ДАВЫЛГА ТАБА
Саф, шифалы яз вәгъдә итүче һава исе килдеме, бу, мөгаен, Уралдан һәм Казаннандыр Андагы университетлар рухы, яшь профессорлар һәм студентлар рухы — искиткеч , шәп...
А И. Герцен. «Провинциаль университетлар» дигән мәкаләсеннән 1861 ел.
атша Россиясе шартларында илдәге аэ санлы университетлар белем- мәгърифәт учакларына гына түгел, ә гомумпрогрессив хәрәкәтнең башында торучы, гаять мөһим пропаганда һәм культура-агарту үзәкләренә әвереләләр Билгеле булганча, В. И. Ленин да университетларның революциягә кадәрге эшчәнлегендә үк җәмгыять үсеше белән тыгыз бәйләнеш күрә һәм аларны «сәяси ризасызлык» белдерүче мәркәзләрнең берсе дип саный. Иске Рәсәйне әнә шундый унике университет — унике шәм яктырта, һәм аларның берсе нәкъ менә Казанда — Идел—Урал буйларының борынгы экономик, сәүдә, политик һәм административ үзәгендә ачылуы аерым бер әһәмияткә ия. Чәнки бу төбәк иң беренче чиратта милли ягы белән үзенчәлекле биредә дистәләгән телдә сөйләшүче халыклар, бер-берсеннән политик һәм административ киртәләр белән аерылмаган хәлдә, зур гаилә булып яшәүләрен дәвам итәләр. Казанда университет ачылу әлеге чуваш, мари, мордва, удмурт, татар, башкорт, казах һ. б. халыкларның белем һәм культурасын күтәрүдә, милли аңын үстерүдә фән һәм матбугатчылык эшенә мөмкинлекләр тудыруга бик з/р ярдәм күрсәтә. Без бу мәкаләдә, архивтан яңа табылган мәгълүматларга һәм фактларга нигезләнеп, шушы ярдәмнең ничек оештырылуы һәм нинди нәтиҗәләр бирүе турында сөйләрбез.
Университет ачылгач та, аңа Идел буе, Кавказ арты, Урта Азия, Урал һәм Себер төбәкләрен берләштергән зур уку округы белән җитәкчелек итү вазифасы йөкләнә. Ә бу округта элек-электән эшләр бик шәптән тормаган: мәктәпләрдә бердәм укыту программасы юк, укытучыларның күпчелеге — руханилар, аларга методик ярдәм күрсәтелми, уку йортлары да. халык саны белән чагыштырганда, бик аэ. Эш менә шул кимчелекләрдән арына бару юнәлешендә оештырыла. Иң әүвәл, 1804 елгы Мәктәп уставы белән, мәктәпләрнең дәүләт системасы урнаштырыла. Алар белән идарә итү өчен университетта училищелар комитеты төзелә Н. И. Лобачевский, И. М. Симонов, П. С. Кондырев кебек күренекле профессорлар әлеге комитетка сайланалар. 1811 елга округтагы мәктәпләр саны 45 тән 61 гә җитә, иң мөһим җиде мәктәп (халык училищесы) гимназия итеп үзгәртеп корыла. Шул вакытка кадәр бердәнбер булып килгән Казан гимназиясе үрнәгендә Иркутскида (1805), Әстерханда (1806), Нижний Новгородта (1808), Сембердә (1809) һәм Тоболда (1810) гимназияләр ачыла. Гимназияләр Пенза, Пермь, Вятка шәһәрләрендә дә төзелә.
Мәктәпләрнең һәм гимназияләрнең матди хәлен яхшырту, укытучылар әзерләү һәм методик әдәбият булдыру өчен халыктан иганә җыюда да университет зур эш башкара. Кешеләрнең белемгә омтылуы көчле, фәнгә ихтирамы тирән,— уку-укыту зшләрен җайга салу өчен акча, йортлар, мебель, китаплар бүләк итәләр. 1816 елда, мәсәлән, университет советында Иркутск губернасының Түбән Колыма крепостенда яшәүчеләр үтенече тикшерелә, алар көмеш акча белән 835 сум 50 тиен иганә җыюларын хәбәр итеп, шул акчага балаларын укыту өчен мәктәп ачуны сорап язалар. 1863 елда университет инициативасы белән Казанда татар мәктәбе ачу өчен дүрт мең сумга якын акча җыела, ә шәһәр җәмгыяте шул мәктәпкә 700 сажин җир бүлеп бирергә карар чыгара (ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 92 фонд, 1 тасв., сакл. бер. 9223, 43 бит). Аерым кешеләрнең университетка ышаныч һәм өмет белән карауларын дә
П
лилләп торучы мисаллар да күл. Мәсәлен, Подшивалов дигән бер крестьян агай мәктәпкә үзенең агач өен бүләк итә һәм ел саен иң фәкыйрь гаиләләрдән килгән ечәр укучыны уз хисабына яшәтә.
