Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕМЬЯН БЕДНЫЙ ТАТАРСТАНДА


овет әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе, шагыйрь Демьян Бедный турында сөйләгендә без аның иҗаты үзебезнең якларга бәйләнгән булу белән хаклы рәвештә горурланабыз. Ул Гражданнар сугышы һәм Беек Ватан сугышының кырыс елларына туры килә.
„.1918 елның җәе. Утлы боҗра эчендә калган яшь Совет республикасының язмышы Көнчыгышта хәл ителгән көннәр 8. И. Ленин үзе бу фронттагы, аерым алганда Казан тирәсендәге, сугыш хәрәкәтләренең барышын күзәтеп тора. Ул фронтның Казан участогын тәзмин итүгә, анда ашыгыч рәвештә резервлар җибәрүгә өчләтә игътибар белән карауны таләп итә. Ак интервентлар белән көрәшкә Мәскәүдән, Петроградтан, илебезнең башка промышленность үзәкләреннән өстәмә көчләр агыла. Алгы сафта большевиклар бара.
Партия җибәргән кешеләр арасында пролетариатның танылган шагыйре Демьян Бедный да була. Ул 5 нче Кызыл Армиянең штабы һәм политбүлеге урнашкан Зея шәһәренә килә.
Август ахырында һәм сентябрь башында Зөядә 5 нче армия политбүлеге органы ■Гражданская война» һәм республика Реввоенсоветы председателе поездының басма органы *>В путь» чыга башлый. Алар бу чорда Татарстанда чыга торган бердәнбер большевистик газеталар була һәм шунлыктан республикабызның партия-соает матбугаты тарихында күренекле урын алып торалар Армия политработниклары һәм РКП(б) губерна комитетының Казаннан эвакуацияләнгән хезмәткәрләре белән бергә Демьян Бедный да бу газеталарны оештыруда һәм чыгаруда актив катнаша.
Мәсәлән, ул үзенең мәшһүр мОэату»ын («Как родная мать меня провожала») беренче тапкыр «В путь» газетасында бастыра. Композитор Д. Васильев-Буглай көйгә салган бу җыр тиз арада бөтен Совет Россиясенә, фронтларга тарала һәм халыкның иң яратып җырлый торган җырларыннан берсенә әверелә. Җырның тексты матур итеп бизәлгән рәсемле плакатларга басыла. В. И. Ленин заказы буенча язылган бу эсере белән Д. Бедный яңа солдат җырының тәүге үрнәкләреннән берсен бирә. Анда Кызыл Армия сугышчысы булу хезмәт ияләренең патриотик бурычы итеп җырлана. Хырның герое, яшь крестьян егете Ваня, үзен Кызыл Армиягә бармаска өндәгән 'кайбер туганнарына азатлык өчен, җир өчен гадел сугышка баруын сөйләп бирә.
1918 елның 7 сентябрендә, Казан өчен хәлиткеч сугышлар башланыр алдыннан. Демьян Бедный «Казан янында» («Селам») дигән шигырен иҗат итә. Ул массовый тираж белән басыла һәм самолетлардан шәһәр өстене, Казанның тире-якларына таратыла, Ул шундый сүзләр белән башланып та китә: «Гудит-реает аэроплан. Летят листки с аэроплана Читай белогвардейский стан, посланье Бедного Демьяна!» Шагыйрь 3 сентябрьдә акгвардиячеләргә каршы баш күтәргән Казан эшчеләрен чын күңелдән сәламли, халыкка гражданнар сугышын көчләп таккан буржуазиянең, аның лакейлары булган эсерлар һәм меньшеяикларның әшәке ролен фаш итә
10 сентябрьдә Кызыл Армия частьлары һәм Идел флотилиясе корабльләре Казанны алалар. В. И. Ленин Казанны азат иткән гаскәрләргә котлау телеграммасы җибәрә, һөҗүм итүче гаскәрләр белән бергә Казанга Демьян Бедный да килә. Ул «Казан» («Җиңү белән, иптәшләр!») дигән шигьри телеграмма яза һәм аны 5 нче армия штабыннан РКП(б) Үзәк Комитеты органы булган «Беднота» газетасына җибәрә. 10 сентябрь, кичке 8 сәгать 5 минут дип тегел вакытын да күрсәтә.
Бу шигъри телеграмма бер үк вакытта Мәскеү һәм Казан газеталарында басылып чыга. Казанда чагында Демьян Бедный «Казан могҗизасы», «Сәлам, эшче иптәшләр» шигырьләрен, «Расказанское положение» дигән сатирик бәетен яза һәм җирле матбугатта бастыра. «Кызылармеец йолдызы» дигән маршын да Демьян Бедный шул көннәрдә Казан тирәсендә яза.
1918 елның 14 сентябрендә шагыйрь Казаннан китә. Әмма Казан тирәсендәге сугышлар аның хәтерендә кала Соңрак, 1933 елның 26 сентябрендә ударник колхозчылар адресына котлау телеграммасында ул болан днп яза: «Без Кызыл Татарстанның башкаласын акгвардиячеләрдән сугышып алган чакта мин Казан тирәсендә һөм Казанда булдым».
