Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПЕРСПЕКТИВАНЫ ЮГАЛТМЫЙК


яз - Гыйләҗевның мәкаләсе — әрнеп кычкыру, авырткан йөрәкнең сыкравы ул. Авторның нинди нәтиҗә ясавы бу эмоциональ һәм ихлас күңелдән язылган мәкаләнең башында ук куренә: «Хәлебез һич тә тынычланырдай түгел, тынычлану зарарлы!»
Мәкаләне укып чыккач, мин гади генә, һәркем кабатлап карый алырлык тәҗрибә ясадым: Татарстан яэучыларының соңгы съездлары материалларын, соңгы биш-алты елда әдәби ел йомгакларында проза турында укылган докладларны, шулай ук «Казан утлары» журналы буенча ярты ел саен үткәрелеп торган күзәтүләрне алып карадым, докладчылар ясаган нәтиҗәләрнең астына сызып чыктым. Укучыларны озын-озын цитаталар белән ялыктырмыйм, болай да ышанырлар дип уйлыйм бу чыгышларның һәркайсында — берсендә генә дә калмыйча! — татар прозасының яңа уңышлары турында сөйләнә. Докладчылар татар әдәбиятында реализмның үсүен һәм баюын, тематик диапазонның киңәюен, художество осталыгының күтәрелүен, чынбарлыктан фәлсәфи мәгънә табуның активлашуын билгеләп үтәләр. Әлбәттә, кимчелекләр турында да әйтелә һәм вакыты белән шактый усал да итеп әйтелә. Әмма бу «аерым кимчелекләр», күпчелек докладчылар фикеренчә, гомуми оптимистик картинага һич тә йогынты ясый алмый.
Бу ни дигән сүз — бөтен рота дөрес атламый, бер поручик кына дөрес баса булып чыгамы!
Ныклап уйлап карасаң, монда зур капма-каршылык юк. Бөтенесе авторларның кайсы ноктадан каравына, дөресрәге, аларның әсәрләргә нинди критерийларга таянып бәя бирүенә бәйле.
Җәйнең матур бер көнендә куе урман буйлап барабыз дип күз алдына китерик. Челтер-челтер абагалар бил тиңентен булып утыра, хуш исле артыш куаклары кал- кыбрак тора, сыгылмалы чикләвек чыбыклары, зифа миләшләр инде тагын да биегрәк, буй җитәрлек түгел. Җиз кәүсәле наратлар һәм ап-ак тәнле каеннар күккә кадер үк сузыла кебек, алар пәһлеван булып күренәләр. Тик менә сез бераздан ачык урынга чыгасыз, калкулыкка күтәреләсез һем шунда инде сыек кына, юка гына бер урманнан барганлыгыгызны аңлыйсыз. Ерак-еракта үсеп утырган, башы күккә ашкан дәү агачларны сез хәзер генә искәрәсез, әлеге урман эченнән барганда, алар күзегезгә ташланмаган, һәм сөз аларның барлыгын да белмәгәнсез икән
Миңа А. Гыйләҗевның мәкаләсе әдәбиятыбызга менә шулай — кошлар очкан биеклектән, бөтен совет һәм хәтта дөнья әдәбияты казанышлары югарылыгыннан күз салырга тырышу булып күренә. Әлбәттә, болай якын килгәндә, ниндидер меһим әйберләр күренми дә кала, кайбер җитди детальләр бөтенләй күздән дә югала. Әмма шулай бер өстен карамыйча булмый, перспектива тойгысын югалтмас өчен, болай итү ара-тирә булса да кирәк
Прозаикның кайбер бәяләре миңа субъектив, берьяклы булып тоела, ләкин аньаң чыгышының гомуми пафосын мин тулысынча уртаклашам. Әйе. без кайвакыт әйләнә- тирәбездәге вак урманнан югары күтәрелә алмыйбыз, үз «агачларыбызны» — Чехов, Бунин. Достоевский кебек язучылар һәм. дөнья әдәбияты классиклары турында әйтеп те тормастан,—Ч. Айтматов, В. Быков, Н Думбадзе, Ю. Балтушис. В Шукшинның иң яхшы әсәрләре кебек биеклекләр белән чагыштырып карамыйбыз. Хәлбуки, шулай чагыштырып караганда, картина бөтенләй башка
Хәер, тиз агышлы җанлы әдәби процесс картинасын бер караш белән генә колачлап алуы бик кыен. Бу. беренчедән, әдәбият даими хәрәкәгте булганга, үсеп яңарып торганга шулай. Зур өметләр багланган язучыларның кисәк «тыны бетә» алар тырышып-тырмашып үзләрен кабатлый башлыйлар. Мәкале авторы моны Хәниф Хайруллин иҗаты мисалында ышандырырлык итеп күрсәтә. Җәмит Рахимов ижаты белән дә шундыйрак хәл булды. Ул әйбәт кенә язылган «Өлешеме тигән кемешем»
А
повесте белән бар кешенең игътибарын җәлеп итте, аннан соңгы «производство повестьлары». инде тәнкыйтьтә билгеләп үтелгәнчә, шактый йомшаграк язылган булып чыкты. Мине Азат Ганиевнең озак язмый торуы да борчый. А. Гыйләҗев аны бик хаклы рәвештә күп нәрсә кетәрлек авторларның берсе дип саный.
