ЧАКМА ЧАКМЫЙ УТ ЧЫКМЫЙ
акыйкать бәхәстә, әңгәмәдә ачыклана дип исәпләгән борынгы греклар. Ә бәхәс, билгеле, карашлар төрлелегеннән килеп чыга
Сөйләшүне башлап җибәрүчеләр. А. Гыйләҗев белән Р Мостафин, бүгенге татар прозасындагы хәлләрнең торышын икесе дә бертөсле бәяләде, прозабыз артта кала! Шул ук вакытта аларның проблеманы аңлаудагы аерымлыклары да күренде Мәсьәләгә якын килү аларның икесендә ике төрлерәк. Ә башка мәкаләләрнең авторлары, минемчә, гомуми картинага әллә ни яңалык өстәмәделәр, аны конкретлаштыра гына төштеләр
Шулай итеп, димәк, ике караш. Төрледән-төрле әдәби күренешләр, геройлар, язмышлар дөньясында адашмыйча йөри алуларына ышанып, мин дә аларга иярдем һәм — ни гаҗәп!— тора-бара бу ике караш минем күңелемдә үзара сөйләшә, хәтта бәхәсләшә үк башладылар
I. Прозабызга нәрсә җитми икән, дип баш ватаргамы?! Эзләнергә, казынырга яратучы кеше кимчелекләрне әллә ничаклы табыл куя ала! Шулердан котылу өчен нинди чара кирәк икәнен әйтү читенрәк, авыррак Әйтү белән генә дә хәл җиңеләйми әле Проблеманы, ахыр чиктә, бары иҗат кына — бүгенге язучыларның хезмәте, таланты хәл итә.
II. Өгдр ул бихисап кимчелекләр «бер агач яфраклары» булып чыкса! Ягъни алар бер зур сәбәпнең нәтиҗәләре булсалар! Мондый очракта һәр яфракны ачыклаудан, төсмерләүдән элек, кәүсәсен, тамырын табу мөһимрәктер бит. Бу инде яэучылары- бызның талант дәрәҗәләрен билгеләү, шуның буенча аларны төркемнәргә бүлгәләү генә түгел. Бу — барыннан да элек һәр әдәби күренешнең иҗтимагый асылын аңларга омтылу, әдәбият белән тормыш арасындагы багланышларны барлау
I. Менә без дә сүзебезне, башкалар кебек үк, шушы ике нәрсәне аныклаудан башладык бер якта — үзенең иҗат мөмкинлекләре белән язучы тора; икенче якта — әдәби күренешләр, әсәрләр
II Миңа калса, бу сөйләшүдә беренче як дикъкатьне күбрәк җәлеп итте бугай. А. Гыйләҗевның талантка саграк мөгамәлә дәгъвалап, шәхесләрне уртага алып сөйләшә башлавына иярделәр, димме. Ә шәхесләр турында сөйләшкәндә еш кына объективлык таләбе санга сугылмый, «ошый-ошамый» принцибы өскә калка Тәнкыйтьче Р Мостлфинның биредә субъективизм чаткыларын төсмерләве бер дә юкка түгел А, Гыйләҗевның күренекле азучыларыбыз Г Баширов, Г Ахунов. Ә Баяновлар иҗатын күрмәмешкә салышуын башкача аңлап булмый.
I. Хикмәт монда субъективизмда гына димәс идем мин Бер үк нәтиҗә ясауларына да карамастан. А Гыйләҗев белән Р Мостафииның мәсьәләгә якын килүләре ике төрле Р Мостафин нрешелгәннәр югарылыгыннан бүгенге әдәбият мәйданына күз сала Татар прозасының киләчәге аның өчен серле «кара әрҗә» кебегрәк ул әсәрләргә карап кына фикер йөртә, язучыларның дөнья әдәбияты дәрәҗәсендәге повесть, романнар язарга сәләтлеме-түгелме икәне турындагы уйларга бирелеп тор-мый. А. Гыйләҗев исә әйтерсең лә. безнең проза яуларга тиешле биеклекләрдән торып карый Аның күз күреме ераграк, караш перспективасы киңрәк, таләпләре зуррак. Ул. Р. Мостафин сыман, төп игътибарын үткәндәгенең дәвамы булган бүгенгегә түгел, ә бәлки киләчәккә нигез була алырлык бүгенгегә юнәлтә Язучыларның, димәк, прозабызның да. иҗади мөмкинлекләрен тоемларга омтыла Бу караш-ме- нәсәбәт принцип рәвешен алганда кайбер яэучыларыбыэның иҗаты игътибар үзәгеннән читтәрәк калуы табигый. Шулай ук М Галиев кебек әлеге берничә генә җитди әсәр иҗат итәргә өлгергән яшь авторларга аның ни эчен күбрәк өмет баглавы да аңлашыла Дәрес киләчәкне күзаллаганда кеше бик үк объектив һәм
хаклы булып бетә алмыйдыр. Тормыш бит шахмат уены түгел, барысын дә алдан әйтеп кую кыен. Шуңадыр, күрәсең, Р. Мостафин күрәзәлек итүдән баш тарта. Ул үзенчә бәхәссез саналган мәгълүм фактларга гына таяна. Ләкин менә шул фактлар мине сагайтты да инде Әйтик, ул, И Гази, Ә Еникиләрнең повесть-хикәяләре русча яңгырый алмадылар, ди һәм гүя шуның белән әлеге язучыларга хөкем чыгара Аларның русча яңгырый алмаулары белән мин дә килешәм Ләкин мәкаләне укыганда, автор бөтенсоюз әдәбияты әсәрләре белән әлеге әсәрләрнең үзләрен түгел, алсрның тәрҗемәләрен чагыштыра кебек тоела миңа. Аның: «Монда гаеп тәрҗемәнең сыйфатында гынамы, әллә бу әсәрләрнең ниндидер эчкәрге. тирәндә яткан үзлекләрендәме?» — дигән сүзләре аптырашта калдыра Оригиналның асыл сыйфатларын белмәгән, аның тәэсир көчен татымаган кеше генә моны әйтә ала ич. Р. Мостафин- ның факт дигәне артефакт түгел микән, дим мин Артефакт — димәк, ялгыш аңла- нылган күренеш.
