Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАР УКЫГАНДА


«Соңгы китапиның «Каргалы һем «Дәү- ләкән» өлешләре «Казан утлары»ида басылып чыккач, укучылардан журнал редакциясенә, шулай ук үз адресыма шактый гына хатлар килде. Димәк, укучылар әсәрне кызыксынып укыганнар, битараф кала алмаганнар, фикерләрен әйтәсе, менәсә- бәтләрен белгертәселәре килгән. Бу кү-ңелле факт. Укучы сүзен ишетү һәрвакытта кызыклы һәм файдалы ул.
Редакциядәге иптәшләр белән сөйләш- кәннән соң, минем шул хатларга җавап бирүем кирәк табылды. Мин менә шул вазифаны хәлемнән килгәнчә үтәмәкче булам... Болай «хәлемнән килгәнчә» дип әйтүем берәүне дә гаҗәпләндермәсен, чән- ки әсәрнең үзен язуга караганда аны шәрехләү һәм аңлату автор өчен һәр вакытта читенрәк. Кайчагында «аңлату» уры-нына бутау да килеп чыгарга мөмкин. Бу — язу эшенең бер ачылып җитмәгән сере булса кирәк. Әгәр суз роман яки повесть турында барса, мин бәлки хатларга җавап бирүне кирәк тә тапмас идем, һәркемнең әсәрне үзенчә аңларга хакы бар, дип ансат кына бу эштән котылган да булыр идем. Әмма сүз бит истәлекләр турында бара. Ә истәлек исә — ул чынлыкта булганны язу... Бу очракта инде укучы күңелендә берәр төрле шик, сорау яки теләк белдерәсе килү туа икән, моны игътибарсыз һәм җавапсыз калдыру мөмкин түгел. Истәлекләрнең эчтәлеген тәшкил иткән факттагы дөреслек сакланырга тиеш, дөреслекне бозарга ярамый, аны тулыландырырга һәм ачыкларга гына ярый. Кыскасы, өнә шул исәпләрдән чыгып, мин укучы хатларына җавап рәвешендә үземнең кайбер фикерләрем белән уртаклашуны кирәк таптым.
Хатлар ике төркемгә бүленә: бер төркеме әсәрнең «Каргалы» өлешенә, икенче төркеме — «Дәүләкән» өлешенә карый. Миңа да шулай итәргә, ягъни һәр төркемгә аерым-аерым тукталырга туры киләчәк. Әмма барлык хатларда уртак бер нәрсә бар —бу турыдан-туры әсәрнең исеменә кагылган мәсьәлә. Башта шуңа тукталырга рөхсәт итәрсез.
һәрбер хатта диярлек сорау, гаҗәпләнү, ризасызлык белдерү: ни өчен «Соңгы китап»! Хәтта бер яшь укучым «Татарстан яшьләре»ндә «Соңгысы булмасын!» дип язып та чыкты. Кыскасы, исемне яратмаганнар. Журналдагы иптәшләр дә аны алыштырырга кушканнар иде, ләкин мин бүтән исем таба алмадым — шулай «соңгы...» булып китте ул. Исем табу, бигрәк тә әсәрнең эчтәлегенә яки рухына туры килгәнен табу җиңел эш түгел. Күрәсең, ул үзенә бер осталык сорый торгандыр инде. (Әнә Европа язучылары исем табарга бик осталар.) Баштарак мин дә истәлекләремә туры килердәй (ә ни өчен туры килергә тиеш!) исемне озак эзләдем, таба алмадым, табылганын — ошатмадым, яңа түгел, оригиналь түгел.— ни сәбәптер гел бүтәннәр кулланган исемнәрне хәтерләтәләр иде. Шулай азапланган чакта кинәт кенә күңелемә «Соңгы китап» дигән исем килде. Бик бәхәсле исем булуына карамастан, мин аны китапның башына язып та куйдым. Яхшырагы, кешегә ошардае табылса, алыштырырмын дип тә уйлаган идем, ләкин, әйткәнемчә, үземне канәгатьләндерерлек бүтәне табылмады, китте шулай...
