Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕСПУБЛИКАНЫҢ КӨНЧЫГЫШЫННАН ХАТЛАР


Гадәттән тыш кызыклы чор
ин. махсус кайтып, ике атна буена туган төбәгемнең тарихын, табигатен яңадан өйрәнү бәхетенә ирештем. Азык-төлек программасы яраткан шөгылемне бермә-бер актуальләштереп. аерым бер мәгънә бирде сыман, һәм шул нигездә борынгы һәм бүгенгенең контрастлары уйларымны тирәнәйтеп җибәрде.
Актаныш. Мөслим. Мннзәлә районнарына караган бу төбәк кешеләре белән очрашып, көндезләрен һәм кайчак төннәр буе да юлларда һәм кырларда, кыр станнарында, өйләрдә булып, борынгы һәм бүгенге көннәр турында гәпләштем, һәр көн яңача балкыган тормышның яңа төсләрен күзәттем.
Башта — тарих турында. Авыллар арасында төрле яшьтәгелэре бар. Инде беренче бабаларның зиратлары сөрелеп, басу-кырга әверелгәннәре дә, замана күрке булып торганнары да. борынгы авыллардан күченеп ясалган, әмма аз гомерле булып, бүген инде урыннары гына торып калганнары да бар. Ни генә булмасын, шайтан таягы, кычыткан һәм алабута баскан элекке авыл һәм йорт нигезләрендә басып торуы аерата моңсу һәм шомлы икән.
Авыл тарихы — җир өчен көрәш тарихы ул. Бу төбәк авыллары үз тарихларын Казан ханлыгы таркалган чорлардан, уналтынчы гасырдан алып исәплиләр. Күз алдына кило: әнә алар, ханнар һәм морзалар тарафыннан алданып, өметлә ре сүнгән, кайда җәяү, кайда атларга атланып, авыр йөкләр күтәренеп, елгалар, карурманнар кичә-кичә. хуҗасыз җирләр эзләп, көнчыгышка таба күченәләр. Зур югалтулар аша. яшәргә өмет итеп. Берни дә мәңгелек түгел икән: патша да. дәүләт тә. сүзләр-вәгъдэләр дә. әмерләр дә. Бары тик яшәргә теләү генә мәңгелек икән...
Ә хәзер кыр-басулар юк. Карурман да карурман. Һәм алар хуҗасыз карурманда тукталып, аны агачлардан арчып, иген игә башлаганнар. Бу җир аларны бар иткән, юкка чыгудан саклап калган. Дүрт гасыр буена монда бабаларның бик куп тире тамган, шушы хәләл җир өчен бик күп каннары коелган.
Биредәге татар авыллары мари авыллары белән аралашып утырган. Кайбер татар авыллары һәм туган авылым Әнәк янында борынгы мари зиратлары да бар. Мин тирә-яктагы бөтен марн авылларында да йөреп чыктым. Тарих белүчеләр барысы да бер авыздан бабаларының бу якларга татарлар белән бер үк чорда килүләрен әйттеләр. Хәтта кайдан, кайсы бабалары килеп утыруларын да бик әйбәт беләләр икән.
— Татар халкы белән без әүвәлдән, борынгыдан дус яшәгәнбез,— дип сөйләп китте Москәүдән ялга кайткан отставкадагы полковник Имам Җамалиев.— Чиста. эшчән халык бит ул татар халкы. Мин милләтем буенча марн. Ләкин гомерем буе «Казан утлары» журналын яратып укыдым. Татар теленә, әдәбиятына гашыйкмын Шулай ук татар авыллары утырган төбәкләрдә Баҗана. Кыпчак, Сарашлы, Үркә, Ык («ак» сүзеннән үзгәртелгән икән) кебек географик атамаларның да төркичә аталуы минем шикләремне бөтенләй таратып җибәрде. Бабаларым, марилар белән уртак язмышлы кешеләр буларак, аралашып яшәгәннәр, зиратлар да шуның бер билгесе булгандыр. Димәк, бабаларым берәүне дә рәнҗетмәгәннәр, бу кара урманнарны чыннан да үзләре төпләп, яшәргә яраклы җир иткәннәр.
