Логотип Казан Утлары
Хикәя

РӨСТӘМ УЛ БЕРӘҮ ГЕНӘ


ртән Рөстәм бер нәрсәдән — битенә әнисенең йом шак һәм хуш исле чәчләре тиюдән уянып китә. Әнисе ул яткан кечкенә карават янына кнлә дә аңа текәлеп карый Аның дәү күзләреннән җылылык һәм Рөстәмне ярату сирпелә Шул ук вакытта бу күзләрдә борчылу да күрә малай
— Снн төнлә белән курыкмадыңмы? Син авыр мадыңмы?— дип сорый әнисе
— Юк, әнием Мин курыкмыйм Мин авырмыйм да,— дип җавап бирә Рөстәм Әнисе иң элек аның ике битеннән үбә, аннары, күлмәген күтәреп, җылы корсагыннан үбеп ала
Үзенең чәчләре белән аның эчен кытыклый Рөстәм көлеп туйгач кына туктый.
— Син, улым, авырып-нитеп китә күрмә Ишетсен колагың! Син минем бердәнберем. 6ai алмам снн минем Сиңа берәр хәл була калса, мин нишләрмен? Ул чакта мин акылдан шашармын, улым,— ди әнисе
Аннары почмак яктан аның әтисе дә килеп чыга Ул, Рөстәм кара ваты янына килеп, авызын дәү ачып, бер исни дә аны кулларына күтәреп ала, һавада әйләндерә. Тагын битеннән «пәл» итеп ала да. идәнгә бастырып куя. Әтисе аңа бер сүз дә әйтми Тик янына гына чүгәли һәм аңа, нәкъ әнисе кебек текәлеп, шундый ук күз артына ишерелгән курку белән карап тора.
Аннары әтисе белән әнисе балкон ишеген ачып куялар, гимнастика яс'ыйлар Ж,әй көне булса да. кыш көне булса да Рөстәм дә ясый Алар кулларын күтәрсәләр, ул да күтәрә, алар төшергәндә, ул да төшерә Бик тә кызык була. Рөстәмнең күзләрен тагын йомдырасы килеп торган йокы да әллә кая качып китә шунда
Гимнастика ясагач, әтисе белән әннсе кухняга керәләр дә бергәләп көлә-көлә чәй куялар Уйнашалар, кайчак әтисе әнисен дә «ләп» итеп ала. Рөстәм мондый чакта, аякларын бөкләп, түрдәге софага менеп утыра, кухняның ачык калган ишегеннән аларны карый Шулай үзләренә сиздермичә генә карап утырыр! а бик тә ярата ул Ә сез шуны беләсезме икән Рөстәмнәр торган биш катлы бу йортта аның әтисе белән әнисе кебек матур кеше юк та Алар белән тигезләнә алырдай озын буйлы кеше дә юк Күлмәк җиңнәрен сызганын куйгач, икесенең дә беләкләре юан. тотып карасаң, битләре дә бик шома, алсу алма төсле, чәчләре дә бик йомшак аларның. Бик тә матур инде Рөстәмнең әтисе белән әнисе Исемнәре дә матур: әтисе — Булат әнисе Ләйсән
Былтыр Рөстәмнәргә гел килеп йөргән Минзадә әби үзе дә ярата иде аның әтисе белән әнисен. Әгәр сүзен тыңламасаң, йомшак төшкә берне шапылдатып та ала иде ул. Рөстәмгә ул аларны мактап, ә үзенең оныкларын бер дә яратмыйча сөйләде. Алар Минзадә әби оныклары шикелле мәктәпне бетергәч тә, онга төшкән таракан шикелле ап-ак булганчы, бишәр ел укып йөрмәгәннәр, диде. Икесе дә завод эшенә өйрәтә торган бер мәктәпкә кергәннәр дә шуннан станокта эшләргә өйрәнеп чыкканнар. Хәзер акчаны да Минзадә әбинең озын тырнаклы кызларыннан күбрәк алалар, ди. Хәзер укыма! ан кеше укыган кешедән әйбәт яши, ди. Боларны Минзадә әби Рөстәмнең үзенә генә дип әйтте.
