ИҢ БӨЕК МАКСАТ
—оңгы берничә елда безгә Габдулла Тукай һәм аның даирәсенең эшчән- • легснә кагылышлы моңарчы билгеле булмаган документлар белән таны
шырга туры килде. Аларның байтагы «Казан утларымның 1980 елгы унберенче, <981 елгы тугызынчы саннарында басылган мәкаләләрдә күрсәтелеп, журнал укучыларында кызыксыну уяткан иде. Яңа табылган мәгълүматларның бер өлеше шулай ук рус телендә басылган һәм царизмга каршы яшерен революцион көрәш сәхифәләренә багышланган «Революцион подполье серләре» исемле китапка да керде (Казан, КДУ нәшрияты, 1981 ел).
Менә шушыларны искә алып һәм моңарчы беркайда да басылмаган кайбер ма-териалларның әһәмиятен күздә тотып, укучыларга әлеге сериядән өченче мәкаләне тәкъдим итәргә булдык Ул мәгълүматлар беренче рус революциясе елларында Ураль- скида чыгып килгән басмаларда хезмәттәшлек иткән, Г. Тукайга якын торып, басма сүз белән царизмга каршы көрәшкән кешеләрнең исемнәрен, шул көрәштә башка халыкларның да алдынгы карашлы яшьләре катнашуын тагын да ачыклый төшү мөмкинлеге бирә. (Алар арасында иҗтимагый эшчәнлекне Казанда һәм Уральскида соңрак елларда да дәвам иттергән, давыллы 1917 елда большевиклар партиясе сафында көрәшкән кешеләр дә бар.)
Шулай ук Габдулла Тукай һәм Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинның, соңрак исә Казан демократик һәм большевистик матбугатының патша властьлары агенты, 1890 елларда ук рус матбугаты битләрендә җинаятьче-уголовник буларак фаш ителгән Ә. Сәйдәшевкә каршы алып барган көрәше хакында сөйләүче материаллар да игътибарга лаек дип уйлыйбыз, ә Г Тукайның әле Урал якларында яшәгән чорында ук Казан белән тоткан элемтәләре, шагыйрьнең Казандагы яшәеш обстановкасы. аның даирәсендә булган, полиция белән жандармерия күзәтүеннән һәм эзәрлекләүләреннән җәфа чиккән кешеләр тормышына нисбәтле мәгълүматлар исә аеруча әһәмиятле.
Бернинди кысу-эзәрлекләүләр. куркыту-янаулар да бу кешеләрне рус иптәшләре белән иңгә-иң торып фидакарьләрчә көрәшүдән, самодержавиене фаш итү һәм хезмәт иясе массаларын патриотизм, халыклар дуслыгы рухында тәрбияләү эшчәнлеген- нән туктата алмый. Бөек рус культурасы казанышларыннан рухлануда, илкүләм- россиякүләм фикер йөртү һәм иң авыр чорда да илнең кыю гражданнары булып калуда татар революцион демократларының иң күркәм сыйфатлары чагыла. Аларның иң алдынгылары чын интернационалистлар, бөтенроссия масштабында фикерләүче шәхесләр булып күтәрелделәр. Әнә шул югарылыктан торып, татар революцион демократлары царизмның әшәкелекләрен, Пуришкевич кебек түбән җаннарны, кадетларның һәм мөселман иттифакчыларының татлы ялганнарын һичбер куркусыз фаш иттеләр. Г. Тукайның «Китмибез» шигыре әнә шундый кара көчләргә каршы юнәлдерелгән, Россия социал-демократиясе көрәшенә аваздаш килгән чыгыш иде. Россия прогрессив көчләренең политик көрәш мәйданындагы бу кыю авазларны В. И. Ленин зур кызыксыну белән күзәтеп бара,—моны без аның язмаларыннан күрәбез. Безнең эзләнүләр, табышлар бүтән тикшеренүчеләрне дә архивларда бу чор документларын эзләү эшен дәвам иттерүгә дәртләндерер дип ышанасы килә. Күп гомер узган булса
да. барысы да югалып бетмәгән, илебез халыкларының сыйнфый азатлык көрәше тарихын яктыртучы мөһим мәгълүматлар табыла һәм табылачак әле.
киткәннән соң да яшәвен дәвам иттергән газета
Ленинградта Салтыков-Щедрин исемендәге дәүләт китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә беренче рус революциясе елларында Уральск шәһәрендә «татар партиясе» яшәп килүе хакында әләк кәгаэе-белдермә өлешчә сакланып калган Документның бу өлешендә әлеге «партиянең» (әлбәттә, бу сүзне туры мәгънәсендә түгел, ә группа, агым мәгънәсендә аңларга кирәк) членнары да, оештыручыларның исемнәре дә юк. Анда К. Мотыигый-Төхфәтуллин һәм Г. Тукай тарафыннан чыгарыла торган -Фикер» газетасы турында сүз бара.
Биредә «Фикер» газетасының «кыргыз-татар» (ягъни казах-татар) газетасы дип аталуы мөһим. Белдермәдә газета битләрендә казах авторлары мәкаләләренең басылуы, газетаның аерым саннары, андагы кайбер мәкаләләрнең даладагы авылларда таралуы әйтелә Шуның өстәвенә, редакциянең аерым сәхифәләр бастырып шулар белән казах шәкертләрен далага җибәрү фактлары хәбәр ителә. Шулар арасыннан Ипмагамбетов фамилиясе (соңыннан ул большевик, Көнбатыш ^Казахстанда Совет властен урнаштыру өчен актив көрәшче.— Р Н.) күрсәтелә (Салтыков-Щедрин исемендәге дәүләт китапханәсе кулъязмалар бүлеге 1072 фонд, 15 том, 271 бит).