Университет ректоры һәм зур галим дәрәҗәсенә ирешкәч тә, Н. И Лобачевский мәктәпләрнең эшен тикшерүдә үзе катнаша, мәктәп биналары тезелешен һәм ремонтлауны күзәтел, кирәк булганда ярдәм оештыра П. С. Кондыреә Казан губернасының бетен мәктәпләрен диярлек йереп чыга, ә Кавказ губернасына халык мәга- ф рифе эшен җайга салу эчен җибәрелгән Е. П. Манасеин халыктан мәктәпләр файдасына 60 мең сум иганә җыелуына ирешә. Себер халыклары ечен мәктәпләр ачуда < да Казан университетының фидакарь хезмәте күп кергән. 1825 елда инде Казан уку < округында барлыгы 10 гимназия, 2 зур училище, 78 еяэ мәктәбе һәм 2 кечкенә уку н йорты булуы мәгьлүм (биредә әле бары дворяннар ечен генә булган уку йортлары 2 исәпкә алынмый). Университет ачылган вакытлар (1804 ел) белән чагыштырганда, укучылар саны — өч, ә укытучылар саны дүрт тапкыр чамасы арта. Әлеге уку йортларында а рус булмаган милләт вәкилләреннән дә шактый кешегә белем алу мөмкинлеге тууын 2 исвпләсәк, патша хөкүмәтенең «инородец» халыкларны караңгылыкта тотарга омтылу политикасына каршы университет алып барган эшчәнлекнең әһәмияте тагын да тулы- ♦ рак күз алдына килә. "
«Халыклар төрмәсе» шартларында да, мәгърифәт яктысына тартылу тәэсирендә, а милли мәктәпләр ачу проектлары дөньяга килә башлый. 1818 елда университет про- Q фвссоры П. С. Кондыреә белән көнчыгыш разряды адъюнкты Ибраһим Хәлфин текъ- г; дим иткән бер проект үзенең кыюлыгы һәм камиллеге белән игътибарны җвлеп итә. С Ул проектта «бары иманалы» кешеләрнең балалары өчен генә Казанда үзәк татар < мәктәбе оештыру идеясе алга сөрелә (ТАССР Дәүләт архивы, 92 фонд, 1 тасв. сакл. * бер. 962, 24 бит). Ләкин бу идея Халык мәгарифе министрлыгында кискен каршылык- ■“ ка очрый. Андый мәктәп ачкан тәкъдирдә, әлеге укучыларны салым түләүчеләр кат- - левыннан чыгарырга туры киләчәк, ә моның өчен законлы нигез юк бит. дип дәлил- к ли үзенең каршы фикерен министр. S
Каюм Насыйри, Хөсәен Фәеэханов һ. б. ларның татарлар эчен дөньяви мәктәпләр ® кирәклеген искәрткән проектлары, Казан университетында И Хәлфин шәкерт: булган ™ Айса Бикмаевның кыргыз-каэах балаларына дөньяви белем бирүче мәктәп ачу тәкъдиме, профессор Ф Эрдманның, К. Фойгтның Казанда Шәрык институты оештыру идеясе мәгълүм (бу хактагы документлар ТАССР Дәүләт архивында саклана: 92 фонд, 1 тасв. саклау бер. 2916, 5170; китаптан укырга мөмкин: «Воспоминания об И. А. Ал- тын-Сарине Н. Ильминского».— Казан. 1891, 47 бит) Патша самодержавиесе, месел- маи руханиларының реакцион канатына таянып, эзлекле рәвештә әлеге тәкъдимнәрне кире кагып тора, ләкин вакыт агышын, халыкның белемгә омтылу кечен җиңә-туктата алмый. Татар һәм башка милләт балалары ечен дөньяви уку йортлары ачылу кеннән- кен ышанычлырак тес ала. XIX гасыр урталарына авылларда татар мәктәпләре 430 га җитә. Башкорт училищесы өчен бина салу озакка сузылганлыктан, университет сове-ты 90 башкорт малаен төрле шәһәрләрнең уку йортларына урнаштыруга ирешә 1853 елда Уфа гимназиясендә татар теле кафедрасы булдырыла (ТАССР Дәүләт архивы, 92 фонд, 1 тасв . сакл. бер. 7439) Мордва, калмык, чуваш, мари һ. б. халыклар ечен мәктәпләр ачу юнәлешендә дә Казан университеты зур кайгыртучанлык күрсәтә һәм заманына күрә шактый уңышка ирешә Мәсәлен, Әстерханда 50 укучылы калмык мәктәбе һәм әрмән училищесы оештырыла Мондый мисалларны бик күп китерел булыр иде.
