Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ КИТАП


рестка кайтып бүгенге хәл белән таныштыргач, технологиянең бозылуына барлык инженерлар составы каршылык күрсәтсә дә, фәрман үзгәрмәде. Бәхәсләр бик кыза башлагач, Коровкин.
— Без барын да белеп, күреп бетермибездер. Үз бнеклегебездән генә карап, директив оешмаларны тәнкыйтьләргә хакыбыз юк,— дигән нәтиҗә ясады. Фәез Насыйбуллнн аның фикерен куәтләде, һәм ике-өч көн эчендә трестның барлык кеше һәм механизмнары айкап-актарылып ташланган соры сахраларда шыгрым тулды Ләкин срокның реальлеген тикшерү дәвам итте.
Бер көнне шундый киңәшмәләрнең берсенә, баш җитәкчелек вәкиле сыйфатында, Айрат Хәмнтов килеп чыкты һәм актан-карадан сүз кушмыйча, олпатлык саклап утырды Монда ншеткәннәренең һәммәсе, чәчелмәгән-сибелмәгән хәлдә, Аппаков хәтеренә салыначак Шулай буласын Коровкин һәм Насыйбуллнн әйбәт беләләр Бу ирекле элем тәдән файдаланып, Фәез күңеллерәк хәбәр җибәрергә үйлады
— Николай Трофимович,— диде Насыйбуллнн, гадәтндән дә җитдирәк кыяфәт белән,— сез элекке ветеринар Беләсездер инде День яда крокодил дигән хайван бар бит
— Кроко-однл?
— Менә шул хайван, ягъни крокодил, оча икән бит
— Минем моңарчы белүемчә, крокодил суда йөзә Яр буена чыгып, аз-маз үрмәли, йөри Ә очуын очмый Юк
— Сез шулай дисез дә, Николай Трофимович Әнә бит анда Агарков әйтә.. Әйе, үз күзләре белән күргән Оча ди бит крокодил, Агарков әйтә.
Коровкин керфек сирпел кенә Хәмнтовка күз ташлады һәм өстәлен дәге кәгазьләргә иелде
— Ничек? Ыһ-һы.мм Алай булгач алай булгач, очса да бик үк биектән о4а алмый торгандыр инде ул Түбәннән генә оча торгандыр
Мәҗлес хал^ы җиң очына елмаеп куйды Коровкин тынлыктан фай даланып җәһәт кенә иске сорауга әйләнеп кайтты
— Ә графикны? Графикны нишләтәбез?
Уйлана-эзләнә торгач, ашыкмаска кушкан тагын бер аргумент ки-
/\хыры Башы I иче санда
леп чыкты. Авыр машиналар төзелеше министрлыгы һәм аның карамагындагы Ленинград металлургия заводы тарафыннан кул куелган документ нигезендә турбина быел килеп җитәргә тиеш булган. Ләкин бүгенгесе көндә турбиналардан сәлам генә бар, үзләре юк. Моңарчы аларны ашыктырмаганнар, чөнки төзелеш сроклары билгеле булмаган. Хәзер инде ачыклангач, Насыйбуллин ашыктыруны сорап кәгазь җибәргән иде, тискәре җавап килде Завод өчен бирелгән план авыр-рак булып чыккан. Завод кешеләре, беренче чиратта чит илләр белән төзелгән договорларны үтәргә тиеш табып, турбиналарны Канадага, Бразилиягә җибәргәннәр.
Вакытында алынган хәлдә дә турбиналарны яңа срокта монтажлау мөмкин булмаган эш. Техник сәбәп: бездә турбиналарның күпчелек өлеше металлдан эшләнеп, кайбер урыннарда корыч җөйләре кала. Урнаштырган чакта корыч коючылар кулы янә кагылырга тиеш. Тагын вакыт кирәк, тагын көтәргә, ашыкмаска...
Агарков исә сулыш алырга ирек бирми.
— Ничек әзерләнәсез? График ни хәлдә?—Телефон чыбыгы баш управляющий бүлмәсенә тоташкан.
— Графикны, Игорь Дмитриевич, төзибез. Ләкин әле. .
— Акрын кузгаласыз. Иртәгә шушы вакытка әзер график белән килегез. Коровкинга тапшырыгыз.
Беренче танышканда — Казанда — вәкаләтле һәм иң җаваплы кешеләрдән төзелешкә фәнни нигезләүләр таләп иткән һәм шул нигезләрдә генә җитәкчелек итәргә тиеш булган Агарков менә хәзер бөтенләй башка кешегә әйләнде. Аның бер әмере дә үтәлми калуны белми. Крокодиллар оча. Агарковның соңгы әмерен дә Фәез Коровкинга сәгате-минуты белән тапшырды һәм алар икәүләп баш идарәгә әйтелгән вакытка килеп тә җиттеләр.
Коровкин утырган мәлдә үк портфелен ачып кәгазьләр чыгарды:
— Менә, Игорь Дмитриевич, ике вариантта.
— Бу ни дигән сүз?
— Бәлки карап чыгарсыз дип...
Агарков беренче вариантны күз йөгертеп кенә узды да, читкә куеп, берара битендәге миңен сыйпап утырды. Аннары гына икенчесен укырга кереште. Монысында зәңгәр карашы озаграк тукталып, миңне кул тынычлыкта калдырды. Маңгай уртасындагы тугыз рәтле җыерчык күзгә күреп шомарды Графикның азагына җиткәч, каш астыннан гына карап:
— Булган, минемчә. Үтәп чыгарга ышанычыгыз бар, әйбәт,— диде.
Шул сүзләрне әйткәч, график башына эре хәрефләр белән: «Утверждаю» дип язып куйды һәм баш инженерны чакырып, графикны тиешле бүлекләргә таратырга кушты. Ә беренче вариантны:
— Монысын хатыныгызга истәлеккә бүләк итегез,—дип, Коровкинга тоттырды.
— Күкәй төрергә ярар,— дигән булды Коровкин Тик күзләре, яшьсез килеш, елмаеп елый иде.
Фәезне чыгып барышлый Алевтина Федоровна туктатты
— Сезгә өегездән шалтыраттылар
Фәез тулысы белән әле генә управляющий раслаган график хафасына чумган һәм дөньяга тиз генә кайтырлык түгел иде Шуңа күрә Алевтина Федоровна баягы сүзен берничә тапкыр кабатларга мәҗбүр булды һәм анда да:
— Шалтыратуыгызны үтенделәр,—дип өстәде —Менә, тот трубканы.
Фәез шуннан соң гына номерлар җыйды Якында гына Зәрия тавышы:
— Алье!
— Зәрия, синме?
— Мин, Фәез, мин
— Нәрсә бар иде?
— Мин кайттым, Фәез
— Каян кайттың?
— Каян дип Кайттым инде, бөтенләйгә, бүтән китмәскә дип. ♦ Фәез, ишетәсеңме, тизрәк кайтырга тырыш Көтәбез сине, кайт тизрәк! с
Зәриянең күпме вакыт инде өйдә булмавы Фәезнең зиһененә шун- ± да гына килеп җитте. *
— Кадалып киткән график Э
— Ничек дидең? Тиргәшмә инде. Фәез, минем гаеп юк бит? Кайткач •үзеңә аңлатырмын. Фәез! Ф
Фәезнең күзләреннән яшь атылыйм дип торганда, ярый әле Нико- а лай Трофимович дөньяга кайтырга ярдәм итте
— Булды, Насыйбуллин, алтын вакытны суга салма, что син!— =
һәм, терсәгеннән каккалап, читкә тартты. <
...Кичен ишек төбенә җиткәч, Фәез бер мәлгә тукталып калды Өй 10 эченнән тере тормыш галәмәте сирпелә — ниндидер хуш ис. аш исе ке- х бегрәк. Ишек артында гына җиңел, бик тә җиңел адымнар Тып-тып- ™ тып, тып-тып-тып. Бу тыпылдауларны Фәез гомер буе шушылай тыңлап х тора алыр иде.
— Тып-тып-тып, тып-тып-тып
Фәез ишекне үз ачкычы белән ачарга кереште һәм бая гына бик якында тыпылдаган аяк тавышы юкка чыкты «Әллә кайтмаганнармы? Әллә шулай тоелды гынамы? Ә бая телефоннан сөйләшү! Аңа да ышанмаскамы әллә?»— Фәез өске йозакны җәһәт борып ачса, коридор ишеге төбендә паласта бала мүкәйләп йөри Фәезне күргәч, лып утырды да авызын-борынын каплады Куркуы, качуы идеме икән?
Фәез кызын тиз генә күтәреп алды Ишекне дә бала күтәргән килеш бикләде. Зәрия кухня ягында, су краны шыбырдау аркасында, Фәез кергәнне ишетмәде, мөгаен
Фәез, ни өчендер, кухня ягына борылмыйча, залга узды Сәбәбен — шаярту дигән булыпмы, үпкәләвен җнңә алмагангамы һич белмичә, бала белән берьяклы сөйләшүдән канәгать булып утыра торды Зәрия күпмедер вакыттан соң үз йомышы белән чыкмаса, шулай утырыр- утырыр да яңадан эшкә дә китеп барыр иде Күңелен шуңа беркетеп өлгергән иде Тнк Зәрия үзе керде Ирен күргәч тә иреннәрен бер кулы белән каплап, күзләрен зур ачып, кинәт катып калды Үзе берни әйтә алмаганга, Фәездән сүз көтте микән? Ләкин әле Фәез һаман баш калкытып карарга теләми иде
— Әннә, әннәй!— дип бала әнисенең тезләрен кочаклагач кына Фәез хатынына туры карады
— Нишләп әле сез болай кайтасы иттегез?
— Ачуланма, Фәез, бүтәнчә булдыра алмадым
Зәрия, өстәл янына утырып, яшьләрен сөртте. Фәез бәлки аны юатырга тиеш булгандыр, бәлки Зәрия нәкъ шуны өмет итеп елат айдыр Мәгәр Фәез каушамады, ашыкмады
— Озаккамы?
- Нәрсә озакка?
— Кайтуыңны әйтәм.
— Әйттем бит инде - мәңгелеккә Теләсәң, ку. барыбер китмим Аңладым мин
— Хатаңнымы?
Бернинди хата да булмады Мин бары тик түзә алмаудан Чисти үзәккә үткәч
— Мин әллә сине (азаплап, интектереп яшәдемме?
— Телефоннар соң?
— Нинди телефон?
— Әйтә килдем лә Кама белән бутала дип җанымны күпме кыйдылар.
— Ул хакта без аңлашкан идек, хәтерем ялгышмаса.
— Син бит ышанмаска куштың. Ә үзең алдаган булып чыктың Ышанма күзеңә, ышан сүземә диярсеңме әллә?
— Нәрсә күрдең соң?
— Кемнәрне диген.
— Кемнәрне?
— Кама белән сине Ресторанда чәкешә-чәкешә шәраб эчеп уты-руыгызны Көпә-көндез, кояштан да оялмыйча, миннән, кызыңнан оялмыйча.
Бу сүзләрне әйткәндә Зәрия кычкырып елап җибәрде. Авызларын бүлтәйтеп, шыңшып аңа бала да кушылды. Күңелне һич тә иркәләмәгән күз яшьле дуэт тыңларга Фәез әзер түгел иде, тораташ булып катты да калды. Аңлашуны дәвам итмәкче, сораштырмакчы иде, әмма күңеленең тирәндәрәк яткан бер күзәнәге хәлнең сүзсез дә ачык булуына ишарәли иде. Димәк, тагын шалтыратканнар! Моңарчы ышан мый килдең, әнә, үз күзләрең белән күр, дип, ресторанны әйткәннәр. Зәрия, тыны-көне бетеп, ресторанга йөгереп керсә, анда —Кама, Фәез Зәриянең яраткан, тугрылыкта сүз кызганмаган сөекле ире бозык кыз белән...
Фәез торып басты. Хатыны янына килде. Иркәләмәкче, юатмакчы булып, кулларын күтәргән иде, тагын тыелып калды. Дуэтны бер тавышка гына калдыру максаты белән, кулына баланы алып, аны юатырга кереште.
— Хәзер, кызым, хәзер, бөтенесе бетте, ачыкланды. Әниең ул хәтле үк гаепле түгел икән. Тик әтиеңдә гаеп бөтенләй дә юк.
— Юк сиңа, юк! Мине алдаганың җитмәгән, инде баланы... Изге сабыйны. Ничек телең бара!
— Ярый, тынычлан. Барын да аңлатырмын.
— Булмадым диярсеңме? Үз күзләрем, үз күзләрем белән күргәч тә!
— Зәрия! Әйтәм бит, тынычлан Сөйләрмен дим. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, ачуың да бетәр.
— Бик чистасынмы?
— Бик чистамын.
— Алайса ник башта үзең сөйләмәдең, кешеләр әйткәнне көттең’
— Сөйләргә... Син, тиле кеше сыман, өйдән чыгып качкач, кемгә сөйлим?
— Тиле шул, тиле мин. Хыянәтчене сагынып кайттым, түзә алмыйча
— Ә синдә гаеп барыбер бар. .
— Бар сиңа! Бар ди менә!
— Шушындый кечкенә сынауны да үткәрә алмагач! Икеле сиңа, берле!
— Үзеңә берле!
Үземә дә шулайдыр. Тик сиңа Сиңа тагын чыгып чабарга жай чыгачак.
— Чыкмый ни, бик кирәк.
Алда мине тагын да кыенрак хәлләр көтә. Башны тагын кискәгә салырга туры килде. Өстебезгә бик кыен бурыч алдык. Бу эшне дә харап иттерергә тырышучылар табылачак Бу юлы алар уңышка тагын да җиңелрәк өлгәшәчәкләр Менә сиңа мине ташлап качарга җай!
— Дивана котырган! Теләсәң үзең кач! Ә мин мәңгелеккә —синеи янга! Сабый белән ант итәм.
Фәез Зәрияне аягүрә торырга мәҗбүр итеп, аны да, баланы да бергә кочып, икесен бергә үбә-үбә. чәчләрен, битләрен сыйпады.
— Булды, бетте Тормыш — менә дигән. Өй рәтле булгач, эш тә барып чыгачак. Менә күрерсең Ә хәзер хәзер — эшкә — Шулай дип Фәез ишек төбенә атлады
— Аш әзер, бераз капкала Шунсыз китмисең, уйлама да — Шул арада Зәрия, кызын караватына утыртып, аңа шалтырамак һәм бүтән уенчыклар бирде дә чәчләрен рәтләгәндәй итте.— Әйдә, кухняга ♦
Аш салганда сирәк-мирәк сулкылдаса да Зәрия инде елмая, көлә с иде. Үзенә аш салырга онытып, иренә генә карап, сокланып утырды. g
— Бүген синең янга дип, теге кеше тагын килде. *
— Нинди кеше? 3
— Исемсез кеше Күрше авылдан, ди Оныткандыр да инде, тик *
хәтерләргә тырышсын, ди. >
— Безнең авылда исемле кешеләр генә яшәде
Фәез, сикереп торып, хатынын кочаклады һәм кызының башыннан о сыйпагач, ишеккә атылды Баласын күтәргән Зәрия аның машинада 1
китеп баруын күздәнюгалганчыкарап калды <
• х
• • »
и
Телефон. Зәрия үз йомышы белән врачта булган икән дә. шунда п Фәез хакында да киңәшкән
— Сиңа врач больницага ятарга кушкан бит Кичектерергә яра- . мый икән ул чирне. Югыйсә
— Әйе шул, Зәрия, югыйсә.
— Шаяртып котылам, димә. Кер син больницага, терелеп чык.
— Ух, Зәрия, әллә чынлап сөйләшәсең инде
— Юри ди тагы, юри генә үлеп булса Фәез, шаяртма дим мин сиңа. Тапкан. Синең исәнлегең үзеңнеке генә түгел хәзер — безгә дә кирәк.
— Ярый, ярый, сүзеңне тыңлармын
— Башта завод бетсен дидең, хәзер ГЭС
— Әйе, тиз бетәчәк хәзер, бик тиз
— Уф! Фәйрүзәгә җиткердем вәгъдәңне — бик тиз. бик тиз терелеп чыга әттәбеэ. Әгәр сүзеңдә тормасаң, кара аны
— Булды. Зәрия, вәгъдә — иман,— дип Фәез трубканы куйды
Ләкин ГЭС турбинасы әйләнә башлаганчы, хәтта йөрәкнең дә тибүдән туктарга хокукы юклыгын Зәрия үзе дә сизенә иде Хәзер шлюз һәм станция бинасы күзгә күренә башлады Тик һаман куырырга, ашыктырырга кирәк. Фәезнең кабинетын еш калдырып китүе дә шул ният белән
Фәез машинасына утырганда ниндидер ят кеше якын ук килеп аны туктатты
— Гафу итегез.
Каш астыннан көйрәп торган сорь! күзләр текәлде
— Сез кем буласыз?
— Мин мин., ну кем дип
Ят кеше бүреген арткарак шуыштырып куйгач, аның маңгай өстендә җирән чәч чуклары күренеп китте. Бу олы башлы, җирәнсу чәчле адәмне кайдадыр күргән иде бугай ул Ләкин кайда, кайчан?
Җәй башларында урманда балтырган, шома көпшә җыймаган авыл малае булмыйдыр Фәез җәй рәхәтен бар нәрсәдә^ бигрәк шул
балтырганнары, какылары белән күз алдына китерде. Күңелдә мәңге яшелләнеп янган җәйләр хакында сөиләр өчен могҗизалы вакыйгалар баштан кичкән — киемнәргә ябышкан пәрәвез җепләре, яфраклар, сырланнар кебек вакыйгаларның берсе үлем белән бәйләнгән...
Бәхәсләшеп вакыт әрәм иткәнгә күрәме, бүтән малайлар ул юлы көпшәне күп җыя алмадылар Ә. Фәез, үзенең бәләкәй кочагын тутыргач, ярты кочак көпшәсен абыйсы Хафизга бүлеп бирде һәм абыйсыныкы бөтенесенекеннән дә күбрәк булып чыкты. Өйгә кайткач, әнисе аны мактаса да Фәезнең кәефе кырылмас. Абыйсы өстен чыкса, аңа шуннан да зуррак куаныч юк. Ә чын эшнең нидә икәнен Фәез барыбер белә бит...
Аннары шомакайдан су сиптергеч ясап уйныйлар. Тагын ярыш китә: кем сиптергече суны ераккарак җибәрә, шул — җиңүче.
Ярышсыз һич мөмкин түгел — көрәш, йөгереш, сикереш, төкереш һәм бүтән төр җиңешләр. Ярыша-ярыша үсә малайлар.
Ярышлы җәйләрнең берсендә җиде-сигез малай урманның ераграк төшенә киттеләр. Анда беркемнең дә аягы басмагандыр әле, һич югы — быел. Болар бүтәннәрдән ераграк барып, уңышны мулдан табачак.
Фәез ул төшләрне, әлбәттә, шәп белә Бүтәннәр белән түгел, бер үзенең генә барып йөргәне бар. Бүре, бүре дип күпме куркытсалар да ике-өч тапкырдан артык очратырга туры килгәне булмады. Куркып өлгергәнче, күздән югалалар Кешегә көпә-көндез ябышмый дигәннәре хак бугай. Шуңа күрә Фәез инде артык шүрләми, сагая гына. Ә бер көтү малайдан бүре дигәнең үзе куркып качачак.
Көпшәнең ниндирәк урында куәтле үскәнен Фәез, тәҗрибәдән бигрәк, күңеле белән шәйли. Әледән-әле Хафиз абыйсын үз янына чакыра:
— Абый, абый!
Бүтән бер сүз әйтмәсә дә абыйсы, эшне сизеп, тиз килеп җитә һәм оттырмый.
Урман буйлап байтак ара узылган иде инде. Ара-тирә бәхәсләшеп, көрәшеп тә алгач, юл сизелми дә үтелгән. Карасалар, бөтенләй икенче авыл ягына барып чыкканнар. Тау-чокырлар күп. Урман куерак, чау- калырак. Уңдарак юл булырга тиеш, басу. Шуны тикшереп белү нияте белән Фәез, мөмкин кадәр тиз атлап, кырык-илле адым гына читкә тайпылган иде, уе дөрескә дә чыкты — өч сызыклы юл. Батып кергән кара сызыклар арасында — калкып торган яшел сызыклар — дегетле үләннәр.
Фәез юлга чыкмады. Урман читендә иске үрдән калган биек төшкә басып бераз карангалады да җәһәт кенә иптәшләре янына борылды Күпмедер атлагач, кечкенәрәк бер аланга килеп чыкты Тәбәнәгрәк куаклар. Тирә-юньдә бил тиңентен печәнлек.
— Абый, абый! — Ара якын түгел икән әле.— Абый!
— Аһ-һау! Үзең, үзең кил!
— Абый!
Абыйсының эшне аңлаячагына ышанып, Фәез шуннан соң шым булды. Ялгышмады. Килеп җитүгә абыйсы тел шартлатырга кереште:
— Байткә! Менә көпшәлек! Ай-һай-һа!
Шатлыгыннан абыйсы йт булып аунап алды да, өсләрен каккалагач, балтырганнарны берәм-берәм кыйратырга кереште. Ул җыя, энесе җыя... Тиз арада кочак та тулып, Фәез көпшәләрен җиргә куя башлады. Үзе һаман алгарак атлый бирде. Башта ук күргәненчә, иң озын көпшәләр алан уртасындагы куак тирәсендә иде. Башкаларын инде сансынмыйча, туп-туры шунда китте. Барып та җитте һәм каккан казыктай катып та калды. Күзләрен челт-челт йомгаласа да күргәненә ышана алмады. Шунлыктан абыйсын ярдәмгә чакырды.
— Нәрсә бар, ник колакларыңны шомырайттың?— дип абыйсы көлебрәк сораган иде дә, Фәез:
— Абый! — дип үрсәләнебрәк кычкыргач, ә дигәнче килеп тә җнтте
— Нәрсә?
Караса абыйсы да аһ итте Биек үләнлек төбендә, куаклар белән ярышып үскән көпшәләр арасында ниндидер кеше ята иде Кеше гәүдәсе...
Боларның тын калуын көпшә күплеккә юрап, ярый әле малайлар * ябырылды Акырыша-акырыша килеп, алар да тиз үк телләрен йотып, = акыртын-акыртын чигенә башладылар Ь
— Әйдәгез авылга!—дип, ниһаять, Фәез телгә килде. *
— Олыларга әйтик!— дип аны җөпләде абыйсы
Арттарак калдырган көпшәләрен кочагына алды да кайтыр юлга и атлыкты Бүтәннәр ана иярделәр Малайлар ешкынлыкны узып авыл ф юлына чыккач кына яңадан шаулаша башладылар а
— Минем ул кешене күргәнем бар,—диде берсе
— Мин аның исемен дә беләм
— Сиңа тагы. «
— Белмәс сиңа. Беләм. Әйтмим генә.
— Белсәң әллә кайчан кычкырыр идең. х
— Ул Сарсаз зимагуры, күрше авылныкы
— Мин дә беләм - зимагур Сапый
— Сапый! Сапый! Мин аны беләм
— Беләсең пычагымны, без күрсәтмәсәк,— дип куйды Фәезнең абыйсы
— Ә монда мин беренче күрдем аны, барыгыздан алда мнн күрдем!— Малайларның берсе мактана ук башлады — Менә шул'
— Чатан тавык! Алдашсаң чама бел, ышанулары бар
— Нәрсә! Әллә мин түгелме беренче күрүче! Мнн бит, мнн! Мин барыгыздан алда рак килеп җиттем дә
Чатан тавык дигэннәренең йодрыгы өскә күтәрелгәч, бәхәс тукталып, калган урыннарны эләктерү ярышы башланды
Зимагурның исеме чынлап та Сафа булып чыкты Фәезләр өчен «ф» авазының дәрәҗәсе әллә ни булмаганлыктан һәм аннары әйтүгә җайлаштырып, гадәттә бу исемне Чапа дип йөртәләр Әлеге зимагур да халык телендә Чапа атлы иде Әйе, Зимагур Чапаны табылгантө шендә җирләп кайттылар Олыларга бүтән малайлар нярсә дә, Фәез өйдә калды.
Зимагур Чапа кунакка кайткан булган Туганнары, нәсел-ыруы кал- маса да авылны сагынып кайткан «Туфрагы тарткан!»—дигән нәтиҗә ясады халык Фәез аны гомерлеккә хәтеренә салып куйды Исеме — Сафа Байгуҗин Кеше бәхетен читтә тапса да. әҗәлен илендә тапты Кемдер үтергән, имеш, дигән юраулар да ншетелгәләде Тик тәгаен белүче булмагач, кеше шул килеш бетте, онытылды.
Әмма беткән, онытылган кеше бер мәлне, могҗиза сыман булып. Фәез язмышында кабат терелеп, көтмәгән күрмәгәндә арттан килеп җилкәгә сукты — каракларча, хыянәтле рәвештә
Институттан соң булган беренче имтихан Беренче.
Беренче төзелеш — беренче бәрелеш, беренче җәрәхәтләр, баш бәясе Җилкә һәм баш сызлаулары шуннан килә
Кыш. .
Ул чактагы техника дәрәҗәсе кушканча, канаулар кату өчен җирне ут ягып эретәләр иде Мәңгелек бозларны эретеп кара син һәм агач җиткер! Шулай бер көнне, эш урынына килсә, күрә Фәез Насыйбуллнн, өр-яңа такта өемнәрен ташып якканнар Ашыкмый гына, юлда туктап тәмәке тарта тарта гына әле дә кырмыска мисалында ташый бирәләр иде. Фәезнең чәчләре үрә торды Кызарынды егет, бүртенде Күкрәгендә такта утларыннан эссерәк, тыелгысыз ки мәлдә җыйналган ачуын туп-туры кешеләргә ыргытырга кереште:
— Кем эше бу? Кем кушты?
— Кем булсын — бригадир,—диделәр.
— Якасыннан алып китерегез!
Табып китерделәр бригадирны.
— Нәрсә яндырасың?—дип сорады начальник, зәһәрен көчкә-көч- кә генә тыйган хәлдә.
— һы, нәрсә яна. шул.
— Нәрсә яндырасың, дип, кабат сорыйм.
— Такта.
— Тактамы?
— Такта.
— Акча яндырасың—менә нәрсә! Дәүләт акчасын, халык акчасын.
— Кара, каян килгән дәүләт кешесе?!
— Менә синең шушы күзләрең күрмәсә дә...
