Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ДОКУМЕНТЛАР: МУСА ҖӘЛИЛ КУЛЪЯЗМАЛАРЫ


Исеме бөтен дөньяга мәгълүм шагыйребез Муса Җәлилнең кулъязмалары, аның иҗади эшчәнлегенә караган документлар совет әдәбияты һәм журналистикасы тарихын гаять тулыландыра, аның җәмәгать эшчәнлеген ачыкларга ярдәм итә. Ул язган хатлар, гаризалар, тутырган анкеталар, партия сафына керү өчен биргән рекомендацияләр, югары оешмаларга юнәлтелгэн запискалар. редакцияләргә җибәргән мәкаләләр, рецензияләрне һ. б. ныклап өйрәнергә, халыкка тизрәк җиткерергә кирәк.
Бу язмада КПСС өлкә комитетының партия. Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивларыннан, СССР Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни архивыннан. СССРның Ленин исемендәге дәүләт китапханәсеннән М. Җәлилнең яңа табылган кайбер кулъязмалары, газета материаллары, кыскача аңлатма белән, укучылар игътибарына тәкъдим ителә.
әлилнең 1929 елның 15 августында драма язучылар, композиторлар, ки-носценаристларның, клуб һәм эстрада авторларының Бөтенроссия җәмгыятенә язган гаризасы һәм анкетасында үз биографиясенә кагылышлы шактый яңалыклар бар. Мәсәлән: 1923 елдан бирле мәгариф работниклары профсоюзы члены булуы. Димәк, ул «Татарстане (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясендә эшләгән айларда профсоюзга член булып керә. Шунда ук үзен Мәскәү пролетар язучылары ассоциациясендә (МАПП) торганлыгын белдерә. «1929 елдан ВКП(б) члены, партия билеты номеры 1347860» дип яза. Ә иҗади эштә төп шөгыльләренең берсе — драматург булуын әйтә, үзенең «Бибкәй кыз», «Каз канаты», «Тамчылар». «Ирдәш» һ. б. әсәрләрен атап күрсәтә.
Мәгълүм ки, коммунист-журналист Муса Җәлил партия Үзәк Комитетының кушуы буенча Мәскәүдә чыккан «Коммунист» газетасы редакциясе тарафыннан Түбән Идел крае (хәзерге Саратов өлкәсе) Дергач районына күчмә газетаның җаваплы редакторы итеп җибәрелә. Ул анда берничә ай эшли. «Коммунист» газетасының күчмә редакциясе Астраханьда чыккан «Ялкын» газетасы (ВКП(б)ның Түбән Идел крайкомы һәм башкарма комитеты органы) белән бергәләп эшли. «Ялкын» газетасында М. Җәлилнең шактый гына шигырьләре һәм мәкаләләре басыла. Аларның күбесе Муса Җәлилнең дүрт томлык Әсәрләр җыентыгына кертелмәгәннәр. Шагыйрьнең шул «Ял- кынида 1933 елның апрель-июль айларында басылган кайбер әсәрләренә тукталыйк:
1. «Язгы юлда» исемле шигыре. 1933 елның 17 апрелендә, ә аннары 26 апрельдә «Коммунист» газетасында чыга.
2. Шул ук 17 апрель санында «Язгы чәчү фронтында» дигән рубрика белән «Кызыл маяк» сынау алдында. «Очерк урнында» дигән күләмле мәкаләсе. Ул өч бүлектән тора: «Иң өзек участоклар», «Үткән елгы сабаклар», «Оештыру һәм дисциплина». «3 апрельдә Дергач районы, Илмин авылының «Кызыл маяк» колхозы колхозчылары үзләренең кырга чыгу алдыннан булган соңгы җыелышларын үткәрделәр»,— диелә очеркта, һәм җыелышта колхозның язгы чәчүгә хәзерлектәге җитди кимчелекләре ачылганын әйтә, «сүзнең иң әчесе орлык турында, җәмәгать туклануы турында һәм маллар турында барды»,— дип яза М. Җәлил. «Колхоз җитәкчелеге һәм бөтен кол-
Җ
солдатлары, ышанычны нык тотыгыз»
М. Җәлил 1933 елның 16 июлендә Астраханьга килә. Аның «Ялкын» газетасы битләрендә фоторәсеме белән «Иделдән хат» (16 июль), «балыкчы кыз җыры» (28 июль) шигырьләре басыла, «Шагыйрь һәм Муса Җәлил турында» (28 июль) язма чыга, 26 июльдә М. Җәлил иҗатына багышланган зур әдәби кичә үткәрелә. «Үземә булган җылы карашка һәм кадер-игътибарга дәрт үсте»,' — дип белдереп хат юллый ул дусты Хәсән Туфанга.
