Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТЫЙНАК ТАБЫН» ГА КИЛ, УКУЧЫ!


әзерге татар поэзиясендә Шамил Анактан да сәеррәк шагыйрь юктыр. Мин әле аның шигырьләренең тышкы формасын, бирелеш үзенчәлеген, доньяны сәнгатьле күрү алымнарын күздә тотмыйм. Ул хакта сүз алда- рак. Шагыйрь агымдагы әдәби процесста бетенләй диярлек катнашмый, ел йомгак- л»ры да, поэзия турында барган дискуссияләр дә аиь борчымый. Ул каядыр читтә, еракта яши. Шулай итеп, шагыйрь турында бетенләй диярлек онытып, элек язганнары якты балкыш булды дип фараз кылырга җыенганда, кинәт терелеп, ялкыннарын чәчрәткән вулкан шикелле. Ш Анак яңа шигырьләре, җыентыклары белән янәдән үзенә игътибарны җәлеп итә. Аның Мәскәүде чыккан «Оды мирным вещам» китабы киң җәмәгатьчелекнең игътибарына лаек булды, һәм. ниһаять, алдыбызда Ш. Анакның «Тыйнак табын» җыентыгы.
Тәнкыйтьче Витаутас Кубилюс күптән түгел «Дружба народов» журналында литвә шагыйре Альбинас Бернотасның шәһәрне ташлап китеп, урман янында, авылда яшәве хакында хәбәр бирде, шагыйрьнең шунда иҗат иткән шигырьләре турында язып чыкты. Безноң өчен тәнкыйтьченең тел нәтиҗәсе кызыклы: Бернотас, дәрвишлек язмышына һәм тормышына дәгъва итеп, шәһәрне, цивилизация үзәген ташласа да. әдәбиятның теп магнит кырыннан, үзәк юнәлешеннән читкә китә алмаган, принципиаль яңалыкка ирешә алмаган. Ченки үзеңнең хис һем фикерләү рәвешеңнән качып булмый икән, ди тәнкыйтьче.
Шамил Анак иҗатында исә хәл бетенләй башкача Ул ничектер читтә торып, Казаннан еракта яшәп, 60—70 нче еллар әдәби процессына, бигрек те Р Файзуллин, Р. Харис, Р. Мингалимов, Р. Гатауллиннарның эзләнүләренә шактый кечле тәэсир ясый алды. Сүз ирекле шигырьгә, иркен композициягә, тар рамкалардан «коткарылган» образлы фикерләүгә киң таяну турында гына бармый. Шамил Анак нң гадәти, күзгә чалынып, күронеп, туйдырып, ялыктырып бетергән тешенчәләрнең дә поэзия бәркн алуларын исбат ите алды. Юкка гына ул «Өйрәнсәң иде иң беек сәнгатькә — суз ирие сәнгатенә» дими. Нәкъ менә шул сыйфаты белән ул бер буын яшьләр эчен үрнәк булды.
Р. Фәйзуллинның «Нюанслар иле» циклында, «Гадиләргә гимн» поэмасының рухында, Р. Харисның йорт. җир. тынычлык, икмәк, селге кебек гадәти тешенчәләргә багышланган бәйләмнәрендә Ш. Анак әсәрләренең эстетик рухы сиэелеп-сизелел үте. Кабатлау турында сүз бармый Сүз сиңа чаклы ирешелгән казанышларга башкаларның язу тәҗрибәләренә таянып, үзеңнең иҗат мәмкинлегеңне киңрәк ачу. поэзиянең кеше рухына үтеп керү момкинлеклерен максималь файдалану хакында бара.
Ш. Анак шигырьләрен тематик рамкаларга гына сыйдыруы кыен Аның «Гади әйберләргә мәдхия». «Прага дәфтәре» цикллары безгә күптән таныш иде Бу китапта шуларга бик күп яңалары әетәлгән. Ул үэ-үзенә турылыклы: гадилектән шигърият таба, табигать матурлыгын рәссамнарча, каударланмыйча, ашыкмыйча, тәфсилләп тәсбихкә тезә Өлгероп килгән кырлар, тугайлар матурлыгы, күзне чагылдырыр-лык аклык, пакьлек, пехтәлек. «бәйрәм конда ак күлмәк кигәндәй — җылы ихтн- рам», «җан-тән белән бирелеп сейгендәй — кешелекле ихтирам», ихлас күңел саф вөҗдан — болар барысы да аның поэзиясенең нигез ташлары, илһам чыганагы.
Шагыйрь табигый хозурлыкны тасвирлау белән генә чикләнми Ченки елә денье- да гуманизмның тӘп дошманнары — әшәкелек, явызлык бетмәгән. Алар тирә-юньдә.
Х
кетердә. Фучик шәүләсе, «үләннәргә кунган» Хиросима үлеме, «карыны мәңге буш булачак ана, кабат ата була алмаган атайлар хәтере бар.
Мин —
Хиросима 6 августта 1945 елда.
Кешеләр, бу кенне онытмадыгызмы!
