ШИГЫРЬЛӘР
Язмышлар
Еллар аша киләчәккә карап, Үткәннәргә барлау үткәрдем: Киләчәктә — оныкларым бәхете, Үз бәхетем минем — үткәнем.
Ике язмыш
Табынымда муллык ташып тора! Муллык бөтен тирә-ягымда.
Мин шатланып бетә алмыйм шуңа... Үткәннәргә борылып карыйм да Уйга калам... Экрандагы кебек, Күз алдыма килә үткәннәр.
Аннан кабат бүгенгегә кайтам — Озак калып булмый үткәндә! Чагыштырып карыйм — ике чорның Үтә таныш ике язмышын.
Колак салып тыңлыйм ике чорның Үтә таныш ике тавышын.
Беренче тавыш:
«Минем әче язмыш көтә сине, Бәхетсезем минем, кыз бала!— Сан юк, балам, сиңа дөньяда...
Ир хатыны, кол һәм курчак булу — Синең котылгысыз язмышың.
Ә язмыштан узмыш бармы соң?1»
Икенче тавыш:
«Алло, алло, Җир! Җир! Тыңла мине! Мин космоста бүген! Космоста!!!
Алло, алло! Ватан! Кабул ит син: Сәлам юллый кызың космостан!»
Колак салып тыңлыйм, чагыштырам
Ике чорчың ике тавышын:
Колны кеше иткән Көрәш юлын Дәлилләүче ике язмыш бу!
Балалар
Балаларны яуланасы үрләр көтте: Чирәм җирләр, Космос, КамАЗ, БАМнар, Себер нефте...
Тарих кайтавазын ишетәм
Таң алдыннан, шаулап, гөр килешеп, Яшьләр үтте олы урамнан.
Кайтавазлар булып җавап бирде Болын-кырлар, яшел урманнар. Бу — аларның бергә урам буйлап Узулары — соңгы кабаттыр: Аттестатлы яшьлек хыяллары Төрле якка тиздән таратыр. Алар өчен әле тарих үзе — «Үткән заман» дигән төшенчә. Ә мин һәр ел менә шушы көнне Тарих кайтавазын ишетәм:
— Кырык беренче ел. Июнь. Егерме ике... Онытмадыгызмы кешеләр?
Онытмадыгызмы?!—
Шушы сүзләр яңгырагандай була Алсуланган офык читеннән.
һәр ел саен шулай... һәм бүген дә Яшьләр үтте, чишмә ашкынгандай, Кушылырга олы инешкә.
Мин үткәнгә киттем...
Алар әле бары киләчәкнең Чакыру авазларын ишетә.
Хакы бар шул
— Чаллыгамы?
— Әйе.
— Без дә шунда. Утырыгыз әйдә. Барабыз.
Үз машинам. Кунакка дип чыктык.
Улыбыз шунда. Төпчек балабыз.
Биш балабыз иде. Таралдылар.
Бүген менә калдык икебез.
Пенсиядә. Тормышыбыз җитеш. Яшәп була шартын китереп. Оҗмахтагы кебек. Барсы да бар. Кадерен генә белеп яшисе.
Дөрес бит, әй! Әллә су каптыңмы? Ник дәшмисең әле, әнисе?!.
— Мактанырга дисәң, ясап куйган! Тыңлар кешең булса әгәр дә, Көне буе сөйләп торыр идең...
— Сөйләсәм ни!
Кунак булып барабыз бит, карчык, Герой улыбыз төзегән шәһәргә! Орден, медальләрне әллә бүген Юкка тактыммы мин, күрсеннәр! Улы атасыннан өзелеп төшкән, Шуңа батыр булган дисеннәр. Мактанырга, карчык, чутым бар. Берлиннәрдән җиңеп алып кайткан Орденнарны тактым мин шуңар! Алтын йолдыз таккан улың бүген Чыгып бассын әле каршыңа!— Синең белән мине каршылап. Аңлыйсыңмы шуны, карчыгым? ...Мактанырга, әйе, хакы бар шул Ап-ак чәчле авыл картының!