Логотип Казан Утлары
Очерк

ПАР КАНАТЛЫ ЯКТАШЛАРЫМ


ин аларны атналарга сузылган сменаларыннан соң Себердән Бөгелмәгә самолетта очып кайтканнары өчен генә пар канатлыга санамыйм. Әүвәл аларның бу ерак араларда ни белән шөгыльләнүләре турында сөйләргә кирәктер, мөгаен. Канатларның сере шунда ачылыр...
Ленин орденлы В. И. Ленин исемендәге «Нижневартовскнефть» идарәсенең баш геологы Юрий Свищев миңа Самотлор нефть һәм газ җитештерү осталары алдында торган яңа бер мәсьәлә турында сөйләде.
— Без бик катлаулы юл белән табыла торган нефтькә тотынмакчы булабыз,— диде.— «Боҗыр» дигән кушамат та тактык инде үзенә. Шундый кошны беләсезме? Кечкенә генә, канатларында вак кына кара таплары бар. Ике мең метр тирәнлектән чыккан, боҗыр кадәре генә балчык йомарламындагы кара төрткеләр безгә катламда нефть барлыгын хәбәр итте.
Юрий Свищев хәлнең бөтен җитдилеген аңлатып бирде. «Боҗыр» нефтенә олы юл ачу, нигездә, бораулаучыларның иҗади хезмәтенә бәйле икән.
— Бөтен документлар әзер, эшне кайсы төштән башларга кирәген дә билгеләдек,— диде.
— Кемнәр бораулаячак?
— Бөгелмә егетләре! — Юрий, бу хәбәрнең мине шатландырганын белгән кебек, өстәп тә куйды.— Татарстаннан килгән Анатолий Фоминга тапшырабыз, эз- ләп-тикшерү бораулаучыларының Норлат идарәсеннән ул. Беләсездер?..
Белмәгән кая?! Бораулаучыларның Бөгелмә идарәсендәге өр-яңа баш геолог Себер нефте турында шактый мәгълүматлы кеше иде. Әмма әкияттәгедәй мул нефте дә, табигатенең серлелеге дә аны әллә ни кызыктырмады. «Тайга!». «Сазлыклар!». «Илле градуслы суык!»... кебек сүзләргә дә аның әллә ни исе китмәде. «Булыр, булыр...»—дигәндәй, ваемсыз гына тыңлап тора да үз эшен дәвам итә иде. Татарстанда да геологка эш — муеннан. Бигрәк тә бораулаучылар алдына: «Нефть скважиналарын — тоташ агымга!» дигән яңа бурыч куелгач, эш артканнан-арта гына барды. Кызыклы, мавыктыргыч һәм өметле яңалык иде бу. Шуңа күрәдер дә инде, Себергә китәргә өндәүләр никадәр көчле булса да, Анатолий Фомин беркая да кузгалырга уйламады.
Берсендә «Татнефть» берләшмәсе хезмәткәрләренең зур киңәшмәсе җыелды. Докладчы тагын бер яңалык хәбәр итте.
Без тиздән Төмән өлкәсенә самолетта кайтып-кнтеп йөри торган бораулау предприятиеләре оештырачакбыз,— диде.— Вахтадагылар иң җайлы лайнерларда очып йөриячәк...
Гомер ишетелмәгән бу оешманың төзеләчәгенә кем ышанды, кайсы көлеп кенә карады. Көлүчеләр арасында Фомин да бар иде.
М
Әмма, озак та үтмәде. Сеоерга очып китәчәк бораулаучыларның яңа идарәсен туплау да башланды. Аның штабы Бөгелмәдә булачак икән. Бу шәһәрдә нефть предприятиеләре юк. шунлыктан яңа идарәгә килгән кеше, вак төяк сәбәп табып, тиз генә башка эшкә күчеп утыра алмый. Тәвәккәлләгәнсең икән, басылып кына шушы яңа идарәгә хезмәт күрсәтергә тиеш буласың.
