Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР


Айрат
ама суының урманлы биек яр битендә урнашкан санаторий. Июль ае Кояш ялт иткән Агач корпуслар, бормалы асфальт сукмаклар урыны-урыны белән куе ябалдашлы каеннар өрәңгеләрнең кап-кара күләгәсендә югалалар Лоджиягә чыксаң, күккә томырылып үскән ялбыр каеннар арасыннан олы суның агымы күренеп ята. Җилкәсенә куәтле ГЭС плотиналары күтәреп торган кодрәт иясе кебек бу Кама! Алгы ярлары томансыл зәңгәрлеккә чум-ган — утраулармы анда, ярлармы, күз аерырлык түгел. Бетмәс-төкәнмәс вак дулкыннар өстендә күзләрне чагылдырып кояш каурыйлары җемелдәшә, кәрван-кәрван үзйөрешле авыр баржалар, аккоштай җиңел «метеорлар», «ракеталар» уза, шөпшәдәй җитез катерлар чуала, иртәнге сәгатьтә чакрым ярым буйлы саллар күренә. Ә һавасы бу җирләрнең, һавасы! Күкрәп үскән урман исләре дә, киң агым өсләреннән килгән җиләслек тә...
Кайсыдыр куакта кызылтүш сайрый, куышлы карт өрәнгенең шәрә ботагында әле яңа мамык кундырып оядан чыккан кошчыклар пырылдаша — әллә очып китәргә куркалар инде..
Ял итүчеләр таралыша. Кайсы процедура алырга китә, кайсы яңа җирләрне күреп әйләнмәкче, кайсы үзенә компания эзли.
Минем күрше дә чыгып китте. Мин палатага кердем дә яңа газеталарга тотындым Озак та үтмәде, әкрен генә ишек ачылды, ярыгыннан бер чырай күренде — малайлар чырае. Мине күрү белән малай ишекне тиз генә кире ябып та өлгерде Мин аңа, ни эшләгәнемне уйлап та тормастан:
— Мальчик, мальчик! Зайди-ка сюда, зайди! — дип кычкырдым
Ул ишекне яңадан ачты, эчкәре атлады һәм шунда ук елдам бер караш белән өстәлдәге транзистор белән кул сәгатен капшап та алды.
— Әйдә, уз, утыр,— дидем, газетаны кулдан төшермичә генә.— Исемең ничек синең?
— Айрат.
Таза гына малай үзе. Унберләрдә булыр. Озынча тулы битенә җәйге тут кунган, күлмәк-чалбарлары пөхтә
— Ә фамилияң?
— Сәлиев.
— Әтиең бармы соң?
— Бар
— Эшлидер бит кайда да булса?
— Эшли. Төзелештә ул, яңа корпуста.
— Ә әниең?
К
— Әни биредә, санаторийда. Конторда ул.
— Нинди эштә?
— Кассир
— Исеме ничек?
— Фаня.
— Ә үзең биредә кем булып эшлисең? ♦
Малай көлемсерәп куйды: о.
— Беркем дә түгел.
.— Алай булгач, бу корпуста нишләп йөрисең?
— Бер абзыйны эзли идем...—Аның тавышы тоныклана төште, каш- х лары кыймылдый башлады
— Кайсы палатада тора ул абзыең! Исеме кем? ♦
— Белмим. я
— Кызык икән. Ничек взлисең инде аны, белмәгәч?
— Болай таный идем. х
Мин аның ачык көрән күзләренә туры карадым
— Таный идең? Ә хәзер инде таный да алмыйсын, шулаймы? * Малай өнсез калды, ике бите гөлт итеп кызарып чыкты. Ул башын н
игән килеш шыпырт кына х
— Шулай-а-ай,— диде. £
— Менә бит ничек. Ә нәрсәгә кирәк соң сиңа ул абзый?
— Сорарга...
— Нәрсә сорарга?
Малай кулын кулга алып, бармакларын сындырыр дәрәжәдә каты- каты уа башлады. Аның алсу тәнле бармаклары ни хәл итәргә, кая яшеренергә белмнчә газапланалар иде.
— Кара әле, Айрат, син ничек карыйсың? Әйдә хәзер үк барыйк әниең янына Әйтик, менә син безнең корпуска үзең дә белмәгән ниндидер абзыкайны эзли килгән идең, диик
Аның күз керфекләре челт-челт килеп, ирен очлары тарзыша башлады.
