Логотип Казан Утлары
Новелла

ИКЕНЧЕ КАТТАГЫ БҮЛМӘ


рхитектор Самат Гәрәевич Кадыйргулов, мөгаен, бик күп яктан, сезнең белән минем кебек үк. га- дәти бер кеше булгандыр Әмма соңгы елларда холкында торган саен ачыграк сизелә барган сәер сыйфат аны бүтәннәрдән нык кына аерып куя башлады. Танышлары, дус-ишләре әйтмешли: әлеге сыйфат безнең заман кешесенә һич тә хас түгел, ә Самат Гәрәевич кебек хөрмәтле интеллигентка инде бөтенләй дә бармый, «просто килешми» иде. Бу сүзләрнең мәгънәсен, дусларының тел төбен ачыклый төшсәк—Самат Гәрәевич соңгы вакытларда үз-үзе белән генә калуны яратарак бирә,
ялгызлыкны дөньяның бик күп рәхәтлекләреннән өстенрәк куя. Чамасыз ыгы-зыгылы эш көннәре һәм тулысынча диярлек гаилә өчен үткән кичләре, ял вакытлары — ялгызлыкны аңа күптән күрелмәгән, бик тансык. бик кадерле итеп бетергәннәр иде инде. Ул. мөмкинлек туып, әз генә җай чыккан саен, дус-ишләреннән һәм иптәшләреннән аерылып, бик күбәеп киткән мәҗлесләрдән читләшеп, үзе генә калырга тырыша. Башкаларга сәер булып тоелган әнә шул бәхетне Самат Гәрәевич торган саен көчлерәк тели бара. -
Үзе нык кына'ышанган бер фикер дә йөри Самат Гәрәевичның күңел төбендә. Яшәү дигән хикмәтнең иң мәгънәле өлеше ялгызың калгач башлана, дип уйлый Самат Гәрәевич. Әнә шул вакытта — төрле ясалмалыклардан, бүтәннәр көенә җайлашудан, кыланулардан арынгач — кешенең иң чын гомер итүе башлана. Шул чагында кеше үзенең тирәнәйгән күңел халәтен, рухының иң ихлас, риясыз рәвешен кичерә. Иң кадерле хисләр, өр-яңа һәм Ьлы фикерләр аңа әнә шунда килә. Кешенең беркайчан һәм беркем тарафыннан кабатланмаячак шәхес булуы да әнә шуннан башлана.
Соңгы елларда үзе канәгать булырлык бер генә яңа проект та тәмамлап тапшыра алмавы, күрәсең, аның ялгызлык хакындагы бу уйларын көчәйтеп җибәргәннәрдер. Инде менә ничә ел бит Самат Гәрәевич гел агымдагы вак эшләр белән мәшгуль, гел шулар шаукымында яши Аның үз-үзеннән: «Ә синеке генә саналырдай, син чын-чынлап горурлана алырдай эш кая соң?» — дип борчылып сораган чаклары торган саен ешрак кабатлана.
^зеи бирегә, Н. шәһәренә командировкага җибәрүләрен дә ул бик теләп кабул итте.’Моннан унбиш еллар элек Самат Гәрәевич күпмедер гомер кичергән бу район шәһәрчеге хәзер заманча матур итеп яңадай
төзелә башлаган икән Аның бер өлешен — якындагы елга ярына барып терәләчәк иркен массивны исә — бераз үзләренчәрәк, бүтән шәһәрләрне кабатламыйчарак салдырмакчы булалар. Әнә шуның генераль планын төзетү өчен район җитәкчеләре Казаннан үзләренә танышрак, бу якны белгәнрәк архитекторны, ягъни Самат Гәрәевичны чакырганнар да инде... ♦
Менә хәзер безнең Самат Гәрәевич Кадыйргуловыбыз Н шәһәре ™ . үзәгендәге ике катлы кунакханәдә, район җире өчен иң яхшы саналган ч бүлмәдә яшәп ята. л
Көндезләре эш белән үтә, ул йортлар салыначак урынны — ланд- 2 шафтны өйрәнә, нечкәләп күзәтә, һәрбер кечкенә үзенчәлегенә хәтле £ хәтеренә сеңдерергә тырыша Кайчагында куен дәфтәренә җиңелчә < генә сызгалап та куя Алары биредә урнашачак торак йортларның, төр- ы ле корылмаларның беренче чалымнары була инде Тора-тора, кульман ? артында шактый көннәр тир агызып утырганнан соң, исәпсез күп сызу- S бозуларның, тегеләй дә, болай да уйлап карауларның бер нәтиҗәсе ж булып, әлегә җиңелчә ясалган рәсемнәр матур гына йортларга әйлә- ф неп китәләр. Аларның иң уңышлы дигәннәре — табигать үзе озак ел- а лар дәвамында һәм стихияле рәвештә төзегән сыман — урынга бик ы ятышып та, аңа өстәмә ямь дә биреп торачаклар. s