Газ плитәсендәге чәйнек утка чыдый алмыйча «пуф-пуф!» дигәч, алар өчәүләп кара-каршы утырып бик тәмләп чәй эчтеләр.
Чәй эчкәч, Рөстәмне киендерәләр дә бакчага алып китәләр. Анда барганда ул дәү-дәү атлап бара. Әтисе бер кулыннан, әнисен икенче кулыннан күтәрә, ә Рөстәм үзе теләгән җирдә аягын тидереп кенә ала. Бөтен малайлар кызыгып карый аңа шул чагында. Ә бакчага барып җиткәч, әнисе Рөстәмне алып калучы Саҗидә апага бик озак нәрсәдер сөйләп, тукып тора. Эчкә кергәч, Саҗидә апасы шуның өчен Рөстәмне яратмый. Өстен чишендергән чагында бармагы белән аның корсагына төртә. Яррй әле Саҗидә апасы аны көне буе карамый. Ә ашата, уй- ната.торган Раилә апасы бик әйбәт аның, бармагы да Саҗидә апаныкы кебек каты түгел.
Атна арасында шулай. Әтисе белән әнисе аны бакчада калдыралар да заводка эшкә китәләр. Кичен кайтышлый гына аны алып кайталар. Ә менә якшәмбе көннәрдә, бакча эшләмәгәндә хәл үзгәрә. Иртәдән үк аларның каршысына кисәү таягыдай кәкре һәм ямьсез бер сорау килеп баса: бүген Рөстәмне кая куярга5 Әле былтыр гына нинди әйбәт иде. Берәр җиргә барасылары булса, Рөстәм янына беренче каттагы Минзадә әбине чакырып менәләр дә, үзләренең койрык сыртта була иде. Үзләре җитешмәгәндә әле баланы бакчага да илтеп куйгалый, алып та кайта иде әби. Хәзер инде әби үлде. Якшәмбе көн килеп җитте исә, Рөстәм әтисе белән әнисенең чабуына таккан авыр йөккә әйләнә.
Алар икесе бер һөнәр училищесында укыдылар. Заводка килеп, бер- ике ел эшләгәч тә, әле егерме дә тулмас борын, уртак тормыш корып җибәрделәр. Бергә тора башлаганда ук сүз беркетеп куйдылар: бер- берсенең шәхси мәнфәгатьләренә каршы килмәскә, ирекне чикләмәскә.
— Мин өйдә үзем теләгән шартлар, уңайлык булганны яратам!— диде Булат. Ул бүлмәләрне үзе бизәде, төсен туры китереп бар мебельне, паласларны, зур келәмне, тәрәзә пәрдәләренә кадәр үзе сатып алды. Ванна бүлмәсенә, кухняда әллә нәрсәләр ясап бетерде, хәзер өйдә тәрәзә пәрдәләрен дә стенага яшерелгән электр моторы ача.
Ә Ләйсән өч нәрсәне: детектив китапларны, чаңгыда йөрүне һәм гармун итәкле озын күлмәкләрне ярата иде. Ул теләсәң кем көнләшерлек китапханә булдырды, кышларын эштән соң көн дә чаңгыда йөри, инде күлмәкләре дә җитәрлек бугай.
Кичә кичтән үк Булат белән Ләйсән бу якшәмбедә Арчага төшүне сөйләшеп куйганнар иде. Ял көнне шәһәрдә промтовар кибетләре эшләми. Ә менә Арчада ачык була һәм анда әйберләр дә иркенрәк, ди. Җитмәсә, аскы каттагы Фәһим машинасы белән төшә икән, алырга вәгъдә итте.
