АБУ БАБА
ебердә күпчелек авыллар елга һәм күл буйларын нан үзләренә җайлы урын сайлап алганнар да, шунда мәңгегә төпләнеп, тамырланып калганнар
Елга буйларыннан әз генә эчкәрәк аяк бастыңмы, иксез-чиксез тайга да сазлык хакимлегенә барып керәсең. Көннәр, атналар барырга мөмкин, ләкин тип-тигез сазлык эчендә кеше йөзендәге сипкелләр шикелле бер-берсенә охшаш игезәк утраулардан башка берни очратмассың Бары бөтен гомерен тайгада үткәргән кеше генә, игезәк балала-рын аера алган ана шикелле, ул утрауларның берлегенә карап булса кирәк, бу якларны мәшһүр Венеция белән чагыштыралар, «саз ягы Венециясе» дип атыйлар
Иртыш елгасының тәбәнәк, сул як ярына оялаган Козоклы авылы да зур түгел, бары тик йөзләп хуҗалык Өйләре дә рәт-рәт урам булып түгел, бүредән коты алынган сарык көтүе шикелле ничек килде шулай бер җиргә укмашканнар Бары тик авылның көнчыгыш һәм көнбатыш ягында гына, бүрек колакчыны кебек тырпаен, берничә өй тезелешеп утырган Козоклы дигәч тә, Козоклы авылы берәү генә түгел, икәү ул. Иртышның каршы, текә яр башында Урыс Козоклысы да бар
Колхоз фермасы авылның көнчыгыш колакчынында иң кырыйда урнашкан Кыш көне Себердә төннәр бик озын, көннәр бик кыска булганлыктан, сәгать өчләрдә караңгы төшкән була инде. Ләкнн, караңгы төшүгә дә карамастан, фермада эш тукталып тормый Кичке унберләргә кадәр дәвам итә. Ике ел рәттән иңде Абу баба шушы фермада ат караучы булып эшли Ә бит сугышка хәтле атаклы аучы исемен күтәреп йөри иде түгелме соң? Аны мактап газета битләрендә телгә алдылар, мәкалә, очерклар яздылар Бөтен районга, хәтта өлкәгә Абу мәргән исеме таралды Ә хәзер кем соң ул? — Гап-гадн ат караучы Кай- берәүләрнең Абу баба турында шөһрәткә, данга кызыга икән дип ялгыш уйлаулары бар Ләкнн эш анда түгел Бөтен гомерен тайгада, ауда йөреп уткәргэн Абу баба сәгать саен, минут саен хәзерге язмышын каргый иде Сөекле эшеннән, тайгадан аерылуына һнч кенә дә күнегә алмады ул Тайгага бүтән чыгып йөри алмас микәнни инде Шушы хәсрәт көн-төн Абу бабаның йөрәк маен суыра нде
берсенә охшамаганлыгын таный алачак. Менә шуңа күрә дә бу якларны Себердә «саз яклары» дип атап йөртәләр. Ә галимнәр исә күлләрнең, кечкенә инешләрнең, гомумән, суның күп
Бәла дигәнең кешене адым саен сагалап йөри дә көтмәгәндә килеп чыга икән ул. Абу бабага да ул нәкъ шулай килеп чыкты. Яше алтмыштан узганда, ул үзен кешедән ким-хур итеп санамый иде Тазалыгына гомерендә зарланганы, бер тапкыр да врачларга күренгәне булмады. 1941 елны, сугышның беренче айларында ук, ике улының берсеннән — Хәсәннән «кара кәгазь» килгәннән соң әллә ни булды Абу бабага. Бо- лай үзе сау таза кебек булса да. эчтән сыза башлады Шул елны тайгага ауга күрше авылның Нәби белән чыгып киттеләр Нәби, Абу бабага караганда бер ун яшькә кече булса да, танылган аучы иде инде Сугышка да алмадылар үзен, бронь биреп калдырдылар Бәла дигәнең Абу бабаны нәкъ Ънә шунда көтеп торган икән. Баштарак эшләре бик әйбәт, майланган арба шикелле тәгәрәп кенә барды. Капкын, мылтык ярдәмендә шактый гына төрле җәнлек тиреләре булдырдылар. Болай барса, быел планны шактый арттырып үтәячәкбез дип шатланып кына йөргәндә, Абу бабаның күзләре начарлана башлады Мылты-гын корып, җәнлеккә төзи башлавы була, әллә каян керфекләре яшьләнеп. күз аллары томанланып китә. Бу турыда Нәбигә бер сүз әйтмәде Үтәр, бетәр дип өметләнде Күзләрен сөртергә кулъяулык та алып йөреп карады, ярдәме булмады Тирене бозмас өчен яхшы аучы җәнлекнең башына гына атарга тиеш. Ә аның үткән атнада бер тирене бозуы җитмәгән, менә бүген тагын берсенең башына тидерә алмады. Димәк, сезон беткәнче тагын күпме тирене бозачак ул «Болай ярамый, моңа чик куярга кирәк»,— диде Абу баба үз-үзенә Урман өенә караңгы төшкәндә генә кайтып керде. Нәби аш пешереп куйган. Абу бабаның кайтуын көтеп утыра иде Аш ашап, чәй эчеп, тамак туйдырып алгач, каңсаларны I кабызып җибәрделәр Аннан Абу баба Нәбигә болай диде:
— Нәби энем, җыелышта райком секретареның нәрсә сөйләгәнен хәтерлисеңме?
Нәби аптырап калды Нигә шундый сорау бирә әле бу? Ни әйтергә тели? Начарлык эшләмәдем бугай. Әйе, ул райком секретареның әйткән сүзләрен яхшы хәтерли. Алар баш миенә кадак шикелле кереп утырганнар «Иптәшләр, быел без сезгә планны икеләтә арттырып бирәбез. Илдә канкойгыч сугыш бара Ә затлы тиреләр чит илләргә алтын бәһасына сатыла Шуңа күрә бирелгән планны сез берсүзсез үтәргә һәм бер тирене дә брак бирмәскә тиешсез. Менә ни өчен без сезне фронтка җибәрми алып калабыз»
— Хәтерлим, Абу баба, бик яхшы хәтерлим
— Хәтерләсәң, менә шул — Ул ашыкмыйча гына капчыгыннан бүген атып кайткан тиресен өстерәп чыгарды да тиредәге пуля тишкән урынга бармагы белән төртеп:
— Күрәсеңме менә моны? — диде.
— Күрәм.
— Күрәсең. Ни дигән сүз бу?
Нәби дәшмәде Үзеннән олы кешенең хәтерен калдырасы килмәде.
— Брак, брак дигән сүз бу, Нәби энем. Димәк, иртәгәдән башлап син мылтык белән генә ауга йөрерсең. Ә мин капкыннар белән генә аулармын Килештекме?
Нәби, ризалыгын белдереп, баш какты.
Абу баба күзенең начарлана башлавы турында Нәбигә бер сүз әйтмәде, ләкин Нәби эшнең нәрсәдә икәнен күптән инде сизенеп йөри иде
Шул сезоннан Абу баба аучылык эшен ташларга мәҗбүр булды
Иртышка атларны сугарырга төшкәндә, буран әле яңа баш күтәрә генә башлаган иде. Чирек сәгать үткәндерме, җил инде, карларны пыр туздырып, күккә чөя, чокыр-чакырларны, юлларны күмә, карны карал
I Канса (себер тат.)—челем
ты-кураларга, өйләргә сылап йөри иде Кич тагын да караңгыланды. Абу баба атларга тиз генә кичке печәнне салып алды да ферма йортына таба ашыкты Атлар абзарыннан егерме биш-утыз метрда гына торган ферма йортын ул, күпме текәлеп караса да. тапмады Тик әллә кайдан, төпсез караңгылык эченнән генә бүре күзе шикелле бер ут күренә иде. Шушы караңгылык эчендәге ялгыз ут Абу бабаның уйла- ♦ рын әллә кайларга алып китте Гүя ул колхоз фермасында түгел, ик- < сез-чиксез тайга уртасында басып тора Котырып буран дулый, агачлар < шаулый. Абу бабаның иңендә сәнәк түгел — карабин, билендә бау тү- > гел — патронташлы каеш иде. Ферма йортының ялгыз уты да нәкъ тай- < гада аучылар ята торган өй утына охшаган Абу баба- үзе дә сизмәстән, ф куллары белән төнне ярып, утка каршы атлады
Ферма йортында каравылчы Ариф бабадан башка беркем дә юк * иде. Сыер савучылар, терлек караучылар, эшләрен бетереп, өйләренә « кайтып киткән булып чыкты Абу баба шуны көткән иде дә. Ул хатын- Е нар арасында кара карга булып бер ялгызы утырырга яратмый Эш £ яшь хатыннарның Абу бабага төрле төртке сүзләр әйтеп шаяруларында Ф түгел иде. Канлы сугыш барган вакытта ир башың белән тол хатыннар и арасында йөрү авыр иде аңа. £
— И-и-н, һаман карт сөягеңне җылытып мич янында ятасыңмы,— ч диде Абу баба, ишектән үзе белән бер өер кар бураны алып кереп. *
— Мин синең шикелле хатын-кызлардан куркып качып йөрмим бит
— Кара син аны, үзеннән өлкәннәр белән ничек сөйләшә башлаган. Чебеш.