Университет тырышлыгы һәм ярдәме белән 1876 елда Казанда татар укытучылар мәктәбе ачылу халкыбыз тормышында ифрат зур роль уйный. 1717 елга кадәрге чорда бу мәктәп 389 укытучы әзерләп чыгара. 1904 елны нәкъ менә биредә татарларның беренче социал-демократик түгәрәге оеша. Казан укытучылар мәктәбендә терле елларда М. Корбангалиеа, Г. Әхмәров, Р Газизов, М. Фазлуллин. Н. Мохетдинов кебек галимнәр һәм педагоглар, X. Мәүлетов, Я. Чанышев кебек гражданнар сугышы ка-һарманнары, шулай ук беренче татар большевигы X. Ямашев һәм пролетар язучысы Г. Коләхметоа укыган.
Казан университеты укытучылары һәм галимнәре, халык мәгарифе дошманнары белен корәшә-көрәшә, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр мәктәпләр ечен программалар, хрестоматияләр, дәреслекләр, методик әсбаплар тезилер укучыларның белемен тикшерү системасы эшлиләр, алар төрле халыкларның грамматикасын һәм сүзлекләрен тезүгә зур элеш кертәләр татарларда моны Сегыйт һем Ибраһим Хәлфиннәр. С Күклөшев. X. Фәеэханов, К. Насыйри. Ш. Әхмәров һ б.лар эшли, чү- ■ашлар өчен — С Михайлов. Н. Золотницкий. И Яковлев, мариларга — 8 Васильев, П. Ерусланов. И Маляров, С. Нурминский, Т Семенов Әлегәчә үзенең язуы яисә тел дәреслекләре булмаган күп кенә халыкларның беренче әлифбалары һәм грамматиклары Казан университеты типографиясендә басылып чыга Университет галим- керенең хезмәтләре һем алар язган дәреслекләр тәрле тебәкләрнең уку йортла-рында беренче ярдәмлек сыйфатында йери Мәсәлән Н В Поповның монгол телендә төзәгән арифметика дәреслеге гимназияләрдә, бурят мәктәпләрендә киң кулланыла. Ә бит күп кенә телләрдә, шул исәптән монголларда да. әле математик терминнар бөтенләй булмаганын искә алыйк, мондый киртәләрне университет галимнәре кыю җиңеп чыгалар Алар төзеген дәреслекләрнең даны Идел һәм Урал буй
ларында еракка тарала, Урта Азия, Кавказ халыкларына яктылык алып бара, хәтта чит илләрдә дә лаеклы кулланылыш таба.
Рус булмаган халыкларның аң-белем дәрәҗәсен үстерүгә Казан университетының дөнья күләмендә танылган көнчыгыш разряды галимнәре керткән өлешне бәяләп бетерүе дә кыен. Шуның өстенә, алар төзегән дәреслекләр буенча Европа студентлары көнчыгыш телләрен үзләштерә, Казан галимнәренең хезмәтләре немец, француз һ. б. телләрдә чыгучы чит ил журналларында басыла. Шәрык белеме өлкәсендә Европаның 37 университеты Казан белән даими багланышта тора. 1843 һәм 1845 елларда Казанда булып киткән күренекле фин галиме Матиас Кастрен шул чорда: «Казан университетында Европага танылган ориенталистлар бар. һәм якын киләчәктә Шәрыкка кагылышлы гаять мөһим гыйльми проблемаларның нәкъ менә биредә хәл ителәчәгенә нык ышанам»,— дип яза1. Аның сүзләре дөрес булып чыга. Көнчыгышны өйрәнүнең тәҗрибәле, зур үзәкләре — Берлин, Вена, Лондон, Париж — иң мөһим мәсьәләләрдә Казан университетына, аның М. Френ, А. Казимбек, И. Хәлфин, И. Березин, О. Ковалевский, М. Махмудов кебек галимнәренә йөз тоталар.
