Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬЛЕГЕБЕЗНЕ САГЫНЫП


Беренче танышу
1923 елның август ахырлары. Ниһаять, мин атаклы шагыйребез Тукайның: «И Казан, нурлы Ка-зан»,— дип мактаган шәһәре — Казан каласында. Тукай бүген дөньяда юк. Ләкин аның мине балалык көннәремнән үк сихерләгән шигырьләре исән, куп кенә дус- ишләре — Фатих Әмирхан, Галиәс- гар Камал исән, атаклы әдип Галимҗан Ибраһимов, революция белән бергә туган яшь шагыйрь Һади Такташ яши Казанда. Башка әдипләр, шагыйрьләр, артистлар, кыскасы, әдәбият, сәнгать дөньясы ашкындырып алып килде мине Казанда мине Җир төзү техни-кумының тулай торагына урнаштыру белән бергә җир эшләре комиссариатының хәзерге Ленин урамында урнашкан ашханәсенә
беркеттеләр. Икенче көнне үк Казан урамнары, мәһабәт йортлары, аеруча университет биналары белән таныша-таныша барып, күтәренке рух белән ашханәгә килеп кердем. Керсәм, ике егет өстәл яныннан тордылар да, көлешә-көлешә сөйләшеп, ишеккә таба киләләр. Берсе озын гына буйлы, кара чәчле, йөзе, күзләре, ап-ак тешләре, үзләреннән-үзләре көлеп ниндидер бер яктылык бөркеп торалар. Икенчесе, тәбәнәк буйлы, юка сөякле, шулай да гаҗәеп чибәр, сөйкемле, нәзакәтле егет... Чү1 Монысы бит Уфада минем белән бергә укыган, комсомолга кергән егет. Уфаның барлык тамашачыларын таң калдырып, декламацияләр сөйләп йөргән Габдулла Вил-
Ризч Ишморат
даиов, кызлардан бигрек әдәбиятка гашыйк егет Шигырьләр, әдәби парчалар яза, сәхнәгә гашыйк, бетен дөньяга гашыйк. Аны күрү белен мин бик шатланып
— Габдулла, син дә Казанда димәк, хәзер?
— Син Казанда булгач, нигә миңа да Казанда булмаска ди.— Без көтелмәгән бу очрашудан шатланып, якын дусларча каты итеп кул кысыштык. Ул миңа үзенең юлдаш дустын тәкъдим итеп:
— Таныш бул, бу иптәш бүгенге әдәбиятыбызны әйдәп баручыларның берсе — шагыйрь Кутуй була. Укыганың бардыр?
— Кутуй?! Юк, кызганычка каршы, укыганым юк — дим, Кутуйга кул биреп
— Зарар юк, укыр әле, укыр,— ди Кутуй, ялкын күзләрен текәл һәм кулымны каты гына кысыл. Шул арада Габдулла шаяра-кәлә мине дә Кутуйга тәкъдим итеп:
— Шагыйрь һәм артист Риза Ишморат,— ди.
— Шаяртма!—дим бераз уңайсызланып.
— Бүген әле чынлап ук шагыйрь дә, артист та булып өлгереп җитмәгәнсең икән, бер дә борчылма, Казан ул, җаным, елгертәчәк сине. Шагыйрь итеп тә, артист итеп тә, теләгең булып, бик тырышсаң әгәр, нинди булса да берәр өлкәдә мөгезле шайтан итеп тә.
— Мөгезле шайтан?!
— Курыкма, дус кеше,— ди Кутуй,— Казан кадәр Казанга килгәнсең икән инде, нинди булса да бер елкәдә мөгез чыгармыйча булмый. — Безнең җитәкче абзыйлар театрд миятлерәк дип, мине җир тезү техникумына җибәрделәр.— дип, ашханәгә күзләремне тешереп алдым.— Алар да дөрес куя мәсьәләне Җир, икмәк — иң кирәге Аштан, икмәктән башка дөньясы да дөнья түгел.
— Исеңә алып куй, Риза дус.— ди миңа Габдулла.— бу сүзләрне сиңа, ни җитте кеше генә түгел, татарның мәшһүр футурист шагыйре Кутуй үзе әйтә
— Футурист?!— мин күзләремне мөмкин кадәр тулырак ача төшеп. Кутуйга тагын бер кат карап куям.— Футурист?. Анысы кемнәр була инде? Футурист Футурист... Үземнең кайдадыр укыган сүзләрне хәтерләргә тырышам
— Кемнәр дип, Мескәүде — Маяковский, Асеев. Казанда — Кутуй. Сирин һем
Барыбыз да бер-беребезгә карашып көлеп җибәрдек.
— Әдәбиятта алга, киләчәккә карап зш итүчеләр Шигырьдә, театрда, гомумән, сәнгатьтә иске алымнарны җимереп, яңаны эзләүчеләр Бүгенге нәгерек кеннернең эчтәлеген, заман талеп иткән проблемаларны халыкка үткенрәк, үтемлерәк итеп ирештерүдә яраклы форма табу
— Реализмны читке бәреп ташлапмы?
— Әйе. иске реализмны,— диде Кутуй
— Реализмның яңа формасын табу,—дип естеп куйды Габдулла.
— Әйе, ейе, яңа формасы... Яңа деньяның, яңа эчтәлегенә хасрак яңа реализм,— ди-ди сөйләп киттө Кутуй. Ашкынып, ялкынланып, үэләренөң футуристлар группасына тартып, иптәшлеккә, хеерхаһлыкка мине дә кушарга теләгәндәй. Шундый уй башыма килергә дә өлгермәде, Кутуй сөйләүдән тукталып, миңа карап елмаеп куйды да
Гадел Кутуй 1925 ел.
да бигрәк безгә бүген җир кайгысы әһә-
— Балки еле бара тора син үзең дә безгә теләктәш булырсың»
— Сезгә?.. Кемнәргә, футуристларгамы?
— Ничек дип әйтим... Футуристларга дисәм, куркырсың, мин үзем дә ул сүзне енәмим, Габдулла да шулай ук, бу сүз-терминның халыкка аңлашылмаганы эчен генә түгел, без эзләгән иэлны дәрес үк итеп ачмаганы эчен һәм, бигрәк тә...— Кутуй миңа . футуризм турында, ул елларда киң җәелеп киткән терле әдәби агымнар турында гаҗәеп бер кайнарлык, ашкыну белән озын итеп сөйләргә теләгән иде ахры, ләкин Габдулла аңа ирек бирмәде:
— Кутуй җаным, син танышыр-танышмас ук Ризага лекция укырга тотындың. Ярый ла синең белән минем тамак тук, аның бәлки эчендә бүреләр улый торгандыр, ашасын ул, туйдырсын тамагын, сөйләшер өчен безгә алда да көннәр бар. Син дә. мин дә Казанда төпләнгән. Бер килгәч инде ул да монда калачак, без әле аны үз ягыбызга аударырга өлгерербез
Миңа Кутуйның сүзләрен тыңлау, аның белән танышу никадәр кызыклы һәм күңелле булса да, ашханә ябылганчы ашап-эчеп алу бик мөһим иде. Шуңа күрә Габдулла дустымның тәкъдимен бик хупладым. Алдагы көннәрдә шушы ашханәдә үк күрешергә сүз куешып, җылы гына аерылыштык. Дөресен әйтим, якын дустым Габдулла Вилданов һәм Гадел Кутуй белән очрашу көтелмәгән зур бәхет булды. Аеруча Кутуй үзенең җитез, өлгер, гаҗәеп мөлаем характеры, киләчәккә һәм яңалыкка ашкынулы омтылышы белән миндә онытылмас якты тәэсир калдырды. Алар китәр кит- | мәс үк ашарга утырдым. Ләкин өстәл янында аш ашаудан бигрәк дустым Вил Урезай һәм яңа танышым Кутуй турында уйладым. Нинди ялкынлы егетләр! Алар белән аралашып, дуслашып яшәсәк, бергә-бергә яңа дөньяга бару күңелле һәм нәтиҗәле булачак. Ул көннәрне без — яшьләр, башлыча комсомоллар, бөтен эшебезне иң элек дөнья — коммунизм төзүгә юнәлтә, шул турыда уйлый, һәркайчан, һәр җирдә бик кайнар һәм горурланып сөйләшә идек. Димәк, Казан миңа күңелле дөнья вәгъдә итә. Яңа. якын дуслар, Кутуй, Уразай кебек бөтен уйларын яңага төбөгөн энтузиастлар. Әгәр тормыш юлында алдагы көннәрдә дә шундый кешеләр очраса, барыр юлларым бәхетле булачак. Шулай уйлана-уйлана ашымны ашап ашханәдән чыгып китүемне дә хәтерләмим.