Мондый фактлар Г. Тукай һәм аның Уральск шәһәрендәге эшчәнлеге хакында безнең белгәннәребезне киңәйтә һәм тирәнәйтә. Шагыйрьнең Уральскидагы дуслары, алдынгы яшьләр 1916 елда шәһәрдә «Дуслык» дип исемләнгән музыка түгәрәге оештыралар. Бу түгәрәктә алар музыка коралларында уйнарга өйрәнеп кенә калмыйлар, белемнәрен дә күтәрәләр. (Бу максат белән алар үз китапханәләрен булдыралар. Бездә «Дуслык» түгәрәге мөһере басылган берничә китап саклана) Шушы түгәрәктә үскән кешеләр. Совет властен яклап, гражданнар сугышында актив катнашалар. 1919 елда Уральск шәһәре оборонасында, шулай ук ак поляклар, алаш-урдәчылар. басмачыларга каршы сугышалар. (Бу хакта аерым язып чыгарга, түгәрәк членнарының 1916 һәм 1917 елда төшкән фоторәсеме белән таныштырырга мөмкин булыр иде)
«Фикер» газетасының даирәсе, анда кемнәрнең хезмәттәшлек итүе хакындагы мәгълүматлар Г. Тукайның Казан университеты студентлары А. Имамбаев һәм И. Кашкинбаоп белән үзара мөнәсәбәтен ачыклау мәсьәләсен дә алга куя Бопарның яшерен революцион көрәштә катнашулары, X. Ямашевның дусты Г Коләхметов белән танышлыклары, большевик X Ямашев фатирында булулары архив документлары
Уральскида чыккан «Яңа тормыш» газетасына «Инсанлар тормышы» исемле мәкаләне кем язды икән? Автор исеме урынына «X. А.» инициалларын гына куйган. Борын заманда да, хәзер дә кешелек җәмгыятендә бер-берсенә капма-каршы сыйныфлар яшәп килә, дип яза автор Элгәре аристократия булган булса, хәзер исә аның исеме башкачарак — буржуалар. Өскә «буржуалар. капиталистлар акча капчыклары менеп утырганнар» (.Яңа тормыш., 1908 ел. 24 март). Мәкалә турыдан-туры социал-демократик рух белән сугарылган. Аның соңында «ахыры булачак» дип вәгъ-дә ителгән булса да, ул басыла алмый кала Өлкәнең хәрби губернаторы генерал- лейтенант Родзянко нәкъ менә «Инсанлар тормышы» мәкаләсен бастырып чыгарган өчен газетаны яптыра. Генералның әмере белән ул рус теленә тәрҗемә ителә, аннары Петербургтагы баш цензура комитетында каралып, «котырткыч» рухтагы мәкалә дип табыла (ЦГИАЛ, 776 фонд, 21 тасвирлама, II кисәк, 270 эш. 7, 8 10 кәгазьләр). Прогрессив матбугат органын яптыру губернаторларның кулыннан килсә дә, алар кешеләр күңелендә кабынган херрият утын сүндерә. Уральскида Г Тукай чәчкән орлыкларны себереп түгә алмый
■Яңа тормыш» газетасының барлык саннарын тәфсилләп күздән үткәрү кирәк (алар «фаш итү әйберләре» сыйфатында өлешчә Казан губернасы жандарм идарәсе фондында, өлешчә ЦГИАЛдагы Баш цензура идарәсе фондында саклана) Ни дисәң дә, ул — Г. Тукайның тырышлыгы белән дөньяга килгән һәм ул үзе Уральскидан
нигезендә исбат ителгән иде («Революцион подполье серләре» дигән китапта). Хәзер исә И. Кашкинбаевнь1Ң әле Казанга укырга килгәнче, Урал гаскәри һөнәр училищесында укыган чагында ук, укучыларның революцион социал-демократик оешмасында катнашучылар (Е. Ларин, М. Беньяминович һ. б) белән бәйләнештә булуы ачыкланды 1
Уральскида ниләр эшләгәнне Казанда белеп торганнар. «Казанский телеграф» битләрендә, Уральскида тиздән «Әлгасрелҗәдид» исемендәге татарча беренче журнал басыла башлаячак, дип хәбәр ителә (1905 ел, 1 декабрь саны). «Әлгасрелҗәдид»- не Казандә да, Уфада да, Оренбургта да күтәрешергә вәгъдә биреп, каләм ияләре хуплап каршы алганнар. Ул татар, башкорт, казахлар арасында яклау тапкан. Бу шул ук вакытта яшь шагыйрь Г. Тукайның хезмәтен тану да иде. Чөнки, шиксез ки, Уральскида ул татар телендәге барлык гаэета-журналларны оештыручы һәм аларның төп әдәби хезмәткәре булган.
Уральск шәһәрендәге татарча басмалар хакында «Казанский телеграфта» чыккан белдерү Г Тукай һәм аның даирәсенә кагылышлы булган беренче хәбәр түгел.
Газеталарда басылган материаллардан күренгәнчә, Уральск белән Казан арасында без әйткән мәгънәдәге элемтә алданрак урнашкан. Большевиклар органы булган «Волжский листок» газетасы 1905 елның апрелендә үк инде «Уралец» газетасының 147 санында басылган бер мәкаләне телгә ала. «Ишанлык һәм аның нәтиҗәләре» дигән мәкалә авторы «бер мөселман кешесенең» «Уралецита дөнья күргән әлеге шул мәкаләсен таяныч итеп алып, шуңардан файдаланып яза («Волжский листок». 1905 ел, 9 апрель саны). Шул ук елның 20 маенда «Волжский листок» газетасы «Яшь татарин» имзасы белән бер хәбәр урнаштыра. Автор биредә Ә. Сәйдәшевнең мөселман хатын-кызлары һәм шәригать законнарына багышланган мәкаләсенә каршы чыга. «Яшь татарин» кыю рәвештә хатын-кызлар турындагы шәригать законнарын һәм аларны яклаучыларның реакцион асылын фаш итә. «Тормыш алга бара һәм аны буйлы чапан җиңе белән каплап, бәйләп кую мөмкин түгел... Дөньядагы бер генә алдынгы халыкта да кол хатын-кызлар юк»,— дип яза ул («Волжский листок», 1905 ел, 20 май саны).
һәм менә шушыларга яңа фактлар килеп ялгана Большевистик рухтагы «Казанский дневник» газетасы «Фикер»нең редакторы һәм нәшире К. Төхфәтуллинның, консерватив татар газетасы «Бәянелхак» нәшире Ә. Сәйдәшевкә матбугат битләрендә яла ягуда гаепләнеп, округ суды тарафыннан Казанга чакырылуын хәбәр итә К. Мотый- гый суд гыйбрәтле булачак, анда дини мәсьәләләр күтәреләчәк, дип белдерде, диелә («Дневник Казани». 1907 ел. 11 март саны).