Ректор Н. И. Лобачевский тырышлыгы белән университетның көнчыгыш разрядына Европа белеме алган һәм шәрык культурасын яхшы белгән укытучылар—татар, терек, фарсы, гарәп, әрмән һ. б. милләт вәкилләре туплана. Алар рус һәм Европа культурасының алдынгы традицияләренә таянып эш итәләр, Идел буе халыклары арасында прогрессив идеяләр һәм карашлар таралуына зур өлеш кертәләр. Университет ориенталистлары шәрык халыкларына, аларның культурасына зур хөрмәт белән карыйлар, тарихларын тирәнтен өйрәнәләр. Шәрык Белеме башка халыкларны кимсетүгә корылган рәсми политика белән кискен көрәш эчендә үсә, гади кешеләрнең милли аерымлыкларын санга сукмыйча бер-берсенә дустанә мөнәсәбәтенә нигезләнә, ил күләмендә куәт алып килүче азатлык хәрәкәте белән багланышта яши.
Казан университеты галимнәре җирле халыкларның культура һәм әдәбият тарихын җитди тикшерүгә зур игътибар бирәләр, халык иҗатын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүне фәнни нигезгә куялар. Университет бу төбәктәге культура тормышына эзлекле һәм көчле тәэсир ясарга омтыла, шәһәрнең иҗтимагый-мөдәни хәрәкәтенә юнәлеш бирүче үзәккә әверелә бара. Биредә төрле темаларга лекцияләр укыла, җыелышлар һәм фәнни диспутлар үткәрелә, университет кабинетлары һәм музейлары һәр якшәмбедә, шәһәр кешеләре өчен махсус ачыла. 1830 елдан башлап университет китапханәсе дә гомумшәһәр китапханәсе дип игълан ителә, теләгән кешегә аның хәзинәләреннән файдалану мөмкинлеге тудырыла.
Казан университетының «караңгылык патшасындагы якты нур» булуы, иҗтимагый тормышта тоткан роле җирле матбугатка нигез салу өлкәсендәге эшчәнлеге белән дә тагын бер кат раслана.
Университет адъюнкты, яңалык өчен көрәшергә һәрвакыт әзер торган, киң карашлы һәм тирән белемле И. И. Запольский әле 1808 елда ук рус һәм татар телләрендә газета чыгару проектын тәкъдим иткән була. Аның идеясен университет советы да, губернатор Б. А. Мансуров та яклый. Ике елдан патша Россиясенең министрлар кабинеты Казанда газета чыгара башларга рөхсәт бирә, ләкин... бары рус телендә генә. Шул рәвешле, 1811 елның 19 апрелендә «Казанские известия» газетасының беренче саны дөнья күрә, 19 нчы саныннан башлап, аны нәшер итү эшен университет үз кулына ала. «Казанские известия» провинциядә чыга башлаган өченче матбугат органы була һәм уз төбәгенең иҗтимагый-мәдәни тормышында зур роль уйный. 1812 елгы Ватан сугышы турындагы мәгълүматлары белән ул бүген дә кыйммәтле тарихи чыганак булып кала. 1812 елда шушы газетада А. В. Суворовның «Җиңү фәне» (№ 35), М. И. Кутузов чыгышлары (№ 37), К. Минин һәм Д. Пожарский эшчәнлеге турында хәбәрләр басыла. «Казанские известия» сугыш хәрәкәтләре барышын даими яктыртып килә, шәһәрдә биш мең кешедән торган ополченецлар отряды оештырылуы хакында сөйли.
Адъюнктлар М. Рыбушкин белән М. Полиновский чыгарган «Заволжский муравей» исемле фәнни-популяр һәм информацион журнал да рәсми матбугатка каршы юнәлештә эш итүе һәм эчтәлеге белән нык үзенчәлекле. Аның эшендә университетның танылга галимнәре (К. Ф. Фукс, Ф. И. Эрдман һ. б.лар) актив катнаша. Биредә басылган материаллар арасыннан рус булмаган халыклар тарихына кагылышлылары аеруча игътибарга лаек тоела. Болгар һәм Казан ханлыгы тарихы, башкорт, чуваш, чирмеш, еотяк, кыргыз һәм казакъларның көнкүреше, татар-башкорт җырлары, борынгы татар язулары...— әлеге материаллар менә шундый төрле темаларга багышланган. Журнал шулай ук Көнбатыш Европа, Америка. Шәрык авторлары иҗатына киң мәйдан бирә. Шәрык әсәрләрен Салихҗан Күкләшев тәрҗемә итеп бирә. «Казанский мура- вей»ның подписчиклары Казаннан алып Камчаткага кадәр булуын да искәртеп үткәндә, аның йогынтысы никадәр киң мәйданга таралуын күз алдына китерүе кыен булмастыр.
