Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИГӘНӘК


ПОВЕСТЬ
aft, бу тигәнәкне! Кешегә җәберен салырга гына тора. Ни арада итәкне сырып та алган. Чүпли башласац, бармак битләрен калдырмый инде бу, маникюрны да бозып бетерер. И-и, Мәҗит, синең дә чалбар балакларың чат тигәнәк. Кара аны, ипләп кенә чүпли күр. Юкса, үзеңә балагында песи балалары тырнагын кайрый мәллә, диярләр. Сүсәрә дә кала.
— Белә ул табигать, җанкисәгем. Тәмле кура җиләген җиңел генә өзеп капмасыннар әле дип, юри үстергән ул куак тирәсенә чәнечкеле тигәнәген, зәһәр кычытканын. Сакчылар итеп.
— Авызыңны күбрәк ерсаң, берәр кылчыгы күзеңә
керсен тагы. Аннары белерсең тигәнәкнең нәрсә икәнен.
— Беләм мин аны. Менә син, Тәнзилә, язга чыгу белән авылга кайтыйк, яңа сауган җылы сөт сагындым, балаларга да бик кирәк, дия башлыйсың. Уйлаганың бармы язгы сөттә шушы тигәнәкнең күпме өлеше бар?
— Язын тигәнәк булмый, акыллым, әрекмәне генә була.
— Әнә шулай язга әрекмән күбрәк булсын дип, тырыша да инде ул тигәнәк. Сиңа да ябышып китә, миңа да Сарык койрыгына да сырыша, кәҗә сакалына да. Нәтиҗәдә язын сыерга авыз тутырып күшәрлек беренче яшел азык булып, әрекмән өлгерә. Сауганда алдына әрекмән җыеп салсаң, сыер көйсезләнүне белми. Сөт яраткач, белей тиргә син тигәнәкне, җанкисәгем.
— Белеп тиргнм, акыллым. Үзәк бәгырьләремә үткәне бар ул тигәнәкнең.
— Тиргисең, ә үзең җыйган җиләгең өстенә тизрәк әрекмән яфрагы капладың. Бик дөрес иттең. Шиңдерми, бөтен хуш исләрен саклый җиләкнең әрекмән. Башыңа да әрекмәннән эшләпә ясап киертимме соң? Кояш та сукмас, баш сызлавыңны да юып кына алыр.
— Үзеңә ясал ки дә андый эшләпәне, әйдә, таган аса башла. Чәй кайнатып алыйк. Салырга гөлҗимешен, карлыган яфрагын җыю — минем өстә. Әйләнеп килим әле мин. Нигәдер балаларның тавышы ишетелми башлады, су коенабыз дип, чоңгылга эләкмәсеннәр тагын Бик хәтәр җирләре бар ул Ыкның
Уллары Равил белән Камил су читендәге юеш комнан нидер коралар; эшләре шулкадәр тыгыз боларнын, хәтта бер минут теле тик тормаган Камилнең дә авызыннан ләм-мим сүз чыкмый
Тәнзилә уеннарын бозмыйм дип аларга дәшмәде. Читкәрәк китеп, башларын су өстенә үк игән талчыбык куагы төбенә килеп утырды.
Ага елга. Тын гына, сабыр гына агып килә дә шыбыр-шыбыр итеп уйнаклап ала, ул арада тынгысыз-ярсу бөтергәләнеп куя, агым .ул бө- тергеләрне алга куа. Ык авыр гына көрсенгәндәй итә дә тагын тыныч кына ага башлый.
Ә су төбендә күч-күч ак болытлар йөзә, тибрәнә, актарыла.
«Узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да...»
Тәнзиләнең моң гына сузып бер җырлап җибәрәсе килеп китте. Уза шул гомерләр, аккан судай уза... Ә су төбендәге ул ак болытлар узган көннәрнең хатирәләре кебек икән. Бар да алар, хатирәләр, юк та...
«Белеп тиргә син тигәнәкне».
Әй, Мәҗит!.. Уйлап әйттеңме син моны, әллә сүз җаеннаы гына телеңә килдеме?
Тигәнәк... Карамалы... Ах, ул көннәр!..
II
Килеп төшкән көнне ук ошатты ул Карамалыны. Зур авыл иде ул, кайчандыр район үзәге булган. Әллә ничә кибете, ашханәсе, көнкүреш комбинаты, больницасы... барысы да бар. Арттарак, буын-б>ын итеп ак һәм карага буялган биек торба күккә сузылган. Анда, текә ярлы коры елга аръягында, кирпеч заводы. Аның заводы, Тәнзилә техник булып, кирәкле кеше булып килде анда.
Шулай да, күңеленә аеруча хуш килгәне, ихтимал, биредәге Культура сарае булды бугай. Әйе, әйе... Күңелсезләнеп, ямансулап йөрергә әнә шул ягымлы йорт ирек бирмәде дә инде аңа. Юкса, нәрсә? Алар- ның әби теше кебек санаулы йортлар гына калган үз авылларындагы шыгырдык идәнле клубта күптән инде ямь калмады, ә шәһәрнең мәһабәт сарайларын, затлы театрларын, шау-шулы танцы мәйданчыкларын өч ел буе һич тә үз итә алмады Тәнзилә. Ходаем, билет алып кына кер аларга, су эчәсең килсә дә, чират торып акчаңны түлә, иптәш кызларыңның итәгенә тагылып кына йөр,— юкса, озын чәчле берәр саламторханы килеп бәйләнергә генә тора. .
Биредә, ичмасам, барысы да бик гади иде. Килешле генә киенгән баянчы егет, килешле генә каш сикерткәләп, татарчасын булсын, вальс көйләрен булсын, бер-бер артлы сыздыра тора, егетләр әллә ни нәзакәтләнми генә кызларны биергә бөтереп кертәләр, ул арада барысына да кызык уеннар башланып китә: «өченчесе такъ», «чыбыксыз телефон».
Тәнзиләне дә беренче чыккан көнне үк биергә чакырып кына тордылар, «чыбыксыз телефон» аша килгән мәзәк сүзләрдән рәхәтләнеп көлде ул, такъ калып, туфли үкчәләрен һич кызганмый шык-шык йөгерде. Уен да көлке, җыр да бию, ә колак яфракларын чандыр гына Мәрзизәнең калын иреннәреннән чамасын белеп кенә агылып торган кайнар пышылдаулар кытыклап-кытыклап ала. «Кем белән биегәнеңне белеп бие, иркәм, хөрмәтле докторыбыз Дамир Мөхтәсимович булыр бу. Әллә авылда үзенә тиң таба алмый инде, әллә үзенең кара кашларына үзе гашыйк, берәү белән дә чуалганы сизелми хәзергә».
Гәүдәгә әллә ни озын булмаса да, зур учына Тәнзиләнең бөтен биле сыеп беткән бер егет белән биеп чыккач, Мәрзизә, тегеңә ымлап, борынын җыерып куйды:
— Бер иләс-миләс нәрсә шунда. Галстук тагып алгач та, кем дип беләсең син аны? Совхозда кара эштән башы чыкканы юк.
«Кара каш... Кара эш»,—дип кабатлады да Тәнзилә тыела алмыйча көлеп җибәрде.
— Авызыңны бик ерма, иркәм, авылда да хулиганнар җитәрлек хәзер. Сиңа да ябышып өлгермәсей ул тигәнәк.
— Нинди тигәнәк, Мәрзизә?
— Кем турында сөйләп торам соң? Тигәнәк Заһир, беләсең килсә' ф Алай-болай үзенә дәшә күрмә тагын кушаматы белән, сынмаган сөя- * геңне калдырмас. Бер җене котырса... тыярлык түгел.
«Иләс-миләс... Тигәнәк... Бер җене котырса». Ходаем, шулкадәр дә g куркыныч микәнни соң ул таза-нык куллы егет? Күзләре бик акыллы- = тыныч карый лабаса үзенең. Ул елмаюлары бигрәк сабыйларча инде.
«Белмәгән, сынамаган ир-ат халкыннан сак була күр, кызым, каты * чикләвек була бел»,—дип, әнисе тикмәгә генә әйтмәгәндер, күрәсең. = Шәһәрдә укыганда ук әйтә башлаган иде, бирегә озатканда да соңгы 2 сүзе шул булды. ч
Сак булырга, каты чикләвек булырга тырышты Тәнзилә. Икенче * кичне, аннан соң да куркыныч егет белән бер тапкыр да биемәде, гел л хөрмәтле доктор Дамир Мөхтәсимович белән әйләнде. 0
Ә пичәмәдер көннәр үткәч, Мәрзизә ул кичне нигәдер клубка чык- © маган иде, баянчы «дамский вальс» игълан итүгә. Тәнзилә, аны моны *- уйлап тормастан, Заһир каршына килде дә басты. Менә кызның биле ч тагын кытыршы-нык учта, ә үзе күзләрен аяк очларыннан күтәрә ал- “ мый, шулай да сизә каршына килеп басуга, егет купшакланыбрак кит- ө кән иреннәрен юмарт кына җәеп җибәрде дә, әле һаман да җыеп ала * алганы юк. Нәрсә уйлап шулай тулган айдай яктыруы икән аның? Яхшыгамы, әллә ямангамы?..
Музыка тынуга, гадәт буенча, Тәнзилә егетне стена буйлап тезелгән урындыклар янына озатып та куярга тиеш иде. Алай итә алмады, биючеләр чуалыбрак калган арада, ялт кына тышка ук чыгып шылды.
Җәй ахыры киче салкынча иде, тәрәзәләр яктысыннан читкәрәк китүгә, Тәнзилә дөм караңгыда калды, бөтен тәне дер-дер чымырдап куйды.
— Тәнәфескә чыгарга кайчан звонок булды сон әле? Мин ишетми дә калганмын.
Аркадан алып, тез буыннарына кадәр бу юлы кайнар чымырдау узды.
— Миңа кайтырга вакыт, Заһир. Иртүк торасым бар.
— Туңгансың син, Тәнзилә. Әйдәле, йөгереп кенә кайтыйк. Хәзер җылынасың.
Бу юлы кытыршы учка Тәнзиләнең кулы беләзек тиңентен сыеп бетте, клуб эчендә, аларны озату маршыдай, яңа көй яңгырады... Киттеләр йөгереп.
Музыка хәзер ишетелер-ишетелмәс кенә колакка чалына, аның каравы, лап-лоп һәм туп-туп иткән ике пар аяк тавышы тын урамда әллә кайларга яңгырый. Юк, аяк тавышлары гына түгел, кызның леп-леп типкән йөрәк тавышы да еракларга ук ишетелми микән?
— За... Заһир... Мин җылындым инде.
— Бнк әйбәт, Тәнзилә. Инде менә җилкәңә моны салыйк. Бигрәк юкадан киенеп чыккансың син.
Иң өстендәге пиджактан җылы сөт исе, тагын ниндидер ягымлы ис килә иде.
— Заһир, рәхмәт сиңа. Мин кайтып җиттем диярлек инде.
— Мин әле сезне дә узып кнтәм. Юлдашлар без.
— Ничек? Мәрзизә сезнең өйне югары очта дигән иде.
Кап караңгыда ап-ак тешләр җемелдәп куйды.
— Әйтер ул Мәрзизә! Кеше ни димәс, үз сукмагыңа җитмәс, ди минем әни.
«Ә минем әни әйтә: белмәгән-сынамаган егет халкыннан...» — Тәнзилә тел очына килеп җиткән сүзләрне йотып калды. Анысын йотты, ә менә...
— Син һаман да кара эштәме, Заһир?— монысының теленнән ничек ычкынганын ул үзе дә сизми калды.
— Тагын дөрес информация бирмәгән сиңа Мәрзизә. Кара эштә түгел, яшел эштә мин. — Егетнең тавышы бик җитди иде.
— Нинди яшел эш ул, Заһир?
— Күз алдыңа китер... Яшел болын, яшел аланнар. Яшел үлән эчендә яшел чикерткәләр сикерешә. Яшел эшләпәңне киеп, алмачуар атка менеп аласың да, иртә таңнан кояш баеганчы, син шунда, яшеллек кочагында Тирә-юнеңдә йөзләгән сөтбикә. Алар синең һәр сүзеңне аңлый, кәефең ничегрәк — анысына кадәр сизенеп торалар.
«Сөйләшә белә бу. Мин — көтүче, дип кенә әйтәсе урынга, былбыл урынына сайрый. Егетләрнең юма теленә эреп китәргә торма, дип тә әйтә иде ич әни».
— Сезгә укырга туры килмәдемени, Заһир?
— Укыйм мин.
— Кичке мәктәптәме?
— Нигә кичләтеп йөрергә? Көн үзәгендә сөтбикәләр инеш буена утлыкка туктый. Корсак тиңентен суга керәләр дә, йокымсырый-мыш- ный күши бирәләр, бер мәшәкатьләре калмый малкайларның. Мин дә тал төбенә сузылып ятам да дәреслекләремә чумам.
— Шулай экстерн укып кына аттестат алыргамыни исәп?
— Нигә экстерн? Сессияләргә барырга совхозның бер вакытта да тоткарлаганы юк. Быел менә диплом якларга тоташ ике ай түләүле ял бирәчәкләр.
— Сез институтта укыйсызмыни-и?
— Кайчандыр Бауман укыган институт студенты мин. Сигезенчедә чакта ук аның турында «Яз кошы» дигән китап укыган идем. Институт ишеген ачып керүгә, гел шул искә төшә дә тора. Батыр да кеше булган соң Бауман.