Самат Гәрәевнчның яшьлегеннән бирле килгән зур хыялы да — „ табигатьнең үзенеке ише биналар, сарайлар салу иде Укыганда да ш аларны шундый матур максат өчен әзерләделәр Әмма, институтны ь бетереп, эшкә тотынгач, күбесен вак заказлар, бәләкәй эшләр мәшә- * кате басып китте. Заказчы оешмаларның үтенече буенча алар инде ж күптәннән үткән чорныкы дип саналган проектларга өлешчә үзгәртү- * ләр ясадылар, берөзлексез шулар ихтыяҗын үтәделәр Институттан алып килгән зур планнар, хыяллар әкренләп артка, ерак киләчәккә күчә торды. Вакыт шулай үтте
Билгеле, Самат Гәрәевич сыман танылган кешенең үз проектлары да булмый калмый Иң башта, институт бетереп, берничә ел эшләүгә үк, өлкән архитектор Хәкимҗан абый зур спорт корылмасы проектлауга чакырды аны. Алар икесе дә бик дәртләнеп, яратып эшләгәннәр иде Хәзер ул бина, аулаграк урында булса да, шәһәрне бизәп, урамга үзенчә ямь биреп тора. Аннары Самат Гәрәевичка мөстәкыйль проект та бирделәр. Инде хәзер, саный китсәң, андыйлар да дистәгә якын җыела бугай Әмма күбесе, бигрәк тә соңгы еллардагылары, ашыгычрак. элек ияләпгәнчәрәк—тирән уйланмыйча һәм матур хыялларсыз гына башкарыла башлады шул Эш арасында гына дигәндәй, бик кысан вакыт эчендә генә... Ә ашыгу сәнгатьтә сизелмичә каламы соң ул? Соңгы эшләргә югары сәнгатьлелек дигән бөек бер нәрсә җитмәгәне һаман ныграк, ачыграк күренә бара иде Самат Гәрәевнчның шушы күңелсез хакыйкатьне аңлавы да тирәнәя, шул ук вакытта аны төзәтү өчен булган мөмкинлеге дә. гомер үтү белән, һаман азая, һаман кысыла сыман.
Бнрегә килгәч тә ул күп эшләде Хәтта Казандагыга караганда да нәтиҗәлерәк, күзгә күренерлегрәк эшләде Чөнки райбашкарма бинасыннан бирелгән аерым бүлмвДа — ул көн буе 6ер\ «е Җитәкчеләр ана эш өчен бик әйбәт шарт тудырганнар — Самат Гәрәевич үтә дә канәгать НДС.
Ә кичләрен ул үзе күптән теләгәнчә — ялгыз гына Рәхәтләнеп укырга дип, моңарчы хыялланган китаплары белән генә Ул аларны өендә дә. эшендә дә кешегә күрсәтергә кыенсына, уңайсызлана Чөнки китапларның күбесе, танышлары уйлаганча, архитектура якн төзелеш буенча түгел, ә матур әдәбият әсәрләре иле Матур әдәбиятның да ипидне генә әле —’ни нечкәсе диикме русчадан Иван Бунин. Сергей Никитин хикәяләре дә татарчадан Әмирхан Еникиның калын гына бер
китабы. Тагын икесе, юкараклары — шигырьләр... Килгәндә, аның зур портфелендә әллә ни күп урын алмадылар алар, ә,менә хәзер бүлмәне ниндидер, җан өчен шифалы һава белән тутырып, кадерле, олы әйбер кебек торалар Самат Гәрәевич, әлеге югары сәнгать әсәрләрен укыганда, дөнья чуалчыклыгында югалта башлаган үзен табып алгандай була. Яшьрәк чакның матур, канатлы яшәеше кире кайткан сыман тоела аның күңеленә. Җирдәге кабатланмас үз урыныңны да ныграк тоясың, сизәсең шикелле андый чакларда.
