Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ШИГЪРИЯТ


Балчыктан, уттан, судан яралганбызмы, Адәм-Һавадан туып таралганбызмы, ә бу канлы сугышлар, бәла-казалар, гасырларча сузылган газап-җәзалар дөньяның камил булмавына дәлилме, әллә кешеләрнең сабыйлык мәлеме — нн генә булмасын, хас безгә бер нәрсә: яңа юллар эзләп без баш ватабыз, гомер бакый «матурлык!» дип җан атабыз, бөек хыяллар белән яшибез янып, өр-яңадан кормак булабыз дөньяны...
Шагыйрь Шамил Анакның әлеге шигыре аның бөтен иҗатына эпиграф була ала шикелле.. Чыннан да, барлык әсәрләрендәге кебок, бу шигырьдә дә шагыйрь чынбарлыкны киң колачлаган һәм кеше күңеленең тирәндәге хасиятләренә үтеп кергән образлы фикер әйтә. Биредә дә Шамил Анак шигъриятенә хас үзенчәлекле интонация һәм табигый сөйләмгә бик якын булган поэзия яши. Бу очракта да шагыйрь инде күнегелеп беткән, гап-гади кебек тоелган сүзләрне тыныч кына сөйләп бара да укучы күңелендә тотрыклы һәм нык тәэсир итә торган шигъри климат урнаштыра... Шулай итеп: әле генә боз мисалга китергән шигырь исемендәге «гаҗәп үзлек» килеп чыга. Әйе. бу әсәр бик тә үзенчә, ул күпчелек шигырьләр кебек язылмаган. Ләкин, шуңа карамастан, ул гаҗәп тәэсирле һәм күңелгә якын. Моның сере, хикмәте нидә соң!
Шамил Анак иҗаты турында уйланганда һәрвакыт бер факт искә төше. Аның беренче китабы «Юл өстендә кояш» 1962 елда Мәскәүдә басылып чыкты. Шуннан соң дүрт ел вакыт үткәч Казанда татар телендә дөнья күрде бу китап!
Иҗат юлының башыннан ук Шамил Анак традицион типтагы шагыйрь түгел иде. Ул шигырь поэтикасында ноеатор иде. Аның шигырьләренең ритмик яктан ирекле-
леген һәм сөйләм интонациясенә якын торган тыенкы дәртле булуларын күпләр аңлый да, кабул да итә алмады Шул нигездә бәхәсләр, шагыйрьне сүгүләр, тиргәүләо китте. Ул вакытта Шамил Анакны ниләрдә генә гаепләмәделәр?! Аны татар теленең законнарын белмәүдә дә гаепләделәр. Ә чынлыкта ул «Татар теленең тезелеше" турында кандидатлык диссертациясе әзерләгән кеше иде... Шагыйрьне телнең традицияләрен җимерә дип тә сүктеләр. Ә асылда ул әнә ‘шул традицияләрне бик саклап дәвам итә иде... һәм ниһаять, аны канчыгыш поэзиясенә хас булган элементар нор-маларны бсэуда гаепләделәр. Ә Шамил Анак бу елкәдә дә энциклопедик белзмле иҗатчы иде... Шулзй итеп, шагыйрьгә зур-зур һәм төрле-төрле гаеп ташлаучылар үзләре бик күп яктан фермалист булып калдылгр Ченки алзр бары тик үзләре күнеккәнчә шигырь язуны гына хуплыйлар иде, шигырь шулай гына булырга тиеш дип саныйлар идз!
Әлбәттә, биредә татар әдәби җәмәгатьчелегенең ирекле шигырьме кабул итү эчен әле әзерлекле булмавы да зур гына роль уйнагандыр. Рус укучысының кигап киштәсендә Брехт, Аполлинер. Элюар, Неруда, Лорка, Хикмәт, Уитменнарның ирекле шигырьләреннән тәрҗемәләр бар иде бит. Аның өстәвенә әле рус поэзиясе тарихында Пушкиннан алып бүгенге көнгәчә ирекле шигырь белән язган бик күпләрне санап була. В. Солоухин хәтта шундый әсәрләрдән торган «Кояшны ничек эчәргә» диген китап та чыгарды. Җитмәсә, рус шигырь төзелеше әле үзе дә сыгылмалырак һәм мөмкинлекләргә баерак биредә басымнар күчемле, шигырь конструкциясе ирекле, юлдагы сүзләр инверсиясе ирекле, ассоциатив уйлауны көчәйтүче рифмалап куп. Шуңа да карамастан, бүгенге рус шигърияте әле һаман чиксез иркенлеккә омтыла төсле.