Алдан ук шуны әйтәсем килә:
Барыр юлларым бик сикәлтәле булды. Дусларым, туган-тумачаларым, гомумән, f илебез халыклары белән беррәттән авыр, бик авыр юллар үтәргә туры килде. Яшьлек чорымның иң матур, күңелле минутларын, кайгылы-хәсрәтле минутларымны уртаклашкан, кирәк чакта соңгы тиеннәрне бүлешкән дусларым аз булмады. Шулай да ялкын йөрәкле, хәрәкәтчән, яңаны эзләүче, көләч Кутуй аерылып тора.
Маяковскийның Кутуй тәрҗемә иткән «Сул маршы» ошый иде безгә. Без, театр техникумы укучылары, 30—35 кеше аны бергәләп кычкырып укый идек. Без аны техникумыбыздагы ачык сәхнәдә дә. Татар дәүләт театрында да, университетның актлар залында да укыйбыз, хәтта урамда да.
«Сул марш» безнең өчен күмәк декламация гына түгел, алга — якты, яңа дөньяга бердәм атлап барганда яңгыраган чакыру тавышыбыз да. Ул дәрт бирә безгә, яшәү кәче. Безгә генә түгел, тыңлаучыларга да. Ул үзебезгә ошамаган әсәрләргә, спектакльләргә карата протестыбыз да иде.
Бервакыт Татар дәүләт театрында (ул чакта әле Академия театры дигән исем бирелмәгән иде) «Пәри кызы» дигән спектакльне карагач, без — ун-унбиш егет (кызларыбыз да бар иде ахры) «Сул марш»ны театрның тамаша залыннан — балконнан торып укыдык. Күмәкләп, мөмкин кадәр кычкырыбрак. Тамашачылар аптырабрак безгә карап торгач, арадан берәү, бу егетләр котырганнар ахры — дип әйтеп тә куйгандай булды. Әйтсә бит, безнең аңа исебез китмәде. Безнең протестыбыз — протест. «Пәри кызы»— әкият. Ә заман яңа эчтәлек таләп итә. яңа форма...
Бүген менә күп еллар узып, гомеремнең соңгы дистәләренә баскан чорда үземнең якын дусларымны, бигрәк тә яшьлек чорымдагы әдәбият-сәнгать әйләнәсендәге ) дусларымны барлап карыйм. Алар: Әхмәт Фәйзи, Габдулла Уразай, Кутуй. Туфан, Такташ, Минский, Әхмәт Исхак, Муса Җәлил, Әсгать Мәҗит. Хәким Сәлимҗанов, Са-
лих Сәйдәш, Таҗи Гыйззәт, Ширияздан Сарымсаков, Керим Тинчурин, Җәүдәт Фәйзи, Габдрахман Әпсәләмов, Газиз Иделле, Фатих Керим, фронтташ дусларым Гали Хуҗи, Госман Бакиров, Мехәммет Садри, Мостай Керим, Гыйлемдар Рамазанов һем... аларны еле тагын да естәргә мемкин. Ленин шулар арасында нинди гене очракта да минем ееме килеп, яии мин алариың ейлеренә барып соңгы телемнәребезне бүлешкән, иҗат Шатлыкларыбызны, уй һәм хисләребезне, алдагы планнарыбызны да уртаклашучылары дүрт-биш кенә кеше. Аларның берсе Кутуй, Гадел Кутуй. Ул гаделлеккә нигезләнгән яңа, матур тормышны, киләчәктә туар яңа кешене — үзебезне, улларыбыз, оныкларыбызны күз алдына китерә генә түгел, аны булдыру эчен бетен чараларны күрә, ззләнә, яңадаи-яңа чаралар табу эчен тырыша. Клмчакта абынып сер- тенеп тә куя, ләкин йерәге саф, алган якты идеалына, Ленин күрсәткән изге юлга, һәрвакыт турылыклы. Кечле рухлы чын кеше, әдәбият-сәнгать, гомумән идеология фронтының иң актив эшлеклеләреинән берсе. Ул һәрвакыт актив хәрәкәттә — иҗат итә, оештыра, укый, ззләнә, тикшерә, тәрле катлам кешеләр белән аралаша, сәнгатьнең бер тере дә аның игътибарыннан читтә калмый. Бер карасаң, ул театрда спектакль карый, концерт тыңлый, үзенең фикерен әйтә, туры әйтә, я газетага язып чыга. Я әдәби кичәдә үзенең шигырьләрен укый, дусларының иҗатын тыңлый. Әдәбият
Утырганнар — сулдан уңга Риза Ишморат, Гадел Кутуй. Хгсзн Туфан Басканнар — Әсгать Фәхри, Әсгать Мәҗит
Рнза иптәш Ишморат! Биредәгсләр татарның Октябрь сораган сәиәигь иәфисәсен торгызу әмә снә — иртәгеләргә сул белән батыр атлап бару чылар Биредәгеләр бер берсенә шигырь белән, сәхнә белән шефлар Минем йврәк шулай бергә барыш маршына бәрә Болар менә шул кеикәр йен истәлеге сиңа
ЯШЬЛЕГЕБЕЗНЕ САГЫНЫП ф
турында диспут, фикер алышу, бәхәсләр булса, ул анда иң актив катнашучы, күп чак аларны оештыруда үзе чаралар күрә.