Әнә шул кичләрен ул бернәрсәгә дә, беркемгә дә алыштырмаячак иде. Алар, ул кадерле минутлар, үзенә бирелгән бердәнбер гомер дәрәҗәсендә, шуның кебек үк газиз иде аңа. Алар гына Самат Гәрәевнч- не үзе теләгән Самат итәләр, аңа ул теләгән яшәүне — гомеренең ул көткән чынын, ныклысын бирәләр иде.
Әлбәттә, монда аның эше дә Казандагы сыман кичке бишкә хәтле калмый Өч-дүрт тирәләрендә Самат Гәрәевич инде үзенең икенче каттагы бүлмәсендә була. Юынып, сөртенеп — черем итеп алырга әзерләнеп йөри. Шулай, бераз йоклап алгач, ул бер тәүлектән ике көн ясаган кебек хис итә. Торгач үзенең башы сафлыкка, күңеле көрлеккә сөенеп йөри. Үзендә көч, дәрт сизә.
Ә инде биредәге, шимбә, якшәмбе көннәре аның өчен чын бәйрәм кебек тоела. Ул бит ике көн буена үз иркендә! Ашыкмый гына елга буенда йөрисеңме, яисә аның теге ягындагы, күңелне ымсындырып торган ур-манына әкрен генә чыгып керәсеңме, әллә шәһәрнең кырыйдагы аулак, тыныч урамнарында ялгызың гына сәяхәт кыласыңмы — һәммәсе үз кулыңда, үз иркендә! Ике көн! Никадәр вакыт, нихәтле мөмкинлек бит бу!
Бүген шимбә көн иде.
Иртәнге якта Самат Гәрәевич бик озак, бик тәмләп-ләззәтләнеп йөреп кайтты Күңеле булганчы, аяклары тәмам арыганчы, онытылып атлады ул урманлы яр буеның бормалы, матур сукмакларыннан. Көньякта ял иткәндә дә һәм бүтән җирләрдә булганда да күзенә ташланмаган гаять үзенчәлекле, күңеленә искиткеч якын урыннар очратты. Ул урыннарның берсе дә сине тиз генә җибәрми, күпме булсаң да, әле һаман нәрсәнедер әйтеп, биреп бетермәгән сыман, үз янында тота, кешенең эченә әнә шул хасиятне бер дә кабаланмый гына, ипләп кенә — әйтерсең, агач яфраклары лепердәгән көй белән генә — сала, бөтен барлыгына әкрен-әкрен тутыра иде. Самат Гәрәевичка бары тик мондый мөмкинлекне моңарчы таба алмаганга үкенергә генә һәм үз эченә табигать җанының, табигать рухының нинди рәхәтлек биреп агып керүен тын килеш тыңлап торырга гына кала иде...
Ул сихри сәяхәттән кайткач, Самат Гәрәевич ял итеп тә алды. Ә хәзер аның нияте йомшак кәнәфигә чуму, онытылып әдәбият дөньясына китү иде. Матур башланган көнен тагын да әйбәтрәк итәсе, күңел сахрасында тәмам хушланасы, ләззәтләнәсе килә иде Самат Гәрәевич- ның. Ул үзенең күптән түгел очраклы рәвештә ачкан язучысы Сергей Никитинның китабын алып утырды. Кечерәк кенә күләмле хикәяләр иде анда. Әмма ул кечкенә хикәяләр шуның хәтле тирән һәм шундый да хисле, тәэсирле иделәр — әйтерсең, андагы һәрбер хәрефкә кешелек миллион еллар дәвамында кичергән бөтен нәрсә сыйган да, хәзер менә шулар, хәрәкәткә килеп, синең эчке дөньяңа күчәләр Юк. күрәсең, әлеге байлык ул хәрефләргә сеңмәгәндер. Ул язган кешенең күңелендә шулай бихисап күп, мул булгандыр Шуңа күрә аның һәр язган әсәре җан хәрәкәтен, йөрәк тибешен, рух дулкынлануын чагылдырадыр, туларны белге.ртәдер Бер кеше эчендәге олы һәм сихри дөнья шушы хикәяләр аша әкрен генә икенче кеше күңеленә күчәдер. Самат Гәрәс- вич өчен бу күренеш гаҗәёп ләззәтле иде. һәм, иң мөһиме, бу авып бөтен барлыгына бик тансык иде. Ул, нык сусаган кеше кинәт кенә