Соңга таба шушы җир өчен, француз һәм герман сугышлары кебек зур яуларда. бик күп асыл ирләр һәлак булганнар! Шушы җир өчен...
Заман башка, китү барыбер моңсу...
Бабаларыбыз, әтиләребез тире һәм каны белән сугарылган әнә шул меңләгән гектар җирләр өчен хәзер кеше белән кеше, авыл белән авыл сугышмый. Заман башка...
Киресенчә. Бу җирләрне әнә теге урман арчыган бабаларның оныклары «берни дә булмагандай, бик җиңел генә» ташлап китә алалар. Дөресрәге, калганнар «бик җиңел ташлап, китәләр» дип сөйлиләр, һәр карышының үз тарихы булган туган җирне, салкын чишмәле, саф урман-таулы, болын-әрәмәле туган җирне, үзенчә сөйләшә, моңлана, җырлый һәм авыруларыңны дәвалый ала торган туган жирне ташлап китүе әллә җиңелме?! Китүче, әгәр таш йөрәкле генә булмаса. • читтә рәхәт яшим» дип. ничек кенә юанмасын. туган авылыннан аерылганда, калкулыкларына басып бер борылып карагач, үзендә түләнмәгән җан бурычы сизеп, барыбер яшерен генә яшь сыгып аладыр. Ник сыкмасын: бу бит — ата- бабалар бишеге, монда, якынча, уналты буын дөньяга килеп, кояш белән саубуллашып. дөньядан киткән. Илебезнең төрле шәһәрләрендә бик күп алар, шушы җир кешеләренең меңләгән-меңләгән оныклары!
Бер яктан, бу китү — кешенең, җиргә генә берегеп яшәмичә, теләгән җиргә барып урнаша, эшли алу азатлыгы, рухның җирдән югары күтәрелә алу азат лыгы. Заманның бу олы казанышыдыр. Шулай ук авылдан киткәннәрне гаепләп тә булмый. Чөнки шәһәрдәгеләр дә, кемдер атаганча, шәһәр ялкавы булып йөрмиләр. Шау-шулы эссе цехларның ялыктыргыч конвейерлары янында сигезәр сәгать буе басып эшләп әнә шул киткәннәр дә тудыра техника-машиналарны.
Кемнәр китә? Нигә?
Авылдан кемнәр китә? Бу китү нигезлеме? Һәртөрле шәһәр һөнәрләренә, зур гыйлемнәргә хиресләр китсен, ә җир белән аналарча сөйләшеп, чәчәк-гөл, туфрак телен, башак шавы җырын аңлаганнар, җир җанлылар. җирсез яши алмаучылар. Табигать Аксакалы. Кыр Батыры булырдай, иҗат итеп эшләрдәй кешеләр калсын иде! Авылда калырга теләп, анда тормышка ашырыр хыялы булганнар да. объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, җиргә битарафлана һәм китә. Әмма аның бит җаны авылда калды. Шәһәрдә ул җаны-тәне белән бирелеп эшли алырмы? Гомере буе адашкан көч булып йөрмәсме?
Бу бик сагайта. Беренчедән, йөзләгән Алыплар көчен үзенә җыйган техника авылның йомшак туфрагына капылтрак килеп төште. Агач төпләгән бабаларның да һәм гасырлар буена шушы авыллардан шәһәрләргә китә барган меңләгән авылдашларның да беләк көчләре, могҗиза сыман, шушы техникага тупланган. Арба-чананы һәм атны гына күтәрергә күнеккән йомшак туфрак бу куәт авырлыгыннан сыгылып, ыңгырашып куйды сыман. Крестьян күңеле белән дә бераз шулайрак булды, ахры. Бер уйласаң, авылның табигатен ата-бабалар хыялланган рухи матурлык чыганагына әверелдерер өчен нәкъ менә хәзер мөмкинлек туды сыман. Әнә шул йөзләгән ат көчле машиналар белән җирне нәкъ менә хәзер күз карасы кебек кадерлә, саклап кына эшкәрт, ашлама керт, җимерелә барган ярларга. кырларга һич тә соңармыйча агачлар утырт, һәр авылда камышлы күлләр булдыр, чылтырап аккан чишмә янындамы, төбәгеңнең барлык үлән-гөле.