Киресенчә, «урта кул» дип саналган авторлар да чынбарлыкны аңлавыбызга бер өлеш кертә алган, әдәбиятның үсешендә эз калдырган әсәр тудырып куялар. «Каты токым» романын язганчы, Шамил Бикчурин, мәсәлән, икенче пландагы язучы булып исәпләнеп килде. Мин А. Гыйләҗевның бу романны санга сукмавы белән һич тә риза түгел. Художник буларак, бу әсәр А. Гыйләҗевкә шәхсән ошамаса да, ул Ш. Бикчурин романының әдәбиятыбызда гадәти бер күренеш кенә түгел икәнен кире кага алмый. Аның РСФСР язучылары съездларының берсендә зур сөйләшү предметына әверелүе. Казанда һәм Мәскәүдә кат-кат басылып чыгуы, Чехословакиядә дөнья күрүв дә очраклы хәл түгел. Роман эшчеләр сыйныфы турындагы иң яхшы әсәр өчен ВЦСПС премиясенә лаек булды. Кыскасы, шундый романнар күбрәк булсын иде!
Менә тагын бер мисал. Прозаик Мәҗит Рафиковның исемен татар әдәбияты турындагы мәкаләләрдә бик сирәк күрәсең. Хәлбуки, нәкъ менә аның кыска гыиа лирик новеллалары соңгы елларда чит илләрдә тәрҗемә ителде һәм дөнья күрде. Әдәбиятыбызның вәкаләтле вәкилләре булып, алар һиндстан, Бангладеш һәм кайбер башка илләрнең вакытлы басмаларында урын алдылар.
Шуңа күрә дә әдәбиятта күрәзәлек итү — шактый хәтәр эш. Мин мәкалә авторының теге яки бу язучы алга таба ничегрәк үсәр дигән кайбер юрауларына скептикларча карыйм.
Икенчедән, әдәбият торышының бер кеше күзе белән генә күрелгән картинасы һәрвакыт субъектив була. Өстәвенә, художник никадәр остарак һәм талантлырак булса, картина да шулкадәр субъективрак. Кайчакта укучылар теге яки бу әсәргә төрлечә бәя бирелүенә аптырыйлар һәм хәтта ачуланалар да. Әмма монда гаҗәпләнер нәрсә юк. Лев Толстойның Шекспирны танымаганлыгыи, Чехов Горькийның күп кенә әсәрләрен кабул итмәгәнлеген, «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтендә Галимҗан Ибраһимовның Тукай турындагы сүзләрен хәтергә төшерик, һәр конкрет очракта бу бәяләмәләр художникның зәвыгы, күңел тартуы, дөньяга карашы яки тормыш позициясе белән аңлатыла. Объектив хакыйкать күп кенә субъектив хакыйкатьләрдән җыела. Шуңа күрә теге яки бу әсәргә дә, тулаем әдәби процесска да дөрес бәя бирүгә фикерләр көрәшенең, төрле ракурслар һәм карашлар бәрелешенең диалектик процессында гына ирешергә мөмкин. Вакытны иң объектив һәм гадел тәнкыйтьче итеп санау юкка гына түгел. Нәкъ менә вакыт чын сәнгать әсәрләренә булган хаксыз һөҗүмнәрне дә, бер көнлек китаплар адресына буш мактауларны да чүп урынына җилгәрә.
Мин Аяз Гыйләҗевның моннан унбиш еллар элек Нурихан Фәттахның стиленә һәм иҗатына үтергеч бәя бирүен, хәтта «Чаян» журналында бу хакта зәһәр фельетон белән дә чыкканын хәтерлим. Ә хәзер шул ук Фәттахны ул «беренче разрядлы язучылар» арасына керткән. Нурихан Фәттах бу еллар эчендә шулкадәр нык үзгәргәндер дип уйламыйм. Дөресрәге, А. Гыйләҗевның үз карашы үзгәргәндер.
Шулай итеп, әдәби процессның үзгәрүчәнлеген һәм бәяләрнең субъективлыгы котылгысыз булуын хәтердән чыгармыйча, Аяз Гыйләҗев артыннан без дә калку урынга (әлбәттә, бу инде Гыйләҗев калкулыгы түгел, башкасы булыр) күтәрелик һәм әдәбиятыбызга кошлар очкан биеклектән күз салып карыйк.