суга тап булгандай, бер туктамыйча эчәргә, озаклап һәм тын да алмыйча. тунын рәхәтен тоярга әзер иде
Кунакханәдә кичке ыгы-зыгы купканчы була торган үзенчә бер ипле, сабыр тынлык урнашкан Ишекләр ачылып-ябылу да юк, беркем йөрми дә. Тып-тыныч Әйтерсең, төнге илаһи тынлык
Бу исә Самат Гәрәевич бүлмәсендәге халәтне тагын да көчәйтә. ♦ Ул вакыт-вакыт күңеле белән генә түгел, ә менә шушы икенче каттагы ; бөтен бүлмәсе белән үк, жир тормышыннан аерылып, каядыр бик ерак $ ка киткән, бүтәннәр аңлый да, таба да алмаслык ниндидер серлелеккә 2 күчкән кебек тоя үзен. Әйтерсең, ул хәзер шунда яшәп ята
Самат Гәрәевнчның бу рәхәт халәтне кичерә башлавына күп үтмә- < гән иде әле. Мөгаен, ярты сәгатьтән дә артмагандыр Астан, беренче < каттан ишетелгән көчле һәм шактый ямьсез тавыш аның игътибарын * үзенә тартты. Ниндидер хатын-кыз (жыештыручы булса кирәк — бу ва- ? кытта ул үз эченнән нәрсәдер сөйләнгәли-сөйләнгәли коридор идәннә- 5 рен юып, сөрткәләп йөри торган иде) усал, кискен итеп кемгәдер кыч- = кыра иде Аның сүзләре Самат Гәрәевичка аермачык ишетелде ф
— Кая! Кая барасың, дим! Төш тизрәк — менә шуның белән битеңә чәпегәнче!
Аңа каршы бер ир-ат тавышы басынкы гына, юаш кына итеп нәр- х сәдер әйтте... Бусын Самат Гәрәевич ишетә алмады Аның каравы тегесенең, җыештыручының авазы икеләтә көчәеп, тагын да власть « лырак булып, бөтен кунакханәне яңгыратты
— Кертмим булгач, кертмим! Юк ул! йоклый! Ял итә! Аптыратмас- * ка куштылар аны. Ә синнән туйган инде! Көн дә исерек, әшәке! х
Самат Гәрәевич: «Кемне шулай оятсыз ител, шул хәтле түбәнсетеп ; сүгә бу хатын?» — дип. аптырап китте Аңа, үзс яшәгән югары дөньядан әле аерылып җитә алмаган кешегә, түбәннән килгән авазлар үтә тупас һәм бик ачу китерә торган булып тоелды «Нинди явыз хатын, ә’ Ничек инде тып-тыныч кына йөргән җирдән шулай каты кычкыра алыр га мнмкнн?! Беркемнән оялмый, кыенсынмый, ничек шулай явыз итеп кычкырырга!. Моның өчен, мөгаен, эчеңдә бик озак еллар буена җыелган чиксез күп явызлык булу кирәктер Нормаль кеше болай гына, шушы кыска гына арада бу хәтле авыр сүзләр табып, әйтеп өлгерә алмас иде »
Ә бераздан, инде үзенең югары дөньясыннан аерылып җнрглрәк якынайгач һәм тагын берникадәр вакыттан сон тәмам үз бүлмәсенә кайтып ук утыргач, аның башына: «Ә кемгә шулай җикеренде икән ул?— дигән уй килде — Шул хәтле тартынмыйча кемне сүкте икән ул хатын?»
Тукта, «ял итә» диде бит! Әллә сүз минем хактамы? Безнең катта бүтән кеше бик калмый кебек иде бу вакытта.. Ул үзе генә юынып йөри иде йоклап алгач . Ә кем килергә мөмкин соң әле? Кем? .