Билгеле, укучыларның күбесе аны бик туры мәгънәсендә, ягъни бу абзый соңгы әйберен язган, башка инде язмаячак икән дип аңлаганнар, (һәрхәлдә, күпләрнең күңеленә, чынлап та бу соңгысымы, дигән шик килмичә калмаган булса кирәк.) Әлбәттә, һәрбер язучының соңгы әсәре була, хәтта язылып бетмичә өзелеп калганы дв була — моны истән чыгарырга ярамый. Әмма бу әле язучы үзе, үз теләге белән язудан туктады дигән сүз түгел, һәм мин дә алай кырт кисеп куймадым. Гомер бул-
са нигә язмаска?! Яэу ул минем ечен мазер бердәнбер юаныч.
Лакин шулай да «соңгы...» дигәнне ничегрәк аңларга соң? Әдәбият дөньясында күптәннән бер традиция яшәп килә: һәрбер язучы гомеренең ахырына таба үзенең күргән-кичергәннәрен язып калдырырга тырыша. Моны истәлекләр яки мемуар әдәбият диләр. Менә мин дә соңга ка-лыбрак булса да шул эшкә керештем. Моңа инде дүрт-биш ел вакытым китте, тагын күпмегә сузылыр — өзел кенә әйтә алмыйм, әмма үземнең үткәнемне язып чыгуым беренче һәм соңгы мәртәбә булачак. Китапның исемен әнә шул мәгънәдә аңларга да кирәк. Ихтимал, бу исемдә минем күп нәрсәне соңга калып искә төшерүем дә, онытылган, терелтеп булмый торган югалтулар да, гомернең инде шактый чикләнгән булуы да чагыла торгандыр. Нишләмәк кирәк, язу — күңел эше, китапка исемне дә күбрәк ул куша!
Инде хатларның үзләренә килик. Менә аларның «Каргалы» элешенә караганнары... Бу хатлардан күренгәнчә, әсәр тулаем укучыларда кызыксыну тудырган булырга тиеш. Башкортстан җирендә Каргалы дигән бер авыл барлыгын, анда үзләрен «тәмән» дип йөрткән халык торганлыгын укучы әдәбиятта моңарчы күренмәгән яңа бер нәрсә итеп кабул иткән булса кирәк. Кул кенә хатлардан моны ачык сизеп була, һәм бу аңлашыла да — узган заман укучыны һәрвакытта кызыксындыра, бер авыл мисалында да ул халыкның тарихын һәм язмышын күрергә тырыша. Ә бит кайчандыр башкорт җирләренә күчеп утырырга мәҗбүр булган төмән, мишәр, типтәр авыллары аз түгел — Каргалының якын тирәсендә генә дә алар дистәләп. Килгән еллары һәм юллары бер булмаса да язмышлары бер — шушы бәрәкәтле туфракта үзләренең яңа ватаннарын тапканнар.
Ләкин хатлар минем үземә дә күп кенә яңалыклар китерде Безнең авыл һәм минем нәсел тарихы белән яхшы ук таныш кешеләр бар икән. Алар үзләренең белгәннәрен язалар, минем истәлекләргә нидер эстиселәре яки нәрсәнедер төзәтәселәре килә, кыскасы, чын ихластан мире ярдәм итәргә телиләр. Шуларның берсе Сөгыйт Хәнәфи улы Еникеев. Ләкин ул безнең Каргалыдан түгеп, ө Чакмагыш районы Яңа Бәшир' авылыннан... Бу авыл да Каргалы белән берүк вакытта диярлек (ике генә ел соңга калып) Темников өязеннән башкорт җиренә күчеп утырган. Күчеп килүчеләрнең дә күлчелеге Еиикеее- лар икән. Шулай ител, Башкортстанда Еин- кееелар яшәгән ике авыл барлыгы билгеле булды — югыйсә, мин бер Каргалы гына дип йөри идем. Ләкин бу ике асылдагы Еникеевлар бер тамырдан түгеп. Яңа Бә- ширдәгеләр — князь Тениш токымы, е Кар- галыдагыларның нәсел очы Күлдәш морза — алар арасында бер нинди туганлык бәйләнеше юк, дип яза Сөгыйт Хәиәфие- вич. (Тенишның да, Күлдәшнең дә Еники исемле уллары булган — бер үк фамилия менә шуннан килеп чыккан.)
