БЕЗ БИК ЯКЫНБЫЗ
езнең эш бүлмәсендә бәләкәй генә бер җир шары тора. Ул безгә, уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, глобусларның гына түгел, дөнья дигәнеңнең дә бик бәләкәй икәнлеген искә төшереп торсын өчен кирәк. Җае чыкканда без шул җир шарына бармак очлары белән генә кагылабыз да — әйләнә дөнья... Ул, чыннан да, артык зур түгел шул: бер-берсенә сыенып утырган берничә кисәк коры җир һәм Океания дип аталган тоташ бер зәңгәр материк...
Глобус-җир шары әйләнә; без дөнья гаме, илләр-халыклар язмышы турында, төркиләр белән Шумер культурасын тоташтырган тамырлар, төркиләр белән Америка индеецлары арасындагы якынлык турында сөйләшә башлыйбыз, һәм, әлбәттә, «без бик якынбыз» дигән нәтиҗәгә киләбез.
Без бик якынбыз...
Өйгә кайткач, мин гаилә архивын актарам, менә инде ничәмә тапкыр иске, саргайган конвертларны аралыйм, — башкорт даласындагы сәер генә исемле бер авылда яшәп ятарга тиешле якын туганнарның адресын эзлим. Безнең абыз-апай дөньядамы икән әле, аның балалары безне хәтерлиләрме икән?..
Без бик якынбыз: абыз-апай минем дәү әнием белән бертуган; моннан унбиш- егерме еллап элек, ул әле, үзе әйтмешли, әухәтендә чагында, кече улы белән киленен дә ияртеп бер кайткан иде. Менә хәзер инде адресларын да табып булмый, аралар әллә ни ерак булмаса да, хәбәр-ләр йөрми. Дөньяда микән син, абыз-апай? Безнең хәтәрсезлеккә, үз балаларыңның каты бәгырьлелегенә рәнҗеп ятмыйсыңмы икән? Без инде шул кадәр үк күрше хакын, дуслык хакын хакламаслык, күрше яисә дус кына да түгел, кан кардәшләр булуыбызны истән чыгарырлык хәлгә килеп җиттек микәнни?..
Бәлки, бу — бүрәнә аша бүре күрү, бул- ган-булмагзнны артык купайту, хаталанудыр, алай ук хафаланырлык сәбәп-нигез дә юктыр? Шулай була гына күрсен иде! Әллә нигә бер булсын да, китапларда гына гыйбрәт өчен язылсын иде андый хәлләр!
Менә әле, Наҗар Нәҗминең «Кем уйлаган» 1 исемле яңа китабын укып чыккач та мин еракта яшәүче якын туганнардан хат- хәбәр алган кебек куанулы һәм йөрәкне кысып куярлык бер хис кичердем. Ул хис бигрәк тә китапны ябып куючы битләрдәге бер гади генә җөмләдән, ишек ачылганда сискәнеп киткән лампа уты сыман, дерт итеп, тартылып-таллынып калды. Иҗат һәм шигърият турындагы, татар әдипләренә багышланган хатларын, шул рәвешле бөтен китабын төгәлләп килгәндә, «бу язганнарым... безнең әдәби бәйләнешләребеэне киләчәктә тирәнрәк һәм киңрәк сыйфатта дәвам итү... теләге белән дә туган дип фараз ителсә иде»,— ди Наҗар ага һәм, әлеге сүзләрен әйтер алдыннан җирлек әзерләгәндәй: «без бик якынбыз»,— ди...
Әйе, чыннан да, без бик якын шул.
Ыру-нәсел шәҗәрәләреннән дә ышанычлырак, көчлерәк һәм тирәнрәк туганлык тамырларыбыз бар. Үзгәртеп-сипләп булмый торган нык тарихи нигезләребез һәм социалистик милләтләр гаиләсендәге уртак матур язмышыбыз бар. Ниһаять, татар халкының күп гасырлы язма әдәбиятына, бай тәҗрибәсенә һәм эчкерсез ярдәменә дә таянып үскән башкорт әдәби теле һәм әдәби культурасы бар.
Бу уртаклыкны — халыклар дуслыгының мәңгелек тамырларыннан күтәрелгән шифалы сут белән совет әдәбияты дигән мәгърур агачның кечле ябалдашы арасын-
‘ Наҗар Нәҗми Кем уйлаган Уфа. Баш- кортстан китап нәшрияты. 1983.
