АК ДАВЫЛДА ТАЛ БӨРЕСЕ


Беренче бүлек
ынлы оркестр уйнаган дәртле марш авазы, нркен, биек залга сыеша алмыйча, коридорларга ташып чыкты. Бүген монда яшь врачлар ант бирергә җыелганнар иде. Залның ике ягындагы тар. биек тәрәзәләр артында, яшьләрнең кузгалган күңеледәй тынгысыз җил куе өрәңге ботакларын тирбәлдерә. Тәрәзәләрдән өстә, түшәм астында ук диярлек, бөек та- бипларның портретлары эленгән. Күбесе сакаллы, кырыс чырайлы, карашларын залдагыларнын баш очыннан каядыр еракка төбәгәннәр, әйтерсең лә үзләренә генә мәгълүм олы бер хакыйкать хакында уйлыйлар. Аларның мәгърур кыяфәте Зәйтүнәнең күңелен шомлан дырып җибәрде: бу даһиларга тиңләшү — табнп булу гади адәм баласы өчен мөмкин эш микән?
— Зюзю, карале, нинди гладиолуслар!—дип төртте Зәйтүнәгә уң ягында утырган Лариса.
Ике кыз рәтләр арасыннан чәчәкләр тулы ләгән күтәреп баралар иде. Менә алар биек сәхнәгә менделәр, кызыл бәрхет җәелгән озын өстәлдәге савытларга гладиолусларны бүлеп утыртып куйдылар Лариса, муенын сузып, урыныннан кузгала төшеп, аларны күзәтте Ул бүген бөтенесен уздырган — капрон халат кигән. Эчтән чәчәкле күлмәк бизәкләре аермачык күренеп тора. Кечкенә башлыгы җирәнсу вак бөдрәләре өстендә калфак кебек кенә эленеп тора. Гадәттә бик пөхтә, килешле киенә белә Лариса, әмма киемендә нинди дә булса төгәлсезлек калдыра я өске сәдәфсн эләктерми, я якасын күтәреп куя Бүген дә шулай халат җиңнәрен терсәгенә кадәр сызганып куйган. Башка берәүгә ятышып та бетмәс иде. ә менә Ларисага мондый төгәлсезлек тә ямь өстенә ямь генә биреп тора?
Ул озын кызыл тырнаклы бармаклары белән канәфер чәчәкләрен бөтерә, атсыз бармагындагы балдак елык-елык итә.
Кызлар барысы да бертөсле ак халатлардан, әмма игътибар белән караганда, киемнәрендә ниндидер аермалык та сизелә Кифаяның әнә халат итәгендә юылып бетмәгән марганцовка таплары бар. ә Вера башлыгына кызыл җеп белән медицина эмблемасын — озын аяклы савытка уралган елан сурәтен чигеп куйган
Кинәт оркестр тынды, залда тирән сулышка охшаган «ш ш-ш> дигән аваз ишетелде. Ишектән пөхтә костюмнар кигән бер төркем кеше кс-
реп. сәхнәгә таба юнәлделәр. Болар — яшьләрнең остазлары, галим- врачлар иде. Иң алдан ачык коңгырт костюмы өстенә аксыл кофтасының киң якасын чыгарып салган, кыска кискән күперенке чәчле ханым — профессор Ильясова күтәрелде. Елмая төшеп, залга җиңелчә генә баш иде. борылып, янындагы ирләргә нидер әйтеп алды, тегеләр аңа көлешеп җавап бирделәр. Ир-ат арасында, алар белән бертигез дәрәҗәдә озак еллар эшләгән хатын-кызлар, кагыйдә буларак, кыяфәтләре белән дә, үз-үзләрен тотышлары белән дә тупасланып, кырысланып китәләр. Җәмилә Закировна бу йогынтыга бирешмәгән иде. Сәхнәдә, алсу-кызыл гладиолуслар артында, ул. көмеш йөзек кашындагы асылташ төсле, бар карашларны үзенә җәлеп итеп торды. Бу минутта аңа һичкем илле сигез яшь бирмәс иде.
Тантаналы җыелыш барсының да аягүрә басып, байракларны каршы алуыннан башланды. Уртача буйлы, каратут йөзендә зур күзлеге һәм саллы ияге күзгә бәрелеп торган ректор, трибунага менеп, йомшак, әмма буйсындыручаи тавыш белән яшьләрне диплом алып, мөстәкыйль тормышка басулары, үзенчә әйткәндә, «безнең коллегаларыбыз булуыгыз белән» котлады.
Ниһаять, ант кабул итү минуты килеп җитте. Барысы да аягүрә бастылар. Ректорның салмак, тантаналы тавышы диварларга бәрелеп яңгырый, ерак гасырлардан килгән, барча табиплар өчен мөкатдәс булган сүзләрне — Гиппократ антын биектәге даһилар да тын калып тыңлыйлар иде шикелле.
«Табип Аполлон. Асклепий, Гигия. Панацея белән ант итәм»...— «Ант итәм...» дип. тыенкы тавыш белән башкаларга кушылып кабатлады Зәйтүнә. «Ант»...—диделәр кебек кырыс даһилар. «Табиплык сәнгатенә өйрәткән кешеләрне атам анам белән бертигез санармын ...» Бу сүзләрне Зәйтүнә сәхнәдә, кызыл гладиолуслар артында басып торган профессор Ильясовага карап пышылдады. «Авыруларга һәртөрле зыян һәм гаделсезлек кылудан тыелырмын... гомеремне саф һәм керсез үткәрермен ... Нинди генә йортка керсәм дә. мин анда авыруның файдасы өчен керермен, алдан уйланган, гаделсез һәм зарарлы нәрсәләрдән, бигрәк тә хатыннар һәм ирләр белән гыйшык эшләреннән азат булырмын...*
Зәйтүнә белә бит инде бу сүзләрне, күптән белә, ләкин бүген тантаналы яңгыраганда нигә алар күңелгә утлы күмер булып төште соң әле? Гыйшык булу, мәхәббәт утында яну гаеп эшмени?..
«Сер булып сакланырга тиешле ни генә белсәм дә,— дип яңгырады ант сүзләре,— мин аны беркемгә дә фаш итмәм. Бу антымны какшаусыз тоткан өчен миңа тормышымда һәм сәнгатемдә кешеләр арасында бәхет һәм мәңгелек дан килсен, антын бозган яки ялган ант биргәннәргә исә моның киресе булсын!»
Соңгы сүзләр дәһшәт белән яңгырагандай булды.
— Ант итәм! Ант итәм! Ант итәм!—дип гүләде зал
Утыргычларны шыгырдатып, урыннарга утырдылар. Остазлар шә-кертләренә соңгы тапкыр теләкләрен әйтә башладылар.
Доцент Дәүләтшин торып баскач, залдагыларның башлары тагын да югарырак күтәрелде, күзләр киңрәк ачылды. Изаил Харисович турында студент кызлар тыныч кына сөйләшә дә алмыйлар иде. Аның кара чәчләре астыннан агарып күренгән киң йөзеннән гүяки кызларның күзенә нур сибелде.
Ул. трибунага менгәч, йөзен тәрәзәгә таба борды, залдагыларга үзе белән сокланырга мөмкинлекләр тудырды
— Сез яшьләрнең күңеленә изге очкын салу өчен без кулдан килгәнчә тырыштык,— дип елмаю аша башлады ул сүзен. Аның калын тавышы колакка ягымлы яңгырашлы һәм шул кадәр көчле иде ки. артык нык яңгырамасын өчен аңа тыелыбрак сөйләргә туры килә иде шикел
ле. Аның бетен кыяфәтеннән үз-үзенә ышаныч, егетлек, көч бөркелеп тора иде.
Көчле!—диде Лариса күзләрен аннан ала алмыйча — Кызганыч, безнең группаны укытмады. Шулай бит. Зюзю?
Ә доцент залдан күтәрелгән соклану дулкынын тоеп тора, алан гына да түгел, бу дулкында күңеле белән ләззәтләнеп йөзә иде ♦
Инде хәзер бу очкынны учакка әверелдерү сезнең үз кулыгызда. Иманым камил сезнең арадан да медицина күгендә йолдыз булып бал ш кырлык кешеләр үсеп чыгар! ©
Кызлар учларын кызганмыйча кул чабарга керештеләр. Профессор Ильясовага шул алкышлар астында трибунага күтәрелергә туры < килде. <
Ул залның тынычланганын сабыр гына көтте. Җәмилә Закировна § йөзенә яктылыкның ничек төшкәнен дә чамаламый, тавышы да доцент з Дәүлә)шиннан сон артык нечкә, зәгыйфь булып тоелды, шыбырдашып < утырган яшьләр аның беренче сүзләрен ишетми дә калдылар Ләкин х ихласлык, йөрәк түреннән чыккан хис бар иде профессор Ильясованың < кыяфәтендә һәм тыныч тавышында Зал аны ишетү өчен, ихтыярсыздан ♦ тынып калды. <
— .Студентларга соңгы фатихамны биргән саен, мин үземнең ос- “ тазымны искә төшерәм. Безнең институт белән хушлашуыбыз бүгенге * тантанага охшамаган иде Без хәтта соңгы имтиханны да тапшыра ал- = мадык. Дипломны безгә ансыз гына бирделәр. *
Кифая Ларисага таба сузылып: g
- Безгә дә шулай итәселәре калган!—диде. п
— Ватан сугышының башланган көннәре, күбебез фронтка ашыга = иде. Безнең карт укытучыбыз трибунага менде дә: «Газизләрем! Мин “ сезгә бер генә нәрсә телим! Исән-сау әйләнеп кантыгыз!»—диде һәм * елап җибәрде Мин бәхетле, чөнки шәкертләремә андый теләк теләргә ' туры килгәне юк. Тыныч дөньяда эшлик, дим мин сезгә. Боз болай да аяусыз көрәштә Кешелекнең явыз дошманнары белән көрәшнең алгы сызыгында без. Мин сезгә бу фронтта җиңүләр телим! Бәлки, һәр җиңү өчен сезнең күкрәкләрегезгә орден да такмаслар, ләкин һәр җиңү — ул кеше гомере! Врач исеме зур бүләк. Аталар балаларын озатканда болан диләр мин сиңа фамилия бирдем, исемне үзең яулап ал. Без сезгә белем бирдек, врач исемен үзегез яулагыз Кешеләрнең газапларын җиңеләйтүдән куаныч табып яшәгез, бәхетнең иң зурысы шул.
Зал кул чабуларга күмелде
- Сихерче! - диде Лариса, соклану катыш көнләшү белән.
Тантана тәмамланып, байракларны озатканда, кисәк сискәндереп, зал артындагы оркестр уйнап җибәрде — зеңгелдәп җиз тәлинкәләр бер-берсенә бәрелде, трубалар күкрәп куйды һәм янә дәртле марш башланды
Ректор, башын чак кына ия төшеп, профессор Ильясовага юл бирде. Җәмилә Закировна »ал кырыеннан ишеккә таба юнәлде, башкалар ана иярде
N л җннел адым белән бара, тәрәзәдән төшкән кояш тәңкәләре аның чәчендә ялтыран китә, ә йөзендә куаныч катыш ямансулык чагыла иде Оясыннан балаларын очырган кош ямансулы! ы иде бу.
Коридорга чыккач, ул ректорга таба борылып
Минем сезгә сүзем бар иде. диде.
Рәхим итегез. Җәмилә Закировна, теләсәгез, хәзер үк сөйләшергә мөмкин
Алар тукталып торган арада, башка галимнәр ары узып китте, иң соңгы булып доцент Дәүләтшин бара иде. Җәмилә Закировна карашы белән аны озатып калды.
Әнә ул — пөхтә, килешле зәңгәр джинси костюмы аркылы мускуллары сизелеп торган атлет гәүдәсе белән коридорны иңләп бара, костюм якасы өстеннән тар сызык булып күзне камаштырырлык ап-ак күлмәк якасы чыгып тора, бу сызык аның чәчен тагын да карарак итеп күрсәтә. Каршы килгән студент кызлар, ул узып киткәч, барыр юлларын онытып, үзара пышылдашып калалар, аларның шыпырт тавышында. алланган бит очларында соклану, олылау ярылып ята.
Сокланмый мөмкин дә түгел доцент Дәуләтшинга! Аның очарга талпынган бөркет шикелле чак кына алга авышкан сынында, коңгырт ботинкалар белән паркет идәнгә нык басып баруында ук көч. көне-ае белән арта барган гайрәт сизелә. Биек, иркен коридорны кысанлап, ашкынулы адым белән киләчәк үзе барадыр шикелле.
Аның артыннан җиңел, тавышсыз гына атлап килгән җыйнак гәүдәле профессор Ильясова, үсеп-ныгып җиткән, уңган һәм батыр улына карап куанган ана шикелле, эчке горурлык хисе кичерә иде. Адым саен гайрәте арта барган бу егет аның—профессор Ильясованың шәкерте бит!
Дәүләтшин баскычка борылганчы, Җәмилә Закировна аның артыннан каерылып карап калды.
Кабинетына кергәч, ректор «Т» хәрефе сыман куелган өстәлләрнең түрдәгесе артына — үз урынына түгел, ян өстәл кырыена барып басты, ишарә белән Җәмилә Закировнага каршысыннан урын күрсәтте.
— Бер атнадан мин китәм бит инде,—диде Җәмилә Закировна, икесе дә утыргач. Аның Совет хатын-кызлары комитеты делегациясе составында гарәп иленә барачагын ректор белә иде инде. Гаҗәпләнерлек нәрсә түгел: профессор чит илләрдә булгалый, моннан ике ел гына элек ул, мәсәлән. Вьетнамда йөреп кайткан иде.
Бүлмәдә беразга тынлык урнашты, ачык тәрәзәдән агачлар шавы ишетелә башлады.
Алар дистә еллар буе бергә эшлиләр һәм бер-берсен якын итәләр иде. Мондый очракларда, ягъни Җәмилә Закировна берәр йомыш белән башкалага барганда — бу юлы да ул ике-өч көнгә Мәскәүгә тукталачак — ректор аңа бик мөһим йомышлар кушып җибәрә торган иде: министрлыкка керергә, ВАКка сугылырга, кайбер галимнәрне күреп сөйләшергә... Ахыр чиктә, таныш-белешләренә сәлам күндерә иде.
Җәмилә Закировна сораулы карашын әңгәмәдәшенең күзлегенә төбәде. Күзлек пыяласында чалшаеп тәрәзә чагыла иде. Ректор аның тел төбен аңлап, чак кына көлемсерәде:
— Атна-ун көннән Мәскәүгә Изаил Харисович та барачак. Аналарның һәм балаларның сәламәтлеген саклау институтына бер-ике атнага командировка сорый. Алар белән үзе алдан сөйләшеп куйган, барысын да җанлаган. Молодец егет сезнең ул шәкертегез, Җәмилә Закировна! Өр-яңа өлкәдә эзләнүләр алып бара, һәм, әйтергә кирәк, шактый уңышлы алып бара. Фәнни конференцияләрдә төпле чыгышлар ясый, зур галимнәр белән кыю сөйләшә. Кыяфәт бар. сөйли белә, энергия дә, эрудиция дә җитәрлек. Теләсә нинди авыр мәсьәләне ерып чыгарлык егет!
Җәмилә Закировна ректорның әйтми калган сүзләрен күңеленнән дәвам иг те: «Безнең йомышларны да бик яхшы итеп үти».
Җәмилә Закировна күңелендә ирексездән кузгалган көнләшү хисен басарга тырышты: «Бигрәк яхшы, миңа артык мәшәкать булмас...»
Ректор бераз тынып торды да. тагын телгә килде:
— Ә шулай да, Дәүләтшинны кафедрадан җибәреп, хата эшләдегез,
ахрысы, сез, Җәмилә Закировна. Үзегезгә менә дигән алмаш булып өлгерә иде
— Төрле казанда кайнап чыныгу яшь кешегә файдалы булыр, дип саныйм мин үзем — Җәмилә Закировна сер бирмәскә тырышты, әмма ректор анын яшерен ярасына кагылган иде.
Әйе, Дәүләтшин Ильясова кафедрасында үсте, кандидатлык диссер- . тациясеи аның кул астында яклады
Моннан бер ел элек кенә институтның шул ук профильдәге икенче 3 кафедрасына күчте ул. Бу карарын «Мин сайлаган тема белән ныклап ь шөгыльләнү өчен анда мөмкинлекләр күбрәк».— дип аңлатты. Профес- - сорның Дәүләтшинны бер дә җибәрәсе килмәгән иде югыйсә. ч
Ильясова ректор кабинетыннан чыкканда. Изаил Харисович кабул •итү бүлмәсендә секретарь кыз белән сөйләшеп тора иле. Башын күтә- ~ pen профессорга карагач, аның йөзе кинәт үзгәрде, күзләрендә сагаю ? чагылды. «
— Изаил Харисович, минем сезгә бер авыруны күрсәтәсе килә
иде,— диде Җәмилә Закировна. <
— Ярдәмем тиярлек булса, бик татмын. Җәмилә Закировна Берәр . якын кешегезме әллә?
— Юк, мина беренче килүе. Ярдәм сорап хат язган иде дә, минем *
җавапны алуга килеп тә җиткән Үзбәкстаннан, Днләрам исемле бик ә сөйкемле кыз. i
— Әгәр теләсәгез, мин сезнең клиникага килермен.
— Мин аның үзен сезгә җибәрә алам. Вакытын гына әйтегез
Авыруның диагнозы, очрашу вакыты турында сөйләшкәндә. Җәми- 5 лә Закировнаның башына һич көтелмәгән бер уй килде икенче кафед- 2 рага күчкәннән бирле, допоит Дәүләтшиннын бер генә мәртәбә дә яр- s дәм сорап профессор Ильясонага мөрәҗәгать иткәне булмаган икән. =1
Кемдер аның бит очын назлап сыйпый иде шикелле, Зәйтүнә шул назга елмаеп уянды, берара, керфекләрен күтәрергә иренеп, назның кабатланганын көтеп ятты Ниндидер татлы төш кергән кебек иде, тнк онытылган, күңелдә сөенечле хис кенә калган. Ул йөзенә төшкән кояш нурыннан башын борып, күзләрен ачты. Төше түгел өне сөенечле бит анын. Әнә өстәлдә, чәчәкле клеенка өстендә зәңгәр катыргы — диплом ята. анын янындагы пыяла савытта икс канәфер чәчәге. Урындык аркасына ак күлмәк эленгән, ак туфлилар идән уртасында тәгәрәшеп яталар. Тулап торакның бер бүлмәсендә узган тантана мәҗлесе көн яктыргач кына гаралды. Киемнәрен урынына рәтләп куярга Зәйтүнәнең хәле дә калмаган иде
Бу күлмәк белән туфлилар Зәйтүнәнең гомердә бер була торган зур бәйрәменә шаһит булганнар иде инде — ул туена да шу ларны кигән Иде. Кызлар чыгарылыш кичәләренә дә. туйларга да актан киенәләр Иң тантаналы, нң истәлекле көннәрендә алар — ап-ак Ә менә табип- лар көн дә актан йөриләр. Әллә соң лларнын гадәти, гади көннәре бул мый да микән?
Актан киенеп, ике тапкыр ант бирде Зәйтүнә. Беренчесендә гомеремне иремә, туачак балаларыма багышлармын, дин Икенчесендә акылымны, сәләтемне, тырышлыгымны кешеләрне авырулардан саклау эшенә бирермен, дип
Ике дөнья өчен бик җаваплы кеше ул хәзер Аның берсе - Әнвәр — мәхәббәт белән тулы өй, икенчесе авыруларның зары тулы больница Беренчесендә ул хатын һәм. ана да булачак бит әле Ә нксн-
чебендә ул бүгеннән — табип. Бу ике дөньяны бер күңелгә сыйдыру мөмкин микән?
Зәйтүнә торды да стенадагы түгәрәк көзге каршына килеп басты Бүгеннән ул — врач, кешеләр аңа өмет һәм ышаныч белән текәләчәкләр Ләкин аның кыяфәте ул өметләрне акларлык булып күренәме соң?
Урта буй, нечкә сын. Ул болай төнге күлмәктән баласымак булып күренә, ак халат кигәч кенә җитдиләнеп китә. Ә менә йөз... түгәрәк, ак йөз, нечкәреп киткән сары кашлар, зәңгәр күз, турсайган иреннәр. Ирен читендәге миң тагын... Чәчне кистереп, Лариса киңәш иткәнчә бөдрәләтеп җибәрсәң, олысыманрак булып китәр идең инде... Әмма Әнвәр рөхсәт итми. Зәйтүнә үзе дә ир хатыны, әнисе кебек, чәчен толымлап үреп йөрергә тиеш, дип уйлый. Кайбер халыкларда шундый йола да бар бит: кызлар бертөрле йөртә чәчне, хатыннар икенче төрле... «Карурманда адашкандай, чәч толымнарыңда адаштым»,— ди аңа Әнвәре. .
Их, ник кенә китте соң әле ул әллә кайларга, нигә бүгенге көндә шул адашкан хәлендә Зәйтүнәсе янында түгел? Ул да ике дөньяда яши шул. Аның икенче дөньясы — эше, парниклар хуҗалыгы. Инженер Уразов ул хуҗалыкта теплицалар кору турында хыялланып йөри. «Нефтьчеләр торба вәгъдә иттеләр әле, Зәйтүнгөл, тизрәк барып алырга кирәк».— «Тимер-томыр качмас, бер-ике көнгә соңрак барсаң да».— дигән иде аңа Зәйтүнә. «Андый затлы малны яткыралармы соң. Эләктерә алсаң бик шәп инде. Ике көннән кайтам мин. сагынып көтеп тор!»
Нигә кирәк ул тимер торбалар? Карурманнарда адашкан кебек, мәхәббәт бакчаларында адашып кына яшәп булмас идемени, шушындый көннәрдә генә булса да?
Ә Зәйтүнә үзе Әнвәрнең күзенә генә карап торыр иде.
Ләкин... медицина дөньясы булмаса. ул Әнвәрне очрата да алмаган булыр иде. Минзәләдә медучилище тәмамлап, авылда өч ел эшләгәч, монда Казанга килмәгән булса... Врач булу теләге монда китерде аны һәм мәхәббәтен дә ул шушында тапты.
Уку Зәйтүнәгә җиңел бирелә иде. Башкаларның үзәгенә үткән анатомия, хәтта латин да бер-ике кабатлауга истә кала, шигырь кебек ятлана иде. «Aliis inserviendo consumor»,— дип кабатларга ярата иде ул борынгы бер табипның сүзләрен.— «Башкаларга якты булсын өчен, янып көл буламын»
Фәнни түгәрәкләргә йөрү, концертларда катнашу да аз тоела, күңел каядыр ашкына иде. Аэроклубта парашют белән сикерү түгәрәге барлыгын ишеткәч, башка кызларны да шунда барырга үгетли башлады. «Азабың көчәйгән икән»,— диде аңа Лариса. «Андый шөгыль ихтыярны ныгыта, ә врачка ихтыяр көче бик кирәк» Лариса Зәйтүнәнең бу сүзләренә кул гына селтәде.
Аэроклуб университет каршындагы иске бинада иде. Зәйтүнә анда ят егетләр, ят кызлар арасына ялгызы барып керде.
Парашют белән сикерү өчен алдан өч ай укырга кирәк икән. Укытучысы инструктор дип атала, ул укучылары кебек үк студент егет, аны барсы да Әнвәр дип кенә йөртәләр иде. Башта Зәйтүнә аны терекөмеш тамчысына охшаткан иде. Бер аймы, ай ярыммы узгач, бөдрә чәчле, үткен коңгырт күзле бу татар малаеннан күңелгә җылы нур иңгәне сизелә башлады Шуннан соң Зәйтүнә аны нур шәүләсенә тиңли торган булды. Була бит шундый якты тап, әллә каян гына стенага килеп төшә дә, «тот мине, тот» дип каршыңда үчекли башлый Син аңа учыңны сузасың, ә ул читкә тайпыла.
Сабакны да үртәгәндәй көлемсерәп кенә аңлата иде ул. «Парашют баулары буталса, аларны кискәндә, пычакны үзегезгә каратып тотмагыз, югыйсә башыгыз алдан төшеп китәр».— «Инде барысы да тәр-
типтә икәненә ышангач, җайлап утырыгыз да, туган илнең гүзәллегенә карап хозурланыгыз». Ллдан-арттан парашют таккан Зәйтүнәнең зал кырыендагы кечкенә самолет кабинасына керә алмыйча азапланганын күзәтеп торганда ул, башкаларга карап «Күккә менгәч, бик җиңел чыгыла аннан, ә керүе тагын да җиңелр.ж була,— дигән иде.— Кайберәүләр куркудан ничек кире кереп утырганнарын сизми дә калалар. Дөрес, кызлар арасында моңарчы андыйның булганы юк әле», һәм Зәйтүнәгә шундый итеп көлемсерәп карап куйды, әйтерсең лә нәкъ менә “ аның бу эштә беренче буласына ышана иде. “
Утызлап кеше укып йөргәннәр иде, ә менә аэродромга Зәйтүнә бер- ® ү.зе барып җитте, чөнки анысына бик зур үҗәтлек кирәк булып чыкты. Аэроклубның чибәр, әмма чытык чырайлы врачы, Зәйтүнәнең авы- •- зын ачтырып карады да: 3
— Сезгә күккә менү турында түгел, җирдә яхшылап дәвалану хакында уйларга кирәк,— диде. =
Чыннан да ул чакта Зәйтүнәнең тамагы авыртып йөри иде
Ләкин бу каршылык кына Зәйтүнәне туктата алмый иде инде. Си- < керүнең үзеннән дә бигрәк, нур шәүләсенә охшаган егетнең үртәп әйтКӘН сүзләре үҗәтләндерде аны.
Үзе урынына врачка барырга Ларисаны күндерү җиңел булмады * булуын. Зәйтүнә аңа атна буе аш пешереп ашатты, бик сирәк очрый о торган китаплар табып бирде. *
— Врач миңа, парашютсыз да сикерә аласың, дип әйтте,— дип мактанып кайтып керде Лариса. <
Бу минутта ул үзенең нәрсә югалтканын белми, Зәйтүнә дә үзенең х ни табачагын аңламый иде әле Ул бары тик үз ихтыярын чыныктыру. ’ Әнвәр каршында ныклыгын исбат итү турында гына уйлый иде.
Әйе, самолеттан сикерү чыннан да бик куркыныч булып чыкты Ал- гт гы кабинага утырган очучы — егетләрдәй нык бәдәнле хатын-кыз иде, ни £ сәбәптәндер, ул. Зәйтүнәне күрүгә, җилдә каралган йөзен чытып куйды ' Күрәсең, парашютлар авырлыгыннан бөгелә төшеп, тупас ботинка башлары белән чирәмне тырнап көч-хәлгә атлап килгән кызның кыяфәте аңа ошамады (Бу зур ботинкаларны Зәйтүнәгә аэродромда кидерделәр, босоножкалар белән сикерү рөхсәт ителми иде)
Зәйтүнә кабинага җайлы гына кереп утырды. Югарыда, очучы хатын зур пыяла күзлеген елтыратып борылып карагач, кабинадан чыгарга вакыт икәнен аңлап, моны да җиңел эшләде. Ләкин мен.» канат ка басып, сынын турайткач, аяк астында, упкын кебек тирәнлектә агып яткан җирне күргәч, башы әйләнеп китте, бармаклар кабина кырыена аерып булмаслык итеп чытырлап ябышты, кабинага кире керәсе, нык тимер утыргычка берегеп утырасы килә башлады
Ул артка карап тора, аркадан җил этә, җан кабина эченә тарта нде. Гөрелте аша кычкырган тавыш ишетеп, ул артына борылып каралы. Аида гыйфрит күзе төсле пыяла күз, зур ачылган авыз күренде Зәйтүнә очучының «Снкер!»— дип кычкырганын аңлады
- Сикер! Сикер! Сикер!
Сикерергәме? Бумы сикерү? Бу бит үзеңне, һәр күзәнәге белән са молст тимеренә чытырдап ябышырга омтылган тәнеңне ышанычлы терәктән аерып, бушлыкка, төпсез упкынга ыргыту дигән сүз!
Ул күзләрен чытырдатып йомды да. бармакларын көч-хәл белән каергандай итеп, кабина кырыеннан ычкындырды. Тыгыз һава аны канат тан йолкып алды, йөзтүбән мәт.»лдгрде
Инструктор аңлатканда, барысы да бик гади иде шикелле самолеттан аерылгач та: «Бер-ике-өч».— дип ашыкмыйча гына алтыга ка дәр саныйсың, аннары баш өстеңә күтәрелеп карыйсың. Әгәр дә шуңарчы парашютың ачылмаган булса, күкрәгеңдәге каешка беркетелгән боҗраны тартып аласың —запас парашютны ачасың
Ә монда кая ул санау да кая баш очына күтәрелеп карау! Эреп юкка чыккандай буласын икән. Кемдер култык астыннан тотып, кисәк туктаткандай иткәч кенә, исенә килде Зәйтүнә. Шунда гына күтәрелеп карады: баш очында ак чатыр булып, парашют чайкала иде. Шунда аның күңелен һичкайчан булмаган очыну, рәхәтлек биләп алды, андый рәхәтлекне очар кошлар гына тоя ала торгандыр. Ул киң каешларга рәхәтләнеп урнашты да, таганда атынгандай чайкалып куйды.
Ул бер урында тирбәлеп тора, бары тик җир генә үзгәрә: офыклар тарая, агачлар зурая, тузанлы юл киңәя бара иде Зәйтүнә әле якынаеп килгән аланлыкка, әле биегәеп барган күккә карады, бер көлде, бер җырлады. Бары тик урман кырые читкә шуышып, такыр чирәмлек нык ук якынайгач кына, Әнвәрнең тагын бер киңәшен искә төшерде: ул парашют бауларын тарткалап, бу атынуны туктатырга тиеш иде ләбаса! Ләкин инде соңарган иде, җир кинәт аңа ташланды, ул, яны белән бәрелмәс өчен, чирәмлеккә таба аякларын сузарга чак өлгерде. Каты җир аяк табаннарына килеп бәрелүгә, ул тәгәрәп китте.
Кинәт авырайган ботинкаларның җайсызлыгын тоеп, бераздан торып басты, җил уңаена сузылган парашют бауларын тарткалый башлады.
Тапталган чирәмлек буйлап велосипедка утырган берәү килә иде. Зәйтүнә ерактан ук Әнвәрне таныды. Егет берничә адым кала ук велосипедыннан төште, сулышына кабып
— Иминлекме?— дип сорады. Аның тавышында борчылу сизелә иде.
— Әйбәт!
— Нишләп болай ерак китереп ташлады соң ул сине?
— Ул гаепле түгел... Мин үзем... курыктым.
Әнвәр аның бу сүзләрен шаяру дип кабул иткәндәй елмайды.
Парашютны икәүләп җыйгач, алар велосипедка утырып чирәмлек буйлап киттеләр. Зәйтүнә аркасы белән егетнең кайнар күкрәген, йөрәк тибешен тоеп барды, һич көтмәгәндә болай егет кочагына керү бары тик шушы минутта, очар кошлар кебек күктә талпынып төшкәннән соң, күңелнең очынган чагында гына мөмкин иде. Шушы талпынуны, очынуны Зәйтүнә белән бергә Әнвәр күңеле дә кичергәнгә генә мөмкин иде бу.
Алар менә шулай йөрәк тибешләре аша гына, сүзсез генә беренче тапкыр аңлаштылар
Кадерле хатирәләрдән арынырга тырышты Зәйтүнә. Шул беренче сүзсез аңлашуның яктысында күңел ныграк җылынсын иде...
Әмма чәй эчәргә утыргач, бу яктылыкны йомшак кына күләгә каплагандай булды. Өстәл башында утырганда, бүлмәнең ике як стенасындагы ике рәсем бик яхшы күренә. Аларның берсен — уң яктагы карават өстендә эленеп торганын, тулай торакта бергә яшәгән кызлар туй бүләге итеп китергәннәр иде. Пикассоның <Мадам Жаклинжы. Кара сызыклар белән генә ясалган хатын-кыз рәсеме. Аның йөзендә тирән моң, ятлар белән түгел, дуслар белән дә уртаклашып булмый торган яшерен сагыш бар Агарынган, суырылган ул. Нәрсә изә аның күңелен, ничек җиңеләйтеп була аның сагышын? Ләкин бу хакта уйлаучысы, кайгыртучысы, хәленә керүчесе юк. күрәсең, Мадам Жаклинның. Ялгыз ул, япа-ялгыз, ялгызлыгы бөтен кыяфәтенә бәреп чыккан.
Әмма хислелеге, уйчанлыгы, сагышы белән матур, сөйкемле үзе... Ә менә гәүдәсе... Мадам Жаклинның буй-сынын тасвирлаганда, мәшһүр рәссамның каләме Оьт»ч сизгерлеген, тылсымлы көчен кинәт югалт-
кан диярсең Хатынның гәүдәсе озынча зур шакмак, аяклары кечерәк шакмаклар, муены — улак Аяк бармаклары киселгән ботак төпләре кебек тырпаешып торалар Шул шакмакларның берсе янына икенчесе ничек куелганга карап кына, хатынның тезләрен кочаклап >тырганын чамаларга була. Нәрсә бу — кубизм дигән стильнең чагылышы гынамы, әллә югыйсә рәссамның бу образга үз мөнәсәбәтен белдерүеме? Нигә ♦ шулай җансыз итеп тасвирлаган ул бу сынны? =1
Рәсемне бүләк итеп тапшырганда. Лариса киная белән «Зюзю! Нәкъ синең рухта инде бу!» — дигән иде.
Хәзергә кадәр шулар исенә төшкән саен моңланып, шомланып уй- =; лаиа Зәйтүнә: нәрсә әйтмәкче булды икән Лариса моның белән?
Туйдан соң берме-икемс ай узгач, Әнвәр каршы стенага тагын бер S рәсем алып кайтып элде. Монысы төсләр белән ясалган кыз сурәте. 5 Авторы да танылганнардан түгел. Алмалары пешеп килгән агач янында $ бер кыз туктап калган да, башын бора төшеп, кемгәдер карап елмайган. Аның бизәкле яулыгы шома чәченнән шуышып, толымнары төбен < дә генә тотылып тора, гәүдәсе шул кадәр табигый сызыклар һәм төсләр белән тасвирланган ки, сулыш алганда, ачык муенындагы эре гәрә- __ бәләре тибрәлеп куялар шикелле. Рәсемне элгәч. Әнвәр мәгънәле и итеп:
— Менә күрәсеңме, хатын-кыз нинди була!—диде.
— һәр рәссамның үз стиле,—дип каршы төште Зәйтүнә.—Бу реа- ч
лизм әсәре, ә Пикассо яңа методлар эзләгән. ~
— Методны әйтәммени мин? Хикмәт күңелдә, хистә, йөрәктә! п Аннары башын ия төшеп, текә маңгае астыннан ягымлы карады да. х
сәер генә итеп каш сикертеп куйды. Сәнгать әсәре хакында җитди сүз “ барганда, аның кыланышы Зәйтүнәгә бик тә урынсыз тоелды Кичектер о кыен булып китте хәтта.
Хәзер дә, рәсемнәргә күз салган саен, Әнвәр ничектер үзгәреп китә, ул, ике рәсемнән соң өченчесенә карагандай итеп, хатынына текәлә, ниндидер соравына җавап эзли, нәрсәдер көтә кебек. Андый минутларда аның коңгырт күзләренең көйдергеч утыннан качасы килә.
Рәсемнәрне күләгәдә калдырып, кичләрен яшел торшер яктысында икәүдән-икәү утырган чакларда бик рәхәт Зәйтүнәгә
Торшердан төшкән йошак яктылык астында. Әнвәр өстәлгә алсу кәгазен җәя, готовальнясын ача. Аның сизгер, нечкә, хәрәкәтчән бармаклары готовальняның кызыл бәрхете эчендә ялтырап яткан ак тимер каләмнәргә һәм җәзбәләргә җан өргәндәй итәләр һәм кәгазьдә төгәл, пөхтә сызыклар пәйда була
Өстәл янына китабын тотып Зәйтүнә килеп утыра Ул эледәй әле башын күтәреп ирен күзәтә. Әнвәр сызымнарны шигырь язган шагыйрь яки җыр чыгарган композитор кебек ләззәтләнеп сыза
Әйе, тимергә җан өрә белә аның Әнвәре.
Тик менә утны бөтенләй сүндереп, караңгыда калгач, хатыны янында аның бу тылсымлы көче нигәдер бөтенләй юкка чыга Иренең кайнар бармаклары орынуга, Зәйтүнәнең тәне агачланып киткәндәй була. Эчтә ут, тышта — агач Туйдан соңгы беренче төндә үк барлыкка кил гәп бу тартыну, оялу үтәр дип уйлаган иде Зәйтүнә, күнегермен, гадәт ләнермеи, дни өметләнгән иде
Ләкин гадәтләнә алмый, киресенчә, торган саен бу тартыну арта гына барган шикелле Соңгы вакытта бу читләшү тагын көчәйде сыман әле. Чөнки алар икәү генә түгел инде, озакламый өчәү булырга тиешләр һәм бу өченче җан иясе хакына Әнвәр күңелгә тагын да якынрак тоелса да, аннан оялу, тартыну хисе тора торып көчәя генә бара.
Хәзер менә мадам Жаклинның агач гәүдәсен күргән саен, күңелне шомландырып Ларисаның кинаяле сүзләре искә төшә: «Синең рухта инде бу, Зюзю!»
Әнвәр кайткач, утырып чәй эчкән табынны җыеп та өлгермәгәннәр әле, тышкы якта кемнәрнеңдер күңелле шаулашканы ишетелде, кыңгырау зыңгылдады.
Ишек ачылуга, очынып, күгәрчендәй гөрелдәп Лариса килеп керде, Зәйтүнәнең муенына асылынды.
— Зюзю! Беләм бит мин сезнең хәзер генә нишләп утырганыгызны!
Ул башын борып, кысан коридорга чыга алмый басып торган Әнвәргә карады.
— Безне сагынып, безне сөйләшеп утыра идегез. Шулай бит, Анварчик?
Лариса артында Кифаяның давылдагы кебек тузган чәче, зур авызы күренде. Аннары ишекне тутырып зур гәүдәле, төз. нык муенлы Хөсәен килеп керде.
— Менә сезгә күчтәнәч!—диде Лариса очлы бармагы белән аның тарафына ишарәләп.— Котыптан кайткан ак аю! Зюзю, Анварчик! Мине котыбына алып китәргә кайткан бит ул! Алып китәргә дә башкаемны харап итәргә йөри! Шулай ук йолып калучы булмас микәнни?
Хөсәен аның сүзләренә тыныч кына елмайды, билен бөгә төшеп, сак кына Зәйтүнәнең кулын кысты һәм Әнвәрнең иңнәреннән кочып алды.
Кунаклар кайсы урындыкка, кайсы караватка урнашкан арада, Зәйтүнә яңадан табын әзерләргә кереште.
Димәк, Хөсәен Ларисаны алырга кайткан, дип уйлады ул «Барыбер минсез яши алмаячак!» — дигән иде Лариса, хак икән Әллә күрәзәлеге бар инде ул Ларисаның! Әнвәр турында әйткәне рас килә күрмәсен тагын! Ничек дигән иде әле ул? «Ах, Зюзю, егетнең асылын эләктергәнсең, якты утка күбәләк күп очучан, сак бул!» Бу кисәтүдә кызыгу, хәтта көнләшү дә бар иде шикелле.
Нәкъ шул вакытта Хөсәен белән аның арасы суыныбрак торган иде. Лариса егете янына чыкмый, мендәренә капланып, караватында ята, Зәйтүнә Әнвәр белән урамнарда озаклап йөргәннән соң кайтып кергәч, Лариса сикереп торып, чәйнектән салкын су эчә. Аның күз карашы Зәйтүнәнең күңеленә шом сала иде. Ярый, бераздан Лариса белән Хөсәеннең аралары җайлашты тагын
Аралары җайлану өчен мөмкинлекләре күп иде шул аларның. Икесе дә тулай торакның бер үк катында яшиләр, бер кухняда аш пешерәләр. Кичләрен караңгы почмакта пар күгәрчендәй гөрелдәшкән тавыш ишетелсә, бүтән булмас, шул Хөсәен белән Лариса булыр. Баһадир гәүдәле, әмма карап торышка юаш холыклы Хөсәеннең патшабикәсе булды бу кечкенә буйлы, чөенке борынлы, җирән бөдрә чәчле Лариса. Ул үзенең агачтан бик нәфис итеп уелгандай бармагы белән кай тарафка ишарәләсә, ягымлы елмайган егет шул тарафка атлап китәр иде. Кулга ияләшкән филмени!
Бәйрәмнәрдә Лариса күңелле мәҗлесләр оештырырга ярата. Нәкъ менә ул әзерләгән табыннарда күп кенә кызлар, шул исәптән Зәйтүнә дә гомерләрендә беренче тапкыр вино авыз иттеләр. Андый табыннарга егетләр-кызлар акча гына җыялар, калган барысын Лариса әзерли: Хөсәенне ияртеп базарга бара, бик оста сатулаша, алган бер әйберсен пөхтәләп төреп, егетнең портфеленә сала, салат-фәлән ясаганда, балык тазартканда да егетне яныннан җибәрми иде.
Лариса белән дуслашкач, егетнең өс-башы чистарды, элек чалшаебрак йөри торган ботинка башлары турайды. Югыйсә яхшы укуы, фәнни
түгәрәктәге эшләре белән бөтен институтта дан тоткан Ленин стипендиаты Нигъмәтуллинның аңарчы көзгегә карарга да вакыты калмый иде бугай.
Барсы да аны, диплом алгач та аспирантурага керер, ике-өч елдан диссертация яклар, дип уйлаганнар иде. Ә ул, институтны Ларисадан бер ел элек тәмамлап, Төньякка, Сургут каласына направление алды.
Ларисаның үгетләрен, ялваруын, хәтта каһәрләвеи тыныч кына елмаеп тыңлады да үзенекен итте: о
— Чын врач булыйм дисәң, тормыш казанында кайнарга, мөстә- £ кыйль эшләп карарга кирәк. Үзеңне сынарга кирәк башта! ®
Ул көннәрдә Лариса бөтерчектән борауга әйләнгән, таш күңелне ч дә тишәр кебек иде югыйсә. •
Хәтердә, бер кичне Лариса түше чигелгән төнге күлмәген киеп, ка- S раватта чәчен бигудигә урап утыра иде. §
— Ничек соң, чынлап та китәргә булдымы инде Хөсәен?—дип со- « рады Зәйтүнә. =t
- Китсә тагын, кендегем берекмәгән әле,— дип җавап кайтарды Лариса — Мин бит аны аэроклубларга барып, күккә менеп эзләп йөрмәдем! Аякка үзе килеп уралды. Китсә китәр, ил бетмәсә, ир бетмәс, ди иде минем әби.