Кутуй, Такташ, Кави Нәҗми, Туфан, Толымбай, Әхмәт Исхак, Г Ризван, Фәтхи Бур- наш. Илгизәр, Сирин, ГомӘр Гали, Закир Гали, М. Парсин, Галимҗан Нигъмәти. Ф Мөсәгыйть, Фаик Таһиров, Әсгать Мәҗит, Шәрәф Мәхмүт һ. б. һ. б.—бу чордагы әдәбнят-сәнгатьтәге хәрәкәтнең уртасында торып иң актив катнашучылар болар._ Береннән-бере усалрак сугыш чукмарлары. Берәүләр иске алымнарны яклап реализм ди, берәүләре имажинизм я футуризмны, конструктизмны, кайберәүләр символизм, я романтизмны алга сөрәләр. Ду-у килеп сөйләшү, бәхәс, кычкырыш, шау-шу һич тукталып тормый. Дөреслек өчен шуны әйтергә кирәк: бәхәс алып баручыларның барысы да диярлек бер идеал өчен — яңа тормыш, социализм, коммунизм өчен. Совет дәүләтен яклау, аны ныгыту өчен дип көрәшәләр. Асылда бөтенесенең дә реализмнан артык ераклашасы килми, һәркайсы диярлек үз юлларына якынрак реализмны, аның яңарак бер чагылышын эзли. Яңа реализм, диалектик реализм, конструктив реализм, социалистик реализм, коммунистик реализм һ. б.
Билгеле инде, мин үзем дә әдәбият һәм театр өлкәсендә эшләргә әзерләнүче кеше һәм кайбер драма әсәрләре язган кеше буларак бу шау-шулы бәхәсләрнең уртасында— Кутуй. Габдулла Ураэай, Әсгать Мәҗитләр белән бер сафта булдым.
Без үзебезне футуристлар дип түгел, Мәскәүдә Маяковский җитәкчелегендә тезелгән Левый фронт — Леф оешмасы үрнәгендә Сул фронт — Сулф, Сулфчылар дип йөртә идек.
Театр техникумында безне әдәбият дәресләреннән укытучы, барыбызның да хөрмәт иткән укытучыбыз атаклы әдип Фатих Әмирханны төрле урыннарда үткәрелә торган әдәби бәхәсләр вакытында бер җирдә дә очратмадым. Хәер, ул аяклары зәгыйфь булганга, үзенә махсус ясалган коляскада гына йөрегәнгә, андый урыннарга бармый иде. Ләкин шулай да барлык әдәби агымнар, бәхәсләр белән танышып бара Татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендәге бәхәсләр белән генә түгел, рус һәм башка милләтләрдәгеләре белән дә танышып бара иде. Дәрес вакытында әдәбияттагы яңа агымнар турында сөйли һәм үзенең реалистлар позициясендә торган язучы икәнен әйтә, футуристлар белән имажинистларны нык тәнкыйтьли, бу агымнарның безнең тормышыбызга чит икәнен һәм шуңа күрә дә аларның вакытлы булганын, иртәме, соңмы аны яклаучыларның реализм позициясенә басачакларын әйтә. Кайвакыт дәресләрен, без марксист әдипләр реализмны яклыйбыз, дип башлый иде. Укучыларның сорауларына тулы җавап бирә, аның үзе белән бәхәсләшеп үз фикеребезне әйтүебезне бик ярата, безне ышандыру өчен бик тәфсилләп, төрле дәлилләр китереп сөйли, кайчак үткен — сатирик алымнар да куллана. Мәсәлән, футурист һәм имажинистлар • турында сөйләп, ул «Кутуй иптәш белән Нәҗми товарищларның әсәрләре, шулай ук үзләре дә миңа, Казанда революциягә кадәр яшәгән Мөхәммәтҗан атлы килде-китте кешене хәтерләтәләр», ди. Мөхәммәтҗан үзенең муенына буш калай банкалар, төрле шалтыравыклар тагып, урам буйлап, мәзәкләр, такмаклар сөйли- сөйли, кешеләрне көлдереп йөри торган иде. Трамвайга утырса, кешеләр утыра торган яктан түгел, киресенчә, алар төшә торган яктан утыра торган иде. Үзләренең баскыч-баскыч ител, нормаль акыллы кешеләр ачык аңламый торган шигырьләре белән футурист Кутуй иптәш белән имажинист Нәҗми товарищлар, минемчә, әнә шул Мөхәммәтҗанга охшыйлар, ә менә безнең реалист язучылардан Кечкенә Җәлил имзасы белән яза башлап, хәзер инде Муса Җәлил дип кул куя башлаган шагыйребез бар. Яшь әле ул. Казанга килгәненә дә нибары бер-ике генә ел. Ә язганнары менә дигән шигырь Реалистик алым белән язылган. Тукайча. Шигырьләренең теле дә матур, әйтергә теләгән фикере дә ачык, рәхәтләнеп, тәм табып укыйсың. Аның киләчәге дә өметле.
Мин классташым Нәҗиб Касыймов белән икәүләп Фатих абзый фикерләренә каршы килеп, безнең белән дусларча аралашып йөри торган Кутуй шигырьләрен яклап карасак та, фикерләребезне дәлилләбрәк, тирән мәгънәлерәк сүзләр табып укытучы абзабыэиы ышандыра алмадык.
Мин ашкын йөрәкле, бу көннәрдә инде якын дустым булып киткән Кутуйны бик ярата, хөрмәт итә идем. Шулай ук миңа үзенең тирән эчтәлекле хикәяләре. «Яшьләр» кебек пьесасы, аеруча «Фәтхулла хәзрәт» кебек оригинал повесте белән күңе-
лемме яулаган укытучыбыз Фатих Әмирхан да бик якын һәм хөрмәтле кеше иде Аның дәресләрен мин түземсезлек белән көтеп алам. Аны һәрвакыт диярлек каршылап, тарантастан күтәреп алып, классыбызга кадәр китереп кафедра артындагы урындыкка утырта идем. Шул күтәреп килгән әч-дүрт минут эчендә, аның үзе белән генә, кыэык-кызык әңгәмәләребез дә булгалап ала иде. Ул безгә атаклы татар әдипләре, шагыйрьләре турында сәйли. Алар белән үзе якын аралашып яшәгәнгә, алармы һәр яктан яхшы белгәнгә бик кызыклы итеп тасвирлап сәйли, без йотылып тыңлый g идек. Бер кение ул безгә Тукай һәм Сәгыйть Рәми дигән темага инша яздырды. Без х әлбәттә бик тырышып яздык иншаны. Минем бер дәфтәрне тутырып ук язган инша- 2 ма: «Мәуэугны бик дерес аңлап язылган» дигән һәм симез генә ител бик яхшы бил- Q гесе куйган, Фатих Әмирхан, дип имза салган. Аның шундый билгесеннән минем J башым күккә тиде билгеле. Ачык сиздем: футуристларны яклап маташкан бу егет- £ тән адәм рәтле кеше чыкмас, мегаеи, дип уйлаган укытучыбызның да миңа карата g фикере яхшы ук үзгәрде. Бер кенне үзен күтәреп барган арада миңа сорау бирә: j
— Риза туган, сез бу котырганнар арасына (Кутуйны гына түгел, техникумда ул 2 чорны хәкем сергән Сул фронт имгәкчеләре Ярослав Гамза, Борис Симолин, Кон- 3 стантин Чеботаревларны да күздә тотып) ничек килеп эләктегез?—ди.
Нәрсә дип җавап бирергә дә белми аптырап барган арада гагын бер сорау би- ” pen «найларда укыдыгыз?»—ди. Мин аңа Сараш авылында Шәриф һәм Сәгыйть Сүн- J" челвйләрдән, аннан соң Уфада Госмания мәдрәсәсендә укыганымны әйткәч: а.
