Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯЛӘР


алык иҗатында кешегә акыл бирү нияте белән теге яки бу хәлгә бәйләп гыйбрәт итеп сейләнә торган һәм әхлакый мәсьәләләргә багышланган кыска хикәяләр бар Бу дөньякүләм фольклорда киң таралган күренеш Славян халыкларының күпчелегендә ул жанр «притча» дип атала. Татарча аны «гыйбрәтле хикәя» дип йәртергә мөмкин. «Гыйбрәт» чьиьниы белән гарәп сүзе булып, сабак мәгънәсендә йери һәм сабак булырлык, уйланырга мәҗбүр итә торган берәр вакыйга яки хәлгә карата кулланыла.
Безнең фольклор фәнендә «гыйбрәтле хикәя» (притча) жанры турында әлегә махсус сүз булганы юк кебек. Шулай ук гыйбрәтле хикәяләрне генә туплаган аерым җыентыкларның булмавын да әйтеп китәргә кирәк. Әмма моңа карап, гыйбрәтле хикәяләр бөтенләй басылмаган дияргә хакыбыз юк. Борынгы чыганаклардан алып егерменче йөз башына кадәр чыккан күп санлы фольклор китапларында бу жанрга караган әсәрләрнең «хикәятләр» исеме астында, гадәттә, әкият һәм мәзәкләр белән бергә урын алуын күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, Салихҗан Кукляшеаның «Диване хикәяте татар», Таип Яхинның «Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗәиб булган гыйбрәтләр». Мелла Симругъ псевдонимы астында чыккан «һәртөрле хикәяләр», Каюм Насыйри төзегән җыентыкларда һәм төрле елларда чыккан «Кыйраәт китапларынжда гыйбрәтле хикәя үрнәкләре аз
Совет чорында исә бу жанрга караган текстлар я әкият, я мәзәк рәвешендә төрле җыентыкларда дөнья күргәләп киләләр. Мәсәлән, безнең карашка. Гомәр Баширов төзегән «Мең дә бер мәзәк» җыентыгындагы, кайбер текстлар гәрчә мәзәк җыентыгына кертелсәләр дә. жанр сыйфатлары ягыннан гыйбрәтле хикәяләргә карый Гыйбрәтле хикәяләрнең мәзәкләр рәтендә йөрүенең төп сәбәбе итеп, беренчедән, жанрның өйрәнелмәвен, икенчедән, ул жанрларны якынайта торган уртак яклар булуын күрсәтергә кирәк.
Гыйбрәтле хикәя — дидактик характердагы, төп вазифасы үгет-нәсихәт, вәгазь бирүдән гыйбарәт булган жанр. Ул кешенең кимчелекләрен, җитешсез якларын төзәтүгә хезмәт итә. Мәзәкләрнең дә төп максаты тормыштагы, аерым кеше характерындагы кире сыйфатларны фаш итү, аларга каршы көрәшүгә кайтып кала. Ләкин әсәрдә сабак булырдай фикергә бу жанрның икесендә ике юл, ике ысул белән ирешелә. Мәзәкнең төп алымы көлү булса, гыйбрәтле хикәянеке — турыдан-туры үгетләү, вәгәзьләү, нәсихәт бирү.
А. Яхин «Мәзәк жанрын өйрәнү» исемле хезмәтендә мәзәк тезелешенең һәрвакыт ике компоненттан торуын һәм аларның үзара кәпмә-харщы мөнәсәбәттә булуын әйтә. Икенче компонентның вазифасы беренчесен инкарь итүгә юнәлтелгән була, диелә хезмәттә.
Гыйбрәтле хикәядә дә бер төшенчә ике өлешкә бүленә, әмма бу өлешләр мәзәктәге кебек бер-берсенә капма-каршы мөнәсәбәттә түгел, бәлки берсе икенчесен тулыландырыл, дәвам итеп килә «Әгәр син болай булсаң, ул вакытта менә нәрсә булачак» формуласына корыла гыйбрәтле хикәя. Бу формула логикада импликация дип атала. Моны раслаучы бөр мисал китерик:
Карт бабай малаена:
— Мин картайдым инде, улым, үләрмен,— дигән. — Исеңдә тот, икмәгеңне гел балга манып аша.
Х
— Ул кадар байлыкны кайдан алырмын соң, әти? — диган малае.
— Чын күңелдән тырышып, тир түгеп эшләсәң, икмәгең балга манып ашаган кебек тәмле булыр,— дигән атасы.
Карт үләр алдыннан улына васыять итеп: «Тырыш бул, тырышсаң, тормышың бай булыр»,— дип әйтергә тели. Фикорсн үтемлерәк итеп, улы гомере буена истә калдырырлык итеп әйтү эчен, сүзенең икенче элешен беренчесенә караганда алдарак әйтә. Моның белән әйтелә башлаган фикергә серлелек бирә, шул юл белән кызыксыну уяна. Серне улы чишә алмый, әмма моның өчен ул хөкем ителми, ягъни, мәзәктәге кебек келкегә калдырылмый. Чөнки әсәрдәге ике элемент капма-каршы мөнәсәбәттә түгел, берсе икенчесен раслап кына килә. Чагыштыру ечен тагын бер сюжетка тукталыйк.