Фәез бүрек тоткан кулын бригадирның битенә терәрдәй булып бутаганга күрә, тегесе:
— Кит моннан!—дип, малайга эндәшкәндәй кыланып селтәнергә, хәтта бүреккә төртеп куярга җөрьәт иткән иде. аның яңак төбенә начальник үзе дә сизмәстән менеп, тә төште. Ярый әле бригадир җавап кайтармады. Трест управляющиена гариза илткәч җәзасыз да калды. Ә начальникны исә. арыган дип. чираттагы ялга җибәр.мәкче иттеләр. Ярты елда кайчан арып өлгерсен кеше? Эш аруда түгел, билгеле. Ялга димләү ^Беренче юлга кичерәбез» дигән сүз генә ул һәм моны яшь йөрәк дөрес сизә. Ялдан ул баш тартты. Ләкин икенче көнне килсә ни күрсен, бригада тулы составы белән эшкә чыкмаган.
Эшчеләр җыю агентлыгы китергән кешеләр иде болар. Фәез аларга гадәти метр, гадәти үлчәү белән карап ялгышуын шунда гына аңлады Арада төрлесе бар: эчкечеләр дисеңме... Җитмәсә, шуларның бөтенесен бер үк баракларга, кызыл почмакларга хәтле дыңгычлап урнаштырганнар. Кызыл почмакларның берсенә килеп керсә. Фәез хәтта каушый язды. Бөтенләй ят дөнья!
Фәезнең тулай торакларны күп күргәне бар. Институтта укыганда биш ел буе үзе дә шунда яшәде. Шабашлыкта йөргәндә эшчеләрнең дә төрлесен очратты Иң алама дигәннәре дә болай ук түгел иде.
Идәндә—көрәп алмалы чүп-чар, тәмәке төпчекләре, 6vm шешәләр, аяк киемнәре, исемнәрен җуйган бүтән төр әйберләр. Идәндә яткан килеш караватка баш куйган, караватта яткан килеш идәнгә асылынып төшкән, астан өскә, өстән аска баккан, аркылыга-буйга сузылган, утырган, баскан, ярым ялангач, ярым аек. ярым исерек, ярым философлардан гыйбарәт иде бу мәҗлес. Ә сүз дисәң, тавыш дисәң, колакларыңны капламалы.
Фәез ишек төбендә аптырап шактый торгач кына аңа күз төшергә- ләп, беразга тыныбрак калдылар. «Акча» яндырган бригадир да шунда иде.
— Исәнмесез.
Сәлам кабул ителмәде. Ишетмәделәр. Насыйбуллнн:
— Эшләвегез шушы икән!—диюгә, аны сырып та алдылар
— Нәрсә? Нәрсә? Яле, кабатла әле.
— Эшкә дим. Эшкә ник чыкмыйсыз?
— О-о! Менә нинди кыю начальник! Ул монда команда бирергә килгән. Ишеттегезме?
— Ишеттек, ишеттек...
Ятканнары шул килеш ауный бирсә, аякта торганнары гайрәт чәчәргә кереште:
— Дөрес ишеттегез, бүтән ишетмәссез. Андый сүз бүтән әйтелмәс. Аңладыңмы, полковник? Аңламасаң...— Фәезнең колак төбеннән көрәк хәтле кул выжлап узды,— Аңламасаң, аңлатырбыз.
Фәез, нишләргә белмичә, уйланыбрак калды Бу хәлдә сүз көрәштерү— мәгънәсезлек булыр иде Кире,китеп барсаң, масаячаклар. Фәез тынычрак тавышка күчте:
— Аңлашып карыйк, алайса. Бәлки сәбәпләрегез бардыр, таләпләрегез?
— Таләп шул гына әгәр дә икенчелән эшкә чакырырга килсәң, үз ♦ аякларың белән китә алмассың. Калганын үзең чамала с
— Ярый, уйлармын. Сүзегезне үтәргә тырышырмын
Читтән инде көлемсерәп, мыскыллап карыйлар иде. Бригадир Фә- * езнең аркасыннан каккалады, әйтерсең, күптәнге танышлар Гамәлдә =! танышлык — ике көнлек Ике көннән инде ул бригадир булмаячак Дә- и рәҗәсе ике көнлек калган бригадир бүген әле үзен баһадирларча ♦ тота, ләкин арттарак, гел сүзсез торган бер корыч нервылы адәмгә күз а салгалап дла Фәез боларның чын башлыклары кем икәнне шуннан о чамалады Арткырак рәтләрдән берәү Фәезгә барысыннан да бигрәк “ игътибар белән карап тора иде Фәез аны танырга азапланды Кайда- < дыр, кайчандыр күргән кеше сыман иде. Җирән чәч, шактый ук зур борын, олы баш Хәтергә керер өчен әрсез карый бугай Менә хәзер 1 берничә елдан соң да иң кыен чакларда күләгә сыман шул кеше пәйда 3 була, читтән генә көйрәп, шул күзләр карап торган кебек була Ул х көнне ишектән чыкканда җилкәне барыннан да бигрәк шул күзләр пешергән, өткәндәй итте. Урамга чыккач та иярде һәм Фәез ике-өч көннән соң больницада караватында аңына килде
Инде бу елларда ул караш онытылган сыман иде, ләкин менә кар- шыда гына икән ул! Таныгач, Фәез сискәнеп китте Әйе шул — Себер- дән килгән кара шәүлә!
— Сезнең исемегез ничек әле? — Кеше иңен җыергач, ачыклау көтеп, Фәез:— Бардыр бит исемегез?- дип куйды
— Бер түгел, икәү
— Гафу итегез, мин ашыгам
— Хәзер, бер генә минут,—ят кеше бүрек бавын тарткалады — Сез
мине танымыйсызмы? *
— Таныйм, сез — шул әрәмтамакларның берсе
— Ул чакта, язмыш шулай кушкан иде.
Фәез машина ишегенә кулын сузды
— Ашыкмасагыз иде Сез белергә тиеш нәрсә.
— Тыңлыйм Ну, тизрәк
— Әрәмтамаклар белән чәкәләшкәннән сон. сез Ну. сез больницага эләктегез
— Сез аны каян беләсез?
— Шунда сезгә суккан кеше - мин
— Син?
— Миңа сине үтерергә кушканнар иде Дөресе, мин сине үзем сорап алдым ,
— Тукта, тукта, ничек дидең? Кабатла әле — Фәез ишектән кулын алды
— Кызгануым аркасында исән калдың
— Әйе, әйе, шактый кызгандыгыз Шуның аркасында теге дөньяга барын кайттым
— Кызгандым Ышаныгыз Сәбәбе дә бар аның Фәез ни уйларга белми торганнан файдаланып, әлеге кеше дәвам итте Ну, синең организмың нык булып чыгуы ла файда иткәндер Ул чакта сине төгәлләп бетермәгән өчен үземә дә каты эләкте
— Минем Нинди гаебем өчен?
— Приказ — приказ инде ул Әгәр сине үзем сорап алмасам, шобага белән эләккән бүтән кеше сине списать иткән булыр нде Әйтәм
бит, мин сиңа ерактан гына карап тордым да, кай төшең беләндер бик тә таныш, үз тоелдың. Шуңа күрә...
— Бик яратыг. кына...
— Хәзер соң инде. Бәлки әрәмтамаклар үзләре дә үкенәдер, кем белә.
— Әйбәтләнделәр дисеңме?
— Күбесе — минем кебек.
— Син бик шәпме? ,
— Рәсемемне урам тактасына элеп куйдыгыз бит. Аракыны ташладым. Тәмәкене дә. Хатын, балалар.
— Эш урының?
— Синең монда икәнне ишеткәч, кайттым. Биш ел инде.
— Кайда эшлисең?
— Теплотрасса уздырдык.. Хәзер яңа шәһәрдә торба салабыз. Махсус идарә. Башлыгы Пономарев. Беләсеңдер.
— Беләм.
— Менә шуны әйтергә килүем: кирәк булсам, табарсың. Түлке өйгә түгел, балаларның, хатынның куркып калуы бар. Судка чакыртсаң да эшләгән җир аша чакырт. Зинһар, шулай итә күр Сафа дигән кешене соратырсың, Байгуҗин дигән кешене.
Ят кеше, Фәез җавабын көтмичә, китеп барды. Әрәмтамак! Җинаятьче. Кешеләргә җылылык, заводларга тормыш җибәрешкән! Кайда гына бит әле, каһарманлыкның иң бәхәссез, данлыклы урынында — теплотрасса булган, бөтен илне сокландырган җирдә! Исеме мактау тактасында. Булырга мөмкинме шундый хәл? Шундый үзгәреш?
Фәезнең хәтере, артык тирәннән булса да, бер исем, бер төс алып чыкты: җирән чәчле зур баш. Борыны нәкъ элеккечә—чебеш тибәргә җыенып беткән карчыгамыни. Ерактагы барак эчендә, сынагандай, йолкышлар арасыннан шул бәндә карап тора
Гафу үтендеме соң? Тьфу, андый гына нәрсәме! Кешенең башына лом белән сук та гафу үтен!
Ләкин ул ник килгән әле? Аны бит беркем эзләмәде, хәзер дә эзәрлекләми, гаепләми — беркем күрмәгән! Үзеннән башка шаһитлар да юк! Ник килгән ул?
Хөкем эзләпме? Хөкем! Гадел хөкем! Бүтәнчә уйлау мөмкин түгел— нәкъ шуны эзләп килүе аның. Иң лаек хөкем чыгарырга тиешле кеше— җинаятьнең корбаны. Бу юлы — Фәез Насыйбуллин. Җаны, вөҗданы ничек кушса, шулай эшләсен. Элекке җинаятьче аның нинди карарга килгәнен көтәр, икенче очрашуга кадәр...
Хәзер үк аны куып җитәргә һәм, автомобильгә утыртып, тиешле урынга илтергә була. Буйсыначак, барачак. К)гыйсә, адрес калдырмас иде.
Фәез машинага утырды. Кырыс тавыш белән.
— Шлюзга!—дип боерды.
Автомобиль гадәттәге юл белән салмак тәгәри. Таныш урамнар, таныш юллар Саф күңелле, бәллүр җанлы кызлар, егетләр — чын каһарманнар. һәркем үз йөрәге, үз кулы белән мөмкин булганны эшли... Гаделлек, сафлык кагыйдәләре кереп урнашачак йортлар кора — яңа тормыш тудыра — бүгенге һәм киләчәк дәверләр таләбенә туры килерлек тәртипләр өчен көч түгә. Ләкин әнә бүтән кешеләр дә йөри шушы изге урамнарда — ак куллар салган асфальтны кара аяклар таптый Аларсыз гына булмыймыни? Кайчанга хәтле? Күпме түзәргә мөмкин? Аларның варислары, яңа төрләре юкмы?
Тыйнаклык арасында, җитештерүчеләр күләгәсенә ышыкланып, җинаятьче яшәп ята Берәү генәме? Ничек йоктырмаска, ничек саклап калырга шулардан киләчәкне? Фәйрүзәне?
Кыш
Кышкы төн борчулы Төнлә кыш бигрәк тә хәтәр азына
Күпме төннәрдән сон ярый әле ай күзгә күренде Айдан оялыптыр. * җил тынычлана язды. Мәгәр, аның каравы, суык куәтләнде. =
Опалубка өстеннән айга ак пар күтәрелә, болытларга кушылырга t тырыша Ләкин һәр тырышлыкка югары язмыш насыйп буламыни * Төнге җил йоклагач, пар, тиз арып, такталарга бәс булып төшә Бик Э биеккә үрләде дигәндә, бүрекләргә, шәлләргә сарыла Бәс белән чал- и ланган-бизәлгән сәер кешеләр җылы парны кызганмый нсрафлаган ♦ яшь бетонга вибратор сөңгеләрен кадыйлар Сөңгеләре дә. үзләре дә в калтырап тора — әллә суыктан, әллә көч беткәннән, әллә вибратор- о ның үз куәтеннән? Бетон, ниһаять, бирешә—тавышсыз-өнсез генә ты- “ гызлыкка сыена Аның эше шул <
Кыш төненә йокы бирмичә, радиода җырлар моңая, мәхәббәт җыр- 13 лары — җәйге кичләр, таңнар, яфрак шавы сыман гына әйтелә торган х оялчан сүзләр. 3
Эфирда җәй
Җирдә ак төн
Сәгатьләр тирәсенә минутлар акрын җыела Вакыт кисәкчәләре, туңып-өшеп, җитезлекләрен җуйган, ахрысы.
Бетон өстендә вибраторлар калтырануы, кешеләр таптануы акрыная башлагач, комплекслы дигән бригада җитәкчесе Кәрам Мәрданшин бригадага килгән яшь егетнең терсәгеннән тотты
— Бар, Илюша, чап будкага, чакыр сменаны Үзең шунда җы лына кал
Егет ак пар эченә кереп чумды
Вибраторлар калтырый, күпер өсләрендә ай яктысында күләгәләр, салмаграк булса да, чайкала бирә Соңынтын, шәүләләр биюе тәмам туктала язгач, будка яктылыгыннан смена чыкканы шәйләнә Бу — төнге ике дигән сүз.
Сәгать төнге икедә, соңгы айларда урнашкан гадәт буенча, чокыр- чакырлар аша пар яктылык шуыша — өстәмә гыйфрит, кара шәүлә тора-бара гади автомобильгә әверелә Машинадан ике адәм чыга Бүтән көнне берәү генә чыга торган нде — Фәез Насыйбуллин үзе генә Бүген Коровкин белән килгәннәр
— Инде җитәр дидекме? Понур тавын өеп бетерә яздык, ә түбәсенә иртәгә менәрбез Дидегезме? — Фәез мөмкин кадәр шаян булырга ты рышты
Ләкин Кәрам җитди иде.
- Ничек иртәгә? Көнне бушка уздырыргамы?!
— Иртәгә дин., ах, бүген бит әле, бүген Рәхмәт, егетләр Хатыннарыгызга садам әйтегез
— Обойдутся сәламсез дә
— Ну. тыныч ял итегез диюем Сез аңа лаек
Шушы минутта Фәез шаяруның һич барып чыкмаганын, киресенчә, ярамаганча сөйләшүен абайлады
Томан һәм төн артыннан тагын пар ут көлтәсе балкыды Адашыпмы, бүтән сәбәп беләнме. тагы бер машина бетон калган икән Төнге томаннан чыгып, ак пар эченә килеп тә керде машина һәм каркас өстендәге күпергә менеп тә басты Шабырдап измә агарга керешкәч, Кәрам тыныч тавыш белән.
Арганнарга кайтырга мөмкин,—днп куйды
Баскан җиреннән беркем купмаса да. бригадир әмерен куәтләр өчен Фәез:
— Безнең дә кул кычытып тора,— дип, Коровкинга елмайды.— Николай Трофимович, ә?
Управляющий затлы перчаткаларын шапылдатып -куйды:
— Ә нәрсә, давай!
— Кайсыгыз да булса, вибратор биреп торса, без ул кешенең яхшылыгын онытмас идек, шулай.
Ләкин аларга вибратор биреп торырга беркем җыенмады. Җитәкчеләргә суыктан гына калтыранырга калды. Үз итеп Фәез Кәрамның бушлатын каккалаган иде, аннан ай нуры һәм бәллүр кебек бозлар чылтырап коелды — ак тәңкәләр.
— Нинди матур кием кигәнсең. Җитмәсә, үзең генә түгел, бөтен бригадаң — энҗедән генә Кыш бабайдан алгансыңдыр инде, ә? Кыш бабайның үзенә калмагандыр да.
— Кыш бабайга инде кирәге калмас боларнын. Аңа чишенеп ташларга вакыт җитә.
— Да, син аңың белән яхшы таныш бит, бронвахтада яшәп караган кеше...
— Шулай шул, карлы-бозлы хатирәләр бездә җитәрлек Ну тик барыбер күңеллегә әйләнә ул. Төн суыгы да ямьлегә әйләнә. Күрәсеңдер, әнә бит! Кара син аны, хәтереңә дә тутыр — барыбызга да җитәчәк.
— Молодец та син, Кәрам.
— Хатын гына алай дими.
Фәез тагын Кәрамның иңбашыннан кагып куйды да Коровкин янына китте. Каркаслар тирәсендә бераз йөренгәч, җылынырга будкага кермичә, туры автомобиль янына килделәр' Тыныч кына гөрләп утырган машина каты-каты төчкергәч, төн эчендә күмелеп, караңгылыкны аралый-аралый, шәһәргә таба чапты. Коровкин төн буе диярлек сүзсез булды. Уйланган, нәрсәләрнедер исәпләгән булса кирәк. Соравы да шуннан иде. мөгаен
— Сәлимыч, ничек уйлыйсың?.. Ы-ы Апрель тау аръягында түгел бит, якынлаша. Шулай бит.
— Апрель шәфкатьле ай, курыкма, Трофимыч.
— Министр вәгъдәсендә торачак, Агарков та
— Эшләр шушы көй белән барса, апрель безгә бары тик бәйрәмнәр генә китерәчәк Егетләрне, кызларны күрәсең бит Алар исән чакта без исән булырбыз.
— Кешеләр — алтын, әлбәттә. Искитмәле!
Автомобиль шәһәр эченнән дә байтак ара узып өлгергән икән. Кабина ишеге ачылды
— Тыныч йокы, Николай Трофимович.
- Хатыныңны борчып торма. Таңнан торасыцны онытма. Хуш.
Көннәр, айлар шулай уза торды. Көн саен шулай—өч-дүрт сәгать йокы Берничә минут Зәриягә, кызына, иртәнге ашка Кабинетта — кәгазьләр, сызымнар. Бәрелү-сугылулардан сызлаган йөрәкне һәм җилкәне ышку-сыйпаулар, читлектәге юлбарыстай, бүлмә эчендә ялгыз йөренүләр, проектлар, эш сызымнарына төшерелә барган кызыл билгеләр—барысы да апрельне уйлап үтәлә торган шөгыльләр. Тәгәрмәч эчендә чапкан тиендәй, кеше бер тирәдә бөтерелгән кебек тоелса да, календарьда апрель якынлаша бара Тик кышкы челләдән хәерлерәкме, җылы, яктыракмы булыр ул? Шлюздагы, котловандагы, будкалардагы каркаслар күзгә күренми, сизелми генә таш тауларга әверелә бара Чокырлардан калкып, җир биеклегенә тигезләшә. Уйласаң, диварларның һәр карышы бозлы, карлы, пычраклы, баткаклы минутлар, сәгать-көннәр. атна-айларның икенче төрле яшәеше булып кала бит. Таш галәмәтләр! Таш язмалар, таш уйлар, таш моңнар!
Күрә белгән күзләр өчен инде гидростанция төзек сурәт булып укмашты. Котлован өстеннән елга аша вакытлы күпер сикереп узды да
таш юл буйлап ары китте. Азиягә таба. Күпер өстенә корыч рельслар сузылып ятты. Рельслардан, трамвайлар төсле, порталлы краннар шуыша, эреле-ваклы вагоннар — бетон балкалар, конструкцияләр, корыч арматуралар төягән атсыз арбалар — көн-төн шалтырап йөри. Аннан аска таба карасаң, котлован төбендә бетон идән стадион кыры сыман җәйрәп ята. Ул яктан каркаслар һәм региль баганалары ишәя ♦ барып, күпер буйлата чиратка баса. Манзара кылырга, экскурсиягә с кала кешеләре, республика кешеләре генә түгел, инде чит илләрдән н дә килә башладылар. 5
Чын икәнлекләренә әле дә ышанып җитмәгән таш үзгәрешләр әки- з яттәгедәй калка торгач, Насыйбуллин Агарковның министр тарафын- ь нан яклау һәм булышлык тапкан стратегиясенең зирәк мәгънәләрен ф күрә башлады. Агарков апрельдә буаны ябу кампаниясен кузгатып шаулатмаса, мондагы вибраторларның тыныч калтыравын, вагоннар- о ның, самосвалларның үкерүен, чыелдауларын якын тирәдәгеләр дә = ишетмәс иде Акрынлык инерциясен бүтәнчә ничек җиңәргә мөмкин? * Иң зур җиңү — буаны ябып, судан ут ала башлау. Беренче утлар! ю Судан алынган беренче утлар! ж
Вак-төяк җайсызлыклар беткәч, хәлләр көйләнгәч кенә эшкә ке- л решсәң, зурлары җыелып көтәр иде. Агарков зурларын гына таный, * Күп эш йөкләсәң, кеше, үзе дә сизмәстән, могҗизалар тудыра Агарков адәм баласының могҗизалар иҗат итә белү сәләтенә ышана, исәпләрен шуңа кора икән!
Ә Фәез бары тик фәнни исәпләрне генә ихтирам итә иде. Апрель әкиятләрдәге куркыныч аждаһа сыман күренә иде Ә хәзер кышкы томаннар аша фикер ачыклыгы киңәя төште
Куркынычны жиңү файда белән генә үлчәнми, ул үзе дә кеше өчен олы мәгънәгә ия — сөенеч канат ярган мизгелләр булмаса, күңел тутыга, бәсәрә башлый. Кешеләр мәңге боз яткан тау түбәләренә менәләр, вулкан кратерларына карыйлар, кыялардан суга сикерәләр Рекорд өчен генә түгел һәркем үз биеклеген эзли, күтәрелә, аска сикерә Белмәсә, өйрәнә Өйрәнә алмаса, мәтәлә, үкенми — анысына вакыт җитми һәркем үз тирәнлеген, үз биеклеген эзли. Биеклекләре, тирәнлекләре төрлечә. Шатлыклары, бәхетләре, фаҗнгалары, кайгылары да шул төрлелектән килеп чыга
Дөньяга апрель килә.
Куркыныч апрель, кызыктыргыч апрель
Март таңнарының берсендә, Фәезне Зәрия
— Кичә сине теге кеше тагын эзләп килгән иде,— дип каршылады
— Ул сиңа ничек тоелды — яхшымы, яманмы?
— Простой кыяфәт Урта гына буйлы, җирәнрәк чәчле, бераз чал төшкән
. — Олы баш Карчыга борын
— Үзең дә беләсең ләбаса.
Фәез өсләрен чишенгәч кенә:
* - Беләм шул,— дип куйды
— Начар кешемени?
Фәез җавап бирмичә, ванна бүлмәсенә кереп, юынып чыкты Кухняда күзгә-күз карап утырганда гына дәвам итте:
Начар кешеме дисен Бер сүз белән генә әйтеп куярга кирәк бит, ә? Шәп. яки хөрт Ә менә мин, синеңчә, нинди кеше?
Бер гөнаһсыз сабый, изге, гадел, принципиаль.
— Ә менә кемнәрдер усал, эгоист дип исәплиләр.
— Явыз кешеләр.
— Ай-Һай.
— Минем ишеткәнем, күргәнем юк сине хурлаучыны Күзе күргән кеше сине ничек яманлый алсын, ди. Чибәр, шәфкатьле, ягымлы, түзем...
Кеше кемнеңдер дәвамы булса да, тәгаен берәүнең генә дәвамы түгел. Фәез үзе бар да, юкта. Кеше үзе өчен дип яшәсә дә аның мәгънәсе барыбер — бүтәннәр. Табигать яратылышында ук Фәезне бүтәннәр өчен хасил иткән — менә шушы Зәрия өчен, Фәйрүзә атлы яңа дәвер кешесе өчен, бәлки әле алар өчен генә дә түгелдер...
Ишек кактылар Фәез ишек ачса ., анда — Сафа Байгуҗин. Өр-яңа бүре бүрек, шактый ук заманча тегелсән пальто. Фәез аны бу юлы тиз таныды
— Исәнмесез. Гафу итегез.
— Исәнмесез, керегез. Әйдәгез.
Кыенсынуын җиңеп, Сафа бусагадан узды. Аны күрүгә, җәһәт кенә исәнләшеп, Зәрия икенче бүлмәгә кереп китте. Өс-башларын чишенгәч, Фәез кунакны залга чакырды
— Утырыгыз, рәхим итегез,— дип хәтта елмая алды.
Үзе дә сизмәстән, Фәез җилкәсен сыйпап куйды.
Сафа бераз вакыт күзләрен өстәлдән күтәрә алмыйча интеккәннән соң, кызаруыннан һәм калтырабрак чыккан тавышыннан фаразларга мөмкин булганча, һаман каушый биреп, инде нинди әңгәмәгә исәп тотарга икәнен чамалау нияте белән Фәезнең күзләренә карап куйды. Куркынган күзләрендә ачу да ялтырамый, үртәлү дә сөремләнми иде.
— Менә килдем әле, аптырагач.
— Ярын, зыян юк.
— Үзебезнең начальник чакырып алмасмы дип йөрим, күзләренә гел карап узам — бер дә үзгәреш сизелми. Милиция дә килеп чыгасы итмәде.
Сафа ике сүзнең берсендә, аска текәлгән керфекләрен күтәреп, каш астыннан гына Фәезне күзәтә, сүзләренең нинди тәэсир калдырганын белергә тырыша. Ә Фәез бернинди үзгәреш сиздермичә генә утыра Кунак үзен борчыган сорауларны ачыграк аңлатырга мәҗбүр.
— Әлс килгәндә дә күреп гаҗәпләндем — почет тактасыннан минем кәртечкәне һаман алып атмаганнар Бер җиргә дә хәбәр итмәдегезме- ни соң?
— Кая?
— Кая дип? Җинаять эшен кая җиткерсәң, шул дөрес инде ул
— Ә мин беркая да җиткермәдем. ,
— Нишләп?
— Анысын үзем дә аңлап бетермим. Мин сөйләп карыйм, бәлки шуннан соң икебез дә аңларбыз Аңламасак, кабат тикшереп багарбыз
Кунак, ризалык белдереп, күзләрен челт-челт йома-йома баш какты
— Әгәр мөмкин булса.
— Мин чынлап та бер җиргә дә хәбәр итмәдем.
Кунакның чыраена бераз гына яктылык иңде Шулай да күзләрен әле зәһәрле сорау һаман әрнетә иде.
— Эһем —Сүз җыярга азапланса да ымлык белән чикләнде
— Ниятемне беләсең киләдер инде?
— Әйе, сузмаска иде Бүген яхшырак, чөнки билгесезлек, үзегез беләсез, барыннан да яман. Судка хәтлесе авыррак аның, җәзасы нихәтле генә каты булмасын. Хәл ачыкланганын белгәч, муенны элмәк көткәнен белсәң дә, белмәгәнгә карый җиңелрәк Минем шуны ачыклыйсым килә, түзә алмаганга килүем. Борчып йөрмәскә тиешлегемне сизгән көе килдем
— Дөрес — бернинди ниятем юк. Сәбәп дисәң, анысы — шул Теге чакта миңа лом күтәргән, мине теге дөньяга озата язган кеше бүтән иде.
