Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАҖӘЕП ТАЛАНТ


РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Фәйзине без күбесенчә шагыйрь буларак искә алырга күнеккәнбез. Аның татар шигъриятен үстерүдәге, баетудагы зшчәнлеген һәм кабатланмас якты талантын әдипләр дә, әдәбият галимнәре дә, укучылар да югары бәялиләр. «Әхмәт Фәйзи — барыннан да бигрәк шагыйрь, татар совет поэзиясендә аерым урын биләгән шагыйрь,— дип язган иде Сибгат Хәким шагыйрьнең оч томлыгына кереш сүзендә.— Әдәбият фәне белгечләре, һичшиксез, беренче сүзне аның шагыйрьлегеннән башлап китәрләр. Ул әле, дөресен әйткәндә, тиешенчә өйрәнелмәгән һәм тиешенчә бәя биреп җиткерелмәгән шактый катлаулы, үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе». (I том, Казан, 1964, 6 бит).
Чынлыкта шулай булып чыкты да: әдәбият галимнәре Әхмәт Фәйзи турындагы җитди сүзне аның шигырьләреннән һәм поэмаларыннан башлап киттеләр. ' Тәлгат Галиуллинның «Заман сулышы» (1979) исемле монографиясендә Әхмәт Фәйзи поэзиясе хаклы рәвештә төп урыннарның берсен алып тора. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында да шагыйрь иҗаты турында кандидатлык диссертациясе язылды.
Белүебезчә, Ә. Фәйзинең әдәби мирасы по »зия белән генә чикләнми. Ул — гаҗәеп мул талантлы әдип. Үзенең кырык елдан артыкка сузылган иҗат эшчәнлеге дәверендә Ә. Фәйзи татар әдәбиятының куп тармакларында тирән эз калдырды. Хәзер инде, ниһаять, әдипнең поэзиядән башка өлкәләрдәге эшчәнлегенә дә игътибарлырак булырга, аларын да җентекләп өйрәнергә вакыт җиткәндер. Шушы фикергә нигезләнеп, мин бу юлы игътибарымны әдип иҗатының моңа кадәр күләгәдәрәк кала килгән кайбер өлкәләренә, иҗатының һәм тормыш юлының ачыкланып җитмәгән кайбер фактларына юнәлтмәкче булам. Сүзне әдипнең башлангыч чор иҗатыннан алып китү урынлы булыр.
Ә. Фәйзи үзе исән чакта тормышы һәм иҗаты турында берәр әсәр яки хезмәт язарга өлгерә алмады. Шул сәбәпле аның биографиясендәге аерым фактларны күп төрле чыганакларга таянып кына ачыкларга мөмкин.
Ә. Фәйзинең сеңелесе Зәйнәп апа Фәйэиеаада әдипнең башлангыч иҗат адымнарын ачыкларга ярдәм итә торган аерым материаллар очрый. Менә, мәсәлән, кадрларны исәпкә алу буенча гадәттә тутырыла торган официаль кәгазь. Әдип анда 1911—1915 елларда Уфада мәдрәсәдә укуы, 1915—1917 елларда рус-татар мәктәбенә йөрүе, 1917—1921 елларда рус урта мәктәбендә укуы турында язган.
«Ул еллар...» дип исемләнгән истәлекләрендә (1957) Ә. Фәйзи гимназиядә уку елларына, шул чор атмосферасына конкрет туктала: «Укытучыларыбызның күпчелеге демократ карашлы кешеләр булу сәбәпле, безне, берничә ярлы укучыны, алар үз шефлыкларына алдылар, һәм без аларның үзара төзегән «ярлы укучыларга ярдәм» кассасы хисабына укыдык. Тора-бара гимназия гади совет мәктәбе булып әверелде». Шунысын да өстәп әйтү кирәктер: Ә Фәйзи гимназия укытучылары белән бәйләнешен соңыннан да дәвам итә. Татар гимназиясенең шул вакыттагы директоры, По-


«Матурлык дөньясында» комедиясе Уфада гыиа түгел, Оренбург сәхнәсендә д» уйнала. Бу турыда да архивта кайбер фактлар сакланган. Кулъязма дәфтәрнең иң ахыргы бигенә автор тарафыннан түбәндәгечә язып куелган: «Оренбургта яшь татар язучылары түгәрәге тарафыннан ачлар һәм ярлы татар язучылары файдасына 7 сентябрьдә (1922) Шәрык институты залында куелды. Уйнаучылар:
Хәзрәт — Ченәкәй.
Абыстай — Сафина.
Ибраһим — Фәйзи.
Авыл малае — Муса Җәлил».
Ә. Фәйзинең Оренбург чоры бик аз вакытны эченә ала (1921 елның августы — 1922 елның декабре). Ачлык сәбәпле, ул Кенчыгыш институтында укуын ташлап, Те- рекмәнстанга китәргә мәҗбүр була. Күрүебезчә, архивтагы кайбер чыганаклар Ә. Фәйзинең Оренбург чорын да беркадәр тулырак күзалларга булышалар. Шунда ул яшь татар язучылары түгәрәгендә катнаша, беренче тапкыр Муса Җәлил белән очраша һәм дуслаша. Аның шагыйрь Тәхфәт Ченәкәй белән Уфада башлһнган танышлыгы һәм якынлыгы Оренбургта да дәвам итә. «Матурлык деньясында» комедиясен куюда өч яшь әдипнең (Ченәкәй, Җәлил, Фәйзи) катнашуы да шушы якынлык турында сейли.
