвейер туктап торган минутларда күзәт икән! Берәүләр, буш вакыт эләгүгә, ял итеп алу ягын карыйлар. Шәүкәт бригадасында башка тәртип: әнә. рамнарны йөзтүбән әйләндереп торучы Таня Енизиркина яңа «КамАЗ»ларга ябыштырып җибәрү очен запас биркалар әзерли башлады. Әнә, үз позициясендәге ике гайковертны берләштереп, елына дүрт йәз сумлык экономия ясаган Илгиз Жангнров һаман шул «пистолст»лары янында кайнаша. Пехтә киенеп йөрергә яратучы Әзһәр Сайфуллин деталь салынган әрҗәләрне тигез рәткә тезеп маташа. Фәүзия Сабирова бригада бүлмәсенең тәрәзәсен чистарта. Беренче «КамАЗ»ны җыюда катнашкан Николай Назаров, тагын нинди эш калды икән дигән сыман, конвейер буйлап акрын гына әрле-бирле йореп тора. Шәүкәт Хөснетдинов үзе нишли? Мондый чакта аның кулында, гадәттә, автомобиль рамына беркетелә торган ниндидер авыр бер деталь була. Шуны чөя чөя (Чнстай авыл хуҗалыгы техникумында укыган елларында Шәүкәт хәтта республика чемпионы булган!) ул буыннарын бераз яздырып ала. Мондый чакта ул янәшәсендәге иптәшләрен дә тик тотмый, үзе белән бергә физик күнегүләр ясарга мәҗбүр итә.
— Әлегә баш конвейерда эшләү ул хәтле авыр түгелдер, Шәүкәт, ә? — дидем мин аңа бервакыт.— Деталь җитешмичә, ул туктап торса, ял итеп алырга җае бар.
— Киресенчә! — диде Шәүкәт, минем белән килешмичә.— Эш ритмына кереп киткән генә буласың, конвейер туктап кала, эч поша башлый. Бераздан тагын кызу ритмга көйләнергә кирәк... Болай тизрәк ардыра. Шуңа күрә без, конвейер туктап торганда да берәр шөгыль табарга, ритмнан чыкмаска тырышабыз.
Шәүкәт Хөснетдинов бригадасы кешеләренең берсен мактап, икенчесен яманларлык түгел. Әмма: «Бу коллективның иң оста җыючысы кем?»—дип сорасалар, мин, һич икеләнеп тормыйча: «Шәүкәт үзе!» —дип әйтер идем.
Шәүкәт Хөснетдиновка, безнең каршыда гына эшләгәч, телефон трубкасына үрелеп мәшәкатьләнүнең дә кирәге юк. Иркенрәк чагы булса, кирәкле детален сорап, ул диспетчерлар янына үзе килеп керә. Ашыгырга туры килгәндә, пыяла будка каршысыннан узып барышлый, дефицит болты яки ганкасы белән тәрәзә пыяласын гына шакып үтә. Башка чакта Шәүкәт, үз бригадасы белән иңгә-иң торып, әлеге моментта кайда авыр һәм җаваплырак,— шунда басып автомобиль җыя.
Менә тагын кемдер тәрәзә пыялабызны чиртеп узды. Кемдер дип... Шәүкәттән бүтән кем булсын инде! Үтенече аңлашылсын өчен, ул кирәкле детальнең санын да күрсәтә иде. Бу юлы исә. башыбызны күтәреп карасак, Шәүкәтебездән җилләр искән!
Ул арада янәшәдә генә, чәлпәрәмә килеп, пыяла ватылган тавыш ишетелде. Диспетчер Харисов белән бергә бүлмәдән атылып чыксак, ни күрик: егерменче позиция каршындагы газлы су аппараты янына бер пикап килеп туктаган. Аның шоферы, мыскыллы елмаеп, читтәрәк басып тора. Тирә-юнь стакан ватыклары белән тулган.
Бу аппаратның суы беткән икән, пикап шоферының моңа ачуы чыккан да стаканны идәнгә бәргән. Үзе китеп тә бармакчы! Каршысына юан гәүдәле Шәүкәт чыгып басмаган булса, күздән дә югалачак иде ул. Шофер Шәүкәтне яхшы белә булып чыкты:
— Атлы кешенең җәяүлегә кайчан юл биргәне бар? — диде ул.— Кит юлдан, бригадир!
— Гаебең булгач, бирерсең! — диде Шәүкәт, һәр сүзен теше арасыннан гына кысып чыгарып.—Син чәчкән ул стакан ватыкларын Голәп җиңги җыеп алырга тиешме әллә?
— Җыештыручылар бар лабаса! Вакыты җиткәч, килер дә себереп алыр!
— Я хәзер үк пыяла ватыкларын җыеп аласың, я...
Шәүкәтнең ике потлы гер хәтле йодрыгын күргәч, шоферга :
«Синең бригада территориясе дә түгел ич’ Кем өчен шулай тырышасың?..* — дип сөйләнә-сөйләнә. су аппараты тирәсен җыештырудан башка чара калмады. Шәүкәт исә автомобиль җыя иде инде.
