Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОМАНДАРМ ЮЛДАШЫ


асилий Иванович Чуйковны мин курел белам. Без аның белем беренче тапкыр — Волгоградта, икенче мәртәбә Мәскәүдә очраштык. Волгоградка ул 62 иче Армия ветераннары белән очрашырга килгән иде. ә Мәскәүдә хәрби-патриотик темага язучылар курсымда лекцияләр укыды.
Безгә ул үзенең 1918—1919 елларда легендар полководец, гражданнар сугышы герое В. М. Азии дивизиясендә полк командиры булып ак чехларга һәм Колчак башкисәрләренә каршы сугышуын. Татарстан һәм Удмуртия җирләрен дошманнан азат итүдә катнашуын, Азин дивизиясендә татар-башкорт егетләренең күп булуын, алар- ның баһадирларча сугышуларын бик тәфсилләп сейләде. Тәнәфес вакытында мин аңа Аэинның ординарецы татар булганын әйттем.
— Әйе,— диде маршал,— легендар Аэинның ординарецы татар егет Якуп Әбдрә- шитов иде. Деникинчыларга каршы сугышта һәлак булды.
Мин аңа Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» китабының бик күп телгә тәрҗемә ителүен әйттем Маршал ягымлы елмаеп, бераз уйланып торды һәм болай диде
— Әйе. гражданнар сугышында да. Бөек Ватан сугышы фронтларында да, башка милләт сугышчылары белән берлектә, татар егетләре һәм кызлары искиткеч зур батырлыклар күрсәттеләр. Андыйлар турында күбрәк һәм яхшы әсәрләр язарга кирәк.
Маршал шушы сүзгә ялгап китеп, үзенең шоферы да татар егете булганлыгын, аның Сталинград сугышлары вакытында һәм башка меһим операцияләрдә зур кыюлык күрсәтүен әйтте. Шоферның исеме — Каюм, фамилиясе Калимуллин иде.
Бу очрашудан соң мин, җиң сызганып, Каюм Кәлимуллинның эш кәгазьләрен эзли башладым. Архивларда актарына торгач, аның турында шактый материал табылды. Каюм Кәлимулла улы Калимуллин 1915 елда Татарстанның Балтач районы, Салавыч авылында туган. Әнисе — Гарифә, әтисе Кәлимулла икән. Каюм башта авыл мәктәбендә укый, җәйләрен әтисенә булыша: җир тырмалый, басудан көлтә ташый... 1930 елны аларның семьясы колхозга керә Каюмга бик кечкенәдән үк машина җене кагылган була. Ул 1933 елны тракторчылар курсына укырга китә һем аны тегәлләп авылга механизатор булып кайта. 1934 елны шоферлар курсын төгәлләп, озак еллар колхозда шофер булып эшли. Яхшы эшләгәне өчен аңа бүлек тә бирәләр, ударник булганга, Казанга конференциягә дә җибәрәләр. Сугыш башлану белен үк Каюм Келимул- лин фронтка китә. Ул анда оста шофер булып таныла, һәм аны штабка чакыртып алалар. Монда ул башта рядовой, аннары олкен сержант булып командирларны йөртә Егетнең осталыгын һем җитезлеген, куркусыэлыгын күреп торган, ул чагында 64 нче Армия командующие урынбасары генерал-лейтенант В. И. Чуйков Каюмны үз машинасына ала. Алар бергә авыр сугыш юлларын үтәләр, берничә мәртәбә үлемнән исен калалар. Сталинградта барган бәрелешләрдә күрсәткән батырлыкларын истә тотып, 1942 елның сентябрендә В. И. Чуйковны 62 нче армиянең командующие итеп күтәрәләр. В. И Чуйков үзе белән шоферын да ала. Бу армиядә бик күп милләт вәкилләре — руслар, украиннар, белоруслар, татарлар, башкортлар, казахлар һәм грузиннар була. Каюм Башкортстаннан килгән Таһир Котлымехәммәтоа белән дуслаша. Алар Таһир белән еш очрашалар, сугыштан исән кайтсалар, бер-борсене кунакка килергә вәгъдәләр бирелер Ләкин, кызганычка каршы һава сугышы вакытында Таһир һәлак була
1942 елның сентябрь-октябрь айларында Сталинградта коточкыч каты бәрелешләр, кенгә унар мәртәбә һеҗүмгә кергән чаклар була. Бу гарасатта 62 иче армиянең командующие белән бергә Каюм Калимуллин да хәвефле юллардан кырык үлем аша үтә, үзенә куелган сугышчан бурычны төгәл һем тиз үти бара. Сугыштан соң Советлар Союзы Маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое В. И. Чуйков «Юл башы»
В
дигән китап язды. Автор шофер Каюм Кәлимуллинны да берниме тапкыр җылы итеп искә ала. Китапка язылган бер эпизодны укып утик:
«...Адъютант Климовны һәм шофер Кәлимуллинны чакыртып, мин машинада юлга чыктым. Әмма без балкадан (армиянең команда пункты блиндажлары урнашкан озын чокыр) күтәрелүгә, дошман авиациясе безнең команда пунктын яңадан бомбага тота башлады... Бер «Юнкерс» безнең машинаны эзәрлекли иде. Безне салкын канлылык һәм осталык коткарды. Мин «Юикересятан күземне алмыйча, Каюмга кычкырдым:
— Туры бар, бер якка да борылма!
