Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢАВЫЛ ХАТИРӘЛӘРЕ


ин Бүә буенда үстем Сабый чагым — Бүә суында коенып, ташлыгында кызынып, әрәмәсендә бөрлегән ашап йөрү булып күз алдыма килә.
Якавылның2 3 үзендә яшәвемне аз хәтерлим Тимер юлдан ерак түгел кечкенә агач өй истә Гөл чүлмәге белән янәшә тәрәзә төбенә утырып. әнкәйләрнең эштән кайтуларын көтүемне хәтерлим. Әткәй белән әнкәй ул вакытта тимер юлда эшләгәннәр Колхозлашу елларында әткәй. Сөләйманов Гаделша, егермебншмеңчеләр рәтеннән «Восток» артеле оештыручыларның берсе булган Яңавыл янындагы Йобанай дигән авылдан берничә гаилә берләшеп. Урадыдан ерак түгел урында җир алганнар, коммуна төзегәннәр. Әйе. башта ул коммуна булып оешкан. «коммуна» сүзе колакка нык кереп калган Тора-бара Урады игенчеләре белән берләшеп, артель «Юлбаш» колхозына әверелә. Ә «Восток» — колхозның җимеш бакчасы булып кала. Бәләкәй чакта мин ул бакчага барганымны, алма-жиләк ашаганымны хәтерлим Әткәй-ән-
2 Кереш суз авторы һәм шагыйрә архивыннан басылмаган әсәрләрне журналга әзерләүче шагыйрь Әлнп Маликов Редакция
3 Башкортстан АССРдагы район исеме
М
кәйләрнең клубта спектакль куюларын, үземнең сәхнәгә менеп, шигырь сөйләвем бүгенгедәй күз алдымда Бик кечкенә булганмындыр, мине алгы рәттән сәхнәгә күтәреп кенә бастырдылар да. сөйләп бетергәч, янә күтәреп алдылар
Урадыдан без Сарашты авылына күченеп киттек, аннары Аксәеттә яшәдек Бу авыллар ул чакта Янавыл районына керәләр иде. Әт«рй ♦ колхоз председателе, аннары авыл советы председателе булып эшләде, о Тәтешле районы төзелгәч. Райзо мөдире, бераздан район башкарма j комитеты председателе булып күтәрелде Бөек Ватан сугышында кат х нашты. персональ пенсионер булып, 1958 елда дөнья куйды. Күңелем- = дә әткәй халыкка хезмәт итүнең тере үрнәге булып яши Ул үзе кирәк « чакта трактор йөртә, кул белән урак ура. колхозчылар белән ярышып ® печән чаба иде Ничектер, матур итеп, сокланырлык итеп эшли белә ф иде ул.
Урадыга мин җәй саен кайтып йөрдем Анда әнкәйнең әнисе, сеңел- = ләре яшәде Урады елгасы, Бүә буйлары мәңгелек ямь булып күңелдә 2 калган Олы кешене күмәрлек тирән урыннарда да Бүә төбендәге чуер < ташлар асылташлар сыман ялтырап-җемелдәп күренеп яталар, ул ел- х га шундый тонык, шундый тнз агымлы иде — безнең балачак сафлы- ® гына һәм яшьлек омтылышына тиң иде ч
Сугыш башланган жәйдә дә Урадыга кайттым Нәнәйнең төпчек ® улы Миңнулла Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә иде. Көнбатыш ° фронтка узып барышлый телеграммасы килде Нәнәй ашыгып кына 2 май язып алды да станциягә җыенды. аңа мин дә нярдем Тәүлек буе х төнлә дә йокламый көттек, эшелоннар уза торды, бәләкәй абыйны * күралмадык. Нәнәй күчтәнәчләрен сугышка китеп баручы бүтән сол- * датларга өләшеп бетерде Ай буе стаица юлын таптады нәнәй Көнбатышка китеп барышлый язган хаттан башка егерме яшьлек Гыйль- муллнн Миңнулладан бүтән хәбәр килмәде Ул хатта « фашистларны тар-мар итми кайтмабыз» дигән юллар бар иде Гомумән, чат күтә-ренке рух белән, жиңүгә нык ышанып язылган иде