— Ничек?
— Ул чактагы әшәке кеше — әрәмтамак, хулиган, кичәге уголовник, тагын башка сыйфатларын әйтергә мөмкин
— Мөмкин шул, бик мөмкин. ♦
— Ә хәзер сез бөтенләй бүтән Теге чактагысы һәм хәзергесе с Кайсы чын нөсхәдер, әйтә алмыйм, әлбәттә
— Нөсхә дигәнең нидер?
— Әйбернең тәгаен үзе. ә күчермәсе, икенче варианты, дубликаты Э
түгел. Аңлашылдымы? *•
— Әйе, килеп житте бугай. ♦
— Үзегез соң ничек уйлыйсыз ике кеше — берсе уголовник, куркы- а ныч, җәмгыятькә зыян китерә торган вәхши Икенчесе - шәһәргә жы- о лылык. тормыш китергән, игелекле каһарман. Кайсы боларнын тәгаен * син? Тегесеме, монысымы — үзең әйткәндәй, портреты кала түреннән < карап торган кешеме?
— Иң дөресен әйтсәк, сез әйткән вәхши — минем табигатемә ят. х Өметсезлек чире Шул кешелектән чыгаргандыр
— Ә хәзергесе .. сезме?
— Хәзергесе дә мин түгел шул
— Әллә тагы өченче кеше дә бармы?
Сафа Байгужинның борчылу өянәге тагын кузгалды Борсаланып, иякләрен, күзләрен угалады Фәез аның тынычлануын хәерлегә санап, ашыктырмады Икенче бүлмәдә кызының көйсезләнүен сәбәп итеп, шул якка чыкты Баланы кулына алып, кочагында тирбәткәч, кухня ягыннан әле генә чыккан әнисенә бнрде дә, шалтыравык шалтырата-шалты- рата, хатынының чәчләреннән сыйпады Зәрияне кунакның нинди кеше булуы кызыксындырган икән
— Кем ул? Нинди кеше5
— Белмим
— Шул заманнан бирле сөйләшеп?
— Әйе.
— Мәзәк икән
1— Минемчә, ул әле үзе дә белми
— Мәзәк, бик тә мәзәк.
Бәлки әле белеп тә булыр
Аның чырай яктылыгы залга да ияреп чыкты һәм, мөгаен, әңгәмә нең ихласлыгына ярдәм итми калмагандыр
— Оланыгыз да бар икән
— Бар. Сезнең?
— Ике малай. Икесе дә Байгужиннар.
— Шулай булмыйча, тагы ничек булсын
— Их сез, бәхетле кешеләр, аңламыйсыз, уйлый да белмисез без уйлаганны
— Туктагыз әле, туктагыз. Соң сез бит нәрсәнедер яшерәсез Шулай булгач, дөреслекне белмәгәч, ничек уйлый белик?
Әйе шул, анысы да хак
Инде килеп, Сафа абый
Сафа түгел шул
Ну, әтиегезнең исемен белмим Алайса, иптәш Байгужин
— Иптәш Байгужин да түгел
- Анысы да хата
- Сез шаяртасызмы?
Кунак һаман борсалана, үзенә урын, сүзенә жай тапмый интегә
Турысын әйтергә йөрәгегез җитмиме?
Пөрәк? Әйе. нәкъ шул җитми. Әйе. гомер буе
17
— Әйдәгез, җиңегез үзегезне — ялган яшәү бер көнне барыбер туйдыра, хак дөньяга чыкмыйча түзә алмый адәм баласы - тумыштан шулай яратылган ул. Чөнки дөреслек — чынлык, икесе бер. Чынлык— барлык, юклыкның киресе. Юктан, ялганнан бер нәрсә дә бар булмый. Бөтен нәрсә чынлыктан, дөреслектән генә ярала.
Фәез кайнарланып вәгазь укып ташлавын сизми дә калды. Ләкин кунакның чыраена караганда, ниндидер шик һәм икеләнүне җиңәр өчен шул да файдасыз узмады шикелле. Кеше туп-туры күзгә карап:
— Бу — ерактан килгән сер,— диде.
— Әйдә, сердәшегез булырга ризамын Теләсәгез, бүтән күрешмәбез, бу сөйләшү булмады дип, икебез дә онытырбыз Мин сүз бирә алам. Әгәр үзегезнең көчегез җитсә.
— Сездә нәрсәдер бар Миһербан димме... Сезгә ышанасы килә.
— Мин сезне тыңлыйм Тик көчләп сөйләтәсем дә килми. Ихтыярыгыз.
— Әйтәсе сүз., ыһым ничек әйтергә соң... Ну, шул инде, мин—- Сафа түгел, и Байгуҗин да түгел. Бүтән фамилия, бүтән исем...
Фәез үзен шартлап ярылырга әзер итеп тойса да, селкенмичә, таш сындай кала белде Сорау биреп тә, мәгънә сөрешенә тәэсир итмәскә көче җитте. Җанында тулышканны кеше ясалма рәвештә тыймасын, чын суз белән чыксын, табигый хәлендә, һәм ул ялгышмады.
- Сез ныклап уйласагыз, мине бәлки әле исегезгә төшерә дә алган булыр идегез.
— Тайгадагы хәлнеме?
— Юк, юк,— кунак үз фикерен һич тә ул якка җибәрмәскә ашыкты — Шушында... туган җирдә
— Туган җирегез шушындамы әллә?
— Без сезнең белән авылдашлар диярлек.
— Кит моннан?! — Фәез нигәдер сөенеп куйды. Шул тәэсирне көчәйтерлек яңа сүз ишетелде.
— Күрше авылдан... Сезнең авылга еш менә идек.
— Сарсаздан түгелдер ич?
— Шуннан!
— Менә инде! Менә бит, ә! Нишләп баштук әйтмисез аны, ә?
Фәез тагын җилкәдәге җөен кашып куйгач, баягы шатлыгы янә гөлт итеп сүнде. Кунак моны сизми калмагандыр
— Әнә бит,— дип, әйтелмәгән сүзне җөпләвеннән шуны аңларга мөмкин иде Шактый озакка сузылган тынлыктан соң гына үкенечле тавыш белән дәвам итте — Сезнең авыл малайлары белән уйнап йөргән бар иде. Сез бераз кечерәк, әлбәттә. Шулай да исегездә калгандыр әле, исемемне бер генә булса да ишетми калмагансыздыр
— Сафа абзый дигән колакка кергән иде анысы. Ә төсегез..
— Әйтәм бит, мин Сафа түгел.
— Кем соң?
Үз исемем — Гафур.
— Гафур?
Фамилиям — Садретдинов һич тә Байгуҗин түгел. Садретдин белән Байгуҗа бабайлар ераграк туганнар имеш тә.. Тик һич тә икесе бер кеше булмаган шул. Атамның исеме — Каюм
Каюм! Нинди матур исем. Шул исемнән баш тарта алдыгызмы? Начар кеше идемени әтиегез?
— Булган, ди. Мин үзем — яхшыдан шакшы туган.
— Туктагыз әле, Сафа абый
— Сафа түгел мин...
— Бутамыйча гына сөйләгез әле. Минем башка суккан кеше, сурәте шәһәр диварында торган кеше — ул сез бит?
— Мин.
— Байгуҗин Сафа Хөснетдин улы.
— Түгел дим бит, түгел! Түгел!— Кунак беренче мәртәбә тавышын тиешсез биеклеккә күтәрде һәм шуннан үзе дә уңайсызланды—Гафу итегез.
— Ә мин барыбер аңламадым Нәрсәнедер әйтеп җиткермисез.
— Анысы хак шул. Суга керелгэн икән, чыланмыйча булмас Дө- ♦
ресе менә ничек бит —Кеше тагын уйланып торды.—Шулай шул. Е Сугыштан соңгы беренче ел иде—иң алама ел. Сугышның \зендәгедән t күбрәк кырылды халык. Мин үзебезнең авылны әйтәм. Ярты Сарсаз " өенә такта кадаклады ул елны 5
— Мин хәтерләмимбугай. *"
— Сезгә ничә яшь? ♦
— УТЫЗ a
— Әһә! Ул чакта сезгә җиде генә яшь икән шул Сезгә дә эләкте. ° Ну, безгә—күбрәк. Безгә эләкте! Менә шул авырлыкка түзмәгәнгә « күрә эшләнде дә минем иң төп хата, шул хатадан башланды бүтән- * нәре — үкенечләр, фаҗнгалар дисәк тә хак
— Барыбер аңлашылмый Исемегезнең, фамилиягезнең ни гаебе „
бар — аларны ук ташлап качарлык? Шундый да сәбәп буламы? Була u аламы? ’ *
— Сәбәп түгел, җай Ераграк булса да, кардәш тиешле бер кеше, бик каты чир эләктереп, хәле бик авырайгач, авылга кайтты. Үзенең әйтүенчә шул, үләргә дип Читтә йөргән кешенең паспорты бар Аңа хәзер кирәкми ул. Бик ялынып сорагач, бирде бу аны миңа Бирде дә бит, икенче көнне мин китә башлагач, көч-хәл белән өстерәлеп килеп җиткән. Мин юл чыгарга торганда гына Әниеңә әйтәм. сеңелләреңә әйтәм дип. кире сорый паспортны «Теге дөньяга паспортсыз да кертерләр әле»,— дигән булып көлдем башта Шаярырга исәбе юк, ай- вайга куймый бу. Кыямәткә гөнаһ белән барасым килми, янәсе. Бу дөньяда алган исемен калдыру — гөнаһ, янәсе Шулайлыгын үзем дә чамалыйм да бит, мәгәр ачлыктан, оятлы үлемнән качарга кирәк Читтә аз-маз акча юнәтеп, әнине, сеңелләрне аякка бастырасы килә Ә Сафа дигән ул абзый минем соңгы теләгемне таИтап, теге дөньяга саф җан белән бармакчы Бүтәннәр өчен булгач, тәңре ярлыкар иде лә Юк, мин әйтәм, бирмим булгач бирмим Теләсә кемгә әйт. сине теге юлдан, мине бу юлдан беркем дә туктата алмый инде, чөнки, мин әйтәм, ходай үзе шулай кушты, безгә шундый фикер иңдерде Шулай дип, әнинең, сеңелләрнең эштән кайтканнарын көтмичә, җәяүләп, олы юлга чыгып та киттем. Ә паспорт иясе иярүен белә Ялвара-ялвара. ике кулын сузып, юк хәлен бар итеп, алпан-тилпән атлавын белә Инеш к\перен уздык Ерак түгел — урман Олы юлдан тайпылып, шуның эченә ч\мдым Ул мине таба алмады Соңыннан ишетүемчә, урман эчендә мәңгелеккә торып калган Әни. сеңелләр дә озак тормаган Китеп, эшкә }рнашкач, акча җибәрер алдыннан Оер хат яздым язуын, тик бәйле капка, такта томалаган тәрәзәләрдән юкка гына җавап көткәнмен Кайтарма адрессыз хатым авылда, үзем чит җирдә олактык шулай Бер киткәч, тш генә кайта алмадым Өй хәлен белгәч, дөньяга үк үзләштем, кайту теләге бөтенләй үлде Инде менә кайттым да бит Авыл үзе үк вафат булган Ә мнн үзем Үземдә әллә бар. әллә юк Әйтеп булмый Шушы көнгәчә мнн —Сафа Байгуҗин Инде шәт аңлашыладыр Бүтән серем юк — бөтенесе әйтелде
— Аңлашылды, әйе, аңлашылды бугай
Фәез, шулай дисә дә, тәмам аптырап, гаҗәпләнеп, бер фикергә дә килә алмас хәлгә тарыды Кунакка нинди исем белән эндәшергә, эн дәшкәч нәрсә әйтергә кирәген белмичә йөдәде Чынлап та ни кнрәк бу кешегә Фәездән?
Фәез, урындыгы белән дөбердәп, читкә тайпылды. Аннары торып йөренде, тик фикер килми дә килми иде. Аптырагач, башына иң элек килгәнне әйтте:
— Сез., кем., сезгә мин нинди ярдәм күрсәтә алам инде?
— Белмим шул, үзем дә белмим.
— Сезне боларны миңа сөйләүдән... Ну, максатыгыз нинди иде?
— Бернинди максат та юк. Талкынган йөрәк үзе мәжбүр итте. Сер сөйләрлек кеше таба алмыйча каңгырып, чыдый алмыйча, әллә нинди алама эшләргә ташланып, буталып йөрдем. Ахырда, аламалыктан да туйгач, әйбәтрәк эшләргә керешеп карадым. Хәзергесен үзегез беләсез. Ә менә йөрәк барыбер сызлый — төтенсез яна. Максат, теләк дисәң, шунысы бар: үз исемемә, сезнекечә әйтсәм, үз нөсхәмә кайтасым килә. Шунсыз миңа тынычлык та, ял да, яшәү дә юк. Үлем генә бар. Шушындый хәл менә. Ярдәм көтәрлек түгел. Шуңа күрә сорамыйм да ярдәм. Иске Чурай да, Сарсаз үзе дә беткәч, кешеләре дә таралган. Кайберләрең күргәләдем — танымыйлар, белмиләр. Менә сез дә...
— Иске Чурайдан монда кешеләр бар. Миңлекәевләр. Хәтерлисезме?
— Миңлекәев, Миңлекәев... Хәтерләгән дә кебек, түгел дә.
— Рабига әби... карт инде. Аны сез белергә тиеш, атаклы әби.
— Рабига, әби? Минем кендек әби түгелдер бит?!
— Анысын ук әйтә алмыйм.
— Шул исәнме?
— Исән. Килене Гөлниса апа да исән.
— Анысы читтән килгән булса, белмәс. Ә Рабига әби... Хәтерләргә тиеш. Ул — минем кендек әбием! Дөньяга мине үз кулы белән кабул иткән, белергә тиеш!— Әңгәмә барышында беренче кат, кунакның тавышына куәт, күзләренә очкыннар өстәлде.— Аны күреп булыр микән? Адресын бирә алмассызмы?
— Икәү бергә бара алабыз. Иртәгә үк. Булдымы?
— Булды. Иртәгә эштән соң, алайса.
— Эштән соң.
— Ә хәзер ял итәргә кирәк — өч кенә сәгать калды
Икенче көнне Сафаның хәле кичәгегә караганда да мөшкелрәк иде. Куркуын яшерергә тырышуы белән ул тагын да мескенәя төшкән иде. Көтелгән очрашу аның өчен яшәү белән яшәмәү арасындагы хәл бит. Бармы ул, юкмы — менә эш нәрсәдә. Кешенең бар буласы, ә юк дип исәпләсәләр, яңадан туасы килә. Кеше мең өмет төене булып анадан туа. Аның тууына бүтәннәр куана, яңа кеше туу — халык өчен гадәти бәйрәм, иң чын бәйрәм.
Өйдә Рабига әби үзе генә иде. Бүтәннәр эштән кайтып җитмәгәннәр. Әби ишеккә ялындырыбрак килде. Өйдә беркем юктыр, дип уйлап өлгергәч кенә, ишек катында тавыш ишетелде
— Кем бар, эхту иришул?
— Рабига әби, мин бу, Фәез дигән кеше.
— Былтыргы Фәезме? Үз балабызмы?
— Былтыргы, былтыргы Фәез. Әби, ач әле
— Хәзер борып карыйм, ашыктырма бик
Рабига әби ачкыч шылтыратырга кереште Тегеләй борды, болай этте, мәгәр йозакның бирешәсе килмәде.
— Ул якка түгел, әби, үзеңнән сул якка бор. Киемнәр элгече ягына Тагын бер кат.
— Борылмый, улым Килен кайтканчы көтегез инде, ачуланмагыз.
Фәез, ишекне юри генә эткән иде, ачылды ^итте
— Бәрәмәч, улым, ачтын ласа!
— Сиһ ачтың аны, әби, үзен молодец!
Ишек ачылмый интектергәндә, Сафаның күзләре кызарып чыккан иде, ачылгач, ухылдап, тирән сулап куйды
— Кунак белән икәнсең әле. балам Коридорга сыерсызмы, әйдә ♦
узыгыз =
— Сыярбыз, Рабига әби, сыярбыз Күңел киң бит синең.
— Донья һаман кысыла бит, балам һаман җир җитми бәндәләр- 2
гә. Нинди зур авыл иде Иске Чураебыз — шунда бөтен булганы ике-өч э кеше генә калган, ди инде. Күчереп бетергәннәр, ди Күбесе калага кил- * гән, безнең кебек. Әйе, беткән урын, гүпчим беткән. Ф
— Тегендә терәүгә таянып торган агач өй урынына монда таш квар- а тир биргәч, кешеләр рәхмәт әйтә-әйтә күчтеләр, әби.
— Ташлары үзләренә булсын Миңа шул жимереләсе өемне кай = тарып бирегез, шунда кайтасым килә минем Җирсетә, балам, тизрәк ® илтегез Рәшитем бик кире, усалланды Акылдан язгансың, дип орыша. а Ул үзе берни аңламый, бичара Кайтарып куй шунда, балам, ә3 Бик - жирседем — үзем монда, җаным шул суык өйдә туңып шыңшый. Җа- « ным кайда, үзем шунда дигәндәй, туңып үлсәм дә җиңелрәк булыр иде. « Илтеп куй, балам, ә? Әфтәмлибенә генә утырт та — күгәрчендәй гөрләтеп кенә илтеп куй.
— Җәйгә хәтле түз инде, Рабига әби, яме Аннан соң— көннәр җылынгач, су басмаса, карарбыз. Кыш буе ягылмаган суык өйгә ничек кайтып кермәкче буласың?
— Инде, гомер буе ягып өйрәнгән кешегә ни тора ул? Ягармын да җылытырмын Мин түгел, ут җылыта бит аны. ут җылыта дөньяны. Шулай ул, балам
— Җәй җиткәч, әби, ну, яз җиткәч Күпкә түзгәнне азга түзәрсең Рабига әби. кара әле, Гөлнисаттәй кайтып җиткәнче, газга чәйнек куя торыйк — кайный торсын Аннары, бергәләп чәй эчәрбез Әйдә әле, ә?— Фәез, киемнәрен сала-сала, Сафага борылды - Хәзер, бераз гына тынычлансын әби. Иске Чурай исенә төшсә, бүтән бернәрсә хакында да уйлый белми ул Фикерләрен бүтән яккарак күчерик инде,— дип кухняга узды
— Рабига әби, менә без нинди өлгер, чәйнекне шалтырата ук башладык Хәзер мин ут кабызам
Чәйнек чыжлый башлаганда — Гөлнисаттәй, аннары, аның үкчәләренә басып диярлек. Рәшит кайтып керде һәм шауларга да кереште:
— Исәнмесез, кунаклар бар икән Менә шәп, менә күңелле Шулай дип башта Фәезгә, аннары Сафага кул сузды - Сезне танып бетермим Мин Рәшит булам, ә сез?
— Мин? Мин...
Сафа үзенең кем икәнен әйтә алмый интеккән арада Фәез ана ярдәм итәргә тиеш тапты
- Бәлки үзең танырсың, ә?
Гөлнисаттәй:
— Болан таныган да кебекмен,- дип ычкындыргач Фәез сөенеп куйды:
— Ныклабрак карагыз әле. Гөлнисаттәй. ә?
Шәхесенә гомум игътибар юнәлүдән бигрәк, үзенең нөсхәсенә кайту минутлары сизелеп куйгач, янә комачтай кызарды кунак Гамәлдә бо- ларга кушылып бер төзек җөмлә дә әйтер хәлдә түгел иде ул Рәшиткә дә:
— Ай-Һай, сез яшьрәк бит, хәтерләмисездер,—днп. көчкә генә сүз җыеп әйтә аллы
— Гөлнисаттәй, яле, искә төшерергә тырышыйк әле.
— Әйтегез дә бирегез инде, шул хәтле.
— Юк, сез үзегез танырга тиеш. Төсмерлим дисез бит. Уйлабрак карагыз, килен чакларыгызны, сугыш елларын капшап дигәндәй карагыз Бәлки шунда кылкалы еллар арасыннан бер яшь малай, бер яшь егетне җитәкләп шушы көнгә чыгара алырсыз. Бу безнең өчен бик мөһим Я? Таныйсызмы?
— Юк шул, бер дә әйтә алмыйм әле.
— Иске Чурайдан түгелдер лә?
— Сарсаздан,— дип, өмет очкыны күреп шатланды кунак.
Менә хәзер, шушы мизгелдә ул үзенең әтн-әнисе кушкан, әти-әнн теле белән көненә күпме тапкырлар тәкърарланган, бергә үскән күрше- тирә, дус-ишләре мең-мең мәртәбә кабатлаган чын исемен ишетәчәк. Үзенең чын исемен ишетәчәк ул! Әнә Гөлниса апа ныклап, ихлас күңелдән танырга азаплана — чак кына, чак кына зиһенен тиешле якка селкетеп куйса, сабый чактагы көзге яфракмы, җәйге печәнме, саламмы артына күмелгән җирдән кинәт бу кешенең малай чагы баш төртеп чыгачак та аягүрә басачак. Хәзер, хәзер үк!
Әмма юк, таный алмавына үзенең дә кәефе кырыла төшкәндәй, Гөл-нисаттәй уфтанып куйды:
— Хәтер диген, ә. Үзеңнең бергә үскән авылдашыңны да таный алмас хәлгә төш инде, ә?! Тишек чуман икән инде бу хәтер. Ярый, тора- бара хәтерләрбез әле. Төшәр ул искә, төшми булмас
Соңгы сүзләрен ул кунакның сөмсере коелганга күрә өстәде бугай. Юыну бүлмәсеннән, гадәтенчә дөбердәп, Рәшит чыкты:
— Соң, тапкансыз важный нәрсә — хәтерләмәсә соң? Менә танышкач, инде колхоздаш икәнне белгәч, шул җитмимени? Аңа карап кына ашның тәме кимемәс Шулай бит, Фәез абый?
— Алай түгел, Рәшит. Монда нечкәрәк нәрсә бар.
— Ярый, алай да. Әнкәй, кайда, берәр нәрсә чыгарыйкмы соң?
— Бәй, ирләр җыелган җирдә—ансыз булмас та. Карагыз үзегез,— дип, кухня ягыннан ике кечкенә тарелка чыгарды.
— Нишлибез, Сәлимыч? Хуҗа — кунакның ишәге, ничек әйтсәң, шуңа күнәм.
— Әйдә, бүгенгә ансыз гына. Иске Чурай хакында сөйләшә-сөй- ләшә, хатирәләргә бирелә-бирелә, үзебезчә чәйләп кенә утырыйк.
— Иске горефчә, яңасын бозып Ә яңа кунак ни ди? Җимерелә язган кәефне бәлки күтәрү тиештер?
— Юк, алай гына төзәлмәс ул Рәхмәт, кирәкмәс, Рабига әби белән әле сүз дә бетмәде:
— Безнең әби хәмер исе килгән кешегә якын килми анысы. Ярый алайса, исксчә икән, искечә. Тик соңыннан мине саран дип тиргәмәскә. Килешсәк, рәхим итегез ризыктан Чәй менр дигән. Дәү әни, әйдә, син дә чык инде бу якка — Шул сүзләр белән Рәшит икенче бүлмәгә кереп әбисен җитәкләп алып чыкты.—Бер грамм нәмәхрәм юк — синнән курыкты кунаклар.
Әбинең күзе кунакка гел төшеп торсын өчен Фәез урыныннан күчеп:
— Рабига әби, менә бу төшкә утыр әле, үз урынымны бирим әле сиңа,—дип әбине өстәлнең икенче ягына култыклап алып чыкты — Кунакка күз төшерергә тырыш. Әгәр танысаң сиңа бүләк. Күлмәкме^ яулыкмы — кайсын телисең.
— Күлмәкләрем күп, аллага шөкер Гүргә алып китеп булмас — жәл калалар.
— Нинди г\р тагы! —дип, кырт кисте Рәшит, сүзне башлаганча дәвам иттерү теләге белән.— Сиңа бүләк диләр бит әле әнә.
— Чынлап та. Рабига әби, нинди бүләк теләр идең?
— Бүләк дип ни, сез үзегез бүләк минем өчен Менә бит бәйрәм алын килдегез.
Кунак та сүзгә катнашырга җай тапты
— Шулай шул, әби, нинди бүләк? Сез— минем кендек әби Күптән күрешкән юк.
— Тик, танысаң гына бүләк, дәү әни. Син аны танырга тырыш, яме ♦ Үз баламны танымаска теге.. Дөньяга үз кулым белән кабул кү- с
pen алган баланы. н
Өмет гөлт итеп кабынды: х
— Син —минем кендек әби!—дип, кунак кычкырып жибәрде. Та- з вышында ялваруның иң ихласын, әрнүлесен ишетергә мөмкин иде. 2 һәм ул туп-туры Рабига әбигә карап тынды Көтте хәзер, менә хәзер! ф
Тик өмет тагын аклана алмады Әбинең тагын фикере тиешсез якка сөрлекте
— Авылда безнең өйне җимермәделәр микән? Кайчан кайтырбыз =
икән, Рәшит улым? *
Яна кунакны танысаң, дәү әни, ул үзем күрсәтеп кайтам, ди. * Шулай түгелме?
— Нишләп күрсәтмәскә, күрсәтәм. <•
Ниһаять, Фәез сорауны кабыргасы белән куярга вакыт икәнен сизде *
— Булды, Рабига әби. хәзер сүз — синеке Кем бу? Син аны дөнья п га үз кулларың белән кабул иткәнсең Син аны хәтерләргә тиеш, та нырга Я. кем бу? Исеме кем аның?
— Нишләп танымыйм ди үз баламны, менә тагы иске авыздан яңа сүз
— Кем соң ул?
— Үз балам.
— Исеме.
— Исеме. Исеме Чулак Чана — үз балам Шундый зур булып үсүен карагыз! Әле кайчан гына кендекләрен кисеп дигәндәй
— Дөрес, дәү әни! Мин дә таныдым — минем дә төште хәтергә' Әйтәм бит күргәнем бар кайдадыр, дип Бар шул. күргәнем бар рәсемен! Гидрострой урамында үзе хәтле сурәте тора! Сезне күрү- үзе бер бәхеттер ул, үзе бер гомер шундый кеше белән бер өстәл янында утыру...