Әлеге суд материалларын архивтан эзләп табарга теләвебез табигый иде, чөнки бу эш карагруһчы Әхмәтҗан Сәйдәшевнең. К. Төхфәтуллиннан бигрәк. Г. Тукайга каршы көрәшүен күрсәтә, һәм менә шунда безгә бик күңелсез хәлгә тап булырга туры килде. Дәүләт архивының тасвирламасы буенча (390 фонд — округ суды) Төхфәтул- линга караган бер генә дә түгел, ике эш: 1906 ел, 2490 эш һәм 1908 ел, 2997 эш (70 кәгазь) теркәлгән булган. Никадәрле документ, күпме мәгълүмат, катнашкан кешеләрнең исемнәре, күрсәтмәләре һ. б фактик материал. Булган, җитмеш ел буе сакланган. Ә 1981 елны, безнең килердән берничә атна гына элек, әлеге эшләрне «вакыты үткәнчгә санап, акт белән юк иткәннәр Әлбәттә, бүтән төрле саклау берәмлекләренә мәйдан булдыру өчен шулай эшләгәннәр Округ суды эшләренә карата мондый саксызлык бик кызганыч. Революция һәм милли азатлык хәрәкәте тарихына әз гына «агылышлы булган материалларга карата да бик сак караш кирәк Әлеге процесс турьнда кайбер өзек-өзек мәгълүматларның 1405 фондта (ЦГИАЛ, Юстиция министрлыгы) сакланып калган булуы ихтимал.
/Архивларга хөрмәт ничаклы зур булмасын, тикшеренүче алар белән генә яшәми. Тарих ул төрле формаларда саклана. Алдыбызда 1905 ел революциясе чорында чыккан газеталар Алар күп төрле, чуар эчтәлекле, әмма һәрберсенең тоткан юнәлеше
'ЦГИАЛ. 733 ф 106 та.п. В09 »ш, 70 кәгазь, Татарстан дәүләт архины, IVH ф I таеп., 16'12 Tin -"'ә кәгазь Кашкннбаеп Лошңснск өязе. Куранi волосте. I пче номерлы .шылдап. 1831 с.тл.1 туган Урал реаль училищесында I0J3 елдан I9ID елга кадәр укыган (Татарстан дәүләт аранны, 977 ф. 40500 эш )
елның җәендә I Тукай, лаләгә днп. аңа атап бармаганмы нкпн? Шулән ук шагыйрь licit И'12 c.itiM Троннкнгп сәфәрен шушы күзлектән тикшерәсе нде Биредә ул Г Коләхмстояныц дусты А Имамбаен белән очрашмаганмы?
бар. Бер-берсеинәи уздырырга тырышып, үзара сөнге-ук атышып, төрле вакыйгалардан хәбәр бирәләр
Кадетларның «Казанский вечер» газетасында, мәсәлән Ә. Сәйдәшеанең «Фикер» газетасы белән судлашуы хакында хәбәр бар (1907 ел, 18 май саны). Анда «әле шушы көннәрдә» генә округ судының присяжный заседательләр катнашыннан башка гына үткән бер утырышында (бусы, шиксез ки, суд процедурасын бозу иде) Уральскида ♦ чыга торган татар газетасы редакторы һәм нашире Төхфәтуллинны яла ягуда гаепләү - эше каралуы хакында әйтелә.
«Бу эшне кузгатуга Төхфәтуллинның үз газетасында Сәйдәшевкә каршы «Алай- < болай» исемле мәкалә һәм бер шигырь бастырып чыгаруы сәбәп булды,— дип яэа газета.— Мәкаләдә һәм шигырьдә Сәйдәшев, «карыны ачкач, шәригать, иман сатарга х тотынган, соңыннан унике мең сум акча чәлдерү очен Әхмәт бай белән судлашкан, — бу 12 меңне алгач, әле тагын рус алпавытларына сатылып. -Бәянелбатыйльоны. ягъни ~ «ялган сөйләүчепне (Сәйдәшев чыгара торган «Бәянел-хак» газетасын ул әнә шулэй дип йөртә) чыгару өчен алардан да шуның кадәре сумма алган, диелә». Алга табан * Сәйдәшевнең вексель ерткан очен төрмәдә утырып чыгуы әйтелгән. Сәйдәшев, усал 7 ният белән яла ягуда гаепләп, үзенең поверенный кешесе аша Төхфәтуллинга закон “ буенча җәза бирүне таләп иткән. Төхфәтуллинның судтагы яклаучысы исә аны айларга = омтылып һәм әлеге мәкаләләрдә яла юклыгын күрсәтеп, заманында Сәйдәшевнең ; сәүдә кенәгәсеннән бер язуны ертып алып яшергәнлеге өчен гаепләнүен белдерә, z төрмәгә ябылуын раслый торган документларны күрсәтә. Әмма Сәйдәшевнең пове- х ренный кешесе раславынча, Сәйдәшев әлеге уголовный эш буенча присяжный эасе- с дательләр тарафыннан акланган булып чыга. Шушылардан соң округ суды Төхфә- тулпинны гаепле табып, аны ун көнгә полиция участогына ябылуга хокем итә («Ка- эанский вечер». 1907 ел, 18 май). —
Газетада чагылган бу хәбәрләр, безнең бәхеткә каршы, архив документлары белән дә раслана. Әлеге вакыйгага мөнәсәбәтле ике архив чыганагы юк ителгән дип әйткән идек инде. Ул шулай, ләкин эзләнүләр нәтиҗәсендә без тагын бер архив «эше»нә юлыктык (ТАССР үзәк дәүләт архивы, 41 фонд, 2 тасо., 2513 эш, 1907—1908 еллар, 88 биттә). Анда тагын кайбер нәрсәләр ачыла Әхмәтҗан Сәйдәшев үзенең гаризасында «Алай-болай» мәкаләсенең һәм шигырьнең авторлары да судта гаепләнергә тиеш дип яза. Редактор аларның исемен вә тора торган урыннарын да күрсәтсен, ди, эшне тизләтер өчен булса кирәк, Тукай әсәрләренең тәрҗемәсен дә судка тапшыра Сәйдәшев Ләкин аның мәкерле сорауларына җавап булмый. Тукайны дошманнарга ачмыйлар
Хөкем вакытында Сәйдәшевнең 1897 елны судка тартылуы да искә алына. Ул вакытта 1897 елда, суд аның урлауларын ачыклый (ТАССР үзәк дәүләт архивы. 41 фонд, 2 тасв., 2271 эш. 9. 11. 95 кәгазьләр), ә менә 1907 елда башкача нәтиҗә ясый
Биредә әһәмиятлесе шул, Г. Тукай җибәргән уклар тиешле урынына тигән. Сәйдәшев нәкъ менә аңа, аның язганнарына каршы күтәрелә, чөнки «Алай-болай» дип исемләнгән мәкалә Тукайныкы, һәм ул «Фикер» газетасының 1906 ел 3 нче һәм 21 июль саннарында «Биик усал» имзасы белән басылып чыккан. К Мотыйгый-Төхфәтул- пин җаваплылыкны үз өстенә ала һәм судта хезмәттәше Г. Тукай исемен атамый. «Казанский вечер» газетасында урнаштырылган әлеге кыска гына хәбәрдән үк Сәйдә- шевнең уголовник икәнлеге аңлашыла. Присяжный эаседательләрнең аңа карата шартлы төстә аклау карары чыгарулары Сәйдәшевнең җинаятен, бурыч таныкламасын ертып ташлау фактын юкка чыгармын Газетадагы хәбәрдә «Алай-болай» мәкаләсенең эчтәлеге төгәл үк яктыртылмаган Бу сатирик мәкаләдә Г Тукай Сәйдәшевнең, миллионер Ә. Хөсәеновтан унике мең сум акча дәгъвалап, судлашып йөрүе хакында яэа Бу чыннан да булган хәл. Казан сәүдәгәре Ә Сәйдәшевнең «Боянел-хак»ны чыгару өчен рус алпавытларыннан тагын унике мең сум акча алуына ишарә итү дә дәреслеккә туры килә: ул үзенең карагруһчыл эшчәнлеге һәм доносчылыгы өчен патша казнасыннан яшерен алган акчалардан файдалана.
