УРМАН ХУҖАСЫ
вэге урман тынлыкка чумган. Җиләкле чәчәкле аланнарда шашыиып- шашынып кошлар сайраган чак узган. Агачлар оеп-изрәп утыралар. By тормышка шаулап килеп керү әдәпсезлек булыр сымаи. Хәзер кошлар да ботактан-ботакка пырхылдамыйча, сак кына очалар. Имән кәүсәсендә тәмле ризык тапкан күксел үрмәләч кенә, кем белендер шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй, чыркылдап ала да, әрсез тукран агачка тукып, саңгырау аваз чыгарып куя.
Яфраклар коела. Ботакларны аралап, берничә кат талпынып алалар да, иәк-ь кирәкле урынга килеп тешәлер: урман юлына келәм түшәлә. Никадәр бизәк үзендә — күзлер камаша!
Анна Ефимовна шул гаҗәеп бизәкле йомшак келәм буйлап бара. Күңеленә сораулар килә: ни ечен кешеләр язны күбрәк мактыйлар? Көзге бизәкләрме, бу тынлыкны, җанга рәхәт, тәнгә, аңа кодрәт бирүчән бу сафлыкны күреп, тоеп бетермиләрдер.
Бүген Анна Ефимовнаның ял көне иде. Башта йорт эшләрен карады. Улы белән килене кайтасы итмәделәр ахры, мәшәкатьләре табылгандыр. Көтә-көтә сабырлыгы сынгач, ул тагын урманына җыенды. Язгы кыраудан имгәнгән туйраларны карап кайта, янәсе. Ләкин бу — матур хәйлә генә, ул тын урманның бизәкле юлыннан, беркемнең комачавын тоймыйча, кичерешләрен барлап, хисләре белән серләшеп үтәргә омтыла...
И күңел! Кайчагында снн артык узынып китәсең, ачы хәсрәтләрне дә татлы истәлекләр нтеп тоясың. Хәтер Анна Ефимовнага Саша белән очрашу тойгыларын яңартырга ирек бирә. Хикмәт бит! Ул көннәрдән соң ни гомер узган!..
Сугыш еллары иде. Уналты яшьлек кыз хәрби госпитальдә санитарка булып эшлн. Воронеж фронттан әллә ни ерак түгел. Үлем хәлендәге сугышчыларны дары исе сеңгән шинельләре белән үк китерәләр. Иреннәре генә кыймылдый, яралы каһарманнар гарасатлы җирдәге кыюлыкларын дәвам иттереп пышылдыйлар: «Алга! Атакага!..»
Берсендә япь-яшь танкистны кертеп салдылар. Туктаусыз ыңгырашмаса, тәнендә җаны бар дип уйламас та идең. Ак марлядан кебә күлмәк кидергәннәр үзенә, беренче карашка, җәрәхәтенең кай җирендә икәнен белерлек тә түгел. Ки сәк саңгырау авазлар чыгара. Саташа дип уйлыйсың. Ләкин сугышчылар саташ мыйлар, алар, йөрәк егәрен сизгән арада, дошманга каршы омтылалар. «Минем арттан!..» Ә Аня бу командаларны белә, андый чакта сугышчы янына барып, битеннән, маңгаеннан сыйпап, аны тынычландырырга тырыша.
Яшь танкист янында күбрәк булырга туры килә иде, чөнки бу яралы сугышчы, аңын югалткан саен, үрсәләнергә тотына, ут ачарга, кабахәт дошманны сы- тыл ташларга боера, аннары... су сорап пышылдый. Аня аңа тынычланган чагында сокланып карап тора. Пәһлеван гәүдә, киң җилкә — шинеленә ничек сыйган диярсең. Юка иреннәре һәр сугышчыны ышандырырлык итеп бирәдер команданы. Аня танкистның исемен дә белде: Александр Ануфриевич Тимошин. Саша!