Архивта Ә. Фәйзинең Төрекмәнстанда яшәү чоры (1923) турында да байтак мәгълүматлар табарга мөмкин. Мәсәлән, анда әдипнең 1923 елны алып барган көндәлек дәфтәре сакланган.
Икенче бер документ — 1922 елның 14 апрелендә Полторацк шәһәрендә ач балалар файдасына оештырылган әдәби-музыкаль кичәнең программасы. Игъланнан күренүенчә, бу кичәдә Ә. Фәйзи ялгыз җыр белән катнашкан һәм «Пугачев» исемле бер пәрдәле спектакльдә Салават ролен башкарган. Пьесаның авторы күрсәтелмәгән. Аны Ә. Фәйзи үзе язмады микән? — дигән сорау тууы да табигый, чөнки бу елларда инде аның пьесалар язу тәҗрибәсе дә, үзе язган әсәрләрдә төп рольләрне башкару тәҗрибәсе дә бар. Әмма хәзергә бу фикерне ныклы итеп дәлилләрлек фактлар җитәрлек түгел, һәрхәлдә, Ә. Фәйзинең Пугачев хәрәкәтенә багышланган пьесада уйнавы аның үзе өчен бөтенләй ук эзсез үтмәгәндер дип уйларга кирәк. Соңрак «Пугачев Казанда» исемле тарихи пьеса яза башлау өчен оеткының шул вакытларда ук салынган булуы да мөмкин!
Фатих Хөсни бик хаклы язганча, «Уфада, Оренбургта, аннары Төрекмән сахрала- рында, Ашхабад, Тәдҗән шәһәрләрендә берүк вакытта язып та, артист булып уйнал та йөргән Әхмәтне, 1924 елларда Уфада һөнәр патронатында яшәгән чагында ук балалардан труппа тезеп, шул труппа өчен бер пәрдәлек, ике пәрдәлек кечкенә-кеч- кенә пьесалар коеп торучы Әхмәт Фәйзине кем генә театр өчен туган кеше димәс икән1»
Архив материалларын актарганда, миңа Ә. Фәйзи тормышының әнә шул чорына караган, үз вакытларында Уфа яки Донбасс театр труппалары тарафыннан куелып йөртелгән, әмма матбугатта басылмаган бик күп пьесалары белән очрашырга туры килде. Шулерның берсе — «Газетчы Вәли». Бу әсәрнең кулъязма дәфтәрләрдә ике күчермәсе бар. Дәфтәр тышына: «Яшьләр театрыннан өченче китап. Уфа. Патронат»,— дигән сүзләр теркәлгән. Язылу вакыты күрсәтелмәгән. Әдип үзенең автобиографиясендә 1924 елны 8 ай Уфада балаларның уку-һөнәр мәктәбендә (патронатта) тәрбияче һәм бүлек мөдире булып эшләве турында яза. Димәк, бу пьеса да 1924 елны язылган һәм балалар тарафыннан куелган булып чыга. Пьесада ачлык еллардагы ятим балалар көнкүреше һәм аларга Совет дәүләтенең ярдәм кулы сузуы сурәтләнә.
Шул еллардагы агиттеатр пьесалары рухында язылган икенче әсәре — тугызынчы январь вакыйгаларына багышланган «Канлы якшәмбе» пьесасы. Бу әсәрнең дә кулъязмасы архивта саклана. Ул аны Донбасста халык мәгарифе системасында эшләгән дәверендә язган. Кулъязманың ахырында язылу вакыты: «1924 ел, 4 декабрь, Столико»,— дип күрсәтелгән.
Үзләренә килгән саеи, Зәйнәп апа миңа яңа папкалар чыгара тора. Аларның эчендә исә — Ә. Фәйзинең 20 нче елларда язган пьесаларының яңадан-яңа кулъязмалары. Мине иң нык гаҗәпләндергәне — ул пьесаларның сан ягыннан күплеге, үз 152
вакытында Уфа. Оренбург, Мәскәү, Донбасс сәхнәләрендә уйналулары һем алар гурыида театр-драматургия тарихына караган хезмәтләрдә бер суз дә әйтелмме Ул пьесаларның һәрберсенә тукталып, анализлап үтү мөмкин түгел биредә мин укучы* парны ул әсәрләрнең исемнәре белән генә булса да таныштырып үтүне кирәк саныйм. Менә аларның минем күзгә чалынганнары:
1. Трагедия. 2. Им-том. (Комедия). 3. Бибикамал ханым. (Комедия). 4. Мокаман ♦ дәрес хезерли. (Бер пәрдәле пьеса). 5. Ярдәм төркеме. (Бер картиналы пьеса). 6. Са- Ь райларга сугыш. (Комедия). 7. Чәчәкләр китердек (Балалар пьесасы). 8. Кызыл аә- < сыять. (Драма). 9 Күмер батыр. (Эшчеләр пьесасы). 10. Кечкенә дәһриләр. (Яшьләр < пьесасы). 11- Урам кочагында. (Балалар пьесасы). 12. Париж — Версаль. (Бер пәрдәле с пьеса). 13. Ил күкрәгендә. (Өч пәрдәле пьеса). 14. Ишәй белән Кушай (Бер пәрдәле Q пьеса). 15. Ташландык пристань (Бер пәрдәдә). 16. Кара сакал (Ике картиналы балалар пьесасы). 17. Умырзая. (Өч пәрдәле комедия). 18. Мәрмәр кисәге. (Өч пәрдәпе u комедия). 19. Биби. (Өч пәрдәле пьеса). 20 Беренче карлыгач (Пьеса) 21. Гыйффәт ф Зарская. (Дүрт пәрдәле пьеса). 22. Чуен чаң. (Дүрт бүлекле роман-пьеса).