Ш. Анакның реализмы кырыс, драматик, шулай әйтергә яраса — усал. Ул — хәтта куркыта, зиһенне әрнетә, тәнне бөрештерә:
Җирнең бетен үлекләре күтәрелә төптән, бөтен яндырылган, асылган, атылганнар,— ни турыда ялваралар алар күктән!
Әллә ләгънәт укыйлармы,
мәңгелек йэкыләрын бүлеп!
Алар барсы — илле миллион үлек.
[«Реквием»).
Ш. Анакның күпчӨлек шигырьләре новелланы, кыска хикәяне хәтерләтә. «Хатирәләр кайтавазы» бәйләменә кергән «Знакум», «Мәрхүм абзыйга элегия», «Күлмәк», «Авыл хатирәсе», «Иске кабер ташындагы язу», «Мәхәббәт күзе» кебек шигырьләргә игътибар итик. Үзәктә — сөйләп бирерлек сюжет, тормыш һәм язмыш турында уйлану, кеше гомере...
...Унөч бала тудырыл та, үләрендө күзен йомдырыр кешесе булмаган Әхмәт кызы Хәтимә, матур күлмәк кию хыялы белән гомере ярлылыкта узган Сабрия әби. «эчкән, тарткан, зина кылган», азгын уеннан ләззәт табып, каргышка эләккән, туктаусыз кагылган, сугылган, әмма «сихри моң иясе», «сабый кебек са<р күңелле, керсез» абый образлары хәтергә сеңеп кала. Чехов, Ш. Камал хикәяләре искә тешә. Сөйләм эзлекле фабула канвасы буенча бара. Шигырь белән проза арасындагы чик, киртә бөтенләй югала, фикер агышы, зиһен уены сине үз артыннан ияртеп китә. Җитмәсә, әсәргә еш кына, драмага хас, шигырьнең классик кануннарына баш бир-мәгән диалоглар килеп керә:
Мин гарәпкә калдым: акылмы бу, нәрсә!
«Сез.— дидем.— ялгыш фикердә булса кирәк».
■Юк,— диде ул,— тормышны белгән ир генә була ала хатын-кызга нык терәк».
Мин каршы төштем: «Ә яшьләр!»
«Яшьләрме! Алар тапмаган әле үз йөзен».
Ул бераз тынып торды да: «Әйе,— диде,— сукыр дисәләр дә мәхәббәт күзен, яшьтән бигрәк акыл йә талант өчен сөяләр бит кешене гадәттә».
(«Мәхәббәт күзе»).
Классик төгәл, салмак иҗекле, көйле, моңлы ритмлы шигырь традициясендә тәрбияләнгән колак мондый проэанзмга тиз генә өйрәнә алмый Чәчмәме бу. әллә тезмәме — яисә каядыр урталыкта, синтезда туган яңа жанрмы!
Дөрес, бу төр әсәрләр башка әдәбиятларда да туа тора. Руста А. Вознесенский. В. Солоухин, украинда И. Драч, казахта О. Сөләймәнов шигырь белән проза арасында күпер кебек калкып һәм ике әдәби төрне бәйләп торган әсәрләрне аз язмадылар. Ләкин аларның берсе дә бу өлкәдә тәҗрибәне Ш. Анак кебек эзлеклелек, даимилек һәм мәгълүм үҗәтлек белән алып бармый. Аның соңгы елларда иҗат ителгән ^сәрләре белән танышкач, аларда тормыш табнгыйрәк чагылмыймы, үз яшәеш формасына якынрак килмиме икән дигән фикер дә туа. Шагыйрь поэзиягә
ТӘЛ ГАТ ГАЛИУЛЛИН ф «ТЫЙНАК ТАБЫН.ГА КИЛ. УКУЧЫ! ф
«Каен суы җыю...» шигырендә халык ышануы ана изгелегенә җан җырлау булып кабул ителә: *
Май башында каенсарда кызлар каен суы җыялар.
Күлмәкләре ап-ак. Ир-аттан беркем юк — ярамый.
Кайчандыр, мең-мең еллар злей, ерак әбкәләре үтәгән шикелле, кызлар бэрынгы ырымны үтиләр.
Кызлар эре. саф каен тамчыларын учларына җыеп, битләренә, күкрәкләренә сөртәләр, «йөзләре каен тузыдай ак һәм күкрәк сөтләре каен суыдай шифалы булсын дип...» Кыскасы, ул символикадан курыкмый, борынгы мифны хәзерге әхлакка хезмәт иттерә белә.
Бу төр шигырьләр «Тыйнак табын» җыенть гын бизиләр.
Ш Анакның татар поэзиясендә үз урыны бар. Аны башка шагыйрь белән бутавы кыен. Бүгенге татар шигърияте үз иҗади йөзләре ачык шагыйрьләргә, төрле стиль юнәлешләренә бай. Шулар арасында Ш. Анак булуы уртак байлыкны ачыграк күрергә, бәяләргә ярдәм итә. Кайвакыт без аның турында «онытып» поэзиябезне ярлыландырабыз икән.
«Тыйнак табын»га рәхим ит, укучы. Анда һәркем үз рухына, ихтыяҗына, эстетик таләбенә якын булган ризык табар. Табигый һәм туклыклы, бәрәкәтле һәм мәрхәмәтле булган рухи азык табар.