II Димәк. Сезгә А. Гыйләҗев позициясе якынрак икән Бәлки, Сез аның «аккумулятор теориясен» дә яклыйсыздыр әле? Ул Э Касыймов, Ш. Хөсәенов. X. Хайруллин кебек язучылар хакында чак кына, комнары коелып беткән инде, дими Шулай ук аның бүтән кайбер язучыларны да инде үз сүзен әйткән, тукталырга тиешле язучы итеп каравы сизелә Янәсе, табигать һәр кешегә билгеле бер күләмдә генә иҗат егәрлеге бирә. Шул көч-куәт бетүгә, имеш, кеше шәхес буларак йомшара, чүгә башлый.
I Табигатьнең һәр кешегә талантны, рух көчен төрле күләмдә, төрле дәрәҗәдә бирүенә мин дә ышанам анысы Ләкин ул көч нәкъ менә А. Гыйләҗев әйткән конкрет әсәрдә, конкрет вакытта исраф булып бетүенә генә ышану кыен. Фикере гомуми алганда дөрес булса да. ул артык катгыйлеге белән хаталана шикелле
II. Аның күп кенә язучыларга чыгарган «хөкем карары»ннан фатализм исе аңкый. Нигә килмәскә тиеш әле язучыга «икенче сулыш» — күңел ренессансы? Ерактан эзлисе юк Үз-үзен җиңеп, илле яшен тутырганнан соң күтәрелеп китә алган шагыйрь Н. Арсланов бар бездә. А. Гыйләҗев кагыйдәдән чыгарылма кебегрәк әйтеп узган Б. Рәхмәт бар Дөрес, әгәр язучы үткәннәр учагы җылысында гына җылынып утырса — элек язылган әсәрләре белән хозурланып, алардан канәгать булып яшәсә, аңардан иҗади яңарыш көтү урынсыз. Андыйлар да юк түгелдер, билгеле. Ләкин дөнья турында, яшәеш турында өзлексез уйланып, борчылып, җанын туктаусыз эшләтеп, рухи эзләнүләрендә һаман саен тирәнгәрәк керә барган әдипләребез дә җитәрлек ич әле! Алыйк Г Ахуновны, Т Миңнуллинны, М. Мәһдиевне М Юнысны, ниһаять. А Гыйләҗевның үзен...
I Кешене аккумуляторга тиңлибез икән, аны кабаттан корып булу мөмкинлеген дә истән чыгармыйк,—тел төбегездә шушы фикер ята төсле М. Юнысның «Биектә калу» повесте турында сөйләгәндә А Гыйләҗев суз уңаеннан әйтеп үтә «Безнең тәнкыйтьчеләр әсәрне күрә алмадылар, тирәнтен анализлап укучының күңел офыкларын киңәйтмәделәр, әсәр басылды, күзгә күренде һәм онытылды Ә ул безнең көрәш коралына әйләнергә хаклы әсәр иде бит!» Иҗат кешесенә яңа дәрт өстәрлек хәлме менә бу? Күрми калу — бер хәл. Бездә күрмәскә теләү дигән чир дә юк микән әле? Күрә торып күрергә теләмәү. X Сарьянның «Бер ананың биш улы» повесте белән шулай булмады микән? Әсәрнең проблематикасын шактый тарайтып, әһәмиятен кечерәйтеп күрсәткән бер рецензиядән башка (анда әсәрнең төп темасы итеп эчкечелекнең тамырларын ачу атала) мәрхүм язучының ул әсәре турында сүз дә әйтелмәде бит. Ә повесть соңгы еллар прозасында вакыйга булырлык әсәр иде. Күтәргән проблемалары белән дә, камил эшләнеше белән дә
II Ә нигә «иде» дип сөйләргә? Ул әле дә шундый Әсәр хакында фикер әйтергә, аңа бәя бирергә, аны шәрехләргә беркайчан да соң түгел, минемчә Соң түгел — әгәр ул чыннан да әйбәт әсәр булса. Газет мәкаләсен генә ул көнендә укып барырга кирәк. Ә сәнгать әсәренең тузганак гомере генә яшәмәвен онытмыйк без!
I Юк шул, соңга калуыбыз да бик мөмкин. Тимерне кызуында сугарга кирәк, дип тикмәгә генә әйтми халык.
Сүз тәнкыйтькә кагылган икән инде, күңелемдә күптәннән бирле йөргән бер борчуны әйтми булдыра алмыйм «Казан утлары» журналы битләрендә аның үзендә дөнья күргән әсәрләргә язылган рецензияләрнең басылганын һич хәтерләмим мин. Әдәби әсәрне һәр яклап бәяләрлек, аңа тирән үтеп керә алырдай, тәфсилләп үз фи-
кереңне әйтеп бирерлек мәкалә яки рецензия өчен көндәлек газета бите генә гаять кысан бит! Нәфис телле, тәфсилле рецензия журнал яки әдәби газета битен сорый, шуңа гына «сыя» ул. «Казан утлары»ннан башка бездә андый журнал юк. Димәк журнал уз битләрендә басылган әсәрләр турында укучылар игътибары сүрелгәнче ук язылган рецензияләр бирудән курыкмаска тиеш. Хәтта әсәр белән рецензияне бер ук санда урнаштырган очракта да файдадан башка берни дә булмас. ♦
II. Бездә бит язучының иҗаты, әсәрләре хакында берәр вакыйга яки дата уңае с белән генә язу гадәткә кергән. Юбилярларга багышланган мактау-мадригаллар кыс- — рыклавы астында чын әдәби тәнкыйтькә урын да калмый. Бездә хәзер әдәбияттагы куренешләр. аның сыйфатлары, проблемалары турында түгел, ә әдәбияттагы шәхес- у ләр турында язу естенлек итә. Иҗат портретлары, күзәтүләр (алар да күп чагында £ төрле әдипләрнең исемнәрен санап чыгудан узмыйлар) һәм рецензияләр. . Гомуми Е картина хакында, аның эчке структур сыйфатлары хакында исә сүз сирәк әйтелә Ten ~ игътибар ул структураның аерым элементларына гына юиәлтелгән Комплекслы күз- Л аллау, анализ юк. 7