Аларга машиналардагы электр үткәргечләрен монтажлау бурычы тапшырыл- ж ran, димәк, мондагы җыючылар намусына яңа машинаның яктырту һәм сигнал бирү приборлары бәйле.
Менә Шәүкәт кул көче ярдәмендә эшли торган йөк күчергечкә менеп басты < да, бер аягы белән этә-этә, үзенә кирәкле детальләр артыннан янәшәдэге складка - китеп барды. Бу минутларда мин Шәүкәтнең тормыш юлы турында уйлап 5 куйдым...
Чистай шәһәренең күршесендә генә, Кама автомобиль гиганты салына башлау ф турындагы хәбәрне Шәүкәт беренче мәртәбә хәрби хезмәттә чагында ишетә.
Туган авылы Тубылгыга кайтып төшкәндә исә авылдагы кыр эшләренең нәкъ 3 кызып килгән вакыты була. Урып-җыю техникасында эшләргә кеше җитми. Шук- = лыктан. КамАЗ төзелешенә китүне беразга чигереп, Шәүкәт комбайнга утыра. Аңа ярдәмче итеп, авылның бер дигән чибәр кызын билгелиләр. Тиздән аларны а Тубылгыда булачак «гаилә экипажы* дип йөртә башлыйлар. Һәм ялгышмыйлар! п
Көзен, игеннәр җыелып беткәч, алар туй ясыйлар. 1971 елның азагында яшь = гаилә Бөтенсоюз удар төзелешенә килеп төшә. Бу вакытта Чаллының кырмыска < күчедәй гөжләп торган чагы була. Яшәргә — торак, йөрергә — урам җитми! Шәү- =- к от л ор иске шәһәрнең бер агач өендә буш почмак табып, фатирга керәләр. Эшкә урнашып йөргәндә, Шәүкәт сабакташ егетен очрата һәм аның янына «Спецстрой» идарәсенә керә, мастер булып эшли башлый.
Шәүкәтнең күңел түрендә йөрткән тон хыялы башка була: Баш конвейерга басып, автомобильләр җыю! Шул хыял аны, ашкындырып, туган Тубылгысыннан КамАЗга алып килә, шул хыял аңа төзелеш башланып киткәндәге беренче кыенлыкларга бирешмәскә булыша.
Шәһәр, завод, автомобиль! Аларның һәркайсында Шәүкәтнең дә хәләл өлеше бар. Бүгенге конвейерда каска киеп эшләгән слесарьларны күрү сәер тоелыр иде. Чөнки баш өсләренә бары тик күзләрне иркәли торган неон нурлар гына коелган, минутына кырыкмаса-кырык мәртәбә богеләбөгелә детальләр беркетүче автомобиль җыючыларга аның сукыр бер тиенгә до кнрәге юк!
Әмма беренче көннәрдә эшне Шәүкәтләргә лимон төсле сары каскалар өләшеп чыгудан башлап җибәрәләр. Бик өләшмәс идең дә — өстә монтажлау бара әле. көлто-колтә чаткылар ява. Аларның эше беткәнне көтел торып булмый, чөнки «Беренче «КамАЗ«ларны КПССның XXV съездына өлгертергә!» дигән вәгъдә би ролгән. һәм 1976 елның 16 февралендә — съезд ачылыр алдыннан, беренче «КамАЗ*лар конвейердан төшә. Тагын берничә көннән ул автомобильләр. Кама буенда яуланган зур хезмәт җиңүенең ышандыргыч шаһитлары булып, Москәүдә- ге Кызыл Мәйданга барып басалар. Бу җиңү уңае белән уздырылган тантаналы митингта, үзләрен танытып өлгергән алдынгылар арасында, Шәүкәт Хөснетдинов та була.
Кырык кешелек бригадага җитәкчелек нтә башлавының беренче көннәреннән үк Шәүкәт Хөснетдинов үзләре ирешергә тиешле: «бригада — берәү өчен, берәү бригада өчен!* дигән төп максатны билгели. Социалистик җәмгыять тормышының төп кагыйдәләреннән саналган бу девиз баш конвейердагы эш принципларына ифрат дәрәҗәдә туры кило.
Ул бригадада җаваплылыкныц артуына, кешеләр арасындагы дуслык һәм хезмәт дисциплинасының тагын да ныгуына китеро. Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллннны үз коллективларына почетлы слесарь җыючы итеп кабул итү. аның нормасын да үтәп барган өчен түләнергә тиешле хезмәт хакын даими төстә Тынычлык фондына җибәреп тору, Брежнев шәһәрендәге утыз бишенче мәктәпнең 6 «Г» классы укучылары белән шефлык мөнәсәбәтләре урмаштыру — барысы да шул якты максаттан чыгып ошлэно.
Дус коллектив булып тупланып җиткән бригада тиздән берсенмән-берсе куа
нычлырак хезмәт җиңүләре яулый башлый. Беренче җитди уңышка 1977 елның азагында ирешелә. Әлеге елны ул. Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыгып, «СССР Автомобиль промышленносте министрлыгының иң яхшы бригадасы» дигән исемгә лаек була.