Рөстәм почмак як ишеге ачылган тавышка уянып китте. Ишектән аның әнисе килеп чыкты, стенадагы бер төймәгә бармагы белән басты. Кырыйлары ак, уртасы яшел, Рөстәмнең буе җитми торган бик кызык-
лы төймәгә. Шунда стена эченә качып торган бер нәрсә «жжу-v!» итте, тәрәзәләрдәге калын авыр пәрдәләр узләреннән-үзләре ачылып киттеләр Аларның бөтен квартирасы: түрдәге зур келәм, алтын бизәкле стенка, аның эчендәге затлы савыт-саба, ялтыравыклы өстәл-урындык- лар — барысы да кояш нурларына коенып, балкып китте. Яктылык, жы- лылык, нурлар шул кадәр мул һәм рәхәт иде, малайның күзләре тагын ♦ йомылды. а
Икенче тапкыр ул әтисе белән әнисе йомшак софада сөйләшеп утыр- - ганда уянды. £
— Бүген тагын кая куябыз инде?—диде әтисе, кечкенә караватта 2
яткан Рөстәм ягына башы белән ымлап. Й
— Машинада булмасмы?— диде әнисе. ч
— Булмый!!—диде әтисе куркып.— Син — нәрсә? Баланың башына2
машина исе тисә...
— Таһирҗаннарга илтеп куйсак? 5
— Өйдә булмаслардыр. Мондый көндә кем генә өйдә утырсын °-
— Әллә тагын Маһирә әбигә ялынып карыйк микән? ♦
— Әй лә, шул әбекәйне әйтә күрмә а
— Соң, нишләргә инде? о
Әтисе белән әнисе, икесе ике якка карап, авызларын йомдылар. 7
Сивдсрмичә генә аларны күзләп яткан Рөстәм эченнән генә көлеп куй Q ды. Аларның кыяфәтләре нәкъ менә кулыннан матур уенчыгын тартып е алган малайларныкы төсле иде. ж
— Ничәмә тапкырлар әйттем мин сиңа, күпме гозерләдем Авылдан -
әнкәйне алып килик дип,— диде әнисе. Моңа каршы әтисе, эче авырт- < кан кешедәй, уфылдап куйды. *
— Була инде аннары. Әни карчык та монда килеп утырса, гомергә шул Фәһимгә ялынасы гына кала
— Ярый, анысы шулай калсын да ди. Син инде бөтенесенә дә каршы...— диде әнисе, һәм Рөстәм кинәт сискәнеп китте. Әнисенең ни өчендер бик тә елыйсы килә иде. Ә әтисе, авызына лимон кабыгы капкандай, битен жыерды
— - Тагын ни?
— Әгәр дә син каршы килмәгән булсаң. Рөстәмнең хәзер абыйсы, я апасы була иде... Үзен карап тора торган. Әгәр дә син каршы килмәгән булсаң...— Әнисе акрын гына елый башлады
МоңарЧы караватта ишетмәмешкә сабышып яткан малайның йомшак төшеннән бик авырттырып чеметеп алдылар мыни?! Бөтен күңеле сагыш белән, авырту белән тулды Нәрсә диде аның әнисе, нәрсә диде?! Аның бит, Рөстәмнең, абыйсы була иде дидеме? Аның апасы була иде дидеме? Ә кая киткән соң алар, кая киткән?! Нинди булган икән аның ул абыйсы? Әтисе шикелле озын буйлы, йомшак чәчле булганмы? Юк, алай дәү булмагандыр әле ул Аның белән әле уйнап та, ачу килгәндә бер туйганчы тәпәләшеп тә бул>ан булыр иде. Ә аның апасы?
Аларны күрәсе килү, аларны бик тә күрәсе килү малайның күңелен телгәләп алды. Аның борын төпләре ачытты, күзләренә яшь тулды, һәм ул, тынын да чыгармый посып яткан көе. үзенә генә мәгълүм күңелсез уйларга бирелде
Әнисе әйткән сүзләр әтисенә дә бик кагылды
— Ярар инде, Ләйсән, я инде, матурым Күңелеңне төшермә инде шуңа һаман. Әйтмә инде шуны һаман,— диде ул һәм кадерләп әнисенең чәчләреннән сыйпады, бит очларыннан үпте Шуннан соң гына әнисе күз яшьләрен сөртеп, мескен генә елмаеп, тынычлана төште Шулай да икесенең дә төсләре бик тә, бик тә күңелсез иде Рөстәм аларны шулкадәр кызганды, хәтта уйлаган уйларын да онытып жибәрде Ул кара ватында торып утырды, йодрыклары белән күзләрен угалап алды, аннан карлыккан тавыш белән әйтеп куйды
— Сез мине куймагыз. Бер кая да. Мин үземне куям.