Беркөнне Саша күзләрен ачты, Аняга текәлеп карады, нидер әйтмәк булды. Ләкин бу мизгел тиз үтте, хәле һаман авыр иде әле. Икенче мәртәбәдә аңына килгәч, ул Аняга елмая кебек тоелды. Кызның йөрәге сулкылдап алды, үзе дә сизмәстән, чәчләрен төзәткәләде. Өметле елмаю сизү күңелне рәхәтләндерә иде.
Берничә көннән Сашаны операциягә алдылар. Бу — батыр сугышчының one рацияләргә беренче адымы гына булган икән. Хирург өстәленә алты тапкыр ятарга туры килде аңа. Соңгысында Аняның үзенә дә ашыгыч кына операция бүлмәсенә керергә туры килде. Хирург аңа сүзсез генә аңлатты: «Тагын кан кнрәк!| Госпитальдә эшләүчеләр моңа ияләнгән ипде. Бу юлы исә канын Сашага бирүе Аняны бәхетле итә иде.
Саша озак савыкты. Азап белән булса да тәрәзә янына килгвлн башлады. Санитар кыз Сашаны бер ноктага төбәлгән килеш күрде. Госпиталь ишегалдында сәламәтләнгән сугышчыларны озаталар иде.
— Бәхетлеләр фронтка китә,— диде Саша.
— Сине дә озатырбыз. Атлый ук башладың ич инде.
— Юк, кадерлем, миннән сугышчы чыкмый инде, бу аяклар басып торырга гына.
Кешенең, күрәсең, эчке сиземләве бар. Ул үз халәтен ачыграк белә, бөтен тетрәнүләрен тоя, шуннан чыгып язмышын билгеләргә тырыша. Рухи төшенкелек булмасын өчен, андый чакта яныңда серне бүлешердәй, өметне ныгытышырдай кеше кирәк. Аның ягымлы сүзе гел ишетелеп торсын, санитар кыз яшь танкист өчен шундый зат иде.
Ә Саша тиздән госпитальдән китәсен. Аня белән саубуллашачагын белә иде. Ул, баш врач янында булып, яңадан фронтка җибәрүләрен дә сораган иде. Юатты гына: «Шушы яраларыңа канәгать бул! Сиңа, иптәш танкист, ял кирәк!» — янәсе.
Саша туган ягын ешрак искә ала башлады. Беркөнне ул Аняга да сөйләп утырды.
— Күрсәң иде безнең Идел буйларының матурлыгын! Текә яр башында утырасың: пароходлар йөзә, акчарлаклар чыр-чу килеп очалар. Алар бер пароходны озаталар, икенчесен каршы алалар, суга утырып, ял итәләр. Теге якның яры беленми дә. Аннан бормаланып Кама килеп чыга. Ике дәү елга киң тугайда очрашалар. Анда җиләкле болыннар, әрәмәлекләр! Ул болыннарда печән чабабыз без. Авылның иң күңелле чагы инде!
Саша, сүзеннән туктап, санитар кызга карады.
— Синең яр урманын күргәнең бармы, Аня?
— Инеш буендагы тал арасына керергә дә куркам мин, Саша.
— Ә мин яратам яр урманын.— Саша тагын туган төбәгенең бер бизәген күзаллап ахры, хискә бирелеп сөйли башлады: —Гасырлар буе талгын гына аккан Идел уңъяк ярның бөтен катлам төсмерләрен ачып төшкән, тик аларны, болай караганда, күрә дә алмыйсың. Бары да урман астында. Бөтен чокыр-ерганаклар- ны яр урманы, аралап үтә алмаслык юкәлекләр, имәнлекләр каплаган. Кай җирдә агачлар, тамырларын ыржайтып, елга өстенә авар төсле торалар. Ярны җимерелүдән саклыйлар.
— һәлак та булалармы, Саша?
— Булалар, илгә тугры сугышчылар кебек...— Аннары, онытылган фикерен барлагандай, әйтеп куйды,— Иделнең җимерелердәй ярлары да бар әле. Урман утыртасы иде шунда!
