Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕР ТИРӘГЕ


Аһ. тау юклыклар... р Ф
Таулар да бар монда — болытларга тигән, упкыннар да, кыялар да менә дигән — җайлы урын бөркетләргә ояларга!
Монда көн-төн диңгез актарыла, шаша диңгез көне-төне...
Тавышында акчарлакмы үкси, бөркетнеңме өне?
Ул тауларның түбәләре төнен тиеп тора Айга...
Әмма — «тавы биек, даны сыек» икән — бөркетләре кайда?
Вәхшәт Хәрабәләр арасында буш нигездән ниләр эзли ялгыз Ана?.. нәни малай елап бара. Як-ягында кырлар яна... Бөтен җир буена ■— Яңагыннан, өндәү булып, көнчыгыштан көнбатышка — күз яшьләре тама! < Мәхәббәтсез, утсыз һәм сөюсез үткән көннәр — кысыр хыяллар... Салам белән суга язган антлар, китек бәхет — бәллүр-пыяла; ( Ком өстенә салган идеал-сарай шәрә табын, көләч дивана, муляж алма, йолдыз күләгәсе... зәңгәр мираж, алтын пәрәвезләр, чибәр гарип, җәннәт төрмәсе, татлы сагыз, канатсыз җыр, өмет... Тормыш-туйның чүпрәк бирнәсе... Үрелеп кара, яле, син аңа!.. Барына да бүген хисап бирәм, гомернең нәкъ исәп вакыты. Сөю китер миңа! Кызыктырмый фиргавеннең алтын табуты!
Офыкта болытлар онытылган
— Офык сызыгында ни төтенли?
— Олы юлларда ул — машиналардан гына туза тузан...
ОЛЫ ЮЛ
Олы юл ул — бик күп халыкларның олаулары. ямщиклары йери торган, гасырлар буе үскен каеннар утырган баганалы юл Ул ЮЛ ОЗЫН, озак
Бакый Урыанке
Ул юл озын, озак — ай-һай, түзәр микән арбаң тәгәрмәче? Юл читендә шайтан таяклары, әрем, убыр табагачы...
Уза ул юл — соргылт тузан тузган айлы кырлар аша, даңгыр-доңгыр! — гомер олаулары сузыла чорлар аша ..
Карурманнар шаулап каршы ала, атлар өркә куркып Юлаучылар алдан бара, атның тезгененнән тотып.
Сикереп төшеп, бураннарда төнен юл катысын таптың, Әйдәдең син, ак башыннан тотып, Тормыш дигән атның.
Тәвәккәлләр юлы бу олы юл. һәлакәтләр тулы. .
Бара торгач килеп коя аңа Киек Казлар юлы
Йолдызлар аша үтә юл — ул юл озын, озак..
Мин — бер юлчың. Каршыладың, Тормыш, фатихаң бир, озат!
Уң колагы чыңлап куйды аның, исемен кычкырдылар өч тапкыр. «Гомере буе онытылмаслык булсын». Оныту кая? Яле. чыдап тор!
Ул онытмас аны! Ышаныгыз, рәхмәт сезгә аның исеменнән! Исеме аның, үзенә барып җитеп, Әлфиракка китеп ишетелгән!
Йолдызларга барыл җиткән, хәтта шул исемдә йолдыз кабынган!
Шуның нуры, галәм юлын үтеп сабый күзләрендә чагылган...
Исеме бар аның! Түгел хәзер улы гына ата-ананың: исемен аның теркәп куйды инде улы итеп олы Ватаны.
«Исемең матур, озак яшә!» диләр, кабатлыйлар янә тагы бер: иң беренче булып калкыр өскә «Кеше» дигән исемең барыбер.
Хәвеф
Дөнья
нинди хәбәр көтеп тынган?
Шундый тынлык!
Мәхәббәт алиһәсе
Сиңа мәдхия
Мәхәббәтнең юмарт алиһәсе, көләч көннәремнең алтын таҗы! Ярты җаным, рухым хәзинәсе, яшәү кыйбласының якты Хаҗы — син идең ул...
Нигә уйчан? — диләр.
Тыңлыйм
гомер шаулап акканын.
