Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДАГЫ МАЙОР


азахе тайдагы Петропавловск шәһәре. 1924 ел. Яшь коч әллә ни күл булмаса да, шәһәрдә комсомол ячейкасы эшли башлый. Андагы ундүрт яшь җилкенчәкнең берсе Әшрәф була. Яңа гына комсомолга кергән кызга шәһәрдә пионер отрядын оештыру бурычы йөкләнә.
Әшрәф үзенә тапшырылган эшне зур тәвәккәллек белән башкара. Озак та үтми, сгермо бала, тантаналы вәгъдә биреп, муеннарына кызыл галстук бәйләп йөри башлый. Әшрәф аларның иң ышанычлы тәрбиячеләренә әйләнә. Кыз үзенең пионерларына «бәләкәй коммунарларым» дип эндәшүчән була. Революцион чорның кайнарлыгы белән рухланган балалар, үзләрен бу исемгә лаек тоту өчен, Әшрәф нәрсәгә өйрәтсә, шуны йотып алырдай үзләштерәләр, бик авыр шартларда да «Социалистик җәмгыять мәнфәгатен якларлык» көрәшчеләр булырга езер- лонәлгр.
Әшрәфно кечкенә - пионерлар гына түгел, комсомол яшьтәшләре дә хәрмәт итә. Кыз үзо исә аларга иң якты хыялы турында сөйләргә ярата.
— Мин сезнең янда озак яши алмам,— ди ул.— Бср-ике елдан хәрби учили щега китам.
— Ташла әле!—диләр аңа.— Кыз бала хәрбилеккә ярыймыни?
— Менә күрерсез!..
Күңел түрендә әллә кайларга кител, күз күрмәгән эшләр башкару теләге ятса да, Әшрәф комсомол оешмасының үзәгендә кайный. Ул ячейканың сөлектәй егот- ләро арасында кызлардан бер ялгызы була. Аңа тапшырылган бурыч та җиңелләрдән түгел. Балаларын пионерга кертергә борэү дә ашыкмый Яшь совет властена каршы кочләр шактый җитди комачаулыклар тудырып тора. Кулак, мулла-мунтагай,
К
вак буржуй балалары Әшрәф эшенә дә аяк чала. Хәтта шәһәр интеллигенциясенең дә бер өлеше балаларны пионер хәрәкәте тәэсиреннән сакларга тырыша. Әллә нинди куркыныч хәлләр белән янап, алар егет-кызларны — комсомолга керүдән, балаларны пионерлар сафларына басудан тыярга азапланалар. Үз вазифаларын үтәүдә янып-коеп йорүче комсомоллар турында гайбәт тараталар, аларның карикатураларын ясап, стеналарга ябыштыралар.
— Кешедән оялмасагыз, аллаһы тәгаләдән куркыгыз! — дип яныйлар алар.— Кыямәт көнне нинди җәза алачагыгызны чамалагыз!
Вәгазь вакытында муллалар надан халыкны өркетеп калырга ашыгалар.
— Балаларны дэнсезләр кулыга бирсәгез, гөнаһысы үзегезгә төшәр...
Стрижов фамилияле бер кулак яшьләрне советка каршы котыртырга аеруча тырыша Аның карчык әнисе дә хатын-кызлар арасында үгет-нәсихәт алып бара, аңа оныгы ярдәм итә. «Стриж» кушаматлы бу малай үз тирәсенә җыелган хулиганнар белән бергә пйонерга кергән балаларны эзәрлекли. Аулак почмакта очраган пионерларны кыйкап-кыйнап ташлыйлар, кызыл галстукларын салдырып алып ерткалыйлар.
Әшрәфкә башта «Стриж» белән очрашырга туры килми. Аңардан бәла-каза күргән пионерларны кыз тынычландырырга тырыша.
— Курыкмагыз! Комсомоллар ул хулиганнарны акылга ничек утыртырга икәнен белерләр,— ди.
Көннәрнең берсендә исә «Стриж» аларның пионер отряды каршына килеп чыга. Балалар, тигез* сафка басып, җыр җырлап, барабан кагып, урамнан үтәләр. Рәт башында, маршка атлап, Әшрәф бара. Өстендә кыска кара юбка белән яшел гимнастерка, иң өстеннән чолындырып, портупея кигән, баш£:на кызыл кыекча бәйләгән вожатыйга ботен урам сокланып карап тора.
Шул чагында отрядка Васька-«Стриж» якынлаша, Әшрәф белән рәттән атлап бара башлый. Балалар вожатыйларын кисәтәләр.