Төхфәтуллинга гаеп ташларга маташу нигезсез булып чыга газета хәбәрендә дә. һәм, ихтимал, суд карарында да мәсьәлә дөрес яктыртылмый «Казанский вечер да күренгән информация буенча фикер йөрткәндә, соңыннан ул карар расланмаган һәм көченә кермәгән, бер уйдырма булып кына калган Г Тукай үзенең фельетоннарында
юкка гына Ә Сәйдәшевне әхлакый гарип зат, әлифбадан ары узалмаган надан һәм томана баш, коткы таратып, пычрак ягып йөрүче погромчы итеп сурәтләми 1
Югарыда әйтелгәннәрне Казанның рус матбугаты, шул исәптән социал-демократик матбугат органнарында чыккан материаллар белән янәшә куеп карыйк. «Нәрсәнең намуслы һәм нәрсәнең намуссыз булуы хакында безгә һәрхәлдә Сәйдәшев әфәнде мораль укымасын иде»,— дип яза «волжский листок» газетасы 1907 елның 12 сентябрендә. Шул ук газетаның 25 сентябрь санында Г. Камалның «Бәянел-хак»ны ялган хәбәрләр таратуы өчен судка тартырга җыенуы хакында әйтелә
Яңа табылган фактлар карагруһчы, царизмның сатлык агенты Ә Сәйдәшевнең большевиклар белән тарткалашуын да раслыйлар Аның улы М. Сәйдәшев, мәсәлән, «Редакциягә хат» язып, «Волжский листок»ның 474 номерында басылган бер мәкаләгә каршы чыга («Казанский вечер», 1907 ел. 7 сентябрь саны) Ә Сәйдәшев үзе дә шундый рухтагы «хат» яза (шунда ук, 10 сентябрь саны). Үзләрен «демократлар» дип күрсәтергә яратучы кадетлар большевистик матбугатка каршы көрәшә, пычрак җанлы сәүдәгәрләрне файдаланудан да тартынмыйлар
Ә Сәйдәшев пыяла заводы хуҗасы, комсыз һәм әхлаксыз кеше буларак та күптән инде яманаты чыккан кеше була. Аның ерткычлыгы хакында Г. Лопатинның танышы революционер А. Дудкин язып чыга («Северный вестник», 1890 ел, 6 сан.) Бу исем шулай ук профессор Н. П. Загоскинга да билгеле. Ул бозык татар байлары һәм сәүдәгәрләре X., У. (аларның фамилияләре тулысынча бирелми) һәм Әхмәтҗан Сәйдәшевләрнең татар кызы Миңнегөл Ш-ваны мыскыл итүләрен сөйли. Алар кызны алдалап, «туй мәҗлесе» үткәргән булалар, әлеге Сәйдәшевләрнең берсе аңа «өйләнә», ә аннары ташлап калдыра. Эшне судта караган вакытта никах таныклыгының ялган булуы беленә. («Волжский вестник», ценз, экз., 48 нче сан, 1892 ел, 23 февраль саны). Г. Камалның «Уйнаш» пьесасы сюжетына да шушы вакыйга алынган булырга мөмкин.
Әлеге фактлар самодержавиегә һәм татар милләтчеләренә каршы көрәштә, революцион демократларның һәм большевикларның бергә хәрәкәт итүләрен. Г Тукай һәм аның дусларының социал-демократлар белән бердәмлеген бик ачык күрсәтә, яшәп килүче стройга каршы көрәштә азатлык хәрәкәтенең төрле буыннары арасындагы дәвамлылык хакында сөйли.
Уральскиның прогрессив матбугаты органнарының Казан белән тоткан элемтәләренә караган яңа фактлар ачыклана тора. К. Мотыйгый-Төхфәтуллин Казанга килгәч, 1907 елдан РСДРП члены М. Дулат-Али туганнары квартирасында туктый. Ураль- скидан Казанга киткәндә. Г. Тукайга да шул ук адрес бирелгән була. Димәк, фәнни эзләнүләрне дәвам иттергәндә. Г Тукайның М Дулат-Али аша X. Ямашев белән танышлыгының ничек башлануын ачыклач мөмкинлеге туа. Шагыйрьнең М Дулат-Али белән дуслыгы исә билгеле.
К Мотыйгый-Төхфәтуллинга килгәндә, яңа, прогрессив татар матбугаты органнарының беренче редакторларыннан берсе, Совет властен урнаштыру һәм ныгыту өчен актив көрәшчеләрдән булган, 1917 елда Смольныйда В. И. Ленин җитәкчелегендә һәм Д, Рид белән берлектә эшләгән ул шәхеснең тормышы һәм эшчәнлеге аерым тикшеренүне сорый. Аның биографиясеннән безнең темабызга якын бер күренекле һәм мөһим фактны әйтеп китәргә мөмкин. РСДРПның Уральск шәһәр комитеты 1908 елда «Яик» исеме астында көндәлек газета чыгаруны планлаштыра, аны «Уралец» газетасының элекке нашире К. Мотыйгый-Төхфәтуллин типографиясендә бастыру күздә тотыла («1907—1914 елларда Казахстанда эшчеләр һәм аграр хәрәкәт». Документлар һәм материаллар җыентыгы. Төзүчеләр: Ф. Н. Киреев, ф И. Колодин. Казахстан дәүләт нәшрияты, Алма-Ата, '1957 ел, 87—89 битләр.)
