Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛДАВЫЧ КӨЗ


КЕЧКЕНӘ ПОВЕСТЬ
гер куерып, караңгы төнгә дә әверелде, күзгә күренә алырдай нәрсәләрнең барысын да яшереп куйгандай итте Тик утңы гына яшерә алмый ул. Әнә, дөм караңгылыкта ут куышы Тагын инеш ярында. Тагын дип аерып әйтүнең мәгънәсе шунда кичләрен — җәйнең куены салкыная башлагангамы, башка берәр хикмәте бармы— соңгы айны учак бик еш кабына әле монда.
Иренмәде Нәгыймәттәй, абынмаска-сөртенмәскә тырышып кына инеш ягына атлады Кеше күзенә чалынса, каз бәбкәсен эзлим, дияргә була һич икеләнмәсләр, ышанырлар. Нәни «сары йомгакларың» инеш ярының җәелеп үскән чирәмендә каз булып үсеп җиткәч кенә малай-шалайларга ирек бир әле син. Ялгандырмы, чындырмы, алар каз-үрдәкне тотып, каурыйлары-нне белән әрлән балчыкка төрәләр дә утка ыргыталар имеш, бер сәгатьтән шакыраеп каткан балчыкны ур-талай ярсаң, парда пешерелгән кош итенең менә дигәне була икән Сөйләнгән кадәресен дөрескә санасак та. халыкның куркырлыгы юк Елларның әллә ник кенә кәефләре кырылды узган ел җәй буе яңгыр койды, быел киресенчә, кырның язгы кар суларыннан гайре дым күргәне юк, корылык җәфалады. Еллар холыксыз килгәч, җитәкчеләр дә кырысланды Элек җәй уртасыннан колхоз кырларында сый-хөрмәткә кинәнгән казларның картраклары да борчак-бодан басуларын төшлә рендә генә күрәләрдер хәзер. Таза каз салмак була, аны канатлары күтәрә алмый Ә быелгы казлар, канчан карасаң да. авыл өстендә. Бер күтәрелгәч, өйләренә әйләнеп кайтмаучылары да бардыр, ахрысы, югалган һәр кошны учак куышлыгында җылыга сөенешеп утырган малайларга сылтап кына торалар
йтәм аны, тавышсыз тынсыз гына чыгып шыл ганнар! Менә снна булышчылар, менә снна дуслар! Тапкан хәзинәләрен алып калырмын дип курыктылар микән? Кирәкми, хәрам килешми мина, гомеремдә кеше малына кызыкмадым Бары тик беләсем генә килә: нәрсә таптылар микән?— Нәгыймәттәй авыз эченнән сөйләнә-зарлана. авыл бетереп, малайларны эзли торгач, эңгер-меңгер төшкәнне дә сизми калды — Кая гына олакканнар соң, авыл эчендә бер генә малай да калмаган?!
Кайтырга ашыкмады Нәгыймәттәй. Эңгер-мең
Нәгыймәттәй. ут күбәләге кебек, учак янына тартылды. Тирән эчле кәлүшләрен лаштырдатмаска, кагылуга шартлап сынарга торган кураларга орынмаска тырышып кына гел малайларга якынайды. Кайнар ризык, йомшак урын-җирләрне дә оныттырырлык нинди генә уен таптылар икән соң?
Ә малайлар гамьсезләнеп карта уйныйлар. Бәхәсләшеп тә алалар. Вакыт-вакыт Нәгыймәттәйләргә һич кенә дә таныш булмаган килделе- киттеле сүзләр сөйлиләр: «Очко», «Перебор», «Ике туз», тагын әллә ниләр Зәһәр кычыткан белән өтәләп, өйләренә жилдертәсе иде дә бит шушы селәгәйләрне, тик гайрәтен тыеп тора әле Нәгыймәттәй. Тыелмассың— әнә, ярдәм итәбез дип, тимурчылар исеме күтәреп йөргән укучылар бакчадагы алмагач чокырын ташлап чыгып качканнар да, каядыр посып, төн житкәнне көтеп ятканнар. Инде уен аралаш акча саныйлар... Учак сүрелгәнне дә сизмиләр, акча бүләләр.
«Кассада илле сум! Мин тагын иллене өстим.. Очко!»—һәм берсе кәгазь акчаларны янгарак этеп куйды. Колхоз пенсиясеннән гайре керем күрмәгән Нәгыймәттәй өчен исең-акылың китәрлек акчалар бит бу. «Ай-Һай бай яши хәзерге балалар!»—дип сокланып куйды ул. Тик сорануның чиге булмады: малайлар аның саен акча санадылар: йөз, биш йөз. мең... Нәгыймәттәйнең йөрәге ярыла язды, колак алдаса да, күз шаһит сүрелеп барган учак тирәсендәге кәгазь акчаларның иге- чиге юк! Түзмәде Нәгыймәттәй, зәһәрләнеп, малайларга җикеренде, ә үзе. тегеләр котлары очып югалышкач, учак тирәсендә өелеп калган акчалар өстенә ябырылды, чүп-чарлары белән бергә алъяпкычка төйнәде. Ул үзен кинәт кенә бик көчле кеше итеп тойды. Эз төшмәгән төбәктән кураларны ера-ера, чокырлар, ерганаклар аша турыдан гына өенә кайтып китте.
Өйгә керешли үк, юньләп бик күрмәгән капка, болдыр ишекләрен эчтән яхшылап бикләп куйды. Электр лампасын яндырырга да исәбе юк иде, чоланнан челпе алып чыкты. Бу минутта бөтен кеше дә аны гына күзәтеп торадыр төсле тоелды — җәһәт кенә пәрдәләрне дә корып куйды Ниһаять, ул челпекнең саран яктысына иелде. Алдындагы акчаларны идәнгә бушаткач, өй эченә ислемай исе таралгандай булды. Баштарак ул аларны нишләтергә белмичә, тәртипләп җыярга теләде, аннары, нидер сизенеп, берсен ут яктысында уйнаткалап карады да кинәт ачуы чыгып атып та бәрде. Нәүмиз күңелен тынычландырыр өчен тагын берсен алып карады, хәтта иснәде дә. Кәгазь өеменнән күгәрек салам исе, балчык, авыр тирес исе дә килә иде бугай — иске акчалар ич, кайдадыр качып-посып яткан иллешәр сумлык иске акчалар Нәгыймәттәй: «Шул кирәк сиңа, карт тилегә!» — дип. үзен-үзе битәрләп, мич капкачын ача башлаган иде, күңеленә юаткыч бер уй килде: «Тукта әле, белмәссең дөнья хәлен, хөкүмәт дигәнең иске заемнарны да сатып ала хәзер. Бәлки боларның да кирәге чыгар!..» һәм Нәгыймәттәй акчаларны берничә кисәккә төрде дә көзге артына, тәрәзә саңагына, ишек өстенә кыстырып куйды. Ә араланып калган ак кәгазь кисәкләрен — дәфтәр битеннән ясалган карталарны күргәч, бөтен ачуын малай-шалайларга каплады: «Күр әле, миннән дә тилерәкләр бар икән! Мин хет наданның да наданы инде, ә алар соң, алар...»
Мәктәп юлы өстендә генә булгач, малайлар укырга барышлый, кирәксә-кирәкмәсә дә кибеткә сугылып чыгар, чиратсыз-нисез генә үлчәү янына тыкшыныр. «Нәрсәгә генә өйрәтәләр соң сезне мәктәптә, кеше төсле чират та тора белмисез?!»— дип, җаннарын тынгысызлаучыларга җаваплары әллә кайчан әзер: «Дәрескә соңга калабыз». Бүген дә шул
ук хәл кабатланды. Дөрес, алар бу юлы өерләре белән түгел, берсе генә килеп керде. Башкалары урам ягында көлешә-көлешә көтеп калдылар.
Рәүф, иптәшләре өйрәткәнчә, туп-туры чират алдына килеп басты, зурларча эшлекле кыланып, сатучы кызга кулындагы зур кәгазь акчаны сузды: ♦
— Шушыңа прәннек бир әле, Фәнилә апай 2
Алтмышынчы еллар сатучылары әмма да сизгерләр иде... Кеше * кулында ике төрле акча — искесе дә, янасы да Искесе әкренләп кнми 3 торды, ә янасы күбәйгәннән-күбәйде. Болай, күрер күзгә әллә ни сизе- < лерлек аермалары да юк югын,— төсләре дә шул ук, берлекләр £ сары, унлыклар кызгылт, тик яңалары бераз кечерәк кенә шунда * Ләкин хикмәт кәгазь алышынуда түгел, яңа акча элеккеге бәяне ун ♦ өлешкә кечерәйтеп куйды. Әгәр алтмышынчы елга кадәр бер кило а шикәр ун сум чамасы дип йөртелгән булса, алтмыш беренче елдан ул о бары бер сум дип кенә телгә керде. Вак акчалар да зурлыгы ягыннан * искеләрдән аерып алгысыз, бары тик чыгарылган еллары гына Z укырга ятышлы икән — тегеләй карасаң да, болай карасаң да— 1961. • Баштагы мәлләрдә яңа акча искесенә ияреп кенә йөрде Колхоз кассасыннан хезмәт хакы өләшкәндә яңаларны әз-әзләп кенә кушып бирә- S ләр иде Юкса, ай саен кесә тутырып акча алып кайткан ирнең бер з. айлык эше уч төбенә дә сыя. 1961 елның гыйнварыннан, бөтенләй яңа * акча көенә генә калгач, әкренләп ияләнде халык. Шулай да. карты-ко- рысы акча берәмлеген әле һаман да үзенчә телгә алгалый «Алтмыш кило шикәр алырлык эшкә күчкән. Йөз илле кило шикәрлек ит саткан... Самолет белән очсаң, утыз кило шикәр бәясенә төшә икән...»
