Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ҖИР БИШЕГЕ
Юрмала. Иртәнге пейзаж
Юрмалада тоташ кояш, Диңгез һәм көз — бар да бар. Матурлыкка түзә алмый Бәйрәм итә каргалар.
Дөнья бүген өр-яңа бит, Күз алмый карасана!
Кояш менеп кунаклаган Наратлар арасына.
Кояш. Диңгез. Көз. Агачлар. Җанны кая куясы?!
Чыр-чу килә алтын кояш — Алтын карга оясы.
Тирбәлә кояшка элеп Куелган яшел бишек. Ә бишектә — яшь Кешелек! Тирбәлә әнә ничек!
Сабый булмасаң, бу чаклы Шук та булмас идең сиҢ: Җир иңенә күтәралмас Мәшәкатьләр өйдең син!
Синең бу шаянлыкларың Кыйммәткә төшмәс микән? Болай булсаң, берәр вакыт Авызың пешмәс микән?
Өлкәннәр юк шул, кирәктә Акыл биреп торырга, Шуклыкларың өчен бераз Колагыңны борырга!
Син — яшьтер, ләкин вакытҮыр Утырырга акылга.
Егылырсың — бишегеңдә Бик очынып атынма!
Үз вазифаңны син һаман Җиталмыйсың төшенеп. ...Тирбәлә җир бишегендә, Тирбәлә Яшь Кешелек!

Юрмала. Дзинтари. Бәйрәм киче
Дзинтарида, «Гриль-бар»да без Уздырдык бәйрәм кичен. Тост күтәрдек сүзсез генә Көз өчен, бәйрәм өчен!..
Икебезнең исәнлеккә
Яна пар шәм өстәлдә.
Пар шәм — ике тере йөрәк, Кирәк ялкын өстәргә!
Ямьсез диңгез җанварлары Карый картиналардан.
Тими алар гашыйкларга — Курыкмыйк без алардан.
Стеналар — көзге генә. Матур бит, күрәсеңме?! Элеп куйганнар каршыга Икебезнең рәсемне.
Пышылдаша күрше өстәл — Ахры, гашыйк латышлар. Ашыкмыйк! Шәмнәр сүнмәгән! Тышта— яңгыр катыш кар...
Исерек диңгез
Син исерек бугай, диңгез! Син, билләһи, исерек. Дулкыннарың алпан-тилпән Килә әнә исереп.
Син бит болай түгел идең — Мәхәббәт исерткәндер, Ай мөгезеннән мәхәббәт Шәрабе эчерткәндер.
Син тынычлан! Йолдызларны Юып төшерәсең бит,
Канатларыңның очларын Ялгыш пешерәсең бит!
Тынычлан! Йолдызлар әнә Сиңа карап көлешә.
Ә шулай да исерүләр Сиңа бик тә килешә!
Үзгәргәнсең! Дулау бүген Берни дә түгел сиңа — Минем дулкынланулар да Кушылган бүген сиңа!
Каракалпак җирендә
Кайнар җилләр исә — күзне кисә. Гасырлардан искән җилдер ул. Ә җир түзә. Ыңгыраша. Түзә! Кайда яшәсәң дә, җир бер ул. И исә җил,
Кайнар кояш җиле!
Җир ут кына монда, Җир — эссе!
Бәгырь кебек парә-парә килгән, Телгәләнеп беткән җир өсте.
Шул чүлдә дә — чәчәк!
Тик уйламыйм
Ул чәчәккә үсү җиңел дип.
Ә шулай да үс син, Үс син, чәчәк!
Чүл — үзеңнең туган җирең бит!
Гомерле булыр!
Гомерле булыр, гомерле..
Оныталмыйм бу фалны: «Туфан үлгән!» дип ишеттем Укыганда Туфанны.
Көн белән төн кавышкан мизгелдә
Яңгырсызлык
Әллә инде онытты ул юлын, Әллә инде юлда адашты? Җилләре дә килеп җиткән иде — Юк, яумады яңгыр, алдашты.
Туган җирем ята еш-еш сулап. Яңгыр сорап ята тилмереп.
Туган җирнең нинди гаебе бар?— Ялындырма, яңгыр, кил берүк!
..Агачларның коргаксыган чагы, Кыя алар җанны — шыгырдап. Хәтерләтеп яшел яңгыр шавын. Тупыл гына куя шыбырдап
Имән
Эңгер-меңгер..
Эңгер-меңгер...
Көн белән төн арасында
Өзгәләнә
Әнә кемдер.
Көн күзләре карый аңа
Мөлдер-мөлдер...
Төн күзләре карый аңа
Мөлдер-мөлдер...
Эңгер-меңгер...
Эңгер-меңгер...
Инде төндер, инде төндер.
Бәлки, көндер?
Шундый чак бу —-
Кемгә көндер,
Кемгә төндер.
Җаным, тизрәк
Учак элдер!
Өлгер! Өлгер!
Юкса, әнә
Эңгер-меңгер...
Эңгер-меңгер...
Ул мәһабәт, олпат имән Үзе бер урман иде — Мең еллык моңнары белән *Гел шаулый торган иде
Әгәр җилләр иңнәренә Кагылса да аз гына, Чыккандыр аннан берьюлы Мең төрле аваз гына!
Хан тавында
Сөн буенда бер тау бар. Халык аны <Хан тавы» дип йөртә
Киңлекләргә төбәп карашымны Басып торам мин Хан тавында. Туган ягым моннан караганда Колачлырак икән тагын да!