«Шагыйрь һәм Җәлил турында» дигән мәкаләдә аның «быелгы, икенче бишьеллыкның беренче елының язгы чәчү кампаниясендә безнең крайның Дергач районында үзәк татар газетасы «Коммунист» һәм «Ялкын»ның бергәлек күчмә редакцияләрендә җитәкче булып эшләде. Хәзер Астрахань, Каспий диңгезе, аның балыкчылык хуҗалыгы белән танышу өчен Астраханьга килде»,— дип языла ’.
«Ялкын» газетасында шагыйрьнең «Иделдән хат» (юл сызмалары) шигыре — Һади Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасы стилендә язылган әсәре дөнья күрә. Менә шуннан берничә юл:
Газетаның шул ук санында, 26 июльдә «татарның атаклы шагыйре Муса Җәлилнең Астраханьга килүе уңае белән» аның иҗатына багышланган кичә булачагын хәбәр итеп белдерү басыла. Анда шагыйрь үзе катнашып, чыгыш ясаячак диелә, кичәгә шәһәр эшчеләре, колхозчылар, хеэмәт ияләре, хәбәрчеләр әдәбият сөючеләр чакырыла.
1930 еллар башында СССР азучыларының беренче Бөтенсоюз съездын чакыруга әзерлек башлана. Урыннарда союз оешканчы әдәби процесска җитәкчелек итү өчен Оештыру комитетлары төзелә. Татарстанда Оештыру комитетының президиум председателе итеп «Кызыл Татарстан» газетасының җаваплы редакторы Г. Ризван, җаваплы секретаре итеп К. Нәҗми сайлана '. ‡ §
М. Җәлил Мәскәүдә чыга торган «Коммунист» газетасы редакциясенең тапшыруы буенча (ул анда әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли) 1934 елның июнь урталарында Казанда командировкада була. Ул көннәрдә Бөтенсоюз съезды алдыннан Язучылар союзына членнар кабул итү кампаниясе башлана, газета-журнал битләрендә әдәбият проблемаларына игътибар арта. Татарстан совет язучылары союзын Оештыру комитеты президиумы исеменә. Союзга керергә теләүчеләрнең берсе буларак, 1934 елның 20 июнендә Муса Җәлилдән дә гариза кере. Яңалиф белән язылган бу гариза Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивында саклана
«Татарстан совет язучылары союзы Оргкомнтетының президиумына
Муса Җәлилдән
ГАРИЗА
Миңа совет язучылары союзына член булып керү өчен рекомендация бирсәгез икән. Торуым Мәскәүдә булса да, бөтен язганнарым татар теленде булганга һем үзем
' Муса Җәлил Әсәрләр Дүрт томла 1 т «2 бмт ■•Ялкын- газетасы, l'‘ l да июль
§ «Ялкын» глнтасы. 1‘Ш. 26 июль
' «Кызыл Татарстан. 1‘Ш. 22 инкарь
хозчылар,— диелә аннары,— большевикларча чынлап эшкә керешсәләр, хәзерлекнең начар булуы аркасында килеп чыккан авыр югалтуларны киметә... һәм чәчүдә җиңеп чыга алачаклар «Кызыл маяк» соңгы чишкеч сынау алдында. Социализм кырының
«Сәлам,
Смбгат абзый, Мин бу хатны яздым Сиңа Иделдән, Синең сурәт тирән Урнашканга күрә Минем күңелгә. ...Идел мине ерак Алып китсә дә, Йөрәк —
Сезнең кырларда.
Сез булырсыз минем * Җырланмаган килер
Яңа җырларда.
Бу колхозлы кырлар Миңа яңа җырлар, Кеиләр өйрәтте. Барсыннан да тирән Сеңеп калды миңа Синең сурәтең» '.