Аның каравы сатучыларның эше җиңеләйде — санарга да җиңел, элеккеге ун тиен бәрабәренә торган яңа бер тиен дә сансызланды — санамый калсаң, искәрүче юк, төшеп китсә, иелеп алмыйлар
Фәнилә ул чорларны каян белсен, акча алышынган елны туды гына бит әле ул Рәүфнең кулында зур кәгазь акча күргәч тә искедер дип уйлап өлгермәде, я, кайсы җүләре икенче класс баласына шушындый байлыкны тоттырып чыгара инде, дип кенә гаҗәпләнде Шулай да акчаны алгач, сәерсенеп ут яктысына китерде, иснәп карады, инде үз- үзенә ышангач кына Рәүфкә җикеренде
— Иске акча ич бу!
Рәүф акчаны тартып алып тиз генә чы1ып шылырга ниятләгән иде дә, кая ул . Алырсың Фәнилә кулыннан — беренче елын гына эшләми инде ул сатучы булып. Нәселдән килгән гадәтләрен дә өстәсәң... Әнисе Әгьдняне гомерен сатучы эшендә үткәргән дип сөйлиләр
һәммәсеннән днмәсәк тә, сатучыларның күбесеннән менә дигән артист чыгар иде.. Әле генә җикеренгән Фәнилә кинәт кенә иң юаш кызга әверелде дә кунды.
— Тукта әле, Рәүф, әгәр дә бу акчаны кайдан алганыңны әйтсәң, уч тутырып прәннек бирермен.
Чираттагылар да тынып калдылар Бер авылда яшәп, кемнең кайда нәрсә кыланганын белү кызык бит ул
— Әвәле прәннек давай,— диде Рәүф батыраеп — Аннан может әйтермен дә.
Фәнилә учына сыйганчы прәннек алып, Рәүфкә сузды, тик бирергә ашыкмады Үзе кызарып, үзе кабарып пешкән прәннекләргә озак карап тора алмады Рәүф
— Нәгыймәттәйләр бакчасыннан! Абыемнар аның бакчасына өшегән алмагач казып чыгарырга барганнарые, агач төбеннән тапканнар
Фәнилә чнраттагыларга күтәрелеп карамыйча гына түргәрәк үтте дә склад ягында җыештырып йөрүче кызга кычкырды
— Идәннәр юылмыйча калса да ярар, йозак кайда, кибетне бикләргә кирәк?!.
Өй эче караңгы булса да, кергән-чыккан кешеләргә йөзе якты Нә- гыймәттәйнең. Фәниләгә дә түрдән урын бирде ул. Казан астында, ботак сынган тавышлар чыгарып, усак утыны пыскый, стенада герле сәгать саңгырау гына текелди.
— Нәгыймәттәй,— дип тынлыкны бүлде Фәнилә,— нумизматның кем икәнен беләсеңме син?
— Авыр туфрагы жинел булсын, мәрхүм әниеңә охшагансың — хәл-әхвәл белешү юк, үз кирәгеңне сорый башлыйсың.. Кемне беләсеңме дисең әле?
— Нумизматны.
— Исеме бигрәк кәмит, бер дә кабатлап әйтмәле түгел. Белмим мин андый кешене, безнең авылда яшәгәнме соң ул?
— Иске акчалар җыеп ята торган кешегә кушалар ул исемне.
— Сатучыларга туры килә икән. Искесен дә, яңасын да бик оста җыясыз
— Сатучылар ише генә түгел, бөтен кеше дә котырып-котырып акча җыя хәзер.
— Әниең дә җыеп караган иде, теге дөньяга үзе белән алып китә алмаган.
— Әрләшергә дип кермәдем, Нәгыймәттәй.
— Каш өстендә сипкел кеби алты сатучыбызның берсе белән ызгышып торалар димени?! Тоз-шикәргә дә районга гына йөрисе кала бит аннары. Калада гына рәхәт иде ул: сатучының күзенә карап, әйтә- сеңне әйтәсең дә икенче кибеткә кереп китәсең. Бик ачуыңны китерсәләр, жалу кенәгәсен сораган булып, котларын аласың.
— Бер киткәч, ник калмадыгыз соң иунда?
— Үз ирегем белән түгел, әнкәң • ткысына алданып кына киткән идем мин. Ә ул, нигеземнең иманын к; чырып, бакчама агач төбе саен акча күмеп яткан.
— Нәгыймәттәй, җыен юк-барны сөйләп, күңелеңне керләндермә, сиңа килешми ул, лутчы күрсәт шул акчаларны, бераз хыялланып алырмын ичмасам... Санап карыйсым килә. Синең бакчадан тапсалар да. әни өлеше бит инде...
Нәгыймәттәй, капылт кына торып, кулына йон бияләй киде дә яше- релгән төргәкләрне Фәниләгә сузды.
— Мә! Берүк өеңә алып кайтып кына сана. Монда тузанын да коясы түгел.— һәм, Нәгыймәттәй, почмакка кереп, кулын кер сабыны белән юып чыкты — Күптәннән бирле бер киңәш бирәсем килә үзеңә: ташла син кибетне, күч башка эшкә, акчалы урын төс түгел сиңа... Киңәшемнең ихласлыгына ышанмасаң, әтиеңнән сораш, үткәннәрне авыр әкият итеп сөйлә# бирер.
— Анысы бер хәл, Нәгыймәттәй, гик бу кәгазьләр янына башка нәрсәләр күмелмәгән идеме икән? Сине, бу акчалар табылгач, бөтен алма бакчасын актарып ташлаган дип сөйлиләр.
— Бу хәтле җаһил да булырсың икән!..— Нәгыймәттәй, ярсуына буылып, шуннан да артыгын әйтә алмады.
Илленче елларда кибеткә дип бура күтәрделәр: мүкләделәр дә чут-ладылар, агачларны кызганмадылар, торыгы-торыгы белән генә сузып салдылар Складын, киштәләрен, ял бүлмәләрен сыйдырырлык
йорт калыкты. Авылда бер кибет бар иде инде барын, тик анда чиратның өзеләсе юк, вак-төяккә генә килә калсаң да, ишектән башыңны тыгарлык түгел. Әгәр инде берәр юграк әйбер кайтса, чират кибет әйләнәсенә урала. Аннан соң, берәү генә булгач, хуҗалык өчен кирәк- ярагы да. азык-төлеге дә шунда Ә менә яңа кибеттә азык-төлек кенә сатылачак икән, тимер-томыр — сатучысы белән иске кибеттә кала- ♦ чак, ди. Нигезен казып, почмакларына унышар тиен көмеш ташлаган j минуттан яңа кибеткә сатучы эзли тордылар. Яна морҗасыннан төтен * чыкканчы, кеше тапмасалар, Питрәч райпосыннан бер марҗа кайта- 5 расылар икән, дигән хәбәр таралып та өлгерде Ашыгып-ашыгып сату- ® чылык эшенә ярардай кеше эзләделәр Соңыннан, авыл картлары § җомгага җыелгач, өйлә намазы алдыннан ике мәчеттә дә җитди генә < сөйләшү булды Укыган намазлары, кылган догалары белән уртак < фикердә яшәсәләр дә, һәр ике мәчетнең теге яки бу очракта үз фике- в ре бар нде. Менә хәзер дә ике кешене сатучы итеп күрсәттеләр Тик о телдәгечә, авылның зуррак ягына караган мәхәллә сүзе өстен чыкты: х кече классларда арифметика укытып йөргән ярлы Әгъдияне сатучы Г итеп куярга дигән фикер җиңде. »
Үгетләделәр Әгъдияне. *
Баштарак ул кистереп кенә: «Шту сез. авызыгыз ни сөйләгәнне колагыгыз ишетәме? Арифметика дәресләре белән сатучылык эшен s чагыштырырга ярыймы соң?! Дәрестә бит ул — кара тактага нәрсә < язсаң да сыя, ялгышсаң, ошатмасаң. юеш чүпрәк белән сөртеп аласың * да — эше бетте хатаның! Ә товар белән эш итү — ике яклы ялгышсаң, гомерең буе кара тактадан исемең төшмәс!»—дия иде. Тагын үгетләделәр. Үзенә ялынасыларын белеп назландырып торуы түгел, бары тик кыл уртадан кайсы якка егылырга белмичә икеләнүе генә Әгъдиянең. Райпо председателе белән авыл советы рәисе икәүләшеп: «Элеккеге приказчиклардан ким яшәмәссең, һөнәрен нәселдән-нәселгә күчәр».— дигәч кенә Әгъдиягә шайтан коткысы керде Тагын бераз ялындырсам, башка берәүне табып куймагайлары, дигәндәй, җитәкчеләрне уйларыннан кире түндермәс өчен ризалык белдерде «Юньлерәк сатучы тапканчы эшләп торсам гына инде...—диде.—Тик сатып алучыла- рыгыз гына зарланмасын».
Бер атна чамасы эшләгәч, Әгъдня. яңа һөнәренең нәтиҗәсен күрергә теләгәндәй, курка-курка гына үз-үзенә ревизия ясап карады Кирәге чыга калса дип, эштән китәргә алдан ук гаризасын да язып куйды
Өстемнән чыкмагае дип, сдачаларны кызганыбрак биргәнгәме, • әллә эше шундый төшемле — атна эчендә айлык получкага торырлык мәһәр җыелган Ышанмады Әгъдия, артып калган акчаларны теге кирәксез гаризага төреп, читкә аерып куйды: аларны тотмаска кирәктер, берәрсе онытып кына калдырмады микән, сорап керсәләр, кайтарып бирергә туры килмәгәе.