Печәнгә киткәндә иренең «Иң тәмле ризыкны) китерерсең».— дигән сүзенә карал, хатыны болынга су алып бара. Әсәрнең беренче элешендә «иң тәмле ризык» тешенчәсенең мәгънәсе ачык түгел. Хатын иң тәмле ризыкны белер өчен бик күп ашамлыклар пешереп карый. Шактый гына ризыкларны аеыэ итә-итә сусагаи хатын эчен иң тәмле ризык су булып чыга. Ашаганнан соң су чыннан да тәмле. Әгәр бу есәрноң икенче элешендә, кырда бик нык эшләгән ир кеше ечен иң тәмле ризыкның иарсә булуын аңлатыл, нәтиҗә ясалып килгән булса ул гыйбрәтле хикәя булыр иде
Гыйбрәтле хикәя жанрының тагын бер үзенчәлеген билгеләү ечен, аның мәкальләр белән булган бәйләнешенә тукталасы килә. Атаклы рус галиме В Даль «Мәкаль— кечкенә генә притча» ди. Гыйбрәтле хикәядә әйтергә теләнгән фикер аерым мә- формасында да бирелә алыр иде. Бу ике жанр арасындагы аерма шунда ки: мокаль әйберләр арасындагы нисбәтләр чагылышыннан гына торса, гыйбрәтле хикәядә исе шул нисбәтләр эпизодлар (алар ике яки берничә дә булырга мөмкин) аша биреләләр, ачыкланалар. Шуңа күрә һәр гыйбрәтле хикәяне нинди дә булса мәкальнең киңәйтелгән тасвирламасы дияргә була.
Гыйбрәтле хикәяләрне халыкның көнкүреш әкиятләре, төгәлрәге, аларның гыйбрәтле сюжетларга нигеэлөнгән төркеме белән чагыштырмача якынлыкта карарга да була. Жанр сыйфатлары ягыннан гыйбрәтле хикәя булган аерым текстларның әүеел- эүаелгедәи көнкүреш әкиятләре рәтенде йөрүе юкка гына түгел Чөнки әкияткә де һәм гыйбрәтле хикәягә дә гыйбрәтлелек хас, аларның һәркайсында гьичбрэтле нәтиҗә бар. Биредә һәр жанрның поэтик алымнарыннан башка аның үтәгән функциясен дә истән чыгармаска кирәктер. Әйтик, әкият, нигездә, мавыктыргыч, күңел ачу нияте белен сөйләнә яки укыла. Тыңлаучы яки укучы аны реаль тормыштан аерып, «әкият» буларак кабул ите. гыйбрәтле хикәя исә тормыш ситуациясе белән тыгыз бәйләнештә тора, һәм шуңа күрә тыңлаучының мөнәсәбәте аңа үзгәрәк, җитдирәк.
Ниһаять, гыйбрәтле хикәяләрнең язма әдәбият белән бәйләнеше турында да берничә сүз булса да әйтергә кирәк Әхлакый нәсихәткэ һәм дини дидактикага корылган гыйбрәтле хикәяләрнең аерым үрнәкләре әле бии борынгы заманнарда ук мәгълүм була. Аларның бер өлеше дини китапларда — «Инҗил», «Тәүрат», «Коръән» битләрендә урын алса, икенчеләре аллегорик формада мәсәл жанрына якынәйтылып. һиндларның «Панчатантра», гарәпләрнең «Калиле вә Днмне»ләренде күп очрый. Беэноң урта гесыр татар әдәбиятына караган әсәрләр тукымасында да гыйбрәтле хикәяләр байтак. Мәсәлән. Мәхмүд бине Галинең «Нәһҗ эл-фәрадис», Сәйф Саранның «Гөлстан» әсәрләрен мисалга китерергә мөмкин
Әмма бу хакта аерым тикшеренүләр сорала.
Гомумән алганда, гыйбрәтле хккәя жанры татар фольклор фәнендә башка традицион жанрлар белән беррепм ’вр*хм. һәм поэтик яктан өйрәнелергә хокукы булган жанр дип әйтәсе килә,„„
«Гыйбрәтле хикәямләрнең кайбер үрнәкләре Г. Ибраһнмов исемендәге Тел, әдәбият һем тарих институтының фольклор фондында саклана. Шулерның берничесен журнал укучылары игътибарына тәкъдим итебез
Асия САДЫЙКОВА.