Б
дагы багланышны — тирәнтен тою безнең культураларыбыэның бүгенге үсешен» дә зтәргеч ясый. Безнең уртак җырларыбыз бүген дә дәвам итә.
«Татар теле» исемле зур җегәрле шигыре, «Юкка түгел, юкка түгелдер», «Син гомер агышларым», «Өфе юкәләре», «Сиңа тагын мин бер киләм әле» кебек ягымлы җырлары белән генә түгел, тулаем иҗаты белән Татарстан укучыларының да үз шагыйренә әверелгән Наҗар Нәҗминең яңа китабын укыганда күңелне әнә шундый уйлар били.
«Кем уйлаган» — истәлекләр. иҗади портретлар пәм уйланулар җыентыгы. Нә- сүл Гамзатов белән Кайсын Кулиев, Яков Ухсай белән Семен Данилов портретларымы, яисә башкорт һәм татар әдипләре иҗатына багышланган тәнкыйди прозамы,— һәр очракта заман, әдәбият һәм ша-гыйренең шәхси җаааплылыгы турындагы сүз югары дәрәҗәдә алып барыла анда. Кешелекле хисләр, чын күңелдән сеенү һәм ара-тирә яңгырап киткән борчулы ноталар да биредә анализ сабырлыгын, фикер дәлиллеген басып китә алмый; теге яки бу мәсьәләгә шәхси менәсәбәт бер үк вакытта гадел һәм таләпчән булып та калырга комачауламый.
Дересен әйткәндә, кемнең әле үз фикерен яшереп кенә объективлыкка ирешә алганы бар? Бүген проза һәм поэзиядә дә, әдәбият турында фикер йерткәндә һәм аңа бәя биргәндә дэ. аерым күренешләрне тасвирлаудан бигрәк, аларга меиәсәбәтеңне ачык, дәлилле итеп белдерү әһәмиятлерәк була бара. Бу — «объекгив» сурәт-ләүдән кыенрак, ченки биредә шәхеснең үз каланчасы беленә, бердәнбер «ут ноктасы»— позициясе ачыла.
Наҗар ага менә шулай, ахыргача объектив һәм эчкерсез булып капу эчен, сүзне үзеннән, үз язмышыннан башлый. Шагыйрьнең туу чыганаклары, җирләге-туфра- гы турындагы бу сүз әлеге шул туфрак кебек үк табигый дә, саллы да. «Кем уйлаган...» дип, сәерсенобрәк, тартыньгёрак керешеп киткән әлеге автобиографик язмалар — зур иҗат сандыгының бәләкәй ачкычы. Аларның әһәмияте соңыннан бетен бер китапка исем булып китүләрендә дә күренә түгелмени? «Кем уйлаган...» орлыкның бик уңдырышлы туфракка туры килгәнен күрәм. Ул туфрак — минем туып үскән җирем, халкым һәм безнең чынбарлык. Алар белән гомерлемен дә, шигырь* лемен дә»,— дип тормыш йомгагын сүт» шагыйрь. Безнең күз алдында аның балалык һәм үсмерчак тээсирләрз яңара, яшьлек һәм беренче иҗат сәхифәләре ачыла. Булачак шагыйрьнең һенэрле агайлары, тормыш һәм әдәбияттагы дуслары, остазлары, сылу Әминә, керән алаша, туган авылы Миңеште...— һәркайсы моңсу булып, кадерле булып истә кала. «Шигъ-рияттә дә шулай булсаң иде — үзеңчә берәү генә булып, берәүгә дә охшамасаң һәм исемэң дэ шулай, кешеләр күнеккәнче, ятрак булып тоелса иде—» — дип искә ала ул үзенең Миңештесен.
Шәхси тормышыннан, тәэсир-уйлзнула- рыннан замандашлары иҗатына чыга, шәхси язмышларда чор сурәтен күрә шагыйрь. Аның автобиографик язмаларында ук безнең коннәргә дә бик якын, безне бүген дә бик борчый торган сорауларга җавап эзләү башлана.