Рәшит ни хәтле генә мактаса да. кунакның кәефе җимерелә, чырае көл сыйфатына керә барды Җитмәсә Гөлнисаттәй дә. хәлне аңламыйча, шул ук җәрәхәтне сыйпыйсы итте
— Чынлап та. бәй Минем дә шул сурәт аша төсмерләвем икән
- Болай булгач, дәү әнине Иске Чурайга илтеп кайтыр кеше дә табылды Шулай килешкән идек бит — әгәр таныса дип. Ә ул таныды, сүзендә торды. Молодец, дәү әни. булдырдың!
— Алып барам. Иске Чурайга барабыз анысы, барабыз,—дияргә кунак үзен көчкә-көчкә генә мәҗбүр итә алды
Чыгып киткәндә, саубуллашканда да шул сүзләрне кабатлады Ра бига әбигә исә шуннан гайре сүз дә кирәкми Ишек янына килеп озаткан чакта да
— Тизрәк, балам, соңга калмыйк, өебезне сүтеп куймасыннар, шу ңынчы барып кайтыйк.—дип гозерләнде
— Дөрестән дә шул, су килүгә анда бер нәрсә дә калдырмаска тиешләр, дип Рәшит, уйламый сөйләнеп, аны тагын шөбһәгә төшерә куйды
Авызынйан җил алсын, балам юкны сөйләмә дә
— Юк. Рабига әби. инде кешеләре киткәч, яраксыз өйләрне сүт- термәсләр дә әле Бәлки шул килеш калыр ул, диде Фәез Рәшитне тозәтмәкче булып Бер ни Калганнан Кама диңгезенә жык та булмас
Бәлки әле су анда килеп тә чыкмас. Яна проект белән җитми дә бугай ул. Мин тагын кызыксынырмын, ныклап карармын.
— Ныклап карагыз, балам, тизрәк, яме.
Белергә һәм, әгәр дә су күмәсе булса, тиз арада авылга барып кайтырга вәгъдә бирештеләр.
— Рабига әби, мин сезне алырга үзем килермен,—диде яңа кунак.
— Кил, балам, кил.
Ярый әле, Сафа дигән исемне яңадан кабатламады һәм кунакның күңелендә янә. бик кечкенә булса да, тере очкын ялтырады: бәлки әби. Иске Чурайга баргач, зиһене яктырыбрак китеп, шул тормыш, шул таныш җирләрдә кешене чын төсендә күреп, аңа бүтән исем белән эндәшер? Соңгы өмет — Иске Чурай, Сарсаз. Мөмкин кадәр тизрәк барырга кирәк. Тизрәк!
Сафа Иске Чурайга һәм аңа терәлеп диярлек торган Сарсазга җай чыккан саен бара торган булды. Ял көннәрен гел шунда уздыра башлады. Сарсазда өч-дүрт өй, алары да аерым-аерым. Шулай да утырып калган агачлар, тырпаеп торган капка-коймаларга, абзар-кура хәрабәләренә карап, элекке авыл урамнарын чамаларга мөмкин икән әле. Элекке көе. чишмә юллары һәм сукмаклары аерым-ачык. Зур урам, арка урам, тыкрыклар. Элек алар буйлап кешеләр, арбалар һәм арбасыз атлар уза, җилләнеп чаналар чаба, матур малайлар йөгерешә — шуларның берсе Гафур дигән соры күзле бакыр малай иде. Атасы — Каюм. Соңрак мәктәптә фамилиясе белән дә атап йөрттеләр — авыз тутырып Садретдинов дип кычкыралар иде. Бигрәк тә тәртип бозган һәм сабагын начар белгән чакларда Андый хәлләр, аллага шөкер, күп булып истә калган.
«Гафур, яле, кара тактага гына карап утыр әле. Урамга ашыкма. Өлгерерсең — монда сәгатьләр генә, урамда көннәр буе эт куарга мөмкин. Садретдинов Гафур, кайчан син дәресләрне, өйгә бирелгән эшләрне үтәп килә башларсың, 'ә? Гафур, я, авызыңа су капкандай утырма. Җавап бир — суның нинди рәвешләрен беләсең? Ә? Я, я, үзең көн саен эчә торган суның нинди рәешләргә керүен беләсеңдер ич? Беләсең, белгәч, җавап бир, тартынма, Гафур! Гафур!.. Әй Гафур. Гафур!»
Хәзер ишетсен иде ул шундый әрләүләрне, хәзер утырсын иде үз исемен атаганда кызарып. Иң матур хатирәләргә әйләнер балачак интегүләре дип. ул чакта кемнең башына килгән диген!
«Гафур. Гафур!»
Язгы җил шулай эндәшәме, әллә шулай хак исем, хуҗасын югалтып. таба алмыйча аһ ора, интегәме?
«Гафур! Га-ффу-ур!»
Кичке эңгердә җиткән егетләр һәм яшь ирләр, гармунга җырлап, урам әйләнәләр Артларыннан борыннарын тарта-тарта шым гына малайлар бара. Шуларның берсе—Гафур дигән малай. Ләкин әлеге зур борынлы, зур башлы, ямьсез соры күзле карт Сафа түгел, ә елтыр күзле чибәр малай— Гафур
«— Га-а-фу-у-р!»
Хәзерге көннән Сафа дигән карт ир шулай бала-чага хәленә төшеп кычкырып караса да, юк, Гафур атлы елгыр малай аңа табанын ял тыратып та күрсәтмәде, үчекләү сүзе әйтеп ирештермәде ичмасам, күренмәде, күренәсе килмәде Гафурның бәхетсез сукбайга. Нишләп аны санга суксын ул - тилемени?!
Сафа-Гафур өйгә керде Йөзенче каттыр инде. Бу юлы шәһәрдән ул эш кораллары — балтадыр, чүкечтер, өтерге яки келәшчәдер — барысын да алып килде Ишекләр чамалырак ябыла иде, аларны рәтләп, җил түгел, суык та борын төртә алмаслык итеп ныгытты Мичләр — исән калган иде. Ташландык авылда утыннан күп нәрсә юк—шулар-
ны алагаем кисеп, алагаем якканнан сон өйгә пар тулды Башта гына шулай булачак, ә соңыннан коп-коры, жып-җылы өйгә ул узенен -кендек әбисен—Рабига кортканы чакырачак Гафур түрендә намаз укып утырсын, ниһаять. Бер изге кешегә җан тынычлыгы биреп Сафа да. әй юк, Гафур да рәхмәтле булыр Бер рәхмәт мең бәладән коткара дигәннәр Гафурга бер генә бәладән котылырга кирәк — калганына ♦ аның үз көче дә җитәчәк. Җитмәсә дә бу чаклы хафаланмас, бирешмәс с Ә бу хәлдән ничек тә йолучы, тартып чыгаручы булырдай сизелми t Сафа үзен базга төшкән бакадай хис итә Бу өн башында да бар 2 икән андый бакалар Тик аларның хәл җинелрәк. Бакалар рәхәтләнеп 3 үлеп яталар. Соңыннан гына тереләчәкләр, ә Гафур юк. Гафур *- күптән үлгән, терелерме бакалар рәтендә, терелмәсме, анысы мәгълүм ф түгел. Шунысы гына көн кебек ачык — Сафа тере, ул яши. гөнаһ шом- = лыгы, ә Гафур... о
Сафа өйалды идәннәренә хәтле әйбәтләп җәйде, ишегенә бик куй- = ды Ихата, абзар-курага хәтле көрәлде, себерелде
Мәгәр бөтен урамнарны Сафа, бик теләсә дә, көрәп чыга алмас иде а Урамнар артык күп һәм артык озыннар Шулай да Сафа канчандыр х үзе туып үскән, үзенең чын исеме уналты ел буе ишетелеп торган иха- £ таны — хәзер капка дип һәм абзар юллары дип исәпләргә мөмкин х булган төшләрне ялт иттереп көрәп чыкты Монда бүген дисә бүген ге тормыш кыңгыраулар чыңлатып килсен, гәрчә керергә өй бармы, юкмы—бәхәсле. Бик каты тырышкан хәлдә яз айларында аны чын өйгә әйләндерергә мөмкин булмас дип кем әйтә ала? Булыр да әле — шулай эшләр дә әле Сафа һәрхәлдә, шулай уйлый ул Тик бер генә нәрсәне исеннән чыгара — бу төшләрнең бер айдан су астында калачагын башына китерми Алдагы көннәрдә ул булмас, алдагы хәлләр үзенә кагылмас сыман тоя.
Көрәген җилкәсенә салып, сулы карга бата-чума. чишмәгә таба эзләр салып узды Чишмәгә килеп үк җитте Чишмә ул хәтерләгәнчә түгел — улак куелмаган, улакка ялгаш сузылмаган. Элек мичкә сыман итеп, мең яшәр имәннән ясалган тоташ чаң урынына шундый ук юан бетон торба куелган — озынлыгы элеккечә өстән бер метр чамасы калкып торса, аска ике метр тирәсе төшкәндер Чишмә бурасы мәңге леккә әйләнгәч кенә, ташлаганнар да киткәннәр Зыян юк. менә бер кеше ничә елдан соң эзләп кайтты бит әле. бәлки шул да җитә торгандыр
Чишмә тирәләрен дә шәпләп көрәде Сафа Ә суның бүтән эше юк ялгашсыз, улаксыз булса да. чылтырап аккан көне. Бер чишмә Гомербакый ике авылның да сусавын берьюлы баса килгән Чурай бетли Сарсаз шуңа күрә элек-электән сабанда бергә ыңгырашкан, табында бергә сайрашкан
Март кояшымы, кар көрәүме кан «пышын ГНЭЛӘ1 куйгандай итте дә. Сафа чишмәдә кулларын, күзләрен юды Су та җылы кебек Мөгаен. Гафурны тудырган һәм карап үстергән әнисенең дә иң саф теләкләре, өметләре шушы чишмәдән башлангандыр
Сафа тураеп басты Кулын чалбарына сөртте дә, көрәген алып, салмак кына авыл түренә атлады Аяклар башта үз өйләренә гартса да. соңыннан нидер исенә төшеп, Сафа Рабига әбиләр өенә таба китте Иртәгә якшәмбе Тагын килеп яксаң, дымы ла кәефкә кагылырлык булмас Ә икенче атнага Сафа Рабига әбине чакырачак Sepio6epi.» күңелле булыр чын тормыш кире кайтачак һәм бәлки чын кеше чып чын Гафур да! Ана бит бик аз гына кирәк - бер генә кеше Гафур дип эндәшә дә, ул үз асылына кайтачак Ә формаль яклары болай ук газаплы булмас та бәлки шаһитлар табылгач, гарнза язып биргәч, кем каршы килсен икән Сафа дигән исем урынына Гафур дип язып куярга? Исем табылгач, фамилиясен генә язмыйбыз дип интек
термәсләр, әлбәттә. Гаризада, шаһитлар аңлатмасында язылса, фамилия дөресләү паспортчы кызлар өчен авыр мәшәкать булмас ул. Ә хәл болай калырга тиеш түгел, ул бүтәнчә болай кала алмый. Әгәр ары табан да — бүтән кеше сыйфатында дөнья таптарга туры килә икән, ул чакта Сафа дөньяның үзеннән үк баш тартырга тиеш булыр. Нигә дисәң, моннан ары бу сыйфатта яши алмый ул — түземлеге тәмам төкәнде кешенең. Уйлап карау да коточкыч бит: аның ике улы бар — үз уллары! Икесенең дә әтисе исеме дигән юлга «Сафа улы» дип язып куела. Аның хәләл балаларын Гафур малайлары дип беркем дә әйтмәячәк. Димәк ки, Гафурның газиз балалары Сафа Хөснетдин улы Байгуҗин малайлары булып чыга, йөри торгач, көн килер, мәгълүматсыз бүтән кешеләр рәтендә үзләре дә: «Без Сафа балалары! Байгу- җнннар!»—дип әйтә торган булырлар. Димәк ки, кайчандыр үлгән кешенең балалары кала, ә үз күкрәк көче белән тәрбияләгән үз аталарының исеме дә, җисеме кебек үк юкка чыгачак — бөтенләйгә, • мәңгелеккә. Гаделме шушы хәл? Хактыр, әмма гадел түгелдер Дөнья шушы хәтле өлешсез калдырырга тиеш түгелдер үзендә чынлап яшәп киткән бәндәсен.
Иясез өйдә чын тәртип урнашты: теләгән кешегә—анысы Рабига әбигә булыр инде — тимер карават, теләсәң—агач караватлар, һава монда — сары май, тавыш-тын юк. йомшаграк җәйсәң, өйләгә хәтле йокларсың.
Яфраклары коелып бетсә дә, бөтенләй үк тетелеп өлгермәгән себерке белән ул идәннәрне себерде. Чүбен абзар тирәсенә илтеп түкте Аннары тагын йорт эчен бер кабат күздән кичергәч, икенче атнага Фәезне, әгәр риза булса, Рабига әбинең үзен үк чакырырга дигән карарга килде «Монда яшәп калырга мөмкин әле, һәм яшәп калу фарыз да Бәндә мәңгелек түгел, дөнья — фани. Мең яшәгән Локманны да үз куенына алган ул*.
Эчке ишекне каты итеп япкач, ә тышкысын асылмалы зур йозак белән бикләгәч, исемсез кеше үзе калдырган эзләр белән олы юлга таба атлап китте Юлдан үтеп-сүтеп торган машиналарның берсенә утырып, калага кайтып китте Тик ми түрендәге үҗәт уйларын шәһәр шавы да баса алмый иде: «Гафур! Гафур!»—Урамда кемдер шулай кычкыра сыман, тик Сафа борылып караса, аның шәхесенә игътибар итүче дә юк. Соңгы көннәрне хәл кискенләште — элекке исеме белән аңа төшләрендә гел эндәшә башладылар Исемсез кеше сөенә, елмая: «Әйе, мин ул, Гафур, дөрес, Гафур мин!»—дип, үзенең чын исемен атаган кешеләргә рәхмәт әйтә. Ә уянып китсә, төнозын йөрәк маен нәрсәдер имә Кайчак төшендә: «Мин— Гафур, Гафур мин!» дип яман кычкыргач, хатыны: «Син, бүтән ягыңа борылып ят, бастырыласың»,— дип аны уята.
‘ Чын Гафур булам дип, соңгы елларда ул адәм рәтле яшәргә керешсә дә, берни отмады. Дөрес, элегрәк кылган яманлыклары аңа ябышмый, бүтән кешегә кайтып кала кебек иде: «Әрәмтамак, җинаятьче!»— дип Гафурны түгел, Сафа Байгуҗннны сүгәләр иде. Хатыны да: «Әй, Сафа, Сафа, каян килеп чыктың, каян килеп чыктың син, җәфа!» дип шыңшый һәм яшь түгә иде. Күңеленең иң тирән төпкеленнән дөреслек кодрәте: «Юк, мин җинаятьче түгел, мин әрәмтамак түгел, мин бөтенләй бүтән кеше!» — дип тавыш бирсә дә, аны хатыны да, балалары да ишетми. Кеше, үз асылы әйбәт икәнне тойганга күрә, кара адәм булып яшәүдән берзаман, ниһаять, туйды, чөнки ул аракы белән арасын өзә алган иде. Әлбәттә, монда бөер өянәге ярдәм иткәндер. Яманлыкның да яхшы ягы була, диләр. Шулай булып чыкты. Айныгач, җинаятьчел гомер чиркандырып куйды да, бәндә көн саен эшкә вакытында барып, кушылганны үтәп, аннары вакытында өйгә кайта башлады Хикмәт, шулай гына яшәү дә зур нәрсә икән — Сафа Байгуҗин,
үрнәк эшче дип, жыелышларда телгә керә башлады Авырып китсә, санаторийларга жибәрделәр. Адәм рәтле кешегә исәпләп, шунда ана хатын-кызлар да игътибар итә башладылар Санаторийга бер баруында ул Надежда Соколова дигән бер чибәрне очратып, күкрәкләре айкалды да шуны өйгә үк ияртеп кайтты. Квартир, балалар, макталулар, медальләр пәйда булды Бүтәннәрдән оялмаслык, хәтта горур- ♦ ланырлык кеше икәнен аңлагач, менә туган җиренә күренергә дә с батырчылык итте. Дөрес, Надежданы күндерү кыен булмады Ватан £ олы сүзләр белән дәшкән җиргә ул сөенә-сө'енә килде Балалар бәхәскә 2 катнашмадылар. Туган җиргә, үз илебезгә кайтабыз дигәнне үзләре үк з кабатлап кайттылар. Менә шул. Тик туган ил белән кавышу шатлыгы £ гына озакка җитмәде. Элеккедән дә хәтәррәк җирсү күкрәктән эләк-терде дә, тән һәм җанны куыра-куыра, туган җиргә генә түгел, үзенә кайтасы килү теләген кузгатты Мондый хәлнең шушы хәтле дә фажи- о га икәнен кемнәр генә бөтен ачылыгы белән тоя икән?
Сарсаздан һәм Иске Чурайдан күчкән барлык гаиләләрне таба * алмаса да, кайберләрен күрше авылларга барып, кайсыларын каланың « үзеннән табып сөйләшкәләде Мәгәр берсе дә ул көткән сөенечне = бирә алмады Күбесе танымый, күбесе «Сафа, синме соң бу?» — дип, » канга тоз сала. Теге чакта Сафаның үлгәнен ишетмәделәр микәнни х соң? Дөрес, аны Иске Чурай кешеләре генә җирләгән булып чыкты ° Шулай да авыллар арасында сүз чыпчыктай йөри ләбаса Ишеткәннәрдер, ишетми булмас Зимагурның авылда сирәк күренүенә күнегеп, аның вафат икәнен генә онытканнардыр Сөйләсәң, мөгаен, хәтерләренә төшәр Ул чакта әлегесеннән дә хәтәррәк шик: «Документын алыр өчен бәлки син аны үзең үк үтереп ташлагансыңдыр»,—дигән кара фикер уянса? Ул чакта инде дөньяда яшисе дә калмый Шуңа күрә бу хакта әңгәмә куертмау хәерлерәктер Бәхеткә каршы, алама шикне башына китерүче сизелми әле Шунысына канәгать кылу кирәктер.
Беркөнне үзен башлангыч класста ике ел укыткан укытучыны күргән иде, ул да танымады Мнн фәлән авылныкы, дигәч, озак кына карап торды да, азакта:
— Ә-ә, исемә төште син сез Байгуҗин бит!— дигән мәгънәсез ачыш ясады
— Сафа миннән ике сыйныф өстәраң укыды, мин ул түгел,— дигәнгә дә:
— Кара син, кеше кешегә шул хәтле охшаса да охшар икән, ә?!— днп гаҗәпләнү генә белдерде — Әллә кемнәр килеп исәнләшә, күбесен танып булмый Хәтер аламадан гына түгел бу, кеше дигәнең үзгәрә
Укытучысын тагын да ныграк аптыратып, ул сүзсез китеп барды Мин Гафур дияргә батырчылыгы җитмәде Күзләрен остазыннан гына түгел, урамнардан, бөтен шәһәр, бөтен дөньядан яшереп, башын игән хәлдә атлады да атлады Бер мәл күзләрен ачса. Фәез квартирасы ишегенә терәлгән килеш исенә килде
Бу кешенең бурычы ике баскычлы беренчесе — үзенең чын нөсхәсен исбат итү, икенчесе — балаларның әтисе Гафур икәнне раслау Беренче уңышсызлыклардан соң Фәездән башка кеше ярдәм итә алмас сыман тоелды да менә ул аның звоногына басты
— Ә-ә, әйдәгез, рәхим итегез
Өйлә бераз утыргач та дүртәүләп: Зәрня. арбада бала, Фәез һәм әлегә исемсез кеше кичке урамга чыгып киттеләр. Зәрня бала белән ■бераз алга киткәч тә. Фәез туп-турыдан:
— Нишләп беркемгә дә әйтмичә генә иссм-фамилнянне үзгәртү хакында гариза бирмәдең? днп сорады
— Алай да була микәнни?
Була торгандыр
— Юктыр, заключениеда булгач... бермә-бер кыенлаша бугай андый нәрсә. Аннары бит, бөтенесен ачып салмагач, кешеләр үзләре күреп ышанмагач, кем икәнеңне туганнан башлап бүгенге көнгә хәтле белмәгәч, мин барыбер мин булмас идем шул. Кешеләр бер төсле итеп күрә, ә син — бүтән кеше. Юк шул. барыбер эш аның белән генә хәл ителми ул. Мин үземне үзем табарга тиеш.
— Мин дә шул сүзләрне көткән идем.
Фәез шуннан соң Сафаның балалары хакында сорашырга кереште. Үзара килешеп, кыз балага Светлана, ир балага Валерий дип кушканнар икән.
— Ә әтиләренең исеме ничек язылды?
— Сафоновна, Сафокович...
— Алайса ике генә түгел, өч исемле булып чыгасыз бит: Гафур. Сафа, Сафон.
Кеше рәнҗеде. телен йотты. Шуңа күрә. Фәез караңгырак бер тыкрыкка җиткәч, теге вакытны хәтерләтеп, баягыдан да катырак суз ычкындырды:
— Караңгы төшә. Хәтерең буталып, син минем җилкәгә менеп төш-мәссең бит? Кара аны, бу юлы яклаучылар бар — хатын, бигрәк тә кыз..— Фәез шулай дип көлмәкче иде. ләкин кулы җилкәсен сыйпагач, сүзен шаянга бора алмыйчарак калды. Сафа монысына кырысрак тавыш белән, әмма тыныч итеп әйтә алды:
— Әйттем бит. Сафа дигән кеше иде ул. Мин бит — Га.фур... үзен беләсең.
— Әгәр теге Сафа исән булса... юк. әллә кайдагы ерак җирдә, чит-ят кешеләр арасында мин үземнең бердәнбер якташыма кул күтәрә алмаган булыр идем дисә, син ничек жавап бирер идең?
— Ул чакта мин Гафур булган булсам да. якташлыкка хыянәт итмәгән булыр идем.
— Сафа да түгел, Гафур да сукмады. Димәк, өченче кеше. Сафон?
Исемсез кеше жавап тапканчы, алдан ике кеше күренде .дә Фәез шуларга текәлеп, шым калды. Шулай да тын гына узмакчы да иде. тик, килүчеләрнең берсе — хатын-кыз. тукталды һәм ым белән генә аны читкәрәк дәшеп алды. Кызның юлдашы — егет кеше — ары китеп барды.
.— Исәнмесез,— диде кыз русчалатып Фәез татарча җавап кайтарды.
— Матур гына яшибезме?
— Матур гына.
— Савыт-саба шалтырамагач, күңелсез, кызыксыз түгелме?
— Кызыкны сәхнәдән эзлибез, телевизордан. Вакыт җиткән кадәр. Ә син... нәрсә .. кияүгә чыктыңмы әллә?— Фәез караңгыда басып торган ялгыз шәүләгә ымлады.
— Шул хакта киңәшәсе, сөйләшәсе бар иде... Кайчан булдыра аласың?
— Ул мәгънәдә сине өйрәтерлек белем миндә, ай-һай...
— Үкенергә туры килмәсен дип әйтүем... Сине дә ашыкты дип бе- ләм... Мин дә хәл итсәм, чигенергә бөтенләй юл киселә бит
— Чигенергә? Инде хәзер...
— Ярый, Фәез, аңладым. Алайса... Син мине яратмадың, беркайчан да. Юк. дөрес түгел, яраттың. Яраткан килеш бүтәнгә өйләндең. Яшерми генә әйт инде, хәзер куркасы юк бит: ГПТУ бетергән кызга өйләнергә...
— Кама, уйлап сөйләш. Зәрия — минем законлы хатыным.
— Шулай да сәбәбе нәрсәдә? Мине яраткан килеш, аңа өйләндең...
штор Аршин ив рясе ле
— Адәм баласы бит һәрвакыт беренчелеккә омтыла. Сиңа өйләнсәм, мин һәрвакыт икенче чиратта булыр идем.
— Фәез! Вөҗдансыз!
— Гафу ит, Кама! Алдата белмим.
— Хуш, шәфкатьсез.
— Исән бул, Кама.
Кыз ашыгып үз күләгәсе янына атлады
Фәез еллар буе ачыклый алмаганны Кама мизгел эчендә әйтте дә бирде. Әйе, ара өзелгәнгә ничәмә ел узгач, Зәрия белән кушылгач, Фәйрүзә тугач та Фәез Кама хакындагы уйларыннан һич котыла алмады. Ләкин ул аның белән язмышын да һичкайчан бәйләмәячәк, Зәрияне дә ташламаячак Шушы була микән мәхәббәт? Чынлыкта бармы икән соң ул? Кайда ачык кына билгеләү ысулы? Кайда критерий? Яраттыкмы без? Яратабызмы? Нәрсәгә, ничек ышанырга?
Мәхәббәткә генә түгел, кайчак кеше үзенең дөньяда яшәвенә дә ышанмый башлый. Бөтен нәрсә иллюзия генә түгелме? Менә Сафа дип йөртелгән кеше кем соң ул? Бармы андый кеше, яшиме ул?
Сафа белән бергәләп Зәриягә таба атлаганда, әйтерсең, юлдашының чынлыгын тикшерү өчем, Фәез аны сыйпап, капшап карады, һәм әңгәмәне бая туктаган төшеннән ялгап китте:
— Исемнәрне әйтәм... Байтак икән бит сезнең исемнәр, ә? Кайсына ышаныйк соң? Кайсын гына аклап була икән?
— Әлегә булмый шул, булмый менә.
Тырышырга кирәк. Сиңа гына түгел, барыбызга да.
— Сиңа сүз катуым шуның өчен бит. Ярдәм итсәң, тик син...
— Ничек итеп?
— Мин Иске Чурайда — Рабига әбиләр өен, Сарсазда үзебезнекен рәтләп куйдым. Чакырыйк шунда Рабига әбине. Мин чакырганга гына бармас дип куркам.
— Дөрес уйлыйсың. Чакырабыз. Кайчан?
— Киләсе җомгага Әбинең туган йортына кайту сөенече кими төшкәч, мин күренермен.
Фәез ризалык билгесе итеп кул сузды:
— Хәзер, алайса, бар хатының янына. Мин дә киттем.
Җомга көнне исә Фәез ГАИдагы бер танышына шалтыратып куйды, һәм вакытында микроавтобус килеп тә җитте. Шуннан соң, Рабига әби, Гөлнисаттәй, Зәрия һәм Фәйрүзә белән бергәләп, Кама тугаена элдерделәр.