— Сугыштан соң инде, Саша!
Аня Александр Ануфриевнчны станциягә кадәр озата барды.
— Үзеңне сакла, Саша! — диде ул.
Александр Ануфриевич елмаерга тырышты:
— Инвалидка нәрсә булсын соң?
— Алай да сакла үзеңне!
— Мин хат язып торырмын.
— Рәхмәт, Саша.
Алар шулай саубуллаштылар. Яшь танкист, култык таякларына таянып, туган ягына, Идел ярына юл алды...
Тын урман истәлекләрнең иң матурларын яңарта. Ә шулай да рәссамнар көз- * ге урманны ни вчен гел сарыга манчыйлар? Сагыш телиләрме? 5
Анна Ефимовна усакларга күтәрелеп карады. Аларның бу вакытта яфракла- * ры куе-кыэыл була. Агачның итәгенә күз төшерсәң, анда кызгылт тамчылы кара- * кош куагын, я гөлҗимеш күрәсең. Кипшергән үлөи арасында энҗе чәчәкнең җн- ф мешләре очкынлана. Дүләнә һәм миләшләргә гүя ут капкан!.. в
Бервакыт Александр Ануфриевич Аняны агачлар арасыннан түмгәкле сазга О алып чыкты. Хәйран тамаша иде анда! Балан яна. Нәзберек ботаклардан сазның * кара-кучкыл суы өстенә сыгылган тәлгәшләр затлы алка кашларыдай җемелди- § ләр. ВорынгыЛар кызның чәчрәп торган матурлыгын күз алдына китерү өчен < балан тәлгәшләренә караганнар. Бу җимешләр урма куенында тыйнак кына, күа- гә бәрелмичә генә өлгерәләр, аннары, бөтен гүзәллекләрем чәчрәтеп, үзләренә ча- ® кыралар. Кызлар да шулай түгелмени?! Аня үзе Сашаның күңелем ничек яулады & «ОН?
Госпитальдән кайткач ук, Саша санитар кызга хат язды. Анысы җайлы гына кайтып җитү хәбәре иде. Икенче хат юксыну хисләрем алып килде...
Амиа Ефимовна атлый торган юлыннан читкә каерылды, киселгән агач төбенә барып утырды. Саша белән кабат очрашуларын исенә төшерде. Илленче елларның башы иде. Воронеждан бу якка килеп төште. Саша аны очынып каршылады. Иделне күрсәтергә генә чакырган иде, бөтенләйгә үзендә калдырды.
Бу чакта Александр Ануфриевич трактор бригадасын җитәкли иде. Аңа рәхәт: өйдә табын тезеп хатыны көтә. Алар әле һаман да сөйләшеп туя алмыйлар. Аня шаянлана, кайчак көтелмәгән, сынаулы сораулар бирә:
— Теге чакта болын печәне өстенә ятып күктән бәхет йолдызыңны эзләвең турында сөйләгән идең, Саша. Әле дә булса таба алмадыңмы?
— Таптым инде, таптым,— ди Сашасы, хатынын күкрәгенә кыса.
Дөньялары түгәрәк иде. Аня бер малай да бүләк иткәч, тракторчылар бригадирының башы күккә тигәндәй булды, тәнендә сугыш яралары йөрткәнен дә онытты. Чир аны үзе эзләп тапты. Трактор ремонтлыйлар иде. Авыр өлешләрне күтәртеп алырга кул астында кран юк. Трактор рамын күчергәндә. Александр бөтен мускулларын киерде...
Аны авыр хәлдә Казан больницасына алып киттеләр. Йөрәк зарарланган иде. Анна Ефимовна нке кәннең берендә Казанга чапты. Дәвалаучы врач хәлнең җитдилеген кисәтә.
