Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕЛАН МӨГЕЗЕ


енне борчылып үткәрде карт Икенче көнне таң белән түбән очтан Сәлимә әбине чакырырга кеше җибәрде. Ул кергәч, торып мендәренә утырды. Ютәлли-ютәлли сүзгә кереште. — Әҗәлдер бу, Сәлимә... Буа... Кыса... күкрәкне... Сиңа сүзем бар. Кеше җибәргән идем шуның өчен. Бәхиллисем килә минем сине... Күптәнгеләр өчен. Үпкәләмә, би-ик күптәнгеләр өчен. Әйт әле, ни өчен син теге чакта... Яшь чакта ук инде... Нн өчен син мине... Мин бит сине бер күрергә зар-интизар идем. Шахтага да синең аркада чыгып киттем. Егерме ел буе авылга кайтмадым Кһым...
кһым...
Шәрифҗан карт буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Сәлимә әби йөгерек кара күзләре белән анык агарган йөзенә, чир белән бөрешкән гәүдәсенә чын жәлләү белән озак кына карап утырды. Ютәлләү тынгач, сүз башлады.
— И, Шәрифҗан абзый, ник сөйлисең инде шуларны, әллә кайчан онытылып беткән нәрсәләрне...
— Сөйлим әле. Сәлимә.. Сөйлим. Ярты гомерем сине уйлап үтте. Ярты гомерем. Калган яртысының, кем әйтмешли, дүрт аяклап, таякка таянып йөри торганының әллә нн кирәге дә, мәгънәсе дә юк.
Тынып калдылар Аермачык булып стена сәгатенең «келт келт» йөргән тавышы ишетелде. Саный да саный. Нн санын торгандыр — алла белсен...
Шәрифҗан карт сүзен дәвам итте.
Шахтадан кайтып, сине күргәч... күз алларым караңгыланып китте. Егылам дип торам Яшь чаклар диген.. Инде ярәшергә иөрн идем мин сине. Ә син?.. Гел көтелмәгән хәл булды ул. аяз көнне яшен суккандай булды. Берәрсе яман сүз ишеттергәндер инде. Ничек ялындым шул чакны, алларыңа килеп тезләндем бит. Яшь чаклар, яшь чаклар...
Сәлимә әбн як ягына каранды, аннары елмаеп куйды.
— И. карт тиле! Хәле ничек, һаман шуларны уйлап ята икән әле. Үзе уйга калды. Әйе... Заманында Таһир Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүннәр-
гә тиңләп сөйлиләр нде шул аларның исемнәрен.
Хатын-кыз аркасында кичерергә мөмкин булганнарның бөтенесен дә күрде Шәрифҗан. Сәлимә кияүгә чыккач, тәмам исәрләнеп йөрде.
1 өннәр буе бакча артларында, су буйларында «Таһир-3өһрә>не кычкырып җырлап йөрер иде. Аның өчен күпме кыз саргайды. Ә ул һаман— Сәлимә дә Сәлимә.
— Әйт әле, Сәлимә...
— Бәхилләшик соң, Шәрифжан абзый. Дөньяныкы дөньяда калсын. Шуңа аптырап утырам әле — әллә кайчан булган хәлләр бит,— оныт-магансың. Гел исем китеп утырам.
Шәрифжан карт, мендәренә кырын яткан килеш, яшьлек чорларына кайтып китте.
— Яшьлек юләрлеге, Шәрифжан абзый... Бик гөнаһлы мин синең алда... Әниең Нуржамал түти вафат булган елны мин сезгә май язарга гөбегә кергән идем. Нишләп сезнең очка житкәнмендер — анысын хә-терләмим. Сезнең күршедә минем ахирәтем Камилә яши иде. аларда булмагач, сезгә кергәнмен, күрәсең. Кайтарып бирдем гөбене әнигә. Ә ул, юарга дип. төбен каккаласа, килеп төшкән моның алдына бер әйбер. Әни шундук танып ала моны. Миңа бер нәрсә дә әйтми, әйбәтләп кенә жысп куя тегене. Эшен бетергәч, миңа буш гөбе биреп жи- бәрә.
— Нәрсә булган соң ул?
— Елан мөгезе!
— Их, чукынганнар! - дип, кинәт жанланып китте карт.— Эт булгансыз икән! Әни мәрхүм үлгәч, бөтен дөньяны бетереп эзләп маташтык бит без аны. Актармаган җирне калдырмадык. Бер гөбене без гел тотмый идек, тик ята иде. Шунда яшергән икән, мәрхүм.
