Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кычытканнар


Кем кычыткан үскән җирне таба, УЛ тук иде авыр елларда — һәм шул егәр белән басу сөрдек, Берәр потлы орлык биштәрләрен Без күтәреп йөрдек юлларда.
Ил алдында бурычыбыз йөртте, Намусыбыз авыр елларда. ...Кабаланып үтеп барган чакта. Онытылган якын дус шикелле. Кычытканнар очрый юлларда...
Чит җирдә
Үкенеч
Синең эзләр яңа яуган карга Шигырь язып китте Урамнардан, яшьлек нуры булып, Зифа буең үтте.
Кемем бар минем монда? Агачтан төшкән яфрак, Юлаучы җил канатына Ияреп килгән туфрак...
Гөлләрем чәчәк койды.
Сайрар кошларым тынды.
Ни калган миңа монда? Күңел канатым сынды,
Төшемә керә инеш, Таң җиленең назлары, Йөрәкне урталай ярып, Йөзә авыл казлары.
Күз карашым шигырь юлларыңны Җирдән үрелеп алды. Күңелемнең офыкларын нурлап, Синең кояш янды.
Өзгәләнә йөрәк синең белән Бергә китмәгәнгә,
Акылымны хис яшене суга Күкләр күкрәгәндә.
Әни
Үз өлешен ашамады әни, Безгә имезлеккә чәйнәде. Бар гомерен без киеп йөрисе Оекбашлар итеп бәйләде.
Кара төннәремне яктырталар Әниемнең ап-ак чәчләре. Гаиләбезнең гөл бәйләмендә Әни — нурлы кояш чәчәге.
Циркта
Искитәрлек номер! Юлбарыслар — Иорт мәчесе сыман тыңлаучан, Ләкин алар күзендәге сагыш Җанны тетрәтерлек, уйласаң.
Этюд
Сузып-сузып шаян җил сызгыра, Гүләп тора өйләр, буралар, Җилнең бөдрәләрен тарый Тарак теше кебек коймалар.
Тәрәзәдә — кышның кулъязмасы. Каеннарда — чыпчык чылбыры, Төлке кергән, ахры, морҗабызга Никтер сыймый калган койрыгы.
Каенлыкта
Таныш сукмаклардан атлау белән Кочагына ала каенлык, Язгы томанмыни, эреп бетә Хисләр дәрьясында сабырлык.
Каен бураннары иркәлиләр Күз карашын, җанны, фикерне. Ап-ак бураннарга салып чайкыйм Күңелемне сөлге шикелле.
Җил искәндә койрык, шарф булып, Каеннарга килеп урала. Аннан, шуып тешеп, кар кызының Кочагында эреп югала.
Кыш
Серле бүген дөнья, гаҗәп серле: Тирә-ягым актан уралган, Каен сабыйлары, әкият тыңлап, Селкенергә куркып тын калган. Серле бүген дөнья, гаҗәп серле: Вакыт-вакыт карыйм тукталып. Шук җилләр дә исми, минем кебек Торалармы әллә сокланып?!
Телефон чыбыклары
Бу чыбыклар — күңел җепселләре. Кунган чыпчыклары — төеннәр. Кайсыбызның җан өшеткеч сүзе Бәс челтәре булып эленгән?
Кем тавышы чыңлый чыбыклардан, Кем язмышы җилдә тирбәлә, Кем ядкаре җир-күк арасына Йомры чыпчык булып төйнәлгән?