- Бармыйк. — Малайның тавышында зинһарлап ялвару сизелде.
— И Айрат, Айрат! Нишләргә кала инде безгә болай булгач?
— Белмим...
— Бәлки, син үзең генә барып әйтерсең? Әниеңә, дим Кая бардың, кемне эзләдең, нигә кирәк булды сиңа ул абзый
Малай башын иеп, жнлкәләрен калкытып тора, гүя ки менә хәзер кемдер аның башына күсәк белән тондырырга тиеш
— Мин лутчы өйдән качам — диде ул
Икебезнең дә баш катты. Нишләргә?!
— Алайса, Айрат, без болай итик Снн миңа хәзер үк чын күңелеңнән сүз бирәсең моннан соң болай беркайчан да, бернинди дә яз абзыйларны эзләп йөрмисең! Буламы?
— Була! Чын пионерлар сүзе: моннан болай беркайчан да алай йөрисем юк! — диде ул, коточкыч хәлдән тнзрәк котылырга ашыккан дай. һәм шунда ук жииел сулап та куйды. Яктырып киткән күз карашы эчкерсез саф иде И беркатлы жан!
— Синең бит. Айрат, үз әтиең бар Төзүче дә әле үзе. Мөгаен, бө тен ят абзыйлардан да яхшырактыр
— Яхшырак шул! — Малайның чыраенда көтелмәгән бер куаныч чагылып китте
— Яратамы соң ул сине?
— Ярата!
— Әниең дә яратамы?
— Ул да
— Соң шулай булгач, сиңа тагын кем кирәк булсын, ди?
— Транзистор тотып йөрисе килә иде...— Моны ул үзе дә абайла-мастан ычкындырып җибәрде... һәм шунда ук. гаебендә тотылганын аңлап, куркынып, агарынып китте.
Мин моны күрмәмешкә салыштым.
— Өегездә транзистор юкмыни?
— Бар да ул, алып чыгарга кушмыйлар...
— Алай икә-ә-ән.— Бу эчкерсез бала миңа бик якын кебек тоелып китте,—Я. ярый, менә минекен алып чык.—дидем мин аңа. күз карашы белән үземнең иске «Меридиан»га күрсәтеп. Җыйнак, җиңел, тотмаган дулкыны юк.
Малай кинәт сагаеп калды. Ике күзен тутырып миңа карап тора. Ышаныргамы, ышанмаскамы? Янәсе, мин алыйм дип үрелгәндә генә, кулдан эләктереп, мине әни янына сөйрәмәсме!..
Көтелмәгән бу хәлдән мин шаркылдап көлеп җибәрдем. Көлүдән тыелгач, янә транзистор ягына ияк кагып, малайга шаян, хәйләкәр бер елмаю белән күз кыстым «Ал!—янәсе.- Курыкма Бөтенесе ал да гөл!..» Имештер, ул да мин — икебез генә белә торган серле бер кызык ясарга сүз берләштерәбез..
Малайның авызы ерылды, үзе бөтен кыяфәте белән елмаеп, балкып китте, транзисторны алды. Дөньясы түгәрәк, түбәсе күктә!.
Бер ярты сәгать үтте микән, ишек шакыдылар. Бу янә шул ук Айрат иде. Ни күзләрем белән күрим, тез башлары, түфлиләре тузанга буялып беткән, чырае сытык, күз төпләре шешенгән, яшьләре дә кибеп җитмәгән, ә кулында — минем «Меридиан»
Мин сикереп тордым:
Айрат! Сиңа ни булды?
— Менә... сабын сындыра язды...— диде ул, сулкылдавыннан тыела алмыйча, транзисторны миңа сузып. «Меридиан»ның сабы сынып ук чыкмаган, чатнаган гына, почмакларына балчык, яшел яфрак кисәкләре тулган иде,— Көчкә куып җиттем.— диде малай, сүзләрен өзек- өзек әйтеп.— Бирми... Кулдан тартып алды да чапты Монысы минеке булды, ди...
- Кем ул?
«Ярканат» Чын исеме Ярулла. Зур малай. Гел шулай ул... Кемдә нәрсә күрсә.
Мин каршымдагы бу балага сокланмыйча булдыра алмадым.