1942 елның җәендә Урадыда өч ай буе колхозда эшләдем Мин 8 иче классны тәмамлаган идем, җәйге каникулда мәктәп балаларын колхозга эшкә җибәрделәр 15 16 яшьлек кызлар бер төркем булып эшли идек. Бригадирыбыз Гафифә апа - исеме шулай хәтердә кал га и — ул безнел ничектер, сөеп яратып эшләтә, без дә аны бик нхтнрам итә идек Өстән әйтеп оештырылмаган ярыш белән, җыр белән эшлә дек. һәр эшнең үз юлдашлары ярдәмчеләре була икән Утауда уен көлке, мәзәк сөйләү, печән җыюда җыр, уракта ярыш Эшкә кояш чыкканчы китәбез, бигрәк тә урак өстендә шулай Кояш чыгуын кырда каршылыйбыз. Кояш төшлеккә җиткәндә жнейка урдырып киткән арышны көлтәләп, һәр кайсыбыз өч йөз көлтә бәйлибез. Бу — көнлек норма дигән сүз Аннары сослан ышыгында сөт-катык ашыйбыз, кояш кыздырганда, ял итеп алабыз Кояш 6aiu өстендә торганда, көлтә бәйләве бик аныр көлтә бавы шартлап сына, камыл без кебек булып ката, кулны чәпчеп, каша туздыра Кояш сүрелгәндәй иткәч, янә караңгы төшкәнче 100 150 шәр көлтә бәйлибез, бусы инде нормадан тыш Кояш баткач, уйсурак җиргә төшеп, җитлегеп бетмәгән арыш урып, яки солы йолкып алабыз да һәрберебез дүрт йөз илле көлтәлек бау әзерләп, сослан астына күләгәгә куябыз Иртәгә баулар әзер, эш кызурак булачак! Кайтышлый Урады елгасы буенда оек чабаталарыбызны салып, аякларны юабыз, яшел чирәмнән җәяү атлыйбыз Ачык тәрәзәләрдән урамга яшь бәрәңгеле аш исе. кыздырылган май исе таралган Нәнәй мине яратып кына битәрләп тә ала «Нигә шулай караңгыга каласыз, сезне кем мәжбүрлн?» Шунысы әйбәт тә безне беркем мәҗбүр итми, үзебез эшнең ниндидер кызыгын, ямен табып эшлибез Ә бәлки, ир-ат сугышка киткәч, эш безнең җилкәдә калды
дип, җаваплылык тоеп эшләгәнбездер. Бу хакта безгә, 14—16 яшьлек кыз балаларга беркем берни сөйләми, әмма бөтенебез моны аңлый Эвакуацияләнеп килгән гаиләләр, фронттан килгән өчпочмаклы хатлар, үлем хәбәрләреннән хәлнең үтә киеренке булуын күреп, сизеп тора идек. Бергә эшләгән кызлардан Рәшидә, Ләбибә, Уйзат (ул бик моңлы җырлый иде). Зәбидәләр бар. Егет-җиләннән Асаф, Рәшит, Мидхәт. Унынчыны тәмамлагач мин тагын җәй буе Урадыда эшләдем. Бу егетләр сугышталар иде инде. Асаф белән Рәшит кире әйләнеп кайтмадылар Мин аларның исемнәрен генә беләм, чөнки мәктәптә бергә укымадык, ә авылда фамилия белән дәшү юк. Бригадир Гафифә турында. яшь кенә сөйкемле хатын .. Ул безне атнага ике генә күрә — эш биргәндә һәм эш кабул иткәндә Кешенең өстендә торып эшләтү юк иде. Бәлки шуңа да без ямьле итеп эшләгәнбездер. Хәер, мин унынчыны тәмамлап килгәндә, халык шактый басынкыланган, моңайган (1944 елның җәе иде бу), Гафифә апа да кырысланган иде. Эштән кайтышлый колхоз амбарына кереп, йөзәр грамм пешкән икмәк алып кайта идек. Сеңелем Мәдәния белән эшләп алган шул икмәкне бөтен гаиләгә бүлә идек. Безнең әткәй ул вакытта сугышта иде, нәкъ шул чакларда әнкәйнең сәламәтлеге югалган иде.
