Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨХӘММӘТ ГАЛИНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ


өхәммәт Гали — Беек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк авыл тормышы турындагы хикәяләре белән танылган, революция җиңүенең беренче елларыннан алып совет матбугатында актив эшли башлаган әдип. Аның сан ягыннан күп булмаган, ләкин үзенчәлекле стильдә иҗат ителгән хикәяләре, кыска-кыска очерклары, берничә драма әсәре һәм, ахыр килеп, әдә-бият тарихын ейрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләре татар культурасында лаеклы урын алды.
М. Галинең каләм тибрәтә башлавы Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укыган елларына туры килә. Аның «Авыл тормышы» исемле беренче әсәре 1911 елда «Йолдыз» газетасында басылып чыга.
һаман да эзләнгән, яктылыкка омтылган яшүсмер Мөхәммәт 1912 елның урталарында Казаннан Оренбург шәһәренә китә, атаклырак уку йортларыннан саналган «Хесәения» мәдрәсәсенә укырга урнаша. Ныклы тәртип урнаштырылган булуы, программасына яңа фәннәр укыту кертелүе ягыннан бу мәдрәсәнең даны читкә таралган булса да, 1905 елгы беренче рус революциясеннән соң уяна башлаган яшьләрне инде әлеге шартлар гына канәгатьләндерә алмый. «Хөсәения» шәкертләренең 1912 елда баш күтәрүендә Мөхәммәт Гали дә катнаша, мәдрәсәне ташлап чыгучылар белән бергә Оренбург урамында эш эзләп йөри. Ләкин эш таба алмагачлыктан һәм башкача яшәргә мөмкинлекләре дә булмаганлыктан, яңадан мәдрәсәгә кайтып керергә мәҗбүр була.
Казан һәм Оренбург мәдрәсәләрендә уку. бигрәк тә шәһәрдә яшәү М. Галинең иҗат эшенә керешүенә беркадәр юл ача.
«Хөсәения» мәдрәсәсендәге әдәбият мөгаллименең ярдәме белән, 1914 елны «Аң» журналында «М. Гали» имзасы белән бер-бер артлы ике хикәя басылып чыга, һәм шул көннәрдән алып, М. Гали имзасы белән «Аң» журналында хикәяләр еш кына күренә башлый. Дорос, аның бу башлангыч иҗат чорында язылган хикәяләрендә зур социаль проблемалар куелмаган Алариың әһәмияте, беренче чиратта, яшь язучының табигать күренешләрен шактый оста тасвирлавында һәм үзенә таныш авыл көнкүрешендә булган кайбер якларны образлы, укырга күңелле итеп сөйләп бирә алуында иде.
1914 елда башланган империалистик сугышны, барлык хезмәт ияләре шикелле. М. Гали дә зур ризасызлык һәм тирән нәфрәтләнү белән каршы ала. Автобиографик белешмәсендә күрсәтелгәнчә, ул 1915 елда, «сугышка эләкмәс өчен», Украинага барып. тимер рудникларына кора эшче булып керә. Аннан Әстерхан аша Бакуга килеп, нефть промыселларында эшли Ниһаять. БЪхара якларына барып чыгып, анда грузчик була. Шуннан армиягә алына, 1916 елның фбаралендә фронтка озатыла, Австрия. Румыния фронтларындагы сугышларда катнаша. Терле җирләрне күрү, бигрәк тә солдат хезмәтендә булу М. Галине тормышка ачыграк күз белән карарга ейрәтә. политик карашлары үсүгә до ярдәм итә.
Боек Октябрь социалистик революциясе җиңгәч. 1917—1918 елларда ул туган ягында (хәзерге Балык бистәсе районының Олы Елга авылында) башлангыч мәктәптә укыта. Гражданнар сугышының иң җаваплы елларында һәм ил хуҗалыгын аякка бастыру чорында М Гали, бетен көчен журналистлык хезмәтенә биреп, шул вакытның татар совет матбугатында иң актив эшләүче, актуаль томаларга мәкаләләр очерклар бирел баручы язучылардан берсе була. Мөхәммәт Гали газеталарда эшләүне.