чәчәге үсә торган кагылгысыз табигать почмагы яса, гомумән, гасырлар буена нәселеңне туендырган җирне туйганчы бер иркәлә, басулар бирердәй байлыкны гына санама, ә һәр сырт-болынның, һәр төбәкнең серләрен ач, шуларны белгән аксакаллар белән киңәш, Җир Акылын тот, кыскасы, син аны гармонияле чәчәк аттыр!
Әмма бу кадәр мең гасырлык куәт тупланган техниканы дөрес файдаланырга ф авыл әле бик үк әзер түгел, аның культурасы җитми булып чыкты. Күпчелек а очракта, рульдә утырган кешедә дуамаллык инстинкты өстенлек алыпмы, техни- 2 каның авыл табигатенә каршы агрессиясе башланды. Теләсә кайдан, теләсә ничек < таптатып, урамнар йөри алмаслык чокыр-чакырларга, яланнарның күп өлеше ** яргаланган яраларга (элек чәчәк-гөл генә үскән Әнәк яланын барып күрсәгез ; иде сез!), кырларның шактые эрозиядән ермак-ерганакларга әверелде. Язгы су- = лар белән бергә кубарылып, ата бабалар туфрагы елый-елый акты. Җирнең аңа 2 биргәндә генә бирә алуын онытып, аны чиктән тыш җәфалаудан, камил агро- | техника сакламаудан иде бу. Болар авыл табигатен, димәк, аның тормышын да. !; бермә-бер ямьсезләтте, аның элекке котын-матурлыгын алды.
Икенчедән, мин — куәт, мин — көч. дип килеп төшкән техника, үзе бер кол- Ф хозга әверелеп, кешеләргә ихтыяҗны киметте, бетерде сыман. Авылга техника, шофер, тракторчы хуҗа и вәссәлам. Син — архитектор, син — бизәүче, син — 5 урманчы, син — декоратор, син — шагыйрь генә, син кечкенә, көчең дә чамалы, ; сиңа китсәң дә ярый, янәсе... ±
3
Эшлекледәрнең колагына бер сүз g

Миңа бик эшлекле саналган җитәкчеләр белән очрашырга туры килде. Әмма х алар да кайчак иң үзәктә кеше күңеле икәнен онытып җибәрәләр. Әйтик, озак = еллар буе терлекчелектә эшләгән уңган колхозчы, шул ук вакытта биш бала тәрбияләп үстергән ана пенсиягә чыга икән, син инде аңа бүләкне шоферың аша > гына биреп җибәрмә, ә кеше алдында, зурлап, үзең тапшыр. Маңгай тирен түгеп, үз эшен яратып эшләгән яшь шофер өйләнә икән, аның туен котлап чыгарга да S вакыт тап. Колхозда эшләп картайган пенсионерга: «Утын булды, әби, 50 чакрымдагы урманнан, ну, кайтартуын үзең кара яисә балаларың кайтартсын инде, х әби!»—дип. аның кулына язу кисәге тоттырып китмә! Син, җитәкче, барын да а- күмәк хуҗалыкча үзең оештыр.
• Балаларың кайтартсын», дигәннән. Кайбер авылларда, колхоз оешканнан бирле, комбайн урынына ураклар урып картайган пенсионер карчыкларның, утын мәшәкатен генә түгел, гомумән, бөтен ихтыяҗларын балалары җилкәсенә авыштырып калдыру модага кергән. Беренчедән, төрле балалар бар. Бар намуслысы. бар бөтенләй ата-анасын онытканы... Әмма баласы нинди генә булмасын, пенсио-нер үзе эшләп өлеш керткән колхоздан башкалар алган ярдәмне алырга хокуклы. • Балаң бпр, ярдәм итсен».— дигән сүз карчыкларның күңелен җәберли, аны шул ук балалары һәм тирә-күрше каршында ким-хур итә. Шәһәрдә бит энә бер дә: «Улың бар, квартираңны шул ремонтласын, улың бар, улыңда тор, сиңа квартира бирмибез»,— димиләр.
Әллә пенсионер карчыкның, балалары каршында, колхоз тарафыннан хөрмәт ителүен, хезмәтенең юкка чыкмаганлыгын күрсәтәсе килми дисезме сез?! Килә, бик килә, ничек кенә килә әле!