Ариф баба Абу бабадан нибары бер-ике яшькә генә кечерәк иде. Яшьтәшләр дисәң дә ярый
— Ялгышасың, Абу, бик нык ялгышасың. Гөнаһ минем хакта алай дип әйтү Хатыннар янында мин әле әтәч. Ә менә снн — чебешнең дә чебеше.— Ариф баба үз сүзләреннән үзе канәгать булып, яңа йомырка салып чыккан тавык шикелле кеткелдәп алды
— Ярар, телеңә күл салынма Телеңә телчә чыгар Лутче самосадың- нан бер төтәтеп җибәрик,— дип Абу баба Ариф бабаның янына барып утырды.
Ишектән кергәч тә уң кулда дүрт аяклы тимер мнч басып тора. Эчендә саргылт ялкын телләре уйный Тимер мичнең озын, нечкә торбасы, түшәм аркылы үтеп, туп-туры һавага чыга Ике ятак арасында калын такталардан эшләнгән өстәл. Аның өстендә пыяласы корымланган фонарь Бер почмакта буш флягалар өеме Стенада каравылчы Ариф бабаның бүреләрне куркыта торган мылтыгы һәм колхоз председателенең сбруйлары эленеп тора Фонарьдан керосин исе, эленеп торган сбруйлардан ат тире исе. флягалардан әчкелтем сөт исе һәм Ариф бабаның каңсасыннэн чыккан зәң 1 исе — барысы бергә кушылып, йорт эчендә әллә нинди үзенә бер төрле ис барлыкка китергән иде Бигрәк тә урамнан кергән кешегә шушы нс аеруча нык тәэсир итә Абу баба каңсасын Ариф бабаның самосады белән тутырып, бер-ике тапкыр эчкә суыргач кына ул исләрне әзрәк тоймый башлаган кебек булды. Ариф бабаның тәмәкесе һәрвакыттагыча бик куәтле Абу бабаның кипкән тамак төпләрен куырып алды, башын әйләндерде, гүя кырлы стакан белән шәрап эчтемени Абу бабаның хәлен сизгән кебек, Ариф баба әйтеп куйды:
— Потлап потлап төтен йотарга — бу сиңа махорка түгел, тәмен белеп кенә суыр
— Әйе. бигрәк тәмле шул тәмәкең — кәнфит шикелле, диде Абу баба көлемсерәп.
Тимер мичнең гүләве белән тыштагы буранның улавын исәпкә алмаганда, бер мәлгә өй эчендә тирән тынлык урнашты. Каңсалардан елан теле хәтле генә ике соры төтен, иреккә чыгарга теләп, түшәмгә үрелә. Абу баба үзен тагын тайгадагы өйдә итеп хис итте. Гүя аның белән бергә Ариф карт түгел, аучы Нәби дусты утыра иде.
— Ишетмәдеңме, суд булды микән Закирның хатынына?
Тынлыкны бозган бу сорауга Абу баба аптырап алды
— Нәрсә? — диде ул. Ариф картның ни сораганын аңламады.
— Закир хатыны Мөслимәгә суд булды микән дим Ишетмәдеңме?
— Биш ел биргәннәр, ди.
— Кем әйтте.
— Предколхоз Камил белән фермәч Щакир шаһит булып барганнар. Бүген районнан кайттылар. Алар әйтте.
— Менә сиңа грамутный кеше. Гәзитләрне дә күп укыган. Әйт әле син миңа Кар астыннан казып, биш килограмм башак жыйган ечен биш елга төрмәгә ябып кую дөрес эшме бу? Бармы андый закун?
— Белмим.
— Беләсең. Курыкма, мин синең өстеңнән жалу язып бирмәм
Ариф баба бу сүзләрне әйтергә теләмәгән иде. Ялгыш Абу дустының иң авырткан жиренә кагылды Уйламыйчарак кызып китеп әйтеп җибәрде.
Абу бабаның йөрәгенә кайнар дулкын килеп бәрелде. Ариф картка тозлап-борычлап бер-ике сүз әйтергә теләгән иде дә, ничектер салкын акыл сабырлыгы коткарып калды. Хәзер талашып утырудан ни файда Инде онытыла да башлаган иде кебек. Ләкин Ариф аны нигә кузгат™ икән? Тыныч кына йоклый бирсен иде. Эх, бу кешенең теле.
Бәла бер ялгызы гына йөрми дип бик дөрес әйткәннәр икән. Шул кырык беренче елны Абу бабаның үзенә генә дә берсеннән-берсе авыр әллә ничә бәла килде. Башта өлкән улының үлгән хәбәрен китерделәр Аннан күзләре күрми башлады, сөекле эшеннән аерылды.
— Я, нигә дәшмисең? Телеңне йоттыңмы әллә?
— Эш анда түгел.
— Алай булгач әйт, нәрсәдә? Кемдә гаеп? Ул бит аны урламаган. Ире Закир ил өчен башын сугышта югалтты. Камил шикелле, тәмәке суы эчеп, фронттан качып калмады.
Абу баба түзмәде.
— Син нигә миңа бәйләндең әле, ә? Бар да әнә предколхозның үзеннән сорау ал.
— Хет балаларын кызганырлар иде. Ул сабыйларның ни гаебе бар. Кемгә кала инде алар,— дип сөйләнде Ариф, йончыган тавыш белән.
Абу баба да тавышын акрынайтты.
— Ике малаен да детдомга жибәрергә булдылар. Анда аларны ашаталар, киендерәләр, укыталар Бар да түләүсез. Хөкүмәт өстеннән.
— И-и Абу, син үзең беләсең бит. Ата-анасыз үсүләрне алла күр-сәтмәсен.
Әйе, Абу баба ятимлекнең нәрсә икәнен үз жил кәсендә татыды. Өч яшендә ул әтисез калды. Әтисе Хәлиулла Эрбет ярминкәсенә ашлык сатарга киткән жиреннән әйләнеп кайтмаган. Акчасын талап, юлда юлбасарлар үтереп киткән дигән хәбәре генә әйләнеп кайткан. Тикшереп, эзләтеп йөрүче дә булмаган Бер-ике елдан соң әнисе Гөлжамал, биш яшьлек Абуны әбисенә калдырып, каядыр кияүгә чыгып киткән. Абу башта әбисендә тәрбияләнгән, ул үлгәч, жәйләрен көтү көтеп, кышын кешегә сепарат аертып тамагын туйдырган. Сабый күңеле кешенең бер ягымлы сүзенә, елмайган күз карашына зар булып үсте Исеме дә Абитулладан Абу булып кына калды
— Димәк, Камил белән Шакирның эше бу,— дип сүзен дәвам итте Ариф карт.— Әйтәм, сыер саварга килгән саен Шакир Мөслимәгә гел
бәйләнә иде. Просто худ бирми иде Беркой ничектер соңгарак катып килдем Килеп керсәм, ни күрим: Шакир Мөслимәне сәкегә егып салган да талап маташа. Фермадагылар барысы да кайтып киткән, ә Мөслимәне ул ниндидер сәбәп табып алып калган. «Сиңа күптән теге дөньяга вакыт, кешегә мешать итеп йөрисен шунда, үләксә»,— дип сүгеп чыгып китте үземне. Ул киткәч, Мөслимә үксеп-үксеп елады «Кулсыз, аяксыз ♦ булса да, Закирым исән кайткан булса, мондый адәм актыклары бәй- < ләнеп йөрмәсләр иде, ди. Төннәрен исерек килеш ишек шакып, балала- < рымны куркыталар, ди Бөтен авыл белә, кешегә күренер әмәлем кал- >, мады инде, ди». <
— Чибәр, яшь хатын кемгә ошамас. Кайчагында әле мин дә карт
башым белән, эх тагын бер егерме яшькә яшьрәк булсам иде, дни уй- _ лап куйгалыйм ана карап Ә ул горур хатын, үзен үзе белә Менә шуңа ~ үч иткәннәр инде, кабәхәтләр Ярар, сугыш кына бетсен Ирләр кайт- г кач, барысы өчен җавап бирерләр әле,— диде Абу баба, инде күптән Е сүнгән каңсасын авызыннан алып. ™
Аннан торып киенә башлады. ®
Ариф карт башта аны тышка чыгып кына керә торгандыр дип уй- и лады Аңа да бер чыгып, ферманы әйләнеп карап керергә кирәк. Кура- £ ларда бүре керерлек тишек мазар булмаса да, кем белсен ул ерткычны, ң бер дә уйламаган көтмәгән җирдән керергә тишек таба бит
— Син кая, тышка чыгып керәсеңме әллә? Тукта, бергә чыгарбыз,- диде Ариф карт.
