ТАТАРСТАНДА КУЛЬТУРА РЕВОЛЮЦИЯСЕ
акимлек иткән сыйныфлар кешене кеше эксплуатацияләүгә нигезләнгән җәмгыятьнең бөтен тарихы дәвамында материаль байлыкларны, политик һәм экономик тормыштагы зур постларны гына түгел, рухи культура казанышларын, халыкка аң-белем бирү өлкәсендәге барлык чараларны да үзләренең даими конгрольлекләрендә тотарга омтылдылар. Икенче сүзләр белән әйткәндә, укыту-агарту учреждениеләренең ишекләре банкларның һәм политик учреждениеләрнең ишекләрен ачып керә торган ачкычлар белән ачылды. В. И Ленин билгеләп үт-кәнчә, мәгариф һәм фән гаять күл санлы кешеләрне коллыкта тоту өчен изү коралына, монополиягә әверелде.
Октябрь революциясе җиңгәннән соң илнең бөтен тормышын социалистик нигезләрдә өр-яңадан, тамырдан үзгәртеп кору башлана. Бу чорда хезмәт ияләренең культура, белем һәм политик аңлылык дәрәҗәсен үстерү мәсьәләсе партия үткәрә торган иң мөһим чараларның берсе булып көн тәртибенә килеп баса. Әгәр партия Октябрьның беренче көннәреннән ук культура революциясен тормышка ашыруга бетен көчен куеп керешмәгән булса, илебезне социалистик үзгәртеп коруга ирешә алмаган булыр идек. СССРда тормышка ашырылган культура революциясенең конкрет тарихын өйрәнгән кебек ук киләчәктә аның теоретик аспектларын ейрәнү дә зур фәнни һәм тәрбияви әһәмияткә ия икәнлеге үзеннән-үэе аңлашыла, һәм билгеле булганча, бүгенге көндә культура өлкәсендә социалистик үзгәртеп кору тарихын тезү, культура революциясенең гомуми закончалыкларын һәм үзенчәлекләрен ейрәнү буенча иҗтимагый фәннәр белән шөгыльләнүче галимнәребез тарафыннан шактый эш башкарылган. Моны бигрәк тә аерым регионнарга һәм барыннан да элек союздаш республикаларга карата әйтергә кирәк.
Татарстан АССРда культура өлкәсендә ленинчыл милли политиканы тормышка ашыруны яктыртуга килгәндә исә, М. Мөхәррәмов, М. Тутаев, М Сәйдешева һәм башка кайбер галимнәребеэнең берничә хезмәтен искә алмаганда, бу проблемага багышланган фәнни-теоретик тикшеренүләр хәзерге әле бездә бармак белән генә санарлык
Татарстанда культура революциясе белен бәйләнешле күп кенә мәсьәләләрнең әле хәл ителеп бетмәвенә дә карамастан, матбугатта басылып чыккан хезмәтләр аның тарихының кайбер әһәмиятле фәнни-теоретик якларын ачыкларга мөмкинлек бирә Республикабызда гамәлгә ашырылган культура революциясе тарихында байтак кына үзенчәлекле моментлар күзгә ташлана Аларны исәпкә алмый торып, культура революциясе тарихына, андагы уңышлы якларга күпкырлы һәм объектив бәя биреп булмый.
Татарстанда яңа культура тудыру эшенә җитди кирте булып торган үзенчәлекләрнең берсе, мәсәлән, халык массаларының аңын гасырлар буена дин идеологиясе белән агулаудан гыйбарәт Милли мәгариф учакларында, мәктәпләр һәм мәдрәсе-
Х
ләрдә уку-укытуның бетем системасы дини схоластикага нигезләнгән була. Бу ис» халыкның, бигрәк тә авыл халкының культура үсешен һәм гомумән тормыш-көнкүреш рәвешенең уңай якка үзгәрүен бик нык тоткарлый. Патша заманыннан мирас булып калган һәм хезмәт ияләренең аңында яшәп килгән милли каршылыклар, төрле хорафатлар һәм юк-барга ышанулар халык арасында культура-тәрбия эше алып баруда зур комачаулык тудыралар.