Ларисаның бу рәвешле ямьсез итеп дустын тешләве урынсыз һәм о аңлаешсыз иде, әмма Зәйтүнә аның авыр сүзен үткәреп җибәрергә ты- * рышты. Кәефсез чагы, ялгыш ычкындыргандыр, дип юанлы.
Айлар узгач, уку елының ахырына таба Ларисаның Хөсәенгә ачуы * бераз басыла төште булса кирәк. Ул чакта инде Зәйтүнә тулай торак- ' тан киткән, лекцияләрдә генә очрашалар иде, шулай да ишетте Лариса 2 Хөсәеннең үзе кебек ук сабыр, тыныч, ягымлы язылган хатларына җа- s вап бирә башлаган, имеш...
Менә инде Хөсәен Ларисаны алырга кайткан икән. Тәмам килеш- 7 кәннәр, димәк.
Зәйтүнә чәйнеген күтәреп кухнядан бүлмәгә кергәндә, Әнвәр белән Хөсәен, изүләрен чишеп, идән буйлап үрмәләп йөриләр иде. Идән тулы кәгазь, кәгазьләрдә сызым, сызымнарда әлеге дә баягы шул теплицалар.
— Мин ул парник хуҗалыгының исемен үк үзгәрттерәчәкмен әле!— ди Әнвәр кайнарланып — Совхоз итәчәкмен мин аны!
Карават кырыена утырган Лариса бөтен гәүдәсе белән аңа таба авышкан, ләкин сызымнарга түгел, аның йөзенә текәлгән иде.
— Искиткеч, гаҗәп!—диде үзе Әнвәрнең сүзен хуплап
Кифаяның кичәге мәҗлестән соң йокысы туймаган, ахрысы, кырый дагы урындыкта иснәштереп утыра Нигә ияртеп йөри икән аны Лариса? Бер дә пар түгелләр бит югыйсә!
Хәер, чамаларга була. Лариса дөньяны күп күргән кеше, офицер гаиләсендә үскәнгә, илне аркылыга-буйга күп гизгән, акыл җыйган. Кифая кебек килешсез киемле ямьсез кыз янында үзенең балкып торганын белә.
- Туктаусыз эше турында сөйләп торган ир белән яшәгән хатынга рәхмәт инде,— диде Кифая өйне яңгыратып.— Кунакларны сызым белән сыйлыйлармы әллә сездә?
Әнвәр, башын күтәреп, аңа гаҗәпләнеп карады
— Эх сез! Үзегез врач әле җитмәсә! Кышын-язын яшелчәнең кирәклеген миннән дә бигрәк сез белергә тиеш!
— Аннарчнк, беләбез, бик беләбез!—Лариса тирән итеп, йөрәк түре белән көрсенеп куйды - Әйдәгез әле, дуслар. Әнвәрнең изге хыяллары тормышка ашсын өчен берәр кәса күтәрик әле. Гөнаһ булмас, шулай бит? Әй. ак аю! Сумкадан күчтәнәчне ал' Зюзюнчик. ярдәм ишмме?
Юк, сез аңлап бетермисез әле, бетермисез!— диде Әнвәр идәннән
сызымнарын җыйганда,— Безнең хуҗалыкта эшләүче хатыннарның хәлен белсәгез иде сез! Метр ярым тирәнлектәге чокыр төбенә март аенда яшелчә утырта башлыйлар. Парник эченә басарга ярамый, алар чокыр өстенә аркылы такталар куеп шуларга күкрәкләре белән ятып эшлиләр. Билләһи, андый чакта мин алар яныннан узарга оялам, әйләнеп үтәм. Хатын-кызга бозлы такта өстенә күкрәге белән ятып эшләргә ярыймыни? Шуннан соң алар сезнең янга йөри башлыйлар инде.
— Безнең Әнвәр бөтен дөньяны бүген үзгәртеп корыр иде, әгәр ку-лыннан килсә,— диде Зәйтүнә иренә сокланып һәм аның сәерлегеннән көлемсерәп.— Ул әйтә, шәһәрләрдә дә бер генә карыш җир дә әрәм ятмаска тиеш, газоннарга арыш чәчәргә кирәк, ә скверларда алмагачлар, чияләр үстерергә күптән вакыт, ди. Без әле аның белән,«Арыш чәчәге» дигән ислемай чыгарганнарын көтәбез!
— Ә нигә, арыш серкәсеннән дә татлы ис дөньяда юк. Мин шаккатам: парфюмерлар шуны да аңламый микәнни соң?
— Әнвәр белән без шәһәр урамнарында бер машина да калмаган көннәрне күрергә өметләнәбез әле,— дип дәвам итте Зәйтүнә.— йөкләрне җир астыннан салынган торбалар буйлап кына йөртәчәкләр, ә кешеләр һәрберсе канатлар тагып очып йөриячәкләр.
Бу сүзләрдән Кифая шаркылдап көлеп җибәрде, Хөсәен үзалдына «хым» дип куйды, Лариса күзләрен тутырып тагын Әнвәргә текәлде.
«Арыш чәчәге» дигән ислемайның беренче шешәсен үзем сатып алачакмын! Теләсә нинди бәягә, бөтен мал-мөлкәтемне биреп булса да. Ә алмагач чәчәкләренә төренгән, хуш искә күмелгән шәһәр өстеннән канат җилпеп очу... Эх, татлы төш кенә шул ул!
— Ә нигә төш кенә! Хәзерге заманда техниканың моңа көче җитәрлек. Алай карасаң, безнең бабайларга телевизор да төш кебек тоелган!— диде кызып киткән Әнвәр.
Хөсәен идән уртасында баскан килеш бу бәхәсне тыңлап торды да’
— Анысы шулай, ә менә Төньякта эшләүчеләрне витамин белән кем тәэмин итәр икән?— дип куйды.— Анда бит чын батырлар эшли. Нефтьчеләр изге кешеләр, алар синнән җаннарын да кызганмаячаклар. Акчасын да бирерләр, материалын да табарлар, рәхмәтен дә әйтерләр.
— Әйдә безнең белән, Анварчик!—диде кинәт өзелеп киткән тавыш белән Лариса.
Аның бу сүзләреннән бүлмәдәгеләр тынып калдылар.
— Туктагыз әле, монда башлаган эшне очлыйсы бар. .— диде кыза-рынып, буталып Әнвәр.
— Әйдәгез әле, табын янына утырыйк,— диде Зәйтүнә бүлмәдәге- ләрнец нидәндер кыенсынып калганын күреп.
Өстәл янына утырганда, Хөсәен аның сул ягына туры килде. Яннан караганда, егетнең маңгае калкурак, ияге чыгынкырак, иңбашлары киң — гомумән бөтен бәдәне тагын да гайрәтлерәк күренә икән. Әллә соң Себернең җил-бураннары шулай чыныктырганмы аны? Сүзен дә әнә ничек үлчәп кенә, хуҗаларча нык итеп сөйләшә. Сургутта ул больницаның баш врачы икән. Күрәсең, институтта ул үзенә багланган өметләрне аклый алмас, фән юлында уңышка ирешү аңа насыйп булмас инде. Фән сәнгать кебек бит ул бар гомерне үзенә багышлауны таләп итә, ыгы-зыгы килгәнне, кабаланга-нны яратмый. Ә баш врачның мәшәкате күп аның. Иң катлаулы авыруларны карау, врачларның булдыксызларын эшкә өйрәтү, рентген, УВЧ аппаратлары артыннан чабу, больница бинасын төзекләндерү, ягулык булдыру эшләре аның бөтен вакытын, көчен йотар. Тирә-юньдә хөрмәт белән аны «олы врач» дип атарлар, әмма төшкә генә керердәй татлы хыяллар белән мавыгырга аның вакыты да, мөмкинлеге дә калмас. Боларны күз алдына китерсәң, Ларисаның бу рәвешле вәсвәсәләнүен аңларга да була.
— Мин хыялы канатлы кешеләр хөрмәтенә бокал күтәрәм.— диде ул.
Табын янында врачларның эше хакында сүз китте.
— Бүгенге врачның һәркайсы Әбугалисинадаи яхшырак дәваларга тиеш,— диде Әнвәр.— Күпме дарулар, яңа аппаратлар сезнең кулда.
— Аппарат кешене үзе генә дәвалый алмый шул,— диде Хөсәен көрсенеп — Әбугалисина кебекләргә медицина мәңге мохтаҗ булачак. <
— Гиппократлар, Әбугалисиналар заманы узды инде,— диде кисәк м Лариса ачулы тавыш белән — Хәзер специализация заманы. Медицина өлкәсендә йөз илле төрле белгеч бар. йөз илле төрле! Кендек врачы j гына юк бугай әле. Анысын да булдырырлар, мөгаен. Әйтик, менә без- л нең Кифая участок врачы була инде. Берәрсе эч авыртып килсә, ул < аның өчен үзе баш ватып утырмый, хирургка, инфекционистка я башка < берәрсенә җибәрә.
Кифая зәңгәр буйлы юбка өстеннән кигән кызыл чәчәкле кофтасын з тарткалап куйды Аның эш хакында сөйләшәсе дә килми иде. Ул шә- < һәрдә калу өчен эшне җайлап, бер больницадан чакыру кәгазе дә алып х куйган иде. Әмма яшь белгечләрне эшкә җибәрү комиссиясендә ми- * нистрлыктан килгән ир уртасы кеше ул кәгазьне ике бармагы белән ♦ генә тотып селеккәләде дә: <
— Без белгечләрне кая җибәрергә икәнен үзебез хәл итәбез.—ди- ®
де.— Халык сезне алты ел укытты, аңа иң кирәк җирдә эшләп күрсә- ° тегез әле. х
Шулай итеп. Кифая авыл җиренә, анда да әле район үзәгенә түгел. < үзәктән егерме биш чакрым диме ераклыктагы авылга китәчәк. Аның ? бәхетенә каршы, айда берничә колхоз берләшеп, өч катлы больница п салып куйганнар икән. 5
— Син, Кифая, бер дә аптырама.— диде Лариса дустын үчекләп — Мондагы авыл себер түгел әле ул. Сургутта әнә суларга һава да җит- Ф ми, диләр. Син «инолас»ны гына онытма
Хөсәен аңа гаҗәпләнеп карады
— Нинди инолас ул тагын?
— Врачка ике «ин»ны, өч «ол»ны, бер «ас»ны истә тотарга гына кирәк.
Зәйтүнә, Хөсәеннең сагаеп, Әнвәрнең ихлас кызыксынып тыңлаганын күргәч, шаркылдап көлеп җибәрүдән чак тыелып утырды
— Авыл врачына килгән халык күбрәк баш авыртудан я эч авыртудан зарлана,— дип бик җитди дәвам итте Лариса.— Баш авыртканда аспирин я аналгин бирергә кирәк. Ике «ин> булдымы? Эч авыртса — бессалол. Менә сиңа бер «ол». Урта яшьтәгеләрне нке сортка бүлеп эш итү яхшы. Ирләрнең эче авыртса — аллахол яхшы, хатын-кызларга — норсульфазол.
— Нишләп андый аерма?—дип сорады Әнвәр
— Җенси аерма!—диде Лариса көлүдән чак тыелып — Ирләрнең эчү-тарту бавырларын бозган була. Ә хатын-кызның үз җафасы Өч «ол» булдымы? Ул гына аз тоелса, карчык-корчыкка холосас тәкъдим итү яхшы. Бик яраталар
— Ансат икән!
Зәйтүнә сискәнеп куйды. Хөсәеннең мондый кырыс сөйләшкәнен аның моңарчы ишеткәне юк иде әле.
— Әйе-е. ансат....—дип сузды Әнвәр.
— Зыянсыз да,— диде Кифая.—Анысыннан канәгать булмаганна- рын шәһәргә озатырга кирәк. Участок врачына килгәннәрнең уннан тугызына барыбер берничек ярдәм итеп булмый Практикада күрдем инде анда тезелешеп пенсионер карчыклар утыра Картлык чиреннән кемне терелткәннәре бар?
— Әбиләрнең рәхмәте зур була аларның. Бер йомшак сүздән дә
сызлануларын оныталар, бер елмаюдан да шифа табалар,— диде Зәйтүнә.
— Сиңа рәхәт, әллә кая китеп, ятлар арасында интегеп йөрисе түгел!
Менә шулай: Зәйтүнәгә авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмиләр. Ул җайлы кияү эләктергән дә, Казанның үзендә, клиникада акушер- гинеколог булып җайлы гына урнашып калды янәсе. Дәвалау факультетының теләсә кайсы студентыннан сора снн, кем булырга телисең, дип. Ул я терапевт, я хирург, я акушер-гинеколог булам, дняр. Исемнәре дә, эше дә дәрәҗәле ул белгечләрнең. Ә менә Лариса белән Кифаяга кем булырга туры килер, анысы билгесез әле. Дөрес: чиста-пөхтә Лариса турында студентлар. «Наша Лора будет лором»,— дип шаярышалар иде. Маңгаена елкылдап торган түгәрәк көзге беркетеп, кешеләрнең ачылган авызына инструментлар белән генә үрелеп утыру аңа чыннан да бик килешәчәк иде. Ләкин төньякта алай гына утыру мөмкин булыр микән соң?
Хөсәен, Зәйтүнәгә аркасын куеп, Ларисага таба борылды
— Сез нәрсә, институттан шул «ииолас»ны гына белеп чыктыгыз мы әллә?
— Я инде, ул кадәр аю булма,— дип гөрелдәде Лариса.— Көлүеңне оныттырдылармы әллә? Шаярабыз гына ич без. Аңлыйсыңмы, ша-я-ра- быз.
— Кешенең сәламәтлеге белән, әҗәл белән шаярмыйлар!
— Уф алла, нинди әҗәл булсын, ди!—Лариса аның күкрәгенә сыенып, куллары белән баш артын сыйпады.— Себер җеннәре алыштырып җибәрдеме әллә сине? Пәри алыштырган малайларны, беләсеңме, ниш-ләтәләр бездә? Мич алдына утырталар. Шуннан соң пәри үз баласын кызганып алып китә. Ә мин сине көлдереп гаҗизләндерермен, кети-кети итәрмен, пәри кызганганчы көлдерермен...
Зәйтүнәгә Ларисаның егет муенын тырнаштырган очлы бармаклары гына күренә иде. Гаҗәбе шунда Хөсәеннең горур башы шул бармакларның хәрәкәтенә буйсынып иелә барды, иелә барды һәм, ниһаять, тәмам бөгелеп. Ларисаның күкрәгенә терәлде. Урыныннан торып баскан Лариса, егет башы аркылы Зәйтүнәгә горур караш ташлады
Ләкин бу гына җитми иде әле Ларисага Гайрәтле егетнең башы иелү генә аз иде аңа. Арыш һәм алмагач исенә төренгән гүзәл кала өстендә канат җилпеп очу турында хыяллана иде ул. Ни уйлый, ни сөйли бу үзсүзле себер аюы? Нефтьчеләрне витаминнар белән тәэмин итү, аларның рәхмәте турындамы? Нәрсә белән шөгыльләнә ул? Мәңге бетмәс хасталарның зарларын тыңлау, себер бураннары эчендә анда- монда йөрү беләнме? Ә башка берәү кошлар кебек очу турында хыяллана.
Беренче итеп канатларны үзеннән кала тагын кемгә куяр ул?
Иртәнге конференция тәмамлангач, врачларга соңгы киңәшләрне биргәннән соң, Җәмилә Закировна үз бүлмәсенә кереп, өстәлдәге кәгазьләрне караштырды да, җиңел сулап куйды. Бетте. Бүгеннән башлап бер-ике атнага ул клиника ваемнарыннан бушанып торачак. Хәзер өйгә кайтырга да юлга җыенырга Кичке поездга чаклы вакыт бар әле.
Шунда аның йөрәк түренә утлы очкын төшеп көйдергәндәй итте. Нилектән бу? Җәмилә Закировна башын күтәрде һәм сул ягында, ике тәрәзә арасындагы рәсемгә карап, тынып калды.
Кызгылт-сары металлга уелган бу рәсемдә сабыена иелгән ана су-
рәтләнә иле Профессор Ильясовага аны Ереван шәһәрендә узган зур бер киңәшмәдә бүләк иттеләр Бик зурлаганнар иде анда Җәмилә Закировнаны
— Табигать серләрен ачу юлында тагын бер мөһим адым ясаганыгыз өчен —дигән сүзләре хәтердә калган
Табигать серләрен ачу’ Нинди мәгънәле сүзләр бу!
Дөньяга яралганнан бирле кеше үзенен кемлеген һәм нинднлегсн * белергә тырыша Ләкин хәзер дә әле галимнәр, без үз-үзебезне кос- “ мосны белгәннән дә азрак беләбез, диләр. Ә кешенең яшәешендәге а серләрнең нң бөеге — ул безнең якты дөньяга килүебездер, мөгаен. ®
Кызгылт-сары металлга уеп ясалган бу рәсем шул могҗизаны — 5 тәннән — тән, җаннан җан яралу могҗизасын искәртә иде. Ана белән ба- н ла икесе йомшак, нәфис, сыгылмалы өзелмәс бер сызык ярдәмендә 2 тасвирланганнар, яшь ананың сабыена текәлгән карашындагы наз җы- § лысыниан күз кабаклары күперебрәк тора. °
Кайчакларда, нәрсәне дә булса исенә төшерергә тырышканда яисә =* зиһене таралганда, Җәмилә Закировна шушы рәсемгә карап уйлана. < Ишеккә каршы эленеп торганга, бүлмәгә кергәннәрнең дә күзе нң элек шуңа төшә. Диләрам дә бу картина! а игътибар иткән иде
Диләрам! Җәмилә Закировнаның йөрәге сулкылдап куйды Дилә- * рам! Менә кем өчен сыза икән бит аның күңеле'
Әйе, Диләрам сабыен кочкан яшь хатын сурәтенә керфекләрен енр- i леп бер күз салды һәм шундук боегып китте, аның вак сипкел белән ч чуарланган озынча каратуг йөзе тимгелләнеп кызарды. Урындыкка * утыргач, вак толымнарының берничәсе яңагына төште, башын түбән ' игәнгә, түбәтәе өстендәге аллы-гөлле чигешнең бөтен бизәкләре күрен- 2 де, ул үзбәк ефәгеннән тегелгән күлмәгенең кыска җиңнәрен озынай- = тырга теләгәндәй, тарткалап куйды.
Башкалар өчен бик гадәти тоелган бу рәсем Диләрамның бәгырен < телде, гүя ул аның кешеләрдән кимлеген искәртә иде. Балалар турындагы һәр сүз, җыр яисә рәсем аның тормышын агулый иде — чөнки Днләрамны язмыш һәр хатын-кызга тумыштан бирелә торган табигый сәләттән — ана булу сәләтеннән мәхрүм иткән. Дөрес, бу кимчелек аның тәнен сызландырмый, әмма күңелен һич тындырмый иде кайсы гына кыз бала гомерен корыган агач кебек уздырырга теләсен соң?
Хәсрәтенең ачылыгын, бөтен өмете Җәмилә Закировнада гына икәнен аңлатырга сүзләр таба алмады Диләрам, буталды, тотлыкты. Ләкин профессор аның хәлен кыяфәтеннән үк аңлый иде Безгә килеп дөрес эшләгәнсез, диде ул. Сезгә ярдәм итәрдәй операцияләрне мин үзем ясамыйм ясавын, ләкин бездә ул эшнең танылган остасы бар Берничә кешегә операция ясады инде, барысы да уңышлы узды, хәзер кызлар кияүгә чыктылар, әни булдылар
Җәмилә Закировна Днләрамны Изанл Харисович янына үзе алып барып, аның клиникасына урнаштырды
Бүген Диләрамга операция ясаячаклар. Изанл Харисовичка ышанып була — кулы оста булу бер хәл, ул авыруларны операциядән соң да күңел биреп карын. Хәтта аларны өстәлдән каталкага ла үзе күтәреп сала иде монда чакта, ул эшне дә беркемгә ышанып тапшырмый иде Төннәрен үзе теләп клиникада үткәргән чаклары да күп булды
Ләкин нигә соң йөрәк түрендәге утлы очкын һаман көйдереп тора, нигә Диләрамның чык кунган йөзем җимеше төсле күзләре күңелдән һич кигеп тормый?
Язылмаган кагыйдәләр профессорга, башка кафедраның клиника сына барып, андагыларның эшенә катнашып йөрергә кушмыйлар Ләкин күңелендәге бу сызлавыкны ерак юлга алын чыгын китсә, кайтып кергәнче тынгы белмәячәк иде Җәмилә Закировна
17
Кагыйдәне бозып булса да Диләрам янына кереп чыгарга ниятләде ул. «Өйгә кайтканда юл уңае бит, операция башланды микән, башланса, ничегрәк бара икән, шуны гына белешермен дә китәрмен»,— дип үз-үзен акларга тырышты.
Икенче клиника Казан каласының яшеллеккә күмелгән борынгы урамында, сырлап-бизәп салынган ике катлы борынгы бинага урнашкан иде.
Трамвайдан төшкәч, Җәмилә Закировна урам чатындагы чуен бюст янында адымнарын чак кына акрынайтты. Атаклы галим Вишневский- ның сыны дүрткырлы кара баганадан калкып чыккан төсле итеп коелган, ул, үз эченә йомылып, бөтен ихтыярын, рухи көчен бер ноктага төбәгән. Кулына перчатка тартып кия — җитди операциягә әзерләнә. Җәйге җылы, якты бу иртәдә, сары тәлгәшләреннән бал коеп утырган куе юкәләр ышыгындагы бу сын кешеләргә дөньяда бәхетсезләр барын, аларга ярдәм кирәген кисәтеп торадыр сыман.
Гинекология бүлеге клиниканың икенче катына урнашкан. Аның иркен, биек коридорына сул яктагы тар тәрәзәләрдән кояш төшеп, иске паркет идәнгә буй-буй сузылып яткан Изаил Харисович профессорны ерактан ук күреп алды да каршысына атлады
— Хәерле иртә, Җәмилә Закировна! Бик вакытлы килеп җиттегез! Операциягә әзерләнәбез!
Остазын күптән көтеп торган диярсең, озын гәүдәсен алгарак авыштыра төшеп, тешләрен җемелдәтеп каршысына килеп тә басты.
Елмаешып исәнләшкәч, Җәмилә Закировна доцентның халатын бүл-тәйтебрәк чыгып торган бил турысына ымлады:
— Үсәбезме, Изаил Харисович?
— Дәрәҗә өчен бераз анысы да кирәк, ҖәмиЛә Закировна. Югыйсә авырулар бзла-чагага саный.
— Ә мин бер генә минутка. Бүген китәм, шуңа танышым белән сау-буллашырга дип кердем. Аның монда башка беркеме дә юк бит, күңелен күтәрергә кирәк бераз.
Чыннан да, операция четерекле, Диләрам монда ник килгәнен туган-нарына да, якыннарына да әйтмәгән иде.
Җәмилә Закировна Дәүләтшинга чын күңелдән уңышлар теләде дә, коридорның күләгәле борылышына, андагы ак ишекләрнең иң ахыргысына таба юнәлде.
Диләрам кулъюгыч өстенә стенага беркетелгән көзге каршында чәч тарап тора иде. Җәмилә Закировна килеп кергәч, ул кулындагы сөяк тарагын идәнгә төшереп җибәрде, үз күзләренә ышанмыйча, бер тын профессорның көзгедәге чагылышына карап торды, аннары, бу чагылышны югалтудан курыккандый, әкрен генә борылды.
— Җәмилә Закировна Җәмилә Закировна! Ә мин сез килмәссез дип курыккан идем! Шул хәтле курыккан идем, Җәмилә Закировна!
Ул профессорның кочагына ташланудан көчкә тыелып тора, ләкин аңа якын килүгә кара йөзем җимеше төсле күзләреннән чык тамчылары түгелә башлаячагын да сизә иде.
Мондый чакларда авыруларга тәмам җебеп төшәргә ирек бирү ярамый. Җәмилә Закировна бик тыныч, хәтта бераз кырыс тавыш белән:
— Борчылырга бернинди сәбәп юк, Диләрам,— диде.— Сез авыртуны сизмәячәксез, йоклап кына аласыз, ә торуыгызга бөтенесе үткән була. Изаил Харисович бу эшкә алынган икән, сөенергә генә кирәк.
Доцентның исемен ишеткәч, Диләрам карашын аска төшерде.
— Операциягә сез дә керәсездер бит, Җәмилә Закировна?
— Мин монда бит инде, Диләрам! Мин монда...
Ашыгып шәфкать туташы килеп керде.
— Ахунова, ссз нишләп басып торасыз? Мин сезгә укол ясагач әйттем бит, ятып торырга кирәк, дип! Егерме минуттан сез йокыга китәчәксез!
Диләрам айнып киткәндәй булды, идәннән тарагын алып, чәчен тарарга кереште. Аның нечкә беләзекле кулы тарагын баш түбәсеннән аска шудырган саен, тез астына кадәр төшкән чәч агымы чайкалып куя ф иде. Менә ул манган турыннан кечкенә бер тотам аерып алды да, те- _ гәрҗептәй нечкә итеп үрә башлады
— Сез нәрсә, кырык үрем ясарга уйлыйсызмы әллә?—диде поша- j манга төшкән шәфкать туташы — Каягыз, үзем генә үреп куям!
Диләрам аны читкә этәрде, хәрәкәтләре йокымсыраган кешенеке ке- < бек салмаклана башлаган иде аның.
— Ашыктырмагыз,— диде Җәмилә Закировна шәфкать туташына.— Үзе теләгәнчә үрсен.
Диләрамның күнеккән нечкә бармаклары күз иярмәс тизлек белән < хәрәкәтләнә иде Ул чәчен гадәттәгечә, әнисе, әбисе үргәнчә үрергә * тели, гүяки бу апа җан тынычлыгы, операциянең уңышлы тәмамлана < чагына ышаныч бирә иде. ф
Җәмилә Закировна караватларында шым гына утырган биш-алты < хатынны күздән кичерде, кырый тумбочка өстендә өелеп яткан кулъ- я яулыкларны күреп алды Алар ал, яшел, зәңгәр ефәк белән читлән- ° гән, өстәгесенең чигешенә энә кадалып, аннан сары җеп сузылып х төшкән иде. ч
Профессор гаҗәпләнеп тумбочкага якынрак килде.
— Чигә ул,— диде, шыпырт кына ияге белән Диләрам тарафына о ымлап, янәшә караватта утырган хатын.— Туйга әзерләнә... Ярәшкән х егете бар икән..
Диләрам толымнарын үреп бетерде дә, барысын бергә җыеп, башы „ тирәли кыршау итеп урап куйды, өстеннән ак кыекча бәйләде. Ул ара- •?. да каталкаиы тәгәрәтеп керттеләр Диләрам авырлык белән менеп ятты — аны тәмам йокы баскан иде инде. Ул үзенең бөтен киләчәген, мәхәббәтен, булачак туен, гомерен — барысын, барысын да башкалар кулыпа ышанып тапшырган, нинди генә куркыныч янаса да, ни бер хәрәкәт ясап үзен яклый алмаячак иде.
Аның сузылып яткан нечкә сынына карагач, Җәмилә Закировнанык күңел түрендәге теге очкын төшкән нокта тагын сызлый башлады
Ул каталка артыннан иярде Операционный турына җиткәч, кинәт, үзе дә сизмәстән, шәфкать туташына
— Миңа да чиста халат табылыр бит сездә?—диде—Кулны да юарга кирәк булыр
Ул бераз соңарыбрак керде Изанл Харисович белән ассистент өстәлгә иелгән башларын күтәреп карамадылар, тәбәнәк эскәмияләргә тезелеп баскан ак халатлы, маскалы егетләр-кызларның кайберләре генә профессор тарафына күз сирпеп алды—доцент бу операциясенә дистәгә якын яшь врачны да чакырган иде.
Җәмилә Закировна тавышсыз адымнар белән алардан чак кына чнткәрәк, ассистент артына барып басты.
Бер карауда күңеле тынычланып китте аның операционныйда тәртип, һәркем — операция сестрасы, наркотизаторлар, хәтта аны-моны җыештырып торучы санитарка да — һәммәсе үз эшләрен белеп, төгәл башкаралар. Яна урында да сынатмаган иде Дәүләтшин, зур гына коллективның оста бер оештыручысына әверелгән иде
Үзенең дә хәрәкәтләре пөхтә, җитез, һәм — профессор шунысына аеруча игътибар итте — йомшак, сак иде. скальпель нәкъ кирәгенчә генә сыза, тамчы да артык яра ясамый. Тыныч, җннел эшли доцент, шул арада битлек астыннан бәрхет кебек ягымлы булып чыккан тавыш белән аңлатма да биреп өлгерә.
Менә операциянең иң төп, иң җаваплы өлеше башланды. Изаил Харисович скальпель белән озын гына итеп сызып җибәрде.
Шунда кинәт нидер булды: һава эсселәнеп киттеме, тәрәзәләрдән төшкән яктылык кимедеме, Җәмилә Закировнаның колагы томаландымы— доцентның тавышы ерагайды, сүзләре аңлашылмый башлады. Нидер үзгәрде, ләкин моны профессордан башка беркем сизми иде әле
Җәмилә Закировна ассистент янына ук басты да, битлек астында кызышып киткән иреннәрен авыр хәрәкәтләндереп:
— Изаил Харисович, уң якны күтәреп карагыз әле,—диде
Доцентның саргылт перчатка эчендәге бармаклары кабырга астында зур гына төергә юлыктылар. Аның куе кашлары арасына ике буразна уелып керде, ул тураеп басты да, маңгаеннан тир тамчыларын сөртеп алырга дип үрелгән операция сестрасының кулын этәреп җибәрде.
— Нәрсә карап торасыз?—диде тупас итеп ассистентка,—Хирургларга шалтыратыгыз, хәзер үк берәрсе кереп җитсен!
Ассистент, доценттай яше белән шактый өлкән хатын, ак күләгә кебек тавыш-тынсыз гына операционныйдан чыгып китте.
— Кетгут!
Изаил Харисович әле генә ясаган яраны кире тегәргә кереште. Хәзер инде операцияне алдан уйлаганча дәвам итү мөмкин түгел, ә шешне бары тик тәҗрибәле хирург кына алырга тиеш иде.
Доцентның бармаклары кинәт агачтай катыланды, ахрысы, алар орынган урынга кан савып, күгәргән таплар кала башлады. Ни тыелырга тырышса да. Җәмилә Закировна:
— Саграк,— дими булдыра алмады.
Ул арада ассистент борылып керде: күршедәге хирургия клиникасында операция бара икән, беркем керә алмый, дигәннәр.
Эчтәрәк тагын берәр нәрсә юкмы, дип авыруны тикшереп торган Изаил Харисович нидер мыгырданды, сүзләре аңлашылмады,
Җәмилә Закировна чыгып, унбишенче больницага, профессор Петровка шалтыратты. Шөкер, ул урынында булып чыкты.
Ильясова әйләнеп кергәндә, яшь врачлар юк иде инде.
Алар икесе — зур галим врачлар — бер чарасыз кара-каршы басып тордылар — алар арасында ярдәмгә мохтаҗ Диләрам ята, аның һәр сулыш алуы, йөрәк тибеше Җәмилә Закировнаның чигәсендә сулкылдау булып чагыла иде.
Медицинаның өч дәвалау чарасы бар: сүз, үлән, пычак, диләр. Про-фессор Евгений Михайлович Петров бу чараларга тагын берне өстәгән иде: кыяфәте белән дә дәвалый иде ул: аның үзен күргәч үк сызланулар кимегәндәй була иде.
Бу юлы да операционный™ киң җилкәле, таза гәүдәле профессор килеп кергәч, сулыш алулары җиңеләеп китте, күңелдәге авыр ташны алып ташладылармыни. Ул өстәл янында басып торган кешеләрне кө- лемсерәүле карашы белән күздән кичерде дә, гөрелдәп:
— Сез дә безгә эш таптыгызмыни, коллегалар? — диде.— Ну, нәрсә әзерләп куйдыгыз монда миңа?
Ләкин бер минуттан аның йөзеннән елмаю галәмәте качкан иде инде.
— Сез нәрсә, дуслар, авыруны тикшерми генә өстәлгә салдыгызмы әллә?
— Сюрприз!—диде Изаил Харисович берни булмагандай.— Безнең эштә сюрпризлар булгалап тора шул, Евгений Михайлович!
— Дәреслекләрне ешрак укыштырырга кирәк, сюрпризларга сирәгрәк юлыгырсыз. Сез бит авыруны операциягә салганчы ашказаны-эчәк системасын тикшерергә тиеш идегез! Методиканы һаман бозгалап торасыз, кара эшне яратмыйсыз, беләм мин сезне!
Евгений Михайлович моны шаяргандай итеп кенә әйтте, әмма барыбер аның болай әйтүе юкка түгел иде. Күрәсең, ул доцент Дәүләтшин- ның ниндидер гөнаһларын белә иде...
— Хәер, Җәмилә Закировна ассистент булып басса, без бу хәлдән котылу чарасын табарбыз, дип уйлыйм,— диде ул алдагы кинаясен җиңеләйткәндәй итеп. Ләкин бу сүзе дә юкка түгел инде: шушы бер ф җөмләсе белән ул ансат кына итеп Дәүләтшинны операциядән бөтенләй читләштерде дә куйды.
Алар, соңгы җөйне салып баш калкытканда, операционныйда до- £ цент юк иде инде. 13
— Менә күпме эш ясадыгыз бит сез мина, хәзер инде көннең кө- 5 нендә авыру янына килеп йөрергә кала,— диде Евгений Михайлович ь
— Сездән осталарны эшсез тотмаслар инде! Мәсәлән, әгәр үземә ~
операция кирәк булса, беркая да бармаячакмын, сезнең больницага 5 гына кереп ягачакмын,— диде шаярып Җәмилә Закировна. 5
Юри генә әйтелгән бу сүзләрнең ел ярымнан чынга ашачагын алар 4 берсе дә башларына да китермәделәр, әлбәттә. <
Лариса халык арасында әллә каян күзгә ташланып тора Вокзал 2 артына, перронга чыгу белән, Зәйтүнә аны күреп алды да Әнвәргә
— Әнә, безнекеләр!— диде. *
Зур-зур чемоданнарын аяк очларына куеп, Хөсәен, Кифая, Лариса * сөйләшеп торалар иде. Кифая янында Лариса балкып күренә. Биек 2 үкчәле кызыл туфли, кызыл чалбар, зәңгәр ефәк кофта, жнрән бөдрә- - ләр, битен яртылаш каплаган кара күзлек. Кояшта янган нәфис, шома «I тире астында кечкенә калак сөякләре уйнаклап ала, алар арасындагы ; уенты, билгә таба тирәнәя төшен, бар карашларны үзенә тарта иде. Үз мәшәкатьләре белән тыз-быз йөргән кешеләр аның тарафына борылып карамыйча үтмиләр. Хөсәен, аны очраклы кешеләрнең карашыннан ышыкларга теләгәндәй, сумкасын аркасына табарак шудырды. Лариса борылып карады. Зәйтүнә белән Әнвәрне искәреп, күзлеге астыннан елмайды:
— Зюзю, Анварчик! Вот молодцы! Без, инде килеп җитә алмассыз дип куркып торабыз тагын!
Якын дуслар белән саубуллашканда нн сөйләшәсең? Иң мөһиме инде күптән әйтелгән, шул ук вакытта күңелне нечкә сагыш уты көйдерә: дустың синең тормышның бер ямьле өлешен үзе белән алып китәдер сыман. Сәерлеген, бераз җиңел уйлавын белсә дә. ярата иде Зәйтүнә шат күңелле, хәрәкәтчән, ачык һәм пөхтә Ларисаны, аның белән яшәү кызыграк иде.
Алар әлегә янәшә басып торсалар да, бу югалтуның авырлыгы күңелне изә башлаган, ләкин үзләре моны сиздермәскә тырышалар, күтәренке тавыш белән шаярышалар иде
— Миннән ахмак кеше бар микән, Зюзю? Кем сон инде үзе теләп себер китә?
Көлешеп, декабрист хатыннарын искә алдылар.
— Без синең ңссмне Волконскаялар, Трубецкаялар белән рәттән тарихка язып куярбыз,—диде Әнвәр.
— Әйе-әйе, анда нәкъ менә I(игъмәтуллина фамилиясе җитми иде!
Лариса күзлек астыннан йомры гына булып күренеп торган сөйкемле борынын җыерып көлде.
Барысы да дәррәү борылып, узып барган Җәмилә 1акировна белән баш иеп исәнләштеләр. Профессор янында урта яшьләрдәге бер хатын белән ир кеше бара иде
— Кемне озатасыз? — дип сорады Жәмилә Закировна. Мин унберенче вагонда,— диде аннары Лариса белән Хөсәенгә.
Вагоннарга утыра башладылар. Тар коридор буйлап кысрыкланып эчкә уздылар.
Купеда кара-каршы бер ир белән хатын утыралар иде Ишек ачылгач, хатын торып басты. Карап торуга егерме биштән узмаган бу хатынның ике чигәсендәге чәч тотамнары көмеш сыман агарып тора, бу анын елмаюдан балкыган яшь чыраена сәерлек бирә иде.
— Динә!—дип кычкырды кинәт арттан килеп кергән Кифая. Әллә
син берәр кая барасыңмы? __
Көмеш чигәле хатын сөенеченнән көлеп җибәрде, Лариса белән Зәйтүнәне читкә этеп, Кифаянең кочагына сыенды.
— Исәнме, Кифая! Юк, мин китмим, җанкайны озатам менә! Елашып, хушлашып утырабыз!
Ул көлеп, үртәп, башын иеп утырган ирнең юка аксыл чәчле түбәсенә карады.
— И, синме соң инде елый торган кеше! Сине елата алмаслар, шулай бит, Мөдәррис!
— Исәнмесез!—диде Мөдәррис, башын күтәрер-күтәрмәс кенә. Маңгаена сибелгән йомшак чәче астыннан аның очлы борыны гына елтырап күренеп китте.
— Китә бирсен, тотмыйбыз!—диде Динә, тагын көлеп.—Гел кайт- маса да, сүзебез булмаячак. Хөррият бездә!
— Мөдәррисеңә эре борчак ашаттыңмы әллә? Сөйләшәсе дә килми,— диде Кифая. Мөдәррис кыска җиңле шакмаклы күлмәге астыннан йомры иңбашын гына сикертеп куйды. Ул купеда купкан ыгы-зыгыга да, хатынының үчекләп әйткән сүзләренә дә битараф калды.
Хушлаша башладылар. Лариса, күзлеген салып, башта Кифаяне, Зәйтүнәне кочаклап үпте, аннары Әнвәрнең муенына сарылды. Әнвәр дә башын бормады, авызын Ларисаның иреннәреннән тартып алырга ашыкмады. Зәйтүнә аның күзләрендә күңелне шомландыра торган сәер елмаю кабынганын күреп алды.
Чыгып киткәндә генә искәрде ул: бу ыгы-зыгыда ир белән хатын иркенләп хушлаша да алмадылар бугай. Мөдәррис һаман түрдә утыра, ә Динә ишек төбендә калган Ул «хуш» дип җиңелчә генә кулын селекте дә, беренче булып чыгып та китте.
Перронга чыккач, шактый вакыт вагон тәрәзәсе каршында басып торырга, пыяла аша аңлашылмый торган сүзләр әйтешергә, елмаешырга туры килде. Тыштагылар да, эчтәгеләр дә бер зарыгу кичерә, бу кыенсыну, күзләрен кыса төшеп, юка ирен читләрен өскә күтәреп карап торган Мөдәрриснең йөзендә аеруча нык чагыла иде. Ул әледән-әле бармакларын пыялада тыпырдатып нидер аңлатырга тели, ә Динә аңа көлеп кенә җавап бирә иде.
Ниһаять, вагоннар дыркылдап алдылар да, алга таба шуыша баш-ладылар. Озатучылар ясалма елмаю белән кулларын болгап, бераз янәшә баргач, кайтыр юлга борылдылар
Динә Кифаяне култыклап алды да көлә-көлә нидер сөйли башлады. Читтән карап торганда анекдот сөйлидер дип уйларга була иде аны
Трамвай тукталышына җитәрәк, Кифая Зәйтүнәне чакырып алды:
— Зәйтүнә, Динәне бер бәладән коткар әле, зинһар.
Динә, шаяргандай итеп, Кифаяне читкәрәк тартты, аның киң итеп тегелгән җиңсез юка күлмәге тартылып, сынына сыланып алды. Хатын йөкле иде. «Бу миннән алданрак табачак баласын,— дип уйлады Зәйтүнә.— Биш айлык чамасы булыр»
Сиңа бер сүз әйтсәң, шул булыр иыде,— диде Динә Кифаяне җиңелчә шелтәләгәндәй итеп.— Иләк авыз!
Кирәкмәгән кешегә сөйләмим бит мин аны! Зәйтүнә клиникада
эшли, бөтенесен булдыра ала. Тәҗрибәсе зур аның, яшьлегенә карама!
Кифая Әнвәргә карап алды да, Зәйтүнәнең колагына өреп һәм кытыгын китереп
— Котылдырып чыгар инде шуны, эшлә бер яхшылык, буш итмәс,— дип пышылдады.
— Нәрсәдән котылдырып? Шушы хәленнәнме? ♦
— Хәле шундый булмаса, ул минем белән сина ялынып та йөрмәс ш
иде инде! u
Зәйтүнә артка тайпылды. ?
— Мин андый эшләр белән шөгыльләнмим. Нәрсә ул, үз акылында- _
мы соң? Алданрак карасын иде! £
— И, кыланмасана! Яхшылыгыңны кызганасың инде, шул гына! < Кайгырма, авылдаш, Фидая белән сөйләшеп карарбыз. Әйдә, әнә дүр- - тенче трамвай килде!
Кифая Зәйтүнә белән төксе генә саубуллашып, Динәне трамвай 3 ишегенә таба әйдәде. Аларны этә-төртә трамвай ишегеннән берсе өл- х кәнрәк, икенчесе яшьрәк ике хатын чыктылар.