дә иҗат практикам белән турыдан-туры Татарстан оешмалары белән бәйләнгәнгә күрә (Татгосиздат, «Совет әдәбияты», Таторгкомитет һ. б.), минем союзга член була алу- алмавымны бары Татарстан Оргкомитеты гына ачык билгели алачак... Мин 1919 елдан бирле әсәрләремне туктаусыз газета-журналларда, альманахларда һәм аерым китап итеп бастырып киләм. Басылган әсәрләремне анкетада санап күрсәттем. Алар- дан тыш театрларда һәм клуб сәхнәләрендә куелган байтак пьесаларым бар. Тәнкыйть һәм теория буенча да күп кенә эшләдем. «Яшь эшче», «Ударниклар» журналларында, җыентыкларда, әдәби энциклопедиясендә, бюллетеньнәрдә, газеталарда ба-сылган күп кенә теоретик һәм тәнкыйть мәкаләләрем бар. Күп кенә әдәби обзорлар һәм татар совет әдәбияты үсеше турында язган мәкаләләр (русча җыентыкларга баш сүзләр, «Чакыру» җыентыгына баш сүз һ. б.) бар. «Коммунист» битендә күп рецензия һәм критик обзорларым басылды...» ** ††
«Кызыл Татарстан» газетасы 1934 елгы 10 июль санында укучыларга совет Язучылары союзына кабул ителгән әдипләрнең исемлеген ирештерә. Җентекле тикшерү нәтиҗәсендә комиссия СССР Язучылар союзына член итеп Татарстанның 21 каләм остасын кабул итә. Алар арасында Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти, К. Нәҗми, К. Тинчу- рин, Ш. Камал, Г. Гали, Ф. Бурнаш, М. Әмир, X. Туфан, И. Гази, Г Толымбайский, М. Максуд, М. Җәлил һәм башкалар була.
М. Җәлил рус һәм чит ил классиклары, илебез халыклары милли әдәбияты әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүгә өзлексез игътибар бирә. Ул утызынчы еллар башында ук, «Коммунист» газетасында, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар дәүләт- студиясенең әдәбият бүлеге мөдире булып эшләгәндә дә тәрҗемәче буларак активлаша. 1936 елның 2 декабренда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире әдип Г. Толымбайскийга язган хатында рус язучысы П. А. Павленко романын татарчалаштыруга ризалык алуын әйтә. Менә ул хат:
«Г. Толымбай иптәш!
Минем хатыма җавап итеп язган хатыңны алган идем. Зур рәхмәт... Бу роман Гослитиздатта 1937 елда басылып чыгарга тиеш. Әле производствога җибәрелмәгән. Ләкин инде соңгы редакциядән үткән... Мин аның редакторы иптәш Белкина белән сөйләштем. Ул. «Романның аерым китап булып чыгарга тиешле варианты «Знамя» журналында басылганына чагыштырганда күп өлеш үзгәрде...» — диде... Мин бу романны татарчалаштырырга теләгемне белдергәч, Белкина миңа ярдәм итәргә риза булды. Мин производствога әзерләнгән, төзәтелгән данәсен минем үз исәбемә машинкада бастырып бирүләрен сорадым. Шулай иттеләр... Әгәр аны миңа тапшырырга дигән карарыгыз үзгәрмәгән булса, миңа ашыгыч договор төзеп җибәрегез, мин машинкада бастырып алып, тәрҗемә итәргә керешер идем...
Хуш.
Сәлам белән: М. Җәлил.
Р. S. Г. Гали миндә булды. Сөйләштек.
Бик әйбәт булып калды.
Миндә Пушкинның тагын берничә тәрҗемәсе бар. Сиңа җибәрәм.
М.
2/ХН-36.» 2
Бөек Ватан сугышы вакытында Марьино-Минзәлә хәрби политик курсларында укыган чакта (1941 ел, VII—XII) Җәлил актив партия эше алып бара. Партбюро члены, агитатор, өлкән коммунист буларак, ул курсантларны политик чыныктыру өчен күп көч куя. Курсларда укучы берничә иптәшенә Коммунистлар партиясе сафына керү өчен рекомендацияләр бирә, характеристикалар яза.
' Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивы, ф. 7083. тасв. I. саклау бер 144 78 б
†† Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивы, ф 7083. тасв 3, эш 144. 5 а. б

Муса Җәлил белән бергә хәрби политик курсларда укыган, хәзер Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче сугыш ветераны Нәзирҗан Габитов турында без инде язган идек1. Н Габитов белән яңадан очраштык. Ул безгә Җәлилнең янә бер документын табарга ярдәм итте. Минзәләдә полйткурсларда укыганда М. Җәлил партия членлыгына кандидат Н. М. Габитовка 1941 елның октябрь аенда партия сафларына член булып керү өчен рекомендация биргән булган. Рус телендә язылган бу рекомендация КПССның Татарстан өлкә комитеты партия архивында сакланган. Менә аның татарча-га тәрҗемәсе:
■Рекомендация
Нәзир Миңнекәевич Габитов иптәшне 1940 елдан бирле ТАССРның Тәкәнеш районында район саклык кассасындагы эше буенча һәм соңыннан Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең урта политик состав курсларында бергә укуыбыз буенча беләм. Иптәш Н. М. Габитов — үз эшенә бирелгән сәләтле совет работникларының һәм Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең үрнәк кече командирларыннан берсе. Иптәш Габитов политик яктан тотнаклы, җәмәгать эшендә актив катнаша, мораль яктан тотрыклы. Аңа иптәшләренә карата сизгер һәм игътибарлы булу, үз вазифаларына җитди карау һәм җәмәгать эшенә тугры булу хас. Иптәш Н. М. Габитовны ВКП(б) члены булырга лаек дип саныйм һәм аны Компартия сафларына тәкъдим итәм.