Шул ук елларда университетта төрле прогрессив юнәлешле җәмгыятьләр, түгәрәкләр оеша һәм уңышлы гына эшли башлый. Мәсәлән, Н. М. Ибраһнмов, П. С. Кон- дырев һ. б. лар төзегән әдәбият сөючеләр җәмгыяте («Общество любителей Отечественной словесности») Идел буенда яшәүче башка халыклар арасында рус һәм
’ N. A Kastren. Nordische Reisen und Forschungen Spt. 1856, S 21
МИХАЙЛОВА ф ДАВЫЛГА ТАБД ф
Күпмилләтле төбәктә ачылган университетның эшчәнлегенә әнә шулай төрле көчләр, төрле факторлар тәэсир итә. Шуңа күрә, әйтик, студентларның социаль характеристикасы белән генә чикләнмичә, милли чыгышларына да игътибар итү бик зарури. Дөресен әйткәндә, бу — әлегәчә аның хәл ителеп, ачыкланып бетмәгән катлаулы мәсьәләләрнең берсе Чөнки, патша хөкүмәте алып барган колониаль политиканың бер чагылышы буларак, үз вакытында студентларның этник чыгышы (милләте) санга сугылмаган, теркәп калдырылмаган. Шуңа күрә соңгы елларга кадәр махсус һәм фәнни-популяр әдәбиятта. Казан университетында революциягә кадәр белем алган башка милләт вәкилләре бармак белән генә санарлык дигән фикер хөкем сөрде. Күп төрле чыганаклардан эзләнү нәтиҗәсендә, ниһаять, университет тәмамлаган татар студентларының 6 гына түгел, ә 92 булганлыгы ачыкланды (әлбәттә, польша һәм литва татарларын исәпкә алмаганда). Әле бу санны да иң соңгы чик дип раславы читен, вакыт үтү белән, яңа эзләнүләр нәтиҗәсендә, татар студентларының саны да, социаль чыгышы һәм политик карашлары да, иҗтимагый-политик һәм революцион чыгышларда катнашу дәрәҗәсе дә төгәлрәк билгеләнергә тиеш.
Университет студентларының милли составын белү Россиядәге азатлык өчен көрәш хәрәкәтендә рус булмаган халыкларның өлешен өйрәнү өчен кирәк. Хәзергә билгеле булган мәгълүматлар, архив документлары исә татар студентларының азатлык хәрәкәтендә, царизм белән көрәштә актив катнашулары турында сөйли. Мәсәлән, әле крепостное право хакимлек иткән чорларда ук Ибраһим Хәлфин белән Салихҗан Күкләшев рус һәм поляк революцион хәрәкәте белән бәйләнештә торалар (бу хакта тулырак мәгълүматны 1972 елда Казанда басылган «Историография федосеевских марксистских кружков Поволжья» дигән китаптан табарга мөмкин). Крепостное право тәртипләре җимерелеп төшкән елларда татар студентлары хөкүмәткә каршы чыгышларда актив катнашалар. Прокламацияләр тараткан өчен. Казан студентлар землячествосының танылган җитәкчеләре белән бергә, М. Котлыбаев, И. Рәҗәпов, А. Габ- делгалләмов университеттан чыгарыла. Крестьяннарны азатлык һәм тигезлек өчен көрәшкә чакырган прокламациянең авторы Курбаковский (А. Щапов шәкертләренең берсе) белән элемтәләре өчен Сәлахов фамилияле татар студенты жандармнар кулына эләгә. Бу фактлар башка халыкларның да милли аңы үсүе, дини киртәләргә дә карамастан, бөек рус халкына якынаерга һәм аның культурасын үзләштерергә омтылуы, һәртөрле изүгә каршы көрәшкә кушылуы турында сөйли. Россия халыкларының самодержавиегә каршы бердәм көчкә әверелә баруына нигез әнә шундый шартларда салына.