Картрагы Зәйтүнәдән: ♦
— Харьков поезды килмәдеме икән? Белмисезме?—дип сорады. <
— Белмим шул. ®
— И, ходаем, соңга калдык микән инде! Канчан шушы поездлар х баш катырмый гына расписание белән йөри башлар!
Аңа ияргән яшь хатын кулындагы чәчәк бәйләмен баш өстенә күтәргән иде, кемнеңдер терсәгенә бәрелеп, күзлеген төшерә язды. Аны г кулына алды да, йөгерә-атлый, карт хатын артыннан китеп барды. п
...Ул кичне Зәйтүнә ире янында гадәттәгедән ныграк оялу сизде. х Әнвәр дә ничектер тынып калган иде, сызымнарын кулына алмады, “ йөзендә теге вагон эчендәге сәер елмаюны саклаган килеш, тиз генә п чишенеп урынына ятты. Нур шәүләсенең яктысы бүген Зәйтүнәгә түгел, * каядыр читкә, ә бәлки шушы төндә караңгылыкны ерып, тәрәзәләре белән балкып, күңелле тыкылдавы белән тын кырларны, урманнарны уятып, еракка ашкынган поездга юнәлгән иде бугай...
Зәйтүнә беренче тапкыр күңеленә көнләшү иңгәнен тонды Ул караңгыда төнге күлмәген киеп, ире янына ятты, бар кыюлыгын, батырлыгын җыеп, апа елышты.
— Сиңа орынырга да куркыныч бит хәзер,—диде Әнвәр пышылдап.
— Ул чаклы түгел инде . Өч айлык кына бит әле
— Юк, барыбер онытылырга ярамый. Сакланганны ходай саклар, ди безнең әни. йокла тынычлап. Синең хәлдә йокы бик тәмле була, диләр.
һәм ул Зәйтүнәдән читләште Үзенең сүзләрен йомшартырга теләгәндәй. учы белән хатынының иңеннән сыйпап куйды, ләкин бу — нур шәүләсенең шуышып үтүе генә булды, аның яктылыгы янә караңгыга, каядыр еракка сикерде
Дүртенче трамвайдан кабаланып төшкән карт хатын белән яшь хатын нәкъ минутында килеп җиттеләр. Харьков поезды туктаган гына, вагоннарның ншеге ачылып, беренче пассажирлар төшә башлаган иде. Карт хатынның тәҗрибәсе җитәрлек икән, вокзал артына чыгуга
— Әйдә, Алтынчәч, әйдә,— дип, күзлекле хатынны сулгарак тарт ты.— Бишенче вагон менә монда ул
Ләкин Алтынчәч кинәт аягы авырайган сыманрак атлый башлады, кулындагы чәчәк бәйләмен себерке шикелле аска төшерде, калын пыялалы күзлек ялтыравында ук аптырау, каушау сизелде
— Әйдә инде,— дип ашыктырды аны өлкән хатын,— Әнә, күрәсеңме, вагоннан чыгып килә җанашым! Линар, Линар, без монда!
Халык төркеме өстеннән йомры башы шактый ук күтәрелеп торган таза гәүдәле ир кеше, чемоданын болгап, боларга таба атлады.
— Саумысыз, Мөһимә апа, иминлекме!
— Исәнме, җанашым, саумы! Менә, Алтынчәч тә килде. Сине каршы аласымны белгәч, өзгәләнде, мин дә барам, дип. Каршы килмәдем, күңеле булсын, дидем.
— Әйбәт, бик яхшы,—диде Линар. Аннары тыгыз тешләрен күрсәтеп елмайды: — Ну, Алтынчәч, нихәлләр бар?
Эре адымнар белән барып, буш сул кулы белән Алтынчәчнең арка-сыннан баласытып кагып куйды. Алтынчәч кызарынды, күтәрелеп бер генә карады да, егетнең тешләреннән күзе чагылгандай, башын аска иде.
— С приездом!—дип кулындагы чәчәк бәйләмен сузды.
— Кая, бир чемоданыңны!—дип бөтерелде Линар тирәсендә Мөһи-мә.— Юлда арыгансыңдыр!
— Что син, Мөһимә апа!— дип, таза муенын текә генә борды Линар.— Сиңа чемодан асып, үзем ике кул селтәп барырга кем дип белдең син мине!
— Менә шулай инде безнең Линар!— дип Алтынчәчкә карап, ачык шәмәхә төсле кримплен күлмәгенә көчкә сыйган күкрәкләрен дерелдәтеп көлеп алды Мөһимә.— Кешегә салына белми, җанаш!
Аның иртә сулган киң, майлы битендә Линар белән чиксез горурлану ярылып ята иде.
— Такси алабызмы соң?—дип сорады Линар.
— Инде ике адымга такси яллап тормабыз,— диде Мөһимә.— Барасы җирләрегез булыр әле. Рәхәтләнеп икәү парлашып әйләнерсез кала урамнарын таксида!
Алар берәр-икешәр катлы агач йортлардан торган, тар, шау-шулы урам буйлап киттеләр. Юл буе Мөһимәнең ирләрнеке кебек калын тавышы тынып тормады. Аның сүзләрен бары тик машина улавы гына күмеп киткәли иде дә, Линарның тыныч, тәкәббер тавышы бүлгәли иде. Апасыннан ким дигәндә егерме биш яшькә кечерәк булса да, ул үзен олысымак тота һәм баланы өйрәткәндәй, Мөһимәне акылга өйрәтә иде.
Сүз квартир хакында барды. Мөһимәгә яңа квартирны кеше белән бирәләр, ягъни ике бүлмәле квартирның кече бүлмәсенә күчәргә тәкъдим итәләр икән.
_ — Өйдәш торыр заманнар үтте инде,— диде Мөһимә кызып.— Әйттем әле квартбюродагы Михайлов дигән кешегә, атаң малын өләшеп утырмыйсың, дидем. Минәйтәм, гомер буе фабрикта эшләп саулыгын югалткан кеше, хезмәт ветераны мин, дидем, цыкага барып җитәрмен, үзәгегезгә үтәрмен, минәйтәм.
— Куркытып тотынма син, апа! Бүкәй белән кемнең котын алмак- чы буласың! Син кешенең күңелен күрергә тырыш, көйләү җаен тап! Закон белән хәзерге заманда дурак кына йөри.
— Квартир сатып алырлык акчам юк шул минем. Булса да бирмәс идем. Үземә кирәк. Закон белән үзәкләренә үтәм әле мин аларның, хокук дип асларына су йөгертәм!
Алар ике катлы агач йортның тар-текә баскычыннан күтәрелделәр. Мөһимә өч йозакны бер-бер артлы шалтыр-шолтыр ачты да кунакларны эчкә чакырды. Коридорлы, мичле, ике бүлмәле борынгы квартир иде бу. Өстәлдә ашъяулык, урындыкларда ситсы кисәкләреннән ясалган корама япмалар, тәрәзәләрдә челтәрле кашагалар, түрдә түгәрәк көзге — кыскасы, оста куллы җиңгиләр җиһазлаган авыл өйләрендә
генә була торган рәхәтлек, ямь бар иде бу өйдә һәм мондагы гадилектән күңел иркенәеп китә иде.
Алтынчәч шкафтан ваза алып, чәчәк бәйләмен өстәл уртасына куйды да, ак кофтасы белән күксел юбкасы өстеннән Мөһимәнең ситсы халатын киеп, көлсу бөдрәләренә тастымал урады
— Чалмага охшаганмы? ♦
— Чын изге булгансың,— диде Линар — Кил, бер пәп итәм. ы
— Чү!— Алтынчәч, Мөһимә күрмәсен дип, кухня ягына карап
куйды. |
Алар Мөһимә белән икесе, тату каенана белән килен кебек чәкер- “ дәшеп, табын әзерләргә керештеләр Тиз өлгерделәр салатка дигән < яшелчә турап суыткычка куелган, шулпа пешкән, токмач киселгән, < шампан шәрабы суытылган иде. 5
Табын янында бу өч кеше тәмам үз булып киттеләр. Мөһимә — Ук- з раинада һава хәлләре, Линар Казандагы базар бәяләре белән кызык- < сындылар. Әмма Линар торган жирен артыграк мактый башлаган саен, * Мөһимә авызын бөрештереп, сирәк керфекләрен каккалап, энесенә < ниндидер ишарә ясарга азаплана иде. ♦
Мөһимә буявы саргаеп кыршылган радиоланы ачып татар көйләре < уйната башлады Линар диванга кырын яткан килеш «Сандугач»ны, о «Гөлҗамал»ны, «Шахта»ны тынлап-тыңлап торды да, кузгала төшеп- °
— Ну, монда дөнья һаман шул килеш икән,— диде.— Искергәнсең s икән син дә, апа. Радиолаң да кадими заманныкы, җырларың да Кем җырлый да кем тыңлый хәзер моның ишене!
Ул ишек янындагы чемоданын ачып, аннан магнитофон тартып чы п гарды Шарт-шорт баскалаган иде. аннан карлыккан бер ир тавышы х тыгыз ритмлы көйгә җырлый башлады. =
Линар Алтынчәчне биергә чакырды Алтынчәч гәүдәсенең җиңел. £ хәрәкәтләренең нәфис икәнлеген белә, ләкин барыбер хәзерге заманның f. модный кызлары шикелле бөтенләй үк таралып китә алмый, тыенкы кылана. Линар исә биергә оста булмаса да, үзен иркен тота, шуңа күрә аңа ни кыланса да килешә. Мөһимә, майлы битен электр яктысында елтыратып, яшьләр биегәнгә сокланып утырды
Алар киенеп чыкканда, урамнардагы ыгы зыгы кимегән, шәһәр серле кыяфәт алган иде. Мондый сәгатьләрдә вакыт та үз апашын әкренәйткәндер кебек тоела. Алар, бу тынлыкны бозудан курыккандай, әкрен генә атлап киттеләр
— Әйдә, бергәләп көньякка барабыз,—диде Динар— Анапага. Анда диңгез, комлык, кояш Аннан Новороссийски га, Абрау-Дюрсога барып була Абрау-Дюрсода булганың бармы синең?
— Юк.
— Тау башындагы күл ул. Суы диңгез кебек зәп-зәңгәр. ярларында өянкеләр үсә. Өянке ботаклары җирдә, суда ята. Ботак астына керсәң, чатыр кебек, беркем күрми Үбешергә була рәхәтләнеп!
Ул Алтынчәчне сыңар кулы белән генә күтәреп алды да каты итеп иреннәреннән үпте Алтынчәч күзләрен чытырдатып йомды, тәнен — ялкын, күңелен ОЯЛу хисе көйдерде Кнно.мр lit КүрГӘНС бар, КЫЗЛЯр үбешкәндә күзлекләрен салалар. Болай, күзлек киеп үбешү көлкедер
Ниһаять, Динар аның иреннәреннән аерылды, ләкин җиргә бастыр малы, күтәреп иңбашына утыртты
— Карале ныгытып. Абрау-Дюрсо күренмиме?
Чыннан да, бик-бик югарыла итеп хис кылды үзен Алтынчәч. Тын һәм серле шәһәр манзарасы күз алдында киңәйде Шәһәр өстендә күккә ашкандай калкып торган Кремльнең Спас манарасында нәкъ шул мизгелдә гөлт итеп кызыл ут кабынды. Ул бер кабына, бер сүнә — сәгать унике сукканны белдерә иде Ә бәлки, бу сәгать сугуы түгелдер, карт диварларның йөрәк тибешедер’ Ә бәлки, алай гына да түгелдер
караңгы күк йөзе фонында яктырып-сүнеп торган бу ут — маяктыр! Гүя ул корабларга юл күрсәтә, аларны куркынычтан кисәтә. Ә бәлки, ул Алтынчәчне кисәтәдер? Юк-юк. бу ут аңа юл күрсәтә, бәхет тели, һәм шул яктыга таба барган кораб кебек тирбәлеп бара Алтынчәч.
— Күрендеме?
— Күренде. Төнге диңгез, маяк...
— Ошадымы?
— Ошады.
Линар Алтынчәчне җиргә бастырды.
— Барабызмы соң диңгезгә, Абрау-Дюрсога — дүрт су тарлавыгына?
— Минем ял ноябрьгә туры килә шул быел.— диде Алтынчәч.
— Соң, сора яхшылап. Мондый форсат тагын канчан була?
— Нинди форсат? Күл урыныннан күчмәс бит?
Линар сул кулы белән галстук төенен бушатып, башын боргалап куйды.
— Путевка табу кыен хәзерге заманда. Быел табып була. Ә киләчәкне кем белгән?
Алтынчәчнең бармаклары Линар йодрыгы эчендә тыпырчынып куйды Аларның заводында отпускаларга график ел башында төзелеп куела һәм бик төгәл үтәлә. Ялгыз яшәгән Алтынчәчнең ул графикны үз- гәрттерерлек нинди сәбәбе булсын? Гаилә хәле үзгәрсә генә инде...
Алар яныннан яшел утлы такси машинасы узып бара иде. Линар сызгырып аны туктатты. Машина, буш урамнардан гадәттән тыш тизлек белән чабып, Ленин районындагы биш катлы йорт янына килеп тә туктады.
Линар таксистка акча сузганда, Алтынчәч аны туктатмакчы иде:
— Җибәрми тор. шуның белән кайтырсың!
Ләкин Линар аны ишетмәде кебек, машина кузгалып киткәч кенә борылып карады.
— Нишләп әле. син мине сагынмадыңмыни?
Алтынчәчнең тамагына утлы төен килеп тыгылды. Сагынмаган кая!
Ләкин аны менә шушылай гади генә итеп әйтеп буламыни
— Күршеләрдән оят...
— йоклыйлардыр инде. Бөтенесен күреп тормасалар да ярар. Узган юлы берни булмады бит әле.
Соңгысын егет аеруча каты итеп, тавышына шик салып әйтте. Алтынчәч аяк очларына басып, аның күзенә туры карарга тырышты, ләкин Линарның карашы баганадагы лампадан төшкән яктылыкны гына чагылдыра, аларда йомшаклык та, кызгану-аңлау да күренми иде.
— Булды... Узганында да булды.
— Ни булды? Кем алар сиңа? Бик тыкшына башласалар, җибәр син аларны . ераккарак! Бетмәс монда ханжалар...
Алтынчәчнең тар иңбашлары туңып калгандай бөреште, гәүдәсе ке-черәеп киткәндәй булды.
— Аларда түгел хикмәт, минем үземдә... Яна менә монда, көйдерә,— Ул. кулларын йомарлап, йодрыкларыннан да кечкенәрәк күкрәкләрен кысты. Бу хәрәкәт егетнең карашын нхтыярсыздан аның түшенә җәлеп итте.
— Ну, ярый, иртәгә канчан килим соң?—диде ул салкын гына.
— Иртәгә шимбә бит әле. Әйдә, Локомотив пляжына барабыз!
— Шунда очрашырбызмы?
— Әйе. Сәгать унбердә.
Линар каты учы белән аның иңнәреннән тотты да авырттырып үпте. «Тагын күзлегемне сала алмадым,—дип уйлады Алтынчәч—Салсаң да уңайсыз. Әрсезләнеп, үпкәнен көткән кебек була... Ә болай көлкедер...»
Ул шактый вакыт аның артыннан карап калды. «Борылып кара, борылып бер кара!» — дип ялварды ул карашы белән егетнең киң җилкәсен тишәрдәй булып. Ләкин Линар борылмады, ул тизрәк олы юлга чыгып, такси машинасы туктатырга ашыга иде.
«Юлдан арып килгән шул...»— дип аны акларга тырышты Алтынчәч, j «Динарның бу рәвешле артык ялынмыйча гына китеп баруына һәм соңгы - тапкыр үпкәндә сизелгән битарафлыгына хәтере калган иде аның 5 Аларның очрашмаганнарына дүрт ай бит инде. Дүрт ай Ниләр генә уйлап бетермәде дә ни генә кичермәде бу вакыт эчендә Алтынчәч. ч
Ул, күршеләрен уятмаска тырышып, баскычтан сак кына менде, з ишекнең ачкычын бик әкрен генә борды. Ж,әй көне бишенче катта су < булмый интектерә. Төнлә су килгән икән, ул кранны чак кына ачып х юынды, аннары үз бүлмәсенә кереп, тумбочка эченнән шыгырдап тор- * ган җәймәләрен алды да, диванга урын әзерләде. ♦
Алсу абажурлы лампа яктысында җәймәләр бигрәк ак, чиста кү- < ренәләр. Моннан дүрт ай элек, кышкы бер төндә, шушы җәймәләр өс- ® тснә шалкан кебек таза, ак, тыгыз тәнле ир-егет яткан иде. Днван-ка- * раватны киңәйтеп, иркенләп яткан иде ул монда Бу күренеш исенә s төшкәч, Алтынчәч үз-үзсннән оялып, җәймә чите белән йөзеп каплады. < Аннары утны сүндереп, салкынча, бераз катырак җәймәләр эченә чум s ды. Башыннан ук капланып, истәлекләрен куарга, онытырга теләде, га әмма кузгалган күңел тиз генә тынычлана алмады
Менә дүрт ай инде аның тынгы күргәне юк, дүрт ай инде күңелен ч әле утка салган, әле боздай өшеткән тойгылардан арына алганы юк £
Бу уйлану-газаплар Мөһимәне туган көне белән котлар!а барган а кичтән башланды. Барып котларга да, телевизордан фильм башланганчы өенә кире кайтырга иде аның нияте
Ләкин ул кино башланганчы да, ул беткәч тә кузгалып кайтып китә алмады. Нәкъ шул көнне Мөһимәнең туганнан туган энесе —Линар кайтып төшкән булып чыкты. «Мактап кына йөрисең икән, иң якын кешеләрем җыелды бүген»,— дип диванга энесе белән янәшә утыртты аны Мөһимә, «Эчмәсәң, рәнҗим, инде минем хөрмәткә дә бер бокал шампан күтәрмәскә»,—дип кыстый-кыстын эчерде.
Ул көнне «Белгечләр тикшерү алып бара» дигән фильмның чиратта гы сериясен күрсәтәләр иде Кино белән мавыгып киткән Алтынчәч сизми дә калган, бер заман исенә килсә, аның иңбашы егетнең беләгенә терәлгән һәм үзен бу хәлендә бик рәхәт хис итә икән. Ул кылдай тартылып читләште, борылып Линарга карады, егет тә аңа текәлде, һәм аларның карашлары якыннан, бик якыннан очрашты.
Шул мизгелдә Алтынчәч гадәттәге кыюсызлыгын онытып җибәрде ул кич буе сизми утырган — егетнең уң күзе пыяла икән ләбаса Дөрес, ул шундый матур ясалган һәм оста куелган, нәкъ сул күзе төсле, ләкин барыбер җансыз, нурсыз..
Алтынчәч, гаҗәпләнүен сиздермәс өчен, тизрәк экранга борылды, тетрәнгән бармаклары белән итәген рәтләштерде һәм бу юлы инде аң лы рәвештә иңбашын егеткә таба авыштырды.
Алтынчәч унөч яшеннән күзлек киде, класста бердәнбер күзлекле кыз булды, яхшы укып, алдан йөрергә, бөтен җирдә алдынгы булырга тырышкан кызга бу кимчелек бик нык комачаулый иде Гел кимсенә иде ул начар күрүе аркасында, ничә еллар буе «Дүрткүз» дигән куша мат тагып йөрде!
Яннарның да кимчелеге бар икән... Ул да Алтынчәч кебек үк кимсенеп үскәндер, малайлар-кызлар аңа да берәр ямьсез кушамат такканнардыр..
Бу уртаклык хисе Алтынчәчнең гадәттәге шикчәнлсгсн. тарсынуын киметте, шуның өстенә Мөһимә электән үк. институтны тәмамлаган Ал-тынчәч аңарда фатирда яшәгән чакта ук, Линарны яратып һәм кызганып бик күп сөйли торган иде. «Бәхете булмады шул, атасы эчте, анасы холыксызланды, шуның аркасында әллә кая чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булды, бәгырь парәсе, аннары килеп хатыннан уңмады.. Менә аерылышалар инде... Аснә аерылышканнар инде... Хатыны, жүнсез. бүтәнгә чыгып киткән... Синең кебек нпле-тыйнак. телсез-теш- сез бер кызга тап булган булса, гөл эчендә яшәтәчәк егет иле югыйсә...»
Бу кыйссалардан Алтынчәч күңелендә шулай ук үз язмышына охшаш язмыш — яшьтән кыерсытылган, үскәч үз тиңен таба алмаган бер образ туды.
Дөрес, чынбарлыктагы Линар — шалкан кебек тыгыз ак тәнле, туры. юан муенлы ир-егет ул образга охшамаган иде. Ләкин бу — тышкы кыяфәт бит, дип уйлады Алтынчәч, ә бәлки ул эчке сызлануларны яшерер өчен махсус киелгән маска гынадыр...
һәм Алтынчәч үзенең хыялый җаны белән, бу маска астында, баш-каларга күренми торган нечкә күңелне, ялгыз, кызгануга һәм яратуга сусаган җанны күрергә тырышты. Тырышты гына түгел, ул аны күрде, шулай икәнлегенә үз-үзен тәмам ышандырды.
Төн уртасында, кала урамнары буйлап тыгыз карны шыгырдатып җитәкләшеп барганда, бу ышаныч артканнан артты. Егет үзенең бик жаваплы эштә — зур заводның тәэминат бүлегендә эшләвен, команди-ровкаларга еш йөрүен, кала читендә үз йорты белән яшәвен — гомумән гап-гади нәрсәләр турында сөйли, ә кыз аның кыйссасында әйтелмәгәнне— аның яхшылыкка сусавын, үзен аңлаган бер нечкә күңелне гомере буе эзләп таба алмавын ишеткәндәй булып бара иде.
Ул чакта да Линар узып барган машинаны туктатты, ул чакта да Алтынчәчнең йорты янына кайтып җиткәч, шоферга акча сузды һәм тураеп басып кызның терсәгеннән тотты.
— Ник җибәрдең?- диде ул чакта да Алтынчәч.— Үзеңә кайтырга җайлы булыр иде бит
— Ничек инде, шушылай аерылышыйкмыни?—дип сорады гаҗәпләнеп Линар. Чыннан да. алар иң мөһим сүзләрне бер-берсенә әйтмәгәннәр иде бит әле! Уртак язмыш, балачакның рәнҗешләре, күңелләрнең ялгызлыгы хакында сөйләшәселәре бар иде әле аларның. һәм Алтынчәч егет белән төн буе шәһәр буйлап йөрергә әзер иде
Ләкин Яннарның уе башкада икән.
— Бу салкын төндә мосафирга бер чынаяк чәй дә эчермәс идеңме әллә? — Ул ялтыравык ботинкалары белән карны каты шыгырдатып таптанды. Харьков тирәсендә кыш миһербанлырак, күрәсең, аның башында бу як өчен ятышсыз эшләпә, өстендә кыска замша пальто иде.— Бер стакан Идел суын да жәллисеңме әллә миннән?
Алтынчәч аның кыяфәтен күздән кичерде дә ишеккә юнәлде.
Кара-каршы утырып, алсу абажур астында шыпырт кына сөйләшкәч, егет чыгып китәр дип уйлаган иде Алтынчәч. Әмма ул кузгалмады, диванга җәелебрәк утырды, көчле куллары белән Алтынчәчне тартып китереп, тезенә утыртты Әллә нишләде Алтынчәч, әллә ни булды аңа. Күзлек киеп үбешкәнгә оялудан, буйсындыручан гайрәтле кулларның күкрәкләрне пешерүеннән хәле китте. Шуның өстенә шаулаудан, тавыш чыгарудан, күршеләрне уятудан курыкты Я алла, аннан соңгысын искә генә төшергәндә дә бөтен тәнне ялкын чорный. Аннары.. Яннар торып утырган иде. Ул капланып яткан Алтынчәчнең аркасыннан сыйпап. колагына иелеп кайнар пышылдады:
— Я. керпе, нигә энәләреңне тырпайттың? Канчан да булса, кем белән дә булса булырга тиеш идең бит инде син' Рәхмәт, мине көткәнсең. Без бәхетле бүген, шулай бит? Намусыбыз да саф. беркемгә дә хыян'эт итмәдек' Әйдәле, урынны әйбәтләбрәк җәйик'
Алтынчәч торып басуга, ул диванны киңәйтте, ак җәймәләр өстенә аякларын киң ерып чалкан ятты да изрәп йокыга талды Алтынчәч аңа ф комачауламас өчен диванның кырыена ук шуышты Аның уйлары буталган иде
Әйе, ул чыннан да беркемгә дә хыянәт итмәде Ләкин ишә сон нө- | рәк авырттырып чәнчи, нигә ул вөҗдан газабына охшаш утта яна? Үз - тәненә үзе хуҗа, беркем каршында да йөзе кара буласы юк бит $ югыйсә! н
Ләкин йөзе каралганын сизә иде ул. барыбер силә иде. Хыянәт итте 4 ул төндә Алтынчәч, башка берәүгә түгел, үз-үзенә, хыялларына хыянәт 2 итте ул. Тормышында мондый борылышны ул һич тә бу рәвешле булыр ® дип күз алдына китерми иде.
Аның уенча, бу борылышка бик зур әзерлек lainaiia. бәйрәм белән < килү тиеш иде. Кичләрен бүлмәсендә ялгызы йокысыз ятканда, аның ф хыялында мондый күренеш күзаллаиа иде: ул, аяк очларына төшкән озын ак күлмәк киеп, җан сөйгән яры белән янәшә басып юра Алар = биек, иркен бина эчендә. Бинаның стеналары оста рәссамнарның кар- о тиналары, сыннар белән бизәлгән, түбәсе күккә ашкан Тирә юньдә 1 бихисап шәмнәр яна, илаһи музыка яңгырый Бәйрәмчә киенгән егет- ч ләр аларның баш очында энҗеле таҗлар тотып торалар, укалы кисм * нәр кигән ыспай агай «Бәхет килгәндә дә, кайгы хәсрәт, чир-чор бул- * ганда да, гомер иткәндә дә, җан биргәндә дә бергә булыгыз», дип 2 күңелне шомландыра торган тылсымлы сүзләр әйтә һәм балдак алы- = шырга, аннары үбешергә куша Бераздан аларны салмак атлатып ярым караңгы бинадан якты ишеккә таба алып китәләр Биек баскыч гәбен у дә пар ат җигелгән көймәле арба көтә Атлар аларны ялгыз йортка алып китә. Ә анда әзер табын һәм кардан ак. йомшак ятак көт.».
Хыяллары бу ноктага җиткәч. Алтынчәч янбашларының, аякларының кызышып авырайганын тоя. уйлары чуалып, аннан да гайресен күз алдына китерергә куркып, мендәр почмагын тешли юрган иде
Аннан соңгысын хыял белән генә күзаллау мөмкин дә түгел икән шул... Башның бөтенләй бушап калуын, тәннең утта януын, ләкин буянуның искиткеч ләззәтле булуын, бер мизгелдә башка берәүнең тәнендә эреп бетүеңне һәм йөрәгең туктан, инде башка яшәмәскә дә риза булырлык дәрәҗәгә җитүне ничек күз алдына китермәк кирәк?
Менә ул - аны тулысынча үзенә буйсындырган, үзе өчен җан бирер дәрәҗәгә җиткергән кеше янәшә ята Ләкин нигә соң әле бу төндә гамьсез йоклап ята? Хәтта җнңелчә генә гырлаштырып та җибәрә? Күршеләр ишетсә? Аңлашылмас каршылык иде бу Алтынчәч өчен Таң атканчы әллә ниләр уйлап бетерде ул
Күршеләр кузгалганчы дип. аннары сагышына да түзә алмыйча. Линарны бик иртә уятты. Егет киерелеп торды, бүлмә буйлап кулларын селеккәләп йөренде Аның кәефе шәп иде «Бүген кич туры монда килимме?» — дип сорады ул гади генә Ничек кенә текәлеп караса да, Алтынчәч аның исән сул күзендә дә, үз-үзен тотышында да дулкынлану сизмәде.
Линар чыгып киткәч, ул башын тотып өстәл янына утырды Күрше хатын Нәкыя эшкә китешли аның ишеген ачты да
— Соңга каласын түгелме? диде. Аннары көлемсерәп өстәп кун ды: - Төн бик күңелле узды, ахрысы, синең.
Шул көннән Алтынчәчнең тормышы да. уйлары да икегә бүленгән дәй булды Аның тышкы кабыгы гадәтләнгән юл буй ran эшкә барды, иреннәр күнегелгәнчә елмаеп, лабораториядәге кызларга сәлам бирде.
куллар таныш эшне башкарды. Ә күңелдән ак, тыгыз, кайнар тәнле егет китмәде.
Аның төннәре, әле йөрәге туктаса да үкенмәслек дәрәҗәдәге ләззәтле минутлары искә төшүдән ялкынга чорналып, әле миен көйдергән шик һәм газаплардан кара сагышка уралып уза торган булды.
Линар аны шул ике газап арасында калдырып китеп барды Шикләреннән дә арындырмады, өметләрен дә сүндермәде, ни яктылыкка чыгармады, ни төнгә кертмәде. «Озакламый киләм мин, көт!» — диде. Алтынчәч аның бу сүзләрен бик мәгънәле итеп, «килгәч бергә булу хакында сөйләшербез»,— дип аңлады
Вокзалда саубуллашканда, Линар пинжәк кесәсеннән блокнот чыгарып, Алтынчәчнең адресын язып алды. Алтынчәч үрелеп, «Ул. Стро- етлная» дигән сүзне күреп алды. Бер сүздә ничә хата Дөрес, Мөһимә аның турында, ата-анасы юньсез булу аркасында, рәтләп укын да алмады, дип сөйли торган иде. Ләкин «Строительная» сүзен бишенче класс баласы да дөрес яза бит инде!
Алтынчәч рухына тагын бер газап өстәлде. «Андый шыр надан белән минем нинди уртаклыгым булырга мөмкин?..» — «Мин аңа үсәргә, белемен арттырырга ярдәм итәрмен,— дип тынычландырды ул үзен.— Бергә генә булыйк, бөтенләй башка кеше итәрмен мин аны. Зиһенле бит ул, сөйләшкәндә бер дә ялгышмый!»
Хатлар көтте Алтынчәч, әмма Линар, киткәннән соң. бер хәбәр дә бирмәде. Түзмәде Алтынчәч, Мөһимәгә барды «И, ир затының кайсы хат язарга ярата соң! — диде Мөһимә.—Алай да миңа Беренче Май белән котлап открытка җибәргән әнә, сиңа сәлам күндергән».
Алтынчәч өч тиенлек открытканы суд криминалисты кебек җентекләп тикшерде Линар хәрефләрне бер-берсенә тыгызлап кысып, тигезсез яза икән. Сүз саен ике-өч хата..
Шунда аның эче җылынып китте. Линарның ни сәбәптән хат язмаганы билгеле: ул үзенең наданлыгыннан ояла! Язуын күрсәтәсе килми!
Бичара, юкка кимсенә ул, бер дә юкка ояла. Менә килсен генә, алар бу хакта җитди сөйләшерләр. Бу эштә аларның мәхәббәте ярдәм итәр...
Ниһаять, кичә Мөһимә, аның өенә килеп, Линарның телеграммасын күрсәтте. «Киләм. каршы алыгыз».— дип хәбәр биргән егет «Сине чакырган. сез диярлек тагын кеме бар соң җанашымның!» — диде Мөһимә һәм Алтынчәчне вокзалга барырга күндерде, хәтта базардан чәчәк алырга да ияртеп барды.
Инде менә зарыгып көткән очрашу булды Ләкин Линар Алтынчәч кебек үк түземсезләнеп, янып-көеп көтмәгән ахрысы бу көнне. Югыйсә, болай ансат кына борылып кайтып китмәс иде. болай салкын үпмәс иде Алтынчәч аның башны миңгерәтеп, кочагында эретерлек итеп, ялкынга чорнап үпкән чакларын бик яхшы хәтерли ләбаса!
Хәер, теге чакта ул аның саф кыз икәнен белми кергән иде бит. Хәзер Алтынчәчкә мөнәсәбәте яхшырган, ихтирамы арткандыр. Ул аның йөз аклыгын саклый, күршеләр алдында оятлы итәргә теләмидер... Чыннан да. кая ашыгырга? Аларның бөтен гомере алда бит әле...
Аларның шалкан кебек ак. тыгыз тәнле кызлары туар. Аксыл чәчле, якты күзле булыр ул
Кыштырдап торган җәймәләр арасында, бер коега төшкәндәй, бер кояшка күтәрелгәндәй тирбәлеп ятты Алтынчәч.
Җәмилә Закировна Мәскәүгә чаклы кызы Ләйлә белән бергә бара иде. Поезд кузгалуга, Ләйлә юлдашлары белән танышып та өлгерде. Алар купесына тагын бер кыз белән бабай туры килгән икән. Бабакай
веке киемнәрен салып куйган, җылы күлмәк белән киң төпле ак штан- нан гына калган килеш, кечкенә өстәл кырыена кадаклап кунгандай ныклап утырган иде. Аның ике аягы арасына озын элмәк булып салынып төшкән ак бауны күргәч, Ләйлә пырхылдап көлүдән көчкә тыелып, проводница янына йөгерде Янәшә купеда өч ир-ат арасында бер хатын бара икән. Ләйлә аны үзләре янына күчереп, бабайны аның >ры- ♦ нына озатып куйды
Җәмилә Закировпаның исә зиһене таралган иде. юл мәшәкатьләренә кулы бармады, коридорга, ачык тәрәзә янына чыгып басты.
Поезд текелдәп Казаннан ерагая барган саен, аның иңендәге йөк тә җиңеләя бара иде шикелле, йөгереп узган чакрымнар, әйтерсең лә аның борчуларын берәм-берәм йолкып алып калалар иде. Бары бер генә уйны алар да оныттыра алмады — ул авыр уй бүген иртән булган хәлләр турында иде Борчылуы Диләрам өчен генә дә түгел иде профессор Ильясованың — аны карарлар, клиника врачлары да аңа аеруча игътибар бирергә вәгъдә иттеләр, Евгений Михайлович та көн саен барып торыр Профессор Ильясовага тынгы бирмәгән кеше — доцент Дәүләтшин, дөресрәге аның белән операциядән соң булган сөйләшү иде.
Клиникадан чыгып киткәнче. Җәмилә Закировна аның бүлмәсенә сугылды. Дәүләтшин өстәл артында авыру тарихы тутырып утыра иде, профессор кергәч, аягүрә басып, халатын тарткалады
— Ялыккансыздыр, Җәмилә Закировна Берәр, стакан чәй китерикме әллә?
Бу минутта ару-талчыгу турында, чәй турында сөйләшергә әзер түгел иде Җәмилә Закировна Доцент аңа башка сүзләр әйтергә — бүгенге аяныч хәлне ничек тә аңлатырга, авыруның хәлен, операциянең ничек тәмамланганын сорашырга, һич булмаса кызарынып баш ияргә тиеш иде шикелле. Ә ул остазының йөзенә туп туры кара-п тора, аның агы зәңгәрсуланып торган коңгырт күзләре төбендә борчылу, үкенү, кыенсыну кебек хисләрнең әсәре дә чагылмый иде
Изаил Харисович профессорның сүзсез торуын ү зенчә аңлады, өсТәл артыннан чыкты да, сеңлесен юаткандай, өстән аска карап, иелә төшеп
— Артык авырга алмагыз инде, Җәмилә Закировна, диде — Кечкенә генә хата өчен сездәй зур галимгә кем сүз әйтә ала? Кем белә бит алан буласын, мондый очрак миллионга бер туры килә Евгений Михайловичны чакырып бик дөрес иттегез, сезгә мөнәсәбәте яхшы, сер саклый белә. Ә мин, үзегез беләсез, сезне беркайчан подводить итмәячәкмен!
Профессор баштарак доцентның тел төбе кая барганын аңлый алмый торды. Ул үз колакларына үзе ышанмый иде: Диләрамны тиешенчә тикшерми генә операциягә салуда Дәүләтшин аны — Ильясованы гаепли иде түгелме? Әйе шул. бөтен гаепне аның өстенә аудара Ул гына да түгел, профессор Петровны да астыртып ният белән, хатагызны йолып калыр өчен чакырдыгыз, димәкче була
Ә доцент һаман сөйли иде әле. ак башлыгын түгәрәк башына кыңгыр салып, бүлмә буйлап йөренә-йөренә сөйли иде:
- Сезнең бер нәрсәгә игътибар иткәнегез юкмы, Җәмилә Закировна? Була шундый авырулар, нн генә кыландырсаң да. бөтен эшең гел кирегә генә китеп тора, бер дәва да шифа бирми Андыйларны дәва лау ифрат кыен Халыкта «кара эчле» дигән сүз бар бит әле Хак сүз ул, минемчә Андыйларның кара эчлелеге операция вакытында да үзен сиздерә, бик сиздерә Бу кем әле Ахунова да шундый түгел микән?
- Бәлки, кайберәүләр операцияләрне кара күзлек киеп ясыйдыр, шуңа шулай тоеладыр? — диде Җәмилә Закировна
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АК ДАВЫЛДА ТАЛ БӨР1CI
Изаил Харисович тагын аңа гамьсез караш ташлады Җәмилә Закировна аның күз төпләрендә моңарчы сизелмәгән яман шеш күргәндәй тетрәнеп китте...
— . Булды, әни. төнлә тынычланып йокларбыз, бабакайның гырыл-давыннан котылдык.
Ләйлә әнисе янына чыгып басты да. битен вагон тәрәзәсеннән бәргән җилгә каршы куеп, рәхәтлектән күзләрен кысты.
Ә тышта җәйнең иң ямьле чагы. Агачлыклар, авыллар, бәрәңге кишәрлекләре, алмалары тулышып килгән бакчалар, түтәлләрдәге гөлләр— һәммәсе кайнар кояш астында җәйрәп, яшәешнең һәр күзәнәктән тулып ташыган тантанасы булып күкрәп утыралар. Бер-бер артлы алышынып торган гүзәл манзараларга карап туймаслык иде.
— Әни. мин сине үземә әсирлеккә алам бүген,— диде Ләйлә.— Студентларга да. аспирантларга да, авыруларга да бирмим Монда телефон юк. машина белән дә килә алмыйлар. Бүген син — минем әнием. баштанаяк бары тик минеке генә! Профессорлыгыңны бүгенгә онытып тор!
— Бик онытыр идем дә, Ләйлүгем, менә мондагы уйларны кул белән генә алып ташлап булмый шул! — Җәмилә Закировна кулын баш түбәсенә салып күрсәтте.
— Уйларыңны миңа сөйлә, үзем таратышырмын.
Диләрам хакында Ләйлә белә иде инде. Җәмилә Закировна бүгенге хәлләрне кыскача гына сөйләп бирде.
Ләйләнең әтисенә охшаган, шәрык тибындагы чыгынкырак яңаклы, ияк уртасы уенкылы йөзе, озынча соры күзләре әнисен тыңлаган арада күләгәләнеп алды, анда сискәнү, курку, тынычлану, нәфрәт чагылды, коңгырт бөдрәләр белән яртылаш капланган маңгаен вак җыерчыклар сырлады.
Җиңел, хәрәкәтчән, тере гәүдәле Ләйләне беренче күрүдә, кырыкка җитеп килә торган хатындыр бу. кафедра җитәкчеседер, дип. һичкем әйтә алмас иде. Хәлбуки, ул — Англиянең Оксфорд университетында. Франциядә. Американың Мичиган университетында белем алып кайткан зур укытучы. Бу юлы да Мәскәүгэ мөһим эш белән бара, техник вузларда инглиз телеп укыту буенча өч курс өчен дәреслекләр язган иде ул. шуларны бөтен ил институтлары өчен чыгарыр алдыннан редактор белән соңгы тапкыр карап чыгарга кирәк иде.
Ләйләнең шәрык кызларына хас булганча кысыбрак уелган үткер күзләре кайбер очракларда әнисе к^ рмәгәнне күреп ала һәм ул профессор Ильясовага һич көтелмәгән киңәшләр биреп куя иде.
— Әни. син үзеңә килгән авыруларны юкка Дәүләтшинга җибәрәсең,-- диде ул бу юлы әнисен тыңлап бетергәч
— Бу аның темасы бит. Ләйлүк. аның докторлык диссертациясе. Мин андый операцияләрне үзләштермәдем, ә Дәүләтшин—аларның остасы.
— Әни. мин аптырыйм, ничек һаман аңламыйсыз сез: куркыныч кеше бит ул Дәүләтшин! Коточкыч кеше. Бүтәннәр кайгысы юк анда, чөнки ул зур дәрәҗәгә ирешү, дан казану, күн итеп акча эшләү турында гына уйлый. Синең урынга үрмәләргә маташа! Ә сез — элекке буын кешеләре, беркатлы идеалистлар, явыз адәмнәрне чалыш авызлы, тонык күзле, кара чырайлы итеп күз алдына китерергә күнеккәнсез. Җиргә яңа буып килде, яхшылары да. яманнары да яңача хәзер, әни! Эх. һәр заманның була үзенә күрә сволочы. каһәр суккыры», дип шагыйрь юкка гына әйтмәгән шул! Хәзерге заман сволочларының бер ише чибәр, тәмле телле, уңган, өлгер, елгыр, әни! Үзләренә җай килгәндә. алар яхшылыкны да эшлиләр, тик юлларына аркылы төшәргә генә язмасын Таптап үтәләр, елмаеп, тәмле сүз әйтеп, басып сыталар алар, әни! Сезнең Дәүләтшиныгыз шундый камырдан!
— Бер хата ясаган өчен кешене баштанаяк карага буярга ярамый алай,—диде Җәмилә Закировна
— Хатада түгел бит эш, кешенең позициясендә! Үз хатасын башкага йөкләвендә! Әни, син бу хәлне болай калдырырга тиеш түгел. Фаш итәргә тиеш син моны, гыйльми советка чыгарырга тиеш!
— Уйлап сөйлисеңме соң син, Ләйлүк, юкмы? Чит кафедраның *
эшендә казынып, гаеп эзләү булып чыга бит бу! и
— Кеше үтергәнне көтәргә кирәкмени?