Г Ибраһнмов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре
Ялганчы кол
КОЛ биләү дәверендә берәү базардан кол ала. Колны сатучы:
— Колның башка гаебе юк. ләкин ялганчы,—ди. Алучы, ялганлаудан гына нинди зыян булсын, эшен эшләсә, шул җитә дип, колны ала. Кол боларга килеп тора башлагач, хуҗаның хатынына:
— Синең ирең икенче хатын белән йери, сине яратмый,— ди. Хатын колдан яраттыру турында киңәш сорый. Кол аңар:
— Син аның сакалыннан ток кисеп ал да шуны яныңа тагыл йер, шуннан соң яратыр,— ди.
Кол ирне күреп:
— Сине хатының үтерергә йери. саклан,— ди.
Ир хатыныннан сакланып йокламый башлый. Беркен хатын пычак ала да иренең сакалыннан тек алырга килә. Ир, суярга тели дип белеп, хатынын үтерә. Бу хәбәрне ишетеп, хатын кабиләсе килә дә ирне үтерә.
Шулай итеп, ялганчы кол аркасында икесе дә дөньядан китәләр.
Аш ашка — урыны башка
Элекке заманда бай урамнан узыл баручы хәерчене өенә чакырып кертә дә. моңа ашарга бирә Хәерче ашый, туя. «Туйдыңмы?»—ди бай. — «Туйдым»,— ди теге. £ай хәзер икенче төрле, тәмлерәк ризыклар китерә. «Аша».— ди Хәерче тагын ашый- ашый да: «Туйдым».— ди. Бай өченче төр азыклар китертә. Тагын шул хәл кабатлана. 'Бай сорый гаҗәпләнеп;
— Менә син өч мәртәбәсендә дә туйдым дип әйттең. Ничек болай була инде ул? — ди.
Хәерче бер кисмәк китертергә кушкан. Кисмәкне таш белән тутырткач, байдан сораган:
— Тулдымы? — дигән.
— Тулды,— дигән бай.
— Ком китерт.— дигән хәерче Комны бу таш араларына тутырткан да:
— Тулдымы? — дигән.
— Тулды! — дигән бай.
— Су китерт! — дигән хәерче. Суны кисмәккә сала да:
— Тулдымы? — ди.
— Тулды,— ди бай.
— Тулса, менә шул,— ди хәерче.— Аш ашка — урыны башка.
Мин акчамны өчкә бүләм
Бер кешедән сорыйлар икән, алган акчаңны нәрсәгә туздырасың дип.
Теге кеше:
— Акчамны өчкә бүләм. Бер өлешен койма аша атам Бер элешен бурыч түлим. Бер өлешен бурычка бирәм,— ди икән. — Койма аша атам диюем, кызлар тәрбиялим. Алар миннән китәчәкләр. Бурыч түлим дидем, әти-әниләр мине ашатып, эчертеп, укытып, киендереп үстергәннәр. Хәзер мин аларны тәрбиялим Бурычка бирүем, балалар үстерәм. Ашатам, киендерәм, укытам, киләчәктә мине дә улларым тәрбия-ләрләр дип уйлыйм.
Күпне көтеп, аздан коры калу
Ике ярлы түген кәсепкә тотынып, берсе чүлмәк сата, икенчесе пыяла куючы булып, яхшы гына баеп китәләр. Чүлмәкче кыйммәтле савыт-сабалар сәүдәсен» керешеп, пыялачы кыйммәтле кеэгеләр сата башлый. Беркен болар акчаларын бүлешеп беткәннән соң, бер лотлы иске гергә калгвч. гәуга кубаралар Чүлмәкче
— Гер миңа тиеш, аны мин алдым,— ди.
Кезгече:
— Миңа тиеш, миңа ул әтидән калды.
Берсе тарта, икенчесе җибәрми, әсләрен ертып бетерәләр
Ахырдан пыялачы:
— Мә. башыңа яп,— дип чүлмәкченең кыйммәтле савыт-сабаларына ыргытып, чәлпәрәмә китерә.
Чүлмәкче тиз генә герне барып ала да кеэгеченең дә кыйммәтле кезгеләрен» атып бәрел, кел ит». Кыйммәтле малларыннан һичбер нәрсәләре калмый. Үзләре әүвәлгедән дә ярлы капыл, кенлекләп хезмәт итәрг» керештеләр
Күршеләр җибәрсә, барырбыз
Борын заманда ирле-хатынны бик ярлы кешеләр яшәгән Беркен боларны кунакка чакырырга килгәннәр.
Хатыны:
— Күршеләр җибәрсә, барырбыз,— дигәч:
Ире:
— Әй, карчык, син ни сейлисең? Бездә күршеләрнең ни зше бар,— ди икен
Боларга кунакка барыр вакыт җитә Киел барырга киемнәре булмагач, күршеләреннән сорыйлар Күршеләре:
— Үзебезне дә чакырганнар иде, үзебез дә барасы идек шул,—дилер
Инде кунакка киеп барырга кием тапмагач, баралмый калалар Шуннан соң хатыны иренә:
— Син, менә күршеләр җибәрсә барырбыз диген сүзгә ышанмаган идең, инде күрдеңме, күршеләр җибәрмәде бит,— диген