— Миңа өйгә кайтырга кирәк Болай да озак утырдым
— Бу буранда рәтле кеше этен дә урамга чыгармый Монда кун да кал. Өеңдә бер ялгызың нишлисең,— дип Абу бабаны ул ниятеннән айнытырга тырышып карады
- Мин бит хәзер ялгыз түгел
Ариф карт, ялгыш ишетмәдем микән, дип авызын ачып. Абу картка сораулы караш ташлады Абу баба дәшмәде. Ул нәрсәдер уйлый иде Ариф карт моны үзенчә аңлады. Кара син аны. әллә карт көнендә юләр ләнә башлаган инде. Хәер, аның бабасы да. җитмеш яшендә яшь ха тынга өйләнеп, оныклары белән яшьтәш ике малай үстергән диләр Әгәр бу да бабасына охшаган булса... Ариф картка бу бик кызык булып то елды. Ул инде ерылган авызын тыярлык хәлдә түгел иде. Кеткелдәп көлә-көлә Абу бабага:
- Өйләндеңме әллә? Кемнең кызына? Түлке алдан ук килешеп куйыйк. Хәлеңнән кнлмәсә, мине ярдәмгә чакырырсың
Абу баба башта аңлатырга дип, авыз ачын караган иде Кая инде ул Ариф карт тыңларлык хәлдә түгел иде Күзләрен кул сырты белән сөртә-сөртә көлә. Шунда гына Арифның яшьләр түгеп көлүенең серенә төшенде һәм үзенә дә кызык булып китте «Вәт юләр Кара син аны нәрсә турында уйлап утыра икән» Абу баба таудан аккан шарлавык шикелле күкрәктән чыккан тавышы белән шаркылдап көлеп җибәрде
Шушы буранлы төндә ярым караңгы ферма йортында яшен яшәгән, ашын ашаган ике карт бер-берсеннән рәхәтләнеп, язгы ташкын кебек иркенәеп, җәелеп көлешәләр. Гүя илгә килгән афәт тә, ачлык-ялангачлык, кайгы-сагышлар да юк иде бу минутта
— Юләр,— диде Абу баба,— вәт юләр Кызлар турында уйлап утыра икән.
— Нигә, карт сыер каймак бирә диләр бит — Ариф баба әле һаман сүзне көлкегә борырга тырыша иде
— Кызлар өндә түгел, төшкә дә кермиләр хәзер Беләсең бит теге ятим Усман малаен Вәлишне
— Янсуфнн Усманныкын әйтәсеңме,— диде Ариф баба тынычланып
— Әйе.
— Нигә белмәскә. Әллә берәр нәрсә булганмы аңа?
■к у> м )
81
— Исән-сау, берни булмаган Тик менә соңгы вакытны җиңгәсе бер дә карамый башлады малайны.
— Үз баласы булмагач, аңа нәрсә Ирләрне йокларга кертә, бергәләп аракы эчә. Хатын-кыз аракы эчә башладымы, ул инде үз баласы турында да уйлап тормый. Югыйсә, ире дә исән бит әле. Ире кайтса, ничек күзенә күренер ул аның. Әнә Мөслимәне алып карыйк. Көтәсе ире дә юк. Шулай да бозык юлга кереп китмәде.
— Үзе белә торгандыр инде. Тик менә мин Вәлишнең ач-ялангач йөргәнен күреп артык түзеп тора алмадым. Бүген нртә белән Корбанбикә киленгә кереп:
— Я малайны рәтләп кеше кебек карыйсың, я мин аны үземә алып кайтам,— дип кистереп әйттем.
— Нәрсә диде соң?
— Синең ни эшең бар! Нигә кеше эшенә тыгылып йөрисең, ди. Ирләр белән аракы эчеп, гулять итәсең икән, ирең кайткач, ни дип җавап бирерсең, дип тә карадым. «Сугыш әле бетмәгән. Әллә кайта, әллә юк. Мин аны көтеп яшьлегемне үткәримме? Картайгач кемгә кирәгем бар минем»,—дип җавап бирде. Минем әйткән сүзләремә исе дә китмәде. Вәлишне бирде, анысына каршы килмәде.
— Котылганына сөенгәндер әле.
— Ә син, өйләндеңме әллә дисең.
— Аны башта ук шулай диләр,— диде Арнф баба, гафу үтенгән сыман.
— Ярар, миңа кайтырга кирәк.
Абу баба тагын бер тапкыр саубуллашып чыгып китте.
Урамда Абу бабага бер тере җан иясе дә очрамады. Караңгыда кар күмеп киткән юлны сукыр кеше кебек аяк белән капшап атлавы бик кыен. Юлдан читкә дә төшеп киткәли. Бата-чума тагын юлга чыга Әз генә җил тынып торган арада төпсез караңгылык дөньясыннан ач бүреләрнең улаган тавышлары ап-ачык булып ишетелеп кала. Алар якында. авыл читендә генә. Ярты авылның диярлек тәрәзәләрендә ут юк. Әллә ятып йоклаганнар, әллә керосиннары юк инде Калган өйләрдән тонык яктылык урамга сибелә. Бәлки шушы ярым караңгылык эчендә яшь киленнәр, хатыннар күңел җылыларын, күз нурларын кушып, фронтка я йон бияләй, я йон оекбаш бәйлиләрдер, бәлки буй җиткән япь-яшь кызлар я кулъяулыкка, я тәмәке янчыгына үзләренең исемнәре белән бергә өметләрен дә чигә торганнардыр Бәлки үсмер малай я кыз үзенең әтисенә яки абыйсына тырыша-тырыша сагынычлы сәлам хатлары юллыйдыр. Аннан Абу бабаның уйлары тагын бүреләргә әйләнеп кайтты Сугышка хәтле бүреләр бик сирәк очрый торганнар иде. Бу чаклы котырган да түгел иделәр. Ә хәзер ялгызың беркая чыгып булмый, көпә-көндез авыл тирәсендә сагалап йөриләр. Ялгыш урамда кунып калган этләрне алып китәләр, шушы сугыш афәтеннән качып, әллә бөтен Европаның бүреләре Себергә җыелганнар инде.