— Шулайдыр шул, шулайдыр,— дип куйды, миңа ягымлы гына караш ташлап 2 Бераз тын баргач: g
— Хәер, сез бу футуристлар йогынтысыннан тиз котылырсыз,— дип уйлыйм... х — Фатих ага, без футуристлар түгел, без Сулфчылар .. <
— Барыбер. Сулфчылар да реализмнан яхшы ук ерак торалар. Кутуй да, ул " идеал итеп санаган Маяковский да, башкалар да, хәер, аек акыл белән карал яшәгән ь барлык язучылар һәм театр әһелләре кайчан да булса бер реализм юлына басачаклар.— диде Фатих ага үз фикеренең хак икәнлегенә нык ышанып.
Миңа гына әйтми, класста дәрес вакытында да сәйли иде ул бу сүзләрен. Революциягә кадәр күл еллар эрек ул Тукай, Г. Камал, Галимҗан Ибраһимовлар кебек прогрессив карашта торып, революциягә хәерхаһ булган әдип үз фикере эчен актив кереш алып бара иде.
Әдәбият һәм сәнгать елкәсеидәге агымнарга карата Фатих ага Әмирхан карашында, билгеле зур дәреслек бар иде. Мәгълүм булганча, утызынчы еллар башында Сулфчылар да, имаженист һәм символистлар да. РАПП, ТАПП һем шуның кебек тәрки исемнәрдә яшәгән башка әдәби оешмалар да партиябезнең Үзәк Комитеты карары нигезендә бер исем — Совет язучылар союзы — дигән исем белән йәртелә башлады. Иҗат методында да бер метод — социалистик реализм методы нигез итеп алынды. Дерес бу Фатих ага әйткән иске реализм түгел, яңа тип реализм, социалистик реализм иде. Шулай да реализм иде. Без партиянең бу карарын зур канәгатьләнү белән, шатланып кабул иттек. Бу чорда актив иҗат итә башлаган кешеләрнең берсе Гадел Кутуй булды. Ул социалистик реализм нигезендә «Солтанның бер кәне» әсәрен һәм атаклы «Тапшырылмаган хатлар» повестен язды. Иҗатында иң күренекле урыннарның берсен алган «Тапшырылмаган хатлар» аңа зур дан китерде, әдәбиятыбызның классиклары белән бер сафка бастырды
Казанда Маяковский
1928 ел. Җәй Урамнарда бер генә сүздән торган афиша—«Маяковский» Хәрефләренең һәркайсы ярты метр чамасы. Урамның икенче ягыннан ук күзгә ташлана. Димәк. Казанга зур кунак килә Маяковский — олы шагыйрь Шигырьләре — яшен уты, бомба. Ә дусларга — чакыру авазы. Яктыга, яңа деньяга.
— Кутуй белә микән? Әллә әенә барыргамы?
һи-и, үзем де инде. Кутуй булып Кутуй булсын да Мәяковскийның килесен белмәсен имеш. Уйлана, уйлана укып, афишадан күземне алырга елгармәдем. янымда
Кутуй басып тора, миңа караган да елмая.— Я, ничегрәк каршы алабыз шагыйрь дустыбызны?— ди.
— Ничегрәк дип, дус икән, димәк дусларча. Чәйгә чакырабыз. Ничек диләр әле бездә? Такта чәем, якты чыраеммы?
— Шул гынамы?
— Чәй белән якты чырайдан зуррак нинди хөрмәтебез бар? . Хәер син Маяковскийның иске танышы. Үткән ел килүдә «Сул марш» шигырен татар телендә укыл үзеннән рәхмәт алган кеше.
— Оныткандыр да инде ул аны.
— Онытамы соң! «Казан» дигән шигырендә дә сиңа өч-дүрт юлын багышлаган ич.
Уйный-келә барган сүзебез җитди төс алды һәм без Маякоаскийны ничек каршы алу турында төрле планнар кордык.
Ниһаять, без түземсезлек белән көтеп алган ул сәгатьләр дә килеп җитте. Кич. Татар дәүләт академия театры. Маяковский шигырьләрен үз авызыннан ишетергә теләүчеләр белән зал шыгрым тулы. Тамашачылар арасында Маяковский шигырьләрен бик ньҗ яратучылар да, аның шигырьләре шигырь түгел, алар революцион лозунгларга охшый диючеләр дә аз түгел. Без, аның иҗатын тулысынча хуплап, шигырьләрен яратучы яшь язучылар, аеруча дулкынланабыз, Маяковскийны хөрмәтләп көчле кул чабулар белән каршы алырга җыенабыз. Үзебез генә түгел, күп кенә яшьләрне, студентларны да аны алкышлап каршы алырга өндибез. Кутуй бу эштә аеруча активлык күрсәтә. Зал гөр килә. Кайберәүләр Маяковский сәхнәгә чыгу белән үк сызгырырга җыена. Шигырь укыгач та «Долой!» дип кычкырмакчы, сыэгырмакчы булалар. Янәсе аның иҗатына протест белдерәләр. Ә без андыйларга каршы көчле алкышларыбыз белән отпор бирергә һәм: «Браво! Бис, Маяковскому!»—дип, йөзләгән кеше бердәм күмәк тавышыбыз белән ул бугаз ертучыларның тавышларын күмәргә әзер торабыз. Без сакта. Менә пәрдә ачылды. Зур, зур адыь4йар белән атлап сәхнәгә мәһабәт гәүдәле Маяковский чыкты. Зал атаклы шагыйрьне алкышлар белән күмде. Ул залны үткен күзләре белән сөзеп: «Кемнәр анда атлый уң белән? Яле, Сул белән!— дигәндәй, карап чыкты да тамашачыларга баш иде. Кемдер берәү «Долой!» дип кычкыра башлаган иде, икенче берәү шап итеп аның авызын томалады. Залда тик ыг-г дигән гырылдау гына ишетелеп калды. Юк, берәу дә сызгырырга батырчылык итмәде. J
Менә Маяковский шигырьләрен укый.— «Фининспектор белән сөйләшү». «Совет паспорты», «Сул марш», Сергей Есенинга багышланган шигырь һ. б. Шундый итеп укый, укый түгел, көр тавыш белән шундый оста итеп сөйли, тыңлаучыларның йөрәген тетрәтә. Бу минутларда залда утыручылар, барысы бер кешедәй булып, бөтен уй һәм хисләре белән бары тик Маяковскийның тылсымлы иҗаты белән генә яши. Уку тәмамлангач, кемнеңдер әче итеп сызгыруы да көчле гөрелте, алкышлар, «Бра- вб! Урра!»—дигән тавышлар эчендә югалып калды.
Владимир Маяковский!..
Юк, заманыбызның талантлы шагыйре генә түгел, гаҗәеп көчле, музыкаль тавышка ия булган һәм һәр җөмләсе, һәр сүзенең мәгънәсен бөтен тирәнлеге, нечкәлеге ' белән тыңлаучыларга ирештерә ала торган оста артист та икән. Минем үз гомеремдә Казанда, Ленинградта. Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә Маяковский шигырьләрен зур осталык белән укыган бик күп атаклы артистларны тыңлаганым булды. Ләкин аларның берсе дә миндә Маяковский үзе укыган кадәр көчле тәэсир калдыра алмады.