Шулай ук Сары Кылыч белән Темников та бер үк кала түгел икән, татарлар корган Сары Кылыч 1365 елда җимерелгән, шуннан соң яңа шәһәр — Темников Сары Кылычтан күпмедер читтәрек, Мокшы елгасы буена салынган— Менә шундый естәү- төэәтүләр кертә Сөгыйт Хәнэфиевич мин язганнарга. Ул үзе архивларда күп утырган, иске документлар белән танышкан, аннары бабайларның борынгы җирләренә дә барып кайткан — билгеле, аның сүзләренә колак салмыйча булмый
Сәгыйт Хәнэфиевич хәбәр иткән яңа бер нәрсәгә тукталып китмичә ярамас ахрысы... 1767 елда Екатерина II указы белән яңа уложение (законнар җыелмасы булса кирәк) проектын тезү ечен Зур комиссиягә депутатлар сайлау үткәрелә. Барлыгы 564 кеше сайлана, һәм шулар арасында 27 татар да эләгә. Бу татарлар арасында Әюп Еникеев дигән бер морза да була. Менә шушы кеше әле Петр I заманында ук урман кисәргә куылган татарларның хәлләрен җиңеләйтүне үтенеп «Әби патшага» берничә мәртәбә мөрәҗәгать итә. Үзенең мөрәҗәгатьләрендә ул җәен-кышын урман кисәргә һәм чыгарырга мәҗбүр ителгән халыкның бу авыр эштән бик интегүен, темам бөлгенлеккә тешүен, күпләрнең урманда имгәнүләрен, үлеп тә калуларын, карап эшләтүчеләрнең бик рәхимсез кылануларын, чак кына ризасызлык белдергән өчен дә бик каты җәберләүләрен вэа. Кат-кат язуга карамастан, нәтиҗәсе, әлбәттә. бии кечкенә була — эш ечен түләүне генә беркадәр арттыралар ' (Атлыга «энене—16 тиен, җэаүлегэ 10 тиен түләү -сый-лар.)
* «Лашманчылык» диген исем белән тарих ка кереп калган Һәм ISO ел дәвам иткән бу чукынмаган татарларны мәҗбүри тшләтү бары Александр II вакытында гына туктатыла
Әюп морзаның «Әби патшага» язган мө-рәҗәгатьләрендә башка шикаятьләр дә җитәрлек. Җөмләдән берсе: аеруча зур җинаять эшләгән бәгъзе татар җәзадан котылу өчен тизрәк чукына торган булган. (Шундый «льгота» булган икән ул заманда.) Әмма үзенең тиресен саклап калыр өчен генә чукынган бу кеше соңыннан уз милләттәшләренә һәртөрле әшәкелек эшли, җәбер-золым күрсәтә торган булып киткән. Татарлар менә шундый мөртәтләрдән үзләрен химая кылуны сорап, рус патшасына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Гыйбрәтле факт. Әюп морзаның прошениесендә дә шул хәлләр язылган.
Шулай ук миңа Ленинградның Салтыков- Щедрин исемендәге мәшһүр китапханәсендә эшләүче, фәннәр кандидаты Игорь Васильевич Сахаровтан да берничә хат килде. Ул минем әйберне, билгеле, укый алмаган, әмма аның хакында ишеткән. Быел мин Ленинградка баргач, без очрашып сөйләштек тә. Игорь Васильевич күптәннән татар морзаларының тарихын өйрәнә икән. Тенишевлар, Еникеевлар һәм башка фамилияләр турында шактый материал туплаган, һәр фамилиягә карата картотека да төзегән. Бу картотекаларны караган чагында минем күземә бер нәрсә чагылды: күп кенә фамилияләрнең шәҗәрәсендә «Еники» исеме очрый (мәсәлән, «Кудашев, сын Еникия» дип язылган) — күрәсең, заманында шактый таралган исем булгандыр инде... И. В. Сахаров — тарих белән махсус шөгыльләнүче кеше, эзләнүләрнең юлын-ысулларын да яхшы белә, миннән дә ниләр белүемне төпченеп сорашты — кыскасы, татар журналында басылган бер истәлекнең рус галименең дә игътибарын җәлеп итүе, башта әйткәнемчә, бездә халыклар тарихы белән кызыксынуның никадәр көчәйгәнен күрсәтсә ки-рәк. Ул миңа да ярдәм итәргә әзер торуын белдерде. Аның әйтүенә караганда, барлык Еникеевлар да бер тамырдан, бер кешегә — Биханга барып тоташа. Кем хаклы — әйтә алмыйм, әмма бик борыннан килгән фамилияләр татарларда аз түгел. Ләкин адарның берсе дә тикшерелмәгән һәм өйрәнелмәгән. Элегрәк заманнарда аңлырак бабайлар үз нәселләренең шәҗәрәсен белгән кадәр төзеп калдырырга тырышкан, тик кызганычка каршы, алар- ны җыючы да. саклаучы да булмаган — күптән югалып беткәннәр. Хәлбуки, татар халкының шактый катлаулы, четерекле тарихын өйрәнү өчен шәҗәрәләрнең, башка чыганаклар белән бер рәттән, әһәмияте зур булырга тиеш, минемчә.
