Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Очты яфрак...
Көзен кошлар тезелешеп Очтылар җылы якка, Аларга ияреп китте Имәннән бер яфрак та.
Канатлылар юл алдылар, Ә яфрак җиргә кунды,
Иң беренче очуы да, Соңгысы да шул булды.
Яфрак бер дә көрсенмәде, Ул рәхмәт әйтте җилгә: «Язын кайтып торасы юк — Мин инде туган җирдә!»
Юлдагы таш
Таныш түгел юлдан бара — Бабай миннән алда бара, Алга-юлга карап ала.
Күрсә шунда яткан ташны, Ала да ул читкә ташлый.
— Үзеңә эш таптың, бабай, Таш җыясың нигә болай?
— Юлчылар, дим, абынмасын, Машиналар кагылмасын.
Бабамның уң кулы
Бабамның фронтта алган Бүләкләре ничаклы! Орденнарга кысып мине Бер кул белән кочаклый.
Уң кулы калган сугышта... Калган сугыш туктатып!
Сул кулына балта алып, Агач юна тук та тук.
Белмәгәне юк ул кулның; Бар эшне дә булдыра.
— Моннан бүтән үтмисең бит, Ул ташларны чүплисең ник?
— Син киләсең минем арттан, Кемдер килер синең арттан..
...Таныш түгел юлдан барам, Мин бабайдан алда барам, Алга-юлга карап алам...
Тик кул гына чаба алмый — Булмастае шул гына...
Кирәк чакта, мин яныңда, Бергә җаен табабыз:
Бабай кулы-}-минем кулым = Икәүләп кул чабабыз!
Булышкач, бабай сөенә:
— Егет булган улым,— ди — Смнсез эшем бармас иде, Син минем уң кулым!—
Исәнме, дус!
Салкыннан мин Тун эчендә Качып барам, Бирмим аңа — Учка җылы Кысып барам.
Күрдем, юлда Салкын үткән Минем дуска... Кулны суздым — Җылы салдым Учтан учка!
Дуслык балы
Дустым миңа алып килгән Күчтәнәчкә «Башкорт балы», Мин дә аңа бал утыртам — Җыйган татар бал кортлары.
Гәрәбәдәй якты икән,
Икесе дә татлы икән: Синең бал да кәттә икән, Минем бал да яхшы икән)
Кысташабыз алмаш-тилмәш, Макташабыз алмаш-тилмәш, Очрашабыз алмаш-тилмәш — Бмк күңелле дустың килгәч!
Кыр-болыннар янәшәләр, Гөл-чәчәкләр янәшәләр, Бал кортлары әрле-бирле Шәт кунакка йөрешәләр?
Синеке дип, минеке дип, Чәчәк-ара чикләр юк бит, Кәсаләре көнгә ачык, Гел дә ачык — бикләр юк бит.
Синең балкорт, минем чәчәк Күптән инде кушылгандыр, Синең көйме, минем җырмы — Җан уртаклык шушындадыр?
«Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!»— дип, Туганнарча сүзгә килеп, Тойсак тойыйк бал әчесен Сезгә барыл, безгә килеп.
Бозылмый да, картаймый да Безнең татар-башкорт балы — Гәрәбәдәй якты булсын Халыкларның дуслык балы!
«Икмәктер!»
Яңа костюм белән бераз Мактанасы да килә, Класс алдында күренеп Шатланасы да килә.
«Үзем эшләп алдым!» — дигәч, Ышанмыйлар нишләптер.
Карганып әйтүем түгел: Үзем алдым, икмәктер...
...икмәктер аңа сәбәпче — Авылда мин, бабайда, Комбайнда эшләдем бит, Абзаң хәзер ул бай ла!
Кайчан 'агын җәйләр җитәр, Эшләр идем ипләп бер, Кайтам, дигәч, кайтам инде, Бусы менә — икмәктер!
Нахак бәла
Мәсьәлә чишкән чакта Тәрәзәдән карадым — Пыялага кунган да Тора энә карагы.
Ник ул энә урласын, Нәрсәгә аңа энә — Кушканнар да бер исем, Онытылмый шул, менә...