— Әшрәф апа, «Стриж» бит бу, сак бул!— диләр.
«Стрия:» берни дә булмаган кебек Әшрәф белән рәттән бара да бара, марш ритмы белән тәмам мавыккан кеше кебек кылана, һәрхәлдә Әшрәф шулай уйлый: «Менә, менә, шундый тәртипсез малайларны да үз эшебезгә кызыктыра алсак, ничек шәп булачак!»—дип шатлана. Нәкъ шул чакта «Стриж» киң иттереп атлап баручы Әшрәфкә аяк чала да үзе күздән дә югала. Кыз таш юлга чатнап барып тошә. Тез башлары суелып чыга, терсәкләре каный башлый, авыртуына һич чыдарлык түгел, тик Әшрәф тешен кысып түзә, яшь күрсәтми. Вожатый ярдәмчесенә: «Сез мәктәпкә бара торыгыз, мин сезне куып җитәрмен!» — ди дә комсомол ячейкасы штабына китә.
Комсомоллар бары бер булып:
— Хәзер үк эзләп табарга да тукмап ташларга кирәк аны!— диләр.— Ул хулиганны башкача акылга утыртып булмас.
— Сез бигрәк кызык инде,— ди Әшрәф.— Хулиганга каршы хулиганнарча кө- рәшмэкче буласыз. Без андыйларга юлыбызның дөреслеген аңлатырга тиеш.
Әмма кызнЫң «Стриж» кебекләрне дорсс юлга бастыру теләге алай тиз арада гына тормышка ашмый әле...
Комсомоллар шәһәр халкы арасында да чыгышлар ясыйлар, наданлыкны бетерүгә каршы көрәшәләр, якын-тирәдәге авылларга да барып-барып кайталар. Бу бригадаларны коралланган ком/иунистлар җитәкли, чөнки кайбер авылларда Кол- чактан калген акгвардиячеләр яшеренеп ята. Кайчак сугышырга да туры килгәли, комсомоллар һәлак та булголый. Әмма Владимир Ильич Ленинның яшьләргә карата әйткән: «Укырга, укырга һәм укырга!» дигән сүзләрен тормышка ашыру эше тукталмый. Ачлык, ялангачлык, җимереклекләргә карамастан, комсомоллар аң-белем алырга, үз белгәннәрен башкаларга җиткерергә тырышалар. Комсомолның Петропавловск оешмасы иң өметле егет-кызларны җыеп, Казанга укырга җибәрә. Әшрәф тә шулар арасына кертелә.
Казан университетының медицина факультетына укырга кергәч, кызның җәмәгать эшләрендәге активлыгы тагын да киңрәк колач ала. Укудагы тырышлыгын, фән белән кызы (сынуын истә тотып, ректорат Әшрәф Закировна Дәүләткилдисваиы
аспирантурада калдырырга карар чыгара. Гаҗәеп мавыктыргыч фән дөньясы кызга үзенең капкаларын ача. Әмма...
1941 елның июне. Сугыш башлануның икенче кеиендә үк барлык медиклар Совет армиясе хезмәткәрләре итеп белдерелә. Әшрәф тә хәрби кием кия. Казан гарнизоны госпиталендә фронт ечен медицина частьлары оештырыла Врачлар, шәфкать туташлары, санитарлар, ишегалдында, яңа гына госпиталь начальнигы итеп ♦ билгеләнгән хәрби врачның чакыруын иөтә. а.
Запастагы III ранглы хәрби врач Әшрәф Дәуләткилдиева кыр хирургия гос- С литаленә җибәрелә Баш хирург итеп — Юрченко, госпиталь начальнигы итеп Сие- g цов билгеләнә, комсомол секретарьлыгына коммунист Кадыйровиы сайлыйлар. з
Бу коллектив турында Әшрәф гаҗәеп матур истәлекләр сөйли иде Госпиталь < хезмәткәрләре арасында урнашкан дуслык, күңелләрдә шул мөнәсәбәтләрдән ту- 5 ган мәрхәмәт хисләре Әшрәфнең җанын гомере буе рәхәтләндереп яшәделәр. 5
Кыр хирургиясе госпитале оештырылып, алариы ай буе бу һөнәрнең нечкә- * лекләренә өйрәтәләр. 1941 елның августында алар фронтка чыгып китә. Мөскәүдә җ госпиталь Төньяк-Көнчыгыш фронттагы 34 нче армиягә беркетелә
Юлда барганда ук, вагоннарда кызыл хач билгеләре булса да, фашистлар гос- 2 питальне бомбага тоталар. Зур станцияләрдә хәл аеруча кискенләшә.