- Кара әле. Айрат, син бит менә дигән әйбәт малай икәнсең лә! Герой син!
Айрат бераз тынычлангач, мин аны асфальт сукмакка кадәр озата чыктым.
Көн аяз. Кояш ялт иткән. Карт өрәңге ботагында оядан яңа чыккан кошчыклар пырылдаша — әллә очып китәргә куркалар инде...
Балта, пычкы, струклары...
әр эшне бик җентекләп, килештереп, тәмләп эшләү гадәте канында ук булгандыр аның. Бер йортта күрше булып яшәгән Сафа абзыйны әйтәм. Бал ачыткан ул бер вакытны. Ачыткач, кранлы савыты белән баш очына, тумбочка өстенә утыртып куйган да шлангысының бер очын шуның кранына кидергән, кыскычлы икенче очын баш куеп йоклый торган мендәре астына яшергән. Җәннәт түгел, диген!.
Базык, калын, нык бәдәнле ир иде ул. Эштән кайтышлый бераз гына салмыш булса, ачу тулы карашларын калын күз кабаклары астына
Һ
яшергән килеш, таш сыйдан төп-төз, туп-туры атларга тырыша иде — юан-юан ике аягы гына кыймылдый. Янәсе, айныклардан-айнык!
Дөньяда жене сөймәгәне кем дигән,— әлеге дә баягы подъезд төбендә үткән-сүткәнгә үзләренең аяусыз хөкемнәрен чыгарып утыручы карчыклар иде. Тегеләре дә Сафа абзыйны күрү белән тынып калалар Кая ул телгә алу. күрмиләр дә. янәсе! ♦
Ишегалдында ир-ат белән гәпләшеп утырганда Сафа абзый кайчак ь бик уфтанып.
— И-их. егетлә-ә-әр. авылда торсаммы! Бөтен өйләрен рәттән сыр- S лап-челтәрләп чыгар идем, валлаһи Дачада инструментлар ята ми- = нем Сандыгы белән Балта, пычкы, струклар Кулыңа бер тотсаң, уй- х натып туймассың! — дип фатир алмаштырып килгән яңа күршесенә ♦ дәшә иде: — Сезнең андый-мондый
балта эшегез юкмы соң? Кирәксә, әйтегез Китап шүрлекләреме, тумбочка фәләнме Эшкә тотардай агач юктыр инде үзегезнең?.
Ту.мышы белән Арча ягыннан иде үзе Кайсыдыр Атыдай дип истә калган. Уртасыннандырмы. Утарыннанмы
Бер кичне караңгы төшкәндә яфрак коеп утырган чаган астында кинәт үтә дә нечкә тавыш белән ишетелер-ишетелмәс кенә «Иске Ка- рурман»ны сузып җибәрде бит бу Гәптәшләре, барыбыз да шаккаттык. Бу кадәрле дә моң булыр икән шушы аю кыяфәтле агайда' Иң нечкә борылышларына кадәр өздереп кенә сала
— Әткәй мәрхүмнең җырлаган җырлары,— дип б.-р-бер артлы кыс-
каларын да тезә башлады.
Байлар кайтты м.жәржэднн
Артка тагып туры атын.
Безнең ише моңлы зарлы
Салып сайрый канатын .
Язып алучысы табылса, берүзе әллә ни кадәр фольклор үрнәкләре яудырыр иде ул. Кайберләрең мин дәфтәргә тырнаштырып алган идем.
Авиационный заводта эшләде ул үзе. Стропальщик Эшен яраткан нар. Инде күптәннән бирле өч бүлмәле фатирда яшәде
Соңыннан хезмәттәшләре дә сөйләп торды «Эшлисе эшенә чат ябыша иде менә! Бөтен ягын алдан уйлап, туры китереп, әйбәтләп баш кара торган абзыкай иде >
Пенсиягә чыкты — пенсиясе иң югарысына ике сум гына тулмаган.
Кайчакларын өендә хатыны, козгын тавышлары чыгарып ташлана иде аңа: «Кая куйдың өч сумын? Отдай! Отдай!. » Стена аркылы ишетелә бит ул.