«Тиздән дипломлы белгеч булачак, ә үзе көтүче. Әллә чыннан да иләс-миләсрәк инде».
— Менә сезнең өйгә дә килеп җиттек, Тәнзилә. Тыныч йокы, тәмле төшләр!
— Рәхмәт.
Хуҗа әбигә комачауламас өчен ул үзенә урынны өй алдында гына җәеп китә дә, салкынчада юрганын башыннан ук бөркәнеп ятуга, изрәп йокыга да китә иде. Мондый рәхәт йокыда төшләрнең аеруча матурлары керә. Әмма ул төнне тиз генә йокы алмады. Әллә кайдан гына җылы сөт исе, әчкелтем-ягымлы ис килеп йөдәтте.
Иртәгесен эшкә ничек җиңел-җиңел атлап барулары, һәр очраган берәү белән бик үз итеп елмая-елмая исәнләшеп үтүләре хәтердә. Заводта үзенең кысан бүлмәсендә утыра алмады, чи кирпечләрне киптерү лапасларын әйләнде, яндыру мичләренең утын, күңеле булганчы, көйләп йөрде. Нарядлар, тагын ниндидер кәгазьләр язасы бар иде, теләр- теләмәс кенә бүлмәсенә кайтты. Өстәлдәге кәгазьләргә иелүгә, дыр- кылдап ишек ачылды. Күтәрелеп караса, каршында Мәрзизә басып тора, үз яшеннән әллә күпмегә олыгаеп киткән, иреннәре юкарып, күкселләнеп калган иде.
— Ябышып та өлгердеме үзеңә Тигәнәк? Әйттемме мин сиңа? Әйт-темме! — диде ул, үзенекенә охшамаган тыркылдаулы тавыш белән.
— Нигә ябышсын, Мәрзизә? Юл уңае булгач кына бергә кайттык.
— Юл уңае! Беләбез без нинди юл уңае икәнен. Нигә өй алдында аулакта урын җәеп куйганыңны да беләбез. Җылы кочак эзләп килдеңмени монда? Килмешәк!
— Авызын ни әйткәнен колагың ишетәме соң синең, Мәрзизә?
— Дамир белән таныштырдым, шул җитмәгәнмени сиңа? Ул да килмешәк, син дә... Чукынышып бетегез. Ә безнең егетләрне аздырасы булма! Ишеттеңме? Ишеттеңме дим, шәһәр сөйрәлчеге!
Мәрзизә аның башына күсәк белән тондырып чыгып китте дисәң... кулында бер нәрсә дә юк иде шикелле. ♦
Ә чигәләр чатный, бөтен тирә-юнь аның саен караңгылана бара х иде. «
Шуннан соңгы көннәрнең хатирәләре дә гел караңгылы да яктылы, t Кичен бик вәземләп, сеңдереп кенә яңгыр ява башлады. Тәнзилә пла- ь щын бер салды, бер киде. Юк инде... Өркеттем моны, котын алдым, днп ф тантана итмәсен әле Мәрзизә. Чыктан да чыланып канат салындыру- _ чылардан түгел без алай. =
Клуб янында аны әлегә танышып өлгермәгән бер кыз читкәрәк дә- * шеп алды. >,
— Эзләмә син Тигәнәкне,— диде, серле генә пышылдап. — Мәрзи- £
зәдә аулак өй бүген. Шунда ул. е
— Булса соң! — Ишектән Дамир чыгып килә иде, Тәнзилә булды- *
ра алганча яктырак елмаеп, аның каршына атлады. ®
Биегәндә дә гел елмаерга тырышты ул, ә үзенең үксеп-үксеп елый- ч сы килә иде. Түзә алмады, кеше күзенә бик чалынмаска тырышып, = кайтырга чыкты. Яңгыр инде туктаса да, аяк асты бик тайгак, ника- * дәр ашыкмасын, саграк атламый булмый иде.
— Менә моннан, чирәмнән кайтыйк, Тәнзилә. °-
Заһир биленнән алып өлгермәсә, Тәнзилә, тайгаклап китеп, чалкан ук барып төшәсе иде.
— Уф, котымны алдың, Заһир. Ниме соң... Аулак өйдә күңелле булдымы?
— Нинди аулак өй турында сүз?
— Син махсус чакырылган аулак өй турында.
— Кызык. Махсус чакырылганмын, үзем генә берни белмим.
Тәнзиләнең Заһир кулын алып ташларга днп сузылган кулы җылы- дымсу уч эчендә калды.
— Заһир, озатма син мине. Озатма моннан соң бер вакытта да! Яме? Кирәкми...
Заһир билдән кулын алды. Ул урын сап-салкын булып калды.
— Ябышма, тигәнәк күк, дисеңме?
— Ой! Юк-юк! Нигә алай дим? Алай димим. Юк.
— Димәсәң, белеп тор: миңа кайчак шулай бабам кушаматы белән Тигәнәк днп тә әйтәләр.
— Бабаңның кушаматында синең ни катнашың бар? Нигә инде...
— Белмим, ни катнашым бардыр... Ә менә әтигә бер вакытта да алай димиләр иде. Сугыш инвалиды иде әти, бик сызланып яшәде. Ямьсез сүз белән күңелен дә җәрәхәтли күрмик, дигәннәрдер инде авылдашлар Дөнья куйганына унынчы ел хәзер.
Лыштыр-лычтыр сүзсез генә атладылар.
— Бабайга андый кушамат тагылуның тарихы кызык кына. Сугыш елларында колхоз председателе булган бабай Җитмешкә җитеп килүче карт. Бервакыт шулай районнанмы, шәһәрдәнме килгән бер вәкил белән басуларны карарга чыкканнар. Авылдан ерак түгел кысыр калган җир буйлап үтәләр болар. Кысыр җирне алабута да билчән, әрем дә тигәнәк баса инде. Басу тулы казлар икән. «Нәрсә чәчтегез монда? Нигә аны казлардан таптатасыз? Штраф салырга кирәк каз хуҗалары- на»,~-дип гайрәт ора икән вәкил. «Тигәнәк басуы бу, иптәш, казлар өчен махсус үстерәбез. Үлеп тә ярата тигәнәкне казлар, моны үтеп, бодай басуына да кереп йөдәтмиләр>,— дигән бабай, күзен дә йом
мыйча. Анысы, «махсус үстерәбез» дигәнгә ышанып тормагандыр инде вәкил, шулай да, бер җыелышта сөйләгән. «Әнә, Габбасов хәтта тигәнәкне дә ничек оста файдалана белә, казлар симертә тигәнәклектә, үрнәк алыгыз»,—ди икән. Шулай тагылган бабайга кушамат. Ә казларның тигәнәк яратуы чыннан да дөрес. Кайберәүләргә бит кешедән көләргә генә булсын. Ярар, Тәнзилә, хуш! Моннан соң озатмам. Урамның әнә теге ягыннан, сиңа күренми генә кайтырмын. Анысына рөхсәтме?
Шуннан соңгы кичләрдә ялгыз да, икесе урамның ике ягыннан да кайтырга туры килмәде. Тоташ яңгырлар башланды, тез тиңентен былчырак ерып клубка чыгу түгел, төшке ашка да кайтып йөрешле түгел иде. Таш юлдан гына ашханәгә барып килсәң ярар иде дә... анда Мәрзизә эшли, ул зәңки пешергән аш ничек тамагыңнан үтсен?
Озын кичләрне кыскартырга эше дә табылды. Киткәндә әнисе: «Үзеңә пирчәтке бәйләп киярсең, бармакларың да бишинә тотудан бизмәсен»,— дип, бер кыркым язгы йон тыккан иде. Кич буе йон яза, йон эрли хәзер Тәнзилә. «Үзеңә пирчәтке...» И әнием, белеп торасың, бер генә түгел, ике пар өр-яңа перчәткәм бар ласа. Үзеңә дигәнең, берәр- сенә бүләккә диюең түгел микән? Берәрсенә... Заһирга бәйләп бирсәң, нишләр? Көнозын диярлек яңгыр коеп торса да, көтүләрнең әле кергәне юк. Кыендыр хәзер синең яшел эшең, кулларың да бик туңадыр.
Ике йомгак җеп инде әзер. Аның зур кулларына җитеп бетәр микән бу? Булгач-булгач, мулдан булсын, өч җәптән катар җебен, май эчендә йөрсен әле егетнең кулы.
Иртән эшкә киткәндә, сумкасына бер гөнҗәлә йон да тыкты. Әбәткә кайтып йөрисе булмагач, төшке вакыты барыбер бушка сафсата сатып үтә, шунда йон яза торыр.
Их, алмаган гына булсачы шул төргәкне...
Төшлектә тамак ялгап алгач, алдына газета җәеп, йон язарга утырды. Бер учлам язды, икенче учламны башлауга, күзенә чүп керде, йоннан чәчрәде, ахры •
Башта әллә ни игътибар итмәде, күз яше белән чыгар әле дип, кулъяулыгын чылата-чылата эшләвен белде. Юк, чыкмый, аның саен ачыттыра, үтереп тә кыра. Кызларга да күрсәтеп карады, күренми чүбе, эчкә киткәнче, бар, врачка йөгер, диделәр.
— Ни булды, Тәнзилә? — дип, сагаюлы-шүрләүле каршы алган иде аны Дамир Мөхтәсимович, «күзгә чүп керде лә» дигәч, авызын ерып җибәрде.
— Чүт кенә чирләп тә алмый, ичмасам, дигән жүләр уй да килә иде бу колыгызның башына. Бер караганда, бик эгоистик, антигуманистик уй, әлбәттә. Икенче караганда... егет кеше күңеленә ниләр килмәс. Окулист түгел мин түгелен, андый штат бездә буш тора хәзергә. Әмма мондый чибәр күзләрне дәвалау үзе бер бәхет...
Дамир шулай сөйләнә-сөйләнә, салкын бармаклары белән күзне авырттырып бетерде, салкын дару тамызды.
— Булды шикелле бу, Тәнзилә. Авыртырга хакы юк бу матур күзләрнең. Хәер, авыртса, суза күрмә, кил. Кая, җил тимәсен, бәйлик. Бүген дә, иртәгә дә эшкә чыгып йөрмә. Менә справка.
Ләкин күзнең авыртуы аз гына да басылмады. Хуҗа әби өйдә юк иде. Бая Дамир бәйләгән ак бинтны чишеп, көзгедән караса... үз-үзен- нән куркып китте. Кысылыбрак калган уң күзе чи кызыл, кабаклар шешемсерәп, пешкәкләп беткән. Ул ачыта, әрни, чишмәдән яшь ага. Ходаем, нәрсә инде бу? Сукыр калсаң, нихәлләр итәрсең...
Ашыга-ашыга киенә башлады. Ярамый болай. Тизрәк район больницасына барырга, машина очрамаса, җәяү йөгерергә, анда да булма- са, шәһәргә үк китәргә кирәк. Бу дөньяга якты күз белән нибары унтугыз ел гына карап калырга язмасын. Тизрәк, 1изрәк!
— Мөмкин микән бу өйгә?
Тәнзилә сискәнеп китте. Ике як ишек яңагын бер итеп, бусагада Заһир басып тора, елмаямы ул, әллә бик ачулымы — яшь аралаш аерып та булмый иде.
— Тәнзилә, күзең авырта дип ишеттем, әйдә, врачка барабыз.
— Мин анда булдым, инде. Пычагым да эшли алмады Дамнр. ♦
Районга барырга кирәк, күз врачына. Машина табып булмас микән, * Заһир? х
— Бар минем машинам. Әйдә, киттек.
Капка төбендә иярле ат тора иде. Бәйдә-мазарда түгел, башын го- н рур гына тотып, тик басып тора. ф
— Әйдә, Тәнзилә, уң аягың белән минем учка бас та, менеп атлан. =
Ияр алдына мин дә сыям әле, миңа тотынырсың. «Эһ» дигәнче илтеп - җиткерә безне Алмачуар ч
— Заһир, китче инде... Кеше көлдермик. Үзен генә атлан да, мин * яныңнан барам. Авылны чыккач, бәлки алмаш-тилмәш атланырбыз. н
— Алай да була. Только син күзләреңне йом, яше әрәмгә акмасын. £
Киттеләр. Заһир аны җитәкләп алды. Артларыннан шак-шык Алма- х чуар атлый, җылы сулышы җилкә чокырын кытыклый. Атның муенына ® кыңгырау асылганмы, әллә йөгәне шөлдерлеме — зың-зың килеп бара.
— Заһир, авылны чыктыкмы әле? s
— Ачма, ачма күзеңне. Башта менә бу өйгә кереп чыгыйк, аннары «
күз күрер. ♦
— Күрә генә күрсен инде. — Тәнзилә елмаерга тырышты
— Күр^о, күрер. Ике дә уйлама.
Ишектән керүгә, борынга мең чәчәкле болын исе килеп бәрелде. «Өйгә дигәне берәр печән сарае мәллә. Ходаем, үзен саклый күр!»
— Әни! Тәнзиләнең күзенә чүп кергән. Карый алмассың микән?
Тәнзилә яшьле күз керфекләре аша ак пәрдәле тәрәзә шәйләде. «Үз өйләренә алып кайткан ич бу иләс-миләс. Әни ди бит әнә»
— Хәзер карыйбыз аны. Кулымны гына юыйм да.
«Карыйбыз... Врач бер нишләтә алмаганны. Әллә чыгып йөгерергә инде? Район больницасы ябылганчы, тизрәк барып җитәсе иде»
Почмак яктан тәбәнәгрәк кенә буйлы бер әби чыкты. Әллә ак халат киеп алган, әллә күлмәге аклыданмы?