Бригаданың Хезмәт Даны бүлмәсе бар. Монда СССРның очучы-космонавтлары Гречко һәм Губарев кул куйган диплом һәм галәмдә булып кайткан вымпел эленеп тора. Дистәләгән Мактау грамоталары, »Бөек Октябрьның 60 еллыгы исемендәге бригада». »ВЛКСМның 60 еллыгы исемендәге коллектив». «КПССның XXVI съезды исемендәге бригада» таныклыклары, «Молодой коммунист» журналы биргән «Кызыл канәфер» призы... Ә КПССның шәһәр комитеты тапшырган истәлек байрагы, комачы белән бөтен стенаны тутырып, Хезмәт Даны бүлмәсенә аерым бер ямь өсти.
КамАЗның беренче һәм икенче чиратлары сафка тапшырылу уңаеннан, Шәү кәт Хөснетдинов үзе «Хезмәттәге батырлык өчен» медале. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Шәүкәт сораган болтларны күтәреп, диспетчер Харисов та кайтып җитте.
— Ашыгыч заказың үтәлде, коллега!
— Рәхмәт инде! — Шәүкәт аның кулын кысты.
Харисов, эшне беткәнгә санап, берничә адым китәргә дә өлгермәде*
— Бу ни бу?! — дигән гаҗәпләнүле тавышны ишеткәч, янә артына борылырга мәҗбүр булды.
— Нәрсә инде тагын?
— Ялгыш деталь алып килгәнсең бит, коллега!
— Булма-ас...
— Менә... Син алып килгән бу детальдә бер генә тишек, безгә кирәкле болтта андый тишекләр икәү булырга тиеш!
— Каян табыйм ди мин сиңа икенче тишекне? Заводта, үзең беләсең, тишек атлы деталь ясамыйлар.— Харисов болтларны яңадан әрҗә төбенә ыргытты.— Ятсыннар шунда — ашарга сорамыйлар!
— Юк инде, коллега: үзең алып килгәнсең икән — үзең үк алып та китәсең, шасси участогында көтеп торалардыр үзләрен...
— Кирәк икән — мин аларга минутында йөзне табып бирәм! — диде горурлыгына көч килә башлаган Харисов.— Шәүкәт, кеше көлдермик, Рафис абзаңның әле үзе китергән детальне позициядән кире алып киткәне булмады!
Харисов дөрес әйтә иде: баш конвейерга, ялгышып, ниндидер кирәкмәгән деталь алып килү безнең диспетчерлык эшендә иң зур гөнаһлардан санала. Бу, бердән, детальләрне белеп бетермәүне күрсәтсә, икенчедән, әлеге «үги» эшләнмәләрне киредән үз урынына илтеп куюның мәшәкате бик күп. Аннары... бергә эшләүче иптәшләрең алдында хурлыгы ни тора!
Ә кире беткән Шәүкәт:
— Әйдә, әйдә... Күп сүз — юк сүз, ди. Әрҗә төбеннән болтларыңны ал да — яхшы чакта сыпырт моннан!—дип, гел үз туксанын туксанлап торуын белә.
— Синең, Шәүкәт, әллә бер шөребең бушый башлаган инде?
— Кемнеке бушагандыр — белгән юк әле монда!
Нишләсен мескен Харисовыбыз! Аңа, горурлыгын җиңеп, әлеге болтларны шасси участогына илтеп куярга һәм Шәүкәт Хөснетдинов бригадасына аларның яңа ларын — ике тишеклеләрен китереп бирергә туры килде.
Смена азагы иде.
Дефицит детальләр язылган исемлеген тотып, диспетчерлык үзәгенә икенче участок начальнигы Җәүдәт Хөснетдинов килеп керде. Баш диспетчер Ганевичның телефоннан сөйләшеп бетергәнен сабыр гына көтеп торды да. ул ашыгыч кирәк булган детальләрен әйтеп яздырырга кереште: «...фәләненче бәйләм — ун данә, төгәненче кронштейн — егерме...»
Бүтәннәр, смена тәмамланып килгән мондый минутларда, тизрәк эш урынын рәткә кертә, ойгә кайтырга җыена башлый. Ә аңа әнә деталь кирәк!
Икенче участок начальнигының әлеге гадәтен яхшы белгән Ганеаяч Җәүдәт сораган детальләрне кәгазь битенә теркәп куйды. Аннары, бу турыда сөйләшүне беткәнгә санап, тагын телефонына ябышты. Ганевичны үзе таләп иткән детальләр хакында белешер очен шалтырата дип өметләнгән иде булса кирәк Җәүдәт. Сүзнең башка нәрсә тирәсендә баруын аңлагач, түземсезләнеп, тагын сорады:
— Ә безгә... Безгә кайчан булачак соң. Виктор Владимирович? ♦
Хәйләкәр Ганевич. электр үткәргечләренең кирәклеге турында әле яңа гына s ишеткән кешедәй сәерсенеп:
— Синдә кичә комплект калды? — диде.
— Унау гына!
Ганевич ялт итеп сәгатенә карап алды һәм:
— Унау! Димәк, синең сменага җитеп ашкан'
— Минем сменага җитсен дә ди, ә безне алыштыручыларга ни кала? ♦ Ганевич. ниһаять, колагыннан телефон трубкасын алды да урындыгы ние белән a
Җәүдәт Хосиетдиновка таба борылды:
— Карпп-кпрап торам да. гаҗәпләнеп, тагын бер мәртәбә карап куям бигрәк с; тә сәер кеше инде син. Хәмитеч! Үз сменасының гына яхшы эшләве җитмәгән, бүтән смена өчен дә эче поша аның!.