Кадрлар табу шактый кыен иде. Хәтта бораулау эшләре идарәсенең началь- ♦ иигы вазифасына да кеше чыкмый торды. Гадәттә, белгечне башка якка, яңа г урынга билгеләгәндә, аны берәр баскычка күтәреп куялар. Бу очракта исә яшь ? хезмәткәрләр икешәр, хәтта ечәр мәртәбәгә үстерелде. Бәхеткә каршы, безнең - гади һәм өлкән инженерлар да. геологлар да. энергетиклар һәм механиклар да Э әлеге эшнең зур материаль керем китерәчәгенә түгел, ә иҗат өчен киң колачлы £ мөмкинлекләр тудырачагына кызыктылар. Ун еллар буе тыныч кына эшләп ят- " кан оешмаларда үз осталыгын, нигә сәләтле икәнен белә алмый аптыраучыларга Себер ягы гаҗәеп тәҗрибә мәйданы иде. Чын нефтьче нкәнсең. бар шунда, рә- 5 хәтләи. күтәр профессиональлек дәрәҗәңне! Табигатенең биниһая четерекле бу- ; луы исә синең чыдамлыкны, егетлегеңне дә сынаячак. Замананың иң алдынгы эш х алымнарын үзләштерергә һәм шул юлда өр яңа көрәшкә әзерме син? Чамала! <
Моңарчы Норлат тикшеренү-бораулау идарәсенең өлкән геологы булып эшләгән Анатолий Фоминны, яңа оешманың баш геологы вазифасына ризалашканда, мәсьәләнең әнә шул ягы кызыктырды. Коллективның баш җитәкчесе итеп Казан ® ның «Татиефтегазразведка» трестында, баш механик буларак, зур тәҗрибә туп- ® лап өлгергән Семен Багрий билгеләнде.
Кичекмәстән эшчеләр җыярга тотындылар. Ашыгыч белдерүләр таратылды!
• Бораулау осталары кирәк! Тиз арада!..» «Татнефть» берләшмәсе дә һәр идарә- т иең бу яңа оешмага ярдәм итүен сорап торды. Әллә ни көттермичә. Себергә очып Ч йөрүче коллективка кабул итүләрен үтенеп гаризалар агыла башлады.
Ннжневартовскнда бөгелмәлеләргә өр-яңа мәйдан бирделәр. Баш геолог Ана m толий Фомин «Урьевка» участогына беренче очып килде. Шаккатты — моңарчы “ телдән-телгә күчеп йөргән сүзләрдә нефтьчене монда көткән кыенлыкның чиреге дә булмаган икән! Алар, әле Татарстанда чакта ук. башта эш кирәк-яракларын җайлап куярбыз, кыш кергәч, иркенләп, борауларга тотынабыз, дип өметләнгәннәр иде. Татарның буыннан-буынга килгән: «Чанаңны җәйдән әзерлә!» — дигән мәкале дә Себер өчен ярап бетми икән шул. Монда чанаңны да. арбаңны да бары кыш көне генә әзерли аласың, чөнки җир-су бозланып катмыйча, берни дә эшләп булмый.
Октябрь иде инде. Бөгелмә егетләре җайланмалар куярга да мөмкин булмаган җирдә бораулау эшләре алып барырга тиешләр. Баткаклыкның өсте генә туңа башлаган. Насосларны, ташпулат биеклеге авыр корылмаларны анда ничек ур- иаштырмак кирәк? Кимендә ике айсыз эшкә тотынырлык түгел. Димәк, бу елда алар бер метр да бораулый алмаячаклар. Киләсе елның икенче кварталына гына өмет итәргә кала.