Ә. Фәйзинең 20 нче елларда язган пьесаларын санап үтү генә дә аның театр бе- -• лән бәйләнеше никадәр тыгыз булганлыгы, драматургиягә һәм агиттеатрга гаять зур “ әһәмият бирүе турында сөйли. Театр һәм драматургия белгечләре киләчәктә әдип- 2 нең бу чор драматургиясен дә читләтеп үтмәсләр һәм тиешле бәяләрен бирерләр дип ышанырга кирәк. х
Ә. Фәйзинең югарыда искә алынган пьесаларының байтагы агиттеатрга карым. — Безнең бу өлкәгә хәзергәчә тиешле игътибар юнәлткәнебез юк әле. Ә бит агит- театр очраклы рәвештә генә тумаган! Чорның таләбе шулай булган — халыкны агарту өчен, яңа рухта тәрбияләү өчен зарури рәвештә барлыкка килгән ул. Чор таләбен иске альт, күренекле әдипләр (Г. Камал, К Тинчурин. һ. Такташ һ 6.) агитльесалар язганнар. Ә. Фәйзинең агитпьесалары да шул чорның ихтыяҗына җавап буларак туганнар, үз вакытының эстетик таләпләрен канәгатьләндергәннәр
30 нчы еллардагы татар совет драматургиясе турымда язылган хезмәтләрендә Ә. Фәйзинең нигездә «Тукай» драмасы гына телгә алына. Хәлбуки. Ә Фәйзи бу елларда да театр белән якын бәйләнештә яши, күп кенә пьесалар һәм либреттолар иҗат ите. үзен җитди драматург буларак таным. Бу елларда ул бигрәк тә комедия жанрында актив эшли. Аның «Төтен» сатирик комедиясе, мәсәлән, үз вакытында клуб сәхнәләрендә уңыш белән бара. Автор аны Татар дәүләт театрына да тәкъдим итеп карый. Ул вакытта театрның директоры һәм художество җитәкчесе булып эшләгән Риза Ишморат сатирик әсәргә нигездә уңай бәя бирә, тәнкыйть фикерләре дә әйтә. Ә Фәйзи, тәнкыйтькә колак салып, әсәрен төзәтеп тә карый — архивта сакланган берничә варианты әнә шул эш процессын ачыклыйлар. Әмма, ни өчендер, сатирик әсәр барыбер театрда куелмый. «Төтен» — Ә. Фәйзи иҗатында гына түгел, гомумән, татар совет драматургиясенең үсеше өчен дә принципиаль әһәмияткә ия булган әсәр иде. Автор аны Маяковскийиың «Кандала». «Мунча» кебек әсәрләре стилендә, шул әсәрләр тәэсирендә иҗат итә, драматургиядә шарж, карикатура алымнарын куллануның үзенчәлекле юлларын таба.
Ә Фәйзинең «Түрәкәй» исемле өч пәрдәле сатирик әсәренең машинкада латин хәрефләре белән басылган нөсхәсе дә саклана. Ул укыла-укыла туэып-кыршылыл беткән. Шушы ук елларда »1 «Каеннар яфрак ярганда» исемле өч пәрдәле комедия, «Элмисаков һәм К» исе* пе өч пәрдәле водевиль, «Югарылык» һәм «Беренче елмаю» исемле комедияләр иҗат итә. Архивта бу комедияләрнең берничәшер вариантлары бар — ул несхәләр драматургның комедия жанрын үзләштерүгә җитди каравы, едәби осталыгын чарлауга әһәмият итүе турында сөйлиләр.
Комедия өлкәсендә Ә- Фәйзи күп һәм даими эшләп килсә дә. татар драматургиясендә ул нигездә үзенең тарихи пьесалары — «Тукай» һәм «Пугачев Казанда» драмалары белән таныла. Ике чорның ике олы тарихи шәхесенә багышланган әлеге драмалар әдипнең исемен күренекле драматург буларак күтәрәләр
Бөек Ватан сугышы чорында да Ә. Фәйзи драматургия өлкәсендәге хшчөнлеген туктатмый. Сугышның беренче айларында ук ул (1941 ел. 23 декабрь) «Шәмгун Тавы- сов» комедиясен тәмамлый. Архивта аның политик шарж алымнары белән язылгАн ■Акылсызлар йортындагы вакыйга» исемле комедиясенең русча кулъязмасы сайлана,
бу әсәрендә автор фашизм идеологларыннан үтергеч келә. «Үз ялганнарының кор- баннары» комедиясендә дә вакыйга Беек Ватан сугышы көннәрендә бара...
Сугыштан соңгы елларда Ә. Фәйзине шул чорның әхлак мәсьәләләре үзенә ныграк тарта. 1947 елны ул «Отышлы кияү» комедиясен иҗат итә. 1951 елны — «Күрше- ләр», 1955 елны «Сәйдә апа» комедияләре языла. 1957 елны ул «Рәүфә, драмасын тәмамлый. Әмма шул чорның театр тәнкыйте игътибарны семья эченә юнәлтеп, әхлак мәсьәләләрен күтәреп чыгуны бик өнәп бетерми. Бу яктан «Рәүфә» драмасы гына бәхетлерәк язмышка очрый: ул 1957 елны Татар дәүләт академия театрында уйнала.