Эшләп картайганнарның күңелен күрә белсәң, көт тә тор, шәфкатьле җитәкче буларак, даның җырларга күчәр.
Күңел күрү дигәннән. Түбән Камада «Камзнергостройпром» дигән берләшмә бар. Шушы предприятие озак еллар буе артта калып килде. Аңа яңа җитәкче итеп Вогыйз Әхмиевич Яһудннны билгеләделәр. Ярты ел да үтмәде, предприятие алдынгылыкка чыкты. Кызыксындым.
— Ничек шулай бик тиз өзеклектән чыктыгыз соң? — дим. Иптәш Яһудин кыска җавап бирде:
— Мин кешеләр турында уйлыйм, ә кешеләр — эш турында.
Чыннан да. аз гына вакыт эчендә ул эшчеләргә җиләк-җимеш бакчалары, шәхсн гаражлар булдырды, ашханәне яхшыртты. Цехларны кеше күңелен күтәрерлек итеп чистарттырды, буятты, тиз арада квартираларны да шактый күп сал- лырды.
һәм гөрләде эш тимер-бетон заводында. Менә шулай оештырырга, әлбәттә, •батырлык та, талант та кирәк.
Шулай ук мин Түбән Кама .Нефтехим» берләшмәсенең генераль директоры ■Социалистик Хезмәт Герое Николай Васильевич Лемаевның җитәкчелек стилен .дә үрнәк итеп китерер идем. Ул атна саен үткәрелә торган зур планеркаларын һәрвакыт эшченең тормыш-көнкүреше турында сөйләшүдән башлый да, түтәлләрдә үсәчәк гөлләр, тәрәзә каршында шаулаячак агачлар хакындагы фикерләрен әйтеп тәмамлый.
Түбән Камадагы уңышлар КПСС Үзәк Комитетының махсус карарына лаек ■булган икән, аңа әнә шулай һәр даим кеше турында кайгырту нәтиҗәсендә ире- шелгән.
Бар ул иҗатчылар!
ӘЛЛӘ авылда соклангыч җитәкчеләр юкмы? Бар, әлбәттә, һәм үзем әлеге сәяхәттә күргән ундүрт авыл тормышында да уңай яктан телгә алып сөйләрлек .яхшылык-яңалыклар да күп.
«Урожай» (Мөслим районы) колхозының даны, мәсәлән, бөтен тирә-күрше районнарга таралган. Серен беләсе иде бит: ни өчен анда эшләр гөрләп бара?
Актаныш районына кергән туган авылым Әнәктән унике генә чакрым ул. Чиктәшләр. Беркөнне җәяүләп шунда юл тоттым. Тирә-якта өлгереп килгән игеннәр шаулый, дөньяга өмет тулы хозур чаклар...
Грунт юл бу колхоз җиренә килеп керү белән биек итеп күтәртелгән олы юлга -әверелде. Әле эшләнеп ята. Союэкүләм трасса салалармыни! Аңа менгәч, офыклар киңәеп киткәндәй булды. Бераздан бу юл вак ташлы шоссега әйләнде. -Як-ягында берьеллык үлән үсә, билдән! Яшь наратлар тезелеп киткән. Колхоз үзәге Тат. Бүләргә якынлашкан саен, аның да яшеллеккә төренеп утырганын чамалыйсың. Кайбер авылларда файдаланырга уңайсыз һәр җирне чүп басып утырса, монда яшь урманчыклар шаулый. Һәр йорт янында җиләк-җимеш бакчалары. Әйе шул, яшеллеккә, шау чәчәкле бакчаларга да төренеп утырмагач, нинди авыл ди ул! Каралты-куралар бер төрлерәк. Такта белән тышлатылган ■өйләр күбрәк лимон төсендәге якты, шатлыклы төскә буялган, капкаларда — кояшлы чәчәк рәсемнәре. Менә бусы, бер-берсенә охшаш, бердәй матур булып елмайган яңа йортлар ахры яшьләр урамыдыр. Аларын колхоз салдыра икән.
