Логотип Казан Утлары
Хикәя

БИШ МИНУТ

 Авыр яралардан һәм агуланган пуляларны алу операцияләреннән соң Ленинның сәламәтлеге бераз яхшыра башлаган иде. Әмма 1922 ел ахырында ул яңадан начарланды. Тагын баш авыртуы башланды, аны йокысызлык интектерде. Кайчандыр көчле булган организм хәлсезләнде. Моны барысы да күреп торды, әмма беркем дә моның белән килешергә теләмәде. Барыннан да бигрәк, әлбәттә, Ленин үзе килешмәде—начаррак булган саен, ул авыруына каршы тырышыбрак көрәште. Дулкынланырга — укырга, язарга, кешеләр белән очрашырга ярамый иде аңа. Ә ул исә, врачлар сүзенә дә карамастан, эшләргә ашкынды. «Яхшырак» булмаган һәм хәтта булырга мөмкин түгел көннәрдә дә: — Миңа бүген яхшырак! — дип белдерде ул катгый төстә. Шунда ук тиз генә берәр китап китерүне, я кичекмәстән кем бе- ләндер телефон аша тоташтыруны үтенү башлана иде. Соңгы атнада гына да бу берничә тапкыр кабатланды инде. Бүген дә шулай булды. — Үзегезне ничек хис итәсез, Владимир Ильич? Яна порошокларымнан соң әйбәтрәкме сезгә? — дип сорады врач, иртә белән Ленин янына кергәч. — Рәхмәт, доктор, әйбәтрәк! Сезне күргәч, үземне терелгәндәй хис итәм. — Бик, бик шатмын, Владимир Ильич! Ифрат та шатмын!—диде врач, Ленинның кулын тотып. Ул көмеш кесә сәгате «Лонжин»ның капкачын шыртлатып ачты һәм бөтен игътибарын аның секунд угына туплады,—Димәк, миңа монда ешрак керергә кирәк икән. Мин, Владимир Ильич, бик тә рәхәтләнеп вакытлыча бу бүлмәгә күчәр идем. Сезнең белән безгә алай ук күп урын кирәкми ич, дөрес бит? Әнә теге стена буена кечерәк кенә карават та куярга була. Ризамы сез? — һич кенә дә риза түгел, доктор! Мөмкин булмаган эш бу Врач гаҗәпләнде — Мин сезгә комачаулык итмәс идем, Владимир Ильич. Үземне бик тәртипле тотар идем, тыным да чыкмас иде. — Сез комачауламас идегез анысы, киресенчә, мин комачаулар идем. Үзем дә йокламыйм, кешеләргә дә тынгылык бирмим. — Бүген тагын начар йокладыгызмыни? — дип сорады врач, болан да төннең йокысыз, тынгысыз үтүен белсә дә. — Нәкъ менә бүген яхшырак булды. Бигрәк тә иртәнгә таба Дүрт туларга чирек сәгатьтә төш күрә идем инде... А Ленин үзенең кирәкмәгән сүз ычкындыруын абайлап алды. Әгәр дә кеше үзенен кайчан йоклап китүен төгәл минутына кадәр белә икән, аның йоклавы, гомумән, икеле Әмма врач үз пациентының ялгышын сизмәмешкә салышты һәм хәтта аның кәефен күтәрергә тырышты — Әйтәм аны йөзегез бүген бөтенләй бүтән, кичәгегә яки өченче ♦ көнгегә һич тә охшамаган. Ошыйсыз сез миңа, Владимир Ильич. £ — Ә пульс? Шактый тиз үзгәрә торган бу «иптәш» үзен ничегрәк = тота? s — Пульс та әйбәтрәк. Кая, ышанычлырак булсын өчен, тагын бер Э кат тикшерик әле. 3 «Лонжин»ның көмеш капкачы тагын шыртлады һәм елык-елык кнл- ф де. Ленин яңадан рухландыргыч сүзләр ишетте: — Мин канәгать сездән. Владимир Ильич. Бу мизгелдә чынлап та “ ошыйсыз сез миңа. u Чак сизелерлек елмаю Ленинның аксыл яңагын яктыртып жнбәрде. с — Безнең бер-беребезгә булган бурычларыбыз бетте, доктор,— ди- £ де ул. ш — Аңламыйм, Владимир Ильич,—дип ачыктан-ачык әйтте доктор. н — Сез дә миңа ошыйсыз. Сез бүген һичкайчан булмаганча гүзәл, £ доктор Киләчәктә сезнең барлык боерыкларыгызны колларча үтәрмен, н — Ә нигә «колларча?» — дип сорады врач.