Беренче «ревизия»дән соң Әгъдня сатып алучыларның йөзенә күтәрелеп карарга да оялды. Бөтен кеше дә аның яшереп куйган акчасы хакында беләдер төсле тоелды Шөкер, әкренләп бу хәлгә күнегелде тагы йөзгә бәреп әйтү түгел, кыеклап кына да сүз атучы юк Шулай итеп, яңа һөнәргә гыйшыгы керде аның Айга дүрт атна, елга — илле, дигәндәй . Кило саен чеметем чеметем генә коелып калса, аннан кешегә ни зыян? Алай хафаланырлык берни дә юк Аннан соң Әгъдиянең сылтавы да бар бит — «Ялынып сорагач кына ризалашкан идем, бер дә эшлисем килми...» Вак төяк кимчелекләр табып, зарла нырга ниятләүчеләрнең шелтә ишеттерергә дип ачылган авызын шушы сүз белән «шап!» иттереп яба да куя ул Шикәр комы дымлырак тоелса, капчыклар янында чиләкле суның онытылып калганлыгын әйтеп тормалы Беренче сортлы он белән икенче сортлысы буталса да. акланмады, сдачаларның кайбер вак-те’яге үлчәү тартмасында бүле
неп калса да, исе китмәде.. Инде аерып куйган акчаларын төрер өчен теге гариза кәгазе генә җитми хәзер....
Фәнилә кибетендә күкеле сәгать күреп кайтты Нәгыймәттәй. Кеше ник җыелды микән, дил узып барышлый гына кереп чыгасы иткән иде — баксан яңа товарлар бар икән. Авыл җирендә урамга чыккан саен кесәгә күп итеп акча салып йөрү гадәткә кермәгән инде ул. Казан каласы түгел лә.. Анда акчасыз бер адым да атлый алмыйсың. Ә авылда башкача. Кибеткә ниләр кайтканын күршеңә кереп белешәсең дә, сумкаңны тотып йөгерәсең.
Былбылга гыйшыгың төшсә, тал яныннан китмәссең, ди... Күкеле сәгать теләп, урмандагы күкегә дә әллә ничә кат алгысынды инде Нәгыймәттәй. Күптәннән кызыгып йөргән малы шул. Сәгатьләрнең төрлесе бар. кыңгыраулысы, чаңлысы, кәйлесе, тавыш-тынсызы... Тик Нәгыймәттәйгә кирәкми алары Каладан кайткан улына да әйтеп җибәрә инде, зинһар, эзләп тап, ди шул күкеле сәгатьне. Аптыраткач, йөдәткәч, улы әнисенең гозереннән алҗыды ахрысы, бер кайтуында әле бөгәрләнеп тә карамаган йөз сумлыкны тоттырды:
— Әни, андый нәмәрсәләр шәһәрдә күренми, кулдан тотылганын сатып алсаң гына инде, бик иске модель бит ул...
Нәгыймәттәй, йөзлекне бөтен килеш саклап, Фәнилә кибетенә күкеле сәгать кайтканны көтеп йөрде. Инде бүген кибеттә үз күзләре белән дә күргәч, күке тоткандай сөенеп күңеле үсте аның.
Башка авылларда сатучылар ничектер, Фәнилә иң әүвәл акчаны ала, аннан соң гына товар бирә. Бу гадәте аңа егерме ел буе кибеттә эшләгән әнисе Әгъдия мәрхүмәдән мирас булып калган, диләр. Яшьләр, бала-чагалар моны усал мәзәк итеп кенә тыңларлар. Тик Нәгыймәттәй кебекләр, ягъни Әгьдиянең яшьтәшләре, Фәниләдәге һәр холык-гадәтне дә танып торалар Тамгалары таныш шул. Әгъдия, товар кыйммәткәрәк төшсә, тиз генә күзлеген алыштыра — бүтәнен, якынайтыбрак күрсәтә торганын кия торган иде Фәниләсе дә шулай... Әгъдия кибетендә идән себерүчесе бертуган абыйсының кызы иде, Фәнилә кибетендә туганнан туган сеңелесе... Кибеткә кергән кеше: «Исәнмесез»,—дисә, Фәнилә, әнисе кебек итеп: «Нәрсә кирәк?»—дип кенә сәлам кайтара. Әгәр әнисе Фәнилә туган көнне үк якты дөнья белән хушлашмаган булса, моңарчы кызын әллә нинди серләргә өйрә-тер иде әле.
Шыкырдап торган йөзлекне күкеле сәгатькә алыштыргач, Нәгыймәттәй сдачасын да санарга онытты. Хәер, Фәниләнең шикәрле-чәйле киштәләренә кулдан гына кергән товар диделәр аны, сатулашырлык мал түгел, вакытны кызганмыйча йөрсен дә төгәл саный белә торган күкелесе генә туры килсен Кадалып китсен сдачасы, затлы малга чүп ябышмый...
Сәгатьне алып кайтып, алты стенаның иң тигезенә элеп куйгач, Нәгыймәттәй сәгать теленең келт-келт йөрешенә сөенә-сөенә күке чыкканны көтте. Ярты сәгать көтте, бер сәгать. Күке бозлы яңгырдан качып яткан кошчыктай тәрәзәдән баш чыгарырга ашыкмады. Нәгыймәттәй һаман көтте. Сәгать ярымнан соң, ниһаять, күке атылып чыкты: муенын сузып, нидер әйтергә теләде, тик тавыш-тыны чыкмады, йолкынып-йолкынып та Нәгыймәттәйне тавышы белән сөендерә алмагач, күке хурлыгыннан оясына кереп качты һәм шуннан соң бүтән күренмәде.
Абау, бигрәк тә әче телле икән Фәнилә:
— Сәгате йөргәч, ярамаган тагы! Күкесен зиратка килеп тыңларсың,— дип тезеп китте ул.
Чираттагылар арасында Нәгыймәттәйне яклагГ сүз кушучылар
табылгач кына Фәнилә «күкесез» сәгатьне прилавка астына алып куйды
— Ничә сум сдача биргәнием әле мин сина?
— Йөз тәңкәдән кайтарганың менә шушылар,— дип, Нәгыймәттәй кулындагы акчаларны үлчәү тәлинкәсенә салды.
Фәнилә ялт кына санап чыгарды да акча өстәде. Тик Нәгыймәттәй ♦ генә аптырап калды. g
— й«з сумлык бөтенемне кая куйдың? Бер генә җыерчыгы да юк *
иде әле! Улым үз куллары белән биргән нде, тап, хәзер үк тап, юкса g таптырам!. „ «
— Мә, җылама! — диде Фәнилә һәм халат астындагы кесәсеннән ч
йөзлекне алып, пычрак идәнгә ташлады <
Чираттагылар «аһ!» иттеләр ф
— Инде бөкләп тә өлгергән!— Нәгыймәттәй йөзлекнең пычрагын ш сөртә-сөртә кибеттән чыгып китте. Алтмыш ел яшәп, алты кешедән дә о ишетмәгән сүзләр генә артыннан яңгырап калды.
• • а
Заманында Әгъдия укыта башлаган балалар инде мәктәпне тә- * мамлап, кайсы кая—зиһен баетырга таралыштылар Сатучылар^ әзерли торганына да керүчеләр бар дип сөйләделәр
Кешеләр үскәч, авыл да үсте сөйгән ярлар, парлы булып, башка * чыга тордылар—авыл читендәге чирәмлеккә күченеп, нигез корып үрчи дә башладылар Алты урам алты якка җәелде Кеше дигәнең тик тормый ул. үсеш-үзгәреше күзгә күренм.әсә дә. берзаман үзен сиздерә башлый. Хәзер исә карты-корысы. картаерга өлгермәгәннәрен, яшьлектән олыгаюга таба авышкан барлык авылдашларны бергә җыйнап, чама белән классларга бүлеп, яңалифкә өйрәтә башладылар Шулай итеп халык сабакка йөрде Почта бүлегендә эшләүче ханым да: эш күбәйде, дип зарлана дн, хатлар-гәҗитләр бермә-бер артык килә икән Шулай булмый ни! Каладан үзенә атап кәфенлекләр кайтарткан Һәдия әбинең дә ачык тәрәзә каршысында гәҗит укып утырганын күргәннәр. Билем чатный дип. капка төбендәге урын дыктан ары китә алмаган Мөхәммәтҗан бабай көн саен почтага килеп, күрше авылның бер карчыгыннан булырга тиешле «Лично в руки!» диелгән хат эзләштерә, ди. Грамотный халык кнбеткә кергәч, әүвәлгечә: бу товарың ни хак дип йөдәтеп тормый, ярлыгына күз салып ала да тиешле акчасын алдан ук санап куя Үлчәү тәлинкәләренең тигезләнгәнен көтеп торып, ашыкмыйча гына үлчәтәләр, тәлинкәләре әле бер, әле икенче якка уйнаклап «атына» башласалар, үрдәк борыны сыман бөгәлҗәле тимереннән тотып туктаталар — кайсы тәлинкәгә ни җитмәгәне күз алдында.
Базар көннәрендә генә күзгә чалынып, атналар буена калада тормыш көтеп ятучы «ки"м<-шәкләр» дә коткы таратып китәләр: имеш, шәһәр кибетләрендә .калу кенәгәсе бар, теләгеңне зарыңны язып куй сап. сатучының тәр ибен райпо утырышында тикшерәләр икән Кеше ул шундый, яхшы киңәшләргә исе китми, ә инде теләсә нинди усаллыкны отып калырга дигәндә, аларга куш Андый коткыга бирелүчән- нәр өчен Әгъдия кибет чоланында «запас» яшереп тотты Цәйлүн чәе. хәлвә эчле конфетлар, кызыл прәннекләрне башта эзләп, соныннан әрҗәләп саклады Аннан соң телчән хатыннарның ирләре дә кибет тирәсендә бутала Нишлисең бит. урыны шул - Мамадыш чыгарган аракыларның күбесе шушы кибеткә кайта торгандыр Аракы көн дә бар, тик хезмәт көненә килгән акча гына айга бер генә бирелә Андыйлариың да хәленә керде Әгъдия бурычка өләште, «әҗәтлеләр кенәгәсенә» исемнәрен, кушаматларын һәм шешә хисабын яза барды
Әй сөенделәр ирләр... Хатыннарын да тыйдылар — Әгъдия турында гайбәт, авыр сүз әйттермәделәр. Әйтеп өлгерсәләр, күрше-күләннәргә ишетелерлек гауга чыгасын көт тә тор!