Килгән хатлар арасында шулай ук аерым кешеләргә кагылганнары да бар. Хәтерлисездер. «Каргалы» өлешендә Әхмәт- Солтан Терегулов турында да беркадәр язылган иде. Бу — Каргалыдан чыккан, Уфада зур чиновник булган кеше. Менә шуның хакында Төмән шәһәреннән нефтьче- геолог Үзбәк Ишаев миңа түбәндәгеләрне хәбәр итә: Әхмәт-Солтан Терегулов губернатор канцеляриясендә чынлап та зур урын биләгән; берәр җирдән пар атта кайтканда аңа дугадагы кыңгырауларын бәйләмичә калага шаулатып килеп керергә рөхсәт ителгән. Ә ваграк чиновникларга рөхсәт ителмәгән, алар кыңгырауларын бәйләп, тавыш-тынсыз гына кайтып кергәннәр, имеш. Хәер, бусы бер деталь генә, ә иң мөһиме менә нәрсәдә: Уфа охранкасы большевик Цюрупаны тотып ябарга җыенгач, Әхмәт-Солтан аны үзенең өендә яшереп тота. Алай гына түгел, охранканың ээләвен бөтенләй ялгыш юлга кертеп җибәрә. Революциядән соң Цюрупа Уфадан киткән чагында Терегуловка аның большевикларга ярдәм итүе турында язу да биреп калдыра. Бу — мөһим факт. Ләкин Үзбәк Ишаев аны кайдан белә? (1927 елда туган кеше.) Язуына караганда, аңа бу хакта әнисе ягыннан ага тиешле Йосыф Еникеев сөйләгән икән. Ә бу Еникеев егерменче еллардан алып комсомол булган кеше, Әхмәт-Солтан аңа авылдаш кына түгел, кайсыдыр яктан әзрәк кардәш тә икән, ләкин ул комсомол булгач, элекке чиновник абэасына кырын карап йөргән булса кирәк. Менә шуны сизгән Әхмәт- Солтан энекәшен тынычландыру өчен, үзе аңа барып, чиновник чакларында революционерларга ярдәм итүен сөйләгән һәм Цюрупа биреп калдырган әлеге язуны да күрсәткән...— Шулай яза миңа Үзбәк туган Ишаев. Минем моңа ышанасым килә, чөнки беренчедән, Әхмәт-Солтан Терегулов хакында андый сүзне беренче генә ишетүем түгел, икенчедән, аңа револю-циядән соң да Уфада тыныч кына яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек биргәннәр. Бу инде тикмәгә генә булмагандыр.
Хатлар эченнән тагын бер көтелмәгән кеше килеп чыкты. Бу — Дәдҗал Терегулов. Отставкадагы подполковник Хөснул ла агай Хәбибов миңа әнә шуның хакында язган. Дөрес, кайчандыр бик күп еллар элек бу хәтәр исем минем дә колагыма
кереп келган иде. Лекин шуннан соң бүген ишетерга туры килмәде.