Иске Чурай. Исеме бар, җисеме юк. Ике-өч өй тырпаеп утыра Киселми калган агачлар гына урам галәмәтләре булып калганнар, һәм менә сау-сәламәт өй — Рабига әбинең дә, Гөлнисаттәйнең дә килен булып төшкән, гомер кичергән нигезләре—иң матур, иң мәгънәле еллары Ихатага кергәч тә ах иттеләр. Капка төпләре килен төшкән- дәгедәй чип-чиста, абзар тирәләренә хәтле ялт иткән — көрәлгән, себерелгән. Нәкъ элеккечә. Рабига әби ашыгудан абына-сөртенә укынырга кереште:
— Әгузе биллаһи минашшайтан ирраҗим, бнсмиллаһи рахман иррахим. Раббым бер алла, бар икән бу көнне тагын күрәселәр. Үз диңгеземә кайтарды ходай, изге туфракка тагын аяк бастык, аллага шөкер Үз туфрагыбызга, нәселебезгә бирелгән изге җиребезгә аяк бастык. Инде аерылырга язмасын, үлгәндә шушында җан бирергә язсын.
Капка баганаларын сыйпый-сыйпый, әби күтәрмәгә менде. Йозакка күзе төшкәч кенә бераз чырае сүрелә төште:
— И-и, бикле. Буш өйне нишләп бикләдек икән? Карак угры керә димени буш өйгә. Фәрештәләрнең юлын гына бикләмәдек микән?
— Хәзер, әби, ашыкма ул чаклы — Фәез капка төбендә кызын жир- гә төшереп атлатырга азаплана иде.— Менә бит синен яшьтәш бер дә ашыкмый
Ихата пөхтәлегеннән Гөлнисаттәй дә әсәрләнгән иде Ул да:
— И-и, әллә фәрештәләр чынлап та тырышканмы? И-и! Китәсе дә
килмәс инде, ихластыр менә,— дип сөйләнде ♦
Ах-ухлар өйгә кергәч тә дәвам итте Гөлнисаттәй мич тирәсенә кил- = сә, анысы мунча ташы мисалында эссе бөрки Яртылаш кузлы күмер t белән күмелгән чүлмәк. Итле бәрәңге пешкән! 2
— Менә сиңа бер әкият! Әллә оҗмахның үзенә үк эләктекме икән, |
әнкәй? ’ ь
— Үз өебез ожмах булып чыкты, менә сиңа, ә! Фәрештәле икән ♦
өебез, аллага шөкер. а
Гөлнисаттәй тиз арада өстәлгә ашъяулык һәм караватларга бизәк- ° ле эскәтер жәйгәч, фәрештәле өн эченә ап-ак нур тулды Ихата, абзар- а кура тирәсендә дә шундый ук яктылык тантана итә иде Урам сук- < маклары буйлап йөргәндә, чишмә яннарында да сөенечләр һич киме- ~ мәде, арта гына барды Чишмә чылтыравын ишеткәч, Рабига әби өнсез = калды Шатлыктан арыды бугай. Шуңа күрә тизрәк өйгә борылып, ан- и нары өстәл һәм мич тирәсендә матавыкланды Фәез чүлмәкне куздан * аралап мич авызына китерде дә, кулына чүпрәк сорап алгач, күтәреп өстәл янына килде
— Ә-ә, өстәлгә берәр поднос-фәлән юкмыни? Алайса, караватка әнә теге такталарны куегыз. Тизрәк, ризык кайнар бит! Авыр да!
Калганы ашыгу-каушаусыз гына башкарылды Ачтылар чүлмәкне Күтәрелгән пар белән бергә, янә аһ иттеләр Янә фәрештәләр телгә килде
— Кама уяна бит. Бәлки су анасы торып чыккандыр да — безнең өйгә туп-туры!—дип шаяртмакчы Фәез
— Кайсыгыздыр — су анасымы, фәрештәме — үзегез беләсездер инде анысын,— дип, Зәрия шик белдерәсе итте — Кайсыгыз булса да. рәхмәт Менә дигән ризык
Кешеләр бер-берсенә караштылар Тик берсе дә мин димәде Елма- юлы күзләр ахырда Фәезгә текәлде «Мөгаен, ул белә » Фәез үзе дә икеләнеп калды «Ожмах терелткән кешене кем дияргә? Сафа исемен атасаң, аның чын исеме тагын да ныграк онытыла төшәчәк, төсен дә хәтергә кире кайтару кыенлашачак Сафаның бөтен исәбе шуңа корылган бит онытыла язган хатирәләр күңелләргә яңадан кайтып, үзләре белән бергә Гафур дигән исемне ияртеп кайтмаслармы » Шуңа күрә Фәез сүзне шаяру хәлендә калдырырга булды:
— Кем йөрсен бу иясез жирдә, нинди адәм калган дисең. Су анасы, билгеле, шул әзерләгән ашны, өйне дә жылыткан. ихаталарны гөл иткән. Безчең су анасы шундый уңган бит ул! Шулай бит. Рабига әби?
— Үзеңдер әле, рәхмәтле бәндә Үзең фәрештә мисалындагы бәндә Саваплы бала Рәхмәтләр яусын Киленгә, кызыңа, үзеңә ходай озын гомер бирсен Тигезлек белән матур гомер итегез Үз туфрагыгыздан ходай сезне аермасын
Әби сүзләрен шушында һәркем күз карашы белән раслады Фәез кызарып куйды, оялды Ләкин берни эшли алмады, түзде Кешеләр ку- зендә ул чын батыр, ә үзе өчен ялган батыр булып чаллы. Сафа күңелнең мондый хәлен яхшы белә.
Фәез иртәнгә утын әзерләп кертте Күмерләрне учакка күчергәч, Гөлнисаттәй утынны мичкә тутырып куйды Өй тагын да жылырак, ризык тагын да тәмлерәк булачак
Көн шулай узды Төн уртасына хәтле сөйләшеп яттылар Сүз үзәгендә гел Иске Чурай. Сарсаз булды,— аларның бүгенге хәле нртә-
гәсе, ә бигрәк тә —үткәннәре. Ә иртә белән, кояш көянтә биеклеге күтәрелгәч исә бүгенгә хәтле Сафа исемен йөрткән кеше килеп җитте. Ихатада аны Зәрия каршылады.
— Исәнмесез .
— Исәнмесез, Сафа абый
— Чү, кызый, ипләп.
— Нишләп «ипләп?»
— Сафа абый үлде, башы белән бетте. Бүтән юк.
— Ә сез?
— Хәзер белерсез. Бар кызый, өйгә кер дә б^тен кеше ишетерлек итеп Фәезгә әйт: сине Гафур чакыра диген.
— Менә тагы... бар икән...
— Бар шул. Тиз, әйт Фәезгә—Гафур атлы абый чакыра диген.
Хәлне аңлаган Фәез көттермичә чыкты. Елмаюын яшереп, әмма ачык чырай белән:
— Килдегезме, Гафур абый, әйдәгез,—дип, кунакны өйгә дәште.
Гафур буласы кеше кызарды. Бу вакытта ул, Якты Ярга килгәч, беренче тапкыр очрашкандагы кебек ояла, кимсенә иде. Танышлары, якташлары каршында үзенең һич тә Гафур түгеллеген, Сафа килеш калганын һәм, чын мәгънәсендә аны үткән хәле белән таныган, шаһит булган кеше табылмаса, шул исемдә мәңге калачагын сизсә дә, бу юлы бөтен нәрсәгә үч итеп, үзен чын исеме белән тәкъдим итте. Күнегә торсыннар. Гафур исеменә лаек булгач та. ялгыш бүтән исем белән эндәшеп, канга тоз сала торулары бик ихтимал бит әле. Күнексәләр — буталмаслар. Күнегә торсыннар.
Сафа исемен бусага артында калдырып кергән, яңа исеменә үзе дә күнегеп өлгермәгән кунак табигый оялчанлык кичереп керде.
— Исәннәрмесез. Әйбәт кенә йокладыгызмы?
— Булды, кем... Са... ы-ы... Әйдә, кем. узыгыз,— дип Гөлнисаттәй урын җыештыруын дәвам итте.
Зәрия бала киемнәрен алмаштыра иде.
— Узыгыз. Гафур абый, рәхим итегез,— дип, анысы авыз тутырып әйтүе белән эчкә бераз җылы иңдерде.
Шулай да исемсез кунак хафалы тавыш белән:
— Кендек әби килмәдеме әллә? Күренми,—дип куйды.
— Килде. Ансыз буламы инде.
Рабига әби мич артында икән. Чак кына түргә үрелгәч тә күзгә чалынды. Чыра телеп азаплана.
— Кендек әби... Ә-ә... Исән генәме, кендек әби?
— Исән әле, Чапа балам, бик исән.
Бер сүз белән кунакның якты чыраен сүндерде дә куйды. Ике-өч секунд эчендә кара көеп чыкты. Бераз хәл алгач кына яңадан көрәшкә ташлана алды.
— Чапа түгел мин, кендек әби, Гафур. Танымадың инде әллә?
— Таныдым, үз баламны танымаска теге. Чапа балам, үз оланым
— Оныткансың шул, кендек әби. Исемем Гафур минем Исеңә төшереп кара, кендекәй.
Исемсез кеше ялварулы, сагыш тулы күзләре белән Рабига әбинең тутыгып беткән, комлы яр шикелле яргаланган иманлы битенә инәлеп текәлде: «Бер генә сүз, бер генә сүз ләбаса, шул чаклы кыенмыни шул исемне әйтү!»
— Балам, яле, кил әле, телеп бир шушы чыраны.
Исемсез кешенең бер кулында яман олы һәм калын китап, икенчесендә бәләкэирәк китап иде. Кара тышлы китаплар Исемсез кеше шуларны морҗа ызбутына куеп, әби кулыннан чырагач һәм пычак алып, агачны җай белән генә телергә кереште. Бүтән чара юк: әби ярты сәгать интегеп телгән ике юка чыраны тиз арада озын-озын чыралар
өеме күмеп тә китте. Әби үз оланын күзәтә торган икән. Башта моны кунак үз эшен ошатудан дип чамаласа, соңыннан, сәбәбе ачылгач, терсәген тешләр хәлгә килде Үзенә әбинен нн өчен текәлгәнен сизгән, аңлаган булса ки! Ул бер генә кулы, уң кулы белән генә дә шушы хәтле чыраны барыбер телгән булыр иде Артык соң, әби телгә килгәч кенә аңлады шул. ♦
— Әйтәм бит, үз балам дип Чулак Чапам дип Әнә сул кулың бе- = лән тотасың пычакны, уңы булыша гына Гадәтләреңә тикле элеккечә t Бик әйбәт телдең, Чапа улым, рәхмәт яусын Җиткәндер инде Булды *
Мәгәр кунакның кәефе тәмам җимерелде. Бу хәл аның чырагачны Ц идәнгә саксыз ыргытуыннан аермачык сизелгәч. әби хәтта гаҗәпләнеп •" куйды ф
— Чулак дигәнгә хәтерең калмасын, балам Яратып кына әйтүем, a Әүвәл бөтен авыл шулай йөртәдерие бит үзеңне. Зимагурлыкка чыгып ° киткәнче Киткәч ни, кушаматың беткәндер Чит җирдә кушамат к такмыйлардыр. ’ <
«Кушаматлар булгалады ла ул: әрәмтамак, уголовник... Хәзер исә бәгъзе бәндәләр каһарман дип шаярткалыйлар» Кунак шулай унлап, Ф икенче төрле әйтте:
— Юк, кендек әби. Минем авылда да кушаматым булмады Чулак Ф Чапа — бүтән кеше. Мин Мәгълифә малае Гафур
Мәгълифә исемен ишеткәч, әбинең күзләрендә яңа хатирә очкынланып куйды
— Мәгълифә дидеңме, балам?
— Әйе, Мәгълифә дидем. Мин — Мәгълифә малае Гафур
— Гафур дидеңме, балам?
— Әйе. кеидекәй, Гафур, Гафур дидем. ,
’ — Шаяртасың ла Карт кешенең хәтере тишек иләк дип көләсең
дер әле. Көлсәң көл Картлыктан көлүнең зыяны юк аның Инде, алтмыштан узганда, хәтер дә әллә кем түгелдер
— Кендек әби, мин сиңа үзебезнең балачактан калган коръәнне алып килдем әле. Әни үлгәч, күршеләр чормага менгезгәндер инде. Шуннан табып алдым. Сиңа хәләл ул, әби
— Ии-и, балам...— Чү. бу юлы Чапа димәде.— И-н, рәхмәтләр генә яусын, балакаем. Изгелегеңне ходай онытмас Коръән Коръән шул! Үземнекен кунакка кайткан Гайшәбикә урлап киткәнне Себер дигән җирдә остабикәгә әйләнгән Монда бозык даны йөри иде Белмәссең инде бу дөньяны, кем сүзенә ышансаң, шуныкы дөрес
«Миннән дә бәхетсезрәк бәндәләр бар икән әле. Бозык хатын абыс тайга әйләнгәч, нишләп мин Гафурга әйләнмәм икән? Бозык хатын бү җирдә үзен мәңге остабикә итеп таныта алмас. Ә минем өмет бар әле».
— Менә, кендек әбн, шулай, минем әнием Мәгълифә рухына коръән чыгарсың инде, яме Мин сиңа хәер бирермен
— Чыгармын, рәхмәтле бәндә, чыгармын
— Әле түгел, без киткәч укырсың Мин Сарсазның бирге очында, үз өебездә берәр атна торам Синең янга, коръәнле йортка килгәләр- мен Фәрештәле өйдә ялгыз да куркыныч булмас Курыксаң, үзең безгә килерсең
— Үз диңгеземдә нишләп куркыйм ди
Бик әйбәт, кендек әбн. мине югалтма түлке
Әби белән кунак гәп корган .арада Гнлнисаттәй самавыр куеп җибәрде. учак үрләтте дә тутырып тагын бәрәңге салды Өйгә бая гы тан да җылырак пар бөркелде Шул җылыдан һәм тәрәзәдән көлеп караган кояш яктысыннан чырайлар тагын да яктыра төште бугай Язгы кояш яңа өмет Кояш һәм өмет яктылыгыннан күңеле хуш лана башлаган кунак ызбуттагы икенче китапны алды да өстәлдә әллә
з. «к. У.» м» 33
кайчангы, бәләкәй Чаллыда чыккан район газетасын карап утырган Фәез янына килде:
— by китап минеке түгел. Каян килеп эләккәндер коръән белән бергә ята иде. Иясез. Кирәк дисәң, ал.
— Нинди китап ул?— Фәез китапны ачкач та сискәнгәндәй булды.— Кара син... Бар иде шундый китап, бар иде. Кызык.
— Эчендәге сурәтләре дә кызыклы.
Китап эченнән газета кисәге чыкты. Газетадагы рәсемнәр белән бергә, төсле карикатура да бар иде. Икегә бөкләнгән зур сурәттә — иләмсез зур балта тоткан адәм. ,
— Кызыкмы? Таныйсыңмы?
— Таныйм, бик тә кызык,— дип килеште Фәез—Бар иде заманнар, бар иде.
— Кешеләр нинди генә төскә керми, ә?
— Монысын әйтәсеңме? Бүтән рәвеш шул. Үзе аткан болан янында басып тора. Безнең кунагыбыз булган.
— Ул кеше тиз үзгәргән, җайлырак килеп чыккан аның.
— Ник алай дисең?
— Минем кебек интекмәгән дим, үз сыйфатына кайта алмыйча.
— Синең һаман бер балык башы.
— Кешенең чире теленнән күренә, врачлар телеңне күрсәт дип юкка гына әйтмиләр.— Фәез елмайгач, кәгазьләрне яңадан сузды,— Миңа кирәкми.
— Миңа да
— Чормага ыргытам, ята бирсеннәр. Кирәк кеше табар.
— Су астында калгачмы?
— Бу төшне чынлап та су басар микәнни?
— Проект буенча...
— Алайса..
Ике ир кеше арасындагы әңгәмәгә Зәрия дә колак салган икән.
— Юктыр ла. Фәез,— дип, ул баланы киендерергә кереште.— Су басасы җирләрне әллә кайчан чистартып бетерделәр түгелме соң?
— Халык та шулайрак сөйли,— дип. Гөлнисаттәй дә аны җөпләде.
— Өмет юк түгел, әлбәттә. Бу яраксыз өйләр су астында калганнан кемгә зыян?
Рабига әби генә бәхәскә катнашмады. Ул мондый сүзләрдән өстенрәк иде.. Коръәнне кулына эләктергәннән бирле бүтәннәр аңламый торган ят тел белән үз көенә нәрсәләрдер укуын, белде. Табынга утыргач. хәтта Фәезне дә аптырашта калдырырлык сәер сүзләр белән үзенең көн мәшәкатьләреннән шактый югары торуын исбат итте:
— Оланнар дим. үзегез дә сөйләндегез—җиребезгә яэҗүҗ-мәэҗүҗ килгәнче дөньябыз кышын ак. җәен яшел иде. Хәзер ходай каргышы төшеп, көнебез сап-сары балчык, тузанга күмелде. Сары өермәне китертмәү чарасы бер дә юк иде микәнни соң? Заман ахыры бездән баш- ланмаса да ярагандыр ла бит?
— Нишләп, әнкәй, һаман бер балык башын чемчисең икән?
— Нишләп димени. Үзегез чакырып китергән кодрәт. Коръәндә әйтелгән: заман азагында яэҗүҗ-мәэҗүҗ, җирнең кара катламын ашап бетереп, дөбер-шатыр килер,'дигән.
— Ул дөберди торган әйберләр кешегә зыянлы түгел, киресенчә, йөк ташый торган автомобильләр алар. әби.
— И. Фәез балам. Анысын гына үзем дә күрәм. йөкне генә түгел, яшеллекне, чиста һаваны да каядыр алып китә. Кара туфракны инде ташып та бетерделәр ки.
— Кара туфрак әрәм булмасын өчен
— Фәез балам, гөнаһысын кая куярсың. Кап-кара җирне игенгә
әйләндереп ашагыз соң.
— Чабата киеп, сука белән .
— Итекле кала кирәк дисәгез, ходай каршы түгел. Каланың яшел* чә-иген игә торганы мәслихәтрәк монда. Ашлык, он, яшелчә, жимеш, ат-сыер фабрикалары. Ходайга каршы бармыйча да буласы бнт.
— Әби, ипләп!— дип көлде Фәез.— Ходай гына түгел, закон да бар
Хилаф сүзләр ычкындырма тагы ♦
— Күк законы белән жир законы бер була ул, балам. е
Бәхәснең төкәнгәнен сизенгән Фәез, баш кагып, аптыраш кына бел- 2
дерде. Тыныч кына ашап утырганда караваттан Фәйрүзә атлы килә- S чәк көн аваз биргәч исә көлеп үк жибәрде. Әңгәмәнең калган өлеше = балалыкка багышланды. Гөлнисаттәй Рәшитнең малайлык мажарала- £ рыи сөйләп көлдерде Фәез үзенекеләрен искә алды. Ә менә исемсез ф кеше... тын утырды. Әйе, аның дг булгандыр күңелендә мәңгелеккә калган матур хатирәләре — көлдерә, моңайта, уйландыра торганнары бул- “ гандыр Ләкин аларны ул бирге якка алып чыгарга кыенсына, ояла = иде. Кем балачагын хәтерләп сөйләсен ул — Чулак Чапаныкынмы, Га- ® фур мыштымныкынмы... Кайсыныкын? -а
Начар кәефен бүтәннәргә күчермәс өчен исемсез кунак: х
— Мин Сарсазның бирге очында гына, кунакка килегез,— дип уры- *
ныннан кузгалды. х
— Барып булмас шул, иртәгә — эшкә,—дип уфтангандай итте ° Гөлнисаттәй.
Кунак шунда яшьләр сүзенә колак салмас булган әбигә карап
— Кендек әби белән без калабыз әле. Аның отпускасы озын, минеке больничный, сразы жиде көнлек. Без үзебезнең ак жиребездә яшәп карыйбыз. Шулай бит, кендек әби? — Бу сүзләрне әйткәндә ул зур тырышлык белән елмая алды
Ләкин узе: «Әгәр әби ризалашмаса, нишләрмен?»— дни курка иде. Шулай да әби, аның сүзләреннән бигрәк күзләреннән ихласлыгын күреп бугай, ашыгып ризалашты
— Түлке син,— диде,—мине ташлап китмә, яме Кешесез авылда ялгыз калу ямансу булыр Килгәләп торырсың, кем
Чулак Чапа димәде, бүтәнчә дә атамады Хәерлегә бу. әлбәттә, хәерлегә...
Моржа ызбутындагы кара тышлы китапны алып, култыгына кыстырды да әлегә исемсез булган кеше Сарсазга кайтып китте
Башлап үзе, аннары әнисе, сеңелләре калдырып киткән ятим өйгә кайткач, алагаем утын кисеп, мич якты да кеше озак кына кайчандыр имән һәм каен сыйфатында булган агачларның утка әверелә баруын карап юанды Юаныч—эссе, күзләрне пешерә, алама уйларны көя дерә иде. Ут ярдәме белән барлыкка килгән рәхәтлеккә ризалык йөзеннән, кеше битләрен, күзләрен сыйпап, аякларын мич авызына куеп алгалады Тәмам жылынгач һәм утырып аргач, жиләскә чыгын йөр- гәләде, тагын кереп утырды Бер торуында караватта аунаган кара тышлы китапка игътибар итте дә шуны кулына алды һәм мич яктысында укырга азапланып бакты Утка, рәхәткә күнеккән күзләр әлже-мөл- же килә, хәрефләр енкергәлн, шатлыктан биешә-биешә кача иде Бу китапны хәзер мичкә ыргытсаң, хәрефләр тагын да дәртлерәк сикертәләр сыман тоелды Аннары алар бүтән рәвешкә керәчәк Шатланыпмы. үрсәләнепме үзгәрерләр икән?
Кеше әүвәл китапның тышлыгын тартып карады нык икән, тиз үк умырылырга теләмәде, карышты Әһә, әлеге рәвеше аңа ошыйрак төшә днгрн сүз. Бәе шулай икән, калып торсын үз хәлендә. Ә менә
астары тиз ертылды, һәм мичкә эләккәч тә тиз куырылды. Куырылды, бөреште дә сары утка, ялкынга әйләнеп, хәл кадәренчә югарырак омтылды һәм үрли-үрли юклыкка оча торды. Бик аз вакытка гына кара шәүлә сыман оешып, җилпенеп алды. Тора-бара, астыртын шуышкан соры телләр ялый торгач, һич булмагандай, күздән ашты, йотылды бугай.
Китап битләре кара яфракларга әйләнеп, кисәү өсләренә таралды һәм кисәү агачы ярдәме белән тиз үк күренмәс хәлгә килделәр.
Бар иде китап, юк инде китап. Аны исемсез кеше юкка чыгарды...
Исемсез кеше морҗаны капшады. Куллар пешмәле җылы.
Ниндидер вакыйга төгәлләнде.
Кисәүләр кузларга, кузлар күмергә әверелеп, үз хәлләрен озаграк саклар өчен укмашып яттылар. Читтәрәк ятканнары төсләрен тиз җуйдылар. Акрын-акрын барчасы күгәрер, каралыр, төссез көлгә әйләнер. Уйлый калсаң, шулай шул: мондый үзгәрешләрне һәр нәрсә, һәр жан иясе, һәр кеше кичерә. Ләкин шуны белүгә дә карамастан, менә исемсез кеше дә үз исеменә кайтырга ашкына.
Мичтә күгелжем төсләр сүрелеп, кара төсләр өстенлек алуга, кеше үрелеп ишекне япты да, башка ис тимәсен дип, урамга чыгып китте. Ике көн йөреп үзе салган сукмактан да ялыккач, кар ярып алгалады. Ә кар ярып кергән җире, ходайның хикмәте, икенче дөнья — зират дигән урын булып чыкты, үлгәннәр авылы... Тик ул да хәзер бүтәнчә төс алган, беткән... Үлгәннәргә дә тынгы юк, димәк...
Буш чокырлар — җәрәхәт шикелле, күзләрне сызлата, куркыта, кулларны, тез буыннарын калтырата.
Сирәк-мирәк агачлар тырпаеп утыра. Агачлар — иясез каберләрдер. Монда исемсез кешенең исемле әтисе, исемле әнисе, исемле сеңелләре булырга тиеш. Нәселнең исән калган бердәнбер җисеме алар- ны моннан күчерергә бурычлы булгандыр. Ул бурычны башкалар үтәгән. Ни өчен ул үз бурычын башкаларга калдырып качты? Качты? Дөрес, ул ачлыктан, кешенең кешелеген хурлый торган фәкыйрьлектән һәм үлемнән котылу өчен киткән иде. Ләкин ул әти-әнисен, туганнарын, аларның каберләрен ташлап качкан булып чыкты. Кире кайтырга зиһене, кешелеге җитмәде... Батырлыгы җитмәде. Әгәр ул туганнары белән' бергә үлсә, һич югы аларны җирләргә кайткан булса, алар өчен кардәш, ә авылдашлары өчен Гафур булып калган булыр иде.
Исемсез кеше әтисенеке диебрәк чамаларга мөмкин булган төбәккә килде. Әтисе каберен элек күргәне бар иде. Киселми калган карт каен кабер урыны булса... Мөгаен, шул. Югыйсә, ник калдырсыннар шушы хәтле зур каенны кисмичә, ялгыз диярлек? Дөрес эшләгәннәр. Югыйсә, аны бердәнбер улы ничек килеп табар иде? Ничек килеп баш ияр иде?
Исемсез кеше исемле әтисен уйлап, кайрылары кара кучкылланып каткан карт каенны кочаклады Тынлыкны тыңлап карады. Әтисе каен телендә нәрсәләрдер сөйли, ыңгыраша, тик мәңгелек аерылуга дучар улы берни аңламый. Мәңге аңламас. «Сине нәселсез, токымсыз калдыручы— мин, синең элекке улың. Үземне нәсел-ырусыз калдыручы да мин. Беркем мәҗбүр итмәде, беркемгә үпкәләргә, сылтарга җай юк- бары тик үзем генә...»
