Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӨРЛӘП АЛА ФИКЕРЛӘР...


ү! Кайсы тагын, ни зур бәйрәм, ни зур хәвеф булмаганда, чаңнар кага? Эшле-хисле кешеләрне бимазалап, янә бәхәс, киңәш-табыш дәгъва итә...
— Утсыз тетен чыкмас, диләр. Сәбәп-сылтаулары бардыр...
— Тәки үз каланчасына каратты бит, өй1
—< Күңелендәген әйтә белә.
— Сабак-вәгазьләре күптән мәгълүм инде...
— Аның каравы, янып-көеп, әрнеп сөйли.
— Әннекәем. ничек зурдан купты! «Ил югарылыгыннан торып караганда, дөнья биеклегенә менеп уйланганда безнең хәлебез бер дә тынычланырлык түгел!» — ди.
— Дөрес шул. Әй, язмыш, язмыш... Тарих бабай, җавап бир әле. Нигә бездә Гомер юк, хөр Баян да юк. Аристотель, Рафаэльләр, Пикассолар, Шекспир вә Байрон- нар, Гете. Гейне. Бетховеннар. Гомәр Хәйям, Низамилар. Пушкиннар да. Толстойлар, Шолоховлар. Джек Лондон, Айтматов, Маркеслар... юк? Әллә син ялкау булдыңмы? Мәдәният тауларына иренеп үрләдеңме икән?
— Торып-торып бер сөальне тәкрарламагыз, улым. Бер халыкка, бер милләткә каян шулкадәр бөекләр җыелсын, ди. Нигә тегесе, бусы юк, дип, холыксыз, иркә бала сыман шыңшып-сыктап йөрү килешми.
— Тынгысыз җан кычкыра шул, бабай, дәгъвалый.
— Зыялы кеше үз халкының тарихыннан фәһемсез булмый, улым. Антик әдәбиятның мәңгелек әсәрләрен татар укучысы, я, кайчан гына уку бәхетенә ирешә алды? Яңарыш чоры, мәгърифәт чоры нурларын ике-өч гасырдан соң гына шәйли башлады татар укымышлысы. Мәдәният, әдәбиятлар үсеше мөхит-чорга, экономик-сәяси шартларга бәйле. Туфрагы нинди булгандыр да, нинди яңгырлар яугандыр, нинди җилләр искәндер — шундый гөлләр үскәндер... Ә тарихта болгар-татар бабаң узган үтә кыен, хәтәр юллар, гасырлар... Кайчандыр бабаңнар өчен ябык булган капкаларны, бикле- богаулы ишекләрне күзаллап хәтерләсәгез дә, бүгенгегә шөкерана кылып, тауны тауга бәрел эшләсәгез икән, һай, тәмәке исе сеңгән бүлмәләрдә бәхәсләшеп, низаг белән вакыт исраф итмәсәгез икән. Кадерен белсәгез, һәр талант иясе үзенең хәләл өлешен ихлас өсти торганда, әллә ни ишле-санлы булмаса да, бик тә уңган, тырыш, сәләтле безнең татар халкының да мәдәният хәзинәсе ярлы түгел, оныкларым. Аның, әнә, мең еллык әдәбияты бар дип, еш сөйлисез бит. Димәк, дөнья күзе алдында йөзегез кызарырлык түгел. Тик менә бердәмрәк булсагыз икән дә, үлгәннәрнең — каберен, исәннәрнең кадерен белсәгез икән...
— Рәхмәт, бабай!..
...һәм күңел — уйчан сәяр кош, үткәннәрне урап, бүгенгегә кайта, тагын да ары җилпи канатларын...
Дөнья буйлап батырлыкка, горур азатлыкка өндәп Муса Җәлил йөри. Әйе, «Муса Җәлил иҗаты милләтебезнең авторитетын арттырды, аның тарихи бердәмлеген ныгытты...» Азиядә-Европада төрле телләрдә Тукай авазлары ишетелеп тора. Әнә. әле яңа гына Шәүкәт Галиевнең шат куяны «физзарядка» ясап күрсәтте дә, атаклы әкиятче Андерсен бабасының мактаулы дипломын алып кайтты. Безнең җырчы-биюче егет- ләребез-кызларыбыз да дөнья сәхнәләренә бик кыю чыгалар хәзер...