— Әйдә, кызым, менә монда, тәрәзә каршына утыр әле.
Әби йомшак кына итеп аның ике чигәсеннән тотып алды. Тәнзиләнең бөтен тәнен нечкә генә дерелдәү баскан иде. Әллә шүрләү, әллә туңу, әллә сызлану дерелдәве Гаҗәп, чигәләренә әбинең җылы кулы тиюе булды, дерелдәү шунда ук бетте. Менә маңгайга, бөтенләй янәшәдә генә, әбинең җылы сулышы бәрелде, авырткан күз кабагын аз гына кытыршы, дымсу-җылы бер нәрсә сак кына айкап узды.
— Булды бу, кызым.
Тәнзилә күзләрен чет-чет ачып йомгалады. Бер бөртек тә авыртмый! Бөтен дөньясы яктырып-нурланып калган. Ак пәрдәле тәрәзә өсләрен бизәгән кипкән үлән, чәчәк көлтәчекләре өйгә җәйге нур бөрки, әбинең... юк, әби дип әйтерлек түгел әле ул, вак-вак зәңгәр бөрчекле ак күлмәкле апаның күз кырыйларындагы һәр җыерчыгы нурлы, хәтта Заһир кулындагы кап-кара юеш бияләй дә нур чәчә кебек иде.
— Апа җаным, ни рәхмәтләр генә әйтим сиңа. Мең-мсң игелекләр яусын, апа бәгырем!
— Тигәнәк кылчыгы кергән күзеңә. Менә. Ярый әле вакытында килгәнсең, кан савып өлгерсә, тел дә ала алмас иде аннары.
Тел дә ала алмас иде... Бу сүзләрнең мәгънәсен ул чакта бөтенләй аңламады Тәнзилә, ташыган шатлыгына күмелеп, ул сүзләрне колагы на да элмәде. Элсә дә, белмим, шунда ук аңлар иде микән?
Күз алмасына эчкә үк кереп ябышкан хәтәр тигәнәк кылчыгын тел очына эләктереп алган, шушы ысул белән күпләрне кеп-кечкенә чүп кыяфәтендәге олы бәладән йолып алган апа икән ич ул Заһирның әнисе. Күздән чүп алу гына түгел, тайган буыннарны да бик ипле урынына утырта, ул биргән шифалы үлән, чәчәк төнәтмәләре дә күп сырхау- сызлауларга бик килешә, шулар белән бөтен тирә-юньгә мәшһүр Таибә апа икән ич ул.
Боларны Тәнзилә шул көнне үк ишетеп белде белүен. Белсә дә, әллә ни шаккатмады. «Халык медицинасы» дигән төшенчә әле тиешенчә гамәлгә кермәгән, аның урынына, «им-томчы», «өшкерүче-төке- рүче» дигән сүзләр өстенлек итә иде шул әле ул елларда. Аның чыч мәгънәсен Тәнзилә дистә чамасы еллар үткәч, анда да гыйбрәтле бер хәлгә тап булгач кына белде, теге чактагы үз хәленә шунда гына ахыр- гач.а төшенеп җитте.
III
Куак артында зур корылмалар торгызып уйнаган «төзүчеләр» арасында бәхәс чыкты ахры,— шаулаша башладылар. Камиле ярсып-яр- сып кычкыра, «чәрелдәмә сәнә!» — ди аңа каршы Равиле. «Син үзең чәрелдисең» — ди тегесе тагы да чәрелдәбрәк.
Тәнзилә, торып, балаларга күз салды да кире утырды. Үз бәхәсләрен үзләре хәл итүдән дә хәерлесе юк. Алай дигән белән дә, чәкәләшеп китеп, суга мәтәлмәсеннәр тагын. Юк, хәлләре андыйга ук барып җитми шикелле. Әнә, бер-беренә аркалары белән борылып казынып маташтылар да, яңадан уйнарга керештеләр. Гөр-гөр сөйләшә дә башладылар.
Гомерләр диген... Тәнзилә үзе өч малай артыннан бердәнбер кыз булгангамы, абыйлары белән аз гына сүзгә килешсә дә, тизрәк әнисе янына йөгерер иде. Бик ярата иде әнисе канаты астына сыенырга. Артыграк та ярата иде бугай. Әни куены, әни сүзе... Бик, бик кирәк тә ул, ә кайчак... Әни сүзенә колак салып, үзеңчә хәл итү дә кирәк бул- галый икән....
Ә елга ага да ага. Су төбендәге ак болытлар тибрәнә-тибрәнә дә ишелеп-ишелеп актарыла башлый.
Бер хатирә икенчесен актарып чыгара.
Сигезенчегә күрше авылга йөреп укый башлагач, мәктәпкә яңа укытучы килде. Әхтәм Харрасович. Географиядән керә иде. Әйбәт укытамы, педагоглык осталыгы ни дәрәҗәдәрәк — анысын ул чакта кайдан аерасың? Әмма шунысы һич онытырлык түгел: инде дә чибәр, инде дә ягымлы абый иде ул. Озын гына зифа буй, эре бөдрәле куе кара чәчләр. Аз гына яшькелткә тартым матур коңгырт күзләре гел көлемсерәү- ле. Шулай көлемсерәп кенә килеп керер иде дә, бөтен классны авызына каратыр иде. Дәрес сөйләүләре белән дип әйтеп булмастыр, алары әллә ни истә дә калмаган, кергән саен берәр мәзәк, берәр мавыктыргыч вакыйга сөйләми калмый, шунысы белән әсир итә иде классны.
Көннәрдән бер көнне, дәресләрен көтеп ала торган укытучылары мәктәпкә килмәде. Башта авырый диделәр, аннан авылдан ук юкка чыгуы беленде. Тагы да берәр көннән соң, шул матур абый турында ифрат ямьсез сүзләр ишетелә башлады. «Немецларда пленда булган икән...». «Ике җирдә ике хатыны, балалары бар икән, шуларга алимент түләүдән качып йөрүе икән». «Берсе дә дөрес түгел боларның, кызлар, нахак сүзләргә түзә алмыйча качкан ул».
Ни булса да булды, үсмер күңелләрдә чуалчык эзләр сызып калдырды да бу кеше, юкка да чыкты
Күп җәиләр-кышлар үткәч, әле моннан берәр генә ел элек, Тәнзиләнең ике малаен ияртеп, авылга кунакка кайтып барышы иде. Автобус китәргә әле шактый вакыт бар. «Әни, әнә тегендә морожный саталар»,—диде Камиле, күзләрен очлайтып «Кеше дә күп түгел»,— ♦ диде, бик исе китмәгәнгә сабышып Равиле. Камилнең ангинасы куз- * гала күрмәсен тагын, дип эчтән шүрләсә дә, Тәнзилә йөз чытмый гына ? вак акча чыгарды, үзе сумка, чемоданнары янында утырып калды. Ба- 2 лаларның күздән югалуы булды, ашыгып йөреп машина астына эләк- й мәсеннәр та1ын болар, дигән ун тагын эчтә кыбырсый башлады. Ул ф арада, оолай да пошаман күңелне отыры әсәрләп, үзенә таба төоәлгән * сәер оер карашны тоеп алды. Бөтен тәне белән сизде моны, гамьсез- s сабыр булырга тырышып, як-ягына каранды, тик сәер карашның иясен ч шәйли алмады. Үзен шәйләп булмый, ә караш вокзал тулы халык ара- £ сыннан җанына үтәрдәй итеп оораулый бирә... Балалар да һаман кү- н ренми.
«Ник чәнчелеп китми чемоданнары, тизрәк эзләп табасы иде са- * быйларны. Хәерлегә түгелдер бу». ®
Тәнзилә урыныннан сикереп торды, каушап-кабаланып атлаудан н туфли үкчәләре кыеш-мыеш килде. Шунда аңа дәштеләр: 5
— 1 афу итегез, сез Мәрдәншина бит?
Аның каршында юантык кына гәүдәле, өлкән яшьтәге берәү басып * тора: чал чигәсе купшы >ына бөдрәләнеп торса да, баш түбәсе инде a пеләшләнеп бетә язган, күзләре... бер күзе аңа көлемсерәп карый, ә икенче күзе бөтенләй җансыз-өнсез — аның кай тарафка төбәлгәнен дә белмәссең.. Теге вакыттагы чибәр ир-егет белән уртаклыгы калмаган да диярлек үзенең, шулан да Тәнзилә аны таныды. Таныды, ә күңелнең ышанып бетәсе килми иде.
— Әхтәм Харрасович, сез түгелме соң?
— Шул үзе... Маңгаенда икс күзе, дип тә өстәр идем, дөньяга сыңар күз белән генә карап яшибез хәзер. Бераз формасына килмәсме, дип кенә асылган аның икенчесе.
— Сез һаман да мәзәк сөйләшәсез, Әхтәм Харрасович.
— И сеңелем!.. Үтеп карады бу баштан мәзәкләр!.. Кара, фамилияң бик истә, исемең генә хәтергә килми тора. Әйе, Тәнзилә шул. Үзеңне ничегрәк иркәли язмыш дигәне? Шулаймы? Бик әйбәт, бнк шатмын, Тәнзилә сеңелем.
— Ә минем фараларның берсе ничек сүнүе мәсьәләсенә килгәндә,— дип дәвам итте Әхтәм Харрасович,— анысын язмыш җәзасы дияргәме, әллә аяк астыннан чыккан бәла булдымы ул, аңламассың... Тормыш сикәлтәләре бер заман Себер тайгасына кадәр илтеп ташлады бу башны. Шунда, урман кисүдә эшләп йөргәндә, кузгә чүп керде. Чүпкә игътибар чүп кадәр генә булгандыр инде, медпунктка барып килергә рөх сот сорагач, бригадир кул гына селтәде, үзем дә ялынып маташмадым, яшь агыза-агыза эшли бирдем Иртәгесен торсам, ачып та булмый күзне. Медпункттан больницага ук озаттылар. Пөз чакрымлы тайга юл-ларын үткәнче, күз йодрык кадәр булып шешеп чыкты. Койкага салдылар. Айдан артык дәвалануның нәтиҗәсен, әнә, үзең күрәсең..
«һай, Тайбә апа җаным! Әнә нинди зур бәладан йолып калгансың икән ич син мине теге вакытта».
Авырттырып, яндырып үтте бу уй Тәнзиләнең күңеленнән. Моны Әхтәм Харрасовнчка да сөйләп бирмәкче нде, тамак төбенә кинәт килеп тыгылган төерне тиз генә йотып җибәрә алмыйча торды. Ул арада, мороженый ялый-ялый, балалар да килеп җитте. Тәнзилә, улларын әллә ни гомерләр күрми торгандай, икесен берьюлы кочагына алды.
— Да-а. Тәнзилә сеңелем, бик бәхетледер син.
Тәнзилә башын күтәрде. Әхтәм Харрасовичның очрашканнан бирле, хәтта ничек бәлага таруын сөйләгәндә дә гел көлемсерәүле сыңар күзе хәзер аз гына да елмаймый... Сагышлымы, әрнүлеме, әллә эчке бер көнчелек, әллә нинди яшерен усаллык та чагыла идеме бу карашта, аңлашылмый иде.
Шулчак аларның автобусына утырта башлауларын хәбәр иттеләр, Тәнзилә, саубуллашу сүзләре мыгырданып, плащын кияргә тотынды (ә маңгайдан тир ага), кулларын җиңнәргә тыга алмый йөдәде, гаҗәпсенеп үзенә карап торган балаларга кычкырып алды һәм... абына-сөр- тенә атлап китүгә, каккан казыктай туктап калды. Әрнүле-сагышлы, көнче-усал караш аны үтәли бораулый иде
— Тәнзилә сеңелем... Гафу итегез, мин дә юл кешесе идем дә... Билетка акчам җитеп бетми. Бик уңайсыз да инде... Гафу итегез.
Тәнзилә башта берни анламый торды, аннары, кабаланып, кулына беренче эләккән кәгазь акча чыгарды. Чыгаруы булды, кызгылт кәгазь калтыраулы кара учта юкка да чыкты.
Автобус кузгалып, ачык тәрәзәдән җиләс һава өрә башлагач, Тәнзилә балаларының аркаларыннан сөеп куйды. Бая тиктомалга аларга кычкыруы өчен гафу үтенүе иде бу, сабыйлар тәненә кулы тиюгә җанга да тынычлык иңгәндәй булды, ә уйлары... Чуалган-чәбәләнгән уйларының һич очына чыгарлык түгел иде.
«Бәхетледер син...» Әйе, әнә аның ике ягында ике бәхет канаты утыра. Иң олы бәхет ич инде бу. Ә күңел?.. Нигә күңелнең бер чите һаман да китек сыман? Нәрсә җитми инде аңа тагын? Нәрсә җитми... Заһир Ярата иде ич ул бу егетне. «Ярата иде...» Менә хәзер шулай, ди. Ә теге чакта яшь җилбәзәк баш моны төшенеп тә җитә белмәгән.
IV
Атнадан артык әле иләкләп-чиләкләп койган, әле пыскып кына сибәләгән яңгырлардан соң чалт аяз көннәр башланды. Урамнарда кой- ма-рәшәткәләр буйлатып эзлек төште. Чөгермәк *, ерганаклар аша эз- дән-эзгә сикергәли-сикергәли үтүләре үзе бер күңелле иде. Клубка таба бик күңелле дә бит... Ә кайтканда эз-сукмакларны чамалау түгел, ләмле чокырчыкларның үзәгеннән үк лач-лоч ерып үтәсе килә. Ник итәк- чабуларга кадәр чәчрәп бетми шунда былчырагы!
