СОҢГЫ СӘЯХӘТ
мыш юлын тагын да ныграк ейрәнергә кирәк. Шуңа күрә Ф. Әмирханның Буага һәм Уфага бару вакыйгаларына тәфсилләбрәк тукталып узу файдалы булыр, дип уйлыйм.
ның нинди дә булса истәлекләре дә безгә килеп җитмәгән. Хәзер бары тик әдип бирегә сәламәтлеген ныгыту ечен кымыз эчәргә килгәндер, бәлки, дип фараз итәргә генә мемкин.
Ул вакытта татар интеллигенциясе вәкилләре Кырым яки Кавказ ял йортларына сирәк баралар, чөнки моның ечен акча күп кирәк була. Ләкин алар кымызның ифрат та шап дәвалау сыйфатлары барлыгын анык беләләр. Мәсәлән, әдәбият сөючеләр Тукайның кымызга Уфа һәм Троицк якларына баруы белән яхшы таныш.
Боек Октябрь таңы атканнан соң, егерменче еллар башында Ф Әмирхан берничә мәртәбә Башкортстанга барып кайта. 1923 елда ул үзенең кымызы белен дан тоткан Кара Якуп авылында була. Юл уңаеннан Уфадагы танылган мәгърифәтче Р. Фехретдннов еенә кереп чыга. Бу хакта Р. Фәхротдиноеның кызы Әсма ала язган кызыклы истәлек то бар.
Фатих Әмирханның 1924 елда Уфада булу вакыйгасы аерым сүз алып баруны таләп итә. Бу юлы ул «Мөхәммәдия» медрәсесе буенча элекке сабакташы Гарифҗан Мостафин оендо туктала. Бу иптәш үз вакытында шәкертләр арасында киң таралган
атар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның рухи дөньясы чиктән тыш кул терле вакыйгаларга бай һәм гаять катлаулы. Әдип тормышындагы халәтләрне тирәнрәк аңлау эчен аны чолгап алган мохитне. аның тор
Үзенең авыру булуына да карамастан, ул сәяхәт кылырга ярата, күбрәк кешеләр белән аралашырга тырыша. Язучының 1901 елда Идел буйлап сәяхәткә чыгуы белән укучы «Мөхәммәт Фатих ибно мелла Зариф Әльәмирханның юл истәлеге* дигән хикәя буенча яхшы таныш. Безне бу искиткеч галантлы каләм иясенең башка сәяхәтләре дә кызыксындыра, ченки юл аның тормышын баеткан, киләчәк иҗаты эчен материал тупларга булышкан. 1914 елның 1 июнендә «Кояш* газетасында Ф. Әмирханның шундый юлга чыгуларыннан берсе — Буага килеп җитүе турын-да кыска гына хәбәр басылып чыга. Әмма кайда һәм кемдә тукталуы турында ләм- мим бер сүз дә юк. Кызганычка каршы, бу хакта язучының яисә замандашлары
«Беренче садә» исемле революцион җырның авторы була. Бу баруында Ф Әмирханның үзләрендә яшәвен Г. Мостафинның улы Искәндәр Мостафин яхшы хәтерли. Уфаның бу районында күп кенә татар һәм башкорт интеллигенциясе вәкилләре тупланган була. Биредә шагыйрьләр С Рәмиев, Т Ченәкәй, С. Агиш, Р Фәхретдиноа, революционер Ш. Ходайбсрдин, журналистлар И. Рәми, И. Бураганский һәм баш-калар яшәгән. Якь нда гына, шәһәрнең иң матур җирендә урнашкан, хәзер А. В. Луначарский исемен йөрткән бакча шәһәр халкының бик теләп ял итә торган урыннары булган. Шуңа күрә дә монда еш кына Ф. Әмирханны очратулары бер дә гаҗәп түгел. Сәйфи Кудаш үзенең «Онытылмас минутлар» дигән китабында күренекле әдип белән нәкъ шушы бакчада очрашуы турында сокланып яза.
Ф. Әмирхан белән Г Мостафинның мәдрәсәдә бергә укыган кәннәрдә башланган дуслыклары озак еллар буе дәвам итә. Ул вакыттагы кызыксынучан һәм гайрәтләре ташып торган шәкертләрне дәресләр өчен каралган программа канәгатьләндерми, билгеле Алар революцион хәрәкәт белән тыгыз бәйләнештә булган «Мәркәз ислах комитеты» дигән оешма төзиләр, укуларындагы схоластик тәртипкә каршы чыгалар. Бу оешманың рәисе Фатих Әмирхан, секретаре Гарифҗан Мостафин була. Шәкерт-ләрнең тормыш тәртибен яңарту уе, татар җәмгыятенең алдынгы көчләренә аваздаш булу теләге көн үзәгендә торган мәсьәләләр турындагы спектакльләрне кую эше белән дә мавыгырга өнди аларны. Бу турыда Ф. Әмирхан 19! 6 елда «Аң» журналында язып калдырган. И. Мостафинның әйтүенә караганда, аның әтисе, Мәҗит Гафури, танылган тел белгече Закир Шакиров якын дуслар булалар. Алар, билгеле, ки, Фатих Әмирҗан белән дә бер генә сәгать әңгәмә кормаганнардыр. Мәгълүм булганча, һәммәсе дә бу өлкәгә зур өлеш керткән кешеләр бит. Шунысы бераз кызганыч: Ф. Әмирханның Мостафиннарда күлме вакыт булуын ачыклап булмады. Ләкин шулай да, якты йөзле хуҗалар кунакларын алай тиз генә озатмаганнардыр, дип уйларга тулы нигез бар
Бу сәяхәт күренекле әдибебезнең Уфа каласына соңгы талкыр баруы була.