I. Мин моны әдәби тәнкыйтьнең генә «чире» димәс идем Әдәбиятыбызның гому- 5
ми кимчелеге ул. Бөтенесен колачларлык, үз күңеленә сыйдырырлык. А. Гыйләҗеача j әйткәндә, «күп сыйдырышлы» шәхесләр җитмәүдәндер инде анысы X. Туфанга тиң, 7 аның кебек, күңел бөтенлеге, олылыгы белән аерылып, бер баш калкып торган шә- ф хесләр җитми ахры бездә. Каршылыклы чорыбыз чагылышы булган каршылыклы а күңелләргә без бай. Ләкин андый шәхесләр шул каршылыклар арасында изаланудан ш котылып, шуларны үзләре өчен хәл итеп, шулардай өстен булып, үсеп китә алмыйлар Минемчә, алар шулай уз-үзләрен җиңгәннән соң гына безнең бүгенге тормы- а. шыбызны үз аңнарында гомумиләштерү, яшәеш җепләренең барысын бергә үз күңелләрендә төйнәү сәләтенә ия булачаклар. с;
II. Безнең прозаның күтәрелеп китә алмыйча җәфалануының сәбәбе аның үзен- ® дә генәдер дип уйлау бик үк дөрес булмас иде. Сәнгать — ул бит катлаулы күренеш, күп компонентлы күренеш. Сәнгать төрләре арасындагы бәйләнешләр, аларның булу- = булмавы, ныклыгы да үз ролен уйный монда. Балтик буе республикаларының, кыргыз, о казакъ, рус прозаларының көчәеп китүенә аларда нык үсеш алган кино сәнгате дә шифалы һәм куәтле йогынты ясады дип уйлыйм мин. Мәсәлән В Шукшин иҗаты. Аның әсәрләре үзенчәлеген әдәбият һәм кино сәнгатенә бәйләнешеннән башка аңлап булыр иде микән! Юктыр, мөгаен Яисә менә Ч. Айтматов. Н Думбадэе, В Быков әсәрләре. Алар буенча күлме фильм куелды! Тикмәгә түгел бит 6у1 Димәк, аларның иҗаты кай ягы белендер кино сәнгатенә якын, димәк, алар кино сәнгате йогынтысын кичергән, иҗатларына шуннан файда таба алганнар. Кино сәнгатенең әдәбиятка шифалы йогынтысы хакында ул язучылар үзләре үк әйтәләр. Шуның өстене тагын мөстәкыйль яшәү хокукына ия киносценарии, телесценарий жанрлары да бар ич әле. Башка милләтләрдә ул жанрлар үсә. әдәбиятка кино сәнгатенә хас фикерләү рәвеше алып килә, сәнгать чараларының яңа синтезы туа. Талантны аны тормыш белән, төрле шәхесләр белән ныклы багланышта булу, аралашу үстерә. Бусы — мәгълүм канун. Шулай булгач, нигә әле бу канун әдәбият дигән феноменга да карамаска тиеш ди! Сәнгатьне генә түгел, теләсә кайсы бүтән системаны ал — аның да үсеш дәрәҗәсен структур өлешләре арасындагы бәйләнешләрнең күллеге, ныклыгы билгели.
I. Сәнгать — әлбәттә, шәхестән остен торган объектив чынлык. Аның үз закончалыклары бар. Әмма, барыбер, биредә иҗади шәхеснең ролен киметеп карарга ярамый. Чөнки көчле шәхес, талант барысын да аңлау, тою югарылыгына күтәрелә
Бая башлаган фикеремә кайтып, кайбер прозаиклар иҗатында чагылыш тапкан бер күренешкә тукталмакчы булам. М Мәһдиев иҗатының иң характерлы сыйфаты итеп тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин яшьлекне сагыну хисен атады. Мәсьәләгә шигърирәк карарга тырышкан очракта, әлбәттә, яшьлекне сагыну мотивларын да табарга мөм- кнндер. Игътибар итик урта буын прозаиклар авылның хәзерге урбанизация сөременә пычранмаган чагын — 40—S0 нче еллар авылын язалар. Аның саф әхлагын, матур гореф гадәтләрен сагыналар Мәсәлән. X Сарьян. М Мәһдиев ул чордагы авылда эчкечелек булмавына басым ясыйлар, аракының авылда кайчан күренә башлавын тегел хәтерлиләр X. Сарьян элеккеге авыл кешесендә күмәк тормышка, бердәмлеккә ихтыяҗ зуррак булуын искәрә, шушы күркәм сыйфатның хәзер кими баруын тоеп
сызлана. Кыскасы, мондый «сагыну» — гомуман алганда, бөтенсоюз әдаби тәнкыйте кат-кат тәкрарлаган «авыл прозасыиның төп үзлеге. Ә проблемага шәхес мәсьәләсе аша карасак, тагы бер «сагыну» ачылып китәр. Хәзерге каршылыклы заманның каршылыклы кешеләреннән гаҗиз булган прозаның, бөтен күңелле натуралар эзләп, якын тарихка мөрәҗәгать итүе түгелме соң бу? Г. Ахуновның «Чикләвек төше». X. Сарьянның «Бер ананың биш улы». М. Мәһдиевнең «Кеше китә — җыры кала», М. Юнысның «Биектә калу» повестьларында нәкъ менә шундый кешеләр тасвирлана бит .