Әнә үзенә бер ямьле формада корылган янгын депосы, әнә шәһәрдәге зур предприятиеләр генә төзи ала торган биек, иркен мастерскойлар күтәрелеп килә. Культура йорты авыл пейзажына ничек килештереп салынган! Бизәлеше белән дә үзенә чакырып тора!
Колхоз идарәсенең ике катлы кирпеч бинасы һәртөрле шәһәр иҗатчыларының зәвыгы белән ярышырлык: гөлләр, колхоз тормышын сурәтләүче фотолар белән бизәлгән. Рәсемнәрдәге йөзләрдән көч-куәт, шат тормыш нуры балкып тора!
Авылның гүя үз эстетика инженерлары, үз архитекторлары бар! Кайбер авыллар яныннан үткәндә, кеше күзенә ташланып торган чүплекләр, динозавр кабыргасын хәтерләткән түбәсез иске корылмалар, инде беркем дә яшәми торган җимерек йортлар күреп, җан оши.
Баксаң, әнә авылга да. Тат. Бүләрдәге сыман, борынгы авыл архитектурасын да, милли орнаментларны да, табигатьне дә сакларга тырышып эш итүче архитекторлар, капка, кәрниз бизәкләрен камилләштерүне дәвам итүче, үткәнне киләчәк белән бәйләп, матур корылма салучылар бик кирәк икән! Монда күңел үзенә бер ял табып, рәхәтләнеп китте.
Гомумән, Мөслим районында табигатьне кадерләүче кешеләр яши, ахры. Былтыр бу район аша узганда, юллары начаррак булса да (Пучыдан Мөслимгә барганда), бер нәрсәгә — җир эрозиясенә каршы көрәшнең көчле булуына, һәр җирдә яр, чокыр, ермак читләренә бик күп агачлар утыртылуына сокланган идем, һәр авылда яңа өй бураларының күплеге дә куандырган иде. Район үзәге капкасына, бик матур итеп, бизәп: «Мөслим якларын онытмагыз!». «Хәерле юл сез ♦ гә, иптәшләр!» кебек сүзләр язып эленүе дә күңелгә хуш килеп, биредә бөтен о. район бизәнә, тәртипкә керә бара, дигән тәэсир калдыра.
Безгә, гомумән, авыл капкалары һәм анда нинди сүзләр язу турында да бө- < тен республика күләм ныклап уйланасы бар әле. Алар культуралы да, шигъри _ дә, күңелләрне дәртләндерә торган да булсыннар иде!
Мин күптән очрашырга теләгән кешеләрем — колхоз председателе Мирхаҗиян 5 Сәләхов һәм партком секретаре Илдус Җиһангироа белән идарәдә сөйләшеп уты- 3 рам. Сорауларым һаман бетми. Беләсе килә дә беләсе килә. Бөтен бу төбәккә иң 3 алдынгы колхоз ич бу! Болар мине ике-өч сан белән «егып салдылар». Ышанмас- j лык. Уйлап карагыз, терлекчелектә корылыклы 1981 елда да район буенча, игъ- Z тибар итегез, район буенча. 660 мең сум саф табыш алынган. Шуның 430 меңе ® бер колхозныкы — шушы «Урожай»ныкы! Сызгырып куярсың! 1982 елгы 45SO _ центнер еллык ит планын да 18 июньгә үк инде 4578 центнер итеп арттырып 2 үтәгәннәр. <
— Мөслимдә дә, Актанышта да. Минзәләдә дә бу кадөре продукция саткан i хуҗалык юк.— дип куйдылар ир-егетләр. Горурлыклары бик ошады миңа.
Моның серләренә тирәнрәк кереп карамау гөнаһ булыр иде. Кама. Агыйдел - буендагы кебек иркен болыннар да юк бу якларда, шундый уңышларга ничек Й ирешкәннәр соң?