Ике көн инде Заһирның клубка чыкканы юк. Үзе күренмәсә дә, исеме телләрдә. «Тагын Ташкичүгә элдертте теге. Янгынга чаба диярсең, камчылап куа атын». «Анда да берәр кыска итәккә ябышып өлгергәндер әле, ник чапмасын». «Тигәнәкнең шул булмыйчы! Белгән инде аны...»
Мәрзизә башлап җибәрә мондый сүзләрне, Тәнзилә янына килеп, боргаланып ала: «Дамир белән араларыгыз ничек, иркәм? Әй, бәхетле дә соң син».
Өченче кичне Тәнзилә гадәтенчә клубка чыгарга җыенып беткәч, кире чишенде. Китап алып утырды, башына берни кермәде. Мендәре астыннан инде очлап куясы да бармакчасын гына бәйлисе зур бияләйне алды Тәрәзәдән атып бәрәсе килде, алай итмәде, тиз-тиз бияләйне сүтә башлады. Сүтелгән җепнең көпшәк йомгагы элеккедән икеләтә зур иде. учка сыймыйча идәнгә төшеп китте дә карават астына тәгәрәде. Шунда таба мүкәләүгә, капка төбендә ат пошкырганы ишетелде. «Заһир килде»,—дип уйлап алды Тәнзилә, һич икеләнмичә. Карават
Чөгермәк — язгы, көзге сулар озак кипми торган уйсу урын.
астыннан башын чыгарып, хуҗа әбигә пышылдады «Әбн җаным, мин өйдә юк, чыгып кына әйт, өйдә юк диген мине»
Колакка сак әби, ниһаять, үтенечне аңлап, кыштыр-кыштыр ишеккә таба бара башлауга, болдырда аяк тавышы ишетелде. «Бар инде җәтрәк, әйт инде!» — дип, кычкырып ук җибәрде Тәнзилә.
Ишек артында өзек-кискен сөйләшүләр сәгать буе сузылгандай ф булды. Тәнзиләнең тыннары кысыла, чигәләре шаулый иде. «Килсә соң... Чыгарга да, юрамалый гына качтым, дияргә...» Үзе почмакка сең- 2 гәннән-сеңә барды
Ишек артындагы сөйләшүләр кинәт тынып калды. Капка шапыл- = давы Тәнзиләнең башына китереп суккандай тоелды. Тыенкы гына ат кешнәде, тояк тавышлары бик тиз ерагайды. ♦
«Ташкичүгә элдертте... Янгынга чаба диярсең». Карават астыннан = чыгуга, кичә ишеткән сүзләр колак төбендә генә яңгырагандай булды. “ Өстенә берәр нәрсә элдеме юкмы, урамга чыгып йөгерде. ч
Айлымы ул кич, әллә дөм караңгы идеме? Хәтердә калмаган Шу- > нысы гына бик истә: Ташкичү ягында, күзгә бәреп, ниндидер ут яна, п бер сүнә, тагын яктыра иде. ♦
Ул дерелди-калтырый юрганы астына кайтып ятканда, таң беленә ® башлаган иде бугай инде. »-
Иртәгесен эшкә килүгә, озын колаклар котларың алынырдай хә- ч бәр җиткерделәр «Кичә кич Заһир Мәрзизәне сөякләрен җыя алмастай “ итеп кыйнап ташлаган». ө
Иокысызлыктан болай да тубал күк авырайган башны тәмам миң- « герәүләтте бу хәбәр. Ходаем, бер җене котырса. . — дигәннәре дөрес инде алайса.
Әбәт җитүгә, айдан артык инде аяк та басмаган ашханәгә йөгерде. Мәрзизә эшкә чыкмаган иде. Мескенкәем, кузгалыр хәлләре дә юктыр инде
Җанны кая куяр әмәлләр юк иде. Ул гына, Тәнзилә генә, гаепле ич инде моңа. Килгәч, качып калды бит, шуңа җене котыргандыр инде ул Тигәнәкнең...
Кичке эңгер иңеп килгәндә, Мәрзизәләрнең өйләренә китте. Җил- җил атлаган аяклар, таныш капка янына җитәрәк, кинәт хәлсезләнеп калды. Келәгә сузылган кулы салынып төште
Хәлен беләсе, аңлашасы иде дә бит... Аңлар микән соң аны Мәрзизә? Авырту-сызлаулары белән аны бик күреп торасы да килмидер әле кызыйның. Ә Тәнзиләнең күрәсе киләме соң? Бик кызганыч та һәм... дөресен генә әйткәндә, очрашасы да килеп тормый
Башын аска иеп, клуб ягына таба атлады. Авыл уртасындагы буа янында тукталып калды Бер кнчне шушында, буа төбендәге бишегендә тибрәнгән алтынсу айга карап, Заһир белән бер-беренә сыенышып- җылынышып басып торганнар иде алар. Бүген бишегенә ятмаган әле ай Арырак ялгыз бер йолдыз тонык кына җемелди. Кичә Ташкичү юлындагы ут яктырак иде...
— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, аппагым?
«Заһир!. Әллә кичә бияләй сүткәнне, йомгак тәгәрәгәнне тәрәзәдән күреп торган инде?»
«Йөгерергә, баш ташлап качарга тизрәк».
«Кизәнеп кенә карасын! Бугазына ябышырмын юньсезнең».
Яшен тизлегедәй бер-бер артлы әнә шундый уйлар үтте баштан. Борылып карауга, телгә бүтән сүзләр килде
— Күрдем Ташкичү ягына тәгәрәде йомгагың. Элдерт шунда таба тизрәк.
— Бүген инде анда элдертүнең кирәге юк. Тәнзилә. Җиңдек без..— Заһир тел күнмәстәй ят сүз өстәп әйтте. Әллә, ветеринарга укучы буларак. латинча такылдап маташа инде, мактанчык? Үзе елмая, куп
шаклы иреннәре колагына җиткән, эңгердә тагы да озынрак күренгән керфекләреннән шатлык-тантана бөркелә. Кызларга кул күтәрүне шулай җиңү-егетлеккә саный микәнни инде бу тиле-миле?
— Җиңгәнсең шул. Бигрәк батыр икәнсең. Суккач-суккач, өзелеп чыгардай итеп сугарга иде аны, кыз балага...
Елмаюлы иреннәр шунда ук җыелды.
— Беләсеңме, Тәнзилә... Бу салкын яңгырлар безгә бик зур бәла алып килде. Сыерларда хәтәр чир башланды... — Заһир тагын, латинча бугай, ят сүз өстәде.— Кирәкле дару үзебездә генә җитмәде. Мин Ташкичүдән, аннары Ашытбаштан дарулар алып кайттым. Ике төн буе йокы күрмәсәк күрмәдек, җиңдек ул чирне. Инде кризис үтте.
Тәнзиләнең теленә сүз килми торды.
— Кичә кич мин, шатлыгымнан шашып, сезнең капка төбенә килеп туктаганмын. Әллә Алмачуар үзе алып килгән инде шунда. Син... каядыр чыккан идең бугай. Башта Хөсникамал әбинең ни әйткәнен дә аңламый тордым. Аннары клуб ягына киттем. Менә шушы турыдарак Мәрзизә очрады. Шатлыгымны аңа да әйттем. Ә ул... Куанычымны уртаклашыр урынга, әллә ниткән ямьсез сүзләр сибә башлады. Тел әйләндереп кабатларлык та түгел... Мин Алмачуардан сикереп төшүгә, Мәрзизә чәрелдәп кычкыра-кычкыра йөгерә башлады. Әнә теге чокырга җиткәч, мәтәлеп барып та төште. Мин аны күтәреп торгызмакчы итәм, ә ул разбой салуын белә: «Үтерә-ә... Коткарыгыз!» Шунда кемнәрдер килеп җитте... Уйлаган идем аны, әллә ниткән сүзләр таралыр да сиңа да ирешер дип... Күңелемә килгән иде.
— Нәрсәләр диде соң ул? — Тәнзилә, ниһаять, сорап куйды.
— Әйтәм ич, аның сүзләрен кабатларга тел әйләнми. Әллә ышана дип уйлыймы мине? Ни хакы бар аның сиңа былчырак атарга?
— Нинди былчырак? — Тәнзилә, өстенә чыннан да нидер чәчрәгәндәй, чирканулы дерелдәп куйды.
— Әй... Кем ышана дн аның сүзенә. Бер дә исең китмәсен.
— Шулай да, нәрсә дигән була соң?
— Корымга буя, нәҗес сөрт, алтын барыбер алтын булып кала. Шулай ди минем әни.
— Боргаланмасана! Әйт инде, нәрсә дигән була?
Заһир беразга сүздән калды.
— Беләсеңме, Тәнзилә, бер фокус-мокус күрсәтимме? — диде аннары, сүзне икенчегә бору өчен бугай, шаян гына сорады.
— Синнән көтәргә була... Фокусын да, мокусын да.
— Тсс... Игътибар! — Заһир серле генә кыяфәттә кулындагы чыбыгын салмак кына айкап алды. — Хәзер безнең алда әкият тулпары пәйда булачак. Игътибар! — Ул аскы иренен эчкәрәк батырып, ачы сызгырып җибәрде, тагын чыбыгын айкап куйды һәм... Чыннан да фокус диярсең! Сызгыруга җавап итеп, якында гына яңгыратып ат кешнәде, тояк тавышлары ишетелде, ул арада Алмачуар шык-шык егет янына килеп тә туктады.
Буа артындагы офык буйлап кичке шәфәкънең соңгы комач нурлары балкый, шул моңсу балкышта искиткеч зифа тулпар егетнең үзенә таба сузылган кулларын назлап кына үбә. Әйе, нәкъ менә үбә кебек тоелды Тәнзиләгә, чынлыкта исә Заһирның зур учыннан нидер каба иде бугай Алмачуар. Шулай да, шигъри бер манзара иде бу. һич көтмәгәндә, күңел бөтенләй бүтән, әрнүле-ямьсез хисләр белән тулы чакта кинәт пәйда булган шигъри гүзәллек!
— Фокус түгел, могҗиза ич бу! — Тәнзилә, күз яшьләрен көчкә тыеп, ике куллап Заһирның бер як иңбашына килеп тотынды.
— Могҗиза дип... Шулай инде ул Алмачуар. Тыңлаучан... — Заһир үз иңбашындагы кулларны сак кына сыйпап куйДы.
— Булса да... Теләсә кемне тыңлап тормыйдыр әле.
— Анысы дөрес. Яраткан кешесен генә тыңлый. — Заһир бик ка- нәгать-горур елмайды. — Беләсеңме, Тәнзилә, ул сине дә бик ярата. Әйтәм ич. кичә мине сезнең капка төбенә Алмачуар алып килде. Үзем уйламаган да идем. Чыннан әгәр менә...
— Ышанды дип уйла. Яратса, әйдә, мине бер атландырып йөрт- *
сен- — Тәнзиләнең чыннан да Алмачуарга атланып әллә кайларга, бик £ еракларга чаптырып үтәсе килеп китте. — Теге көнне дә атланып бул- § мады,— диде, чын-чынлап үкенгән кыяфәттә. =
— Анысы аның ул көн иде, монысы менә бүген,— диде егет, кис- .
тереп кенә һәм Тәнзиләне ат өстенә меңгереп тә утыртты. Бигрәк тиз. * бигрәк җиңел күтәреп, Алмачуарга утыртып та куйды аны Заһир. Ат- ® ландырмады, аякларын бер якка салындырып утыртты Ул арада үзе * дә ат өстендә иде инде. ч
— Ой, Заһир! Мин бит уйнап йына әйткән идем. Төшим тизрәк, »-
башым әйләнә. £
— Алмачуар күп сөйләшкәнне яратмый. Син атның ялына ябыш- £ ма, авырттырасың. Миңа тотын ныклабрак. — Заһир әллә чынлап, әл- ® лә юри ачулы итеп әйтте.
Алмачуар теркелдәтеп кенә кузгалып та китте.
Менә җай гына юыртып барды да малкай, кызуланганнан-кыз} лый е биреп, кушаяклап ук чаба башлады. Менә, әкияттәге тулпардай, очып * кына, бара башлады. Җил маңгай чәчләрен артка тарый, егет нык итеп, ышанычлы итеп билдән кочып алган. Алсу-шәмәхә офык, җемелдек тәрәзәле карасу өйләр, моңсу гына башларын игән карасу тупыл- лар — барысы да аста калды бугай, күзгә чалынып-чалынып кына кала.. Очыпмы — очалар гына Өндәме, әллә төштә генә булдымы бу очыптайлар да чабу? Моны әллә ничә көннәр буе Тәнзилә үзе дә аң-лап бетерә алмый йөрде. Ничек аңлыйсын? Көндезләрен, уп-уяу килеш тә, аяклары җиргә тияр-тнмәс, очынып кына йөрде ич ул көннәрдә Тәнзилә. Күнел гел каядыр ашкына, аяк-куллар аз гына да ару-талуны белми, көлү-слмаюларның нге-чнге юк иде.
Әле дә хәтерендә: шулай бер иртәне эшкә килешли уйлап барды — мичләрдәге кирпечләр өлгергәндер инде, аларны тизрәк бушатасы да, яңа өлеш чи кирпечләр тезәсе булыр. Юкса, артык җилләгән чи кирпечне яндырсаң, ярты теземең яраксызга чыгачак. Тизрәк, тизрәк башкарырга кирәк моны. Кирәген бик кирәк тә... болай да бер кешене икегә бүләрдәй чакта, кемнәрдер, ни сәбәптәндер эшкә дә чыкмаган... Юк, сәбәпсезгә түгел, шактый эшче колхозга бәрәңге алышырга киткән иде.