Ә кайчандыр монда, минем кебек, Ниндидер хан басып торгандыр. Ялчылары, олы бәхет санап, Хан алдында башын органдыр.
Миңа да бит әнә Сөн, болыннар. Күлләр, кырлар башын ияләр.
«Гомер буе колың булырбыз, тик Ташлап кына китмә!»—дияләр.
Мин хан түгел сезгә — баш имәгез! Үземнеке гәрчә — нигезем.
Үзегезгә баш ияргә әзер, Тезләнергә әзер мин үзем...
Узган чорның чалымнарын эзләп Карап йөрим менә Хан тавын.
Беркем белми бабайларның тауны Хан тавы дип нигә атавын.
Очрый монда кылыч сыныклары, Юлыгасың сөңге я укка: Заманында монда яу булгандыр, Охшап калгандыр тау тәмугка.
Сугышкандыр ул хан шушы тауда, Шушында ук бәлки күмелгән. Төгәл генә беркем әйтә алмый, Ул чаклысын хәзер кем белгән?!
Бүген исә алтын иген шаулый Туган җирнең икмәк тавында. Ханнар табынында гына Була торган
Икмәк үсә безнең табынга...
Шул мең аваз тынды кинәт — Ул имәнне кистеләр.
Тапмадылар аны җилләр, Җилләр ары истеләр.
Кайчан гына гөрләп торган Бу урын җансыз инде.
Түз, табигать! Кеше шулай, һаман да кансыз инде.
Батыр кебек ята имән!
Уйлыйм имән турында... Оясыз калган кош кына Сулкылдый шул урында.
Туган якка кайткач
Энеләребезнең кулларында һаман шул ук моңсу баян икән, һаман шул ук моңсу баян икән — Баяндагы ул моң Каян икән?
Сеңелләр дә моңсу, якты күзле, Ә үзләре һаман шаян икән.
Ә үзләре һаман шаян икән — Ул шаянлык каян Каян икән?
Туган якта — якты! Ап-ак якты! Аклык дигәннәрем каен икән. Аклык дигәннәрем каен икән — Каендагы аклык Каян икән?
Мин ул моңның, шаян я.<тылы:<ның Каянлыгын сизәм, тоям, аңлыйм. Каянлыгын сизәм, тоям, аңлыйм — Тик аңлатып кына Бирә алмыйм!
Энекәшкә язылган хаттан
Таралды ла нигез, уртак нигез.
Башлап киттем аннан мин үзем.
Аннары сез...
Бер без генә түгел, һәркем кора яңа нигезен.
Нигезне без, туган нигезне без
Ташладык шул. энем, ташладык.
Кайткан саен каршы ала иде:
Бер хуҗасыз. Ятим. Ташландык.
Шаулап торган ул нигезнең инде
Елап ята урыны гына.
Бәя бирмибез шул нигезләрнең
Безгә булган тугрылыгына.
Мин кайтканчы, энем, алмагачлар
Утырта тор безнең нигезгә!
Кайсы җирдә, кайсы туфракларда
Яшәсәң дә бердер, дибез дә,
Уртак нигез мең кат өзәр әле
Безнең үзәкләрне, аңлагач...
Безнең кебек шаулап үссен анда Кече туганыбыз — алмагач!
Кош. Кояш. Көнбагыш.
Балачактан бер күренеш Китми минем күңелдән: Бакчабыз кошка, кояшка, Көнбагышка күмелгән.
Табигать — сары, сап-сары. Табигатьтә — болганыш: Бакча тулы — алтын кояш, Баш очында — көнбагыш.
Юк, бакчада — көнбагышлар. Белмим, кемдер менгергән: Көнбагышның берсе әнә Кояш булып өлгергән!
Хәтеремдә — алтын кошның Сайрый-сайрый очканы. Кундымы ул кош кояшка, Әллә көнбагышкамы?
Белмим. Онытканмын инде. Тик мин карап туйгач та, Очып киттеләр кош белән Көнбагыш та, кояш та.
Ә күңелдә сайрый һаман Бакчабызга кунган кош. Җәйге таң. Бакча. Балачак. Кош. Кояш һәм Көнбагыш.
Шомырт чәчәге монологы
Татлы җимеш булып безгә Язмагандыр яшәргә...
Эзләмәгез урманнардан — Без күчендек шәһәргә.
Балкып торсын дип өй эче, Бизәлсен дип табыннар, Безне өзеп өйгә ташый Сәнгать жанлы ханымнар.
Исерәләр безне иснәп, Түрдә генә — урын да. Без бөек сәнгать үрнәге Башка гөлләр кырында.
Башта — шулай. Ә аннары... Кичерегез — сулабыз.
Гүзәл булган өчен генә Шулай һәлак булабыз.
Гүзәллек үлем белән бер, Гүзәл булу авыр бик!
Гүзәл булмый да ярамый, Гүзәл булу авыр дип.
Корбан сорыйдыр гүзәллек — Безнең җырлар җырланган. Барыбер тапмассыз, безне Эзләмәгез урманнан.
Оят та, туры килә бит
Шул чүплектә ятарга...
Инде май! Ә яшь шомыртлар Курка чәчәк атарга!
Шагыйрь халәте
Яна, яна
Җанда яра.
Яра —яна.
Яра — яңа...
Җанда — яра.
Җан да — яра.
Ян ла, (ңаным!
Ян ла, яра!..
Җанда — яра.
Җан яңара.
Ул көнгә мең Яралана!
Яралы җан...
Җанлы яра...
Җаның булса, Янмый кара!