ШИГЫРЬЛӘР
Безнең гомер
Юк, тиңләмим кырны диңгезләргә, Диңгездә су, монда иген бит.
Тозлы суны ничек
Иген белән,
Изге ипи белән тигезлик?!
Юк, тиңләмим иген бөртекләрен Алтын белән, асыл таш белән.
Икмәк — яшәү,
Икмәк — безнең гомер, Уйлап караганда баш белән!
Дәвам
Әткәмә — Шәйхенур Сафинга
Сүзсез генә дәшәм мин җилләргә
Я давылга шомлы өн салам:
— Барыбер бит Аның һич бернинди Хәбәре юк фани дөньядан...
Әмма үзем тыңлыйм урман шавын һәм Син булып кайчак моңланам. Ялгышамдыр гына бәлки үзем Хәбәрең юк диеп дөньядан...
Синең җан бит шушы басуларда, Ашлык тулы ындыр янында.
Синең дәвам — миндә, кечкенәдән Бу дөньяга гашыйк канымда!..
Егетлекне сынау өчен...
...Араларбыз!
Егет кеше һәммәсенә өлгерер.
Егетлекне сынау өчен, Эт өрер, бүре йөрер... Эт өрер, бүре йөрер..
Бары шул...
Чүлдә йөрсәң — булдым күләгә, Күлдә — әйләндем мин көймәгә. Чәчләреңнән актым су булып, Алларыңа яттым юл булып.
Сине уйлап беттем сулыгып,— Хак булдыммы сиңа юлыгып?!
...Синең киткән якка күз ату, Сиңа бары җилләр озату, Эзләреңә генә сүз кату — Төш түгелме сине югалту?! Тик хәз₽р хет яңабаштан ту — Мөмкин түгел мине ярату. Чөнки мин бит сиңа бары шул Тын күләгә, көймә, юл һәм су...
Төн кызына
Син — көзге төи.
Нурлы язлардан мин.
Очрашырга икән соң ничек?
Тиң чагыбыз
Эзләү... Табу... Югалтулар...
Инде хәзер тиң чагыбыз...
Әле бар да алда диеп, Бер-береңне юатулар... Инде хәзер тиң чагьгбыз...
Яр буенда сары комда Яланаяк йөргән вакыт...
Ул гөнаһсыз чакны бездән Алды икән кемнәр тартып?
Үзебезне үзебездән Урладыкмы соң әллә без? Атлыйбыз тагын бергәләп, Моңсу елмайган хәлдә без.
Сулар һаман ургый, кайный, Әйтерсең лә нидер сөйли Дулкын бөдрә талны кыйный, Тынлык бер үк җырны көйли:
«Эзләү... Табу... Югалтулар...
Инде хәзер тиң чагыбыз...
Юзнулар, юатулар...
Инде хәзер тиң чагыбыз..
Ашыгулар, ялгышулар...
Инде хәзер тиң чагыбыз...
Кабат табу, кавышулар...
Инде хәзер тиң чагыбыз..
Тиң чагыбыз!..»
1 Хаҗиәхмәтоһ рәсеме
Бу — тилэреп кенә йөрү мәллә, Барлыгыңны синең ишетеп?
Табигатең юкса башка синең, Үзгә дөнья, үзгә гадәтләр. Сине эзләп, сиңа табыныпмы Үземнән ваз кичкән сәгатьләр...
Минем өчен тоташ яктылык син, Үзең бер төн кызы булсаң да. Тоям, тоям!
Җаннар якыная
Чакырсаң да мине, кусаң да...
...Төнне телгән кызлар көлүедәй
Эрисең дә — юк син, төн кызы Әйләнәсең якты хатирәгә, Атылгандай өмет йолдызы...
Бер мәхәббәт хакында
Тузга язган сүзләр
— Шундый да томан иде ул кичтә.. Томан бәйләде чәчләрен чәчкә).
Егет шаяртып сорады кыздан:
— Әйт әле, сеңлем, син ничә яшьтә?