Революцион демократларга реакция елларында патша охранкасының өзлексез күзәтүе астында эшләргә туры килде. Аларның барлык әсәрләре, хәтта легаль рәвештә бастырып чыгару өчен билгеләнгәннәре дә, махсус цензорлар күзеннән үт-
1 Масэлән. Г Тукайпын «Ялкаулык, яки җицсл кәсеп» («Фикер», 1906 ел, 25 июнь саны). «Погром» (1906 ел. 10 июль саны) Һәм башка мәкаләләре Мәгьлүм булганча, 1 |уьаин1*й Тохфлтуллиниар гаиләсен, газета редакциясен карагруһчыларның Сәйдәшен һәм Уральск байлары коткысы белән оештырылган һеҗүменнән бары типография эшчеләре генә саклап кала
кареле, тикшерелә, Ә легаль мөмиинле.ләрдән файдаланып, ачык кичалардә катнашулары. публика алдындагы чыгышлары полиция һәм жандармерия органнарында шик уята, җентекләп күзәтеп барыла Үткән спектакльләр һәм концертлар, алар-а кемнәрнең килүе, үзара очрашып сөйләшүләр, кемнең кем белән таныш булуы, дус- ишләре, чолганышы хакында махсус агентлар отчет язып торалар Ниндидер могҗиза белән архивта сакланып калган берничә документны күрсәтел үтик. 1909 елның ♦ 11 Октябренда «Шәрык клубы» бинасында «музыка кичәсе булу билгеләнгән», дип ь- хәбәр итә Казандагы жандармерия идарәсенә полиция членнары Кичәнең булу- u булмавы хакында хәбәр юк. Шулай ук кичәләр әзерләнүе турында әлеге адресатка < хәбәрләр туктаусыз килеп тора. Мәсәлән, әдәби-музыкаль кичәләрнең 1909 елның ' 18 октябренда. 1, 8, 11 ноябренда һәм башка көннәрдә булачагы әйтелә. Боларга г «клуб әгъзалары» һәм паларның рекомендациясе буенча» чит кешеләр дә кертелә- а чәк, диеләКүрәсең. «Шәрык клубыпнда андый кичәләрне атнага бер тапкыр үткәрү = гадәткә кергәндер
Дәүләт архивында безгә 1909 елның соңгы айлары. 1910 ел башында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәләрнең дүртесенең программаларын очратырга туры килде. Бо- ® ларда дүрт дистәгә якын татар халык көе күрсәтелгән. Шулар арасында һәркемгә ж таныш көй исемнәре белән бергә сирәк яңгырый торган, онытылган исемнәр дә бар = Мәсәлән, «Иске Троицки», «Кисмәк асты», «Зәйнулла». «Ягхуп», «Мирфвиз», «Акчун». ге «Җомга». «Шәмсиҗиһан». «Әхмәт солдат», «Калфагым бар. шәлем юк». «Гайса мәкәр- х җә» һ. б. Исемнәре буенча инде аңлашылып бетми торган номерлар да күрсәтелә, ж мәсәлән. «Казан калаларында». «Шарманка тасвирлары» (155, 219. 238, 242 кәгазьләр) — Концертларда рус халык җырлары, композиторларның әсәрләре, оперетталардан “ өзекләр башкарыла. Рус җырларыннан тыш, татар башкаручылары башкорт, казах, п үзбәк көйләреннән дә иркен файдаланалар Концертларда төп урынны халык моң- °* † нары алып тора Шунсыз мөмкин дә булмый, профессиональ иҗат җимешләре әла аз, булса да, жандармерия киртәләре аша аны сәхнәгә алып чыгу мөмкин түгел. Ә халыкның һәркайда җырланган җыр-көйләрен тыя алмыйсың, шул ук вакытта алар максатка да җавап бирә, халык һәм аның шагыйрьләре, җырчылары, уй-теләкләренең бердәмлеген чагылдыра. Эстетик дәрәҗәләре ягыннан исә кәйләр югары таләпләргә җавап бирерлек, клубка йөрүче рус тамашачылары да. аларны тыңлап, чын күңелдән соклануларын белдерәләр Клубта киң публика өчен лекцияләр үткәрүгә дә шактый игътибар бирелгән. Мәсәлән, 1909 елның 12 февралендә Г. Әхмәроа «Казан тарихы» буенча лекция укый. Лекциянең дәвамы рәсми тоткарлыклар аркасында шул елның 29 Октябрена гына игълан ителә
Г. Тукай үзе дә шушы клубта халык әдәбиятына багышланган мәшһүр лекциясен укый. Әле Уральск шәһәрендә яшәгән елларында ук дәртләнеп әдәби-музыкаль кичәләр оештырышып йөргән шагыйрь Казанда да «Шәрык клубы» зшчәнлегеи күңеленә якын алып, аңа юнәлеш биреп торучылардан берсе була. Ул халыкның иң яхшы идеалларына, аның өметләренә дәрт өстәп, аларны үстереп, алдынгы традицияләренең дәвамчанлыгын кайгыртып яши һәм керәшә, иҗаты белен халык поэзиясен алга әйдәп бара, хезмәт ияләрен якты киләчәк өчен керешкә рухландыра һем юнәлтә
Патша самодержавиесе ялчылары Г. Тукайның татар тормышындагы бу ролен аңламый калмаганнар Моны түбәндәге бер документ бик ачык күрсәтә Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты Габдулла Тукаевның шигырь мәҗмугаларыннан берсенә (1908 ел) карата Петербургтагы Баш Идарәгә 1911 елның 26 ноябренда М. Пинегин кулы белән бер документ җибәрә Казан чиновниклары җыентык авторының «Китмибез» шигыре өчен Җәзалар турындагы Уложениенең 1034 статьясы 3 пункты. «Хөррият ханында» шигыре өчен Уголовный Уложениенең 129 статьясы 2 пункты. «Тавыш хакында» шигыре өчен («турыдан-туры эшчеләрне керешкә чакыручы» әсәр буларак) Уголовный Уложениенең 129 статьясы 6 пункты. «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» шигыре ечен шул ук статья һем пункт буенча гаепле
■ ТАССР дәүләт архивы. ЮТ Ф 1 твся . 1714 эт, 119 кәгазь
† Шунда ук. 1*>. <62- 'Л>- '*• кәтатьлар
булуын күрсәтеп, әлеге җыентыкка арест салуны, Г. Тукайны суд хөкеменә тарттыруны үтенәләр. Шигырьләрне русчага Н. Ф Катаиов тәрҗемә иткән ’.