Хуш, кем соң ул — Дәдҗал Терегулоа! Туган җире безнең Каргалы, туган елы — 1896, чын исеме Әхмәтҗан. Атасы Хөсәен агай — учитель, Каргалыдан китеп, күп ел- г>ар Троицкида укытып торган. Калган балалары барысы да шунда туганнар. Яшь егет Әхмәтҗан Терегулое 1913 елны Казан художество училищесына укырга кергән,— димәк, ул заманда татар башы белән махсус уку йортына керә алыр эчен аның җитәрлек сәләте булган. Ләкин беренче герман сугышы башлангач, 1915 елны аны армиягә алып, хәрби мәктәпкә укырга җибәрәләр. Әхмәтҗан Ржевтагы прапорщиклар мәктәбен бетереп чыга, фронтка китә, башта рота, аннары батальон белән коман-довать итә. Ул бик кыю, бик батыр йәрәк- ле кеше була, һәм бик шәп оратор да булган икән. Февраль революциясеннән соң ул солдатлар комитеты белән җитәкчелек итә, ә Беек Октябрь революциясе булгач, үзенең батальоны белән большевиклар ягына чыга. Нәкъ шушы дәһшәтле кеннәрдә ул дини әкиятләр буенча безгә мәгълүм «Дәдҗал» дигән куркыныч исемне үзенә алган да булса кирәк. Деникинга каршы сугыша. Башкорт бригадасының командиры булып, Петроградны Юденичтан сакларга бара. Күрсәткән батырлык-лары ечеи исеме язылган кылыч белән бүләкләнә. 1919 елны Әхмәтҗан Хосәен улы Тәрегулов Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. Сугышлардан соң Башкорт- станда күпмедер вакыт военком булып тора. 1924 елны Казанга килә, шәһәр милициясенең начальнигы була... Вакыт уза, замана үзгәреп тора, «Дәдҗал» кебек кәшәгә дә терлесен татырга туры килә... Аннары ул 1938 елны Казанның юридик институтын бетереп чыга. Озак та үтми Ватан сугышы башлангач, Дәдҗал тагын фронтта, бу юлы инде ул снайперлар хәзерләүче полк белән командалык итә. 1946 елны фронттан кайта, үзе тәмамлаган юридик институтта укыта, 1967 елны Ленин ордены белән бүләкләнә. Союз дәрәҗәсендә пенсия ала, сиксән яшен тутырып, 1977 елны деньядан үтә.
Дәдҗал Терегуловның без йогереп кенә узган биографиясе ене шундый. Дертлә, ялкынлы кеше булган, рәссам булырга хыялланган, аның урынына сугыш каһарманы булып киткән, бик тиз югары күтәрелгән һәм кинәт түбән дә тошкон, яңа-дан күтәрелгән, яшәгән, картайган—— Революция елларында мәйданга чыккан күпләр ечеи бу таныш язмыш, ә Дәдҗал кебек тынгысыз җаннар ечен бигрәк тә
Әмма шушы урында Дәдҗал Терегуловның бертуган энесе турында да. бик кыска гына булса да, әйтел китмичә булдыра алмыйм. Мин аны һич уйламаган, котмәгән җирдән таптым. Дәдҗал турында минем тагын кайбер нәрсәләр беләсем киле иде. Ләкин кемнән сорашырга! Кайбер борынгырак кешеләргә дә шалтыратып карадым. Дәдҗал дигән исемне ишеткәннәре бар. ләкин үзен ачык кына белмиләр. Ахырда башлап хат язган Хәбибов иптәшкә мөрәҗәгать иттем. Ул миңа ки-леп, Дәдҗалның бер туган энесе Казанда тора бит диде һәм адресын да бирде. Баксам, ул кеше урам аша гына торган минем күршем булып чыкты. Менә ничә ел инде мин аны һаман күреп йөрим, алай гына да түгел, без аның белен бер мәҗлестә дә утырганыбыз бар Әмма кем уйлаган аны Дәдҗал брагы дип!
Безнең шәһәрдә яшәүчеләрдән до күпләр бу кара чәчле, һәрвакыт үз алдына елмаебрак йерүче, ягымлы тавышлы кешене белергә тиешләр Ул бит Казанда яхшы танылган, исеме таралган врач-не-вропатолог Али Хосәенович Терегулоа була. Аңа күренүчеләр, киңәшен тыңлаучылар. дәваланучылар, билгеле, аз түгелдер Әмма аның бетен уен коралларында шактый чибәр уйнавын һәм үэе дә музыка язуын бик сирәкләр генә белә торгандыр. Миңа да Али Хөсәеновичның пианинода үз кәйләрен уйнап күрсәтүен тыңларга туры килде. Нәрсә дим, белгеч булып хеком итә алмыйм, ләкин аның «Уйлану» һәм ■Хыял» дип аталган, ничектер классик романсларны хәтерләткән музыкасын чын ихластан яратып тыңладым. Хирургларның скрипкада уйнауларын мактал яза торганнар иде. Менә рәхим итегез, бездә дә бар икән андый врачлар!