Себернең үзендәге бораулау идарәсен җитәкләүчеләр арасыннан берәү Мега елгасының аръягына ишарәләп:
— Май аенда без анда әзер участокны ташларга мәҗбүр булдык,— дкп куйды.— Язгы ташкын куып чыгарды, бораулап бетерә алмадык, бригаданы күчерергә туры килде. Шатлана шатлана киттеләр, хәзер аларны анда көчләп тә китерермен димә инде. Башкаларга да яман атын таратып бетерделәр, бишенче төбәккә берәүнең до барасы килми...
— Әзер участоккамы? — Фоминның сөенече эченә сыймый иде.— Бораулаучы өчен моннпн да зур бүләкне кайдан табасың!
Хуҗалар, бер-берсенә карап, елмаешып куйдылар.
— Рәхим итеп алыгыз гына! — диделәр.
Яңа гына Бөгелмәдән очып килгән Сельсков бригадасы, әллә ни озакка сузмыйча, бораулауны башларга да тиеш иде. Бу урындагы сигез скважинаның дүртесе әзер икән инде, калганнарында уи мең метрлап борауларга кирәк булачак. Тик мондагы станокның җегәре калмаган, аны. өр яңадан диярлек, моитажлау
II»
таләп ителә. Кызганычка каршы. Бөгелмәдән килгәннәр арасында монтажчылар юк. Фомин үзе дә:
— Менә сиңа бүлә-ә-әк! — дип офтанырга мәҗбүр булды.— Ачудан, барын да ташлап, кире кайтып китәрсең, валлаһи!
Юк, монда егетләрнең башлаган эшне ташлап китә торганнары җыелмаган иде. Мега елгасы юка боз элпәсе белән каплануга, алар кирәкле җиһазларны аргы ярга чыгару җаен эзли башладылар. Әйберләрен үзләре ясаган чаналарга төяделәр дә, аны төрле тарафтан арканнарга бәйләп, боз өстенә таралыштылар. Тарта башладылар. Чаналарда эш өчен кирәкле һәммә нәрсә, хәтта электрик двигательләр дә бар иде. Һәркем бик сак хәрәкәтләнергә икәнен тоя иде. Себерде-ләр татар егетләренең, кыш җитәр-җитмәстә елга кичүенә хәйран калып карап торды...
Бу вакытта алдан әзерләнгән дүрт скважина инде нефть бирә башларга тиеш иде. омма мондагы бораулаучылар, метр артыннан куарга, ә нефть тапшыру хакында әллә ни баш ватмаска өйрәнгәннәр икән. Өзлексез бораулап кына тору аларны, үтелгән метрлар санына карап, моңарчы -ишетелмәгән рекордларга китергән. Билгеләнгән төштәге бөтен скважиналар бораулангач кына, нефть җитештерүчеләр эш башлыйлар. Шулай итеп, илгә байлык китерүче төп хуҗалар, тулаем, бораулаучылар карамагына, алар хөкеменә тапшырылган.
Үзләштерү цехы начальнигы Рем Ильясов белән Анатолий Фомин үзләренә бирелгән урындагы дүрт скважинадан нефть суырта башларга мөмкинлеген чамалыйлар, шул ук вакытта калган дүрт скважинада бораулауны да дәвам иттерергә була. Идарә начальнигы Багрий белән киңәшәләр...
Нефтьче һөнәренең кыйммәте нәрсәдә? Җир куенындагы байлыкны мөмкин кадәр тизрәк кулга төшерүдә, әлбәттә. Нефть ала алмыйсың икән, меңәр метр аска төшүеңнән ни файда?! Уртак фикергә килеп, әзер скважиналардан нефть алу бригадасы оештырырга хәл кылалао.
1979 елның көзендә бишенче төбәктәге эшләр ике юнәлештә алып барыла •башлады: үзләштерү бригадасы беренче дүрт скважинага тотынды, ә бораулаучылар үз эшләрен дәвам иттерделәр. Себер нефте тарихында беренче тапкыр, бораулау түгәрәкләнеп җитмәгән төбәктә, кыйммәтле ягулык фонтаны бәреп чыкты.