Нәнәй вафат булганнан соң, мин Урадыга кыска вакытка гына ике мәртәбә кайтып әйләндем Беренчесендә әнкәйнең сеңелләре Газизә һәм Газимә апаларым авылда, нәнәйнең өе дә исән иде. Икенчесендә инде ул өйнең урыны да калмаган, алма үләнле өйара аркылы таш юл салынган. Өйнең хуҗасы булып калган Газизә апага Янавылда казна йортыннан квартир биргәннәр Газимә апа кызы янына шәһәргә күченеп киткән. Урадыда калган иң якын дусларым — Урады елгасы белән Бүә буйлары — алар да үзгәргән: элекке сафлык, җитезлек юк, олыгайганнар, җитдиләнгәннәр, комланганнар димме... Яшь-җилкенчәкнең күңелен әллә кайларга алгысытып, уйнаклап акма әле дигәннәрме— Бүәне буып, эшкә җиккәннәр
Урадыга бәйле истәлекләр «Ж,ир-су» поэмасында бераз чагылган Ләкин аларны нинди дә булса әсәрдә язып бетерү мөмкин түгел. Бүә суының безнең ише вак балаларны иркәләп-шаяртып. еракларга агып китүе, күгелҗем кара бөрлегәннәрнең безнең белән качышлы уйнаулары. кичү аркылы чыгып, Яңавылга алып баручы яшел сукмак «Сез каласызмыни, без китәбез!» дип, гел каядыр ашыгучы яшел вагоннар!..
һәрвакыт күңелдә алар.
19 сентябрь. 1977 ел. Әлмат.
Үземнең мөстәкыйль биографиям кайчан башланды икән? Әткәй тәэсире, аның халык арасындагы абруе һәрвакыт янәшә булгандыр, каршылыкларны җиңелрәк үтәргә ярдәм иткәндер Авырлыклар күрдем дип әйтә алмыйм. Булганнары вакытлы шикелле, үтә торган шикелле тоелды.
1944 елда унынчыны тәмамладым, авыл мәктәбендә ике ел укытучы булып эшләдем 1946—50 елларда Уфа педийститутында тарих фа-культетында укыдым Сүз арасында әйтим, «марксизм-ленинизм нигезләрем Уфа университетының хәзерге ректоры Чанбарисов укытты. Сайлаган фәне, ышанычы, логика көче белән бөтен барлыгыңны яулап ала торган кеше. Студентларча яшерен генә мин ана гашыйк идем, ирләр фәне саналган марксизм-ленинизмны отличнога укый идем (Безнең курста күпчелек фронттан кайткан яшь офицерлар, алар белән ярышу — ай-һай!)
Институтны тәмамлагач, Әбъялил районында башкорт мәктәбендә бер ел укыттым 1951 елда Әдипкә кияүгә чыгып. Татарстанга килдем. Чинзәләдә Вахитов исемендәге татар мәктәбендә дүрт ел укыттым, анда укытучыларның комсомол оешмасы секретаре булып эшләдем 1953 елда партиягә кандидат булып кердем 1954 елдан — партия члены. ♦
1955 елдан - Әлмәттә Кичке нефть техникумында тарих укытучысы, j партиянең шәһәр комитетында лектор, Әлмәт радиосының редакторы. | 1963 елда беренче китабым чыкты, шул елдан Язучылар союзы члены. * Еш кына «ничек яза башладыгыз?» дигән сорау бирәләр. Менә бу = юлы съездга баргач та берәү шул сорауны бирде «Язучыларның ха- 2 тыннары яза башлый Рәйсә Ишмуратова, Гөлшәһидә, менә сез Ничек була ул алай?» Мин ничегрәк жавап бирергә, дөрес тә булсын, шаяру ♦ да булсын, дип уйлап өлгермәдем, әлеге мәҗлестә булган Миргазыян < Юныс минем урынга җавап бирде. «Гаилә тормышы шундый нәрсә ул, = монда шигырь язу гына түгел, әллә нәрсә эшли башларсың» Ә чын- ° лап әйткәндә, әдәби атмосфераның тәэсире булмый калмады Мәктәп- < тә укыганда ук мин стена газетасының редакторы була торган идем, * 6—7 классларда әдәби журналның редакГоры булдым хәтта Дәфтәр- дәфтәр шигырьләремне укытучылар алып укып йөрттеләр дә әллә кая ц куйдылар
