Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘКИМ СӘЛИМҖАНОВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ


зенчәлекле образлар галереясын иҗат иткән талантлы артист, дистәләрчә спектакльләр куйган
күренекле режиссер, танылган нәфис сүз остасы, берничә драма әсәре һәм «Артист язмалары»,
«Нәфис суз» исемле китаплар авторы Хәким Сәлимҗановның театр сәнгатенә мәхәббәте иртә
уяна. Үсмер чагында ук Орск шәһәре яшьләре оештырган җыр, әдәбият кичәләренә йери, үзешчән
артистлар куйган спектакльләрдә катнаша башлый ул. Ә 1919 елны комсомол сафларына кергәч, үзе үк
әдәбият кичәләре оештыра, спектакльләр куя һәм докладлар ясый ала торган «җитәкче» бер кешегә
әверелеп китә. 1920—21 елларда Хәким Сәлимҗанов Оренбург һәм Самара губерналарында Совет
властена каршы баш күтәргән контрреволюцион фетнәчеләрне тар-мар итүдә катнаша.
Сәхнә турындагы уй-хыял егетнең күңеленнән чыкмый, ул татар театрының бишегенә — Казанга
китү юлларын ззли. Көннәрнең берендә Орскига кайтып тәшкән танылган артист Мифтах Әбсәләмов
белән очрашу яшь Хәкимнең киләчәген хәл итә де инде. Аның булышлыгы һәм тырышлыгы аркасында
X. Сәлимҗанов 1923 елда Татар театр техникумында укый башлый.
Укуын тәмамлаганнан соң Хәким Сәлимҗанов Татар дәүләт академия театрына >шке килә. Театрда
эшли башлавының беренче кеннөреннән алып X. Сәлимҗановның актерлык эшчәнлеге Кәрим Тинчурнн
исеме белән бәйләнгән. «Кәрим абый миңа үземнең иҗат юлымны дерес сайларга, сәхнәдә күбрәк уй,
фикер белән яшәргә, образның тышкы кыяфәтен генә түгел, ә аның эчке деньясын, деньяга карашын,
психологиясен, үсешен бирә белергә өйрәтте».— дип яза соңыннан Хәким ага.
X. Сәлимҗанов театрдагы беренче ролен дә К. Тинчуринның үзе тарафыннан ук сехнәгә куелган
«Җилкәнсезләр» комедиясендә уйный. Остазы аңа. күлеме ягыннан зур булмаса да, әсәрнең идея
эчтәлеген ачуда зур әһәмияткә ия яңа кен кешесе — революционер Сәнгать ролен тапшыра. Яшь артист
бу ышанычны аклаган булса кирәк: спектакльгә карата язылган рецензиядә аның уены уңай бәя ал а.
Очкын чәчеп торган күзле, мимикага бай күркәм йәзле, яңгырап торган матур баритон тавышлы, зур
темпераментка ия булган Хәким Сәлимҗанов сәхнәгә аяк баскан кәннереннән башлап театрда куелган
һәр спектакльдә диярлек катнаша һем бик тиз арада Казан тамашачыларының соекле артистына әверелә
Яңадан-яңа рольләр белен очраша алу мөмкинлеге, партнерларның алышынып торуы яшь артистның
сехнә диапазонын киңәйтү һәм иҗат кыюлыгын үстерү өчен шартлар тудыра. Б. Тарханов, М. Мутин, Ф
Ильская, Г Болгарская кебек сәхнә йолдызлары белән аралашып яшәү һәм эшләү Хәким Сөлимҗаноака
артистлык осталыгының нечкәлекләренә ирешү юлында билгеле бер мектәп ролен үти.
X. Сәлимҗанов иҗат иткән образлар арасында без татар һәм тугандаш халык лар драматургиясеннән
дә. день я классиклары әсәрләреннән дә гүзәл үрнәкләрне күрәбез. Алар бер-берсеннен үзләренең
килеш-килбәтләре, тышкы хәрәкәт үзенчәлекләре белен генә түгел, эчке кичерешләре, гадетлере.
тормышка карашлары, зәвыклары белен де аерылалар
Хәким Сәлимҗанов режиссерлык эше белән утызынчы елларда шегыльленө башлый. Ул үзенең
беренче режиссерлык эшене — Һади Такташның «Камил» драмасы буенча спектакль куюга берникадәр
курку беленрәи алына. Чеиии аңа, моннан
179
Ү
10*
дүрт ел элек кенә театрда эшли башлаган яшь кешеге, иҗат тәҗрибәл әре һәм сәхнә осталыклары белән
үзеннән куп өстен торган Шакир Шамильский, Хөсәен Уразиков, Камал III, Гыйләҗ Казанский кебек
артистлар белән эшләргә туры киләчәк. Тик аның бу икеләнүләре юккарак булган икән: яшь режиссер
үзенең өлкән сәхнәдәшләре белән уртак тел таба. Спектакль драма авторына да ошаган, күрәсең, һ.
Такташ, сайланма әсәрләренең беренче томы басылып дөньяга чыгу белән, Хәким Сәлимҗановка:
«Сәлимҗан, сиңа, «Камил»нең режиссерына, дуска»,— дигән автограф язып, үзенең китабын бүләк итә.
Спектакльдән спектакльгә яшь режиссерның осталыгы арта, эш алымнары камилләшә. Үзенең бу
өлкәдәге хезмәтенә нәтиҗә ясагандай, ул: «Режиссер өчен иң мөһим нәрсә — теге яки бу сәхнә
әсәрендәге вакыйгаларны образлар аша күрә алу сәләте»,— ди. Бу — режиссер актерлар белән
эшләгәндә башкаручының йөрәгенә, хисләренә тәэсир итү юлларын эзләргә тиеш, дигән сүз. Хәким ага
үзенең бөтен иҗат юлында әнә шул принципка таянды һәм тамашачылар күңелендә тирән эз калдырган
образлар, спектакльләр тудырды.
Хәким Сәлимҗанов — шулай ук дистәләрчә радиопостановкалар да куйган реҗис- сер. Бу
радиопостановкаларның күбесе бүгенге көндә дә Татарстан радиокомитеты репертуарының алтын
фондын тәшкил итәләр, ул аларда epj кына автор һәм артист буларак та катнашты.
Тугандаш халыкларның матур әдәбият җәүһәрләрен популярлаштыруда, хеЗмәт ияләренең
художество зәвыкларын тәрбияләүдә һәм үстерүдә Хәким Сәлимҗанов үзеннән зур өлеш керткән, татар
совет эстрадасында нәфис сүз жанрын югары сәнгать баскычына күтәргән сәхнә остасы да.
Шулай ук дөнья һәм рус драматургларының сәхнә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән, үзе
драма әсәрләре язган автор да. Аның «Татар хатыны ниләр күрми», «Тирән тамырлар» (Г. Ибраһимов
буенча), «Фәтхулла хәзрәт» (Ф. Әмирхан буенча), «Ил атасы» исемле драма әсәрләре Татар д әүләт
академия һәм Әлмәт театры сәхнәләрендә зур уңыш белән барды.
Безнең театр сәнгате дөньясында онытылмаслык образлары белән замандашларын
сокландырган, аларның күңелләрендә тирән эз калдырган осталар бар. Хәким Сәлимҗанов әнә шундый
шәхесләрнең берсе иде.