— Хәзер бездә коллар * юк, Владимир Ильич. я Ленин бик аз гына вакытка уйга калды, моңсу, шул ук вакытта тантаналы карашлы күзләрен врачка текәде — Бу сүзләрне сезнең — партиясез интеллигентның, мина — профессиональ революционерга әйтүегез бик шәп! Шәп! Әмма сезгә сер итеп кенә әйтергә тиешмен — шулай да Россиядә бер кол калды Ул — мин — сезнең күндәм хезмәтчегез. Боерыгыз, доктор, мин тулысынча сезнең карамакта. Мондый сүзләрне ишеткәч, врач табигый рәвештә авыруның чираттагы һөҗүменә әзерләнде һәм ялгышмады. Тик һөжүмнең шундый туктатып булмаслык көчле һәм бернинди әзерлексез-ннсез башлануын гына көтмәгән иде ул. Ленин хәзер инде үзенең ярым моңсу, ярым тантаналы карашын врачтан алмады Врач авыруның сорауларына көч-хәл белән генә җавап бирергә өлгерде — Доктор, минем пульсның тагын да яхшырак булуын телисезме? Кичәгегә, өченче көнгегә караганда да яхшырак булуын? — Әлбәттә, кадерле Владимир Ильич, әлбәттә — Ә үз пациентыгызның азмы-күпме яхшырак йоклавын? — Беләсез ич, нәкъ шул хакта хыялланам һәм кайгыртам бит — Бик тә шәп! Алайса, мине яхшылап тыңлагыз, доктор. Тик үзегезнең трубкагыз аша да, «Лонжин» ярдәмендә дә түгел. Аларга беркайчан да тулысынча ышанырга ярамый. Кешене кеше тыңлаганча тыңлагыз Шул хакта үтенә аламмы мин? — Әлбәттә, Владимир Ильич, әлбәттә...— дип элеккечә чын күңеленнән, әмма тотнаклырак итеп җавап бирде доктор — Әйдәгез, болай килешик Мин сүзегездән чыкмыйча дәваланыйм, ә миңа эшләргә ирек куелсын Даими, эзлекле рәвештә Әйе, әйе’ Алай гаҗәпләнеп карамагыз Бик кыска гына вакыт булса да, көн саен эшләү хокукын таләп итәм. Ул чакта бар авыруым тизрәк бетәчәк, ышандырам сезне, доктор. Нәрсәне к\з алдыгызда тотасыз сез, Владимир Ильич? — Врачның сәгать тагып йөри торган чылбыры шунда бөтәрләнеп алды, әйтерсең лә, авыруның сүзләре аны да гаҗәпкә калдырды. Китаплар китерәләрме сезгә? Телефоннан сөйләштерәләрме? — Китерәләр, сөйләштерәләр, рәхмәт! Әмма мин тагын да активрак эшләргә тиеш, һәм бу мөмкинлекне бирәчәксез сез миңа, доктор. Шулай булмаганда, сезнең барлык даруларыгыз... Фикер әйтелеп бетми калды, әмма шул ук вакытта бөтенесе дә әйтелгән иде инде. — Нәрсә бу, ультиматуммы? — дип сорады гаҗәпләнеп калган врач һәм, җавапны көтеп тә тормастан, үзенең соравына үзе җавап бирергә мәҗбүр булды: — Ультиматум. Мин сезне аңладым, Владимир Ильич. — Аңлагансыз икән, риза булыгыз! — дип тыныч кына, әмма кискен итеп әйтте Ленин. — Нәрсәне күздә тотуыгЫзны аңладым мин,— дип ачыклады врач,— әмма үтенечегезне әлегә канәгатьләндерә алмыйм, Владимир Ильич, хакым юк. — Алайса, безнең сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамлана, кызганыч — безнең килешә алуыбыз да ихтимал иде. Ленин врачка катгый таләп белән әдәпле генә үтенеч катыш, хәтта ялварулы караш ташлады. Врачка болай диде: — Шундый вак-төяк өчен дуслыкны бозып, киреләнеп торырга ярыймы соң инде? — Ничек инде ул «вак-төяк»? Вак-төяк түгел бу, Владимир Ильич. Врачка әйтеп бетерергә ирек бирмичә, Ленин юрган астыннан бармаклары ныклап кысылган кулын чыгарды. Бу хәрәкәт аңлашыла иде, шулай да Ильич аны тәфсилләп аңлатырга кереште: — Биш минут, доктор. Көненә барысы биш минут, аңлыйсызмы? Би-иш! Тагын да җитдирәк таләпләр куймас борын, килешегез. Кисәтеп куям: тагын да җитдирәкне! «Тагын бер ультиматум,— дип уйлады врач.