Бертуган абыйсының кызы дип тормады Әгъдия: кибет җыештыручы кызны складка керткәнче тышлыгы таушалып, чүпрәк белән ямалган коръән тоттырып ант иттерә иде Үзенчә тәүбәгә китертә, гадел, ихлас булырга һәм, дөресен генә әйткәндә, урлашмаска куша. Кызның коръән җәзасыннан ни дәрәҗәдә куркуын кем белсен, шулай да кибет эчендә ул-бу хыянәте сизелмәгәч, Әгъдия тыныч иде. Көтмәгәндә генә җиде күк катына ясалма иярчен очырдылар. Алла, коръән, бисмилла, дигән тирән мәгънәле сүзләрнең ышандыру көче кимеде... Әгъдия инде кызның күңелен күрергә тырышты — һәр чәршәмбе, җомга көн-нәрендә аның сумкасына бушлай гына «күчтәнәчләр» тутырды. Бу күчтәнәчләр Әгъдия өчен пүчтәк кенә-иде.
Биек караватны төреп алырга җитәрлек олы юрганның бер читен генә ачып, тагын салкын урын-җиргә үрмәләп керде Әгъдия. Мондый чакларда, ни галәмәттер, ирләреннән зарланып йөргән хатыннар күз алдына килә дә тора, аның саен ачуы кабара башлый. Белмиләр ир кадерен. Берәр кичне генә ул назлы хатыннарны менә шушы салкын юрган астына куып кертәсе иде. Ул чагында алар ирләрен ерак урманга утынга да җибәрмәсләр, юлда кунып кала күрмәсеннәр тагы, дип, куркырлар иде Хәер, беләләр алар ир кадерен, Әгъдия болай, көнләшүеннән генә әллә ниләр уйлап ташлады... Әнә ич, узган елда гына әле, Зөлфирә аны адәм көлкесенә калдыра язды...
Ерак урманнан тикле утын алып кайткач, шоферны сынламыйча ач килеш өенә кайтарып җибәрмәссең бит инде?! Әгъдия дә Габдрах- манны бер чүмеч салкын чишмә суы белән генә сугарып калмас. Кем әйтмешли, дөньясы арба көпчәге сыман бит аның, әйләнә дә бер баса Утының ягылып беткәч, тагын шушы Габдрахманга ялынырга туры килә. Сыйланды Габдрахман Машинасын гаражга илтәсе барын да онытып сыйланды.
Ире озак кайтмый торгач (әллә инде тол хатын янында утырганын сизенгәнгә күрә генә вакыты да шулай әкрен үтәме?) Зөлфирә түзми, Әгъдиянең капка төбенә килә. Килсә, куш тәрәзәгә корылган ак пәрдәдә пар күләгә биешә. Өй эчендәге ут яктысы Габдрахман белән Әгъдиянең һәр хәрәкәтен күләгәләп пәрдәгә төшереп тора — нәкъ кинодагы төсле. Күләгәләрнең бер-берсенә капланып тынсыз калган чакларын озак күзәтеп тора алмады Зөлфирә, ярсуын кая куярга белмәгәч, башындагы яулыгы белән йодрыгын урады да куш тәрәзәнең бер өлгесен чәлпәрәмә китерде. Шунда ук пәрдәне дә сөйрәп алды Бактың исә, Габдрахман өстәл артында үзе генә, ә Әгъдия мич тирәсендә кайнаша Өй эчендәге ике лампочка күләгәләрне икеләтеп бутап бетергән икән... Шул көннән бирле Әгъдия ике лампочканың берсен сүндереп куя торган булды. Юкса, ялгыз чагыңда да тәрәзәдә икешәр күләгә күренеп торгандыр, кемнең ирен ияләштерде икән бу, диярләр.
Ялгызлыкка күнегә алмый шул әле ул. Дөресрәге күнегергә теләми. Төн уртасында әйләнеп кайтасы ирен көткән гыйшыклы хатыннар төсле йокы алдыннан матур-матур эчке күлмәкләр дә кия, киң карават кимсенмәсен дигәндәй, икешәр ястык та сала, юрганы да ике кешедән бер балалык кына артып калырлык Тик өй эчендә ул һаман бер үзе. Иокы килми дә килми Ишегалдына карый торган ян тәрәзәнең пәрдәсе корылмаган. Өлгеләрне йөзе белән каплап, тулган ай карап тора, ялгыз картаерсың ахры, Әгъдия, ди микән?! Башына кергән
уйларның әле берсен, әле икенчесен унлап карады Еламады, көлмәде, «һич югы кечкенә генә, исерек кенә булса да, бер ир бирсән иде, хода! Сугам дисә, тәнемне кызганмам, сүгенәм дисә, телен тыймам, эчеп егылган дисәләр, арба-чанага салып алып кайтырмын, зарланмам...» Ходае да «ишетте», ахрысы, әнә капканы дөбердәтә башладылар. Көзге салкынны шаккаттырып, ялангач кына йөгереп чыкты ♦ Әгъдия, башка вакыттагыча котыпны алырдай итеп «Кем бар g анда?!!»— дип тә сорап тормады, капка биген ачты Буйдак Әхмәт * иде бу... Йомышын ялт кына әйтеп бирергә өлгермәде, өйгә ияреп 5 керергә туры килде. Өйгә кергәч, оялчан малай сыманрак итеп башын = түбән иде, бәлки ялангач Әгъдиядән оялып түгел, түшәмгә башы бәрелүдән сакланып кынадыр әле <
Буйдак Әхмәт пилорамда эшли. Пермь өлкәсендә урман егучы бу- ф лып бәхет эзләп кайткач өйләнергә исәбе бар икән, дигән сүз тарал а ган иде. Авылда тол хатыннар җитәрлек анысы. Тик Әхмәт, сугыш о аркасында тол калган хатыннар каршысына басарга көчем җитми, S дигән. Үзе дә башыннан ахырынача сугышта катнашкан кеше. Авылда “ аны бик тә хөрмәт итәләр Пилорамда эшләгәч, һәркемнең гозере ана го төшә. Рәшәткә, идән-түшәмлек, коймага дип такта ярдырырга күпме * тол хатын килде аның янына. Тик яман аты чыкмады, аракы сорап та * интектерми, төнге тымызыкта, этләр өрдереп, тәрәзәләр дә шакып J йөрми Әгъднянен дә урам ягына караган тәрәзәсен шакымады, ә менә < ат арбасы сыярдай капкасын дөбердәтте Шуңа күрә Әгъдия шнклә- * неп-тартынып калмады, өстәл яныннан урын бирде, ашыкмыйча гына халатын киде. Вакыт соң иде инде. Колхозның электр станциясе төнге ялга тукталган. Әгъдия унлы лампа кабызды Аннан сон гына Әхмәткә текәлде
— Әгъдия, алып кайтып куйганың юкмьР Шешәсенә кырык-илле тәңкә сорасаң да, риза
— Берәрсе котыртып керттеме?
— Кеше кубызына биеп йөрер чагыммыни?!
— Төн уртасында аракы эзләмиләр инде.
— Никтер йокы качты, бәлки файдасы тияр
— Икебездә дә бер үк чир икән
— Ышанмасаң, Әгъдия, менә күз алдыңда гурласыннан гына чөмерәм
— Китче, шул хәтле.. Кеше төсле генә эч.— Әгъдия тиз генә чолан нан тозлы кыяр алып керде Идән астыннан сургычлап бөкеләнгән бер шешә аракы чыгарды.— Утын алып кайта калсак, кнрәгер дип кенә тота идем, сиңа насыйп хәмер икән
— Ничә сум бирим?
— Җарар, җарар, бушлай сынлыйм. Бәлкем сиңа ияреп кенә үзем
дә күтәрермен Ничә ел буе сатам зәхмәтне, ә шушыныңмы исен дә иснәгәнем юк. а
Әгәр бик нык теләсәң, бер йотымы да исертә икән аның Ашыкмады Әхмәт, Әгъднянен «үзем дә» дигән сүзеннән нфрат та канәгать булып, урындыкның аркасына терәлебрәк утырды ул Әгъднянен тупырдап торган буй-сыны тнрәсендәрәк бөтерелердәй сүзләр кулланып сөйләшәсе килде аның, тик нидән башларга гына белмәде.
— Караватыңның аягы биек синең,—дип әйтеп карады Әхмәт, шушы җөмләгә бик зур һәм чиксез тирән мәгънә салырга теләгәндәй
Әгъдня кырт кистереп кенә җавап кайтарды
— Биек дип. егылып төшкәнем юк әле
Тәк, кисәк алдырдым, ахры, болан килеп җнтәлмәссең, әле дә ярый орышып ташламады, дип уйлап куйды Әхмәт Әгъдня дә аның уйларын ачык күкрәге белән тоеп тора бугай, төксе генә әйтелгән җөмләсен төзәтергә ашыкты
— Аяк астындагы банкаларны алып ташласаң, чүгә әле ул,—һәм Әгъдия, Әхмәткә сүз бәйләп китәргә ярдәм итәргә теләгәндәй, әйтә куйды:— Ике кеше менеп ятсаң, сытыла торгандыр әле ул банкалар.