Хәтер елгаларын кичеп, хатирәләр кайтканын;
Баш очында Кояш җырын, Моңын бөек Заманның;
Бик тирәндә — Вөҗдан тавышын, Намус сулкылдаганын;
Син ерак язда, нур кебек, калдың болын фонында... Күксел күзләр тора көлеп бәхетле офыгында!..
Барысы да якын иде — калдымы ятка бары — ап-ак иңендәге миңе, бриллиант алкалары?
Төннәрен ялкын сулаган ул кайнар вәгъдәләре? Сөюдән сулыгып елаган ул сылу гәүдәләре?..
Шул елда калдың, яшисең бары шул чакта гына. Гүя шаярып дәшмисең, күмелеп чатка гына...
Тор әле шунда, кузгалма, язгы болын фонында. Күзләрең көлсен, кыз бала, азатлык офыгында.
Тор әле шунда, шунда тор, Мәхәббәт алиһәсе!
Җанымның килә җаныңа сыенып ял итәсе!
Озак әле үсәргә!
Ишек яңагында киртләр — Яңакларын үлчәргә.
Озак килә хатлары... Сагындырып төшкә керә Инде сабый чаклары!..
Хәбәр килми оныктан.
*Якты юраулар» циклына
Матчасында бишеге калган
Туган өен оныткан...
Җылың тора бишектә.
Әниеңнең соңгы җәе — Бер кайтып кил ничек тә.
Кичекмә, син, кичекмә!
Күпмегә үстең, балакай,— Киртләр көтә ишектә.
Бүгенгедән киләчәккә очып барган хатларның сәламнәрен... җилпенешен мәңгелек канатларның...
Нигә уйчан? — диләр. Тыңлыйм...
Вакыт шаулап акканын.
Камил Мостафин
Охшамаганнарга гимн
Син шәһәргә киткән чакта, хыял төяп, карап калды әнкәң, изге теләк теләп, басу капкасыннан чыгып, күз карашын,— юк, аркаңа түгел — йөрәгеңә төбәп.
Вакыт узгач кына, дустым, аңлап алдың: шул карашта булган икән өмете дә. сагышы да, сөюе дә, көюе дә, әйтелмәгән үтенече, үгете дә.
Аннан өйдән эшкә чыгып киткән чакта бусагага басып калды сөйгән ярың, менә бит әй: сөюе дә, сагышы да. өмете дә синдә генә икән аның.
Ә аннары, тотып тәти уенчыгын, улың калды, син чыкканда ерак юлга,—
Без күпләргә охшаганбыз: эшләребез охшап куя башкаларның эшләренә, сүзләребез охшап куя башкаларның сүзләренә.
Бөтен җирдә — охшашлыклар: бер-берсенә охшый өйләр, бер-берсенә охшый көйләр, хәтта кайчак — көлүләр дә, сөелү һәм сөюләр дә.
Юллар ерак, дөнья чиксез,— ничек адашмыйбыз соң без охшаш өйләр арасында, охшаш эшләр арасында, охшаш хисләр арасында! Ә бит охшамаганнар да яшәп килә бу дөньяда, бигрәк сәер адымнары, бигрәк гаҗәп сораулары,
сөйләүләре, җырлаулары, һава белән сулаулары!
Хыяллары, тойгылары танышлардан кояшлырак, сагышлардан сагышлырак, башкалардан канатлырак, башкалардан талантлырак.
Яшиләр һәм яктырталар юлларны да, уйларны да,— яктырталар уйлар белән, яктырталар җырлар белән, дошманнарга юнәлдергән янган самолетлар белән.
һәм,— әйдәгез,— бер минутка оркестрлар яңгырасын, дөнья барабаннар каксын: охшамаганнарны уйлыйк, охшамаганнарны барлыйк, охшамаганнарны җырлыйк!
кул болгады,— сиңа гына бүләк итте хыялын да, серләрен дә, шатлыгын да.
Син яшисең тырышып һәм онытылып,— нинди кызык! Җилләр исә төрле яктан. Чү! Ашыгып барган чакта, азга гына туктап тор да, бер әйләнеп кара артка.
Төбәлгәннәр сиңа күзләр өметләнеп,— әйдә, дустым, бу дөньяның ямен яңарт,— әниең булып, иркәң булып, улың булып, Туган илең һаман тора сиңа карап!