М. Җәлилов
(Муса Мостафович Җәлилов)
1929 елның 20/ VIHOH ВКП(б) члены партбилет № 0009287,
41 ел. 9/Х.
1929 елдан ВКП(б) члены, партбилет № 0009287 имзасын раслыйм. 8 нче рота партбюро секретаре Купило). 1941 ел. 19 ноябрь»7 8.
Җәлил Мәскәүдә резервта торганда да, фронтка киткәч тә Казандагы дусларына еш кына хатлар язып тора. Әле күптән түгел геНә аның тәнкыйтьче Г. Кашшафка, Татарстан язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Т. Имаметдиновка 1942 елның 7 апрелендә рус телендә язган хаты табылды. Ул Язучылар союзы идарәсе эшләре белән ТАССРның Үзәк дәүләт архивына тапшырылган булган һәм шунда сакланган. Шагыйрь бу хатында әдип, композитор дуслары Ә. Исхак, Г. Бәширов, (Г. Разин), А. Шамов, И. Гази, М. Әмир. Н. Җиһанов, Җ. Фәйзи һ. б.га үзенең «Отвага» фронт газетасы редакциясендә эшләргә китүен хәбәр итә. Менә ул хат: «Кадерле дусларым
Кашаф һәм Имам!
Сезгә кайнар кызылармияче сәламемне җибәрәм. Мин күптән түгел сезгә җентекләп язылган күп кенә шигырьле хатларымны җибәргән идем. Аларда үземнең фронттагы хәлем һәм тормышым турында бәйнә-бәйнә яздым. Шунлыктан кабатлап тормыйм. Бу хатымны сезгә яңа адресымны хәбәр итү өчен генә язам. Миңа даими вазифа йөкләделәр һәм бүген эшләү өчен хәрәкәттәге армиягә барам. Минем адресым: Хәрәкәттәге армия. ППС HS 1550. «Отвага» газетасы редакциясе. М. М. Җә л и л о в к а.
Барлык хатларыгызны шушы адрес буенча гына языгыз. Шушы ук адресны якыннарыма, дусларыма да тапшырыгыз (барысына да түгел, кем сораса шуңа гына). Минем адресымны Исхаков, Разин, Шамов, Гумеров, Сөнчәлиева. И. Гази, Җиһй.юа, Мозаффаров, Ключарев, Җ. Фәйзи, Кутуй, М. Әмир һ. б. иптәшләргә җиткерегез.
Сезне якынлашып килүче 1 Май бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм һәм эшегездә уңышлар телим.
Сезне нык кочаклап: Муса.
7/IV-42 ел» ’.
7 \?мматов Шәмси Муса Җәлил - партия солдаты Казан. 1982 110—115
КПССның Татарстан өлкә комитеты партия архивы, ф 132. тасвирлпм . 21. эш 173. 5
’ Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивы, ф 7083. тасв I. саклау бер 1« 62 б
Tnnaqjbz'
MUSA Q8LILM1) Ind kfcmn ytkaohr.
27 nee lyklb kic WQjrt 8 do IMrxaa radiosnda M (,!olil i^aUiia B-ug^UnegAn adjBud к lea uzdLfbla 4фшдо!
Әдаби кичәгә чакыру хабаре.
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, атаклы антифашист Муса Җәлилнең иҗатын, тормыш юлын тулыландыра торган һәрбер документ, истелек — кыйммәтле хәзинә ул. Галимнәр, әдәбият белгечләре, журналистлар тарафыннан ейрәнелеп һәм хезмәт ияләренә җиткерелеп, алар бүгенге яшьләрне патриотизм, дуслык, хезмәттәшлек, бердәмлек рухында тәрбияләргә ярдәм итсеннәр. Җәлил исеме, аның тормышы һәм иҗаты, Пушкин, Лермонтов. Тукай, Маяковский һәм башка бик куп мәшһүр шәхесләрнеке кебек үк, бетен совет кешеләре, прогрессив эшлек- леләр йерәгендә мәңге саклана, караңгылык һем коллыкка каршы керәшкә чакыра, бәхетле тормышка енди, яңа җиңүләргә рухландыра.