М
яшь Совет дәүләтенең беренче елларында матбугат аркылы киң массаларга тәрбия бирүне иң җаваплы эшләрнең берсе итеп карый- Соңыннан да ул үзенең журналистлык хезмәтен иҗат эшчәнлегенең иң әһәмиятле бер өлеше дип саный.
Халык массалары белән бергә эшләү, газеталарга килгән күп сандагы хәбәрләр белән якыннан танышу М. Галигә тирән эчтәлекле тормышчан хикәяләр язарга булышлык итә. Ул 1919 елда «Кызыл Армия» газетасында басылган «Сәмигыл карт» исемле бер хикәясендә үк үз вакытының авыл тормышында барган социаль үзгәрешләрне шактый тулы һәм уңышлы сурәтләп бирүгә ирешкән иде
Мөхәммәт Гали иҗатында иске авылны, аның гореф-гадәтләрен хикәяләү зур урын алып тора. Аның бу тармактагы әдәби эшчәнлеге гражданнар сугышы чорында башланып, 20 нче елларда тагы да киңәя. «Хикмәт хәзрәт» (1918), «Яңгырсыз елларда» (1921), «Пожарныйлар» һәм «Көтүчеләр» (1923) хикәяләре — әнә шуңа мисал. Аларның теленә Мөхәммәт Галича җыйнаклык, пөхтәлек хас.
Колхозлашу чорында язган хикәяләрендә дә («Чәчүлек сукканда», «Таз Шәрәфи», «Рәхмәтулла тегүче» һ. б.) язучы искр тормышның караңгы якларын бик еш искә ала, совет чорында үсеп килгән яңа авылны, яңа рухлы кешеләрне аңа контраст итеп ' куя.
М. Гали совет чорында үскән яңа кешеләр турында үзенең очеркларында да дулкынланып сөйләде («МТС басуларында», 1933; «Беренче класс укчысы», 1940 һ. б.). Элек грузчиклыкта эшләгән, совет чорында күренекле галим булып үсеп җиткән профессор Гыйлем Камайга багышлап язылган очерк аерым китап булып та басылды («Ул үсте», 1936).
Хөсәен Уразиков белән бергә иҗат ителеп, 1945 елда сәхнәгә куелган «Каюм Насыйри» пьесасы Мөхәммәт Галинең драматургия өлкәсендә дә уңышлы гына эшли башлавын күрсәтә. Ул, гомумән, пьеса язудан тыш та атаклы татар галиме К. Насыйри яшәгән чорны өйрәнүгә зур көч куя, аның кулъязмаларын җентекләп тикшерә, әсәрләрен җыеп бастырып чыгаруда актив катнаша. Ахырда, шул чорны җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә, «Каюм Насыйри» яки «Бөек мәгърифәтче» исеме белән зур бер роман язу уена килә. Ләкин вакытсыз үлеп китүе аркасында (1952), ул әсәр тәмамланмый кала.
М. Гали татар совет әдәбияты белеме өлкәсендә беренче буларак зур күләмле монография язып чыга. Классик драматург һәм күренекле совет язучысы Галиәсгар Камалның тормыш юлын һәм иҗат мирасын өйрәнеп язылган монография бай фактик материалга нигезләнүе белән генә түгел, олы иҗатка дөрес бәя бирүе ягыннан да ү!енчәлекле иде. Аның күпләр әдәби әсәрләрне тикшерүдә тик социологизм методы белән генә мавыккан вакытта басылып чыгуы исә бигрәк тә әһәмиятле иде.
Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүгә дә М. Гали үзеннән зур өлеш кертте. Аның «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» дигән сатирик поэма турында язган зур гына хезмәте мәгълүм. М. Галинең Тукайны күреп белгән, аның белән бергә үскән бик күп кешеләрнең истәлекләренә таянып язылган хезмәтләре дә игътибарга лаеклы. Алар бөек шагыйрь биографиясен тулыландыруда, аның җанлы образын тудыруда әле дә кыйммәтле чыганак булып тора.