Ләйләнең Дәүләтшинны бу чаклы яратмавы Җәмилә Закнровнага « аңлашылып җитми иде. Хәлбуки, бу фикер Ләйләдә моннан шактый 5 күп еллар элек үк туды. ( £
Заманында студент Дәүләтшнн Ләйләдән инглиз теле дәресләре алып йөргән иде Булачак галим чит телләрдә чыккан медицина бас- з малары белән танышып барырга тиеш, ә институт биргән белем белән < генә бу өлкәдә әллә ни майтарып булмый, дип саный иде ул. Җәмилә * Закировна, шәкертләре белән фамильяр мөнәсәбәтләргә керергә бик < үк яратмаса да. Дәүләтшинның теләген хуплады, егетне Ләйлә белән ф үзе үк таныштырды. <
Ләйлә каршында Дәүләтшин үзенең профессорга мәгълүм булмаган ® яклары белән ачылды. Икәүдән-икәү генә калганда, иркенәебрәк уты- * ра, алдын-артын бик үк уйлап тормыйча сөйләшә, чөнки Ләйләне үз = тиңе итебрәк саный иде ул Дәүләтшинның саксыз ычкынган сүзләре, < кинаяләре, мыскыллы итеп яки тәкәббер көлемсерәүләре аның яшерен 7 үзәген, чын арылын айып бирделәр. п
Өстәвенә тагын шунысы: егетнең күзләре майлы, күңеле уенчак | иде Ул хәтта үзеннән шактый өлкән, инде кияүгә чыгып, әни булырга 5 өлгергән Ләйләгә дә мәгънәле карашы, баллы тавышы белән ниндидер 2 ишарәләр ясаудан тартынмады.
Изаилнең буйдак чагы иде әле Ул шактый сон — утыздан узгач кына бер яшь студентканы алды һәм өйләнгәч тә элеккечә үк уенчак булып калды, ирекле, гамьсез яшәвен дәвам итте Чит телләргә сәләтле булып чыкты үзе. Сөйләм телен тагын да ныграк чарлауны сылтау итеп, һаман килгәләп йөрергә теләк белдергән иде дә, Ләйлә кыәт кисте: «Курс тәмам Инглиз телендә мөстәкыйль шөгыль табыгыз Мәңгелек студентларны яратмыйм мин»
Ир кешемен кемлеге хатын-кызга мөнәсәбәтендә бик яхшы күренә, әгәр дә хатын-кызга кимсетеп карый, аларны рәнҗетүне егетлеккә са ный икән, ул башкаларга да миһербанлы була алмый, дип саный иде Ләйлә, бу карашының хәзергәчә үзгәргәне юк
— Сабый күңелле шул син.— диде ул кызганулы тавыш белән әни сенә — Хыянәт итүләрне, астан кисүләрне моңарчы белми яшәгәнсең Язмыш сине андыйлардан саклап килгән
— Төрлесе булды инде, Ләйлүгем Өметләрем өзелгән чаклар' да. хыялларым алдаган вакытлар да булды Мәсәлән, бик якын бер кешем. иң якыным минем өметләремне акламады Яшьләрне аңлап җиткермәвем хактыр да. син дөрес әйтәсеңдер
Җәмилә Закировна кызына мәгънәле итеп, озак итеп карады
— Әни...— Ләйлә кызарынып чыкты — Әни Әйдә, җитди сүзләр не туктатып торыйк әле. Кайткач иркенләп сөйләшербез Син минем әсирем бит бүген, мин сиңа бары тик сәяхәтең турында гына уйларга әмер бнрәм Утыр әле! — Ләйлә стенага терәп куелган утыргычны җанлап. кулы белән сыпырып алды, үзе дә утырып, әнисенә таба иелде — Эчеңдәгең тышыңда синең, әни, ә бу заманда алай беркатлы б\лып яшәп булмый Урыны вакыты белән уйный белергә дә кирәк. Чит илләрдә гомумән артык гади булырга ярамый, чөнки анда еш кына га
33
Э <К У . J* 4
дилекне мескенлеккә саныйлар. Урыны белән тәкәббер булу да килешә. Килгән-киткән кешегә карап, алар бетен ил халкы турында фикер йөртәләр, дия торган идең бит үзең дә. Менә болайрак йөр син анда!
Ләйлә башын артка ташлады да, чокырлы ияген алга чыгарып, күзләрен кыса төшеп, әнисенә горур караш салды
— Болай итепме? — Җәмилә Закировна як-ягына карап алды да, якындагыларның тәрәзәгә карап торганын күргәч, Ләйләгә охшатып йөреп күрсәтте
— Ә син көлмә! —дигән булды Ләйлә,—Ние көлке булсын аның. Менә хәзер мин сиңа кофе кайнатам, американча сандвичлар ясыйм, заграница тормышына күнегә торырсың.
— Чәй пешер, куе итеп чәй яса миңа! — дип, сокланып һәм горурланып карап калды Җәмилә Закировна кызы артыннан.
Әйе. кая барса да югала торганнардан түгел аның Ләйлүге. Ә кем тәрбияләде аны шушындый итеп? Әтисе белән әнисе. Хәзер менә ул үзе әнисенә акыл өйрәтә.
Өйрәтерлеге дә бар шул. Чит илләрдә дә әллә нинди хикмәтләр уйлап чыгарып йөри.
Америкада, Ләйләләр группасы белән барган ун кешенең унысына да аерым папка—.«досье» ачкан булганнар. Укудан бушап торганда, ял көннәрендә аларның һәркайсын аерым бер гаиләгә алып китәләр — «гади америкалыларның тормышы белән таныштыралар» икән, ә ул гади гаиләдә киләсе кунакның кемлеген белеп торсыннар өчен, шул папка — «досье»ны бирә торган булганнар.
Бер тапкыр шундый «кунак»ка барганда, тышына «Миссис Мансурова» дип язылган папканы үзе алып укыган Ләйлә. Анда бөтенесе теркәлгән: кешенең милләте, нәсел-ыруы, торган жире, белеме, хезмәте... Холык-фигыленә аерым бит бирелгән, ул биткә Ләйлә турында: «Бик бай, кыйммәтле мехлар жыю белән мавыга. Четерекле, нәзберек»,— дип язып куйганнар.
Ләйләнең кыйссасы бу урынга житкәч, Җәмилә Закировна тыела алмый көлеп җибәргән иде:
— Синме четерекле? Синме нәзберек? Нинди мех жыю ул тагын?
Ә хикмәт менә нәрсәдә икән: анда баруга, һәр кешедән: «Нинди шөгыль белән мавыгасыз?» — дип сорап чыкканнар. Дөресен генә әйткәндә. Ләйләнең бөтен мавыкканы — эше дә гаиләсе—ире белән улы. Ләкин алай дисә, дәрәжәсе төшәр иде. Күп уйлап тормаган ул: «Мехлар яратам, затлы мехлар коллекциялим»,—дип җавап биргән. «Нинди мех ул?» — «Аеруча чәшке мехын яратам. Төрлесен җыям: көмеш- сыманын. зәңгәрсуын, сорысын, агын».— «Каян аласыз ул чаклы мехны»— «Күп алар бездә. Безнең Татарстаныбыз затлы мехлары белән бөтен дөньяда дан тота. Ишеткәнегез юкмыни?» — «Кая куясыз алар- ны?» — «Бүрекләр, туннар, пальто якалары тектерәм, кышкы күлмәкләремә дә куйдырам».
— Нигә, дөрес түгелме әллә? —диде Ләйлә моны әнисенә сөйләгәч— Якасыз-бүрексез йөргәнебез юк бит әле. Ятларга сер бирмибез!
һәр илдә йөрүнең үз җае, үз хикмәте бар. Англиядә Ләйләне һаман бер сорау биреп интектергәннәр: «Сез татармыни? Әниегез дә татармы? Әтиегез дәме? Анда татарларны кырып бетер.мәделәрмени әле?» Сүз белән генә ышандырып булмый, андый сорау бирүчеләрне Ләйлә кунакка чакырган да өчпочмак, чәкчәк-бәлешләр белән сыйлаган. Чнгү- ле читек-башмаклар, китап-альбомнар. йөзек-беләзекләр һәм башындагы бүреген дә куеп, кечкенә генә күргәзмә дә ясаган. Андый эшкә оста ул, ни кирәк буласын алдан чамалап, Казаннан ук бер чемодан тутырып киткән иде, хәзер менә әнкәсе чемоданына да никадәр әйбер-
Ә ул үзе канчан нишләргә икәнен төптән уйлап хәл итә, кирәк икән, четерекле дә, нәзберек тә була белә Америкада, бер прием вакытында официант һәр кешедән: «Ни телисез; кофемы, чәйме?» —дип сорашып йөри икән. Безнекеләр гади, ни булса да ярый, дип җавап бирәләр, хуҗаларга артык мәшәкать ясыйсылары килми, янәсе «Мин күз кырые белән генә күзәтеп утырам, официантның ирен читләренә мыскыллы көлемсерәү бәреп чыкты бер заман,— дип сөйләде Ләйлә бу хакта — Әһә, мин әйтәм, гадиләрне санга сукмыйсынмы? Каршыма килеп баскан иде, мин моңа эре генә: «Куе кофе пешерегез миңа,— дидем.— йөз граммына бер балкашык каймак, ике балкашык шикәр салынган булсын!» Күрсәң иде шунда аның ничек ялагайланып бөгелгәнен!»
Ләйләнең «четерекле, нәзберек» дигән даны шул вакыйгадан соң туган да икән инде
Әйе, Җәмилә Закировна кызының әнисе юлын дәвам итәчәгенә шикләнми дә иде, ул Ләйләдә кечкенәдән врач хезмәтенә мәхәббәт уятырга тырышты Ләкин Ләйлә үз язмышын әнисенең башына да килмәгәнчә хәл итте: мәктәпне тәмамлагач, педагогия институтының чит телләр факультетына керде.
Гомере буе. үзе уйлаганча, кешеләр өчен иң мөһим эшне башкарып килгән Җәмилә Закировна өчен аңлашылмас бер хәл булды б> Чит тел, ни генә дһсәң дә, чит бит инде ул! Дәресләрдә утырганда «инфинитив», «перфект», «герундий*лар кемнең генә үзәгенә үтмәгән дә, мәктәп ишеген ябып чыгуга, кемнең генә башыннан очып чыгып китмәгән! Ләйләнең дә бөтен хезмәте шулай җилгә очып барырмы? Нилектән, ни сәбәптән әнисе хезмәтеннән гайрәте чнкте соң аның?
Дөрес, еллар узгач, Ләйлә үзе сайлаган юлның дөреслеген исбат итте, бу юл аны дөнья киңлекләренә алып чыкты Ул безнең илдә бе- ренчеләрдән булып чит телләргә тиз арада өйрәтү методын үзләштерде, зур галим булып үсеп җитте, кафедра җитәкчесе дәрәҗәсенә иреште
Ә шулай да . Әгәр дә менә хәзер Дәүләтшнн урынында үз каны — Ләйлә булса, хәзерге вакытта кафедраның киләчәге өчен профессорның җаны тынычрак булыр иде Днләрам белән дә мондый хәлләр килеп чыкмас иде.
кара төяде. «Анда безнең исемебезне шундук онытачаклар, ә менә совет кешесе, татар кызлары икәнебез хәтерләрендә калачак,— ди ул — Чит илгә чыккан һәр кеше — үз халкының көзгесе ул. Шуңа күрә, анда баргач, кибетләргә чабып, вак-төяккә мөкиббән киткән кешеләрне җенем сөйми!»
Тәрәзә артыннан бер бер артлы шуышып узган манзараларга болыт күләгәсе төште
— Әни. син мине ишетмисең инде әллә? - Ләйләнең каз канатыдай йомшак учы Җәмнлә Закировнаның баш түбәсенә ятты.
— Чәй әзермени, кызым? йөз граммына ике балкашык шикәр, бер балкашык сөт өсте салып яса мина!
Көлештеләр.
Чәй янында Җәмилә Закировнаның уйга чумганын күреп. Ләйлә
— Әни. син үзең минем янда, ә күңелең әллә кайларда,— дип куйды— Гомергә шулай булдың син, миңа иң кирәк чакларыңда ташлый идең дә чыгып китә идең!
Шаярулы тавыш белән әйтелгән бу сүзләрдә бик тирән яшеренгән үпкә бар иде
Җәмнлә Закировна үзе дә борчуларын Гарәбстанга кадәр ддып барырга теләмәгән иде дә бит, ләкин эчкә кереп оялаганнар шул алар, артта калмыйлар.
Башларыңа исәп төшсә, качып кына котылам димә икән!
— Ну, Зәйтүнгөл, без барасы юллар ачык хәзер! Икебезгә ике диплом, бер загс язуы. Төп мәсьәләләр хәл ителгән, яшәргә дә эшләргә генә! — Шулай диде Әнвәр беркөн иртән.
Зәйтүнә эшкә күптән күнеккән инде. Медучилище тәмамлаганнан сон авылда эшләп килгәнгә, ул институт клиникасында еш кына шәфкать туташы вазифаларын башкара иде, операция сестрасы да булды, ашыгыч төнге операцияләр вакытында ассистент булырга да туры килде аца.
Башкалар, диплом алгач, ялга таралдылар, ә Зәйтүнә өчен тормыш үзгәрмәде дә шикелле трамвай аны күнегелгән юл буйлап алып китте дә иске урамнарның берсенә китереп куйды. Зәйтүнә туктаусыз машина йөреп торган тар урам чатына килеп басты. Монда һәрчак гөрелдәү авазы, төтен-сөрем. якын-тирәдәге заводларның биек торбаларыннан аксыл-зәңгәрсу пар бөркелеп, сабын-селте исе тарата.
Урамны чыгып, өч катлы, озын фабрика бинасын узгач, кечкенә генә бакча янына килеп житәсең. Бакча артында «П» хәрефе ясап салынган ике катлы иске бина. Бүген Зәйтүнә шушында — институтның акушерлык-гинекология клиникасында төнге дежур булачак.
Ул алгы бүлмәдәге зур шкаф янында халат киеп тора иде, эчке яктан лаборант Сөембикә апа килеп чыкты.
— Төн тыныч үтәчәк икән бүген,— диде Зәйтүнә аның белән исән-ләшкәч.
— Әйе шул, аягым жиңел минем.
— Гөберчәкләрегез ни хәлдә кала соң?
Сөембикә апа үзенең кечкенә лабораториясендә, тәрәзә төбендәге пыяла банкаларда бакалар асрый, аларны назлап «гөберчәкләр» дип атый иде.
— Гөберчәкләр сайраша, тамаклары тук... Ә синең улың булачак, Зәйтүнә. Ачы тавышлы, тиктормас малаегыз булыр, әйткән иде, диярсең. Чибәрләнеп, ачылып киттең, йөзеңә тап та чыкмады. Әллә кәефең кырылды инде?.. Икенчегә кыз табарсың, бер дә аптырама. Кыз балага абый белән үсү рәхәт.
Сөембикә апа, халатын, ак башлыгын салып, шома кара чәчен сыпырды да, пальтосын киеп, алтын тешләрен жемелдәтеп, тыныч төн теләде.
Аның очравын чыннан да хәерлегә юрап була иде: бүген авыр опе-рацияләр булмаган, шәһәр буенча да алар дежур түгел — «ашыгыч ярдәм» авыруларны бирегә китермәячәк. Сестралар бүлмәсенә кереп, авыру тарихларын кулына алгач, Зәйтүнә шуны уйлады
Хәер Менә Хәйруллина бар бит әле. Ике көн элек, иртәнге обход вакытында, алтынчы палатада аны күрүгә таныды Зәйтүнә — Ларисаны озатканда вокзалда очраган ак чигәле хатын Динә иде бу. Кифая сүзендә торган, палата врачы Фидаяны ярамаган эшкә күндерегән. Дөрес, авыру тарихында терапевтның, бала табарга ярамый, дигән белешмәсе бар барын. Йөрәге таза түгел, имеш, ХәйруллинаньГң. Хак микән? Беренче баласын тапкан бит, ул чакта яраган. Бәлки, йөрәк чире шуннан соң беленгәндер? Алай да була.
Зәйтүнә зәңгәрсу куш бит арасына кыстырылган тагын бер кәгазьне тартып алды. Анда Фидая кулы белән — эре хәрефләр койма тактасы кебек туры утыртылган — бу кичне Хәйруллннаны дәвалау тәртибе бәйнә-бәйнә язылган иде; ярты сәгать саен укол, иң соңыннан — «21 сәг. — йокы». Димәк, шул вакытка Динә котылырга тиеш.
Уколларны Анна Ивановна тиешенчә ясап бара икән инде, берни- чәсе турына тамга куйган. Урта яшьләрдәге бу шәфкать туташы кори-
дорларны дер селкетеп дың-дың басып йөри, каты тавыш белән кыч кырып сөйләшә, әмма үз эшен яхшы белә, оста, намуслы, кайбер мәсьәләләрдә дипломлы врачларны төп башына утыртырлык тәҗрибәсе бар
Шуны уйлап, Зәйтүнә Хайруллина янына керергә ашыкмады, кичке обходны өске каттан башлады. Ф
Палатаның ишеге кырыендагы караватта нечкә сынлы яшь хатын _ ята. Ябык йөзендә күзләре генә утырып калган Ул Зәйтүнәнең йөзен £ ике фонарь белән яктырткандай итте Моннан биш ел элек бу хатын j да башка хатыннар белән мәзәк сөйләшеп, көлешеп биредә бер кичен ~ үткәреп чыккан булган Бала үстерергә тормышның көе житеп бетми, < дип уйлаган ул чакта. Инде менә тормышы көйләнгән, хәзер бала кирәк икән. Бик кирәк Ләкин теге төннән соң аның ныклыгы бетеп 5 калган Инде карындагы баланы ничек тә саклап калу чарасын күрер- л гә кирәк... ’ <
Зәйтүнә карават кырыена утырып, хатынның нечкә беләзеген кулы- х на алды: ’ *
— Хәлебез ничек безнең бүген, Рәзилә? ♦
— Искечә инде... <
— Тыныч үткән һәр көн безнең файдага. Рәзилә. ®
Палатада урнашкан тынлыкта кинәт кенә астан бака кычкырган га- °
выш ишетелде. Хатыннар көлешеп алдылар, Рәзилә дә сүрән генә = елмайды 4
— Ишетәсеңме, бакалар да синең күңелне күтәрергә тырыша.— й
диде Зәйтүнә — Матур төшләр күреп, изрәп йокласаң, иртәнгә алма- о гачлариың алмалары тагын да тулышкан булыр, алар кызарып пеш- f кәйдә, без, мөгаен, сине бәби белән озатырбыз Z
Рәзилә тар учларын күкрәге турында аз гына аерып күрсәтте
— Ирем әйтә, менә шушындый гына кыз тапсаң да, мин сине учым- г да гына биетеп йөртер идем, ди
— Ә бәлки без аңа баһадир малай бүләк итәрбез? Үзебездән генә тора бит!
Зәйтүнә Рәзиләнең нечкә бармакларын сыйпады.
Рәзилә караваты янында тагын бер ишек бар - андагы өч кешелек палатада операциядән котылган авырулар ята Зәйтүнә килеп керүгә, утыз биш яшьләр тирәсендәге хатын аның кулын тотып алды да, күз яшьләре белән чылатып, үбәргә тотынды
— Рәхмәтләр яусын сезгә! Бүген коридорны урап кердем! Үз аяк ларым белән!
Зәйтүнә кыенсынып кулын тартып алды.
Бу хатынны аңа килендәше Кәүсәрия җибәргән иле. Ел буе аякла ры сызлап җәфаланган, йөри алмас хәлгә килгән, невропатологта дәваланган, файдасы булмаган. Зәйтүнә анда шеш барлыгын ачыклады, хатынга операция ясадылар Врач өчен гадәтн эш — ә башка берәүнең язмышында нинди зур үзгәреш Юк. тыныч була алмый врачның эше. палата саен күңелне кузгатып торалар
Аскы катка төшкәндә, бакалар тавышы ачыграк ишетелде. Алар монда изге вазифа башкаралар, катлаулы очракларда диагнозны ачыкларга ярдәм итәләр Бик авыр хәлдәге хатыннарны коткарырга ярдәм итә Сөембикә апаның «гөберчәк»ләре Әмма үлемнән котылган хатыннар. врачларга рәхмәт укыганда. Сөембикә дигән кешенең дөньяда барлыгын да белми калалар. Ә бит бакаларны ул Кабан күленнән үзе тотып ала, үзе асрый. Студентларга күргәзмә әсбаплар әзерләүче лаборант бу эшне үз өстенә алмаса да. сүз әйтүче булмас иде югыйсә
Терелеп өйләренә киткәндә, кайбер хатыннар шәфкать туташларына тартмалы конфет яки торт бүләк итәләр Бу күчтәнәч чәй эчкәндә
табын уртасына куела. Тик Сөембикә апага аларны авыз итү дә сирәк эләгә.
...Ә шулай да алтынчы палатага аяк тартмый иде. Ләкин керергә кирәк.
Карават янында басып торган Анна Ивановна кереп баскан докторны күрмәмешкә салышып, Динәгә таба иелде дә, Зәйтүнәне янбашы белән эткәндәй итте. Авырлы хатынның монда керүен күңеле тартмый иде аның Зәйтүнәдән бераз калышып, палатадан чыкканда, шәфкать туташы шактый ук кычкырып:
— Алты айлык баланы юк итәргә тотынсаң, шул була ул менә! — диде.— Беләбез без андый очракларда йөрәк начар дигән белешмәләрнең ничек алынганын! Җәмилә Закировна гына юк, ул барда бездә мондый эшләр белән шөгыльләнмиләр иде!
Динәгә бик авыр булды Ниһаять, сәгать уникенче киткәч кенә, ул шешенке иреннәре белән елмаеп. Зәйтүнәгә карады Аның бу карашында бер җиңеләю чагылды. Ләкин кызарынган күзләренең төбендә оялу, ялвару да бар иде.
Зәйтүнә аның яныннан тудыру бүлегенә ашыкты.
Бу дөньяда һәр кешенең үз холкы, үз фигыле Берәүләр тупас, холыксыз, чыдамсыз, икенчеләр үшән, аңгыра, өченчеләр елгыр, тырыш, булдыклы. Берәүләр үз тормышындагы бу мөһим вакыйгага бөтен яшәеше һәм акыл усеше белән әзерлекле килә, икенчеләр — бөтенләй әзерлексез Берәүләр үзләренә дә, якыннарына да кадерле һәм иркә, икенчеләрнең кадерен үзләре дә, якыннары да белми
Монда беркем дә чын йөзен яшерә алмый, бар күңелләр ахыргача ачыла. .
Ләкин килә бер минут, бер мөкатдәс мизгел, син дөньяга килгән кешене күтәреп, ананың йөзенә якын китерәсең, җирдә яңа аваз — сабый авазы яңгырый Шушы минутта әйтерсең лә бер кодрәт белән ана күңелендәге барча керле таплар юып алына һәм йөрәкнең түрендә яткан изге, саф хис калкып чыга. Бу хис — яңа җан тудырган кешенең тантанасы, куанычы. Безне бар иткән, үстергән, яшәткән ул хис барлык аналар күңеленә буыннан буынга күчеп килә. Бу хисне кичергәндә һәммә хатыннар да изге, сөйкемле һәм гүзәл, аларның сафлыгы һәм куанычы башкаларны да үстерә, канатландыра.
Төн эчендә дүрт ананың шатлыктан балкыган карашын күрде Зәйтүнә, һәм алар гаепле ялварып караган күзләрне тәмам оныттырдылар.
Зәйтүнәгә әнисе Гөлзәйнәп бер кыйсса сөйләгән иде. Зәйтүнә күңелендә, күбәләк турындагы, Гали белән кәҗә турындагы шигырьләр кебек, бик нәни чакларның хатирәсе булып саклана ул кыйсса.
.. Илгә яу килгән.
Кара болыттай ишле, давылдай көчле, яшендәй аяусыз дошман явы килгән ил естенә. Ярсу йөрәкле батыр егётләр, җилдән җитез атларына менеп, үткен кылыч болгап, дошманга каршы чыкканнар. Әмма дә ләкин давылны ярсу ат белән, яшенне кылыч белән туктатып буламыни3 Илнең асыл ир-егетләре яу кырында ятып калганнар, аларның аналары, хатыннары, балалары, дәррәү урыннарыннан кубып, дошманнан качып киткән.
Җиңдек! — дигән дошман буш калган калаларга, авылларга ба сып к,сргәч. — Бу байлыклар барсы да безнеке хәзер!—дигән алтын* көмеш тулы казналарны, көтү-көтү малларны күргәч.— Боларңың элекке хуҗалары жнр йөзеннән юк ителде!
һәм ул качып киткән хатын-кызларны, бала-чагаларны тәмам юк итәргә шәфкатьсез укчыларын җибәргән. Алар шул кадәр аяусыз булганнар, кара төн булып кара төн качакларны кызганган, аларны киң канаты астына алып, дошман күзеннән яшергән
— Ерак китә алмаслар!—дигәннәр укчылар .— Иртәнге таң нуры
төн канатын эретеп юк иткәч, без ул качакларның берсен дә калдыр- ♦ мабыз! ' ы
Ә хатын-кыз. бала-чага, ераккарак китәргә тырышып, төне буе йө- ш гергән Таң нуры төн канатын юкарта башлаганда, яшь хатын Гөлҗн- Ф һай елга ярына барып егылган
— Бүтән бер адым да атлый алмыйм.— дигән ул.— Карынымдагы <
балам, бу газаплардан соң урыныннан кузгалып, вакытсыз дөньяга ки- < лергә талпына. Р
Аның янына ыруның иң олы әбисе килгән
— Түз! — дигән ул яшь хатынга.— Адәм баласы дөньяга килгәндә дә. дөньядан киткәндә дә башкаларга газап-әрнү китерә Түз. ыңгы- х рашма.
Шәфәкъ нуры көчәя, дошман укчыларының юлын яктырта бара икән. ♦ Ләкин елга үз ярында кан коелуын теләмәгән, ак томан пәрдәсен җәеп, < качакларны дошман күзеннән яшергән. Гөлҗиһан да тавышын чыгар- = маган. Укчылар качакларны күрми читләтеп үтеп киткәннәр. °
Шул елганың ярында Гөлҗиһан карлыгач баласы кебек арык һәм = кечкенә ир бала тапкан. Аның зәгыйфь тавышын ишеткәч: '
— Бу балам җитлекми дөньяга килде, гомерле булмас ннде,— дигән. s
— Кара төн сине канаты белән дошман күзеннән качырды, салкын ф елга ак томаны белән һәлакәттән саклап калды. Син — ана кеше, үз х канатың астында балаңны саклап кала алмассыңмынн? — дигән аңа = кендек әбисе һәм иңеннән тунын салып. Гөлҗиһанның өстенә япкан. п сабыйны исә яулыгына урап тун җиңенә тыгып куйган
— Бу сабый канат ярган бөркет булып җитешкәнче, аңа тән һәм җан җылыңны бир,— дигән
— Моның әтисе яуда һәлак булды, үзем дә бик хәлсезмен. яши дә алмам ахры,—дип зарланган Гөлҗиһан
— Син сабыеңны тыңла Аның тавышы сиңа көч бирер, сине аякка бастырыр, ул синең саклаучың да. яклаучың да булыр.—дигән кендек әбисе Яшь анага елгадан су алып эчергән, якындагы урманнан җимеш ләр өзеп китергән.
— Бу суны эч. бу җимешләрне кап. сабыеңа күкрәк сөтеңне имез Синең сөтең аша сабый шушы туфракка берексен — бу аның туган җире,— дигән.
Көннәр, айлар үткән, бала ннде тун җиңенә сыймый башлаган, уз вакытында әнисенең тезенә менеп утырган, үз вакытында, әнкәсенең итәгенә тотынып, елга яры буйлап тәпи киткән
Менә бер язның кояшлы көнендә кендек әбисе малайны җитәкләп, авыл башына алып чыккан.
— Тыңла, улым! — дигән Болынлык өстендә тургайлар сайрый, аннан ары урманда куке кычкыра икән.—Ишеттеңме? — дигән кендек әбисе.— һәр кошның үз җыры бар /\лар ул җырны ата аналарыннан отып алганнар Синең атаңның да үз җыры бар иде. Мин аны сиңа өйрәтермен.
һәм малайның тавышы тургайлар җырына. ку шылып чәчәкле болын өстендә яңгыраган.
Тагын күпмедер вакытлар узган. Малай егет булып җитешкән, аның тавышы шундый көчле нкән. ул җыр башлагач, болыннарда тургайлар. урманда күкеләр тын булып, хәйран калып аны тыңлыйлар нкән
Егет өйләнгән, аның җиде улы, бер кызы туган N-тлары илнең асыл егетләре булып, кызы илнең сылуы булып җитешкән
Шул чак дошман, бу халыкның яңадан терелеп аякка басканын, мантыганын күреп, янә яу белән килгән. Ләкин бу юлы бер урынына җиде батыр аңа каршы чыккан. Алар явыз дошманны тар-мар итеп, ата-бабаларының җирләрен дә аннан азат иткәннәр.
Хәзер ул җирләрдә Гөлҗиһанның батыр иреннән калган җыр яңгырый, һәр язда яңа сабыйлар, кендек әбиләренең кулларына тотынып, урман-болыннарга чыгалар, ата-бабаларының җырларын өйрәнәләр һәм аларның тавышы тургайлар, сандугачлар җырына кушылып, күкләргә үрелә, ди.
Менә шундый кыйсса сөйләгән иде Зәйтүнәгә әнисе. Әкияткә охшатып сөйләгән иде, әмма ул әкият булса да, бик тә чынга охшаган үзе.
* ♦
Институтта чакта Алтынчәч химиядән бер егеткә ярдәм иткән иде. Бүлмәдәш кыз күндерде аны бу эшкә.
— Химияне синнән әйбәт белгән кеше юк, минем бер танышка булыш әле,— диде.— Армиядән кайткан егет, белеме саегып киткән.
Бу — озын гәүдәсенә караганда кечерәк тоелган башын алгарак иеп йөри торган, Нәркис исемле егет булып чыкты. Алар атнага ике-өч тапкыр очраша торган булдылар. Нәркис тырыш, дикъкатьле, үзен бик кечелекле тота, ләкин һәрнәрсәне кат-кат аңлатканны ярата иде.
Сигезенче Март бәйрәменә ул Алтынчәчкә гаҗәеп бүләк китерде: йодрыкка сыярлык тимер шар матур итеп челтәрләнгән, аның эчендә шулай ук челтәрле тагын бер шар тәгәрәп йөри иде
— Станокта үзем ясадым,— диде Нәркис.— Тоташ тимер кисәгеннән эшләнгән ул.
— Нәрсәгә ярый соң ул?
— Ачкычка тагарга була Андый нәрсә бүтән беркемдә дә юк!
Егет түгәрәк күзләре белән Алтынчәчнең йөзенә текәлгән, әллә мактау көтеп, әллә сынап карый иде. Алтынчәч рәхмәт әйтергә ашыкты. Ачкычына андый зур, авыр әйбер тагып йөрмәс ул йөрүен, ләкин егет тырышкан бит. Аннары колга кебек ир-атның Нәркис исемле булуы Алтынчәчне сәерсендерә, анда хәтта кызгану хисе тудыра иде. Ул үзе дә гомере буе шулай кыяфәтенә ятышмый торган сәер исем күтәреп йөри бит!
Шул көннән микән, әллә аннан да элегрәкме, алар химиядән тыш бүтән нәрсәләр хакында да сөйләшкәлИ башладылар. Егет китәргә җыенып, китап-дәфтәрләрен бил каешына кыстырып куйгач та — аның бу гадәтен Алтынчәч яратмый, ләкин әйтергә яхшысынмый иде — алар тәмләп чәй эчәләр һәм дөнья хәлләренә кереп китәләр иде. Күбрәк кнно- китап турында бара иде сүз. Соңрак, ачылып китеп, таныш-белеш, тормыш-көнкүреш турында да сөйләшкәли башладылар
Нәркис Алтынчәчне кинога-мазар чакырмады, аулакта очрашырга тәкъдим ясамады. Ләкин аның китәсе килмичә озаклап утыруыннан, һәр сүзне теләктәшлек белән тыңлавыннан гадәти булмаган якынлык сизелеп тора иде. Әкренләп кыз үз күңеленә дә егетнең бик якын булып китүен тоя башлады. Тора-бара ул егетне сагына торган булып китте, ул килмәгән көннәр караңгы булып күренде. Ахырда, чын мәхәббәт шушындый булырга тиеш, дип уйлый башлады Алтынчәч. Нәркисне озатып, чәчен бигудига ураганда һәм йокыга китә алмый яткан сәгатьләрендә.
Дөрес, башкалар яратуны бүтәнчәрәк аңлый. Әнә, күрше карават һаман буш, Тәслимә тиз генә кермәс әле, КАИ егете Тәфтил белән караңгы почмакта торалардыр.
Бер кичне Нәркис чыгы’п киткәч
— Алтынчәч, син бик мавыкма, Нәркис синнән көлә генә, баласыта ул сине,— диде Тәслимә.— Хәзер кая китте дип беләсең син аны? Рамиләсе янына китте ул
— Булмас! — диде Алтынчәч урыныннан торып.— Булмас! Ул андый түгел! ♦
Ул төнен Алтынчәч йокысыз үткәрде, һәм шунда газапның иң ачы- ш сын кичердем, дип уйлады Мәхәббәт газапларының ачылардан ачыла- ы ры барлыгын белми иде әле ул.
Ике көннән Нәркис килгәч, ул аннан таныш булмаган Рамилә ха- “ кында сорамакчы. һич югында кинаяләп кенә булса да берәр сүз әйт- < мәкче иде. Ләкин Нәркис аңа шундый саф. беркатлы итеп, һәр сүзенә < инангандай карап утыра иде ки. Алтынчәч аның гөнаһсызлыгына сүз- § сез дә ышанды Мондый карашның алдавы мөмкин түгел иде. Сизә иде g бит ул Алтынчәчнең күңелендә ниләр кайнаганын! Әгәр дә башка бе- 2 рәү белән йөри торган булса. Алтынчәч күңелендә шундый хисләр ту- * дыруга нигез бирер идемени ул? Бу бит кешене җәлладларча җәзалау < булыр иде! Юк, Нәркис күңел җәллады була алмый, ул намуслы кеше. ♦
Шулай итеп юатты үзен Алтынчәч. <
Ә. җәй башында, укулар бетәр алдыннан, кичен, Алтынчәч чәчен ® бигудига урап азапланганда, сак кына ишек кактылар °
— Алтынчәч! Чык әле,—диде курсташ егет Җәүдәт.
Чыкмыйм. Сүзеңне шуннан гына әйт. *
— Чык инде Алма бирәм... Ишек аркылы сөйләшә торган сүз тү- «
гел... п
Алтынчәч башына яулык урап чыгарга мәҗбүр булды. Баш түбә- = сенә сыя алмагандай тырпаеп торган куе. каты чәчле Җәүдәт, чыгынкы “ маңгае астыннан сынап карады, алма сузды һәм:
— Син борчылма, гадәти хәл дип кабул ит,— диде — Бүген Нәркис Рамилә янына күчеп китте.
Алтынчәч тын гына борылып керде дә. урынына менеп ятты
Мәхәббәт газапларының чыны мецә шуннан башланды
Иртән торгач, ул төймәләрен, брошкаларын саклый торган тартмасыннан Нәркиснең бүләген эзләп табып, икенче каттан тышка ыргытты Тимер шар асфальтка барып төшүгә урталай аерылды Ул кисәкләрдән тоташтырылган булган икән. Нәркис аны шунда да алдаган. Әллә сынавы гына булганмы? Әгәр шулай икән, таш күңелле кешенең сынавы булган ул!
«Ник алай иттең?» —дип сорыйсы килде Алтынчәчнең. Әмма очрашкан чакларда тән куырыла, юкка чыгасы, күзгә күренмәс буласы килә башлый, ул хәтта Нәркис барган трамвайга утырмаска тырыша иде
Менә хәзер алар икесе бер заводта эшлиләр Нәркис Нәгыймовнч Бадамшин зур кеше хәзер, баш механик. Гәүдәсе турайды, юанайды, башы иелмәс булды. Тик Алтынчәчнең күңеле генә шул килеш калды. Каршысына баш механик килеп чыкса, заводның чакрымнарга җәелгән мәйданы кинәт тараеп китә, кереп яшеренер урын бетә
Ә бәлки, чыннан да Тәслимә хаклыдыр, егет белән кыз арасында! ы мөнәсәбәт ачык, гади булырга тиештер, барысын да турыдан туры сөи ләшергә һәм теләгәнеңне эшләргә кирәктер? Ә бәлки. Алтынчәчнең ихтыярына каршы килеп булса да. ике арада Линар урнаштырган мөнәсәбәт табигыйдыр, аңа күнегергә генә кирәктер?
Нәркис белән булган хәлләрдән соң күп вакытлар үтте бит инде, Алтынчәч беркемне дә күңеленә якын итә алмады Ниһаять, менә аның тормышына Линар бәреп керде..
Аның турында уйлаган чакларында. Алтынчәч Нәркисне искә төшерә. алар белән булган мөнәсәбәтләрне чагыштырып, икс егетнең үз
ләрен капма-каршы тотуларын күрә, бу капма-каршылык киләчәккә өметне ныгыта иде.
Линарнын нияте җитди, әлбәттә, монда икеле-микеле уйларга урын да юк Ул хатыны белән аерылышуын законлаштырыр, йортын сатып, эшеннән чыгып, Казанга күчеп килер.
Әгәр дә нияте шундый булмаса, ул монда килеп атналар буе яшәп ятар идемени? Бөтен халык алдында парлап пляжга йөрер идемени?
Идел буенда, таллар күләгәсендә утырганда шуларны уйлады Алтынчәч. Линар кул-аякларын таратып ташлап, комга чалкан яткан да күзләрен йомган Кояшта янып каралуны белмәс ак тәне алсуланып чыккан, корсагы калкыбрак. сулыш алган саен тирбәлеп тора. Йөзендә гамьсезлек, туклык, күңел тынычлыгы чагыла. Бары тик җанга якын кеше янында гына үзеңне шулай гамьсез, рәхәт хис итеп буладыр.
Бар да яхшы, тик менә аның янына куелган магнитофон гына аңлашылмас телдә өзек-өзек көйләр жырлап ачуны китерә, сөйләшергә ирек бирми.
Алтынчәч, тезләрен бөгә төшеп, егеткә яны белән утырган да, кайнар комнан таучыклар ясый, аннары аларны ишеп ташлый. Уйлары да бер оеша, бер тарала аның.
— Каяле, күзлегеңне биреп тор!
Линар жавап көтмичә, Алтынчәчнең маңгаеннан күзлеген тартып алды да, башта яткан килеш, аннары торып утырып, як-ягына каранды
— Күзне авырттыра бит бу! Кара-кара, җирне күкәй кабыгы кебек кабартып күрсәтә үзе! Ә кешеләрне тукмак хәтле генә итеп калдыра!
Алтынчәч аннан күзлеген алырга ашыкты. Ә магнитофон һаман әллә нәрсә акыра Нәрсә жебеп утыра соң әле Алтынчәч? Ул үрелеп «лавишка басты да магнитофон җырын ярты сүзендә туктатты
— Тормыш хәлләрен сөйләшик әле,— диде.
Яңадан жәелеп яткан Линар башын күтәреп аңа гаҗәпләнеп карады.
— Ниен сөйләшәсең аның?
— Ничек яшисең, нишләргә уйлыйсың?..
Линар кире ятты
— Менә кайткач ишегалдына багана утыртам әле. Урамдагы төсле биекне, кәкре башлыны. Белсеннәр Шиһаповның кемлеген!
— Кем белсен?
— Бөтенесе! Тирә-күршедә андый баганалы кеше юк әле.
— Ә нигә кирәк ул?
— Уңганлыкны күрсәтә ул Уңган кешенең бөтен әйберсе югары сортлы була. Быел ишегалдына шундый түтәлләр ясадым, билләһи, сезнең Ирек мәйданындагы гөлләрдән ким түгел!
Алтынчәч күз алдында кояш тотылгандай булды. Багана артыннан йөри икән, димәк, нигезеннән кузгалырга нияте юк моның! Алтынчәч урыныннан торып, суга керде дә, колач салып йөзеп китте. Линар берничә селтәнүдә аны куып житте.
— Нишләп болай эреләндең әле? Минем яндарак тор, бата башласам, кем коткарыр?
— Хатының бар бит синең,— диде Алтынчәч чәнчергә тырышып.
Линар бер чумып алды. Аннары пырхылдады да:
— Әйдә, көннең ямен җибәрмик әле,— диде — Бала хакында сүз бара, аңлыйсыңмы? Кызым бар бит минем!
Әйе. Алтынчәч моны белә: Линарнын җиде яшьлек кызы бар. Баганасы. гөлләре дә, моңарчы шул калада яшәп ятуы да кызы хакынадыр . Әгәр дә ул кызының язмышы турында уйламыйча, барысын да кинәт кенә ташлап монда килсә, бу аның кызына карата мәрхәмәтсез- леге булмас идемени?
Алтынчәч Линар белән янәшә йөзеп китте, кинәт күзе ачылып,
кояш нурында тәңкәләнеп ялтыраган Идел киңлеген күрде, тәне суның \ салкынча назын тойды •
Алар күңелләре белән бер-берсен аңлаша ала, днмәк Бу аңлашу чын рухи якынлыкка әверелсен өчен бөтен көчен куяр Алтынчәч. Тәннәрнең бер-берсенә омтылып та, күңелләрнең аңлашмавы, рухларның каршылыгы — ул мәхәббәт фаҗигасе дигән сүз бит! Алтынчәч бу фа- ♦ җигагә юл куймас. Ул егетнең рухын, аның белемен үз дәрәҗәсенә кү- ш тәрергә ярдәм итәр. J
һәм Алтынчәч бу изге эшне кичекмичә башларга булды. Ул сум- 5 касына бер шешә «Яблочная* дигән су, өсләренә юка гына сыр кисәк- “ ләре куелган ике телем арыш икмәге белән бергә Антуан Сент-Экзюпе- < ринын «Нәни шаһзадә» исемле китабын да салып килгән иде. <
— Әйдә, әкият укыйбыз,— диде ул китапны алып.
— Валяй.