С
«Почетлы кызылармеец» Демьян Бедныйның Казан тирәсендә башланган фронт юлы 1920 елның көз ахырында Кырымда, Врангель армиясенең калдыклары куылып беткәч кенә тәмам була. Гражданнар сугышы чорында аның әсәрләре 5 миллио» данәдән артык басыла. Шул исәптән 1919 елда Казанда «Дурман», «Качкын Митьк, турында», «Хаин мирасы» дигән әсәрләре дөчья күрә.
Аның әсәрләре татарчага да тәрҗемә ителә. Мәсәлән, Фәтхи Бурнаш «Таң» газетасында аның «Ачлык патшаясын, Әбрар Сәгыйди «Эшче» газетасында «Паровозга» дигән шигырен татарча бастыра.
Алгы позицияләр янәшәсендә, кайвакыт дошман уты асуында да ук язылган сугышчан гимннар, революцион җырлар, окоп такмаклары, зәһәр эпиграммалар фронттагы кызылармеецларга, тылдагы эшче-крестьяннарга гаять зур йогынты ясый, аларны көрәшкә туплый, дошманның җиңеләчәгенә ышанычларын көчәйтә. Ул чагында окопларда «Демьян Бедный үзе ике дивизиягә тора» дип сөйләүләре тикмәгә түгел. Д. Бедный әдәби иҗаты өчен хөкүмәтнең зур бүләгенә — сугышчан Кызыл Байрак орденына лаек булган беренче совет язучысы. Аңа орден тапшырганда М. И. Калинин болай ди: «Сезнең әсәрләрегез гади һәм һәр эшчегә аңлаешлы, шунлыктан алар гадәттән тыш көчле, хезмәт ияләренең йөрәкләрендә революцион ут кабызалар һәм көрәшнең иң кыен минутларында күңел күтәренкелеген арттыралар иде».
Демьян Бедныйның гражданнар сугышы чорындагы ярсулы поэзиясе үзәктә һәм урыннарда бик күп совет шагыйрьләренең иҗади формалашуына уңай йогынты ясадь. Аның иҗади алымнарының йогынтысы астында татар шагыйрьләре дә совет поэзиясенә үз юлларын салалер. Мәсәлән, ул утлы елларда татарча чыгып килгән партия, совет һәм кызылармеец газеталарында («Эшче», «Таң», «Яңа көч», «Кызыл Армия», «Шәрык ярлылары»), «Кызыл Шәрык» журналында тематик юнәлештә һәм бәян итү формасы белән Демьян Бедный әсәрләренә охшаган шигырьләр, поэмалар, җырлар, такмаклар һәм мәсәлләр әллә никадәр басыла. Мәсәлән, Фәтхи Бурнашның «Мөхәммәтҗан» поэмасы, «Колчак һәм Деникин» памфлеты, Сәгыйть Сүнчәләйнең җырлары, Г. Рәфиковның «Кызыл яу җырлары», Г. Гомәрнең «Кызыл әләм, кызыл йолдыз», Сирин Батыршинның «Әнкәмә», «Авыл кызына» дигән шигырьләре һ. 6. ана шундыйлар.
Алга таба социалистик төзелеш елларында, утызынчы еллар ахырына кадәр диярлек Татарстан газета-журналларын'да Демьян Бедныйның төрле жанрдагы әсәрләр^ әледән-әле басылып тора. 1931 елда Казанда М. Крымов тәрҗемәсендә аның шигырьләр җыентыгы татарча басылып чыга.
Бөек Ватан сугышы башлангач, язмыш шагыйрьне тагын Казанга китерә. 1941 елның Октябренда, Гитлер яулары Мэскәүгә якынлашкач, СССР Язучылар союзының секретариаты башкалада калган әдипләрне Казанга китерә. Д. Бедный Казанга А. Фадеев, В. Бахметьев, Л. Ошанин, М. Алигер, П. Бровка, Я. Галан һәм башка танылган совет язучылары белән бергә килә. Д. Бедныйның олы кызы сүзләренә караганда, инде үзен онытканнардыр дип уйлаган карт шагыйрьне Казанда бик ачык күңел белән каршы алалар. Казанда Демьян бедный Зур Галактионов (хәзерге Горький) урамындагы 17 йортта, Казан опера театры артисткасы Мөнирә Булатова квартирасының бер өлешендә яши.
«Әйбәт кенә урнаштык,— дип яза ул шагыйрь А. А. Жаровка хатында.— Азык-төлек белән өзеклекләр була, әмма без аларга бирешмибез... кайбер нәрсәләр, хәпа папирос та юнәтәм».