Самолеттан беренче бомба төшә башлауга, мин аны күреп, шоферга кискен рәвештә уң якка борылырга куштым. Машина бик тизлек белән кинәт туксан градус чамасына уңга таба борылды. Беэ бомбалар җиргә төшеп җиткәнче бик тизлек белән йөз метр чамасы читкә китеп өлгергән идек инде.
«Юнкерс» уникеләп бомба ташлады, ләкин безнең беребезгә дә зыян китерә алмады. Бу шоферның осталыгын күрсәтә идө».
Сталинградтагы батырлыгы һәм кыюлыгы өчен гвардия кызылармеецы — шофер К. Кәлимуллин «Сталинград оборонасы өчен» һәм «Батырлык өчен» дигән медальләргә лаек була. Бу медальләрнең таныклыгына 8 нче гвардия армиясе командующее — генерал-лейтенант Василий Иванович Чуйков кул куя һәм медальләрне Кәлимуллинга үзе тапшыра.
Изюм-Барвенково өчен сугышларда да Каюмның кыюлыгы күренә. Берсендә артыннан куып килгән фашист танкистыннан шоферның оста маскировкасы коткара, һәрвакыт алгы сызыкта булучы генерал-лейтенант В. И. Чуйков сугышчыларга үзенең шоферын мактап, батырлыгын һәм кыюлыгын үрнәк итеп сөйли торган була.
Ниһаять, 8 нче гвардия армиясе Германиягә — фашистларның уэ өненә килеп керә. Берлин юлы автомашиналар, танклар, бронетранспортерлар, үзйөрешле туплар, җәяүле гаскәр белән тулы. Җиңеп килүче Совет Армиясен туктатырга теләп, немец-фашист илбасарлары теш-тырнаклары белән каршы торалар. Дошман самолет-» лары, көтмәгәндә һөҗүм итеп, бомба коялар... Безнең зенитчылар аларга җирдән ут чөяләр. Штаб машиналары әнә шундый куркыныч юллардан алга бара.
Язгы җылы көн иде. Кинәт кенә кара болытлар пәйда булды да, яшеннәр яшьнә- тә-яшьнәтә яңгыр коя башлады. Сугышчылар плащ-палаткаларга төренделәр. Атлар, авыр тупларны әкрен генә тартып, һаман алга атладылар. Машиналар да тизлекләрен кчметә төште. Болытлар арасыннан «Юнкерс»лар килеп чыкты һәм машиналар өстенә томырылдылар. В. И. Чуйков шоферга:
— Сулга бор! — дип боерды.
Ләкин шул минутта «Юнкерс» та сулга авышты һәм берничә боҗбасын ташлады. Каюм машинаны көчкә уңга борып өлгерде һәм юлдан чыгып иңкүлеккә төшеп китте. Берничә секундтан юл өстендә зур бомба ярылды, һәлак булучылар да, яраланучылар да бар иде. Нәкъ шул вакытта икенче «Юнкерс» күренде. Аңа зенитчыларның снаряды тиде дә. яна башлаган самолет автомашиналар өстенә төшеп каплана язды. Кәлимуллин, командармны саклап калу өчен, машинаны канауга борды. Шактый тирән канауны сикертеп чыктылар, В. И. Чуйков атылып төшүдән сакланып кына калды Шофер аңа гафу үтенгәндәй эндәште:
— Кичерегез, иптәш Василий Иванович, әгәр канау аркылы чыгып өлгермәсәк, янып төшүче «Юнкерс» астында кала идек...