Линар комга капланып яткан иде, шыбырдашкан тал яфракларына < күз салып алды да, башын кулларына салды. Тал күләгәсе аларны ят * күзләрдән саклый, егетнең алсу тәненә челтәрле күләгә төшкән, саф < су исе, әчкелтем яфрак исе килә — гомумән алар әкияттәге кебек ма ♦ тур мохитта иделәр һәм бу хәл, Алтынчәч фикеренчә, әкиятнең тәэси- < рен көчәйтергә тиеш иде. •
«Алты яшьлек чагымда мин кеше аягы басмаган карурманнар ту- * рында укыган идем»,— дип башлады Алтынчәч хисләнеп Егет дәшми, = кыймылдамый, йөзе күренмәсә дә, кыяфәтенә караганда, бик игътибар * белән тыңлый иде. s
— «Мин шундый бер планета беләм Анда кызыл чырайлы бер кеше ф яши. Ул гомере буена бер тапкыр ла чәчкә иснәмәгән. Бер мәртәбә дә = йолдызга карамаган. Бервакытта да беркемне дә яратмаган Беркай- = чан да берни эшләмәгән. Аның бердәнбер шөгыле — саннар кушу Ир- ф тәдән кичкә хәтле ул нәкъ синең шикелле һаман бер үк сүзне кабатлый: £ «Мин җитди кеше! Мин җитди кеше!» Горурланудан шардай кабара.
Ә чынында исә кеше түгел, гөмбә ул!»
Алтынчәч шушы урында туктап сулыш алды Линар әйләнеп чалкан ятты да. иснәп:
— Әкияг шундый буламыни!—диде
— Ләкин бик образлы бит. шигъри, хисле Тирән мәгънәле
Алтынчәч, бу сүзләренең егет зиһененә барып җитмичә, тал яфракларын шыбырдаткан акрын җилдә очкандай-юкка чыкканын тоеп, ты нып калды
— Санамыйча яшәп булмый Чәчкә иснәп, йолдыз санап кына яшәр иде һәркем дә. Әлсерәтте әле. тамак кибеп китте
Алтынчәч кабаланып сумкасыннан шешә белән ипи телемнәрен чы гарды
— Шушы гынамыни? — диде гаҗәпләнеп Линар
— Минем эчәсе килми Азмыни?
Алтынчәчнең үзенә бу ризык көндезгә дә. кичкә дә җитә иде
— Ир туйдырган кеше түгел шул син,— диде Линар аның гаебен гафу иткәндәй Ул шешә капкачын таза теше белән генә каерып алды да, башын артка ташлап, голт-голт эчә башлады Бу рәвешендә ул зу р һәм гайрәтле кыргый җанварны хәтерләтә иде
Алтынчәч нәрсәгәдер оялып, күлмәген киеп куйды Алай да бирешергә исәбе юк иде әле аның.
— Анекдот сөйләшәбезме соң әллә’ — диде ул.
— Әйдә, сөйләп җибәр! Синең белән бер дә анекдотлар травить иткән юк бит әле
Линар җанланып китте.
- Бер заман авылдан шәһәргә бер абзый килгән, ди Моны сим фон и к оркестр концертына алып барганнар Абзый дирижерны күреп:
«Бу кешегә шушы рәвешле орчык изәп торган өчен күпме түлиләр?» — дип сораган. «Биш йөзләп бардыр»,— дип җавап биргәннәр аңа. «Кит аннан,— дигән абзый исе китеп.— Ул хакка мин орчык түгел, бастырык болгап торыр идем!»
Лабораториядә сөйләгәндә бу анекдот бик кызык булып тоелган иде, кызлар тәгәрәшеп көлделәр. Ләкин бу юлы Алтынчәчнең ирененә кунган елмаю курыккандай юкка чыкты, чөнки Линар җитди калды.
— Гади халыктан көлгәнне яратмыйм мин,— диде ул аксыл кашларын җыерып.— Орчык селкеп торган дирижерлар түгел, бастырык белән эш иткән абзыйлар туендыра халыкны!
Шундый үртәлеп әйтте ки, әйтерсең, үзе дә халыкны туендыручы иде!
— Алайса, үзең сөйлә!
— Бер заманны Чапаев янына Петька йөгереп килгән,— дип башлады Линар.— «Василий Ивнович,— ди бу,— анда Анька...»
— Ә мин Чапаев кебек изге кешеләр турында анекдот сөйләгәнне яратмыйм,—диде Алтынчәч үчлелек белән.— Гади халык арасыннан күтәрелеп, изге көрәштә җанын биргән кешедән көләргә ярыймыни?
Линар: «Әле син тешли дә беләсеңмени?» — дигәндәй аңа гаҗәпләнеп карады.
Сөйләшер сүз беткән иде.
Алар Әнвәр белән кич театрга барырга сөйләшкәннәр иде. Ләкин Зәйтүнә эштән вакытында китә алмады, янына кеше килде. Гамьсез карашлы, аксыл керфекле бу яшь хатынны Зәйтүнәгә килендәше Кәүсәрия җибәргән иде.
Гадрти хәл: һәр врачка үзенә тиешле авырулардан тыш, таныш-бе- леш, туган-тумачасын, танышларының туганнарын һәм туганнарының танышларын да карарга туры килә.
Хатын Илзирәк исемле икән, Зәйтүнә аны арткы ишектән кертеп, студентлар укый торган бүлмәдә тар өстәл артына утыртты да хәлен сораша башлады.
Хатынның сөйләгәннәре — заманның елдан-ел ешрак очрый торган зары иде. Биш тапкыр балага узган, берсен дә ахырынача күтәреп бетерә алмаган, инде менә алтынчысын йөртә Монысына да ышаныч зур түгел Сораша торгач, Зәйтүнә Илзирәк исемле бу хатынның шушы хәлендә үзен ничек тотарга, нидән сакланырга кирәклекне бөтенләй белмәвен ачыклады
— Сез менә, бухгалтер булып эшлим, дидегез, укыгансыздыр инде? — дип сорады Зәйтүнә.
— Хәзерге заманда андый җаваплы эшкә дипломсыз алырлар, бар. Техникум тәмамладым.
— Ә әни булыр өчен нәрсәләр укыдыгыз?
Илзирәкнең моңарчы ваемсыз күренгән йөзе җитдиләнде, күзләре түгәрәкләнде.
— Аның өчен... уку кирәкмени?
— Ә сез ничек уйлыйсыз? Саннарны кушу, тапкырлау өчен техникум белеме кирәк, ә ана булу, кеше үстерү өчен наданлык та ярыймы?
— И, Зәйтүнә Мәҗитовна! Андый эшне дипломсыз да бөтен кеше булдыра лабаса. Беренчесе без түгел, ата-баба һөнәре.
— Ләкин менә наданлыкның зыяны тигән бит әле! Гади генә нәр-сәләрне белсәгез дә, мөгаен, мондый хәлгә төшмәгән булыр идегез!
һәм Зәйтүнә аңа мондый хәлдә нәрсәләрне иетә тотарга кирәклеген бәйнә-бәйнә аңлатырга кереште Илзирәк күзләрен зур ачып тыңлый, ләкин, клиника ишеген ябып чыгуга, врач сөйләгәннәрнең күбесе аның түгәрәк башыннан чыгып жнлгә очачагы көн кебек ачык иде.
Зәйтүнә аңа һәр хатын-кыз белергә тиешле гап-гади кагыйдәләрне аңлата Ләкин ни өчен соң әле боларны врач һәр аерым кешегә сөйләп ♦ утырырга тиеш? Менә хәзер кул астында бөтенесе бәйнә-бәйнә, ачык ш һәм аңлаешлы итеп язылган китап булсын иде дә, Илзирәккә шуны Й 1*ына биреп җибәрәсе иде. Ул анын үзенә кирәк битен теләгән вакытын- ® да ачып, каз-кат укый алыр иде..
Авылда эшләгәндә дә, монда яшь хатыннарны караганда да бу уй < бик еш килә иде Зәйтүнәнең башына Китап кирәк, аны һәркемгә та- ч ратырга кирәк. Югыйсә, күпме генә тырышсаң да, бер утыруда телә- 4 гәнеңне аңлатып бетереп булмый
Шул вакыт, эчке яктан ишек ачылып, куркынган тавыш
— Зәйтүнә Мәжитовна, сезне уникенче палатага чакыралар! — диде. *
Зәйтүнә, Илзирәккә ике айдан тагын килергә кушып, ашыгып өске < катка менеп китте Ишекне ачуга, аның карашы Рәзиләнең шом баскан ф зур күзләре белән очлашты Аның караваты янына Анна Ивановна < тезләнгән иде. в
— Зәйтүнә Мәжитовна. кан тамырына эләгә алмыйм,— диде ул ку- °
лындагы шприцны күрсәтеп. х
— Ни булды, Рәзилә?
— Эчем, эчем... У
Зәйтүнә шәфкать туташыннан шприцны алды да. бармакларын Рә- ф зиләнең нечкә беләзеге буйлап шудырды. Бармак битләре белән тире- х сен үтәли күргәндәй булды, корыч энә әйтерсең лә бармакларының дә- s вамына әверелде, тамырга бик җиңел керде £
Иренең теләге кабул булды, Рәзилә бияләй хәтле генә диярлек бә- У би тапты Ир бала.
— Ник еламый ул, ник еламый? — дип үрсәләнде Рәзилә.
Бәби тереклек иясенең иң йомшак чагында — шытымның үсентегә, бөренең чәчәккә әверелгән чорында иде Инде тырыша торгач, җан керткәннәр иде аңа, сабыйлар бүлегенә илтергә дип күтәргәч, тагын сулышы сизелми башлады. Зәйтүнә аның юка тире белән өртелгән нәни күкрәгенә учын куеп, маска белән каплаган авызын иреннәренә терәде. Ясалма сулыш биреп, йөрәгенә массаж ясау о.зак дәвам иткәндәй тоелды Ниһаять, баланың йөрәк тибеше янә сизелә башлады.
Ул урамга чыкканда, жнргә эңгер-меңгер иңгән иде инде Зәйтүнә бөтен арганнарын онытып, ашыгып кайтып керде, бусагадан атлауга, Әнвәргә бүгенге хәлләр турында сөйләргә дип авызын ачкан иде, аның каралган йөзен күргәч, сүзләре тамак төбенә утырып калды
Шунда гына исенә төште Зәйтүнәнең, алар театрга соңга калганнар иде.
Бу көнне алар беренче тапкыр сүзгә килделәр. «Син үзеңнең кемлегеңне бөтенләй онытып җибәрәсең кайчакта,— диде Әнвәр каты итеп.—Өйдә синең ирең көтеп тора, йортың бар, җил куып кына яшәп булмый улI» Зәйтүнә бүген бер кешегә тормыш биргәнен, орлыкның — шытымга, бөренең чәчәккә әверелергә ярдәм иткәнен әйтергә теләгән иде. «Больницада син генә түгел, башка врачлар да бар»,— диде Әнвәр. Зәйтүнә үз эше белән мавыгып Әнвәрнең дә теплицалардан кайта алмый ятуын искә төшерде «Семьяда берәү эше белән мавыкса бик җиткән,— диде Әнвәр Миңа нәкъ үзем төсле кеше кирәкми Хатын кирәк миңа! Әгәр юньле итеп яшисең килә икән, җайлырак эшкә күч!»
Кыскасы, бик каты үпкәләштеләр алар Зәйтүнә беренче тапкыр сүзләренең ире күңеленә барып җитмәвен, барып җиткән кадәресенең дә ачу, нәфрәт кенә кузгатканын күреп, аптырады, рәнҗеде, курыкты.
Иртәгесен ял көне иде. Әмма Әнвәр дәшми-тынмый киенде дә чәй дә эчми чыгып китте.
Борчулы чакларында күңелен тынычландыра торган бер чарасы бар иде Зәйтүнәнең — ул да булса кул эше. Бу шөгыль врач өчен бик тә кирәк — чигү-тегү бармакларның ныклыгын, сизгерлеген арттыра, Зәйтүнә бәби өчен күлмәк-башлыклар чигәргә утырды. Кызыл төс — кыз балага, зәңгәр төс — ир балага, диләр. Нинди җеп сайларга икән Зәйтүнәгә? Кемне алыр икән ул кулларына? Зәйтүнә җайлап утырды да күзләрен йомды, булачак сабыен күз алдына китерергә тырышты. Кинәт аның бөтен тәненә ләззәтле дулкын йөгерде, ул карынындагы бала тибенгәнен тойды.
Без барыбыз да кайчан да булса дөньядан китәчәкбез һәм моны белеп яшибез Ләкин кешенең гомерендә үзен мәңгелек итеп хис кылган минутлар да була. Сөйгәне белән кавышканда һәм карынында бала тибенгәндә үзен мәңгелек дип хис итә адәм баласы. Мәңге яңарып, мәңге яшәреп торган табигать нәкъ менә шушындый минутларда безнең рухыбызда үзен аеруча нык сиздерәдер, ахрысы.
. Күпмедер шулай онытылып торганнан соң, Зәйтүнә кемнеңдер карашын тойгандай булып, кинәт айнып китте. Сискәнеп күзләрен ачты һәм стенада эленеп торган кыз рәсемен күрде. Җан иңгән диярсең, томрап карап тора...
Зәйтүнәнең әнисе Гөлзәйнәп өйдә эленеп торган ике рәсем турында бик кызык кына сүзләр әйткән иде.
— Кара кайгыга баткан бу шакмак гәүдәле хатын,— диде ул мадам Җаклинны күргәч.— Тәнең агач булып, иреңә хажәтең калмаса, нибуч каралыр чыраең!
— Нишләп алай дисең, әни? Нишләп иренә хаҗәте калмасын аның?
— Ир кеше ясаган моны, хатын-кыз болай сурәтли алмый, һәм белеп ясаган, яратмыйча, үчләнеп ясаган. Ярык балта сабы шикелле, үзен утларга атардай булган бу, бичара!
Аннары гәрәбәле кыз каршына килеп басты да:
— Гөлҗиһан сабыннарының тышына ясый торганнар иде мондый киленнәрне,—диде.— Эштән арып кайткан иренә сабын-сөлге биргәндә шушылай елмая торганнар иде безнең заманның яшь киленнәре... Бер елмаю белән Дөньяны яктырта беләләр иде шул!
Гөлҗиһан Бу исем Зәйтүнәнең хәтерендә балачак истәлекләрен уятты.
— Әни. хәтерлисеңме, син миңа җиде айдан туган ир бала турында сөйли торган идең. ’Аның да әнисен Гөлҗиһан дия идең... Бик борынгы кыйсса, ди торган идең. Ул чакта ук Гөлҗиһан дигән исем булды микәнни?
— Гөлҗиһан иде инде. Гөлҗиһан Югары оч Шакир кавеменнән...
— Ничек инде югары оч булсын... Кайсы югары оч...
— Соң. аның малае Җантимерне мин үзем белә идем бит әле? Анасы Гөлҗиһан булган Шундый баһадир адәм иде, ул. мин сиңа әйтим, печән җыйганда кибән башларыннан җырлап җибәрсә, әллә кай- ларга ишетелә иде. Урманда җиләк җыйганда адашсак, аның тавышыннан болын ягын чамалый торган идек. Минем әби әйтә торган иде, шул Җантимер җиде айлык булып туды, үзем кабул итеп алдым, тун җиңенә тыгып куйдым, ди торган иде. Җиде улы. бер кызы үсте шул Җантимер абзыйның, сигезен дә аерата безнең әби ярата иде, урамда күргән саен башларыннан сыйпап үтә иде. Җиде егет бер йорттан сугышка киттеләр. Икесе әле дә исән.
— Ә син миңа әкият итеп сөйләгән идең.— диде Зәйтүнә чак кына үпкәләгән сыман итеп.
— Соң андый хәл борынгыда да булып торган инде ул. Минем үземә аны әби сөйләгән, аңа да әбисе сөйләгән. Шул Җантимер абзый
хакында, әкияттәгедәй булды бу хәл, ди торган иде үзе дә. Бөтен хикмәт тун җиңендә. Җитлекми туса, баланы тун җиңендә генә тотарга кирәк. Сез белеп бетермисез әле борынгы гыйлемлекләрне. Менә бер заман берәр галим тун җиңенең сабыйга шифасы турында китап язар да, бала тудыру йортларында гел шуны файдалана башларсыз әле
Юк, хикмәт тун җиңендә генә түгел. Хикмәт Гөлҗиһанда, аның мәңгелек булуында. *
Күрәсең, рәссам бу хакыйкатьне аңлаган. Әнә ничек тасвирлаган jj бит ул яшь хатынны. Иңенә шуып төшкән яулыкны тотарга дип күтә- £ релгән кулы ярты юлда туктап алга сузылган Өзелеп сөйгән ярына ® каршы атлаган назлы хатын бу! ч
Кинәт Зәйтүнәнең күңелен бер уй көйдерел узды: аның беркайчан н да Әнвәргә болай елмайганы, аңа таба бөтен барлыгы белән талпы- 5 нып болай атлаганы юк бит әле! Дөрес, ул ирен ярата, аның белән 5 бергә чакта үзен тыныч, рәхәт хис итә. Әмма Гөлҗиһандагыча балку, = айдагыча ялкын аларның мөнәсәбәтен моңарчы яктыртканы, җылытка- ч ны юк бит әле. *
Әнвәрнең кичәге сүзләре төбендә, аның күз карашында ниндидер Зәйтүнәгә аңлашылмас эчке бер мәгънә бар иде шикелле Хәзер бу * мәгънә кинәт ачылды. Театрга соңга калган өчен генә түгел иде Әнвәр- * нең үпкәләве Аның төбендә, мөгаен, башка нәрсә ята
Стенадагы рәсемдә ана сабыена элеккечә, чиксез наз белән текәл- 2 гән иде. Бүлмәгә кергәч, Диләрам аңа карамаска тырышты. Ильясова а каршына кнлеп, урындыкка җайсыз итеп, яны белән утырды ч
Операцияне җиңел кичерде Дилерам, тиз терелде Инде хәзер аңа £ өенә кайтып китсә дә була, алты-җиде айдан килер, яңадан операция ясарлар
Шулай диде Җәмилә Закировна Днләрамга Бары тик Дәүләтшнн- • ның кирәксезгә ясаган ярасы турында гына дәшми калды Ә ул яра булачак операцияне шактый катлауландырырга мөмкин
— Иң мөһиме,— син борчулы уйлар уйламаска тырыш, үзеңне сау- сәламәт, гамьсез бер кыз дип хис ит. Миңа хат язып тор
Беркатлы син. эчендәге тышыңда, ди Ләйлә әнисенә Әмма авырулар янында хисләрен бик яшерә белә Җәмилә Закировна Авыру кеше врачның йөзендәге, күзендәге һәр үзгәрешне дүрт күз белән күзәтеп тора, аз гына борчылу сизсә дә бик зур шиккә төшә Врач - күпмедер дәрәҗәдә артист та була белергә тиеш Җәмилә Закировна Днләрамга бик шат һәм канәгать кыяфәттә карап утыра иде
— Их. Җәмилә Закировна, ничек борчылмыйсың. Тагын операция гә керәсе исемә тишкән саен, Изаил Харисович күз аллыма килә дә җаннарым өшеп китә. Әллә ничек караңгы чырайлы булып күренде ул миңа, артык кырыс булып тоелды
— Сиңа бу операцияне ясамый булмый иде, Диләрам Доцент дөрес эшләде
— Ике айдан туй буласы иде. монда отпускыга дип кенә килгән кеше бит мин. Ни йөзем белән күренермен инде хәзер аның күзенә, ни әйтермен?!
Диләрам, чигүле түбәтәен салып, тиз генә күз яшен сөртеп алды
Аны ничек кирәк алай юатып озатты Җәмилә Закировна, әмма үз күңелендәге шомны таратып бетерә алмады Әгәр авыру кеше врачка— кара эчле булып, врач авыруга кара чыраклы булып курснә икән, дәвалаудан өмет көтмә Үзе ышанган врачта дәвалану гына шифа бирә кешегә
Кабинетка кешеләр кереп-чыгып тордылар, профессор аларга киңәшен бирде, авыруларны карарга вәгъдә итте, иртәгесе көнгә операция билгеләде, ләкин күңел түреннән һаман да Диләрамның чык кунган йөзем җимеше төсле күзләре китмәде.
Нишләргә?
Диләрамны икенче тапкырында Дәүләтшинга алып барырга ярамый. Башка кешегә дә кушып булмый, чөнки Казанда андый операцияләр ясаучы бүтән кеше бөтенләй юк. Хәер, булса да, Җәмилә Закировна Диләрамны бац^ка берәүгә ышанып тапшыра алмас иде. Ул аны дәвалауны үз кулына алды бит инде, операция вакытында ук бөтенесен үзенчә хәл итте, хирургның ассистенты булды...
Ялгызы гына калган арада, ул телефонны алып, Мәскәүне, аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау институтын сорады. Мондый операцияләрне анда да ясыйлар, профессор Ильясовага белемен үстерергә шунда барырга кирәк булачак.
Яңа төр операцияләрне үзләштерү — тиз генә эшләнми. Диләрам әйләнеп килгәнче, алты-җиде ай эчендә, бик күп әдәбият укырга, анатомия кафедрасына йөрергә һәм, әлбәттә, доцент Дәүләтшинның операцияләрен карап торырга да кирәк булачак. Әйе-әйе, остаз үзенең шәкертеннән сабак алыр, әгәр бу нәрсә авыруны терелтер өчен кирәк икән, мин-минлек белән санашып торып булмый.
Боларны уйлагач, авыр сулап куйды Җәмилә Закировна. Аның күп еллардан бирле эшләп килгән фәнни өлкәсе бар, ул авыруларны башланган чорында ук ачыклау һәм дәвалау юнәлешендә эшли. Нигездә шушы юнәлештән тайчанмаска тырыша, башка мөһим темалар белән шәкертләрен кызыксындырырга һәм мавыктырырга омтыла
Яшьрәк чагында аңа төрле темаларга тотынырга туры килде, чөнки фәнни эшләрне ул үзе сайлап алмады, эше сайларга мәҗбүр итте. Гомумән, фән юлына Җәмиләне авырулар этәреп кертте, дияргә була.
Хәтерендә: тудыру йортында ул дежур торган бер төндә, носилкага салып, яшь хатынны китерделәр. Аңа күз салуга Җәмилә куркынып китте: хатынның йөзе күгәреп чыккан, сулышы әллә каян ишетелеп тора иде. Ул күзләрен көчкә ачып, өзек-өзек:
— Доктор —диде.—Баланы. . баланы коткарыгыз. Әгәр ул исән булмаса, барыбер... яшәү юк миңа...
Хатынның тулгагы башланган, ә үзенең керфеген күтәрерлек тә хәле юк иде. Мондый очракларда врач беренче чиратта хатынның үзен коткарып калу чарасын күрергә тиеш Баланы корбан итү бәрабәренә булса да. Медицина кагыйдәләре шулай куша.
Ләкин бу хатын яңадан күзен ачкач, «балаң юк инде»,— дип ни йөзе белән әйтер аңа Җәмилә, күзенә ничек карар? Бу сүзләр ул хатынны һәлак итү булмасмы?
Өендә ике сабые көтеп утыра иде Җәмиләнең, бала югалтуның нинди ачы хәсрәт икәнен фараз итеп кенә булса да күз алдына китерә ала иде ул. Юк, баланы һәлак итәргә кулы бармады аның. Ләкин нишләргә соң?
Хәзерге кебек, телефоннан шалтыратып кына берәр профессорны чакыртып китереп булмый, һәркем үз җилкәсенә төшкән авырлыкны үзе күтәргән чак — сугыш вакыты иде бу. Җәмиләнең ире Мөбарәк фронтта иде, бу хатынның да ире, мөгаен, шунда булгандыр. Хатынын һәм туача-к баласын явыз дошманнан саклап, ут эчләренә кергәндер ул, ә монда алар врачның көчсезлеге аркасында һәлак булсыннар- мыни?
Булырга тиеш аларны коткару чарасы, булырга тиеш! Һәм Җәмилә тәвәккәлләде, мондый очракларда әлегә кадәр кулланылмаган чараны кулланды. Бу даруны башка максатларда кулланганы бар иде инде, зыян китермәсенә ышанып эшләде ул моны.
Бер укол — бары бер укол! — ясарга кирәк булды, калганына акушерка белән икесе ярдәм иттеләр, һәм бала исән-сау туды
Иртәгесен күзен ачкач, яшь хатын иң беренче сүз итеп сабыен сорады. Җәмилә аңа баланы үзе алып кереп күрсәтте. Хатын аның тыныч мыслаган борынына, йомык күзләренә, йокы аралаш имгәндәй мимылдаган авызына карады да елмаеп җнбәрде. һәм шул карашын Җә- ♦ мнләгә күчерде. ы
Ул хатынның төсен-кыяфәтен үткән еллар, аккан сулар күптән ин- £ де хәтердән юып алып киттеләр Ләкин теге чактагы елмаюы күңел ® түрендә һаман саклана Яна ачылган гөл чәчәгенең сафлыгы, чисталыгы, матурлыгы, яшәү тантанасы һәм чиксез бәхет бар нде ул карашта. £
Мондый елмаю яңа туган сабыена караган һәр ананың йөзендә бал- 5 кый, һәм,, шул карашның үзенә дә сирпелгәнен тойган саен. Җәмилә 5 Закировнаның күңеленә куаныч дулкыны бәреп керә Бу караш аның = өчен иң зур рәхмәт сүзләреннән, иң олы бүләкләрдән дә кадерлерәк =с
Ә теге хатынның кызы туган иде. Кайларда, ипчекләр яши икән < хәзер? Кырыкка җитеп килә торгандыр, үзенең балалары үсеп җиткәндер инде Үзенең бу дөньяга исән-сау тууы белән яшь врач Җәмиләне фән юлына этәргәнен белә микән ул? а
Каян белсен! Ул төндә Җәмилә үзе дә моны башына китермәгән ° нде әле. Авыр хәлдәге хатыннар бала тудыру йортына килгәләп тор- = ды, Җәцплә ул чараны тагын да кулланмый булдыра алмады Ул дару- ч ны кайчан, күпме микъдарда кулланырга икәнлеген ачыкларга кирәк * нде. Җәмилә әлеге дару хакында кнтап-журналларда булган бар мәгъ- п лүматны белергә, аның кеше организмына йогынтысын җентекләп өй- я рәнергә, клиник күзәтүләр алып барырга тиеш булды
Бу —зур проблеманы ачуга әйләнде, соңыннан аның докторлык диссертациясенә нигез булып ятты S
Хәзерге вакытта бу чараны куллануның төпле методикасы эшләнгән, ул «профессор Ильясова методы» днп атала һәм күп кенә больницаларда. клиникаларда кулланыла
Профессор Ильясованың медицина әдәбиятына кергән тагын берничә методы һәм ысулы бар Алары да үлем чигенә килеп җиткән хатыннарга ярдәм итү теләгеннән тулылар Аналар, сабыйларына карап, яна ачылган гөл чәчәге кебек елмайсын өчен булдырылды ул чаралар
Кичкә таба Җәмилә Закировна кызына шалтыратты
— Эштән туры безгә кайт әле, Ләйлүк
Ә үзе, юл уңаенда китапханәгә кереп, икс кулына ике төргәк китап күтәреп кайтып керде Берсен ишек ачкан Ләйләгә сузды:
— Болары сиңа, кызым Мин билгеләгән урыннарын тәрҗемә итеп бирерсең.
— Нигә бу чаклы күп соң болар, әни?
— Яңадан сабакка утырам мин. кызым Үзең беләсең бит инде, безнең эштә ансыз мөмкин түгел, врачның наданлыгы кеше үтерә. Әйдәле, минем яңа курс башлавымны бәйрәм итеп, өчпочмак пешерик.
Әниләре белән бергәләп пешеренү Ләйлә белән Равил өчен һәрчак күңелле бәйрәм була нде. Кызганычка каршы, брлалар кечкенә вакытта андый бәйрәмнәр еш эләкмәде: иркенәеп эшкә тотынгач кына, алгы бүлмә стенасына элеп куелган кара телефон сискәндереп зыңгылдый, әниләре, камыр баскан яисә ит тураган җиреннән аерылып, ашыгып кулын юарга керешә, аннары кабаланып киенгән арада балаларга нәрсә эшләргә икәнен өйрәтә иде
Хәзер инде профессор Ильясованы еш борчымыйлар - шәкертләре үсеп, остарып җитте, әмма өйдә бергәләшеп пешеренүләр барыбер сирәк эләгә — Ләйләнең дә, Равилнең дә үз тормышы, үз гаиләсе Бү
49
тенге табын янында кызлары булу Мөбарәк Таһирович белән Җәмилә Закировна өчен күңелле вакыйга иде. Эштәге борчулар турында күп сөйләшмәскә тырыштылар. Мөбарәк Таһирович — танылган галим, хатыны әйтмешли, «яшь-жилкенчәкләр кизүе эләктергән» — «Жигули» машинасы сатып алган, хәзер машина йөртергә өйрәтү курсларына йөри.
— Укырга керде әтиең, «өчле»ләр алып кайта,— диде Җәмилә За-кировна.
— Мин гаепле түгел, юл кагыйдәләре гаепле.— диде Мөбарәк Таһирович аларның үз итеп көлемсерәүләренә.— Юл тамгалары югарыга эленгән, ә аста — юлда кешеләр йөри. Кайсына карарга тиеш соң мин? Аска да, өскә дә берьюлы карап булмый бит!
— Шофер булу — галим булу гына түгел ул сиңа!
Табынны жыеп алгач, Җәмилә Закировна иске кара пианиноны ачты да әйләнмәле утыргычка утырды. Лагы тоныкланган бу пианино Ләйлә өчен туган йортның ямьле бер бизәге булып күренә, балачак истәлекләрен саклый иде.
Җәмилә Закировнаның йомшак һәм сизгер бармаклары клавишлар буйлап сак кына йөгереп узды. Бик күп музыкантларны тыңлаганы бар Ләйләнең, әмма әнисен тыңлагандагы шикелле хисләнгәне бик сирәк. Музыка коралында уйнау бармакларның хәрәкәтчәнлеген. төгәллеген арттыра, ди әнисе. Шуны исәпләп, үзлегеннән уйнарга өйрәнгән ул. һәм эше бик тыгыз чакларда да. азга гына булса да. пианино янына утырып уйнап алырга һәрвакыт өлгерә иде.
Ләйләдә ул нәни чактан ук халык жырларына мәхәббәт уятты.
Менә хәзер дә Җәмилә Закировна таныш жыр башлады:
Кара да гынай урман.
Караңгы төн.
Яхшы атлар кирәк лә узарга
Еллар үткән саен, Ләйләнең әнисенә соклануы арта бара. Каян килгән аңа мондый олы күңел, ихтыяр көче, талант? Гади семьяда үскән кыз бит ул. Ләйләнең әбисе яза да белмәгән, бабасы үзлегеннән генә укырга өйрәнгән. Алар борынгыча яшәгәннәр, борынгыча туй иткәннәр: кәләш үзенең киявен зөфаф кичендә беренче тапкыр күргән. Әмма тату гомер иткәннәр, биш бала үстергәннәр.
Җәмилә — уртанчысы. Каян килгән ана мондый моң, музыка мәк-тәпләрендә укып та өйрәнеп булмый торган борылышлар, хислелек?
Борынгыдан, каяндыр бик ерактан, әби-бабалардан күчкән моң- хисләрдер бу. Җәмилә күңелендә алардан күчкән .байлык, алардан күчкән талант яши Тик элекке буыннарда ачыла гына алмаган ул, бары тик Җәмиләдә булган рух байлыгына тулысынча ачылырга мөмкинлек булган.
Соңгы елларда Җәмилә Закировнаның уенында һәм җырларында ямансулык көчәя барган шикелле тоелды Ләйләгә. Кызын озата чыккач та ул ничектер ямансу елмайды:
— Нигәдер вакыт-вакыт күңелем тынычсызлана минем.’ Ләйлүк. Тормышым шулкадәр түгәрәк, менә бу ягы үзгәрсен иде. дип теләрлек тә түгел. Ә тормыш үзгәрешсез булмый бит. Бер-бер хәл булыр дип куркам.— Ул боларны елмаеп әйтте, ямансулавы да бәхет аралаш, жиңелчә иде аның.
Ләйләгә әнисе кечерәеп киткәндәй тоелды. Кайчан гына әле ул, әнисенең итәгенә сарылып, юату яки наз көтеп, күзләренә карый иде. Хәзер менә әнисе аннан күңел тынычландырырлык сүзләр көтә. Ләйлә аны иңнәреннән кочты
— Әни. без әле бик озак, бик күп еллар нәкъ менә шушылай яшәрбез. Болай гына түгел, куанычлар күп булыр әле безнең. Синең яңадан сабакка утыруың, яңа эшкә тотынуың да юкка түгелдер бит?
Җәмилә Закировна башын күтәреп, кызы белән тигезләнергә теләгәндәй, тураебрак басты.

Икенче бүлеку
«Уникенче июньдә 425 рейс белән Сургуттан очам, Лариса»,— ди- ® елгән иде телеграммада Каршы алыгыз, димәгән, ләкин анысы сүзсез $ дә аңлашыла иде.
Кышын килгән хатларының соңгысында ул: «Җәй башында Казанга {3 кайтам, гостиницада урын алып куя алмассызмы?» — дип сораган иде. з Зәйтүнә: «Кил. үзебездә торырКың»,— дип язып җибәрде
Инде менә каршы алырга да кирәк икән. Җайсызрак чакта килә * килүен. Яшь бала, Гөлзәйнәп карчык, үзләре икәү — бер бүлмәле квар- < тирда кысанрак булачак инде. ф
— Күңелең киң булсын!—диде бу хәлләрне белгәч, картайган йө- < зендә яшь, нурлы күзләрен балкытып Гөлзәйнәп карчык
Багажны бирми торганнармы, машина таба алмаганнармы,— Ла- * риса белән Әнвәр аэропорттан төнге бердә генә кайтып керделәр =
Дөньяга җитлегеп туган, сәламәт Тимербулат ниндидер билгесез сәбәптән сыны катып елый, бер тотынса, сәгатьләр буе туктый алмый s иде. Бала күтәреп, ншекле-түрле Зәйтүнә йөренә; аның артыннан, нишләргә белми, әнисе ияргән. х
Ниһаять, бала тынып, ана беләй кыз хәлдән таеп, кайсы кая хәл £ алырга дип ятканнар гына иде. тышкы ишекнең ачылып ябылганы, л> гаҗәп көр, дулкынланган тавыш белән сөйләшкән авазлар ишетелде, ' кыңгырау шалтырады
Лариса ишектән төньякңың тыннарны куыра торган салкын, саф җиле кебек ургылып килеп керде. Килеп тә керде, Зәйтүнәне кочагына бөтереп тә алды, иреннәреннән суырып та үпте
Зәйтүнә кухня ягында чәй яңарткан арада, кунак, ваннага кереп, су шыбырдатырга кереште, табын әзер булуга, кызарынып, кайнарланып килеп тә чыкты. Аның өстендә йөнтәс тукымадан тегелгән буйлы халат, киң җиңе эченнән куллары терсәккә кадәр чыгып тора, озын билбау гәүдәсенең сылулыгын күрсәтә иде. Ул артсыз урындыкка утыр ганда, итәге ачылып, ак, тыгыз ботлары ялтырап куйды Лариса алар- ны капламады Ул инде җирән бөдрәләрен юеш килеш тәртипкә салган, калку яшькелт күзләре сөенеч, тынгысызлык бөркиләр иде
Зәйтүнә берничә тапкыр бүлмәдә әби белән бәби йоклаганын әйтеп караса да, Лариса вакыт вакыт дөньясын онытып кычкырып сөйләшә башлый. Моңа табын уртасына утырган шәраб та сәбәп булды Лариса берәр рюмка эчәргә Зәйтүнәне дә кыстый башлады, аның бала имезгәнен белгәч:
— Ништяк!—дип кычкырып җибәрде. Бу—аның төньяктан өйрәнеп кайткан яңа сүзе иде.- һаман имезәсеңмени әле? Җиде айлык дисеңме? Бу заманда кем инде баланы шул хәтле имезә? Аер син аны, Зюзю! Замана баласына кибет сөте ярамаган тагын! Үзеңне сакла' Ирләр алар таза-сәламәт хатыннарны ярата, бөтен сүлен баласына биреп, үзе корып калганнарны түгел!
Үзе шундый шаярып та, үртәп тә. якын итен тә карын Әнвәргә, һич кенә дә ачуланырлык түгел! Чыннан да үзенекен итте бит. кыстый тор гач, Зәйтүнәгә бер рюмка шәраб эчерде, һәм шунда ук Зәйтүнәне йо кы басты
Ларисаның исә күзләре торган саен киңрәк ачыла, очкынлана барды, ул иркенәеп, табынны үзенчә көйләргә кереште. Ак күмәчне юка телемнәргә турап, аңа ман ягып, өстенә төче торма телемнәре, яшел суган салды да, «фирменный бутерброд» дип, өстәл аша Әнвәргә сузды. Әнвәр аның тырпаеп торган, кызыл тырнаклы чәнти бармагына карап сәер елмайган иде. Аларның икесе арасында күзгә күренмәс җеп сузылгандай булды, йокымсырап утырган Зәйтүнә артык һәм чит тоела башлады.
Лариса юлда кичергәннәрен кызык итеп сөйләде. Ничек Свердлов- скида озак торганын, каршы алмаслар дип борчылганын, аннары Әнвәр белән аймылыш булганнарын кат-кат кабатлады.
— Инде китәм дип аэропорттай чыккач, кире кердем дә таныдым бит мин моны! Чәчен кыскартып кискәнгәдер инде, караңгыда гел бүтән булып күренгән! Минем күңел төшкән иде инде. Ништяк, мин әй- тәм, дуслар оныткан мине! Шуннан соң күреп алгач, сөенечемнән нишләгәнемне белмәдем. Бер заман исемә килсәм, мин моның муенында асылынып торам. Син, Зюзю, ачуланма, гөнаһ дип уйлама, ялгыш кына килеп чыкты бу. Минем кебек ел буе сөргендә булсаң, хәлемне аңлар идең...
Зәйтүнә кинәт бастырыла башлагандай сискәнеп куйды, урыныннан торып, бүлмәгә чыкты, җәелмәле ятакка урын әзерләргә кереште.
Ә кухняда Лариса аның саен җанланып сөйли иде:
— Бишенче буын интеллигент бит мин. Зюзю сиңа сөйләгәндер инде.— «Кайчан һәм ник сөйләргә тиеш идем икән мин ул хакта иремә?»— дип уйлады Зәйтүнә.— Безнең нәсел борын-борыннан зур калаларда гомер сөргән. Урбанист каны ага миндә.
— Кан калага тарта, димәк,— Әнвәрнең тавышында көлемсерәү сизелә, әмма бу яратып, үз итеп көлемсерәү иде.
— Кан үзенекен итә ул, аны бернишләтеп булмый!
— Ә Хөсәеннең каны ничек соң?
— Анда саф татар каны. Татар ул борын-борыннан канда тели, шунда яши. Кайда әҗәл күренсә, аны шунда тарталар. Доктор Нигъ- мәтуллинның даны анда төньяк балкышыннан яктырак яна.
— Нигә бергә кайтмадыгыз соң? Ял итеп китәр иде,— диде Зәйтүнә алар янына кереп һәм пышылдап кына. Ул ничек тә булса Ларисаны әкренрәк сөйләштерергә тырыша иде. Баланы уята күрмәсен тагын!
— Әүлия ялга чыгамыни! Әүлиягә отпуск юк аңа. Акыллы башлар җәй җитү белән көньякка, диңгез буена кача, әүлияләр алар салган камытны киеп төньякта кала. Доктор Нигъмәтуллин хасталарын ташлап китәме соң?
— Синдә дә дәваланучы кешеләр бардыр бит? — дип сорады Зәйтүнә сак кына.
— Бер семьяга ике әүлия күбрәккә китмәсме? Хөсәен җыйган савап икебезгә дә җитәр әле. Дурак ул! Әллә кемнәрнең нрләрен-хатынна- рын күз-колаксыз калдыра алмый, ә менә үз хатынын ялгыз җибәрә ала! Анысына вөҗданы каршы килми! — дип ул, хуплауны көтеп, Әнвәргә текәлде.
...Ул килгәч, өйдә тормыш шау-шулырак, ыгы-зыгылырак булып китте. Лариса бүләк иткән уенчыклар белән идән тулды, ул тараткан хуш истән баш әйләнде. Иртән ванна бүлмәсеннән прическа ясап, иннек сөртеп, ак мех белән бизәлгән йомшак башмакларын киеп чыга, «A-а, батыр!» — дип, Тимербулатны күтәреп ала. «Яхшы йокладыңмы, апа!» - дип. Гөлзәйнәп карчыкның хәлен белешә, аны тыңлап та бетермичә, кухняга кереп, савыт-саба шалтырата башлый. Аның артыннан бала—гүләп, карчык елмаеп кала.
Кич Зәйтүнә кайтуга өйдә ят ризыклар пешкән була я кузгалак ашы, я гөмбә белән бәрәңге. «Аша, апа, аша, урман җимеше, гөнаһы юк».— дип, ул гомере буе гөмбә капмаган Гөлзәйнәпне дә кыстап аша та алды
Вазадан — чәчәкләр, шкафтан коньяк өзелмәс булды
Табын әзерләгәч, Лариса белән Әнвәр шкаф янында мыштым гына ♦ берәр рюмка эчеп куялар, аннары гына карчыкны ашарга чакыралар _ Ә кайчакта берәр рюмка гына җитеп бетми, берәмләп бүлмәгә чыгып й керергә туры килә, бу кыска сәяхәттән соң Ларисаның тавышы тагы ® да көрәя, авызы ерыла. Беркатлы карчык берничә көннән генә: «Синең бу кунагың әллә төшергәләп тә ала инде?» — дип кунды
Башкаларга гафу ителмәслек кимчелек — кызмача булу да Лари-< сага килешеп тора, хәтта шул хәлендә дә ул күңелне кайтармый иде ч
Ә бер кичне ул әби белән бәбине урамга чыгарып җибәрде
— Свежий һава кирәк, апа! Олыга да, кечегә дә кирәк!
— Фу, кулларың,— диде Зәйтүнәгә алар чыгып киткәч.— Фермада * эшлисеңмени! Син врач һәм зур кеше хатыны Чәчеңә прическа ясал * ган, тырнак төпләрең тазартылган булсын! Яле, утыр!
Ул бала әйберләрен юарга дип ванна'бүлмәсенә юнәлгән Зәйтүнәнең кулыннан эләктереп алды да өстәл янына утыртты
— Син менә хәзер киенеп-ясанып куй да, иреңне биеп, көлеп каршы ал Тамагын туйдыр. Шуннан соң ул ничек итеп ванна бүлмәсенә кереп киткәнен, ничек итеп бала әйберләрен юып атканын сизми дә калыр!