Архивта Ә- Фәйзинең Ленинград блокадасы вакыйгаларына багышланган «Камалган шәһәр» драмасының кулъязмалары да бар.
Ф. Хөсни бик дөрес язганча, Ә. Фәйзинең «Уфада «Матурлык дөньясында» исемле ике пәрдәлек комедия белән башланган драматургиясе Агыйдел кебек бик күп борылышлар ясый-ясый, тугайлар һәм җәйләүләр аркылы үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитә, «Тукай». «Пугачев Казанда», «Рәүфә» драмаларына кадәр күтәрелә»
Әхмәт Фәйзи архивындагы материаллар белән танышып утырганда, әдәбиятчы һәм күренекле кино эшлеклесе Виктор Шкловскийның' бер хатына килеп юлыктым. Ул 1941 елның 11 июнендә язылган:
«Хөрмәтле Михаил Ильич!
Иптәш Фәйзинең «Тукай» либреттосы яхшы сценарийның нигезе була ала. Бездә «Булат батырпдан соң татар ленталары очраган юк. Бу әйбердә рус һәм татар культураларының бәйләнешен ныграк күрсәтергә кирәк. Казанда Ленин укыган. Горький, Киров, Лобачевский һ. 6. булган.
Сценарий өстендә хәзер үк эшли башлаячакбызмы — шуны хәбәр итүегезне сорыйм.
Виктор Шкловский».
Кечкенә язмадан да шактый кызыклы һәм гыйбрәтле фактлар ачыла. Бөек Ватан сугышыннан алдагы елларда ук Габдулла Тукай турында нәфис фильм куелырга уй- ланылган икән. Шушы фикерне шагыйрь архивындагы икенче бер документ та раслый. СССР Халык Комиссарлары Советы янындагы кинематография комитетына Татарстан хөкүмәте исеменнән җибәрелгән эш кәгазендә (1940 ел. 15 август, №4129) «Тукай» кинофильмын чыгару мәсьәләләре буенча Әхмәт Фәйзинең консультант итеп билгеләнүе язылган. Документлардан аңлашылганча, 1940—1941 елларда «Тукай»- ны чыгару буенча конкрет эш тә башланган. Тик В. Шкловскийның «сценарий өстендә хәзер үк эшли башлаячакбызмы?» дип сорап язган хатыннан соң унбер көн үтү белән башланып киткән Ватан сугышы гына бөек шагыйрьнең образын кинода гәүдәләнде-рергә комачаулый.
Бу хатлардан икенче әһәмиятле факт та — Әхмәт Фәйзинең кино сәнгате, кино эшлеклеләре белән дә якыннан танышлыгы, аның хәтта фильм өчен сценарий язуы, бөтенләй яңа өлкәдә каләм тибрәтүе дә ачыла, һ. Такташның традициясен шагыйрь бу юнәлештә дә дәвам итәргә омтылган икән!
«Тукай» киносценарие кечкенә Апушның, яңа чыпталар төялгән арба өстене утырып, Казанга килүен, атлы абзыйның базар мәйданында: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» — дигән сүзләрне кычкырып торуын сурәтләгән күренешдер белән башланып китә. Тукайның сабый чагы — әсәрнең прологы гына. Язучы Г. Тукайның биографиясен хронологик рәвештә ачу белән мавыкмый, бөтенләй башка юл сайлый. Төп вакыйгалар Габдулла Тукайның 1907 елның көзендә Казанга килүе белән генә башлана һәм шагыйрьнең үлеме белән тәмамлана. Сценарийга нигез итеп Ә. Фәйзи үзенең «Тукай» драмасын — шундагы коллизияләрне, образларны алган. Дөресрәге, драмасын да, киносценариен да бер үк чордарак — сугыш алды елларында иҗат иткән ул. («Тукай» драмасы 1938 елны тәмамлана һәм 1939—1940 ел сезонында Татар дәүләт академия театрында куела).