Исемсез кеше чокыр-чакырлы булып беткән агач каерысын, әтисенең җыерчыклы бите сыйфатында сыйпаганнан соң, мәңгегә хушлашып, өйгә кайтып китте. Өйдә дөм караңгы иде. Мичтәге кузлар кара күмергә әйләнгән. Ярый әле морҗа тагын да кайнарлана төшкән. Җылылык барда яшәү бар, өмет бар. Иртәгә, мөгаен, бөтенесе хәл ителәчәк. Иртәгә көннең Нинди буласын исемсез кеше белә. Иртәгә Кама атлы бөек дәрья үзенең мәңгелек җыпкысыннан читкә тайпылачак. Тайпылып, кешеләр кушкан җирдән, турбиналар куелган яңа урыннан ага башлаячак. Юлы бикләнгәч, су, мөгаен, яңа мәйданнар
яуларга керешәчәк. Ихтимал, әле генә хушлашкан әти каберен, әле кайнарлык сирпегән шушы моржаны, өнне күмәчәк Әгәр иртәгә Рабига әби исемсез кешене чын исеме белән атаса, теләсә нинди куәтле дәрьялардан чыгу, котылу мөмкин Әгәр дә инде Рабига әби һаман Чулак Чапа дип мыскыл итә торган булса, чыкмавың хәерлерәк.
Рабига әби — соңгы өмет. ♦
Исемсез кеше, соңгы өметнең дә өзелү мөмкинлеген уйлап, жылы с өйдә калтырап куйды. Бөтен киеме манма су икән. Ул башта ботин- t каларын салып ызбутка күтәрде. Мич йоткылыгына аркылы агач куеп. 2 шунда оекларын элде. Яланаяклары идәннең боздай икәнен снзсә дә 3 түзәргә тиеш тапты. Бала чакта гел ялан тәпи йөриләр иде боздай •идәндә — үлмәделәр, үстеләр. Хәзер дә үлмәс Түзсен. Элекке, чын ф нөсхәсенә кайтырга теләсә, кеше элекке хәлләргә күнексен
Юрамал акрынлык белән пальто һәм костюмнарын моржа киштә- ° сенә элде. Шуннан соң гына малай чагына якынлашканын тоеп, әнисе * жәйгән — әллә кичә үк үзе жәйгәнме?— урынга барып чумды <Әх. туң- < дырган икән дә... зыян юк, өй жилы»,— Бу сүзләрне ул әнисенә әйтте. 12 Тик шикләнә куйды ни дисәң дә, гәрчә син малай булсаң да. Гафур = түгел бит әле. әниен малае түгел Чит тормышта үз булу жнңел u түгел ул... .
Өйнең вә урын-жирнең сары май кебек йомшак һәм жылы булуы жанга рәхимлек өстәп, тән рәхәт үк чымырдый башлады Гәүдәне татлы талчыгу чорнап, барча төр авырлыкны юкка чыгарды һәм кеше үзен сабынчак күгендә, ак болытлар канатында чайкалгандай итеп тоя башлады Күз алдында шәфкатьле киңлек хасил булды Шул киңлектә әрәмәләр, урманнар, болыннар, кырлар белән бергә Сарсаз. Иске Чурай элеккечә бөтен, шаулы хәленә кайтты Яланнарда малайлар йөгерешә, ярдан суга сикерә, балык тота Малайларның берсе Гафур исемле
Якында гына - сабыйларны якты дөньяга үз кулы белән кабул кылган изге жан — кендек әби. Хәзергә тынып торсалар да. өй түбәләрендә, кәрниздәге ояларында күгәрченнәр Алар иртәгә янадан гөрләшә башлар Иртәгә—кире кайткан яңа. чын. олы тормыш. Тормышның әйбәте, изгесе. Анда яшәп булачак Яшәп буласын раслап, чормаларда жил кыштырдый, тәрәзә кага Бүген ншетелмәсә дә. иртәгә кошлар пәнда булыр Алар яшәлгән тормышның чын булуы хакында сайрар Элекке кебек, кичәге, бүгенге кебек Бүгенге? Юктыр әле. Бүген кеше авылны, табигатьне, суны, жнрне тоя. Берничә көннән, бәлки әле гармун табып, урам әйләнәсе булыр Гармун тавышына элекке танышлар, дус малайлар жые ica ни диярсең? Бәлки ишетми калмасалар һәм моң артыннан иярерләр Кояшлы моңнарга кошлар кушылыр Дөнья барыбер ләззәтле, матур, якты булып калыр Ин хәерлесе. жнр, су. басу-кыр. авыл бар Гәрчә кешеләре юк Иясез жнр- ләр... һәм исемсез булса да. кеше бар. кендек әби бар Болан яшәргә мөмкин
Төштә, битләреннән сынпый-сынпый. Гафур улын әнисе уятырга тырышса, сеңелләре нсә чырык-чырык көлә-көлә, каядыр йөгерә кача һәм Гафур абыйларын юри алгысытып, үз күреп, шаяртасы иттеләр
Иртән исемсез кеше сакал мыекларын пөхтә итен кырды Моңарчы нишләп ул мыек йөртте сон -«ле? Мыек ана һич тә килешми икән лә Ялгыш кыяфәт биреп торган әле хәтта Кешеләрне буташтырып Кырып аткач чырай ачылып, яшәреп китте. Яшәрә төшкәннән соң. кеше юынды, киенде, аш пешерде, ашады, тагын юынды һәм тагын көзгегә карады Көзгедән аңа бәхетле, ярыйсы ук чибәр, яшь кеше, чын кеше карап гора иде Менә бит — туган жнр ничек үзгәртә кешене Күзләрдә нарасый чак очкыннары жемелди
Тулы диярлек аш калган кәстерүлне алды да нарасыйларча бәхетле кеше ишекне бикләми-нитми генә үзенең соңгы өмете чынга ашачак җиргә — кендек әбисе янына китте. Дөрес, капка төпләренә җитәрәк, калага китеп куймасын тагы, дигән шөбһә күкрәкнең кай төшендер чәнчеп куйды куюын Әмма капкадан узгач та кендек әбисенең тәрәзәгә капланган чыраен һәм ягымлы карашын күргәч, могҗизалы матур хәлнең нәкъ менә бүген килеп чыгачагына ышанып, аның иңнәренә канат куна язды, һәрхәлдә ул үзе коштай җилпенергә тырышып, оча- куна күтәрмәгә менде. Шундый ук җиңеллек белән ишек ачты
— Исәнме, кендекән. Менә сиңа күчтәнәч китердем. Әни җибәрде.— дип. нәкъ малай чактагыча ишек төбендә катып калды.— Мәгълифә минем әнием Әйе, Мәгълифә. Мин аның малае, сиңа күчтәнәч китердем.
Әби күзләрен сыйпаштырды. Муеннарын суза-суза. кабат-кабат карады Ахырда изге йөзенә илаһи яктылык иңде.
— Үзем дә төсмерлим шул. балакаем. Мәгълифә килен җибәрдеме сине?
— Әйе, кендекәй, әнием Мәгълифә. Ж,ылы чакта, суытмыйча гына ризык итсен, ата-баба рухына дога да кылсын дип үтенде. Менә, кендекәй. сиңа бу. ал.
И балам, сине дә күрер көн бар икән. Син бит минем үз балам.
— Мәгълифә улы мин. кендекәй, әнием җибәрде, бар. Гафур улым, саваплы булырсың дип калды.
— И бәбкәм, шул хәтле дә күрәсем килгән иде үзеңне. Я раббым, исәнсең икән. Гафур бәбкәм, исәпсең!
— Кендек әби! Кендекәй' Минем ничек сагынганны белсәң! Ярый таныдың! Рәхмәт, кендек әбкәм! Дөрес әйттең, синең балаң мин — Гафур. Гафур исемле балаң!
Гафур атлы бала кендек әбисен кочаклап алды да нәкъ сабый чактагыча елап җибәрде Әби нарасыйның чәчләреннән кытыршы куллары белән сөеп иркәләде.
Жылама. балам, җылама. сөен генә — пичәмә елдан соң башың сау кайткач, ходай синең белән булгандыр. Ходай менә күрешергә насыйп иткән аңа рәхмәт әйт. Ходай сабыр булырга кушкан. Җә, бәбкәм, җылама.
Бераздан әби мич алдындагы агач караватка чигенеп утырды. Үзе дә, ни сәбәптәндер, яулык очы белән күзләрен сөртә, аңлашылмаган телдә нидер укына бирде. Аларның мәгънәсе һаман бер булыр: адәмнең төп йорты — ахирәт. Бөтен дөньяны тар итеп йөргән бәндәләр дә ахыр чиктә үзе генә белгән каеннарына, тирәкләренә килеп сыена. Үз туфрагына кайта Кайтмаса. ул җирне тапмаса. догасыз ач әрвахка әверелеп, тузан бөртекләренең берсе булып, өермәләр эчендә мәңге себерелеп йөрер. Аллага шөкер, синең кантын егылырга җирең калган — шөкер нт. I афур улым! II балам! Бәхетебез, бергәләп кабасы ризыгыбыз, догаларыбыз бетмәгән икән. Рәхмәт. Гафур балам, кульуе аягың сызлаусыз булсын. Оҗмахлы булырсың, алла бирсә. Амин!
Дүртенче бүлек
Тургайлар дөнья түбәсенә күтәрелеп яңа язга мәдхия җырлады Кала түбәсеннән, кинәт яңарышларга сөенеп, карлыгачлар сызгырышты Кама киңлеген таный алмаганга, ярдан ярларга очып, акчарлаклар ыңгырашты Кәрам, бернәрсәгә карамастан, яз яклы иде. Тургайларга. карлыгачларга, акчарлакларга күзләре талганчы карап торды да яшьле күзләре белән кешеләргә карап елмайды. Кешеләр исә гаҗәп-
ләимәде, аңладылар бугай Дөрес, куллар вибраторга тию белән, иреннәр елмаю кадәресен тиз үк оныта да Тик күзләрдә очкын һаман кала, сүнми, сүрелми. Күзләр елмайган хәлдә, иреннәр, бит сызыклары җитдиләнә, тора-бара кырыслана Мондый вакытта вибратор соры матдәгә — бетонга чумган булыр һәм ләззәт белән калтырый биргән булыр. ♦
Мәйданда — соңгы эшләр. Болары инде матурлык хакына гынадыр с кебек — парапетлар, тышлама плитәләр урнаштыру, ябыштыру Кә- н рам бригадасы шул эшләрдән дә тайчанмады
Кәрамның борынына терәлеп торган иң ашыгыч һәм соңгы бу- з рыч — «үгезләр» дип аталган ныгытмалар бастырып кую «Үгезләр» * буаны" бозлардан, афәтләрдән саклап басып торачак Вибратор дерел- ф дәүдән туктаган сәгатьләр шулар аякка баскач киләчәк Бер көн. ике. өч көн... Дүртенче көнне Кәрам баш күтәреп, тагын шәһәр күгенә Q карады -
— Ярый, үгезләрне без гамәлдә мөгезләреннән тартып, аякларына < бастырдык ди. Инде башны югары күтәрүгә килгәндә исә. анысы, үгез л иптәшләр, үз эшегез. Башны горур тоту килешәрәк бирер, кошлар х күзәтү дөньяның ямен арттырыр Нык булыгыз
Әмма идарә башлыгы Краснов каты куллы — дилбегәләрне дә тар и та, камчы белән дә сыйлый:
— Сезгә ни булды, ник тугарылдыгыз? Соңгы сүз.. Соңгысы Анысын кирәкми дидегезме әллә?
— Соң инде, мин нишли алам? Арматура китермәделәр бит Бар-макларымны бетонлап куяр идем, ярамас
Краснов, агач будкасына йөгерә-атлый керә дә телефонга ябыша
— Алло! Металл! Кара әле, главный, безнең эш харап — үгезне
суйдылар, тиресен бәхетлслергә өләшергә вакыт җитм.и .
— Беразын үзегез алырсыз. Эш нәрсәдә?
Арматура! Сынаттыгыз, соңгы чиктә!
т- Характер күрсәтегез — үгезгә атланып чабыгыз
— Юк үгезгәме?
— Тагын бераз йоклыйсыгыз калган Металл инде бүленеп бетте Буш металл юк. ю-у-ук!
Башыгыз бармы сезнең нинди җиргә
Телефон: пип-пип пип
Краснов -- Насыйбуллннга
— Фәез Сәлимович. караул Арматура килмәде Заявканы буташ тырганнар Нинди вакытта!
— Каркаска — үгезләргә яшел урам Мин Агарковка Син Люд мила янына чап. Ялын, тезлән Адашып калганны булса да табыгыз
...Котлован кичә генә төрле механизмнар.' булкалар, конторкалар тезелеп киткән, бетон плитәләр аунаган чуар мәйдан иде Инде алар ның барчасын сүтеп ташыдылар, буа тирәләрен чүп-чардан чистартты лар кырдылар, себерделәр Мең гектарлы мәйдан стадион кыры сыман ялтырап китте Әле канчан гына төрле машина йөртүче егетләр нең тизлекне акселераторлардан сыгып чыгаруын, экскаваторчылар ның чүмеч чайкалдыра-чайкалдыра ару талчыгуларын, бетон завод лары операторларының кабаланып барабан әйләндерүләрен күрер!ә мөмкин иде һәм котлован шушы хәлдә үзенең су белән кавышачагын бөтенләй оныткандыр, белмидер шикелле иле Хәзер, барча чүп-чар юкка чыккач, барча куәт-машиналар үзләренә яңа юллар, яңа мәйданнар эзләп, кайсы кая таралыштылар
Су төбендә каласы җирдән төзелешнең хуҗасы «Гидрострой» үз конторасын өстерәп, биегрәк төшкә менеп басты Хәзер ул. тимерчыбык төсле мыекларын тырпайтып, яңа җирлә авыз ерып утыра
Бары тик Краснов идарәсе кузгалмады. Таныш будка, су астында калмасам ярар иде. дип дерелди Кешеләр арлы-бирле чабышканнан гына шулай тоела дип уйлаучылар, мөгаен, ялгышалар. Мондый чакта боз киткәнне яр буеннан карап, тыныч кына күзәтеп булмый әлбәттә. Буаны ябачак куәтләр шуннан ерак та түгел тезелешеп чиратка баскач. кызганыч будка да әкертен-әкертен ис җыйгандай. тагын яңа мәгънә һәм рәвешкә керә башлады. Анын маңгаена ике ак күгәрчен сурәте килеп кунды. Күгәрченнәр гөрләүләрен бүлеп, тыңлап тора: вибраторлар үгез мөгезләре тирәсендә янә дөберди башлады Күгәрченнәр. канат җилпеп, әле иярләнеп бетмәгән, тынычланып жит.мәгән үгезләр янына барып килмәкче бугай Машиналар шулай ук гөрелдәп бетон агыза. Вибраторлар янә жирне-кү-кне дерелдәтә-дерёлтәтә дөньяны ныгыта. Бөтен халык шушында җыелган, диярсең. Кырмыска оясын туздырып ташлаган чактагы күренеш. Тыз-быз. Баш идарә һәм трест контораларында дежур булып кызлар гына калды. Бөтен тормыш та. мәхшәр дә шушында — котлованда.
Котлован.
Ерак мәйданнарда утлар яна Учакларда — чүп-чар. такта, бүрәнә кисәкләре, кемнәрнеңдер ялгыш исәпләре, гөнаһлы һәм саф көннәре, еллары яна Эшкә әверелеп, буа. шлюз, гидростанциягә әйләнеп калган еллардан гайре бөтен нәрсә төтен сыман зәңгәрләнеп, күккә оча. юкка чыга.
— Су астында каласы нәрсәләрне ник яндырып азапланасыз? Су аларны үзе дә йота бүлә ләбаса.— дип шаяртмакчы Кәрам дус.
Насыйбуллинның шаярырга вакыты юк.
— Ут үзенә тиешлене суга калдырмый ул.— дип. Красновның мыек-лары тырпайган будкасына ашыга
Күзләрне кояш нурлары белән^ бергә, сварщиклар кулыннан бөркелгән чаткылар чагылдыра Кырыйда гына —япь-яшь электросварщик. Брезент костюм кигән Кавырсын каска читеннән озын сары чәчләр түберләпеп күренә. Кулларыннан ут оча.. Берничә сәгатьтән ул. будкага кереп, зәңгәр каска һәм брезент пннжәген салыр да кыска плащ һәм эшләпә кияр һәм кичке институтка юл алыр.
Киләчәккә бёр генә көн калды Санаулы сәгатьләр. Покысыз төн, чуар ирт.»ләр. Иртәгә бү тәнчә булачак — күк тә. җир дә. күңел дә — зәп-зәңгәр. Кунелгә. дөньяга ниндидер җиңел күкселлек тула...
Хак эш тантана итә.
Металл колонналар, төрле конструкцияләр урманы Яланнарда актарып ташланган геологик токымнар шикелле, таш диварлар, асфальтланган һәм үтүкләнгән мәйданнар кояшлы бәйрәм белән, күгелҗем сөенеч белән тулды. Көн яктылыгын тиздән дәрья дулкыннары алыштырачак. Краснов будкасыннан ерак та түгел, яңа корылма, авыл тәрәзәләре сыман челтәрләнеп торган алачык кай арада калыккандыр. Шуның ышыгында — сәхнә, трибуна.
Киләчәкне башлап җибәргән яктылык белән бергә, мәйданга ап-ак перчаткалы милиционерлар төркеме килеп җитте һәм сакка басты. Берничә яшь инженер стендларга гидроүзәкнең төгәлләнгән сурәтен китереп кадаклады Коймалардай сузылган витриналарда — бүгенге чынлыктан, әзер диварлардан һәм мәйданнардан да матуррак дөнья — җилсез, тузансыз, тапларсыз ак әкият Булачак дөреслек.
Ике «Волга» килеп җитте. Министр. Агарков. Беренче секретарь. Аппаков. һәм... башланды!
Яр буенда машиналар, машиналар. Колакта — сүзләр белән генә аңлатып булмый торган күп мәгънәле гүелдәү: «Башланды! Башланды! Башланды!» Мәгънәле гүелдәүне Агарковиың карлыккан, йомшак тавышы раслап яңгырады;
— Иптәш Корбанов, беренче ташны төшерү сезгә ышанып тапшырыла. Әзерләнегез
Кинәт чытырдаган самосвал әржәсе карышмый чүмәлүгә, яңа боерык:
— Ташлагыз!
һәм... «Башланды!» ♦
Ургылып, өермәләнеп аккан су бугазына бер-бер артлы тавыннан с аерылган кыялар сыман иләмсез ташлар очарга кереште Су өермәсе 2 тирәннән чыгып ургыла, кайный башлады ж
Су өермәләре күккә чөелеп бөтерелә-бөтерелә. күбекләр чәчә-чәчә, а рисберма итәкләрен, читлек-кәрәзләрен яларга, сыйпарга, аннары, өс 2 кәрәк күтәрелеп, чайкала-чайкала чабышырга, уйнарга кереште. Аннары, тиз арада үзгәреп, усаллашып, чакрымнарга сузылган буа киңлеген, котлован иркенлеген иңләп-буйлап, җәяүле буран шикелле шуышырга кереште. Бөек елан — Кама урыныннан купты. Зәһәр борга ланып, ак күбекләргә баткан саргылт таплы башын Кама яна жыпкыга таба сузды Яна юлны, яна җирне, әлбәттә, ятсынды — боргалана боргалана кире чигенергә азапланды, карышты Ләкин күзгә күренмәгән ниндидер кодрәткә буйсынып, бөтен гәүдәсе, бөтен илаһи зурлыгы белән алга ыргылды Озакламый тынычланыр, ияләшер Кая китсен ул хәзер? Кая бара алсын?!
Бәйрәм исә үзенчә гүелди бирде. «Хөрмәтле Кама! Алгы тарафта сиңа — чиксез мөмкинлек буш үзән шикелле ята — рәхим ит! Мәңгелек . юл сиңа — кабул ит. Ургылсаң да ятсынма Тигезләнеп бетмәгән, утрау сыман жирләрне үзен тигезлә —сиңа да эш кирәк бит Гәрчә эш җитәрлек Иң олы һәм якты бурычың — турбиналар . »
Буа арты — кешрләр өчен тыелган зона. Ләкин малайлар анда, диварларга әйләнеп өлгермәгән каркасларга баса-баса, кармак салалар Гадәти яр түгел, тайгак бетон ярлар Акчарлаклар яр карлыгачлары таныш җирләрен танырга тырышып эзләнәләр, таба алмыйча үксиләр. Ләкин тынычланалар да ары очалар Кошлар өчен тыелган зоналар юк. Бүген инде алар да буа тирәсендә кешеләр белән бергә яз яктылыгын коча-коча бәйрәм итәләр Зурая, җәелә, озыная барган яна дәрья артыннан иярәләр, узып китәләр, каршылыйлар
Су өермәләренең тәбәнәкләнә, тынычлана барган төшендә дә буа һәм яр өсләрендә, парапетлар буенда да — кешеләр, кешеләр, кеше ләр. Җанлы дәрья 'Кешеләрнең күбесе - эш киемнәреннән Шулармын берсе — Кәрам Парапетка таянган да уйга талган Тантана уртасында гүя бәйрәмнән читтә калган Үзен беркем тыңламаганын белгән көе лебер-лебер сөйләнә:
— Сап-сары, кап-кара җирләр суга әйләнде Кара син, әй Тип- тигез су. Гүяки, мәңге шулай аккан Гүяки, әле күптән түгел генә аның хәзерге төбендә без йөрмәгән. Безнең бөтен эшебез шунда, су астында калды. Без анда эшләгән төсле дә түгел Кемнәрнеңдер мәңге лек эшләренә кешеләр сокланып карап торачак Ә безнең ничәмә елыбыз батты Үзебез дә шунда калмадык микән?
Кәрам тере дәрьяны аралый-аралый, бәрелә-сугыла, Фәез дустын эзләп тапты да, җитәкләп, бая үзе торган парапет янына алып килде һәм су баса торган диварларга бармак төртеп күрсәтте
Фәез, карале син. кара гына
— Нәрсә карарга? Ә-ә
Фәез үзе дә тнз төшенде Буа ташларында — язулар Кемнәрдер судан да курыкмый торган кызыл буяу белән үз исемнәрен язып кал дырганнар «Без монда булдык- Толя, Ирина. Вася» Даталар да ку елган. «Без монда булдык » «Без булдык » «Булдык » Исемнәр, имзалар «Камил. Галя, Айрат » Исемнәр гранитларга язылган'
ӘХСӘН БАЯНОВ
Язуларның кәгазьгә күчми торганнары белән беррәттән... барчасын, барчасын инде су ялый. Бөтенесе дә әкрен-әкрен су астына шуыша.
— Кара син, Фәез, кара гына. Исемнәрнең берсе —Айрат. Безнең уртак дустыбыздыр бит инде ул, ә?
— Ах, Кәрам! Явыз!
— Дөрес түгелме әллә?
— Түгел. Ул үзенең исемен биеккәрәк язачак. Монысы бүтән Айраттыр...
— Ә безнеке бөтенләй калмый. Беркая да язылмады. Эшләребез, яшьлегебез, иң шәп елларыбыз су, төбенә китте.
— Өскәрәк кара, ераккарак.
— Карадым, күрдем: су, су, су.
— Үзеңне кош итеп, самолет итеп той Югарыдан кара. Я, ни күрәсең?
— Күрмим шул.
— Кош биеклегеннән карасаң, таш урамнар, заводлар, ниһаять, менә бу диварлар шулай ук язулар булып укмаша: «Без монда булдык. Без булдык. Без бар Без...» Таш имзалар. Таныган кеше анда синекен дә табачак.
— Синекен — беренче чиратта.
— Бәлки... Рәхмәт, Кәрам.
Тантана рөхсәт иткәнчә, тере дәрья уртасында ике ир, исерек кеше-ләрдәй, рәхәтләнеп кочаклаштылар. Аннары, бәйрәмнең сүрелмәгән шул мәлендә Кәрамны калдырып, Фәез Красновны эзләп тапты. Тапты да аның җиңеннән тартты:
— Регильләр белән ничек? Килдеме? Күперчеләргә фронт кирәк.
— Килеп җитмәде әле. Киләчәк, Фәез Сәлимович.
— Шулай да кайчан?
— Тиз, бүген үк.
Ары узмакчы иде, үзенә куш кул сузып торган Сәхәбинга бәрелә язды.
— Фарук! Син! Теремени син!
— Ник? Мин әллә үләргә тиешме?
— Күзгә-башка күренмисең.
— Шулай булырга тиеш тә, чөнки Минзәләдә булмыйсың бит.
— Минзәләдә? Нишләп?
— Мин бит шунда, үз буразнама кире кайттым.
— Менә тагы... Кайчан?
— Син литейныйдан киткәч үк сыздым. Җаным шунда калган иде, ялгыз шыңшып диңкеткәч...
— Ә монда? Монда да кала бит, төсеңме... әйе, төсең. Музейда гына түгел, урамнарда, йортларда рәсемең җан сорап, көтеп тилмерер.
— Алай ук шыттырма ла...
— Ә бит менә, килгәнсең бит.
— Җан түзмәде Кызык, кәнишне. Ну, Павликны да бик күрәсе килгән иде. Әле шуны эзләп йөрүем.
— Таба алмассың. Павлик күптән Себердә. Зур төзелештә беренче чүмеч балчык казып чыгарган. Газетада күрмәдеңмени?
— Юк шул. Тагын! Кара син, ә, тагын беренче чүмеч!
— Ә син куркасың.. 1
Буаның инде тоташкан, яңа диңгез җәелә барган, акчарлаклар, карлыгачлар ак һәм кара яшеннәр булып киңлекләр зәңгәрлеген кискәләп узган төшендә, чатыры челтәрләнеп торган сәхнә тирәсендә тантаналы митинг дәвам итте. Рапортлар, котлаулар, фанфаралар, жыр-
лар, биюләр тәгаен исемнәргә дан яңгыраттылар. Кешеләр, кошлар, төсләр, дулкыннар, киңлекләр бәйрәме дәвам итте
«Без монда булдык» «Без бар!»