— Яңа смена башланып киткәч кенә, конвейер туктап торсынмы?
Җәүдәт Хөсиетдиновтан коры вәгъдә биреп кенә котылып булмауны Ганевич a яхшы аңлый иде. әлбәттә. Тик смена тәмамланып килгәнгә, пикаплар һәм элек- * трокаралар инде үз участокларына китеп беткән. Дежур пикапка утырып, үзе генә китәр иде — конвейер пультын ялгыз калдырырга ярамый.
— Әллә үзең генә барып кайтасыңмы. Хәмитеч?
— Пикап булса — ник бармаска? Барам, әлбәттә!
Ганевич. сынагандай, тагын сәгатенә карап алды
— Смена тпгэлләнергә нибары биш минут! Складка барып кайту очен. кимек дә ярты сәгать кирәк, өеңә соңга калып кайтырга туры киләчәк инде. Хәмитеч!
— Таптыгыз сүз! Конвейер гына туктап тормасын!..
Ганевич. конвейер микрофонын алып, бер кычкырган иде — кайдадыр склад тагы биек әрҗәләр арасында яшеренеп торган җиреннән атылып чыкты да, дежур пикап пыяла будканың ишеге турысына килеп тә туктады.
Тагын ярты сәгатьтән, абыйлы-энеле Хоснетдиновлар нкэуләшеп әле аңа гына Җәүдәт китереп җиткергән электр үткәргечләрен егерме икенче позициягә бушата башлаганнар иде инде
Ун минутлык тәнәфес
КамАЗның баш конвейеры белән оч сменада оч кеше җитәкчелек ит.». Холык- фигыльлпре буенча да. эшне оештыру ягыннан да алар бер-берсенә һич тә охшаш түгелләр.
Виктор Яковлевич Смоляков - табигате белән кайнар җанлы кеше Аны үзе нең төп эш урыны булган баш конвейер пультында сирәк очратасың. Вер..р по зпциядә аз гына тоткарлык килеп туса, һөҗүмгә ташланган атлы гаскәр комай диры кебек, ул хәзер шунда чыгып йогеро! Ләкин баш конвейер җитмеш буын лы! Мондый «кавалеристлар ысулы, белән никадәрле геиэ кара тиргә батып чап сац да. минуты-секундындп дигәндәй, аның бөтен позицияләремә өлгерү мөмкин түгел.
Владимир Михайлович Шугаев исә - Смоляковның нәкъ капма каршысы. Шактый яшь бу егеТНВ баш конвейер пультыннан тиз генә аерып алырмыи димә! Аның бер кулында гел микрофон, икенчесендә телефон трубкасы булыр. Ул. шу лар аша эш ЙӨрТВН. күбрәк участок начальниклары һәм мастерларны йөгертә Кыскасы. Шугаев — фәнни техник революция тудырган бүгенге көн белгече!
Согыйть Шойхуллович Квшапов конвейер пультында утырырга да. ашыгыч эш кнлеп чыкса — позицияләргә барып килергә дә өлгерә.
Смоляков, бигрәк тэ Шугаев җитәкләгән сменалар бер көнне график задание- сен арттырып үтәсәләр, икенчесендә тиешле күләмдәге автомобильләрне җыеп өлгертә алмаулары да бик мөмкин. Кашапов сменасында исә. график буенча ничә машина җыю каралса, конвейердан нәкъ шул кадәрле гөшә.
Кашапов. КамАЗга килгәнче. Тольяттидагы Идел автомобиль заводында эшләгән. Бу предприятиедә исә промышленность белән идарә итүнең иң нәтиҗәле ысуллары кулланылу яхшы мәгълүм. Брежнев шәһәре автомобильчеләре аларны. әлегә бик акрынлык белән булса да. файдалана баралар.
Кашапов бүген ВАЗ тәҗрибәсеннән тагын бер «эксперимент» ясап алды. Ай азагы. Баш конвейерның алны-ялны белмичә, иң зур тизлек белән хәрәкәт иткән чагы. Һәр минут исәптә.
Сәгыйть Шәйхуллович — мәшәкатьнең үзәгендә, пульт микрофонын алып, бөтен конвейерга бик сәер белдерү ясады:
— Смена начальнигы Кашапов сөйли. Баш конвейерда ун минутлык тәнәфес игълан ителә! Кабатлыйм: ун минутлык тәнәфес!
Аш ы га-кабала на автомобиль җыеп яткан слесарьлар, ялгыш ишетмибезме дигәндәй, конвейер пульты урнашкан якка борылып карадылар. Ул арада смена начальнигы чакыртып китергән пикап-буфетлар позициядән-позициягә кайнар чәй һәм кофе таратып йөри башлады. Автомобиль җыючылар, смена уртасында беренче мәртәбә игълан ителгән бу кыска вакытлы ялны хуплап, кул чаба баш ладылар.