Татарстан нефтьчеләре теленә «тоташ агым методы» дип телгә кергән бу алым Бөгелмә егетләре өчен яңалык түгел иде. Әлмәттәге бораулау мастеры Социалистик Хезмәт Герое Дамир Нуретдинов тәкъдиме белән җайга салынган бу ысул бездә күптән үзен аклаган, хупланган иде инде.
Себердә исә бораулый башланган төбәк, бораулаучыларның эше бетмичә, нефть бирми. Кайбер скважиналар айлар, хәтта еллар буе бөкеле килеш утыра бирә. Мәгълүм ки. башланып та соңгы нәтиҗәсен күрсәтмәгән һәр эш дәүләткә •зур зыян китерә. Башлангыч өчен билгеле күләмдә чыгым тотылган, файдасы күренми. Казылган коелардан нефтьне суыртмый торуның зыяны тагын да зуррак. Андый катламның сыйфаты начарланганнан-начарлана бара.
Гаделлек өчен шунысын да искәрик, Себердә тоташ агым ысулыннан нәкъ Татарстандагыча ук файдаланып та булмый, аны мондагы шартларга җайлаштырырга кирәк. Мега аръягындагы бишенче төбәк бу юнәлештә дә беренче тәҗрибә иде...
Бөгелмә егетләре, уңышлы беренче адым үрнәгендәч «Урьевнефть» өчен унҗиде төбәктә бораулау һәм үзләштерү эшләрен берьюлы алып бардылар. Алар- ның һәрберсендә — сигезләп скважина. Шул коелар санынча минем якташлар үзләрен ут астына куя килделәр, чөнки мондагылар, алда әйтелгәнчә, нефть алырга ашыкмыйлар. Борауланган метрлар гына булсын, аннан сыеҮс ягулык чыгамы- юкмы, бусы — башка мәсьәлә, янәсе. Бары метр артыннан гына куучылар рекорд арты рекорд бирә, графиклары алдан үтәлә, хезмәт хакы, премияләр артканнан- арта.
Бөгелмәлеләрнең эш алымы, халык әйтмешли, үз өстенә үзе бүре китерүчеләр хәле кебек күренә, һәр скважинадан мөмкин кадәр тизрәк нефть алырга тырышу бораулаучыларның кулын тота, тизлекне киметә, хезмәт хакына да шактый начар тәэсир итә, премиясез калу куркынычы тудыра.
Себерлеләр иң беренче күрсәткеч итеп борауланган метрларны санарга өйрәнгәннәр. Бөгелмә бригадаларында мондый караш — ят нәрса. Бораулаучы белән нефть чыгаручы кулга-кул тотынып эшләмәсә. хезмәтнең кызыгы да юк кебек. Монда үзләштерү бригадаларына да оста белгечләр бирергә, аларны яхшы техника белән коралландырырга тырышалар. Әлмәтнең бораулаучылар әзерләү мәк тәбендә. Бөгелмә үтенече буенча, скважиналарны үзләштерү осталары да әзер- ♦ ләнә. Бөгелмә идарәсенең баш геологы карамагында махсус скважиналар үзләш у терүче РИТС булдырылды...
Әлбәттә. Бөгелмәдән очып йөртче бораулаучылар. Себердә очраган бу каршылыкка кул селтәп, җип җиңел юлдан да китә алалар иде. Борауланган метрлар гына кирәк икән — әйдә, тиш тә чык! Тик Бөгелмә егетләре хезмәт нәтиҗәсен £ соңгы этапта күрергә өйрәнгәннәр. Нижневартовск нефть районында, алар казы- " ган коелар арасында нефть бирмичә утыручылары бик аз. Кызганычка каршы. Себерде бу чын җиңүне тиешенчә бәяләргә өйрәнмәгәннәр әле. Информацияләрдә < бары тик бораулау нәтиҗәләре яктыртыла.