Наҗар Нәҗми уйланулары,— тыштан караганда салмак агышлы, сабыр тавышлы бу «Кем уйлаган...»— үз иңендә шактый авыр һәм борчулы сораулар күтәрел торуы белән, шундый типтагы башка бер китапка да охшамаган. Дересрәге, ул сорауларга җавап эзләү үзе күпләр инде күнегә тешкәй юлдан бармый. Без бит тәнкыйтьтә генә түгел, гадәттә проза әсәрләрендә дэ фикер-аналнз агымының бер юнәлешен генә сайлап алырга — ахыр нәтиҗәне күргән-бәялегән хәлдә, «шуңа ничек нрешелгән?» дигән сорауга җавап эзләргә генә тырышабыз. Бу — чагыштырмача җиңел юл һәм аның тормышны, әдәбиятны аңлатуга керткән елеше дә шул җиңеллеккә бәрабәр. Билгеле булганча, тормышта да, әдәбиятта да соңгы ноктасы куелган, тәмамланган күренешләр без теләгән кадәр ук күп түгел. Димәк, ал арны тегәлләнмәгән процесс мтеп карау һем аңлату кирәк Хәтта кайбер талантларның китаплардан тыш гомере инде еэелел калган булса да
Шагыйрә Саҗидә Селэймансаәга багышланган хатында гына түгел, башка бик күп урында, гомумән күпчелек очракта Наҗар Нәҗми шушы авыр юлны сайлый. Йомылып калырдай сорауларны кире ача, темаларны ача, башкаларга да ачым калдыра. Аның уйланулары, фикерләре беркайчан
«Мин үземне шигърият деньясына ниндидер бер кетелмәгән шифалы җил тарафыннан очырылып тешкән орлыктан үсеп чыккан үсенте итеп хис итем һәм шушы
да авторитетларның киң җилкәсе артына сыенмый, шигырь кебек үк яклаучысыз, укучы белән күзгә-күз кала. Үзе борчыла: ялгыш аңламасыннар иде, ди,— шул ук вакытта ярашмый, шомартмый, мондый чакта ярдәмгә әзер торучы «түгәрәк» сүзләрдән баш тарта. Чөнки шагыйрьне зуррак борчулар били: иҗатта җаваплылык, намуслылыклы яклый, табигыйлек, бөтенлекнең җуелмавын кайгырта ул. Хәтта ■чын шигырь әнә шул Александр колон-насы кебек үз авырлыгы, үз һәлмәклеге белән торырга һәм яшәргә тиеш»,— дигән сүзләрендә дә күпме борчылу! Уртз кул шагыйрьләрнең әрсезлеген, бик тиз үрчүен, бер-берсен яклашуларын, ниһаять, әдәби процесска бәя һәм тон бирергә маташуларын күрел әрни аның күңеле. «Йөзсез яшәү мөмкинме соң? Мөмкин түгел,— ә яшиләр!»
Шушы җитди мәсьәләләрнең асылына карап Наҗар Нәҗми иҗат һәм тәнкыйть принциплары, талантны тану-бәяләү критерийлары турында катгый фикерен белдерә Ул җиңел генә «төзәтелә» торган әсәрләрне, оригиналь булыр өчен генә «мөгез» чыгаруларны чын талант җимешләреннән кискен аерып куя, әдәби күренешләрне бәяләгәндә фасонына карап кына бер чыбыктан сөрүче тәнкыйтькә каршы чыга. «Нигә әле без талантларга бәя биргәндә әзрәк «фәстерергә» куркабыз?.. Сәнгать ул, табигать шикелле, тигезлекне бөлми һәм белергә дә теләми...» дигән сүзләр, хәтта беркадәр «фәсгерү» булганда да бик урынлы һәм актуаль кисәтү булып яңгырый.
«Кем уйлаган...» — чын талантиың табигатен аңлау һәм аңз мөнәсәбәт турындагы китап. Наҗар аганың «Шагыйрь шигырьдән шигырьгә туа» дигән канатлы сүзләрен раслагандай, әдәбияттагы талантлар юлы турындагы фикер дә бу хезмәттә сәхифәдән сәхифәгә үсә, аныклана бара.
Башкорт шагыйре Хәким Гыйлэҗевка багышланган иҗат портреты язучының үсешен күзәтү җәһәтеннән аөруча гыйбрәтле.
«Күп очракта әдипләребез кем булуларын үзләренең нинди мәктәп, нинди институт бетерүләре белән бәйлиләр. Димәк, алариың язучылык сәләте... табигать тарафыннан бирелгән бердәнбер сәләт—— Мәкаләдәге кызыклы борылышларның берсе әнә шулай башлана.— Хәким Гыйләҗев, мәсәлән, язучы булмаса, бәлки аннан рәссам чыгар иде, һич тә булмаса, галимлек юлы белән китәр иде.— дип дәвам итә автор.— ...Ул терле яклап талантлы, аның кулыннан төрле эш килә...»