II. Димәк, язучылар бүгенге көн тормышыннан андый кешеләрне я таба алмаганнар, я... аларнь) аңлый алмаганнар.
I. Бүгенге прозадагы тагы бер кызыклы күренешне искәрмичә, аның асылын аңларга тырышмыйча ярамый. Хәзерге әсәрләрдә үзәк урынны алып торучы карт яки карчык образлары күбәйде. Элеккерәк чорга әйләнеп карасак, гомумән, һәр чор прозасы өчен характерлы геройлар булганын күрербез. Мәсәлән, рус әдәбиятында кайчандыр үзәк герой гади эшче иде, шуннан соң «эшлекле кешеләр» туды, аннары — «читтән килгән кеше», ахырда «сәер кешеләр» ләйда булды. Тәнкыйтьче А. Бу- чис та шуңа охшаш хәлләрне сөйли: "Литва прозасында элегрәк халык акылының гәүдәләнеше булып патриархаль карт йөрде, аннан соң «сәер кешеләр» китте...» Игътибар белән карасак, ул «патриархаль картнны үзебезнең әдәбияттан да табарбыз. Әдәби әсәрләрдә артык еш очрый башлап, штампка әйләнгәч, заманында тәнкыйть утына эләккән «ил карты» образы ул. «Ил карты» ул чакта, үзәк фигура ук булмаса да игътибарга лаек һәр әсәрнең мәҗбүри образы кебегрәк иде. Сугыштан соңгы әдәбиятта калкып чыкты бугай ул, төрле кыяфәтләргә кереп — я карт булып, я карчык булып — озак вакытлар яшәде, онытылып торгандай да тоелды, һәм менә соңгы елларның проза әсәрләрендә кабаттан картлар, карчыклар ишәеп китте. Хәзерге «ил карты» — күпчелек очракта үзәк геройларның берсе. Ә Баяновның «Төлке тоту кыен түгел» повестенда — Карт, X. Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестенда — Маһисәрвәр ана, А. Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» повестенда — Хәйретдин агай, М. Мәһдиевнең соңгы повестенда — Кәшфи абзый, М Галиевнең «Ерак урман авазы» повестенда — Иләмән карт (исеме дә нинди бит1), Ә Гаффар. С Шәмси, Н. Гыймат- динова хикәяләрендәге әбиләр, бабайлар. .
II. Боларга өстәп тагын драматург Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын, поэзиядән Р. Мингалимның «Ике авыл арасы» поэмасын, күп кенә шагыйрьләрнең буыннар бәйләнешенә, тарихи мираска багышланган шигырьләрен әйтер идем. Ягъни бу бер прозага гына хас күренеш түгел, ул безнең бөтен әдәбиятны колачлаган. Хәтта сынлы сәнгатькә, нәкыш сәнгатенә дә үтеп кергән. Р. Нигъмәтуллинаның «Дөньялар имин булсын» дигән скульптура композициясендәге. Ф Гыймаевның «Әбигә хат килде» картинасындагы үзәк образларда да төсмерлим мин аны.
I Рәссам Ф Гыймаев, прозаиклар М Галиев. Ә. Гаффар. С. Шәмси, Н. Гыймат- динова — яшьләр Аларның әсәрләрендә җентекләп, мәхәббәт белән сурәтләнгән карт яисә карчык образын күрү башта сәер тоелырга мөмкин. Янәсе, ниндидер бер шаукым гына түгел микән?.. Ләкин уйлыйк әле: яшьләр әлеге «ил карты»ннан рухи байлыкларны, халык әхлагын кабул итеп алучылар, лабаса. Күрәсең, алар үзләренә нинди мирас калуын төгәл белергә телиләр.
Бу күренешнең яшьләр иҗатында да урын алуы шактый мәгънәле «Ил карты», минемчә, үткәннәр белән мавыгудан түгел, элеккеге кешеләрнең рухи матурлыгын, бөтенлеген сагынып сагышланудан да түгел, ә бүгенге көнне, бүгенге кешеләрне ныграк аңларга теләүдән кабат игътибар үзәгенә килеп керде бугай. Әйе. гаҗәпләнмәгез, бу бер яктан үткәннән нәрсә мирас калганын аныклау булса, икенче яктан — бүгенге көн кешесен тирәнрәк аңларга тырышу нәтиҗәсе. Аңлау өчен чагыштырып карарга кирәк бит. «Ил карты» хәзерге заман кешесен аңларга тырышып уйлануларның, эзләнүләрнең башында тора, димәк
II. Менә без Сезнең белән заман герое мәсьәләсенә дә килеп җиттек. Р. Мос- тафин: « .прозабызның тагы бер җитди кимчелеге — зур характерларның, замандаш- ларыбызның күренекле матур образларының булмавы...» — дип яза. Шулай, бүгенге проза үзенең чын һәм зур героен таба алганы юк әле. Кайбер әсәрләрдә, әйтик, Ш. Бикчуринның «Каты токым» романында, аны бераз шәйләргә мөмкин кебек, тик ул Р. Мостафин әйткән «күренекле герой» түгел әле
Урбанизация — хәзерге чорның теп билгеләреннән берсе Җәмгыятебезнең бетен катламнарын да колачлаган бу процесс үз геройларын һәм антигеройларын тудыра Антигеройларны безнең язучылар инде сиземлиләр булса кирәк. Яңалыкның иң элек кимчелекле яклары күзгә чалынучан бит. Сатирик характердагы яисә тискәре типларны фаш итүгә юнәлтелгән башка төр әсәрләрнең күбәюе шуны аңлата. Ләкин, хәзерге проза заман героеның тирәсендә генә чуала әле. Бер иш әсәрләр бүгенге көн героена капма-каршы сыйфатлы кешеләрне фаш итү характерында. Әйтик, А. Гыйләҗевның «Мең чакрым юл», «Әтәч менгән читәчгә», В. Нуруллинның «һәлакәт». Т. Миңнуллинның «Хәсән Вәгыйзоәич» дигән повестьлары... Боларның үзәгендә — тискәре типлар. Икенче төр әсәрләрдә, бая әйткәнебезчә, «ил картымның заманча интерпретациясе күренә. Авторлар гүя хәзерге тормыш күтәреп чыгарган тискәре күренешләргә, типларга узган чорның уңай образларын каршы куялар
I Ә кем соң ул — бүгенге заман герое?
II. Минемчә, ул — кичәге авыл кешесе. Теләмәсә дә. хәтта җаны-тәне белән карышса да, урбанизация ташкыны аны туып үскән җиреннән алып киткән. Шуннан котыла алмыйча, җанына терәк эзләп, рухи эзләнүләренең бер читеннән икенчесенә ташланучы, асты-өстә актарылгандай тоелган тормыштд, газапланып, үзенә урын эзләүче, ахыр чиктә аны табучы кеше. Ул — бүгенге көн Одиссее. Мәсәлән, безнең Татарстанда Брежнев, Түбән Кама кебек шәһәрләр тирәсендәге берәр авылдан кител, тормыш дулкыннары стихиясенә ташланган шундый берәр Одиссей әле булса үзенең Гомерын көтә торгандыр..