Абу бабаның өе авылның икенче як колакчынында иң кырыйдан беренче Нәкъ зират янында, дүрт почмаклы кечерәк кенә бер өй. Бар- лы-юклы ике тәрәзәсенең берсе ишегалдына караса, икенчесе зиратка текәлгән, тышкы ишекне җил-яңгырдан, кар-бураниан ышыклый торган кечкенә генә араны да бар. Өй түбәсе, ямала-ямала, корал/а юрганга охшап калган
Абу баба аран ишеген көч-хәл белән генә ачып керде Ишегалдына калын итеп кар өеп куйган иде. Бәхетсезлеккә каршы, кар көри торган агач көрәге дә аран эчендә калган булып чыкты. Башка көннәрдә көрттә чәнчүле тора торган иде. Нишләп кертеп куйгандыр, үзе дә белми. Аннан тәрәзәдә ут юклыгын күреп, тагын шиккә төште. Ышанмыйча тәрәзәдән өй эченә текәлеп карады, ләкин боз саргай пыяла аша берни күрмәде. Әллә мине көтә-көтә берүзе утырырга куркып, күршеләргә
кереп киткән инде. Абу баба ишек төбен аягы белән көри-кнрн тирләп бетте. Бераз ачылырлык булгач, көчкә кысылып, эчкә үтте Көрәген алып чыгып ишек алдын көрәп, чистартып куйды Әгәр төне буе болай котырынса, иртәгә хәтле кар бөтенләй күмеп китәчәк, өйдән чыга алмый утырырсың, дип уйлады
Өй ишеге эчтән бикле булып чыкты Шуннан сон гына Абу бабаның ♦ күңеленә җылы йөгерде, иңеннән авыр йөк төшкән кебек булды Өйдә, < димәк, беркая чыгып китмәгән. Бәлки йоклый торгандыр Абу баба < йодрыгы белән ишекне берничә тапкыр төйде дә тынып калды Озак та > үтмәде, өй эченнән: <
— Кем,— дигән нәзек кенә тавыш ишетелде Ф
— Бу мин, балам, мин. Ач тизрәк,—дип кычкырды Абу баба Гүя аның артыннан куып килүчеләр бар иде. Аннан ишек келәсенең челт ~ итеп ачылганы ишетелде. Абу баба ишектән керү белән
— Нигә караңгыда утырасың, керәсин беткәнме әллә, балам? — =
диде. ™
— Кәрәсине бераз бар әле. Ф
Абу баба тәрәзә буенда утырган өстәлгә барып төртелде һәм, кулы ° белән капшап, җиделе сукыр лампаны эзләп тапты. Чалбар кесәсеннән сирәңкә 1 алып лампаны кабызды. Абу баба сирәңкәне кадерләп кенә тота, бик кирәк очракларда гына куллана Күпчелек вакыт ут кабы- * зырга аның чакма ташы бар
— Өй дә суына башлаган икән әнә. Болай туңып утырырга ярамый. балам, салкын тидерүең бар
— Мин мнч башына менеп ятып кына торган идем, йоклап киткәнмен. Хәзер ут ягып җибәрәм, әле күмере сүнмәгән
— Үзем ягармын, балам Кара, яланаяк, күлмәкчән генә торасыИ бит. Бар, тизрәк мич башына менеп ят Өй җылынгач, төшәрсең
Биш минуттан ян-яклары тишелеп челтәрләнеп беткән тимер мнч паровоз топкасы шикелле гүләп *яна иде инде Әнә мнч калаенда яңа күтәрелеп килгән таң кебек алсулык та хасил булды. Абу баба, тимер чәйнеккә чәй куеп, идән астындагы чокырлан бәрәңге алып чыгып, кабыгы белән бәрәңге пешерергә утыртты Өн бик тиз җылына башлады. Өйгә җылы таралгач, беренче булып мичкә каршы тәрәзәнең бозлары эреп, тулган ай кебек түгәрәкләр барлыкка килде Тәрәзә төбеннән идәнгә тамчылар акты Чәй кайнап, бәрәңге пешеп чыкканчы әзрәк ятып торса да ярар иде. Абу баба каңсасына тәмәке тутырып кабызды да ишек төбендәге агач караватка менеп ятты
Ята торгач Абу бабаның күзләре ярым караңгылыкка да ияләшеп бетте. Ул хәзер өй эчендәге бөтен әйберне аерым ачык күрә иде Әнә сәкенең бер башында тимер кыршаулы зур агач сандык тора Аның өстенә каз йоны тутырылган түшәк, корама юрган, ястыклар өелгән Кеше эшсез һәм ялгыз калса, аның күңелен үткәннәр биләп ала, Абу баба да шушы сандык өстендәге түшәк, юрган, ястыкларга карап ята торгач, гомеренең нн бәхетле елларында ятып калган үткәннәре белән күзгә-күз очрашкандай булды
Яшьтәшләре өйләнешен, үз семьяларын корган чакта. Абу баба өйләнә алмый йөрде Абуга кызлар карамады түгел, карады Аның өчен янып йөрүчеләр дә шактый нде Ул зифа буйлы, дулкынланып торган чем-кара чәчле, коңгырт-зәңгәрсу күзле, борынгы грекларныкы сыман туры, нечкә борынлы егет иде. Нинди генә эшкә тотынмасын, бар да кулыннан килә Өстәвенә авылда, юк авылда гына түгел, бөтен якын тирәдә иң оста биюче Дөресен генә әйткәндә, килешмәгән җире юк иде. Бары бер генә кимчелеге бар нде аның Ул да булса, атасыз-ана- сыз ятим, ярлы егет нде ул Яшьтәшләре өйләнешкән чакта Абуның
сөйгән кызына өйләнә алмавына шул сәбәпче булды да инде. Ул үзенең өзелеп яраткан кызы (ул да Абуны ярата иде) Зәйнәбенең кулын сорап, атасы Кәлимуллага әллә ничә тапкыр яучылар җибәреп карады. Абу- ның йөзенә ярып әйтмәсәләр дә, төрле сәбәп табып, сузып килделәр Калымын да, юри Абуның хәленнән килмәслек итеп сорадылар Югыйсә, үзләре дә бай яшәмиләр иде. Атасы Кәлимулла әйткән имеш, алма кебек кызымны Абу шикелле бер ыштансызга бирергә, мин әле үз акылымда, дигән имеш. Абуны яратып йөргән барлык кызлар яратмаган егетләренә кияүгә чыгып беттеләр. Абуның Зәйнәбен дә, кңзы каршы килгәч, атасы көчләп кияү чанасына төяп җибәрде.
Беренче бөтендөнья сугышына Зәйнәпнең ире дә, Абу да эләкте. Шушы үлем кырыннан Абуны революция коткарды, ә Зәйнәпнең ире мәңгегә Пруссия җирендә ятып калды. Бу әллә ничек, Абу теләгәнчә килеп чыкты кебек. Юк. Абу Зәйнәбенең иренә үлем теләмәде, ләкин Зәйнәпнең ялгыз калуын тели иде. Бары Октябрь революциясеннән соң гына Абу яраткан Зәйнәбе белән кушылды. Ләкин озак та үтмәде, гражданнар сугышы башланып китте. Революциядән соң, коммунист буларак, Абуны комбед председателе итеп сайлаганнар иде. Акгвардиячеләр килгәч, Абу үзенең иптәшләре белән тайгага китеп өлгерде. Соң- га калганнарны Иртышка алып төшеп, тереләй бәкегә батырып үтерделәр. Абу Колчак отрядын Себердән куганчы, тайгада партизан отрядында булды. Авыл халкы теленә Абу әнә шуның өчен «Кызыл Абу> булып кереп калды, әнә шушы сандык өстендә өелеп торган түшәк, юрган-ястыкларның барысын да Зәйнәп үз кулы белән текте. Ләкин, ■ кызганычка каршы, гомере кыска булды. Абуга ике бала үстереп бирде дә кисәк кенә үлеп китте.
Көтмәгәндә кемдер тәрәзә шакыган кебек тоелды. Абу баба, татлы уйларыннан бүленеп, тавыш ишетелгән ян тәрәзәгә колак салды. Ялгыш ишетмәдеме? Бәлки җил кага торгандыр? Мондый буранлы төндә бүреләрдән курыкмыйча кем йөрер икән, дип уйларга өлгермәде, яңадан, бу юлы инде аерымачык итеп, тәрәзә шакыган тавыш ишетелде. Әллә фермада берәр нәрсә булды микән? Атлар абзарына бүреләрнең керүләре дә бик мөмкин. Нигә дисәң, абзар тү'бәсе салам белән генә ябылган Элек тә бүреләрнең, салам түбәне тишеп, абзарга кергәннәре булгалаган иде. Абу баба тиз генә караватыннан төшеп, тәрәзәнең коймак хәтле генә эрегән җиреннән урамга текәлүе булды, таныш булмаган бер адәм белән йөзгә-йөз очрашты. Ул да тәрәзәдән өй эченә ябырыдып карап тора иде Абу баба бер мизгелгә ни эшләргә белмичә аптырап калды Алай йөзгә-йөз очрашырмын дип уйламаган иде ул. Ләкин теге кеше бер дә каушап калмады Абу бабаны күрү белән үк тагын тәрәзәгә чиртеп, кунарга кертүен үтенде.
Себер татарлары борын-борыннан киң күңелле, кунакчыл халык. Әгәр дә төнлә берәр юлаучы яки узгынчы килеп, ишек шакый икән, аның кем булуына карамастан өенә кертер, ашатыр, эчертер һәм түрдән йокларга урын җәеп бирер Бу — борынгыдан килгән гадәт Абу бабаның ишек ачарга чыгып киткәнен Вәлиш карап калды.
Алар берәү генә түгел, икәү булып чыктылар. Чаңгыларын, мылтыкларын һәм азык-төлекләрен аранга кертеп куйдылар да өйгә керделәр. Алар икесе дә уртачадан калкурак, таза ирләр иде. Берсе илле яшьләр тирәсендә булыр, битен төк баскан, икенчесе егерме яшьләр тирәсендәге кара күзле чибәр егет иде.
— Ох, җиле әче, каһәр суккыры. Прямо битне ялап ала,— дип сөйләнде сакалбай.
— Нишләп басып торасыз Чишенегез. Үз өегездәге кебек булыгыз, тартынып тормагыз. Өй җылы. Кирәк булса, тагын мичкә өстәрмен,— диде Абу баба.
Алар икесе дә өс киемнәрен салып, ишек төбендәге кадак чөйләргә элеп куйгач, эскәмиягә утырдылар.
Абу баба мичкә тагын бер-ике каен ярка өстәп җибәрде. Аннан кунаклардан:
— Сезгә бүреләр очрамадымы? — дип сорады
— Очрады,— диде сакалбай.— ләкин бу караңгыда ничә бүре нкә- ♦
нен белеп булмады. Куркытыр өчен мылтыктан берне аттым Шуннан < соң гына күздән югалган кебек булдылар <
Аннан урыныннан торып. Абу бабага килде
— Әз-мәз эчкә җылы керче, инде танышырга да була,—днп кулын * сузды.— Мин Һарун Баймурзин булам Ә бу, — ул яшь егеткә кулы белән күрсәтте,— минем улым Зөфәр була *
— Абу Миңа шулай дип эндәшерсез. х
Абу бабаның үзен Абу дип таныштыруы булды. Һарун Баймурзин s шатлыгыннан кычкырып җибәрде. с
— Абу, атаклы аучы Абумы? *
— Әйе, аучы Абу мин үзем булам ®
— Ә без сезне эзләп килгән идек. Туп-туры үзегезгә керербез дип и
кем уйлаган. Менә бит, ә. ь
— Ә сез кемнәр буласыз соң?