Әшрәф фаҗигале бер вакыйганы аеруча еш иске алып сөйли иде Юлга куэ- го галыр сәгатьне көтеп торганда гына: «Барыгыз да вагоннардан чыгыгыз!»—дигән команда яңгырый. Күз ачып-йомганчы якты күк йөзен дошман самолетларының ♦ кара күләгәсе томалап ала. Бомбалар шартлавыннан бөтен тирә-юньне дәһшәт кал- лый. Самолетлар, көтмәгәндә ләйда булган кебек үк, тиз арада кител те бара- а лар, тик тимер юл эштән чыгарылганлыктан, алга бару мөмкинлеге бетә. Врачлар д, җайлы транспорт көтеп торырга да теләмиләр: аларны яралы сугышчылар көтә < бит! Ватылмый калган җиһазларны барлыйлар да, җигүле бер ат табыл, юлга — чыгалар. • Ч
...Көзге көннәр госпитальгә яңа кыенлыклар алып килә. Сазламыклар тагын w да җеби, күлләр ташып, юлларны күмә, алга бару авырая бара. Әмма медиклар * бер дә тукталып тормыйлар, тоташ койган яңгыр астында да юлларын дәвам итте- £ реләр. Дошман эзәрлекләвеннән котылу өчен, аларга бары тик төннәрен генә < хәрәкәтләнергә, кара урманнар эченнән, кеше үтмәслек чытырманлыклардан үтәргә туры килә. Арып-талып, юешләнеп, аякларын кырдырып, тиешле пунктка җитү белән, госпиталь эшләрен җайга салырга тотыналар. Берничә җиргә — палатка, аларга ике катлы ятаклар көйлиләр, уртага тимер мич, өстәл һәм берничә урындык куела. Палатка корырга да, землянкалар казырга да, сәндерәләр ясарга да алар барысы бер булып тотына; начальник та, санитар да, врач та — һәркем эшкә җиң сызганып катнаша. Йокыга вакыт бөтенләй тими башлый. Тамак ялгап алырга да берничә минут кына бүләләр. Бер урындагы эшләр беткәч, яңадан юлга җыеналар, госпитальне яңа җирдә корып җибәрәләр
Яралылар күп килә Җәрәхәтләрне бик тиз эшкәртергә, бәйләргә, тиешлесенә операция ясарга кирәк. Еш кына кан салырга, күп очракта үэ каныңны бирергә туры кило. Операция өчен билгеләнгән бүлмә ишеге төбендә дежурный тора. Аның: «Керегез! Чираттагы кеше керсен! Чираттагыны алып керегез!» — кебек сүзләре яңгырап кына трра
Кыз кешегә мондый шартларга ияләнү ифрат авыр; ул бомбалар шартлаган мизгелләрне үткәреп җибәрү, ул имән баганасыдай ирләрнең җан бирү газабына шаһит булу, ул яралыларның ыңгырашуы, ярдәм сорал ялваруы — барысы да, бер караганда, врачның ихтыяр көчен сындырып ташлар кебек. Әмма Әшрәф үэ-үэен тотышы, кыен хәлләрдән чыгу ысулларын тиз табуы һәм ныклыгы белән ир-егет-ләргә дә үрнәк күрсәтә.
Сугыш кырында ике ел вакыт уза. Госпиталь — һаман хәрәкәттә. Инде юл— Көнбатышка, җиңүгә таба борыла Хәзер алар тоташ икешәр-өчер атна бер урында эшлиләр Аннары кабат кузгалалар, акрынлап дошманның үэ оясына таба х«рэкет итәләр. Юлда мич торбалары гына тырпаеп калган, көле күккә очырылган авыл урыннары, чокыр-чакырга әйләндерелгән басулар, тау-таш өемен генә хә-терләтүче шәһәрләр очрый Дошман самолетлары госпитальне һаман эзәрлекли,
бомбага тота. Кыз инде тыныч тормышның ниндирәк икәнлеген дә оныткандай була. Эш, эш, эш, берөзлексез бары тик эш кенә. Җентекләп уйлап, пөхтәләп башкарыла торган эш. Яралы сугышчы сыкранганда, Әшрәф тә сызлана, һәр авыруның кичерешләрен үз йөрәге аша да үткәрә. Берсендә. «Керегез!»— дигән сүз яңгырагач. операция бүлмәсенә... «Васька-Стрижны» күтәреп килеп керәләр.