Ул кухнядан җамаяк белән кайнар су алып чыкты да. кер порошогы салып, Зәйтүнәнең бармакларын батырды Чемоданнан күн савыт алып ачты Анда кызыл бәрхет өстендә ялтырап тырнак чистарту өчен кирәк-ярак ята иде Алар Әнвәрнең сызым әсбапларын искә төшерделәр.
— Синең белән бер мәсьәлә турында киңәшәсе бар иде бит әле.
Зюзю. Беләсеңме, мин китмәскә кайттым бит
— Ничек китмәскә?
— Кафедрага урнашасы иде Мин зур гына фәнни эш башладым Бик актуаль темага.
Зәйтүнәгә бу гаҗәп тоелды. Институтта чакта Лариса фәнни эш белән бөтенләй кызыксынмый торган иде
— Шул арадамы? — дип сорады Зәйтүнә
— Ну, андагы мөмкинлекләрне моннан торып күз алдына китереп тә булмый. Анда конкуренция юк Мондагы шикелле, нишлим икән, нәрсә белән шаккаттырыйм икән, дип баш ватасы түгел — Шушы рәвешле һич көтмәгәндә чәнчеп куя торган гадәте бар Ларисаның Зәйтүнә аның бу сүзен үткәреп җибәрергә булды
— Миңа хәзер тәҗрибәле галим кул астында эшне төгәлләп куярга сына калды. Абруйлы җитәкче кирәк. Үзең беләсең, хәзерге заманда күкрәге белән алдан юл ярып барыр кешең булмаса. әҗәлдән дару уйлап чыгарсаң да, бар дип тә белмәячәкләр Ачыш ясаганыңны зур кеше авызыннан әйттерү мөһим
— Нинди тема соң ул? — Зәйтүнәнең күңелендә көнләшү тойгысы уянды. Ул үзе студент чагыннан бирле бер заводта һавага бүленеп чыга торган матдәләрнең хатын-кыз организмына тәэсирен өйрәнүдә кат паша Ләкин мөстәкыйль эш белән үзен күрсәтә алганы юк әле
- Токсикозларны өйрәнәм мин,— диде Лариса Зәйтүнәнең сул кулын җамаяктан алып,, йомшак сөлге белән сөрткәндә— Токсикозлар ның көчен кан составына карап билгеләү методы
- Нинди токсикозлар?
- Соңгы токсикозлар. Канда аларның билгеләре бик иртә беленә
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
Зәйтүнәнең сыны турайды. Ул, бала тудыру йортында күптән эшләгән кеше, бу мәсьәләнең мөһимлеген бик яхшы белә иде. Элек-электән бала тапканда һәлак булган хатыннарның үлеменә нәкъ менә шул соңгы токсикозлар сәбәп булган да инде. Дөрес, хәзерге вакытта үлемгә үк җиткермиләр, андый очрак бик сирәк була, шулай да токсикозларны вакытында дәвалау мөмкинлеге ачылса, күп бәхетсезлекләр булдырмый калыныр иде.
— Миндә материал җитәрлек,—диде Лариса гади генә итеп,— йөзләрчә авыру тарихлары. Барысының каннары даими тикшереп то- рылган, нәтиҗәләре җентекләп язылган.
— Бер ел эчендә йөзләрчә токсикоз күзәттеңме?
— Кызык син. Зюзю. Беләсең бит инде, фәнни нәтиҗәләрне галимнәр үзләре күзәткәннән геНә китереп чыгармыйлар. Утыз ел эшләгән бер гинеколог белән дуслаштым мин анда. Хәзер ул пенсиягә чыкты да Белгородка китеп барды. Җыйган материалларын миңа биреп калдырды. Болай алар барыбер файдасыз юкка чыгачак, мин үзем фәнни эшләр белән шөгыльләнергә соңардым инде, ди. Син яшь әле, очлап чыгарсың, кешеләргә файдасы тияр, бәлки, ди. Посылка белән салдым мин аларны монда. Сигез килодан артык булды, почтада алмыйбыз дип карышып маташтылар. Миңа хәзер бер галим ярдәмендә аларны эшкәртеп, гыйльми хезмәт рәвешенә китерергә генә кирәк... Зюзю. сезнең клиникага урнашып булмас микән? Белеш әле, ә? — Лариса аңа күтәрелеп, ялварып карады.
— Ә эшеңнән җибәрәләрме соң?
— Җибәрерләр! Мин үземнең гражданлык бурычымны үтәдем дип саныйм, һәрберегез берәр ел шунда барып эшләп карагыз әле!
Зәйтүнә монысын да күңеленә якын алмаска тырышты.
— Ә Хөсәен?
— Ул декабрист түгел, мин декабрист хатыны түгел. Яратуы хак булса, үзе минем арттан кайтсын.
Зәйтүнә Ларисаның җирән бөдрәле йомры башына карады. Моңарчы ул дустының җорлыгын, уңганлыгын, пөхтәлеген генә күрә иде, хәзер менә яңа яклары белән ачылып киткәндәй булды. Беренче карашка таулар да шулай карлы түбәләре белән яктырып, күңелне ымсындырып, ялтырап тора, якынрак килгәч кенә алар арасындагы упкыннарны күрәсең. Ниләр ята икән Ларисаның күңел упкыннарында? Эремәс бозлармы? Салкын таш өемнәреме?
— Балагыз да булмаган икән,— дип куйды Зәйтүнә.
— Болай икеле-микеле яшәп ятканда ничек бала булдырасың!
— Бала дөньяны бөтенләй үзгәртә бит ул. Беләсеңме. Лариса, Ти-мербулат туганнан бирле мин киләчәк турында бик борчылып уйлый башладым әле Илләр арасында дәгъва чыкканын ишеткән саен, күңелне шом баса. Элегрәк мин политикага бик үк әһәмият бирми идем. Хәзер менә дөньяда булган һәр яңалык минем тормышыма килеп кагыла кебек. Мин аңа тормыш бирдем, мин үземне аның киләчәге өчен дә җаваплы саныйм Шундый уйлар белән борчылып, төн йокламый чыккан чакларым була. Бала үзгәртә икән кешене, бөтенләй башка карашлы итә икән.
Лариса аңа гаҗәпләнеп карады:
— Ништяк! Тапкансың хәсрәтләнер нәрсә! Сугышның булырын- булмасын синнән сорап тормыйлар инде! Әниләр безне тапкан бит әле, еллар җиңел булмаган. Ләкин менә яшибез! Начар яшибез дип булмый.
Ләкин син үзең үк менә киләчәк өчен тырышасың бит. Эзләнәсең, ачыш ясарга омтыласың...
— Син миңа шуны әйт: Ильясова белән сөйләшүдән мәгънә бармы? Кайчан барсам җайлырак булыр?
Зәйтүнә дустына гаҗәпләнеп карады.
— Мин белешермен. Ләкин...
— Ул мине жайлы вакытта кабул итсен,— диде Лариса тагын аны бүлеп.— Калганын мин үзем карармын
и z
Галимнәрнең үзләренә аерым бишьеллыклары бар: биш елдан биш ® елга кафедра мөдирлегенә конкурс булып тора. 2
Узган юлы сайлангач, Җәмилә Закировна, бу соңгысы булыр инде, ь дип уйлаган иде. Киләсе сайлауга кадәр гомер бик озын булып тоелган § иде аңа. §
Хәзер менә артка борылып карагач, аның кай арада узганына хәй- < ран каласың. Олыгайган саен, елларның йөгереше кызулана бара: 4 чылк—бер ел узган, чылк—икенчесе... Ул арада синең тормышыңда < берни үзгәрмәгән дә шикелле... Ф
Хәер, кайберәүләр өчен бу еллар мәгънәле булды, доцент Дәүләт- шин өчен, мәсәлән Күзгә күренеп үсте ул. Моны Казанда гына түгел, а Мәскәүдә дә беләләр икән. Узган елны аналарның һәм балаларның ° сәламәтлеген саклау институтына тәҗрибә уртаклашырга баргач, про- фессор Ильясовага моны бик ачык сиздерделәр: =:
— Сез Казаннанмыни? Изаил Харисовичны беләсездер инде алан- s
са? О-о, менә дигән специалист, зур галим булачак! ф
Профессор Ильясованың нинди проблема белән кызыксынганын х белгәч, барысы да гаҗәпкә калдылар:
— Ә нигә Изаил Харисовнчка мөрәҗәгать итмәдегез? Ул барлык яңалыклардан хәбәрдар тора һәм операцияләрне дә бик яхшы ясый s
Арада, тырнак астыннан кер эзләп йөрмиме бу, днп, профессорга шикләнеп һәм өнәмичә караганнар да булмады түгел
— Сезнең анда талантлы яшьләрне үстерергә бик тырышмыйлар булса кирәк,— диде сары чәчле, чыра кебек ябык озын буйлы яшь бер галимә — Изаил Харисович булып ул да һаман әле профессор түгел икән!
Бу сүзләрне ул профессор Ильясовага шәхсән үпкәсе бар сыман әйтте. Доцент Дәүләтшин фән юлыннан гына түгел, яшәешнең башка сукмакларыннан да жицүле адымнар белән бара иде, күрәсең Сары чәчле галимәнең ачуын аңлап та була, чыннан да, дөньяга шундый остазлар да очрап тора бит: башта мактый-мактый үстергән шәкертләре үзләрен узып китә башласалар, түбәләрен төяргә керешәләр
Хәлбуки. Дәүләтшин профессор Ильясовадан үзе китте, һич көтмәгәндә китеп барды, һәм моны Җәмилә Закировна үз вакытында шактый авыр кичерде, моның сәбәпләре турында да кат-кат уйланды Кайта- кайта уйлана торгач. Изаил Харисовичның электән үк килгән сәерлекләре искә төште ул, мәсәлән, заводларга барырга яратмый, шефлык эшенә катнашмаска тырыша иде Төннәрен клиникадан шалтыратсалар, ул беркайчан да телефонын алмый, соңыннан, өйдә юк идем, дип аклана иде.
Дөрес, үз темасына туры килгән авыруларны зур игътибар белән карын, әмма, аның карашынча, гадәтиләрен башкаларга авыштырырга тырыша иде.
— Урамнан килеп кергән һәр кешене дәвалап кына ерак китеп булмый, дигән иде ул бервакыт.— Алан ваклансаң, район врачы дәрәҗәсеннән күтәрелә алмассың Галимнәр теленә керерлек эш башкарырга кирәк!
Телгә керү, исем казану турында уйлый иде доцент Дәүләтшин Шуңа күрә аңа беренче кафедраның тоткан юнәлеше гомумән ошамый иде.
Авырулар турында онытып җибәрә иде ул кайчакта. Шуңа күрә Җәмилә Закировна аңа Диләрамны ңкенче тапкыр җибәрә алмады. Ярты елдан соң яңа операцияне ул Диләрамга үзе ясады.
Хәзер Диләрам аңа рәхмәтләр укып хатлар язып тора, кияүгә чыкты. әни булырга уйлас’а, тагын Казанга килергә тиеш.
Бер авыруның язмышын ышанып тапшыра алмаганны, тулы бер кафедраның киләчәген Дәүләтшинга ышанып тапшыра ала идеме соң профессор Ильясова?
Ә Дәүләтшинга профессор булу бик кирәк, нәкъ менә Казанда, илгә даны таралган медицина үзәгендә профессор булу кирәк иде аңа. Мәс- кәү институтының урам кебек озын, иркен коридорларында йөргәндә, идәннән түшәмгәчә дөньядагы иң яхшы приборлар һәм аппаратлар белән җиһазланган лабораторияләренә кергәндә, ниһаять, андагы кешеләрнең туктаусыз чит ил галимнәрен телгә алып сөйләшүләрен тыңлаганда. Җәмилә Закировна Дәүләтшинныц бу теләген бик яхшы alb лады. Аңа профессор булу шушы институтка үрмәләү, аннары, бәлки, дөньякүләм аренага омтылу өчен кирәктер дә.
Ә Дәүләтшинныц баш өстендә, икенче кафедрада илле яшендәге кеше утыра, ул әле тиз генә китмәячәк, шулай итеп, Дәүләтшинның бөтен өмете профессор Ильясова урындыгында иде.
Җәмилә Закировна исә зиһене ачык, көче җитәрлек чакта, җитәкчелек мәшәкатьләреннән арынып, күп еллар элек башлаган фәнни хезмәтен тәмамлау турында хыяллана иде.
Әмма ул хәзер үз эшеннән китсә, кафедра башына Дәүләтшин менеп утырачак, башка беркемгә дә юл куймаячак.
Бу турыда ныклап уйлагач, Җәмилә Закировна катгый бер карарга килергә тиеш булды. Гаризалар кабул итүнең соңгы көнендә ул ректор янына керде.
Бу юлы ректор аны «Т» хәрефе ясап куелган өстәлләрнең түрдә- гесе артына басып каршы алды Җәмилә Закировна аңа яны беләнрәк утырды да, сүзен турыдан башлады:
— Кафедра мөдирлегенә мин тагын үз кандидатурамны куярга ниятләп торам әле.
Ул, текәлеп, ректорның шакмаклап ясалган кара кысалы күзлегенә карады, әмма калын пыяла күз алмаларын зурайтып күрсәткәнгә, алар һәрвакыттагыча гаҗәпләнгән кебек тоелалар, асылда ректорның ни уйлаганын белеп булмый иде.
— Олыгаябыз. Җәмилә Закировна,— диде ул.— Сезне әле яңа гына сайлаган идек.
Ректор фикерен әйтергә ашыкмады. Хәлбуки, бу гадәти вакыйга түгел иде. Институт тарихында Ильясова яшендәге хатын-кызның мондый урынга сайланганы юк иде әле. Шуның өстенә, ректор үзе дә җаваплы постларга ирләрне куюны хуп күрә, ул хәтта институтка да егетләрне күбрәк алу кирәклеге хакында трибуналардан кычкырып әйтә иде.
— Гаризамны тапшырганчы, бу хакта сезнең фикерне беләсе килгән иде,— диде Җәмилә Закировна
— Кафедраның эше моңарчы яхшы бәяләнеп килде бит, Җәмилә- Закировна. Дөрес Дәүләтшин дә гариза бирде, әмма гыйльми совет сезнең көчегезне, энергиягезне исәпкә алмый калмас.
Гадәттә, эшен яхшы алып барган җитәкчене тора салып урыныннан кузгатмыйлар, гыйльми советның карары алда,н ук уңай булачагына ышаныч зур иде.
Эмма профессор Ильясова кем юлына аркылы басканын аңлап бетерми иде әле
Ял көнне, барысы бергә җыелышып, Аккош күленә киттеләр. Зәйтүнә белән Тимербулат, Гөлзәйнәп карчык, Әнвәр һәм Лариса бер машинага сындылар, такси аларны урман юлыннан җилтерәтеп, унбиш мннугта күл буена илтеп тә куйды
Биек нарат ышыгына җәймә җәеп, иркенләп урнаштылар. Кояш нурында ялтырап яткан судан, хәтфә үләннән, наратлардан аңкыган хуш ис сулышны иркенәйтә, иркенлек карашларны ук үзгәртә нде. Тимербулат җәймә буйлап үрмәли, көлә, шаяра башлады Гөлзәйнәп кардай ак чәче өстеннән арткарак шуышкан яулыгын төзәтеп, күл суыдай ялтыраган карашын Зәйтүнәгә төбәде дә:
— И, рәхмәт, кызым, монда да алып чыктыгыз,— диде Урман күрмәгәнгә бик күптәннән бит инде Безнең авыл тирәсендәге болыннар, әрәмәлекләр сагынып сөйләргә генә калды Мондый сахраларны күрсәң шул кала тирәсендә генә күрәсең.
Ул арада Лариса сарафанын нарат төбенә салып ташлады да ачык бизәкле коену костюмыннан гына калды. Әнвәр дә чишенеп ташлаган, зәңгәр трусиктан гына, тик кыенсына буган, чнттәрәк тулгана. Әнә ул агачлар арасында күренеп торган яшел будкага таба китте. Зәйтүнә аңа сокланып карап калды: Әнвәр, буйга уртача гына булса да, гәүдәсе төз, шома тиресе астында мускуллары уйнап тора. Әнә ул җиңел адымнар белән кире килә, нарат ябалдашлары аша төшкәй нур аның йөзендә уйный. Ерактан ук
— Су велосипеды бар, әйдә йөзәбез!— ди.
Зәйтүнә Тимербулатны күтәрен баскан иде, әнисе:
— Баланы ппшләтмәкче буласыз тагын?— диде. - Су чәчрәр, салкын тияр, ялгыш күлгә чумдырырсыз, алла сакласын. Үзегез генә йөрегез!—һәм ул Тимербулатны елатып диярлек алып калды
Әнвәр белән Зәйтүнә күл уртасыннан бер әйләнеп килделәр
Кызык үзе: су чәчри, тәгәрмәчләр әйләнә, ләкин Зәйтүнә минут саен артына әйләнеп карамый түзә алмады. Анда бала әтисе белән әнисенә таба талпына, әбисе аны тыярга азаплана, ә чнттәрәк Лариса кулларын җәеп, кызынып ята иде Интегә иде Гөлзәйнәп, җаны кыйнала нде аның: ул чишенгән кешегә карарга ояла, пляжларны «шүрәле оясы» дип атын, шәһәр халкының бу кыланышын кыргыйлык дип саный иде.
Зәйтүнә тизрәк ярга чыгарга ашыкты
— Әйдә, әни, чәй эчик,— дип, термостан чәй салды —Ә син кунакны йөртеп кил,— диде Әнвәргә — Миңа чыланырга ярамын
Әнә алар икесе янәшә утырып йөзеп тә киттеләр. Лариса җыйнак гәүдәсен артка каерыбрак утырган, тыгыз, йомры балтырлары тамчылар арасыннан елтырап, педальләрне кызу әйләндерә, алар Әнвәр белән ярышып, йөрешне тизләттеләр, көлешкән, шаярышкан тавышлары гына ишетелеп калды
Аргы ярга җнтәрәк, велосипед янтаеп китте, алар икәүләп суга сикерделәр һәм узыша-узыша йөзә башладылар I өлзәйнәп аларга аркасы белән борылып утырды, озак кына итеп каршындагы наратка карады, аннары шул наратка текәлгән килеш
— Үзләрен генә, җибәрмәскә иде,— диде
— Аның ншегә игътибар итмә син, әни!
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф АК ДАВЫЛДА ТАЛ ЬӨРЕСЕ
— Итәргә кирәк, бик итәргә кирәк!— Карчык күлмәк итәгеннән нидер чүпләгәндәй итенеп, тыелырга тырышып карады, ләкин тыела алмады:— Тормышыгыз бик түгәрәк, кызыгучылар күп булыр. Үз хатынын яраткан иргә башка хатыннар ялманып карый. Мәрхәмәтле, нечкә күңелле, кулыма төшерә алсам, мине дә рәнҗетмәс, баш иеп кенә торыр, дип уйлый. Их, үз акылларым булса!—диде карчык кинәт йөрәк түреннән чыккан кисәтүле тавыш белән.— Үз акылыңны теләгәнчә итеп балаңа да биреп булмый шул. Авызын ачып йоклаган кешенең эченә елан керә, бер йотым су эчкән кебек кенә иттерә, диләр. Бу да бик юха, ай-яй юха!
һәрнәрсәне күңел түреннән кичерә торган гадәтен белгәнгә, Зәйтүнә Әнисенең бу сүзләрен артык борчылуга санарга тырышты. Аның уенча, көнләшү — ямьсез гадәт, яраткан кешеңә ышанырга кирәк, ышанмау кешене кимсетә иде. Ул бу сөйләшүгә чик куярга, тегеләргә дә игътибар итмәскә тырышып, Тимербулатны кулына алды да, яулык белән каплап изүен чиште. Сабыйның йомшак иреннәре белән күкрәккә орынуы булды, үзеннән балага сулкылдап яшәү көче агылганын тоемлау гына калды, аргы яктай чытлыкланып көлешкән тавыш ишетелмәс булды. Әкрен генә тирбәлгән нарат ябалдашлары арасында, яр буендагы чәчәкләр өстеннән очкан күбәләк, су кырыена сикереп чыккан бака малае янында — шушы гүзәллек, сафлык эчендә алар гүяки улы белән икәүдән икәү генә калдылар.
Алар янына әйләнеп килгәндә, Лариса белән Әнвәр икесе дә бик тыенкы иделәр Елмаюсыз, сүзсез генә табын янына утырдылар,, гомумән. үзләрен бик тыйнак, дусларча ачык һәм әдәпле тоттылар, хәтта Гөлзәйнәпнең сынаулы карашы да алардан гаеп табарлык түгел иде.
Соңрак алар барысы бергә көймәдә йөзеп килергә булдылар. Ачык түшле чуар күлмәген киеп куйган Лариса бу юлы алга утырды. Артка баланы күтәргән Гөлзәйнәп белән Зәйтүнә урнаштылар, Әнвәр аларга йөз белән утырып ишкәкләргә тотынды. Көймәнең бер башында тигез гаиләнең бергә урнашуы Гөлзәйнәп карчыкның күңелен шунда ук тынычландырып та җибәрде, ул тирә-ягына карарлык хәлгә килде. Урман уртасында уелып яткан күл чыннан да сокланып туймаслык иде шул.
Менә алар каршы як ярга җиттеләр, инде көймә борыны терәлә дигәндә генә, алда ерым барлыгы беленде. Аның читләрендә агачлар ботакларын суга төшергәннәр, аларның шәүләләре ерымда үзләре кебек ук ачык булып чагыла иде. Яфраклар арасыннан тәңкәләнеп төшкән кояш нуры су өстендә тирбәлеп уйнап тора һәм аны төпсез, серле HIеп. төбендә су кызларын һәм су патшалыгын яшергәндәй күрсәтә и ю.
Барысы да тынып калдылар, Әнвәр ишкәкләрне салмак кына күтәреп, тавышсыз төшерергә тырышты. Көймә таллар арасыннан, суда уйнаган нур шәүләләре өстеннән тын гына шуды.
Менә ерым тәбәнәк агач күпер янына кнтереп чыгарды. Зәйтүнә белән Әнвәр ике яктан мүкләнеп беткәй, лайлалы агач субайларга тотынып, көймәне аргы якка этәрделәр. Күпер артында тагып урман белән әйләндереп алынган зур күл ачылды. Аның уртасында балык сыртлары кебек бүлтәеп, нке-өч утрау күтәрелгән, аларга куаклар, алсу һәм сары саз чәчәкләре үскән иде. Утрауларга якын килеп булмый, ярлары ләм икән.
— Әйдәгез, бу исемсез атауларга исем кушабыз, без беренче булып ачтык бит аларны!— диде Әнвәр.
Бу уенга хәтта Гөлзәйнәп тә кушылды. «Изге Зәйтүнә атавы», «Изге Лариса» һәм, әбинең каршы килүенә карамастан, «Изге Гөлзәйнәп» дип исем куштылар атауларга.
Ниһаять, ярга чыгып, җәймәне җәюгә, Гөлзәйнәп ах итеп, кытыршы һәм җылы нарат кәүсәсенә аркасын терәп утырды. Тимербулат изрәп йокыга талды.
Алар өчесе бераз йөреп килергә булдылар. Лариса озын баулы сумкасын үзе белән алды
Яшь усаклар арасыннан үтеп, карчыкның күзеннән ычкынгач, ул ♦ туктады да. ы
— Минем монда бер сюрприз бар бит әле,—диде
— Кирәкми иде,— дип каршы төште Зәйтүнә
— 11ин,1тяк! Син бала имезгәч тә, Әнвәр белән без бала имезмибез * бит әле. Мин отпускадагы кеше
Әнвәр каршы килмәде. Зәйтүнәдән аермалы буларак, аларнын мс- < иә шундый уртаклыгы да бар иде бит әле! Стакан да. кабар нәрсә дә 5 юк иде, алар икесе бер шешәдән шәраб эчтеләр. Кара шешәнең тышы- з на сөзәргә дип башын игән симез һәм көчле үгез сурәте ясалган иде. < Лариса шешәне күтәргәндә, үгез башын иеп. тояклары белән күккә ки- ж ЗӘ/1ДС. *
Шешәне бушатын, зелпе куагы астына яшергәч, Әнвәр: ♦
— Әйдәгез, .мин сезгә мәхәббәт агачы күрсәгәм,— диде. <
Җавап та көтмичә, очынып, каршыдагы калкулыкка менеп китте, я Мәхәббәт агачы дигәне калкулык өстендәге ачыклыкта икән. Икс °
яшь агач каен белән усак - бер тамырдан чыккандай, бер-берсенә х сарылып үскәннәр. Хәер, үсүдән бигрәк, уралышканнар алар, әйтер- ** сең лә кемдер юри аларны бау урынына чәбәләгәп. Бу чәбәләнү шун- г дый тыгыз ки, кайсының кәүсәсе-ботагы кайда икәнен белерлек тә тү- о гел. Аларнын тамырларыннан күтәрелгән дым да адашып берсеннән х икенчесенә күчәдер сыман тоела Урыиы-урыны белән ботаклар куллар- = ны-аякларны хәтерләтә, игътибар белән караганда, бу икс тереклек иясенә җан иңгәндер дә. аларда мәхәббәт хисе кабынгандыр һәм алар г. кавышып, бер-берсенә бирелгән мизгелдә оеп калганнардыр кебек тоела. Бу хис шулкадәр көчле булган кн, алар хәтта барча үсемлекләрнең изге кагыйдәсен — кояшка таба үрелеп үсәргә кирәклеген дә онытканнар, башларын түбән нгәннәр
Әнвәр агачларны кат-кат әйләнеп чыкты, аның күзләре гадәттән тыш ялтырый, йөзе тимгелләнеп чыккан, хәрәкәтләре артык иркен һәм бу рәвешендә ул ямьсезләнеп киткән иде
— Бу яктан карагыз әле! Нәрсәне хәтерләтә, ә?—дни сорады ул Сезгә, медикларга гына күрсәтеп була моның пшене'
Лариса агачларны әкрен генә әйләнеп чыкты да сузып: «Ннш- тя-ак! - диде.— Инде агач булып агачлар болан кыланышкач, тәнендә кайнар кан аккан адәм баласы ничек түзәргә тиеш!»
Әнвәр белән Зәйтүнә күлгә еш киләләр, ләкин беркайчан да бу калкулыкка менгәннәре, бу агачны күргәннәре булмады. Канчан күргән Әнвәр бу агачны, кем белән эзләп тапкан һәм ни өчен нәкъ менә бүген аны күрсәтергә булган?
Оятсыз ләззәттән башы иелгәндәй бөгелеп төшкән каенның кәүсәсе гадәттәгечә ак түгел, күгелҗем иде Аның каен икәнен дә яфракларыннан гына белеп була. Аклыгын югалткан нде каен
Лабораториядә һәркемнең урыны киштәләр белән бүленеп куелган. Алтынчәчнең өстәле — ишектән кергәч тә сулда, түр почмакта Ак пластик белән капланган озын өстәл, ялгырап торган пыяла пробиркалар, төрле приборлар, киң тәрәзә төбендә чәчәк атып утырган яран
нар һәм миләүшәләр, больницаларга хас чисталык һәм фенол исе, бигрәк тә урынның аулаклыгы — барысы күңелгә күптән якын. Монда килеп, өс киемнәреңне алыштыргач, ак халат белән башлыгыңны киеп куясың да тормышның калган ваемнарыннан арынып торасың, күзгә күренми торган, үзгәрүчән һәм катлаулы дөньяга,— табигатьнең иң вак кисәкчекләре дөньясына үтеп кергәндәй буласың. Бу дөнья үзенең төзеклеге, законнарының тайпылышсыз һәм төгәл булуы белән сокландыра Алтынчәчне. Атомнар, молекулалар үз законнарына, табигатьләренә һәрвакыт тугры булып калалар, беркайчан да алдамыйлар, алар ышанычлы һәм гадел дусларың кебек, икейөзлеләнүне белмиләр. Табигать үзенең чын асылында законнарына тугрылыклы һәм ихлас, ә ал- дау-ялганны, икейөзлелекне кешеләр уйлап чыгарганнар. Начар кешеләр... Линар кебекләр...
Молекулалар һәм атом-электроннар дөньясында рәхәт Алтынчәчкә. Ул күзгә күренмәс җисемнең пробиркалардагы катлаулы хәрәкәтен, кисәкчекләрнең бер-берсенә тартылышын һәм бер-берсеннән читкә этә-релешен күңеле белән тоя шикелле. Аның кечкенә, әмма нык. сөякчел куллары бу хәрәкәтне үзенә буйсындыра белә.
Химиклар арасында «куллары яхшы» дигән сүз бар Хәрәкәтләрне төгәл ясый, реакцияләрне пөхтә үти. дигән сүз генә түгел бу. Химикның лабораториядә эше — ул музыкантның пианинода уйнавы кебек. Берәү, бәлки, клавишларга тиешле тәртиптә дә баса торгандыр, ул уйнаган нәрсә көйгә дә охшый торгандыр, ләкин ул көйнең моңы юк, күңелләрне тетрәндергеч көче юк Көйне моңлы итү, кеше күңелләренә җиткерү өчен үзенә аерым талант, йөрәк хисе кирәк. Химиядә дә шулай. Кайберәүләр матдәләрне тиешле микъдарда үлчи ала, тамчыларны нәкъ кирәгенчә тамыза, ләкин матдәләрнең вак кисәкчеләре ул кушканны үтәргә теләми. Реакция бармый. Син аны теләсә нишләт, бармый.
Андый чакларда гадәттә Алтынчәчне ярдәмгә чакыралар. Лаборатория начальнигы Наҗия Нәкыйповна аның алтын куллы икәнлегенә ышанган. Әнә ул ишекне ачты да.
— Алтынчәч!—диде.— Бүген телевидениедән киләләр! Шаккатырырлык прибор әзерләп кун әле!
Алтынчәч борылып караганда, ул инде ишекне ябып маташа иде, күпереп торган кызгылт чәчләре генә күренеп калды Катгый сөйләшә жптәкче — сүзен әйтте, җавапны тыңлап тормады
Моннан берничә ай элек, Наҗия Нәкыйповна нәкъ менә шушылай ишектән башын тыгып:
— Алтынчәч! Инглизләр янына барып кил әле! Эшләре бармый,— дип кычкырган иде.
Сәгать биш җитә иде инде Алтынчәч халатын салып, икенче каттан өченчегә, чит илдән килгән белгечләр өчен махсус җиһазланган бүлмәгә менеп китте. Өстәл янына җыелган берничә ир кеше аңа гаҗәпләнеп карадылар: кечкенә буйлы, калын күзлекле бу хатын-кыз аларга ошап бетмәде булса кирәк. Алтынчәч русча сәлам биреп, алар- га карамый гына алга узды.
— Никарошй прибор!—диде шунда нечкә бармагы белән өстәлдәге фотоэлектрокалориметрга күрсәтеп, озын буйлы, арык гәүдәле егет.
— Нишләп никароши булсын! — Алтынчәч аның ябык ак йөзенә шелтә белән карады. Егетнең изүе чишелгән, кыска халаты таушалган, мамык кебек йомшак, юка чәче чуалган — гомумән, ул тышкы кыяфәтенә әллә ни игътибар бирмәгәндәй күренә иде Ә зәңгәр күзләре эчкерсез карый.
Тәрҗемәче китеп өлгергән икән инде, Алтынчәч прибор өстенә иелде. Ул чит илләрдә, шул исәптән Англиядә эшләнә торган шундый ук
приборлардан төзелеше белән бераз аерылса да, бер дә алардан ким түгел иде. Ә-ә, менә хикмәт нәрсәдә икән. Бу егет ясалма катнашмада сульфат микъдарын ачыклый, заводтан чыккан суларнын составын тикшерү буенча эшли, күрәсең. Мондый очракта приборга өстәмә светофильтр куярга кирәк, ә ул аны оныткан
Алтынчәч, прибер астындагы кюветны — озынча савытны алырга ф үрелде. Аны алгач, свстофнльтрны кую бик ансат. Ләкин иелергә ки- рәк. Ә ул бүген үч иткәндәй изүе ачык күлмәген кигән иде. Иелгәч, -• ул тагын да ныграк ачылачак, ә арттан бу кешеләр карап тора . Ул. j борылды да. кулы белән изәп
— Китеп торыгыз! Китегез! Кит!— диде. Өч ир-ат, гаҗәпләнгәннә- < рсн белдереп, аптырап, арткарак чигенделәр. Алтынчәч тиз генә све- < тофильтрны урнаштырды. Күтәрелеп караса, арык егет аның артына 3 килеп тә баскан. Алтынчәч кызарынып чыкты
Ләкин егет житди, ул Алтынчәчнең нәрсә эшләгәнен аңларга тыры- < ша иде.
— Менә болай... <
Алтынчәч кулы белән сузылып, свстофнльтрны күрсәтте ♦
Егет эчкә сузылды, ләкин зур кулы анда сыймый иде. <
Ул елмаеп, сорау белән күтәрелеп карады..
— Син алай булдыра алмыйсың. Сиңа өске капкачын ачып куярга °
кирәк иде. х
Егет аңлаганын белдереп, рәхмәт хисе белән башын каккалады. < Кюветны кире урынына куеп, тнтрованисне башладылар. Алтынчәч s өстәлдән кәгазь-каләм алды да:
«— BaCI-0, 001?» — дип язды. =
—Да, да!—дип башын иде егет
Акыл белән, йөрәк хисләре белән аңлашу өчен телләрнең төрлеле- п гс дә комачаулый алмый. Кеше үзенең акыл казанышларын уртак- лашканда формулалар, символлар белән аңлаша. Хнс-тонгыларыи авазлар, ноталар, төсләр белән, елмаю, хәрәкәтләр белән аңлата.
Алтынчәч титрованиенең ничек барганын бераз күзәтеп торды да ишеккә юнәлде. Прибор яхшы эшли иде. Әмма ябык егет аның артыннан килеп, сак кына пиенә тотынды. Алтынчәч борылып карагач
— Оливер!— дип үзенең күкрәгенә төртте
— Алтынчәч,— дип башын жиңелчә генә иде кыз.
— Алтынчәч,— дип кабатлады егет үзе өчен ят исемне.— Алтынчәч!— диде зур ихтирам һәм соклану белән.
Дөресен генә әйткәндә, моңарчы Алтынчәчнең исемен болай олылап һәм сокланып караган кеше юк иде әле. Кем белән генә танышсаң да. иң элек башыңа карыйлар. Ә Алтынчәчнең чәче — көл төсле, юка, кыска Карын кеше, көлемсери «Туганда минем чәчем сап-сары булган, әти белән әни сөекле кызларына беркемдә юк исем кушарга тырышканнар»,— дип кеше саен аңлатып йөреп булмый бит инде!
Шуннан соң, атнага ике булмаса да. бер тапкыр Нажия Нәкыйпов- на ишекне ачып:
— Алтынчәч! Сине инглизләр чакыра!—дип ярып сала торган бул ды Чакыручы гадәттә Оливер була. Кайдадыр бик еракта, диңгезләр, таулар артында, күз күрмәгән илдә туып-үскән, ят телдә сөйләшә торган бу егет үз һөнәрен Алтынчәч кебек үк ярата һәм. иң мөһиме, бу эштә осталыкны, талантны бәяли белә иде
Аңарчы Алтынчәч завод территориясендә эчке бер сагаю белән йө ри торган иде Чөнки лабораториядән цехларга барганда, киң асфальт юлны ике яклап ышыклап торган агачлык артыннан берәр борылышта баш механик Бадамшннның озын гәүдәсе килеп чыгуы ихтимал Ул синең яныннан узып киткәнче, куак булып торасы, яки сукмак читен
дәге гөлгә әвереләсе, я күбәләктәй очып китәсе — кыскасы, юк буласы килә, ләкин син юк була алмыйсың, кире борылып йөгерергә аяклар ирек бирми, алар, ниндидер мотор ярдәмендә хәрәкәткә китерелгәндәй, алга таба атлый бирәләр Алтынчәч бик текәлеп асфальттагы ярыкларга карый, ә үзе баш түбәсендә Нәркиснең көйдергеч карашын тоя Мондый очрашулардан калган хис атна буе йөрәкне сызландыра, бу сызлану икенче очрашуга кадәр житә иде.
Бигрәк тә Линар белән танышканнан соң йөзе кара итеп тоя башлады ул үзен. Теге чакта, тулай торакта, егете белән үбешеп йөргән өчен Тәслимәне ничек гаепли иде бит ул! Ә хәзер үзе дә шундый булып чыкмадымыни? Аның йөз каралыгы тиздән бөтен заводка фаш булачак, очрашканда, баш механик аның баш түбәсенә генә түгел, гәүдәсенә текәләчәк. Чөнки киләсе кышка ана булачак Алтынчәч, һәм, мөгаен, бу сүз алдына «ялгыз» дигәне дә өстәләчәк. «Ялгыз ана Алтынчәч Вафина» булачак ул киләсе кышка.
Бу хәле аны ике төрле хис арасында йөртә Бер яктан ул горурлана менә бит, мин башкалардан ким түгел, ана булачакмын! Икенче яктан кимсенә: ул бүтәннәрдән ким, чөнки кешечә гаилә корып, баласын әтиле итә белмәде. Шулай да бу кимсенүне киметә торган бер өмет яши күңелдә. Ә бәлки, сабый әтисез калмас әле Мөһимә һаман юатып тора, Линар ялгыз, ди, тик менә урыныннан кубып, бөтенләйгә күчеп килергә жае гына чыкмый, ди. Андый эш дәррәү генә эшләнми бит ул, дип куя Менә баланы күргәч, жаны түзмәс, килер, аллаһы боерса, дип юата. Линарныңташ бәгырьле булуы мөмкин түгел Кызы бар бит аның, ә кыз баласы булган ирләр хатын-кызның хәлен аңларга тиешләр, чөнки башкаларның язмышын үз кызларына үлчәп карамый булдыра алмаслар
Алтынчәч, уйларын шунда бүлеп, телевидение кешеләре килүгә әзерләнә башлады Катлаулы эш башкара торган прибор әзерләргә кирәк. Әйтик, менә дефлегматор Катнашмадагы матдәләрне ифрат яхшы аера. Тыштан караганда колбага тоташкан пыяла көпшә кебек кенә үзе...
Лабораториядәге кызлар Алтынчәчнең хәлен күптән сизәләр инде, тик тел белән сорарга гына кыймыйлар
Ә менә Оливер аның кыяфәтенә бер дә -игътибар белән карамый иде, ул бары тик «алтын куллар»ның осталыгын, сәнгатен, жырын отып алырга гына тырыша иде. Мөнәсәбәтләрнең гади һәм эшлекле булуы, бер-берсенең күңелләренә тирән керергә омтылмау кешеләрнең чын бәһасен белергә мөмкинлек бирә икән Инглиз инженерының их тирамы Алтынчәчнең дәрәжәссн үстереп жибәрде. Бу чорда Алтынчәч заводта иркенәеп йөри башлады, хәтта Бадамшиннан да элеккечә коты очып тормый иде инде.
Моннан бер ай элек, инглизләр, эшләрен тәмамлап, үз илләренә кайтып китттсләр Әллә шул да бераз сәбәп булды инде, әллә хәле үзгәрә баргангамы, Алтынчәчнең пошынуы соңгы вакытта аеруча көчәйде...
Ишек артында шау-шу, дөпелдәгән, кычкырып сөйләшкән тавышлар ишетелде, бүлмәгә, сакал-мыеклы яшь кеше ияртеп, Нажия Нә- кыйповна килеп керде
— Менә безнең тәжрибәле инженерыбыз Алтынчәч Вафина Әзерме, Алтынчәч?
— Биш минутлык кадр ясыйбыз. Телевидение өчен бу бик күп,— диде сакаллы калын тавыш белән. Әллә каян сизелеп тора: күп төрле халык арасында айкалып, ул инде тарсынуның, оялуның ңн икәнен дә оиыткан. аяг1»Г кая басса, шунда үзен өендәге кебек хис итәргә күнеккән идс.
Шушымы? дип сорады ул дефлсгматорга төртеп.— Эшләтеп күрсәтегез.
— Ул эшләп тора,— диде Алтынчәч кырку гына. Бу кеше прибордан да бигрәк Алтынчәчнсн кыяфәтеннән канәгать түгел иде, ахрысы, карашыннан шул сизелде.
Бумы эшләп тора? Без тамашачыга нәрсә күрсәтербез соң? Бер пыяла колбамы?
— Әгәр беләсегез килсә, бу колба үзе бер завод кадәр эш башкара
Карагыз әле. безнең вакыт санаулы. Хәзер камераларны кертәбез дә...
Ишектән озын тимер тоткаларга беркетелгән софитларны сөйрәп кертә башлаганнар иде инде. Алар артыннан кара елан булып резин көпшәләр идәнгә сузылып яттты
— Кая монда розетка?— дип як-ягына каранды таза гәүдәле ир кеше
Лабораториядә моңарчы беркайчан булмаган ыгы-зыгы купты.
— Алтынчәч, син аларга су өчен дистиллятор куй! — диде Нажия Нәкыйповна
— Дистиллятор? Кеше алдында оят бит, Нажия Нәкыйповна. Химиклар күрер! а
Начальник кул гына селтәде.
— Акыллы химик күрсә дә көлер дә бетерер, ә тилегә барыбер тү- х гелмени! ч
Чыннан да шул тиле өчен булса гына инде. Дистиллятор — зур кол- * ба, астына спиртовка куеп, шуның эчендә су кайнатасың. Тизрәк кайна- ' сын өчен ана калий перманганаты, ягъни марганцовка да өстиләр, х Карап торышка гел харап була инде, пыяла савыт эчендә үрле-кырлы = сикереп ачык шәмәхә төстәге сыекча кайный!
Чыннан да режиссерның йөзе ачылып китте у
— Менә ичмасам, бу чыннан да зур химияне күз алдына китерә!
— Химия түгел бу, физика,— диде Алтынчәч
Ләкин аның сүзенә колак салучы булмады, чөнки өстәл янында, гыйфрит күзе кебек объективларын акайтып, телевидение камерасы шуышып йөри иде, режиссер операторга күрсәтмәләр бирә башлады
Алар урамга чыккач. Алтынчәч, тәрәзә төбентәге гөл чүлмәкләрен кырыйгарак шудырып, ишек алдына карады Камераны асфальтка жайлап куйганнар, завод күренешен төшереп маташалар. Аннан ни күренә соң? Ә, градпрнялар! Чыннан да харап бит кыяфәтләре, биниһая зур чүлмәк рәвешендә үзләре, өсләреннән төрле тарафка пар бөркелә.