Дәдҗалның рәссамлыкка кабилияте булган, энесе Али (Габделвәли)нең музыкага зур сәләте бар. димек, нәселдән килә торгандыр инде бу Аталары Каргалы тәмен*, ә аналары кем! Шуны сорагач, Али Хосәенович: «Әниебез саф башкорт кызы»,— диде Бер ана кулында һем бер ата карамагында җиде бала үскеннәр
Али Хосәенович үзен бик бәхетле кешегә саный. Һәм моның бик җитди нигезе до бар икән. Ул Ватан сугышын хәрби врач булып, исән-сау уздырган, ә менә сугыш беткәч, илгә кайтыр алдыннан чак-
II «К У » М 12
161
чак кына үлмичә калган. Германия өстеннән очкан чакта безнең У-2 самолетын ниндидер бер явыз мылтыктан атып төшергән. (Пуля моторына тигән.) Летчик белән бер врач шунда ук һәлак булган, Али Хөсәеновичның аяк-куллары, кабыргалары сынган, башы яраланган һәм госпитальдә ундүрт тәүлек аңына килә алмыйча яткан. Шулай да врачлар аны үлем тырнагыннан тартып алып калганнар. Хәзер инде аңа 80 яшь — чынлап та, үзен бәхетле санарга хакы бар икән шул!
Күпме алар — менә шулар кебек гыйбрәтле язмышлар?!
Килгән хатларда тагын әле башкалар турында да язалар, ләкин мин монда барысын да санап чыга алмыйм, чөнки сүз бик озынга китәчәк. Әйткәнемчә, укучылар минем истәлекләрне үзләренчә тулыландырырга телиләр — моның өчен аларга, билгеле, бик зур рәхмәт!.. Тик хикмәт шунда: истәлек дигән нәрсә ул асылда ке-шенең үзе күргән, үзе кичергәннәре турында язылган әсәр, аңа бөтен ишеткәннәрне дә сыйдырып бетерү мөмкин түгел (яки бик кирәкләрен генә сыйдырырга мөмкин), шул сәбәпле хатларда язылганнарның барысын да мин файдалана алмыйм икән, укучыларым моны аңларлар һәм гаеп итмәсләр дип ышанам.
«Дәүләкән» өлеше басылып чыккач килгән хатлар да укучыларның әсәрне шулай ук кызыксынып кабул итүләрен күрсәтә. Хатлар төрле яктан һәм төрле кешеләрдән... Минем өчен, мәсәлән, мәрхүм Хәмит дусның ерак Әндиҗан өлкәсендәге бер кышлакта яшәүче сеңелесе Фәридәдән һәм Уфадагы улы Әсгатьтән хатлар алу бик күңелле булды. Алар минем истәлекләр турында ишеткәннәр, бик кызыксынганнар һәм журналны сораганнар — мин, билгеле, аларның икесенә дә «Казан утлары»н җибәрдем. (Фәридәнең язуы, на караганда, безнең журнал ул торган кышлакка да барып чыккан, ләкин ни сәбәптер юлда аның күп битләре ертылып беткән булган.) Шулай ук Дәүләкән райкомының элекке беренче секретаре иптәш Тартыковтан килгән хат та мине куандырды. Дәүләкәнне яхшы белгән, үзе дә аның турында зур очерк язган кешенең сүзе һәм кайбер төзәтүләре минем өчен, әлбәттә, бик әһәмиятле иде. Янә Алабугадагы Маһинур ханым Фәйзуллина- ның бала һәм кыз чакларын исенә төшереп язган бик мәгънәле. җылы хатын алу да күңелле булып калды... Хат язучыларның барысын да санап чыгу кирәк микән? Алар арасында истәлекләр язуның нәрсә икәнен бик яхшы белгән Сәйфи ага Ку- даш та, тарихны һәм телне бик әйбәт белүче Йосыф абзый Гәрәй дә, барысын күрергә, укып барырга өлгерүче журналист М. Садыйкова да (Уфадан), тагын укытучылар, укучы яшьләр, пенсионерлар да бар. һәркайсы диярлек әсәргә карага җылы сүзен әйткән, рәхмәтен белдергән — цитаталар китереп тормасам да, шәт ышанырсыз... Мин аларның һәрберсенә аерым-аерым җавап язарга вакыт арттыра алмадым, шул сәбәпле менә хәзер форсаттан файдаланып, миңа хат язган барлык укучыларыма тирән рәхмәтемне белде-