Александр Ануфриеаич больницада җиде ай ятты Беренче группа бирделәр. Ир уртасы кеше өчен бик аяныч хәл иде бу — хезмәттән бөтенләйгә аерылу. Бу йөрәк кеше җиң сызганганны карап утырырга гына калды микәнни? Ир-егет яуга күтәрелер, тау кичәр, таш актарыр — ул шуңа яралган, ә эшсез утыру, гафу итегез, профессор, аның шөгыле түгел. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр, йөрәк тә хәрәкәттә ныгыр. Александр Ануфриевич фикерләрне шулай үз үлчәвенә салды. Ләкин профессор да хаклы, йөрәккә ял кирәк иде. Анна Ефимовна профессорның кисәтүен, җае туры килгән саен, кабатлый торды. Бервакыт иренең сөенеч белән кайтуын белгәч тә. куанырга ашыкмады.
— Котлыйм сине — ирең урманчы булды! — диде Александр Ануфриевич. Хатымы дәшмәгәч, сәерсенеп калды, үзе көтмәгәндә акланырга тотынды. —Урмаммы әйтәм. һавасы әйбәт, сәламәтлегем дә ныгыр. Хәтерлисеңме, мин сиңа Идел ярының шәрә урыннары турында сөйләгән идем. Ул җирләр мәңге шулаЛ калмас бит инде. Үзебезнең урманны үстерербез - Тнмошиннар урманын Иртәм — вшиә!
Хезмәтне тансыклаган иде инде ул. Анна Ефимовна да иренә иярде. Урман күрү өчен түгел, Сашаның сәламәтлеге борчыды аны. Бераздан күнегә төште төшүен. Тик ире кайтмыйча, авызына ризык каба алмый Иде.
Идел өстенә тагын яз килде. Калкулыкта чирәмнәр борынлады. Ак каеннар «рфия яулыкларын бәйләргә җыендылар. Александр Ануфриевич аеруча сөенеп кайтты.
— Трактор булды! — диде ул.— Кышлавык тавына урман утыртабыз.
Менә шуннан соң башланды да инде бөтен тамаша. Урманчы үзе, тракторга утырып, калку җирнең чирәмен күтәрде, туфрагын эшкәртте. Булышчылар алырга мөмкин түгел иде. Александр Ануфриевич күбрәк үз көченә ышанды. Ярдәмгә хатынын да чакырды. Идел ярына имән утыртырга ниятләп, гади генә чәчкеч ясады. Беренче буразналар сызылды, имән орлыклары җылы туфракка күмелеп калды. Тимошиннар шат. алар Кышлавык тавында яшь урман күрәләр иде инде.
Бер көнне тамак ялгарга туктагач, текә ярдан Идел өстенә карап утырдылар.
Александр Ануфриевич уйларының очын барлады бугай, ул, Иделнең сул ярында сызылып күренгән урманга ымлап, Анна Ефимовнага дәште:
— Теге яктагы наратларны күрәсеңме?
— Мин аларга гел сокланып карыйм.
— Безнең урман да шулай үсәр. Кошлары да элекке әрәмәлектәге шикелле сайрап торыр. Кешеләр җиләк, гөмбә җыярга йөрерләр.
— Шулай була күрсен инде!
Кеше, мөгаен, хыялы белән көчледер. Чөнки ул хыял аның йөрәгеннән чыга, канатлы була. Ә канатлар еракка да илтәләр, биеккә дә күтәрәләр. Бәхетсез кешедә мондый хыял була алмый тсргандыр. Нурлы хыялы дөрләмәсә, Тимошии- нар да урман утыртырга керешә алмас иделәр. Аның кыенлыгы никадәр!
Тигезрәк җирдә эшләве бер хәер, ә сөзәк урында трактор белән үтә алмыйсың. Әле аның кәҗә сукмак салырдай гына төшләре бар. Андый чакта ирле- хатынлы Тимошиннар кулга көрәк алалар, оялар казып чыгалар да шул йом- шартылган җиргә агач үсентесе төртәләр.