Шуның өстенә Татарстан җирендә бер елга якын диярлек — 1918 елның августыннан 1919 елның июнен» кадәр кан коюлы сугыш — гражданнар сугышы бара. Халык хуҗалыгына, культура үсешенә шактый зыян килә, культура революциясе эшен актив оештыручыларның бик күбесе һәлак була. Аннан соң ике ел узуга, Татарстан бетен Урта Идел буен чолгап алган. 1921 елгы ачлык кочагында кала. Барлык бу хәлләрнең кире нәтиҗәләре күз алдында. Әмма монда шуны басым ясап әйтәсе килә: яңа культураның үсеш юлында килеп туган күп төрле авырлыкларны җиңеп чыгу эчен көрәштә өлкә партия оешмасына ВКП(б) Үзәк Комитеты, Совет Хөкүмәте һәм В. И. Ленин үзе кичекмәс ярдәм күрсәтәләр. Бу хакта конкрет-тарихи материаллардан төзелгән «Татарстан хезмәт ияләре В. И. Ленинга» дигән китапта, шулай ук М. Мөхәррәмов, М. Сәйдәшеаа һәм башкаларның фәнни хеэмәтләрендә сөйләнә.
Алда әйтелгәннәрне раслау өчен Н. К. Крупская җитәкчелегендәге агитация- пропаганда бригадасының «Красная звезда» пароходында махсус рейс оештырылу ■ кебек фактларны искә төшереп узу да җитә. В. И. Ленин тәкъдиме белән бу бригада колмакчылардан азат ителгән Идел һәм Кама буе районына җибәрел», Татарстан җирендә ул Казанга, Кама Тамагы. Лаеш, Балык Бистәсе. Чистай, Алабуга һәм Бондюг- ка туктала. Н. К. Крупская җитәкләгән агитбригада үткәргән чаралар республикабыз хезмәт ияләренең культура-идеология тормышындагы, халык мәгарифе һәм культура- агарту эшләре өлкәсендәге мөһим бурычларны хәл итүдә бәяләп бетергесез зур роль уйный. Надежда Константиноәна соңыннан да Татарстанда акрынлап юлга салыма барган культура төзелеше белән якыннан һәм даими кызыксынып тора, мәктәпләрдә уку-укытуны җайга салу, урыннарда китапханәләр һәм башка культура-агарту учаклары төзүне тизләтү мәсьәләләрендә һәрвакыт якыннан булыша. Бөтеироссия Башкарма Үзәк Комитетының 1920 елда кабул ителгән һәм М. И. Калинин кул куйган «Татарстан республикасында халык мәгарифе турындапгы декреты да мәктәпләрдә уку-укытуның яңа системасын булдыруга юнәлдерелгән. 1926 елның 28 декабрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы. Татарстан АССР Хөкүмәте докладын тыңлап, социаль-культура төзелеше өлкәсендә республикага конкрет ярдәм күрсәтү турында карар кабул итә. Карарда Татарстан АССРда балаларга белем бирүне, хезмәт ияләренә китапханә хезмәте күрсәтүне, урыннарда халык хуҗалыгы өчен белгечләр хәзерләүне яхшыртуның, югары һәм башка уку йортларының материаль-техник базасын ныгыту Һәм төрле авыруларга каршы көрәшне көчәйтүнең киң программасы билгеләнә. •
Партия һем хөкүмәтебезнең аталарча кайгыртуы һәм күпкырлы ярдәме, бөек рус халкының ихлас булышлыгы, халкыбызның үзенең культура мирасы, алдынгы рус культурасы белән борын-борыннан тыгыз элемтәдә торуы республиканың рухи тормышын тамырдан үзгәртеп корырга һәм татар халкының яңа, социалистик культурасын төзү программасын уңышлы төстә тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Фактлардан күренгәнчә, югарыда саналып узылган кайбер үзенчәлекле якларына да карамастан, Татарстанда культура революциясе тулаем алганда шушы революциягә хас булган гомуми закончалыклар рамкасында узды. Ул хезмәт ияләре политик властьны яулап алу белән башланды. Яңа культураның формалашуы һәм алга таба үсүе өчен социаль-экономик шартлар тудыруда хәлиткеч рольне халык массалары уйнады. Халыкның рухи тормышындагы бу тарихи үзгәрешләргә коммунистлар партиясенең ’әп максатка юнәлдерелгән күрсәтмәләре белән кораллану нәтиҗәсендә һәм туры- двн-туры аның җитәкчелегендә ирешелде. Культура революциясе бөтен ил буенча нинди стадияләр узган булса, Татарстанда тормышка ашырылган культура революциясе дә үзенең үсешендә нигездә нәкъ шул ун стадияләрне үтте.