Әхмәтнең әкренләп каны сыегая баргандай тоелды, йөрәге дә әллә нинди ләззәтле ялкынга ымсынып тибә башлады, сулыш та җитми сыман, шуңа күрәдер инде еш-еш сулата. Юк, болар барысы да исерә башлаудан гына түгел.. Менә хәзер Әгъдияне курчак күтәргәндәй генә, ачуың килмәгәе, урындыгы ние белән, элеп аласы иде дә әйтәсе иде: әйдә, сынап карыйк, банкалар түзәрләр- микән?!. Юк шул, тол хатынга ялгыш орынсаң да, «Каравыл!» дигән тавышы чыгар.
— Әллә ник көрсендерә әле Авыр суларга да куркып торам, лампаң сүнеп китәр дә, караңгыда минем белән генә калып котың очар дип
— Төне караңгы түгел лә, лампа дигәнең ай яктысын да җиңә алмый.
— Миннән курыкмыйсыңмы соң, Әгъдия?
— Курыкмаска булдым әле Куркып яши торгач, сазамыкландым . инде. Кырык яшькә җитеп, ирләр куенына кырык секунд та сыенганым юк.
— И-их!—дип үзалдына сөенеп куйды Әхмәт, һәм комарлыгын сиздерүдән сагаеп, ялт кына читкә борылды. Ул йөзен Әгъдиядән яшереп кенә әллә ялварып, әллә ышанып, ә бәлки өметләнеп кенә әйтеп салды,— и-их, яныңда каласы иде...
Әхмәт лампа тынлыгында Әгъдиянең җавабын көтте. Әгъдия дәшмн дә дәшми Ул әнә шулай, ай нурына ләззәтләнеп, янындагы ир кешенең ихтыярына буйсынып, аның теләгенә сүзсез генә җавап та бирде бугай...
Әхмәт дөрләп утырган лампаны кысып та тормыйча бер сулыштан сүндерде. Тулган ай ян тәрәзәдән йөзен алган иде инде...
Икенче көнне кичкырын буйдак Әхмәтнең вак-төякләре төялгән кул арбасы Әгъдия капкасыннан кереп китте. .
Әгъдиянең кибете өч көн буе ачылмады.
Әхмәткә яңа кушамат эзләделәр...
Монетный дворга әллә кайчан хат язасы иде Әгъдия, тик адресын гына белми Нүжәли алар үзләре ясаган акчаларны кызык өчен генә кесәләренә тутырып карамыйлар икән? Бигрәк зур бит бу кәгазьләр: бер кило шикәр алучыдан да дәфтәр бите кадәр ун берлек керә!.. Бу хәтле акчаны кайда гына саклап бетерергә дә ничек кенә санап өлгерергә? Кечерәк кәгазьдән генә бастырсалар ярамаган микәнни?
Әгъдия хәләлен дә, хәрамен дә бергә кушып, бары иллелекләр генә җыя башлады. Атна саен акча салганыңны күреп, халык ни әйтер Болай да инде тынып торганнары юк, иллелеккә ияреп кергән вак- төяк кебек кенә гайбәт ирешеп тора. Акчаны табуына караганда саклавы кыенрак икән Подвал казытыр идең, тагын: «Тапканы- табылганы өенә сыймый»,— диярләр. Бәлки Әхмәт белән киңәшсә, җаен табар иде, тик шикләнде Әгъдия. йортка кергән кешегә ышанып җитмәде ул Дөрес, Әхмәтнең бу нигездә чын-чынлап төпләнеп калырга бугай исәбе Сүз җае чыккан саен, яңа йорт салу турында бәхәс куптара Тик хакмы, хак түгелме, барыбер Әгъдия фикере өскә чыга: буралык агач артыннан йөрүгә караганда әзер йорт сатып алу арзан- гарак төшә! Әнә. Нәгыймәнең йорты елның елында буш тора. Ж.әй җитте исә, ул каладагы малае яныннан кайтып, каз-үрдәк кенә үстереп
ала да, беренче карлар күренүгә, тагын китеп бара Ә нәрсә, үгетләп карарга кирәк үзен?1 Егерме биш мен дип колагына тукып торсаң, ризалашыр әле Малае да куаныр. «Победа» машинасы сатып алыр.
Кодрәтеннән килгәнчә карышып маташты Нәгыймә: кая ул. ® авылны сатып китү! Тик Әгъдия — әйткән сүзеннән чигенүчеләрдән у түгел: оялчан кызны күзләп йөргән егет сыман әле уңнан, әле сулдан з Нәгыймә янына килеп басты, әле алдына төште, әле артыннан ияреп < йөрде. Хәлвә кебек татлы, цәйлүн чәедәй шифалы сүзләр сөйләде, җан- ? га рәхәт вәгъдәләр бирде. Нәгыймәнең күңеле иләсләнеп, теле икеләнә бршлагач кына ин соңгы коралын эшкә җикте: «Өегезгә күз-колак ♦ булырдай кеше юк, кыш көне дә пожарлар чыга, ходай сакласын. “ Егерме биш меннен көле генә өелеп калыр Сатып китсәң, җаның ° тыныч. Теләгән чакта, үз өем дип, кунакка кайтасың...» а
Агымсу кире кайтмый, диләр Ай-Һай Әгъдия үгетләсә, үргә £ каршы да агар иде ул... Ризалашты Нәгыймә шушы җәйне генә торам * да ачкычны сиңа тоттырам, диде.
Егерме биш мең сум ссуда биреп торуларын сорап, колхоз идарәсе = исеменә гариза язды Әгъдия Әхмәтем исән-сау эшләп торганда, биш * елдан да калмыйча түләп бетерербез, диде, йорт сатыл алырлык ак- х ча җыйган икән, дип сөйләмәсеннәр өчен ннчарадан бичара гына уйлап чыгарылган бер чара түгел иде бу. Әйдә, чишми авызына чиләк элгән саен тик тәкелдәсеннәр шунда...
Колхоз җыелышының өченче көн тәртибенә күчеп. Әгъдиянен гаризасы укылгач, залдагылар, Фәйзи йосыновның мәзәген тыңлагандай, тыела алмыйча көлешергә тотындылар Мәгәр нык торды Әгъдия. җыелышны ташлап чыгып качмады Танышка куйгач та халык мәзәк өчен генә кул күтәргән иде — карар да кабул итеп куйдылар
Әгъдия колхоз кассирының өенә барып килде Ана банктан бары тик илле сумлыклар гына алып кайтырга кушты.
Икенче көнне өйләдән соң Әгъдия колхоз кассасыннан биш төргәк иллелек тотып чыкты Аны. яңа кайралган балтасын бил каешына кыс тырып, Әхмәте каршы алырга килгән иде
Әгъдия килеп кергәндә, Нәгыймә инкубатордан алып кайткан чебиләр белән чүкердәшеп йөри иде. Әгъдиянең карарлыгы калмаган чәче- башы тузгыган, күз төпләре кара янган. Төн генә кунып .чыгыйм әле, ди Гомер бакый яшәп тә үз башыннан кичергән хәл түгел бу Нәгыймәнең, шулай да нр белән хатын арасындагы гыйбрәтләрне ишетеп күреп туйган. Кал, диде ул, Әгъдиягә, төн узганчы Әхмәтең сагынсын үзеңне
Иртән торып бит югач. Әгъдняне күз төпләрендәге кара янган эзләре матураеп калды Ул көндез. Әхмәт эшкә киткәч дигән булып кына өеннән төенчекләрен ташып торды Кибеткә дә Нәгыймәдән генә китә, эштән туры монда кайта Зур гауга куптарып аерылышканнар диярсең, Әхмәтнең эзе дә юк Шулай да. атна чамасы узгач, килде Әхмәт Әгъдняне ишегалдына чакырып чыгарды да нәрсә турындадыр бик озак пышылдаштылар Аннан соң Әгъднясс акырды һәм Әхмәт, козырегы урталай сынган кепкасын учына кысып, ярсып чыгып китте Ә Әгъдия хуҗаларча нык басып, өйалды ишекләрен шартлатып ябып керде дә Нәгыймә каршысына килеп басты Аның зәһәрле күз кара
шыннан Нәгыймә кулындагы орчык та бөтерелүеннән туктап калды. Бу минутта Нәгыймә үзен фатирга кергән кеше кебек, алай гына да түгел — оясыннан бизгән ана каз кебек хис итте.
— Нәрсә әйтәсеңне беләм инде. Ярар, иртәгә сәвиткә барырбыз, ки-лешербез.
— Бәясен бүген үк, хәзер үк килешеп куйыйк,— диде Әгъдия са-бырсызланып.
— Соң җегерме биш мең ссуды алгансың ич. миңа бирергәдер инде, шул җитәр.
Шушы минутта Нәгыймәне үбеп алырга риза иде, тик тыелып кына калды, шатланганын сиздермәскә тырышты. Я тагын: «Чамасыз арзанга бирдем, ахры»,— дип. бер ун меңне өстәп куймасын...
Икенче көнне килешү язып, аңа авыл советы мөһере дә сугылгач. Әгъдия шәһитләрнең күз алдында өстәлгә егерме биш мең тәңкә акча чыгарып салды. Авыл җирендә мондый тамаша бик сирәк була, идарәдә исәп-хисап эшендә эшләүче барлык хатын-кызлар җыелды. Кассир да килде. Төргәк-төргәк таушалган өчлек, бишлек, унлыкларны күргәч, бераз аптырап калды ул. «Үз кулларым белән биргән иллелекләрне кая куйды икән бу?!»
Атна уртасында Әгъдияне райпога чакыртып алдылар. Алай итми торганнар иде. Ни ай, ни ел ахыры түгел, отчетлар тапшырыр чак та җитмәгән.