Серләр... ’
■ э»
Колхоз тимер юл станцияләреннән, һәртөрле базалардан ерак. Минераль аш ,5 ламалар да бу якларга озак килә. Бәс шулай икән, димәк, серне җирнең үзеннән S эзләргә кирәк, һәм тапканнар. Бик тирәннән, бик борынгыдан башлаганнар. Бо s рынгы кардәш төрки бабаларыбыз исемен йөрткән Баҗана елгасыннан ел саен х йөз меңләгән тонна торф чыгаралар. Аны тирес белән катнаштырып бер ел тотып д. (монда шунысын әйтеп үтү дә урынлы булыр: шәхси хуҗалыклар да үзеннән арткан тиресне, кайбер авыллардагы кебек чокыр яисә яр буйларына аудармый, ә колхозга бирә, шуның өчен акча да ала), сөрү җиреиең һәр гектарына унбишәр тонна кертәләр.
Җиргә бирсәң, җир бирә икән! Каерылып үсә терлек азыгы. Күпьеллык үлән не генә дә гектарыннан — 500. азык чөгендерен — 683 центнер алалар. Әлбәттә, бу уңышлар Татарстанның атказанган агрономы Хезмәт Кызыл Байрагы орден лы Тимершәех Фазуллинның күңел нурлары белән дә үстерелә.
Өлгергән азык тагын юньле кеше кулына эләгә. Терлекчелекне, азык хәзерләүне Татарстанның атказанган зоотехнигы, үз эшенең фанатигы Зөфәр Солтаноа җитәкли. Печәнен, сенажын, онын — барысын да үз вакытымда арзан да. сыйфат лы да итеп әзерләп куялар. Хәтта теге корылыклы елны да терлек азыгы эзләп беркая да чыкмаганнар.
Механизаторлардан Әнвәр Илдарханов. Раснл Фазлыев, Имам Вәлиев. шофер лардан Хәлфетднн Ильясов. Мирхаҗиян Мәхмүтов. Әнвәр Нәсертдинов. Мирха җияк Сәләховлар — терлек азыгы әзерләүнең чыи осталары.
Кызыксындыру чаралары да уйлаиылгаи: терлекчегә һәм механизаторга класслылыгы һәм стаж өчен өстәмә түләиә.
Уңышларның икенче сере — терлекләренең нәселле булуы икән. Яхшы нәселле атлар, нәселле сыерлар, нәселле дуңгызлар һәм сарыклар. Менә шул сыйфатлы мул азыкны ашап симергән нәселле терлек боларга гаҗәеп зур табышлар китерә. Әйтик, 1981 елда мөгезле эре терлекнең һәрберсе уртача 446 килограммнан
129
тапшырылган. Ә 400 килограммнан арткан һәр баш терлек вчек 50 процент естә- мә түләнә! Шушы хисапка гына да 120 мең сум табыш алганнар.
Тана симертүчеләр — Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Дамирә Хисмәтуллина, Рәзимә Хәйдәрова. Рузия Каюмова. Фәндусия Шаһалиева, дуңгыз симертүчеләр — бригадир Рәшит Хөсәенов, Әсләх Гозәеров. Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Ания Низамова. III дәрәҗә Хезмәт Даны орденлы ферма медире коммунист Фәндәлия Низамова, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Почет билгесе орденлы бригадир коммунист Шәйхенур Локманов, һәр сыердан ел саен өчәр мең килограммнан артыграк сөт сауган Сәгыйдә Хайруллина. Сәхия Кәшапова, Нәҗибә Нәҗиповалар сабан туе батырларыча горурлана алалар.
Бу колхозның тагын бер даны бар — атлар, юртаклар тотуы республикага гына түгел, илгә таралган. Атларны, сабан туйларын яратучы шагыйрь Зөлфәт үз туган ягы турында, бәлки, шуның өчен генә дә өзелеп язадыр әле.
Бөтен тирә-күрше районнардагы сабан туе ярышларында болардан сатып алынган атлар беренчелекне тота. Бүгенге көндә 25 баш юртак Куйбышев өлкәсе ипподромында сынау үтә. Колхоз һәр елны 20 шәр нәсел аты сата, кайберсе 15—20 шәр меңгә китә. Атчылыкның үз-үзен аклавы 150 процент булып, елына 120 мең сум табыш бирә. Кадерен белеп асрасаң, атлар әнә нинди файдалы икән!
Атлар турында сөйләгәндә председательнең тавышлары ук үзгәреп, дәртлерәк булып яңгырый.