Тантана шау-шулары килеп җитмәгән тын тугайда с
— Оҗмахлы булырсың, алла бирсә,—дип кендек әбн амин тотты £ һәм үзенә ихлас елмаю белән Гафур исемле бәхетле кешенең башын- 5 нан янә бер сыйпап куйды. Гафурның моннан да зуррак тантана күр- э гәне юк иде һәм күрмәс тә. Болай булгач, яшәргә мөмкин һәм ки- £ рәк тә. Ф
Бәхетле Гафур белән изге әби илаһи тынычлыкта үз бәйрәмнәрен кылдылар, тәгам алдылар, шатлык кичерделәр. Тик мондый мизгел- “ ләр кыска була бит Үз җирендә үз асылын тапкан исемле кеше Гафур х тыныч кына авырып ятарга дип язмыш үзе биргән берничә көнлек ял- * ның инде үтеп тә киткәнлеген хәтеренә төшерде Калага кайтырга, ю кабат эшкә һәм яңа тормышка керешергә вакыт икән һәм шулай ки- s рәк тә Әйе. Гафур кайтыр, әлбәттә, һәм. беренче булып. Фәезгә сугы- « лыр, сөенче алыр Аннары бергәләп Гөлннсагтәйләргә барырлар да * гаилә каршысында хак дөреслекне ачрп салырлар: «Кендек әби. әйт m әле. мин кем?» —днп, әбинең күзләренә туп-туры карап сорар Гафур атлы кеше. Кендек әби гаҗәпсенеп куйгач: «Менә тагы, иске авыздан яңа сүз Кем була димени Үз балам ич син минем — дөньяга үз кулларым белән кабул иткән Гафур балам»,—дияр Калганы — закон эше Шаһит сүзен кәгазьгә күчергәч, паспорт һәм бүтән вак-төяк документны алмаштыру мәшәкатенә генә түзү бик тә күңелле булачак Бәйрәмнәр, тантаналарның дәвамы булачак Ул көн дә бик якында — көтә. Гафур берничә минуттан урыныннан торыр, урын-җирләрен җыештырыр да әби янына тагын китәр
Кендек әби, башта китмик инде дияр, бик әйбәт яшибез бит монда— үз тормышыбызда, дисә дә. калада Гафур улына ярдәм итәсе барын белгәч, «Изге эшкә — салават, миннән фатиха»,—дип ризалык бирер
Ике-өч минутлы рәхәт ялкаулыкка талып ятсын да. аннары Гафур, әйбәт хуҗа сыман, йорт кураны барлап чыксын да, аннары, бик тиз арада Рабига әби ишеге төбендә булачак ул Әбн көтәдер инде Иртәнге намаздан соң, вакытын кая куярга белмичә, үз улын — Гафурын көтә торгандыр
Исемле кеше буларак каршылаган беренче иртәсен дә Гафур юри озак ятты. Ләззәткә чыдый алмыйча, аякларын сузды, кулларын күтәрде Бил тиңентен ачылган юрган астыннан юкара төшкән йокы пәрдәсе дә шуа төшеп, Гафур аннары караваттан жәһәт кенә кузгалып, аякларына басты Карашы тиз арада тәрәзәне барлаган иде, урам як карларының күк измәгә әйләнүе күзгә чалынды Гадәтн хәл. гадәти күренеш Гафур хафаланмыйча, моңарчы һич булмаган тынычлык белән өстенә киенде Ләкин ишекне ачып чыкса эрегән кар дигәне — күк дәрья Бу ни хәл?
Секунд эчендә ул моның нәрсә икәнен аңышты «Менә сиңа! Шушы гына җитмәгән иде!»— дип шыңшый шыңшый, карлы бозлы су буйлап атларга да кереште — Су — тездән, урыны-урыны белән тирәнәеп тә китә Су салкыны аякларны жыера, бөтен гәүдәне куыра — чыдасаң чыда Тик чыдау зарур Бүгенге көндә нң кадерле кеше, баш бәясе изге кеше Гафурны көтә
Су белән бәхәсләшә, тарткалаша торгач, күпмедер вакыттан соң ул Иске Чурайда Рабига әби ишеге төбендә иде инде Су ярып эчкә узды
— Әби. кендек әби!—Эндәшүче юк — Кендек әби. тиз, тизрәк, тор. анда җирне туфан күмгән Тиз!— Эндәшүче юк
Аптырагач әле бу, әле теге почмакка сугылды. Судан куркып качмадымы дип, чарлакка үрелеп карады.
— Кендек әби, әбекәй, әбекәем! Я, тизрәк бул, су арта бит. Кендек әби, ишетәсеңме?— Эндәшүче юк.
Лашпор-лошпыр атлап, Гафур тагын өйгә керде. Шашкан кеше сыман, кичә ут дөрләгән мичкә башын тыгып бакты. Мич тә суынган.
Тегендә-монда сугыда торгач, зиһене ялтырагандай итте дә Гафур мич башына үрелде. Күзгә күләгә чалынды.
— Кендек әби, синме бу? Кендек әби?
— Ходаем, Гафур балам! Үзең кил, кил монда. Ахыр заман килде менә. Әйттем бит, килә ул дип. Кил, бергә китик ходай каршына.
— Әби, ашыкма, юк... Ашык, әйдә тиз! Төш! Киттек! Китсәк, исән калабыз.
Әби барыбер тизләмәде. Шактый вакытны бил уып әрәм иткәч кенә Гафурга таба тартылды. Гафур җәһәт сузылып, аны күтәреп алды да урамга алып чыкты. Лашпыр-лошпыр. лашпыр-лошпыр. Гафур үзенең кадерле кешесен һич авырсынмыйча, дәрья аша күтәреп барды. Авылны чыктылар.
Тик... авыл белән кыр арасында элек шактый киң иңкүлек бар иде. Шунда су аяк җитмәслек булып җыйналган. Урап чыгарга кирәк. Вакыт тар. Су бит сизелмичә генә һаман арта тора. Су үргә ага! һич булмас хәл мисалында гасырлар буе ишетелгән җыр мәгънәсе көченә кермәс диген! Үргә, үргә ага сулар! Кама акылдан язган, Кама котырган!
— Әби, курыкма, җилкәдән кочакла. Алай түгел, бума. Хәзер...
Гафур шунда гына әбинең бер кулы буш түгеллекне, калын бер китап тотканын күрде. Мич башында да коръән тотып яткан икән бичара!
— Балам, су суык, аякларым суда, үләм. Әйдә кире, җылыга — үз өебезгә, әҗәлебезне шунда каршылыйк.
— Әби, әҗәлне каршыларга ашыкма, үзе дә куып җитәр. Уф... фа... Чумдык.
— Әҗәлемне коръәнсез итмә, балам, ипләп!..
Ике кулына бала тоткандай, Гафур әбине күтәргән килеш бара да бара.
Ким дигәндә шулай ярты сәгать барылгандыр. Су, тәннәрне чеметеп туйгач, кыздыра, яндыра башлады. Ут капмаган, янмаган бер генә күзәнәк тә калмагандыр. Әби, һуштан яздымы, бер мәлне бөтенләй тынды, гәүдәсен дә тота алмас булды. Мәгәр калын китапны ычкындырмаган иде әле.
— Хәзер, әби, түз, хәзер.
Шулай да гомер чиге бу түгел иде. Үлем дәрьясы күзгә күренеп саекты.
— Ике-өч йөз адымга түзсәң, исән калсаң, аннары тагын алтмыш ел вәгъдә итәм, әби. Ишетәсеңме, әби?
Әби ыңгырашып кына куйды. Су үзәненнән тагын күп кенә ара узгач, ниһаять, коры җиргә чынлап та җителде. Бу хәлгә ышану кыен иде.
Хәл алыр өчен Гафур әбине олы юл итәгенә, коры җиргә өс киемен җәеп яткырды. Эчендә җаны бар әбинең. Куркудан һәм су салкыныннан һушын гына җуйган булырга тиеш. Мөмкин хәтле ашыгырга кирәк. Соңга калу мөмкин. Иң зур йөк — кадерле Рабига әби, соңгы өмет, бердән-бер шаһит! Исән була күр, зинһарлап сорый Гафур улың. Үлә генә күрмә!
Әби селкенеп куйды, ыңгырашты. Нәрсәдер әйтергә җыена иде шикелле.
— Әби. әйт, ни кирәк? Ни?
Әби сүз урынына шыңшып кына куйгач, Гафур аны тагын күтәреп алды. Бераз баргач, ботинкалар эченә җыелган суны түгәргә зирәклеген аңлап, тукталды. Су һәм бозларны каккалады Тагын киеп, тагын «цирк номерларыэ башкарганнан соң, тагын атлап китте. Шунысы җайсыз, әби үз гәүдәсен тотар хәлгә тәки килә алмады Шулай да Гафур атлавын белде, атлый бирде. Тора-бара күзләр начар күрә баш- ♦ лады Күз алларын гына түгел, зиһеннең үзен үк каплый бугай салкын с томан. Үзе эссе, үзе калтырата Җылы белән суыклык — бер тәндә, t Бу ни дигән сүз? Кая бара Гафур? Атлыймы, утырамы?
Утыра икән. Моны ул машиналар узуыннан чамалады Шуларның 3 берсен туктату теләге туып көчәйде. Кул күтәрә белде. Машиналар уза * тордылар. Ниһаять, бер хәерлесе тукталды Шофер йөгереп килде. ф
— Кайда торасыз? Кая илтергә сезне?
— Безнеме? Безне... безне Насыйбуллин квартирына илт син. о
— Кайсы Насыйбуллин? Баш инженер түгелдер бит.
— Әйе, шул, шул — үзе. Илт шунда, зинаһар Мин аңа үземнең <
шаһитемне күрсәтәм. «
— Котырган! Шаһит сиңа! Әйдәгез җәһәтрәк!— шофер әбине каби- 2 нага күтәрешеп менгезде.
Машина тиз үк кузгалды. *
Шәһәргә кереп озак кына баргач, тукталдылар
— Менә Насыйбуллинның өе йокыларын бүлдерәбез бит Нишләргә соң?
Гафурның җавап бирерлек хәле калмаган иде инде Сәеррәк ымлыклар белән чикләнде. Җиргә төште һәм шофер утыргыч читенә китереп җиткергән әбине күтәреп алды:
— Үзем
— Әһә, телең бар. Әйдә.
Аяк йөзенәчә балчык күмгән асфальт һәм, аннары, кысан баскыч буйлап атлау үлемнән газаплырак булгандыр Әмма Гафур зарланмады Чайкалып китсә, шофер аны тотып кала торды Шулай өч катны уздылар да ишекләрнең берсе алдында тукталган Гафур ым белән звонокка басарга кирәклеген аңлатты Шофер өч тапкыр сәдәф- кә басканнан соң гына ишек ачылды. Ачылды да алла күренгән яшь кенә хатын-кыз аһ дип куйды һәм, чәчләрен учлап, кире эчке якка атылды. Шулай да шофер ишекне киңрәк итеп ачкач, Гафур берни уйламыйча, дөресрәге, уйлый алмыйча, чайкала-чайкала, бусагадан узды. Күзләрен угалап эчке бүлмәдән чыккан Фәез дә:
— Бусы инде ни дигән сүз?—дип зал уртасында шаккатып торды
— Бу мин — Гафур!—диде Гафур, әбине куярга белмичә - Ул мине таныды! ӨЧ көн буе миңа Гафур дип эндәште Ул — минем шәһитем!
— Зинһар, Зәрия, ашыгыч ярдәм чакырт — Эшнең нәрсәдән икәнен төшенгән Фәезнең беренче фикере иде бу. Әбине диванга яткыргач ук Гафурга елмаерга тырышып карады ..— Син — Гафур Әлбәттә Гафур син Мин белам бит Инде бүтәннәргә белдерергә кирәк
— Ул мине таныды. . Әйе ..—Тнк шул вакыт Гафурның чырае ка бат җимерелде.— Онытканмын! Тәки баш җитмәгән!- дип, ул шыңшый ук башлады.
— Нәрсә, ни оныткансың?
— Китапны! Кендек әбинең китабы юл читендә калды бит! Шуны машинага салырга тәки баш җитмәгән!.
Як-ягына каранып, ул шофер егетне эзләде булса кирәк Ләкин анысы тиз үк чыгып киткән иде Гафур Фәезнең җибәрмәскә тырышуын санга да алмастан чыгып та югалды һәм шул китүдән соң аны Фәезгә бүтән күрергә насыйп булмады
Шул ук көннәрдә Рабига әбине дә җирләделәр
Ә тормыш үзгәрергә җыенмады. Кала үз шөгыльләре белән яши бирде. Кешеләр эшли, радио сөйли, газеталар яза бирделәр.
Ләкин әле диңгез тулып җитмәгән иде. Кама дүрт метр биеклеккә генә күтәрелеп, гидростанция яртылаш куәтенә генә эшли алачак иде. Монысы да — киләчәктә. Ә бүген... Бүген әле турбиналар юк Аларга билгеләнгән урын — шулай ук су астында. Дүрт секция, дүрт таш капчык су белән тулды. Алар эчендә кешеләр эшли алсын өчен, суны чыгарырга кирәк, яки буаны яңадан ачарга, диңгезне — иреккә...
Күперчеләр ашыгып корыч рельс салганнар һәм аның астына хәзер тиешле краннар сыймас булды, башлары корычка бәрелә... Краннарның да билләре корыч, иелә, бөгелә белми... чүгәли белмиләр краннар.
Суны ашыгып яптылар, рельсларны ашыгып салдылар
Күперчеләрнең үз хәлләре хәл: баганалар басарга тиешле бетон терәкләр — су астында. Су астында кешеләр яши алырлык корылмалар төзергә туры киләчәк...
Ә хәзергә күпер һәм гидростанция'саесканнардай сумалага кунган булып чыктылар — башны күтәрсәң, койрык ябыша, койрыкны тартып алсаң, борын ябыша Саесканнарны коткару фарыз Беренче чиратта бу — Фәез эше.
Буада бөтен килеш кала биргән идарә башлыгы Валерий Краснов кара сакалын сыйпый-сыйпый, Фәезне будка төбендә каршылады
— Калтачихин Себергә китә.— Сүз кранчылар җитәкчесе хакында барганны Фәез тиз төшенде.
— Сәбәбе?
— Баш түшәмгә тия, сыя алмыйм, ди. Безнең аяклар суда — түзәбез.
— Сәбәп бүтән, әлбәттә. Монда хәзер берничек тә беренче була алмыйсың. Ә ул беренче булырга күнеккән Ну, хәерле юл. мин каршы түгел.
— Аның урынына — Смирнов.
— Әйбәт. Ә терәк белгечләре? — Сүз бригадирлар хакында.
— Мәрдәншин, Фәтхетдинов. Хәзергә нык торалар
— Әнә шулар безнең чын терәкләр Алар нык булсын.
Буада барлыгы утыз җиде терәк. Шуларның икесе яр буенда, коры җирдә. Җиде терәккә регильләр инде куелган. Әмма эш шунда теркәлгән килеш.
Фәез Кәрам участогына килде. Гадәттә эшләрнең торышын Фәез сораса, бүген — киресенчә.
— Ничек анда безнең хәлләр? - ди Кәрам.
— Арматура хәзергә юк. Магнитогорский җибәрмәскә булды. Череповецка яздык. Җавап әлегә юк.
— Быел безгә дүрт йөз илле тонңа кирәк,— ди Краснов.
— Кул кушырып утырырга да рөхсәт юк.
Фәезнең якында гына аунап яткан арматураларга күз ташлавын сизгән Кәрам:
— Сынап карыйбыз инде,— дияргә ашыкты.
Тәкъдимне Фәез керткән иде.
«Тыныч коелган» корыч урынына «Ярымтыныч коелган» өченче класслы арматура куеп карарга булдылар Шуңа күрә Фәез эшне үзе күзәтеп торырга тиеш.
Шурфлар бораулап, анкерлар куелды. Арматураларны электр агымы теткәләл ташлардай булып талый Көче җитсә, теткәләр ләм корыч йомгаклар ясап атар иде. Дер-дер калтырап тора корыч таяклар
Аларнын хәлен Фәез шәп тоя — аларга һич тә рәхәт түгел. Кая ул! Агарков Фәезләрне бит шушы рәвешле сынады Агарковның сизем амперлары күпме көчәнешкә көйләнгән булгандыр, әйтү кыен, әмма ♦ бәләкәй түгел, кирәгеннән күпкә куәтлерәк иде. Фәез шартлап теткә’- с ләнмәде, исән калды. Түзде кешеләр һәм. £
Арматуралар да исән калдылар 2
— Бетонлыйбыз — Кәрам шулай рөхсәт сорадымы, нәтиҗәне рас- з
ладымы Фәез өчен монысы барыбер иде. *
— Бетонлыйбыз.— Димәк, кул куячак. A
— һәрберсен шушылай сынамый булмас
— Рәхмәт. Тик бу юл белән өлгерә алырбызмы?
— Ике смена эшләсәк эшләрбез, тырышырбыз. Әгәр кран килсә. х
•— Анысын үз өстемә алам *
Егетләрнең кәефе күтәрелгәч, Насыйбуллин ары атлады. «Күпер- ю челәргә, димәк, фронт өлгерәчәк. Ләкин алар безне тагын бик тиз куып х җитәрләр. Тимер юл краны инде килгән Шлюзны узмаганнар узуын. п Аларга да җайлы түгел — җиденчедән башлап, унтугызынчыга хәтле х барлык терәкләр — су астында. Агрегатларның беренчесе һәм өченче- ф се гөрләп утырган булса да, калган өчесенең ояларында шулай ук су Дөньяны су күмгән Шатланырга үрдәкләр генә күренми Балыклар гына чупырдаша, чуртаннар ..»
Тантаналарның җир өстендә гөрләп торганнарына күз салмыйча, дәрья төбендә чуртаннар бүгенгесе көндә тәртипсез парадка чыктылар Бүгенгесе көндә аларга мәйдан киңәйде Су астында аларга каршы торырлык бүтән көч юк Кешеләрнең үз шөгыльләре җитәрлек Мәйдан чиксезлеге кебек үк азык иркенлеге — чабаклар, сазаннар, корбаннар, кызылканатлар, кушбашлар һәм ташбашлар Потылган чакларында да чуртан бугазын тырнамый-нитми генә, өнсез-тавышсыз гына шуып керәләр. Чуртан корсагының дәрья шикелле иркен түгеллеге тиз үк сизелсә дә, тик кире чыгу юлы юк шул Чыгыйм дисәләр дә, чуртан тешләре шундый җайланган ки, эчкә кергәндә шоп-шома, ә кире шуарга чамаласаң, капыл тырпаеп, кадала, чәнчиләр Әйе. чуртан авызына үзеңне түгел, койрыгыңны да якын китермәү хәерлерәк.
Шуңа күрә, башларында ми әсәре бөтенләй үк булмаган чуртаннар патшалыгы көне белән көчәйде. Бүген әле- биологик тигезлек Поту чылар бар, йотылучылар җитәрлек Соңга таба ни булыр? Әйе, сонын- тын ни буласы да хәзер үк билгеле — тиүезлек бетәчәк Бизмәндә йотылучылар авырлыгы бөтенләй юкка чыгып, икенче башта чуртаннар үзләре генә калачак Үлчәүләр бетәчәк Менә шунда инде хәйләкәр Тешлеләр бер-берсе белән үзләре куышлы уйный башлаячак Чөгә, судак, алабуга кебек затлырак ерткычларны адәмнәр үзләре тотып бетергәнгә күрә, чуртаннарга азык чуртаннар гына калачак Әйдә, берсен-берсе ризык итсеннәр, ашасыннар, йотсыннар һәм йоталар
Ярый әле су гөбе Законнары җир өстенә калка алмыйлар
Кемдер әкият сөйли чуртан коры җиргә чыккач, телгә килде, дип Башта гына тнберченде-тиберченде дә тиз арада халык арасына кереп чумды, дип Инде башкалардан аны аерып булмый, имеш Ышанмаучылар’күп. ышанучылар да юк түгел Житмәсә. кыйсса яңа борылышка юлыкты Кардәшләрен йотып бетергән, сирәк-мирәк калган чуртаннарны бөтенләй үк чүпләп бетерү өчен, имеш, махсус балыкчылар
тресты оешканмы, оешачакмы. Шул уңайдан чуртан кыйммәтле балыкка әверелә. Чуртаннар патшалыгы .үз-үзен йоткач, яңа, тешсез, затлы, культуралы балыклар үрчетеләчәк, тик монысы киләчәктә, имеш. Хәзер исә су астында кыргыйрак дәвер хөкем сөрә. Трест балыкчылары күзгә чалынмый. Озын-озын кармак саплары тоткан малайлар. егетләр, сакаллы картлар күпер нигезләре салыначак урыннарга. бетон юллар салыначак төшләргә, рельслар өстенә менеп басачаклар. Буа артында бүленеп калган һәм яшь диңгезгә — иреккә чыккан балыкларны эләктерергә ходайның һәр бирмеш көнендә килә торачаклар. Кесәләрдә, кибетләрдә — балыкларның үзләреннән күп кармаклар.
Былтыр гына бер төзү идарәсенең баш инженеры булган олпат кеше су төбенә мәңгелеккә киткән тайгак җиргә килә һәм кармак ыргыта тора. Җепкә асылынып бутала-бутала ялтыраган ап-ак көмеш сөенечләр өстерәп чыгару, өскә күтәрелгәч тә уйнаклавын күреп тору һәм үз кулларың белән тотып карау мизгелләре бәрабәренә кайчак гомер дә жәл түгел, күрәсең. Теләсә кем моны аңламый бугай. Менә шул.
Шуңа күрә, тантанадан кайтышлый, яннарыннан диярлек үтсә дә, Фәез зурларга түгел, бу юлы малайларга да кычкырмады.
Фәезнең исә хәтсездән инде балыкны шулай кулга тотып караганы юк: ычкына да китә, китә дә юкка чыга. Бәхет тә шулай, мәхәббәт тә...
Кама төбендә чуртаннар патшалык итә.
Тагын йокысыз төннәр, томанлы көннәр. Арага бәйрәмнәр дә кереп шаулый торды, әлбәттә. Озак та үтмәде, жиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы килде. Культура сараенда гадәти ыгы-зыгы башланды Кешеләрнең йөзен шатлык бизәгән. Күзләрдә — яктылык.
Ишек төбендә Айрат Хәмитов басып тора Начальствоны көтә, ахрысы. Ләкин урта звенога да кул бирәсе итте.
— Әйдәгез, Николай Трофимович, узыгыз. Фәез Сәллл...— Исемнең иң кадерле өлешен йотты хәерсез.
Залга керделәр. Арттарак буш урын күбрәк булганлыктан, шунда юнәлделәр. Күп тә үтмичә, җитәкчеләр дә күренде. Алар артыннан Хәмитов ияргән. Җитәкчеләр өстәл янына утыргач кына, түбәнгә төшеп. беренче рәткә утырды.
Аппаков торып басуга, зал тынды. Җитәкче, залдагыларга якты караш сирпеп, ягымлы кыяфәт һәм күңелле сүзләр белән чыгыш ясады. Чыгышның үзәгендә заводның беренче чираты, гидростанциянең беренче агрегатлары, якты елганың яңа ярларга күчүе, шлюзлардан узган теплоход аклыклары һәм шул тирәдәге киләчәк шатлыклар яктырып торды Җиңүләргә өлеш керткән барлык эшчеләрне, инженерларны, оештыручыларны ихлас котлаганнан соң мактаулы бурычын үтәүгә күчте Орденнар, орденнар. Кулларына орден кабы тоткан кешеләргә Коровкин да өстәлде. Ул кабат килеп утыргач, Фәез өлкән дустының кулын чын күңелдән кысты. Нәкъ шул вакытта сәхнә ягыннан Рәхилә Низамова керде дә президиумда утырган Агарковка нәрсәдер әйтте, Управляющийның чырае кинәт бозылуга караганда, бик үк шатлыклы хәбәр түгел иде Рәхилә ямансу күзләре белән залга карап бераз торгач, Айрат янына төште.
Ул арада управляющийның күзләре залдан кемнедер эзләргә кереште Фәез үзенә төбәлгән карашны сизде. Игорь Дмитриевич күз
карашы белән Коровкинга ишарәләгәч, Фәез Николай Трофимовичның иңенә кулбашы белән кагылды Агарков ишеккә ымлады һәм Фәез Коровкин артыннан ишеккә таба атлап китте Ләкин нәкъ шул вакытта Аппаков Фәезнең фамилиясен атаганлыктан, ул нишләргә белмнчә- рәк басып калды.
— Насыйбуллин! Килмәгәнме әллә Насыйбуллин?
Фәезгә хәтле Айрат: <
— Монда ул, арткы рәттә,— дип өлгерде, һәм Аппаков Фәезне =
күреп алды: “
— Ничек, Насыйбуллин, үзегез киләсезме, әллә мин сезнең янга
төшимме?—дип шаяртты һәм халык тиешле тәэсирен сиздергәч,— *" Әйдә, эштәгечә җитез бул,— дип мактавын белдерде ♦
Фәез, үзенә сузылган кулдан бүләкне алгач, ашыгычлык белән а Агарков янына килде
— Гидростанциядә авария. к
— Авария? *
Ярый әле урынсыз сораудан Коровкин килеп коткарды Агарков _ тәкъдиме белән Коровкинга белдерү ясарга туры килде
— Иптәшләр, кыска гына белдерү ГЭСка һәм аның төзелешенә u катнашы булган иптәшләр, монда эшегез беткәч, урамга чыгып, ишек А төбендә җыелыгыз, зинһар Анда сезне автобуслар көтә ГЭСта кеч кенә авария, бик кечкенә Шуны бетерергә кирәк Теләгән кешеләр, бары тик теләүчеләр. Сезне көтәбез, иптәшләр.
Залда сүз, хәрәкәт башланды Ун-унбиш минуттан инде автобус янында ике автобуслык кеше җыйналган иде. Коровкин үз машинасы белән китә торды Фәез бүтәннәр белән автобуста баруны дөресрәк санады
ГЭСка килеп җиткәч, Фәез туп-туры турбина залына узды ГЭСка хезмәт күрсәтүче җаваплы -кешеләр шунда иде Чырайлары качкан һәркем үзен гаепле саный. Сораштыргач, гаепнең төзүчеләрдә дә юк түгеллеге ачыкланды. Түбәләр чынлап та ашыгычлык белән ябылган Җил дә үз эшен үтәргә ашыга төшкән — түбәләрне көтелгәннән тиз рәк какшаткан һәм кайбер табакларны каерып аткан Түбәдән аккан су панельләрне—автоматиканы җебеткән Электр агыла торган миллион чыбык йомгагы өстән капланмый ук калган, резервуар рәвешле корылманың өсте цинк белән буялмаганлыктан, тнз арада тутыгып эштән чыккан. Кара-кучкыл пычрак ага Ут. яктылык әшәкелекне сөйми, анысы табигый Шуның өстәвенә—режимсыз эш, генераторны ялсыз куу. Кешегә генә түгел, машинага да ял кирәк.
Файдалануга ике генератор тапшырылып, берсе тнз арада тукталгач, икенче генераторга ватылырга рөхсәт бирелмәгән, әлбәттә. Ләкин беркемнән сорамыйча, механизм үз сүзен язган да куйган:
— Авария!