Тәнзилә, ике дә уйлап тормастан, мич янына үзе басты. Ярдәмгә ике агай килеп җитте. Тимер арбалардагы мунча ташыдай эссе бәреп торган кирпеч өемнәре тар рельс буйлап тәгәрәшә дә башладылар. Каян телгә килеп тора «Үзләре бара болар, \зләре бара!» — дип, шаян кычкырып җибәрә, «әй, егетләрнең асыллары, ут уйный кулларыгызда, ут» — дип, агайларга каш сикертеп ала, үзенең куллары гына түгел, иңбашлары, тезләре, аркасы, үкчәләре, бөтен сеңерләре эштә, ару- талу гүгел, аның саен бөтен тәнендә көч-куәт арта гына бара кебек иде. Күпме генә вакыт үткәндер, мичне бушатып та бетерделәр. «Әйтмәгәнем булсын, әллә адәми заттан түгел инде бу кызый, ана арыслан кодрәтләре бар монда»,— дип, агайларның уфылдаша-уфылдаша сөйләшеп калганнары колакка чалынды.
Әйе. бик хәтердә ул көн. Шул көнне бит инде эш сәгате бетәр алдыннан завком председателе Мәгьфүрә Сабировна аны кабинетына чакыртып алды.
Үзенә шулай Мәгъфурә Сабировна, иптәш Яфизова дип, бик хөрмәтләп дәшсәләр дә, артында — әллә бик үз итеп, әллә нигәдер өнәп бетермичәме — бары тик Мәгъфур дип кенә йөртелгән бу апа турында I заводта күп сөйләшергә яраталар иде. Эре сипкелле түгәрәк кенә йөзле, кыска чал чәченә арттан зур гына матур тарак кадап кунган, гәүдәгә әллә ни зур булмаса да, сеңер белән тамырдан гына торган ир- ләрнекедәй зур куллы бу ападан Тәнзилә, нигә икәнен үзе дә белмәс - тән, бераз шүрли иде.
Сугыш елларында §ашта бригадир, аннары колхоз председателе булган Мәгъфүрә Сабировна.
— Япь-яшь кыз башы белән бөтен авылны дер селкетеп кулында тотты,— дип искә алалар заводка шул авылдан килеп эшләүче апалар.
— Биленә җиткән матур толымнарын юкка әрәм итте түлке. Авыл- да-илдә юк иде андый толымнар,— дип өсти икенчесе.
Бригадирлыктан председательлеккә куйгач, көне буе кеше күзенә күренми Мәгъфүрә. Иртәгесен таң тишегеннән җыелыш җыйдырта. Ул елларда һәркемнең күңелендә «әллә сугыш бетте микән?» — ди- ( гән өмет яши, клуб бик тиз шыгырым тулып та өлгерә. Менә сәхнәгә j Мәгъфүрә килеп чыга. Авылдашлары башта үзләренең кичәге бригадирларын танымый да торалар. Чулпылары чыңлап торган озын толымнар урынына ирләрчә кыркылган чәч, билендә киң солдат каешы, кулында, ике бармак арасында, карандаш озынлыгы итеп төрелгән махра төтенли. Чын тартучылар кебек зәңгәр боҗралар очыра-очыра залга сүзсез генә карап тора бу...
— Юк ла инде, күрше, бераз шыттырасың,— дип өсти икенче апа.— Махраны соңрак суыргалый башлады ул. Сукачы малайлар каршында әфтәритне күтәрү өчен генә. Чәчен дә алай ук кыркып бетермәгән, муен тиңентен толымнарын гына кискән иде.
— Синең, күрше, я хәтерең начар, я син ул җыелышта гүпчнм дә . булмагансың. Күргәнемне сөйлим мин, бүлдермә.
— Сип инде, алайса, сип.
— Шуннан... Тәмәкесен суырып бетердеме-юкмы, анысы минем дә хәтердә калмаган, кинәт кенә шап итеп өстәлгә сугып куйды бу. Ике йодрыгы белән берьюлы. Умарта күчедәй гөжләгән зал тынып калды. «Кичә сез, кул күтәреп, мине председатель итеп сайлаганда, мин үзем бу эшкә үземне сайламаган идем әле. Бүген менә сайладым. Ләкин бер шарт: мине тыңлыйсыз! Тыңласагыз, дәүләт йөкләмәләрен дә үтәрбез, үзебез дә ач булмабыз».
— Менә алай дип әйтүе дөп-дөрес. И сүзендә торды да. Алабутасын, бәрәңгесен кушмый пешергән чын тәмле ипи бөтен тирә-юньдә бер безнең авылда гына булды бугай ул елларда. Ел буена булмаса да, андый ипекәй белән сыйлана идек.
— Сыйландык шул. Җыелышта сүз куешу шулай булды бит. Без — тыңларга, ул...
— Тыңламассың Мәгъфурне!.. Кайчак, өйдәге мәшәкатьләр белән колхоз эшенә чыгарга тоткарланыбрак каласың. Берзаман урам башында нәсел айгырына җигелгән трантаска аягүрә баскан Мәгъфур күренә. Шулай трантасына менеп бастымы, син инде аннан рәхим-шәфкать көтмә. Бакча артлап кына басуга чыгып йөгергәнеңне сизми дә каласың.
— Эшләтә дә белде, кирәк чакта ярдәмен дә кызганмады. Рәхмәттән башка ни әйтәсең. Тик менә үз тормышы гына бик ипледән булмады җанашымның.
— Анысы инде, күрше, безгә караңгы. Бәлки аның үз бәхетен шушылай табуыдыр.-* Ни генә әйтмә, ике малайны менә дигән итеп аякка бастырды.
— Аларны бастырды да бит... Үз сабые гына дөньялыкка бик азга килде.
Сүз шушы урынга җиткәч, тыңлаучыларның колаклары тагы да ♦ үрәрәк тора, әмма кинәт җитдиләнеп калган апаларның телләре бик х сүлпән әйләнә башлый. 2
Җәелеп үк сөйләмәсәләр дә, бер-бер артлы яуган сорауларны җа £ вапсыз да калдырмый апалар. Болайрак икән. Сугышлар бетеп, авыл- р га утны-суны кичкән ир-ат кайта башлагач, Мәгъфурә председательлек . дилбегәсен тапшыра да шәһәргә китеп бара. Күпмедер вакыттан сон * кайтып төшә. Я хода! Та1ын танырлык түгел Мәгъфурәне. Бик үзгә- - pen, бу юлы шәһәрчә үзгәреп кайткан Кыска чәчләрен бөдрәләп-ал- калап^килешле генә ител ясаткан, иреннәргә иннек тә тигән бугай, ч чиядәй яналар. Махра суыру түгел, ирләр төтәтә башласа да, «фу» * дип, читкәрәк тайпыла хәзер. «Кияүгә чыккан икән Мәгьфүрәбез, тиз- л дән ире кайтачак та авылда туйлары булачак икән. Шәһәрдә эшләсә ♦ дә, үзебезнең як кешесе икән ире, монда ук танышкан булганнар» дип, © бик белдекле хәбәрләр йөри башлый Атналар, айлар үтә, кияү кеше н һаман күзгә күренми, ә бер төнне Мәгъфүрәне әле кайчан гына үзе 5 җигеп йөргән нәсел айгыры белән ашыгыч рәвештә район үзәгенә, “ роддомга илтеп куялар. Ләкин ана бәхете бик кыска була Мәгьфүрә- е нең. Дөньяга килеп, бер генә көн зәгыйфь зәгыйфь аваз сала нарасый. * Олы зиратта, карт өянкеләр ышыгында, җыйнак кына кабер пәйда була. Кайчан җирләгән дә үзенең йөрәк парәсен Мәгъфурә, хәзер кая киткән,— белүче дә, күрүче дә юк. Төрлечә хәбәр-фаразлар йөри. «Кая китсен, ире янынадыр». «Андый мәнсезгә баш иеп торамы соң Мәгъ- фүр, Мәскәүнең үзенә үк киткән ул, шунда эшли ди хәзер». «Юк, эшләми, укырга кергән ди ул анда, бик зур кеше булып кайтачак икән».
Икенче җәйнеме, әллә берәр ел үткәчме, кайтып төшә Мәгьфүрә. «Укырга кергән» дигәннәре дә, «зур кеше булачак» дип юраулары да дөрескә чыга диярлек. Ләкин Мәскәүдә түгел, үз ягыбызда гына. Мин- зәлә авыл хуҗалыгы мәктәбендә ачылган махсус курста укыган, хәзер менә райондагы бөтен агрономнарга баш итеп җибәргәннәр үзен Болары әллә ни шаккаттырмый авылдашларны. Булыр, колхоз дилбегәсен нык тотты, район күләмендә дә җитәкчелек итәргә кулыннан килер. Тик менә... Мәгъфурә ике кулына ике малай җитәкләп кайткан, монысын ничегрәк аңларга? Берсе арыш саламыдай сары чәчле, икенчесе шомырт кара күзле, гәүдәгә исә нәкъ бер чама малайлар. Җилкәсенә болай да зур эш йөкләнгән, нигә инде мондый олы мәшәкать алды икән? Офтаналар, баш чайкыйлар авылдашлар. Башта Мәгъфурәнең бу гамәленә бик сәерсенеп баш чайкасалар, соңрак чын соклану белән чайкыйлар башларын Бетмәс эшләре белән бер колхоздан кайтып, икенчесенә чыгып китүенә карамастан, малайларның өс-башы һәрвакыт чиста, бөтен, тамаклары тук Араларына кыл да сыймастай тату- дус үзләре. Шулай дус тату булып кына, пардан киенеп, пар сумкалар асып, мәктәпкә йөри башлый малайлар, үсә төшкәч, җәйләрен еллык утын кисеп яру, печән хәзерләү, бәрәңге өю кебек эшләрне бөтенләе белән үз кулларына алалар. Кичләрен, капка төбенә чыгып, әниләрен көтеп торалар, Мәгъфурә җигеп кайткан атны шунда ук тугарып, тау астына илтеп арканлыйлар, иртән, атны җигеп, озатып калалар
Тормыш булгач, барысы га ал да гөл генә булып тора алмый. Көн- ңәрдән бер көнне, эшенә, мәшәкатьләренә муеннан чумган Мәгьфүрә кинәт кенә авырып китә дә, больницага салалар үзен. Айга якын ята, малайлар аның янына ник кенә бер килеп карасыннар. Нәрсә бу? Сабыйлык ваемсызлыгымы, әллә бүтән сере-сәбәбе бармы моның? Пы-
3 |К У • 10
17
шын-пышын сүзләр китә. «Мәгъфур шәһәрдәге теге ир кисәге белән әле һаман да араны өзеп бетермәгән, имеш, больницага да шул сәбәпле яткан. Малайларның шуңа сыннары каткан икән», дигән сүзләр йөри. «Малайлар, Мәгъфүргә әйтмичә генә, үз әти-әниләрен эзләп, гел әллә канларга язып яталар икән, арада бәхәс шуннан да чыккан»—дип өсти икенчеләр.
— Кеше ни сөйләмәс... Син менә шуны әйт: безнең авылда сугыштан соң кем беренчеләрдән булып институтларга барып керде? Мәгь- фүр малайлары бит!
— Керүен дә керделәр, укып та чыктылар. Мәгъфур генә клуб чаклы өр яңа өенең тәрәзәләренә такта кадаклады.
Берсе, салам чәчлесе, үстергән әнисе кебек, агрономлыкка укын малайларның, шомырт күзлесе инженер-механик булып чыга. «Берсе бул мае а берсе кайтыр, икесе дә колхозга бик кирәк белгечләр» — дип сөйләнергә ярата Мәгъфурә, малайлар укырга киткән елны ук бик җиренә җиткереп, яңа өй торгызырга керешә. Өй өлгерә, тик малайлар анда берәр атна гына кунак булалар да, сары чәч чирәм җирләргә китеп бара, шомырт күз ул елларда бик шаулаган Братск төзелешенә юл ала.
— Пинсесе дә әйбәт кенә чыккан бугай, нигә контор эшенә барып керде икән?
— Әйтмә дә! Нигә хәленнән килгәнчә малын асрап, бакча үстереп кенә үз өендә рәхәтләнеп ятмаска? Бирегә килеп, общежити тыгынлыгына барып кермәсә...
Әле бүген әбәттән килешли генә очратты аны Тәнзилә. Мәгъфүрә Сабировна почта ягыннан култык астына сургучлы посылка тартмасы кыстырып кайтып килә иде. Адымнары салмакланып калган, хәтта әбиләрчә кыштыр-кыштыр да баскалап куя. Тәнзилә сәлам биргәч, башын күтәреп исәнләште дә, гадәтенчә, эре-нык атлап китте.
Нигә кабинетына чакыртты икән? Хәтере ялгышмаса, цехта профсоюз взносларыннан берәүнең дә бурычы юк шикелле. Ах, әйе. Цехта һәркемнең шәхси соцйөкләмәләр яздырып алырга әйткән иде бит ул. Кайберәүләр һаман да суза, җыеп тапшыра алганы юк. Шуңа утлы табага бастыра инде аны хәзер Мәгъфүрә Сабировна.