Мавыгып эшләгәндә ару-талу беленми, хезмәтне ярату көч биргәндәй итә. Бу Тимошиннар өчен дә шулай иде. Александр Ануфриевич бер көнне каен үсентеләре алып кайтты.
— Әллә, мәйтәм, каен аллеясы сузыйкмы, Аня? — диде ул.— Яшьлегебезне сагынган саен шунда барырбыз.
— Утыртыйк соң. Гомер юлыбызга истәлек булыр.
Олы юл буеннан башладылар. Александр Ануфриевич бер оя казыды да яшь каенны утыртып куйды. Ә үзе елмаеп хатынына карады: бусы мин, янәсе. Анна Ефимовна янәшәдә генә йомшак җиргә икенче каенны төртте. Үзе мәгънәле итеп иренә елмайды: ә бусы мин булам, янәсе, җитәкләшеп барабыз. Яшь каеннар, ике рәт булып, Иделгә тикле тезелделәр. Тирә-якны наратлар, өрәңгеләр биләде. Яр кырыйлары зелпеләр белән ныгытылды...
Идел ярына яңа яз килгән саен, утыз гектарлап урман утыртылды. Ирле-ха- тынлы Тимошиннар башладылар, урманчылык һәм тирә-як авылларның кешеләре ярдәмгә килде. Элек җил уйнап торган Кышлавык һәм Юрьев тауларында яшь урманнар күтәрелде. Александр Тимошин сакчылыгындагы биләмәләр мен өч йөз гектардан артты. Тәтеш урман хуҗалыгының Кариле урманчылыгында карталарны тулыландырырга туры килде. Идел ярындагы яшь урманнарны кар-тага җитмеш җиденче квартал исеме белән керттеләр. Тнмошиннарның беренче зур хезмәте кабул ителде.
Шатлык белән янәшә хәсрәт йөри, диләр. Ул кадәресен Александр Ануфриевич уйламый да калгандыр. Урманчы хезмәтенә алынуының унынчы елында, яр урманына яңа бизәкләр өстәү мәшәкате белән үз-үзен онытып йөргәндә, аның электән хәлсезләнгән йөрәге кинәт кенә тибүдән туктады. Анна Ефимовна өчен истәлекле урманы калды да юанырга улы Славик бар иде.
Урман тынлыгын бозып, саескан кычкырып үтте. Ул уйга батып утырган Анна Ефимовнаны сискәндереп җибәрде. Озаграк тукталган икән шул. тын җирдә изрәп үк киткән. Ул. капылт кына торды да. юлдан борылып, үзе генә белгән сукмактан баланлы сазлык ягына юнәлде. ж
Баланның иң матур чагы иде. Һәр җиләгенә гүя кояш нуры тулган! Анна Ефимовна түмгәктән-түмгәккә күчә-күчә балан куаклары янына ук килде, янып тор- “ ган тәлгәшкә үрелде. Шунда үзе дә сизмәстән аягын чылатты. Юеш аяк киеме бе- g лән озак йорергә ярамас, дип. ул түмгәктән-түмгәккә атлап, юлга чыкты да. езеп * алган тәлгәшен кулына тоткан килеш, авылына атлады. —
Ул теге чакта, ирен җирләгәч. Кама тамагы районының Кече Мәрәтхуҗа ааы- 5 лында. бакча эченә чумып утырган өендә улы Славик белән нкәүдән-икәү генә £ яшәп калды. Үстергән урманын да ташлап китә алмады, ире постына үзе басты. Аның бу уңайдан ачык фикере бар иде. Александр үстергән агачларны күрәчәк, аларның иминлеген саклап торачак, кирәксә, ярдәм итәчәк.