«Профессионал» булып китүемә август аенда бер ел тула Лңа чак- о лы олылар өчен дүрт, балалар өчен дүрт шигырь китабым чыккан нде 2 Русча китап чыгарам дип. Казанга, Мәскәүгә йөри башлагач, эшне калдырырга туры килде Шушы эшләми торган арада элек язган әй- * берләрдән тагын өч җыентык әзерләдем - икесе яңа. берсе «Кызыл <■> каурыйлар» дип аталган сайланма Яңаны язуга караганда язганны дөньяга чыгару эшләре күбрәк нервыны һәм вакытны ала икән дигән фикергә килдем Үз-үзем» дә таләпчәнлек арта, кешеләрнең дә миңа таләпчәнлеге арта буган — елда и-ел кыенлаша бара Элекке шикелле күргән бер нәрсәгә сокланып, гаҗәпләнеп шигырь чыгарып булмый. Шигырь бер үк вакытта фикергә дә, хискә дә бай булсын Икесенең берсе җитмәсә, мине инде ул канәгатьләндерми төсле Ниндидер сәер гадәтем бар дөнья шаулаткан авторны мин шундук укырга ябышмыйм Шау-шулар тынгач кына иркенләп укыйм, бу чакта ииде мина бер кем дә үз фикерен такмый төсле, хөкемне үзем чыгарам Хемингуэй белән шулай булды. Межелайтнс белән һәр икесе алдында баш иям Димәк, минем критерийлар җәмәгатьчелекнеке белән тәңгәл килә 5U желай- тис минем өчен әле дә яңа Соңгы елларда үзем өчен ышн бер яңа шагыйрь, димәк, яңа дөнья ачтым Марина Цветаева Китабы кулга төшкәнгә чаклы минем аның хакында бер нәрсә дә укыганым юк иде. Бары ике юлын гына ишеттем
Мили А ие вечей, но вечен чир Не понапрасну служим
Шуннан эзләп табып укыдым Фикер һәм хисне укмаштырган яшен ташы А ВознесенскнЙлар яна сыман тоелган нде. алар Цветаеваны гына кабатлаганнар икән
Бездә (татарда) хатын-кыз шагыйрьләрне аерым исемлеккә теркәү кагыйдәләшкән Чын шагыйрьләр рәтендә торырдайлары булмаган* нанмы? Әллә алар хатын кызга гына тулысымча аңлаешлымы? Ләкин бит хатын кыз бөтен укучыларның яртысын тәшкил итә Ә менә Маринаны мин форма һәм фикер бердәмлегенең көче ягыннан хәзерге күп ир шагыйрьләрдән өстем куям
Яраткан шагыйреңә ирексездән иярү була торгандыр. Сибгат Хәкимгә дә, Хәсән Туфанга да ияреп алдым бугай. Аз гына. Гомумән, мин иярү ягында түгел.
23 июль, 1974 ел. Әлмзт. '
Сиңа дошман кирәк булса
Шагыйрь дустыма
Дошманың бик усалмыни, дустым, Дошманыңа атап башладың Әсәреңне... Әйткән сүзләрең дә Хәтерләтә вулкан ташларын
Дошманнарсыз, әйе, кызык түгел, Гел бер төрле яшәп туясың.
Кайчак — җилне кылыч белән кискән Дон-Кихотка охшап куясың.
Дон-Кихотның инде, ир намусын Яклап, туң дөньяга янавы... Дошманнарны дуслар арасыннан Эзләү дә бит түгел яңалык.
Дуска тибеп калу кыен түгел, Дус бит сындыралмый сыйракны Якыныңны чит-ят итеп күрү — Күрә белмәгәннән еракны
Кешеләрдән качып уйнаганда, Баянда да байтак фальшь китә Баш китәрдәй эшләр булмаганда, Вак-төяген дуслар фаш итә.
Сиңа дошман кирәк булса, дустым, Агу чәчмә сулар һаваңа.
Ерак дошманнарга буй җитмәсә, Бар бит алар безнең арада:
Дан-опиум, ялагайлык, яла... Чистартмасак эчтән вөҗданны. Җир йөзендә безгә җиңел булмас Җиңеп чыгу тышкы дошманны
Юлларыңда юлдаш булыйм
Жыр
Атландык икәү чаптар атларга. Язгы елгалар шаулап акканда.
Куллар бирештек, сүзсез килештек Тормыш юлыннан бергә атларга.
Тормыш юлын бергә үтәргә, Аерылышкан чакта көтәргә.
Җилдән, давылдан, дустым, арала, Кеше сүзенә, дустым, карама Күңел киң булса, уйлар бер булса. Җил дә үтәлмәс безнең арага
Кеше сүзләренә карама. Җил дә үтмәс безнең арага
Булыйм юлдашың, юллар ярганда. Булыйм сердәшең, уйга талганда Дуслык чыныга авыр юлларда, Дуслар сынала ялгыз калганда
Кайгың булса, ялгыз күтәрмә, Шатлыгыңны ялгыз үткәрмә
Биюченең йөрәгендә Җигүле атлар бардыр Калдырма жиде ятларга Яратып сөйгән ярны
Сыздыра, әй, гармуннары. Йөрәкләргә ут каба Егет ничек түзеп торсын. Кызлар чыккач уртага
Гөл сабагы — буй сыннары, Айдай нурлы йөзләре Уйландыра, моңландыра — Җырлый Әлмәт кызлары