Тыштан караганда заводның иң шаккатыр! ыч корылмалары булып тоела алар Ә чынында исә бары тик пар җыйгычлар гына ул Алар нарны суга әйләндерәләр
Заводның төп эшен башкара торган колонналарның исә кыяфәте тыштан караганда бик гади Алар цехлар эчеңдә тавыш-тынсыз гына үзләренең катлаулы һәм бик мөһим вазифаларын үтиләр.
Алтынчәч чая режиссерның мәгънәсезлегенә көлемсерәде. Ләкин шунда ук җитдиләнеп: «Мин үзем дә шундый түгелмени?— дип уйлап кунды.— Кешенең чын асылын күрмим, шул градирня кебек кәпрәеп пар бөркегәннәренә кызыгам түгелме мин дә? Күзне кызыктыра, алдый белә шул алар'»
Институтта укыганда Зәйтүнә бер завод поликлиникасындагы врачлар белән берлектә фәнни тикшеренүләр алып баруда катнашкан
АК ДАВЫЛДА ТАЛ ЬӨРССЕ
иде. Ул һавага бүленеп чыга торган газ катнашмасының хатын-кыз организмына тәэсирен өйрәнүдә катнашты.
Бу эш белән профессор Ильясова җитәкчелек итте, завод врачлары аны клиника белән бергәләп башкардылар. Шуңа күрә Зәйтүнә заводта да үз кеше булып беткән иде инде.
Ләкин менә Тимербулат белән өйдә утырган арада ул бу эшләрдән читтә калды. Тикшеренүләрнең нәтиҗәсе югары оешмаларга җиткерелгәнен, бер цехта тулысынча реконструкция ясалганын ишетсә дә, барып күрә алганы юк иде әле.
Цехта һаваның чистаруына ирешә алдылармы икән? Зәйтүнәнең моны уз күзләре белән күрәсе килә иде. Бер көнне клиникада эше тәмамланганнан соң. ул заводка сугылырга булды.
Элекке пропускысының срогы чыккан икән. Ул завод поликлиникасына шалтыратты Әмма поликлиникада да кабул итү сәгатьләре беткән, врачлар киткән иде. Зәйтүнә цехка шалтыратты. Анда да начальник алышынган икән, нечкәрәк кенә ят тавыш җавап бирде, Зәйтүнәнең кемлеген аңлап җиткермәсә дә. пропуск яздырырга вәгъдә итте.
Завод ишегалдында да көз үзен сиздерә. Сукмак кырыйларындагы өрәңгеләрнең яфраклары яшел әле, ләкин ныклабрак карасаң, алар да төс сала башлаганнар, коңгыртланганнар, катыланганнар, салкынча җил килеп бәрелгәндә, йомшак кына лепердәшмиләр, калайдан ясалгандай каты бәрелешеп кыштырдыйлар. Әнә, цехның бетон тартманы хәтерләткән яңа бинасы каршындагы түтәлләрдә дә җәйге гөлләр шиңгән инде, бары тик кашкарыйлар, кызгылт-сары бәрхет гөлләр генә балкып утыра
Бинага якын килгән саен, ят ис — тәмсез газ исе күңелгә ныграк тия башлады. Зәйтүнә чәчәкләргә үрелде. Кашкарыйлар иссез була, ә менә бәрхет гөлнең исе, якын килсәң, хәтта шул тәмсез исне дә күмеп китә ала икән.
Ләкин бу — иелгән мизгелдә генә, тураеп басуга борынны ярып, тагын күңелне болгандыра торган ис аңкыды.
Әйе, цехны бөтенләй өр яңадан эшләгәннәр икән. Эче иркен, биек. Уң якта идәндә тезелеп торган чаннар өстеннән шуышып краннар йөри, алар үзләренә беркетелгән формаларны чаннарга чумдырып кына алалар — төп эШне шул рәвешле автоматлар башкара. Сулдагы өстәл янында икс хатын сөйләшеп утыралар иде — цехта бүтән кеше күренмәде. Зәйтүнә эчкә керүгә, саргылт плащының сәдәфләрен ычкындырды: биредә җылы, теге хатыннар да кыска җиңле күлмәкләрдән, ялан балтырлы иделәр.
Килеп керүгә тәмсез ис күңел кайтаргыч булып тоелса да, бераздан күнегәсең икән, шуңа күрә хатыннарның да аңа исе китми, калын оеклар, озын җиңле күлмәкләр кияргә кирәклеген дә онытып җибәргәннәр. Менә аларның берсе кранның түрдәге чан янына шуышканын күреп, ашыкмыйча гына шунда таба китте, чан эчендәге сыеклык өсте- нә утырган элпене таяк белән сыдырып алып, кырыйдагы савытка ташлады. Тәмсез ис тагын да көчәйде, кран түбәнәеп, зур тукмактай бүлтәеп торган формаларны чан эченә чумдырды..
Формаларга резина ябышып чыга, кран артка чигенгән арада ул резина кибеп, шар хасил була...
Зәйтүнә боларны күзәтеп торганда, артында кемдер:
— Ничек соң, врач иптәш, ошыймы?— дип сорады.
Зәйтүнә сискәнеп борылды һәм кара диагональдән тегелгән костюмлы кеше белән кара-каршы басып калды.
— Исәнмесез. Сез кем буласыз?
— Цех начальнигы Хәйруллин булам.
Начальник өчен Хайруллин яшьрәк күренә иде, бигрәк тә элекке начальник Галиулла абзый белән чагыштырганда. Җитмәсә балалар шикелле борынын тартып, җиңелчә генә иңбашларын сикертеп кунды тагын. Әмма иңбашлары таза, киң, җиң эчендә нык мускуллар уйнаганы сизелеп тора.
— Мин клиникадан. Зәйтүнә Мәҗитовна,— дип кулын сузды аңа ♦ Зәйтүнә. Хәйруллин аның бармакларын эләктереп алып, кисәк кенә ы кысты да:
— Мөдәррис Сәләхович,— диде.— Әйдәгез, өскә менеп сөйләшик. ®
Үзе җавап та көтмичә борылды да, эре һәм нык басып, ишеккә юнәлде. Ул, җилкәләрен алгарак авыштырып, тәҗрибәле өлкән кеше £ кебек атларга тырыша, ә йомшак чәч белән капланган йомры башы < малай-шалайны хәтерләтә иде. 5
Лифтка утырып, өченче катка сөйләшмичә генә менделәр Цех на- - чальнигының кечкенә генә бүлмәсендә тагын ике хатын-кыз утыра икән 5 Хәйруллин түр тәрәзә буендагы өстәл артына кереп утырды да, Зәйтү- * нәгә каршысындагы урындыкны күрсәтте
Тәрәзәдән завод корпуслары, торбалардан чыгып җил уңаена авыш ♦ кан сыек төтен тасмалары күренеп тора «Күпме һаваны агулыйлар!» < Зәйтүнә аркасы белән хатыннарның карашын тоеп, тартынып утырды ®
— Мин бу цех һавасындагы зарарлы матдәләрнең хатын-кызлар °
организмына йогынтысын тикшерүдә катнашкан идем,— дип аңлата s башлады ул начальникка — Шактый көч куелды бу эшкә. Менә ре- * конструкция дә ясалып беткән икән . Җитәкчеләр безне, рсконструк- s циядән соң хәл тамырдан үзгәрәчәк, днп ышандырганнар нде ф
— Ну, без вәгъдә биргән хәтлесен эшләдек анысы, днп аның сү- = зен төксе генә бүлдерде Хәйруллин — Цех бинасы нркенәйтелде, вен- “ тиляторлар эшли, производство мөмкин булганча механнкалашты- рылды.
— Ләкин һава! һавада үзгәреш сизелми бит! Ничек алай булды соң?
Зәйтүнә бу сүзләрне һич тә Хәйруллинга үпкә рәвешендә әйтергә теләмәде, ул бары тик врачларның, инженерларның шушылай бергәләп тырышуы нәтиҗәсез калуга гаҗәпләнгән, бары тик шушы аяныч хәлнең серенә генә төшенергә тели нде Ләкин начальникның кырыс карашы аны каушатып җибәрде, шунлыктан соравы дорфарак чыкты, ахрысы. Өстәвенә ул арттан икс хатынның көлемсерәп күзәтеп утырганын һаман тоеп тора нде
— һава! һава! Без кулдан килгәнен эшләдек Әгәр дә хатын-кызга бездә эшләү зыянлы икән, китсеннәр! Башка, зыянсыз эшкә урнаштырабыз, пожалуйста! Менә шулай дип карагыз әле сез аларга. авыз ачарга да ирек бирмиләр Утызар ел шушында эшлиләр Эш хакы ях шы, пенсиягә иртә чыгалар. Сез, врачлар, үзегез үк беркемнең дә мои да эшләгәннән инвалид булганы юк. дисез бит
— Гел карап, дәвалан торганга шулай инде ул
— Ансы сезнең эш. Бөтенегез дә безнең кебек биргән сүзен үтәп торсын иде әле! Начальник бу сүзләрне аеруча үчекләп, иреннәрен яңа туган ай рәвешенә китереп әйтә башлаган нде, өстәлдәге кара телефон зыңгылдады.— Хәйруллин тыңлый,— диде ул трубканы алып.
Бу юлы аның фамилиясе бик таныш булып ишетелде Кайда күрде соң әле бу кешене Зәйтүнә? йөзе дә бик таныш шикелле бит!
Трубканы куйгач, Хәйруллин Зәйтүнәгә астан карап, күзләрен боз лы су кебек елтыратып.
Шул ук сезнең клиникадагылар монда килеп күрсәтмә биреп йөрергә иренмиләр, ә үз бурычларын һәрвакытта намус белән үтм белмиләр. Нәрсә ди әле Гиппократ? Ничек әле аның беренче васыяте? — диде.
65
Зәйтүнә Хәйруллинның тел төбе кая барганын аңлаудан гаҗиз иде. Җитмәсә, арттан ике тамашачы карап, мөгаен, авыз ерып утыра!
— Зыян китермә, дигән Гиппократ, шулай бит? — диде начальник надан укучыга сабагын искәрткән укытучы тавышы белән.— Сез кешегә зыян китермәскә ант иткән кешеләр. Ә соң клиникагызда гел файдалы эш кенә башкарасызмы сез? Бер дә зыян китермисезме?
Зәйтүнә күзләрен зур ачып, шаккатып апа карап утырды. Бу Хәй- руллин... теге былтыр клиникада яткан Хәйруллинаның ире бит! Шул үзе! Зәйтүнә аларның икесен бергә поездда, Ларисаларны озатканда күргән иде.
Ләкин нигә рәнҗи ул Зәйтүнәгә, ни өчен гаепли? Теге газаплы төндә аның дежур торганын белә микәнни?
— Берәүнең эшеннән гаеп табу икенченең гаепләрен акламый әле,— диде ул — Кимчелегебезне күргәнсез икән, турысын гына әйтегез. Ләкин цехтагы һаваның да бу хәлдә калуына без ризалашып торырга тиеш түгел.
Ул каушаганын сиздермәскә тырышып, кул куярга дип пропускы- сын Хәйруллинга таба шудырды.
Икенче көнне клиникага эшкә килү белән, ул алтынчы палата врачы Фидая Галимовнадан Динә хакында сорады
Фидая Галимовна, сөйкемле, озынча чырайлы, дулкынланып торган кара чәчле, утызлар тирәсендәге хатын:
— Ай, ул Хайруллина белән әвәрә булып беттек бит без,—диде.— Син декретта чакта тагын керде бит ул безгә. Носилка белән китерделәр. Тырнаклары күгәреп чыккан иде. Бик авыр операция булды. Аның эшләре бөтенләй кире киткән, дип ишеттем әле мин. Баласы да үлгән икән.
— Баласы үлгәнмени?
— Әйе, бер килсә килә бит ул. Операциядән соңгы чорны бик авыр кичерде. Алай да йөрәге таза икән. Җәмилә Закировна үзе карады.
Җәмилә Закировна йөрәк-кан тамырлары системасын кайсыбер терапевтлардан да яхшырак белә иде
— Ә шулай да зарланмады,— диде Фидая Галимовна.— Бер дә чы-раен сытмады, көлә дә шаяра үзе.
Зәйтүнә аның теге төндә сызлану аша елмайганын исенә төшереп, тетрәнеп куйды.
Оста кул белән ясалган һәм ачык төсләргә буялган агач уенчык төсле бу кыз студент чакта ук профессор Ильясовада яхшы тәэсир калдырган иде Сайлап алган темасы бик мөһим, кыска гына вакыт эчендә үзе дә шактый материал туплаган, башкаларның тәҗрибәсе белән дә танышырга өлгергән
Кыскасы, Җәмилә Закировна Лариса Сөнгатовнаның эшенә өметле дип карый иде.
Зур химик заводның поликлиникасында аена бер тапкыр профессор Ильясова авыруларны кабул итә. Шундый бер көнне график буенча аның белән бергә Нигъмәтуллина барырга тиеш булгач, Җәмилә Закировна аны бу эштә дә сынап карарга мөмкинлек туганын уйлап куйды.
Бу зур завод ерак, каланың бөтенләй икенче читендә, ә профессорның махсус машинасы юк Алар башта трамвайда, аннары троллейбуста бардылар Җәмилә Закировна утырган, Лариса аның янына баскан, икесе дә тәрәзәдән яңгыр чылаткан урамнарны, көзге кырау
лардан көйгән агачларны сүзсез күзәтә, һәркайсы үз уйларына чумган иде.
Менә ун ел инде ай саен бу озын юлны уза Җәмилә Закировна. Шушы еллар эчендә кала бик нык үзгәрде. Менә бу урында Казан елгасы аша салынган дамбаны үтүгә, тәрәзәләренә кадәр җиргә сеңгән йорттлар тезелеп утыра иде. Аларны сүтеп урынын сөрделәр дә, үлән ж чәчеп, агач утырттылар, калку итеп чәчәк түтәлләре ясадылар Эч- тәрәк фонтан атып утыра, аннан да арырак, Яшьләр үзәгенең сорыбе- S тон бинасы. Уңда исә тезелеп киткән тәрәзәләре белән унөч катлы нәшрият бинасы калыккан. Урам киң, күз күреме иркен, биек биналар & бер-берсеннән ерак утыртылган 5
Әйе, дөнья бик нык үзгәрде, тик Җәмилә Закировна үзе генә үз- ь гәрмәгән шикелле. Заводка ул һаман элеккечә теләп бара, аңа якынай- ган саен кәефе үк яхшыра
Элек-электән профессор янына авырулар үзләре килә торган бул- = ганнар. Тәмам сабырлыгы төкәнгәч, башка өмете калмагач кына кил- ~ гән адәм баласы галим табип янына һәм еш кына аның бу килүе инде < соң булган.
Ә менә профессор Ильясова үзе кешеләр янына бара Сау-сәламәт дип саналган, станокларда дөбердәтеп эшләп торган хатын-кызлар бе- * лән очрашырга бара ул Баштарак аның бу нияте кайберәүләргә сәер о тоелган иде Кафедра бер заводта профилактик эш алып бара иде бит * инде. Хәлбуки профессор Ильясованың бу заводка килеп йөрүе очрак- лы түгел иде, анда хатын-кызлар күп эшли, алар химик матдәләр белән < эш итәләр һәм, өстәвенә, директор Лукьянов Мөбарәк Таһнровичның у- күптәнге танышы иде.
Инде өлкәнәеп килүенә карамастан, яшьлек елгырлыгын саклаган, _ заводтагы хатын-кызларның кн.м дигәндә яртысын мәхәббәт утында п яндырган Лукьянов та баштарак сәерсенеп куйды
—Безнең заводның поликлиникасы бик яхшы бит, бөтен белгечләр бар,— диде.
— Алар авырган кешеләрне дәвалыйлар, ә без авырмасыннар өчен тырышачакбыз.
— Ярый, сез бездә махсус кабинет ачасыз, ди, ә бездән шуның өчен ни сорыйсыз?
Директорның тирән акыл чагылган күзләрендә хәйләкәр көлемсерәү кабынды.
— Сез договор белән безгә акча түләрсез
— Күпме?
— Байлыгыгызга карап
Директор көлеп җибәрде
— Хәйләкәр сез!
Завод шәһәрдәге иң бай предприятиеләрнең берсе иде
— Ә без ул акчага клиника өчен яңа җиһазлар алачакбыз,— диде Җәмилә Закировна
Ә ярты елдан, бер мәҗлестә очрашкач, Лукьянов Җәмилә Заки- ровнага шаяртып бармак янады
— Сез миңа авыруларны киметергә вәгъдә биргән идегез, ә үзегез дистәләгән эшчене больницага салгансыз. Алан план үтәп булмый бит!
— Әгәр дә сез еллар буе ремонтламаган станокларыгызны берьюлы ремонтлый башласагыз, планыгыз нишләр нде соң? Әллә кешеләрнең бөтенләй ватылганын көтеп торыйкмы?
Чыннан да баштарак алар шактый кешене эштән азат иттеләр, чөнки аларда башланып килгән авырулар таптылар Ә бер елдан соң болышчныйга чыгучы хатын кызларның саны бик нык кимеде Про фессор Ильясовага моның өчен күз яше түгеп рәхмәт укучы да. кочак-
кочак чәчәк кнттерүче дә булмады. Ләкин нәкъ менә шушы казанышы— бик күпләрне авыр чирдән, куркыныч операцияләрдән саклап калуы Җәмилә Закировнага иң зур куаныч бирә дә инде. Ул һәр авыр операцияне врачларның эшләп җиткермәү нәтиҗәсе дип саный иде. Киләчәктә авыр операцияләр сирәк вакыйга булып калачак, чөнки кешеләр үзләрен үзләре карый белергә өйрәнәчәкләр.
Яшь врачларны да эшнең нәкъ менә шушы юнәлешенә өйрәтергә кирәк.
Җәмилә Закировна күз кырые белән генә Ларисага карап алды. Бил турыннан гына торган кара күн пинжәк, эре шакмаклы киң, озын юбка, бәйләгән берет кигән, муенцна салган шарф очлары тезенә төшеп тора Троллейбустагыларның күбесе аңа текәлгән. Лариса—модный киемнәрне ип беренчеләрдән булып кияргә күнеккән
Поликлиниканың медсестрасы, яшь, оялчан Вәсилә аларны проход- нойның ишек төбендә үк көтеп тора иде инде. Алар эчкә кереп, ян коридорга борылгач, яннарыннан күзлекле яшь хатын узып китте, аның күтәренке йөзе сагышлы иде.
— Кем бу?—дип сорады Җәмилә Закировна Вәсиләдән.
— Бумы?— Вәсилә турникетка кергән хатынга борылып карады
— Ә-ә, Алтынчәч апа. Үзәк лабораториядән. «Алтын куллы лаборант» ярышларында гел комиссиядә утыра, кызлар аннан куркып тетрәп торалар.
— Ул сезгә учетка баскандыр инде, әйеме?
Кемнеңдер күзгә күренмәс кулы Вәсиләнең йөзен алга мангандай итте.
— Ю-ук,— диде кыз сузып.— Алтынчәч апаның бу айларда безгә килгәне юк. Ну... ул ялгыз бит. Шуңа килми торгандыр, дибез. Үзебез барып әйтергә яхшы түгел.
Вәсилә, ялгыш сүз ычкындыргандай куркынып, профессорның йөзенә текәлде.
— Менә нәрсә. Вәсилә, син Алтынчәч апаңны минем янга чакыр әле Прием бетүгә керсә, яхшы булыр иде.
Ул ишектән алга таба авышыбрак, кыюсыз гына керде. Бусага янында ук тукталып, калын күзлек аша профессорның йөзенә керфек тә какмый текәлде, әйтерсең лә карашы белән: «Йөземә кара, йөземә генә, гәүдәмә күзеңне төшермә»,— дип ялвара иде.
— Утырыгыз.— диде профессор каршындагы урындыкка ишарәләп.
Алтынчәч өстәлнең икенче башында язып утырган Ларисага аркасы белән урнашырга тырышты Профессор бу хакыйкатьне аңлады: бу хатынның күңелендә шеш булып сагыш утыра, кисеп җибәрмичә, ягъни авырттырмыйча гына ул шешне дәвалап булмый. Ә җаны сизгер, күңеле нечкә, сабырсыз, анестезия чаралары файда бирмәячәк. Иң яхшысы — кискен хәрәкәт белән шешне ярып җибәрү, һәм Җәмилә Закировна скальпель белән кисәк сызгандай итеп:
— Сез авырлы,— диде.— Бу хәлегездә сез врачның игътибарын җәлеп итәсез. Учетка бастыгызмы әле?
— Өлгерермен әле, ашыгыч түгел...— Алтынчәч борылып, җилкәсе аша Ларисага сагаюлы караш ташлады, аның баш күтәреп карап торганын күргәч, куырылып килгәндәй булды. Профессор аның хәлен аңлады.
— Лариса Сөнгатовна, онытып торам икән, минем директорны күрәсем бар иде. Секретарьдан белешегез әле, монда микән? Булмаса, кайчан килә.
Лариса профессорга мәгънәле караш ташлап, кабинеттан чыгып китте.
— Сезнең өчен хәзер иң мөһиме, баланың нормаль үсеше, шулай бит?—диде Җәмилә Закировна Алтынчәчкә.— Аның өчен беренче чи
ратта сезнең сәламәт һәм шат булуыгыз кирәк Күңелегез бик төшенке күренә, эштә бер-бер хәл булдымы әллә?
Алтынчәч юк дигәнне аңлатып башын селкеде.
— Ананың кәефе балага бик нык тәэсир итә,— дип дәвам итте Җә
милә Закировна — Сезнең мондый хәлдә йөрүегез аның файдасына түгел. Әйтегез әле, нинди борчуыгыз бар5 Бәлки, мин ярдәм итә алыр ♦ мын? ы
Алтынчәч башын иеп:
_ — Дөньяда бәхетсез мәхәббәт дигән нәрсә дә бар бит. диде - g Әйтик, кыз егетне ярата, ә егет икенче бер кызга гашыйк
— Була андый хәлләр Ләкин андый мәхәббәт өченче берәүнең яра- * луына нигез була алмый бит әле, -диде Җәмилә Закировна сак кына <
— Аны салкын акыл белән сөйләү җиңел. Ә янган йөрәк нигезен- 5
ниен тикшереп торамыни? Егет башка берәүгә өйләнә, еракка кител = бара £
Алтынчәч, бутала-бутала, араларның мәңгегә өзелгәнен аңлатырга ж тырышты Җәмилә Закировна аны бүлдермичә тыңлады Ул инде < скальпельнең өстән генә шуып үткәнен, хәсрәт шешен төбенәчә яра ♦ алмаганын аңлаган иде Бусы — өстәрәк ятканы, сөйләп була торганы < Иң эчке серен Алтынчәч, бәлки, беркемгә дә ачмастыр
Сөйкемле сөягегез бар, димәк, бер караш, бер елмаю белән ке- ж шеләрнең күңелен эретә аласыз.
Профессорның шушы бер җылы сүзе дә Алтынчәчнең йөзенә җан < кертте Йөзеннән үк күренеп тора - сәламәтлеге бик шәптән түгел иде х бу -хатынның Ләкин куркытырга ярамый, Җәмилә Закировна аңа бик п саклык белән генә тикшерелергә, кирәксә дәваланырга күндерергә ты- = рышгы
Лариса зирәк хатын икән. Алтынчәч чыгып киткәч кенә керде. п Директор иртәгә генә була, диделәр, диде ул мәгънәле итеп. 5
Алар киенеп чыкканда, проходнойда Алтынчәч тора иде Ул кулындагы кәгазьгә стенадагы игъланнан нидер күчерә иде «Инглиз сөйләм телен тиз арада үзләштерү буенча курс Чнг ил белгечләре белән эшләүче барлык инженер-техник персонал!а мәҗбүри Институт бинасында доцент Мансурова...» дип укыды Җәмилә Закировна узып барышлый гына Лариса игълан каршында тукталып калды Җәмилә Закировпаны урамда гына куып җитте
Җәмилә Закировна, безнең кафедрада да шундый курслар оеш тырылмас микән?
Планда андый нәрсә юк иде әле.
Җәмилә Закировна, сез ничек уйлыйсыз, әгәр мин Ләйлә Мөба- рәковнага барын, мине шушындый бер курска язуын үтенсәм, каршы килмәс микән? Ниндирәк ул, бик кырыс түгелме?
— Минем аның студенты булганым юк бит әле. - диде бу сүзләрне шаяруга борып Җәмилә Закировна
— Артта калабыз бит, Җәмилә Закировна, бу заманда инглизчә сөйләшә белмәү бик зур наданлык билгесе Әгәр мин үзем кызыгыз янына барып сөйләшсәм, сез ачуланмассызмы5
Ник ачуланыйм? Үзара килешәсез икән, бик яхшы
Җәмилә Закировнаның уйлары бөтенләй башкада иде
Уенны балалар гына яратамыни? Юк. уенны кеше җитлеккәч тә. олыгайгач та ярата. Ләкин еллар узган саен, без уйнарга ояла баш лыйбыз. аннары аның рәтен бөтенләй онытабыз Өлкәннәрнең уен дн
юне дә җитди эшкә охшап кала. Без һәр кылганыбызны тырышып, көчәнеп башкарырга омтылабыз
Хәлбуки, күп кенә очракларда безгә уйнау хәерле булыр иде. Уйнап кына эшләнгән эш җиңел бирелә, рәхәт башкарыла.
Ләйләнең укыту методы нигездә уенга корылган.
Монда ул үзе «Леди Ләйлә», аның тирәсендәгеләр — шаһлар, ми-нистрлар. атаклы артистлар, сәяхәтчеләр. Монда гади кеше юк.
Курсларны Леди Ләйлә үз кафедрасында алып барырга ярата Биредә аның ике дистә елга якын эш дәверендә булдырган үз дөньясы, үз рухы Коридорга керү белән үзеңне яңа бер дөньяда итеп тоясың Стенага зур стенд ясалган: уртада Лондонның Темза елгасы аша салынган күпере, анда, бер-берсснә сыенып, егет белән кыз басып тора. Ә тирәли инглиз мәкальләре «Яхшы ирне кулга төшерер өчен хатын сукыр булырга тиеш». «Телсез хатын белән чукрак ир генә яхшы пар була алалар » Дөнья халыклары шаяра белә!
Аудитория стенасына Вестминстер сарае. Зур Бен манарасы ясалган һәркемгә таныш бу силуэтларда эчке бер мәгънә, сагыш һәм өмет бардыр шикелле, якынрак килсәң, андагы күгелҗем томан артында Шекспир һәм Вальтер Скотт геройларын күрерсең кебек.
Бу рәсемнәр, стендлар, күргәзмә әсбаплар, барысы да студентлар кулы белән ясалган Кайчак йомыкый гына күренгән студентлар да ачылып китеп, шундый берәр хикмәтле әйбер эшләп куялар.
Бүген укытучының да күңеле аеруча күтәренке Мәскәүдән аның өченче дәреслеген җибәрделәр Димәк, зур эш тормышка ашкан, китаплар өчесе дә дөнья күргән, дигән сүз.
Мондагы аудиторияләрдә урындык-өстәлләр гадәттәге тәртиптә тезелеп тормыйлар, дәрес саен урыннан урынга күчереләләр
Ләйлә беренче тапкыр очрашканда ук үз укучыларына шулай аңлатып куя
- Беренче курсны тәмамлагач, сезне бик еракларга илтеп ташларга була, сез инде адашып йөрмәячәксез, ачтан үлмәячәксез. Ипи-тоз сорап алырлык, юл сорарлык сүзләр беләчәксез..
һәр уку елының программасы шул рәвешле ачык итеп куела.
Шуның өетенә без сезнең белән ул халыкларның фикерләү үзен-чәлекләрен аңларга тырышачакбыз. Төрле телдә сөйләшкән халыклар бер-берсспнән аермалы фикер дә йөртәләр бит.
Алай да доцент Мансурова үзенең төп максатын әйтеп бетерми. Ул яшьләргә тел өйрәтү белән генә чикләнеп калмый, моны тәрбия чарасы игәргә, яшьләрне уңган, киң карашлы, олы йөрәкле итеп үстерү чарасы итәргә омтыла
Заманында беренче тапкыр кафедрага укытырга килгәч, ул. чит тел дәресләренең ялыктыргыч һәм авыр икәнен күреп, бик борчылган иде. Ул дәресләрне җанлырак, күңеллерәк, нәтиҗәлерәк итү чараларын эзли башлады. Студентлар күбрәк сөйләшсеннәр, теле ачылып килгән бала шикелле, ялгышсалар да оялмасыннар, ничек тә үз фикерләрен аңлатырга тырышсыннар Баланын теле бер ел эчендә ачылып бетә диярлек Ә нигә соң зиһене үткер, акыллы, җитлеккән яшьләр чит телне унар ел тукып та өйрәнә алмыйлар? Сабый чактагы сәләт кешедә елдан-ел кнмн бара. шуңа, дип аңлата кайберәүләр. Юк. хикмәт анда түгел, уиҗидс-егсрме яшьтә телгә сәләт ике-өч яшьлектән кнм булмый, бары тик телгә өйрәнү методларының уңышсыз булуын гына күрсәтә бу хәл.
Ләйләнең методы чит телдә сөйләшүгә тиз вакыт эчендә өйрәтү курслары өчен дә бик яхшы булып чыкты
Бүген Ләйлә яңа җыелган шундый группа белән дүртенче дәресен үткәрә Ул аудиториягә килеп кергәч, барысы да елмаештылар, тик Вафина Алтынчәч дигән хатын гына җитди калды.
Ләйлә уртага басты да, кулын өч тапкыр чәбәкләп
— Башлыйбыз! — диде.
Шул чак ишек ачылып, Нигъмәтуллина килеп керде. Үзе генә түгел, бер ир кеше белән.
Леди Ләйлә, мин сезгә тагын бер шәкерт алып килдем
Леди инглизчә генә анлый. Сезнең юлдашыгыз леди белән ничек ♦ сөйләшергә уйлый соң? Сез миңа чакырылмаган килеш приемга кил- - гәнсез Ягез әле, үзегезне бу хәлдә ничек тотарга тиешсез?
Тнрә-юньдәгеләр бөдрә чәчле, урта буйлы, эчтән яктырып торган- ® дай ачык йөзле ир кешегә елмаешып карадылар. Ә Ләйлә аңа горур ~ карап басып тора, аның сыны мәгърур, шоколад төсендәге күлмәге < гәүдәсенә бик килешле Эре итеп бөдрәләткән чәче пөхтә, ләкин гади < Көнчыгыш хатын-кызларына тартым йөзендә гадилек белән бергә 5 үз дәрәҗәсен белү, көнбатыш кешеләренә хас үзен иркен тоту да - сизелә.
— Әйдәгез, алып килгәнсез икән, аны мина тиешенчә тәкъдим ите- * гез,— диде ул Ларисага борылып.
— О, мәрхәмәтле леди! ♦
— Гадирәк. Безгә, инглизләргә, япон этикетына хас төчелек ки- < лешми.
— Хөрмәтле леди . рөхсәт итегез минем юлдашым
— Инженер Уразов,—дип башын иде ир кеше һәм вәкарь белән “
генә килеп лединың кулын үпте. <
— Әйдәгез, гомуми әңгәмәгә катнашыгыз,— диде Ләйлә. Ул уртага *
ике егетне чакырып, аларга химик элементлар хакында әңгәмә корырга ® тәкъдим итте 5
Бу дөньяда кызыклы нәрсәләр шул кадәр күп. аларны белергә ун ч гомер җитмәс Кеше акылы ирешкән нәрсәләр һәр өлкәдә таң калды- * ра Химия белән кызыксына башлагач, Ләйлә моңа тагын бер тапкыр хәйран калды Лларның институты химик-инженерлар әзерли, шуңа күрә ул дәресләренә шушы фән буенча текстлар кертте Моның өчен институт китапханәсендә тезе белән шуышып шактый күп йөрде, чөнки инглиз телендәге химия китаплары аскы киштәләргә тезелгән иде Аларны укый торгач, Ләйлә бу фәнгә шәрык кайнарлыгы белән га-шыйк булды Менделеев таблицасы гына да «Мең дә бер кичә» кебек икән, һәр элемент турында әкият, поэма, кыйсса язып була Химия дәге ачышларның тарихлары үзләре бер детектив роман шикелле
Ләйлә ул китаплардагы тарихлардан чит тел дәресләрендә уйнау өчен әңгәмәләр төзеде Ике егет шул әңгәмәләрнең берсен уйныйлар Берсе химиягә гашыйк кешене, икенчесе — битарафны Ләйлә рольләрне капма-каршы рухтагы кешеләргә тапшыра Оялчаннан чаяны, дәртлерәктән сабырны уйната ул Алай кызыграк, кешенең холкы да тәрбияләнә
Бу әңгәмә бетүгә, ул читтәрәк торырга тырышкан Вафинаны уртага чакырды.
Егетләр аның каршына өстәл китереп куйдылар, дәрәҗәлерәк кү ренсен өчен, Ләйлә өстәлгә үзенең яңа чыккан китабын китереп салды
— Сез тәэминат министры Ә сез, леди Лариса, аннан пенсия сорарга киләсез.
— Пенсия өчен мин яшьрәк әле,— диде Лариса русчалап
_ э ссз _ биюче Җиде яшьтән башлап, унбиш ел биедем, такой минем якта, диегез. Сезнең эшләми генә акча аласыгыз килә, яки кияүгә чыгарга җыенасыз!
— Ну инде, без егермедән узган кешеләрне дә җәмгыять җилкә сеида асрый башласак,— лнп вата-жимера инглизчә каршы твште Алтынчәч
— Леди Вафина! һәркемгә түгел, миңа гына! Мин бөтен илгә бер! Мин әле тагын биермен, тик менә бәби кирәк бит Ансыз да булмый, ә ирләргә ышаныч, үзегез беләсез
Лариса киная белән бөдрә башлы инженерга күз салды.
— Бәлки, Англия ирләре мондый кинаяне күтәрмидер?— диде кемдер кырыйдан
Китте гадәттәгечә бәхәс, шаяру, көлү.
Лариса үзсүзле иде, ләкин министр да каты торды, ниһаять, сүзне тәмамлаганын аңлатып, урыныннан торып басты
— Гафу итегез, леди Нигъмәтуллина. минем кабул итү сәгатем тәмамланды. Тагын егерме елдан рәхим итегез!
— Сез әле егерме ел шушы урында утырмакчымы? Мин сезгә каршы тавыш бирәчәкмен!
Карале, Ләйлә Вафинаны йомыкыйга санап йөри иде, минуты жит- сә, кыяфәте нинди горур була ала икән. Ларисаның соңгы сүзләрен санга сукмаганын белдереп, ияген күтәреп, күзлек пыялаларын гына елтыратып куйды, йөзе нурланды, сәламәт кыяфәт алды.
— Шәп министр бу. моңа ышанырга була!— диештеләр тирә-якта. Ләйлә Ларисаны чакырды
— Сез менә бу шәехнең дүрт хатыны арасыннан иң сөеклесе.— Ул Әнвәрне ишарәләп чакырды— Ул сезне үзе белән чит илгә сәяхәткә алып бара. Шәех әфәнде, сезнең Гарәбстанда тагын өч хатыныгыз, алардан туган шактый күп балаларыгыз, чүлләрдә бихисап куй һәм дөя көтүләрегез, берничә сараегыз бар Гарәп шәехе — бик бай һәм горур кеше. Сезнең хатыныгыз ай-яй. гарәп шәехе хатынын болай йөртәме? Җиң сәдәфләрен каптырырга, түшне капларга кирәк булыр. Ә башыгызга пәрәнҗә киегез. Яулык бөркәнсәгез дә ярап торыр..
— Хатын шәп, шәехнең зәвыгы бар икән,— диде шактый ишеттереп кемдер.
Ларисаның башына яулык бөркәделәр, бер егет алар каршына басып:
— Ә бу кем? Ни өчен ул чик аша яшеренеп узмакчы була? Йөзен ачып күрсәтсен! Мин кс.м узганын белергә тиеш!—диде.
Инженер Уразов әле берничә тапкыр гына булганга, рольләргә кереп бетә алмаган, сүзләрдә бутала иде:
— Ноу, ярамый... Минем хатын..
— Ә мин каян беләм? Ә бәлки сез хатын дип берәр шпион я контра-бандист алып кермәкчедер? — Егет Ларисаның яулыгына кулын сузды.
— Ярамый... Нәмәхрәм!—диде аптырагач Әнвәр
— Марихуана!—диде таможенник ролен уйнаган егет.
Шундый уен-көлке белән дәрес сизелми дә үтеп китте.
— Карале миңа, карале!
Лариса биленә таянып, урам фонаре яктысына кереп басты.
— Ныгытып кара!
Гәүдәсен кысып торган күн пинжәк, киң итәк, йөнтәс берет кигән Лариса әле генә мода журналыннан сикереп төшкән кебек күренә иде. Яшь, чибәр, чая! Урам фонареның алдавыч яктысы аны курчак кебек күрсәтә иде.
— Әйт, минем кай җирем аннан кнм?
— Кемнән, Лорочка?
— Леди Ләйләдән кимме мин?
— Ну, Лора, таптың чагыштырыр кеше... Ул бит .. Ул бит
Гаоил XajifuJXM.iToif рзсеме
— Нәрсә, ул хатын-кыз түгелме әллә?
— Ул бит бөтенләй икенче дөнья кешесе! Бу инде пешкән җир җиләген ... пичек дип әйтм...— Әнвәр як-ягына каранды,— ну, тулган ай белән чагыштырган шикелле.
— Ә мин кем синеңчә? Җиләкме, аймы?
Әнвәр тамак төбе белән генә көлеп куйды.
— Әйдә, аныклап бетермик әле. Минем өчен син тулган ай да. татлы җиләк тә. Мин сине беркем белән дә чагыштырырга җыенмыйм.
— Мнн аннан кнм түгел, шулай бит?
— Юк инде, юк инде,— дип шаярып анык аркасыннан сыйпады Әнвәр.
— Ә нишләп аның бөтен эше шулай көнле генә бара да, нншләв минеке һаман тупикка килеп терәлә икән соң?
— Ну. Лорочка! Инде син дә зарлансаң! Егетләрнең менә дигәннәре сөя үзеңне, сайлап ал Күпме кешеләр керергә хыялланып та керә алмаган институтта укыдың, нинди мактаулы профессор кул астында эшлисең. Канәгать була белергә кирәк!
— Ништяк! Инде син дә минем хакта болай уйлагач, ксмгәзарым ны сөйләрмен! Иргә чыктым — ялгыштым... Үзең беләсең бит инде... һөнәр сайладым — ялгыштым! Профессорда — анысында да ялгыштым!
— Нигә? Кешеләрне дәвалау ошамыймыни? Аларның газапларын җиңеләйтү канәгатьлек бирмимени?
— Үз ихтыярың белән гомереңне хасталар арасында уздырасың инде, шул! Сызлану, сыкрану, шакшылык! Кайберсенең янына барасы килми. Тир исе аңкый, тешләре тазартылмаган, чәчләре тузган, халатлары шакшы! Үзеңнән һәрвакыт больница исе килә! Фу!
Алар урамнан баралар иде. Бу сүзләрне әйткәндә, фонарь турысыннан узып киткәнгә, Ларисаның йөзе күләгәдә калды. Әнвәр аптырап аңа карады, сүз табалмый берничә адым атлады. Аннары гаҗәпләнүен бик үк сиздермәскә тырышып:
— Ә миңа. . врачлардай бөтенләй башка сүз ишетергә туры килә. - диде.
— Шул бер ягы бар инде: хасталар арасында айкалып кайткач, яшәүнең кадерен ныграк белә башлыйсың. Бер йотым су эчү дә олы бәхет булып тоела. Бу Ильясова да бик вакчыл кеше булып чыкты. Инде бөтен нәрсә ачык бит югыйсә, ә ул яңадан яңа тикшеренүләр таләп итә, фәнни эшне дөньяга чыгарырга рөхсәт бирми, әллә кая заводларга барып йөрергә мәҗбүрмен.
— Бала табарга кирәк сиңа,—диде кинәт Әнвәр.— Э-э...— ул бераз тотлыгып торды.— врачлар әйтә... ана булгач, кешеләргә мөнәсәбәт бөтенләй икенчеләнә, ди. Авыруларны үз балаң кебек күрә башлыйсын икән. Бала нинди хәлендә дә күңелгә газиз бит
— Санын җыя алмаган карт, ямьсез хатыннарны балаң итеп күрү өчен акылдан шашкан булырга кирәк! Кем әйтте сиңа ул сүзне? Ә-ә, Зәйтүнә, әлбәттә!
— Кем булыр идең соң син? —дип ашыгып аның сүзен бүлде Әнвәр.
— Хәзерге акылым булсамы? Чит телләр институтына керер идем. Тәрҗемәче булып китәр идем. Я манекенщица. Матур киенеп, чибәр кешеләр арасында бөтен дөнья гизеп йөрер идем рәхәтләнеп Әллә булдыра алмас идемме?
Лариса, башын күтәреп, аның каршына чыгып басты. Фонарьларның күзне алмаштыра торган яктысында күңелне иләсләндсрә торган дәрт, хис бөркелә иде аның йөзеннән.
Әнвәрнең иреннәре кипшенде.
Төрле милләт егетләренең йөрәкләре түшәлгән юлдан гына йөрер идең,— диде ул
Әйт әле. Лнварчик. әйт әле дөресен генә, нигә берәүләрнең бәхете аягына уралган да. нигә минем тормыш һаман чалыш-чолыш ба- paJ Балачагымда әти белән әни икесе ике якка китеп, мине әле әбиемә кантарын ташлап, әле үзләренә алып башымны катырдылар. Анда кайсына карарга белми идем Ә бу Ләйлә ата анасын да үзе санлап алган диярсең. Атасы профессор, анасы профессор Ильясова да хәйләкәр, медицина ягына тартмаган, күренекле һөнәр сайлаткан кызына!
— Җаны теләгәнне үзе сайлагандыр, әннсе авызына карап торма (айдыр, бәлки. — дип Ләйләне яклады Әнвәр — һөнәрдә түгел хикмәт, минемчә, кешенең үзендә!