«Неужели — ул? Самат Гәрәевич ниндидер йокыдан уяна бара кебек иде,— Чынлап та ул микән әллә »
Әйе, килүченең ул булуы бик мөмкин иде
Самат Гәрәевич уйлаган саен моңа ныграк ышана барды «Шулай бит. бөтен рәвеше дә аңа туры килә бит. »
Самат Гәрәевнчның «ул» дигәне - аның II шәһәрендә яшәгән чагындагы иң якын дусты Хәмәт иде.
Юк. дусты гына түгел иде аның Хәмәт! «Дус» дигән бер кыска гына сүз аларның бер берсе өчен кем булганлыгын әйтеп, белдереп бетерә алмы соң?!
Аларның исемнәре генә - Самат белән Хәмәт —охшаш түгел, Ә холык фигыльләре дә бер төрлерәк, берчәрәк иде Шуңа к\рәдсрме. ничектер, очрашу белән бер-берсен үз итеп, якын нтеп алдылар Улча гында алар Н. шәһәренең әллә ни күзгә ташланып тормаган гади
генә оешмасында эшләп йөрүче басынкы гына егетләр иделәр. Ә юк... Шулай да басынкылык күбрәк Саматка хас булгандыр. Хәмәт исә Самат характерының шәһәрчәрәк варианты иде бугай. Анда шәһәрчәлек, иркенлек, кыюлык күбрәк иде. Чөнки ул тумышы белән үк шушы Н шәһәреннән — шунда үскән, шунда укыган. Бу тормыш аңа бик тә үз, таныш иде.
Иң мөһиме—Хәмәт бик талантлы егет иде. Ул, барысын да шаккатырып, баянда уйный Җаны теләгәндә баянына кушылып жырлап җибәрергә матур моңлы тавыш та биргән аңа табигать. Төрле уңай белән стена газетасы өчен шаян шигырьләр дә яздырып алалар Хәмәттән.. Кыскасы, күпкырлы талант, бәхетле егет иде Хәмәт.
Эштә бүтәннәр бик мөһим дип санаган нәрсәләргә исе дә китми иде аның. Хәмәт үзенең бәйсезлеге, ниндидер бер эчке кыюлыгы белән гел диярлек аерылып торды. Башкалар директорга ошау өчен, анын кәефен күрү өчен кулыннан килгәннең бөтенесен эшләргә әзер торса һәм шуны ныклы кагыйдә итеп санаса, һич тайпылмый шуны үтәргә тырышса — Хәмәт, яшь кенә булуына да карамастан, ничектер үзен аның белән тигез тота төсле иде. һәрхәлдә бүтәннәрдә бик өстә яткан буйсыну, баш ию дигән нәрсәләр Хәмәт холкына якын да килми иде Ул яшьтән, кечкенәдән үк иреккә күнеккән. Аңа табигать тарафыннан бирелгән әлеге сәләтләр дә әнә шул бәйсезлекне, ирек сөюне көчәйтәләр төсле иде Ул еш кына хыялда гына була алган ниндидер алдагы чор тормышыннан безнең көннәргә ялгышып килеп төшкән бер кош баласы кебек тәэсир калдыра иде.
Ләкин аның Саматны борчыган бер йомшаграк ягы да бар иде. Ул үз язмышына ничектер үтә битараф, китапча әйткәндә, жавапсыз карый Самат моны бигрәк тә үзе белән чагыштырып уйлаганда нык сизә. Саматта —авыл егетендә — тырышлык, даимилек, эш-планнарда тотрыклылык көчле. Ул үзенең киләчәге, тормышының алдагысы хакын да артык тирәнгә кереп уйлый алмасада, күңеле белән сизенеп диикме, ниндидер интуитив тою көче аркасындамы — дөресрәк юлны табып ала да, шул юлдай тайпылмыйча, бүтән нәрсә белән бик мавыкмыйча, акрын гына бара бирә. Ә Хәмәт андый бер генә юлны жаны-тәне белән азсына, тарсына төсле иде. Акылы белән төшенмәстән, үзеннән-үзе шулай килеп чыга кебек иде бу аның. Ул гомере буена шулай кнң һәм иркен яшәү алып барачагына нык ышанган кеше кебек иде...
Әмма тормыш күп чакта без көтмәгәнчәрәк, үзенчәрәк китереп чыгара шул. Самат та, Н. шәһәреннән Казанга күчеп киткәч, Хәмәт турында пошаманга төшерердәй сүзләр ишетә башлады.