— Мин 30 ел чамасы элек бирегә эшкә килгәндә җигәргә ат юк иде. Атсыз авыл — нинди авыл инде ул?! Башлап җибәрдек. Аннары бу эшне яратучы да табылды. Зөфәр Солтановка, ат булса, ашың да кирәкми. Күп көч куя. Ат заводларына йөри. Җайдак Фаздалов Исламгалигә дә ат җене кагылган...
Әлбәттә, кайда юньле атлар — анда кымыз! Бабаларыбызның борынгы гадәтен яңартып, кымыз цехы ачып җибәргәннәр.
Кымыз цехы! Бу турыда салкын кан белән генә язарга мөмкин түгел. Заманында бөек Тукайлар. Толстойлар, Чеховлар, әллә кемнәр тагы, Кырымнарны да калдырып торып, шушы колхозга чиктәш башкорт төбәкләренә кымыз белән дәваланырга йөргәннәр. Кымызга эләгә алган кешеләр: «Болай булгач, терелдем, яшәрдем!» —дип, үзләрен иң зур дәвага юлыгучыга санаганнар.
Соңгы дистә елларда, техника белән ярышта атлар җиңелгәч, акрынлап бетүгә йөз тоткач, кымыз ясау шөгыле дә тәмам сүнеп бара иде. Һәм менә яңарыш! Борынгы игелекле шөгыльне, тазалык һәм дәрт чыганагын яңадан торгызганнар!
Бүген бу шифалы эчемлекне гап-гади колхозчылар эчә, пионер лагерьларында укучы балалар эчә, болынга ял итәргә төшүчеләр эчә, больницаларда эчеп дәваланалар.
Рәхмәт сезгә татбүләрлеләр! Шул ук тынмас җан Зөфәр Солтанов, кымыз цехы начальнигы Насретдин Сәрвәров, кымыз осталары Рәшидә һәм Эльвира Әкт>- маловалар, бия савучы Рәсимә Закировалар, рәхмәт сезгә!
Көненә 25—30 бия дүрт тапкыр савыла. Һәр биядән 4—8 литр сөт алына. Бу тәүлегенә 120 сумлык кымыз дигән сүз. Ел әйләнәсенә менә сиңа тагын 43 мең сум табыш.
— Моны һәр колхоз-совхоз оештыра алыр иде,— ди председатель Сәләхов.— Башкалар да моңа тотынсалар, кымыз сорап, бик ерактан килүчеләр азаер иде. Гомумән, булмый ул. дип, сылтау табулар, һәртөрле акланулар белән килешә алмыйм мин. Безне төрлечә өйрәтеп карадылар инде. Әлбәттә, өйрәтүгә дә колак салырга кирәктер. Әмма җирнең үз авазын тыңлау, аның борынгы мөмкинлекләрен ача белү хәерлерәктер. Мәсәлән, специальләштерү, дип, кайбер колхозларда сарык, тавык фермаларын бетерделәр. Ул хуҗалыкларның башка ягы да алга китмәде, ни сөте, ни ите калмады. Ул фермалар матур гына яшәп килсә, иш янына куш булыр иде! Терлекчелек ул табигый үсәргә тиеш. Кымыз да — әнә шул табигыйлек җимеше.
Бу төбәкләрдә мин Сәләховка иярергә хыялланучыларны да очраттым. Туган колхозыма яңарак эшкә килгән яшь председатель Таһир Әхмәевнең сарык фермасын торгызырга, кымыз цехы ачарга һәм Ык елгасы буена колхозчылар өчен ял йорты салырга йөрүе бик ошады миңа. Уң булсын!
«Урожай»да умартачылык та — табышлы тармак. 300 баш умартадан елына 15—20 мең саф табыш алалар. Ә анда нибары дүрт кеше эшли. Колхозда эшләү че һәр кеше шулай 5000 саф табыш китерә алса, елына өч миллион җыелыр иде.
Шулай ук елына ярты миллион кирпеч суга торган кирпеч заводлары да табышлы эшли. Ул булмаса. 60 кешелек төзүчеләр бригадасы тотып, һәр авылда мәһабәт итеп мәктәпләр, клублар, медпункт һәм кибетләр салыныр иде микән?! Ә башкалар, тимер-бетонны һәм силикат кирпечне шушы ерак төбәккә Казаннардан ук ташу өчен, күпме мал түгәләр?!