Охшаш үзе энәгә — Төгәл исем тапканнар. Әмма нигә «карак» дип, Нахак бәла якканнар?
...Чишелмәде мәсьәлә. Өлгереп лә булмады — Энә карагы әнә Вакытымны урлады)
Буш вакыт
Буш вакыт — буш савыт түгел, Савыт кына буш тора — Буш вакытын һәрчак кеше Ни беләндер тутыра... «
Бер малай буш вакытына Трай типкән дә. туп керткән. Берсе кызыгып укыган Китаплар тезеп киткән.
Телевизор белән тулган Бик күпләрдә буш вакыт...
Кемнәрдер әле үткәргән Бушны бушка бушатып.
Ә берәү буш арада гел Нәрсәдер әмәлләгән — Бүтәннсрнең әрәм калган вакытын да жәлләгән...
Эшчәннәрнең буш ара юк ■ Бар күңелгә хуш эше.
Ялкауның буш вакытыннан Үсеп җитә буш кеше!..
Кесәле баш
1
Бу малайның блокнотын Күрсәң исең китмәле: Формулалар, саннар белән Чуарланган битләре.
Түш кесәсе, эчке кесә Нигә димсең кабара — Шыгырдавык кәгазь белән Шыгырым алар бар да)
2
Күршесенең кесәсе дә һич кенә дә тын тормый:
«Без монда!»—дип тавыш биреп, Тимер-томыр шылтырый.
Анда калай төймәләрдер, Шөрептер дә кадактыр, Үзе дә ул әйтә алмый — Кайсы нигә яраклы?
3
Бер партада әнә шундый Ике малай утырган, һәркем башка сыймаганын Кесәсенә тутырган...
Көч
Тра-та-та, тра-та-та...
Чү, гөмбә ничек чыккан,
Шып-шыпырт килеп чыккан.
Асфальтны тишеп чыккан, >Ңимереп, ишеп чыккан!
— Менә сиңа гөмбә!
— Менә ул көч кемдә!
Тра-та-та, тра-та-та — Пулеметтан кем ата? Урамны калть^рата. Мускулын ялтырата — Бер абзый асфальт вата!
— Түгел йомшак гөмбә!
— Менә ул көч кемдә!
Сагыну
Әй, сагынып кайткан тургай — Сайравыннан карлар эри! Суалчан эзләгән булып, Тыңлый-тыңлый карга йөри...
Куркыныч тешләр
Үткен, усал тешләр барын Урман күптән төшенгән — Бүре теше берни түгел, Курка пычкы тешеннән!..
Туйган икән...
Күрәсем килми конфетны,
Тизрәк олактырыгыз,
Күзне йомам, күрсәтмәгез — Авызга каптырыгыз!
Ак күлмәк
Бәйрәмгә миңа тектеләр Ак чалбар да ак күлмәк. Ни утыра, ни яталмыйм. Йөгерә алмыйм юньләп...
Малайлар балчыктан өеп Нинди плотина корган, Ә мин буялудан куркып, Шәм кебек басып торам.
Киңәш бирсәм, тыңламыйлар:
— Өйрәтергә бик оста — Күргәзмә әсбап шикелле Кукрай да тор оин чиста!
«Ә шулаймы!»—дип ачудан Балакларны сызганып,
Пычрак ерып кереп киттем, Эчтән әзрәк сызланып...
Җиңем төшсә, күтәрәмен Бик сак чеметеп кенә. Чеметемләп бетергәнмен Тәмам җебетеп кенә...
Башта борчылган идем дә Акка төшкән тапларга, Тора-бара күз күнекте — Булды тоташ кап-кара...
— Ыспайланып тормадың,— дип, Иптәшләрем мактады,— Аксөяк түгелсең икән, Ышанычны акладың!
Укол
— Шигырь сөйләп бирәсеңме?
— Сөйлим, сөйлим, апаем!
— Әллә бии дә беләмсең?
— Биим, биим, апаем!
Уйнап-җырлап та карадым, Кыланмаган калмады. Барыбер искә алмады — Апа укол кадады!..