Кызый кимсенгән булып кыланды, һәм әйтте яшен байтак арттырып Ә егет исә «яшәреп» китте, Күренмәс өчен артык карт булып
Гомерләр узар, балалар үсәр, Шаяртып әйткән сүзләр онтылыр Тик шул илаһи ялган киченә Бәхетле яшьлек рәхмәте булыр
Шундый риваять сөйләде агай Янда утырган шаян бер кызга. Кызның үзеннән сорамый гына Күңеле язып куйды ак тузга!
Сулар кереп карый бер кыз, Йөрәк суынмасмы дип Су кызына әверелә, Әллә бу да азмы дип.
Тик хисләрен сүндералмый «Сүндерергә тиеш» су.
Үзе ялкынга әйләнә Инеш булган килеш бу
Кыз сөюен Аңа әйтми — Бар дөньяга аңлата ...Каеннар гына тирбәлә: «Ярата иде...
Ярата!»
Сине эзлим
Бөтен гомрем буэ көттем сине, Гомер буе сине эзләдем.
Әллә кайдан, әллә күңелемнән Чакырып торды назлы күзләрең.
Шундый көттем, кеше шул кадәр үк һичбер ничци бәхет эзләмәс.
Көне-төне һаман юлда булдым, Сине сагынуга түзмәгәч.
Сине эзләп йөрдем далаларда, Таптым дигәч, тагын югалттым.
— Син туктама, кабат табарсың,— дип Таң җилләре генә юатты.
Сине эзләп менәм тау башына. Ерак офыкларга күз атам.
Ничек түзәр икән инде йөрәк, Сине табып кабат югалтсам?..
Наз
Ышанырсың микән, очрашырбыз, Күрешербез әле без икәү.
Күзеңдә — тол сагыш...
Синең бәлки
Мине моңдаш итмәү, үз итмәү?
Без бит бер үк моңнан яралганбыз, Бер үк якка безнең юл яткан. Безгә дигән сихри чишмә суы Аккан гүя бер үк улактан.
Алда көтсен безне хөр шатлыклар, Серләшүләр тулы тәм-ләззәт. Синең назлы һәрбер йөз сызыгың Йомшак нурлы бәхет-сәгадәт!
Гашыйк
Гашыйк идем, шундый гашыйк идем!.. Синдә күрдем Бәхет, таң төсен. Карурманны кичтем, Иделләрне, Өзгәләнеп синең җан өчен.
Шулхәтле хис Ләйлә-Мәҗнүндә дә Булмагандыр диеп уйладым. Көнләдем бит хәтта күбәләкнең Синең янда очып уйнавын!
Йөрәгеңне тыйсаң, яратмасаң, Төшенә алмасаң серенә, Мәхәббәт ул нинди була дисәң, Үзең күз сал җаным түренә!
Ике яр
И шыбырдый бер өрәңге,— Сүз кушмакчы тупылга.
Ә тупылкай бер сүз дәшми. Уфылдама — уфылда.
Күңел уйлый: «Болар мәңге Аеры торыр микәнни?
Бер-берләрен аңламыйча Ялгыз корыр микәнни?»
Өрәңге белән тупылны, Я, кавыштырып кара.— Өрәңге белән тупылкай Икесе ике ярда!
Максат өчен
Узганнарга яңа хисләр өстәп Омтылабыз тагын яңага.
Зур яңалык җанны алгысытып Дөнья уртасында ярала.
Уйланабыз барлап хис, аң көчен Алга куйган чакта максатны: Аны әле, тотыл карау өчен, Чынга әйләндерү ансатмы?
һәр үләндә, терәклектә — максат — Буразнада, урман илемдә
Олы максат — ирләр йөрәгендә, Хәтта сылу кызлар иңендә.
Максат өчен алтын куллар кирәк, Максат өчен —кыю, саф йөрәк Иркен, нурлы һава, яшел юллар, Максат өчен яңа җыр кирәк!