Соңгы елларда татар әдәбиятында да ирекле шигырьгә игътибар кечәя теште. Н. Хикмәт һәм У. Уитмен сайланмалары уз телебездә басылып чыкты. Алар татарча матур яңгыраш тапты, татар укучысын ирекле шигырьгә якынайтуда байтак эш башкарды Үз шигъриятебезнең тамырында ук булган ирекле шигырьне үстерүдә бүген талантлы һәм перспективалы шагыйрьләрнең тулы бер отряды актив иҗат итә Алар татар укучысын яңадан-яңа шигырь цикллары белән, тирен мәгънәле һәм бай тәэсирле поэмалар белән куандыра киләләр нең соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре дә тупланган.
Мии —
шәһәр
помни бу тәмуг алмасын җибәргән шәһәр түгел.
Мин —
бу тәмуг алмасы төшкән шәһәр.
Мәңгелек хурлык, мәңгелек каһәр.
Мим —
Хиросима • августта 1845 елда.
Кешеләр, бу кеиие онытмадыгызмы!
К) «К У . М II
Инде Шамил Анак иҗаты үзе до укучы очеи көтелмәгән күренеш түгел Аның китаплары Мәскәүдә дә, Уфада һәм Казанда да еШ басылып тора, чит илләрдә дә донья күрә. Шагыйрь турында күренекле рус әдипләре Борис Слуцкий һәм Станислав Куняее. Мостай Керим һем Сибгат Хәким бик җылы сүзләр язып чыктылар Ә мәрхүм Назыйм Хикмәт аны аеруча үз күрә, аеруча ярата иде Ул Анәиның яшьлек шигырьләрендә ук «илаһилык чалымы» тапты, үзенең акыллы киңәшләре белән әләриы үстерергә, көчәйтергә ярдәм итте. Татарча укый белгән Назыйм Хикмәт, әлбәттә, яшь шагыйрьнең нинди юнәлеш сайлаганын бик яхшы белгән. Ялкынлы революцион фикерләрне традицион шигырьнең йомшак тушәгеидо генә урнаштыру мөмкин түгеллеген уз җилкәсендә татыган әдип яшь дәвамчысына иҗатта бетмес-тоиәнмес түземлек тә теләгәндер, мөгаен
Менә безнең алдыбызда Шамил Анакның 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан яңа китабы «Тыйнак табын» Бу җыентыкта укучыга инде таныш булган «Прага дәфтәре», «Гади әйберләргә мәдхияләр» белән беррәттон шагыйрь
Китаптагы иң гуманистик, якты өметлар белән сугарылган һәм шул ук вакытта дәһшәтле хәлләрне онытмаска да чакырган шигырьләрнең берсе бу. Аны укыганда бүгенге тынычсыз планета да, һәрберебеэнең йөрәк тибешебез дә сизелә. Шигырьнең көче, тәэсире шунда. Ул укучы күңелендә әнә шундый җитди «эчке климат» тудыра.
Ләкин бу урында әле шигырьнең форма ягына аерым игътибар итәсе килә. Күргәнебезчә, рус поэзиясендә күбрәк Маяковский исеме белән бәйләп йөртелгән форма бу. Әмма бирегә, икенче чор шагыйре тудырган шигъри әсәргә автоматик рәвештә генә, үзеннән-үзе генә килеп кергәнме соң ул?
Юк! Безнеңчә, бүгенге көчле гражданлык тойгысының әнә шулай чагылышы ул! Киң халыкара масштабларда яңгырый алырлык политик лириканың бик әйбәт мисалы бу. Бүгенге кешенең реаль тойгылары әнә шул рәв:шчә: пульс кебек өзек-өзек булып, кискен-кискен булып, зур тәэсир көче белән яши ул юлларда.