— Без күрше Яулы Тора районыннан. Аучылар Бәлки сез безне > белми дә торгансыздыр, Абу баба. Минем аучылык белән шөгыльлән- “ гәнсмә күп түгел, биш алты ел гына әле. •
Абу баба күпме генә хәтерен актарып караса да. Баймурзин фамилияле айчыны исенә төшерә алмады Югыйсә, күрше-тирәдәге барлык аучыларны яхшы белә. Алар бармак белән генә санарлык иде. Үз? әйтмешли, күптән түгел генә аучылык эше белән шөгыльләнгәнгә шулайдыр, дип уйлады Абу баба
— Ә мин сезне өйдә туры китерә алмам, тайгага чыгып киткәнсездер дип курыккан идем Аллага шөкер, безнең бәхеткә, өйдә икәнсез әле
— Юк, киткән юк минем,— дип кенә җавап бирде Абу баба. Нигә тайгага чыгып китмәгәнлегсн аңлатып торасы килмәде Юлдан килгән кеше һәрвакыт ач була. Башта кунакларны ашатырга кирәк иде Ә сөйләшергә әле өлгерәчәкләр, төн озын, тик керосин гына җитсә ярар иде.
Ул арада бәрәңге дә пешеп чыкты Ә чәй инде күптән кайнап утыра иде. Абу баба чуенны мич өстеннән алып бәрәңгенең суын саркытты Аннан чусны-ние белән өстәлгә китереп утыртты
— Әйдәгез, өстәлгә якынрак утырышыгыз Юлда ачыккан булырсыз, — дип, кунакларны табынга утырырга кыстый башлады Абу баба
Кунакларның карыннары чынлап та ач иде Сусауны басар өчен капкан карны исәпкә алмаганда, көне буе аларның авызларына бернинди ризык кергәне юк Югыйсә, капчыкларында бер икмәк кенә түгел, башка төрле ризыклар да бар Ләкин таш кебек туңган ипине ничек итеп ашарга кирәк. Козоклыга килеп җиткәнче түзәргә туры килде.
— Әйдә, улым, төш. бәрәңге ашарга.
Вәлпш өлкәннәр арасында, бигрәк тә ят кешеләр янында утырырга уңайсызланды. Корбанбикә җиңгәсе кеше килгәндә бервакытта да Вә- лишне табынга бергә утыртмады, онытылып, ялгыш утырса, өстәл артыннан куып җибәрә иде Ничә тапкыр ул шулай ач йокларга мәҗбүр булды
Баба, миңа монда гына салып бирсәң икән Анда төшеп торасым килми,—диде ул куркып кына.
Ул әле Абу бабага ияләшеп өлгермәгән, бабасы ничек кенә яхшы булмасын. Вәлиш шушы өндә әле беренче көнен генә яши иде
Абу баба табакка берничә бәрәңге, бер телем нпи салып Вәлншкә бирде Аннан соң бер кружка чәй китерде Кайнар бәрәңгенең нее би-
рын яфракларын кытыклап, сулышы белән эченә үтте Вәлишнең. Шунда аның хәтеренә әнисенең исән чагы килеп керде. Әнисе бервакытта да бәрәңгенең үзен генә ашатмады. Ул аны гел катык белән бергә бирә торган иде Катык белән кайнар бәрәңге. Аннан да тәмле ризык юк кебек иде бу дөньяда. Ул чаклар кая китте икән? Тагын күреп булырмы, әнисе кире кайтмаган кебек, ул чаклар да кире кайтмас инде ахры.
Ашарга утырыр алдыннан Баймурзин малаена нәрсәдер әйтеп ым какты. Зөфәр аранга чыгып китте һәм аннан бер төргәк алып кереп өстәлгә салды. Ул чучка мае булып чыкты. Аннан кунак Абу бабадан:
— Сез сало ашыйсызмы? — дип сорады.
— Кеше ашаган ризыкны мин дә ашыйм. Тормыш барысына да өйрәтә ул.
— Аракы эчкәндә салодан да әйбәт закуска юк. Кара нинди закуска бит, әй.— диде телен шартлатып.
Шунда Абу бабаның идән астындагы бер шешә аракысы исенә төште. Улларын фронтка озатканнан калган ие. Абу баба үзе аракыны ул хәтле яратмаганлыктан, инде онытылган да булган икән.
— Мин хәзер киләм. Әйдәгез, бәрәңге суынганчы ашый торыгыз,— дип урыныннан торды. Аннан идән астына төшеп, караңгыда кармалана торгач (ул шешәне кая куйганын да оныткан иде инде), бер әрҗә эченнән тапты Сургыч башлы аракыны өстәлгә китереп утырткач, Баймурзин гаҗәпләнүле тавыш белән:
— Абу баба, сез нәрсә?! Әллә мине аракы сорый дип уйладыгызмы? — Аннан җәелеп елмайды.— Чыннан да аракы сораган кебек килеп чыкты бу. Гафу итегез.
— Улларымны фронтка озатканда алган идем. Сезнең бәхеткә утырган икән,— дип, Абу баба ашыкмыйча гына шешәнең авызына суккалады, сургычын ватып, бөкесен ачты. Аннан йөзәр грамм сыешлы өч стаканга аракы бүлеп чыкты. Борыннан килгән гадәт буенча исәнлек-саулык, эшендә уңышлыклар теләп тост күтәрде. Ара^ы Абу бабаның бөтен кан тамырлары буйлап йөгерде, хәтта аяк бармакларының очына хәтле барып җитте. Бит алмалары эсселәнеп, алсуланып китте. Гүя Абу бабаның иңнәреннән картлык йөген алып ташладылар Кунакның да күзләре ялтырап, күңеле күтәрелеп китте. Әйтерсең, ару-талулар бер дә булмаган. Бары Зөфәрнең генә ашаганнан соң үтереп йокысы килә башлады. Күз кабакларын күтәреп утырырлык та хәле калмаган иде.
Зөфәрне йокларга яткырганнан соң Абу баба белән Баймурзин икесе ренә утырып калдылар.
— Мин балачактан ук аучы булырга хыяллана идем. Ләкин, кызганычка каршы, безнең районда сезнең яклардагы кебек иксез-чиксез кара урманнар юк. Калңн урманнары булмагач, билгеле инде, бер Николай Фомичны исәпкә алмаганда, чын аучы исемен йөртерлек кешеләр дә юк. Үрдәк, куян аулаучылар муеннан Башта мин дә үрдәк. куян аулап йөрдем. Әгәр Николай Фомнч очрамаса, бала чактагы хыялымны әле дә исә тормышка ашыра алмас идем.
Абу баба, Николай Фомич исемен ишеткәч, Баймурзинның сөйлән бетерүен көтеп тора алмады.
— Сез Николай Фомич Кутафин турында әйтәсезме? — дип аның сүзен бүлдерде.
— Әйе. Ул минем остазым иде.
— Үлгән дип ишеткән идем мин аны.
— Үлде шул. Бик кызганыч үлде. Үләр алдыннан миңа- «Син. Һарун. аучылык һөнәреңне ташлама. Мин сине Туртаз якларына, зур тайгага алып чыкмакчы булган идем. Туры килмәс ахры инде. Ләкин мин сиңа нн якын дустымның, Абу мәргәннең адресын бнрәм Ул сине аучы-
лыкнын бөтен серләренә өйрәтер. Ничек булса да эзләп тап син аны,— диде.