Бөгелмә идарәсе исә миннән Рем Ильясов җитәкчелегендәге үзләштерүчеләр * бригадасының хәлләре турында язуымны үтенде. Ильясов белән әңгәмә сәеррәк < башланып китте.
— Сез циркны яратасызмы? — дип сооады ул. ♦
— Яратам. Анда кешенең нәрсәләргә сәләтле икәнен беләсең. Арена барын да а ап-ачык күрсәтә дә бирә!
— Арена — чепуха! — диде Рем.— Сез менә минем егетләрнең ничек эшләгә- х нен белсәгез иде! Бервакыт, һич көтмәгәндә, өскә язгы ташкын ябырылды. Мондагы яз сәер икән: сабырсызланып, шашынып килә. Безгә, скважинамы үзләштереп бетерү өчен, күтәрткеч җайланма куярга кирәк. Кичтән китереп калдыр- е; дык, суык иде әле. Иртән су һөҗүм итә башлады. Йөз яшәр эрбет агачлары ың X гыраша-ыңгыраша чайкалырга тотындылар. Коточкыч. Төбәкне дә менә-меиә СУ m басар кебек. Минем егетләр — манара башында. Нәкъ циркачлар, тик алар тамаша X күрсәтмиләр. Кулларында — ун-унбишәр килограммлы ачкычлар, болтлар, күтәрткечне ныгыталар. Аларга биеклектә уйнаучы гимнастлар хәлеиә керергә дә. кыл өстендә биюче артист ролен башкарырга да туры килде. Мин беләм. циркачка, егылып төшкәч, трюкны кабатларга да рөхсәт ителә. Безгә исә кабатлау мөмкин леге бирелмәгән иде. Ник дисәң, бер яктан су кысрыклый, икенчедән, шушы скважиналардан алыначак нефтьнең югалу ихтималы куркыта.— Ремның йөзе балкып китте.— Нәкъ минутында өлгерделәр. Су һөҗүме алдыннан берничә генә минут элек нефть фонтаны бәреп чыкты...
Ильясов бригадасына егетләрнең иң уңганнары җыелган. Күтәртү җайланма сы машинисты Мөкътәсим Шакирҗанов. мәсәлән, дизель тавышыннан чамалап та. җир куенына ничә торба төшерелгәнне төп-төгәл итеп әйтеп бирә. Мөкътәсим осталыгының бөтен нечкәлекләрен, шушындый катлаулы шартларга очрамасаң, кайда ачып бетерер идең әле?
Машинист Шәрәф ага Фәхретдинов та — бригаданың төп терәкләреннән берсе. Аның озак еллар бөртекләп җыйган тәҗрибәсеннән тулысынча файдалану өчен дә Себеркең мең мәшәкатьле нефте кирәк булган икән!
Рем Ильясов бригадасының яшьләре өчен Мөкътәсим белән Шәрәф кебек өлкәннәрнең үрнәге гаять шифалы. Төрлесе төрле яктан җыелган егетләрне бердәм гаилә итеп тоту өлкәннәрдән башка мөмкин дә түгел кебек. Үзләре булдыклылар алар, авырлыклардан курыкмыйлар. туган җиргә безнең хакта яман хәбәр ише телә күрмәсен, дигәндәй, җан фәрманга тырышалар. Фәндүс Гыйлаҗев белән Иршат Мөдәррнсов — Азнакайдан. Анда алариың һәр адымнарын белешеп торучы дуслары күп. Кайткан саен сорашалар. Фәндүснең һәр яңалыкка бик теләп алынуын да беләләр. Бригадир Ремның бер күрсәтүе җитә - Фәндүс шунда ух эләктереп ала. кабатлап торуның һич кирәге юк. Өйрәнергә, күбрәк белергә тели Фәндүс. Егетнең дуслыкка тугрылыгы да. оештыручанлык сәләте дә. туган яктан еракта эшләгәндә, аеруча кирәкле сыйфат.