Явызлык дигән нәрсә адәм тавышын бу кадәр дә бозар икән' Ишегалдында ул апакай юкса менә дигән нечкә, йомшак тавыш белән, бик ягымлы итен тә сөйләшә белә иде
Үзе зур бер заводның тулай торагында төн аралаш вахтер булып торды ул. Хатынын әйтәм Кайбер көннәрне эштән кайтышлый, кабул итү пунктына сугылып, кара сумкасына җыеп алсан буш шешәләрен тапшырып чыга иде
Сафа абзый белән икесе бер авылда туып үскәннәр алар Бик яратышып кавышкан булганнардыр. Казанга Сафа абзый сугыштан кайт кач килеп урнашканнар Гаилә ишәйтә башлаганнар Тормышлары түгәрәкләнгән саен бәхетләре арта гына барасы иде дә бит!
Өйләрендә үзара туган телдә сөйләшәләр иде алар, татарча Бәйләнер минутында гына хатыны яман да ватып сындырып русчага күчә иде. Кайвакытны күрше бүлмәдән анасына ярдәмгә уллары да килеп чыга иде. студент, классик көрәштән разрядник Атасыннан ике баш калку. Сафа абзыкай келәм җәйгән идәннәренә гулы капчыктай «лып» итеп төшкәли иде Моны ул эчтән генә кичерде, кешегә сөйләп, үз дә-
65
МӘҖИТ РАФИКОВ
рәҗәсен төшереп йөрмәде. Алай да соңрак ишегалдында бер күршесенең колагына гына әйткән:
— Тәкатем калмады, аерылам, китәм!..
Якындагы бер төзелешкә төнге каравылга урнашкач, үзе дә бераз ирек алгандай булды. Әмма бераз вакыт узу белән ишегалдында да күренми башлады. Тамагыннан аш үтми икән, диештеләр.
Күп тә үтмәде, Сафа абзый вафат булды.
Аларның көрәшче улларыннан зуррак тагын ике балалары булган икән әле. Җирләгән көнне Куйбышевтан ярты гына көнгә олы уллары кайтып төште. Бик зур инженер икән, диештеләр. Кызлары да югары белемле икән — педагог. Таза, пөхтә, чибәрләр.
Автобуслар килеп туктады — заводйыкылар төялешеп тулган Хез-мәттәшләре Веноклар, веноклар, медальле кызыл күпчекләр тезелеп китте. Таш өйләргә кадәр сискәндереп, оркестр уйнап җибәрде...
Әле ярый мәрхүм Сафа абзый, якты дөнья белән хушлашканчы, кечкенә оныгын сөеп-уйнатып. күңелен кинәндереп өлгерде. Көрәшче уллары институтны бетереп диплом алу белән нечкә генә бер баскетбо- листкага өйләнгән иде.
Гаҗәп икән бу кеше дигәнең! Аңлы гомеренең күп өлешен шаулы шәһәрдә үткәргән, зур бер заводның алдынгы эшчесе булып танылган. Ә күңеленең иң түр бер җирендә татар авылының менә дигән бер балта остасы һаман яши килгән, һаман өзелеп-өзелеп үзенекен тансыклаган!..
Әтиләренең еллыгы мәҗлесендә магнитофоннан мәрхүмнең тере тавышын тыңлап утырдылар:
И и-и-и-и-и.
Исемең матур, кемнәр куйга-а-а-ан, Сине күреп кем туйга-а-а-н!..
Икенче елында көрәшче улы экспорт вариантта чыгарылган «москвич» машинасы сатып алды да, баскетболисткасы белән икәүләп, Кы- рым-Кавказ якларына чыгып кнтте.
Ишегалдында аның турында бер сүз булып алды:
— Ничек алай дүртесенә дә языла алган соң ул? Шолоховка да, Грннга да, өстәвенә тагын Серафимович белән Толстойга да...
— Ничекме? Үзе алып барган көрәш секциясенә йөрүче малайның әнисе аша. Җаен тапкан.
— Барыбер укымаячак инде ул аларны!
— Таптың укыр кеше! Ярышлардан кайтып керми бит ул. Әле Уфага китеп бара, әле Горькийга. әле яшьләрне өйрәтә..
Әтисенең инструментларын да кемгә дә булса сандыгы-ние белән' сатып җибәргәннәрдер инде.
Тутыгып, эштән чыгып ятмасалар ярый ла!