Абу бабаның күңеле йомшарып китте. Николай Фомич белән очраш- маганиарына биш-алты еллар бардыр инде Ләкин шактый вакыт үтүгә карамастан, Николай Фомич үзенең шаян, шук холкы белән Абу бабаның күз алдына килеп басты. ' Ф
— Ул минем иң якын дусларымның берсе иде. Үз гомеремдә нинди <
генә кешеләрне очратмадым Төрлесе булды Ләкин Николай Фомич « таң йолдызы шикелле нур сибеп калдырды минем күңелемдә. Киң кү- л ңелле, бик тә кешелекле кеше иде. Шатлыгың булса, ул синең белән 5 бергә шатланыр, үзенеке кебек чын йөрәктән кабул итәр Нәкъ сабый < бала шикелле. Кайгың булса, ул аны уртаклашып кына калмас, ничек ♦ булса да синең кайгыңны җиңеләйтергә тырышыр иде Мин үз гоме- х ремдә дуслыкның кадерен аның шикелле белүчене хәтерләмим Аның < белән хет дөнья чигенә чыгып китсәң дә. куркыныч түгел иде. Ул ничә * тапкыр мине тайгада бәладан коткарып калды Ә менә үзен бәладән га коткаручы булмаган. *
Баймурзнн, олы кешенең сүзен бүлдермичә, ихтирам белән, әдәп ® саклап тыңлап утырды. Югыйсә, кәефе кырылуы бар Аннан тайгага _ чыгарга ярдәм итәр дип уйлама да. Бүген аның һәм улының язмышы < хәл ителәчәк, ә ул язмыш Абу баба кулында >
— Һарун, әйдәгез Николай Фомич истәлегенә күтәрик әле. Авыр 13 туфрагы җиңел булсын, мәрхүмнең, -дип Абу баба стаканнарга шешәдә калган аракыны бүлде — Нигә соң яхшы кешеләр тиз китә икән бу дөньядан, ә?
— Әйе, әйе,— дип кенә куйды Баймурзин. Әллә аракыдан, әллә башка сәбәптән ул уйланып утыра иде
Алар, стаканнарын чәкештереп, сүзсез генә эчтеләр. Аннан икмәк һәм дуңгыз маеннан бутерброд ясап капкалап алдылар.
— Шулай, аю тырнагыннан үлде Николай Фомич.— дип башлады Баймурзин.—Быел көзен безнең якта әллә каян шатунII барлыкка килде Игеннәр урылып беткән, җиргә кар яумаган иде әле Көннәрдән бер көнне, көпә-көндез, бер сыерны алды бу Көтүче күреп торган, ләкин берни эшләтә алмаган. Чыбыркы белән генә аюга каршы барып булмый шул. Үзенең коты ярылып, көтүен ташлап качкан Башта аның сүзенә ышанмаганнар, юкны сөйлисең дигәннәр Хәзер нишләп йөрсен ди аю Барып карагач кына ышанганнар. Менә шуны атып бирүен үтенеп, Николай Фомичны чакырганнар Үзегез беләсез, Николай Фомич кешегә ярдәм итмичә калмый инде Мин Николай Фомичка килгәндә, ул инде ике этен ияртеп, бер үзе генә шатунны атарга чыгып киткән. Аны шатун өзгәләп ташлаган булыр иде, ярый әле этләр ирек бирмәгәннәр Мин килеп атып алдым шатунны.
— Ә нишләп Николай Фомич атмаган соң?
— Нигә атмасын, аткан. Соңыннан ул үзе миңа болан дип әйтте. Шатун этләргә игътибар итмичә, арт аякларына басыл. Фомнчка каршы килә башлаган Фомич, гадәте буенча, аюны якын ук китереп күкрәгенә терәп диярлек атарга ярата иде. Бу юлы да аюның якын килүен көтеп торган һәм күкрәгенә терәп атыйм дигәндә генә мылтыгы отказ биргән. Икенчегә корырга өлгерми кала, шатун басып китә Фомичны Өйгә алып кайткач, ике-өч сәгать кенә яшәде
— Бары бер генә осечка һәм гомерең юк дигән сүз,— Абу баба авыр сулап, уйга талды Аннан мич өстендә утырган чәйнекне алып килеп. икесенә дә чәй ясады Ул бүген чәйне элекке көннәргә караганда куерак ясады Бар да кунаклар хөрмәтенә иде «Чай кирпичный, вода Йртышпый>,— дип мактап та алды.
II LUatyit — кышкы йокысына ятмаган ою
һәр сүзнең җаен туры китереп әйтсәң генә ул сүз кешегә тәэсир итә Менә хәзер шундый момент килеп җитте, дип уйлады Баймурзнн. Абу баба минем кем икәнлекне хәзер инде белде. Хәтта үзенә ошадым да бугай әле. Якын дустының соңгы амәнәтен кире какмас инде Аучыларда андый гадәт юк. Димәк, ярдәм итәргә тиеш, тәвәккәлләргә кирәк. Әнә шуларның барысын да күңеленнән кичергәннән соң гына ни йомыш белән килеп чыгуын әйтергә булды.
— Абу баба,— дип сүзен башлады ул, йомшак, ягымлы тавыш белән. Аннан пауза ясап алды Ул ничек тә Абу бабаның күңеленә тәэсир итәргә тырыша иде.— Мин сезгә бер бик зур үтенеч белән килгән ием.— Сүзен әйтеп бетермичә тагын пауза ясады
— Я, я, тыңлыйм. Әйт, улым, йомышыңны.
Абу баба «улым» дип әйтеп җибәрүен үзе дә сизми калды. Авылда һәркемгә «улым» дип эндәшү гадәткә кергән иде.
Абу бабаның үзенә «улым» дип әйтүен үзенчә аңлады кунак. Димәк, болай булса, эш уңачак. Ләкин шатланырга әле иртәрәк иде. Ул йомшак, ягымлы тавыш белән ашыкмыйча сүзен дәвам итте:
— Абу баба, үзегез беләсез, безнең якларда иксез-чиксез тайга урманнары юк. Шуңа күрә затлы җәнлекләр дә юк диярлек. Аучы кеше ауга йөрмичә яши алмый. Фомич мине сезнең якларга яки сезнең кышлауга алып чыкмакчы иде. Хәзер ул да юк инде, һәм аның соңгы амәнәтен үтәү теләге белән мин менә, улымны алып, сезгә килдем. Хәзер инде бар өмет сездә генә, Абу баба
Абу баба аның нәрсә турында сүз алып барачагын күптән сизеп алган иде инде. Нигә дисәң, Абу бабадан башка ул якларны белүче кеше калмаган иде, Фомичның укучысына ул һәрвакыт ярдәм итәчәк. Ләкин ул Баймурзинга алай дип әйтергә ашыкмады.
— Мин ауга йөрүне күптән ташладым бит инде, Һарун улым. Хәзер мин колхозда ат караучы булып эшлим.
— Ничек алай? Берни аңламыйм.
— Хәзер аңлатып бирәм үзеңә.
һәм Абу баба нигә ауга йөрмәгәнен түкми-чәчми сөйләп бирде. Азактан:
— Хәзер мин ауга чыксам, авыл тирәсендә куян атарга гына чыгам. Менә шулай минем эшләр, улым.
— Бәлки сез безне озатып кына куярсыз үзегезнең кышлауга хәтле?
— Атларны кем карар минем өчен?
Баймурзнн чынлап торып куркуга төште. Болай булса, барлык өметләре, корган планнары челпәрәмә киләчәк бит.
— Сездән башка тагын берәр кеше бармы сезнең кышлауны белүче.
— Безнең кышлауны бары өч кенә кеше белә иде. Аларның берсе мин, икенчесе Нәби, өченчесе Кутафин иде. Кутафин юк. Нәби фронтта. Бүтән безнең кышлауга юлны белүче кеше юк.
— Безгә нишләргә соң инде алай булгач? — диде Баймурзнн. Аның борчылуы йөзенә чыккан иде.
— Ярар, иртәгә предколхоздан бер-нке кичкә ял бирүен сорап карармын. Сазга хәтле озатып куйсам, калганын минем сызымнан үзегез дә табарсыз.
— Рәхмәт, Абу баба.
—• Рәхмәт әйтергә ашыкмагыз әле. Иртәгә предколхоз ни дияр бит. Әле үземнең урынга калып торырга кеше дә табасы бар. Ярар, вакыт соң. йокларга кирәк. Иртәгә күз күрер,— диде Абу баба — Әнә. малаен янына ятарсың. Хәерле йокы
Аннан Абу баба, каңсасын кабызып, ишек янындагы агач караватка, үзенең яраткан урынына барып ятты. Яткач та әле тиз генә йоклап китә алмады Николай Фомич турында уйланды. Югыйсә, Абу бабага караганда шактый яшь иде бит әле, әнә ничек бит ул гомер дигәнең.
Кайчан, ничек үләсенне белмисен. Бер осечка башына җиткән бит. Күпме тапкыр аюга бер ялгызы йөреп, күпме аю атып, нинди генә кыен хәлләрдән исән-сау котылып, уйламаганда гомерең өзелә дә куя Һарун да болай әйбәт кешегә охшый. Николай Фомич начар кешене тәкъдим итмәс. Тик менә Абу бабаны шикләндергән бер әйбер бар. Сорарга уңайсыз. Кем соң этсез тайгага ауга чыга инде ф
Кичен озак утырсалар да, Абу баба гадәте буенча иртән уянды < Стенадагы сәгать нәкъ алтыны күрсәтеп тора иде Ул, кунакларны уятмаска тырышып, сукыр утны кабызды, мичкә ягарга тотынды Өн эче төнлә суынган иде. Аннан тәрәзәгә ябырылып урамга текәлде, ләкин 5 берни күрмәде. Кичен эрегән тәрәзәләр яңадан боз белән капланганнар Шулай да урамда буран басылганга охшый иде. жил улаган тавыш та ♦ ишетелми. Ничек кенә уятмаска тырышып караса да. барып чыкмады х Баймурзин торып утырды. Абу баба гафу үтенгән сыман әйтеп салды *
— Сезгә йокы бирмәдем ахры. Б
— Юк, мин үзем уяндым
— Йоклагыз. Әле бик иртә бит.