Авылдан килеп җиткәнен көтә-көтә алҗыганнардырмы. әллә үзе шундый чытык йөзле — райпо председателе бик исе китмичә генә каршы алды аны. Кара савытына шешәдән ашыкмыйча гына кара салды, каләмен манып язып та карады. Шуннан соң, бик зур эш эшләгәндәй тынычланып, каләмен куйды. Сүз башларга кыймыйча торуы Әгъдия- не бераз сагайтты.
— Укырга диләр...
— Миңамы?
Райпо председателе үзен бер сүздән үк аңларлар дип бик нык ышанган иде ахры.— тиз генә җавап таба алмады.
— Мин үземнекен укып кайттым инде Ә менә сезгә укырга кушалар.
— Әллә башкалардан ким эшлимме? Ун ел стажым бар...
— Кибетеңдә өлкән сатучы булып калыйм дисәң, укырга туры килер. Ике сменалы эшкә күчәрсез. Ял көннәрендә дә эшләр өчен. Укыйсың килмәсә...
— Я. я?!—диде Әгъдия, председательнең сүзен тартып алырдай булып.
— Яшьләр укый хәзер... Син курыкма, тыныч бул, эш урының саклана, окладың бара...
Нишләмәк кирәк, ризалашырга туры килде.
— Бу дөньяда һәр яңалыкны да яхшыга гына юрарга кирәк,— диделәр яңа үлчәүдәшләре, Әгъдиянең моң-зарын тыңлап бетергәч — Укытабыз дигән булып, безне тагын нәрсәгә генә өйрәтергә җыеналардыр. белмим...
Казан тирәсендәге авыллардан кырыклап сатучы җыелган иде. Курсларга дип алып килүләре дә әнә шул таушалган акчалардан гай-
ре кәгазь күрмәгән ханымнарны гәҗит-фәлән укырга, үлчәү янында үзләрен әдәплерәк тотарга, каешланган телләрен «йомшарту» һәм шу- нын ише гади, әмма бик тә кирәкле гадәтләргә күнектерү өчен икән. Авыл кибете белән өй эчендәге вакыйгаларны гына белгән сатучыларга мәдәнияткә, халыкара хәлгә кагылышлы дәресләр бик кызыклы тоелды. Ниндидер «Эйзенхауэр доктринасы» хакында да ацлатып маташ- ф тылар Кукуруздан мул уңыш җыюның серләренә дә төшендерделәр. „ Тиздән, бик тиздән ракетага кеше утыртып та очырачаклар, ди Бер £ бизмәнгә салып кына әйткәндә, заманалар үзгәргәндә, сату-алу эшлә- у ре аеруча үзгәрергә тиеш икән
Дәресләрдән бигрәк кичләрен кызык. Аларнын кырыгын да бер тулай торакка урнаштырдылар Караңгы төште исә, урамга чыгып йө- 5 рүләр юк. Авыл җире түгел, шәһәрдә юньләп йөри белмәгәч, адашып, бәла-казага юлыгасыңны көт тә тор... Кызыл почмакка җыелалар да * телевизор дигән әкәмәт кино карыйлар — ни дисәң дә, авылда юк нәр- “ сә бит әле. Агач сандык сыман нәрсәнең илле сумлык хәтле генә тә- ? рәзәсе бар. Шул тәрәзәдәге сурәтләрне зурайтып күрсәтсен өчен ал- х дына ярымшар кебегрәк зур пыяла куелган — линза диләр буган Те £ левизор сүнгәч тә, йокларга ашыкмыйлар. Баштагы мәлне авылдагы * йорт эшләреннән алҗып килгән хатыннар, буш вакыт табылды исә, ч бераз черем итеп алыйк, дип, тынып кала торганнар иде Җае килгән = саен, шулай черем итә торгач, өч-дүрт көннән бөтенләй йокылары * качты Инде хәзер төннәрен дә йоклый алмыйлар, торып утыралар да к теләсә нинди юк-бар сөйләшергә керешәләр, тәҗрибә дә уртаклашалар
— Яшереп-нитеп маташмыйк, монда гел үзебез ишеләр генә Я. әйтегез, тәңкәләрне кем ничегрәк сава?
— йөз морҗалы авылның кайсы төшеннән савасың ди инде?!
— Аның каравы бер үзең хуҗа,— дип кушылды Әгьдня.— Менә безнең авыл зурлыкка зур да, тагын ике кибет салдылар Мин монда симереп ятам, ә анда, калган ике кибет, кинәнәләр генә Чагыштырыл карасаң, бездә дә бизмән башына йөзәр генә морҗа туры килә ул.
— Причем монда морҗа? Әзрәк үлчәп, күбрәк каера белергәкнрәк!
— Юньлерәк товар кайтса, вак-төяк белән чуалган булып, вакытны сузарга, чиратны күбрәк җыярга кнрәк. Андый чакта кеше, кулына күпме сдача тоттырганны санап тормый, этешү-төртешү белән мавыга ул.
— Алайга калса, мнн махсус табак тотам Ырмавына пластилин сылыйм да аңа ядрәләр батырам Табакка 320 грамм дип язылган, ә үлчәп карасаң, ярты кило булыр Чуртым да сизелми Үлчәгән саен йөз илле граммны «ык!» та итмисең. Бер көн шулай хөрмә кайтардылар Ураза вакыты. Халык ишә генә тегене алып Бер-нке сәгать эчендә, ышанасызмы, юкмы
— Ул хәтле акчаны кая куеп бетерергә кирәк? Кассага салам дисәң, почтага якынаер хәл юк — күргән бере бурга караган кебек шикә- еп текәлә
— Каракның бүреге яна днмәсләрне.
— Анысы бер хәл. Өндә кәгазь саклау тагын әллә ничек, >тыдыр күзедер, дигәндәй
— Илле сумлык бөтен кәгазьгә әйләндереп җыйсаң, әллә ни күп күренми ул,—дип, тагын сүзгә кушылды Әгьдня Аның бу минутта тыңлап торучыларны гаҗәпләндерерлек берәр киңәш бирәсе килә иде.— Җыясың да өч литрлы пыяла банкага тутырып, алмагач төбенә күмеп куясың. Хөкүмәт банкларыннан бер дә кнм түгел.
— Авыл кибетенә каян керсен ди ул иллелекләр?
— Колхоз кассиры белән дус булырга кнрәк,— дип үзенекен итте Әгьдня.— Мнн үзем, берәүнең өен сатып алган атлы кыланып, колхоздан ссуда сорадым Кассир гел иллелекләрне генә алып кайтып
бирде, йорт — менә дигән товар ул, акча кирәксә, теләсә канчан сатып җибәрә алам.
— Да, кызлар, акчалар күбәйде хәзер. Бераз кечерәк итеп чыгарсалар Исәп-хисап алыйм дисәң, вак акчаларны санап та торган юк. Үлчәү белән генә үлчибез — бакыр-бокырның килосы ун тәңкә! Яңа төрле акчалар кирәк!
— Кечкенә булсалар, яңаларының да бәрәкәте бетәр шул...
Курслардан белем алып кайтып, иске кибеттә яңача эшкә керешкәч кенә Әгъдия тормышына һич көтмәгән яктан үзгәреш килеп керде. Көтмәгән дип инде, ирдәге кешенең балага узуы гадәти хәл, әлбәттә. Тик кырык бишкә җиткән хатынның: «йөгемне югалтырга булыш»,— дип, им-том белән көн күрүче Суфия карчык янына килүе чынлап та көтелмәгән хәл иде.
Иренмәделәр, курыкмадылар, төрлечә сөйләделәр. «Имеш, калада кысыр хатыннарның күңелен күрә белүче бер ир бар, Әгъдиянең укырга дигән хәйлә белән китеп баруы шуңа икән... Казанның хатын-кызлар җаны буенча данлыклы врачында дәваланган диләр, юкса ничә ел ир куенында яшәп, бала китерә белмәде... Бала түгел, эченә чир үскәндер әле, хәрам килешмәгән...»
Суфия карчык үзен халык табибы дип саный, шуңа күрә дә кеше сүзенә колак салучан бәндә. Әгъдиянең эченә кул тидергәнче җентекләп сорау ала башлады.
— Әхмәтең алдында хыянәтең бармы?
— Тәүбә диген, Суфия түти.
— Җилдән түгелдер ич?!
— Әхмәттән, билләһи, Әхмәттән! Ике ай курсларда йөреп, ял итеп кайткач, сагынылган күрәсең... Кайтасымны алдан белеп, сакал- мыегын кырып ташлаган, хушбуйлар сибенгән. Кавышкан көнебездә дә алай яратмаган идем үзен.
— Ачуланма, Әгъдия, бала гомере белән шаярган кешегә закон бик каты. Аннан, ни, бераз соңгарак та калгансың.
— Җук, жук, Суфия түткәй, шушы яшемдә тапсам, кайчан үстереп өлгерермен мин аны.
— Әхмәтең ни дияр?
— Ии-и! Аның ни диясе билгеле инде: югалтсаң, өйгә кайтып керәсе түгел, ди. Икебезгә ике өй, аерым яшәрбез.
— Игезәк булмагае...
— Ходаем. Телгәләмә бәгыремне. Кулыңнан килмәслек эш түгел. Сора, күпме кирәк?!
— Товар синеке, син сора,—диде Суфия, Әгъдияне өметләндереп.
— Бер иллелек җитәме?
— Кул пычратып торалар, ди.
— Ике?!
— Тәвәккәлләп тотынган хакы да юк.
— Биш?!
— Алты. Өч йөз сум, килештек. Түлке кулым белән кагыласым юк, тәүбәмнән яза алмыйм. Үзеңне генә өйрәтеп җибәрәм...