Иң беренче эше итеп ул авыл артындагы карт урманга барырга җыенды. Ур- х манчы формасын киде, иңенә мылтык асты. Агачлар арасында бер үзе йөрергә 5 күнекмәгән иде. Бәлки ул куркудан да түгелдер. Яныңда сүз алышырдай кеше ч булса рәхәтрәк. Үзеңне кыюрак сизәсең, көтелмәгән очрашуларда да югалып кал- °- мыйсың. Урманга барысы да саф һава суларга, табигать гүзәллеген күрергә генә х бармыйлар. Аның байлыгына кул сузарга теләүчеләр дә очрый. Андынлар юлга аркылы төшүне өнәп бетермиләр. п
Анна Ефимовна үзе белән улы Славикны алды. Малайның шатлыгын күрсәң £ иде! Әнисе белән бергә әти урманын сакларга баралар. Бүредән дә курыкмыйлар. чөнки әтидән калган чын мылтыклары бар. Әнисе төзәп ата белмәсә дә. янда мылтык булгач, тыныч.
Менә алар ничә сәгать буе урманда Йөриләр. Агач башында йөгерек җил уйный. ботакларны чайкалдыра. Бераз йөргәч, урман шавына күнегеп бетәсең, ят тавыш, көчсез генә булса да. колакны яра. Анна Ефимовна да урман гүләвеннән аерым гөрселдәү тавышын ишетеп алды. Малаен җитәкләп, тавыш килгән якка китте.
Анда әзмәвердәй ике ир өч имәнне аударганнар да ботарлапмы ботарлыйлар. Мәгълүм ки, дәүләт урманы — шәхси бакча түгел. Әзмәверләр бу турыда уйламыйлар иде. Агачлар арасыннан урманчы киемендә яшь хатын килеп чыккач, бераз аптырап калдылар бугай, пычкыларын кулдан җибәрделәр. Ләкин карашлары бик тиз усалланды. Бу минутта Анна Ефимовна да ярсыган иде.
— Тимошин үлгәч, урманның хуҗасы юк дип исәпләдегезме әллә? — Ул малаен үзенә якынрак китереп бастырды.— Менә без хуҗалар! Дәүләт урманын без саклыйбыз.
Анна Ефимовна үзендәге катгыйлыкка үзе хәйран калды. Исенә «кылт» итеп иренең: «Урман каравылчысына бераз усаллык та кирәк»,— дигән сүзләре килеп төште. Менә кайчан кирәк икән ул усаллык! Имән егучылар да урманчы хатынның ярсуыннан шикләнделәр, урманнан коры кул белән китәргә мәҗбүр булдылар. Соңыннан җавап тотарга да туры килде...
Анна Ефимовна ире вафат булгач та Идел ярына агачлар утыртуны дәвам иттерде. Элеккеләре нык тамыр җибәрделәр дә. без дә күкрәп яшәргә хаклы, дигән сыман, буйга үсеп киттеләр, елга сәяхәтчеләрен таң калдырырлык булып Иделгә йөз белән күтәрелделәр: имәннәр, наратлар, каеннар... Бер сафта, рәт-рәт... Алар- га няреп яңа утыртканнары тернәкләнде. Урманчы агачларны нарасыен тәрбияләгәндәй үстерә. Орлыкларны җиргә салганчы бер кайгыра, инде алар аксыл- яшел сабаклары белән җир өстеиә килеп чыккач, тагын каударланып йөри: кырау алмасмы, кояш көйдермәсме? Чүп үләннәр хирысланса, нәфрәте кайный, эссе җилләр уйнаса, сары шәүлегән кебек яңгыр тели, чыклы иртәләрне көтә.
Шулай бер язда яр өстендәге тагын бер калкулыкны «яулап алды» Анна Ефимовна. Шартын китереп белгечләр белән киңәште. Барын да дәлилләп күрсәтте. Чалгы алырлык печән дә үсми иде анда, ерганаклана да башлаган иде. Бу
жирдә урман үстерү хәерлерәк. Урманчы хатынның фикере белән килештеләр. Ярдәм итәргә дә булдылар.