Боларның барысы өчен ничә ел утыру тиеш булды икән соң? Г. Тукай төрмәдән дә чыга алмаган булыр иде Ә ул бу вакытта каты авыру инде Әлеге «эш» 1911 елның декабренда да дәвам иттерелә Казандагы суд палатасы гаепләү статьялары белән килешми, кәгазьләр исә 1912 елның апрелендә дә йөри тора'
Шушындый авыр шартларда да Г. Тукай оптимист булып кала. Ул бүтән халыкларның да алдынгы вәкилләрен бердәм эшләргә чакыра. Әлбәттә инде. Г. Тукай һәм аның көрәштәшләренең эшчәнлегенә төрле киртәләр салына, алар кара исемлекләргә теркәлә, даими күзәтү астына алына. «Шәрык клубы» әгъзалары артынна" мәсәлән, Казан губернасы жандарм идарәсе хезмәткәое, «Житель» кушаматлы кеше шымчылык итә. Аның хезмәтенең нәтиҗәләре белән Идел буе охранный бүлеген җитәкләүче Саратов жандармерия идарәсе начальнигы да кызыксынып тора '
Бөтенроссия шагыйре Г. Тукайны бөтен тулылыгы һәм бөеклеге белән күз алдына китерү өчен, галимнәребезгә шагыйрь эшчәнлегенең колачын, Россия императоры хезмәтендәге учреждениеләрнең аны күзәтү буенча алып барган эш нәтиҗәләрен һәрьяклап тикшерергә кирәктер дип уйлыйбыз.
1909 елда Казан губерна идарәсе хөкүмәткә каршы эш итүдә шикләнеп Әхмәтҗан Мостафин белән Ш. Шәрәф өстеннән язышу алып бара, алар өстеннән яшерен полиция күзәтүе урнаштырыла *. Жандарм идарәсе начальнигы 1908 елның 26 сентябрендә үк Казан губернаторына язган яшертен хатында «Сабах» китап кибетендәге татар басмалары арасында легаль булмаган брошюралар бар. «моннан башка исә әлеге магазинның конторкасы янында чынаякта партия работниклары язу калдыралар», дип хәбәр итә 5.
Тәртип сагында торучыларның моннан соңгы гамәлләре гаҗәеп «нәзакәтлелеге» белән аерылып тора. Әлеге кибет урнашкан Ш. Казаков йортына цензор Н. И. Ашмарин белән бергә полиция чиновникларыннан комиссия килеп төшә. Кибеттәге китапларны актарып чыгалар, әлеге конторка чынаягындагы хатларны ачып тикшерәләр, әмма «гаепләрлек нәрсәләр таба алмыйлар». Хатларны русчага профессор Н. ф Катанов тәрҗемә итә6. Шикле китаплар да күренми, шуның белән хәвефле «эш» тә ябыла.
Тикшерелгән хатларның берсендә «Әминов бераз вакыттан соң кайтып җитәчәк», дигән юллар игътибарны җәлеп итә . Сүз биредә X. Ямашев яшәгән квартира хуҗасы М 3. Әминов хакында бара булса кирәк. Ямашевның аны Оренбургтан Уфага типография җиһазларын күчерү өчен җибәрүе билгеле. Документлардан күренүенчә, «Сабах» кибете аша Н. Думаем һәм башка язучылар, шулай ук ул чорда X Ямашев белән аралашкан татар эсерлары да хат алышкан”. Бу елларда алар большевиклардан йөз чөерми, ә большевиклар исә царизмга каршы көрәштә, вакытлыча гына булса да. эсерлар белән бер блокта барудан өрекмиләр: алар әдипләргә, артистларга һәм укытучыларга большевистик идеяләр йогынтысын җиткерергә омтылалар. Бу чорда, мәсәлән, Новый клуб бинасында уртак тырышлык белән спектакльләр кую очраклары булган, алардан алынган акчаның сөргенгә җибәрелгән большевиклар файдасына тотылуы да мәгълүм *.
1911 елның 21 январенда Новый клуб залында эшчеләрнең судоходный җәмгыяте рус һәм татар публикасы өчен кичә үткәрә. Әлеге җәмгыять җитәкчеләре арасында большевиклар булуы мәгълүм. Шушы кичәдә Г. Тукай да катнаша, сәхнәдә үз шигырь-
1 ЦГИАЛ, 776 ф. 21 таеп. 260 эш. 2-3 кәгазь.
’ Шунда УК. 8. ‘I кәгазьләр.
1 ТЧССР дәүләт архивы. 1'19 ф, I таеп . 2065 эш. 17 кәгазь.
• Т ҮССР дәүләт архивы. 199 ф. 1 таеп. 606 эш, 75 Кәгазь
s 111Ч1ЛЭ ук. 1183 »ш. 60 кәгазь
’ Цһнлл ук. 1183 эш. 67 об 68 70 кәгазьләр
’ Шунда ук. 1483 эш. I таеп. 76 об кәгазь
ТАССР дәүләт архивы 199 ф 1183 эш. 72 кәгазь
' Шунда ук. 1>‘> кәгазь Казан жандармерия идарәсе агентурасы ярдәмендә тезелгән исем лсктә алфавит буенча Г Нбраһпмовнык якын иптәшләреннән берсе X Әбүз-ipo». X Ямаии-п түгәрәге члены студент Ю Бикбов, М. Вахитопиыц якын кардәше II Казаков, драматург Г Камал шагыйрь Дәрдмәнд. большеннк X Ямашев һ б бар Кара: ТАССР дәүләт архивы 199 Л 1 T.ICB . 3715 эш.
парен укый, М Вахитовның якын иптәшләреннән булган Р. Габитова һ. 6. лар була. («Йолдыз», 1911 ел, 18 январь саны)
Г. Тукай. Ф. Әмирхан, Г. Камал. Г Коләхметовлар Россиянең чын патриотлары буларак хезмәт иясе халкын гомумроссия колачы белән фикер йөртергә өйрәттеләр, аны коллыктан азат уртак Вагай рухында тәрбияләделәр, алар шушы ук максатларда иң алдынгы рус һәм дөнья классиклары әсәрләрен һәрьяклап пропагандаларга ты- ♦ рыштылар. ь-
Л. Н. Толстойның тууына 80 ел тулу уңае белән Казаннан җибәрелгән телеграм- -/ маларда күп кенә таныш фамилияләр М. П. Четвергова (Казан буенча аны 8 И Ле- 5 нин яхшы бөлә), Н. Е. Федосеевның иптәшләреннән булган П. А. Голубее. РСДРПның Казан комитеты члены А. Пинкевич Һ. б. игътибарны җәлеп итә. Шулар белән рәт- ® тән биредә Г. Тукайның танышлары һәм хезмәттәшләре Г. Шәрәф. X. Әбүэәров, “ X. Ямашсвның дусты А. Мостафин. Казанда революцион хәрәкәттә катнашкан әзер- — бәйҗан студенты М.- И. Сеидовны күрәбез 1 Телеграммадагы шактый фамилияне та- - иуы читен, кайберләре кыскартып, берничә гарәп хәрефе белән генә язылган Әлбәттә, телеграммаларның барысы да безгә килеп җитмәгән. Л. Толстойның заман- дашлары билгеләп үткәнчә, Казан мөселманнары, барлык тыюларга да карамастан, лг бөек каләм иясе адресына ике йөзләп кешенең кулы куелган котлау телеграммасы “ җибәргәннәр.