Дошман очкычларының берничәсе генә качып котылды. Алар артыннан безнең самолетлар куа китте, һава сугышы башланды. Кызыл йолдызлы самолетлар «Юн- керс»ларны җиргә мәтәлдерделәр. Бу дуэльне күреп торган командарм шатланып кычкырып җибәрде:
— Шул кирәк пиратларга!
Аның ачуы беткән, йөзендә шат елмаю балкый, шоферы Каюмга да шаян сүзләр әйтә:
— Шулай да бая куркыттың бит син мине, аэ гына машинадан очып төшмәдем. АНЫҢ каравы син безне үлемнән саклап калдың.
Шофер шатланып җавап бирә:
— Командармны саклау — минем изге бурычым!
Командарм берникадәр сүзсез торганнан соң сораулар бирә:
— Син өйләнмәгән бит әле? Яратыл йөргән кызың да авылда бардыр? Хатлар изамы?
Каюм агымлы елмаеп, аңа җавап бирә:
— Өйләнергә өлгермәдем шул, иптәш Василий Иванович Сугыш башланды бит менә...
— Сугыш тиздән бетә. Җиңү көне якын, Каюм Кәлимуллоеич. Син дә туган авылыңа кайтып, өйләнеп, бала-чагалар үстереп тыныч, бәхетле көн итәрсең. Шулаймы!?
— Бик дөрес, иптәш Василий Иванович!
Алар икесе дә бер-берсенә карашып елмаялар.
Бу вакытта күк йөзендәге болытлар таралып, алсу нурлары белән кояш чыккан иде. Каюм исә җиңел машинасы белән олы юлдан һаман элдерә генә.
Берлин юлында — гаскәр ташкыны. Баш өстеннән кызыл йолдызлы самолетлар оча, олы юлны танклар, мотопехота тутырган.
Алда —Берлин.
Көткән көннәр килеп җитә. Шофер Кәлимуллин җимерек йортларга, тау-тау яткан1 ватык тупларга, янып ятучы свастикалы танкларга карап, гаҗәпләнеп басып тора.
Командарм.
— Нигә исең китте? — дип сорый.— Гитлерчылар оясына килеп кердек, тиздән аларны тезләндерербез!
Совет гаскәрләре Берлин урамнарында сугышлар алып баралар Фашизмның кара крепосте рейхстаг өстендә совет солдатлары һәм офицерлары элгән Җиңү байрагы — Кызыл байрак җилферди. Бу вакытта старшина Каюм Кәлимуллин Берлинны алудагы батырлыклары өчен орден белән бүләкләнә Аңа Германияне оккупациялеген совет гаскәрләренең башкомандующие Г. К Жуков тарафыннан рәхмәт белдерелә Генерал-полковник дәрәҗәсенә ирешкән В. И Чуйков белән берлектә шофер Кәлимуллин җимерелгән рейхстагны яңадан барыл карыйлар...
Батыр егет, дүрт ел буе ут эчендә йөреп, исән-сау туган якларына кайта. Аның күкрәгендә «Ватан сугышы», Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, уннан артык медаль балкый иде. Аны әтисе Кәлимулла абзый, әнисе Гарифә апа шатланып каршы алалар. Каюм МТСта шофер булып эшли башлый. Үз авылындагы укытучы кыз Рәшидәгә өйяәнеп, матур гаилә корып җибәрәләр. Сугыштагы дусларны дә онытмыйлар, Башкортстандагы дусты Таһир семьясына, Мари АССРдагы Семенгә һәм Советлар Союзы Маршалы В. И. Чуйковка хатлар язалар. Фронтовиклар да җавапсыз калмый. Әнә шулай итеп тыныч хезмәт кешесенә әйләнә Каюм. Бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Алар батыр әтиләре белән урынлы горурланалар Каюм Кәлимуллин үзе исә 1954 елның октябрендә очраклы рәвештә һәлак була. Аны Балтач районы Салавыч авылы зиратына күмәләр
Батырның каберенә сукмак езелми. һәр елны Җиңү кенендә мәктәп балалары һәм ветераннар аның каберенә чәчәкләр китерәләр Мәктәп музеенда исә кыю шоферның зур фоторәсеме саклана