Әмма шуның белән бергә, республиканың культура һәм рухи тормышындагы социалистик революциянең нинди конкрет-тарихи шартларда барганлыгын тулырак
■Урта Идел һем Урал буе татарлары*
га кушып исәпләгәнгә караганда 1,7 тапкырга күбрәк дигән сүз. Югары һәм махсус урта уку йортларына килгәндә исә 1914 алда хәзерге территорияләрне эченә алган Белоруссиядә. Үэбәкстан, Казагыстзн. Кыргызстан. Таҗикстан, Әрмөнстан һәм Төри- мәнстанда бер генә югары уку йорты да, ә Кыргызстанда, Таҗикстан һәм Төрекмән- станда хәтта техникумнар да булмаган. Халыкка аң-белем бирү өлкәсендә бездәге уку йортлары арасында Казан университеты үзенә аерым бер урын алып торган. Моның шулай икәнлеге С. Михайлованың бай фактик материалга нигезләнеп язылган «Казан университеты һәм унтугызынчы йөздә Идел һәм Урал буе халыкларының культурасы» диген монографиясендә ышандырырлык итеп тасвирланган.
Унтугызынчы йөзнең башларында Казан татарлары арасында мәгариф һәм культураның сизелерлек алга китүенә В. И. Ленин да игътибар итә. «Соңгы ун елда,— ди ул Отто Гетчның 1913 елда басылган «Рус Төркстаны» дигән китабы буенча язган конспектында,— Россиянең мөселман халкы культура ягыннан нык үсте: Казан татарларында... һәр - ике җенестән 100 җанга бер мәктәп туры килә; ә прааославныйлар- да — 1500—3000 кешегә бер мәктәп. Китап һәм газета әдәбияты тарату мөселман- татарларда чагыштырмача тагын да югарырак» 1
Моңа тагын шуны да өстәргә кирәк, «Россиядә капитализмның үсеше» дигән хезмәтендә В И. Ленин Казан өязен Россиянең Европа өлешендәге фабрика-завод промышленностеның әһәмиятле үзәкләре исемлегенә кертә. Санап узылган фактлар фонында, безнең карашыбызча, игътибарны тагын бер нәрсә үзенә җәлеп итә. 1915 елда Казан губернасында беренчэ бөтендөнья сугышының өлкәдәге хуҗалык- экономик хәлгә һәм социаль-политик тормышка ясаган йогынтысын рәсми өйрәнү уздырыла. Бу тикшеренүнең йомгаклары игълан ителгән очеркта без менә мондый юлларны укыйбыз: «Татар массалары., яңа идеяләрне үзләштерү сәләтеннән мәхрүм түгелләр. Моңа алар уку-укыту эшләре яңа ысул белән алып барыла торган мәктәпләр, шулай ук татар телендә чыгып килгән һәм күпчелеге азмы-күпме укый-яза белгән халыкка барып ирешкән газета-журналлэр ярдәмендә ирешәләр».
Бу уңайдан игътибарга алынырлык тагь н бер нәрсәгә тукталып үтәсе килә. Сүз губернада яшәүче керәшен татарлары һәм рус булмаган башка халыкларның балаларын русча укыту өлкәсендә кулланылган көчләү чаралары нәтиҗәләренә берьяклы бәя бирүдән баш тарту, ул халыклар өчен рус алфавиты нигезендә махсус төзелгән әлифбалар булдыру турында бара. Керәшен татарлары өчен махсус әлифбалар төзү, татар авылларында рус мәктәпләре яки татар мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә рус класслары ачу. керәшен татарлары арасыннан алар өчен укытучылар хәзерләү— бсларның барысы да Көнчыгыш халыклары телләренең һәм культураларының танылган белгече, христиан миссионеры Н. И. Ильминский системасы буенча һәм патша хөкүмәтенең 1870 елның 26 мартында кабул ителгән «Россиядә яшәүче рус булмаган башка милләт кешеләрен укырга-язарга өйрәтү чаралары турында»гы карарына туры китереп эшләнә
Әлбәттә, моның бөтенесе царизмның колонизаторлык политикасын үтемлерәк чараларга таянып, мөмкин кадәр эффектлырак итеп уздыруга исәпләнгән була Ләкин бу программаны гамәлгә ашыру үзенең объектив нәтиҗәләре бугнча патша хөкүмәтенә һәм христиан миссионерларына үз максатларына ирешү өчен бик аз ярдәм итә. Әмма, аның каравы, татарлар яшәгән шәһәрләрдә һәм авылларда рус мәктәпләренең сань ишәя, татар халкы арасында рус теле киңрәк тарала, бу исә үз нәүбәтендә рус һәм татар эшчеләренең һәм крестьяннарының бер-берләренә тагын да якыная баруына китерә. Бу мәсьәләне башлап һәм җентекләп өйрәнүчеләрнең берсе булган А. Н. Григорьев болай дип язды: «Ильминский системасы, патша хөкүмәтенең христианлаштыру өлкәсендә моңарчы кулланган башка барлык ысулларыннан аермалы буларак, язма әдәбият белән, мәктәпләр һәм милли интеллигенция кадрлары хәзерләү белән бәйләнгән иде. Ул кадрларның байтагы массаларга алдынгы идеяләрне җиткерүчеләр булды».