Шеланга — Теньки — Ташовка
оннан бер унбиш еллар элек язучыларның иҗат йорты Ма- леевкадан кайтып килә идем «Дорохове» станциясеннән _ электричкага утырып Мәскәүгә киләбез Вагонда яныма озын буйлы чандыр бер карт туры килде. Рус Үз гомерендә бик кыю, тәвәккәл кеше булган булса кирәк, бит җыерчыклары кискен-кнскен уелган, үзе әле дә шактый тере, гәпчел, кызыксынучан булып чыкты ул.
М
Мин, Казанга кайтып барам, дигәч, кинәт шундый жанланып китте ки. әйтерсең лә куанычлы бер ачыш ясаган.
— Казаннан дисезме? Ә беләсезме, күптәннән бирле Мәскәүдә торсам да, тумышым белән мин дә бит Казанныкы! Казан, Идел буйлары -кадерле җирләр! — диде ул, дулкынлануын яшермичә һәм бөтенләй көтмәгән бер сорау бирде миңа —Ә беләсезме, нинди такмаклар * такмаклый иде ул элеккеге пароходлар, көпчәкләре белән суны шап- £ шоп кыйнап барган чакларында, ә? Беләсезме? А-а-а. ю-ук шул,—диде § ул, миңа бераз карап торгач — Сез яшь шул әле моны хәтерләр өчен ., £ Элек бит Казанда шундый бер пароход ширкәте бар иде — «Мерку- = рий», шәһәр тирәсендәге линияләр барысы да аның карамагында нде... Революциягә кадәр әле бу. И ул пароходларда йөргән чуар халык' Ча- * баталылар, цилиндрлылар, ә күбесе — үзебезнең яланаяк, яланбаш- ® лар. Эскимослар белән папуаслардан кала барысы да бар һәркем ж үзенчә яшәргә, җан асрарга тырыша Пристань саен базар, палуба са- = ен базар, чат саен, адым саен базар. Ул кәрҗин-кәрҗин виктория, чня. * алма, редис, суган, ул сумса, перәннекләр, ул балыкның кипкәне, кат- о. каны, тозлысы, каклаганы, ыслаганы, тересе, кытай фонарьләрс, сы- н бызгы. чабата, чыпта, мунчала, каен себеркесе, ул чүлмәкләр, мөгез = тараклар. . Кая карама кызыл битле юан бабалар, очлы күз малай * шалай, веерлы дама белән монокльле мыек, төрле шантрапа Анда исерек компания гармун тартып бәйрәм итә, тегендә угырыны кыйныйлар, кайсы үзенең товарын мактый, кайсы сүгенә Ю-у-ук, туганкай, сез бо- ларны күргәнегез юк... Сәлам әйтегез миннән туган якларга! Минем дә, кайда туры килсә шунда, стаканлап көнбагыш сатып йөр|ән чаклар бар иде... Ә соң беләсезме, нәрсә дип такмаклый нде ул көпчәкле пароходчыклар? Юктыр шул Менә тыңлагыз:
Шсл-лаига — Тоньки — Ташовка, Шеч лайга — Теиьки — Ташовка. Шел-ланга — Теиьки — Ташовка, Груши, яблоки — дешевка, Чулки, варежки, носкн и-н-и н!.
Соңгы авазын ул көтелмәгән бер наянлык белән ерактан ишетелгән нечкә, озын һәм бераз гына карлыккан тавышлы пароход гудогына әйләндереп җибәрде — әллә кайларда калган малайчакларыннан килгән татлы аваз, янәсе.. Җыен яшьләр арасында берүзе, урындык аркасына ята биреп, бу шаян такмакны картайган чыраенда, күзләрендә дә шундый илһам чаткылары, шундый да ләззәт билгеләре чыгарып көйләп торып такмаклавын, ул гудокны шундый да җан рәхәтләре белән кычкыртуын, «Шеланга»ның «л» авазын шундый да сузып икеләндереп җибәрүләрен кара син аның!.