— Ие. Күптәннән даны йөри иде инде ул елан мөгезенең. Гәрәйне-келәр шуңа бик рәхәт яшиләр алар, дип. Ул елан мөгезенә әллә ничә йөз ел икән, дип. Аны өендә тоткан кеше бик бай була икән, дип. Синнән яучы килгәч, әти белән әни шуңа күрә кире бордылар. Минем дә колакка киртләп куйдылар: оныт ул егетне, үз бәхетеңә үзең төкерәсең килмәсә, диләр. Бәхет дигәнең әз нәрсәмени ул кыз балага... Байлык дигән сүзе дә бар бит әле аның. Безнекеләрнең ничек яшәгәнен беләсең бит инде син...
— Сөйлиләр иде... Кияргә ыштаннары юк дип
— Ә син кабат-кабат яучылар җибәрттең... Бер көнне Мәгъри Нур-дидәсе булса, икенче көнне Әүхәди абзый килеп җитә... Үзең дә килеп карадың. Әтиең белән дә килдегез. Мин әйтәм: нишлим? Чыксам, барыбер тора алмабыз, дим. Әхмәтхан мәрхүмгә ябышып чыктым шуннан соң.
Шәрифжан карт Сәлимә әби сөйләгәннәрне телсез калып тыңлап утырды. Хәйран гына тынып торганнан соң сүз башлады.
— Вәт син аны! Шту такуй койрыкны тиз борды дип аптыраган идем аны... Болай тату тордыгыз бугай Әхмәтхан мәрхүм белән.
— Тату тордык та, Шәрифжан абзый... Тату тордык та... Болай тату тордык инде торуын — бәхет дигән нәрсә генә булмады. Мәрхүм үпкәләп ятмасын — ишегалдына чыгып китсә дә сөенә торган идем. Синең хәлләрне сораштыра торган идем гел. Исемең чыкса, сүз бетмичә1 китми торган идем кеше яныннан. Әллә нигә рәхәт булып китә иде синең исемне ишеткәч... Шулай . Бәхет булмады инде минем, Шәрифжан абзый. Үзем сине ташлап кияүгә киттем, үзем гомер буе сине уйладым... Бәхет тә булмады, балалар да булмады, дигәндәй...
Сөйләшмичә тагын байтак гомер утырдылар.
— Теге... елан мөгезе кайда соң?
— И-и, Шәрифжан абзый... Әздән генә әрәм булмады ул синең елан мөгезең. Сугыштан бит үле хәбәрең килгән иде: шул вакытны сладым- еладым да, мин әйтәм, тормасын әле күз алдымда йөрәгемне яндырып дип, тоттым да утка аттым мин аны.
— Яндымыни?
— Ю-ук. Кире алдым. Беләкләрне пешереп бетердем.. Ике ай буе кулга бер нәрсә дә тота алмыйча йөрдем шуннан соң. Аннары сезнен нигезегезгә илтеп күмдем. Мин әйтәм, файдасы тимәсме, исән кайтмасмы, дим
— Шундамыни ул хәзер?
— Ачулансаң ачулан, Шәрифҗан абзый, аннан да алдым мин аны. Бер төнне малларны эзләп йөргәндә, тәрәзәгезгә күзем төште дә, Мәрфуганы күрдем. Бер баскан җиргә өч баса... Урын җәеп йөри. Мин әйтәм, Әхмәтханнар тегендә үлеп ята, син монда сөенеп йөрисеңме әле, дип, кулга таш алдым, чүттән генә тәрәзәгезне бәреп ватмадым... Сикереп кердем дә коймагыздан, казып алдым елан мөгезен Ул вакытта әллә нигә бик холыксызга әйләнгән идем мин...
Сәлимә әби урындыктан төенчеген алып чишә башлады.
— Алып килдем мин аны, Шәрифҗан абзый... Менә...
Сәлимә әби, төргәк эченнән соргылтрак сөяккә охшаган бер нәрсә алып, картның кулына тоттырды. Әмма, картның кулы калтыранып киттеме,— әлеге нәрсә идәнгә тәгәрәде.
Икесе дә «аһ» иттеләр.
Сәлимә әби өстәл астына, аннан соң карават астына кереп, эзли башлады. Аңа Шәрифҗан карт та кушылды, әмма елан мөгезен таба алмадылар.
Шулай шактый гомер эзләгәннән соң, Сәлимә әби кайтып китте.
Менә шул көннән башлап, әҗәл кайгысы китте Шәрифҗан карттан. Ул хәзер көндез дә, кич тә, караңгыда да, яктыда да, шырпы яндырып та, яндырмыйча да, көненә әллә ничә тапкыр елан мөгезен эзли. Сайгакларны сүтеп, актарып бетерде инде. «Кулга тоткач бит. Кулга тоткач!» — дип, кайвакыт үз-үзен сүгеп утыра карт.
һәм яңадан эзләргә тотына...