Без, гадәттә, заман герое дип, бүгенге тормыш уртасында калкып торучы, аны киләчәккә әйдәүче зур һәм көчле шәхесне күз алдына китерәбез. Ә гади кеше күңелендәге зурлыкны, аның каршылыклы кичерешләрендә чагылучы, башка беркайда да. берничек тә күрергә мөмкин булмаган мәгънә тирәнлеген әлегә без төсмерли алмыйбыз. Ул кеше, туган авылын ташлап, шәһәргә тикмәгә генә китми бит. Бер караганда, аны моңа тормыш мәҗбүр итә сыман, икенче карасаң, аны шәһәргә үз ихтыяҗы, омтылышлары да тарта. Аның эш-гамәлләренең диалектикасы шушында Бу аны җәмгыятебезнең аеруча хәрәкәтчән, һәртөрле яңалыкка һәм фаҗигага аеруча сизгер бер кисәкчәсе итә.
I. һәм мин дә өстәп куйыйм; үзенең әхлакый тотнаклыгы белән мәгълүм «ил карты» образының әдәбиятка кабаттан кайту сәбәбе менә шул типның артык динамик булуында түгел микән әле? Ягъни, шулай итеп, бүгенге прозада әһәмиятле урын биләгән «ил карты» образының асылы тагы да ныграк ачыла Рухи тормыш сферасындагы көчләр тигезлеген саклау зарурлыгы «уяткан» икән аны! Әдәбиятыбызда шундый сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарырга сәләтле икән инде, димәк, заманыбызның Сез күрсәткән ул героен, аның әһәмиятен берничек тә инкяр итеп булмый. Әдәбияттан ул үзенә урын даулый, һәм аның дәгъвасы җитди.
II. Бүгенге прозаның төп герое мәсьәләсенә билгеле бер дәрәҗәдә бәйле булган тагы бер проблемага тукталыйк. Төп геройда, бигрәк тә заман героен чагылдырган образда, бүгенге көн рухына туры килә торган идеал гәүдәләндерелә Әсәрдә шул идеал яктысы төшкән проблемалар бирелә. Ул идеал, проблемаларның чишелеше кемнәрне кызыксындыра соң? Әсәрнең укучысы кем? Ягъни, биредә укучы мәсьәләсе күтәрелеп чыга. Әгәр һәммә язучының иҗатын күздән кичереп, шушы хакта уйлансак. гомуми нәтиҗә әллә ни бәхәсле булмас: прозаикларыбыз авыл укучысы өчен яза. Аларның тормышка мөнәсәбәтләрендәге, фикерләү рәвешендәге, телләрендәге «авыллык» әллә каян сизелеп тора. Миңа калса, безнең прозада патриархальлек төсмере сакланган тормыш идеалы өстенлек ала. Бу күзәтүгә тагын икенчесен дә өстәргә мөмкин: прозаикларыбыэның әсәрләрен нигездә авылда укыйлар Шәһәрдәге укучыларның да күбесе — авыл балалары...
Димәк, җәмгыятебез хәзергедәй кискен структур үзгәрешләргә дучар булган бер вакытта, әлеге фактларны күз уңында тоткан хәлдә. В И. Ленинның: киләчәкне крестьяннар сыйныфы түгел, ә эшчеләр сыйныфы билгеләячәк, дигән мәгълүм фикерен искә төшереп уйланасы нәрсәләр күп әле.
Республикабыз шәһәрләрендә соңгы унбиш-егерме ел эчендә авылдан күчеп килгән бер миллионнан артык кеше яши. Безнең язучылар яратып һем белеп яза торган авыл тормышын әлегә онытмаган, авыл белән бәйләнешен әлегә өзмәгән бер
миллионнан артык кеше дигән сүз бу. Миңа калса, татар әдәбиятының укучылары мәсьәләсен бүген әнә шулар хәл итә. Татар прозасы бүген бу бер миллионның рухи ихтыяҗларына җавап бирерлек хәлдәме? Ягъни безнең әдәбият халкыбызның әлеге өлешен йогынты сферасында тота алырмы, югалтмасмы ул аны? Әдәбиятның язмышы укучылары язмышына бәйле ич.
I Язмыш дигәннән, бер вакыйга сөйлим әле Өч яшьлек кызым бар минем. Бер кичтә, кәгазьләремне өстәлгә җайлап таратып эшкә утырганымны күргәч, яныма йөгереп килде: вӘти! Миңа рәсем яса. Өй яса!»— ди. Өй рәсемен ясап бирдем мин моңа. Койма артында алма агачлары, ишегалдында маэмае да бар. Маэмай бик ошады кызыма, ләкин өй рәсемен яратмады бит Ни өчен икәнен аңлатып бирсә, бала да булмас иде ул. «Алай түгел!» — дип кенә әйтә. Карандашларын сайлый-сайлый, үзе рәсем ясарга кереште. Хәзер инде аның «өе» белән мин риза түгел. «Өймени бу? Багана ич».— дим. Сабырлык сакларга тырышып, тагын кулыма карандаш алам. Кызым тагын канәгать түгел. Ахырда миңа үпкәләп, карандашларын, альбомын күтәреп, әнисе янына, аңардан рәсем ясатырга китеп барды. Ул көнне бу вакыйганың асылы турында уйладым. Бары, берничә көннән соң гына, троллейбус тәрәзәсеннән көзге юеш урамга, ундүртәр катлы биек шәрә йортларга караштырып, эшкә барган чагымда гына кинәт исемә төште, һәм мин кычкырып көлеп җибәрдем, үземнән көлдем. Мин бит, беркатлы авыл диванасы, аңа авыл өе рәсемен ясаганмын! Өй төшенчәсе минем күңелдә әле һаман авылча икән бит! Дүрт яше дә тулмаган шәһәр баласы каян белсен синең авыл өеңне! Авыл бит аның өчен — күз алдына китереп булмас ераклыктагы тәмле каймак, бал, вареньелар гына ашап гомер итүче әби белән бабай авылы Мин ясаган алмагачлы, маэмайлы өй дә — бабай өе бит. Ә биредә өйләр әнә нинди: егермешәр, ундүртәр катлы! Шуңа күрә дә бала үҗәтләнеп, биек шәһәр өйләренең сурәтләрен кәгазьгә тезгән икән. Ә мин багана дип уйлаганмын Кызыма мин соңрак авыл өе рәсемен ясарга өйрәттем, әлбәттә. Ләкин ул — аның өчен барыбер «бабай өе» генә...