Маяковский үткәргән кичәнең иң кызыклысы сораулар һәм җаваплар өлеше булды. Ә Кутуй белән минем өчен һәм татар Сулфчыларының Кутуй кебек үк куәтле локомотивы булган шагыйрь Хәсән Туфан өчен дә иң күңеллесе Маяковскийның безгә чәй мәҗлесенә кунакка килүе булды. Чакырдык Маяковскийны. үзебезгә, Сулф- чылар янына. Татар театр техникумының уку-укыту эшләре мөдире Б. Н. Смолин бүлмәсенә Көтәбез. Көтүчеләр, бүлмә хуҗасыннан тыш художник-педагог К. К. Чеботарев, педагог И. Г. Ингвар, аның хатыны артистка Н. Володина, яшь язучы Г. Мин- | ский һәм тагын бер ике кеше. Килерме Маяковский, юкмы? Аны үзләренә чакы-
ручылар без генә түгеп бит Югары уку йортлары, тәрле оешмалар, редакцияләр барысы да үзләренә тарта Ә без монда кечкенә бер твркем. Хәер, без бит Сулф- чылар. Маякоаскийның үзе шикелле үк әдәбиятта, театрда гомумән сәнгатьтә революцион зчтәлек, социалистик эчтәлек ечен көрәшүче һәм шул эчтәлеккә лаек яңа
1 форма эзләүчеләр. Димәк, теләктәшләре, соратниклары аның. Килергә тиеш һәм ул килде дә.
Маяковскийның олы, мәһабәт буй-сынына димме, әллә шатлыгыбыз бик зургамы = бүлмәбез кинәт тулып ук киткәндәй булды. Маяковский ишектән керә-керә үк үзе- - нең кер тавышы белән «Исәнмесез, дуслар!» дип барыбыз белән дә кул биреп исән- ы пошел чыкты Аның белән бергә килгән Кутуй безне таныштыра барды. Әңгәмә бик U кызык, җанлы һәм күңелле булды. Симолин белән Кутуй Маяковскийны Казандагы “i әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар Маяковский үз 2 нәүбәтендә безне Мәскәүнең әдәби яңалыклары һәм үзенең яңа иҗат планнары бе- 3 лән таныштырды «Кандала» исемле яңа сатирик пьеса тәмамлаганын һәм аны Э. Me- ы йерхольд театры, Мейерхольдның үзе сәхнәгә куячагын әйтте В. Каменский. Н. Ace- J евлариың яңа иҗатлары турында сөйләде Яшьләрдән Семен Кирсанов дигән ша- гыйрьиең нык кына күтәрелеп килүен, әйбәт кенә яңа шигырьләр иҗат итүен сей- ләде. Безнең янда ул үзен искиткеч гади, күптән үк таныш булган якын дуслары арасында утырган кебек тотты. Без олы кунагыбызны куе итеп ясалган чәй, шакмаклы < шикәр һәм ак күмәч белән сыйладык Маяковский белән бергә үткәрелгән әдәбият а. һәм сәнгать турындагы бу әңгәмә мәҗлесе минем тормыш юлындагы иң күңелле ха- ® тирәләрнең берсе булып калды.
Минем генәмеТ Түгел билгеле. Кутуй өчен, Туфан һәм Минский ечен дә. шулай S ук Симолин һәм Ингоар ечен дә бу шулай иде һәм без асылда бу истәлекле очра- < шу ечен, иң башлап Маякоаскийның татар деньясындагы беренче шәкерте Гадел 2 Кутуйга бурычлы идек. о.
...1930 ел. 14 апрель.
Татар Дәүләт Академия театрының тамаша залы. Бу көннәрдә мин Татарстанда сәнгать эшләре буенча эш алып баручы җаваплы кеше буларак, спектакль карыйм. Бик бирелеп, кызыксынып. Кемдер әкрен генә килеп, нидер әйтергә теләп ахры, җилкәмә кагылды. Борылып карасам, башын иебрәк Кутуй басыл тора Шомлы гына пышылдап әйтә бу миңа.
— Чыгыйк әле,— ди.
— Маяковский фаҗигале төстә һәлак булган,—ди.
Мин хәбәрне ишетел тетрәнеп китәм.
Юк1 Бу хөбәрге ышанасы килми Ышанасы килми Шундый оптимист, тормышка гашыйк кеше, бөтен кечен Совет дәүләтен ныгытуга, коммунизм төзү эшенә багышлаган шагыйрь, бөек идеал өчен көрәшүче, көчле рухлы кеше.
— Сәбәбе нәрсө икәнГ—дим Кутуйның күзләренә карап
— Әйтә алмыйм, бәлки иртәгә радиодан тулырак әйтерләр,—ди Кутуй
— Ул бит, моннан ел ярым элек кенә нәкь менә шушы ук театр сәхнәсеннән Сергей Есенинга багышланган шигырь сөйләде
Надо вырвать радость у грядущих дней.
8 этой жизни помереть не трудно Сделать жизнь Значительно трудней.
— Шул шул ене Әле күптәй тугөл гене «Бөтен тоеыш болом!» («во весь голос») дигән поэмасын язып, укучыларны көрәшкә чакырды
Нәрсәгәдер бик нык борчылган ахры. Спектакль барган минутларда да залга кереп мине алып чыгарга теләвенә аптырабрак урынымнан кузгалам. Тамашачыларны артык борчымас өчен, әкрен генә басып, тиз-тиэ генә ян ишеккә килеп, залдан чыгабыз. Чыгабыз һәм, Кутуй калтыранган тавыш белән миңа коточкыч хәбәр әйтә.
...Ках живой с живыми говоря,
Я к вам приду
В коммунистическое далеко,—
Диде.
Ә бүген ул юк... Маяковский булып Маяковский...— Кутуй минем күзләреме карады:
— Ничек аңларга бу хәлне?
— Әйе, аңлавы кыен,— дидем мин авыр сулап...
Мең, мең еллар буе тораташ булып басып торган гранитларның кайчан да булса бер җимерелеп төшүләрен күэ алдына китерергә мөмкин, ләкин корыч ихтыярлы титан шагыйрь Маяковскийның дөньядан китүен күз алдына китерү мөмкин түгел иде.
Бик кызганыч һәм шомлы иде Маяковскийның шулай фаҗигале рәвештә дөньядан китүе. Әмма бу минутта исә каршымда тәмам аптырап, үзен-үзе югалтып басып торган Кутуй тагын да кызганычрак булып тоелды миңа...
Ватан сугышы елларында
Гитлер Германиясе башлаган дәһшәтле сугыш бөек Совет дәүләтенең һәм барлык совет халыкларының көчен сынау көннәре булды. Барлык сов'ет язучылары һәм билгеле инде татар совет язучылары да зур сынау үтте бу көннәрдә.
Горурланып шуны әйтәсем килә: Ватаныбыз авыр көннәр кичергәндә, яэучыла- рыбыэның барысы да — фронттамы, тылдамы, дошман концлагерендамы — үзләренең барлык егәрләрен, талантларын дошманга каршы көрәшкә бирделәр. Сугыш кырында яки палач балтасы астында һәлак булдылар, ләкин каушап калып дошманга бирелмәделәр.