■Тукай» пьесасы һәм киносценарие естендэ бер ук вакытта эшләү һәр ике әсәргә дә тирән эз салган. Бер яктан, ул пьесаның кинематографик фикерләүгә бик якын булуына этәргән. Күренеш, эпизодларның күплеге, аларның тиз алышынып торуы — композициядәге һәм сюжет корудагы бу үзенчәлек, шиксез, Ә. Фәйзинең кино сәнгате белән мавыгуыннан килә. Ул бу елларда җитди рәвештә кино сәнгатен, аның теориясен әйрәнә, яңа чыккан фильмнарны карап бара. «Тукай» пьесасын сәжиәләш- терүче режиссер Сарымсаковка .язган хатларының берсендә, мәсәлән, шундый юллар t бар: «—Ә пьесаны сәхнәләштерү ничек бара, Сарымсак! Кайбер күренешләрне әдәби < яктан эшкәртүгә, үзгәртүгә мохтаҗ түгелсеңме? Бүген «Ленин 1918 елда»ны карадым < (менә әле яңа гына шуны карап кайтуым). Картина мин кеткәйгә караганда да әйбәтрәк - булып чыкты. Мин еладым да, келдем дә. Чын сәнгать! Картина ышанмаслык дәрә- ~ җәдә тормышчан. Бу — Ленин турындагы иң яхшы фильм. Безнең спектакль дә дә- реслекие шундый тирән ачсын иде, туйганчы еларлык һәм көләрлек булсын иде!» *“
Кинематографик фикерләү белән мавыгу пьесада драматик хәрәкәтнең үзенчә- ♦ лекле корылуына этәрсә, шул ук вакытта ул пьесаның үз вакытында тәнкыйть ител- а ген композицион таркаулыгын да китереп чыгарган сәбәпләрнең берсе булган. ы
Икенче яктан, «Тукай» сценариен язганда Ә. Фәйзи «Тукай» драмасын иҗат итү м тәҗрибәсеннән дә нык файдалана Мосфильмның сценарий бүлегенә җибәргән хат- 2 ларының берсендә ул «Тукай» драмасының Казан һәм Уфа тамашачылары тарафыннан ~ җылы кабул ителүе, хәзерге вакытта пьесаның өр-яңа вариантын эшләве турында хә- = бор иткән икән,— бу һич тә очраклы хәл түгел. Драманың уңышлы һәм кәчле яклары ~ киносценарийның да көчле яклары булып әверелә. Драматик конфликтның кискенлеге, Тукайны коеп куйган шагыйрь итеп кенә түгел, ә ихтыяр кечене ия булган кө-рәшче, җәмәгать эшлеклесе итеп сурәтләү, аны икеләнүләре, эчке каршылыклары аша ачу, социаль фонның һәйбәт сурәтләнүе — киносценарийның да көчле яклары Әмма сценарийда драманың көчле яклары белән бергә андагы йомшаклыклар да чагыла. Бу аеруча С. Рәмиев образын гәүдәләндерүдә күренә: ул драмада да, сценарийда да ихтыярсыз, көчсез, ахырда охранкага сатылган бәндә ител бирелгән. Тарихи чыганаклар шагыйрьне бу рәвешчә сурәтләүгә каршы киләләр. Ә драманың җнтешсезлеге итеп саналган күп эпизодлылык, вакыйганың терле урыннарда баруы һәм тиз алышынып торуы сценарийның табигый хасияте һәм отышлы яклары булып киткән.
Әмма «Тукйй» сценарие драманың кино теленә күчерелгән үзгәрешсез варианты гына түгел. Драмадан ул нык аерыла да. Мәсәлен, драмада Тукайның дуслары арасында Фатих Әмирханны күрми идек. Ә сценарийда ул Г Камал, X. Ямашее, эшче- революционер Михайлов, Гафуровлар белән бергә шагыйрьнең якын дусларыннан берсе һәм революцион рухлысы итеп сурәтләнгән.
Ни эчен соң Ә. Фәйзи Әмирханны пьесада күрсәтми? Тәнкыйть, драманың беренче варианты куелу белән (1939 елны ук), Ф. Әмирханның пьесага кертелмәвен әсәрнең бер кимчелеге итеп күтәреп чыга бит. Тик икенче куелышта да Әмирханга урын табылмый.
Әгер «Тукай» драмасының кулъязма вариантларына игътибар итсәк, анда без Ф. Әмирханны очрата алабыз. IX күренеш менә шулай башланып китә: «Тукай бүлмәсе. Тукай, Камал, Солтан, коляскада Фатих һәм тагын ике кеше. Коләхметов тәрәзәдән карал тора. Ямашеәның үлүенә бер ел тулу уңае белән дуслары аны искә алу көненә җыелганнар. Тукай Ямашны сагынып, аңа багышланган шигырен укый. Скрипкада «Ямашны сагыну» диген кәй уйнала». Пьесаның кулъязмасында Фатих тагын берничә урында телгә алына, ул Тукайның иң яхшы дусларыннан берсе буларак гәүдәләнә. Сәхнәгә куелганда һәм басмада болар тешерелгән.
Ә сценарийда, әйткәнебезчә. Әмирхан әһәмиятле образларның бәрсә булып урын ала. Моны нәрсә белән аңлатырга? Шушы рухтагы сорауларга Ә. Фәйзи пьесаны тикшерүгә багышланган киңәшмәдә (1942 елның 16 апрелендә) болай дип җавап биргән: ■Биредә чыгыш ясаучылар ни эчен Кариес юк, ни өчен Әмирхан юк диләр. Аларның пьесага кертелмәвен шуның белән аңлатырга кирәк: әгәр аларны дә эстәсәк, Камал образы тессезләнер һәм аны кабатлау булып чыгар иде. Мин натуралистик юлдан янтәргә теләмәдем»
I
155
Бу хәлнең икенче сәбәбе дә була. Ф. Әмирханның 1907 елда авырый башлавы мәгълүм. «Ничек итеп аны коляскада авыру килеш сәхнәгә кертәсең. Сәхнәдә уен шартлы куела, аның уз законнары бар»,— дип сөйли Ә. Фәйзи артистларга, Әмирхан турында суз чыккач
«Тукай» драмасы вариантларын һәм «Тукай» сценариен тикшергәч, бер нәтиҗәгә киләсең: Ә. Фәйзи һич тә Фатих Әмирханның татар иҗтимагый фикер усешендәге ролен кечерәйтергә теләмәгән. Ф. Әмирханның пьесага керү-кермәвен ул сәхнә законнарына бәйләп, пьесаның характеры белән аңлата. Тукайны һәм аның көрәштәшләрен кинода гәүдәләндергәндә исә Ә. Фәйзи кинематографик фикерләүгә таяна. Кинематографиянең театрга, сәхнәгә караганда мөмкинлекләре күбрәк тә, үзгәрәк тә. Шуңа да драмага сыя алмаган образ киносценарийда үзенең коляскалары белән дә бик табигый рәвештә урын алган.
