АК КАЕННАР — КҮҢЕЛ САФЛЫГЫ
Дусларым чит иткәндә дә
Әллә бер-бер йомыш кушып Җибәргәнме имәннәр: Аккаеннар йөгерә-йөгерә Таудан төшеп киләләр.
Төшеп киләләр каршыма Парлашып-җитәкләшеп.
— Саумысез, сеңелләрем? —
Дип Узам аларга дәшеп.
Сәламемә җавап булып Җилфердиме шәлләре...
Килми аерылып китәсем, һай, бу сагыну хәлләре)
Яфракларның саф сулышы Бәрелә йөзләремә.
Алар минем бар моңымны Җыйганнар үзләренә.
Җыйганнар сабый чагымның Шатлыгын-кайгыларын Дусларым чит иткәндә дә... Чит итмәс каеннарым.
Басуларның арткан ямьнәре
Туган якка кайтсам, бу күңелнең Борчулары кими, гамьнәре. Арышларым инде баш кысканнар, ^асуларның арткан ямьнәре. Тургайларның арткан шатлыклары. Моңнары ук үзгә... отып ал. Тургай моңы кунып тирбәлгәнгә Шундый якты мәллә офыклар?! Атлап киләм иген арасыннан, Таныш сукмак, таныш борылма...
Мичтән яңа чыккан ипи исе Бәрелгәндәй була борынга. Онытылмаска теләп, шунда тагын Малай чагым төшә исемә.
Кичен арып-алҗып яткан әнкәм Иртүк торып яккан миченә. Бәйрәмгә дип ипи пешерә ул Саклап торган соңгы оныннан. Сабантуйлар чоры... Кузгалаклар Исе аңкый яшел болыннан. Шулар белән очыи-очка ялгар Барып элгәшкәнче яңага. Ачлыктан ул безне йолып калыр Сабырлыклар бирсен анага. Исәнлекләр бирсен... Урагын ул Башлап салыр чандыр иңенә. Аның эзе калган сукмак буйлап Уйга чумып атлыйм мин менә Малайчагым дәшә кебек шунда: «Эчкерәк уз, әйдә, тарсынма...» Әнкәй, урган учмаларны тотып. Чабып чыга, әнә, каршыма.
Кара бөрчек төшкән ак күлмәге, Күрче инде, һаман тузмаган. Әйтерсең лә әле минем белән Саубуллашып кулын сузмаган Аның белән кабат күрешкәндә Борчуларым кими, гамьнәрем Мул елларда күңел бу тормышның
Күбрәк тоя икән ямьнәрен
Ләйсән булып явар идем
Кырлар көя... Җирләр ярыла...
Шундый эссе һава) Июнь кергәч, бу яңгырлар Ник соң сирәк ява?!
Сайрамыйлар... Кошларның да Күңелләре китек.
Уҗымнарым гаҗиз булды Бер тамчы су көтеп.
Акланмаган өмет белән Көн дә күккә багам. Бәрәңгеләр белән бергә Мин дә дөрләп янам.
Дөрләп яна табаннарым. Кызган җиргә тисә.
Үзем болыт булыр идем, Кодрәтемнән килсә.
Ләйсән булып явар идем Җитен кырларына. Чәчәкләре көйрәп керә Язган җырларыма.
Чәчәкләр генәме сиңа, Бөтен дөнья көйри.
Шул дөнья буйлап хисләрем Яңгыр эзләп йөри.
Тел очыма килә шунда
Янып әйтер сүзем:
— Туган җирем, ярый әле, Кешеләрең түзем!
Иртәнге тайгада
Кояш чыгып җитәр-җитмәс Биек тауга менгән идем. Хәйран калдым: бөтен ягым Тоташ диңгез икән минем.
Тирән суы ярларына
Ерып кергән култык-култык. Төшсәм, йөзеп чыга алмам, Кузгалырга торам куркып.
Басып торам дерелдәвен Тойган кебек нигеземнең. Чү, нәрсә бу, акрын-акрын Суы кими диңгеземнең.
Кояш килә күтәрелеп, Җиләс җилләр куя исеп.
Серләргә бай бу табигать Үзгәрә соң болай ничек?
Аста өр-яңа манзара, Кемгә дөрес, кемгә ялган: Диңгез кипкән... урынында Әрәмәләр генә калган.
Үз-үземнән көлә-көлә
Төшеп барам менгән юлдан. Диңгез диеп алданганым Җирне сарган томан булган.
Әйтче, шушы җитмәгәнме
. Акыл-гыйбрәТ алыйм дисәң... Зурдан кубып кылган эшем Томан гына түгел микән?
Якты учак булып
Чыктык та без тайга куенына Учак яктык кичке эңгердә. Учлап-учлап йолдыз сипкәнмени, Ахак нуры балкый күмердә.
Кунак санал, мине берүк моннан Дәшмәсеннәр башка урынга. Кайнар көлгә күмгән бәрәңгенең Тәмле исе тансык — борынга.
Исем китми туйга җыенгандай Мулдан әзерләнгән табынга. Күмерләнеп пешкән бәрәңгенең Кара икмәк булсын янында.
Ихлас дуслар булсын... Калган ягын Чамаларбыз, кирәк санасак.
Учагыбыз сүнсә, уты аның Күңелләргә күчеп яначак.
Яначак ул җырга әверелеп, Сагындырып тайга төннәрен. ...«Катюша»лар монда, «гөлҗамал»лар Эзләп килгән икән кемнәрен?
Юксынулы, моңсу тавышлары Яңгырата калын урманны. Ялгызлыкның сагышын үзенә җыйган Моңнардан да авыр моң бармы?1
Нәрсә җитә якын дуслар белән Бергә-бергә үткән гомергә! Якты учак булып хисләребез Ялкынлана кичке эңгердә.
Миңа шул да җиткән
Кузбасс, Кузбасс! Сиңа килдем исә Тынгылыгын җуя йөрәгем. Тауларыңа менәм... тауларыңда Чәчләремнән сыйпый җилләрең. Изүемне ачам... шул җилләрдә Бер дөрләсен әле хисләрем! Уйларымда калсын гомерлеккә Куе эңгер сарган кичләрең. Талларыңны назлап-үбеп йөрим, Мин тилегә акыл керерме... Хәтта менә кәрлә каеннарга Ятсынмыйча сөйлим серемне. Белсәң иде ничек сусавымны Синдә туган яңа моңнарга! Рөхсәт итче миңа җиргә ятып Сулышыңны синең тыңларга. Тибешен тоеп ярсу күкрәгеңнең Мин генәме инде кинәнгән?! Катламнарны үтеп, чор авазы Ишетелә бик-бик Тирәннән Җир өстендә җырга әверелеп Тарала ул бөтен җиһанга.
Вулкан көче белән шахтерларның Йөрәкләре тибә бит анда.
Җаным тынгы тапмас, Кузбасс, сиңа Сәҗдә кылып, башым имәсәм.
Миңа шул да җиткән: «Син бит монда Чакырылмаган кунак»,— димәсәң.