Иршат, эшен яхшы башкару өстенә. спортны да бик ярата. Ул. Азнакай якла-
рында, сабан туе мәйданнарын тота иде. Бөгелмәгә барып, аннан да, иң көчле көрәшчегә, дип билгеләнгән бүләк сарыкны алып-алып кайткалады...
Хәзергесе көндә монда бары да бер максатка, нефтьне күбрәк алуга юнәлдерелгән. Шул изге максат хакына алар, көч куәтләрен һәм намусларын пар канат итеп, бөтен авырлыкны өсләренә алып, борауланган скважиналардан нефтьне тизрәк чыгару ысулын алга сөрәләр. Бораулау метрларын гына арттырып, рекорд кую һәм... нефть алмый тору алариың әхлагына сыймый. Бу омтылыш безнең ил, дәүләт, халык, партия мәнфәгатьләренә дә туп-туры җавап бирә. КПСС ҮКның һәр күрсәтмәсе халык хуҗалыгын эффектлы, файдалы һәм экономияле юлдан алып барырга кирәклекне искәртеп тора.
Бер карасаң, бөгелмәлеләрнең эш алымы турында бәхәс бөтенләй урынсыз кебек. Казылган коедан, беренче мөмкинлек тууга, нефть ала башлауның, белгечләр теле белән әйткәндә, нефть чыгаруны тоТаш агым ысулына күчерүнең, һич нинди бәхәс кузгатуы да мөмкин түгел кебек. Тәкъдиме дә, тәҗрибәсе дә бар — җиң сызганып эшлә генә! Татарстанда, чыннан да, шулай. Бөкеләнгән скважн- .налар юк дәрәҗәсендә. Казып туктадыңмы — нефть чыгара башла! Татарстан нефтьчеләренең бу ысулын, гаҗәп отышлы булганга, бөтен ил нефтьчеләре куллана башлады. Урта Обь елгасы буендагы промыселлар гына моны күрмәмешкә салышалар. Меңнәрчә әзер скважиналар тик тора. Тоташ агым методы нәкъ менә Урта Обьта зур отыш китерер иде. Монда бит колач башка! Димәк, нәтиҗә дә ифрат эффектлы булачак.
Гаҗәпкә каршы, шушындый мул байлыкны бикләп яткырганнары өчен, берәүнең дә җавап биргәне юк. Ник? Бәлки, монда нефть алуны тоташ агым ысулына күчерү бик катлаулыдыр? Бу сорауга Рем Ильясов бригадасы үрнәгендә җавап бирү урынлы булыр. Гыйлаҗев һәм Ханмедов вахталары бораулау дәвам итә торган төбәкләрдә нефть алуны да тып-тыныч җайга салып баралар. Бөгел мә егетләренең бу ысулдан Себердә дә файдаланырга мөмкин икәненә бер генә мизгелдә дә шикләнгәннәре юк. Омтылышың гына нык булсын да аКыл һәм көчеңне эшкә җигә бел! «Бел!» дигәне шул — скважиналарның җайланмасын, үз карамагындагы мәйдан мөмкинлегеннән чыгып, дөрес урнаштырырга кирәк. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең таләпләренә дә җавап бирсен, бораулаучыга да иркенләп эшләрлек булсын, әзер скважинаны үзләштерергә дә мөмкинлек табылсын!
Бөгелмәдән очып йөрүче коллектив Себер шартларына ияләшеп үк җитмәде әле. Тиз бораулау серләренә дә, сыйфатны яхшыртуга да өйрәнәсе бар. Әмма үзләренә тапшырылган төп бурычны, илгә күбрәк нефть бирү, дип тану — алар- ның изге ышанычы. Аларны нефть бирми утыручы коеларга ишарәләп кенә кызартырга мөмкин буЛыр иде. бу төп мәсьәләне чишүдә алариың йөзе ак.