Яшь агачлар тамырлары белән туфракка ябышкач ук гүя урман булып яшәргә сәләтләрен күрсәттеләр. Анна Ефимовна Идел ярына килгән саен рәт араларын күзәтеп торды. Шушы биләмәгә китмәнчеләр белән килеп йөргән чаклары да бар иде. Ләкин бер көнне яшь урманын күреп чак кына үксемәде Анна Ефимовна. Анда сарык көтүе йөри иде. Бу очракта урманчыга нишләргә? Бөтен сабырлыгыңны саклап терлекләрне куалап чыгарыргамы? Никадәр хезмәтеңне, барлык сөенеч-куанычларыңны күз алдыңда юкка чыгарганда андый сабырлыкны каян табарсың да. мәрхәмәтсез белән дуамал сөйләшмичә ничек түзәсең?!
Анна Ефимовна көтүче янына очып килгәндәй булды. Ярсуыннан тыны кысылды. Ул бары тик:
— Нишләвең бу? — дип кычкыра алды.
— Ник, нәрсә булган? Ашасыннар,— диде көтүче, беркатлы булып кыланып.— Печәнен чапмыйсың бит. .
— Агачларны харап иттергәнсең.— Анна Ефимовна ни кылануын да белмичә көтүче кулындагы чыбыркыны тартып алды, илаһи бер куәт белән һавага селтәнде. Көтүче баскан урынында сикереп куйды, аннары бер алдына, бер артына карый-карый, терлекләрне куаларга тотынды. Анна Ефимовна көтүне һәм көтүчене авылга тикле юыртып кайтарды. Яшь агачларны таптаткан көтүчене хөкем залында да каты гаепләде ул. Арабызда кеше хезмәтен һәм табигатьне санламаучы туң йөрәклеләр булганда, монысы да бик кирәк.
Анна Ефпмовнага урман юлында андыйлар очраштыргаладылар шул. Ул бервакыт йөрәк өзгеч күренешкә тап булды. Сер түгел, каен аллеяга еш килә иде ул. Олы юл ягыннан керә дә ике рәткә җеп кебек сузылган ап-ак кәүсәле каеннар арасыннан ире белән сөйләшкән кебек Иделгә тикле төшә. Аннары каеннарның берсенә барып сөялә. Бу минутта аның ниләр уйлавын сүзсез аңлыйсың. Анна Ефимовна, каеннан сызылган истәлек аллея булмаса: «Урманымның һәр агачын тигез яратам!» —дип әйтә алыр иде. Ләкин ул ике рәткә пар-пар булып баскан каеннарын ныграк ярата шул. Чөнки бу аллея — аларның яшьлек истәлеге. Анна Ефимовна аны ире үлгәч, күз карасыдай карап, саклап яшәде, ә берсендә шашар хәлгә җитте: аллеяга исерек тракторчы килеп кергән, ничә пар каен, чылбыр астында калып изелгән.
Исерек бәндә үзе дә ерак китә алмаган икән. Аллеядагы тракторында гыр- гыр килеп йоклап ята. Тракторчы төп җавапны суд залында тотты. Ә урманчы хатын шаһит кына түгел иде, ул гаепләп сөйләде, урманга зыян китерүчегә каты җәза таләп итте.
Теге чакта сарык көтүеннән зарарланган яшь урманны да төзәттеләр, урманның бизәге булган истәлек аллея да яңартылды. Ләкин Анна Ефимовнаның күңеле тыныч түгел иде. Яңа ел якынлаштымы, Идел ярындагы яшь наратлыкка юл салалар. Төннәр буе, суык җилеккә үткәнче, сакларга туры килә. Андый чакта гаиләсе белән гипс руднигы поселогында яшәүче улы Вячеслав Александрович ярдәмгә чыга. Якындагы авылдан да булышырга киләләр. Ә көндез халыкка сату өчен бергәләп яңа ел чыршылары әзерлиләр.
Идел ярында гаҗәеп урманнар күтәрелә икән, аны үстерүчеләр, каравыллаучылар барлыгын онытмыйк! Яр урманында поста безнең танышыбыз, кыен язмышлы тынгысыз кеше Анна Тимошина тора.