Мәкалә авторы әдәбиятыбызда өч биеклек, әйбәт җимеш бирә торган өч агач күрә Ә. Еники, М Мәһдиев һәм Н. Фәттах. Әйе, тулаем алганда. Гыйләҗев белән килешеп була, болар чыннан да зур һәм үзенчәлекле художниклар. Ләкин шул ух вакытта бу язучыларның бер генә әсәре дә. әйтик, Ч. Айтматов. М. Кәрим, М. Слуцкие, А. Нурпеисов әсәрләре кебек, гомумсоюз күләмендә киң яңгыраш алмады әле... Монда гаеп тәрҗемәнең сыйфатында гынамы, әллә хикмәт әсәрләрнең ниндидер эчкәрге, тирәндә яткан үзлекләрендәме? Бу сорау минем өчен ачык кала.
Шунда ук башка сораулар да туа. Хәзерге татар прозасының бөтен картинасы, А. Гыйләҗев уйлаганча, калкып торган шушы «өч наратка» гына кайтып каламы? Ни өчен. Әмирхан Еникинең психологик анализ осталыгын дөрес билгеләгән хәлдә, автор әйтик, Гомәр Бәширов кебек биеклеккә күз йома? Хәлбуки, Г Бәшировның «Намус» романы чит ил телләренә бик күп тәрҗемә ителде, анда чын милли һәм олы характерлар тасвирланган. »Намус» чагыштырмача күптән язылган булса, аннан соң П Бәширов әдәбиятыбыз өчен этап булган «Туган ягым — яшел бишек» әсәрен язды. Этап дигәннең мәгънәсе шунда; язучы безнең әдәбиятта гына түгел, бөтен совет әдәбиятында да беренчеләрдән булып халыкның әхлакый традицияләре, татар крестьянының тормышында, көнкүрешендә, холык-фигылендә булган якты, сәламәт, тормышчан нәрсәләр турында уйлана. Ниһаять, иң яңа мисал — Г Бәшировның «Казан утларымның 1981 елгы беренче санында басылган «Сарут» хикәясе. Бу әсәрне соңгы еллардагы иң яхшы хикәяләрдән берсе итеп санаучыларга мин тулысынча кушылам.
Инде А Гыйләҗев татар әдәбиятының бөтенсоюз күләмендә нинди яңгыраш алуы турында сүз башлаган икән, нигә соң ул арабыздан күптән түгел генә киткән Габд- рахман Әпсәләмов әсәрләренең гаять киң популярлыгын күрми яки күрмәмешкә салына? Әпсәләмов әсәрләренең русча тиражы берничә миллион экземпляр тәшкил итүен искә төшерик — бу җәһәттән аның белән безнең бер генә язучы да, хәзер-
РАФАЭЛЬ
Аны илебезнең Бу — моңарчы I
Н ф ПЕРСПЕКТИВАНЫ ЮГАЛТМЫЙК ф
Автор үзенең мәкаләсендә Гариф Ахуновны да телгә алмый —бу юлы инде сәбәпләре аңлашылмый, чөнки берничә ел элек кенә А. Гыйләҗеа үзе үк зур мәкалә белән чыгып, анда Г. Ахунов турында «күренекле прозаикларыбыэның берсе» дип язган иде. Чыннан да, Г Ахуновның «Хәзинә» һәм «Идел кызы» романнары, «Чикләвек төше» һәм «Ардуан батыр» повестьлары бүгенге көннәр героен аңлауда, прозабызның тематик диапазонын киңәйтүдә сизелерлек яңалык булды. Мәсәлән, «Идел кызы» романында Габбас мулла образының сурәтләнүен мин үзенчә кыюлык дип саныйм. Моңа кадәр бездә дин әһелләре ач күзле, комсызлар, артта калган фана-тиклар һәм эксплуататорлар итеп кенә сурәтләнә иде. Гәрчә муллалар арасында да төрле кешеләр булган. Халык арасыннан чыкканнары, гади халыкка кендеге белән береккәннәре дә. Шиһап Мәрҗани тибындагы мәгърифәтчеләр, галимнәр дә, Габбас мулла кебек, юллар чатында калучылар, искедән ваз кичеп, яңаны кабул итә алмаучылар да булган. Ьәлки моңа охшаш фикерләр элек тә әйтелгәндер, әмма Г. Ахунов бу фикерне эмоциональ, образлы итеп бирә, киң даирә укучыларга илтеп җиткерә.
Мәкалә авторы прозабыздагы Рафаил Техфәтуллин иҗаты кебек биеклек турында да ләм-мим сүз әйтми. Аның «Җиләкле аланнар» повестеның үзәк журнал «Знамя» битләрендә басылып чыгуын, аннары «Советская литература» журналының бу әсәрне бик күп чит ил укучыларына тәкъдим итүен хәтергә төшерик, һәрхәлдә, Р. Төхфәтул- линның күп кенә хикәяләре һәм повестьлары — бөтенсоюз әдәбияты югарылыгыннан караганда да күренеп торган биеклекләр.