Беренче ишетүемдә бу «көпчәкләр такмагы» миңа кайгыны кайгы дип белмәс хөр күңелле халыкның гаҗәеп бер авыз иҗаты җимеше булып кына тоелган иде. Инде хәзер, еллар узу белән, уйланам: үзе кем булган соң ул — олы үзәктә, олы эшләр эчендә кайный-кайный генераллыкмы. профессорлыкмы дәрәҗәсенә ирешкән бу карт? Ник Казан нсемен ишетү белән иң әүвәл туып үскән өен. хәтта әтн-әннләрен дә түгел, нәкъ менә Иделне, аның иркен агымын, прнстаньнәрен, шәфкатьсез тормышта бәрелә-сугыла көн күргән чуар халкын, тау ягы. болын ягы ярларын, саф җилләрен, баш өстендәге юмарт кояшын һәм — барыннан да элек! — пароход көпчәкләренең, суны шап шоп кыйнап, нәрсә такмаклаганнарын исенә төшергән ул?
Нинди васыять итеп сөйләгән ул моны миңа?
Контрамарка
әптәшем — палатадаш күрше Нияз ага ИбраһимоВ. Казанда туып-үскән кеше икән. Бөек Ватан сугышында танкист идем, ди. Соңыннан «Спартак» фабрикасында эшләгән. Солдат итекләре теккәннәр, җылы-җылы унтылар Шуннан ук пенсиягә чыккан. Җиңел сөякле какча абзыкай. Түгәрәк зәңгәр күзләре сабыр да, сынаучан да карыйлар.
Беренче танышканда үзенең сабый чйгына кагылышлы хәлләрдән кызык кына бер вакыйга сөйләп алды ул:
— Тумышыммы? Унҗиденче елның утызынчы октябренда туганмын мин. Октябрь революциясенә нәкъ бер атна кала. Әни сөйли торган иде «Казанга аклар килеп керсә дә, кызыллар килеп керсә дә, сине тиз генә бишектән эләктереп ала идем дә, базга төшеп китә торган идем, дип. Утыра идек шунда, караңгыда икәүләп, шәһәрдә атыш тавышлары тәмам туктаганчы...»
Минем аны бик бирелеп тыңлавыма, хәтта кәгазьгә дә теркәш- тереп алуыма кызыгыптырмы, Нияз ага миннән:
— Сезнең Гадел Кутуй белән очрашканыгыз булмадымы? — дип сорады.
Аның бу соравы гәп куерту өчен сылтау гына иде, ахрысы Очрашканым булмавын болай да күреп-чамалап тора бит, югыйсә. Бәлки ул шулай сүзне ерактан башлап, читтән уратып, челтәрләп-чуклан йөртергә ярата торгандыр. Миңа калса, алай кызыграк та әле ул.
— Мин бит, Нияз ага, сугыш чыкканда үсмер малай гына идем, андый затлар белән аралашырга. Казаннан читтә дә идем.
— Шулайдыр шул,— диде ул һәм, бераз тынып торгач, тавышын күтәрә төшеп әйтте: — Ә мин аны белә идем.— Ләкин сүзен шунда ук читкә борды: — Бу Рөстәм Кутуй дигән язучы шул Гаделнең улы түгелме ул?
Монысын да белә торып сорый иде.
— Әйе, улы,—дидем мин, аның сүз җаена буйсынып.
— Ничек соң, әйбәт язамы, әтисенең йөзенә кызыллык китермиме?
— Бик әйбәт яза. Менә дигән художник. Кайбер әйберләрен укыйм да сокланып бетә алмыйм.
— Хәтерлим мин аның әтисен, Гаделша Нурмөхәммәтовичны. Яраткан укытучыбыз иде! Авиатехникумда укып алдым мин бераз. Сугышка хәтле әле. Подготовительный бүлегендә. Ул техникум хәзер дә шул ук урында тора, Муса Җәлил урамында. Бәлки беләсездер?. Рус теленнән укытты ул безне. Әйбәт тә кеше иде! Кара чәч, кара тутлы көләч йөз. Гел елмаеп-көлеп кенә сөйләшә иде кеше белән Өс-башлары чиста-пөхтә. Костюмнан. Галстугын хәтерләмим. Кырын.маган-төзәтен- мәгән килеш күрмәссең. Безне укыткач, тагын каядыр эшкә китә иде. Укытырга булса кирәк. Э-э-э Обаятельный — безнеңчә ничек була әле? Әйе, әйе, нәкъ шулай, мәхәббәтле, сөйкемле кеше. Яңа гына танышкан кешесе белән дә бик якыннарча, күптәнге дусларча сөйләшә торган иде. Шундый эчкерсез, саф күңелле.