Әтисе белән әнисе, тиз генә урыннарыннан торып, аның караваты янына килделәр.
— Кая барасың соң син үзең генә, юләркәем минем?—диде әнисе.
— Мин үзем Минзакир абыйларга төшәм. Аскы каттагы Минзакир абыйларга,— диде Рөстәм
— Ә?!— диделәр әтисе белән әнисе, бер-берсеиә карап.
Аптырарсың да шул. алар белми бит әле. Үткән якшәмбедә төштән соң алар Рөстәмне ишек алдында гына уйнап йөрде дип белде иңде. Ә үткән якшәмбедә төштән соң менә нинди хәл булды: Рөстәм, ишек алдына чыгам дип, өченче катка төшеп кенә җиткән иде. кисәк тукталып калды. Анда сары күн белән тышланган ишектән бер кызчык карап тора иде. Өч-дүрт яшьлек, бик зур, бик зәңгәр күзле, ап-ак күлмәкле, битләре кабарып торган бер кыз Рөстәм аның күзләреннән үк күреп алды, бу кызыйның уйныйсы килә, бик тә уйныйсы килә. Ә бит Рөстәмнең дә нәкъ менә уйныйсы килә!
— Мин Рөстәм исемле. Син кем исемле?—диде ул кызга.
— Мин Ләйлә исемле!—диде кыз кыю гына һәм бер тамчы да курыкмыйча коридорга атлап чыкты, үзенең беләзекләиеп торган симез кулы белән Рөстәмнең кулыннан тотып та алды.— Әйдә безгә, уйныйбыз!
Бик уйныйсы килсә дә, Рөстәм күн белән тышланган ишектән кереп китәргә кыймады Шул чакта ишектән ябык гәүдәле, борыны да. алгы тешләре дә бик озын бер абый килеп чыкты. Рөстәм янына чүгәләде.
— Булат малае Рөстәм түгелме соң бу? Әһә. Рөстәм Булатович! Таныш булыйк, мин — Минзакир абзаң булырмын,— диде ул үзенең ипи катысы шикелле кытыршы кулы белән Рөстәмнең кулын йомшак кына кысып.— Син безгә кер. әйдә! Куркып торма син. Бик әйбәт кеше мин, егеткәй Шул әйбәт булганыма күрә миңа кешедән дә. үз хатынымнан да эләгә, туган. Әйдә, син безгә кер, Ләйлә белән уйна. Кем белә, дәү үскәч бәлки киявем дә булып куярсың. Менә бу борыныңны бик югары чөеп җибәрмәсән, әлбәттә,— дип сөйләде ул һәм бармагы белән Рөстәмнең борын очына басып алды. Минзакир абыйның муены нечкә, үзеннән әллә нинди ят ис тә килеп тора, ләкин сөйләве бик кызык. Рөстәм бер дә курыкмыйча аларга кереп китте һәм Ләйлә белән рәхәтләнеп уйнады.
Өйгә кайткач, ул моны әтисе белән әнисенә әйтмәде.
— Үзләренең дә нәни кызлары бар түгелме соң? Алып калырлар микән?— диде әтисе.
— Минзакир абый үзе ял көнне беркая да чыкмый ул. өендә казына.— диде әнисе.— Алып калыр әле Бик әйбәт, тыңлаучан кеше ул.
— Мине ашатыгыз. Сез мине Минзакир абыйларга төшереп куегыз. Анда мин Ләйлә белән уйныйм!—диде Рөстәм, һәм әтисе белән әнисенә бик хәйләкәр төстә карап алды. Хәзер аның серне чишәсе, үзенең Минзакир абыйларда Ләйлә белән ничек күңелле итеп уйнаганын сөйләп бирәсе килә иде. Ул инде нинди сүзләр әйтәсен алдан уйлап та куйган иде. Тик боларны сөйләп торырга вакыт кына тимәде.