Шушыңа ук Рөстәм Кутуйның да күп кенә хикәяләрен өстәп булыр иде. Алар үзәк матбугатта басылып чыктылар, чит телләргә дә тәрҗемә ителделәр. Кайберәүләр. русча язуын сәбәп итеп. Р. Кутуйны татар әдәбиятыннан аерырга тырышалар. Әмма бит Ч. Айтматовта русча яза. Иң әһәмиятлесе шунда: Р. Кутуй безнең чынбарлыгыбыз (Казан, Татарстан районнары) турында яза, милли характерлар тудыра. Мәсәлән, Р. Кутуйның Салих Сәйдәшеа белән очрашу турындагы бер дигән хикәясе һәм Туфан турындагы бик матур лирик эсселары минем хәтеремә кереп калды. Бу әсәрләр дә әдәбиятыбызның вәкаләтле вәкилләре һәм аларны исәптән чыгарып ташлау — ким дигәндә, акылсызлык булыр иде.
Боларның һәммәсен бергә кушып карасаң, картина ул кадәр үк аяныч булып күренми, моңа талантлы һәм үзенчәлекле язучыларның икенче сафын: М. Юнысны, В. Нуруллинны, А. Ганиевне, М. Галиевне һ. б- кушыйк. Дөрес, күңелдәгесен яшермичә әйткәндә, бу «һ. б.» дигәннең әллә ни аңлатмавын танырга туры килә. Яшьләрнең кайсысы прозабызның иртәгәге көнен билгеләр икән дип текәлебрәк карый башласаң, ирексездән күңелне шик баса. Беренчедән, яшьләрнең иң зур күпчелеге шигырьдән башлый, проза язучылар берән-сәрән генә. Икенчедән, прозага килүчеләр арасында менә мин дип торган иҗади шәхесләр бик тә аз. Осталык, күп укыганлык, эрудиция, тәҗрибә, хәтта материалны белүдә — болар һәммәсе — ирешзп була торган нәрсәләр. Ә менә иҗади шәхесне, индивидуальлекне инде аптекада сатмыйлар. Язучының үз йөзе юк икән, аңардан кайчан да булса үзенчәлекле һәм әдәбиятыбызны баетырлык әсәр чыгарына ышануы кыен. Резервның зәгыйфьлеге,— минемчә, прозабызның иң авырткан җире. Боларның һәммәсе турында да ныклап уйларга
Шулай итеп, тагын кабатлыйм, минемчә, прозабыз ул кадәр үк аяныч хәлдә түгел. Ләкин бәла шунда: безнең әдәбияттагы хәтта иң биек дигән «наратларыбыз» да совет һәм дөнья әдәбиятының киңрәк фонында караганда еш кына уртачадан узмаган гади агач булып, кайчакта куак кына булып күренә.
Менә ун елдан артык инде мин «Дружба народов» журналының редколлегия члены булып торам. Бу еллар эчендә татар әдәбиятының күп кенә әсәрләре редколлегиядә тикшерелде, проза бүлегендә каралды, һәм еш кына шулай килеп чыкты: бездә әсәр алга таба бер адым, «җитди өлеш» һ. б., һ. б дип танылган, республика бүләкләренә лаек булган. Ә күп милләтле совет прозасы фонында ул йомшак дисәң, йомшак түгел, гадәти генә бер әйбер булып күренә. Ахыр чиктә редколлегия член-нары башка республика язучыларының тирәнрәк, философик яктан баерак әсәрләренә өстенлек бирәләр.
Әйе, хәтта иң яхшы үрнәкләренә карап кына фикер йөрткәндә дә. безнең әдәбиятка әле Балтик буе республикаларының әдәбияты, грузин, әрмән прозасы белән, хәтта казакъ һәм кыргыз әдәбияты кебек чагыштырмача яшь әдәбиятлар белән дә ярышу кыен.
«Дружба народов»та әрмән прозаигы Грант Матевосян әсәрләрен генә алыйк. Бу уңай белән тәнкыйть «фолкнерча язу манерасы» дип язды. Фолкнерны һәм Ма- тевосянны параллель кую бик ышандырырлык булып күренде, һәм беркем дә моңа каршы төшәсе итмәде. Безнең прозаикларыбыздан кайсысы шундый чагыштыруга тарта алыр иде икән — мин белмим.