— Бер уянгач, кабат йоклый алмыйм мин. о
Аннан бергәләп тәмәке кабыздылар. ь
— Мин озак тормам, берәр сәгатьтән кайтырмын,— дип киенеп урам- *
га чыкты Абу баба. >
Абу бабаның өе иң кырыйда булганлыктан, бу якка үтүче кеше эз- й ләре юк иде. Буран тынган, тып-тын Кайбер өйләрнең тәрәзәләреннән яктылык сибелә Авылга кергәнче Абу бабага тез тиңеннән кар ерып барырга туры килде. Авыл эченә кергәч кенә кеше үткән эзләр күрен гәлн башлады. Монда кар да юкарак иде. Эзләрнең барысы да ферма ягына таба киткән Димәк, бүген Абу бабадан алданрак торучылар да бар икән. Абу бабаның башында бары бер генә уй иде Каравылчы Ариф карт өенә кайтып китмәгән булса гына ярар иде. Абу баба ферма йортына килеп кергәндә, Ариф карт өенә кайтырга җыенып ята иде. Ул исәнләшеп-нитеп тормастан сүзгә күчте:
— Әз генә сабыр итеп тор әле, Арнф, сөйләшәсе сүзем бар иде
— Нәрсә булды соң?
— Берни булмады Минем урынга бер-ике көнгә калып тора алмассың микән Атларны Вәлиш улым сугарыр. Син печән салырга гына ярдәм итәрсең.
— Ә син кая китәсең?
— Күрше районнан аучылар килгән иде. Тайгага юлны белмиләр АларныӘсазга хәтле озатып куярга кирәк иде. Я. карап торырга рнзамы син? Риза булсаң, мин предколхозга әйтермен
— Ярар. Түлке озак йөрмә, яме. Тизрәк кайтырга тырыш. Икекәйгә генә риза булам,— диде.
Абу бабага артык кирәк тә түгел иде Беренче көнне ук алар сазга барып җитәчәкләр, һәм Абу баба ул көнне Үзенлеккә III кайтып куначак Икенче көнне фермага кичке печәнне салырга өлгерәчәк
Абу баба чыгып китү белән үк Баймурзин малае Зөфәрне уятты Бер үк вакытны мич түбәсендә йоклап яткан Вәлиш тә уянды. Ул мич түбәсеннән, йоклаган булып, тегеләрне күзәтеп кенә ятты Әз-мәз курка да иде
Баймурзин белән малае Зөфәр торып ашыга-ашыга киенделәр дә, әле берсе, әле икенчесе тышка чыгып кергәләделәр — тынычсызланалар иде. Атасы малаена гел нәрсәдер пышылдый Әллә ачулана, белмәссең.
Байтак вакыт үткәннән сон гына Абу баба кайтып керде Кунаклар, бигрәк тә Баймурзин. тынгысыз карашларын аңа текәделәр Ни әйтер Абу баба кунакларны тынычландырырга ашыкты
— Булды Ике көнгә рөхсәт иттеләр Борчылмагыз, бар да әйбәт
III Үзснлек - авыл исеме
булыр. Хәзер чәй эчеп алабыз да юлга кузгалабыз,— дип, чәй ясый башлады Аннан Вәлишне уятырга дип, мич түбәсенә үрелгән иде, аның уяу икәнен күргәч:
— Уяндыңдамыни, балам. Әйдә, ашарга төш Аннан без китәбез. Мин менә бу кунакларны сазга хәтле озатып киләм Берсекөнгә генә кайтачакмын. Ә син, үзең өйдә кунарга курыксаң, Ариф бабаң янында кунарсың, яме. Атларны сугарырга булышырсың.
— Ярар, бабай. Тик атларны сугарырга төшкәндә кара айгырга менәргә ярынмы?
— Курыкмасаң, менәрсең.
— Курыкмыйм!.
Вәлишнең шатлыгы эченә сыймады. Кара айгырга менү үзе бер бәхет. Авылда малайлардан кемнең кара айгырга атланып йөргәне бар. Предколхоздан башка'беркемнең дә юк. Эх, кара айгырда, авыл малайларын көнләштереп, урам буйлап бер чаптырып үтәсе иде!..
Чәй эчеп алганнан соң юлга җыена башладылар Абу баба бер бит кәгазь алып, сазга төшкәннән соң кая, ничек барасын күрсәтеп, сызым сызарга утырды. Юл дип, кышлауга барасы бернинди юл юк иде. Бары тик кайсы утраудан кайсы утрауга һәм анда нинди тамгалар булуын гына күрсәтеп бирергә кирәк Ансыз, тайгада йөреп, нинди генә шомарган булсаң да, таба алмаячаксың Юл планын сызып бетергәннән соң Баймурзинга аңлатып тормады Абу баба. Сызым сазга төшкәч кенә кирәк булачак, һәм шунда җиткәч аңлатыр ул аны.
Баймурзин малае белән күптән киенеп алганнар һәм түземсезлек белән Абу бабаны көтеп торалар иде.
Абу баба аягына бүре тиресеннән тегелгән унтысын, өстенә куй ти-ресеннән тегелгән тунын, башына бүре тиресеннән тегелгән бүреген киде. Биленә патронташлы каешын бәйләде һәм, стенадан уналтынчы калибрлы мылтыгын алып, урамга чыкты Мондый юлга мылтыксыз чыгу үлем белән бер Бүреләргә юлыгуың бар. Барганда ярар, алар өчәү, ә кайтканда Абу баба бер ялгызы булачак бит. Дөресен генә әйткәндә, Абу баба мылтыксыз беркая да чыкмый иде.
Вәлиш тә, өс-башын киенеп, аларны озатырга урамга чыкты. Урамда исә караңгы тынлык иде. Бары ак кар гына аз-маз агарып күренә. Ишек алдына биек көрт өелеп куйган.
Абу баба табаны болан тиресе белән капланган җиңел, ауга йөри торган киң чаңгысын киде, планын Баймурзинга аңлатып бирде
— Сазга хәтле моннан унөч чакрым,— диде.— Урыс Козоклысына хәтле өч чакрым, аннан Үзенлеккә биш чакрым Үзенлектән сазга хәтле биш чакрым. Әгәр сәгатенә уртача өч чакрым барсак, примерно сәгать уникеләрдә сазда булабыз, һәм мин сезне озатам да кире Үзенлеккә кайтып кунам. Иртәгә авылга кайтып керәм.
Абу баба бу сүзләрне аучыларга түгел, үз-үзенә сөйли иде кебек.
— Әйдәгез, аллага тапшырып, кузгалыйк. Юл кешесенең юлда булуы хәерле,— дип, Абу баба кунакларны кар сырып, күмеп киткән юл белән түгел, туп-туры авыл читеннән үк Иртышка алып төшеп китте. Иртыш белән Урыс Козоклысы күренеп тора, туп-туры. Аннан Иртышта кар да юка, барырга да җиңел иде. Юлда сүзсез, тавыш-тынсыз гына бардылар Урыс Козоклысын үтеп, Үзенлеккә килеп җиткәндә генә көнчыгышта офык яктыра башлады. Соңгы елларда Абу бабаның ерак юлга чыгып йөргәне булмаганга Үзенлеккә килеп җиткәнче шактый арыды, тамак төпләре кипте. Үзенлектә бераз ял итеп, берәр стакан кайнар чәй эчеп үтмичә, хәл кермәячәк иде.
— Һарун, монда минем Нәби энемнең хатыны яши. Хәтерегездәме, аучы Нәби турында сөйләгән идем Хәзер ул фронтта. Ү'зе теләп, добровольно китте. Бронь биреп калдырганнар иде югыйсә.
— Әйе. хәтерлим, Абу баба.