Сугышның беренче көннәре, беренче атналары. Кутуй белән мин, икебез дә берүк яшьтәге кешеләр, сугыш башланган көннәрдә үк военкомат билгеләгән урынга барып, үзебезнең хәрби хезмәткә яраклы сәламәт кешеләр икәнлегебезне күрсәтеп, тикшерү үтеп кайттык. Икебез дә фронтка җибәрүләре турында хәбәр килүен көтәбез. Көтәбез һәм дошманга ачу, нәфрәт уты юнәлдерелгән әсәрләребезне язабыз. Без генәме шулай? Түгел, билгеле. Барлык язучыларыбыэның да илбасар фашистларга карата ачу һәм нәфрәт, халкыбызны аяусыз, изге көрәшкә чакырып язылган ялкынлы шигырьләре, парчалары, хикәя һәм пьесалары туа... Кутуй совет очучысы Мостафаның сугышта тиңсез батырлыгын тасвирлаган «Яшен» исемле хикәя язды. Мин оч күренештән торган «Дошман лагеренда» дигән пьеса яздым. Муса Җәлилнең «Дош-манга каршы» һәм «Тупчы анты» шигырьләре туа. Шәйхи Маннурның «Туган ил өчен», Нур Баянның «Көрәшкә!», Әхмәт Фәйзинең «Бүре походы», Әхмәт Исхакның «Озату җыры», Таҗи Гыйззәтнең «Ил агасы» исемле пьесасы, Әхмәт Юнысның «Канлы күл» шигыре һәм башка күп кенә язучыларыбыэның әсәрләре туа. Алар барысы да социалистик Ватаныбызны саклап калу өчен халкыбызны изге көрәшкә чакыралар. Сугышның беренче атналарында ук без — Кутуй белән икәүләп — сәхнәдән күрсәтү һәм декламация итеп сөйләү өчен, «Җиңү бездә!» дигән зур гына күләмдә әдәби җыентык тезеп Татарстан китап нәшриятына тапшырабыз. Сигез кечкенә пьеса, унҗиде шигырь, сигез хикәя, Г. Бәшнрнең «Сиваш» романыннан «Фрунзе» һәм «Броневик» кебек өзекләрдән торган бу җыентык 1941 елны Гази Кашшаф редакциясендә басылып чыкты.
1942 елны мин дә «Ватан кызлары» исемле пьеса язып, һәм берәр пәрдәлек пьесалардан торган җыентык тезеп, «Үлем фашизмга!» исеме белән бастырып чыгардым.
...Кутуй да, мин дә тиздән фронтка китәчәкбез. Фронт, сугыш куркытмый безне. Ләкин өйдә калачак гаиләбез, береннән-бере яшьрәк балаларыбыз борчый. Көз килә, аның артыннан кыш, салкын кыш башланачак. Өйне җылыту, мичкә ягу өчен бөтенләй утыныбыз юк. Кутуйның да, минем дә җылына белми торган убыр мичләребез

РИЗА ИШМОРАТ ф ЯШЬЛЕГЕБЕЗНЕ САГЫНЫП ф
юраулары бу-
быздан килгән кадәр намус белән сугышачакбыз. Үзебезне аямыйча. Үземә дә, сиңа да нык ышанам. Ләкин әле минем башыма килеп узган уй ул түгел,—Кутуй тагын тукталып калды.
— Әйтеп бетер.
— Икебезнең беребез кире әйләнеп кайталмыйча, сугыш кырларында ятып калыр кебек.
— Я, я? Әйт әле, кайсыбыз икән ул?
— Син кайтмассың кебек тоелып китте миңа.
— Бик мөмкин,—дидем мин салкын гына.—Сугыш кемне алып китәрен бик сайлап тормый.
Кутуй әйтеп бетергәнемне дә көтеп тормыйча, шул сүзләренә гафу үтенгәндәй, мине кочаклап алып, аркамнан сөеп куйды һәм көр генә тавыш белән:
— Юк, юк1 Синең белән без үлемгә бирешә торган кешеләр түгел. Икебез дә исән-сау кайтачакбыз. Бу дөньяда әле без эшлисе эшләр күп, бик күп,— диде.
Сүзләребез төгәлләнеп өлгерер өлгермәс, Төхфәт килеп җитте һәм без. башка иптәшләр белән бергәләп гөрләшә, гөрләшә урманга юл тоттык.
...Хуш исләр аңкып торган саф һавада урман кисүләре бер бәйрәм генә ул. Пычкың үткен булсын да балтаң тәртиптә булсын. Безнең исә балта, пычкы яклары, кайберебез күрше-күләннән генә алып торган булса да, начар түгел. Эшебез җиңел бара. Төз һәм биек чыршыларны чажылдатып кисәбез дә, ботакларыннан арындырып икешәр метр озынлыгы итеп өеп куябыз. Кибә торсыннар. Без аларны әз-мәэ кибү белән үк, машина булса — машина белән, ат-арба табылса — арба белән, соң- гаракка калсак, чана белән булса да өебезгә ташып куячакбыз. Шулай күпмедер көннәр урманга килеп, тирләребезне агыза-агыза тырышып эшли торгач, һәрбере- беэгә дүртәр метр, өчебезгә унике метр утын әзерләдек. Юан-юан чыршы бүрәнәләре, берничә каен да бар иде ахры.
Утын әзерләнде. Гаиләбезгә утын, бигрәк тә нәни балаларыбызга җылы булачак дип сөенүебезнең чиге-чамасы булмады. Тик шунысы бәла — утыныбызны өебез ихатасына китертү өчен чара табулар. Ай!., авыр булды — ни машина, ни арба, ни чана, ни ат, ни кешеләр. Ут йотып, ары бәрелеп, бире сугылып йөри торгач, октябрь узды, ноябрь җитте. Гадәттәгедән күп иртәрәк зәһәрле кыш башланды. Утыз, кырык градустан артык салкынлык. Җитмәсә фашист мәлгуньнәр инде Мәскәү янында... Мине Военкоматка чакырдылар. Бауман районы Военкоматы. Өлкән батальон комиссары Вихлянцев кабинеты, анда военкомнан башка тагын ике кеше утыра. Икесе дә икешәр шпаллылар. Комиссар озак сөйләшеп тормыйча кулындагы документларга күз төшереп алды да:
— Иптәш Ишморатов, сез коммунист, хәлебезнең кискенлеген яхшы аңлыйсыздыр... Дошман Москвага бәреп керергә җыена. Москва безнең өчен бит... Хәэр, аның ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен сезгә аңлатып торасы юк. Кыскасы шул, без сезне фронтка җибәрергә уйлыйбыз.— Ул кулындагы документларны тагын бер кат карап чыкты да, бераз елмая төшеп:
— Сез бит батальон белән командалык итә алачак кеше,— дип куйды.
— Юк, иптәш комиссар, бу минем кулымнан килми. Батальон командиры була алырлык көчем юк, хәрби белемем дә юк,— дим.— Ә менә политрук, агитатор була алам. Агитация, пропаганда минем эш. Сугышчыларны, әйдәгез, иптәшләр алга!— дип дошманга каршы атакага алып бара алам,— дим. Вихлянцев янында утыручы иптәшләр беренә-бере карашып, елмаеп ук куйдылар. Мактанчык дип уйладылар күрәсең.