Менә тагын бер гыйбрәтле мисал. Соңгы елларда бездә мемуар әдәбият киң үсеш алды. А Гыйләҗев телгә алган истәлек китапларыннан тыш бездә Шәйхи Маннурның, Мирсәй Әмирнең кызыклы автобиографик әсәрләре һәм башка әсәрләр барлыкка килде. Мин бу китапларга зур хөрмәт белән карыйм. Тормыштан китәр көннәре якын икәнен сизгән кебек, әдәби аксакалларыбыз үз тормышлары турында үзләре сөйләргә, киләчәк буыннарга үзләренең күңел, фикер байлыкларын, күзәтү-
ларей, тормыш тәҗрибәсен ачып салырга булганнар. Әмма «Дружба народов* журналы редакциясендә бу истәлекләрнең кайсын да булса берәрсен басыл чыгару турында мәсьәлә куелгач, бүлек редколлегиясе Мостай Кәримнең «Озын-оэак балачак* дигән автобиографик повестен өстенрәк күрде. Мостай Кәрим повесте сәнгать ягыннан да көчлерәк, философиясе белән дә баерак һәм ялыктыргыч сөйләп барудан да азат булып чыкты.
Әйе, монда кемгә дә үпкәләрлек түгел. Журнал редакциясе күп милләтле совет ♦ әдәбиятында булганнарның иң яхшысын гына, гомумсоюз масштабында ниндидер * яңалык алып килгәннәрен генә басарга юнәлеш алды. Журналның зур уңышларга Е ирешүе һәм соңгы елларда авторитеты үсү дә бәлки редакциянең элек саклап кил- 3 ген география принцибыннан ваз кичүендәдер.
Моннан берничә ел элек «Советский писатель» нәшриятында күренекле рус тәнкыйтьчесе, филология фәннәре докторы, милли әдәбиятлар буенча танылган бел- u геч 8 Оскоцкийның «Романның байлыгы» дигән монографиясе басылып чыкты. Бу 2 хезмәт милли әдәбиятлар материалында хәзерге совет романы проблемаларына ба- 3 тышланган. Автор бу катлаулы синтетик жанрның проблемаларын тикшергәндә украин - (О. Гончар, М. Стельмах}, белорус (И. Мележ, Я. Брыль), молдаван (И Друцэ), казакь а (А. Нурпеисов) һәм башка әдәбиятлар тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итә. Шактый калын р гына китапта бер татар язучысы да телгә алынмый, безнең бер роман исеме дә * аталмый. Китапны укыл чыккач, мин ничектер шулай автордан аның ни өчен безнең с әдәбият материалын мисалга алмавы белән кызыксындым, бәлки ул аны җитәрлек У белми генә торгандыр? Валентин Оскоцкий үзенең җавабында татар әдәбияты яңа- g лыкларын белүен, әмма сөйләшү өчен совет романының юлын билгели торган иң югары, этап, булырдай әсәрләрне генә сайлаганлыгын әйтте. Аның карашынча, татар ф әдәбияты әсәрләре арасында андыйлар табылмаган.
Тәнкыйтьчене субъективлыкта гаепләргә мөмкин булыр иде. әмма, кызганычка ~ каршы, мондый хәл В. Оскоцкий китабы битләрендә генә түгел. Әйе, А. Гыйләҗев “ хаклы: татар әдәбияты әсәрләренең үзәк матбугат битләрендә зур сөйләшү пред- ч метына әверелүе бик сирәк була. Безнең язучыларның исемнәре бөтенсоюз съезд- н ларында да телгә алынмый диярлек, һәм артта калу елдаи-ел ныграк сизелә.
Бу артталыкның конкрет нәрсәдә чагыла икәнлегенә формулировка бирел О карыйк.
А Гыйләҗев бәлане иң элек төссезлек басып китүдә, урта кул язучыларның л бик ишле булуында Ъүрә. Әйе, безнең китап һәм журнал битләрендә хәзер күрәләтә х; халтураны очратмыйсың диярлек. Күпчелек азучыларыбыз югары белемле, язучылык <•> һөнәренең серләрен дә белә. Хәзер хәтта башлап язучылар да хата җибәрмиләр. "* сюжет кора беләләр, кызыклы диалоглар бирәләр. Әмма художество ачышлары, нык күтәрелешләр. А. Гыйләҗев сүзләре белән әйткәндә, фикер кардиограммасындагы & «пиклар» бик тә, бик тә сирәк. Буало сүзләре төшә: «Синең хәтәр сәнгатеңдә, о әдип, аеру кыен бу — начар, бу — урта дип»
Әлбәттә, урта кул язучылар һәрвакыт булган һәм булыр дип, әдәбият чынлыкта гел биеклекләрдән генә тормый, тора да алмый дип үзеңне юатырга була. Мәсәлән, рус әдәбияты кебек нык үскән әдәбиятта әллә урта кул язучылар азмы? Күтәрелешләр, биеклекләр үзләре дә әдәби процессның төп өлешен тәшкил итә торган уртача дәрәҗә өстендә генә калкып торырга мамкин бит Әмма болай дип үз-үзеңне юату белән генә әдәбиятыбызда урта кул язучылар тон бирүдән туктамый, ә бу — әдәбиятның гомуми дәрәҗәсен түбәнәйтә, аңа төссезлек бирә.