Пьесада драматик хәрәкәт диалог аша гына тормышка аша. Киноэкранда сүздән башка да драматик хәрәкәт бирелергә мөмкин. Диалогны киномонтаж тулыландыра, аппаратның кеше йөзендәге, күзендәге кечкенә генә үзгәрешләрне дә тотып ала һәм әһәмиятле нәрсәләргә төп игътибарны юнәлтә алуы сурәтләүдә киң мөмкинлекләр ача. Ә. Фәйзи дә сценариен язганда кинематографик хәрәкәтне яхшы тоеп, аның үзенчәлекле табигатен аңлап эш иткән. Дөрес, автор әле драма тәэсиреннән тулысыңча арынып бетми, вакыт-вакыт пьеса язу юлына да төшеп киткәли. Шулай да сценарийда кино өчен отышлы күренешләр дә аз түгел. Менә бер мисал:
«Тукай Ямашев квартирасына бара, ләкин ул, гадәттәгечә, өйдә юк—
Тукай үзенең бүлмәсендә. Аны күңелсез, төшенке уйлар биләп алган. Ул үзеи шагыйрь буларак халыкка кирәкми икән дигән фикергә килгән. Ә ул халыкка хезмәт итүдән башка тормышны күз алдына да китерә алмый. Димәк...
Тукайның күзләре кем тарафыннандыр өстәлдә калдырылган кәгазьгә төшә:
«Бүген 11 дә китәм. Әгәр пристаньга төшәргә кирәк дип санамасагыэ, хушыгыз! Әминә».
Тукай, вакытның соң булуына һәм юлның ераклыгына карамастан, караңгыда абы- на-сөртенә пристаньга йөгерә.
Тукай пристаньга килеп җиткәндә генә пароход кузгалып китә.
Идел яры. Таң ату күренеше. Биек кыя тауда хәрәкәтсез басып торган кешенең силуэты. Шәүлә яктырганнан-яктыра бара. Ул пароход китеп югалган якка күзләрен текәгән Тукай булып чыга. Аннан соң ул күз карашын кыя астындагы шаулы йөгерек дулкыннарга күчерә. •
Шул урыннан ерак та түгел, большевиклар оешмасының яшерен җыелышы бара... Михайлов, Лена приискасындагы канлы вакыйгаларга бәйле рәвештә бөтен Россия буенча күтәрелгән стачка һәм забастовка дулкыннары турында сөйли...
Тукайның күз алдыннан (дулкыннар фонында) үткән тормышына бәйле истәлекләр уза: Казанга беренче аяк басуы һәм шунда туган шатлыклы минутлары, яшьләр белән беренче танышуы. Әминә белән очрашу күренешләре. .»
Биредә, күрүегезчә, диалог юк. Шуңа карамастан драматик хәрәкәт бар, һәм ул кинематография мөмкинлекләреннән файдаланып, оптик күрүгә нигезләнеп, шактый киеренке итеп төзелгән. Вакыйга, күренешләр биредә тиз агышлы һәм үтә хәрәкәтчән. Без Тукайның бүгенге рухи халәтен дә күрәбез, уйлары аша үткән көннәргә дә сәяхәт кылабыз. Драмада, әлбәттә, боларны (шагыйрьнең үткәннәрен яки аның шәһәр буенча йөрүләрен) кинодагы шикелле күрсәтеп булмас иде. Пьесада сүз яки ремарка белән әйтелеп кенә үтелгән детальләр сценарийда кинематографик образга, драматик хәрәкәткә әверелгәннәр. Драматизмны Тукайның газаплы уйланулары да, хакыйкать эзләп Ямашев янына баруы да. аны таба алмыйча кире өенә кайтуы да, төнлә үзенең бәхете-мәхәббәте артыннан пристаньга чабуы да. хәтта төн дә. кыя тау да, дулкыннар да тудыра.
Идел дулкыннары бер контекстта безгә шагыйрь күңелендәге ярсулы «дулкыннарга» ишарә ясый. Гадәти табигать көченнән ул тирән эмоциональ көчкә ия булган
1 ТукаП образын башкарган И Гафуров сөПләгән истәлекләрдән
образга әйләнә Икенче бер контекстта дулкын төшенчәсенең мәгънәсе тагы да үзгәрә. Ул бөтен ил буенча күтәрелгән халык хәрәкәтен гәүдәләндерә, революционер Михайловның политик стачкалар турында сөйләгән сүзләренә образлы бәйләнештә кило.