Бу — бөтен завод тарихында, баш конвейер эшләгән чакта яңгыраган беренче кул чабулар иде. Диспетчерларның берсе: «Карагыз әле, эшлисе булмагач — ничек сөенәләр!» — дип куйды.
Кашапов аңардан:
— Кирәкле детальләрне китереп җиткермәвегез аркасында, баш конвейер туктаса. ник кул чапмыйлар соң? Эшсез торган ачудан, автомобиль җыючыларның күзләре маңгайларына сикереп менгән була.— Кашапов тыныч кына елмая иде.— Проектта каралган куәт белән эшли башлагач, баш конвейерда һәр ике сәгать саен автомобиль җыючыларга ун минутлык тәнәфес булачак. ВАЗдагы кебек...
Тольятти шәһәреннән килеп эшли башлаган Кузнецов фамилияле инженер:
— Сез эргономиклар лабораториясе керткән яңалыкны әйтәсезме. Сәгыйть Шәйдуллович? — дип сорады.
— Әлбәттә, эргономикасыз булмый монда.
Безнең күбебез өчен болар беренче мәртәбә ишетелгән ят сүзләр иде. Кашаповка төрле яктан сораулар яудырырга керештек.
Сәгыйть Шәйхуллович ялындырып маташмады, кыскача гына итеп, илебездә беренче мәртәбә Тольятти автомобильчеләре тарафыннан сынап каралган гаять кызыклы һәм мөһим тәҗрибә турында сөйләп бирде.
Бу сөйләшүдән соң озак та үтмәде, минем үземә дә күршедәге Идел автомобиль заводында командировкада булып кайтырга туры килде. Һәм мин Тольятти- лылар тәҗрибәсенең нинди зур әһәмияткә ия икәнлегенә үз күзләрем белән күреп ышандым.
Киләчәк бүген туа
Җитмешенче еллар башында ннгеЗе салынган КамАЗны Идел автомобиль заводының тагын да куәтлерәк туганы дияргә мөмкин.
КамАЗның бик күп объектлары Идел автомобиль заводы тәҗрибәсен файдаланып төзелделәр. Көн үткән саен, ике арадагы бәйләнеш ныгыганнан-ныгый барды. Брежнев гигантының күп кенә эшчеләре Тольяттида өйрәнеп кайттылар. КамАЗның беренче чираты сафка баскан гаять тынгысыз көннәрдә. ВАЗ инженерлары. Кама буенда яшәп иң җаваплы участокларга шефлык иттеләр.
Безнең баш конвейердан автомобильләр төшә башлагач та тольяттилылар ярдәм итүдән туктамадылар. КамАЗда даими эшләргә үзләренең иң яхшы кадрларын җибәрделәр.
Тольятти автомобиль заводы конвейер системасын кулланудагы кыенлыклар белән да беренче булып очрашты. By проблемаларның иң җитдие — конвейерда кешеләрнең еш алмашынып торуы. Дөрес. биредә эшләү искиткеч мактаулы! Әмма бик авыр да. Хикмәт шунда: фэн-техника казанышлары кулланылган автомобиль гигантының бердәнбер бу цехында барлык операцияләр диярлек кул кече ярдәмендә башкарыла. Эшеңне күпме генә яратсаң да. көн саен кабатланып торган ф бер үк хезмәт тиздән туйдыра-ялыктыра башлый. Кеше бер ел түзә, ике ел— һәм у көннәрдән бер көнне, эштән китү турындагы гаризасын язып, кадрлар бүлегенә т юнәлә. <
Капитал илләрендә конвейерларда аеруча авырга туры кил» башка аш азлап * китәрләр иде. бөтенләй хезмәтсез каласың... Шулай да кешеләр барыбер китә, г Швециянең атаклы автомобиль фирмасы «Вольво* конвейерында эшләүчеләрнең. * мәсәлән, ел саен егерме проценттан артыгы алмашынып тора. ф
Тольятти заводында бу күрсәткеч күп мәртәбә түбәнрәк. Эшсезлек куркынычы я бөтенләй булмаган шартларда да иик болай соң? Мондый четерекле мосьоләяе _ ва эл ы лар ничек чишкән соң?
Конвейердагы кешеләрнең еш алмашынып торуына чик кую белән Тольятти автозаводында, беренчеләрдән булып, аның элекке техник директоры Евгений 3 Артемович Вашинжагян (Хәзер — СССР автомобиль промышленносте министрының с; беренче урынбасары!) шөгыльләнә башлый. Башка илләрдәге бик күп автомобиль 7 заводларында танышып йөреп кайткач, ул шундый фикергә килә: нигә еоциали. < стик ил генә бирә алган мөмкинлекләрне эшкә җигеп карамаска?!
Күп тә үтми. Вашинжагян тәкъдиме белән. Тольятти автозаводында кешенең бүгенге заман производствосы шартларында эшләү мөмкинлекләрен өйрәнүче аргономиклар лабораториясе оештырыла. Югары белемле врач Виктор Степанович Мацук җитәкчелек иткән бу лабораториядә, нигездә, тәҗрибәле медиклар, психологлар эшли. Аның төп максаты конвейердагы хезмәт шартларын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.