VI
Килеп керүгә, борынга җиңелчә тәмәке исе килеп бәрелде, түр тәрәзә буенда юка гына зәңгәр төтен алкасы да тибрәнә иде. «Әллә тагын тарта башлаган инде Мәгъфүрә Сабировна? Юкса, ирләрдән берәрсе көйрәтеп чыкканмы?»
— Килдеңме, сеңелем? Әйдә, уз, утыр.
Тәнзилә Мәгъфүрә Сабировнаның күз читләвендә җылы елмаю яшеренгәнен шәйләп алды. Аның әнисе дә, берәр шелтәлерәк сүз әйтәсе булса, сиздермәскә тырышып кына көлемсерәүчән. Шул исенә төште дә, сулышлары иркенәеп китте.
— Кәефләр ничек? Ияләнеп буламы авылга?
Тәнзилә: «И-и, үз авылымнан да якынрак хәзер» — дип сөйләнгән арада, Мәгъфүрә Сабировна әллә кайдан гына алып, әлеге посылка тартмасын өстәлгә китереп куйды.
— Күчтәнәчтән авыз ит, сеңелем, савабы тияр. Целинадагы малайдан.
Тәнзилә матур ялтыравык кәгазьле эре конфет алды. Мәгъфурә Сабировна өстәл тартмасыннан алтынсу-көрән төстәге зур гына балык алып кәгазьгә төрде дә Тәнзиләгә сузды.
— Монысы Братски күчтәнәче. Бәрәңге белән ашарга бик тәмле, тыгып куй кесәңә.
— Улларың гел күчтәнәчләп кенә торалар икән үзеңне, Мәгъфурә апа.
— Онытмыйлар, рәхмәт яугырлары. — Мәгъфурә Сабировна, ел
маеп, каршындагы ө.тәл көзгесенә каранып алды. «Нигә көзге тота ул * өстәлендә? Әллә ничек... Килешми өлкән кешегә» g
Мәгъфурә Сабировна посылканы алып куярга кузгалгач, Тәнзилә- = нең дә бик матур челтәр кысалы шул көзгегә күз саласы килеп китте, = үзенә таба борса Бәй! Көзге түгел, фотокарточка икән ич бу! Берсен- н нән-берсе чибәр, бер^еннән-берсе таза ике егет, башларын башка куеп, ♦ аңа төбәлгәннәр, кысаны кире борганда, икесе берьюлы аңа күз кыс- s кандай тоелды. =
Мәгъфурә Сабировна урынына килеп утырды, зәңгәрсу кысалы * күзлеген алып киде. Алдында кәгазь-мазар күренмәсә дә, кулына ка- > рандаш алды. £
— Ничек уйлыйсың, Мәрдәншина, сезнең цех планны үтәр кебек- £ ме бу айда? Соңгы декаданы ваклый башладык бит.
— Мичкә бүген тыккан кирпечләребез әйбәт кенә чыкса, ике дә ®
уйлыйсы юк, артыгы белән үтибез планны, Мәгъфурә Сабировна. Ми- ч нем әни әйтмешли, хәерле сәгатьтә башланган эш була күрсен. х
— Хәерлегә юрыйк. Бүген үк бу эшне оештырып, бик әйбәт иттең *
син. һич риясыз әйтәм, чын-чынлап сокландым үзеңә. Тик менә.. Кая, < күрсәт әле учларыңны. °-
— Нигә инде, Мәгъфүрә Сабировна?..
Эшләми эшләгәнгәдер, Тәнзиләнең учлары бармак төпләреннән ка- барып-кабарып чыккан, берничә шеш сытылып, чиләнеп тора, моны аның берәүгә дә күрсәтәсе килми иде.
— Кая, суз кулыңны, суз.
Сузмыйча булмады.
— Шул шул менә! — Мәгъфүрә Сабировна карандашын шакылдатып өстәлгә атты — Шәхси үрнәк күрсәтү ул, һич тә артыгын көчәнү дигән сүз түгел. Ир-ат халкы өчен, бәлки, ярындыр да. Әмма хатын-кыз өчен... Бигрәк тә кызлар өчен... Бу инде, беләсең килсә, җинаять! Аңлыйсыңмы шуны?
— Мин көчәнмәдем, Мәгъфүрә Сабировна. Бер бөртек арымадым.
— Чуртым да аңламадың алайса син мине. — Мәгъфүрә Сабиров на күзлеген салып куйды. — Мин дә шулай «бер бөртек» армый идем. Эскерт башына печәнне чүмәләсе белән генә атам Арка-җилкәдә әллә нинди тамырлар шытырдый, аның саен сәнәккә печәнне күбрәк эләк- терәм. Капчыкның да иң олысын гына олауга селтәп салам Берәо үшән ат егылса, ничек итсәм итәм, дүрт ая>ына бастырам. Әнә шулай шәхси үрнәк күрсәтеп җитәкләргә туры килде колхозны сугыш елларында. Ә соңыннан... Күпме ачы күз яшьләре түккәнемне үзем генә белом дә, чылана-чылана күксеп беткән мендәрем шаһит...
— Нигә, Мәгъфүрә апа?
— Нигә! Нигә!.. Беренче балам гомерсез булгач, Казанда профессорга кердем. Турыдан-туры әйтте профессор яшьли, кыз чагында ук, авыр күтәрү нәтиҗәсе, диде. Менә нәрсә турында сүз. Төшендеңме инде?
— Төшендем, Мәгъфирә апа. Моннан ары...
— Вот-вот! Моннан ары онытма, Мәгъфүрә апаңның сүдләрен. — Ул кулына әлеге матур кысалы фотоны алды — Минем бәхетсезлегем аша килгән бәхетем болар. Монысын да онытма.
— Онытмам, Мәгъфүрә апа... Ә ярыш йөкләмәләрен иртәгә үк ки тереп тапшырам мин аларны.
— Хәтерең яхшы икәнгә ышанырга була болай булгач. — Мәгъ
фүрә Сабировна өстәл башындагы өемнән папка алып актара башла ды. — Ашыгасың бугай, мин сине больше тоткарламыйм.
— Юк, юк, Мәгъфурә апа, кая ашыгыйм, ди.
— Ашыкмаган, әйдә киттек мина. Күчтәнәчләр белән чәй эчәрбез.
— И Мәгъфурә апа... Уңайсыз бит.
— Син, сеңелем, бераз ялганчы да икәнсең, алайса.
— Нигә-ә, Мәгъфурә апа?
— Үзем ашыкмыйм дисең, ә үзең Мәгъфурә апаң яныннан тизрәк үкчә ялтырату ягын карыйсың.
— Юк, чыннан да уңайсыз. Олы кешегә мәшәкать ясап...
— Ялгыз баш олы кешегә кайчак мәшәкать ясау да бик кирәк. Киттек!
Юлда Мәгъфурә Сабирцвна сорый куйды:
— Әниең янында берәрсе калдымы әле авылда?
— Кече абыем анда. Өч бала үстерәләр.
— Әйбәт. Сиңа да шундый бәхетле картлык насыйп итсен.
— Кызык син, Мәгъфурә апа. Әле аҢарчы...
— Изге теләкләр никадәр алданрак иңә башласа, шулкадәр яхшы.
Завод гомуми торагының җыйнак кына бүлмәсенә килеп керүгә, Тәнзилә шуңа игътибар итте, стеналар Мәгъфурә Сабировна үстергән малайларның фоторәсемнәре белән тулган. Малай чактагы, үсә төшкәч, егет булып җиткәч төшкән фотолар. Хуҗабикәнең үз фотосы гына күренми.
— Икесенең берсе өйләнми, шайтаннар. Картайгач, шул инде ул, оныкларны бик сөясе килә башлый. — Мәгъфүрә Сабировна плитэ янында маташкан көйгә, Тәнзиләгә күтәрелеп тә карамыйча гына әйтеп куйды.
Чәй янында әңгәмә куе барса да, ниләр сөйләшкәннәре истә калмаган. Бик акыллы сүзләр булмагандыр инде. Ә менә чәй яныннан торып, диванга килеп утыргач сөйләшкәннәр һич онытыласы юк.
— Син аларның кайсын бигрәк яратасың? — Мәгъфүрә Сабировна ничектер егетләр турында шаярулы-күңелле генә сүз чыгарды да, кинәт җитдиләнеп, сәер генә сорап куйды, ә күзләре стенадагы фотоларга текәлгән иде.
— Кемнәр турында сорыйсың, Мәгъфүрә апа?
— Хәйләкәрләнмә. Кемнәр турында икәнен бик яхшы беләсең.
— Әллә инде, Мәгъфүрә апа... Улларың турында сорыйсыңмы? Мин бит аларның берсен дә күреп белмим.
Мәгъфүрә Сабировна күңелле генә көлеп җибәрде.
— Алайса, прәмедән туп-туры сөйләшик. Дамирнымы, әллә Заһирнымы, әллә теге... шәһәрдәге егетеңнеме.
Тәнзилә, бит алмаларының бик яман кызыша башлавын тыярга тырышып, тирән сулыш алды.
— И Мәгъфүрә апа...
— Ярар, җүләр соравым өчен гафу ит. Әмма һич тә алай тикмәгә генә соравым түгел бу. Син, утыр, тыңла әле Мәгъфүрә апаңны. Ял- ганламасаң, бер кая да ашыкмыйм, дигән идең.
— Тыңлыйм, Мәгъфүрә апа.
— Болай бит ул, сеңелем. Бу дөньяда абруй дигән, яисә, хәзерчә- ләп әйтсәк, репутация дигән нәрсә бар бит. Ай-Һай кирәк нәрсә ул кеше тормышында. Әйтергә кирәк, ипи-тоз кебек, җылы кием кебек кирәк. Хәтта алардан да кирәгрәк бугай әле.
— Минем әни дә шулайрак әйтә иде.
— Әниләр әйтә-ә, ә балалар, үз канатлары ныгып та җитми, әни канаты астыннан очып чыгып китә торалар. Кыскасы, шул, Тәнзилә сеңелем. Ташла син алай берьюлы әллә ничә егетнең башын әйләндереп йөрүеңне.
— Нигә әйләндерим ди-и, Мәгъфурә апа.
— Бәлки, наружны әйләндермисендер дә. Әмма әлеге репутация дигән нәрсә шундыйрак оешып килә синең турыда. Күңеленә авыр алма, әнә, әниең дә искәрткән бит бу турыда.
Өстәлдәге будильник бик каты текелди башлады, гүя чигәләргә генә бәрә. ♦
— Онытмыйм мин әнием сүзләрен. *
— Сүзләрен онытмыйсыңдыр да... Ә гамәлдә... Бик катлаулы нәрсә =
шул ул абруй-репутация. Син аны бетен эшеңхезмәтең, һәр адымың, = һәр сүзең белән яуларга, матур итеп сакларга тырышасың. Ә шунда ь ниндидер бер кабәхәт җан, әллә нинди гайбәтләр таратып, синең аб- ♦ руеңны астыртын гына кимерә, таплый, ямьсезли. х
«Аның сүзләрен кабатларга тел әйләнми». х
Хәтерне Заһирның шул сүзләре яндырып узды да Тәнзилә урыныннан сикереп торганын сизми дә калды.
— Беләм мин кем минем турыда гайбәт таратканын. л>
Мәгъфүрә Сабировнаның үзе авыр, үзе йомшак кулы, иңбашына 0 тиеп кенә киткән кебек булса да, кызны яңадан урынына утыртты. ®
— Сүз иясе артыннан кууның файдасы юк, сеңелем, һәртөрле гай- *" бәткә үзең аз гына да азык бирмәскә кирәк. Менә иң мөһиме кайда
— Нинди азык? <
— Әйтик, Заһир белән икәвегез бер атка менеп аласыз да, авыл * урамнарын дер селкетеп, чабасыз. Ә үзең клубта Заһир белән түгел, а. гел Дамир белән биисең... Миңа калса, гаеп итәрдәй бер нәрсә дә күрмим мин боларда. Ә гайбәтче өчен ай-һай шәп азык инде бу. Кырыкка, меңгә күпертә ул аларны.
— Күпертсеннәр. Кирәкми миңа бер егете дә.
— Авызыңнан җил алсын андый сүзне, тиле. Чәчәк аткан гөлгә, шиңә башламис борын, бер сандугачның үз вакытында килеп кунуы бик кирәк ул. Бәлки, теге... шәһәрдәге егетең җаныңа якындыр?
— Юк минем шәһәрдә бернинди егетем дә. Юк. Яратмыйм мин шәһәрне.
— Шулай дисеңме? Ярый, ярый. Беләсең килсә, син биредә, авылда кирәгрәк. Без суккан кирпечтән районда күпме яңа төзелешләр калкып чыга тора. Беләсеңме, хәзергесе көндә никадәр мөһим бу?
— Эһе...
— Мин үзем дә, агрономлыкта йөрергә көчем бетеп бара, инде нишләрмен, дип торганда, райкомның кулымнан килердәй мондый эшкә куюына шатланып бетә алмыйм
— Эһе...
Беразга тагын будильник текелдәве генә ишетелеп торды.
— Шуны сорыйм дигән идем. Сезнең Мәрзнзә белән араларыгыз ничек?
— Шул Мәрзнзә тарата да инде минем турыда җыен гайбәтне.
— Алайса... Шуңа Заһирны котыртып, аннан кыйнаттыңмыни көн дәшеңне?
— Мин кыйнаткан?! һай. Мәгъфүрә апа, ниләр ншетәм! Берәү дә кыйнамаган аны, үзе егылган ул. \з зәһәренә үзе абынып егылган.