Прозабызның икенче җитди кимчелеге — күп сүзлелек, сузынкылык, кызыксыз сөйләп бирү Үз арабызда без әле моның белән ничзк кирәк алай килешәбез, ченки күпсүзлелеккә күнеккәнбез, кайчакта хәтта моны искәрмибез дә. Әмма әсәр рус теленә тәрҗемә ителә һәм яңа сферага, бөтенсоюз әдәбияты сферасына күчә икән, әлеге кимчелек шунда ук күзгә күренә башлый. Шулай да була: 18—20 табаклы калын гына роман 5—6 табаклы юка повесть кисәгенә әйләнеп кала (Мәсәлән. М Хә- сәновның «Юллар, юллар...» романын тәрҗемә иткәндә шулай булды).
Эдуард Касыймовның «Томан аша» һәм «һаваларда тургай» романнарын да мисал итеп китерергә мөмкин. Э. Касыймовның бөтен иҗатына А. Гыйләҗевның гел тискәре бөя генә бирүе белән мин килешмим. Э. Касыймовның мәкалә авторы телгә алган әсәрләреннән тыш, мин «Көмеш язулы кылыч» һем «Бир кулыңны, дустым» дигән кечерәк кенә, әмма эчтәлекле повестьларын, күп кенә хикәяләрен һәм очеркларын уңышлы дип атар идем. Аның химиклар турында язган «Чулман— оныклар елгасы» дигән романы турында да. русчага тәрҗемә ителгәннән соң, җирле һәм үзәк ма!бугатта күп санлы уңай фикерләр әйтелде, һәм улВЦСПСның эшчеләр сыйныфы турындагы иң яхшы әсәрләр өчен бөтенсоюз премиясенә лаек булды Ләкин Гыйләҗевның күп яктан хаклы булуын да танырга туры килә Касыймов язучы буларак соңгы елларда үсми диярлек, бер урында таптана, уртача дәрәҗәдән югары күтәрелә алмый. Аның әсәрләрендә күпсүзлелек, кирәксез тәфсилләүләр, хаҗәте шуның кадер генә булган диалоглар, артык күренешләр һәм ялыктыргыч эпизодлар тулып ята. Игътибарга лаеклы факт: тәрҗемә процессында 13 һәм 17 табаклы ике романнан 21 табаклы бер роман барлыкка килгән Шулай итеп, әсәр яртылаш диярлек кыскарган һәм моңардан откан гына Юк, югары очыш килеп чыкмаган, әлбәттә, әмма суы саркып торган ике романнан бер урта кул әсәр барлыкка килгән
Бу — әлбәттә, иң күзгә бәрелеп торган, иң ачык мисаллар. Әмма теге яки бу әсәр русчага тәрҗемә ителгән саен нәрсәдер кыскартыла, нәрсәдер кабат языла яки үзгәртеп эшләнә. Ә бу әлеге әсәрнең оригиналда эшләнеп бетмәгән килеш басылуы турында сөйли. Безнең романнар һәм повестьлар композиция көпшәклегеннән җәфа чигә. Аларга драматизм, детальләрнең тирәнлеге җитми. Еш кына безнең прозаиклар укучының уйлый белүенә, акыл сәләтенә ышанып бетмиләр, бөтенесен аңлатып биремгә, чәйнәп каптырырга тырышалар. Әсәргә яңа персонаж килеп керү белән, аның биографиясе тәфсилләп бирелә, сюжетта яңа борылыш сизелү белән, язучы үткәнгә әйләнеп кайтуны, моның ни өчен болай килеп чыгуын аңлатып бирүне бурыч итеп саный Ә иң мөһиме —күп кенә әсәрләребезгә яңалык һәм фикер тирәнлеге, чынбарлыкны фәнни төшенү җитми. Әсәрнең тирәнлеге һәм саллылыгы теманың үзеннән генә түгел, хәтта тормыш материалларыннан да түгел, ә бәлки язучының чынбарлыкта нәрсә күрүеннән, аның әйберләргә һәм күренешләргә карашынйан, аларга ничек мәгънә бирүеннән килә бит.
Фикеребезне дәлилләү өчен, конкрет бер әсәр — Ш. Бикчуринның «Тирән катлам» романы мисалында прозабызның типик кимчелекләрен карап үтик.
Бу роман уңышлы чыксын өчен, бөтен шартлар да җитә иде кебек. Алдагы роман белән Ш. Бикчурин кызыклы һәм актуаль әсәр иҗат итәргә, үз илебездә генә түгел, чит илдә дә киң яңгыраш табарга сәләтле икәнлеген исбатлаган иде. Яңа романы өчен ул бүгенге үзәк темаларның берсен — Көнбатыш Себер нефтен үзләштерү һәм союзкүләм әһәмиятле булган бу бурычны үтәүдә Татарстан нефтьчеләренең ролен сайлаган. Автор нефть эшен энәсеннән җебенә кадәр диярлек белә, нефть якларында яши һәм әсәрләренең геройлары белән көн саен диярлек очрашып тора. Ул материалны берничә ел махсус өйрәнде, булачак әсәрендәге вакыйгалар урынына барды, әсәр өстендә басылып эшләде.