Башта аны хатыныннан аерылган диделәр. Хәзер бигрәк тә еш сала икән дип сөйләделәр. Аннары ничектер: «Хәмәт хатыны янына кайткан икән» дигән сүз дә килеп эләккән иде Саматның колагына Тик бераздан ул хәбәр нәкъ киресе булып ишетелде. Хәмәтнең аерым фатир алып, үзе генә торуы беленде.
Ләкин, ничек кенә йөрсә дә, Хәмәт эшен ташламый, ниндидер ныклы бер бирелгәнлек белән һаман шунда эшли һәм, күпләр әйтүенчә, аны теләсә кемнән шәбрәк итеп башкара икән. Әмма Хәмәтнең тора- бара бөтен Н. шәһәренә таралып өлгергән даны инде бу яхшы якны да күмеп килә икән. Кешеләр Хәмәтнең макталырга лаеклы әнә шул әйбәт сыйфатын да начар итеп: «һаман шунда ята инде...» — дип, ошатмыйча сөйлиләр иде...
Самат үзенең иң якын дусты турындагы бу сүзләрне Казанга килгән танышлары аркылы ишеткәләп торды. Хәер, күчеп киткән беренче елларны, Самат Н шәһәренә кайткалап йөргәндә, алар шактый еш очраштылар. Гадәттә, берәр аулаграк ашханәгә яисә биредәге бердәнбер ресторанга кереп, озак итеп, тәмләп сөйләшеп утыралар иде алар. Менә шул сөйләшү Саматка бик ошый иде. Хәмәт зның алдында буасын
ерып киткән ташкын төсле ургыла-ургыла — бер дә туктамас һәм ба сылмас агым сыман яши иде Менә шушы сөйләшеп утыруларга бик сусаган була иде ул Сүз арасында гына әллә нинди зур эшләр хакында да әйтеп ала. Шулай бер мәртәбә ул Саматны зур картина ясавын әйтеп шаккатырды. Билгеле, ул аны очраклы бер заказ буенча, вокзал бинасына кую өчен эшләгән Ләкин хикмәт андамыни! Самат дустының ♦ мондый сәләтен бөтенләй белми дә иде бит әле! Иң кызыгы тагы о шул — картинаны тимер юлчылар бик ошатканнар Мәскәүдән килгән ң җитәкчеләре хәтта Хәмәтнең үзен дә чакырып сөйләшкән. Самат бу 5 сүзләрне авызын ачып тыңлады. Ә Хәмәт исә. кечкенә һәм артык әһә- з мияткә ия булмаган бер фактны искә төшергәндәй, йөгертеп кенә узды < да эшендәге хәлләргә кереп чумды. Бүтән чагында болай тыныч кына, £ ипле, сабыр гына йөргән Хәмәтне, әзрәк салса, эше борчый, тынгысыз- *• лый башлый иде. Аның әллә нинди зур мәсьәләләрне үзенчә чишү ? вариантлары була, һәм алар бик кызыклы да, дөрес тә сыман тое- 5 лалар иде. х
Хәмәтнең табигый талантына, күңел көченә, җан байлыгына чын- чыннан исе китә иде аның! Бер яшүсмер кебек ихлас соклана, шакка та иде Самат! Юк, болар исереклек йомшавы гына түгел нде. Икенче көнне, тәмам айнык хәлдә, салкын акыл белән уйлап карагач та нәкъ = шул фикердә кала иде Самат. „
һәм шундый сөйләшүләрдән соң: «Зур максатлы эшкә тартылма- я ган, шунын ихтыярына җигелмәгән нихәтле талант буш йөри бит без- о. дә!—дип уйлый иде ул, эченнән бик нык сызланып,—Тормыш өчен * үтә дә кирәкле нихәтле рухи байлык тиешенчә файдаланылмый' Пыч- х ранып йөри-йөрн, әкренләп күпме талант югала Эх, аларны күтәрер- * гә, һәммәсен үз урынына куярга нде! Балкытырга иде аларның бары- ' сын да!» .