— Менә бит. Гайбәткә аңа бер азык бирдеңме, күпертелгәннәргә чеп-чи ялганы да ябыша башлый. Гагын әллә ниләр әле... Мин аларга ышанмыйм, әмма ямьсез сүзне ишетү барыбер күңелсез.
— һай. Мәгъфүрә апа, Мәгъфүрә апа...
Тәнзилә бер торып китә, яңадан килеп утыра, гүя ниндидер күзгә күренмәс җәтмәгә эләккән дә, шуннан ычкынмакчы булып чәбәләнә иде.
— Ярар, иртәгә ял көне түгел, озата чыгыйм үзеңне,—дип, Мәгь- фүрә апасы да урыныннан кузгалды. — Миңа да һава булыр.
Киенеп беткәч, ул кире диванга килеп утырды.
— Мин чыгып йөрмәм, ахры. Әллә йокы басты, әллә карт сөякләр алҗып та өлгерде. Әйдә, йөрмәгән юлың түгел. Только ни... Алай ашы- гып-йөгереп кайтма. Җай гына атла. Аякларың ашыкмаса, уйларың да сабырланыр Әле сөйләшкәннәрдән иң дөрес бер фикергә килми калмассың. Сабыр акыл белән уйлан. Хәерлегә!
VII
Салкынча көзге кич .аяз-тын, айлы-йолдызлы иде.
«Бик катлаулы нәрсә шул ук абруй-репутация» — дип, эченнән генә кабатлап куйды Тәнзилә. Бернинди уйсыз, мыскыллы бер көлемсерәү белән кабатлады. Кинәт урман полосасы ягында ачыргалы-җы- лак тавыш белән ябалак кычкырып җибәрде. Тәнзилә сискәнеп китте, айлы сукмак буйлап йөгерә үк башлады. Сискәнсә дә, алай шүрләмәде шүрләвен. Ишетмәгән тавыш түгел, алар авылы зиратында да җәй буе аваз сала иде ябалак. Бу юлы күңелдә әллә нинди авыртулы шом уятты бу тавыш.
Буага җнтәрәк, сукмак тау кырыйлап үтә, аякларны тыя төшмичә булмады. «Аякларың ашыкмаса, уйларың да сабырланыр». Әй, Мәгъ- фүрә апа! Сезгә, өлкәннәргә, җиңелдер дә ул сабыр гына уй йөртүләре... Ә монда уйлар өере-өере белән ишелеп килә дә баш миендә, таяк тыккан кырмыска оясыдай, тәшвишле буталыш, чуалыш, ыгы-зыгы китә...
Буаны чыккач, аңа уңга борыласы иде. Тәнзилә, икеләнеп тә тор- мастан, сулга борылды. Тигез юлдан аяклар тагын юргаклый башлады. Менә хәзер үк барырга да өйләренә, Мәрзизәне чакырып чыгарырга, усал итеп, өздереп әйтергә үзенә: гайбәт сатуыңны туктатмасаң, җаныңны суырам, иманыңны өшкертәм мин синең, бел! Заһир сине түгел, мине яратканга җенең котырамыни, йолкыш! Юк инде, мә. кукиш сиңа!
Тел очына берсеннән-берсе усалрак сүзләр килә тора, йодрыклар чытырдатып йомарланган, аяклар кызуланганнан-кызулый.
— Ярамый! Ямьсез белән ямьсез булып йөрмә!
һич көтмәгәндә аерым-ачык булып әнә шундый сүзләр яңгырады. Ләкин моны аңа берәү дә әйтмәде. Кызга үз күнеле әйтте бу сүзләрне. Ихтимал, ата-аналар, әнн-әбиләр авазы булып, моңарчы күргән бар тәрбиясе, мохит йогынтысы булып яңгырагандыр ул сүзләр.
Кире борылды. Ләкин никадәр салмак атламасын, уйлар аз гына да сабырланмый, берсен-берсе куып чәбәләнә бирә, дөресрәге, уйлар да түгел, өзек тә ертык уй кисәкләре генә чуала иде башта Ә йөрәк, әле һаман да бар көченә йөгереп баргандай, дөп-дөп тибә, сулышлар буыла иде.
Кайтып җитәргә ике-өч өй аша, түзмәде, аякларына тулы ирек бирде. Хөсникамал әбисе, гадәтенчә, күршеләргә кич утырырга кереп киткән бугай, келәгә чыбык эленгән иде. Тәнзилә чыбыкны алып та тормады, ишекне шытырдатып тартып ачты да, чишенеп-ннтеп тормас- тан ятагына барып ауды. Башы мендәргә тиюе булды, күзләрдән яшь сытылып чыкты. Өйдә ялгызы булгач, һич тыелмыйча үкси үк башлады.
Нигә болай рәхимсез син тормыш? Бер гаепсезгә рәнҗетәсең түгелме?
Үкси-сулкылдый, инде туктыйм дисәң дә туктап булмый иде.
Шунда ян тәрәзәгә чиерттеләр.
Заһир!
Тәнзилә атылйп өй алдына чыкты, эчке келәне элә-элә сулкылдау- лы-чыелдык тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Ник килдең? Кит тизрәк!
— Бигрәк матур сайрыйсың, Тәнзилә. Әбине генә түгел, күршеләрне дә уятып бетерәсең ич. — Заһирның тавышы шаян-тыныч иде. ♦
— Мин... теге вакытта ук әйттем. Озатма мине, йөрмә дидем. Ә *
син... Барысы да синең аркаңда. Ниләр генә ишетәм! Ниләр генә... Кнт = тизрәк! 2
— Тәнзилә! р
— Кит диләр сиңа! Ф
— Бер генә минутка чык әле, Тәнзилә, әйтер сүзем бар. .
— Туйган мин сүзләрдән. Гарык! Хәзер үк китмәсәң... Әнә, әбинең 5
самовары кайнап утыра, орам өстеңә кайнар су! ч
Авыр сулау ишек аша да Тәнзиләнең битенә генә килеп бәрелгән- ч дәй булды. н
— Нигә яратмыйсың икән син мине, Тәнзилә?
— Безнең ул турыда сөйләшкәнебез дә юк. Сөйләшәсем дә килми. *
Бар, кит! ©
Тып-тын булып калды. Бакчада яфраклар гына леперди иде.
— Заһир! *
Җавап булмады. <
— Заһир, нинди әйтер сүзең бар иде? Ишек аша гына әйтсәң дә ♦
була, әби өйдә юк ул. *
Тагын яфраклар гына лепердәшеп җавап бирде.
— Заһир дим!..
Тәнзилә каударланып ишекне ачты. Киткән. Аяк тавышлары да ишетелмәде бит үзенең.
йөгереп капка төбенә чыкты. Әнә чатка җитеп килә. Әллә ничек, картларча аркасын бөкерәйтеп, акрын гына атлый.
— Заһир!
Тавышы бөтен урамны яңгыратса да, егет борылып карамады.
Шуннан соңгы көннәр аз гына да хәтердә калмаган. Эштән кайткач, китап, газета укый яисә кул эше тота иде бугай.
Беркөнне ишек ачып керүгә, борынга тәмле мич ризыгы исе килеп бәрелде, өй эче мамыклы-рәхәт җылы иде. Әнисе килгән! Көндез үк килгән икән инде, кызын эшеннән бүлмәс өчен хәбәрен салмаган, авылны әйләнгән, мичкә ягып, бәлеш салырга да өлгергән
Тәнзиләнең ничәмә көн инде хаҗәтеннән гайре бер сүз сөйләшмәгән теле өзлексез тәтелди башлады. Бөтенләй сабый чаклардагыча, әнисе почмак якка чыкса да аңа иярә, өйалдына чыкса да
Табынга утыргач та тәтелди башлаган иде, әнисе күзләре белән хуҗа әбигә ымлап куйды. «Колакка сак кеше алдында икәвең генә та кылдап утырмыйлар» — дия иде ул, кызына шуны искә төшерүе иде бугай.
Әби. догасын укып, битен сыпыргач, рәхмәтләрен яудыра-яудыра почмак якка чыгып китте. Икәүләшеп тыз-быз кнлә-кнлә өстәлне җыештырып алгач та әле бераз тын гына утырдылар.
Әнисе сиздермәскә тырышып кына көрсенеп куйды
— Абыең сүзен тыңламыйча, хаталангансың бугай син, кызым.
Әйе, техникумның соңгы курсына күчкәннән бирле әйтә башлады олы абыйсы «Минем белән киңәшмичә, эшкә направление ала күрмә» _ дия иде. Тәнзилә, күп иптәш кызлары кебек, эшкә авылга ки тәргә ризалыгын биреп кайткач, абыйсы алай бер дә күтәрелеп бәрелмәде тагын үзе. серле генә көлемсерәде. «Бәхетеңне кайда табасыңны
белүе кыен инде ул»,— днп куйды. Әнисе дә кызының авылга китүен бары хуплады гына. Инде менә.
— Нигә алай дисең, әни?
— И кызым, үзең бер дә сизмисеңмени соң? Башыңны ашамагайлары синең монда.
«Ишеттергәннәр... һай, ничегрәк итеп сөйләделәр икән?»
— Әни, бер кыз, көнчелегеннән, минем турыда җыен гайбәт таратып йөри монда. Ышанма син аларга, әни.
— Мин ышанмыйм да бит... һәр гайбәт төбендә ниндидер мәкер ята диләр. Шуны бел син.
— Нишләргә соң?
— Монда киткәндә, абыең әйтеп калды. «Шәһәргә кайтам дисә, эшен дә табам, бөтен кәгазьләрен дә үзем рәтлим» — диде. Уйлап багасың мәллә?
— И әни...
Әйтер сүзләре артык күп иде Тәнзиләнең, тик ибе-җеге белән генә телгә килми торды. Абыйсының «Бәхетеңне кайда табасыңны белүе кыен инде ул»,— диюе генә күңелдә кабатланды.
Әнисе бу авыр-четерекле сөйләшүне тизрәк икенчегә борды. Күңелле генә итеп, оныклары турында, авылда булып алган мәзәгрәк хәлләр турында сөйләп китте. Сүз арасында гына әйтте:
— Онытып торам икән. Бүген кибеттә сезнең заводтан Мәгъфурә атлы .бер хатын белән әллә ничек кенә танышып киттек тә сөйләшеп тордык. «Кичкә кызың белән бергәләп килеп утырыгыз» — дип тә әйткән иде ул.
— Нигә, әни, барып кайтыйк. Вакыт соң түгел бит әле. Бик әйбәт апа ул, Мәгьфүрә Сабировна.
— Әйбәттер дә... Читтән улы кайткан диделәр аның бүген. Егетле өйгә кызың белән кунакка килү бер дә килешмәс ул. Аманәт сүзне җиргә салмыйм дип кенә әйтүем.
«Ни арада бөтен авыл хәбәрләрен ишетеп тә өлгергән».
— Минем дә... Бәлки Мәгьфүрә Сабировна белән киңәшләшер идек, диюем иде.
— Кеше белән киңәшкәнче башта үзең ныклап уйлаганың хәерле, кызым.
Уйлады Тәнзилә. Төн буе, башкайлары берни дә уйлый алмастай дәрәҗәләргә җиткәнче уйлады
Иртәгесен әллә уяулы-йокылы ята, әллә һаман да керфеккә керфек какмаган идеме, әнисе аңа дәште:
— Кызым, кузгалыйм инде мин. Көтүләр кереп, мал-туарны ур-наштыргач, иркенләп килермен. Юкса, киленгә, эш кешесенә, йортта берүзенә бик кыенга килә.
Тәнзилә ялт сикереп торды.
— Әни, мин сине озата барам.
— Ай, кызым, эшеңә соңга калмагаең.
— Мин авылны чыкканчы гына.
Авылны да чыктылар, тукталышка да җиттеләр, автобус килүгә, Тәнзилә әнисе янына менеп тә утырды. Ананың аптыраулы, хәтта куркулы карашын кыска гына җаваплады:
— Абый барысын да үзем җайлыйм дип әйтте дидең түгелме соң үзең?
VIII
«Үзем җайлыйм» дип, җиңел генә әйтсә дә, абыйсы, моны көйләү* алай ук ансаттан түгел иде, ахры, Тәнзилә шәһәрдә шактый озак кунак булды.
— Ңер дә борсаланма, өлгерерсең камыт кияргә,—дия иде абыйсы, бик киң күңелле елмаеп. — Укып бетергәч тә җүнләп ял итә алмадың. Иркенләп күңел ачып алсаң, эшеңә файдасы гына тияр
Җиңгәсе дә аз гына да тарсыну күрсәтмәде. Тәнзилә идән юарга, җәймә-пәрдәләрне уарга җыена башласа, эшен кулыннан тартып ук алгалады. *
— Үзем өлгермәслек бер эш тә юк безнең өйдә. Кулларыңны ямь *
сезләргә ашыкма әле син. Абыең дөрес әйтә кыз балага сәламәтлеген = дә, матурлыгын да, нервыларын да саклый белү бик кирәк. Рәхәтлә- = неп ирек ач. ь
Ирек ачарга исә шактый шарты килгән иде бу өйдә. Шәһәрдән әл- ♦ лә ни ерак түгел бакчалары, бакча уртасында әкияттәгедәй матурлап- х бизәп эшләнгән дачалары бар, бакчада инде бар эшләр төгәлләнгән, = авызыңнан сулар китерердәй алма өзеп ал да, көзге кояшка битеңне * куеп, гамакта тибрәнә-тибрәнә, татлы хыялларга чум; өйдә төсле телевизоры, татарчасыннан, русчасыннан, чит илнекеннән иң матур көй £ ләр язылган магнитофоны, салават күперенең бар төсләрен серле генә * балкытучы затлы торшеры, аякларыңа килеп сырпаланырга гына тор- х ган иркә-йомшак соры песие... Ял итәр кешегә тагын ни кирәк?