Казанда 1941 елның октябрь уртасыннан 1942 елның апрель башына кадәр яшәү дәверендә Демьян Бедный армый-талмый эшли. Ул зур әдәби һәм җәмәгать эшчәи- леге алып бара. Җыелышларда чыгыш ясый, радиотапшыруларда катнаша. Шигырьләрен Казанда да бастыра, Куйбышевка һәм башка шәһәрләргә дә җибәрә. 1941 елның 28 ноябренда ул Казан әдипләренең гомумшәһәр җыелышында чыгыш ясый- Декабрь аенда Казан аша үтеп баручы А. Н. Толстой белән очрашу кичәсендә катнаша. Шагыйрь җирле әдипләргә һәм журналистларга практик ярдәм күрсәтә. «Красная Татария» газетасының элекке җаваплы редакторы А. И. Анушкин болай дип искә ала: «Демьян Бедный Казанга килү белән үк без аны Матбугат йортында, биредә урнаиЙ кан Татарстан газеталары редакцияләрендә күрдек. Демьян Бедный безнең актив хезмәткәребезгә әверелде. Ул еш кына «Красная Татария» редакциясенә киле,
фронт һәм тыл яңалыкларын белеш», һем һәрвакыт болай дип сорый иде: «Я. эшләр ничек, егетләр? Бу санга миннән нәрсә кирәк булыр?»
Зур тормыш тәҗрибәсенә һәм революцион практикага, бигрәк тә матбугатта эшләү практикасына ия кеше буларак, ул безгә иптәшләрчә киңәшләрен бирә һәм кирәк булганда шунда ук редакция заданиеләрен дә үти иде» («Советская Татария», 14 апрель, 1963 ел).
«Красная Татариямнең 1941 елгы 21 декабрь саны Кызыл Армия сугышчылары, командирлары, политрәботникларының— Татарстан улларының — фронттагы батырлыкларына багышланып чыга. Шагыйрь Әхмәт Ерикәй бу сан ечеи «Татарстан сейли» дигән зур шигырь яза. Шигырь газетада Д. Бедный тәрҗемәсендә дәнья күрә.
1942 ел алдыннан Совинформбюро, Кырым ярымутравына десант тешереп, Керчь һәм Феодосияне алган совет сугышчыларының героик батырлыгы турында хәбәр итә. Демьян Бедный шушы вакыйгага багышлап кәнендә үк «Җиңүчеләр» дигән шигырь яза, Кызыл Армиянең бу «Яңа ел бүләген» халкыбызның зур шатлык белән кабул итүен тасвирлый. Бу шигырь «Красная Татария»нең 1942 елгы беренче санында денья күрә. Шул ук санның дүртенче битендә Д Бедныйның берничә сатирик антифашистик шигыре д» урнаштырыла. Аларда шагыйрь гитлерчыларның «яшен тизлегендәге сугыш» турындагы планнарының җимерелүе турында үтергеч сарказм белән яза.
Шул ук газетаның 11 январь санында Д. Бедныйның «Гвардия» дигән шигыре басыла. Анда ул эшчеләр сыйныфының — «хезмәт гвардиясенең» совет тылындагы батыр хезмәтенә дан җырлый. Бер үк вакытта шагыйрь шәһәр циркы ечен лозунглар һәм агиткалар, тылдан фронтовикларга җибәрелә торган посылкаларга салып җибәрү ечен ендәмә шигырьләр яза. 1942 елның язында Демьян Бедныйның Казанда язылган шигырьләре «Советский писатель» нәшриятында «Безнең кеч» дигвн җыентыкка тупланып чыга.
Әлбәттә, Демьян Бедный тизрәк Мәскәүгә кайту теләге белән яши. Хатларының берсендә ул болай дип яза: «Мәскәүгә кайтыр кеннәр әллә ни ерак түгелдер диген әмет белән яшим мин». 1942 елның февралендә инде Мәскәүгә кайтып китәм дигәндә шагыйрь аягын сындыра. Биш атна урында ята һәм апрель аенда гына Казаннан кит». Авырып ятканда да Д. Бедный эштән туктамый. Казаннан китүенә А. А Фадеев җибәргән телеграмманың булышлыгы тия. Фадеев шагыйрьгә «ТАСС тәрәзәләре» булдыруда турыдан-туры һәм актив катнашырга тәкъдим итә. Сугыш чорындагы «ТАСС тәрәзәләремнең алтыдан бер елеше Д. Бедный шигырьләре белән чыга. Шигъри коралның бетен терлоре — мәсәл, сатирик эпиграмма, җыр, плакатлардагы утлы юллары ярдәмендә карт солдат үз гомеренең соңгы кеинәренә кадәр Ватан ечен керәшә. 1945 елның 25 маенда ул кисәк үлеп ките.
Бетен совет кешеләре кебек үк казанлы лар. Татарстан хезмәт ияләре дә Демьян Бедный исемен хәтердә саклыйлар, революцион пролетариат поэзиясен башлап җибәрүчеләрнең берсен, куәтле талантын күп милләтле Ватаныбызның чәчек атуына хезмәткә кунган шагыйрьне хермәтләп искә алалар. Казан шәһәренең Совет районындагы бор урамга Демьян Бедный исеме бирелде. М. Горький урамындагы шагыйрь яшәгәи 17 нче йорт Татарстан АССРның тарих һәм культура истәлекләре исемлегенә кертелде.
Т. НАСЫЙРОВ.
тарих фәннәре кандидаты.
Т51