Моңа ирешү өчен Идел автомобиль заводының баш конвейерында һәр хезмәт иртәсе, аргономиклар тәкъдиме нигезендә, алдан төзелгән ярты сәгатьлек махсус музыкаль программа тапшыру белән башлана. Йөрәккә ятышлы, талгын көйне тыңлый-тыңлый. кешеләр эш урыннарына килеп басалар. Музыка кинәт тынып кала. Радио лша дикторның ягымлы тавышы ишетелә:
— Хәерле иртэ. иптәшләр! Сезне яңа смена башлану белән тәбрик итәбез, күтәренке һәм шат күңел белән эшләп, хезмәт уңышларына ирешүегезне телибез! Ваш конвейер кузгалып китәргә ярты минут калды.
Тагын — музыка. Ләкин инде ул хәзер бөтенләй икенче төрле игътибар сорый торган, өндоүле музыка! Һәркем алдан ук белеп тора: эшкә һәр секундта әзер булырга кирәк! By инде биредә гадәткә әверелгән. Музыкаль заставка уйма лып бетүгә, тагын диктор тавышы ишетел». By юлы инде ул җитди, боерулы төстә яңгырый:
— Башладык!
Баш конвейер зур тизлек белән кузгалып китми. Хәтта, талгыи музыка тпв- сирендә. аның кайчан хәрәкәткә килүен күрми сизми до каласың! Ул салмак кына шуыша башлый. Бу шулай ук завод аргоном и к лары тәкъдиме буенча эшләнә Чөнки, тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешенең фнзнк халәте төрле вакытта төрлем > эшкә яңа тотынган минутларда кешегә шактый кыен икән. Тулы көчкә эшли башлау өчен, аңа кимендә уты.» минут кирәк. Шунлыктай конвейерны смена 6а тыннан ук зур тизлек белән хәрәкәт иттерү автомобиль җыючыларда киеренкелек тудыруы мөмкин
Бераз үткәч, талгын музыканы диктор тавышы бүл ■
— Баш конвейерның тизлеге - минутына дүрт метр!
Бусы — кешеләрне юату, тыныч «яндыру өчен?
Смена башланып, нәкъ ярты сәгатьтән соң. тагын диктор тавышы яңгырый
— Баш конвейерга тиеште тизлек бирелде! Уңышлы эш телибез сезгә ип ташлар!
Музыка тынып кала. Көндезге »лга кадәрле инле ул бүтән яңгырамаячак.
Диктор тавышы да башка ишетелмәячәк. Беренче смена тәмамланырга егерме минут калгач, конвейерның тизлеге кабат киметелә. Чөнки өйләренә кайтып китәр алдыннан, акрынрак ритм белән эшләттереп, кешеләрне бераз «ял» иттереп алырга кирәк. Кичке смена азагында исә баш конвейер соңгы сәгатьтә гел акрынаитыл- ган тизлек белән хәрәкәт итә. Икенче смена төнге унбердә генә төгәлләнә. Кешеләрне арыган-алҗыган хәлләрендә кайтарып җибәрергә һич кенә да ярамый. Югыйсә, эргономиклар фнкеренчә. аларның автобуста кайтып барганда, юктан гына ярсып китеп, тавыш чыгарулары, өйләрендә йокыга китә алмый ятулары мөм кин икән.
Кешенең хезмәт җиҮештерүчәнлеге төрле сәгатьләрдә генә түгел, атнаның төрле көннәрендә дә төрлечә булучан. Әйтик, бу яктан караганда, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе иң «әйбәт» көннәрдән санала. Дүшәмбедә исә кеше әле ял рәхәтлекләреннән арынып бетмәгән була. Җомга җитсә, атна буе арыганлык үзен сиздерә, өстәвенә, алдагы ял көне дә күңелне «кытыклап» тора башлый.
Эргономиклар беренче карашка бик вак булып күренгән бу мәсьәләләрне дә уңай хәл итү юлларын тапканнар: дүшәмбе һәм җомгада музыканың дәртлесе, марш ритмнарындагысы тапшырыла.
Боларга тагын безнең КамАЗда беренче мәртәбә Кашапов сынап караган • эксперимент»ны ике сәгать үткән саен, кешеләрне ун минут ял иттереп алуны да өстәсәң!..
Тольятти эргономиклары өйрәнгән мәсьәләләр болар белән генә дә чикләнми. Әйтик, эшчеләрнең буйлары мәсьәләсен алыйк. Бер караганда, моның баш конвейер белән нинди бәйләнеше булсын ди инде? Эргономиклар моның бик мөһим нәрсә икәнлеген раслый. Шасси җыю участогына кыскарак буйлы, кабина кебек биегрәк нәрсәләр урнаштырыла башлагач, озын гәүдәле кешеләр таләп ителә. Бу шартлар үтәлмәсә, җыючылар кирәгеннән артык арыйлар. Эшкә яңа кабул ителүчеләр өчен, завод эргономиклары тарафыннан антропологик тәкъдимнәр системасы булдырылган. Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре аны төгәл үтиләр.
