Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕАТР-ЗАМАН КӨЗГЕСЕ


атар дәүләт драма һәм комедия театры — республикабыз тамашачыларына. шулай ук башка автономияле республикалар, Урал, Оренбург, Астрахань өлкәләре. Казахстан, Әзербайҗан. Урта Азия союздаш республикалары хезмәт ияләренә яхшы таныш булган, совет театр сәнгатен үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертүче, үз йөзен булдырган коллектиз.
1933 елда Татар дәүләт академия театры каршында күчмә колхоз филиалы оештырыла. Академия театрының төп иҗат көчләре «авыл театры» тудыру инициативасын зур шатлык белән каршылыйлар һәм аның нигезен салуда катнашырга зур теләк белдерәләр. Мәсәлән, филиал дәверендә куелган спектакльләрдә татар сәхнәсенең якты йолдызлары булган Гөлсем Болгарская, Гөлсем Камская, шулай ук Колмәмәт, Мәҗит Илдар, Ибраһим Шәһдәлиев, Зариф Закиров актив катнашалар. Ә труппаның төп нигезен Мәскәү татар театрыннан кайткан артистлар тәшкил итә. Режиссер итеп Гали Ильясов билгеләнә. Мәскәү татар театрын оештыруда актив катнашкан, аның сәхнәсендә озак еллар режиссер һәм актер булып эшләгән, югары театр белеменә ия булган Г. Ильясов Казанда яңа иҗат коллективын туплый.
Театр филиалының ачылу көне Бөек Октябрьның 16 еллыгы бәйрәменә туры килә. Ул К. Тинчурин белән К. Нәҗминең колхоз тезелешенә багышланган «Булат бабай семьясы» спектакле белән ачыла. Спектакль беренче тапкыр 6—7 ноябрьда Питрәч районының Шәле авылы колхозчыларына күрсәтелә. Шул чакларда. Казанда әле филармония булмаган бер вакытта, театр каршында концерт-эстрада группасы оештырырга да мөмкинлек туа...
Коллектив үзенең иҗади йөзен билгеләп, киң катлам тамашачыларның ихтирамын казанып, яңадан-яңа уңышлар яуларга омтылганда. Бөек Ватан сугышы башланып китә. Артистларның бер өлеше автомат алып фронтка китә. Яшь артистка 3. Хәли- уллина, мәсәлән, Кызыл Байраклы зенит артиллериясе полкында хезмәт итә, ирләр белән бер сафта торып сугыша. Талантлы артистлардан Г. Зәйнуллин, Г. Хисаметди- нов, Ф. Камал сугыш кырында батырларча һәлак булалар.
Сугышның беренче елларында театрга кечерәк күләмле пьесалар, концертлар куярга туры килә. Тора-бара коллектив зур күләмле әсәрләргә дә мөрәҗәгать итә башлый. Дәһшәтле сугыш елларында X. Садрыйның «Партизаннар», Р. Ишморатның «Гөлзадә». «Кайту», Ш. Мәҗитовның «Сөеклеләр» дигән пьесалары сәхнәгә менә.
Иҗат коллективының ялкынлы патриотик хисләре, фидакарь хезмәтләре сугышның иҢ авыр шартларында театрны таркалудан саклап кала. Әсгать Мәҗитов, Хан Исмәгыйлов, Газиз Гыйматов, Бибинур Галиуллина, Вера Минкина, Сәләх Сәгыйтов, Сафия Хөснетдинова, Асия Әхмәтҗанова һ. б. артистлар партиябезнең хак сүзен халыкка җиткерү, аны җиңүләргә рухландыру өчен бөтен көчләрен куялар. Аларга еш кына декорацияләрне тартып йөрергә, көненә 2—3 ‘ыгыш ясарга, суык клубларда. кыр станнарында уйнарга туры килә.
Театрның шөһрәте республикабызның барлык районнарына тарала. Аның килүен һәр җирдә көтеп алалар. Нәтиҗәдә. 1944 елның октябрь аеннан ул Татар дәүләт республика күчмә театры дип йөртелә башлый.
Т
директоры булг<
такльләр тудыру бурычы иде ул. һәм соңгы елларда мондый спектакльләрнең саны тагын да артты. Бүген репертуарыбызда заман проблемаларын күтәргән, төрле тема һәм жанрларда язылган егермедән артык әсәр даими уйнала. Алар арасында классика да, бүгенге тәҗрибәле драматургларның, шулай ук яшьләрнең яңа әсәрләре бар.
Театр авыл тамашачыларын идея һәм политик яктан тәрбияләүдә уңышлы эшләп килә. Ул ярты гасыр буе юлда. Елларның дәһшәтлесе дә, юлларның газаплысы да аны бу изг₽ максатыннан аера алмады. Театр елына 500—550 спектакль күрсәтә икән, аның дүрт йөздән артыгы авыл тамашачылары алдында уза. Бу спектакльләрне 176 меңнән артык тамашачы карый. Үз нәүбәтендә авыл тамашачысы театрны, театр белән бергә артистларны үстерде, баетты. Коллективның авыл тамашачысы белән мөгамәләсе дусларча, һаман ныгый бара. Шуның нәтиҗәсендә коллектив республика, РСФСР, Союз театрлары арасында оештырылган социалистик ярышта һәрвакыт призлы урыннарны яулый. 1981 елның икенче яртыеллыгы, 1982 елның беренче яр- тыеллыгы нәтиҗәләре буенча Бөтенсоюз социалистик ярышында безнең театрга III урын бирелде. Коллективның күп кенә артистлары төрле медальләр, Почет грамоталары белән бүләкләнде.
Театр үзенең 50 еллык юбилеена әзерләнгән репертуар белән Ташкент, Бохара, Самарканд, Казан тамашачылары алдында иҗат отчетын уңышлы тапшырды. Алар тиздән илебез башкаласы Мәскәүдә уздырылачак гастрольләргә әзерлекнең җитди сынавы булдылар.
Драма һәм комедия театры үзенең илле еллыгына өлгергән, җитлеккән иҗат коллективы буларак килде. Алда аны шул ук җаваплы һәм мактаулы эш — авыл тамашачыларына культура хезмәте күрсртү эше көтә.