— Рәттән ике ультиматум күбрәк түгелме соң? Күбрәк. Моның белән генә чикләнерме әле! Бәләкәй генә ташлама ясамый булмастыр ахры». — Биш минут, дидегезме? Мин сезне дөрес аңладыммы, Владимир Ильич? Әйткән сүз — аткан ук, төгәл биш минут! — Дөрес, доктор, баштарак биш минут кына булса да үтенәм сездән. — Монысына, мөгаен, ризалашмый булмас, Владимир Ильич. Тик исегездә тотыгыз: бер генә минутка да артык түгел, бары биш кенә минут. Анысы да искәрмә төсендә генә. һәм,, зинһар өчен, бернинди дә «тагын да җитдирәк таләпләр» куймагыз, Владимир Ильич. Мин бит тимер түгел. — Тимер түгел,—дип килеште Ильич.— Бары тик әйбәт, бик әйбәт кеше. Рәхмәт сезгә, доктор, бик зур рәхмәт! Бүлмәдә тынлык урнашты, шундый тын, хәтта «Лонжин»ның йөрүе дә ишетелә башлады. Тынлыкны беренче булып һич тә көтелмәгән сорау белән Ленин бозды: — Ә кайчан башларга мөмкин, доктор? Минем эшләр бик күп җыелды һәм барысы да бик тиз эшләнергә тиешле. — Соң, һич югында бүген түгел инде, Владимир Ильич, сез арыдыгыз, мин бит күреп торам. Хәтта мин дә тирләп чыктым әле. — Азрак бәхәсләшкән булсак, эш өчен көчебез күбрәк калыр иде, доктор. — Димәк, барысы өчен дә стрелочник гаепле? Шулай килеп чыгамы, Владимир Ильич? — Икебез дә гаепле. Икебез дә, доктор, һәм икебез бергәләп төзәтик тә. Тыңлагыз, сезгә үземнең планымны ачып салам. Мин монда «Правда» өчен бер мәкалә язам. Берничә көн рәттән инде... — Мәкалә?..— диц аптырап сорады доктор.—Кайчан язасыз? I — Күпчелек төнлә белән, сестра уяулыгын югалтканда, якн йокы ‘ килмәгәндә. Дөрес, бүген бөтенләй аз яздым. — Дүрт туларга чирек сәгать калганчы языпмы? — дип шелтәләп алды врач.— Әйтеп бетерегез инде. Сезгә рөхсәт ителмәгән иде ич. — Дөрес, ителмәгән иде. Мин дә сезне сүзегездә тотам, доктор Иде! ф Ә хәзер миңа әйбәтрәк. Сез бит үзегез рөхсәт иттегез. Шуңа күрә язам да. Башымда, әлбәттә.— Ул тагын юрган астыннан кулын чыгарды.— * Ә хәзер миңа, зинһар өчен, стенографистканы чакырыгызчы Врач авыру алдында тагын бер тапкыр чигенде. Әмма үтә дә сак 3 чигенде. Стенографистканы чакырырга ризалык биргәнче — Материал яшерен түгелдер дип уйлыйм, Владимир Ильич? — дип сорады. * — Менә шунда да шул хикмәт — яшерен. Бик тә яшерен, доктор... ° — Сез бит мәкаләне әйтеп яздырам, дидегез Яшерен мәкаләләр бу- *- ламыни? £ Ленин уңайсызланыбрак калды, әмма бу бер мизгелгә генә -о сузылды. ш — Беләсезме, доктор, кайчакта булгалый. Беренче вариантында. и Шулай булгач, әйтеп яздыра башласам, сез мине гафу итәрсез инде £ — О, аңлашыла, аңлашыла, Владимир Ильич! —диде врач, һәм н. мәгънәле генә итеп кулына «Лонжин» чылбырын алды Янәсе, бүлмә- * дән чыгуын чыгармын