Вихлянцев миңа чыгып бераз көтеп торырга кушты. Чыктым. Уйланам. Секундлар эчендә мең төрле уй башымнан чагылып узды. Мәскәү язмышы. Ватан һәм халкыбыз язмышы... Салкын өй... балалар. Урманда өелеп торган утыннар... Иртәгә үк китеп барсам, кем алып кайта аларны?.. Кутуй ни хәлдә икән? Әгәр Кутуй фронтка китеп өлгермәгән булса ул булышыр иде дә бит. Тик ничек булыша алсын икән ул? Утын турындагы уйларыма уралып туган-тумачаларым чагыла. Нәҗип һәлак булды. Һади да шулай, мөгаен. Әле берничә көн элек кенә Минэәлә райкомында эшләүче бер туган абыем Зыя да (ул 1919 елдан партия члены) фронтка китеп барды. Киткәндә берничә минутка гына минем янга кереп чыкты. Нәҗип белән Һади турындагы
хәбәрне ишеткәч, берничә секунд сүзсез утырды, тәмәкэ тартырга дип кесәсеннән янчыгын чыгарды. Балаларга күзен төшереп алды да янчыгын кире куйды. Чәй әзер- ләмәкче булдым. Көтмәде. Аягүрә басты да, эчендәге бөтен ачуын җыеп
— Фашист этләр безнең ил ачуыннан барыбер котыла алмаслар!— диде дә минем белән һәм балалар белән хушлашып, кыэу-кызу атлап чыгып китте. Фанатикларча партиябез идеалларына бирелгән гадел, турылыклы коммунист кайларда икән ул “ бүген? Бәлки ул да инде... Беренә-бере бәйләнешсез куркыныч уйлар башымда С өерелделәр. Колагымда Кутуйның сүзләре: «Без барсак, дошман һөҗүмен туктатыр х идек шикелле», һәм тагын: «Син сугыштан кире әйләнеп кайта алмассың кебек». г
Кабинеттан ике шпаллы хәрбиләрнең берсе чыгып, минем алдыма килеп туктады, ц Бик ягымлы тавыш белән тыныч кына татарча итеп: ы
— Сез, иптәш Ишморатов, юкка гына батыраеп сөйләшәсез. Сез хәрби кеше тү- м гел. Мәскәү янына барып җитү белән рядовой солдат булып сугышка керүегез һәм g шул көнне үк сафтан чыгуыгыз бик мөмкин. Мин сезне беләм. Сез язучы һәм режиссер. Гади режиссер гына түгел, Татар Дәүләт Академия театрында күп еллар баш 2 режиссер булган кеше. Сез әле культурабызга. Ватаныбызга күп файда китерәчәк кеше. Фронтка барырга, сугышта катнашырга өлгерерсез. Күп һәм файдалы эшләр дә эшли алырсыз. Мин Бауман районы партия комитетының хәрби бүлек мөдире * буларак, сезне фронтка җибәрүдән бераз вакытка сабыр итеп торырга тәкъдим иттем. •“
Шул сүзләрне ишеткәч, мин, бу йомшак күңелле хәрби кеше кем булды соң әле?— а, дип аның йөзенә күземне төшердем. Юк, таныш түгел. Гаҗәп, ул мине таный, ә О мин аны танымыйм. Исем-фамилиясен сорашып өлгермәдем, ишекне ачып, минем фамилияне әйттеләр. Кердем. Миннән бераз калышыбрак әлеге иптәш тә керде. s Өлкән батальон комиссары Вихлянцев миңа туры карап:
— Иптәш Ишморатов, без сезне бу юлга калдырып торырга булдык. Кирәк бул- т гач, чакырырбыз. Хәзергә сез ирекле. Кайтып китәргә мөмкин! — диде
Ишектән чыкканда миңа мәгълүм булмаган әлеге хәрби иптәшнең йөзенә тагын бер кат күз ташлап алдым. Кем булды соң ул? Юк, таныш түгел кебек иде ул миңа.
...Сүз уңаеннан шунысын да әйтим; сугыш бетеп байтак заманнар узгач бу иптәш белән мин якыннан таныштым. Ул бу вакытта инде үзе дә сугышта булып, анда күп батырлыклар күрсәтеп күкрәген күп орден һәм медальләр белән бизегән полковник Зыя Шаһиәхмәтов иде.
Ә урмандагы утын? Йөгерә-йегерә йөри торгач, сөйләп кенә аңлатып бетерә алмаслык авырлыклар күреп, кырык градуслык салкында Гужтранспортта эшләүче яхшы күңелле кешеләр ярдәмендә алып кайттым мин утынны.
Ә бер көн иртән уянып ашап, эчеп өлгермәдем, Кутуй килеп керде. Аны мин шатланып һәм нигәдер шулай иртәләвенә бераз гаҗәпләнебрәк каршыладым.
— Әйдә уз, утыр.
— Юк, утырып тормыйм,— диде Кутуй, минем бик зур мичемә һәм биеклеге дүрт метр ярым булган бүлмәмә күз тәшереп алды...— Мин әле сиңа бик эур йомыш белән килдем.
— Йомыш?
— Әйе. Дөресрәге үтенеч... Син утыныңны алып кайткансың дип ишеттем,
— Әйе. мең бала белән.
— Мин әле һаман транспорт таба алмый азапланам.— ди-ди сөйләп, ул миинен бер-ике ягарлык кына булса да утын биреп торуымны үтенде.
Без утын сараена чыктык. Ул мин алып кайткан утыннарны күрел, башын сәлки- селки, бераз уйланып торды.
— Синең утыннарың да кәтәләр сине,— дидем мин.
— Белем.— диде ул әрнүле тавыш белән.
— Син де Гужтранспортка барып кара.
— Барам, барам, тик бүген әле хәлебез хәл. Мичебез ягылмаган. Балалар белән барыбыз бергә җыелып кечкенә бүлмәде гомер итебез Керосинка җылысында.
— Ал мене шул бүрәнәләрнең берсен. Үзеңә ошаганын сайлап,—дим аңа утын •өмене күрсәтеп.
Ул сүземе ышанып җитмәгәндәй күзләрен тутырып миңа карады
— Ал. ал...
Ул ике метрлы бүрәнәләрнең берсен, мөмкин кадәр юанрагын сайлап алды.
Сайлавын сайлады, ләкин ничек алып кайтырга? Бауман урамыннан ул яшәгән Комлев урамына кадәр? Яхшы ук чи. бозлы бүрәнәне без көч-хәл белән күтәреп ишек алдына алып чыктык та тәгәрәтә, тәгәрәтә капка тебенә алып бардык.
— Кечкенә чанагыз юкмы? — диде Кутуй.
— Юк шул, булганы да...
— Берәр бау, аркан сымаграк нәрсәгез дә юкмы?
Эзләп-эзләп ни бары бер метр чамасы бау кисәгеннән башка бер ни дә таба алмадык.
— Булды! — диде Кутуй бер карарга килеп,— башка бернәрсә дә кирәкми!
Ул тиз генә билендәге чалбар каешын чишеп алды да шуның белән бүрәнәне бәйләде һәм аңа әлеге бауны ялгады. Ялгады һәм бүрәнәне боз булып туңган җирдән шудыра-шудыра Бауман урамы буйлап естерәп алып китте. Салкынлык кырык градуслар чамасы. Урамда кар юк диярлек. Суык, бик суык.» Шулай да Кутуй күңелендә җылылык. Минем дә нәкъ шулай. Кутуйга ярдәмләшеп бүрәнә өстерәшәм. Икәүләп булгач, җиңелрәк. Күп урыннарны йәгерә-атлый үтәбез. Ике кварталлар җир узгач. Кутуй әйтә миңа:
— Бар, Риза дус. син кайт. Мин моны үзем дә алып кайтып җиткерәм,— ди.— Монысы өчен зур рәхмәт сиңа.— ди.