Ә. Фәйзинең архив материаллары арасында тагын берничә киносценарий табылды. Берсе аның «Тарих рычагы» дип исемләнгән. Җәя эчендә «Яшел манара» дигән ♦ икенче исем дә куелган; Ә. Фәйзи үзе әсәрнең жанрын «алты кисәктән торган кино- т- ловесть» дип билгеләгән. Сценарий саран детальләр, әмма шактый киеренке вакый- < галар аша илдәге олы социаль үзгәрешләрне, тарихны тудыручы көчләрне ачып сала. <
...1919 ел. Кызыл гаскәр, мең газаплар күреп, акларга каршы һөжүм сугышлары _ алып бара. Көзге пычрак. Снаряд шартлаулары. Үлгән атлар. Үтерелгән кешеләр. Күренеш кабат алышына, һәм без солдат котелогын, котелокка тыгылган өч-дүрт кашык х һем сыек балык шулпасы күрәбез. Зур планда — шуышучы тиф бете. *-
Без әсәрнең конкрет геройлары белән дә очрашабыз. Аларның берсе — ак офи- ф цер Ильяс. Ул погоннарын ертып ташлап, крестьян киемнәренә киенеп, фронттан а кача. Вакыйгалар ерак тылга — Ильясның әтиләре авылына күчә. Зариф карт прод- ш разверсткадан үзенең ашлыгын яшерә. Аның улы Гариф — комсомолец. Ата белән “ бала арасында конфликт Гарифның яшерелгән ашлык турында ячейкага барып әй- £ түеинән соң аеруча кискен төс ала. Ләкин әле бу — конфликтның башы гына. Абыйсы Ильясның авылга кайтуы, аның кулаклар кубызына биюе белән вакыйгалар, социаль х көрәш тагы да куера. Ике бертуган көрәшнең ике ягына баса... 1
Кинопогесть комсомолец Гарифларның җиңүе, әтисенең һәм авылдагы башка күпләрнең дә милекчелек һәм дин карашларыннан арынып, коллектив хуҗалыкка аяк басулары, культуралы тормышка омтылуларын сурәтләү белән тәмамлана.
•Тарих рычагымның язылу елы күрсәтелмәгән. Үзенең конфликты, стиле һәм образларның сурәтләнүе буенча ул егерменче елларның икенче яртысында язылган әсәрләргә охшаш. Автор үзенең төп игътибарын аерым геройларның күңел дөньясына, лсихологиясенә түгел, ә социаль төркем һәм сыйныфларның көрәшенә, алар арасындагы каршылыкны ачуга юнәлтә. Шуңа күрә дә образлар шәхси үзенчәлекләре белән ачылуга караганда, социаль-политик көрәштә тоткан урыннары яки шул көрәштәге нинди дә булса киеренке бер вакыйгага катнашулары белән аерылалар. Болар барысы да кииоповестьның язылу вакытын егерменче елларның ахыры яки 1930—1931 еллар дип билгеләргә мөмкинлек бирә
Ә. Фәйзи 30 нчы елларның ахырында нәфис кино өчен тагын бер әсәр — «Пәйгамбәр Әюп ҺӘМ итекче Сафа» исемле сценарий иҗат иткән. «Тарих рычагы» белән чагыштырганда, авторның әдәби осталыгы үсүе күзгә ташлана. Ул социаль көрәш күренешләрен сурәтләү белән генә чикләнми, геройның социаль психологиясен ачуга да нык әһәмият бирә. Шәхесне тирәнрәк тикшерергә омтылу әсәрнең проблемасында, сюжет корылышында да күренә: автор төп герой итеп итекче Сафаны ала, аның революцион вакыйгалар барышында сыйнфый аңы үсүен җентекләп сурәтли
Башка сценарийлары шикелле үк «Пәйгамбәр Әюп һәм итекче Сафа»да беркайда да басылмаган. Шулай да «Сафа» драматик поэмасын белгән укучылар әсәрнең төп зчтәлего белән нигездә танышлар. Чөнки киносценарий «Сафа» драматик поэмасына нигезләп, аның белән бер үк вакыттарак язылган. Биредә дә нигездә шул ук вакыйгалар, шул ук образлар, әмма инде алар киноэкран мөмкинлекләреннән чыгып баетылганнар.
Кино «күзе» безгә артиллерия канонадасын да, сугыш барган шәһәр күренешен де. большевикларның өндәмәләре ябыштырылган урамнарны да күрсәте, эшчеләрнең шәһәр төрмәсен һәм комендатураны камап штурм белән алуларын да ачып сала. Кинематографик фикерләү, күрүебезчә, язучының алган проблемасын чишү буенча иҗат мөмкинлекләрен беркадәр баетыбрак җибәргән.
Сценарий белән поэманың бер вакыттарак язылуларына һәм поэмада кинога хас алымнарның очрауларына таянып, кинематографик фикерләүнең «Сафа» драматик поэмасына да тәэсире турында сойлөрго мөмкин булыр иде
Ә. Фәйзи гомеренең соңгы елларына кадәр татар халкының ике боек улы — Тукай һем Җәлилгә багышланган фильм булдыру турында хыялланды. Җәлил турында кино чыгару буенча аның Мәскәүдого кинооешмәлары белой сөйләшүләр алып баруы да
мәгълүм. Әхмәт Фәйзи архивында Муса Җәлилгә багышланган киносценарий планы да табылды.
Ә. Фәйзи үзе исән вакытта хыялларының тормышка ашуын күрә алмады. Әмма барлык киносценарийлары да әнә шундый уңышсыз финал белән тәмамланды дип әйтү дөрес булмас иде. В. И. Ульянов-Ленин исемендһге Казан дәүләт университетының 150 еллык юбилеена багышлап, Ә. Фәйзигә документаль кино-очерк язарга заказ бирәләр. Сценарий Булат Гыйэзәтуллин белән берлектә языла, һәм аның буенча 1954 елны документаль фильм куела.
