Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

Сүз
Яши миндә таудай зур сүз — Телгә салып ничек әйтим?
Яши миндә бик авыр сүз — Селтәп кенә ничек атыйм? Ул шулкадәр газаплы сүз — «Әйт!» дип җан сызлата торган. Ул шулкадәр җаваплы сүз — Әйтсәң, кире кайта торган. Ул — тешле һәм тырнаклы сүз, Тисә, каты яралар күк. Ә шулай да кирәкле сүз — Аңлардайлар аңларлар күк.
Аңлардайлар аңлар кебек, Күрердәйләр күрер кебек Үрә карап йөргәннәрне Кузгә салкын пәрдә корып, Янгынны да читләп узып, Кычкырмыйча «әдәп саклап», Үтеп китә алганнарны Төп-төз атлап, намус таптап. Калын пәрдә аша да мин Ул күзләрдә коллык күрәм — Коллар гына карый алыр Шундый битарафлык белән!
Әй табигать! Синдә ни юк? Юк синдә тик битарафлык. Күкнең — җиргә, җирнең — безгә Карашында — наз һәм шатлык. Сүнмәс мәхәббәтең белән Үлемсез син, яшь һәм көчле!
Битарафлык — ул көчсезлек. Ул — картлык, үлем билгесе.
Кодрәтеңнән бир бер тамчы. Мин ялварам сиңа, Кояш! Ач син безгә боздан эрү, Гел яшь булу серләрен ач! Боз эресә күзләрендә, Битарафлар күрә белер, Жәлләп адәм балаларын, Шәфкатьле яшь түгә белер. Кул җылытыр өчен генә Утлар төртмәс инде алар, Җыеп кеше балаларын, Утка кертмәс инде алар. Уйлый белер җиргә туган һәм туачак балаларны, Безгә тигән байлыкларда Аларның да хакы барны.
О, ул кадәр якты уйдан Балкып торыр бар Җир шары! Тик, уйлана белсен ечен, Нишләтергә тираннарны?! Битарафның уе нурсыз... Коллар да бар, тираннар да — Туңам җирдә алар барга... Нәфрәтле һәм ачы сүзем Гомер буе шушы хакта. Әйтәлдемме меңнән берсен Кояшка ялварган чакта?..
Юл—тик алга
Үз ееңдә үз күзләрең Ишек тапмый йөри. Киләчәккә киткән уйлар Кайта — юлны белми. Яңа ишек тишәр идең — Эшең төшә кулдан. Өр-яңадан юл башларга Теләк тә юк сыман...
Бу вакытлы фаҗиганы
Кемнәр кичермәгән!
...Бәхетленең үткәннәргә Юлы киселмәгән.
Анда аның эчәр суы, Ашар икмәге бар.
Сагыныр көннәр, сыеныр куллар, Аһ! дип көткәне бар.
Зарын онытып, ул бәхетле Хыял көймәсендә
Чүл генә белә...
Син һаман минем төшләрнең Иң татлысында.
Гел ләззәт кенә ул төшләр, Гел шатлык кына.
Гел дулкынланулар гына, Гел оялулар.
Киләм диеп килми калып,
Күрми калулар.
Аннан соң эзләп йөрүләр
Таңнарга чаклы.
Тик мәңгегә югалту юк!
(Уянгач ансы...)
Ә уянгач — буш күңелдән
Сине табалмау.
Назлы сагыну диңгезендә Дулкынланалмау.
Уй белән дә, хис белән дә
Үткәнгә кайтмау.
Ә күңелдә чүлдәй чиксез Зур бушлык саклау. Кибә күңелем коры чүлдә! Нишләргә икән?!
Күңел тулып ташып чыга, Төшләргә керсәң!
Төштә диңгез була күңел, Көн туса — кибә...
Диңгезгә әйләнгән чүлләр
Бар микән җирдә?
...Диңгез, диңгез, ешрак кер
син
Чүл төшләренә.
Диңгезле төшләр кадерен Чүл генә белә...
Күпме йөртелде хыялда, Күпме көтелде!
Килде шаулап, килде купшы, Ләкин соң килде — Яңа ел үткәч бизәлгән Чыршы шикелле...
Ах, бу бәхет!
Үткәннәргә кайтып егылыр Йөзеп күз яшендә.
Мин бәхетсез: үткәннәрдә Сыеныр почмагым юк.
Кире тартып кайтарырлык Сулар эчкәнем юк.
Юл тик алга! Юл башларп Сагынып искә алырлык, Үзең үткән адымнарга Үзең сокланырлык!