анысы, тик белеп торыгыз, шушыннан бер генә a адым да китте юк. Чылбырга бәйләп куелгандай утырачакмын ишегегез төбендә. Авыру тирән итеп сулап куйды Әмма төгәлрәк әйтсәк, ул тантана итә иде: кечкенә генә булса да тагын бер жиңү бит. Биш минуттан соң ун минут, ун минуттан соң ярты сәгать үк була бит ул вакыт дигәнең. Иң мөһиме — эш бүген үк, хәзер үк башланачак. Берникадәр вакыттан сон Ленин янына стенографистка килеп керде. Чак кына шыгырдаган ишекне ябып, врач бүлмәдән чыкты. Озакламый ишек яңадан ачылды — бусага төбендә үзсүзле доктор басып тора иде. — Булды, Владимир Ильич. Булды, булды, булды Әйткән сүз — аткан ук. Стенографистка кәгазьләрен жыйды һәм саубуллаша башлады — Сау булыгыз, Владимир Ильич. Сау булыгыз, доктор — Иртәгә кадәр,— дип төгәллек кертте Ленин һәм иртәгә әле бәлкем бераз озаграк та эшләячәкләрен әйтте. — Мин шуңа исәп тота аламмы, доктор, әллә юкмы? — Төгәл берни дә әйтә алмыйм,—днп жавап бирде тегесе.—Бөтенесе сезгә, кәефегез ничек булуына бәйле, Владимир Ильич — Хәлем яхшы, йокым әйбәт, пульсым тигез һәм тулы көчендә булачак,—дип ышандырды врачны авыру һәм стенографистканың чыгып китүен көтеп торгач, болай дип өстәде — Сез шундый кече күңелле булсагыз һәм миңа оста да ж,нбәрсәгез бигрәк тә. — Нинди оста? —дип гаҗәпләнде врач —Кайчан һәм нигә? — Гап-гадн балта остасын, һәм бүген, нәкъ менә бүген үк. Минем аңа бер үтенечем бар. — Берни аңламыйм. Владимир Ильич. Аңлатып бирегез әле, зинһар, мин фәкыйрегезгә. — Бөтенесе гап-гадн, доктор. Иртәгә иртән стенографистка тулысын- ча язылган текст белән киләчәк. Текстны укырга кирәк Менә шул чак миңа ноталар кую өчен пюпитр кебегрәк бер нәрсә кирәк булачак. Язылган битләрне шуңа куям да төзәтәм. һәм эшне дәвам иттерәбе < Мин инде аның конструкциясен дә уйладым — Тик мин бит әле белмим — сезгә эшләргә рөхсәт итәрменме, юкмы? — дип каршы төште врач.— Анысы әле, кабатлап әйтәм, бик тә, бик тә зур сорау астында, Владимир Ильич. Бүген бары тик искәрмә генә ясалды. Авыруның кулы тагын юрган астыннан чыкты. Аның бармаклары элеккечә үк ныклап кысылган иде — Без бит килештек инде, доктор. Көненә биш минут — әллә күпме шул? — Күп, Владимир Ильич. Сезнең өчен әлегә күп. — Күрәсезме: ә-ле-гә, ягъни бүгенгә күп. Димәк, иртәгә тап-таман булачак. Ә берсекөнгә — бигрәк тә! Логика бармы? — Бөтен сөйләшүегездә бернинди логика күрмим, Владимир Ильич. Мин бертуктаусыз сезгә юл куям, урынсызга килешәм. Врач ышанычсыз төстә кул селтәде. — Димәк, ризасыз? Чакырасызмы останы? Хәзер үкме? Кнчекмәс- тәнме? Рәхмәт, доктор, бик зур рәхмәт! Сезне күргәч тә кәефемнең күтәрелеп китүе, хәлемнең яхшыруы, күпкә яхшыруы тикмәгә генә түгел икән. Бик тә шәп! — Сез миңа бу хакта әйттегез инде, Владимир Ильич. Мине алай еш һәм алай нык мактарга ярамый — үзем турыда, кәперәеп китеп, әллә ниләр уйлавым бар. — Рәхәтләнеп уйлагыз, доктор. Уйлагыз! Әгәр сезне мактыйм икән, димәк, моның сәбәпләре бар. Ышаныгыз, докторларга хас кайбер нәрсәләрне аңлый башладым мин. Бигрәк тә соңгы вакытларда.. * Русчадан Миргалим Харисов тәрҗемәсе.