Татарстан бораулаучылары алга сөргән тоташ агым ысулын себерлеләрнең әле һаман кабул итәселәре килми. Семен Иванович Багрийның бик тәфсилләп аңлатуыннан соң алар шактый сагайдылар. Карашларында, бу ысулны безгә көчләп такмагайлары тагын, дигән шик-шөбһә дә чагылды. Шул арада ялкаулыкка ярдәм кулы сузучылары да табылды. Нижневартовскидагы тау техникасы инспекциясе хезмәткәрләре Бөгелмә егетләренә дә тоташ агым ысулы белән эшләүне катгый тыйдылар. Инспекция кулында, шактый искергән булса да. инструкция бар. Шулай итеп. Бөгелмә идарәсенең, Себергә алып килеп, шактый киң колачлап файдалана башлаган яңалыгы өр-яңа каршылыкка очрады.
Унҗиде төбәктг йөз кырыкка якын скважина үзләштерелгән иде бит инде! Хәвеф-хәтәр дә булмады, нефть тә шаулап килә торды! Ирешелгәннәрне ныклап өйрәнеп, бөтен Себер тирәлегенә ярардай бер отышлы алымны законлаштырасы урынга — мә сиңа, эш туктатылды! Бөгелмәлеләргә өр-яңадан экспериментлар уздырырга, хаклыкларын раслап күрсәтергә кирәк иде.
Яңа алым тыелгач, Бөгелмә идарәсе начальнигы Семен Багрий махсус киңәшмә уздырырга мәҗбүр булды. Уртак фикергә килергә кирәк иде. Иң соңыннан:
— Кемдә нинди фикерләр бар? — диде ул.
Берәү гомуми теләкне белдерде:
— Бораулаганда ук, үзләштерү эшләре эчен, әзерлекне башларга кирәк! — диде.
Начальник кырт кисте.
— Бораулау һәм үзләштерүне берьюлы алып бару катгый тыела, дидек бит инде. Нигә кабатлап торырга?!
— Мин бит, «үзләштерү», димәдем, сүз әзерлек эшләре турында гына бара. ♦ Үзләштерүчеләргә әзерлек ясап торсак та. нефтьне, кимендә, егерме-егерме биш g көн алданрак кудырта башларга мөмкин булачак.
— Әзерлек ясау өчен дә шул ук эшләрне үтәргә кирәк бит инде, башны ка- 2
тырмыйк, булмый! Манара куючылар кисәтелгән. алар безне якын да китермәя- 3 чәк... н
— Алар көндез эшли, төн — безнеке! О'
Кемдер кыю иптәшенең сүзенә куәт бирде. 3
— «Белозернефть»тә дә безне яклаучылар бар. тәвәккәллик!
1981 елда Бөгелмә егетләре бораулау, манараларны сүтү һәм нефтьне үзләш- = терү эшләрен берьюлы алып барып, отышлы алымнарының хаклыгын кабат рас- * ладылар. «Еелозернефть» идарәсеннән тиешле белешмә дә алдылар. Бары да тәр- < типтә, рәсмиләштерелгән. Кирәксә, төбәкләрнең тәртип санын да күрсәтергә с мөмкин: 320 иче һәм 315 иче төбәкләр... ф
Хәзергә шуннан артыгын әйтергә ярамый. Көрәш дәвам итә әле. Рәсми кә- в газьне кем язып биргәнне дә, бу юнәлештә тырышып йөрүчеләрне дә. камилләш О терүне көтә-көтә искереп беткән инструкциягә туры кнлмәгәнлектән. әйтми то- 5 рыйк әле. Сер икән, сер булып калсын! Әмма төн карасында башкарылган ул Z операцияләр Һәм төгәллекнең, һәм тәвәккәллекнең, һәм бердәмлекнең соклангыч < үрнәгеннән саналырга хаклы. Хәрби операция диярсең! Егетләрнең аны тел-теш тидергессз итеп очлап чыгулары — чордашларыбызның чираттагы каһарман- 5 лыгы ул. <
я
* Ннжневартовсккефть» идарәсендәге әле күптән түгел генә булып узган бер утырышта 1983 елгы эшләрнең сүлпән баруы турында сүз кузгалды. Сәбәпләрнең берсе итеп борауланган скважиналарның нефть бирми утыруы танылды. Карар проектын укыдылар. Партком секретаре В. Н. Гуриненко:
— Кемдә, нинди өстәмәләр бар. иптәшләр? — дип сорады.