Безнең алда яткан телеграммага өч йөз кеше кул куйган Аның тексты зур түгел. X «Ясная Полянадан ишетелгән сүз озак еллар инде дөньякүләм әһәмияткә ия. Аңарга х бик күп төрле карашта торучы һәм төрле милләт кешеләре колак сала,— дип язалар с каэанлылар.— һәм безгә,— рус чынбарлыгының кырыс шартларында яшәүчеләргә,— ул сүз аеруча якын һәм кадерле, һәрчак туры һәм кискен ул сүздә без кеше яшәе- Ф шенең мәгънәсен эзләүче кыю һәм тугры фикер гәүдәләнешен күрәбез
Кайбер чакта Сезнең белән килешеп бетмичә дә. күп вакыт исә хаклык, яхшылык һәм матурлык идеалларының яңача тасвирлануына шатланып, без һәрвакыт рус җиренең боек язучысы тавышына тирән ихтирам белән күңел сала килдек »
Казаннан җибәрелгән бу котлау хаты либералларның купшы тәбрикләреннән аерылып тора Монда бөек язучыны югары бәяләү белән бергә аның философиясе белән килешмәүче социал-демократларның тәэсире ачык сизелә. Шул ук вакытта телеграмма марксистлар белән революцион демократларны берләштерүче уртак фикергә нигезләнгән, һәм иң әһәмиятлесе дә әнә шунда Казан большевиклары шушы нигездә үз байраклары астына башка милләтләрнең демократик эшлеклелөрон дә җәлеп итә белделәр.
һәртөрле эзәрлекләүләр, полиция киртәләренә карамастан. Г Тукай, Ф Әмирхан, Г Камал һ. б ларның зшчонлеге X Ямашев В А. Александров кебек большевикларның көрәше белән янәшә эздән бара 1912—1913 елларда да жандармнар шул ук «Сабах», «Юл» китап нәшриятлары, «Мәктәп» журналы эшчәнлеген зарарлы дип санавын дәвам иттерәләр. Шунысы аеруча характерлы ахыр чиктә патша сановник- лары азчылык милләтләр арасында «социалистлар һәм интернационалистлар тибы» барлыкка килде дип танырга мәҗбүр булдылар ’ Мондый нәтиҗә чынлыкта милли төбәкләрдә патша самодержавиесе тоткан политиканың йөзтүбән мәтәлүен күрсәтә иде
Татар революцион демократларының азатлык кероше сәхифәләрен тикшергәндә аларның рус һәм татар буржуазиясе партиясе — кадетлар һем аларның бер тармагы «Мөселман иттифакы»на мөнәсәбәте до бик ачык күренә
Бу партиянең Казандагы эшлеклсләре Идел буе халыкларының күтәрелеп килүче азатлык хәрәкәтен үз йогынтысы астына алу өчен аз тырышмыйлар. Мәсәлән. 1907 елның 9 январенда татарларның Новый клубта үткән кичәсен алар күзне камаштырырлык «йолдызлар парады» итеп оештыралар. «Мөселманнар» алдында конститу-
цион-демократия партиясенең Казан секциясе җитәкчесе чыгыш ясый, Шуларның берсе — Бабушкин үзенең сүзен панисламизм һәм пантюркизмны байрак итеп алган •■Мөселман иттифакы» партиясен мактап башлый. Иттифакчыларны ул, кадетлар шикелле үк, аерым сыйныфлардан югары торучы партия дип күрсәтергә тырыша. Аның фикеренчә, социал-демократлар, имеш, бары тик эшчеләр интересларын, ә эсерлао исә крестьян мәнфәгатьләрен генә кайгырта. Шуңа күрә, дип нәтиҗә ясый оратор, «мөселманнар тик кадетлар белән генә килешә ала» («Казанский вечер», 1907 ел, 15 январь саны). Кичәдә иттифакчыларның җитәкчеләре Алкин. Акчурин, Апанаевлар да чыгыш ясый. Ә инде большевиклар вәкиле Г. Сәйфетдинов сүз алгач, демократия өчен «җан атучы» кадетлар аның авызын томаларга ашыга. Үзен халык азатлыгы партиясе дип атап йөртүче кадетларның органы «Казанский вечер» бу хакта бер җөмлә язу белән чикләнә. «Г. Сәйфетдинов татарча сөйли башлый, ләкин председатель тарафыннан туктатылып, эстрададан залга төшә» (1907 ел. 16 январь саны).
«Казанский вечер» газетасы большевиклар белән даими рәвештә көрәшеп килә. Аның редакторы һәм нашире Н. Гусев еш кына большевикларга каршы рухта язылган мәкаләләр урнаштыра, Бичура атлы берәүнең халык көрәшчеләренә яла яга торган шапшак язмаларын бастыра (мәсәлән. 1907 ел, 30 январь саны). Рус кадетлары авазына «Казан мөхбире» кебек татар буржуаз газета органнары кушыла. 1907 елның 21 сентябрь санындагы баш мәкаләдә бу газета Дәүләт думасына «иң лаеклы», бөтен милләт исеменнән сөйләрлек кешеләрне сайларга өнди Газета партиялелекне гомумән инкарь иткән булып, аны уртак эшкә комачаулык итә, гади һәм кечкенә таләпләрне дә эшкә ашырырга ирек бирми торган бер нәрсә, дип ышандырырга тырыша. Татар буржуаз теоретикларының дөньяны революцион үзгәртеп коруны инкарь иткән мондый чыгышлары беренче чиратта большевикларга каршы юнәлдерелгән иде. Халык революцион идеяләрне кабул итәрлек дәрәҗәгә үсеп җитмәгән дигән дәлилне алга сөрүләре белән, татар буржуасы вәкилләре буржуаз катлауларның сыйнфый чикләнгәнлеген, аларның фикер гариплеген бөтен халыкка аудармакчы, халык интереслары өчен көрәшне мөселман мәктәпләренә ярым-йорты реформа ясау кебек чаралар белән чикләмәкче булдылар Г. Тукай. Ф Әмирхан исә — партиясезлек, сыйныфлардан өстенлек лозунглары артына яшеренеп, халыкны милли һәм дини нигездә берләшергә чакыручыларның чын йөзләрен аяусыз фаш иттеләр.