Булат белән Ләйсән ялт итеп бер-берсеиә карашып алдылар Күрче, иң кыены ничек ансат булып чыкты Бала үзе әйтеп торганда. Мннза- кирны күндереп була инде анысы
Минзакир — йортлар идарәсе слесаре, атна арасында өйгә бераз төшергәләп кайткаласа да. үзе бик юаш. сүз тыңлаучан кеше, җитмәсә. ял көннәрне һәрвакыт өйдә була, нәни кызлары Ләйләне карый, җыен вак-төякне төзәтә Хатыны Наилә — азык-төлек кибетендә бүле» ' мөдире, ял көнне һәрвакыт эштә, үзе киткәндә Минзакирга әмерләрнең 1 берәгәйлеләрен биреп китә
Булат белән Ләйсәннең үтенеченә Минзакир берсүзсез риза булды.
— Әһә. безгә Рөстәм үзе төшкән Рәхнм итәсез. Рөстәм Булатович!— диде ул, Рөстәмне коридордан өнгә кертеп. — Бездә еламый ул. Анын безгә кергәне бар инде.
Рөстәм коридорда калган әтисе белән әнисенә хәйләкәр генә карап алды. Әһә, хәзер анын Минзакнр абыйларга кайчан кереп йөргәнен сорыйлар инде. Хәзер Рөстәм барысын да сөйләп бирәчәк Тик әтисе ♦ белән әнисенең инде Минзакнр абыйда да, Рөстәмнең үзендә дә гамь- ге нәре юк, алар ашыга — алар инде иректә,— күңелләре белән бик ерак- 5 та иде. £
Ф
Минзакнр абыйларның якты залына килеп керүгә, безнең Рөстәм ч яхшы ук шүрләп калды: аның каршысында бик озын буйлы, өсләренә * спорт костюмнары кигән ике үсмер басып торалар иде. Үзләре шундый п озын булсалар да, битләре, күзләре нәкъ малайларныкы төсле, Мин- § закир абыйга да бик охшаганнар Малай чакта Минзакнр абый да ® нәкъ алар төсле булгандыр. Малайлар икесе дә Рөстәмгә туп-туры ка- ф pan торалар, аларның күзләрендә дошманлык та юк, әмма дустанә в елмаю да күренми иде. Җитмәсә, Минзакнр абый да каядыр кереп о югалды. Куркыныч булып китте Рөстәмгә. Ә инде теге малайларның ” берсе, кисәк кенә нелеп, бармагы белән борынына да басып алгач, m Рөстәмнең иреннәре үзләреннән-үзләре тартыла башладылар. 9
Бәхеткә каршы, шул вакыт почмак яктан үзенең юан. кәкре аякла- х ры белән туп-туп басып. Ләйлә килеп чыкты. Ул теге малайлар янына = килде, аркасы белән аларның аякларына сөялеп басты, масайган төстә < Рөстәмгә карады: ct
— Болал — минем абыйлал Алал хәзел чаңгы шуалга бала,—днп белдерде ул Рөстәмгә, абыйларына сырпалануын дәвам итеп. Рөстәм шунда көнләшүеннән хәтта тнрлән чыкты. Кара инде син бу хәлне. Ләйләнең, нинди кечкенә, яньчек борынлы бер Ләйләнең, ике абыйсы бар. Бсрүзенә ике абый! Ә инде абыйлары. Ләйлә өстенә иелеп, анын аксыл чәчләреннән сыйпап алгач, малайның нәни йөрәген кемдер рәхимсез бармаклары белән кысып алгандай булды Абыйлары Ләйләне иркәләделәр дә ишеккә таба утладылар Ә Рөстәмгә нсә борылып та карамадылар, малайга аларның җиле генә кагылып үтте
Минзакнр кухнядан чыкканда, Рөстәм, бармагын авызына кабып, тик басып тора иде.
— Син нәрсә, туган, әллә бармак бик тәмлеме?— диде Минзакнр абыйсы. Рөстәм оялып китте
— Минем абыем юк. Бер абыем да. - диде Рөстәм
Минзакнр аның янына чүгәләде Күзләренә текәлеп карап, турсайган битләреннән сыйпап алды.