Фомин сүз алды.
— Нефть җитештерүдә артка калуыбызның нң төп сәбәбе — үзләштерү эшләренә игътибар җитмәү,— диде.— Бу юнәлештә Бөгелмә егетләренең ифрат файдалы тәҗрибәсе бар. Карарга: «Самотлорда да бораулау белән үзләштерү эшлә рен берьюлы алып барырга рөхсәт бирүләренә ирешергә!» дип өстәргә иде!
Яздылар бит. әй. өстәп яздылар! Бусы — бөгелмэлелэрнең тагын бер җиңүе иде. Килер бер көн: нефтьчеләр эшен тоташ агымда алып бару ысулын Себер промыселларының төп кагыйдәсенә әйләндерерләр! Ул чагында төнге тәҗрибә үткәрүчеләргә ярдәм кулы сузган кешеләр турында да тәфсилләп сөйләргә мөмкин булыр.
Шушындый катлаулы хезмәттә дә Фомин геологлары эзләнү эшләрен дәвам иттерделәр. Көнбатыш Себер җиренең тирәндәрәк яткан яңа байлыкларына юл ярдылар. Геологның омтылышы очучыныкына охшаш, тик ул биеклеккә түгел, тирәнлеккә тартыла. Нефть җитештерү предприятиесенең баш геологы Владимир Репин белән киңәшкәч. Фомин егетләре 765 иче скважинаны тагын йөз дә ун метрга тирәнәйтергә тәвәккәлләделәр. Яңа җиңү килде — скважинадай тәүлегенә 75 тонна нефть бирә торган фонтан бәреп чыкты. Икенче, өченче скважина ларның нефте нсә Юра катламының <Урьевка»дагы язмышын хәл итте
Бөгелмәлеләр үрнәгендә. Мега буенда да шундый ук катламнан нефть ала башладылар.
«Бөгелмәделәр» дигән сүз ешрак кабатланганга аптырап, проект инстнтутла рының берсендә сорарга мәҗбүр булалар: .
— Кемнәр соң алар?
Егетләрнең, чагыштырмача, яшь оешмадан икәнлеген аңлаталар. Соңгы вакытта аларга, институт әзерләгән схема буенча борауларга, днп, яңа мәйдан тапшырганнар икән. Әмма бораулаучы егетләр проектны кабул итмиләр, ди. Институтныкылар:
— Яңа чакта була ул, аңламаганнардыр,— дип, котылырга чамалыйлар.— Килсеннәр, консультация бирербез, төшендерербез!
Баксаң, Бөгелмә бораулаучыларына бернинди консультация дә кирәк түгел икән. Алар проектта җитди кимчелекләр тапканнар. Эшне гади генә итеп тә үтәп чыгарга була икән бит! Фомин үзенең «Урьевнефть»тәге коллегасы Д. М. Усков белән яңа схема тәкъдим итәләр. Нефть бирәчәк скважиналарның саны сакланган хәлдә төбәкләрне алтмыштан кырык җидегә калдырырга һәм чыгымнарны сигез миллион (!) сумга киметергә мөмкинлек табалар. Нефтьче геологлар иҗат иткән проект, отышлырак булганга, дәүләт комиссиясе тарафыннан раслана.
Инде Себердә иҗади эзләнүләр алып баручы һәм илнең ягулык байлыгын ■арттыруда армый-талмый хезмәт итүче якташларымның, чыннан да, пар канатлы икәне ачыклангандыр, дип уйлыйм.
Әлмэт — Нижневартовск