Татар чәчмә әдәбиятының да, тел чикләрен узып, чит илләргә чыккан дистәләп әсәре бар. һай, хәлемнән килсә мин галәмәт бер биштәр күтәрер идем дә Галимҗан Ибраһимовның, Фатих Әмирханның классик иҗат җимешләрен, Кави Нәҗми, Шәриф Камал хикәяләрен, Габдрахман Әпсәләмовның, Мирсәй Әмирнең, Фатих Хөснинең, Әмирхан Еникинең, Мөхәммәт Мәһдиевнең күренекле әсәрләрен немец, француз, испанга да, төрек-raperf, инглизгә дә өләшеп йөрер идем. Болары да хуш булыр, шәт, дип, әнә, хәзерге яшьләрдән Разил Вәлиевнең «Яшисе килә» җыентыгын, үз персо-
Ч
радларда бара торган
ФАЯЗ ДУ Н АП ф ДӨРЛӘП АЛА ФИКЕРЛӘР ф
мышын, андагы эшсөяр замандашларыбызның образларын чагылдырган бер гене әдәби всэрне дә, хетта урта кул очеркны да хәтерләмим мин.
Безнең татар халкы гомер-гомергә чисталыкны, пакьлек, арулык, нәзафәт-нәзә- катьне олы, зарур күргән, затлы бизәнү-нәкыш әйберләрен баета торган. Хәзер безнең җирле сабын заводларыбыз гына түгел, затлы-затлы. хуш исле, матур бизәкле продукцияләрен күп җирләргә, илләргә, дөньяга илтеп сатучы куәтле комбинатларыбыз бар...
Авыр сугыш елларында күбесе авылдан килеп, татар ир-егетләре, апалар-сеңел- лөр куәтле моторлар, самолетлар, вертолетлар ясарга әйрәнделәр. Инде аларның уллары-кыэлары, оныклары промышленность новаторлары, инженерлар-конструктор- лар булып җитештеләр. Бу атаклы предприятиеләрнең дә киң капкалары күптән инде журналистлар, язучылар ечен ачык, һәм алар матбугат, нәшрият йортларыннан ерак та түгел ләбаса!
Казан кино-фото пленкалары, Чистай сәгатьләре, Түбән Кама шиннары... һай, барсын санап китсәң, Татарстан ирешкән казанышлар искиткеч! һәм алар барысы да кешеләребез акылы, аларның даими хис-фикерләр көрәше белән туды, сугарылды. Ә менә шул киң мәйданнарда безнең татар халкын да белемле-һөнәрле итеп, ил, дөнья күзенә, цивилизация-мәдәният, фәнни-техник революция үрләренә күтәргән экономик, иҗтимагый-политик, социаль, рухи-психологик казанышлар татар әдәбиятында тиешлё чагылыш таба алдымы әлеТ
— Аның каравы безнең татар әдәбиятында нефть темасы фонтан булып бәрде!
— Әйе, бу өлкәдә безнең әдипләребезнең өлеше зур, диярлек. Татар әдәбияты әсәрләрен илгә-көнгә чыгарды бу фонтаннар! А. Гыйләҗев телгә алмый узса да, Рахман Ильясның «Тирән горизонтыннан ук башланган бу мөһим тема тирәнәю, баю. конкретлашу юнәлешендә көчәя бара. Уңышлар сөенечле, кимчелекләр дә бар. Тик, зинһар, бик эре кыяфәт белән узып барышлый гына Ш. Бикчурин, Җ Рахимов иҗат иткән роман-повестьларны «хәзерге прозаның казанышлары рәтендә санавы кыен» дип, кара тамга сукмыйк әле. Дөрес, Ш. Бикчуринның, Җ. Рәхимовның бу мөһим, нагрузкалы әсәрләрендә эстетик бизәкләрне, персонажларның интеллектуаль дөньяларын баета төшәсе бар иде Ләкин шунысы бәхәссез: тынгысыз җанлы, эшчән, булдыклы замандашларыбызны авансценага куеп, мөхит, даирәне, реаль шартларны. нефть эшенең рәтен-җаен белеп язучы, тормышның олы урамнарыннан атларга тырышучы бу әдипләр үзләренең беренче роман-повестьлары белән татар прозасының йөзенә кызыллык китермәделәр, һәм яшьләргә дә начар үрнәк күрсәтмиләр алар.