Ләкин Ш. Бикчуринның яңа романын укый башлау белән, канәгатьсезлек хисе кичерәсең. Алдыбызда бик кыенлык белән «булавка ярдәмендә» генә укыла торган төссез, чи, көпшәк һәм озынга сузылган әсәр икәнен аңлыйсың. Ирексездән шундый фикер туа: автор алдагы романы өлешенә тигән уңышны кабатларга тырышып караган (исемнәрнең охшашлыгы гына да шул хакта сөйли). Әмма әдәбиятта шомарган юллар юк, ул һәрвакыт таныш булмаган өлкәгә юл ачу. Бер тапкыр табылган алымнарны, теманы, материалны һ. 6. кабатларга тырышу сәнгатьчә икенчелеккә әверелә, уңышсыэлыкка китерә.
Алдарак мин роман темасының мөһимлеге һәм актуальлеге турында сүз алып барган идем. Ләкин шушында ук В. Г. Белинскийның мәкаләләрендә һәм күзәтүләрендә үткәрелә торган бер фикерне искә төшерәсе килә: автор үзенең әсәрендә нинди генә матур идеяләр, нинди генә мөһим иҗтимагый мәсьәләләр күтәрмәсен, сәнгатьлелек булмаса, анда матур фикерләр дә һәм мәсьәләләр дә була алмый, алар рәтләп башкарылмаган әйбәт ният кенә булып калалар. Чыннан да, әсәрне укырга мөмкин түгел икән, укучы аны беренче битләреннән үк ябып куя һәм кәефсезләнеп читкг» ташлый икән, мөһимлек һәм актуальлек турында нинди сүз булырга мөмкин? Монда темага, дөресрәге, аның белән спекуляция ясауга карата эчке протест уятып, укучы каршында теманың бәясен төшерү турында гына сүз барырга мөмкин.
Әйе, тема ул, әсәрдә нәрсә турында язылудан бигрәк, тормышның теге яки бу катламын аңлауга авторның үзеннән нәрсә кертүе. Әйтик, «Каты токым» романында татар нефтен үзләштерүнең башлангыч чоры турында гына түгел, ә бәлки эшчеләр коллективының формалашуы турында сүз бара иде. Эчке монолог алымы ярдәмендә автор бригададагы һәркемнең башта үзен аерым итеп тоюын күрсәтә алган, һәр- кайсының үз максаты, үз уйлары. Берсе күбрәк акча җыюны кайгырта, икенчесе спортта уңышларга ирешү турында баш вата, өченчесенә берни дә кирәкми, хатыннар артыннан сөйрәлергә җай гына булсын, дүртенчесе, гомумән, бригадага очраклы рәвештә генә эләккән һәм хәзер яңадан авылга кайту турында хыяллана, һәркайсы үзенә үзе баш. барысы да бер-берсеннән һәм мастердан канәгать түгел, хәер, мастерны да алардан канәгать дип булмый. Ә менә бергәләп эшләү, куп кенә кыенлыкларны, аварияләрне җиңү процессында әкренләп бер-берсенә ярашу бара. Автор уртак максатның эгоистик максатларны һәм мотивларны кысрыклавын күрсәтә. Зурдан булмаса да, аларда бик мөһим психологик үзгәрешләр бара, очраклы рәвештв генә җыелган кешеләрдән коллектив формалаша. Нәкъ менә шушы сыйфат романны Татарстаннан ерактагы укучылар өчен дә кызыклы итте, яраттырды.
Яңа романда исә язучы шундый борылыш таба, темага үзенчә якын килә алмаган. Саф информацион бурычлар — Себер нефтен үзләштерүнең ничек баруы турында сөйләү, берничә әдәби персонаж мисалында бу эштә татар халкы вәкилләренең катнашуын күрсәтү иң алгы планга куела. Шул рәвешчә, роман урынын очерк материалы алып тора. Роман очерк кебек кабул ителә, ләкин ялыктыргыч, сузынкы, көпшәк очерк итеп.