Идел автомобиль заводының баш конвейеры белән танышып йөргән көннәрдә мин тагын шуңа игътибар иттем: иртәнге смена башланып, ярты сәгать чамасы үтүгә, позицияләрне «тәгәрмәчле буфет»лар әйләнеп чыга. Арты ябулы пикапларга утырган ак калфаклы кызлар чәй һәм бутерброд сатып йөри. Бусы да эргономиклар кушуы буенча эшләнә. Чөнки иртән эшкә ашамыйча чыгып чабу очраклары да булгалый.
Тольятти эргономиклары тагын мөһим бер яңалыкны тормышка ашырганнар: баш конвейердан төшкән яңа автомобильләрне складларга илтүне баштарак егетләр башкарган. Ян якларына «перегон» дип кенә язылган әлеге автомобильләрнең, маршруттан тайпылып, тиешле урынга еш кына тоткарланып килү, хәтта кайчакларда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары да булгалаган. Хәзер исә, беренче карашка гына җиңел тоелган, чынында, бик җаваплы бу эшне биредә бары тик кызлар гына башкара. Чөнки алар, тәҗрибә күрсәткәнчә, егетләргә караганда, игътибарлырак та, ышанычлы да икән.
Утны сүндерүче ут
Эргономиклар тарафыннан башкарылган эш нәтиҗәсендә Идел автомобиль заводының баш конвейерында кешеләрнең алмашынуы шактый кимеде. Әмма барлык кыенлыклар да хәл ителмәгән әле. Шулардан иң үзәккә үткәне — башкарыла торган операцияләрнең гел бер төрле булуыдыр, мөгаен.
Бу проблеманы хезмәткә түләүнең Идел автомобиль заводында киң кулланыла торган прогрессив алымын кертү юлы белән азмы күпме җиңеләйтеп була. Күбрәк төрле детальләрне беркетергә өйрәнгән саен, профессиональ осталык өчен түләнә торган өстәмә хак та арта бара. Шунлыктан баш конвейерда эшләүчеләр күбрәк операцияләрне үзләштерергә тырышалар. Бу хәл бригада эчендә эш урыннарын алыштыргаларга. хезмәтнең бертөрлелегеннән котылып торырга мөмкинлек бирә.
Эш урыннарын еш алмаштырырга исә конвейерный кырыс законнары моны «рөхсәт» итми: операция никадәр остарак, тизрәк башкарылса, конвейерга шулкадәр яхшырак! Моңа кешенең бер позициядә мөмкин чаклы озаграк эшләве белән генә ирешергә мөмкин.
Ваш конвейерда эшләүнең тагын бер кыенлыгы бар. Баш конвейерда эшли башлаган яшь кеше баштарак әле бу турыда җитәрлек уйлап та бетермәскә мөм ♦ кин. Беренче айларда аны биредә көн саен диярлек туктап тормаган кино һәм у фотоаппаратлар чыжылдавы, телевизион камералар җемелдәве, күзләрне камаш 2 тырырлык дәрәҗәдә балкып янган рампа утлары мавыктыра. Ләкин вакыт уза * тора. Берничә ел үтүгә, конвейерда эшләүче әлеге яшь иптәшнец дә күзләре ачы- с; лып өлгерә. Бүтән цехларда, бүтән корпусларда кая карама — катлаулы автома ® тика да электроника! Акчасын да көрәп алалар. Ә баш конвейер дигәниәрендә * иртән дә шул бер үк эш, кичен дә шул бер үк эш! Өстәвенә, акчасын да алай ♦ бик кесә тутырып бирергә (уртача разряд белән эшләүче слесарь-җыючының айлык хезмәт хакы ике йоз сумнан артмый!) атлыгып тормыйлар. Кеше уйлый башлый: эшләмәде түгел, эшләде, күрмәде түгел, күрде — яхшы чакта, бүтән цехка күчеп котылуың хәерле...
Баш конвейерда эшләүче һәр кешенең диярлек язмышы менә шулайрак тәмамлана. Нишләргә соң? Бергәләшеп уйлаша торгач, Идел автомобиль заводында бу проблеманы хәл итүнең дә җае табыла. Тольятти автомобильчеләре ирешкән бу могҗиза урман янгынын сүндерүне хәтерләтә. Су сиптереп кенә аны сүндереп өлгерергә мөмкин түгел! Бу хәвефле очракта тәҗрибәле янгынчылар, бераз алга- рак китәләр дә, агачларны кисеп, ачык урын әзерлиләр. Аннары утка каршы ут яндырып җибәрәләр. Ике хәтәр көч маңгайга маңгай килеп бәрелешкәч, башта чыккан зур янгынның икенче янгыннан калган буш аралыкны сикереп үтәргә хәленнән килми.
Идел автомобиль заводында беренче эш итеп, беренче карашка никадәрле генә сәер тоелмасын, берләшмәнең бүтән цехларына килгән югары квалификацияле эшчеләрне кабул итүдән туктыйлар. Мондый белгечләр заводның үзендә — баш конвейерда берничә ел эшләп «арыган» слесарь-җыючылардан әзерләнә. Алар, билгеле бер вакытка исәпләнгән кичке курсларда укып, завод өчен гаять кирәкле һөнәргә өйрәнәләр. Аннары, бвш конвейер белән хушлашып, күптән күзләрен кы зыктырган цехка күчеп китәләр.