Шәһәр белән авыл арасындагы аерма, барыннан да элек, күңелләр арасындагы аерма икән бит. һәм яңа шәһәрләрдә яшәүче өлкән буын белән яшьләр, аталар белән балалар арасындагы аерма да шәһәр белән авыл аермасына тиң икән. Биредә буыннар бәйләнешендәге киеренкелекне тоймый мөмкин түгел Менә шундый киеренкелек, тора-бара. өзеклеккә әйләнмәсме? Борынгылар әйткән бит: «Бер күченү ярты януга тиң».— дигәннәр. Халыкның авылдан шәһәргә күченүе дә югалтуларсыз гына бармый. Мондый шартларда әдәбиятның, сәнгатьнең коммуникатив һәм тәрбияви әһәмияте тагын да арта, традицияләр күчемлелеген тәэмин итү бурычы зурая, авырая. Авырая, чөнки әдәбият белән укучы арасындагы бәйләнеш яңа шартларга куеп сынала.
II. Брежнев шәһәрендә, Түбән Камада. Әлмәттә, Казанда бүгенге көндә менә шушындый проблема яши. үзенең чишелешен көтә. Ә чишелеш бер генә: язучылар, иң кимендә, шәһәрләшеп килүче әлеге кешеләрнең күңелендәге, иҗтимагый аңындагы үэгәреш-күчешләрне күз уңыннан җибәрмәскә тырышырга тиешләр. Аларны алдан ук чамалап, сизенеп, барысына алдан әзер торырга тиешләр.
I Әйе һәр укучы әдәби әсәрдән үзе турында, дөнья турында моңарчы белмәгән яңа мәгълүмат яңа тәэсир алырга тели. Француз язучысы Арман Лану: «Әдәбият — ул яңалыкны аңлау»,— ди_. Ә безнең әле яңа кешеләрне, аларның күңел ихтыяҗларын тиешенчә аңлый алганыбыз юк...
Борынгыларның инде без онытып килә торган матур бер гадәте булган. Кунакны каршылап, исәнлек-саулык сорашканнан соң иң элек: «Ни хәбәр?» — дип кызыксынганнар Яңа хәбәр әйтә алган кешегә зур ихтирам күрсәтелгән, аның урыны түрдә булган.
Бүгенге көн әдәбиятыбыз әсәрләреннән күпмесенең урыны шулай түрдә икән?..
Авыл кешесенең шәһәргә күченүе, крестьянның эшчегә әйләнүе темасы егерменче гасыр татар прозасы яралганнан бирле үзләштерелеп килә. Бер карасаң, бу өлкәдә әллә никадәр байлык туплаганбыз, традициябез җитәрлек: Ш. Камал, һ. Такташ, К Нәҗми, Г Әпсәләмоа... Икенче карасаң, үзеңне барыбер ярык тагарак алдында утыргандайрак хис итәсең: чөнки заман герое юк әдәбиятта!
II. Аеруча интенсив урбанизация процессы барган Брежневта, Әлмәттә Язучылар
союзы бүлекләре бер дә юкка оештырылмагандыр. Укучы заман турындагы иң яңа сүзне дә шул шәһәрләрдә яшәүче язучылардан көтәргә хаклы.
Р. Вәлиевнең «Иске сәгать дөрес йөри» повесте «урбинизация казанын», шул «казанда» кайнаучы кичәге авыл кешесе күңелен азга гына булса да яктыртып алуы белән әһәмиятле. Әсәр авторның чор таләбен, социаль заказны дөрес тоел иҗат итүен күрсәтә. Повестьның рухы, хикәяләү рәвеше дә «авылча»дан шактый үзгә, ф Минемчә, Р. Вәлиевнең бу әсәре — без кагылган проблеманы хәл итү юлында уңыш- с лы адым. з
I, Р. Вәлиевнең повесте прозабызда шактый урын алган бер кимчелекне дә (ким- челек дими хәл юк. чөнки прозаикларыбыз бу сыйфатны бик сирәк очракта гына 3 әсәрләренең дәрәҗәсен күтәрерлек казанышка әйләндерә алалар) ачык күрсәтте. По- н вестьта хәрәкәт аз. динамик киеренкелек җитенкерәми. Хәрәкәттән баш тарту, сюжет ярлылыгы, гадәттә, эчке монологны үстерүгә китерә. Әсәрдә сүз күбәя, төрле «фәл- з сәфәләр» куера. Р. Вәлиев тә сюжет йомшаклыгын фикер хәрәкәте белән капларга £ тырыша. Эчке монолог геройның бай күңелен, әһәмиятле тирән уйларын, көчле киче- у решләрен чагылдырса бер хәл әле Әгәр ул аның бары тик күңел сайлыгын, кабыр- < галарын санарлык ябык фәлсәфәсен ачу өчен генә хезмәт итсә? Ул чагында әсәр -jt түбәнәя дә куя. Психологизмны үстерү белән мавыгып, соңгы елларда прозаиклар т әсәрдәге хәрәкәткә игьтибарны киметтеләр. Р Вәлиев тә югалткан. Аның повестенда ф шәһәрнең кайбер типларын танып-белү җәһәтеннән шактый әһәмиятле характерлар табасың. Ләкин тоташтан һәр персонаж фәлсәфә сатарга тотынгач, беренче карашка u уңайлы һәм бик күпне әйтергә мөмкинлек бирер сыман тоелган алым авторга «аю Q хезмәте» күрсәтә: әсәрнең табигыйлегс, ышандыру көче кими.
М. Мәһдиев тә, хәрәкәткә караганда, статик күренешләрне яратыбрак тасвирлый. ■"& Әсәрнең бүлекләре бер-берсо белән аз бәйләнгән була, яисә алар арасында бер- с_ нинди дә бәйләнеш тоймыйсың. Шуңа күрә андагы вакыйгаларны, геройларны истә Т> калдыру чиген. Җебе өзелгән сәйләннәр кебек алар, хәтердән коелалар да бетәләр.