— Карале син аны, менә нәрсә уйлап тора икән әле, - диде ул һәм күңелле итеп сөйләп китте.— Ә син, туганкай, бер дә борыныңны салындырып торма. Абыйлар булмауда әллә ни зыян юк. Бер уйласаң, әйбәт тә әле ул, туганкай Чын әгәр Абыең булмый икән, димәк, кыен Да аз эләгә. Менә мине ал син. Гел генә тукмый иде мине абыйлар Кайчак бик шәп эләгә иде, туганкай
— Нәрсә эләкте сиңа?— диде Рөстәм
! — Менә бу эләкте!— диде Минзакнр абыйсы, йодрыгын күрсәтеп Син, Рөстәм Булатович, абыйларың булмаганга бер дә кайгырма Менә үзең кемгәдер абын булсаң яхшы ул
Бу вакытта Ләйлә өстәл янына поскан куяннарын, аюларын идән уртасына алып чыга, курчаклардан алар алдына тәлинкәләр, кашыклар куйдыра, иртәнге аш бүлдерә иде Аның әлегә Рөстәмдә эше юк Ә Рөстәм идән уртасына басып торган килеш үз уйларына чумган әл хәзер Минзакнр абый әйткән сүзләр турында уйлый <) үзең абый булсаң?
Менә бодай! һәм малай күкрәген киерде, башын югары чөеп, әрле-бирле йөренде. Тәмам зураеп китеп бер аюның борынына бармагы белән дә басып алды
— Басма анын борынына. Ул аю кычкыра белми,— диде Ләйлә һәм зәп-зәңгәр күзләрен тутырып аңа карады. Ләйләнең күлмәге дә күзләре төсле, чәчләре аксыл, нәкъ зур курчакныкы төсле. Шунда малайның күңеленә, бөтен күкрәген тутырып, бик якты, бик җылы хисләр килде Юк. аңа Ләйлә шикелле бер сеңел кирәк. Шундый ук матур. Үзләренең Ләйләсе. Нинди күңелле булыр иде ул чакта.
Малай моны тәмләп уйлап бетерергә өлгермәде, өстенә повидло яккан ике ипи сыныгы тотып, кухнядан Минзакир килеп чыкты. Ул ипиләрнең берсен Ләйләгә, икенчесен Рөстәмгә бирде.
— Мәле, ашап җибәр әле, туганкай. Минем анда төзәтәсе йозаклар, үтүкләр күп,— диде ул, кухня ягына ымлап.— Син хәзер, туганкай, Ләйләне карап торасың. Егылмасын, бармагын кыстырмасын.
Рөстәм Ләйләгә карый-карый ашый башлады Минзакир абый биргән ипи белән повидло чынлап та бик тәмле иде. Рөстәмнең андый тәмле ипине өйдә дә, бакчада да ашаганы юк иде әле.
Ашап бетергәч, малай белән кыз җиң сызганып эшкә керештеләр. Куяннар белән аюлар алдындагы савыт-сабаларны җыеп алырга, аннары куяннар белән аюларны җитәкләп бакчага илтергә, алып кайтырга, кибетләргә барырга, аларны ялгыз калдырмыйча карарга кирәк иде.
Балалар мәш килеп уйныйлар, Минзакир кухня якта нидер шалтырата. әкрен генә нидер көйли, бүлмәләр кояш нуры белән тулы, монда шундый рәхәт. Бераздан Минзакир кухня ишегеннән башын чыгарып
— Ләйлә егылмадымы?—диде. Әйтерсең озын борыны белән һаваны чукып алды. Рөстәм хәтта көлеп җибәрде.
— Егылмады әле.— диде ул.
— Бармагын да кыстырмадымы?
— Бармагын да кыстырмады.
— Бик хуш! Ә син молодец икәнсең. Рөстәм Булатович,—диде Минзакир абыйсы һәм кухнядан чыкты. Башта ни өчендер урам тәрәзәсеннән ишек алдына күз салды, аннары нәкъ кача-кача уйнагандагы төсле, аяк очларына гына басып, сервант янына килде. Аның аскы әрҗәсен ачып, иске-москы арасыннан бер шешә табып алды, аны куенына кыстырды һәм тиз генә кухняга кереп китте. Ләйлә моны күрмәде дә бугай. Тик Рөстәм күрде. Бераздан Минзакир абый борын эченнән нидер көйли башлады.