— Соңгы дистә елда КамАЗ тематикасы бик шаулады.
— Аеруча публицистика һәм поэзия өлгерлек күрсәтте.
— Проза да калышмады.
— Ләкин иҗтимагый резонанс тудыра алган әсәрләр рус телендә дә әлегә бик аз. Татар прозасында исә Равил Вәлиевнең, Эдуард Касыймовның унбиш-егермеләп документаль новеллаларыннан тыш, игътибарга паеклырак башка әсәр юк төсле...
— Калын-калын романнар, повестьлар басылып кына торды ләбаса!
А. Гыйләҗев «образны, зур төзелешләр белән бәйләп, мәйданга чыгару ансатрак ул, ә батырлыкны гадилектә күрә белү кыен»,— дип, уйлап җиткермичә әйтә. Гүя зур тезелешләргә бәйләнгән образларга гадилек — зарур сыйфат түгел. Зур тезелешләрне җитәкләүче яки аның чираттагы нигез-фундаментларын, стеналарын салучы эшсөярләр дә бик гади, дөньяви фани кешеләр бит. Ләкин аларның иҗтимагый офыклары, белем һәм осталык дәрәҗәләре, без фараз иткәннән дә югарырак, гражданлык вазифалары, рухи дөньялары киңрәк. Зур эшләрне бары тик олы язмышлы кешеләр. М. Горькийча атасак, гади бөекләр генә башкарып чыга ала һәм шушы хакыйкать әдәбият-сәнгатьтә монументаль чагылдыруны таләп итә, ул безнең социалистик реализм әдәбиятының магистраль юнәлешләрен билгели, гомер хәтердә калачак үрнәк көрәшче, перспективалы образларын тудыра. Әнә. ул төзелешләр тематикасыннан Б Полевойның «Кыргый ярда» романын. Ф. Видрашкуның «Өметләр яры» хроникасын, таҗик әдибе Ю. Әкберовның «Нурек» романнарын искә төшереп узыйк әле... Кызганыч, татар прозасының бу биеклекләргә ирешә алганы юк әлегә. Бөтен шартлар булуга да карамастан...
— Соңгы дист» елларда тарихи әсәрләр хакында сүз-бәхәс ишәеп китте.
— Ибраһим Нуруллинның «Тукай» әсәре. Атилла Расихның «Ямашев» романы культурабыз хәзинәсенә мәгълүм елеш булдылар. Ә «Кол Гали» драмасын иҗат итә алган Нурихан Фәттахка, чынлап та татар тарихын, культурасын сөючеләр «Нурихан Фәттах Болгар чорын өйрәнүгә күп көч салды, мөгаен, хәзер шул заман вакыйгаларыннан берничә роман бирер» дип ышанганнар иде. «Этил суы ака торур» әсәреннән соң Бөек Болгарның ныгыган, чәчәк аткан чорын, затлы биналар корган, чуен койган заманнарын, андагы иҗтимагый хәрәкәтне, фән-мәдәният үсешен күрергә бик теләгәннәр иде.
Без «Кол Галиядәге экономик-этнографик ситуацияләрне, тарихи драматик вакыйгаларны, үзенчәлекле образларны, акыллы фикер-гыйбарәләрне бик озак оныта алмабыз әле. Мин В. Белинскийның Вальтер Скоттка карата «ул тарихны арадашчы итеп, сәнгать белән тормышны тоташтырды» дигән сүзләрен Н. Фәттах адресына әйтүдән дә курыкмас идем.
— Прозабыз соңгы дистә елларда фәнни даирәгә күз сала башлады.