Әнвәр сүзне икенчегә борырга тырышты
— Бир әле сумкаңны, иңеңне баса. Нишләп бу хәтле авыр, таш ту-тырдыңмы әллә?
— Әйе. яши белә кешеләр! Акыл белән яшиләр!
Әнвәр йомшак сумканы капшап, шешә барлыгын чамалады
— Запас белән йөрисең икән.
— Премия ул мина, яхшы эшләгән өчен,— диде Лариса <
— Сезгә премияне натуралата бирәләрмени?
— Акчалата алмыйбыз, ришвәт була Ә мондые — чәчәк, конфет 2 ишесс гөнаһ түгел =
— Күпме вакыт врач белән яшәп, андый премия бирелгәнен белми идем. г
— Нәрсә беләсез соң сез? Ни беләсез?! „
Алар трамвай тукталышына килеп чыктылар Икесенә бер якка = барасы, чөнки Зәйтүнә Ларисага квартирны каршы йорттан табып = биргән иде Бер студент кыз белән кечкенә генә бүлмәдә яши Ларн- 2 са. Баш тыгар урыны бар, әмма шунысы җансыз, теләгән кунагын алып < кереп кенә булмый
Әнвәр, трамвайдан төшмичә, арырак китәргә булды
— Мин синең белән шушында хушлашам инде. Лорочка Моннан үзең генә кайтырга курыкмассың бит?
— Ә син кая?
— Теплицаларга җылыны бүген генә җибәрдек Торбалар чыдар мы. карап кайгырта кирәк Төнлә төрле хәл булуы ихтимал Үзе юкның күзе юк
Лариса үпкәләгәндәй итте
— Минем сыйдан баш тартасынмыни?
Ул сумканы алып, озын бавын иңенә киде
— Башка вакытта, Лорочка
— Анварчик, мин сине үзем белән чакырдым бит бүген, нинди күңелле дәрескә алып бардым Әйдә, син дә мине чакыр.
— Кая’
— Теплицага. Минем гомеремдә бер тапкыр да теплица күргәнем юк. Ә күрәсе килә. Кыяр-помндорлар ничек үсә икән анда?
— Хәзер анда кыяр да. помидор да юк әле Утыртырга әзерләнәбез генә.
— Минем белән күңелсез булыр, дип куркасың инде
— Әйдә алайса, дип әйтеп ташлады Әнвәр үзе дә сизмәстән
Лариса иңе белән аның күкрәгенә сыенды Анык бу хәрәкәтеннән тән эсселәнеп китте. Әнвәр кеше-кара күзеннән яшеренергә теләгән дәй, куртка капюшонын күзенә төшеребрәк киде. Ул күзе майлы елтыраганын, эчке мәгънә белән елмаеп барганын үзе дә сизә, моны трам вайдагылар да күрәләр дни шомлана, ләкин карашын да. елмаюын да үзгәртә алмый иде Үзе теләмәсә дә. тә(ге Ларисага тартылып эсселәнә иде аның
АК ДАВЫЛДА ТАЛ БӨРГСЕ
Трамвайдан соң троллейбуска күчеп утырдылар Шәһәр читенә чыккач, ниһаять, ул кап-карацгы бер төштә туктады. Уң якта җирдән шактый күтәртеп сузылган юан-юан торбалар шәйләнә, алда завод утлары җемелди.
' Әнвәр Ларисаның туңып киткән кулын каты итеп кысты да, сулга, биек коймага таба алып китте. Капка каршыда гына иде, шактый озак шакыганнан сон, эчке якта лаштыр-лоштыр аяк тавышлары, аннары карт кешенең «Кем анда!» —дип сораганы ишетелде.
Капка ачкан каравылчы юлга аркылы басып, җентекләп Ларисага текәлде.
— Мин теплицаларны карап чыгам әле,— диде Әнвәр һәм карттан ышыклабрак Ларисаны эчкә үткәрде. Алар караңгыда агарып күренгән озын корылмага таба киттеләр Теплица ишеге төбенә җиткәч, Әнвәр коры гына
— Аягыңны сөртеп кер,—диде.—Безнең мастерлар гомумән чнт кешеләрне теплицаларга кертмиләр
— Алайса, кермәм
Әнвәр аны көнләп маташмады, моны сизгән Лариса аягын ныклап сөртте.
Гөлт итеп ут кабынгач, ул бераз күзләрен челт-челт йомды да, як- ягына каранды Теплицаның эче ямьсез, күңелсез булып күренде. Полиэтилен түшәм, пыяла стеналар, ике яктан сузылган торбалар, баганалар. кара җир Җитмәсә эссе, бөркү, бер мизгелдә куллар, бит һәм кара күн пинжәк суга манчылгандай дымланып чыкты.
— Шушымыни инде синең җан атып йөргән теплицаң?
— Син аны март айларында күрсәң иде. Кара урман кебек була ул. Яфрак арасында качкын ятарлык Сабаклардан озын-езын кыярлар асылынып тора Менә былтыр, уртага бер рәт булып райком секретарьлары тезелеп баскан иде. Республика җитәкчеләре аларны ниндидер бер киңәшмә вакытында монда экскурсиягә алып килделәр. Күзләре дүрт булды начальник абзыйларның Рельска абына күрмә. Шуннан теге абзыйларга берәр кыяр өзеп алырга да рөхсәт иттек Балаларына күчтәнәчкә
— Нигә берәрне генә?
— Җиткән Мастерлар аны беләсеңме күпме хезмәт куеп үстерәләр. һәр үсемлекне сабын караган кебек тәрбиялиләр.
Теплица хакында сөйли башлагач, Әнвәр тынычланып, дәртләнеп китте.
— Романтично Тик бөркү генә. Тагын да бераз торсак, мин тәмам пешеп җитәчәкмен, син мине шул килеш тотып ашый алачаксың.
— Әйе шул, бөркүрәк,— диде күңелсезләнебрәк Әнвәр,— Үсемлек-ләргә дым кирәк, җылы кирәк Нишлисең, мастерлар чишенеп эшлиләр.
— Егетләргә күзләргә җайлыдыр инде
Юк. әйтәм ич. монда куелык, берни күренми Алар ишекне эчтән бикләп куялар. Былтыр кышкы салкыннарда күзгә йокы кермәде инде. Әгәр шунда утырткан әйберләребез өшесә, хур була идек. Ике көн карыйбыз, өч көн — җылы! Пыяла астында суганнар өшеп бетте, мондагылар калды Шундый көннәр өчен генә булса да дөньяда яшәргә була, Лорочка
Әнвәр аның иңнәреннән кочып күкрәгенә кысты Лариса аяк очларына басты да, аның иреннәренә үрелде Вокзаллардагы ише генә түгел. каты итеп, озак итеп, тынны буып үпте ул бу юлы
— Узган елны җиңүең белән котлап,— диде аннары тирән сулыш алып
Әнвәр аңа җавап бирә алмады, тизрәк чыгу ягын карады. Икенче
законга туры киләме? Ә бәлки минем йөрәгем шундый недогон шн ♦ келле уянмагандыр әле! Ә бәлки мине нртә утыртканнардыр' Хәзер < генә вакытым җиткәндер минем!
һәрнәрсәдән шундый бер көтелмәгән нәтиҗә чыгара белә Лариса. ° кеше башына килмәс рәвешле уйлый Чыннан да шулай бит. Зәйтүнә = белән Әнвәрнең мөнәсәбәтендә дә шундый н догон ксбегрәк нәрсә бар. Җитлекмәгән аларпың мәхәббәте, җанланмаган Уянмаган әле Зәйтү- ? нә... Шулай да... Шулай да Әнвәр аның уяначагына ышана Менә аның п да язы шаулап килер һәм гөрләвекләр булып гаилә тормышына бәреп = керер Сабыр игәргә кирәк Әнвәргә Күңелне кузгата торган, карашың- ~ ны кешеләрдән оялырлык дәрәҗәдә үзгәртеп, иреннәреңдә ят елмаю о тудыра торган бу хатыннан читтәрәк булырга кирәк Хыянәткә ба '■ рырга ярамый. Әле дә соң түгел, капка төбенә чыгарга да троллейбуска утырырга, оснә озатып саубуллашырга Капкадан гына чыгарга кирәк. калганы үзеннән үзе эшләнер
— Бу шешәне кая куябыз соң?— диде Лариса.— Кире ташып йөрмәбез бит инде. Синең теплицада үскән уңышын өчен бокал күгәрәсем килә минем. Дөрес, закусканы әзерләп кунмаган ын икән
Бу җитди сәбәп иде. Әнвәр кайнарланган мие белән шуны уйлады. Закуска юк. > -Париса кебек нечкә табигатьле хатын закускасыз гына, урам уртасында шешә авызыннан шәраб эчмәс
Янымда сип булганда, закускага аптырамабыз. - диде Лариса Баш инженерның монда бер почмагы бардыр бит инде
Бар.—диде Әнвәрнең иреннәре нхтыярсыз.—Ничек булмасын, бар. әлбәгтә.
Моны ул баш инженер буларак дәрәҗәмне күтәрәм, шуның өчен генә әйттем, дип акланырга тырышты Ләкин йөрәк шашып тибә, йөрәк моның ни өчен әйтелгәнен яхшы белә, ул алданмый иде
Кечкенә бүлмәнең стеналарына ямьсез яшькслт-соры обой ябыш тырылган, өстәл кыршылып беткән, анда тәртипсез р.итештә сынам битләре, кәгазьләр аунап ята Әнвәр беренче тапкыр бүлмәсенең кү- нелсезлсгсн күреп оялды, ләкин Лариса стенага түгел, ян яктагы иске диванга караган иде
— Начар түгел диде ул — Җылы, ләкин тегендәге ише бөркү ту гел. Әйтәсе дә юк, начальство яхшы яши инде ул!
Ул сумкасыннан биш йолдызлы коньяк тартын чыт арды. Әнвәр почмактагы тумбочка өстеннән стакан, яртылаш су салынган графин аллы Графин күптән юылмаган, стакан тайлы иде. әмма Лариса борынын җыермады, кәгазь соран алды да. аны чылатып, стаканны ялтырагын та куйды
бүлемнең ишеге янында ут кабызып кына карады ул, өченчесенең янында тынып кына торды, башкалары янына бармады.
Ярын, сине ялыктырып йөрмим инде,— диде.— Ул-бү булса сизелер эле.
— Ллар барсы да шушылай бушмы?
— Суган утырттык инде. Озакламый тишелеп чыгачак. Суганга да ♦ иртәрәк әле. бер өлеше генә тишелеп чыга, калганы уянып җитмәгән була. Аларны кире алып яңадан утыртырга туры килә. Андыйны недо- гон диләр. .
Уянмаган?—Ларисаның тавышында зур кызыксыну ишетелде — Суганның да уянганы, уянмаганы буламыни?
— Була шул. — Суган да шулай булгач, кешегә ни кала,— днп көрсенде Ларп са — Суган башының да һәркай.ының үз җылылыгы, үз вакыты, димәк. Алар өчен дә төгәл генә кагыйдә юк. Ә кешеләр өчен закон куелган! Кызлар унсигездән алда кияүгә чыкмасын, аннары ирен генә сөйсен, башкаларга күз салмасын .. Ә йөрәк, ә кешенең табигате андый
АК ДАВЫЛДА ТАЛ БӨРЕСЕ
— Бокаллар тотарга кирәк, иптәш баш инженер Зур начальниклар килә үзегезгә, каршыгызда пионерлар кебек тезелеп райком секретарьлары басып тора, ә сез аларпы кунак та итмисезмени соң?
— Кирәк булса, күңел ачарга моннан яхшырак урын табарлар.
Әнвәр стаканга яртылаш коньяк салды.
— Тутырып!—диде Лариса Икебезгә дә җитәрлек булсын. Утны да сүндерергә вакыт. Әллә син караңгыда мине тапмам дип куркасыңмы? Качыш-качыш уйнарбыз, кызык булыр. Я. менә яныма диванга утыр.
Коньяк ачы булып тоелды. Әмма закуска — Ларисаның иреннәре татлы да, утлы да иде. Алай да Әнвәрнең аңы бөтеплэй үк томаланмаган иде әле
— Тешләмә...— дин пышылдады ул.
Чын ләззәт сызлану белән була. - диде Лариса һәм каршы әйтергә ирек бирмичә, янә авызын сулышы белән томалады. Әнвәрнең күз алдында һаман әле Зәйтүнә белән Тимербулат шәйлэнә: «Китәргә кирәк, әле соң түгел»,— дигән уй айкала иде.
Лариса аның иңенә йомшак кына сыенды да. бөтенләй моңарчы булмаганча итеп:
— Әнвәр, әйт әле, теге чакта аэроклубка Зәйтүнә белән мнн дә килгән булсам, син безнең кайсыбызны сайлаган булыр идең?—диде — Ул мине үзе белән чакырган иде бит Соңыннан мин аның өчен белешмә дә алып йөрдем әле. Хәтерлисеңме? Их, шунда ник кенә бармадым икән соң мнн? Бәхетеңне кайчан табасыңны белсәң икән! Белмәдем шул мин, белмәдем! Хәзер шуның газабын күрәм инде менә!
Әнвәр аның бөдрәләрен сыйпап кулын аска шудырган иде, бармаклары яшькә чыланды Лариса елый иде.
— Соңрак та бу хатаны төзәтеп була иде, ә син тулай торакка килгән чакларында да мине күрмәгәндәй кылана идең. Ничек газапладың син мине, Әнвәр, нинди утларда яндырдың' Син минем бердәнберем идең бит! Гомерлеккә шулай булачак идең!— Лариса аның муеныннан кочып алды да, күкрәгенә ятып үкси башлады — Хәзер син мине бер бозык .хатын дип уйлыйсыңдыр инде. Минем башка чарам юк бит, Әнвәрем, йолдызым! Снн мине үзең чакырмый идең бит. Әбием әйтә торган иде, Әнвәр йолдыз дигән сүз ул дип. Минем Әнвәр исемле кардәшем бар иде авылда Снн шул минем буй җитмәс йолдызым булып калырсың микәнни инде? Ерак йолдызым булырсыңмы? Синең белән бо- лай бер утыру өчен башларымны җүләргә салырга туры килде бит миңа,— Ул кинәт башын күтәрде дә, Әнвәрне иңнәреннән тотып селекте - Нишләп утырасың инде болай! Куып чыгар мине! Тотып сугып җибәр! Гайрәтемне чигерерлек берәр нәрсә эшлә ичмасам! Гомер буе бу утларда яна алмыйм бит инде мнн!
Моңа кадәргесенә Әнвәр түзә иде әле. Монысы соңгы тамчы булды. Әнвәр аны кочагына алды да бөтен дөньясын онытты.
— Күзеңә ни булды синең?—дип сорады Зәйтүнә иртә белән.
— Ә, бумы?— Әнвәр тышкы ишек янына беркетелгән көзгегә карады. Чыннан да, аның күзләре кызарын чыккан иде — Бу соң салкын тию бәласе инде. Теплица бик эссе бит.
— Снн ул теплицаларыңны сәламәтлек чыганагы дип мактанган идең бит әле.
Мастерларга чыннан да шулай Алар бер кергәч чыкмын эшлиләр Ә мина кереп-чыгып йөрергә туры килә Бер эссе, бер салкын
Кагы чәй белән юып җибәр,— диде Зәйтүнә.— Әнә, чәйнектән салып ал үзең.
^л инде иртәрәк торып киенеп куйган, хәзер Тимербулатны киендерә иде. Иртәнге сигезгә баланы яслегә илтеп җиткерергә кирәк, ә ♦ ясле ерак, трамвай белән барасы
һаман шул теплица да теплица,— диде Зәйтүнә.— Миңа да җи- u нел түгел биг. Баланы яследән алыр идел ичмасам.
Аның ире белән сөйләшер сүзе күп иде Ләкин Әнвәр төнлә соң “ кайта Теплицаларны җайлап җибәргәндә ул былтыр да шулай көнне- < төнгә ялгап эшләгән иде. Ул кайтканда Зәйтүнә йоклаган була Ә сөй- < ләшәсе килгәнен бер-ике сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Берничә көн инде авырып йөри ул. Өченче көнне дә эштән кайтканда тем- 2 нсратурасы угыз тугыздан арткан иде. Дарулар эчеп яткач, тән эссесе < иртәнгә беткән иде Җыенып эшкә китте. Ләкин йөткергәләп торуы бетмәде. <
Зәйтүнәнең сөйлисе килгәне — аны бик зур начарлыкта, антына хы- ♦ янәттә гаепләүләре.
— Мина бик зур гаеп ташладылар бит әле,— диде ул көйсезләнгән а Тимербулатның пальто төймәләрен эләктерергә тырышып — Бер авыру ° хатынны сөйләгән идем бит әле узган елны? Биш айлык баласын тө- = шерде? ч
— Андый хәлләр сездә булгалап тора инде,— диде Әнвәр Аның ба- * шы авырта иде Улым! Улы-ым! Кил әле миңа'
— Шуның ире әйтә, сез, ди, авыруларга зыян китерәсез, ди
— Браксыз эш буламыни хәзерге заманда? Җыен ахмакның сүзен = тыңласаң, башың катар Тыңлама син андыйларны Минем улым тү-тү бара Бәбиләр янына, тәтиләр белән уннарга Кочакла әле, улым, г әтиеңне. Менә шулай, менә шулай
Әнвәр белән аңлашып булмады
— Кая кигер, соцга калабыз,— диде Зәйтүнә. Көзгегә ялт кына карап, шома чәчен артка таба сыпырып куеп, беретына толымын тутырып киде дә, саргылт плашын бала ботинкаларыннан сакларга тырышыбрак, улын кулына алды— Бәлки син алырсың Тимербулатны?
— Үзең беләсең бит, Зәйтүнә, торбаларның бер җөе генә ярылса да күпме хезмәт юкка чыгачак
— Кайтып ашап китәрсең
— Алай итсәң була Сау бул, улым Хуш хуш, диген Менә шулай, менә шулай. .
Яследә Тимербулат тагын елап калды. Зәйтүнә чыгып киткәндә, аның бөтен бнтен авызы гына тәшкил итә нде шикелле Бичара сабый Нихәл итәсең, әбиең авылга кайтып китте шул. Өч ай эчендә оныгын бик күп һөнәрләргә ойрәгеп китте: диванга менәргә, кул-аягын күрсәтергә, чүлмәккә утырырга, кулын чәбәкләргә Тагын да куп нәрсәгә өйрәткән булыр нде әле. Тик менә көзгә таба шәһәрдә карчыклар өчен тормыш күңелсезләнә Инде ишегалдындагы эскәмияләрдә ак яулык бәйләгән карчыклар тезелешеп утырмый Гөлзәйнәп карчык шундый карчыклар янына батыраеп барып утыра иде дә. дөнья хәлләрен, узган гомерләрне сөйләшеп керә нд< Инде хәзер бала белән озаклап тышта йөреп булмый — суытты, яңгырлар башланды «Авылда мин ичмасам ишегалдына чыгып чебиләрем белән сөйләшәм, казларга сәлам бнрәм, бозау муеныннан сыйпыйм», дип авылын сагына башлады карчык «Бер генә күзәнәгемнең дә монда торасы килми». диде ул бер көнне Шуның өстенә килене Мөнирәдән, чөгендер алырга йөри башладык, дигән хәбәр дә килеп төшкәч, көнендә кыздырып кайтып та китте. Алар анда мннсез яши алмыйлар, диде.
Тимербулатны яслегә урнаштырырга туры килде. Җитмештән узган карчык эшнең иң кызу җиренә ашкына, әле кызына, әле улына ярдәм итәргә ашыга иде.
Зәйтүнә эшкә бер трамвайдан икенчесенә күчеп бара. Көн болытлы, явып тормаса да, күңелгә авыр, җилле, салкынча. Тагын Хәйрул- линнар искә төште.
Әнвәргә, игътибарга алма, дип әйтергә җиңел Ләкин Хәйруллин- ның сүзендә хаклык та бар Чыннан да Зәйтүнә зыян китерде. Дөрес, бу эшне ул башкалар ихтыярына буйсынып кына кылды Әгәр Динә үзе моны теләмәсә, Кифая аңа ялган белешмә табуда булышмаса, Фидая палатасына салып, иң каты чараларны күрә башламаса, Зәйтүнә үзе генә беркайчан да бу эшкә бармас иде. Ләкин болар да аның гаебен акламый Динәне палатага салгач та күрде бит. Аның хата эшләвең дә сизде. Нигә соң шул чакта ук аның белән ныгытып сөйләшмәде? Нигә үгетләмәде, ниятеннән ваз кичтермәде?
Бу уйларның ачысы менә ничә көн инде тынгы бирми Зәйтүнәгә. «Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, ела»,— ди шагыйрь. Ләкин киләчәк бар бит әле. Киләчәк шулай ук бик ышанычлы түгел. Хәйруллинага бер операция ясап, гомерен көчкә саклап калганнар бит инде. Яңадан тагын бер шундый ук операция ясарга туры килсә — ә андый хәлләр бул- галый, больницага бер кергән кеше һаман әйләнеп кайтучан була!—ул чакта аның ана булуга соңгы өмете дә өзеләчәк.
Мондый үкенечле уйлар һәр врачның башына килгәнен дә белә Зәйтүнә. Табнплар хаталарның тагын да аянычларын кичерәләр әле. Кайсы гына табип, әгәр башкача эшләгән булсам, бәлки мондый хәл булмас иде, дигән газаплы уйлар белән башын иеп, табут янында басып тормаган!
Мондый үкенечләрнең үз башына да төшәчәген белә иде ул, ләкин моның белән һич тә ризалашырга теләми иде. Аның нидер эшлисе, ничек тә гаебен йоласы килә иде.
Нишли ала ул хәзер? Динәне чакырып китерергә, сәламәтлеген ныклап тикшерергә, кирәк булса, дәвалау чараларын күрергә кирәк. Менә шуны эшли ала Зәйтүнә! Бу — аз түгел.
Ире аша чакыртырга да китерергә. Авыр эш түгел. Зәйтүнә бүген үк заводка. Хәйруллинга шалтыратырга булды.
Ләкин кич җиткәч, шалтырату белән генә чикләнмәскә, үзе барып килергә кирәк тапты. Цехтагы хәлләр хакында да сөйләшәсе бар иде бит әле.
Проходнойга керүгә, турникеттан аның каршына Хәйруллин үзе килеп чыкты Маңгаен күксел эшләпә белән каплап куйганга, очлы борыны елтырап күренә, ирен читләре, үртәгәндәй, өскә күтәрелгән.
— Исәнмесез, доктор. Тагып безгәме?
— Әйе. сезгә.
— Онытмыйсыз безне, ә? Хәзер әйтермен, пропуск язарлар
Ул җавап та көтеп тормыйча, тар коридорга таба борылды.
— Минем сезнең белән сөйләшәсе бар иде,— диде Зәйтүнә аның ар-тыннан куып җигеп.
— Мин китәм шул инде.
Хәйруллин коры сөйләшә иде Зәйтүнә пик килгәненә үкенә башла- лады Бу кеше аны аңламас, көләр генә, мөгаен.
— Алайса миңа да пропуск кирәкми, мәшәкатьләнмәгез.
Зәйтүнә тышкы ишеккә борылды Бу юлы Хәйруллин аны үзе куып җитте
— Сез кая кайтасыз?
— Барыбер түгелмени?
— Әйдәгез, мин сезне озатып куям.
Тышта, бетон баскычка борыны белән төртелеп диярлек, чия төсле «Москвич» тора иде.
Хәйруллин кыска күн пальтосы кесәсеннән бер бәйләм ачкыч чыгарды.
Ул машинаны хәтәр кызу йөртә икән Шулай да әнгәмәнен җебен ♦ өзми үзе, салмак сөйләшә. ш
— Сез тагын шул мәсьәлә хакында сөйләшмәкче идегез инде, бил- &
геле,— диде ул.— Цех һавасында газның микъдарын киметүгә® ирешергә, эшчеләргә респираторлар кигезергә. ч
— Юк, мин сездән гафу үтенергә теләгән идем,— диде Зәйтүнә нык *
тавыш белән. <
— Гафу? Нәрсә өчен?
— Сез үзегез теге чакта миңа әйттегез бит. Бик зур гаеп ташлады- $ гыз миңа. Ул төнне мин дежур идем. Бу хәл минем күз алдымда булды. 4
— Нинди хәл? —дип, Тукай почмагында машинасын кисәк туктатты <
Хәйруллин. Ул Зәйтүнәгә зур гаеп ташлаганын, аңа бәгырь ярасы яса- * ганын гүяки бөтенләй оныткан иде! *
Ләкин Зәйтүнә сүзен ахырынача дәвам итәргә булды =
— Без барысын да тиешенчә эшләдек,—диде ул. Мөдәррис Сәлә- °
ховичның күзләре күк, керфекләре кыска булса да куе икән, һәм әгәр - дә үчекләгәндәй өскә күтәрелгән юка ирен читләренә карамасаң, ка pain ы беркатлы икән. *
— Хатыныгыз тиешле белешмәләр алып кергән иде, формаль яктан
караганда без аңа нәкъ шушындый ярдәм күрсәтергә тиеш идек. Лә- - кин шулай да мин Динә белән ачыктан ачык сөйләшергә, аны ниятен- = нән ваз киптерергә тиеш идем. £
Хәйруллин апа гаҗәпләнеп каралы «
— Ах, сез менә нәрсә хакында сөйләшмәкче икәнсез!
Ул машинасын сак кына кузгатты да каршыга килгән трамвайны уздырып җибәрде. Аның карап торуга ук каты, әмма җыйнак куллары руль тәгәрмәчен йомшаграк тота башлады, машина йөрешен әкренәйтте.
— Кызык,— диде ул алга караган килеш.— Мин дә сезне искә алгаладым бу арада, доктор Зәйтүнә. Сезгә исемегез белән генә дәшәргә ярыймы? Ә миңа Мөдәррис кенә диегез Яшькә бер чама бит без
Ул тынып калды Рөхсәт тә сорамыйча, сыңар кулы белән кесәсеннән сигарет алып капты, машинадан кабызгыч алып кабызды Машина дамба буйлап бара башлады Аны узгач. Яшьләр үзәгенә таба борылды да, хәзер инде судан бушап калган, күңелсезләнгән бассейн янында туктады.
— Инде без икебез бер нәрсә хакында берничә көн буе уйланганбыз икән, әйдәгез тынычлап кына сөйләшеп алыйк
Ул машинаның ишеген ачып куйды
Сул якта — елга ярындагы иңкүлектә агачлар шәрәләнеп калган, саргайган яфраклар да анда-санда гына күренә Ундагы гөл түтәлләре кап-кара итеп казып ташланган Өстән соры болыт юрганы күңелне басып тора, тирә-юнь ямансу иде. Бары тик Яшьләр үзәгенең күксел бетон бинасы янына утыртылган зәңгәр чыршылар гына, ел фасылларына бирешмичә, үзләренең гадәти төсен саклаганнар нде
Зәйтүнә күптәннән инде үзенең шушындый бер аулаграк урында тук талып, уйланып, кем белән булса да тыныч кына сөйләшеп торганы юклыгын уйлап куйды Аның барлык борчулары урын өстендә, караң гы бүлмәдә, күзенә йокы кермичә, талчыккан аяклары гүләвен тынлап ятканда кичерелә.
Ә табигать шундый мәһабәт, тыныч һәм шушындый сулып барган чагында да күңелне иркенәйтеп җибәрерлек матур.
— Доктор Зәйтүнә, Зәйтүнә,— диде Мөдәррис, аңа таба борылып.— Сез гафу итегез мине. Теге чакта үртәгәнем өчен гафу итегез.
Зәйтүнә аның үткен якты күзләренә тутырып карады. Әйе, бу кеше аны бирегә алып кереп, азга гына булса да тормыш ыгы-зыгысыннан аерып, бераз ял иттерергә уйлаган икән, сүзнең дә ул көтелмәгәнен һәм күңелгә җиңеллек китерә торганын әйгергә тиеш иде, әлбәттә...
— Сез хаклы, доктор, мин сезне үчекләргә тиеш түгел идем. Цехта һава зарарлы, бигрәк тә хатын-кызларга. Ләкин бит үл менә ничек килеп чыга. Бу шарларны ясау ысулын тапканчы, аның төгәл технологиясен булдырганчы, инженерлар мең төрле катлаулы мәсьәләне чишәргә тиеш булганнар. Латекс нык булсын, сузыла торган булсын, күпләп эшләрлек булсын, арзанга төшсен. Бу мәсьәләләрнең барысын да хәл итеп бетергәнче, инженерлар үзләре ул сыек латекста баштанаяк коенып эшләгәннәр инде, билгеле. Сәламәтлегебезгә зыян килә, дип тормаганнар. Аның зарарлы икәнлеге дә кемнәрдер зарар күргәч кенә ачыклана бит. Кюри-Склодовская белән Җолио-Кюри сукырайгач кына атом нурларының зарарлы икәнлеге беленгән.
— һәр яхшылыкның бер начар ягы була, димәкче әллә сез?
— Медицинадагы шикелле, һәр дару бер яктан файда бирсә, дкен- че яктан зыян китерә, диләр бит.
— Күпкә китсә.
— Күпкә китмәсә, сез аның зыянлы икәнен ү^зегез дә белмисез, шулай бит?
— Мин сезне аңладым,— диде Зәйтүнә.— Нәрсәнең дә булса зыянлы икәнен без зыян күргәч кенә беләбез.
— Хәзер, тулы заводларны эшләтә башлагач, кыен шул инде,—диде Мөдәррис — Мин бу хакта куп баш ваттым, төрле заводларда да булдым. Яна чаралар уйлап табарга кирәк. Без күргән чаралар файда бирми.
— Ә сез ул чаннарны каплап тора торган итегез,— диде Зәйтүнә.
— Башыгыз йомры икән!— Мөдәррис көлеп куйды.— Булмый шул, капкач астында да элпе хасил була, аны барыбер сыдырып алырга кирәк, шунсыз форманы манчып булмый. Элпене алганда газ нык бүленеп чыга. Нәкъ шул моментта, безгә үч иткәндәй, сез килеп һаваның анализын аласыз да инде.
Ул күңелсез генә көлеп куйды.
— Соң ул элпене техника сыдырсын, кеше якын килмәсен!
Мөдәррис машина ишеген япты.
— Рәхәт сезнең белән, доктор Зәйтүнә. Әллә үземнең булачак рац- тәкъдимнең соавторы итеп аласы инде сезне. Мин дә нәкъ шул хакта баш ватып йөрим бит. Ләкин аның бер кыенлыгы бар: чандагы сыеклыкның күләме, ягъни биеклеге үзгәреп тора.
— Үзгәрми торган итегез!
— Сезнең ирегез инженермы әллә?
Инженер,— диде Зәйтүнә көлеп.— Тик башка өлкәдә. Теплицалар кора.
— Ну ул инде гел зыянсыз ачышлар гына ясый торгандыр.
— Алай ук түгел шул. Элек андагы эшчеләр салкыннан җәфалана иде, хәзер, теплица коргач, эсседән интегәләр.
— Менә күрдегезме? һәрнәрсә ике яклы була шул. Хәзер кая барабыз?
— Сез мине тыңлап бетермәдегез бит әле. Динә безгә килсен иде. Киңәшләшергә, карарга кирәк аны.
— Динәне сез генә тыңлата торганмы соң? Психиатрга жибәрергә кирәк аны!
Иреннәрен кысып, каты итеп әйтте бу сүзләрне Мөдәррис. Зәйтүнәнең җанына боз тиеп киткәндәй булды Иренең бәгырен шушы хәтле катырыр өчен нишләргә тиеш икән хатын-кыз? Зәйтүнә Динәнең теге төндә кичергәннәрен хәтеренә китерде. Ф
— Ул да үз хатасы өчен мең җәзасын алды инде,— диде.— Сез, ир- w ләр, хатыннарның хәлен аңламыйсыз гына.
— Ә сез, сез аңлыйсызмы соң? — диде Мөдәррис, шактый ук кыч- | кырып. Зәйтүнә артка чайкалып куйды
— Гафу итегез.— Мөдәррис эшләпәсен салып маңгаен уды. Аның 5 маңгаенда эшләпә кырыеның эзе кызарып тора, ул хәсрәт сызыгы бу- *" лып тоела иде.— Гафу итегез Мин сезгә тагын кеше гаебен йөклим. 2. Бәлки, барлык хатыннар да андый түгелдер Бәлки, сез андый түгел- § дер.
Зәйтүнә, чыгарга теләп, машина тоткасын тарткалады.
— Мин сезне илтеп куям, дип, аның кулыннан каты итеп тотты < Мөдәррис. Аның бармаклары калтырана иде — Хәзер илтеп куям...
• о
• • *
Алтынчәч кич укуга бармады. Болай да ул анда күңел күтәрү өчен * генә йөри иде. Аның хәзер инглизчә сөйләшүе кемгә кирәк?
Инглиз теле кайгысы китте әле Алтынчәчтән. Акушер-гннеколог аңа 2 бүген үк больницага ятарга кушты Кабинетыннан да чыгармыйча, = ашыгыч ярдәм машинасы белән үк озатмакчы иде Андый чакта аку- ч шерлар күп сөйләшен тормыйлар Алтынчәч аның кулыннан чак кы- г на котылды. «Ванна коенмыйча кермим больницага,—диде — Теләсә нишләтегез, бу килеш кермим. Анда бүген юыну мөмкинлеге әллә була, әллә юк Беләм мин больница хәлләрен» Шундук кулыннан язу да язып бирде: «Бүген үк профессор Ильясова клиникасына барып ятам»
Әлбәттә, коенуда түгел иде сәбәп. Анда кереп ятканчы. Алтынчәчнең Мөһимәне күреп сөйләшәсе килә иде Динардан берәр хәбәр юк микән. Ул больницада чакта килеп, күрешми китмәсен тагын
Мөһимәнең тәрәзәләрендә ут юк иде. Урамда көтеп йөрергә Алтынчәчнең сабырлыгы җитмәде, ул вокзал янындагы кибеттән әйләнеп чыкты. Нәниләр кирәк-ярагы сата торган бүлек янында озак басып торды. Кайбер әйберләрне врачлар алдан ук алып, юып, үтүкләп куярга кушалар Ләкин шул ук вакытта халык арасында ырым бар ал дан әйбер-кара әзерләп кую хәерлегә булмый, имеш. Дөрес ырым түгелдер, мөгаен, кайсы гына хатын бәби көткәндә нәни күлмәк-башлык- лар текмәгән дә кайсы гына аларга аллы-гөлле бизәкләр чикмәгән. Тик менә Алтынчәч бу ләззәттән үзен мәхрүм итә, ырымнарга ышан- маса да, ә бәлки туры килер дә. соңыннан үкенермен, чнгүле нәни күлмәкләр өстенә күз яше түгәргә туры килмәгәе, дип юк юк та шикләнеп куя. «Бала исән сау туса, ялангач йөртмәм әле. лаборатория кызлары булса ла әзерләп китерерләр»,— дип юатты ул үзен бу юлы да.
— Бик яхшы күлмәкләр бар менә, мондый җылы-номшаклары ялан булып тормый,—диде аңа сатучы хатын
— Куркам,—диде Алтынчәч ачыктан-ачык— Алдан әзерләргә кушмыйлар
— Аңа карап тормый халык, әзерли. Үкенгәнен күргән юк әле Хәзер сабыйларны бик карыйлар бит Исән калмаганнары бик сирәк
Алай да Алтынчәч әйбер кара алмады Нәни күлмәкләргә сокланып карап торды да әкрен генә атлап китеп барды.
ж. S3
Мөһимәнең уты кабынган иде. Өй эче бу юлы бөтенләй башкача булып күренде: бүлмәләрдән ташландык ис килә, ә корама япмалар ялгыз кешенең бушка вакыт уздыру чарасы гына булып тоела иле.
Мөһимә дә бу юлы Алтынчәчнең килүенә артык сөенмәде шикелле. Дөрес, чәй куйды куюын, әмма аның хәлен сорашмады, үз зарын түгәргә кереште, йортка кергән улыннан, килененнән зарланды, хәзерге заман яшьләренең игелексезлеген, мәнсезлеген каргады.
Табын да шактый ярлы иде: чәй янына ман белән сыр гына куелды. Алтынчәч Динар хакында сүз башларга вакытның җайсызлыгын чамалый, ә Мөһимә исә энесен бөтенләй оныткан сыман кылана иде Инде Алтынчәч ике чынаяк чәй эчте, хәлбуки аңа сыеклык эчүдән тыелырга кирәк, бер чынаяктан артыкны эчәргә һич ярамый иде. Табын янында чәйдән соң да шактый утырдылар, киленен каргый-каргый Мөһимәнең тамагы карлыкты. Ә кирәк темага алар бөтенләй якынлашмаганнар да иде әле. Мөһимә төсен җуйган иске халат төймәсен ялгыш эләктергән, шуңа нүрә ул җыерылып тора. Аның чәче тузгыган, крем сөрткән бите майлы коймак кебек ялтырый иде.
Сорамаска кирәк иде Алтынчәчкә Динар турында. Дәкин сорамый да булдыра алмады.
— Динар кайчанрак килер икән?—диде ул аяк өсте баскач.
— Белмим шул, бер дә бу арада гына килер сыман күренми. Ә хат килгән иде, мине кунакка чакырганнар. Хатыны язган.
— Хатыны?—диде Алтынчәч.
— Ие шул, кайткан, мөртәт. Тәмам башын катырды шул мескенемнең Нихәл итәсең, шундый аждаһа хатыннар ашый инде асыл ирләрнең башын! Бернишли алмый безнеке дә, кызын бик ярата шул, бәгырь парәсе, ансыз яши алмый.
Шундый шартлатып сөйли, әйтерсең лә, Алтынчәчне монда чакырып китереп Динар белән үзе таныштырмаган, әйтерсең лә хәзерге минутта Алтынчәчнең кыяфәтен күрми, аның хәлен бөтенләй белми!
— Минем аны күреп сөйләшәсе бар иде,— диде Алтынчәч.
— Бик сөйләшер идең дә, ничек күрерсең икән соң? Белмим шул инде, белмим. Килеп чыгар бер килүен дә, тик кайчан икәне генә билгесез. Хатка да язып булмый. Хатыны ачып укыса, көн күрсәтмәс үзенә. Начар хатын белән бәйләнгән ирнең көн күрәсе юк инде!
Бусы инде Алтынчәчкә дә бәрелде. «Чыннан да, мин хәзер үземне дә рәтле кеше дип саный аламмыни?»—дип уйлады Алтынчәч караңгы урамга чыккач Трамвайдагы кешеләр, урамда аның яныннан узучылар, хәтта багана башларында янган лампочкалар да аның начар хатын икәнен, кеше иреннән корсак күтәргәнен беләләрдер сыман тоелды.
Аның күршесе, озын, арык буйлы Нәкыя соңгы вакытта гадәттәгедән дә катырак басып йөри, зур кулларында савыт-сабаны аеруча нык шалтырата иде. Баштарак ул Алтынчәчнең ир кеше белән танышуын хуплагандай күренде. Әгәр дә Алтынчәч княүгә чыгып куйса, бу тар, кысан бүлмәдә мәңге яшәмәсләр, ничек тә булса аулаграк квартир табу җаен карарлар, дип уйлаган иде ул. Ләкин егет айлар буе күренми торгач, ә Алтынчәчнең гәүдәсе күзгә күренеп калынайгач, күршенең мөнәсәбәте үзгәрде. Яшь балалы ялгыз хатын белән бер квартирада яшәү кемгә рәхәт?
Алтынчәч өстен алыштырды да урынга ятты. Аның күршесен түгел, үз-үзен дә күрәсе килми иде.
Әгәр дә мондый хәлләр башка берәр кыз башына килсә, Алтынчәч, мөгаен, аны гаепләр иде. Үзеңә тиң булмаган, хатынлы, балалы ир белән ничек шулай бозылып йөрү мөмкин? Башка кызны Алтынчәч гаепләр иде, ә үзен ул гаепләп кенә калмый, үз тәненнән үзе нәфрәтләнә!
Яратмый иде бит ул Яннарны! Алар арасында ул көткән, ул белгән мәхәббәт кабынырга вакыт та булмады, булса да ул Яннар кебек ярлы күңелле, бар хыялы — ишегалдына биек багана куеп, шунын башына урам лампасы асу булган, Экзюперины аңламый торган, хәтта рәтле анекдоттан көлә дә белмәгән кешене ярату мөмкинмени?
Нигә соң Алтынчәч аның белән очрашты? Очрашкач та беренче карауда кемлеген танымады. Ярый, анысы шулай да булсын, ди. Бер тапкыр очрашып, ялгышканын аңлагач, нигә соң ул аның белән тагын күрешергә риза булды, нигә?
Менә шушы тәне, кайнар тәне, аның рухына буйсынмады. Кирәкми, бармыйм, дияргә тиеш булган иреннәр акылны тыңламадылар, куллар, Яннарның кулларын этәсе урынга, аның учында йомарланып тын калды, иреннәр аның каты иреннәренә орынып сызлануны түземсезлек белән көттеләр. Аның тәне Яннар кочагында эреп бетәргә һәм шул минутта юк булырга риза иде.
Әгәр моңарчы кем дә булса Алтынчәчкә мондый хәлнең — рух белән тәннең бер берсенә каршы халәттә булуын сөйләгән булса, ул ышанмас иде. Моңа ышану мөмкин түгел. Кеше болай бер төрле уйлап, икенче төрле яши алмый!
Акылга буйсынмаганы өчен, зиһенне томалап ләззәт ялкынында янганы өчен күралмый Алтынчәч үзен. Аның тәне мондый гөнаһ белән җирдә яшәргә хаклы түгел. Яәкин ул хәзер изге бер җанга, гөнаһсыз җанга кабык булып хезмәт итә. Бары тик шушы вазифаны үтәр өчен генә яшәргә хокукы бар аның якты дөньяда
Әнә ул тәнне тибрәндереп тибенә Алтынчәчнең газапларын оныттырып, иреннәрен елмаерга мәҗбүр итә, күңелне баскан ташның авырлыгын оныттыра. Ул кыз булыр, әнисеннән сафрак яшәр Кызы бәхетле, сәламәт үссен өчен, ул мондый газапларга дучар булмасын өчен, бөтенесен эшләр Алтынчәч
Иртүк профессор Ильясова янына барыр ул
Длвамы киласе санда

Реклама