Баш конвейерның бушап калган позицияләренә яшь эшчеләр (слесарь җыючы һөнәрен үзләштерү өчен, озак вакыт кирәк түгел!) кабул ителә. Эшкә алганда, аларны киләчәктә нәрсә көткәнен шулай ук җентекләп аңлаталар: иң әүвол баш конвейерда тнрләп-пешеп автомобильләр җыячак ул. бераз ияләшә төшкәч, рәхим ит — берьеллык кичке курслар, аннары — булачак даими эш урынында прак тика үтү. Баш конвейерда эшли башлавына ике-өч ел узгач, бүтән цехка күчеп китәсең, кулыңда — югары квалификация, яхшы хезмәт хакы булачак.
Кешеләрне болай атлаган саен әвеш товеш китереп торуның төп эшкә - югары класслы машиналар җитештерүгә зыяны тимиме соң? Болай уйларга бернинди нигез юк. Хикмәт кешеләрнең алышынуында түгел, ничек китүендә.
Хәзерге китүләр - бөтенләй икенче, алдан планлаштырып, оешкан төстә китү, кайту өчен китү. Икенче төрле әйткәндә, утка каршы ут яндыру бу
Сораулар, сораулар...
Идел автомобиль заводындагы баш конвейердан хәзер һәр минут саеи — 3. сәгатенә 1И0. тәүлегенә — 2500, елына 700 000 җинел автомобиль килеп чыга. Биредә тыгыз ритм белән эшләү тайпылышсыз кагыйдәгә әверелгән.
Бездә, КамАЗда ничек?
Унберенче бишьеллык азагында КамАЗның баш конвейерын проектта каралган куәт белән эшләтә башлау күздә тотыла Аннары без ел саеи 150 000 йәк авто мобиле бирәчәкбез.
РАВИЛ ВӘЛ И ЕВ
Ләкин нигә соң күршеләрдә тупланган алдынгы тәҗрибәне бүгеннән үк файдалана башламаска? Тольятти эргономиклары кушканнарга бүгеннән үк якыная башламаска?
Ярый, баш конвейерның тизлеген смена башы һәм азакларында киметергә мөмкин дә булмасын ди. Конвейер смена уртасында да туктый-туктый кешеләрнең ачуын китереп бетерә: графикта каралган бурычны үтәми ярамый. Югыйсә, ай азагы җиткәч, баш конвейерда «бөек штурм» башланачак — кешеләргә хәтта ял көннәре белән дә исәпләшеп торырга туры килмәячәк!
Ә менә эш башында музыка яңгыратып алу? КамАЗның баш конвейерында, көндезге һәм кичке ял сәгатьләрендә, колакларны туйдырып бетергән бер \ ц көйләр генә бирелә. Чөнки бу хакта ныгытып уйлап караган кеше юк!.. Сүз уңаенда әйтик, Тольятти эргономиклары ял сәгатьләрендә музыка уйнатуга аяк терәп каршы торалар. Завод шау-шуыннан арыган кеше кимендә кырык минут тынлыкта калып ял итәргә тиеш икән. Музыка фәкать эш башланып китәр алдыннан гына файдалы.
Смена башланыр алдыннан кешеләргә хәерле иртә, хәерле эш сәгатьләре теләүнең ни авырлыгы бар? КамАЗның баш конвейерындагы радио әле бик сирәк телгә килә. Анда да сүз саннар һәм терминнар белән тулган була.
Баш конвейерны, галәмгә кораб очырткан кебек, кимүгә барган минутларны саный-саный, «Башладык» командасы белән җибәрү кыенмы? Безгә әле үз эшләгән урының өчен горурлык хисләре уята торган бу алымны кертүләрен көтәргә генә кала.
һәм, ахыр килеп, иң мөһиме, иң әһәмнятлесе — Идел автомобиль заводындагы кебек, «утка каршы ут үрләтү» алымын үзләштерү. КамАЗның баш конвейерындагы кешеләр, үкенечкә каршы, вокзалдагы кебек алышынып тора.
Сораулар, сораулар... күңелне күптәннән тырнап килгән әлеге сорауларның һич иге-чиге булмастыр кебек!
Ләкин мин ышанам, минем ышанасым килә: Чаллыда гасыр гиганты төзелә башлаган беренче көннәрдән алып, күршедәге Тольятти тәҗрибәсеннән бик теләп һәм уңышлы файдаланган камазлылар, хәлиткеч этап җиткәч кенә, сынатып тормаслар. Килер шундый вакыт — илебез автомобильчеләренең чын башкаласы булып әверелгән Брежнев шәһәренә, КамАЗ тәҗрибәсен өйрәнү өчен, вазлылар һәм бүтәннәр үзләре агыла башларлар әле.
Әйе, бу шулай булачак! Бу шулай булырга тиеш! Моңа ирешү өчен, бүгенге көндәлек мәшәкатьләрдән югарырак күтәрелеп, карашны ераккарак ташлый белү генә кирәк. Киләчәкнең үз җае белән якынлашуын көтеп тормыйча! Вакытны узып!
Брежнев-Тольятти-Брежнев