— Сез А. Расихның, Ә. Еникинең, М. Зариповның, М. Мәһдиевнең, Т. Миңнуллин- иың кайбер әсәрләрен күздә тотасыздыр. Әйе. бу әсәрләрдә төрле идея-максатлар өчен һәм төрлечә яссылыкта галимнәр тормышы сурәтләнә. Сөенечле тәүге адымнар болар. Тик, кызганыч, бу әсәрләрдәге галим-голәмәләрнең берсе дә зур теоретиклар да, кыю экспериментаторлар да түгел. «Таланты чикле һәм шикле булып та фәнни дәрәҗәгә ыргылган карьеристлар турында өлкән буын күп язды».— ди әнә Т. Галиуллин. Бу, минемчә, ил әдәбиятында Л. Леоновның «Русский лес», Д. Гранин-ның «Иду на грозу» романнарыннан соң башланды, төрле вариант, вариацияләрдә ишәйде һәм шул агымнан безнең кайбер әдипләребез дә калышмаска тырышалар. Ләкин алдагы якты кыяларга күз салып, ихласын әйтик: илебез фәне үсешенә Татарстан галимнәре өстәгән искиткеч байлыкның, ачышларның әле киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булганнарын гына барлап чыксак та—бу өлкәдә татар прозасының хезмәте чыпчык тезеннән генәдер...
Безнең прозада әлө дә персонажларны ясалма батырлыкка, ясалма матурлыкка кечләп этү тенденциясе дә яши бирә. Шуның аркасында автор реаль чынбарлыкка хыянәт итә, персонажны эволюция-үсештә күрсөтәм дип, аны ясалма ситуацияләргә ташлый, аның холкына-табигатенә хас булмаган эшләр эшләтә, логика югала.
Әйтик, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Исәнме, Кәшфи абзый» исемле якты, заманча публицистик фикерле повестенда үзе тир түгеп тапкан малның кадерен-бәрәкәтен белеп яшәргә тиешле гомерлек игенче Кәшфи-тракторчының, ялга барган җиреннән, йөз илле сумга сатып алып (I), пар ондатра күтәреп кайтуына кем ышансын? һәм бу ясалма юмартлыкның хәҗәте бармы? Чөнки су йомраны — ондатра безнең Идел- Вятка-Кама буе төбәкләрендә гомер-гомергә яшәгән. Арча. Дебъяз, Тау ягы күлләрендә дә еш күренә ул. Кыерсытылмаган җирләрдә үрчи, ишәя бара. Таңнарда кыштыр-кыштыр камыш кисүче шул гөнаһсыз җәнлекләр яшәгән күл-сулыкларны пычратма гына1 Менә шул юнәлештә Кәшфи абзый берәр эш кылса, әйтик, әнә шул күлгә солярка-бенэинмы, химикатмы агызучы фәлән юньсезнең якасыннан алса яки
Шул ук Кәшфи абзыйның әле кияүгә чыкмаган тагын ике кызы, фәлән кадәр оныклары бар. Өстәвенә, әнә, үз җиэнәсенә үк — «мишәр кияүгә» җанын-тәнен ачкан тә- гын бер дәртле кызы тагын бер онык «тупырдаткан». Шул гөнаһы ечен ата-анага, туганнарына күренергә ояла, курка бугай, читләшкен-үгилегән. яшь баласы белен тулай торакта кысылып яши..
Малаеннан да уңмаган Кәшфи абэабыэга, һай, кызлары, оныклары ечен борчылыр- уйлар, психологик барьерлар, хәл итәсе эшләр, күрәсе чаралар фәлән кадер икеи еле. Ләкин автор аны шул реаль чынбарлык юлыннан атлатып мәшәкатьләмәде Кәшфи абзабыэ елкән сазау кызыннан тыш. башка балаларыннан, оныкларыннан бизгән. Аларга гаме, күңел тартымы юк аның. Ә үзе бала тансыклаган, янәсе, деү еенде хатыны белән икеү генә яшисе килми, юк!—оныкларының да берерсен түгел, ятимнәр йортыннан асрамага малай алып кайта... Я. шундый сеер эшләреннән соң, үзең аңла инде, укучы. Кешфи абэаң кыланчык түгел, диген...