Күк гөмбәзендә кояш берүзе.
Тупыл-таллар, җәйге челләләрдән алҗысалар да, көннәр көзгә таба авышкач, кояшны үзләренә сеңдереп, нурланып торалар Яфрак-
лар авырайганнар җил, аларны тибр жд» рмәкче булып, күпме генә тырышмасын, алар инде тибрәнеп тормыйча, алтын тәңкәләр булып өзелеп кенә төшәләр, төшәләр дә, агач төбеннән ерак китмичә, саргаймый калган чирәмне көз күзеннән яшерәләр.
Бөтен җирдә көз хәстәрлеге Буш арба, буш кул күрмәссең. Урман- кырлардагы бар байлык авылга күченә. ♦
Коргаксыган купер бүрәнәләрен дер селкетеп, кала юлыннан сель- g по машинасы кайтып керде. Кузовны олы брезент белән бәйләп куй- * салар да, әллә кайдан беленеп тора — карбыз төягәннәр. Моны күреп | калган һәр кеше куркытылган кырмыскалар төсле, эшен-шөгылен таш- == лап, өйләренә ашыктылар Чыпчыклар базары кебек чыркылдашып J кайтып килүче мәктәп балалары брезент астыннан бүлтәеп торган баш < чаклы түмгәкләрнең ни икәнен тиз генә абайлап, шул арада таралы- * шып та беттеләр: «Карбыз кайтты!» — дигән хәбәр авылның икенче е башына барып җитте. Биш-ун минут эчендә карбызлы машинаны ха- © лык сырып алды Шундый көчле чират иде бу — кул тормозына куел- s ган йөкле машина урыныннан этелер төсле
Әгъдиянең иртәдән бирле кәефе юк. Суфия түткәй киңәшләрен тын- ф лап, ярамаган эшкә тотынган иде, никтер касык турысыннан чәнчү * чыга. Әгъдиянең сөмсере коелып йөрүе дә шуннан гына. Хәлен сора 2 шып, аның күңелен күрергә тырышучыларга да ярты-йорты гына җа- ? вап кайтарды Карбызлы машинаны күргәч кенә хәле җиңеләеп кит- < кәйдәй тоелды, хәтта елмаеп та куйды Күз ачып йомган арада гына * халатын алыштырып киде дә машина тартмасына менеп киттте. Төр кем өстеннән кулдан-кулга күчереп кенә үлчәүне дә менгерделәр Бу-лышып торыр дин, Әхмәтне дә чакырасылар иде, тик Әгьдия каршы төште.
Иске көмеш тәңкә кебек шомарып, таушалган берлек төсле төссезләнгән, бәгыре каткан димәгез, Әгьдия дулкынлана да белә. Карбызлар өстендәге брезентны ачып җибәргәч, зур табыш майтарырдай һө җүмгә әзерләш ән арысландай хис итте ул үзен $1раткан эш — җан азыгы шул Кызык инде, менә тиктомалдан гына Әгъдиянең күз алдында заем уены чагылып үтте: илле мең, егерме биш мең, ун мең дип тезелгән таблицаны алдына китереп салалар, ә син шул саннар арасыннан үз меңеңне эзләп, оеп каласын маңгаеңнан тибеп чыгар өчен тир бөртекләре кәгеп тора, күзләрең саннарны буташтыра, йөрәгең күкрәгеңнең әле уң, әле сул почмагына күченгәндәй була Акча уенының бөтен халәте дә шундый инде
Әчтерханның соңгы карбызлары шул бу, чамасыз олылар, ачуың килмәгәе, һәркайсыи икешәр кеше күтәрмәле Авырлыклары бер хәл, шәм сылаган төсле, кулдан гаялар үзләре Кысыбрак тотмасаң, шуып төшеп, утыз-кырык сумыңның аяк астында чәлпәрәмә киләсең көт тә тор! Шуның өстенә тагын бер җайсызлык халык кулында яңа акчалар да бар, анысын яңача санарга кирәк, искесен - нскечә, абайла мыйчарак калсаң, зыян киләсе, ичмасам, акчаларны җентекләп карыйм дип, озак маташа торган чак түгел
Май чүлмәгенең генә тышыннан билгеле, диләр Карбызны белә алмыйлар әле. Әнә, Һәдия әби шушы яшенә җитеп, ак белән караны аерырга өйрәнсә дә, яшел белән яшелне чагыштырып карый алмады. Куана куана күтәреп, ярты потлы карбызны үлчәп карады Бизмәне дөрес, герләре җитәрлек Үлчи торгач, Һәдия әби җан ачуын аклардай күренешкә бот чабып куйды карбыз кнм икән! Алдаган Әгьдия, товарына нәкъ өч кадак авырлык җитми!
Икс кисәкне ике кулына тотып, янә кнбет янына ашыкты Һәдия әби Юлда очраган кеше саен туктап зарланып алды! «Менә, ярты пот дигәнне, үлчәп карасам, өч кадагы җитми!»
65
Өзлекте Әгъдия, билдән түбән өлешендә эче ут яна, тәненә бер бозлы су, бер кайнар бөркелеп киткән кебек, сыны калтырый. Кулына тоткан карбызлары да әле зураеп, әле кечерәеп күренә башладылар. Өстәвенә изелгән карбызлардан машина тартмасының идәне җебегән. Әгъдия таеп та китте, гөрселдәп ауды да. Яңадан аягына баса алмады, алай да үрмәләп барып, карбыз сатудан җыелган акчалы капчыкның авызын бәйләп өлгерде.. Башкасын хәтерләми. Һәдия әбинең зәһәрләнеп кычкырганы, каргый-каргый нәләтләр укып, ходай исемен телгә алуы да ничектер, төштә күргән кебек кенә яңгырап ишетелде аңа.
Машина, күпернең коргаксыган бүрәнәләрен дер селкетеп, район больницасына китеп барды.
Быелгы көз коры килгәч, коелар саекты, чишмәләр дә бик саран ага: суга килүчеләрнең чираты хәйран зур. Район больницасына күрешергә баручылар сөйләделәр, ялганласалар, ояты аларга булсын. Имеш, Әгъдия, бала, табарга теләмичә, йөге белән шаярган икән, каурый кулланган, диләр. Ике якның берсе — я баласы, я үзе исән калачак, ди.
Әхмәт, сыңар чиләк тотып, чишмәгә килде. Чираттагыларның үзенә таба борылып пышым-пышым серләшүләрен, сүз ара: мескен, уңмады, үз башына икән, ире дә бәхетсез инде, дигән җан әрнеткеч җәрәхәтле сүзләр ишеттерүен күтәрә алмады Әхмәт. Баш врачның күзгә кереп әйтә алмый торган шомлы хәбәре менә монда, чишмә улагына килеп җиткән.
Чиләген чиратта онытып калдырды Әхмәт. Кайтты да. кызулыгы белән бил каешына үткен балтасын кыстырып, урамга чыкты. Пилорам тыкрыгына җитәрәк кенә исенә төште — кич ләбаса, әле эштән кайтканына сәгать тә үтмәгән. Ул ни өчен урамга чыкканын исенә төшерде... Менә бу сукмак олы юлга, ә олы юл район больницасына алып бара. Атсыз арбалар, арбасыз атлар, аңа бәрелүдән куркып, читкә өркеп юл биреп калалар. Ә җәяүлеләр сынын карасалар. Әхмәтне танымаслар да иде. Көннәр буе ботак юнудан маңгай тирләре агып ерганак- ланган йөзе көн сүрәнлегеңә карамый янып пешкән; бәрәңге алмасы кебек бүлтәеп торгам бәбәкләре шиңеп, күзләре зуррак ачылган, балта чабарга җайлашып бөгелеп калган гәүдәсе, тураймакчы булып, сизелерлек язылган иде. Салмыш чагы түгел, эчми ул хәзер Стаканны күрсә дә, саруы кайный башлый, чәйне дә чүмечкә салып эчсә эчәр, мәгәр стаканга салмас. Эчүдән генә түгел, ашаудан, яшәүдән калырлык хәл бит бу. Бөтенесенең дә хатыннары «ир бирмәк — җан бирмәк!» дип өзгәләнеп яши. Әхмәтнекенә генә кибет җене кагылган, сатып алынган йорттан куып та чыгарыр хәл юк. Миченә генә ягам дип кереп китә дә шунда кунып кала, ирем югалткандыр дип пошынып та карамый. Әгәр эзләп керсәң, сдача сорап кергән агайга җикеренгән күк тавыш куптара Калада курсларда йөреп кайткач, Әхмәт куенында берәр атна чамасы йоклады бугай Аптырагач инде Әхмәт ул йортның тәрәзәләрен такта белән кадаклап та карады. Юк, барыбер кибеттән кайтышлый ук керә дә бикләнә шунда Больницадан кайткач кына үзгәрмәсә...
Район ягына баручылар күренми. Каян килсен ди инде алар? Кич җитте исә, һәр машиналы, үзенә кушылган нәрәтне үтәп, авылга ашыга.
Әхмәт уң кулының чамасыз нык авырайганын тойды. Бактың исә — балтасын калдырмаган икән. Хәер, ир кеше өчен бик зур иптәш ул
үткен балта Әхмәт аның чәерле сабын ныграк кысты Көче артты, әйтерсең лә иң ышанычлы дусты белән кулга-кул тотынып бара!