Колхоз хуҗалыгын яхшы исәп-хисап белән алып баруда экономист Дилфас Әминов. баш бухгалтер Зариф Мостафиннар зур олеш кертә.
Әлбәттә, иң әүвәл кеше турында ныклап кайгыртылмаса. бу уңышларга ирешү мөмкин булмас иде. Колхозчы йорт сала башласа, аның ярты бәясен колхоз үз өстенә ала. бурасын, материалын — кадак, пыяласына хәтле колхоз бирә. Колхоз хисабына 52 йорт төзелгән. Анда яшәүчеләр ай саен колхозга түләп баралар һәм. билгеле бер сроктан соң, йорт колхозчыныкы булып кала. Шәп бит!
Гомер буе бу кыр як авыллары суга интеккән. Хәзер колхоз. 250 мең сумга төшереп, полиэтилен торбалар салдырта, чиста чишмә суы эчертә.
Тат. Бүләр урамнарында әле кайбер район үзәкләрендә дә булмаган асфальт тротуарлар сузылган.
Колхоздагы 588 хуҗалыкның һәрберсеннән бер кеше чамасы эшче кулы, ягъни 600 колхозчы. 6300 гектар сөрү җирен эшкәртә. Шушындый ук мәйданлы кай бер колхозларда болардагының яртысы гына эшләвен искә алсаң, күп монда эшче кулы. Шулай да колхозчылар сафын яшь көчләр белән тулыландыру турын да һаман да даими кайгырталар. Урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда калырга теләк белдерүчеләргә яңа шартлар буенча каралган бөтен уңайлыклар тудырылган.
Әмма, шушындый уңышларга ирешүгә карамастан, монда да хәл ителәсе мәсьәләләр күп өле. Председатель сөйли:
— Шулай да. туган, авылда эш артык күп әле крестьянга. Төгәл билгеләнгән эш сәгате юк. билгеле бер ялы юк. Авыр әле. авыр. Терлек абзарлары төзү дә кыенлык белән бара. Материал җитешми. Авыл белән шәһәр тормышы арасында гына түгел, хәтта үзебезнең авыл җирендә дә шактый контрастлар бар. Самавырның борынын икенче якка борып куя алмасак та. әйтик инде. Районда «Сель- хоэхимня». ПМК кебек оешмалар бар бит Менә шуларның эшчеләре генә дө. колхозчыга караганда эшкә соң киләләр, нртә кайтып китәләр. Яллары да бар. Үзләре колхозчы белән бер үк кырда эшли бит. Ни уйламас колхозчы?!
Мин тәҗрибәле председатель Мирхаҗиян Сәләховның сүзләрен йөрәгемә бик якын кабул иттем. Чәчләренә чал йөгергән колхоз ветераны. РСФСРның атказанган зоотехнигы. Ленин ордены. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Почет билгесе орденнары кавалерының фикерләренә тиешле оешмалар да колак салырлар шәт.
Әлбәттә, бу колхозда да җитәкчеләр белән генә сөйләшеп калынмады. Әле яңадан да ялгызым гына авыл тарихын өйрәнеп йөрдем. Һәм күп төрле гыйбрәтле сүзләр ишеттем. Монда да печән, утын хәзерләү әле үзәкләштереп бетерелмәгән. Миңа Мари Бүләр авылында пенсионер карчыклар яшәгән йортлар өстендә искереп беткән салам яисә кабык түбәләр булуы бер мичкә балга төшкән тамчы дегет сыман тоелды. Анысын гына рәтләрлеге бар ич инде бу хуҗалыкларның.
Безнең сүз тагын Азык-төлек программасына кайтып калды.
— Әлбәттә, бу без көткән карар булды.— диде парторг Илдус Җиһаигиров.— Дөрес, без анда күрсәтелгән кайбер чараларны инде куллана да башлаган идек. Шулай да үзең генә уйлап чыгару — бер хәл. дәүләткүлвм конкрет кулланмв кирәк иде! Бу Программа безгә киң юл ачты, кыюлык бирде...
«Урожай»лыларның эше уң булсын, алар үрнәгенә иярүчеләр ишәйсен иде!