II. М. Мәһдиев егиле — прозабызда яңа күренеш, катлаулы күренеш
Совет кино сәнгатенә нигез салучыларның берсе, аның теоретигы Д. Вертов. о фильмнарыңның бербөтен фикере юк, дип үзенә бәйләнүчеләргә: « ..тысяча собран- ных фактов, если только увидеть заключенный в них ритм и понять связь отдельных частей, как. например, звуковых пассажей, дают общую мелодию, которая — вместе с конкретным содержанием сцен — и раскрывает смысл произведений».— дип җавап биргән А. Гыйләҗев та: «М Мәһдиевнең беренче карашка сюжетсыз кебек күренгән әсәрләрендә өзелмәс моң бар».— ди. Моңның булуы әсәрне бербөтен итә. Аерым детальләр, төсләр истә калмаска да мөмкин, әмма гомуми картина күз алдында ка
ла, онытылмый.
М. Мәһдиев стилен мин мозаикага тиңләр идем. Аның «Каз канаты», «Торналар төшкән җирдә» исемле әсәрләрендә сугыштан соңгы авылның гомуми картинасы нәкъ менә мозаика алымы белән ясала
Бу алымның традициясе безнең әдәбиятта күптәннән килә. Ләкин ул моңа кадәр поэзиядә генә хакимлек итә иде Көнчыгыш поэзиясендә, мәсәлән, көнбатыш халыкларының фикерне һәм хисне үсештә, хәрәкәттә сурәтләүче поэзиясеннән аермалы буларак, фикерне һәм хисне бер шигырь эчендә бүлеп-бүлеп, өлешләп бирү хас булган. Шушы традиция безнең хәзерге поэзиядә яңа бер дәрәҗәдә, баскычта яңарды. Ул әйтерсең, бер шигырь кысасы эченнән чыгып, бөтен поэзияне иңләде Хикмәтле сүз әйтү формасындагы дүртьюллыклар, парчалар, борынгы фәрд жанрын хәтерләтүче иксюллыклар. кечкенә генә халәт сурәтен бирә алган шигъри этюдлар Төрле медитацияләр Алар каи яклары беләндер үзара охшашлар Вакыты белән башы ахыры булмаган озын бер әсәрне укыйсың сыман да тоела. Әйтерсең шигырьләр түгеп, күз алдында төрпе төстәге вак кына пыяла кыйпылчыклары җемелдәшә, төсләре кушыла һәм шунда шагыйрь күңеленең образын төсмерлисең
Күрәсең, шушы алым хәзер прозага да үтеп керә.
I. Әдәби күренешнең асылын аңлатмый бу Хикмәт әдәби әсәрләрдә динамика кимүгә бәйле
Барысы да 60 нчы елларда башланды шикелле И. Юлееаның «Язылмаган поэма». Р Фәйзуллинның -Көрәшчеләр» поэмаларымнан башлап лиро-эпик жанрларда сю-
жетсызлык сыйфаты үсеп китте. Поэзиядән акрынлап хәрәкәт-динамиканың китүен канунлаштыру, шул хәлне абсолютлаштыру тора-бара фрагментарлык үсүгә, борынгы традицияләр яңарып, мозаика алымының куәтләнүенә шартлар тудырды. Хәзер, ти- рәнгәрәк карасак, бүгенге поэзиядә фрагментарлык көчәюнең сәбәбе — әдәбиятта рухи хәрәкәтнең сүлпәнәюеннән, фикер полюслары арасындагы киеренкелек йомшарудан икәнен чамаларга була.
Соңгы елларда ни өчен безнең бер генә проза әсәре дә бөтенсоюз мәйданында яңгыраш таба алмады? Шул ук вакытта Т. Миңнуллин. Д. Вәлиев, И. Юзеев кебек драматургларның драмалары илебез сәхнәләрендә бара? Бу сорауга җавап гади. Драматургия динамикасыз бөтенләй яши алмый, бушсузлелекне күтәрми. Шуңа күрә дә аңа әдәбиятыбызга ябырылган әлеге шаукым кагылмады, шуңа да ул үз позицияләрен бирмәде, һаман алга баруында булды.
Р. Мостафин стиль, образлылык ягыннан әллә ни балкый алмаган Г. Әпсәләмов әсәрләренең укучылар арасында бик популяр булуына аптырый. Г. Әпсәләмов нәкъ менә сюжетны оста кора белүе белән аерылып тора. Аның һәр әсәре нинди дә булса берәр киеренке, катлаулы конфликт тирәсенә укмашкан, вакыйгалары тыгыз, образлары — көчле характерлар. Ягъни ул әсәр өчен сюжетның нәрсә икәнен нык белгән, аның әсәрне оештыру, бербөтен итү көчен ачык аңлап иҗат иткән Үз эшенең остасы булган ул. Укучылар исә аңа рәхмәт белән җавап кайтара. Ә без шуңа гаҗәпләнәбез. Чөнки хәрәкәт-динамикага тиешле игътибар җитмәү — бүгенге әдәбиятыбыздагы гомуми шаукым, без аңа күнегеп киләбез. Сирәк талантлар гына аңа бирешми.
Катлаулы чорда, каршылыклы чорда яшибез, дип әйтергә яратабыз. Ә менә чорыбызның төп конфликтын чагылдырган тирән коллизияләрне үз эченә алган, чорыбызның көчле характерларын «чәкәштергән» колачлы эпик әсәрләр турында әлегә хыялланабыз гына...
II. Дөрес искәрдегез, чорыбызга лаек катлаулы вакыйгаларны чагылдырган, аның эчке динамикасын киң колач белән күрсәтә алган әсәрләр бездә әлегә юк.