Минем Идрис Якупов дигән бер иптәш бар иде. Бер группада укыдык. Ул кичләрен театрга барып, кечерәк рольләр уйнап йөрде. Подрабатывать итеп. Ә Кутуй бит пьесалар да яза иде. Үзе дә чын артист. Купшы, зәвыклы Идрисне белә. Бер көнне тәнәфестә Идрис белән мине очратты да, икебезгә ике контрамарка бирде:
— Егетләр, минем премьераны барып карагыз әле, сез нәрсә әйтерсез икән?— ди.
Г
Ул чакларның театры хәзерге күчмә кебек булгандырмы инде, спектакльләре элеккеге Печән базары мәчете бинасында куела торган иде. Сәхнә пәрдәсе кул белән тартып.ябыла торган иде. Ике яктан. Хәзер анда — телсезләр-чукраклар клубы. Киров белән Париж коммунасы урамнары чатында Беләсездер5 Тукай торган «Болгар» номерлары да шунда рәдем генә Кайсы пьесасы буенча куйганнардыр, истән чыккан инде, әмма яратып, куанып карадык Ә, әйе. ул елларны ике комик та бар иде! Берсе Камай. берсе Мамай Баш рольне Кутуй үзе уйнады түгелме икән әле. .
Икенче көнне бездән сорый
— Я. егетләр, ничек?
Ниләр әйткәнебез истә калмаган, әмма безнең авызлар колакка житкән иде! Карап чыккач та бик канәгать булып, шаулаша көлешә кайткан идек Үзебезнең укытучы премьерасы лабаса! Аның бит төп әсәре «Тапшырылмаган хатлар»мы әле? Беренче басылып чыгуы да шул безне укытып йөргән елга туры килә шикелле...
Ул кайда, полевой госпитальдә үлгәнме әле? Польшада бугай? Үке-. печен әйт. ә! Җиңүдән соң бит Ничә ел узды әле җиңүдән соң? Утыз сигезме? Үзе юк. китабы калган Укый башласаң, аерыла алмыйсың... Рөстәм барып кайтты бугай әтисенең каберен күрергә?. Әнисе беләнме?
— Алар кайткач. Тукай клубында бер кичә дә оештырылды Гадел Кутуйның туган көненә багышлап,—дидем мин —Рөстәм шунда Польшада ничек каршылауларын, ниләр күргәннәрен сөйләде
— Үкенеч. Бергәләшеп карточкага да төшә белмәгәнбез Кисабына кул куйдырып алырга да башка килмәгән Менә илткән булыр идем музеена Исемен зурлап. Безнең язучылар музее бардыр бит ул?
— Булмыйча.
— Контрамаркасы да сакланмаган, ичмасам. Бер дә уйлый белмәгәнбез инде менә шушындый нәрсәләрне
Нәшрият баскычында
улъязмалы папка тотып, киң өсле култыксага таяна-таяна, баш редакторга менеп бара идем Күрәм. каршыма, шул ук култыксага ябыша-ябыша. Мәхмүт ага төшеп килә Галиев. Физикадан укыткан пенсионер. Буфетка юл тота булыр Нәшриятка техник терминнар сүзлеге чыгаруда ярдәм иткән көннәре иде Озын буйлы, озынча битле, гел елмаеп сөйләшүчән калын иренле мөлаем абзыкай Кырык ел буе контроль эшләр тикшерә тикшерә күзләре тәмам беткән Күзлек диоптрийлары әллә уналтымы шунда, әллә йөз дә уналтымы, линзалары кат кат көмеш боҗра гына булып күренә
Кул кысыштык, хәл сораштык
— Әйбә-ә-әт! — дидем мин Миңа ни бары таза гына, нык кына бер аяк кирәк Бирүчесе табылса, мин аңа менә шушы тәти кул таягымны тоташ алтынга манып, асылташлар белән бизәп, бүләк итеп бирер идем
Мәхмүт ага нәкъ шушыны гына уйлап килгән диярсең, киң елмаеп
Ә миңа әйбәт күрә торган бер генә күз бирүче булса, мин аңа ике аягымның берсен хәзер үк бирәм! — дип. ботына шап иттереп сугып та алды.
Шаян малайлар кебек шаркылдап көлештек тә. икебез дә бик шат. бик канәгать булып аерылыштык Әйтерсең лә ул миңа аяк. мин аңа күз биргән
К