Ләкин, мондый сызланулы һәм сокланулы уйлардан соң да тормышлары - Саматның үзенеке, Хәмәтнең үзенеке булып, аерым-аерым ак ты Берәр сүз ишеткән чакларда яисә нинди дә булса очрак уңаеннан искә төшкәндә генә уйлый башлады Самат элеккеге дусты турында Бик каршылыклы һәм үзеннән тиз генә ычкындырмый торган искә төшерүләр нде алар
Ә соңга таба, бер-ике ел эчендә, Хәмәт хакындагы хәбәрләрнең күңелсезләре күбәйде, бик нык күбәйде Самат вакыт-вакыт хәтта меиә-меиә җан өшеткеч сүз ишетермен дип куркып та куя иде Хәмәтнекенә охшаш кайбер язмышлар турысында аның кайдадыр - шул ук сәнгать кешеләре хакында укыгандамы икән ишеткәне бар иле
Озак кына кайтмый торганнан соң, бу килүендә инде менә икенче атнасын яши безнең кадерле Кадыйргуловыбыз Н шәһәрендә
Ирешкән бәхете — ялгызлыгы белән, күптән тимәгән шул рәхәтлек белән хозурланып үткәрде Самат Гәрәевнч бу вакытны. Хәмәт янына барып карау теләге аның башына да килмәде. Чөнки аның үзенең нәрсәдәндер котылу, нигәдер ирешү сөенече бик зур иде Самат Гәрәевнч- ны тулысы белән әнә шул бәхет йоткан иде!
Мондагылар, аны күреп белүчеләр өчен дә Самат Гәрәевнч — Казаннан килгән зур архитектор, данлы, хөрмәтле кеше нде. Шуңа күрә ул кешенең биредәге бер эчкече белән дус булуы — һич тә башка сыярлык нәрсә түгел! Әгәр дә инде андый очрашу ике дусның элеккечә ихлас сөйләшеп утыруы килеп чыга калса,—бу очракта әлеге факт II шәһәре кешеләре тарафыннан һичшиксез үзләрен мыскыл итү, аларның фикерләрен санга сукмау һәм. әле алай гына да түгел, шәһәрнең аларча күзалланган абруен аяк астына салып таптау дип кабул ителәчәк иде
Самат Гәрәевнч боларны белепме, әллә барысын белеп тә бетер мичәме—II шәһәре кешеләренең ихтыярына каршы килә алмады
..Ул уз уйлары белән мавыккан арада аста җыештыручы хатын тагын нәрсәләрдер кычкырды, нидер боерды. Монда үзен тулысымча хуҗа итеп сизә иде ул. Килүче кеше, әйтерсең, бер зур байның өенә мәрхәмәт сорап, рәхим-шәфкать өмет итеп аяк атлаган да шуңа күрә, әйтерсең, хуҗабикә үзен бик эре тота, бик усал сөйләшә.
Бераздан ул тавышлар басыла төште. Тышкы ишек шап итеп бер ябылды да. кунакханә яңадан үзенең элеккеге тормышы белән яши башлады...
Яңадан барысы да үз урынына кайтты. Тынлык та яңадан кайтты кебек кунакханәгә һәм аның икенче каттагы иң яхшы, иң тыныч бүлмәсенә.
Тик Самат Гәрәевичның күңеленә генә тиз кайта алмады ул тынычлык. Аңа берсеннән-берсе тынгысызрак сораулар ябырылды Ул шулар арасында күмелеп калды «...Нишләп аның каршысына йөгереп төшмәдем соң әле мин?.. Нишләп әле минем дустымны ниндидер бер тупас җыештыручы хатын куып җибәрде? Ни хакы бар аның Хәмәтне куарга?!. Ә син Ә син үзең ни уйлап утырдың? Барысын да тыңлап, ишетеп тордың бит!.. Икенче каттагы бүлмәңдә... «Илаһи» яшәү ләззәтен татудан аерыла алмыйча.. Нәрсә тотты сине, йөгереп төшеп, аны үз бүлмәңә алып керүдән? Ә? Нәрсә каршы төште, ни туктатты сине?»
Әйе, көтмәгәндә, уйламаганда нәрсәдер кисәк кенә үзгәргән иде..
Ул икенче катның иң яхшы бүлмәсендәге үзе өчен бик рәхәт һәм уңайлы дөньядан гына аерылмаган, ә тагын ниндидер — тел белән әйтеп булмастай бер биеклектән дә төшкән, түбәнәйгән сыман иде
Ә нинди биеклектән?
Анысына Самат Гәрәевичның башы җитмәде