Тормышны кабул итүдәге колачлылык, тирәнлек — әлбәттә, талант, күңел үткерлеге эше. Ләкин ул гына да түгел... Т. Миңнуллинның «Хәсән Вагыйзович» повестен укыгач, уйга калдым. Бүгенге проза үзенчәлекле динамик характерларны, үзенә күрә ачыш саналырлык образларны бөтенләй таба алмый дип булмый икән! Т. Миңнуллин повестендагы төп герой үзе генә дә ни тора! Әсәрнең ахыры, дөрес, образ логикасына бик үк ярашып бетми, бераз ясалмарак, ашыгычрак, ләкин шуңа да карамастан, ул тәэсир итә. Моның төп сәбәбе — А. Гыйләҗевча әйтсәк, «колоритлы кара герой»! Әмма шушы героен, бу ачышын язучы нәрсә әйтү өчен файдаланган соң? Менә шун-дый типлар да яши, дип укучыны искәртү өчен генәме? Геройның көче, масштабы белән чагыштырганда артык кечкенә вазифа түгелме соң бу? Менә шуны уйлыйсың, да, прозаның, әдәбиятның без әле генә сүз алып барган олы сыйфатлары, аларның мөһимлеге ничектер тоныкланып кала төсле. Сүз дә юк, ачык сыйфатларга ия образ булу, әлбәттә, әсәрне бизи, аның сәнгатьчелеген арттыра. Ләкин сюжет та, характер да язучы кулындагы чара гына бит, аларны бирү әдәбиятның үзмаксаты түгел. Аларның вазифасы — гомумиләштерү, укучыны яшәеш, тормыш турында нинди дә булса зур, мөһим нәтиҗәгә китерү. Ә язучының зур гомумиләштерүләр биеклегенә күтәрелә алуы аның талантыннан башка тагын философик әзерлек дәрәҗәсе белән дә билгеләнә.
Мин еш кына менә нәрсә күзәтәм. «Литературная газетавның соңгы битләренең берсендә сан саен диярлек нинди дә булса берәр чит ил язучысы белән әңгәмә урнаштырыла. Билгеле, анда күренекле язучыларга гына сүз бирелә. Алар, үз әсәрләре турында сүз башласалар, барыннан да элек аның идеясе, философик нигезе турында сөйлиләр. Иҗатның төп мәсьәләсе итеп шул карала. Калганнары исә — күрәсең, осталык, техника эше. Ч. Айтматов та үз әсәрен аңлатып кына чыгудан ерак тора, ул күбрәк үзенең идея-эстетик эзләнүләре, үзен борчыган әхлакый, фәлсәфи мәсьәләләр турында сөйли.
Ә безнең язучылар сүз алса?.. Алар мәгълүм мәзәктәге күзе күрмәгән кеше кебегрәк: филнең аякларын, койрыгын, борынын таныйлар, ә үзен тулы итеп күрмиләр. Әсәрнең теле, стиле турында алар рәхәтләнеп сөйләшәләр, аерым бер сүзне куллану үзенчәлекләре, аның мәгънә төсмерләре турында тәфсилләп мәкалә язалар
Образлар, характерлар турында да кызыклы гына фикерләр ишетергә мөмкин. Әсәрнең тематикасы, идеясе турында да сүз әйтеп куйгалыйлар. Ләкин шуннан артыгын көтмә инде.
I. Ч. Айтматов кебекләр — әлбәттә, зур язучылар Вак мәсьәләләр турымда сөйләшү, бәлки, аларга килешмидер дә Ләкин безгә дә бит гел генә вакланып яшәргә димәгәндер Р. Мостафин әйткәнчә, «гасырыбызның әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләре югарылыгында хәрәкәт итәргә» өйрәнергә вакыттыр! Үз заманында Г Ибраһимовның «Тирән тамырлар»ы, Г Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы, Г Бәшировның «Намус»ы чор таләпләре югарылыгында язылган әсәрләр булган. Хәтта еракка карыйсы да түгеп. 60 нчы елларда безнең поэзия күтәрелеш кичерде. Моның сәбәбе, минемчә, ул чор кузгаткан әхлакый, фәлсәфи проблемаларны шагыйрьләрнең нәкъ вакытында күтәреп ала һәм тиешенчә яктырта алуларында булды Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм вакыт кебек төшенчәләр турында уйлану безнең поэзия өчен бик нәтиҗәле булды. «Фәлсәфи поэзия» дигән термин да юкка гына шул чакта тумады
II. Р Мостафин тәрҗемә ителгән һәм Мәскәүгә җибәрелгән проза китапларының еш кына борып кайтарылуын әйтә Бу хәлнең төп сәбәбе, мөгаен, ул әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше начар булуда да, композиция көпшәклегендә дә түгел, ә барыннан да элек аларда сәнгать әсәренә кирәкле философик тирәнлек булмауда.
I. Алай ук катгый хөкем йөртү дөрес микән! Мин, мәсәлән, X. Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестен, М. Юнысның соңгы ике повестен, Н Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романын шактый җентекләп әзерләнгән философик базалы әсәрләр дип саныйм.
II. Әсәрнең философик базасы һәм чорның фәлсәфи эзләнүләре югарылыгында иҗат итү — икесе ике яссылыктагы мәсьәләләр, аларны чагыштырып булмый Ләкин икесе дә тиң дәрәҗәдә мөһимнәр һәм, әлбәттә, прозабызның фәлсәфи тирәнлеге, яңалыгы турында сүз кузгатабыз икән, искәрмичә дә ярамый бу безнең прозаның иң авырткан төше. Бүгенге прозадагы хәлләрнең торышы турындагы бу сөйләшүне башлап җибәрүчеләр нәкъ шуңа тикмәгә генә игътибар итмәделәр. Л. Толстой сүзләре китерелеп, язучының сурәтләү предметына мөнәсәбәте нәкъ үзенчә һәм ихлас булуы мөһим икәнлеге дә әйтелде, язучының тормышны аңлауга яңалык кертергә тиеш икәнлеге дә искәртелде.
I. Безгә дә, мөгаен, сүзебезне шушында тәмамларга кирәктер Өлкән язучыбыз Әмирхан ага Еники яшьләр белән бер әңгәмәсендә; «Зур әдип әзер хакыйкать белән яши алмый, ул аңа үз зиһене белән ирешә»,— дигән иде Прозаикларга безнең теләгебез булсын ул. Шул ук әдипнең; «Талантлы кеше кыю булганда гына чын мәгънәсендә галантлы әсәр иҗат итә ала»,— дигән сүзләре дә күңелгә кереп калган Дөньяны, тормышны кабул итүдә кыюлык, фикерләүдә кыюлык! Язучы хакыйкатьне тормыштан никадәр тирәнрәк һәм кыюрак чумырып алса, аның әсәре шулкадәр зуррак гомумиләштерү көченә ия булачак, ул шуның кадәр күбрәк кешегә үз һәм газиз булачак