Әшрәф артка чигеп куя, Стрижов та врачның теге чактагы үткен комсомолка икәнлеген танып ала. Әшрәфтәге олыгаюны, җитдилекне дә сизеп өлгерә. Бер- берсенә эндәшә алмый торалар. Әшрәф:
— Ни булды?—дип сорый.
— Кулым...
Берничә врач «Стрижиның яралы кулын карый. Берсе:
— Кисеп алмыйча котылырлык түгел,— дип куя.
Әшрәф ашыгып каршы төшә.
— Юк1 Ярамый!—ди.—Аңа сыңар кул белән кыен булачак. Бик тырышсак, мөгаен, саклап калырбыз. Шулаймы, иптәш Стрижов?
«Васька-Стриж» иреннәрен көчкә кыймылдатып: «Рәхмәт!» — ди.
Кулдагы җәрәхәтне чистартып, тиешле дәваны ясаганда, төненең авыртуына чыдый алмыйча, «Стриж» елап җибәрә. Әшрәф тә егетнең хәле бик авыр икәнен белә белүен, тик, үзендә көч табып, елмайгандай итә, тынычландыру әмәлен дә табыр өлгерә.
— Ә-ә.— ди ул.— Син аяк чалгач, беләсеңме, минем тез башым ничек авырткан иде? Еламадым бит. Син дә түз!
— Авыртудан еламыйм. Оят миңа. Зинһар, кичерегез!
— Танышыгызмыни, Әшрәф Закировна! — дип сорый ассистент.
— Бу — минем яшьлек «дусты».
Озатканда Әшрәф аңа врачларның соңгы сүзен тапшыра.
— Сиңа, Вася, кабат фронтка барырга туры килмәс инде,— ди.— Туган якларга китәрсең, анда тагын да дәваланырсың. Петропавловскига кайтырсыңмы икән?
— Әйе. Шунда кайтам, Әшрәф Закировна.
— Күргән-белгәннәргә сәлам әйтерсең!
— Сәлам әйтү генә түгел, сезнең батырлык турында да сөйләрмен...— «Стрижвның тавышы калтыранып куя.— Тик сез мине теге чактагы җүләрлегем өчен кичерегез генә...
Кыр госпиталендә ясалган операцияләр арасыннан тагын берсе хәтердә аеруча ачык саклана. Егерме өч сәгатькә сузылган ул операция вакытында кыз яралы сугышчы тәненнән унтугыз кыйпылчык алган.
Шундый шартларда госпиталь врачлары Әшрәф белән берлектә «Хәрби кыр терапиясе белешмәсе» дигән чоры өчен ифрат кирәкле китап язалар. Китап Мәс- кәүдә басылып чыга.
Әшрәфнең сугышчан юлы Кенигсберг шәһәренә кадәр барып җитә. Җиңү көнен ул медицина хезмәтләре майоры дәрәҗәсендә каршылый. Тыныч тормышка исә 1946 елда гына әйләнеп кайтырга туры килә. Ул көнне күкрәгенә Сугышчан Кызыл Байрак, II нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм сигез медаль таккан, тәмам гаскәри кыяфәтле кызны тануы шактый кыен булыр иде.
Сугыштан соң Әшрәф Дәүләткилдиева кабат Казанда, врачларның белемен камилләштерү институтында эшли башлый. Институтта йөзләрчә рәхмәт хатлары саклана. Берсенә генә күз салып алыйк.
«Хөрмәтле Әшрәф Закировна!
Безгә укыган тирән эчтәлекле лекцияләрегез, һични белән чагыштыргысыз практик күрсәтмәләрегез өчен ихлас күңелдән зур рәхмәт Сезгә! Алар хәзер безнең көндәлек эштә бик нык ярдәм итәләр...
Сәламәтлегегезне саклагыз! Сезгә озын гомер, иҗади уңышлар телим...» Көннәрнең берендә Әшрәф «Васька-Стриж»дан да хат ала.
«Исәнмесез, Әшрәф Закировна!»—дип язган ул.— Врачыбыз сезнең институтта укып кайткан икән. Адресны шуннан алдым. Ул Сезнең зур эшләр башкаруыгызны сөйләде.
Үзем заводта эшлим. Ике балабыз да — пионерлар...»
1980 елның кырыс бер көне Әшрәфне безнең арадан мәңгелеккә алып китте. Әмма аның фидакарьлеге, ул терелткән авырулар рәхмәте күпләр хәтерендә озак сакланыр.