1913 ел башьнда Казанда хатын-кызлар өчен җиде мәктәп эшли Мәчет карамагында булмаган бу мәктәпләрнең әчесендә хәтта рус теле укытыла, ә дәресләр яңа ысул нигезендә алып барыла. Казан губернасында яшәгән татарлар арасында аң-белем таратуның торышын чагылдырган бу фактлар үзләре турында үзләре бик
иде. Шул ук
мәгълүматларына караганда, татарлар арасында укый-яза белүчеләр 16 проценттан чак кына артыграк, русча укый-яза белүчоләрге килгәндә исә хәл тагын да начаррак булган... Россиядәге берничә миллион татардан н>4>ары 800 кеше русча укый-яза белгән». (105 б.)
Шушы бер тәкъбирдә генә дә әллә ничаклы төгәлсезлек бар. Беренчедән, әлеге 16 процентка нәкъ менә русча укый һәм яза белүчеләр керә. Икенчедән, «Казан губернасы буенча 19'3 елгь күзәтүләр» дә игълан ителгән мәгълүматлардан күренгәнчә, губернада 8986S3 татар яшәгән һәм толга алынып узылган өземтәдә китерелгән 16 процент бөтен Россиядә яшәүче татарлар нисбәтендә түгел, ә бәлки губернаның үзендә яшәүче әнә шул татарлар санына карап чыгарылган. Укый-яза белүчеләр 800 кеше булган, дип раслау да дөреслеккә туры килми. Аны 150 мең коше дип төзәтү сорала. Мондый мисалларны башка галнмнәробезнең хезмәтләреннән дә китерергә мөмкин булыр иде.
Шик тә юк, мондый хезмәтләрнең күбесе патша хөкүмәтенең халык массаларын, бигрәк тә рус булмаган халыкларны рухи культура казанышларыннан ераклаштыруга юнәлдерелгән реакцион социаль политикасының нинди коточкыч нәтиҗәләргә китерүен калкурак итеп күрсәтү ниятеннән чыгып язылган. Ләкин шундый изге ниятне күздә тотып эшләнгән эшнең нигезсез дәлилләргә таянып түгел, ә бәлки чынбарлыктагы фактларны гомумиләштерү ярдәмендә башкарылырга тиешлеге турында сөйләп торырга кирәкме икән?! Билгеле ки. фәнни тарихилыкның бөтен методологиясе, тарихи фактларга ихтирам белән карауның ленинчыл принциплары ул фактларга игътибарлы булуны һәм аларны объектка анализлауны таләп итә. Шуннан башка халык массаларының революцион аңлылыгы нәрсәгә таянганлыгын дөрес күз алдына китерү бик азыр. Тагын шуньхын да истән чыгарырга ярамый, фактлар белән исәпләшергә теләмәүнең юкка чыгару өчен генә һәрнәрсәне кире кагу юлына этәрүе бар. Ленин басым ясап әйткәнчә, «диалектикада, һичшиксез, инкарь элементы бар һәм ул аның бик әһәмиятле элементы,— диалектика эчен характерлы һәм төп нәрсә коры инкарь түгел, төпсез инкарь түгел, скептик инкарь түгел, икеләнү, шикләнү түгел, бәлки бәйләнеш моменты, үсеш моменты булган инкарь, ягъни уңайны саклап калучы, ягъни һичнинди икеләнүсез, һичбер эклектикасыз инкарь» 1
Тикшерелә торган мәсьәләгә «уңайны саклап калып» әнә шулай бәя бирүгә якын килү соңгы вакытта КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Вәлиевнең Та- I тарстан АССР төзелү уңае белән язылган һәм 1977 елда «Знание» нәшриятында басылып чыккан «Ленинчыл политика хәрәкәттә» дигән хезмәтендә чагылыш тапты.
Казан тарихына багышланып язылган «Борынгы шәһәрнең яшьлеге» дигән монографиядә ул тагын да төптәнрәк тикшерелә һәм соңыннан тарих фәннәре докторы М. Мөхәррәмов редакциясендә 1980 елда чыккан «Татарстан АССР тарихы» китабында тулырак яктыртыла. Ә аңа кадәр күп элегрәк исә бу темага педагогия фәннәре докторы, педагогия фәннәре Академиясе член-корреспонденты М. Мәхмүтов Бөтенсоюз матбугатында гаять нигезле ител язып чыга.