Сатучы Әгъдия гә йортка кергәннән бирле кулак малаена караган кебек үчегәләр Әхмәткә Узган кышны гына, торфлыкка чыршы кисәргә менгән җирдән артыннан ат белән куа чыкканнар иде. Әхмәт, караңгылыкта югалырга тырышып, урман эченә качты. Өчесе өч як- ф тан чолгап алып туктаттылар да Питрәч урыслары булып кыланалар „ Татарчаны ватып, урыс теле ясап сорау алмакчылар 2
«Хатының җыйган акчаны кая яшердегез? Әйт, юкса беттең- у киттең!» •
«Чабып өзәм» дип үкерде Әхмәт. Әгәр балта сабы юкәдән генә юнылса, шул хәтле кысып тотуга өзелеп чыгар иде Әхмәт җан ачуы 5 белән каршыдагы каен кәүсәсенә шундый итеп кизәнеп сукты сырлы бәләк юанлыгы агач, очкын очырып, коелып кына төште, төште * дә тегеләрнең берсенә таба ава башлады Анысы чигенгән арада Әх- = мәт аларның икенчесен.» таба атлады Качтылар. Әхмәт тә куа китте j Үзе йөгерде, үзе күңеленнән. Куып җитмәсәм генә ярар иде, куып = җитмәсәм генә ярар иде»,— дип кабатлады. Ф
Исән-сау котылдылар тегеләр *
Авыру кешене чир җитәкли шул. Әгәр чир дигәне артык зыян ки- е; термәсә, авыру кеше медпунктка кереп чыккач та савыга Ә Әгъдняне = район больницасыннан каланыкына озатканнар *
Әхмәт аны төше йокы сәгате җиткәндә генә эзләп тапты. Шулай * да, ни хикмәттер, каршы килеп маташмадылар Дежур торучы туташ. Әхмәтнең тышкы киемнәре белән балтасын калдыртты да, халат бөр Нэп, Әгъдия яткан бер кешелек палатага озатып кунды.
— Хәлем яхшыра шикелле — Әгъдия, үз сүзләренә ышандырырга теләгәндәй, мендәреннән күтәрелде — Монда һәрбер чирнең бер профессоры бар, ди, озак ятарга ирек бирмәсләр. Ник соң төн уртасында эзләп чыктың, сагындың мәллә?
Әхмәтнең Әгъдняне шундый ягымлы итеп беркайчан да күргәне юк ндс әле. Әгәр ул, урын җәеп, һәр төнне каршы алыр алдыннан Әхмәт кә карата мизгел хисабына гына шушылай назлы итеп караса икән., ул чагында бәлки бүген иске генә булса да үз куышында кабарып торган ике ястыкның берсендә Әхмәте килеп ятканны көтеп торган чак булыр иде булыр иде
— Нәгыйм.» тагын кайтты Портымнан җиремнән, авылымнан ятим итмәгез, кире үземә сатыгыз, дн
— Мин терелеп чыкканчы гына түзсен, хәл итәрмен
— Сузарга ярамый бит
— Нишләгән тагын?
— Сату-алуны шушы ике анда хәл итәргә кирәк Яна елдан соң акчалар бөтенләй алышынасы, ди. Гәҗиттә язып чыкканнар кулдагы зур акчаны яңасына алыштырып бетерергә кушканнар, кассага салсаң да ярып, ди
Әгъдия, көтелмәгән бу хәбәрдән хәлсезләнеп, мендәренә ауды
— Әллә санитарка чакырыйммы?—диде Әхмәт, куркуга төшеп
— Җук, җук! Бер җирем дә авыртмый, алҗыдым гына ирем, җанашым, алып кайт син мине моннан' Өйдә тизрәк терелермен
Врач рөхсәтеннән башка сине кем чыгарсын?'
— Кайтасым килә Беләсеңме. Әхмәтҗаным, савыгып чыксам, кибет эшенә якын да бармасыем
— He шул, Әгъдия Кеше әйтә кеше әйтә, Әгъдиянен җыелган ил лелекләре нишләр икән, дн
Дәшмәде Әгъдия, иреннәрен генә кыймылдатып куйды
— Карчык, нәрсәдер әйттең ахры’
— Кеше сүзенә ышанма
— Тагын нәрсәдер әйтәсең бар бугай?
— Кешене тыңлама.
— Юк, карчык, барыбер нәрсәнедер әйтмичә яшереп калдырасың
— Үләргә җыенмыйм, васыять көтмә.
— Хуш, алайса!..
— Ишетсен колагың, мин кайтканчы Нәгыймәне өйгә кертәсе
түгел! I
Кимсенде Әхмәт, һай -кимсенде...
Тән сызлауларын онытты Әгъдия. Иртәнге обход вакытында врачка ничек ялваруларын берәр кеше күреп, я ишетеп торса, түзмәс, Әгь- диягә кушылып, үзе дә врачны үгетли башлар иде Кайтармадылар. Больница законнары ирекле тормышныкына караганда кырысрак шул. Әгәр врачлар һәр авыру кешенең аһ-зарына буйсынып торсалар —ул чагында кешеләр больницага алып килгән хасталарга каршы түгел; ә күбрәк авыру кешенең холкына, чирле таләпләренә каршы көрәшергә туры килер иде.
Кайтармадылар Әгъдияне.
Ул төне буе керфек какмады... Акча алыштыру турындагы хәбәр күптән йөри иде инде. Искеләренең кадере бетүе микәнни? Бәлки алышыну дигән нәрсә, әнә шул, яшерелгән җирдәгеләрен чыгару өчен уй- ланылгандыр. Бнк-бик күп хезмәт иттеләр инде алар — нихәтле алыш- бирешкә, шатлыкка-кайгыга, югалтута-табышка сәбәп булдылар Димәк, кеше кулыннан җыеп алып, бөтенләйгә күздән югалтырга вакыт җиткән үзләрен. Тик ашыгасылары калмаган, бераз гына сабыр итәсе, мин терелеп чыкканны көтәсе иде. Бу теләкне бер мин генә теләмимдер әле, шәт... Әгәр тиз генә аякка баса алмасам, соңга калуым бар Ул чагында инде Нәгыймә алмагачы төбенә күмелгән акчалар кирәксез кәгазьләргә әверелерләр. Әлегә алар көчлеләр, һай көчлеләр! һ,әи менә шушы көчне саклап калыр өчен бу «зинданнан» кичекмичә чыгарга, һичшиксез чыгарга».
Ул урыныннан торып басты да, аякларының ныклыгына ышангач, тәрәзә янына килде. Тышта бөтен дөнья ап-ак кар эчендә. Тупыл-каен- нар манылган сары төс уңган. Җәй буе саркып җыелган алтын көз беренче кардан ук күгәреп калган... Урам яңа кыш сафлыгыннан тантана итә.
Каршы яктагы урамда, бер-берсенә сыенып, кибетләр тезелешкәннәр. Никадәр күп алар! Ә сатучылары тагын да күбрәктер! Әгъдия язмышын кабатлаучылар бармы? Күпләрме?
Коридорны үтеп, ванна ягына керүгә, Әгъдия күзенә чалынган нәрсә пальто булды: няняларның берәрсе чишенгәндер инде. Ул кача-поса гына киенде дә тынлыктан курка-курка гына баскычка юнәлде. Баскыч аны урамга алып чыгарга тиеш... Берсенә басты, икенчесенә, өченчесенә... шулчак, ипсезрәк басылдымы, үкчәсе идән ташына тиюгә, кинәт Әгъдиянең эчендә нәрсәдер өзелгәндәй итте, һәм ул гөрселдәп ауды ... Ә бераздан, яңа туган кыз бала аваз бирде.
Искиткеч салкын кыш иде ул.
Аннан соң инде тагын өч ел үтте. Халык әле һаман җылына алмый бугай Бу алмагачларның нәни үсентедән башлап, карт агач исеме күтәрердәй гомер кичереп тә, андый суыкны күтәргәннәре юк иде...
Тунардай нәрсәләр туңып бетте Өй җылысын тотар өчен мичләр сүрелмәде. Мал-туар, кош-кортларның күбесе өйгә керде. Авыл суынды. Тәрәзә канатына кызык өчен генә кагылган термометрларның шушы суыкны күрсәтерлек көче җитмәде
Әгәр дә мәгәр, яңадан үз нигеземә кайтып, кешечә гомер итә башласам, бакчадагы алмаларымны ел саен балаларга өләшермен дип, нәзер әйткән иде Нәгыймәттәй. Алмагачлары, өч тапкыр майның унбишләрен җиткерсәләр дә, чәчәк атмадылар, яшәрмәделәр...
Өйләдән соң малайлар җыелгач, Нәгыймәттәй аларны бакчага алып керде. Шул корыган алмагачлар урынына яңаларын утыртырга кушты.
Өшеп корыган алмагачларны ничек кирәк алай кисеп ташладылар. Төбе-тамырын актарганда гына бик озак азапландылар Нәгыймәттәй кызганды үзләрен, балакайларның тир түккәнен күзем күрмәсен дип. өйгә кереп китте, чәй әзерли торды
Малайлар һәр тамырга аерым-аерым ябыштылар Көрәкләр белән төрткәли торгач, тамыр астында ниндидер пыяла ватылган сыман тоелды Мәктәп китапханәсендәге маҗаралы китапларны ятлап барган малайларның күзләре майланды Көрәкләрен атып бәреп, тамыр астындагы балчыкны куллары белән актара башладылар
Нәгыймәттәй бакчага чыкса: <АҺ> итте Алмагач төбе авыз ачып калган. Эшне җиренә җиткереп, һәр нәрсәне урынына куеп китә торганнар иде Ә бүген нәрсә булган соң аларга?! Сау бул, дип тә әйтмәделәр, чәй эчүне дә онытканнар
Күңелгә шик килә дә тора бит ул. Шикләнебрәк карый торгач, та мыр төбендә кул белән тырналган чокырны да күреп алды Нәгыймәттәй И ходаем, хәзинә тапканнар ахры болар, дип көнләшеп тә куйды, һәм ул ясаган чәен дә эчәргә онытып, малайларны эзләп чыгып китте