Ул авыр бүрәнәне бозлы ташлар өстеннән шудыра-шудыра өстерәп Бауман урамы буенча юнәлә. Мин аның көч-хәл белән баруын бераз карап торам да, утын сарае ачык калганы исемә төшеп, тиз-тиз атлап кайтып китәм.
...Инде бу көннәргә күп еллар үтте. Сугыш тәмамлануына да кырык елга якын. Миллионнарча кешебез сугышта һәлак булды. Күпләр яраланып, гарипләнеп, ә кайберәүләр бөтенләй диярлек исән-сау килеш туган илләренә кайттылар. Кайтучылар ерасында мин үзем дә, Берлин өчен барган урам сугышларында каты яраланган булсам да, үз аягым белән туган-үскән илемә кайттым. Үземнең яраткан эшемне дәвам иттерәм. Ә менә сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәтеп Берлинга якынлашып килгән көннәрдә һәлакәткә очраган Кутуй дустым кайта алмады. Аның турында уйлаганда һәрчак аның белән бергә шаулап узган яшьлек көннәрем исәме тешә. Ә кайчакны Кутуйның зәһәрле салкын көннәрдә Бауман урамы буйлап әлеге бүрәнәне өстерәп баруы күз алдыма килеп баса.
Кутуй фронтта
1941 елның ахырларында Кутуй фронтка китә. Йөрәгендә фашист илбасарларга чиксез ачу-нәфрәт саклаган кыю солдат Гадел Кутуй дошманны туган илебездән куып җибәрү өчен җанын, тәнен аямыйча сугыша... Менә ул фронтның иң кайнар, иң җаваплы урынында — Сталинградны саклау өчен барган сугышларда. Гвардия берләшмәсе командиры полковник Михайлов Кутуйга характеристика биреп болай дип яза:
«Минем» берләшмәгә килгәндә Кутуев гади рядовой солдат иде. натурасы белән тыйнак иде. Үзенең югары белеме белән, язучы булуы белән бер кайда да, бер кайчан да һаваланмады. Фронтның кырыс чынбарлыгы таләп иткән һәр тапшырылган эшне, һәр боерыкны намус белән үтәде. Иптәш Кутуев сугышта һәрвакыт батыр һәм кыю иде. Үзенең түземлелеге, шат күңеллелеге белән башкаларга үрнәк булды. Ул һәр сугышчан йөкләмәне нәкъ үз вакытында үти иде.
Иптәш Кутуев Сталинград сугышларында катнашып, шунда КПСС сафына керде. Ул тәрбияче-оештыручы буларак, үзен искиткеч сәләтле итеп күрсәтте, һәм дивизион парторгы итеп сайланды. Иптәш Кутуев фронтта үзен иҗат кешесе буларак та танытты. Ул частьның тарихын язды, әдәби монтажлар төзеде, Кызыл Армия матбугатында, сугышчыларның үзешчән сәнгать эшләрендә актив катнашты».
Гадел Кутуй сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сталинград оборонасының героик көннәрен чагылдырып «Без сталинградчылар» исемле тирән эчтәлекле нәсерен яза.
...Ниһаять, Кутуй Белоруссия фронтында. «Кызыл Армия» исеме белән чыгарыла торган Белоруссия фронты газетының татар телендәге басмасында хәрби корреспондент. Аның кулында хәзер дошманга каршы юнәлтелгән автомат яки пистолет кына түгел, фронтташ дуслары Гариф Галиев. Зыя Ярмәкиләрдәге шикелле үк, каләм. Сугышчыларны дошман әстенә алга әйдәп баручы ялкынлы сүзләр. Газета битләрендә аның фронтның алгы сызыгына барыл ут эченнән алып кайткан хәбәрләре, ■Тетрә, Берлин!» кебек утлы нәсерләре басылып чыга.
Ләкин фронтның бик авыр һәм мәкерле шартлары аны аяктан ега. Бетен йере- гә, уй-хисләре белән дошманны җиңүгә омтылган, шуның ечен барлык кечен биргән Кутуй дустыбыз җиңү кеннәрен. аның тантанасын күрә алмый Бу кеннәрдә ул бер аңына килеп, бер аңын югалтып госпиталь шартларында үткәрә. Ниһаять, 1945 елның 16 июнендә вафат була. Моннан да фаҗигалерәк үлемне күз алдына китерү дә кыен!
Язмамны тәмамлап шуны әйтәсе килә: Кутуй үзенең бетен талантын, яшьлек дәртен биреп, яңа, якты деньябыз ечен керешкән, социалистик Ватаныбыз, боек халкыбыз ечен ялкынлы гомерен биргән кеше, чын кеше нде!
Бер сорауга — бер җавап
Сорау:
Республика рәссамнары соңгы елларда үткәргән күргәзмәләрдән кайсысы сездә аеруча көчле тәэсир калдырды һәм ни өчен?
ХАРИС ЯКУПОВ, СССРиың халык художиигы:
Минем күңелдә иң зур тәэсир калдырганы — Мәскәүдә үткәрелгән, Татарстанның 60 еллыгына багышланган күргәзмә булды. Бу күргәзмә республикабызның культура тормышында, татар халкының рәсем сәнгате тарихында гаять мөһим вакыйга иде
Урамда суык. Крымская Набережная кар белән капланган Йөзләрчә тамашачылар ашыга-ашыга зур сарайга — СССР Художниклар союзының күргәзмә залына таба агылалар.
Беренче тәэсир — залларда кояш чыккандай яктылык, җылылык. Матур буяулар белән эшләнгән картиналар, күренешләр, кеше сыйфатларын төшергән рәсемнәр Г рафика әсәрләре — китап өчен ясалган иллюстрацияләр, сатира рәсемнәре, плакатлар. Скульптуралар Декоратив әсәрләр Театр сәхнәсе өчен башкарылган эскизлар Кыскача гына әйткәндә, монда, әкият патшалыгына кергән шикелле, рәсемнәр дөньясына керәсең Чөнки күргәзмәдә Татарстан рәссамнары тарафыннан 1920 елдан 1980 елга чаклы ясалган, ягъни 60 ел эчендә иҗат ителгән 1000 әсәр куелган.
Монда әсәрләрнең дә иң яхшылары гына сайлап алынган. Алар арасында Казанның карт художниклары, беренче татар рәссамнарының укытучылары Н Фешин. П Беньков әсәрләре куелган Янәшәдә — республикабызның хәзерге заман рәссамнарының күбесен укыткан В Тимофеев, П Сперанский. Н Сокольский эшләре. Беренче милли рәссамнарның әсәрләре Алар арасында Г Арсланов. Ш Мөхәммәтҗанов, Ф. Таһиров һәм Б. Альменовның китап өчен ясалган график эшләре. С Ахун һәм Б. Урманченың скульптуралары һ б
Күргәзмә залларында йөргәндә, мин 1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татарстан сәнгате һәм әдәбияты көннәрен дә искә төшердем Ул көн нәрдән соң 23 елдан артык вакыт узган икән Тарих өчен бу дәвер артык күп түгел билгеле, ләкин үсеш зур булгач, горурланасың Шул елдан соң гына да безнең рәсем сәнгатебез ничек алга атлаган, нинди яңа уңышларга ирешкән!