Кабатланмас иҗади йөз һәм табигыйлек (Яков Ухсай), заман һәм шагыйрь гармониясе—«табигать тарафыннан яратылган кантар (глыба)» булу (Гамил Афзал) турындагы уйланулардан талантка ышаныч, талантка ихтирам мәсьәләләре кузгатыла: ..Минем дә синең кайсыбер шигырьләреңне укыганда аягүрә басасым килде» (285 бит). Бу юлларда иң югары дәрәҗәдәге таләпчәнлек тә бар. Чөнки, хәтта Туфан, бала җанлы Туфан да, дип искә ала Наҗар ага, .«күңеленә, поэзиягә ят һәм чит булган, хилафлы күренгән нәрсәләргә рәхимсез һәм принципиаль иде».
Менә шул рәвешле, иҗат принциплары һәм талант табигате хакындагы фикерләр бер төенгә килеп бәйләнә һәм бу һич тә очраклы хәл түгел. Төрле шагыйрьләр иҗатына кагылышлы күзәтүләр нечкәлеге, фикер һәм образ логикасына үтә сизгерлек, шуның өстенә җегәрле һәм йөгерек тел бу китапны укучы күңеленә тагын да якынайта.
Әлбәттә, «һәркемгә ошау мөмкин түгел, һәркемдә үз турыңда әйбәт фикер калдырыр өчен берничә катлы булырга кирәк». Наҗар Нәҗми анализ юлларыннан иң авырын сайлаган кебек, үз фикерләрен бәян итү өчен дә бердәнбер формага — ихлас булуга йөз тота. Китапның өчтән бер өле-шен алып торган «Ачык хатлар» әлеге омтылышны тагын да ассызымлап тора. Ул хатлардагы күңел җылысы китапның соңгы битләренә таба көчәйгәннән-көчәя барып, «Ут күршеләр» дип исемләнгән иң ахыргы бүлекчәдә аеруча юмарт һәм эчкерсез гәүдәләнеш ала. Алты хат — һәр- кайсы берәр татар шагыйренең иҗатына гына кагылса да, нинди зур хезмәт булыр иде. Ә бит бу хатларда —китапның алдагы өчтән ике өлешендә барган сүзнең сөземтәсе, аның, башкортчалап әйткәндә, иң югары кимәле (дәрәҗәсе). Бу хатларда — талантның тормыш һәм иҗат биеклеге, гражданлык йөзе, сәнгатьнең милли асылы һәм интернациональ табигате турында уйлануларның билгеле бер «уртак вак « лаучы»га китерелүе.
Менә Наҗар ага татар шагыйренең бер шигырен «кычкырып укый», башкаларны да
тыңларга чакыра. Барыбызга да бик та- » (ыш юллар...
Миңа гармун, гармун җитми Юлларыма атар таң нуры. Яңгырасын иде Европаның Уртасында татар гармуны...
Шигырь тулысымча укыла. Шагыйрь ка-ләмдәшенең бер әсәре аша бетен иҗатына, алай гына да түгел, бетен татар поэзиясенә үз бәясен бирә сыман: «Бу... халкыңны, аның интернациональ миссиясен шундый югарылыкка күтәрү түгелмени! Ул югарылык Тукайлардан, Җәлилләрдән ки- &*•*” Тугандаш халыкның күренекле әдибе язган бу «Хатлар», аның Муса Җәлил һәм Хәсән Туфан батырлыгы турында уй-ланулары, әнә шундый югары бер мотивта берләшеп, безнең күңелләргә кайта.
...Сүземне бәләкәй глобустан, кайдадыр хәбәр-хәтерсез яшәп ятучы Америка индеецларыннан һәм абыз-апалардаи башлаган идем. Тора-бера, теп игьтибзрны китапка туплагач, укучыларда каршылыклы бер тәэсир калуы ихтимал. «Фәезны килсен ечен генә» эшләнгән бер алым булган икән дип уйлаулары мөмкин... Юк, алай түгел! Чөнки халыкта: «Үзен таныган илен таныр, илен таныган күршесен таныр», дигән сүз бар. Ә бәлки, качкенә җир шары һәм индеецлар турында искә төшерү дә шушы сөйләшү өчен кирәк булгандыр әле. Без бик якынбыз бит...