Ә һәр шимбә яисә якшәмбенең кичендә зәвык белән җиһазланган ч бу ягымлы-тыныч өйгә өч-дүрт пар кунак җыела, табын телеңне йотар- = дай тәгам-ризыклар белән тула (җиңгәсенә «атказанган кулинар» ди- * гән хөрмәтле исем һич тә юкка гына бирелмәгән), салмак танецлар, * уен-көлкесе чамасын белеп кенә яңгырап тора.
Булачак ире Мәҗит белән әнә шул мәҗлесләрнең берсендә очраштылар инде алар. Озын буйлы, гәүдәсен алгарак тартып атлый, яшькә шактый ук өлкәнрәк булса да, Тәнзилә белән сөйләшкәндә, каушабрак кала, борын тирәләрендәге вак шадралары алсу кызыллыкка күмелә, оялчан булса да, табында урыннары гел янәшә туры килә иде алар- ның.
Шәһәр урамнарында киләп сарып йөрүне күңеле һич өнәмәсә дә. аяклары бер юлдан бик теләп атлый иде Тәнзиләнең. Ул — автовокзал юлы. Биредә башлыча авылдан килүче китүче халрк була, шуңадыр инде дисә... Бәй, баштарак үзе дә төшенеп җитмәгән, Заһир килмәсме, ул очрамасмы дип йөрүе ич аның бирегә
Заһир килмәде, очрамады.
Бер көнне вокзал ыгы-зыгысында Тәнзилә әллә кайдан ук Дамир ны күреп алды. Очар кош тизлеге белән килеп тә җитте, егетне кочаклап ук алды.
— Ни хәлләрең бар, Дамнр? һай, Дамир...
— Хәлләр бер көе генә. Сине бик сагынабыз.
— Качкын кызны бик сагынып тормыйсыздыр әле. Ниме. Шуны сорыйм дигән идем Клубта уеннар буламы?
— Булуын була... Тик синнән башка җаны юк ни уеннарның, ни танцыларның.
— Шулай дигән бул Ниме соң... Заһир да чыгамы клубка?
Дамирның һич сүнмәскә балкыган йөзе җитдиләнде
— Заһирның аның... Мөшкелләнебрәк китте бит әле хәлләре
— һай, нәрсә булды?
— Әнә тегендә урын бушады. Утырып сөйләшик әле
Килеп утыргач та Дамнр тиз генә сүз башламады. Озаклап, млгур каплы сигарет ачып маташты
— Син киткән кичне бугай, Заһир клубка салган баш белән килеп керде. Бер тамчы капмый иде бит ул, эчми эчкәнгәдер, яшел ■ тан тә мам акылын алган моның Керде дә урындыкларны ат дара тнб » фойе уртасына килеп басты Яшьләр, тәмам аптырашып, бер M I ' урыннарында катып калдылар «Менә бу кыз, — дн Заһир, М »р
күрсәтә,— мине кыйнады дип, минем турыда ялган гатгоәт сатып йөри. Инде шаһит булыгыз, хәзер мин нахак сүзне чынга әверелдерәм, сөякләрен капчыкка тутырып җибәрәм », — ди.
— һай, әллә чыннан да кыйнадымы?
— Мәрзизәгә чуртым да булмады ла. Чәрелди-чәрелди кызлар арасына кереп качты. Ә менә без, егетләр, Заһирны тынычландырмак булып, урап алган идек, ян-якка әйләнеп барып төшкәнебезне сизми дә калдык. Көч тә бар икбн үзендә. — Дамир кашлары җыерылган көйгә елмаерга тырышты. Бу исә аның йөзенә елаган төс кертте. — Менә бу як кулбашым әле һаман да авыртып йөри.
— Шуннан, шуннан?
— Шуннан милиционер килеп җитте. Заһир шунда кызган кулдан аны да селтәп җибәрмәсенме...
— һай, нигә инде...
— Әнә шул башсызлыгы харап итте дә инде егетне. Без инде анда- монда шаулап та йөрмәс идек.
— Дамир, ниме... Карамалыга автобус кайчан була икән?
— Нигә ул?
— Барам да әйтәм милициягә... Әшәке гайбәт аркасында гына алай ярсыган ул Заһир. Чынлыкта, һич тә хулиган түгел. Барысын да сөйлим, аңлатып бирәм. Моны... моны бәлки мин генә аңлатып бирә аламдыр. Әйт инде, кайчан була автобус?
— Ай, Тәнзилә! Бигрәк беркатлы син. Милициягәме, хезмәт вазифасын үтәүче бүтән берәүгәме кул күтәрүгә бик каты ул закон. Инде суд булды. Бер елга утыртып куйдылар егетне.
— Дамир, әллә Верховный судка язып карыйкмы?
— Язарга була. Ләкин, белмим, файдасы тияр микән? Әйтәм бит, хезмәт вазифасын үтәүче кешегә кул күтәрү...
— Без бик аңлаешлы итеп язарбыз. Анда да бит кешеләр утыра. Ничек тә аңларлар.
— Ул кадәр өзгәләнмә әле син, Тәнзилә. Безнең язганны тикшереп очына чыкканчы, егетебез ялт итеп кайтып та җитәр әле. Үзен тәртипле генә тотканнарны ярты сроктан азат итәләр ди бит... Әйдә, Тәнзилә, ресторанга кереп чыгабыз.
— Рәхмәт. Мин өйдән ашап кына чыккан идем.
— Алайса, әйдә, кинога керәбез.
— Барасы җирем бар иде шул минем. Кузгалыйм. Хуш иттек, хәзергә, Дамир!
Шимбә көн иде бу. Кичен тагын кунаклар җыелды. Тәнзилә мәҗлестә гомерендә беренче мәртәбә авызына шәрап капты. Тулыр-тулмас бер рюмкадан кызып алдымы, барысыннан да уздырып көлде, шаярды, җырлады. Берәм-берәм ир-ат кунакларның барысы белән дә биеде, кеше-кара күрмәгәндә, Мәҗитнең кызгылт шадраларыннан үрелеп кенә үбеп алды.
Шуннан соңгы көннәр... Шуннан соң җир туңдырды, сөякләргә үтәрдәй салкын җилләр исә башлады. Бакчага йөрү түгел, урамга да чыгасы килми, өйдә магнитофон язмалары, хәтта матур обойлы стеналарга кадәр туйдырып бетерде, юанаеп алган соры песи дә, аякка килеп сырпаланудан бигрәк, йокы симертүен белә.
Бәлки абыйсы белән җиңгәсе шулай хәстәрен күргәндер, Тәнзиләнең эшкә урнашуын билгеләп үтү һәм аларның Мәҗит белән ярәшү туйлары бер кичне үтте.
Мәҗит эшләгән оешмага ук урнашты ул. (Абыйсы да шушы оешмага бәйле эштә.) Бу олы оешмада күп төрле белгечләр эшли, Тәнзилә үз бүлегендә сызым-кәгазьләргә күмелеп утырса, Мәҗит, терлекчелек белгече буларак, бик еш районнарга командировкаларга йөри.
Язмышына зар-тел тидерү гөнаһ булыр иде, әйбәт кенә яшиләр алар. Тик менә... Мәҗит аңарчы бер өйләнгән булган инде, моны ул туйлар узгач кына әйтте
IX Ф
— Тәизилә-әү! Су кайнап бетә инде монда, гөлҗимешеңне кайчан о китерәсе-ең!
Ашыгуыннан куак энәләре бармакларын чәнчеп бетерде, эреле-вак- = лы бер уч гөлҗимеш күтәреп, учак янына килсә, Мәҗит инде чәйгә мул итеп гөлҗимешен, карлыган яфрагын да салган, каен төбенә целлофан ♦ эскәтер җәеп, таоын да әзерлә! ән. Балалар да килгән, ачыгулары җит- х кән сабыйларның, сөнләшми-нитми ипи белән колбаса бөгәләр.
— Мин... су коенып чыктым анда. Инде дә җылылыгы суның!
— Әйтәм җирле, чуптар-чуптыр йөзгәнең ишетелеп торды . Әйдә, > табынга утыр. «
— Әбәү, Мәҗит, чалбар балагыңны һаман чистартмагансың.
— Аңа вакыт тимәде әле монда. Эш муеннан булды. ®
Табын яныннан кузгалгач кына Мәҗит балакларын чистартырга ь утырды.«г
— Тигәнәк дигәннән. Мин бая әйтеп бетермәдем, шушы тигәнәк = аркасында, дөресрәге, тигәнәккә бәйле рәвештә, бер совхоз директоры « бөтен республикада дан алды
— Тигәнәк тә дан китерер икән.
— Китерә икән шул. Сезнең сарык асраган булдымы?
— Әти исән чакта асрый идек.
— Алайса, башыңнан кичкәндер, йонын кыркыр алдыннан, сарыкны тигәнәктән чистартып, ни изалар чигәсең. Ни тырышсаң да, бөтенләй чүпләп бетереп булмый, йонның күпмесен ташларга гына кала. Ә менә Карамалынын сарыкчылык совхозы тапшырган йонда бер тигә нәк әсәре күрмәссең. Ничек ирешәләр моңа дисәң — бер киңәшмәдә директор үзе сөйләде — әрекмән тигәнәк җибәрүгә, көтүлеккә казлар кертәләр икән, бик ярата икән казлар тигәнәкне Менә бит Исләрең дә китәр табигатьтәге гармониягә
— Минем дә ишеткәнем бар казларның тигәнәк яратканын Шунда, Карамалыда ишеткән идем
— Между прочим, <анда эшләгәч, бәлки совхоз директорын да бе ләсеңдер әле син Шул авылныкы ул. Заһир Габбасов
— Беләм.. Заһирны.
— Белсәң, сер итеп кенә әйтим, хөкүмәтнең зур бүләгенә тәкъдим ителгән ул егет. И достоин! Бөтен районда белмәгән кеше юк үзен
— Синең юрауларың дөрескә чыга иде гадәттә
— Бар андый сизгерлегем. Киләсе атнада Карамалыга команди ровкага барасым бар Синнән сәлам тапшырыйммы Габбасовка? - Мәҗит, учактан кисәү алып, сигаретына ут элдерә, төтен керепме, бер күзе кысылган иде.
— Мәҗит. Мин тагын бер су коенып киләм
Бая дөрес ялганлаган икән, су, чыннан да, гаҗәп җылы иде Тән знлә агымга каршы йөзеп китте, малайлар кебек чумып, су астыннан да әллә ни кадәр ара үтте.
Судан чыгуга, бизгәк тоткандай калтырый башлады, бөтен тәненә «каз ите» чыкты. Халатбн төймәли төймәли учак янына йөгерде. Учак сүнеп бара нде инде. Күмерләр соры бәрхеТ белән өртелгән, сыңар кисәү генә тәмәке төпчегедәй нәзек төтен пыскыта Мәҗит «Жигули» астына кереп яткан да. мыш мыш килеп, анда нидер боргалый
— Мәҗит! Дөрләтче утыңны Туңдым мин
— Су бик җылы дигән идең бит.
— Су җылы ы . Чыккач кына туңдыра.. Җанны өшетә.
— Син, җанкисәгем, үзең генә дөрләт инде анда утны. Җылынырга әйбәтрәк була ул Борып бетерәсем бар минем монда. Утырып кал- магаек юлда.
Тәнзилә урыныннан кузгалмады. Шулай дерелдәп утырса, эченә җылы нигәдер тизрәк төшәр кебек тоелды. Кинәт колак төбендә генә кемдер кинаяле пышылдагандай булды: «Дерелдисеңме? Дерелдә, кызый, дерелдә».
— Мәҗит!
— Ну?
— Карамалыга барсаң, берәүгә дә сәлам әйтмә син анда, яме.
— Әйтергә кушканың да юк ла.
— Бер үтенечем генә бар.
— Ну?
— Хәтерләсәң, сөйләгәнем дә бар. Бер апа сукыраюдан йолып калды анда мине. Тайбә апа. Исән микән әле ул — шуны белеш.
— Ходайның рәхмәте белән исән-сау булса, нәрсә әйтергә?
— Нәрсә әйтергәме?.. Юк, берни дә әйтмә. Әгәр исән-сау булса, янына үзем барам. Берәр затлы бүләк тапшырасым, тагын мең-мең рәхмәтләремне яудырасым бар.
— Алай... Миңа сумкадан карга борынын алып бир әле. Каен төбендә.
Тәнзилә сумкадан кулына беренче эләккән тимер алып, Мәҗиткә сузды. Зур гына ганка ачкычы шунда ук машина астыннан кире очты.
— Син, нәрсә, шешле сораганга без тоттырасың миңа. Карга борынын алып бир. Плоскогубцы
Тәнзилә иренең сүзләрен әллә ишетте, әллә юк, сүнеп баручы учак янында утыра бирде.
— Мәҗит, Тайбә апа турында белешергә оныта күрмә Карамалыда. һай, исән-сау гына булсын иде дә, барып кайтсам иде янына.
Мәҗит машина астыннан чыкты, каен төбендәге майлы сумкада актарынгач, яңадан машина астына иелгән иде, тукталып калды, килеп, учакка чыбык-чабык өстәде. Чыбыклар чи идеме, ут тиз генә дөрләп китмәде. Мәҗит, озын, буен уңайсыз гына бөгеп, учакка өрә башлады.