Тиешле кешеләр бу хакта ныграк уйлап, үзләре хәл итәр. Ә Фәез исә үзенә кагылганны үтәргә тиеш Шул ният белән ул автобус янына чыкты
— Иптәшләр, монда безнең беренче бурыч — түбә калаен рәтләү Шул эшнең осталары миңа якынрак кнлеә иде
Гадәти җанлану, сорашулар Фәез янына ике, өч, дүрт, биш. алты Аннан Я алла!
Пичугин! Исәнме. Коля!
Исәнме, Сәлимыч!
Менә бнт ничек, ә? Авария күрештермәсә
Әйе. шул,—дип көлде Пичугин да — Нишлибез, Сәлимыч?
— Бер автобуста килдекме?
— Бер автобуста
— һәм эндәшмәдең..
— Синең үз хәлең хәл иде, бимазалыйсым килмәде.
— Менә бит, ә, Коля, син...— 'Янда бүтән кешеләр барын абайлап, Фәез сүзен төзәтте.— Сез, иптәшләр, ГЭС эченә кереп, анда инструментлар ала торыгыз инде. Сез — алты кешелек бршада. Җитәкчегез — Пичугин.
Иптәшләр сүзсез атлап киттеләр Фәез артларыннан карап калды. Коля әле дә бераз аксаклый икән. Иске истәлек.
Фәез буяучылардан да шундый бригада оештырып, аларга машина залына узарга кушкач, калган иптәшләргә кайтып китәргә мөмкин диде. Автобус аларны озата китте
Залга керешли Коровкин белән очраштылар Начальник тынычланып өлгергән иде.
— Күрше сыеры бозаулаганны без саклаган булып чыктык. Ну, ярый, булды, бездән калмады. Син азакка хәтле җиткер инде, - дип. машина ишеген ачты
Фәез үзенең башлыгын. «Абзар түбәсен барыбер ныклабрак ябасыбыз бар иде»,-- дигән уй белән озатты һәм яңадан машина залына керде. Түбәдә калайчы егетләр шытырдый да башлаган. Караңгы биеклектән чамалап кына Пичугинны эзләп тапкач, Фәез тагын берничә ел элек булган хәлне исенә төшерде. Җиде метрдан түбән очу.. Бу юлы куркыныч ул чактагыдан да зуррак Теге юлы көндез иде, тәбәнәгрәк иде. Ә хәзер ярым караңгыда кармалан...
Пичугинның шуннан соң биеккә менгәне юк, аңа биеклектән курку өянәге ябышып калган иде. Фәез моны белә һәм шуңа күрә аптырабрак калды. Менеп китте бит әнә! Җиңел булгандыр дисеңме?
Төн тиз үт+е. Таң атты. Түбәдә шәфәкъ алсулыгын күргән егетләрнең берничәсе җиргә төште. Фәез алар янына килеп, Пичугинның аяклары авыртуын һәм аңа төшкәндә ярдәм кирәклеген әйтте һәм егетләрнең берсе шунда ук яңадан менеп тә китте. Күп үтмичә, тагын дүрт егет төште. Өстә, димәк, баягы егет белән Пичугин гына калды Фәез сагая куйды
— Сез анда ничек, күрдегезме Пичугинны? Төшәләрме?
— Эшләре беткәч, төшәрләр,— дип кенә җавап бирделәр егетләр
Ләкин Фәез борчыла ук башлады
— Пичугин! Коля! Ничек анда Пичугин!
Пичугин урынына баягы егет эндәшеп, Фәезнең үзен чакырды Ни дә булса килеп чыгасы көн кебек ачык иде!
Фәез таңгы эңгердә тар гына тимер баскыч буйлап күккә ашарга тиеш. Курыкмаска, каушамаска, һәм ул үрмәләргә кереште. Егылса да берни түгел, монысы бәлки соңгы күтәрелү. Әгәр түбән очса, теге чакта Пичугинның нинди хәл кичергәнен Фәез тәне белән тоеп төшенәчәк. Кешеләрдән сорашасы калмый Тоеп белү бәхете1 Теләсә кемгә тиямени ул!
Фәезнең күкрәге куркыныч рәхәттән кымырҗып торды .
Инде Фәезләр гаебе белән беркайчан да аварияләр булмаячак. Бүген, димәк, мәтәлсәң дә ярый. Ләкин Фәезнең куллары тимергә тимер үҗәтлеге белән ябыша, аяклары мәче тырнаклары шикелле сак баса иде Кеше максатына таба шулай үрмәли. Менеп җиткәндә, аны көчле куллар эләктерә. Фәез — түбәдә
— Ни булды?
— Әнә, кара
Пичугин яссы калай түбәдә ике кулын коштай җәеп, селкенми ята иде Мөгаен, шулай каядыр оча Мөгаен, түбәнгә!
— Исәндер бит?
— Тыңлап карагыз.
Пичугин сулый иде. Аптырагач, Фәез аны чалкан яткырып, яңакларына суккалады, ялынырга кереште:
— Коля, зинһар һушыңа кил Коля, болай ярамый бит. Мин Фәез, Насыйбуллин, синең янда Ишет, ишет, Коля!
Коля бер кулын Фәездән тартып алды
— Исән! Исән, Коля! Молодец! ♦
Битләреннән тагын бераз сыйпагач, Коля һушына килде, һәм шун- с да ук Фәезнең кулларын кысты. Сүз әйтүе шушы иде «Мин исән, ку- t рыкма!» диюе иде. *
— Нишлибез?— Фәез яндагы егеттән шулай сорады. Э
— Вертолет чакыртырга туры килер микәнни?— дип тегесе үзе co- н
рарга тиеш тапты. ф
— Юк, үзебез. в
Егет куркынычсызлык өчен бау табу нияте белән аска төшеп киткәч, о озак та тормастан, Коля башын күтәрде. Уңайсызланып елмайгандай х итте
— Мин хәзер, үзем. 10
— Әйдә, минем арттан. х
Берничә минуттан алар инде баскыч янына килеп хиттеләр. Әк- £ рен-әкрен Коля аякларын баскычка терәде.
— Бер кулыңны миңа бир, Коля, миңа тотын
— Алай ярамый.
Пичугин үз аяклары белән түбәнгә төшә башлады Фәез дә аннан калышмады Төшеп хиткәч кенә дустын чын күңелдән кочаклап сөйде:
— Эх, Коля! Коля! Яшибез бит әле болай булгач, ә? Болай яшәргә ярый бит, ә?!
Коля исә елмаеп кына куйды.
Җиңүләрдән һәм кайбер гыйбрәтләрдән соң кала сабырлана, олыгая, акыллырак була барды кебек Фәез бу үзгәрешне барыннан бигрәк үзендә сизде. Маршруты тотрыклы сызыкларга сыя башлады өй — идарә, төзелеш -- идарә, төзелеш — өй. Көн эчендә шулай, атналар буе.
Ике генератор, ике хир шары сыман, көйле әйләнә, бүтәннәре акрын-акрын үз урыннарына кереп утырырга хыера Калган төзелеш шулай ук гаугаларга тоташмый Заводларның икенче чираты төзелә — хай гына, олпат кына, ыгы-зыгыларсыз, шау-шуларсыз Кайчак хәтта гахәбрәк тоела.
Вакыт, үзенең таш киемен киеп, кала булып, ак кала, таш кала булып, башка заманнарга китте—башка, яңа заманнарга Кеше хирдә имзаларын калдырды. Таш имзалар Теләгәннәр шунда Фәез имзасын да танымый калмас
Көннең ахыргы сызыгы: идарә — өй Кибетләргә сугылу нияте белән Фәез өйгә хәяү кайтырга булды Әллә артык тынычланудан, әллә машинада озак йөрелгәнгә, гәүдәсе оешкан, аяклары арган иде. Фәез хәлсезлекме хиңә-хиңә атлый бирә Шунлыктан кибетләргә керү теләге дә онытылды. Күпмедер баргач, башы әйләнеп киткән кебек булды. Бераздан баш әйләнү галәмәте арттан кемнеңдер килүе кебек сәер нәмәрсә белән алмашынды. Арттан югыйсә берәү дә килми иде Шулай да Фәез адымнарын акрынайтты һәм сак кына атларга тырышты. Сагаюны баш әйләнүе хиңә язган бер мәлдә кинәт... хилкә! Җилкәгә ниндидер каты нәрсә белән ордылар Барлык әгъзаларга берьюлы ут капты. Бигрәк тә баш, колаклар чыңлый чыңлый янды. Сызгыру үзәге колак тирәсендә, яну үзәге — хилкә төбәге Димәк.
Фәез кайдадыр еракта — Себердә. Димәк, әрәмтамаклар үз хөкемнәрен чыгарганнар. Шуларның берсе... ни исемлесе сон. әле?..
Ләкин җиңелмәскә, һуштан язмаска иде, егылмаска... Шуның әмәле табылмый. Утлы сызгыру күз тирәләрендә дә җемелди башлады — каралы-сарылы төсләр керфек очларында бии. Бөтен тирәлек шул төсләрдән гыйбарәт сыман — җиңел, сыек, ышанычсыз. Дөнья әллә бар. әллә юк. Адәм баласы аны барга исәпләп, гомер буе үзен алдап яшәдеме? Бармы дөнья, юкмы? Бармы без, юкмы? Шуны ничек тәгаен ачыкларга? Кайда критерий? Нәрсә ул? Менә кешенең төп соравы кайда! Ләкин дөньяны, чынлыкны югалтмаска иде, һуштан язмаска.
Тырышлык әрәмгә китмәгәнгә, зиһендә ак төсләр яңарырга чамалый инде, күзләрне генә катырак ачарга кирәк. Ташка егылып челпәрәмә килмәү—адәмнең бурычы, һәм утта янмау. Янудан котылу! Зиһенне бердәнбер саклау чарасы да шул гына. Атларга, тынычлыкка таба атлый бирергә! Шул чакта гына ут яктылык рәвешендә яши бирер.
Әйе, ут ул яктылык дигән сүз. Шунысы гына ялгыш, кайсыдыр тилесе генераторны Фәезнең баш миенә урнаштырган — әйләнепме әйләнә. Авария шуның аркасында килеп чыккан бугай. Баш авыртканга күрә.
— Авария!
— Авария? Анысы ни соң әле? Ә-ә! Булган иде шул. Ләкин бит ул чынбарлыкта булган хәл Анда инде бөтенесе рәтләнде, һәм Коля да, Фәез дә исән калдылар. Фәезнең күзләре шуңа күрә дөньяны яңадан үз төсләрендә күрә алды һәм... тиз арада зиһен үз урынына кайтты. Җир дә үз урынында икән һәм баш урынына ул гына әйләнә торсын. Җилкәне сыйпый төшеп булса да, юлны дәвам итү фарыз. Ашыгыч рәвештә — өйгә, өйгә!
Фәез күпмедер вакыттан соң өенә, түшәккә кайтып егылды һәм тиз арада йокыга китте, һуштан язмады. Күпме ятканын ул хәтерләми, әлбәттә. Мәгәр ишек ачылганны, өйгә кемнеңдер кергәнен сизде — Зәрия, Фәйрүзә...
— Эттә! Эттә!— Бала караватка таба тупылдап килде дә үзен әтисенең күтәреп алуын таләп итте.— Эттә, ыһ-ыһ — Елап та җибәрде.
Зария аһ итте:
— Әтисе! Бу ни хәл? Гомердә булмаганны! Кем белән эчтең шушы хәтле?
Фәез ишетә, аңларга тырыша, көч түгә. Ләкин шул вакыт аркага дөп итеп он капчыгы килеп бәрелә дә...
— Ыһһ!
Авырту кимеде дигәндә, тимерме, таш беләнме. кемдер тагы җилкәгә китереп ора. Бусы Гафур якташмы? Кем?
Мәгәр Фәезне торган урыныннан кымшандыра алмыйлар. Ул дөньяга һәм мендәргә чытырдап ябышкан. Урам ташларына ябыша-ябыша булса да. үрмәләп, мүкәләп, сөекле ярга килеп җитә ул һәм рәхәтләнеп, салкын егәр чөмерә. Ләкин яңа хәбәр:
— Авария!
— Нинди авария тагы! Фәез дим! Фәез!
Фәез күзләрен ача. Яктылык баягыча ук каты, авырттыргыч түгел икән. Йомшара төшкән. Дөрес, күз чагыла Ләкин тора-бара анысы да кими. Генераторның Фәез башында зырылдамавы ачыклана
— Су-у!
— Фәез, уф, йөрәгем! Хәзер!
Таныды Фәез: күз алдында янып торган яшел шәүлә ул ут түгел, Зәрия икән. Зәрия су китергән дә хәзер иренең битләрен сыйпый, көлә, шатлана, елый, йомшак кулы, тавышы бетГән йөрәкне, зиһенне иркәли
Ял бирә. Генератор әйләнүдән туктагач, җилкә төбендәге авырту да кимемәде микән әле
— Зәрия! Син исәнме? Кызым?
— Без исән. Менә кызыбыз да Менә су Шулай, эч. Әйбәт Әй-й,
бәхетебез бар икән әле. Ай куркыттың да! Хәзергә җитте, ял ит. Мин бнк тиз — врач кына чакырып килим дә. Хәзер ♦
Ашыгыч ярдәм, әлбәттә, көнендә үк килеп житте Врач, стакан тө- с бендӘГе суга дару өстәп, Фәезнең башын күтәрә төште Зәрия аңа яр- £ дәм итә 2
— Хәзер сез ял итәргә тиеш. Кискен хәрәкәт ясамаска тырышыгыз, з
— Йөрәкме әллә? *
— Юк, куркыныч нәрсә булмас. Баш эчендәге басым булырга тиеш ф Тикшерерләр, ачыкланыр
Берничә көннән врачның фаразы расланды Әмма авариянең булуын “ да Фәез үз көчендә калдырды Сәбәбе, ничек соң әле сәбәбе?
Иске Чурайда әти-әнисе янында тыныч кына гомер сөрергә мөм- * кин булган җирдән, Фәез тотты да ерак институтка укырга кнтте һәм ш бер ярдәмсез укыды Гомерен кыл бөртегенә асып куя-куя йөрде s Институттан соң да якын тирәне кайгыртмыйча, Себергә юл тотты Анда ™ үзен куркынычның күзенә карап, эшсезлеккә, әрәмтамаклыкка, җина- х ятьле хәйләкәрлеккә каршы куйды Инде менә монда да Ничә кабат ° башын кискәгә куйды Ниндн үкенечле аварияләрне исән генә уздырды. Инде менә—яңа төр авария Монысын ул көтмәгән иде Монысы бары тик аның үз ялгышы аркасында гына килеп чыккан булырга тиеш Ләкин нинди ялгыш? Кайда ул ялгышты? Шуны ачыклыйсы иде
Бер дә юктан Фәез тугызар метрлы ярдан суга сикерә торган иде Аска очканда колакта чыңлаган сыбызгылы ләззәт Менә нәрсә кирәк булды Фәезгә гомер буе Шул җитми башлады бугай соңгы көннәрдә һәмж. Фәез тагы түбән таба очарга кереште Яңадан уяныпмы, һушынамы килгәндә, гаҗәеп хәлгә үзен ышандыра алмыйча интекте. Каршыла кем? Бориска ошаган Шул хәтле дә ошаган — үл дә кит Икенче кеше — Пичугин Анысы да иллюзия җимешеме? Аварияме сәбәп?
— Пичугин? Син?
— Әйе Бу — Борис. Әллә оныттың да?
— Борис!
— Фәез! — Әллә каян, күрше бүлмәдән бугай, Зәрия тавышы ишетелде — Сиңа врач ни диде! Кузгалмаска кушты бит
— Врач кайгысымы Беләсеңме кем килгән?
— Белмим Ят, ятып кына сөйләш
— Менә син, ә? Борис! Син исән! Мин инде сине мәңгелеккә югалттык дип яшәдем
Ә Борис тавышы янда гына
— Мин дә... Мин дә синең яшәвеңне телимШулай дип, Борис Пичугинга карап куйгач, тегесе ихлас күңелдән кызарып чыга
Инде аңлашканнар булырга тиеш Бергәләп килүләре нәкъ шуның галәмәтедер
— Син безне гафу итәргә тиеш. Боря Без сине аңлап бетерә алма ганбыз.— Фәез үзе өчен дә, Коля исеменнән дә шулай акланырга кирәк faiiTbi Чөнки бу аның күңелендә еллар буе йөреп кристаллашкан ачык фикере иде —Ләкин, үзең беләсең, без сниеңчә дә яши алмый идек. Хәзер дә, белмим, барып чыгармы Ләкин тырышырга кирәк Инде тырышмасак, чынлап та гаепли алырсың Акланып та азапланмабыз Борисның елмаеп килешүен күргәч, ахыргача ачылырга булды Фәез — Үзең дә бнт иртәрәк туган кеше булып чыктың Ә? Ну. нрый. Хәзер кайда? Нинди эштә? Кынфәтеңә караганда, снн үзеңне югалтмагансың, үзенчә яшәргә көчең дә җиткән Шулай бит?
— Шулай.
— Хәзер кайда?
— Якты Ярда.
— Якты Ярда? Бу ни дигән сүз? Кайчаннан башлап?
— Ике елдан бирле.
— Шул гомер! Шул гомер түздеңме күрешмичә? Димәк, үпкәләвең, рәнҗүең шул хәтле куәтле булган.
— Әйтүе кыен инде, әлбәттә. Вакыты менә хәзер генә җитте, хәзер генә бөтенесе тормышның үзендә ачыкланды сыман.
— Инде безгә элеккечә ярамый. Шулай бит?
— Ләкин эштә бүтән очраша алмабыз кебек. Минем профессия дә үзгәрде, ачыкланды. Мәскәүдә дә шул эш белән шөгыльләнергә туры килде.
— Лебедев җитәкчелегендәме?
— Әйе. Монда да аның тәкъдиме белән. Акыллы машиналар монда киң масштабларда урнашты.
— Әһә! Менә ничек. Теләсә кем бу эшкә катнаша алмый. Шуңа күрә комачау да итә алмыйлар
— Хәмитовлар безнең арага керә алмый Иң кызыклы ягы бәлки шулдыр.
— Син, алайса, минем хәлләрне дә бераз беләсең;'
— Үзеңнән күбрәк булмаса
— Рәхмәт.
— Менә хәзер — авария, кечкенә булса да
— Беләм. Куркыныч белән уйнаудан туктагач
— Ничек, ничек? Тукта, аңлатыбрак!
— Урамга чык та өстеңә автомобиль килеп менәр-менмәс арада аның алдыннан йөгереп чык Чиреңнән җилләр исәр!
— Аңлый башладым
— Син терел әле. Булдыра алсак, аварияләрне бергәләп җиңәргә тырышырбыз. Булдырмаска. Син үз юлың белән, мин
— Үз юлың белән. Шулай.
— Төрле эшләрдә булган килеш тә бергә булырга мөмкин.
Шул төштә сүз бүленде.
Фәез торып утырды да күзләрен, битләрен сыйпады
Телефоннан Агарков эндәшә иде. Зәрия иренең авыру икәнен әйтсә дә. Фәез идәнгә басты.
— Үзем! Инде аңлашылды, миңа берни булмаячак. Нәкъ менә шушылай тиеш. Тыңлыйм, Игорь Дмитриевич Әйе, Бераз гына. Сезнең мине күрәсегез килә? Кайчан теләсәгез, шунда Хет бүген.
— Фәез, шашма дим, Фәез!
— Аңлашылды, Игорь Дмитриевич, ике көннән — мин сезнең кабинетта. Рәхмәт, терелермен, сезнең сүзне тыңларга сүз бирәм. Хушыгыз.
Ике көннән Фәез чынлап та аяккй басты. Автомобиль алдыннан йөгереп чыгып, шоферны тәмам каушатып, малайларча җайсыз хәлдә дә калды Ләкин үкенмәде. Аңа чынлап та моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җиңел, рәхәт булып китте
Гидростанциягә ашыкты. Коровкинның шатлануы* Зәриядән һич ким сөенмәгәндер — ике кулын җәеп, каршыга ук килде:
— Фәез! Фәез Сәлнмович! Кайттың! Молодец! Төкле тәпиләрең белән!— Шулай дип ул Фәезнең кулларын кысты, аркасыннан каккалады
Шул ук көнне ул Агарков кабинетына килде.
Баш управляющий, Фәез аны беренче тапкыр күргәндәгечә, пөхтә киенгән иде. Өр-яңа костюм. Күкрәгендә — Алтын йолдыз!
Озын өстәлнең ике ягына егермеләп кеше сибелеп утыргач, Агарков аларның барысына да ике күзен тутырып карап чыкты һәм елмаеп:
— Безнең монда кечкенә киңәшмә, чакырылган иптәшләр генә калса, әйбәт булыр иде,— дип куйды
— Игорь Дмитриевич, сез бер кәгазьгә куЛ куярга вәгъдә иткән идегез,— дип, өстәлнең алгы урыныннан Айрат аңа сузылды
— Сез бераз гына көтегез, киңәшмәдән соң ук керерсез Булдымы?
Хәмитовка кабинеттан чыгудан башка җай калмады Ул ишек тө- ф бенә җиткәндә ук Агарков сүзгә дә кереште
— Безнең очрашу рәсми түгел. Якын кешеләрчә, иптәшләрчә сүз < алмашу гына Менә инде безгә, һәрхәлдә кайберләребезгә. Якты Яр = белән хушлашырга вакыт җитте Ачыклабрак әйткәндә, шул мина яна 3 төзелеш тәкъдим иттеләр Әһәмияте монысыннан һич ким булмаган < төзелеш. Котлый аласыз
— Котлавын котлыйбыз да, Игорь Дмитриевич, сездән башка без соң монда нишләрбез? — Глазов шул сүзләрне әйткәч. Фәез белән карашып куйдылар Фәез күзләре белән дустын җөпләгәч, тегесе рәхмәт әйткәндәй баш какты
Бүтәннәр дә:
— Безне ташлап китәсезмени инде?— диешкәч, баш управляющий, әйбәт сүзләрдән оялгандай, яңагын капшап куярга мәҗбүр булды:
— Менә шуңа күрә чакырдым да Монда утырган һәр кешене мин үземнең фикердәшем, көрәштәшем дип исәплим Минем иң ышанычлы кешеләрем бүгенге көндә — сез Яна төзелешкә чакырам сезне дә
— Рәхмәт, Игорь Дмитриевич Без моның бәясен акларга тыры шырбыз,— диде Черных һәм анысы да, җөпләү көтеп. Фәезгә карады
Фәез Черных дустына да баш какты Агарков дәвам итте:
• — Югарыдагы иптәшләр белән сөйләшенгән, сезнең китүегезгә каршылык булмаячак Гәрчә монда комплексның икенче чираты кала Ләкин безне кыенрагы көтә — оешмаган төзелеш Нуль Әйе. Тик аның да кызыктыргыч яклары бар Анысын сезгә аңлатасы юк Мин сездән җавап көтәм Кешеләр ни әйтергә белмичә көлемсерәп торганда, үзе үк ярдәмгә килергә ашыкты — Мин сездән бүген үк ачык карарга килегез дип сорамыйм Фикерегез кайчан ныгыса, шунда әйтерсез Соңрак барсагыз да ярый - ишек шакымыйча түргә уза аласыз Ә хәзер Хәзер тырышлыкларыгыз, чын төзүче, вөҗдан.>ы иҗатчылар бу луыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Акча хакына гына түгел, дәрәҗә эзләп- юллап та түгел, зуррак бәхет өчен гомерегезне кызганмадыгыз Кешелегегезне саклап калдыгыз, квалификациягезне дә .югалтмадыгыз, киресенчә, очраклы хәлләргә үзегезне дучар итмәдегез Шунысы өчен дә рәхмәт сезгә. Сүзем шул гына иде Эшегезне бүлдергән өчен гафу итегез Хушлаштык Исән бульи ыз.
Агарковнын сүзләрен Фәез бүтән мәгънә, бүтән сурәтләргә әйләндереп утырды Хыялы бөтен кала һәм табигатьне киләчәк һәм галәм ераклыгыннан карап күрде
Андый ераклыктан шәһәр катлы катлы китап киштәләре сыман тоела Ак китаплар, таш китаплар Сан-нсәпсез Авторлары исәпле Аларның берсе Агарков Алар — шушы егетләр Аларның тагын берсе - син үзең. Хәзер, судан ут алган чагыңда да, син барыбер шул китапларның берсенә юллар, мәгънәләр өстисең Гомер мизгелләре утка әверелеп ага Мизгелләр яктысы астында киләчәк зат без нең гомерләр хакында языл<ан таш китап битләрен укый
Ул китапны яндырырлык мичләр табылмас, табылса да. кабынмасыннар
Яктылык, икенче төрле әйткәндә, мәхәббәт дин атала
Агарков белән бергә, егетләр дәррәү торып бастылар Тик хушлашу өчен түгел иде әле. һәркайсы Агарковнын кайчан китүе белән кызык сынды
— Иртәгә иртәнге сәгать алтыда мин аэропортка юл тотам Йокы калдырмаска киңәш итәм.
Келешеп алгач, таралышырга мәҗбүр булдылар.
Алевтина Федоровна янында Хәмитов басып тора иде. Аның соравы белән Алевтина Федоровна Агарковтан ниндидер кәгазь чыгарып биргәч, Айрат аңа рәхмәт әйтте. Шуннан соң гына Фәезгә кул сузды
— Исән бул инде, Фәез Сәлимович...
— Син нәрсә, китәргә җыенган кеше кебек...
— Менә характеристика алдым. Игорь Дмитриевич кул куйды Кирәк бит.
— Кая? Мәскәүгәме?
— Казанга.
— Уңышлар синең зур булачак. Биография фактлары менә дигән — гигант төзелеш каһарманы, орденлы төзүче. Барлык урамнарда гел яшел утлар яначак синең өчен. Ишекләр түргә, чакырып торачак.
— Ә сине?
— Нәрсә мине? Безгә кайда да бер шөгыль — эш.
— Агарков сине чакырды бит әнә. Кызыктыргыч, романтика...
Ә менә мине чакырмады. -
— Китмәс тә идең.
— Каян беләсең?
— Үзең шәп итеп төшендердең. Ну, ярый, хуш.
— Хуш, бигайбә.
Фәез, кул кысышмас өчен йөрәген генә сыйпап, тиз генә бүлмәдән чыгу җаен карады. Аста машина янында аны түземсезләнеп, борчылып, Коровкин көтә иде.
1980—1981