Синең төндәй кара чәчләреңдә ап-ак көмеш китә чагылып: баш очыңнан аккош очып узган,— күңелеңә киткән кагылып.
Шәһәрләрдән күчеп авылларга һәм төннәргә ялгап көннәрен, күз яшьләрен кушып гимннарга, даны йөри әллә кемнәрнең.
Кем даны ул? Белсә, туктар иде, исем биреп сүзсез моңнарга, иске окопларга төшәр иде намустай ак ташлар куярга.
Әллә кемнәр яшьләй очраштырган дөрләп янган җәйге даланы, җирне капшап килгән танкларны,
соңгы чикне, актык чаманы, ә данны... юк, очратмаган аны.
Тагын кемдер аны очратмаган, узган чакта дәһшәт читеннән,— кыен елны «бронь» ала алган, качып калган, исемен алыштырып, чит җирләргә киткән иленнән...
Даны йөри җирдә кешеләрнең ак көннәргә ялгап төннәрен, һәм — оятсыз, җырсыз, моңсыз — йоклый намуслары әллә кемнәрнең...
Була минут: әллә кай тарафтан кайткан чакта газиз төбәккә, таныш юлга килеп чыгу белән, бер кыл чыңлый башлый йөрәктә.
Әйтерсең, моң, туып ерак көнне, иңгән монда ялгыз куакка, тар инешкә, көтү йөргән кырга, сукмак илткән якка—еракка.
Инде менә күптән киткән кеше килеп чыккач шушы урынга, гүя ул моң кабат күтәрелә һәм җәелә җәйге болынга...
Кичке тугайларның кочагында тынган тавышларны саклый ул, ул таң булып сызыла, көтүченең чыбыркысы булып шартлый ул.
Якты бу моң! Кое төбендә ул ай шәүләсе булып калтырый, таныш өйнең калай түбәсендә яшькелт яшен булып ялтырый.
Туган якка кайтып табылган моң!
Бу дөньяга нинди җыр белән, нинди моңнар белән килсәк тә без, китәбездер шушы моң белән!
Карчык
Менә карчык... Иңбашлары иңгән, киемнәре — иске, киелгән, э ул шундый... — ул Тукайны күргән,— балачакта, туган өендә...
Яңакларын усал җилләр өткән, аның күген каплап очканнар, сискәндереп аңын — самолетлар, моңландырып җанын,— торналар. Күзләре дә үзгәргәннәр инде — әллә моңнан, әллә кояштан, Тукай гына аның күңелендә сулмас шатлык булып урнашкан. Тасвирламый карчык аның йөзен, хатирәсен саклый, сөйләми, сорасалар,— ул елмая гына, елмая да уйлый әллә ни. Кайчагында гына телгә килә: — Әйткән иде, монда кил диеп... Өстәп куя:— Ул сораган иде, сеңелкәем, исемең кем диеп... Ябык бармаклары сыйпап куя өстәл өстен... Әллә капшыймы кыз чагының нәни ак калфагын, я... күзлеген эзләп тапмыймы? Юк1 Кирәкми күзлек, атса атсын алсу таңнарының актыгы,— һаман күрә аның күңел күзе гомер буе килгән яктыны!..
Кешесез табигать фәкыйрь
Кешесез табигать фәкыйрь. Кешесез учак янмый.
Ә кешегә кеше кирәк, кешене кеше аңлый.
Алдымда—юллар, басулар...— аңлыймын барсын да мин, ә үзем... уйда, фикердә — дусларым каршында мин.
Күрделәр: юлда барганда җилпенде ак күлмәгем. Ә елмайган күзләремне күрделәрме,— белмәдем...
Ә үзем... соң аңладыммы хисләрен, шатлыкларын?..
Без күрәбез кайчагында гел дөнья ваклыкларын.
Анда бит биек очу бар, еракларны күрү бар, иң кадерле кешеләргә кулларыңны бирү бар.
Анда бит атауларны һәм тойгыларны ачу бар, Ватан кушкач, күтәрелеп, аягүрә басу бар...
Анда, һай, зур җиңүләр бар замана баш иярлек, анда шундый бәхетләр бар,- башлар күккә тиярлек.
Белмәгәннәр, хәтерләгез,— күк балкыса чамасыз,— кояш диеп уйламагыз — шулай без елмаябыз!