Романдагы уннарча биткә сузылган һәм очерк-публицистика, ә кайчакта газета информациясе характерындагы бөтен-бөтен бүлекләр әнә шуннан килә. Автор Себер нефтен ачу һәм үзләштерә башлау турындагы китаплар, брошюралар һәм публикацияләрнең эчтәлеген популярлаштырып сөйләп чыга, чынбарлыкны сурәтле чагылдыру кызыксыз сөйләү белән алмашына. Хәер, баш герой Курамшинның Себергә килүен күрсәткән башка бүлекләрдә дә геройның күз уңына ни эләксә, шуны вагы-төяге
бел»н язып мыту эи*-*»рв*»ттэи өстенрәк тора. Чынлыкта, романның яртысыннан артыгында баш герой >ш итми, үзен берничек т® күрсәтми, ® бәлки китәргәме яки калыргамы дип баш ватып кына йври
Ш. Бикчуринның «Тирән катлам» романы прозабызның тагын бер җитди кимчелегем — зур характерларның, замандашларыбыэның күренекле матур образларының булмавын ачык күрергә ярдәм итә. Шуннан башка проза ваклана һәм бетүгә йез тота. Романның баш герое Курамшин да безнең алга вак һәм кызыксыз кеше, командировкаларда дои-жуанланып йөрүче бәндә булып күз алдына баса. Икенче дәрәҗәдәге персонажлар да хәтердә калмый. Автор аларның ниндидер физиологиягә кагылышлы сыйфатларын гына ассызыклап күрсәтә: берсе — туймас тамак, икенчесе «ак эш» эзләп йөри, өченчесе — кыймылдар-кыймылдамас авыраяк һ. б. Мондый очсызлы һәм әдәбиятыбыз күптән белеп оныткан алымнар белән ерак барып булмый, билгеле.
Инде без «производство темасына» язылган шуның ише спекуляцияләр белән килешеп торабыз икән, төссезлек һәм сәнгатьсезлек белән дә килешәбез дигән сүз Ә болар бер Ш. Бикчурин романына гына хас күренешләр түгел
Без әдәбиятыбызның гасырлар буена килгән бай тарихы бар дип кабатларга яратабыз. Әйе, Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов исемнәре—татар әдәбиятының гомуми тигезлеге өстендә калкып торган биеклекләр генә түгел, алар сонет Көнчыгышының күп әдәбиятлары өчен дә якты маякларга әверелделәр.
Ләкин игътибарга лаеклы бер күренешне билгеләп үтәргә туры килә: революциягә кадәр үз әлифбалары да булмаган күп кенә халыкларның әдәбиятлары соңгы унъеллыклар эчендә ныграк үскән әдәбиятларны куып җитте генә түгел, еш кына хәлләрдә узып та китте. Кыргыз һәм казакъ әдәбиятларын гына алып карагыз. Ч. Айтматов, А. Нурпеисов, Ә. Алимҗаноә. О. Сөләйманов. С. Санбаев исемнәре генә түгел, ө күпләгән яшь прозаиклар да һәм бу әдәбиятларның гомуми дәрәҗәсе дә, минем уемча, күп кенә борынгы әдәбиятлар, шул исәптән Урта Азия әдәбиятлары дәрәҗәсеннән шактый югарырак.
Очраклылыкмы бу) Юктыр дип уйлыйм. Традицияләр — куәтле, шифалы көч ул. әмма дөрес, иҗади үзләштергәндә генә. Шул ук традицияләр, әгәр дә алар белән масайсаң, алар белән генә чикләнә һәм тирә-ягыңдагы бернәрсәне дә күрми башласаң, аяктагы тышауга да әверелергә мөмкин.
Яшь республикаларның язучылары үткәндәге традицияләр белән азрак бәйләнгән. шуңа күрә алар ныграк үскән әдәбиятлар тәҗрибәсе белән кызыксынудан туймыйлар, рус һәм дөнья әдәбиятларының иң яхшы казанышларын, алымнарын кыюрак файдаланалар. Бөтен яңа, алдынгы нәрсәгә аларда ишекләр киңрәк ачык, һем аларның өстенлеге дә әнә шунда.
Шунысын онытмыйк, новаторлык — шул ук традиция ул. Ләкин новаторлык яңаны, моңарчы булмаганны эзләүдән, инде урнашкан традицияләрне инкарь итүдән, күнегелгән, озакка сузылган карашларны җиңүдән башка мөмкин түгел. Безнең прозага иң элек менә шул — алга барудагы кыюлык, бетен яңага «ачык тору», гасырыбызның әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләре югарылыгында хәрәкәт итү җитми дә инде.
Кыскасы, безнең прозадагы хәл бер яклап караганда, бик канәгать булырлык сыман. Ел саен үзәк нәшриятларда татар язучыларының 15—20 һәм аннан да күбрәк китаплары басылып тора (ә элегрәк елга нибары бер-ике китап тәрҗемә ителә иде). Әдәбиятыбызның күп кенә әсәрләре бөтенсоюз күләмендә бүләккә һәм премиягә лаек була, чит илләрдә басыла Әмма шуның белән тынычланып калу һич тә ярамый Артта калуның бик җитди билгеләре дә бар. Әлеге кимчелекләрне һәм йомшак якларны ачыклау, уңышлырак алга бару өчен бу хакта бар тавышка туп-туры итеп әйтергә кирәк.