— Хатыны өйдә булса, әзрәк ял итеп, чәй эчеп алсак начар булмас иде, дим Картлык җитте ахры мина да. Арыдым
— Ярар, Абу баба. Тик озак утырмасак ярар иде —дип кенә әйтә алды Баймурзин. Аның туктап һич кенә дә вакыт үткәрәсе килми ие Ләкин Абу бабаның сүзенә буйсынмыйча чарасы да.юк иде
Үзенлек авылы Козоклыга караганда кечкенәрәк булып чыкты. Күп < булса егерме биш, утыз хуҗалык бардыр. <
Нәби аучының ишегалдына килеп кергәндә, хатыны Гөлмәрьям кура- £ дан сыер савып чыгып килә иде. Абу бабаны күрү белән үк танып алды -° Ят кешеләр бар дип тартынып-нитеп тормады. «Абу баба, исәнме, нинди 2 җилләр ташлады безнең якларга?* — дип кочаклашып күреште, кал- < гаииары белән болан гына исәнләште дә өйгә керергә кыстый башлады ♦
— Әйдәгез, хуш килдегез. Хәзер мин чәй куеп җнбәрәм. Ачыккан- = . сыздыр,— дип чиләкле сөтен күтәреп, өенә кереп китте.
Абу баба юлдашлары белән өйгә кергәндә, тимер мич өстендәге чәй- £ никтә чәй кайнап утыра иде инде, өй эче пөхтә, җылы. Гөлмәрьям чәчәк- » ле ситсы күлмәктән, башында шулай ук чәчәкле яулык, өстәлгә табын 'З хәзерләп йөри. Иң кечкенә малае (Абу баба аның исемен дә белми нде) и урындыкта ашыклар IV белән уйнап утыра Ят кешеләр килеп кергәч. •- ашыкларын күлмәк итәгенә җыеп, тын-тын гына карап утыра башлады. *
— Бу өченчегез буламы? — дип сорады Абу баба, малайга күрсәтеп -л
— Әйе. Сугыш алдыннан туган улым. *
— Өлкәннәр кая соң, күренмиләр?
— Мәктәптә. Кызым Алсу өченче класста, улым Алнм быел берен чегә керде.
Аннан барысы бергә чәй эчәргә утырдылар Өстәл өстенә куелган ашамлыклар сугыш вакытына карата бик сирәк кешедә була торган үзе бер байлык нде. Яңа савып кергән сөт дисеңме, сары атлан май дисеңме, катык, бәрәңге, тагын әллә ниләр бар нде өстәл өстендә.
— Ярыйсы гына яшисез икән, килен,—диде Абу баба, өстәл өстен дәге ризыкларга күрсәтеп.
— Әлегә ярыйсы гына Нәбинең калдырып киткән запасы булмаса. авырга туры килер иде. Икмәк ул хәтле мул булмаса да. сөт белән бәрәңгедән өзелгәнебез юк.
— Хат киләме соң үзеннән’ Ниләр яза?
- Исән-сау дип яза. снайпер икән Үзең ауга йөрисеңме соң?
— И-н килен, кая инде миңа тайгага йөрү Монда хәтле дә көч-хәл белән килеп җиттем әле. Дюна болар булмаса,— ул юлдашларына ымлады, - эшемне ташлап, беркая кузгалмый идем
Баймурзин белән малае, чәй эчеп беткәнче, бер сүз эндәшмәделәр . Чәй эчеп алгач. Гөлмәрьямгә рәхмәтләр әйтеп, киенә башладылар Абу бабаның әле тагын бик күп сөйләшәсе сүзләре бар иде. юлдашла ры киенә башлагач, ул да өстәл артыннан торырга мәҗбүр булды
— Утырыгыз тагын әзрәк кенә, кая болай ашыгасыз. Абу баба,- диде Гөлмәрьям аптырап.
— Мин, килен, бүген сезгә кунарга килермен. Бу иптәшләр күрше Яулы Тора районыннан. Аучылар Безнең дус Кутафннның танышлары икән Миңа ярдәм сорап килгәннәр Мин аларны үзебезнең кышлауга озатырга булдым Барыбер хәзер анда беркем юк Сазга хәтле озатып куям да кире борылам Караңгы төшкәнче кайтып җитәрмен
Гөлмәрьям бакча башында басып торган килеш карап калды Сугыш ка хәтле Гөлмәрьям елның елында Абу баба белән ире Нәбинең, нартага этләр җигеп, тайгага чыгып китүләрен шулай карап кала торган нде
Көн аяз, салкын. Кояш офыктан аз гына югары күтәрелгән, нке-өч сәгатьтән кире тәгәрәп китәчәк Ял нтеп, чәй эчеп алгач. Абу бабага
IV Ашык (себер тат ) сарыкның тез свягс
хәл кереп, күңеле күтәрелеп китте. Ләкин сазга хәтле әле биш чакрым барырга, тагын биш чакрым кире кайтырга кирәк Барлыгы ун чакрым. Бу, әлбәттә, Абу баба өчен аз ара түгел
Үзенлектән чыгу белән, Абу баба Зөфәрне алга куйды.
— Әйдә, Зөфәр улым, син безгә караганда яшь тә, көчең дә күбрәк, чык алга. Юл ярып барырсың безгә.
— Мин юлны белмим бит, Абу баба.— дип әйтеп салды Зөфәр үзенең беркатлылыгы белән.
— Уңгамы, сулгамы, кая икәнен мин сина әйтеп барырмын.
Алар, бер-бер артлы тезелешеп, урман эченә кереп киттеләр. Иң алдан Зөфәр, аннан атасы, арттан Абу баба бара. Әзер юлдан барып, Абу баба Егаер елга башына барып җиткәннәрен сизми дә калды Үзе әллә ни арымады да кебек. Егаер елгасы саздан агып чыга, саздан башланып китә иде. Сазга төшкәч, урман бетеп, вак агачлар башланды. Тагын ике йөз метрлап барганнан соң, вак агачлар да бетте. Кая карама, тип-тигез кар болыны җәйрәп ята. Арырак күгәреп утраулар күренә. Ерактан караганда алар барысы бергә тоташ бер урман кебек күренәләр иде.
— Менә килеп тә җиттек. Хәзер инде юлны минем сызым буенча үзегез дә таба аласыз. Сез, Һарун, тайгада беренче көнегез түгел, адашмассыз дип уйлыйм. Иң беренче әнә теге утрауга, туп-туры барыгыз. Анда уңдарак егылган коры нарат агачы булырга тиеш. Ул тим алгыч 1 дип атала. Аннан ары, сызымда күрсәткән буенча, уң кулдарак зур бер утрау булыр Аңа бер дүрт чакрымлап бар. Анда кечкенә генә бер избушка тора. Шунда кунарсыз. Ә иртәгә кышлауга барып җитәрсез.
— Ярар, Абу баба, бик зур рәхмәт сезгә,— дип, Баймурзин аңа кулын бирде. Аннан улы Зөфәр килеп саубуллашты.
— Хәерле юл сезгә, Һарун улым. Уңышлар телим. Язын кайтышлый миңа керми үтмәгез, яме. Ату үпкәләрмен,— диде Абу баба елмаеп.
Инде саубуллашса да, Абу баба кайтып китәргә ашыкмады Бер сүз дәшми генә офык буйлап сузылган кара-күксел тайгага карап торды. Менә аның каршысында гына җәйрәп ята бит ул! Кире өйгә кайтмыйча, туп-туры кер дә кит. Яшьлектә сөйгән ярың кебек үзенә чакырып тора. Гомереңнең иң бәхетле минутлары миндә үтте дия кебек. Әллә оныттыңмы? Килгәнсең икән, кире борылма, кил, кер минем кочагыма, дип чакыра шикелле.
Абу бабаның күңеле томанланды, күзләре яшьләнде, бөтен гәүдәсе буйлап хәлсезлек йөгереп үтте. Гүя ул гомер юлдашы белән мәңгегә саубуллаша. Әйе, тайга гомер буе Абу бабаның юлдашы булды. Әгәр дә арттан Баймурзинның тамак кырганы ишетелмәсә, әнә шулай, бал- балга табынган кебек, ул әле тайгага карап тагын күпме басып торган булыр иде, кем белсен. Туган иленнән, сөйгән ярыннан аерылу кешегә ничек кыен булса, Абу бабага да тайгадан аерылу кыен иде. Бүтән килмәячәгеңне, бу күрүең инде иң соңгысы булуын белеп аерылу авыр иде. Аннан Абу баба кайтыр юлга борылды. Хәзер инде тапталган юлдан Үзенлеккә бик тиз кайтып җитәчәк. Гөлмәрьям килен дә көтә торгандыр, дип уйлады.
Абу баба, кайтыр юлга борылып, ун метрлап киттеме, юкмы, арттан гөрселдәп мылтык шартлады. Абу бабаның сул як кулбашыннан аска- рак нәкъ йөрәгенә кургаш кисәге үтеп керде. Бу аюга дип корылган кургаш иде Абу баба шундук егылмады, артына борылып карарга көче җитте. Баймурзин мылтыгын кулында тоткан килеш Абу бабага карап тора иде Абу баба нәрсәдер әйтергә теләгән иде дә, тавышы чыкмады һәм ул, аңын югалтып, кәфен сыман җәелеп яткан ап-ак карга ауды.
Абу баба аларның сугыштан качып йөрүче дезертирлар икәнен белми үлде.