Ә. Фәйзинең синтетик сәнгать төрләреннән балет һәм опера өлкәсендәге әдәби эшчәнлеге кино сәнгате белән чагыштырганда күп уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк булды. Балет дөньясына ул кыю рәвештә Тукай шигъриятен алып керде, Тукай образларын сәнгатьнең башка төрләрендә яңгыратуга үзеннән зур өлеш кертте. Бу яктан иң беренче чиратта Тукайның «Шүрәле» поэмасына нигезләнеп язылган шул ук исемдәге балет либреттосын искә алырга кирәктер. Композитор Ф. Яруллинның шушы әдәби сюжетка таянып иҗат иткән балет музыкасы бик тә бәхетле язмышлы булып чыкты. Казанда гына түгел, Мәскәү, Ленинград сәхнәләрендә дә куелган һәм зур уңыш белән барган «Шүрәле» балеты татар халкының горурлыгына әверелеп, күпмилләтле совет музыкасының алтын фондында урын алды. «Шүрәле» балеты Франция, Канада кебек илләргә дә барып чыкты. Аның шундый киң популярлыкка ирешүендә, әлбәттә, балетның әдәби сюжетын язган Ә. Фәйзинең дә күпмедер дәрәҗәдә өлеше бар. 50 нче елларда Ә. Фәйзи композиторларның игътибарын Тукайның икенче бер күренекле әсәренә — «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш» поэмасына юнәлтте. Ул язган «Кисекбаш» либреттосына таянып, композитор Р. Гобәй ду ллин яңа балет иҗат итте. Ул әсәр дә сәхнәгә менде һәм татар балет театры тарихында истәлекле спектакльләрнең берсе булып калды.
Татар опера драматургиясе һәм опера театры тарихы турында сүз алып барганда да Әхмәт Фәйзи исемен читләтеп үтеп булмый. 1939 елны ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренче сезонын Ә. Фәйзи либреттосына Н. Җиһанов тарафыннан язылган «Качкын» операсы белән башлап җибәрә. Пугачев чоры һәм шул вакытлардагы татар крестьяннарының авыр тормышлары, ирек өчен көрәшләре турында сөйли торган әлеге әсәрне җәмәгатьчелек уңай бәяли: «Качкын» операсының куелышы — татар совет культурасы тарихында зур вакыйга»,— дип язды үз вакытында М. Җәлил. Ә. Фәйзинең тарихи темага иҗат иткән әсәрләре генә түгел, совет чынбарлыгын яктырткан әсәрләре дә татар композиторларын яңа опералар иҗат итәргә рухландырды. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын гәүдәләндергән «Шагыйрь» либреттосына Н. Җиһанов опера яза, һәм ул 1947 елны куела да. Әмма спектакль бигүк уңышлы дип табылмый. Шагыйрь батырлыгы темасын Ә. Фәйзи соңрак та дәвам итә. 1953 елны, Җәлил исеме акланганнан соң, ул кабат әлеге әсәренә кайта һәм аны яңа материаллар нигезендә бөтенләй үзгәртеп эшли. Башта «Үлемнән көчлерәк» дип исемли, аннары либреттосын төп героеның исеме белән «Җәлил» дип атый. Опера 1957 елны Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела. «Җәлил» операсы Мәс- кәүнең Зур театрында да, Прага сәхнәсендә дә яңгырый. Либреттистның һәм композиторның иҗади дуслыгы нәтиҗәсендә туган бу героик опера, татар сәнгатенең яңа казанышы буларак, музыка доньясында югары бәя алды.
Ә. Фәйзидә колкегә нигезләнгән музыкаль әсәр иҗат итү нияте дә көчле була. Бу ниятен тормышка ашыру эшенә ул Җәүдәт Фәйзи белән сугышка кадәр үк тотына, әмма кинәт башланган сугыш музыкаль комедиянең тәмамлануына комачаулый. Шулай да либреттист та, композитор да эштән туктамыйлар. Колхозчы яшьләрнең бәхетле тормышлары турында сөйли торган «Акчарлаклар», музыкаль комедиясе 1944 елны Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела. Сугыштан соң да Ә. Фәйзи музыкаль комедиясен камилләштерүне дәвам итә һәм 1949 елны әсәрен театр өчен яңабаштан язып чыга.
Ә. Фәйзинең опера өчен либреттолары болар белән генә чикләнми. Сугыш алды елларында ук ул, халык иҗаты әсәрләренә нигезләнеп, «Зөлхәбирә» исемле драматик поэма иҗат итә. Бу әсәрендә татар хатын-кызларының резолюциягә кадәрге
кызганыч язмышы үзәктә торса, шул чорда язылган «Сафа» либреттосында инде халыкның үз язмышын яклап көрәшкә күтәрелә башлавы да сурәтләнә.
Татарстан китап нәшрияты Әхмәт Фәйзинең биш томнан торган әсәрләр җыелмасын басып чыгаруны планлаштырды. Бу җыелмада мул талантлы әдибебезнең куп яклы иҗаты элекке басмаларына караганда тулырак яктыртылачак Укучылар Ә. Фәйзинең моңа кадәр үзләренә билгеле булмыйча килгән куп кенә әсәрләре белән дә танышырга мөмкинлек алачаклар.
Тууына 80 ел тулган көннәрдә без Әхмәт Фәйзинең күпкырлы иҗатын тагын бер кабат күздән кичерәбез, аның татар әдәбияты үсешенә керткән зур өлешен ихтирам «исе белән билгеләп үтәбез.