Аннары Рөстәм Ләйләне үзенең җилкәсенә салды да күтәреп йөрде Ул аны күбрәк тә күтәреп йөрмәкче иде. тик Ләйлә бик тупылдык, бик авыр булып чыкты. Рөстәмнең үз сеңелесе булса, андый ук авыр да булмас иде әле. һи, аның үз сеңелесе булса! Аны Рөстәм бик авыр булса да күтәреп йөрер иде әле.
Төш вакыты җиткәч, Минзакир аларның икесен дә кухняга алып керде, үзе пешергән манный боткасын ашатты. Рөстәм дә, Ләйлә дә ашаганда аякларын селкеттеләр, ләкин бер сүз дә әйтмәделәр. Малайның башы күккә тигән, бәхете ташып тора иде. Минзакир абыйларына ял көнне мине ничек күңелле була икән! Ә бит Рөстәмнәрдә ял көне— 11,1 кҮН.елсез көн. Әтисе белән әнисе ял көнне аны Таһирҗан абыйларга яисә кеше югында чеметә торган Маһирә әбиләргә илтеп куялар да үзләре көне буена күренмиләр.
Их. Рөстәмнең Ләйлә кебек бер сеңелесе булса икән! Ул чагында Рөстәм ял көнне өйдә үзе генә дә калыр иде. Ләйләне, үзләренең Ләйләсен карап. Ул аны екмас та иде, бармагын да кыстырмас иде. Ул аны
бик кадерләп кенә карар, бик тә яратыр иде. һәй, аның үз сеңелесе булса!
Малай Ләйлә белән уйнаганда бер дә ашыкмыйча, җайлап кына көне буе шуларны уйлады Ул тәти сеңелесен нинди уеннарга өйрәтә- сен, ана нинди уенчыклар алдыртасын да тәгаенләп куйды Ул бу хакта әнисенә дә әйтергә булды Үзенә генә, әлбәттә. Кечкенә балаларны больница дигән зур йорттан әниләргә биреп җибәргәннәрен бик яхшы белә Рөстәм
Көн кичкә авышкач, аның әтисе белән әнисе дә кайтып җитте Тик бу көнне Рөстәм әнисенә берни дә әйтә алмыйча калды. Өйгә кайтып керүгә әтисе белән әнисе телевизорны да җибәреп тормадылар Бик җанланып, ашыгып, үзара сөйләшә башладылар Әтисе кухняга куярга дип ниндидер ак әрҗә, ә әнисе гармун итәкле озын күлмәк алып кайткан иде Бераздан әтисе, бик тә матур уенчык тапкан малай төсле шатланып, кухняга кереп китте Әнисе өстенә яңа күлмәген киде дә, зур көзге алдына басын, әйләнгәли башлады Бу вакытта аягын бөкләп софада утырган малай әнисенә карый, караган саен шатлыгыннан елмаеп куя иде. Әнә нинди матур аның әнисе Бакчадагы апалардан да, андагы барлык курчаклардан да матур. Шунда келт итеп малайның исенә төште. Сөйләшергә иң уңай вакыт иде бу
— Әни! Әнием. . — диде ул. бик серле итеп.
— Нәрсә, улым?— диде әнисе. Рөстәмгә карамыйча гына Аның бар гаме көзгедә иде
— Син минем янга кил әле. Монда кил әле. әни.
— Тукта инде, улым, борчыма. Хәзер килермен
Рө.стәм бераздан тагын дәшеп карады Ә әнисе килмәде дә килмәде. Аннан сон инде Рөстәмнең күзләренә йокы керде.
Ә бераздан җиһанга караңгылык иңде, тынлык урнашты Жнһан- ныы нәни почмагында нәни Рөстәм йоклый, төшләр күрә, төшендә ул Ләйлә сеңелесен җилкәсенә күтәрә, уфылдый, үзе көлә, шатлана, куана иде...