Кадетларның матбугат органнары «объектив» күренергә теләп, кайчак үзләренең тар максатларына сыешмый һәм алар теләгәннән киңрәк иҗтимагый яңгыраш ала торган хәбәрләр дә бастыралар, ягъни массаларны дулкынландыра торган үткен мәсьәләләргә кагылып, тозны «артыграк салып» җибәрәләр. «Казанский вечер» газетасында, мәсәлән, татар революционерларының яшерен типографиясе, учительская школа укучылары Моратов, Вәлиуллин һ. б ларның социаль-демократик эчтәлекле прокламацияләр басуы (1907 ел, 30 май саны). Казанда хөкүмәт рөхсәтеннән башка шәкертләрнең съезд җыюлары (1907 ел, 17 май) турындагы хәбәрләр игътибарга лаек. Бу җәһәттән, «Казанский вечер» газетасының Дәүләт думасында уку-укыту мәсьәләләре буенча барган бәхәсләр турындагы материаллары да кызыклы. 1907 елның 8 май санында социал-демократ Мәхмүдов чыгышының язмасы бирелә. Россиядә хөкем сөрүче бюрократияне гаепләп, ул шундый саннар китерә: «.„Закавказьеда полиция асрау өчен дәүләт 5 миллион сум. ә халык мәгарифе ихтыяҗларына 114 мең сум акча тота... Җирле төрмәләрне карауга, этап повинностена ел саен 102646 сум. ә халык мәгарифенә 114 мең сум сарыф итә». Берничә ел мәктәптә укытучы булып эшләгән Вознесенский фамилияле берәү хөкүмәткә шундый ук гаеп ташлый Мәктәпләрдә тарих урынына монастырьлар тарихы укытыла, алардан Некрасов кебек иң яхшы рус язучылары куыла, ди ул һәм болай дәвам иттерә: «хөкүмәт мәктәпләрдә укытучылардан бигрәк жандармнарны күрергә тели... Җирле халыкның нәфрәтен уятып, ирексездән «руслаштыруны гамәлгә ашыручы рус укытучысының хәлен күз алдына китерегез. Без укытучылар түгел, мәгарифне алга әйдәүчеләр түгел.— ә газаплаучылар, балаларның күңелен гарипләндерүчеләр...» (шунда ук).
Менә шушындый кызу атмосфера, туп-туры патшаның үзенә, аның карагруһчыларына каршы юнәлдерелгән нәфрәтле тәнкыйть ачыктан-ачык гауга китереп чыгара. Бу хакта газета болай дип хәбәр итә: «К. Хәсәнов (халык социалисты) Дәүләт думасын Уфа губернасындагы русча башкорт мәктәпләре хәле белән таныштырырга
тырышты. Ораторның чыгышы вакытында... Пуришкевич, Келеповский һәм Саэано- вичлар шау-шу оештырдылар, шуның аркасында утырыш ябылды».— ди (шунда ук).
Биредә К. Г. Хәсәнов хакында бер-ике суз әйтеп үтәргә кирәк Ул профессиясе буенча укытучы, трудовиклар партиясендә торган. Икенче Дәүләт думасы эшен игътибар белән күзәтеп барган В И Ленин аның 1907 ел 16 май утырышындагы чыгышын билгеләп үтә. «Депутат Хәсәнов (Уфа губ.) башкортлар исеменнән хекүмәтиең 2 миллион дисәтинә җирне талап алуын искә төшерә һәм бу җирләрне «кире тартып алуны» таләп итә» Суллар аның бу сүзләренә кул чаба, ә уңнар — Пуришкевич һәм К”, урындыкларыннан сикереп торып, йодрыкларын төйнәп, Теркиягә китегез, дип кычкыра-кычкыра ораторга ташланалар
В. И. Ленин Думада депутат Б. Каратаевның да (Урал өлкәсе) чыгышын язып ала. Каратаев казах хезмәт ияләрен үз җирләреннән кысрыклау хакында сөйли.
Менә шул чакта Г. Тукайның җавабы бөтен илгә яңгырый — эчтәлеге белән дә, формасы белән дә камил шигыре «Китмибез» басылып чыга' «Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия1» Б. Каратаевка килгәндә, Г Тукай аның белән шәхси таныш була Нәкъ менә Уральск матбугатында «Казах халкының рус халкына хаты» беренче тапкыр дөнья күрә, соңыннан аны большевистик «Урал» газетасы кабат баса, һәм ул бөтен Россиягә диярлек тарала
Г. Тукайның уклары патшага һәм аның иярченнәренә юнәлдерелә, аларның халыкка каршы политикасын нәфрәт белән фаш итә. Шушы революцион адымында аның пролетар революционерлар белән бердәмлеге, бөтеироссия шагыйре буларак колачы чагыла.
Кайда да булса бүтән урында түгел, ө император сараендагы киңәшмәдә Павлов дигән берәү, беренче чиратта крестьяннарны күздә тотып, болай ди «Грамоталы яки хәтта аз-маз укый белүчеләрне дә рухи яктан бозылган, хак юлдан яздырылган кешеләр итеп санарга кирәк Болар инде кибәк» «Инородецлар» турында князь Нарышкин «Минем фикеремчә, аларны андый хокуктан (сүз Думага сайлау турында бара) мәхрүм игәргә кирәк Бу элемент тулысынча ышанычсыз һәм шуңа күрә киләчәк Дума өчен зарарлы»' Патша моңа «Ризалашам» дип язып куя.
Радищевтан башлап, Россиянең иң алдынгы кешеләре менә шул явызлыкларга каршы күтәреләләр Алардан эстафетаны кабул итеп алган Г Тукай хаклык өчен, хезмәт кешеләренең җирдәге яшәү хокукы өчен көрәшә Тикшеренүче П А Зайончковсиий царизмның һәм великодержавный милләтчелекнең руслаштыру политикасы XIX йөзнең 80—90 нчы елларыннан (татарларга карага исә 60 нчы еллардан дип әйтергә мөмкин — Р Н) башлап, «аеруча тыелгысыз сугышчан формалар апа», «бөек рус рәвешенә җавап бирмәгән һәр нәрсә эзәрлекләнә, немецлар, поляклар, финнәр, еврейлар, мөселманнар килешүгә һәм күмәк хезмәткә бернинди шанс калдырмыйча Россиянең дошманнары ител игълан ителәләр», дип язуы белән хаклы иде 5
Россиянең эшчеләр сыйныфы, большевиклар партиясе карагруһчылыкка каршы көрәшне җитәкләүчеләр булды Алар белән янәшәдә, аларның куәтле йогынтысы астында изелгән халыкларның иң алдынгы вәкилләре үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр
Тукай әнә шуларның берсе иде