Тагын бер генә шигъри гыйбарәгә тукталыйк. Инде бик борынгыдан бирле «ызгыш алмасы» дигән сүз йөри. Ә шагыйрь биредә неологизм кертә — тәмуг алмасы, һәм менә шул сүз шигырьгә әллә никадәр ассоциация агымы алып керә. Ул ассоциацияләр укучь күңелендә атом шартлавына бәйле, кеше тормышына бәйле бихисап уй-тойгылар уята. Шагыйрь әнә шулай итеп укучыны «Кешеләр, бу көнне онытмадыгызмы?»— дигән гаять мөһим сорауга әзерли. Болар барысы да шигырь эчендә бара һәм менә шул табышларда, шигырьнең бөтен агышында, яшәвендә — шагыйрьнең бу теманы хәл итү үзенчәлеге, иҗат үзенчәлеге.
Шамил Анакның яңа китабында тагын «Торналар җыры» дигән бик әйбәт шигырь бар. Аның ахыры болай:
Мәркәзләрдән киттем. Авылда мин. Уңдыңмы, юнмы — анда түгел кызыгы. Кем соң, кем соң алдан әйтә ала, канда, ничек өзелә гомер сызыгы! Аида, мәркәзләрдә, яшәп торып, гомер мәгънәсез, буш үтәме! Әллә монда, тәмра нүк далада. Очкан торналарның җыры кебек, горур бер җыр җырлап бетәме!
Бу шигырь мәшһүр рус шагыйре Сергей Есенинның «Кайтмам инде туган йортыма...» исемле шигъри әсәре белән күпмедер дәрәҗәдә аваздаш та кебек. Ләкин ике төрле тарихи чор лирик геройларны барыбер бер-берсенә охшамаган ике язмыш итә. Есенин шигырендә «Мәңгелек сәфәригә тартучы тиктормас шагыйрь җаны, Анакта исә туган якны җирсү, туган якка таяну: «Тик мине дә авылыма дәште әчкелт тәмле дала емшаны».
Шулай итеп, сәнгать дөньясының катлаулы, ләкин ныклы диалектикась биредә дә үзен бик ачык сиздерә. Охшашрак моментларда шагыйрьләрнең, иҗатчы шәхесләрнең үзенчәлекләре ачыграк күренеп китә, индивидуаль сыйфатлары тулырак күз- аллана.
Менә бу урында Шамил Анак биографиясендәге шактый кызыклы бер күренешкә тукталып китү кирәк кебек. Нәкъ менә югарыда китерелгән шигырь юлларь ның дәвамы төсендә... Шамил Анак байтак еллар элек Мәскәү дәүләт университетында көнчыгыш телләр буенча аспирантура тәмамлаган иде Аннан соң ул М. Горький исемендәге әдәбият институтында укыта башлады. Аңа менә дигән фән сукмагы һәм гыйлем үрләре ачылган иде. Ләкин, без барыбыз да әнә шулай дип уйлап йөргәндә, Шамил Анак кинәт кенә гаҗәеп карар кабул итте. Ул бөтенләйгә авылга китәргә карар кылды!
Хәзер мин бу хакта кат-кат уйлыйм, Шамилне ул адымга алып килгән тел көчне аңларга телим һәм үз-үэемә шундый җавап тапкан кебек булам. Мөгаен, ул вакытта сәнгать дөньясы белән фән дөньясы арасындагы зур аерманы ныклап аңлап алгаи-
Шамил Анакнын «Тыйнак табын* китабында шушындый бер шигырь бар:
Өч җыры бар кешеләрнең җирдә, шул еч җырда бетен яшәү мәгънәсе.
Ике җырны — туу белән яшәү җырын — җырлык җирдә кешеләрнең һәммәсе.
Өченче җыр — бетен калган җырлар: бәхет, сею. ирек, керәш җырлары.
Бу җыр — һәркем йөзен нурламый: берәүләр җырлый аны,
ә берәүләр җырламый.
Җирдә яшәүчеләрнең өченче теренә шагыйрь Шамил Анак үзе дә керә. Аның иҗаты, чыннан да — бәхет, сею, ирек һәм көрәш җырларына бик бай. Әнә шундый җырлар шагыйрьнең иҗатын һәм йөзен нурлый!