Халыкның аң-белем һәм культура дәрәҗәсе турындагы мәсьәлә культура революциясен тормышка ашыру буенча алып барылган практик эш дәвамындз килеп туган икенче бер проблема белән тыгыз бәйләнгән. Культура революциясе тарихын өйрәнгәндә ул һәрбер илдә принципиаль әһәмияткә ия булып тора. Биредә сүз культура өлкәсендә үзгәртеп корулар үткәрүдә интеллигенциянең ничек катнашуы турында бара. Бу проблема культура революциясе алга куйган бурычларны уңышлы үтәүгә ярдәм итә торган төп факторларны ачыклаганда килеп туа.
Революциягә кадәр татар интеллигенциясенең аз санлы булуы һәм аның башл>»ңд мәктәпләр тирәсендә формалашуы әдәбиятта дәрес күрсәтелә. Ләкин шуны инкарь итәргә ярамый: Октябрь революциясе җиңгәндә инде татар милли интеллигенциясе булган, һәм аның нүпчолек өлешен укь тучылар тәшкил иткән. Китап һәм газетатжур- наллар басу, китапханә, финанс, сәүдә һәм башка белгечлекләр буенча эшләүчеләрнең дә билгеле бер төркеме шулай ук интеллигенция составына кергән. Тормышларын әдәбият һәм сәнгатькә хезмәт итүгә багышланган талантларның—язучыларның i һәм артистларның, җырчыларның һәм музыкантларның бөтен бер плеядасы үсеп i чыккан.
’ Ленни В И. Әсәрләр. 38 том. 1963 228—229 бнтләр.
волюциягә кадәрге чорда революцион идеяләр кыргыз хезмәт ияләренә татар теле аша килеп җитте».
Әмма китерелгән факторлар татарларда культура революциясе башлануын тизләтсә, инде алда әйтеп узылганча, аның киң колач алуына комачаулык иткән моментлар да аз булмады. Татарстанның социаль һәм рухи үсешен анда яшәүче хезмәт ияләренең барысы да диярлек азып халкы булуы бик нык тоткарлады. 1923 елда барлык халкының 90, ә 1926 елда 89,2 проценты авыл халкы иде. Менә шуңа күрә дә социаль-культура өлкәсендәге яңалыкларга һәм алдынгы идея-политик карашларга салам түбәләр астына үтеп керү бик үк җиңел булмый.
Капитализмнан социализмга күчү чорында ясалган культура революциясе социаль- экономик, идея-политик шартларда культура-агарту эшләрен юлга салган кебек үк халык массаларының рухи тормышын да тамырдан үзгәртте. 1939 елда уздырылган халык исәбен алудан күренгәнчә, укый-яза белүчеләр Татарстанда яшәүчеләрнең 90,4 процентын, шәһәр халкының 95,1 һәм авыл кешеләренең 88,9 процентын тәшкил итте. Моның әйбәт күрсәткечләр икәнлеге түбәндәге саннардан да ачык күренә: ул вакытта бөтен ил һәм куп кенә республикалар буенча халыкның белем дәрәҗәсен чагылдырган саннар моннан шактый түбәнрәк иде. СССР буенча ул 87,4 процент, Украина буенча 88,2 һәм Белоруссия буенча 80,8 процент булды. Үзбәкстан буенча исә 78,1 процент исәпләнде.
Татарстан АССРда культура революциясенең төп нәтиҗәләре итеп, бөтен илдәге шикелле үк, культураның киң халык массалары казанышына әверелүен, рухи тормышның барлык өлкәләрендә марксизм-ленинизм идеологиясе раслануын, халык хуҗалыгы өчен кирәкле кадрлар, шул исәптән милли интеллигенция арасыннан ун меңнәрчә кешеләр хәзерләнүен культура мирасын файдалануда ленинча чын принципларны кулланып эш итү нәтиҗәсендә татар халкының эчтәлеге белән социалистик, рухы һәм характеры белән интернационал булган милли культурасы төзелүен санарга
Соңгы елларда, нык үскән социализм чорында, Татарстан АССР, гомумән, бөтен илебез шикелле үк, фән һәм культура биеклекләренә зур сикереш ясады. Культура революциясе дәвамында моңарчы яшәп килгән иҗтимагый мөнәсәбәтләрне өр-яңа дан үзгәртеп кору халык тормышының барлык өлкәләрен колачлады.